Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

КОЧАГЫНДА


МИН — ЮГОСЛАВИЯЛЕ!
1 еянь,н сентябрь аенда Төркиянең илгизәрләр ял итә тор- AirC/LiaH Ялыкавак авылында узачак халыкара «Совет Төр- кия хезмәттәшлеге» коллоквиумына чакыру килгәч, мин башта бик гаҗәпләндем. Галимнәр генә катнашырга гиешле фәнни җыйналышка язучыны ничек чакырасы иттеләр икән’’ Җитмәсә, әдәбият дөньясын аяктан егарлык әсәр язып шаккатырмаган, ни лауреат, ни депутат, хәтта. Язучылар берлегендә идарә әгъзасы да булмаган кешене! Дөрес, мин туган әдәбиятыбызнын халыкара багланышларын. Татарстаннан читтә яшәүче күренекле милләттәшләребезнен эшчәнлеген өй- рәнәм. соңгы вакытта «Казан утлары» әдәби журналының фән бүлеге редакторы, чит мәмләкәтләр белән дуслашуны, аларда яшәүче тагарлар белән бәйләнешне кайгырту өчен корылган «Ватан» җәмгыяте идарәсе әгъзасы. Әмма, программасында күрсәтелгәнчә, коллоквиум нигездә ике дәүләт арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә, хезмәттәшлекне алга җибәрү мөмкинлекләрен ачыклауга багышланачак иде Монда инде экономика фәннәре докторлары яки сәүдә эшләрен яхшы белүче бүтән белгечләр катнашуы кирәк. СССРдан утыз бишләп кенә вәкил чакырылачак җыйналышка минем кебек кешегә ни сан9 Кем эше бу Ялыкавакка чакыру?!
Төркиягә бару күп татар язучысының хыялы Чөнки без милли мәктәбебездә революциягә кадәр яшәгән байтак культура эшлеклеләре- безнең Истанбулга барып укуын, аннан килгән китаплар һәм вакытлы матбугат белән азыклануын беләбез Шунда дарелфөнүн тәмамлаган. Уральскига кайткач. Габдулла Тукайга җитди йогынты ясаган Камил

Мотыйгыйны, «Галия», «Буби» мәдрәсәләрен ачуда үрнәк булган Истан- бул дәрелфөнүнен, Төркиядә гыйлем җыеп кайткан һәм әлеге мәдрәсәләребездә сабак укыткан күренекле милләттәшләребезне дә онытмыйбыз. Бүгенге төрек әдәбиятының Көнбатыш Европада һәм АКШта елдан-ел киңрәк таныла баруын, аңа Совет галимнәренең дә «чын Европа югарылыгында» дип бәя бирүләрен истә тотабыз. Классикларыбыз яратып укыган Юныс Әмрә, Әхмәт Мидхәт, Хөсәен Рәхми, Нәмикъ Кәмалларга алмашка Гомәр Сәйфетдин, Газиз Нәсин, Кәмал Таһир, Рәшит Нури шикелле талантлы бик күп каләм ияләре үсеп җитүен ишетү генә түгел, аларның әсәрләрен дә яратып укуыбыз хак. Ниһаять, ул — дөньяда кардәш төрки халыкларның тулы бәйсезлеген саклаган бердәнбер дәүләте, без бары шунда гына тылмачсыз да иркенләп йөри, кем белән дә җиңел аралаша алабыз. Аннары шактый кырыс климатлы Татарстан кешесе өч тарафыннан җылы диңгезләр белән чикләнгән илнең мәңге яшел үзәнлекләрен. ишетеп яки укып кына белгән, кинофильмнәрдә яки телевизорда гына күргән зәйтүн, шәфталы, армут (груша) урманнарын, йөзем бакчаларын барып тамаша кылырга ничек кызыкмасын инде? Аның бит әле борынгы архитектура һәйкәлләре, алты манаралы мәһабәт мәчетләре, төрек солтаннары яшәгән гүзәл сарайлары, мәшһүр Тупкапы музее, бүгенге истәлекле корылмалары да күп.
Шуңа күрә минем дә күптән Төркиягә барасым килүе табигый. Моның өчен шактый ук чарасын күрүем дә хак. Болгария, Алмания сәфәрләрендә көньяк күршебезгә дә күперләр салынды, аннан Казанга килгән кунаклар да багланышларны көчәйтте, ике арада хатлар йөри башлады һәм, ниһаять, Измирдәге милләттәшләребез: «Ай буе торырсыз. Истанбул, Искешәһәр, безнең яклар белән танышырсыз»,— дип чакыру да җибәрде.
Ә бусы —бер атналык коллоквиумга, рәсми вәкил рәвешендә, барлык чыгымнарны Төркия күтәрәчәге искәртелгән гыйльми җыйналышка иде. Чакыруга коллоквиумны оештыручы «Йени форум» журналы мөхәррире профессор Айдын Ялчын кул куйган. Мин инде «Йени фо- рум»ның бүтән төрек басмалары арасында иң абруйлы һәм җитди сәяси- иҗтимагый, икътисадый журнал икәнлеген, күренекле галим, экономика фәннәре докторы А Ялчынның анда сан саен кереш мәкалә бастырып килүен укып белә идем. Чакыруга кушымта итеп җибәрелгән реклама буклетында Ялыкавакның Эгей диңгезе буена, Бодрум шәһәреннән унсигез чакрымдагы гүзәл табигать кочагына урнашкан булуы, коллоквиумның илгизәрләр туктала торган экзотик «Монакус клубы»нда узачагы, елның шушы вакытында монда рәхәтләнеп ял итәргә бөтен мөмкинлекләр тудырылачагы, Измир шәһәре белән дә таныштырылачагы вәгъдә ителгән иде. Әмма... апрельдән калмыйча чыгышның тезисларын, майдан да калмыйча чыгышның үзен дә язып җибәрергә кирәк иде. Төрек яки инглиз телендә. Кабатлануларны булдырмас өчен моның алдан эшләнергә тиешлеге аңлатылган. Буклетта ихтимал темалар да тәкъдим ителгән. Бик кызыклы коллоквиум, әмма мин чагыштырмача җылы март ае килгәч салкын тидереп, ай ярымга шифаханәгә кереп яттым, аннары редакциядә үзем югында җыйналып көтеп торган кулъязмаларны ашыгыч рәвештә нәүбәттәге саннарга әзерләү эшенә чумдым, шуңа иҗат, юбилей ыгы-зыгысы да өстәлде. Доклад язу эше атнадан — атнага, айдан — айга кичекте. Казан университеты проректоры, әле күптән түгел Төркиягә барып кайткан профессор Миркасыйм Госманов:
— Айдын Ялчын — президент Тургут Үзалның үз кешесе, коллоквиум, мөгаен, хөкүмәт кушуы буенча оештырыладыр, алар Совет экономикасы хәлен, үсеш үзенчәлекләрен, перспективасын ачыкларга телидер. Җитди чыгыш ясый алмасаң, баруда мәгънә юк,— дип тәмам өркетте.
Ул арада «Аэрофлот» чит ил рейсләренә бәяләрне ике-өч тапкыр күтәрде, «Мәскәү —Истанбул — Мәскәү» авиабилеты еллык хезмәт ха- кыма тиңләшәчәге мәгълүм булды. Бу чыгымны да төрек ягы күтәрәчәге 40
хатта ачык әйтелмәгән иде. Язучылар берлеге Мәскәүгә чаклы да коман-дировка бирмәячәге ачыкланды, чөнки бу сәяхәт алар эшенә кагылмый икән! Әйтерсең, мин анда культура багланышларын ныгыту, шуның өстенә. Төркиядә яшәүче милләттәшләребез турында мәгълүмат җыяр өчен дә бармыйм. «Ватан» жәмгыяте дә идарә әгъзаларының бушка эшләвенә генә риза, командировка хакында сүз кузгатсаң, син аңа өч тиенгә дә кирәкмисең, имеш. Кызык бу дөнья, билләһи!
Берзаман Ялыкавак коллоквиумына Татарстаннан тел галиме Мир- фатыйх Зәкиев, язучылардан Разил Вәлиев. Мәдинә Маликова. Ринат Мөхәммәдиевлар дә чакырылуы беленде. Барырга икеләнүемне әйткәч, халыкара мәйданга чыгып тәҗрибә туплаган Мәдинә белән Разил кычкырып көлеп җибәрделәр:
— Төркиягә чакыруны- кунак итү шарты белән түгел, үз хисабыңа илгә керергә, анда бераз торырга рөхсәт биргән кәгазьне генә дә илчелек тирәсендә бөтерелгән «эшкуарлар» безнең ике-өч еллык хезмәт хакына сатып бизнес ясый. Комфортта бушлай яшәү, дөнья күрү, зиһенеңне баету мөмкинлеге сиңа ошамыйдыр шул! — диделәр
Мәдинә Татарстан хөкүмәт вәкиллеге эчендә әле яңа гына Төркиягә барып кайткан. Разил исә быел гына АКШ һәм Канадага визит ясаган иде. Курыкмыйлар, тагын юлга җыеналар!
Оештыручылардан өченче хат килгәч, Мәдинәләрдән виза һәм билет рәсмиләштерү серләрен ачыклагач, безнекеләрдән соңгы кеше булып, ниһаять, мин дә сәфәр хәстәренә керештем. Монда иң кызыгы РСФСР консуллык идарәсендә паспортка мөһер суктыру булды Минем кәгазьләрне тикшергән Мозаффаров дигән хезмәткәр чит илгә командировкага җибәрүне үтенгән редакциябез мөрәҗәгатен укыгач:
— «Казан утлары» рәсми теркәлгән журналмы9 — дип сорады.
Әлбәттә, югыйсә үтенечне Язучылар берлегеннән генә яздырган булыр идем.
— Теркәлү индексын беләсезме?
Аның кайчандыр бер хаҗәте чыгасын кем уйлаган инде9 Ярый әле төрле шундый мәгълүматларны җыеп саклый торган компьютерлары бар икән, кабаланып шул кабинетка йөгердем. Ләкин компьютер ватылган, имеш. Киттем гозер белән бүтән кабинетлар буйлап, һәммәсенең ишеге төбендә чират, билгеле. Кире әйләнеп Мозаффаров янына кергәндә кәгазьләремә шулай да тагын бер имза куелган иде инде Ул аларны конвертка салып, тышына тәртип санын язды да тыныч кына
Ике а г надан килерсең,— диде.
Сез нәрсә,-- дидем мин, гаҗәпләнеп, -ул чакта Төркиягә баруның хаҗәте дә калмаячак, коллоквиум тәмамланган була ич инде.
Үзегез алданрак ни карадыгыз соң?
Татарстан ОВИРы ай буе тикшереп, паспортыма Алманиягә бару рөхсәтен чәпегән. Министрлар Советы махсус комиссиясенең Төркиягә җибәрү карары кулыгызда. Ул кәгазьләрне ике атна буе сез тагын нишләт мәкче буласыз соң?
Тәртибе шундый,—диде Мозаффаров.— Әле озаграк та каравыбыз мөмкин.
Бу бүлмәдә өч-дүрт хезмәткәр утыра, һәркайсы алдында чит илгә барырга җыенган совет гражданнары МозасЭДтаров хезмәткәрләрнең яшьрәге, араларында бердәнбер мөселман Әллә татар, әллә үзбәк яки казакъ кыяфәтеннән анык кына чамаларлык түгел. Шулай да татарчага күчеп штурмлый башладым:
Чит ил паспорты белән миңа хәзер үк билетка барырга кирәк Сез аны кире үземә бирегез әле алайса. Билет мине ике атна буе көтеп тормас.
Безнең мөһер сугылмаса, сезне чик аша барыбер чыгармаячаклар.
— Беләм. Мин законнарны хөрмәт итәм, кагыйдәләрне дә бозарга җыенмыйм, паспортымны ике-өч сәгатьтән үк китереп тапшырырмын. Төркиянең чакыру кәгазен дә кире бирегез, консуллыкларында билгеләнә торыйм.
Тыңлады тагын, рәхмәт төшкере. Мәскәүдә ике ел укуның да файдасы тиде — таныш җирдә урнашкан Төркия консуллыгына ярты сәгатьтә барып җиттем. Кабул итү вакыты беткән, әмма боларда бюрократия Совет иленекеннән кимрәк, ахры, Айдын Ялчын хатын күрсәтеп, консуллыктагы ул атаган хезмәткәрне сорагач, кабул да иттеләр, гозеремне тыңлаганнан соң, илгә кертү рөхсәтен дә паспортыма минуты белән язып, мөһерләп бирделәр. Иңгә канатлар үстемени, моннан инде «Төрек һава юллары» кассасына йөгердем. Анысы да — таныш җирдә. Монда инде минем исемгә язылган бару-кайту билеты әллә кайчан иясен көтеп яткан икән. эшем, консуллыктагы кебек, бик тиз хәл ителде. Йә, хода, бар икән әле синең кешене тинтерәтми генә йомышны йомышлый торган җирләрең!
Ике сәгать тулганчы ук мин яңадан Мозаффаров янына атылып кердем. Хәзер инде чират торып маташмыйм, ишек төбендәгеләргә:
— Кабат керүем, мине ул үзе чакырды,—дип кенә искәртәм. Чакырыр. көтегез!
Мозаффаровка исә:
Эшне менә ничек тә йөртеп була икән,—дидем— Консуллыкта — биш минут, кассада — биш минут, нәтиҗәсе менә: Төркиягә керергә рөхсәтем дә, очарга билетым да әзер. Сез хәзер паспортыма ике сүз сырлар өчен ике атна көттерәчәксезме инде? Татарстан КГБсы җиде бабама чаклы тикшерде ләбаса. Зинһар булышыгыз, шәхси эш белән йөрмәвемне беләсез, аннары ерак шәһәрдән килгән кеше ич мин!
Милләте билгеле булмаган, әмма татарча сөйләшүемне керфек тә какмый тыңлап торган хезмәткәр егетем паспортымны, билетымны актарып карады да күрше бүлмәгә кереп китте һәм бер-ике минут эчендә консуллыкның түгәрәк мөһерен суктырып чыкты, аннары үз кулы белән: «Фәләненче числога кадәр Төркиягә бара», дигән «тылсымлы» сүзләрне язып куйды.
— Хәерле сәфәр!
Шулай икән, максатыңа ирешер өчен бераз чаялык, әрсезлек тә, юлында Мозаффаров кебек күпмедер кардәшлек хисен җуймаган егетләр очравы да кирәк икән. Билгеле, ул миңа татарча ләм-мим әйтмәде, әмма шул ук бүлмәдә утырган бүтән хезмәткәрләргә мин болай кыю басым ясый алмаган булыр идем. Ил зур, Мәскәүгә, мәркәз кәнсәләренә кем генә килми, алар арасында татар агай-энеләр чагыштырмача күп түгел, йөзгә берәү генәдер. Ә кабинет хуҗалары арасында алар тагын да әзрәк, билгеле. Шулай итеп бәхетле очрак булышты—мин башкаланың Ширә- мәт аэропортына вакытында килеп җиттем.
Аэропортның контроль зонасын узганнан соң ук чит ил башланды. Бинасы бер булса да, бирге заллардагы ресторан һәм буфетлар валютага гына эшли, имеш. Кибеттәге товар муллыгы да шуңа бәйләнгән икән — чит ил гражданнарына алар кирәкми, безнекеләр булган кадәр маясын мал арзанрак сатыла торган җиргә саклый
Минем чит ил авиакомпаниясе очкычына беренче мәртәбә утыруым. Шунлыктан «Төрек һава юллары» хезмәт күрсәтүенә аеруча игътибар бирәм. Очкыч салоны уңайлы, стюардессалары ягымлы икән. Алар очу тәртибен, авария очрагында нишләргә кирәклеген төрек һәм инглиз телләрендә башта ук аңлатып бирде, аннары алдыбыздагы киң экранда без узасы араның картасы, әледән-әле очкычыбызның күпме җирне узуын, очу биеклеген һәм тизлеген, һава температурасын Һәм бүтән мәгълүматларны сурәтләп, язып күрсәтә башладылар. Ике сәгать ярым гына очсак та. сыйлаулары хәйран -сусынны төрле-төрле суллар белән басканнан соң, берсеннән-берсе тәмле-татлы ризыклар китерделәр. Нәни
тартмачыкларга салынган яки төрелгән тәгамнәрнең кайсы нәрсә икәнлеген. аларны файдалану тәртибен ачыклаганчы саташып бегәрлек. Ис- танбулда Измиргә бара торган кин вә юан корсаклы очкычка күчеп утыргач, сый тагын кабатланды, әммә, эчке рейс булгангамы, очу вакыты бер сәгатькә дә тулып җитмәгәнгәме, монысында ул кимрәк иде Измир очкычында бер рәттә егерме ике урын тезелеп киткән, кинотеатрдан бер дә ким түгел. Ничә йөз юлаучы сыйгандыр, санап очына чыга алмадым. Аның һавага текә күтәрелүе, җиргә йомшак кына төшеп кунуы иСә әле дә хәтердә.
Безнең яңа кешеләр белән танышуыбыз Мәскәү аэропортында ук башланды—татар вәкиллеге монда Киевтән баручы сурәтче Рафаил Мәсәгутов белән тулыланды. Габдулла Тукай. Муса Җәлил китапларын матур бизәп чыгаруы, соңгысын берьюлы ике телдә — украинча һәм татарча бастыруы, Казанда шәхси күргәзмәсен уздыруы, аннан да әүвәл Мәскәүдә үткән дөнья яшьләр фестивале эмблемасын иҗат итүе белән ул безгә күптән билгеле иде. Киевтәге татар җәмгыяте рәисе дә шушы кеше булганлыктан, без бик тиз аралашып киттек. Аннары Эстония. Литва. Украина галимнәре белән таныштык.
Очкычыбыз Мәскәүдән бер сәгать чамасы кичегеп кузгалды. Истан- булдан китәсе рейс тә соңга калдырылган иде Шуңа күрәме, безне Измирдә каршы алырга тиешле кеше уяулыгын югалтып, кунакларның килеп җитүен абайламый калган, ахры Без аны үзебез эзли башладык, якынлашкач үзе ачылып китә торган ишектән вокзал алды мәйданына чыгып, маңгайларына язу язылган автобусларны караштырдык. Ул арада яныбызга килеп, безгә колак салып торган таксичылар.
— Сез кайдан? Кая барасыз? Үзебез илтеп куйыйкмы? дип сүз куштылар.
Рәсәйдән. «казан төрекләре», коллоквиумга килгән галимнәр, язучылар икәнлегебезне белгәч, алар да хуҗаларыбызны эзләшергә кереште. Таксичылар кайда да елгыр халык, әмма боларның кыяфәтендә иман нуры бар, кешелеклелек, ягымлылык булуы куандырды Метродан Ши- рәмәт аэропортына автобус билеты утыз тиен торган чагында. Мәскәү таксичылары ике йөз сум, чит ил юлаучыларыннан исә йөз доллар сорауларын, чынлыкта дәүләт машинасында кычкыртып талау белән шөгыльләнүләрен әле берничә сәгать элек кенә күреп килгәнлектән, без измирлеләрне сынап күзәттек. Аннары: «Боларның кеше кесәсенә кермә- ячәкләре, итагатьле хезмәт күрсәтеп, кирәк җиреңә, һичшиксез, илтеп куячагына, тиешен генә түләтәчәгенә шикләнмәскә мөмкин», дигән фикергә килдек. Май чүлмәге тышыннан билгеле мөгамәләләре дә шуны раслый иде.
Ниһаять, хуҗаларыбыз табылды, алар безне икенче катта көтеп утырган икән. Автобусларын вокзал алдына китереп туктаттылар да кунакларны барладылар, һәммәбез кереп урнашкач, салкын чишмә суы тәкъдим иттеләр. Суыкта тотылган. ике йөз илле грамм сыешлы полиэтилен капларга тутырылган суны кабын тишеп суырырга кавырсын көпшә да тоттырдылар. Ике йөз илле чакрым ераклыктагы Бодрум шәһәре аркылы Ялыкавакка юнәлдек Мин шофер янәшәсендәге ajii ы кәнәфигә күчеп угырып, аңардан тегене-моны сорашып бара башладым.
Юлыбыз асфальт, әмма шәп сыйфатлы түгел Ике йөз җитмеш чакрымдагы Ялыкавакка чаклы дүрт сәгать чамасы барырга туры киләчәк. Бодрумның даими халкы егерме меңнән артмас, ләкин җәен илгизәрләр. ял итүче кунаклар килеп тулгач, алтмыш-җитмеш меңгә дә җитә икән. Диңгез буенда урнашкан, соңгы елларда гына тәртипкә китерелә башлаган. Төрекчә «ялы» яр буе. «кавак» гирәк дигәнне аңлата. «Ялыкавак» Тирәкле яр Без барасы авыл, димәк, матур агачлар үсеп утырган диңгез буе икән
Кичке тугызларда тына кузгалып киткәнлектән, гирә-якны әлләни гамаша кылып булмый, күз бәйләнгән иде инде Әмма аэропорттан
Измирне әйләнеп, аннары шуңа тоташкан бүтән шәһәрчекләрне кисеп узганда, аларның әйбәт яктыртылуына таң калдым. Бензин колонкалары, Көнбатыш илләрендәгечә, яктыга коенып, балкып утыра, тирә-як- тагы авыллар да күңелле җемелдәп, караңгылык диңгезендәге утраулар шикелле, күзгә i ашлана. Юл буе билгеләре дә тәртиптә, яктылык кайтаргыч хасиятләре белән борылышларны, асфальт чиген ерактан ук күрсәтеп тора. Менә сиңа шәмнән, керосин лампасыннан котыла алмаган, артта калган Төркия! Ул электр энергиясен әле кайчан гына «алдынгы», «социализм маягы» дип макталган Болгариягә дә сата башлаган икән!
Шофер белән сөйләшәбез. Хезмәт хакы гаиләсен — хатынын һәм дүрт баласын асрарга җитә. Бу автобус Төркиядә эшләнгән, кайбер детальләре генә чит илләрдән килә. Элек җиңел машиналар да чит илләрдән килгән детальләрдән җыйналган, хәзер инде Төркия һәр нәрсәсен үзе ясый. Япония фирмалары белән яңа автомобиль фабрикасын кору зурында килешү төзелгән Машина гына түгел, очкыч та җитештерелә хәзер, аны Грециягә дә сатачаклар әле киләчәктә. Бензинмы? Төркиядә нефть күп чыгарылмый, әмма ягулыкка кытлык юк. шөкер. Көндез бу юлда хәрәкәт бик тыгыз, хәзер басылган вакыты, баруы да рәхәт.
Ярты төн узгач, Ялыкавакка килеп җиттек Бер-берсенә тоташкан икешәр катлы ике-өч бинадан гыйбарәт «Сәрәмәй» отеленә урнаштырдылар Безне кыска җиңле кара күлмәк, кызгылт төстәге шорт кигән урта яшьләрдәге ябык ир кеше каршылады. Тиешле анкеталарны тутыргач, ул һәркайсыбызны аерым номерларга таратты. Монда без гел шушы әфәнде белән генә эш иттек. Иртән ачыклавыбызча, ул җитмеш урынлы шушы отельнең һәм каршыдагы — тар асфальт юл артындагы ресторанның да хуҗасы икән. Карап торырга һич тә бай әфәндегә охшамаган, Көнбатышның колониаль романнарында фәкыйрь җирле халык вәкилләрен нәкъ шушындыйрак кыяфәттә тасвирлыйлар! Хуҗабызның исә тышкы кыяфәттә эше юк. кайчан карама, бер үк киемнән йә отелендә, йә ресторанында, йә ишегалдында бөтерелә. Отель кәнсәсенең. ресторанының ишекләре тәүлек буе ачык, хәтта төнлә дә бикләнми, ләкин, хуҗасы анда утырмаса да. бер әйберенә дә тимиләр, күрәсең.
Номер - ике бүлмәле, өч урынлы. Кухнясы, бәдрәфе һәм душы бар. Кайнар суы бер дә өзлеп тормый. Әйбәт җиһазланган, бөтен җире пакь, таза. Гаиләлеләр килеп, аш-суны үзләре әзерләп яшәргә теләсә, суыткыч та, электр плитәсе дә бар, шкафында табак-савыт та җигәрлек. Бормалы сукмак сине купшы гөлчәчәкләр арасыннан утыз метрдагы диңгез ярына алып чыга. Ак плафоннардан сибелгән яктыда нәни бакча хуш исе, кеше биеклеге үскән чәнечкеле гөлчәчәк куакларының караңгы яшел төсе белән әкияти тәэсир калдыра. Безнең ишек турысыннан икенче катка бормалы ак баскыч менеп китә. Сукмакларга таш җәелгән, беренче катның ачык әйван (терраса) идәне мәрмәр вагы сибеп бетонланган һәм шомартылган. Бүлмәләрнең һәм, гомумән, отельнең архитектор тарафыннан яхшы ук уйлап планлаштырылуы күз алдында.
Соң килсәк тә. Мәдинә белән Разил түзмәде, сөлгеләрен иңнәренә салып, асфальт юлның аргы ягында гына чапылдап яткан диңгезгә су керергә йөгерделәр. Ә мин монда сөйләргә тиешле нотыгымны тәмамларга утырдым. Аның тезисларын Мәскәүгә килгәндә поездда кәгазьгә төшергән, әмма язып бетерергә өлгермәгән идем.
Иртән диңгез яры буйлап «Сәрәмәй» отеленә орынып торган «Мо- накус клубы»на киттек коллоквиум шул илгизәрләр шәһәрчегенең асфальт юл буендагы бер бинасында узачак бинаның тыштан мәгарәне хәтерләткән аскы каты у тырышлар алып барырга көйләнгән, өске катындагы ачык әйванлы рестораны туклану урыныбыз итеп билгеләнгән иде.
Әйвапнан хозур күренеш ачыла аста Эгей диңгезенең Ялыкавак култыгы җәйрәп ята. Сул якта диңгез күк белән тоташкан, офык сызыгы рәшә эчендә эреп югалган Култыкның аргы ягында пеләшләнгән, әле
кеше үз эзен салырга өлгермәгән түбәләр калкып тора. Бирге ягы «Монакус клубы». «Сәрәмәй» хуҗалары корган пляж. Анда ял итүчеләр кызыныр өчен махсус ятаклар тезеп куелган. Юл белән пляж арасында гөлчәчәкләр скверы, билгә җиткән куаклар ак. кызыл, алсу чәчәкләргә күмелгән. Уртадагы гүгәрәк гүтәлдә башка гөлләр дә хуш ис таратып утыра. «Монакус клубы»ның монда үз буфеты да эшләп тора кока-кола, сыра, каһвә. кәбап яки бүтән сыйларның күңелен теләгәнен сайлан алырга була.
Мине монда аеруча гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы — култык эченә кереп торган егерме метр озынлыктагы басмага киндер түшәлүе иде. Су коенучыларга нинди хөрмәт диңгезгә шул йомшак юлдан гына кәс-кәс керәсең дә уңайлы баскычыннан ипләп кенә дулкыннар кочагына төшәсең. Хәер, дулкыннар монда биек, куәтле түгел, яр буе сай. суы пакь төптәге йомры ташлары басмадан җете күренеп тора
Ресторанының исә күңелгә хуш. төрекләр әйтмешли, «чук гүзәл» үз хасияте бар икән һәрвакыт уннарча төрдәге салат әзерләнә, күңеленә хуш килгәнен махсус өстәлдән өлеш тәлинкәңә үзең салып аласың: кыяр, помидор, кишер, чөгендер, ногыт, зәйтүн җимеше, торма, суган, кәбестә, тагын әллә нәрсәләр! Без. яшелчә сезоны тиз тәмамлана торган төньяк вәкилләре, «өйдә тагын кайчан эләгер әле бу», дип. һәммәсеннән берәр кашык авыз и гәргә омтылабыз ахырда тәлинкәбез салат белән түбәләмә тула. Билгеле, аны ашап бетерү җиңел түгел, чөнки сыйр. казылык, кызыл балык, уылдыклы бутерброд ише ризыклар да бар ич әле Әмма витаминнан кем зыян күргән, сыйлаганда кадерен белү хәерле! Шулар янына кавын-карбыздан икешәр телем, йөземнән бер-ике чук. армуттан яки шәфтальдан берәр җимеш аласың. Әлбәттә, тәнгә шифа өчен чия. анар яки әфлисун суты эчәргә дә онытмаска кирәк Чәй эчәргә, самолеттагы кебек, нәни тартмаларга тутырылган тәм-том көтә сине Төрек табынына һәрчак шешәле чишмә суы куела, чәй яки каһвәнен үзең теләгәнен китерәләр Алардан элегрәк, әлбәттә, кыздырма, тавык боты яки шундыйрак янә берәр тәмле тәгам килә. Төшкедә шулпа да өстәлә. Нәрсә дип сыйлыйлар безне монда, байлыкта һәм муллыкта яшәүләрен күрсәтергә теләпме? Соңрак белдем Төркиядә юл буендагы кафеларда да туклыклы ризык кына ашаталар икән Билгеле, ул бик үк арзанга төшми, нечкә билле нәни касәдәге шикәрле чәй дә кимендә биш йөз лира тора, ягъни ун касә чәй (безнең үлчәмдә өч-дүрт стакан!) бер доллар чамасы.
Менә шушы ачык әйванда без коллоквиумга килүчеләрнең бүтәннәре белән дә очраштык алар арасында минем берничә танышым да бар булып чыкты Үзбәгестап Язучылар берлеге секретаре, шагыйрь Мөхәммәт Салих, Алманиядән тел галиме һәм журналист Тимер Хуҗа Тимер үзенә хас ихласлык белән мине кочаклап алын, инде моннан ун ел элек Мәскәүдә гәп корып утырган, өй адресларын биргән танышым М Салих янына алып килеп:
Бу әфәнде Казаннан. Бохара турында җөдә яхшы роман язган татар язучысы . дип мине тәкъдим игте һәм шунда ук әсәремнең уңай якларын да саный башлады. Аның «Елан угы»нда басмачылар, әмир тарафдарлары совет идеологиясенә бәрабәр берьяклы күрсә гел мәйле, хәтта минем дәдәм дә кешелекле адәм сыйфатлары белән сурәтләнгән Җөдә кызыклы әсәр, мавипш укилади Тәүфикъ кардәш Үзбәгестанга баглы икс китап чигарыпты. ләкин Ташкент нәшрият ләре ул кыйммәгли басмаларга һичбер илтифат бирмәйде икән.
Үтереп мактый мине Алмания егете, хәтта арттырып та җибәрә бугай, әмма мин аны туктатмыйм, мыштым гына елмаеп торам, ходай күпсенмәсен, сш эләкми ул безгә!
М Салих әз сүзле, сабыр ир-егет. Тимер Хуҗаның да. аның атасының да кем икәнлеген бик яхшы белә Атаклы сәүдәгәр, миллионер Бохара җөмһүриятен коручыларның берсе, соңрак басмачыларга кушы т-
ган һәм мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган Госманхуҗа Булатхуҗаев Үзбәгестан тарихында күренерлек эз калдырган шәхес. Аның улы Тимер исә галим генә түгел, «Азатлык» радиосы хезмәткәре дә. Шунлыктан, Тимер мактаган әсәр М. Салихны кызыксындырды, ахры, ул «Елан угы»н Ташкентка җибәрүемне үтенде.
Ул арада безне утырышлар залына чакырдылар. Хуҗалар коллоквиумда катнашучыларга «Йени форум» журналының яңа саннарын һәм тарихи, икътисадый эчтәлекле китаплар, каләм-куен дәфтәрләре бүләк иттеләр, түшебезгә типографиядә исемнәребез басылган, матур итеп пластмас кысага алынган визиткаларыбызны кадап куйдылар. Әзерлекләре менә дигән: папкаларыбызга, каләмнәребезгә «Ялыкавак коллоквиумы» билгесе һәм датасы да төшерелгән иде! Хатларымның конвертына әтием исеме иң соңыннан язылганлыктан, төрекләр аны фамилия итеп кабуллаган, шуңа күрә визиткамда «РАМАЗАНОВИЧ» эре хәрефләр белән басылган иде Кызыксынган кешесенә түшендәге язуга карап эндәшүчеләр миңа тиздән:
— Сез Югославия мөселманымы, әфәндем? Мин Бәлкәнт универси-тетыннан булам. Мин— Истанбулдан, дип таныша башладылар.
Беттең, дип шаяртты моны ишетеп торган Разил Вәлиев.— Фамилияң Югославиянеке икән, үзең дә Татарстанга кирәкми. Йөр шунда Әдрән диңгез буенда каңгырап!
Әмма әүвәл һәркайсыбызга колоквиумда катнашырга кирәк иде әле.
КОЛЛОКВИУМ
ыйльми мәҗлес иртәнге сәгать ун тулганда профессор Айдын Ялчыкның төрек һәм инглиз телләрендә сөйләнгән кереш нотыгы белән ачылды.
— Төркия вә Советлар берлегендәге экономик вә сәяси үзгәрешләр күз алдында,— диде ул.— Без демократияләшә барабыз. Базар экономикасына юл ачу дәүләтебезнең матди нигезен ныгытты, алга баруыбызны тизләтте. Табигый байлыкларыбызны, көчләребезне акыллырак файдалану. Көнбатыш тәҗрибәсенә киңрәк га я ну мөмкинлеге тулы. Советлар Берлеге дә хәзер шушы юлга басарга җыена. Үзара хезмәттәшлегебез яңа югарылыкка күтәрелә бара. Әле кайчан гына чикләребез ябык дип әйтерлек булса, хәзер көн саен Төркиягә СССРдан ун меңләп кеше килә. Ике якка да файдалы сәүдә, матди вә рухи байлыклар алмашу арта. Шушы хәрәкәтне моннан соң да үстерү, әле эшкә җигелмәгән мөмкинлекләрне ачыклау үзеннән-үзе көн тәртибенә куелуын күрү кыен түгел. Коллоквиумда катнашучылар ике якның да хәлен, үсеш перспективасын ачыклау, багланышларыбызны тәрәкъкый иттерү буенча үз анализларын, кыйммәтле фикерләрен һәм фаразларын уртага салыр, мәҗлесебез файдалы үтәр дип ышанырга рөхсәт итегез.
Көлсу чәчле, әмма төз атлап йөрүче нык гәүдәле, яшь кыяфәтле, йөгерек акыллы профессор Ялчыкның җитмешне тутырганлыгын белгәч, мин таң калдым. Мавыгып китеп регламентка сыймаучылар да. төн темадан бик ерак култыкларга китеп адашып, кадерле вакытны әрәм итүчеләр, үз туксанын гына туксан дип санаучылар да теләсә кайсы гыйльми җыйналышта була Шундыйларны, хәтерләрен калдырмыйча, олы юлга борып җибәрү, конструктив фикер алышырга этәрү докладларга. чыгышларга тиз анализ ясауны, сыгылмалыкны, кайвакыт әдәпле генә шаярта белүне дә таләп игә. А. Ялчын әфәнде коллоквиумны алып барганда нәкъ менә шундый сыйфатларга ия икәнлеген күрсәтте. Четерекле минутлар да булмады түгел. Мисалга, чакырылган дүрт-биш вәкил урынына Әзәрбайҗаннан угыз кешелек десант килеп төште, аларны урнаштыру, тукландыру үзе бер кыен мәсьәлә булса, аларныңсүз сораган һәммәсенә вакыт табу читенлеген Ялчын әфәнде үзе генә аңлата алыр 46
Г
иде. Җитмәсә, бакылылар шулкадәр актив, берсеннән-берсе актуаль мәсьәләләрне күтәреп, бүтән ил галимнәрен тәмам кысрыкладылар: «Әзәрбайҗанда әлифба алыштыру кыенлыклары». «Әзәрбайҗанда дини аң үзенчәлекләре». «Әзәрбайжан әдәбиятында тәрәкъкый мәсьәләсе». «Әзәрбайҗанда тиҗарәт-сәүдә шартлары». «Әзәрбайжан телендә икътисады й атамалар» кирәк бит бер Әзәрбайҗанда Ялыкавак халыкара коллоквиумында тикшерер өчен шулкадәр четерекле мәсьәлә җыйналырга! Берсе шул темаларның кайсындыр доклад итеп сөйли —ана егерме тугыз тыңлаучы шаулатып кул чаба, аннары кайнарланып бәхәсчеләре мәйданга чыга. Шулкадәр кызыксыну уя. ан Бакы нотыкчысыннан сон ничек инде нәүбәттәгесенә сүз бирмисен9 Безгә җиңел ул. күршебез колагына: «Бакыда галимнәр калды микән? Әзәрбайҗанда шушы мәсьәләләрне җыйналып тикшерерлек урын нигә табылмый икән?»—дип пышылдаган булабыз. Нәүбәттәге нотыкчы ул арада дәртләнеп-дәрт- ләнеп:
Кардәшләр. Әзәрбайҗанда алтмыш җиде шәһәр бар. шуларның һәммәсендә Төркия кибетен ачарга мөмкин Тиҗарәт. сәүдә базар икътисадының нигезе, сәүдә кылып, төрек-әзәрбайҗан. Төркия Советлар Берлеге хезмәттәшлеген ныгытыйк! Әзәрбайжанның һәр шәһәре хезмәттәшлек мәйданына әверелсен! Шул чак1а кардәшлегебез тойгысы һәр әзәрбайҗанлының кальбендә тамыр җибәрер! ди
Соңыннан бу кайнар нотыкларның этәргеч көчен аныкладык: Әзәр- байҗан вәкиллегендә кичәге КПСС райкомы секретарьлары, шул партиянең республика эшлеклеләре. элекке министрлар визаны һәм чит ил паспортын җиңел кулга төшерә, чыгымнан курыкмый юрган «галимнәр» күпчелек тәшкил иткән икән, аларның һәммәсе диярлек чемодан-чемодан мал төяп килеп, без коллоквиумда гыйльми яктан тикшергән мәсьәләләрне гамәлдә хәл кылып, бартер сәүдәсен башлап җибәргәннәр, имеш!
АКШ. Алмания. Литва. Мәскәү. Украина галимнәре аларны елмаеп тыңлый, хуҗалар кыенсына. Бакы ташкынын чикләргә талпына. Профессор Ялчыкта Тимер Хуҗа ярдәмгә килә реплика өчен сүз алып
Әфәнделәр, халыкара коллоквиумда шул төбәктә хәл итәргә мөмкин локаль мәсьәләләрне тикшереп мавыкмыйк! дип искәртә
Әзәрбайжан вәкилләре, әлбәттә инде, моңа оешкан төстә протест белдерә, сүз бүтән җөмһүрият вәкиленә бирелгәч, аларның күпчелеге залны ташлап чыгып китә!
Моның файдасын күрмәдек түгел шуннан соң Татарстан вәкилләренә дә сүз бирергә форсат табылды Ринат Мөхәммәдиев республикабызда үзгәртеп кору ихтыяҗының ничек барлыкка килүен. Мир- фатыйх Зәкиев Төркия белән Татарстан хезмәттәшлегенең торышын, бу өлкәдәге мөмкинлекләр һәм өметләребезне бәян иттеләр. Аларны кызыксынып тыңладылар, әмма безнең угыз кеше килмәвебез дә акланды, чөнки Мәдинә белән Разил чыгышларында инде алдагы ике иптәшебезне кабатлау сизелә башлады Шулай да мин Разилне:
Миңа иң ошаган чыгыш синеке булды, әллә төрекчә кушмаганга инде, һәр сүзеңне аңлап рәхәтләндем' дип мактадым
Шаяруның кадерен белгән шагыйрь:
Үзем дә. залда мине һич югы биш кеше аңласын инде, дип тырыштым! дип көлеп җибәрде
Безгә төрекчә гыйльми атамаларны төшенү җиңел булмаса. төрекләргә безне төшенү тагын да кыенрак иде. Чөнки күпсанлы халык аз санлы кардәшенең телен өйрәнүне кирәксенми Төрек әдәби теле исә А га төрек заманыннан безнең көннәргә кадәр бик нык үзгәргән бездә файдаланылган күпчелек гарәп-фарсы алынмаларын кулланыштан чыгарт ан. гарән-фарсы һәм Европа телдәре атамалары >рынына борынгы төрки хәзинә кайтарылган, шулар нигезендә бик күп яңа сүзләр ясалган «Бак»тан «бакан» (министр). ягъни багучы зат. «башмтан «Башкан» (рәис). ягъни, баш кеше барлыкка килгән Гасырлар дәвамында ят
халыклар, ят мәдәниятләр йогынтысы астында калу төрки халыкларга туган телләрен үз нигезендә гармоник үстерергә комачаулаган, бу бәла бәйсез дәүләтләрен җуймаган төрекләрне дә атлап узмаган. Милли аңнары уянгач. Ататөрек җитәкчелегендә алар төп нигезгә кайтырга тотынганнар. Андый мөмкинлектаа^ләхрүм СССР төркиләре бүтән юнәлештә үсте, шунлыктан бүгенге төрек теле безгә егерменче йөз башы төрек теленнән шактый ерак! Тамыры, мәгънәсе уртак сүзләрнең дә төрекчә һәм татарча әйтелешләре шактый аерылганлыктан, тиз-тиз сөйләшкәндә. гәпнең ни турында баруын чамаласаң да, нотыкчыларның фикере зиһенгә төгәл һәм тулы килеп җитми кала. Нотыкларның инглизчәгә тәрҗемәсен тыңлар өчен бөтен шартлар тудырылган, әмма без чит телдә, гомумән, аксыйбыз.
Казагыстан вәкиле Самат Үтәниязов, чыгышы төрекләргә дә аңлаешлы булсын өчен, татарча сөйләргә тырышты. Аның: «Халкыбыз эчкечелеккә бирелде, ирләребезнең өйләнергә вакыты юк, шуның аркасында кияүгә китмәгән кызларыбыз саны ике йөз меңнән артты. Димәк, милләтебезнең табигый үрчеме дә кимеде, алкашлардан исә аңгыра балалар туа, генофондыбыз һәлакәт кичерә. Казакъ милләтен юкка чыгудан коткарыйк, кардәшләр!» дигән чакыруы тыңлаучыларны хафага салды.
Коллоквиумга читтән иң әзерлекле килгән вәкил миңа Эстония галиме Ивар Раиг шикелле тоелды. Ул сүз бирелер алдыннан залдагыла- рга республикасы турында типографик ысулда инглиз телендә тарихи һәм икътисадый белешмә басылган буклетын таратып чыкты, аннары менбәргә Эстония дәүләт әләмен чыгарып беркетте. Чыгышын төп темага багышлап, саф инглиз телендә ясады. Төрекчәгә синхрон тәрҗемә тәэмин ителгәнлектән, тыңлаучылар аңа гөрләтеп кул чапты.
Коллоквиумда Литва. Украина, Грузия, Әрмәнстан һәм Мәскәү экономистлары чыгыш ясаса да, алар Төркия галимнәренә күп яңалык ача алмады шикелле. Беренчедән, бездәге бүгенге күчеш дәвере, таркаулык алар өчен инде үтелгән баскыч; икенчедән, Совет иленнән азмы- күпме танылган белгечләр килмәгән иде. Аның каравы төрки җөмһүриятләрнең сәяси хәле, рухи үсеше, милләтара бәйләнешләр табигате, аларның Төркия белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре төрле яктан яктыртылды. Кардәш төрки җөмһүриятләр үсешенә битараф булмаган хуҗалар бу җәһәттән канәгатьлек тапканнардыр дип уйлыйм. Безгә исә күренекле төрек икътисадчыларының, тарихчыларының үз илләре һәм бүтән дәүләтләр мисалында базар экономикасына күчү, банк-валюта системасын үзгәртү, төрле милек формалары яшәү үзенчәлеге. Төрки- янең бүгенге хәле турында сөйләүләре тирән тәэсир калдырды. Турысын әйтергә кирәк, алар бу мәсьәләләрне, бездән аермалы буларак, профессиональ югарылыкта т икшерә торган белгечләр иде. Бу җәһәттән, коллоквиумны оештырган үзәк җитәкчесе Айдын Ялчын шәхесе әйбәт мисал була ала.
Ул офицер белән укытучы гаиләсендә Олыборлыда туган, шунда башлангыч белем алганнан соң, Истанбулның Хәйдәр паша лицеен тә-мамлаган. Аннары Сәяси белемнәр югары мәктәбендә укыган, Лондон университетында белемен күтәргән. 1951 елда докторлык диссертациясен тәмамлаганнан соң, туган иленә кайткан һәм 1941 елда Сәяси белемнәр факультетында башлаган укытучылык эшен дәвам итәргә керешкән. Тиздән фикердәшләре белән бергә «Форм» журналына нигез салган һәм озак еллар шуңа җитәкчелек иткән.
1958 -- 1960 елларда профессор А. Ялчын АКШның Колумбия уни-верситетында укыта. Төркиягә әйләнеп кайткач, ватанының сәяси тор-мышында актив катнашырга керешә —Хөррият һәм Яңа Төркия партияләрен оештыруга көч сала 1965 — 1973 елларда ил парламентына Гаделлек партиясеннән депутат булып сайлана. Парламент комиссиясе рәисе һәм хөкүмәт вәкиллеге әгъзасы рәвешендә Европа илләренә,
АКШта һәм Советлар берлегенә визитлар ясый 1973 елдан соң яңадан университетка әйләнеп кайта, укыта, фәнни эш белән шөгыльләнә, төрек һәм чит ил матбугатына языша, байтак китаплар иҗат итә.
Профессор Айдын Ялчыкның: «Ерак күршебез —Советлар иле». «Демократия, социализм вә яшьлек». «Экономик сәясәткә бәйле төшенчәләр». «Төрек коммунизмы хакында бәгъзе күзәтүләр». «Фашизмның ТУУЬ’» китаплары төрек җәмәгатьчелеге зиһенен шактый баеткандыр, дип уйлыйм. Хөрмәтле галим замандашлары, иле өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Төркиянең уңга-сулга тайпылмыйча, тотрыклы урта юлдан баруы өчен көрәшә, җәмәгать фикерен төрле тетрәнүләрдән, ялгышлардан сакларга тырыша. Туган иленең тоталитар режимнар корбанына әверелүенә каршы чыгып, эзлекле төстә демократик принципларны, канунлылыкны яклый, матди эшчәнлектә базар экономикасы тамыр җибәрүе өчен көрәшә.
Югары уку йортларында озак еллар укытып бай тәҗрибә туплаган А. Ялчын студентларга ярдәмгә «Төркия экономикасы тарихы: госманлы дәверендә үсеш һәм артка тәгәрәү» китабын бастыра. Аның «Икътиса- дый доктринләр вә системләр тарихы» университетның сәяси белемнәр факультетлары өчен уңышлы дәреслек булып таныла һәм инде өч мәртәбә нәшер ителә.
Исеменнән үк күренгәнчә. «Экономик доктриналар һәм системалар тарихы»нда кешелек дөньясы яралганнан алып бүгенгә кадәр матди җитештерү ысуллары, аның гасырдан-гасырга ничек үсүе-үзгәрүе бәян ителә. Борыш ы грек галимнәре Әфләтун һәм Аристо (тель) карашлары. Рим заманы һәм урта йөзләр казанышы, төрек-ислам дөньясы манзарасы. аннан соңгы замандагы шәһәрләшү, сәүдә киңәю. Адам Смит. Мальтус һәм Рикардо фикерләре җентекләп анализлана Китапта К Маркс тормышы һәм эшчәнлеге, аның экономик теориясе дә киң яктыртыла. социализм һәм коммунизмның хыялдагы һәм гамәлдәге нигезләре, ленинизм. Рәсәйдәге революцияләр һәм аларның нәтиҗәләре тәнкыйть белән күздән кичерелә, марксизм-ленинизмның Төркиягә йогынтысы тасвирлана. Табигый ки. бу хезмәтне язганда автор төрле телләрдәге йөзләрчә чыганакка, фәнни басмаларга, кешелек дөньясының бөек акыл ияләре шушы тармакта барлыкка китергән асыл хәзинәгә таяна. «Фе-одаль». «капиталистик» Төркиядә марксистларның теоретик әсәрләре. СССРның коммунизм төзү «уңышларын» сурәтләгән ки1аплар да чыгарыла, алар белән танышу мөмкинлеге дә тормышка иркен ашырыла. Идеолог ик калыплар, тыюлар кир!Ә салмаган илдә хөр акыл, аек фикер үзенә ышанычлы юл саба ала Шуның нәтиҗәсендә Төркия хәзер һәр өлкәдә матур казанышларга ирешә килә Бу үсеш-үзгәрештә Айдын Ялчын кебек җитди галимнәрнең ватанын сәламәт нигездә үстерү өчен янып-көеп хезмәт итүче укымышлыларның шактый күп булуы шатландыра
Артта калган Төркия хәлифәтенең егерменче йөзДӘ алдынгы эконо-микалы. демократик рухлы җөмһүрияткә әверелә баруы хәзер байтак илләрнең фикер ияләре игътибарын җәлеп итә. Якын Көнчыгышның халык саны, икътисадый һәм мәдәни үсеше ягыннан беренче урында торган, com ы дәвердә алга шактый зур сикереш ясаган мәмләкәте язмышы күпләрне кызыксындыра. Без шуның бер мисалын коллоквиумда да күрдек АКШ галиме Жон Тедстром монда төрек телендә чыгыш ясады Әйе. нәкъ менә юрек телендә!
Коллоквиумда кичке коктейль үзара ирекле танышу, аралашу мәҗлесләре дә булды. Мин шунда милләгтәшебез профессор Сүбәдәй Туган белән аерым күрешергә ниятләгән идем Әмма ул докладын сөйләгән көнне үк Анкарасына китеп барган икән Арабыздан Разил генә аның белән танышырга һәм хәтта агасының Зәки Вәлиди Туганның «Хатирәләрем» дигән кыйммәтле китабын сорап алырга да өлгергән иде.
4. «К. У • № К.
49
Төркиягә килеп урнашкан кардәш төрки кавемнәр монда үз җәмгы-ятьләрен. вакыфларын оештырган, журналларын чыгарырга керешкән. Уйгырларның «Дугы Төркестан сәсе» («Көнчыгыш Төркестан авазы»), Үзбәкләрнең «Торкестан»ы — шундый басмалардан. Уйгыр журналының яртысы гарәп, ярлысы латин хәрефе белән басыла. Кварталга бер басыла то, ан «Төркестан» дикъкатькә аеруч; л. ек. Ул яхшы кәгазьдә төсле итеп басыла. Эчтәлеге дә бай, мин анда коллоквиумга килгән М. Салихны гына түгел, бүтән үзбәк совет язучылары исемнәрен дә очраттым. Урта Азиянең үсеш мәсьәләләре, мәдәни һәм дини хәяте, милли гореф- гадәтләре, тарихы, архитектура һәйкәлләре, чит илләрдә яшәүче төр- кестанлылар тормышын гәүдәләндергән басманың баш мөхәррире Әхәт Әндижанлы гыйльми җыйналышыбызның актив катнашучысы, коллоквиумны алып баручыларның берсе булганлыктан, мин аның белән якыннан таныша алдым.
Университет доценты Әхәт әле дәрт-дәрманы ташып торган ир уртасы галим. Кызыксыну даирәсе киң. кардәшлек тойгылары кайнар Ул танышкач ук мина журналларында автор буларак катнашырга, «Казан утлары» белән «Төркестан» арасында багланыш урнаштырырга тәкъдим итте. Вәгъдәле кеше икән, икенче көнне үк «Төркестан»ның дүрт санын алып килеп бүләк итте. Коллоквиум бәхәсләрендә ул аеруча актив катнашты. Туып-үскән, яшәгән һәм эшләгән иле Төркияне дә. озак еллар өйрәнгән, язмышы өчен сызланган ата-бабасы ватаны Советлар Берлеген дә яхшы белгәнлектән, аның һәр докладка карата фикер белдерергә ихтыяҗы туа, кайбер мәсьәләләрне ачыкларга теләге дә. белеме дә җитәрлек иде. Шуңа күрә берничә елдан аңа профессор дәрәҗәсе дә бирелде. Коллоквиумдагы чыгышымны мин нәкъ менә ул рәислек иткән өченче көндә ясадым.
КҮП ТӨРЛЕЛЕК АША —БЕРДӘМЛЕККӘ
еше берәр хәвеф-хәтәргә юлыкса, гадәттә, аңа иң әүвәл ярдәм кулын туганнары суза. Бу — милләтләр арасында да шулай Мисалга урысларны гына алыйк. Алар кан-кардәшләре болгарларга, сербларга һәм словакларга гасырлар дәвамында терәк булды, финнәр — эстоннарга, эстоннар — мариларга һәм удмуртларга булышып килә. Бу бик табигый һәм әхлаклы бер эш. Әмма шушы матур гадәт соңгы дәвердә төрки халыклар арасында шактый ук җуелды. Моңа урыс шовинистларының «панисламизм», «пантөркизм» дигән карачкылары оеткы салды. Мәскәүнең аларга төрле дәрәҗәдәге дәүләтчелек бирүе, бер кардәш халыкның шактый өлешен күрше төрки республикага кертүе, һәр халыкта гомумтөрки хисләреннән элек тар кабиләчелек тойгыларын дөрләтүе дә таркату эшенә әйбәт хезмәт итте. Моны күреп тордык, белеп тордык, әмма җитди карыша алмадык. Карышканнарыбызны төрмәләргә һәм сөргеннәргә олактырып, ансат кына авызлыклый һәм юк итә тордылар. Менә ни өчен Татарстан бәйсезлеген игълан иткәч, төрки җөмһүриятләрдән бер генә җитәкче дә безне якларга ашыкмады. «Пан- төркист» түгеллеген исбат итәргә һәм шулай «өлкән туганнан» янә бер рәхмәт казанырга теләптер инде, Казагыстан һәм Кыргызстан җитәкчеләре ашыга-ашыга: «Татарстанның бәйсезлек игълан итүе Союз килешүен төзүгә комачаулый»,—дип белдерделәр...
Туганнарның дус һәм тату яшәве нинди әхлакка сыймаска мөмкин? Ерткычлар әхлагына! Ике кардәш дуслыгын өнәмәгән кешенең «халыклар дуслыгы» дип авыз ачарга хакы бармы'.’ Юк. әлбәттә. Әмма без бу хакта озак еллар сөйләшмәскә, хәтта уйламаска да тырыштык. Әнә шулай үзара мөнәсәбәтләребездә әхлаксызлык канат җәйде. Әхлаксыз тормыш кардәшләр арасында да бозык гамәлләргә, яман гадәтләргә, дөресрәге, гадәтсезлекләргә юл ачты.
К
Ялыкавык коллоквиумында ике күрше ил — Советлар һәм Төркия арасында сәяси, мәдәни, икыисадый багланышларны ныгыту мәсьәләләре тикшерелде. Шул җирлектә төрки җөмһүриятләр, төрки халыклар элемтәсен киңәйтүгә, аларның үзара аңлашуын, ярдәмләшүен көчәйтүгә аеруча игътибар бирелде
Мин нотыгымны сибелгән, чәчелгән татар өчен бигрәк тә актуаль булган бер мәсьәләгә багышларга тырыштым. Иптәшләремнең әйтүенчә, чыт ышым коллоквиум өчен яңа бер сүз иде. Яңамы, искеме -эш анда гына түгел. Иң әһәмиятлесе аның төрки халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне гадел, намуслы, әхлаклы һәм кешелекле нигезләрдә үстерүгә хезмәт итүе, күпчелекне шулай яшәргә һәм эш итәргә ышандыруы Төрекләрнең фикерләремә аргык сөенмәячәген аңласам да. мин нәкъ шул уйларымны уртага салдым Түбәндә мин шул нотыгымны тулысынча китерәм.
«Мөхтәрәм әфәнделәр!
Совет иле белән 1өркия хезмәттәшлеге төрки халыклар үсешен иртәгә яңа баскычка күгәрүе ихтимал. Моңа уңай шартлар тулыр} өчен без хәзер кичәге идеологии, сәяси концепцияләрне дә тәнкыйть күзлегеннән карап чытарга, искерт ән, заман сынавын узалматан эш-т амәлләрдән ваз кичәргә тиеш. Без моны никадәр гизрәк эшләсәк, шулкадәр яхшырак.
Югары мәдәниягкә, бай икътисадка ирешү өчен төрки милләтләрнең үз тарихи ватанында туган гореф-гадәт, йолалар, әхлакый кануннар кысасында гомер игүе шарт. Аерым шәхес, милләт туган телен, мәдәниятен, милли холык-фит ылен җуймыйча яшәгәндә асыл сыйфатларын гармоник үстер.) ала. Күнегелгән табигый тирәлектә генә тотрыклы рухи халәтне, яшәү дәрген һәм сәләтен саклау җиңел. Шундый шартларда шәхес тә. милләт тә төрле тетрәнүләрдән, тискәре комплекслардан азат була, гомер итүен билгеле бер тәртипкә салып, сәламәт тормышын көйлән җибәрә, башкалар тәҗрибәсен киң файдаланып, яңадан-яңа уңышларга ирешә.
Милли тормышны менә гнудай ипле дәвам итү өчен һәр милләтнең сан ят ыннан күплеге, сыйфат ят ыннан югары баскычка кү гәрелүе мөһим. Аның тарихи ватаныңда күпчелек тәшкил итүе сәламәт үсешкә өстәмә тараптня бирә. Кардәш милләтләрнең үзара оешуы һәм хезмәттәшлек итүе дә аларның аерым-аерым һәм тулаем көчәюенә зәмин тудыра. Моңа, мәсәлән, Торкиянсң хәлифәг тән җөмһүрияткә әверелү тарихы ачык дәлил була ала. Хәлифәт халкының шактый өлешен славян, албан, i рек, әрмән, т арәп, корд һәм бүтән ят кавемнәр тәшкил игү заманында моның Төркияне нык кына зәгыйфьләндерүен беләбез. Чөнки төрекләр үзләренең шактый Көчкуәтләрен гнуларны буйсындырып тотуга багышлый. бу исә аны хәлсезләндерә һәм. хәтта, таркатып бетер.). 1927 елга кадәр асыл төрекләрнең һәм кардәш төркиләрнең (соңгылары күчеп килүчеләрнең биш тән бере чамасында) кыска вакыт эчендә күпләп 1оркиятә күчеп килүе һәм 13 МИЛЛИОН кешенең 6285 меңен тәшкил игүе хәлне кискен үзгәртә, илдә татулык, сәяси тотрыклылык тамыр җибәрә. Кардәш төрки милләтләрнең Каин ыстан һәм Кыртызстаига килеп урнашуы да үз җөмһүриятендә азчылыкка калган төп милләт хәлен шактый ныгыта, уңайландыра.
Горки халыкларның ү тара аралашып яшәвенең файдасын Гөркня белән Идел-Уралдаг ы егерменче йөз башы хәлләре дә раслый. I өрек вакытлы матбугаты, китаплары, югары мәдрәсәләре ата-бабаларыбыз үсешенә яңа мөмкинлекләр ача. Үз нәүбәтендә, тазар халкы казанышлары. Й. Акчура. ( . .Максу ти. 3. Вәлидн, Г. Исхакын. I*. Арат, Ә. Ку par, X. Котпай кебек иплекле тәребезнең 1өркня үсешенә җитди этәргеч бирүе яхшы мәтълүм. Шушы багланышларның 1917 елдан соң өзелүе исә безнең тореф-т адәт. гин. милли мәт ариф. мәдәниятебез какшаута китерүе инде сер
түгел. Без менә шуңа күрә: «Яшәсен торкн кавемнәр бердәмлеге!» дип аваз салабыз. Бу бердәмлекне туплауда Теркингә аеруча зур өметләр баглыйбыз. Төркиләр хезмәттәшлеген юлга салуда төрек теле, мәдәнияте хәлиткеч роль уйнавын таныйбыз, аларнын киңрәк таралуына куәт өстибез. Советлар Берлегендәге төрки җөмһүриятләрдә төп милләтләр теле һәм мәдәниятләре үсешенә дә теләктәшлек күрсәтәбез. Бу сәясәт дөрес, моңа беребез дә шикләнмидер.
Әмма бу юл — дөрес сәясәтнең яртысы гына. Аның икенче өлеше — Төркиядә һәм Советлар Берлегендәге төрки җөмһүриятләрдә кардәш азчылык кавемнәрне үз хосусиятләре белән саклау. Без хәзергә кадәр аларны төп милләт тарафыннан йоту, ассимиляцияләү гомум төрки мәнфәгатьләргә файдалы, дип исәпләдек һәм шуңа хезмәт иттек. Хәтта күбрәк санлы төрки милләтнең азрак санлы кардәш кавемен аның асыл ватанында да төрекләштерү, үзбәкләштерү, татарлаштыру файда гына китерәчәк, дип уйлый башладык, гамәлдә шуңа шартлар тудырырга керештек. Мисалга, Үзбәгестанның Хәрәзем өлкәсендә унөч мең (1970) урыс яши, алар! а махсус милли мәгариф, мәдәният учаклары, матбугат, радиотелевидение хезмәт күрсәтә. Үзбәгестанда яшәүче йөз меңнәрчә, ягъни Хәрәзем өлкәсе урысларыннан дистәләрчә тапкыр артыграк Казан татарына аларнын берсе дә тәтеми. Үзбәкләр татарны үз санын арттыруда, милли мәгарифен, мәдәниятен, экономикасын үстерүдә «донор» итеп кенә файдалана. Үз йөзен сакларга, милләт буларак яшәргә шартлар тудырылма! анлыктан, казан татарлары ассимиляцияләнә, ләкин зур күпчелеге ү әбәкләшми, ә бәлки урыслаша. Үзбәк милләтенең татар кардәшләренә әнә шундый салкын мөнәсәбәте аркасында гомум төрки мәнфәгатьләргә дә зыян килә.
Казан татарына урыс, үзбәк яки төрек шундый мөнәсәбәт күрсәткәндә, нәтиҗәсен ачык белеп торуыбыз хәерле: татар, милләтсезләштерүче урыска һич тә мәхәббәт белән карамый, бүтәннәргә дә рәхмәт әйтми һәм әйтмәячәк. Моннан һәммәбез дөрес сабак алырга тиеш.
Үз тарихи ва!аныннан читтә яшәүче төркиләр саны торкн дәүләтләрдә дистә миллионнан аша, алар!а кара:а сәясәттә кискен борылыш ясалырга тиеш. Чөнки аларны донор итеп кенә файдалану азчылыкны тәмам хәлсез калдыра, зәгыйфьләндерә. Бары сәламәт төрки кавемнәр берләшкәндә генә аларныц уртак көче иң зур үлчәмгә житә. Ун чирле бер сәламәт кешене алыштыра алмый.
Кардәш төрки азчылыкны йоту омтылышы әлеге азчылыкны деградация: ә китерүен татар-төрек мисалында да күрә алабыз. 250 меңле исланд халкы ел саен 700 исемдә китап. 150 исемдә журнал чыгара. Үз телендә! Аның әдәбияты вәкиле халыкара Нобель премиясенә лаек булды. Мәдәниятнең бүтән тармакларында да аның казанышы мул. Төркиядә чыгышы белән казан татары булып исәпләш ән халык саны сигез йөз мең чамасы. Ләкин аларнын исландларга тиңләшерлек казанышлары бармы соң? Аларнын зәгыйфь кенә, кечкенә генә бердәнбер журналы да төрек җәмәгатьчелегенең битарафлыгы аркасында инде күптән (1980) ябылган. Төркиядә: е татарларның миллн-мәдәнн кыйммәтләр тудыруы тәмам юкка чыгарыл: ай, димәк, ул дөнья мәдәниятенә өлеш кертүдә дә сүлпәнәйгән. Дөрес, төрекләшкән татарлардан бераз галимнәр бар, тик аларны бармак белән генә санарлык.
Үзбәгестанда мәсхәт төрекләре. Казагыстанда азәрбайҗаннар, Төрек- мәнстанда казакълар хәле дә шундыйрак. Милләт буларак саклар өчен Татарстанда азәрбайҗан милли мәктәбе ачылмавы да шушы ук сәясәткә нигезләнә.
Төркиядә кардәш төрки халыклар хосусиятен саклауга әһәмият бире-лмәгән гасыр башы өчен күпмедер дәрәжәдә аңлар! а мөмкин. Ят кавемнәрнең мәмләкәтне таркатырга һәм юк итәргә тырышуына каршы көрәшкә бөтен куәтне тупларга кирәк иде. Ләкин хәзер хәл башка. Төркня, шөкер, инде аякка басты. Ул хәзер милли хезмәттәшлекне мәдәни юл
белән көнләргә сәләтле. Хәзер тыныч рәвештә төрки кавемнәрнең ү з шивә теле, мәдәнияте, милли аңы саклан) һәм үсү төрки халыкларның гомум мәнфәаатенә зуррак файда китерүен, күптөрлелекнең саклануы төркиләрнең гаять зур үсеш чыгана! ы, көч-куәт. сыйфат ягыннан баю. камилләшү җирлеге икәнлеген аңлар! а һәм танырга кирәк. Алманиядә шивә телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәни үзенчәлекләрен саклауга җитди игътибар бирелә, ана каран без Германияне Гөркия яки Үзбәгестаннан зәгыйфьрәк, нимес милләте төректән, үзбәктән таркаурак, дип әйтә алмыйбыз. Төрки шивәләр, төрки халыкларның фольклоры, халык сәнгате — һәммәбезнең уртак байлыгы. Лларны закон чыгарып саклар! а, тагы да үстерү өчен көчне һәм сәләтне кызг акмаска кирәк.
Төрки кавемнәрнең бер-берсен йотуы — һәлакәтле күренеш. Безгә бер-беребезнең хосусиятләрен хөрмәт итәргә, көчле төрки халыклар бердәмлегенә күптөрлелек аркылы гына барырга кирәк. Кушылуны у най, аерымлануны гискәре бәяләүчеләр—кешелек дөньясы үсешен тупикка кертүчеләр алар, һәр шивә вәкиле үз габнгый микроклнмана, хосусиятләре нигезендә яшә! әндә генә рухи комфорт тоя, шул очракта гына аның сәләте иркен, нормаль үсә. Күп төрлелек фикере безгә үзара рәхәт, ансат аралашыр өчен төрек телен өйрәнер!ә комачауламый. Уртак ата-бабаларыбыз рухы, яг халыклар чо.и анышында уртак мәнфә! агьләребезне саклар өчен берләшү ихтыяҗы — төреклекнең көчәюе өчен иң ышанычлы нигез һәм юнәлтүче чара. Без киләчәктә дә төрле булачакбыз, ләкин бер-беребез өчен җаныбызны да, каныбызны да бирергә әзер торачакбыз. Бары үз кавемең белән мавыгудан айну юмумтөркн мәнфәгатьләр өчен көрәштә соңгы киртәләрне алып ташлар, эчкерсез кардәшлеккә, дуслыкка, хезмәттәшлеккә киң юллар ачар».
өрекләрнең байтагы минем бу нсиыгымны хупламаячагын, аңларга теләмәячәген дөрес сизгәнмен икән. Ул «Йени форум» (№ 271, 1991 ел) журналында, аннары «Төркия моделе вә горек көкәнле җөмһүриятләр белән иске совет халыклары» (Анкара. 1992) җыентыгында басылып чыккач, доцент һакан Кырымлының хәбәр игүенчә, Төркия җәмәгатьчелегендә шактый бәхәс уяткан. Азчылык милләтләр вәкилләре фикерләремне тулаем яклаганнар, кайбер төрек милләт пәрвәр- ләр исә аларны. безнең көчәюебезгә каршы килә, дин бәяләгән. Әхмәт Сәлим дигән берәү «Гаҗәеп манзарлар» мәкаләсендә («Заман» гәз., I0.X.I992. Истанбул) нотыгымның горек телендә басылып чыгуын төрекләрнең ваемсызлык күрсәтүе дип шәрехли Нотыкның төрле урыннарыннан йолкып алынган өземтәләрне китерә дә: «Боерыгыз, күрик! Төркиядә төрекләр бүтән җирдән күчеп килгән төркиләрне йота, ассимиляцияли, имеш! Этник мәсьәләләрне ничек бизмәнләвенә багыгыз' Мөселман булу да. төрек булу да үз милләте булуга җитми икән!. Дөньяга һәм тарихка болай каралса, бүгеннең һәм иртәгенең кайсы мәсьәләсе ничек хәл ите-лер? Безнең белән Америка да. инглиз дә, алман да уйнар» ди.
Ә. Сәлим әфәнде «төшенчәләрен» аңлау һич гә кыен түгел, безне дистә еллар буе өзми-куймый «интернационалист» булырга, язмышыбызны «өлкән туганга» ышанып тапшырырга өнләп килделәр, карышсак, акыл өйрәтергә дә күп сорап тормадылар. «Өлкән туганыбыз» да бары шул очракта гына «совет халкының» АКШка. Англиягә. ГФРга бирешмә- ячәгсн тәкърарлап килде' Кыскасы, татардан донор булуны, канын биреп. башкаларны яшәтүне генә таләп иттеләр
«Өлкән гуган»ның берсе куеныннан чыгарга өлгермәдек, безне икенчесе кочат ын җәеп көтеп юра. имеш. Тукай шикелле, ирексезләп «Бу кызу җирдән чыгып, татын сәкарыә (тәмугка) ник керик?» диярсең, билләһи'
Т
Әмма Төркия җәмәгатьчелеге, шөкер, Ә. Сәлим кебекләрдән генә тормый бүген. Симпозиумда Татарстаннан килеп сөйләгән биш вәкил арасыннан абруйлы журналда беренче нәүбәттә минем чыгышны — четерекле докладны басып чыгарулары, аны җыентыкта да нәшер итүләре, азчылык мәнфәгатен яклаучыга соңыннан премьер-министр архивыннан кыйммәтле бүләк — ике томлы библиографик җыентык җибәрүләре дә дәлил моңа. Шул ук «Заман» гәзите, 1992 елда Истанбулга икенче мәртәбә килгәч, укучыларына мине ике мәртәбә танытты — сурәтем белән интервьюләремне басып чыгарды, башка төрек матбугаты да уй-фикерләремне уртаклашырга, хәтта үзләрен тәнкыйть итәргә дә мөмкинлек тудырды.
Төрек җәмәгатьчелеге күп катламлы бүген. Бу фикер йөртүдә дә, гамәлдә дә ачык сизелә. Барлык төрки кавемнәрнең «төрек» яки «мөселман» булуын гына куәтләүчеләре дә, бүгенге катлаулы чынбарлыкны танучылары да, тирәнрәк фикер йөртеп, үзара хөрмәт, дустанәлек нигезендә тигез хокуклы булып якынаю кирәклеген төшенүчеләре дә бар. Шунысы да анык: хәлиткеч гамәлне соңгылары кылса гына, төрки дөнья чын мәгънәсендә ныгый һәм чәчәк ата алачак Моңа бүген өметләребез биниһая зур. Тик бу эш безнең һәркайсыбыздан зирәклек, тырышлык, җаваплылык таләп итә Чөнки дөньяда безнең араны болгатырга омтылучылар, үзара якынаюыбызга һәм яңаруыбызга аяк чалырга маташучылар да җитәрлек. Алар кара ниятләрендә мәкерле, тәҗрибәле һәм куәтле. Шунлыктан, кабиләчелек кыйммәтләрен кайгырту уртак төрки мәнфәгатьләрне күмеп китмәсен өчен, төреккә дә. татарга да, бүтән төрки кавемнәргә дә гадәттән тыш уяу, алдан күрүчән булырга кирәк.
ЬАКАН КЫРЫМЛЫ ҺӘМ «ӘМӘЛ»
өркиядә чыгышы буенча биш-алты миллион кырым татары яшәвен мин электән үк ишетеп белә идем. Әмма танышларым аларның нигездә Искешәһәрдә һәм аның тирәсендә туплануын, күпмессдер Истанбулда урнашуын сөйләгәнлектән, коллоквиум узган Ялыкавак авылында адаш кардәшләрне очратырга исәп итмәдем. Чынлыкта исә монда иң күп аралашкан һәм эчкерсез дуслашкан кешем Анкараның Бәлкәнт университеты галиме доцент һакан Кырымлы булды.
һаканны без, Татарстан вәкилләре, барыбыз да яраттык. Ул үзе дә. Советлар Берлегенең бүтән төрки җөмһүриятләреннән килгән бөтен галимнәр белән ягымлы аралашуына карамастан, безгә күбрәк тартылды, гыйльми утырышларда гына түгел, ял вакытларында да яныбыздан китмәде — бергә кызындык. Эгей диңгезенең зәңгәр дулкыннарын бергә колачладык. «Сәрәмәй» отеле ханәләрендә һәм ачык террасасында чәй- ләп-мәйләп гәпләр корып утырдык. Төркия тормышына, мәдәниятенә баглы дистәләгән сорауларыбызга әтрафлы җаваплар бирде ул. чыгыш- ларыбызны төрекчәләштерергә дә булышты. Холкы тыныч, мөгамәләсе хуш. Төркияне генә түгел, Румыйния, Алмания, АКШны да. андагы азчылык төрки кавемнәр хәятен һәм гыйльми даирәләрне дә тегеннән- моннан ишетеп яки укып кына түгел, үзе күреп, танышып белгән, шуңа өстәп. Совет иле чынбарлыгыннан да хәбәрдар булган бер зат иде ул. Түгәрәк якты йөзле, калын кара кашлы, урта буйлы, тыгыз гәүдәле, җыйнак күзлек, кычкырып тормый торган пөхтә кием кигән. Әби-баба- лары Добружадан булса да. үзен кырым татары санаучы һәм аларнын Төркиядәге «Әмәл» («Гамәл») журналын чыгаручы ир-егет. «Казан утлары» редакциясендә хезмәт итүемне һәм кырым татар каләмдәшләрем әсәрләрен Казан шивәсенә тәрҗемәләвемне белгәч, ул миңа аеруча якынайды. мөһаҗирәттәге милләттәшләренең милли-мәдәни хәрәкәте хакында мәгълүмат бирде.
Т
һакан Төркиядә тамыр җибәргән нәселенең өченче буыны, аның ата-анасы инде шушында туып үскән, ул үзе 1958 елда Балыкесирдә дөньяга килгән. Инглиз телендә укыта торган мәктәптә белем алган, аннары Анкараның Хаҗитәпә университетында икътисад факультетын тәмамлаган. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә Украин ирекле университетында докторантура узарга керешкән, бераздан АКШка китеп, шунда җиде ел буе белемен күтәргән, кырым татар халкы тарихына багышлаган диссертациясен яклаган. Унлап гыйльми мәкалә. 1986 елда инглиз, төрек, кырым татар телләрендә «Кырым библиографиясе» китабын нәшер иткән. Ал ман. инглиз, урыс те гләреннән төрекчәгә һәм кырым татарчага байтак әсәрләр тәрҗемә кылган. Тикшеренүләрендә ул Рәсәй. СССР төрки халыкларын игътибар үзәгендә алган.
Мин фән юлына милләттәшегез Әкъдәс Нигъмәт Курат ярдәмендә килеп кердем, аның тәрбиясендә үстем, диде һакан Казан татарлары Төркиядә тарих гыйлемен алга җибәрүдә гомумән бик зур өлеш кертте, алар булмаса. ул һич тә бүгенге югарылыкка күтәрелә алмас иде. Чынлыкта нәкъ менә алар —И. Акчура. С. Максудый. 3. Вәлиди. Ә. Курат. Р Арат, X. Кошай. Г. Баттал. Ә. Тимерләр Төркиядә гуманитар фәннәр үсешен һәвәскәрлектән профессиональ нигезгә куйды. Төрекләр моны белештереп җиткерми яки белергә теләми бугай. Югарыда саналган зур галимнәр үзләренә әйбәт алмаш та әзерләде — мин үзем хәзер 3. Вәлиди улы. икътисад фәннәре докторы Сүбәдәй әфәнде кулы аелында эшлим. Аның бертуганы Исәнбикә ханым — этнограф, шулай ук фән докторы. Ә. Курат улы Йоләгтәкин — тарих профессоры, берара университет ректоры да булды. Г Исхакый кызы Сәгадәт ханымның профессор. С Максудый кызы Гадилә ханымның доцент, дипломат булуларын сез инде беләсез
Төркия һәм төрки халыклар тарихын тикшерүгә кырым татарларыннан фән докторлары Хәлил Иналчык. Илбәр Уртайлы һәм бүтәннәр дә өлеш кертә икән Фәннең бүтән тармакларында көч түгүчеләрдән, зур эшкуарлардан. Төркия хөкүмәте министрларыннан да кырымлыларны атап китәргә мөмкин. Тик безнең әңгәмә озакламый яңадан матбугат өлкәсенә әйләнеп кайтты.
Ватаныннан колак каккан халыкның язмышы аяныч, диде һакан —Ул ят мөхигтә үзен милләт буларак югалта. Төркиядә саннары күп исәпләнсә дә. кырымлылар чыгарган бердәнбер милли басма «Әмәл» генә. Аның дә теле хәзер ярым төрекчә. Җәмәгать башлангычында нәшер итәбез. Әзерли торган профессиональ редакциябез, тү- ләүле хезмәткәрләребез дә. гонорарыбыз да юк. һәммәбез. төп эшеннән бушагач кына, кулыннан килгәнчә катнаша.
«Әмәл» журналы 1930 елның гыйнварында Румыйниянең Базарчык (соңрак Болгариягә бирелгәч Добрич, Толбухин!) шәһәрендә Мөстә- җип Өлкссал тарафыннан нигезләнә, әүвәл аена ике. аннары бер мәртәбә чыгарыла Ул Добруҗа татарларының халык авыз иҗатын җыюга. әдәбиятын үстерүгә, милли аңын уятып, телен, гореф-гадәтләрен саклауга җитди өлеш кергә, байтак каләм ияләре тәрбияли. 1936 елдан алып ул Күстәнҗә шәһәрендә нәшер ителә. 1939 елгача гарәп, аннары латин әлифбасында басыла. Аны чыгаруда Гражданнар сугышы дәверендә Кырымнан качып китәргә мәҗбүр ителгән укымышлылар да. Румыйниядө яшәүче төрекләр дә катнаша Нимесләр СССРга каршы ачкан сугышка Румыйния дә тартылгач. «Әмәл» яшәүдән туктый Аның юлбашчылары Төркиягә китеп югалырга тырыша. Добруҗа ир-атлары исә нимесләрне якларга тиеш татар батальоннарына хезмәткә чакырыла
Сугыш Алмания һәм аның иярченнәре өчен күңелсез тәмамлана: Совет гаскәрләре Румыйниягә килеп керә НКВД СССРдагы милли тигезсезлекне фаш игкәләп торган «милләтчеләр» журналы «Әмәл»не кара исемлеккә теркәгән була, аның вакьпында эзен җуярга өлгермәгән
хезмәткәрләрен һәм даими авторларын тиз генә ятьмәсенә сөзеп ала да көнләшерлек җитезлек белән юкка чыгара!
Кырым татарларының мөһаҗирәттәге милли-мәдәни хәрәкәте алар күбрәк тупланган Төркиядә түгел. Добруҗада башлана, 1917 елда Бак- часарайда тегелгән күк төстәге милли байрак «Әмәл» журналының символы рәвешендә аның тышлыгын даими бизәп тора. Румыйниядәге оялары туздырылганнан соң Төркиягә кача алган Добруҗа татарлары монда кыска арада тормыш-көнкүрешләрен көйләүгә бөтен көчен бирә, әмма моңа ирешү шактый озакка сузыла. «Төрекчелек» йогынтысына бирелгән әүвәлге буын мөһаҗирләр исә милли идеаллардан инде ваз кичеп өлгергән була. Менә шуның аркасында «Әмәл» журналын яңадан тергезү бары 1960 елда гына эшкә аша. Ул әүвәл Анкарада, 1961—1982 елларда — Истанбулда. шуннан соң янә Төркия башкаласында басыла башлый. Хәзер «Әмәл» ике айга бер мәртәбә кырык сигез бит (аерым саннары — артыграк) күләмендә дөнья күрә. Мөхәррирләрнең берсе һа- кан Кырымлы булса, икенчесе — Зәфәр Каратай. Журналны әзерләү, бастыру һәм тарату эшендә утыз-кырык әдәбият сөюче катнаша, башлап йөрүчеләре бүген дә—Добружадан чыккан нәселләр.
Журналыбызның тиражы биш меңгә якын, - диде һакан. — Шуның биштән бер өлеше кырык ике чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә китә. Элекке елларда СССРга йөзәр данә җибәрә идек—Дәүләт иминлеге комитеты аларны кая олактырып баргандыр, белмибез. Без «Әмәл»дә халкыбызның ватаныннан сөрелүе, коточкыч геноцидка дучар ителүе, газаплар кичерүе турында гел язып тордык ич НКВД башкисәрләренең аңа җеннәре чыгуы табигый! Хәзер кырым татар милли хәрәкәте белән багландык, диаспора ватандагы хәлләр белән кызыксына, анда милли дәүләтчелегебез тергезелүен өмет итә. шуңа теләктәшлек белдерә.
«Әмәл» әдәби әсәрләр генә түгел, бүген дә милли сәясәткә баглы бик күп мәкаләләр, документларны баса. «Казан» журналы ябылгач, ул Идел-Урал татарлары хәлен, мәдәни үсешен дә яктыртып барырга тырыша. Шуңа күрә аны чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең дә алдырып укып баруын мин Алманиядә үз күзләрем белән күрдем. Аларның кайберләре бу эшне «Әмәл»не чыгаруга ярдәм булсын дип тә эшли иде.
— Казан татарлары — безнең иң якын кардәшләребез,— диде һакан.— Кырымда милли дәүләтчелегебезне тергезергә иң зур ярдәм күрсәтүчеләр дә—сез. Безгә карата эшләнгән гаделсезлекләрне матбугатыгызда фаш итеп торасыз, Кырымга кием-салым да җыеп җибәрәсез, яшьләрегез анда йортлар корырга да килде. Әдәбиятыбызны тәрҗемә итүгә, җыр-бию ансамблебезне җылы кабул итүегезгә рәхмәт — «Әмәл» укучыларына без бу хакта даими хәбәр биреп торабыз.
— Төркиядә бай кырым татарлары бардыр. Алар Кырымга матди ярдәм күрсәтергә әзерме соң?—дип сорадым мин һаканнан.
— Милли дәүләтчелегебез тергезелсә, анда капитал салырга, хәтта күчеп кайтырга теләүчеләр дә табылыр,— диде ул. — Чөнки кырым татар милләтен бары шунда гына саклап була. Ата-баба җирен күрәсе, шунда яшисе дә килә. Кан тарта!
Кырымда татар дәүләтчелеге тергезелсә, Төркиядән күпме кеше ватанына кайтып төпләнер иде икән?
Әйтүе кыен. Мөгаен, бик күп җыелмас, бәлки кырым татарларының йөздән берсе генә җөрьәт итәр,—диде һакан.—Монда бер тамыр җибәргәч, йорт-җир коргач, көнкүрешне көйләгәч, шуның һәммәсен ташлап китү кыен. Аннары Кырым бүген буш җир дә түгел ич әле? Без анда яшәүче бер милләткә дә. әгәр үзләре безгә тимәсә. дошманлык сакламыйбыз, тыныч хезмәттәшлек итәргә әзер. Әхлаксыз бер уч шовинист өчен бөтен халыкка үпкәләү егетлек булмас. Ләкин бер нәрсәне бик нык искәртәсебез килә: һәр халык үз тарихи ватанында яшәргә тиеш, аларны аннан көчләп аерырга берәүнең дә хакы юк!
Төркиядә аерым кырым татар авыллары да бар, Искешәһәрдә һәм шуның тирәсендә Кырым теле бүген дә яңгырый. Ләкин төрек чолганышында яшәү, төрек мәктәпләрендә уку үзенекен итә — милли үзенчәлекләр җуела бара СССРда кырым татарларының чагыштырмача әз өлеше — ярты миллионы гына яши, алар да бүтән халыклар арасына азчылык булып сибелгән. Шулай да Ташкентта Шамил Әләдин. Риза Фазыл. Черкез Али, Хәйдәр Госманнар чыгарган әдәби-нәфис «Йылдыз» журналы «Әмәл»дән күпкә кызыклырак. сәнгатьчә хасияте югарырак. Кырым татарларының Совет илендә җәһәннәм михнәтләре чигүен яхшы белгән һакан бу хакта ни уйлый?
— Советлар берлегендәге кырым татарлары ватаныннан аерылганга илле ел чамасы булса, Төркиядәгеләрнекен болай төгәл әйтеп булмый.— диде ул. 1783 елдан бирле дулкын-дулкын күчеп киткән алар, димәк, кайсылары инде ун буын дәвамында башка халык арасында яши «Иылдыз»ны бүген дә Кырымда ук язучы булып җитешкән яки алар тәрбияләгән каләм ияләре чыгара, һич югы балачагы тарихи ватанында, татар мөхитендә узган кешеләргә телне, мәдәниятне саклау, шуңа таянып үсү җиңелрәк Бу мин элегрәк әйткән хакыйкатьне тагын бер мәртәбә раслый: мөһаҗирлек теләсә кайсы милләт өчен үлем. Шуңа күрә «Әмәл» үз укучыларында Кырымга мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Ватаннан килгән хәбәрләрне беренче нәүбәттә баса.
Төркиядәге кырым татарлары «Әмәл вакыфы»н оештырган, ул мәм-ләкәтнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче милләттәшләрен җирле бүлекләренә тартып, аларга милли-мәдәни тәрбия бирергә тырыша. Бу эшне ул журнал аша да үткәрә, басманың чыгымнарын ла каплый. Мохтаҗларга булышу, сәләтле яшьләрне укытырга ярдәм итү, Кырымнан килүчеләрне каршылау һәм Төркия белән таныштыру ва- кыфиың мәшәкатьләре бик күп.
«Әмәл» журналының 200 ләп саны чыккан. Аның сәхифәләрендә казан татарлары, аларның күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләре, галимнәре хакында да мәкаләләр урын алган. Төньяк Кавказны. Урта Азияне һәм Әзәрбайҗанны да ят итми ул.
— Безгә Татарстанның «Казан утлары» яки бүтән журналлары белән тиңләшү кыен, диде һакан. Алар белән дуслашырга, хезмәттәшлек итәргә исә һәрвакыт әзербез Чит илләрдәге кырым татарларының да күренекле галимнәре, язучылары бар. еш кына алар «төрек» булып таныла. Үз милләтенә тугры калганнары да юк түгел тарих фәннәре докторлары. АКШта яшәүче Добружалы Гайшә Рүрлих. Кәмал Карпат, унлап романның авторы, хәзер Лондонда гомер итүче Чыңгыз Дагҗы- ларны укучыларыгызга таныту әйбәт булыр иде.
Коллоквиумда катнашкан торек галимнәре арасында Бәлкәнт уни-верситеты укытучылары шактый иде. Моның серен ачуны үтенгәч, һакан:
Төркиянең иң яхшы, иң куәтле уку йорты булгангадыр бу. диде. Инглиз телендә генә укытканлыктан, аның күпчелек мөгаллимнәре Көнбатыш илләрендә белемен күтәргән, андагы казанышлар белән яхшы таныш Күпчелек студентлар, анда укый башлаганчы, ике еллык әзерлек курсы уза Университетның техник җиһазлары Көнбатышныкы дәрәҗәсендә, тулай тораклары уңайлы, туклану сыйфатлы Шуңа күрә түләү дә югары һәр студент семестр саен дүрт мең доллар кертергә тиеш. Сәләтле, әмма мохтаҗ шәкертләргә төрле вакыфлар стипендия билгели. Кыйммәт дип тормыйлар, ун мең студент укый бездә!
һакан Торкиядә туып-үссә дә. күп кенә галимнәребезне, аларньщ хезмәтләрен белә, исемнәрен атый-атый. Г Гобәйдуллин, И Рәми, М Худяков китапларын. Идел-Уралдагы җәдитчелеккә, хатын-кыз хәрәкәтенә. милли хөррият көрәшенә, матбугатыбыз тарихына багышланган әсәрләр турында сораша, мине китап алмашырга өнди.
Сез аларны ничек укып бетерерсез соң? дидем мин елмаеп
— Хатыным Мәрьям дә тарихчы, университет укытучысы,—диде һакан.— Икәүләшеп тә өлгермәсәк, улыбыз Кырымгәрәй үсеп килә, безгә җибәргән алтын хәзинәгез әрәм булмас!
Без, «Измир—Истанбул—Мәскәү» рейсе белән очачак Совет вәкилләре, коллоквиум тәмамлангач та, тагын ике көн Ялыкавакта яшәдек. Ресторанның диңгез ярына чыгып торган ачык әйванында безне элеккечә үк әйбәт сыйладылар, тау башындагы экзотик «Монакус клубы»,—соңгы төнне’ без шунда кундык,— затлы һәм уңайлы, текә аллеяларының һәр тарафындагы гөлчәчәкләр, кызыл миләш төсле җиләк сарган купшы куаклар, исемнәрен без белеп бетермәгән гөлләр һәм агачлар элеккечә үк хуш ис тарата һәм күзләрне иркәли, Эгей диңгезенең зәңгәр дулкыннары да, «Монакус» идарәсенең түбәсендәге махсус җылырак су тутырылган ачык бассейны да безне үз кочагына алырга әзер иде. Әмма безгә тулы комфорт өчен барыбер нидер җитмәде. Аннары аңладык: җитди сорауларыбызга да, «Бу нәрсә?» «Теге ник алай?» шикелле балаларча ап- тыратуларыбызга да тыныч кына җавап бирүче, ипләп аңлатучы һакан- нан, кечелекле ягымлы терәгебездән аерылганбыз икән. Ул икенче төркем галимнәребезне Төркия-Совет чиге буена илтеп куячак автобуска утырып, Анкарасына китеп барган иде.
ЯЛЫКАВАК — БОДРУМ
. .'Т’ерек һава юллары» самолетының Мәскәүгә атнасына бер генә £ мәртәбә очуы коллоквиумда катнашучы Совет галимнәренең яртысы өчен үзе бер куаныч булды. Батуми турысындагы Совет-Төркия чигенә Кавказ һәм Урта Азия вәкилләре автобуста китеп баргач, без, «Сәрәмәй» отелендәгеләр, коллоквиумның төп йорты булган «Монакус клубы» биләмәләренә күчендек. Махсус өстәмә программа буенча, без монда бер тәүлек ял итәргә, иртәгесен төштән сон гына автобус белән Измиргә китәргә, анда шәһәрне тамаша кылырга, «Марла» отелендә кич кунарга һәм егерме икенче сентябрь таңында гына Истанбулга, аннан Мәскәүгә очарга тиеш идек.
Рәсми ыгы-зыгылар басылгач, без, билгеле, әүвәл иркенләп кызынырга һәм су коенырга булдык. Көне эссе түгел, бераз җиле дә бар, әмма суы җып-җылы. Тозлы, шуңа күрә, суларлык дәрәҗәдә генә борыныңны калкытып чалкан ятсаң, бернинди хәрәкәт ясамасаң да, батмыйсың: диңгез үзе күтәрә. Тәнгә мондый ванна да бик кирәк, имеш, суда эрегән төрле-төрле мәгъдән-минералларның шифасы тиячәк. 1990 елның август аенда Латвиягә, язучыларның Юрмаладагы иҗат йортына баргач, ай буена өч тапкыр коендым микән? Балтыйк буеның иң җылы аенда да су унсигез градуслар чамасында гына, җитмәсә, пычранган, кермәвең хәерлерәк», дип кисәттеләр. Ә монда — көненә өч мәртәбә диңгез ваннасы: йөз, чум, хыялланып изрәп ят. Тирә-ягыңда—зөбәрҗәт Ялыкавак култыгы, фирүзә күк, кул сузымында — мәҗнүн таллар, горур сәлвиләр, хуш исле гөлчәчәкләр, акчарлактай ак виллалар, «Монакус клубы» биләмәләренең бөркет оялары. Төрек халкы шушында куәтле мәмләкәт төзеп, күршеләренә юмарт кунакчыллык күрсәтер дәрәҗәгә ирешмәсә, табигатьнең мондый хозур почамагында без кайчан болай иркәләнеп ял итә алыр идек икән? Чөнки чит ил туристлары шикеле үз кесәбездән көненә фәлән доллар — Совет акчасына күчергәндә, астрономик сумма түләп торуны башка сыйдыру да мөмкин түгел иде.
Артык киң булмаган Ялыкавак култыгы, елга тамагы шикелле тараеп, материкка ике-өч чакырым гына кереп тора. Ялыкавак авылы шуның дугасы сыртына — көнчыгыш һәм көньяк ярына, тау итәгенә урнашкан. Ул, итәкне тарсынып, тау башына да үрмәләгән. Без авылны төнлә узып китсәк тә, әле махсус барып карарга өлгермәгән идек. Диңгез ваннасыннан соң казандылар җәяүләп шунда киттек.
Яш ырлар монда җәен гомумән яумаганлыктан, тау башлары гына түгел, итәге дә шәрә дип әйтерлек. Сугарылган бакчаларда гына чәчәкләр, яшеллек күренә. Коры, җылы һавалы көньякта йорт диварларының юка булуы табигый. Чүлмәк түбәләре җәлпәк, кайсысының түшәме- түбәсе бер бетоннан. Төркиядә җир муллыгы,— Европада мәйданы буенча. Советлар берлегеннән кала, беренче урында,— Ялыкавакта да сизелә: хәтта, матур диңгез буйларында да файдаланырлык җирләр буш ята әле. Бәлки, бу төче су. дым җитмәүгә бәйледер, бәлки. Анадулы киңлекләрендәге сүлпән игенче, терлекче хәятеннән соң диңгез буендагы ыгы-зыгылырак тормышка ияләнү кыендыр Хуҗалыкны бүтән нигезгә күчереп көйләргә сәрмая (капитал) да кирәк ич әле!
Ялыкавак шәһәр сыманрак авыл, үзәк урамнары асфальтланган, кунакханәләр, кибетләр күп. Култыкка караган бер яклы урамы аеруча ямьле -аның икенче ягын ярга бәйләп куелган шхуна, баркас, яхта, катер, көймәләр тәшкил итә. Яр буена пальмалар, мәҗнүн таллар, гөлчәчәкләр матурлык өстәп тора. Кипарислар, чыршы кебек ылыслы агачлар да үсә.
Кайбер кибетләрнең бер ишеге диңгез култыгына, икенчесе янәшә урамга карап юра. Без шуларның киң. биек тәрәзәлесенә килеп кердек. Сатучысы унбер-унике яшьлек малай. Идәннән түшәмгә чаклы кондитер ризыклары, эчемлекләр белән тулы шүрлекләр, һәр әйбер матур итеп төрелгән, ялык-йолык килеп тора Шунда ук кайбер көнкүреш товарлары, табак-савытлар да куелган Сатучы бала күзебезгә багып «Ни аласыз, әфәндем?» дип хезмәт күрсәтергә әзер тора, карарга гына керүебезне искәрткәч тә, кәефен төшерми, кызыксынып сораган әйбер- ләребезнең бәясен, ничек, кайчан кулланылуын төшендерә. Алучылар күп керми. Көнбатыш илгизәрләре диңгез буенда яратып ял итә торган эссе көннәр артта калып бара. Ә малай тырыша, безне кызыктырырлык, ымсындырырлык нәрсә габарга талпына, конфет, печенье, уенчык карашыбыз тукталган һәр нәрсәне секунды белән кулыбызга тоттырырга тырыша. Аның шулкадәр өтәләнеп, күзләрен мөлдерәтеп бер артыбызга, биш алдыбызга төшүеннән уңайсызланып, бер-беребезне нидер алырга кысташа башлыйбыз.
Теге елларда килсәк, без, мөгаен: «Капитализм балаларны да кызганмый, кавырсыны катмас борын җелеген суыра башлый, фәлән-төгән», дип кайтып сөйләгән, язган булыр идек Бүген алай икейөзлеләнүнең мәҗбүрияте юк. Үз илемдәге һәр нәрсәдән кимчелек табарга, чит илнең һәр ялтыравыгын аһ-уһ килеп мактарга һәвәслегемнән түгел. Мин Казаныбызда Кутузов урамындагы кибеттә кырык-илле яшьлек ирләрнең бушаган сөт бидоннарын ничек итеп машинага төягәннәрен күзәтеп тордым: шундый итеп тондыралар гимер булып тимер мондый мөгамәләдән соң атна эчендә ямьшәеп, ай эчендә тишелеп бетә торгандыр Ә бу малай, үсеп җиткәч, андый ипсез, андый да белдергеч эшче булмас. Мәскәү газигләре күптән түгел Советлар Берлегендә җинаяте өчен хөкемгә тартылучыларның фәлән дистә миллионга җитүен хәбәр иткән иде. Төгәл саны хәтеремдә калмаган, әмма ул исәп буенча, һәр дүртенче яки бишенче кешенең гөнаһлы булганлыгы чамалама иде. Олылар арасында. Андый илдә зуп-зур кибетне, әлбәттә инде, унбер яшьлек малайга тапшырып калдыру хәтәр.
Үсмер официантны, эше кими төшкәч, туктатып
- Энем, син мәктәпне ташладыңмыни? дип сораган идем мин Юк. укыйм, диде ул. Укудан соң киләм монда.
Гаиләгез ишлеме әллә?
Юк. Мин монда акча да казанам, чит телләр дә өйрәнәм
Истанбулдагы дусларымның хатта: «Төркиядә чит тел белү үзе бер университет юмамлауга тиң», дип язулары исемә төште. Чит телне исә туристлар күп кайнаган отель, рестораннарда өйрәнү, мөгаен, ансатрактыр шул!
Хуҗалык товарлары, азык-төлек, бизәнү әйберләре кибетләренә керәбез Аларнын хуҗалары инде тәҗрибәлерәк: кыяфәтеңә бер күз салу белән, синең хуш күңелле сәйран чигүче яки потенциаль сатып алучы икәнлегеңне бик тиз чамалый, шуңа бәйле рәвештә күңелеңне күрә. Төрекчә камил сөйләшмәвебезне сизүгә, кайдан килүебезне сораша башлыйлар:
Тормышлар сездә яхшымы? Мөселманнар күпме?
Советлар Берлегендә дә төрекчә сөйләшәләрме?
Кибеттән буш кул озатасы килмәгәннәре морҗадан төтенен ничек чыгарырга кирәклекне чамалап, ягымлы елмаялар да:
Без дә — татар,— диләр.— Ата-бабадан татар каны килә, кардәш-ләребез икәнсез, хуш килдегез, яхшы булды!
Урамнан бу тамашага кәефләнеп, гөр-гөр сөйләшеп барганда, ерактан ук безгә колак салып якынлашкан, спортчыга охшаган җиңел хәрәкәтле. йомры гәүдәле, кечтеки мыеклы бер ир:
Әллә сез татармы? — дип үзе сүз кушты. — Мин дә — татар.
Бусы инде хәйләкәр кибетче түгел иде, шуңа күрә җанланып урап алдык үзен.
- Әтием Румыйниянең Күстәнҗә шәһәреннән күчеп килгән, әнием- азәрбайҗан,— диде ул.— Фамилиям — Узар, төрекләрдә андый исем юк. Хатыным да, җиде яшьлек улым да—татар! Азуман белән Илкәр.
Без аның шундый эчкерсез, ягымлы булуына сокланып карап торганда. яңа танышыбыз Исмәгыйль барыбызны да янәшәдәге кафеның урамга чыгарып тезелгән өстәлләре янына чакырды һәм чатыр астына утыртып. чәй эчәргә тәкъдим итте. Тугыз-ун яшьлек официант малай минуты белән нечкә билле касәләрен күтәреп килеп тә җитте. Керт-керт шикәр тешләп чәй эчә-эчә. милләттәшебез Узар белән танышуыбызны дәвам иттек. Ялыкавакка Советлар Берлегеннән казан татарлары беренче килүе идеме, кафе хуҗасы да. күршедәге кибетләрнең ияләре дә ачык ишекләреннән кызыксынып безне күзәтте. Исмәгыйль әфәнде, безнең кемлекне ачыклагач, үзенең дә иҗат кешесе, заманында Истанбулның махсус сурәт мәктәбендә укыганлыгын әйтте һәм аяк өсте торган килеш, куен дәфтәремә үзенең рәсемен дә ясап куйды. Сүзләре рас икән, бер-ике сызык белән сурәтләде дә бирде үзен! Гәпләребез тагын да җанланарак төште, үтенечем буенча, Исмәгыйль Узар хәзер инде кәгазьгә мине төшерә башлады. Гомер тартмасам да, сигарет та каптырып куйды. Өстәлебезгә чәйнең янә дә кайнаррагы килде. Профессор Мирфатыйх абый көлеп:
— Әйди монда да татарларын эзләп тапты бит әй,— диде.— Чыгачак китабына сурәтләре дә әзер!
Ә Узар әфәнде үзе рәсем ясый, үзе сөйли:
— Сурәтче булырга туры килмәде инде, илгизәрләргә хезмәт күрсәтүче гид мин. Татарстан матурмы соң? Казан зур шәһәрме? Аһ шул та гар мәркәзен бер барып күрергә!
Без дә аңа байтак сораулар бирдек.
- Добружадан, Кырымнан күчеп килүчеләр Төркиядә бик күп,— диде ул.— Әмма монда, Ялыкавакта, безнең гаилә генә. Тормышны көйләдек инде. Татар — башлы, эшчән ич ул. кайда да югалмый.—Ул бу сүзләрен безгә колак салып торган унлап төрек алдында әйтте. Яшермичә. кыланмыйча, үз-үзенә нык ышанган төстә, горур рәвештә. Аның белән иркенләбрәк сөйләшеп утырасы килгәнлектән:
Кичен «Мрнакус клубы»на килегез әле! — дип чакырдык.
Кызганыч* ки, әфәнделәр, бүген мин төштән соң эшлим, хәзер Бодрумга юлга чыгачакмын. Иртәгә булса менә..
Иртәгә без дә китәбез шул инде.
Ул ясаган автопортреты өстенә адресын язып:
— Алайса мәктүпләшеп торыйк. Татарлар бер-беребезне җуймыйк! диде.
Бу очрашудан соң Ялыкавак тагын да үзрәк. якынрак булып хәтердә калды.
Хуҗалар безне микроавтобуста Бодрумга да алып барды. Унсигез чакрымда дисәләр дә, урау юлдан ул шактый ераграк иде, ахры Туры юл юк, Ялыкавак шикелле, Бодрум да, шул исемдәге култык ярында, таулар урап алган казанлыкта утыра. Култык тыныч булганга, йортлар тәбәнәк, сөзәк яр өстендәге тауга <әмам терәлеп утыра Диңгез өслегеннән бер метр югарылыгында! Яр кырыенда буш урын юк диярлек — ачык һавадагы кафе, ресторан өстәлләре төзелеп киткән. Култык эченә салынган басмалар >ирәсенә, туплаудагы көтү шикелле, эреле-ваклы көймәләр, яхталар якорь салган. Диңгездән караганда, Бодрум бик матур: ике-өч катлы ап-ак ташпулатлары, сәлвиләре һәм пальмалары белән ул пакь, көләч йөзле, җыйнак курорт шәһәре тәэсирен калдыра. Яшеллек әзрәк.
Бодрум шәһәре.
билгеле, йортлар тыгыз урнашкан, алар инде монда да тау башына үрмәләп менеп бара, арада дүрт-биш катлылары да күренә Соңгы вакытта Төркиядә гуризмны үстерүгә игътибар бермә-бер арту монда бигрәк тә ачык сизелә: Бодрум кырыендагы тау битләрендә шактый биеклектә ашыгыч төстә ил1 изәрләр өчен махсус шәһәрчекләр карлыгач оялары корыла. Аларның гирә-ягы - тирән тарлавык, биек тау кашы, кыргый урман. Хәзер, әле төзелеш тәмамланмаган дәвердә, ул саргылт таш куышлар һич тә күңелне тартмый. Әмма «Монакус клубы» мисалында беләбез: гиздән алар сыланачак, күз явын алырлык итеп акшарланачак, матур һәм уңайлы итеп җиһазланачак, электр, кайнар су белән тәэмин ителәчәк, үзара уңайлы аллеяләр белән тоташтырылачак. Таш кантарларыннан тазартылган түтәлләрдә, аллея кырыйларында гөлчәчәкләр, бүтән ямьле куаклар тамыр җибәрәчәк, диңгез буена әйбәт асфальт юл сузылачак. Мондагы гәрөзәлөрдән, балкон һәм лоджиялар- дан бөтен шәһәр һәм диңгез култыгы уч төбендәгедәй күренеп торачак! Диңгез дымы сеңгән саф тау һавасының сәламәтлеккә нинди шифалы икәнлеген инде сөйләп, язып iорырга да кирәкмидер Килегез монда Көнбатыш Европаның гигант фабрикаларында машина дөбердәүләреннән. конвейер ыгы-зыгыларыннан ялыккан эшчеләр һәм хезмәткәрләр - ел буе җыйналган сырхауларыгыздан, йончуларыгыздан арынырсыз'
һәм киләләр. 1990 елда аларның саны 4,6 миллионга җиткән, Төркия казнасына биргән керемнәре 2,6 миллиард доллардан ашкан. Төрки- ялеләр исә чит илләргә 2.4 миллион кеше барган. 440 миллион доллар тотып кайткан. (Бу саннар 1993 елда 3,2 миллион һәм 950 миллион күләмендә булды). Бу кунакка йөрешүдән Төркия казнасы 2.16 миллиард доллар откан. Якын киләчәктә үк ул санның икеләтә-өчләтә артасына шикләнмәскә мөмкин, чөнки туризмга салынган сәрмая үзен бик тиз аклый, шунлыктан дәүләт бу тармакны үстерүгә акчасын кызганмый. Шуның белән бергә, ул күп кенә кешеләргә эш урыны бирә, илдә җитештерелә торган артык ризыкны һәм кайбер бүтән малларны еракларга илтеп сату мәшәкатеннән коткара, шул чактагы югалтуларны киметә. Илнең җылы диңгезләр кочагына урнашкан булуы, уңайлы һәм матур култыкларга, тарихи һәйкәлләргә байлыгы Төркияне халыкара туризм мәркәзенә әверелдерү өчен бик зур мөмкинлекләр ача. Кечкенә Болгар- стан (халкы 8,5 миллион) тугыз миллион. Мажарстан (халкы ун миллион) — унсигез миллион. Греция. Испанияләр тагын да күбрәк илгизәр китереп, шулар исәбенә баеп ятканда, Төркиянең язмыш бүләк иткән мөмкинлекләрдән файдаланмавы үзе бер акылсызлык һәм җебегәнлек иде. Премьер-министр, соңрак президент булып сайланган Тургут Үзал моны бик тиз аңлап ала һәм туризмга йөз белән борыла. Шушы тармакка көч-куәтен салырга теләгән эшкуарларга кредитлар бирү, дәүләт хисабына юллар салу кадрлар әзерләү, туризм сәнәгате таләп иткән инфраструктураны булдыру сәясәтен үткәрә башлый. Нәтиҗәсе күз алдында: Бодрумда гына түгел, бүтән җирләрдә дә диңгез буйларында һәм тау араларында туристик комплекслар яңгырдан соң шытып чыккан гөмбәләр кебек үсә. Шуның аркасында Төркия 1994 елда 8 миллион чит ил туристы килүен һәм алардан 4.7 миллиард доллар керем туплануын көтә.
Казанның «Турист» кунакханәсе төзелешендә унбиш еллап эшсез торган күтәрү краны җил-яңгырдан, кар-бураннан тутыгып, череп бетә бугай инде, тик бинаның каркаслары әле һаман үзенә «ит» кундыра алмый. Ә монда кран-фәлән дә күренми, ләкин шәһәрчекләр тиз салына. Донбасс һәм Кузбасс шахталарында. Түбән Тагил. Магнитогорск, Түбән Кама комбинатларында тузан, корым, агулы газлар эчендә акча көрәргә киткән, әмма тапканнары көндәлек ризыктан артмаган милләттәшләребезне дә ел саен шушында ял иттереп, гомерләрен озайтасы иде. Тик кая инде ул безгә!
Төркиягә килгән чит ил туристы 1993 елда җан башына уртача 640 доллар тотканда, башка мәмләкәтләргә барган төрекләр акчаны шактый азрак сарыф итә. Моның сере, әлбәтгә, чит ил туристларының баерак булуында. Хезмәт күрсәтү, ял иттерү культурасы, сыйфаты күтәрелгән саен аларның тагын да юмартрак акча туздырачагы, «типтерәчәге» билгеле— Төркия эшкуарлары баю гыйлемен әле яңарак үзләштереп килә. Шул ук вакытта төрек илгизәрләренең тыйнаклыгын, бәрәкәтлелеген алар арасында Германиядә һәм бүтән Көнбагыш илләрендә эшләүче ирләре, аталары янына кунакка баручы гаилә әгъзалары күплеге белән дә аңлатырга кирәк Чыгымны шунда эшләүчеләр тота. Төркия дәүләт статистикасы аны исәпләп бетерә алмый.
Бодрумның култык эченә кереп торган биек борынында урта гасырларда салынган калын диварлы, мәһабәт манаралы ныгытмасын, җыйнак мәчетләрен, матур гына җәмәгать биналарын тасвирлау мөмкинлегем юк — безне автовокзалга алып килделәр дә шәһәрне тамаша кылырга бер сәгать вакыт бирделәр. Мыек үстерергә дә өлгермәгән япь-яшь гидыбыз әле үз һөнәрен үзләштереп җитмәгән, безне Бодрум шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырырга әле әзер түгел иде. Хәер, кесәбездә «Пени форум» журналы басылачак докладларыбыз өчен алдан түләп куйган илле доллар гонорар әтәч булып кычкырып тынычлыгыбызны алганда, кая инде ул музей яки мәчет тамаша кылырга ашкыну! 62
Измирдә кибетләрдә йөрергә форсат тиярме — белгән юк. ә монда автовокзал кырыеннан ук сәүдә урамы башлана. Ни генә юк анда! Казанда тилмереп эзләгән кием-салым дисенме, тукыма, келәм, йорт-җир җиһазлары дисеңме һәммәсе өем-өем, төрле сортын, фасонын сайла да ал. Тик валютаң илле генә доллар. Кибетләр тезелеп киткән бер урамнан икенчесенә борылып керәбез, банк витриналарына язылган, көн саен үзгәреп торган чит ил акчалары кыйммәтенә игътибар итәбез — бүген (X. 1991) бер доллар 4700 төрек лирына тигез икән. Төркиядә инфляция шактый көчле, ләкин президент Тургут Үзал моңа борчылмый, үсеп килә торган илдә моны котылгысыз хәл, дип саный. Аның каравы, бүген төрек лирасы халыкара әйләнештә йөри, аны маркага яки долларга алыштырырга мөмкин. Кибетләрдә чит ил акчасын һичбер тоткарлыксыз кабул итәләр — сатучы малайларга кадәр микрокомпьютерларда халыкара әйләнештәге фәлән акчаның ничә төрек лирасына бәрабәрлеген берничә секундта исәпләп чыгара. Бичара Совет-Рәсәй сумнарына гына сан юк!
Инфляция дәвам итә, әмма Төркия экономикасының дөрес юнәлештә үсүен күрсәткән товар муллыгы, аның хәрәкәттә булуы һәм иртәме- соңмы лирасының тотрыклылыгына китерәчәге чамалана.
Безнең дә дөнья җиткән икән: Мәдинә көмеш беләзек. Ринат Яңа Гвинея папуасларын да кызыктырырлык чәчәкле шорт ала. бары Разил белән Мирфатыйх абый гына күн куртка, туннар киеп карап әварә киләләр. Әллә соң боларның запас валюталары да бармы? Безнең халыкны кем белеп бетерә, барыбыз да бер төрле генә түгел ич!
Сәгатьләргә карасак, кайту вакыты да җиткән, без кермәгән кибетләр исә — хисапсыз әле. Матур биналарга, әфлисун, банан, лимон, өрек, армут һәм бүтән җимешләр, яшелчәләр өелеп торган киштәләргә, өстәлләргә күз салырга да вакыг юк, хәер, аларның монда чагыштырмача арзан һәм бик күп икәнлеген без болай да беләбез. Монда инде төрекләр белән «кунышырга»—сөйләшергә дә форсат тими Күңелгә ошаулы (арзанлы!) әйбер алырга өлгермәвебезгә дә артык кайгырмыйбыз - алда безне тагын да баерак Измир көтә. Тәҗрибәсез илгизәрләрне кисәтергә телим: Бодрум шикелле туристлар оясында долларларыгызны (әгәр булса!), эчкәре кесәләрегездә сакларга тырышыгыз, угрылар хәвефеннән түгел, сатучыларның тәмле теленнән Мондый җирдә әйбер, гадәттә, шактый кыйммәтрәк, бай илгизәрләргә исәпләнгән була!
ИЗМИР. «МАРЛА» ОТЕЛЕ
герме беренче сентябрьдә төштән соң без «Монакус клубы» илгизәрләр лагере белән саубуллаштык Ялыкавак култыгының көньягындагы калку түбәгә урнашкан шәһәрчектә гөлләр шау чәчәктә, ике катлы ак виллаларны чолгап алган, ботакларын сары мәрҗән — миләштәй җиләк сарган биек агачларда кошлар сайраша. Көне кояшлы, җылы, күге зәп-зәңгәр Аллеяның уртасына таш шакмаклар түшәлгән, сулъягындагы асфальт тротуар аска баскыч-баскыч төшә Профессор Зәкиевнс җитмешен ваклаган карт дип әйтерлек тә түгел - портфелен җиңел генә күтәреп, егетләрчә атлый. Таудан түбән булса да. йөге авырлыктан, арабызда иң яшь Разил сыгылган - ул монда үзенә дә, республикабыз милли китапханәсенә дә төрек китапларын күп җыйганлыктан. чемодан да, сумкасы да шыгрым Мәдинә ханым, киресенчә, килгәндәгегә караганда җиңеләя төшкән: Казаннан алган «Шәфкать» романын һәм бүтән китапларын бүләк итеп бетергән кайсын булачак тәрҗемәчеләренә, кайсын галимнәргә. Аның бер әсәрен Истанбулда быел җәен Казанга да килеп киткән язучы Сөвенеч Чокым. әллә тагын бүтән берәү ашыга-ашыга төрекчәгә тәрҗемә итеп яга. диләр. Көмеш беләзеге исә беләктә авырлыгы сизелми Шундый ук брошка һәм алкаларны
Е
монда танышкан бер галимәсе бүләк иткәнлектән, бизәнгечләре хәзер тум-тулы. Ул, гадәттәгечә, шат күңелле, сөйләшергә комар.
— Мин бәхетле,—ди ул рәхәтләнеп, көр тавыш белән. Нинди җирләрдә кемнәр белән ял иттем бит, егетләр! Берегездән-берегез укымышлырак, талантлырак, тәрбиялерәк...
Сүзләре — колакка бал, әмма хәйләсез түгел, Мәдинә ханым җилне кайсы яктан истерү үзенә файдалырак буласын беркайчан да онытмый. Тик карт чыпчык Мирфатыйх абыйны алдап кара! Ул кинаяле елмаеп, ял сүзенә юри басым ясап, йомшак кына:
— Синең ял бигрәк тә хозур булды бугай шул,— дип җөпли.— Кавалерларың да хәтәр иде — төрле милләттән, төрле мәмләкәттән.
Коллоквиумның спонсорларына күрсәтер өчен кирәк булганмы, про-граммада Мәдинәбезнең исеме «профессор Маликова» дип басылган иде. Киң күңелле илдәшебез моңа да үпкәләмәде, «үзләре язганнар ич!» дип чырык-чырык көлде генә. Язучыларны доцентка, профессорга бүлү гадәте юк. бәлки ул чыннан да шушы дәрәҗәле исемгә лаектыр? Профессор гомере буена ике-өч китап чыгарганда. Мәдинәнең роман, повесть, хикәя, пьесалары һәм мәкаләләре егермеләп китапка тупланган, әле дөнья күрмәгәннәре күпме! Терелеге, чаялыгы аркасында, ул докладын «Мә- скәү-Истанбул» очкычында ук янәшәсенә утырган юлдашыннан тәрҗемә иттерергә өлгерде, шунлыктан, язмасын Ялыкавакта төрекчәләштереп маташканнарга караганда, аның вакыты мондагы галим-голәмә белән танышырга да, аралашырга да иркенрәк булды.
Үзләре әйткәнчә, танышлары һәм туганнары белән күрешергә телә-гәнгәме, әллә илдән алып килгән доллар, фунт стерлингларына иркенләп әйбер җыю ихтыяҗыннанмы, Ринат Мөхәммәдиев белән Рафаил Мәсә- гутов Измиргә алданрак киткәннәр иде. Гариф Ахунов әйтмешли, «күп милләтле татар халкы»н белмәссең, берсе —күрше җөмһүрият парламенты депутаты, валютаны шуннан да савадыр, икенчесе — халыкара мәшһүр сурәтче, иҗат җимешләрен чит ил туристларына марка, долларга да сата ала—әйбәт картина кем алдында да бәясен югалтмый.
Зәңгәр күзле, җирән чәчле, озын буйлы, таза гәүдәле, күп нәрсәдән хәбәрдар, әмма гыйльми җыйналышта чытыш ясарга һич тә ашкынмаган сурәтче Рафаилның бу колоквиумга нигә һәм ничек килүе миңа гомумән табышмак булып калды. Сәяхәтенең күбрәк өлешен яр буенда кызынып, Эгей диңгезе дулкыннарында иркәләнеп-назланып уздыруы сәламәтлеккә файдалы иде. билгеле, ләкин Киев егетенә кояшлы Кырым кул сузымы гына җирдә’ ләбаса.
Калган вәкилләр барыбыз да бер микроавтобуска сыйдык: Эстония, Литва, Украина, Мәскәү белән урысча сиптерәбез, әмма Казагыстан егете Самат татарча гәп корып рәхәтләнә. Күңелен борчыган фикерләрен коллоквиумда бәян иТсә дә, ул әле һаман тынычланмаган иде.
Тирән ермак яры буйлап өскә, калкулыкка күтәреләбез. Юл бормалы, «дулмыш»ыбыз әле тарлавыктан, әле киңәеп киткән үзәнлек буйлап чаба. Үзәнлектә ялгыз утарлар да күренеп кала. Йомры ташларны биләмә кырыена җыеп, өеп, койма койганнар. Өйләре, абзар-куралары да шул ташлардан корылган. Үләннәр көйгән, берән-сәрән утлап йөрүче ишәкләр, кәҗә-сарыклар күзгә чалына, уйдык-уйдык агачлыклар үзәнлекләргә тансык ямь биреп тора. Өйләр тирәсендә кое буралары абай- лана. Бетонланган таштан, әлбәттә. Әгәр монда яңгыр җитәрлек яуса, котырып үлән, бакчалар үсәр иде — җылы, якты шулкадәр мул! Юк шул, дым җитми, шунлыктан, эшкәртелгән җирләр кишәрлек-кишәрлек кенә. Әмма бензин колонкасы станцияләре тулы тәртиптә Куаклар, гөлчәчәкләр дә утыртылган монда, тамак ялгарга, сусын кандырырга ашханәсе, нәни кибете дә эшләп тора. Көнен дә, төнен дә!
Бодрумда без зур Измир автобусына күчеп утырдык. Бодрум казан-лыгыннан киң калкулыкка күтәрелгәч, иркен, тигез кырлар башлана. Сугарыла торганнары да бар, алар сөрелгән, хәзер ял итә. Агачлар
саргая башлаган, кырларда да сары төс, аксыл коңгырт, аксыл-кызгылт төсләр мул. Ара-тирә коры елгалар очрый —алар көзге яңгырларны, кышкы явымнарны зарыгып көтә. Диңгез күренмәсме дип, сул тарафка күз тегеп барабыз, әмма күгелҗем үрләр, зәйтүн урманнары гына күзгә ташлана ярдан шактый ераклашканбыз шикелле.
Ярты юлга җиткәч, бензин колонкасы станциясенә килеп туктадык. Ягулык салдырырга түгел, юлаучыларны ял иттерергә икән. Дәррәү җир!Ә коелдык, буыннарны яза-яза. гаҗәпсенеп гирә-якка карыйбыз — ни бензин-керосин, ни мазут-май исе килми. Асфальтланган мәйдан кырыйларында гөлчәчәкләр, бүтән куаклар күзне иркәли, сәлвиләр, пальмалар сафы яшел дивар булып өскә күтәрелгән Каршыбызда исә зур пыяла тәрәзәләрен балкытып, көлеп торган ашханә Аның киң вә озын ачык әйванында юлаучылар чәйләп, «төтен» эчеп утыра. Автобуслардан коелган пассажирлар арасында тәнен мөмкин кадәр иреккә чыгарырга тырышкан көнбатыш хатын-кызлары да. баштанаяк киемгә төренгән, йөзе генә күренеп юрган шәрекъ гүзәлләре дә бар. Шагыйребез Рәдиф Гаташ янәшәбездә булса, мөгаен, аларга бер-ике ягымлы сүз әйтер, аннары: «Син бит. җаным. Измирская!» дип шигырь багышлар иде. Разил исә сәләтен бик бәрәкәтле сарыф итә елына йә бер-ике җыр. йә бер пьеса гына яза. милли сәнгатебез тарихына кереп калыр өчен шул да җитә, дип хисаплый. Шунлыктан без яг туташ- ханымнарта ерактан карап кына эчкә уздык, кулларны юып килдек. Билләһи, бер тамчы да алдамыйм, көненә меңләгән кеше керсә дә. бәдрәфләре, юынгыч бүлмәләре газа-пакь, сабын-сөлгеләргә кадәр куелган. Иркен, якты. Мин инде «Казан-Чаллы» юлы «уңайлыкларын» искә алырга теләмим, оят! Хәер, жәен ярый, сервиз табигать кочагында... Бушлай!
Ә ашханә залы, әлбәттә, тагын да хозуррак Өстәл-урындыклары гади, җиңел, уңайлы. Сыйлары ресторан ризыгы. Безне озата баручы яшүсмер тиз генә заказ бирде официант минуты белән салат, шулпа, гөлаш, эчемлекләр китерә башлады. Егерме минут эчендә без инде тукланырга да өлгергән идек, ашханәдән чыккач, төрек туңдырмасын да авыз иттек. Кара, бу фирма вәКиле бушка гына йөрми икән ләбаса, кунакларын сыйлап маташа!
Без ашханәдә хушланган арада станциянең елгыр малайлары авто-бусыбызны сабынлап юган — ул ялт итеп балкып юра иде. Әйе. Көнбагыш Европа белән аралашу, алар тәҗрибәсен ойрәнү бер дә әрәмгә китмәгән сервиз, хезмәт күрсәтү шулар дәрәҗәсенә күтәрелгән икән монда Бу юл халык тыгыз урнашкан Урта (төрекләр аны «Ак» диләр) һәм Эгей диңгезләре буен Измир белән тоташтырганлыктан, зур-зур автобуслар да, җиңел машиналар да агылып кына торганлыктан, авто- станциядә күңелле җанлылык. Әмма беркайда да күңел кайтаргыч озын чират юк. Чират социализм казанышы икәнлеген мин. әлбәттә, беренче ачкан кеше түгел.
Йок һәм юлаучы ташуда Торкиядә төп урынны автотранспорт тотуын алдарак язган идем инде Ишәк җиккән бер күчәрле арбалар хәзер ярдәмче рольне генә үти. дөяләр Анадулының чүл-дала төбәкләрендә генә калып бара.
Измиргә без кичке бишләрдә килеп җиттек. Көньяктан якынлашканда ул бик үк шәп тәэсир калдырмый, билгеле. Үзәнле-таулы җиргә урнашкан икән, бигрәк тә үргә салыш ан йортларның күпчелеге бер катлы Әмма зур сәнәгать учаклары фабрикалары бар шәһәргә аяк басуың сизелеп тора Әллә ничә төрле югарылыкта берсе икенчесен кичеп үткән күперле юллар, алардан йөгергән йөзләрчә, меңнәрчә машиналар кырмыска оясын хәтерләтә Яшеллек әз. чүп-чар җитәрлек Ләкин үзәккә якынлашкан саен урамнар матурая, йортлар биегәя бара Аннары пөхтә, сөйкемле бульварлар башланды Измирнең диңгез буе зонасына аяк бастык һәм тиздән биек «Марла» отеле каршысына килеп туктадык.
65
Өч йолдызлы, безнең төшенчәдә. коточкыч кыйммәтле, халыкара категорияле кунакханә икән бу. Кунак карточкасын тутыргач, кулыбызга ачкычлар тоттырдылар, чемодан-сумкаларыбызга бүлмә саныбыз күрсәтелгән «Марла» биркаларын чәпеп куйдылар, фирма киемен кигән җитез яшүсмерләр ул арада багажыбызны эләктереп, безне лифткә дә ияртеп кереп киттеләр. «Чук тәшәккер. кәндем күтәрәм!»— ягъни «күп рәхмәт, үзем күтәрәм», дип әйтеп карыйбыз, елмаялар, тыңламыйлар, бу отельнең кунакка хезмәт күрсәтергә ти-ешле бер гадәте, янәсе. Начар йола түгел, әмма, җанкисәкләрем, совет илгизәрендә чәйлек бирергә дә валюта юк лабаса, уңайсыз! һәркайсыбызга — аерым номер. Телевизор, суыткыч, радиоалгыч. диварында — эстамп. Болары бик гаҗәп түгел әле. Гаҗәбе — идәнендәге калын келәмнең куе болын үләнедәй йомшаклыгы. Суыткычына шешәле чишмә сулары, тумбочкасында хат язарга «Марла» отеле грифе төшерелгән махсус кәгазь һәм конвертлар, юынгыч янында «Марла» сабыны. «Марла» шампуне әзерләп куелган. Кондинционеры эшли, телефоны — икәү, берсе — ванна бүлмәсендә. Кичке һәм иртәнге аш белән бергә, бу номер тәүлегенә җитмеш долларга төшә икән! Билгеле, халыкара категорияле кунакханәләрнең һич тә иң шәбе яки кыйбатлысы түгел «Марла», аның әле тәүлеге мең ярым долларга бәяләнгән номерлары да була. Ләкин безнең өчен монысы да бик һәйбәт, әгәр «Йени форум» журналы түләмәсә, кайчан туктала алыр идек әле «Марла»да.
Кичен ресторанга төшкәч, «Азатлык» радиосында эшләүче табындашым Ясин Аслан, Совет илендәге тормыш-көнкүрешне шактый яхшы белүче әзәрбайжан егете, елмаеп:
— Ничек соң, «Марла» ошыймы? Сездә шушындый кунакханәләр бармы? — дип сорады.
Аның төрек отелен мактавымны, аңа соклануымны әйттерергә көтеп торуын чамалап:
— Казанның иң начар кунакханәсе дә моннан күпкә яхшырак! — дидем.
Журналист егет пырхылдап, сыгылып төште.
Сыйлану монда да шәп булды. Тегенгә шулкадәр күнегелгән икән, официант:
— Нинди эчемлек китерим, әфәнделәр?—дигәч, аптырап калмадык, ике төрле һәйбәт шәрабкә заказ бирдек.
Кыскасы, затлы итеп, күңелле утырдык кичке аш мәҗлесендә. Көнбагыш Европа туристларыннан бер дә ким түгел. Мюнхен журналисты Ясин, үзен дөнья күргәнрәк кеше санап, безне аш-су. төрек ресторанында сыйлану тәртипләре белән да таныштырып кәефләнде. Әйдә, белдеклелеген күрсәтеп кинәнсен, казан татарлары тар күңелле түгел! Табында ул минем каршымда гына иде. Бакыдагы дус каләмдәшләремне искә төшереп тә гәп корып алдык. Рестораннан чыгып барганда официант нидер әйтә башлагач:
Hf.uup. Борынгы мочет һәм сәгатьле манара.
— Әфәндем, менә бу егет төрекчә әйбәт белә, аның белән сөйләшегез! — дип, һәммәбез өчен аңлашуны чая Ясин Асланга ышанып тапшырдык. Аңа төрекчә сөйләшү ни. азәрбайҗан теле төрекчәгә татар теленә башкорт теле нисбәтендә якын ич
Ярый әле шулай иткәнбез! Шәраб кичке ашыбыз исәбенә керми, аның өчен өстәп түләү кирәк икән. Алманиядән килгән кардәшебезгә, валюта янчыгын чыгарып, ипләп аңлашырга туры килде. Егет икән, сер бирмәде тагын үзе!
Кунакханә турында сүз киткәч, алгарак сикерелде бит әле. Әйберләрне кертеп урнаштырганнан соң, без башта ресторанга түгел. Измир белән танышырга чыгып йөгердек. Ашыкмый хәл юк. чынлыкта бу иптәшләремнең Төркиядәге соңгы көне, таң алдыннан алар Истанбулга. аннан Мәскәүгә очарга тиешләр, кибетләр ябылганчы теге рәхмәт төш- кере илле долларны товарга әйләндереп өлгерергә кирәк иде. Илдә күчтәнәч көтүчеләрне онытырга ярыймы соң?!
Ә мин үзем, профессор Айдын Ялчын ярдәмендә, кайту билетымны нәкъ ике атнага кичектергән, бу хакта Измирдәге дусларыма телефон аша Ялыкавактан хәбәр итеп куйган идем Тукталган отелемне белгерткәч үк. аларның мине моннан алып китәчәгенә шигем юк иде Ләкин мин «Марламдан аларга шалтыратырга ашыкмадым. Диңгез буе бульварына орынып торган шәһәр үзәгендәге комфортабельле кунакханәдә нигә әле иптәшләрем белән бергә кич кунмаска? Кичке һәм иртәнге ашка түләнгән. мин монда иртәгәге сәгать унбергә кадәр рәхәтләнеп яши алам. Шуңа күрә иптәшләр белән сәүдәгәрләр янына да чыгып йөгермәдем. әле иртән генә диңгез ваннасында рәхәтләнгән булсам да. гомеремдә бер килеп эләккән, нур чәчеп торган «Марла» отеленең оҗмахтагыдай ханәсендә юынып алырга ниятләдем. Ул фирменный сабын, шампуньнарны тәнемә тидермичә. шулкадәр тамаша йомшак, йонлач мунча сөлгесен иңемә ябынып сөртенмичә, ваннада изрәп яткан көе генә телефоннан сайрашмыйча китеп бару, кичерегез, гөнаһ булыр иде. Тик... бу телефоннан кемгә генә шалтыратырга соң’ Из- мирдә белгән адресым әлегә берәү генә, тавышымны ишетү белән, алар үзләренә бүген үк алып китәргә комарлана башлаячак Юк. юк, Мәҗитләргә чылтырату ярамый. Анкарадагы яки Истанбулдагы танышларга хәбәр бирергә дисәм инде... шәһәрара телефонның мәһәре кыйммәткә төшүе ихтимал, совет
Кәефен китереп ваннада чыпырдаганнан соң. иптәшләремнең әле һаман кайтып җитмәвен ачыклап, якын-тирә белән танышыр өчен урамга ялгызым тына чыктым Җөмһүрият. Ататөрек проспектлары. Га тый Җамал паша урамы. Диңгез буе бульвары Монда инде оч миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрнең уртасы, йортлар төзек, урамнар тәртипле, атлаган саен банк, кунакханә, ресторан кибеткә килеп төртеләсең Гөлләр. купшы чинар агачлары, киоскылар. велосипед тәгәрмәчләренә көйләнгән җиңел арбаларын этеп, җиләк-җимеш. камыр ризыклары сатып
//< кг Измир урамы илгизәрләре моны күтәрә алмаска
да бик мөмкин. Кызганыч!
йөрүче вак сәүдәгәрләр. Алар берсен-берсе уздырып, кычкырып товарларын мактыйлар:
— Очсыз! Иң арзаны, әйбәте!
— Татлы, балдан татлы!..
Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани 1880 елның сентябрендә хаҗга барышлый Измирдә туктала һәм көндәлегендә тәэсирләрен болай язып куя: «Пристане гүзәл булып, юнган таш җәелгән. Яхшы кунакханәләре бар. Тимер юлында бер ат белән трамвай йөри Аннан башка да тимер юллары һәм гүзәл кибетләре бар. Йөк ташучылар ишәк, качыр, дөяләр, шулай ук арба белән һәм күтәреп һәртөрле нәрсәләр ташып яталар. Фаэтон һәм кареталар да бар икән. Бик зиннәтле сәүдәханәләр һәм машиналы фабрикалар бар. Йөзем, инжир, әфлисун һәм бүтән нәрсәләр бик яхшы һәм мул. Итнең яхшысы күп Мәчет һәм чиркәүләр күп һәм гүзәЛ икән. Киң урамнары бар. күбрәге тар икән, ләкин һәм-мәсенә таш түшәлгән».
Мәрҗани монда милләттәшләреннән Әҗе (хәзерге Рязань өлкәсе), Кошман (хәзерге Татарстан). Тугай (хәзерге Башкортстан) авылы кешеләре белән очраша, алар Измиргә ничек килү, шушында ничек төпләнеп калуларын сөйлиләр һәм галимебезне шәһәр тормышы белән таныштыралар. Димәк, без бу урамнарда йөрүче беренче татарлардан түгел!
Хәзер инде Измирнең зур кибетләре нәкъ Көнбатыш Европадагыча: әйбер күп. Бер аермасы төрек сатучылары дәртлерәк, җанлырак, товарын мактарга һәвәсрәк. ягымлырак.
Измир — Төркиянең халык саны, һөнәрчелек-сәнәгать үсеше, мәдәният һәм сәүдә учаклары ягыннан өченче урында торучы шәһәре, йөк әйләнеше белән Анкараны да уздырып җибәрә. Монда кар ятмый, диңгез суының җылылыгы кышын да ун-унике градустан түбән төшми. Азык- төлек Анкара белән Истанбулдагыдан арзанрак. 1923 елга кадәр греклар күпчелек тәшкил иткән шәһәрдә хәзер алар бөтенләй яшәми диярлек. Билгеле, монда гарәпләр, көрдләр, бүтән милләт вәкилләре бар-барын, ләкин алар урамда һәммәсе төрекчә генә сөйләшә. Шәһәр егерменче елларда, милли-азатлык сугышы заманында янгыннан һәм атышлардан бик зур зыян күргән, шуннан соң тәмам яңа баштан корылган. Торак төзелеше бик тиз киң колач белән алып барыла', әмма авыл халкының шәһәрләшүе шулкадәр көчле ки, су һәм канализация кертелгән йортлар әле һаман җитми.
Кичке аштан соң Диңгез буе бульварын гизәргә без барыбыз бергә чыктык. Ут алынгач, диңгез култыгы үзенә бер төрле ямьләнеп китте. Биек палубалы корабларда, эреле-ваклы катер, йөзмә ресторан, яхталарда әле һаман тормыш кайный тәрәзәләре яп-якты. култыкның аргы ярындагы биек тау башларына чаклы сибелгән Каршыяка өйләре утлары җемелди, алар дулкыннар шадрасына якты тап булып төшеп, кире кайтарыла. Яшелле, кызыллы, зәңгәрле неон балкышлары чагылышы аеруча матур. Бульварда кыздырылган май, суган исләре таралган — сәйран чигүчеләргә ни генә тәкъдим итмиләр! Урамда өстенә чатыр гына корылган дистәләгән ашханә, чәйханә, каһвәханәләр тезелеп киткән Ул да түгел, арбасының уртасына газ лампасы утыртып, аның тирәсенә төрле-төрле җимеш, кыздырылган кукуруз чәкәннәре тутырылган кырык тартмасын тезеп куйган яки кайнар сумса, эченә ит, суган кыстырып бөкләнгән ләхмаҗан (коймак) төягән сатучылар, товарын мактый-мак- тый, артыңнан ияреп бара. Утыз-кырык адым саен каһвә, чәй тәкъдим итүчеләр мыжгып тора.
Шул арада берзаман урамны машиналар ташкыны тутырды. Барысы да каршы яктан агыла, кайберсенең пыяласы ачык ишегеннән егетләр тышка бүселеп чыгып, беришесе. хәтта, түбәсенә менеп кунаклап бара. Машиналар өзлексез кычкырта, егетләрнең шат, дәртле тавышлары яңгырый:
— Гүз-гүз-гүзтәпә! Гүз-гүз-гүзтәпә!..
Машина сигналлары шулар көенә аккорд бирә: Пип-пип-пиби-бип! Пип-пип-пиби-бип!..
Кайберләре сигналын гармун кебек уйната, кайсылары нечкә яки калын тавышлары белән колакны яра. Нәрсә булган боларга. милли бәйрәмнәре җиткәнме, күк капусы ачылганмы, нинди мәхшәр купкан? Нишләп, тузгыган корт иле кебек, гөжли, шаулый, юләр сага бу яшь- җилкенчәк һәм инде күптән акыл утыртырга, сабырланырга тиешле чем-кара мыеклы ир-ат халкы? Түзмибез, өлкәнрәк бер абзыйдан сорыйбыз. Ул көлемсерәп:
Футболдан кайталар, яраткан командалары җиңгәндер, «Гүзтә- пәмләрен мәдехлиләр. данлыйлар әнә' ди.
Исебез китеп карап торабыз: сабый да сабый, болар да сабый! Бүтән бер кайгылары да юк икән боларның, дөньялары түгәрәк икән Язгы ташкын шикелле, ун минут агыла, егерме һәр сафга дүртәр җиңел машина яки «дулмыш» — микроавтобус, аларның койрыгы күренми, дәртле, гайрәтле авазлар тынмый, ниндидер исемнәр атала, чакырулар яңгырый. Аннары тагын күмәк рәвештә кычкырган авазлар бүтән тавышларны күмеп китә
Гүз-гүз-гүзтәпә! Пип-пип-пиби-бип1
Совет матбугаты дистә еллар буе: «Төркиядә мохтаҗлык». «Төр- киядә наданлык!», «Төркиядә эшсезлек», диде. Ә боларның. футбол җанатарларының. тамагы тук. өсте бөтен, күпмесендә җиңел машина. Яныбыздан ничә мең үтте икән инде алар? Тавышлары көр. авазлары куәтле, әй герсең, «Гүзтәпә» дөнья беренчелеген яулаган!
Мирфагыйх абый, сез про(|х:ссор кеше, беләсездер, әйтегез әле: нишләп болар ач, ялангач, надан мескеннәргә охшамаган? дибез
Фән докторыбыз дәшми, елмая гына. Дөньяда үзгәрешләр булырга тиештер инде, янәсе. Ул үзе дә хәзер урыс теле белән татар телен якынайту, кушу эшчәнлегеннән чигенде ич Артта калган Торкия нигә баемаска, укымышлы илгә әйләнмәскә тиеш әле?
Казан урамнарында да тизрәк шушы Измир бульварындагыдай шат авазлар яңгырасын, дөнья куып йончыган милләт гәшләребезнең караш ы йөзенә якгы елмаюлар кунсын иде. Без тоташ укый-яза белә торган, «дөньяда иң алдынгы» лабаса!
Урамнар тутырып аккан машиналар гөрелтесендә. Эгей диңгезенең Измир култыгына таралган дәртле авазларда беркайчан да милли иреген җуймаган горур төрек халкының кайнар йөрәк тибеше, дәртле яшәеш рухы да чагыла иде булса кирәк «Гөлҗамал»лар. «Карурман»нар. «Без кабызган утлар» моңына кереп сеңгән бу рух татарда да онытылмаган, ул безнең тамырларда, буыннарда үз сәгате сукканын көтә
МӘҖИТ БӘЙ
*"* окы туйдырып, иртән рест оранга төшкәндә зал буш дип әй герлек. Совет кунагы мин монда бер ялгызым гына идем инде Иптәшләрем һавада. Истанбулдан Мәскәүгә таба очкан вакыт Иртәнге дүрг тә отель хезмәткәре телефон шалтыратып, мине дә уяг гы. һава аланына (аэропортка!) китәр алдыннан буфетка төшеп, тамак ялгарга чакырды Мин аларга иптәшләремнән аерылып монда калачагымны искәртмәгән идем Илдәшләрем белән кичтән саубуллашканлык!air. нәзакәтле һәм кайгыртучан хуҗаларга йокы аралаш аңгы-миңге рәвештә генә
Тәшәккер, бәй-әфәндем! дип мыгырдандым да сукраныбрак икенче ягыма әйләнеп яттым.
Илтешләрем минем Төркиядә тагын ике атнага каласымны белгәч, көнләшеп тә куйдылар. Аларның да монда танышлары-.iycлары бар. алар да әле төрекләр белән аралашып, кардәшләр илен гизеп, күреп
И
туймаган, шуңа күрә, билетемне кичектерү серен ачыклагач, иптәшләрем Айдын Ялчын әфәндегә мөрәҗәгать итеп карадылар. Үтенеч белдерергә әмма дә ләкин соңга калганнар икән — безнең юл мәшәкатьләрен хәл кылуны үз өстенә алган фирма вәкиле инде Ялыкавактан китеп өлгергән иде. Дөрес, Разил белән Мирфатыйх абыйның кайгырырлык, уфтанырлык җире юк, алар тагын бер-ике айдан Анкарага, төрки әлифбаларны камилләштерүгә багышланган фәнни конференциягә килергә тиешләр. Быел Төркиягә икенче мәртәбә аяк баскан «бәхетле» Мәдинә ханым шулай ук тиздән. Истанбулда романы нәшер ителгәч үк Мәрмәрә диңгезе буена янә сәфәр чыгачак. Шөкер, тырыш кешеләрнең киләчәге үз кулында. Юкка гына: «бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына» димиләр ич!
Буфет өстәленә салатлар, кайнар ризык, эчемлекләр тезеп маташкан официант яныма килеп, инглизчә нидер аңлатты. Мин аңа шундук:
— Төрекчә генә кунышыюрым, бәй-әфәндем!—дидем.
— Сабаһлар хәерулсын! Боерыңыз, йимәкне кәндеңез алыңыз, бәй- әфәндем! диде.
Монда да ризык мул — теләгәнен үзең сайлап алып сыйланасың. Гөлләре купшы, бәллүр вазалары, кандилләре ялык-йолык итеп тора, залы тулаем ямьле. Әмма нигәдер кичәге кот, җылылык, күңел хушлыгы җитми. Бераздан чамалыйм: ялгызлык тойгысыннан икән бу. Ресторанда, отель фойесендә кунаклар тыз-быз килә, диварлар тышында өч миллионлы шәһәр кайный, тик алар мине бар дип тә белми. Шуңа күрә мин тизрәк бүлмәмә менеп, танышларыма шалтыратырга ашыктым. Ял көне бит, «кунагыбыз килмәс, ахры», дип берәр җиргә китеп барулары да ихтимал.
Мәҗит бәй Алманиядәге дустымның дусты. Минем Төркияне күрергә хыяллануымны белгәч, бик ягымлы хат язып, мине бер айга хатыным белән парлап кунакка чакыручы. «Истанбул, Искешәһәр. Измир калаларының һәркайсында берәр атна, аннары татар авылларында яшәрсез, теләгәнчә ял итәрсез, безнең тормыш белән танышырсыз» дигән һәм хат янына рәсми чакыруын да теркәгән иде ул. Әмма чит илдән кунак кигерү тәҗрибәсе җи тмәүдәнме, чакыруын нотариустан раслатырга оныткан иде. Бәхетемә, коллоквиум эшне җиңеләйтте — бер атуда ике куянга тидердем.
Тавышымны ишетеп, кемлегемне белүгә, Мәҗит бәй: Шалтыратуыгызны көтеп, без кичә көне буе өйдә утырдык, хәзер кайда сез? — диде Бер сәгать эчендә килеп җитәрмен!
Бераздан бүлмәмә утыз яшьләр тирәсендәге, уртачадан югарырак буйлы, озынча йөзле, мыеклы, шат кыяфәтле таза-сау бер ир-егет килеп керде.
- Көттердегез,—диде ул, кочаклашып күрешкәч.— Кичә килгәнсездер ич, нигә шунда ук хәбәр итмәдегез?
— Әле кунак көйләп ялыгырга өлгерерсез.
— Нинди сүз ул, безнең күңелебез киң! Юлдашларыгыз да мондамы соң? Киттеләр? Кызганыч, күреп тә кала алмадым үзләрен. Йә, кузгалабызмы?
Кәефле генә чыгып барганда Мәҗит бәйгә «Марла» хезмәткәре белән кесәсен капшап аңлашырга туры килде — минем телефоннан сөйләшүем өчен түләтүләре, имеш Бар икән күрәселәр, шәһәр эчендәге кешегә генә шалтыраттым, югыйсә!
Мәҗит бәй инженер, бер фирмада машиналар белән сату итә икән. Җиңел машинасына кереп утыргач ук сәфәр хәлләремне, Татарстан тормышын сораша башлады.
— Безгә Кытай татарлары да килде әле,— диде ул.— Алар берничә ай элек кенә Казанга да барып кайттылар. Эгей университс1ында белемнәрен күтәрәләр. Булыштык үзләренә, күршебездә генә фатир табып бирдек, аны җиһазларга да ярдәм иттек.
- Мөслах белән Рауза түгелме алар?
— Сез аларны беләсезмени?
— Мөслах авылдашым, мин әле: «Измирдәге адресларын да сорарга өлгермәдем, таба алмам инде үзләрен», дип хафаланган идем
Менә күрешәчәксез инде. Алар безгә Татарстаннан кунак килергә тиешлеген беләләр, керерләр.
Егерменче йөздә дөнья тарайды, диюләре дөрес, ахры. Әле кайчан гына Рауза Дәүш «Сөембикә» журналы редакциясендә Кытайда яшәүче татарларның туган телләрен саклау өчен ничек көрәшүләрен сөйләгән. Казанда милли мәркәзебездә исә татарча сорауга урысча гына жавап кайтаруларына ачынып. «Горурлыгың кайда, татарым9» дигән шигырен укыган иде. Түгәрәк йөзле, җыйнак гәүдәле, әмма сандугач шикелле хискә-моңга бай җан икән — әлеге очрашу мәҗлесендә җырларыбызны да җырлап бирде. Ире Мөслах белән алар радио-телевидениебез аша да чыгыш ясадылар. Мөслах белән мин, алар инде юлга кузгалырга җыенганда, «Казан» санаторие холлында аяк өсте генә танышып, сөйләшеп алдым. Игътибарлы, милли хисле егет
- Без тарихи ватаныбызга кайтырга. Казанда югары белем алырга теләгән идек. Татарстанда әйбәт каршы алдылар, ләкин Кытай хакимнәре безгә Төркиядә укырга гына рөхсәт бирде, дигән иде ул.
Кытайда үзе балалар укыткан, хатыны фельдшер, халыкны дәвалаган. Икенче мәртәбә булулары икән Татарстанда, былтыр туган якларын Апае районының Ypia Балтай авылын да күреп килгәннәр Ягымлылар, уйгыр аһәңе белән шактый ук төзек татарча сөйләшәләр.
Машинабыз Диңгез буе бульвары буйлап култык сыртына таба йөгерә - уңда атка атланган Ататөрск Төркия җөмһүриятен оештыручы, гаять авыр дәвердә иленең бәйсезлеген саклап калган каһарман һәйкәле, зур-зур отельләр, җыйнак скверлар күренеп кала Аннары без сулга борылып, култыкның икенче ягына шәһәрнең Каршыяка төбәгенә килеп керәбез. Мәҗит рульне бик ышанычлы тота, җитез бара, әйтерсең, шушында туып үскән дә машинадан бер дә төшеп тормаган!
Бабасы Нурый. әбисе Бибисара Идел буеннан Төркиягә күчеп урнашканда әле бала гына булганнар Аларның 1911 елла туган уллары Мөхәммәт милләттәше Рабигага (1906 1985) өйләнеп, сигез бала үстергән. Мәҗит шуларның төпчеге икән Башта абыйлары Измиргә китеп эшкә кергән. Тора-бара аларның иң өлкәне — банкта, икенчесе төзелештә, өченчесе бензин колонкасында хезмәт итә башлаганнар Тырышлыклары, намуслылыклары белән алар монда хөрмәт казанып, һәркайсы өйләнеп, үз оясын корып җибәргән Туганнарның берсе Алманиягә үк китеп мал табарга керешкән, әле дә шунда көн күрә Кыз кардәшләр дә Измирдә оя корган, бала-чага үстереп яталар. Аларның барысының да университетлы шәһәрдә тамыр җибәрүе төпчек малайга югары белем алуны шактый җиңеләйткән.
Мәҗит үзе дә авырлыктан, эштән курка торган егет булмаган. Студент чагында ук апасы Кодрәтләргә йорт салырга булышкан Аннары шул йортның икенче катын бергә-бергә аның өчен җиткезгәннәр. Татулыкта, бердәмлектә бәрәкәт i уганнар Мәҗит белән Хәсибәнең туен күңелле бәйрәм итеп уздырганнар, хәзер җиде яшьлек Буржыга. өч яшьлек Айбикәгә өлкән кардәшләрнең балалары күз-колак була Чөнки, күпчелек төрек-татар хатын-кызларыннан аермалы рәвештә, ки ары белемле Хәсибә өйдә 1СНӘ Я1МЫЙ мәкләшә балалар укыш
Тыштан әлләни соклану уята алмаслык гади генә ике катлы бер таш йорт янына килеп тукталдык Тирә-ягы шәрә такыр Әмма эчтән фатир уңайлы икән, дүрт бүлмәсе, коридоры, кухнясы, ванна-бәдрәфханәсе, су кайнарлату системасы, канализациясе бар. әйбәт кенә җиһазланган
Ләкин киләсе юлы сез яңа фатирыбызга аяк басарсыз инде, - ди Мәҗит Анысы матуррак районда, мәркәздә корылып ята. Гаиләбез ишәя, иркенрәк оя кирәк
Ә монысыһ алар тулысынча үз көчләре белән генә салганнар икән. Төзү материалларын гына сатып алганнар. Билгеле, ул чакта шәһәргә яңа күчеп килгән авыл яшьләренең юмарт тотарлык акчалары да булмаган. Хәзер исә Мәҗит Сүзәрнең айлыгы илдәге уртача хезмәт хакыннан өч мәртәбә югарырак. Эш мал табуда гына түгел, тапканны тота белүдә дә Мин Мәҗитнең бу җәһәттән үрнәк кеше икәнлегенә үзем күреп ышандым.
Бер көнне без шәһәрне гизәргә чыгып киттек. Үзәк урамнарны тамаша кылдык, исәпсез-хисапсыз кибетләр тезелеп киткән базарга да кагылдык һәм, йөри торгач, арыдык, ачыктык, билгеле. Хәсибә шәһәрдә генә тамак ялгарга тәкъдим итте. Мәҗит бәй уйлап торды-тор- ды да машинасын өйгә таба борды. Ул түгел, мин дә ресторан, аш-ханә сыеның Төркиядә әйбәт сый-фатлы. ләкин шактый кыйммәт торуын чамалаган идем инде. Хәсибә арыган, бәлки кеше әзерләгәнне авыз итәргә ымсынган булгандыр, ләкин алар миллионер түгел ич әле. Өйдә арзангарак төшереп сыйланырга да бик мөмкин! Мин моны Мәҗитнең саранлыгын күрсәтер өчен юри язмыйм, андый булса, ул кунагын өендә бик әйбәт тәрбияләмәгән. Измирдән озатып җибәргәндә, алдан вәгъдә иткәнчә, ары таба булачак юл чыгымнары өчен кесәсенә түгәрәк сумма салмаган, көчләп диярлек кулына затлы бүләкләр дә тоттырмаган булыр иде. Хәләл көче белән таба ул акчаны, аны уңга-сулга ваемсыз чәчә-сибә башласаң, ыштансыз калуың да бик тиз. Мәҗитнең исә ниятләре дә, хыяллары да әле зурдан!
Аннары Төркиягә күчеп килгән милләттәшләребез дә буш җирдә нигез салганнар, бу аларны чама белергә, барны саклык белән тотарга өйрәткән, шул сыйфат яшьләргә дә күчми калмаган, күрәсең.
Бервакыт Мәҗитнең атасы хатынына:
— Бераз сыйр китер әле. Ул ашказанын ныгыта, әпититне ача,— дигән.
— Өйдә сыйр юк шул.—дигән Мәҗитнең анасы.
— Бик әйбәт.— дигән ата кеше.— Сыйр ул ашказанын боза, теш камашларын зәгыйфьләндерә.
Хатыны гаҗәпләнеп:
— Синең бу капма-каршы фикерләреңнең кайсы дөрес соң? — дигән.
— Әгәр өйдә сыйр булса беренчесе, булмаса — икенчесе,— дигән гаилә башлыгы...
Бераз ял иткәч. Каршыяка базарына киттек. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, атнаның төрле көнендә төрле мәхәлләдә уза икән ул. Бүген —Мәҗитләргә иң якын урамда гөрли Тау-тау җиләк-җимеш. Хәтта нинди бай Алманиядәгедән дә мулрак монда, чөнки армурт. анар, банан, йөзем, шәфталы, тагын башкалар барысы да үзендә үсә. Уртача хезмәт хакы (дүрт йөз доллар чамасы) алучы да. әлбәттә, бу җимешләр белән Татарстан халкыннан ешрак һәм күбрәк сыйлана. Кишер, кыяр, помидор, укроп ише яшелчәләр дә: «Мине ал, мине!» дип кычкырып
Яңа Измир Каршыяка районы.
торалар Юк, ияләре такмаклый-такмаклый сатып алучыларны жәлеп итәргә тырыша икән. Сәүдәгәрләр көндәшлеге шулкадәр куәтле ки, алар бср-берсен уздырырга омтылып юмакайлана, дөньяда ин әйбәт товар үзенеке генә икәнлеген белдереп шәрран яра яки бүтән берәр хәйләгә керешә.
Мәҗит инде уңнан-сулдан сайлый-сайлый, куш йодрыктай алмалар, помидорлар, өлгерүе, пешүе тәмам җиткән армутлар. шәфталылар, бүтән кирәк-яраклар белән ике сумкасын да тутырып, базардан чыгып барганда, кавын сатып торган абзый:
- Гөнайдын, бәй-әфәндем! Бусы бәндән сезә Һәдия улсын!— диде дә бер кавынын Мәҗитнең ачык сумкасына очырды. Ягъни «Хәерле көн, морза-әфәндем. монысы миннән сезгә бүләк булсын!»
Бүләккә каршы бүләк бирү йоласы Төркиядә изге! Мәжит бәй миңа карап башын чайкый-чайкый чарасыз елмайды да, сумкаларын асфальтка куеп, акча янчыгын чыгарырга мәҗбүр булды
— Тәшәккер идәрем, монысы миннән Һәдиядер.
— Сау улыңыз, бәй-әфәндем, сау улыныз!
Ярый әле сытылуы ихтимал алморт. шәфталылар минем кулда иде. Кавынчының исә бар кайгысы—сату, чөнки малы таудай өелгән, аны кире төяп кичен өенә алып кайтудан ни мәгънә? Теләсә ничек акчага әйләндерергә кирәк кавынны. Лирның атна саен бераз арзанаюы мөмкин, әмма ул бозылмый. Банкта сакласаң, яки тотрыклы валютага — доллар, маркага алыштырсаң, бигрәк тә оттырмаячаксың!
Базарда кием-салым да. безгә ияреп чыккан нәни Айбикәне мавык-тырырлык уенчыклар, аквариумдагы берсеннән-берсе матуррак аллы- гөлле озын канаглы. озын койрыклы балыклар, өреп тутырылган җиңел һава шарлары да бик күп. Шунда ук чыж-пыж нидер кыздыралар, пешерәләр сатучылар һәм алучылар борычлы, сарымсаклы-суганлы. укроплы әче яки төче ризыклар ашап тора. Авылча гади киенгән бакчачылар, шәһәрчә көяз алып-сатарлар, «мин кем?!» дигән тәкәббер кыяфәттәге бизәнгән-ясанган яшьләр дә болгана монда Шулай да базарда кеше бер-берсснә йомшак мөгамәләле, әдәпле, кайберәүләр инде, ахирәт дустын очратканмыни, әй чүкердәшә, әй ширбәт елгалары агыза! Баксаң, товар бәясенең йә чиреген, йә уннан берен төшерү максат ында сайрашу икән бу.
Мәҗит техника кешесе. Фирмасы машиналарын сатыр өчен гарәп илләренә дә баргалый, безнең КамАЗларны имнорглау белән дә кызыксына. Китап та укымый түгел шәхси китапханәсендә Төркия тарихына кагылышлы фәнни басмалар да, роман-хикәяләр дә бар Артык күп түгел, чөнки төп игътибары, дәрт-дәрманы матди юрмышны көйләүгә китә бугай. Сигез балага ата-анадан мираска әлләни калмый, һәммәсенә үз көчләре белән аякка басарга туры килә Мәҗит инде бу җәһәттән шактый уңышка ирешкән, үзеннән өлкәнрәк кайбер авылдашларын әллә кайчан узып киткән моны Измирдәге. Алашәһәрдәге һәм авылдагы кайберәүләр тормышы белән танышканда бик ачык күрдем һәм тойдым мин. Шуңа да карамастан, һавалану гадәте юк. киң күңелле, ярдәмчел. Аның яшь мөһаҗирләр Мөслах белән Раузага, аларның балаларына җылы мөнәсәбәте теләсә кемне сокландырырлык иде
Мөслах, чыннан да. без кайтып җитүгә. Мәҗитләргә килеп керде. Бергәләп базарга барлык, табынга утырдык Ул. билгеле, авылдашы ук килер дип фараз итмәгән. Күргәч шатлануы табигый иде Чөнки ул өдәбияг ярата. Казаннан күп кенә китаплар җыйнап кайткан, аларны укый гына түгел. «Идегәй» дастанын төрекчәгә дә тәрҗемә итә башлаган иде Кытайда үскән гагар төшенмәслек сүзләр анда хәтсез, сүзлеге юк, сорарга монда белдекле кешесе дә юк. Үзен туган телендә саф, камил сөйләшәм дип санаган Мәҗит, мин уенын-чынын бергә кушып, «сөйләшүең, чыннан да. татарчаны хәтерләтә», дигәч, башта миңа аптырап карап горды, аннары кычкырып көлеп җибәрде Билгеле, ул татар телен-
әдәбиятын белү ягыннан Мөслахтан үзе генә өйрәнә ала иде. Менә шунлыктан, авылдашым ходайның һәр бирмеш көне Мәҗитләргә керә дә миннән сәгатьләр буе Совет иле тәртипләре, татар мәдәнияте дөньясы турында сорашып утырырга ияләнде. Якташы (Мөслахның бабалары Татарстанның Урта Балтай авылыннан) килгәч, бик уңайлы һәм рәхәт бит бу эш!
Беренче сыйныфта укый башлаган улы да—бу өйдә үз кеше, Бур- җы белән Айбикәнең уен иптәше, ә Рауза ханым төрекләрне кытай имчеләре шикелле дәваларга керешкән. Авырулар, докторның үз телефоны булмаганлыктан. гозерләрен Мәҗитләргә әйтә, Мәҗитләр исә аларга йә кабул итү шартын, вакытын аңлата, йә үтенечләрен тапшырырга вәгъдә бирә һәм. чыннан да. бу вәгъдәләрен бик төгәл, җиренә җиткереп үтәп баралар иде. Тиз арада шундый эшчәнлек җәелдерү яшь Мөһаҗирләрнең тормыш алып бару мөмкинлеген шактый яхшыртуы бәхәссез.
Мин Мөслахләргә — күрше йортларның берсендәге фатирга килеп кергәндә, алар монда инде бик күптән яшәгән төсле тәэсир калды. Җитмеш-сиксән квадрат метрлы торакта көн итәрлек бөтен нәрсә бар — идәнгә палас - келәм түшәлгән, тыйнак булса да, мебель тезеп куелган, табак-савыт, суыткыч, радио-телевизор, ванна бүлмәсендә су кайнарлату системасын күреп шатландым. Канализациясе дә төзек, тәмам шәһәрчә әйбәт көйләнгән һәм шактый арзанлы фатир иде бу.
Милләттәшләр бик нык булышты.— диде Мөслах.— Югыйсә, чемодан белән генә килгән ике студентка бик читен булган булыр иде Измирдә. ♦
Юкка гына: «Ил төкерсә, күл булыр», димиләр шул!
Без беренче көнне үк шәһәрдәге бүтән милләттәшләребез белән дә таныша башладык. Аларның берсе Фәрит Йылмаз гаиләсе иде. 1934 елда Әфәнде Күпере авылында туган, аннары Гөрсу авылына күчеп яшәгән абзый ул. Измирдә тамыр җибәрүләренә дә егерме ел. Хуҗа кеше монда агач кисү, такта яру белән мәшгуль икән. Төркиядә яши башлаган татарларның өченче буыны исәпләнсә дә, теле—саф татарча.
Туган телне мондагы милләттәшләребезнең төрлесе төрле дәрәҗәдә саклый. Төрекчә кушып җибәрә яки бөтенләй төрекчә генә җавап кайтаручылар да бар Соңгылары шәһәрдә туып-үскән яшьләр инде. Фәрит абзыйның тотрыклылыгы. бердән, гомеренең төп өлешен татар авылларында уздыруы булса, икенче сәбәбен мин җырыбызга бәйләдем. Матур җырлый икән, туган җырын җуймаган кешедә өмет бар!
Фәрит Йылмазларга тиз арада якын-тирәдәге таныш татарлары җыйналды һәм без алар белән бергәләп кайнар, хуш исле чын каһвә эчә-эчә. Измир һәм Татарстан турында җанлы әңгәмәгә керештек. Алар мине җырларга да кыстады, мин яшелле-зәңгәрле тавышымны милләттәшләр хөрмәтенә яңгыратып алган да булыр идем, әмма көньякка килгәч кенә салкын тидереп, гел йөткереп-төчкереп утыргач, сирәк очрый торган «талантымны» ача алмадым Измирлеләр четерекле хәлемне күреп, гафу иттеләр, мин моңсызрак кеше икәнлегемне фаш итүдән котылып калдым.
Мәҗит, ял көнен тулырак файдаланырга теләпме, шушы ук кичтә тагын бер милләттәшебез гаиләсе белән таныштырды мине — үзе белән бер фирмада эшләүче Нәҗати Якайларга да алып барды. Беренче көнне үк кеше саен йөрүне яхшысынмавымны белдергән идем. Мәҗит:
Курыкма, бездә килешә ул.- диде. Бервакыт туйга барырга дип урамга чыккан идем, бер танышым очрады. Кая юл тотуымны белгәч, үзен дә ияртүен үтенде. Минем икеләнүемне күргәч: «Борчылма, туй уздыручы хуҗа мине бик яхшы белә», диде. Киттек икәүләшеп. Барып кергәч, хуҗа кеше: «Ә бу юлдашың кем соң?» диде. Юлдашым, күзен дә йоммый: «Менә, менә, әйтүем хак булмадымыни, мине әнә ничек тиз танып алды», диде.
Бу юлы без туйга түгел, шулай да әрсезлек тормыш иткәндә ярап куя ул! Менә күрерсең, килүебезгә сөенерләр дә әле!
Нәҗати тимер коючы икән, һөнәре керемле, ахры, биш катлы йортның бер почмагын алып торган фатиры иркен, бик шәп җиһазланган. Бала тәрбияләү, гаиләсен карау белән генә мәшгуль хатыны Назыймә ханым тиз арада табын әзерләде аңа буй җиткән кызлары Нурхәят белән Нилген дә булышты Нурхәят — адвокат. Нилген математика укытучысы Унҗидегә чыккан уллары Нәҗдәт тә университетка керергә әзерләнә
Нәҗати олпат кыяфәтле, сабыр-салмак холыклы, сүзгә ашыгып керешми торган зат. Назыймә ханым исә йөгрек акыллы, чая. телгә оста. Татарстанның тормыш дәрәҗәсе белән дә. гаиләбез белән дә кызыксына. Яшьләр Казан, аның мәдәни тормышы хакында сораулар бирә. Республикабызның театрлары, филармониясе, музейлары, һәйкәлләре, татар спектакльләренә, концертларына билетларның бер ай алдан сатылып куелуы, тамашачы ларыбызның әдәби кичәләргә дә бик теләп йөрүен белү алар өчен зур яңалык. Гәзит-журналларыбызның. китапларыбыз- ның киң таралуы, татарның укырга комарлыгын ишетү дә һәммәсенә ошый. Казан университетында. татар гимназияләрендә төрек теле укытыла башлавы, әлегә бу эш өчен мөгаллимнәр җитешмәвен сөйләвем һәм кызларны Казанда эшләргә, яшәргә чакыруым аларны ган калдыра:
Бу эш. чынлап та. гамәлгә ашарлыкмыни'.’ дип сорау бирәләр.
СССР чигендә заманында тимер пәрдә корылу аркасында, ватан белән мөһаҗирләр элемтәсенең гәмам өзелеп бетүе күз алдында алар- га хәзер Татарстан турындагы теләсә кайсы хәбәр яңалык иде Өйләрендә бер генә татар китабы, журналы яки гәзите юк. Төркиядә бөтен татарларны берләштергән җәмгыять 1955 елда оешса да. тарихи ватанында тәрбия алган буын картайганнан соң. инде күптән таркалган. Милли мәктәбе юк. «Азатлык» радиосының татарча тапшыруларын даими тыңлап яшәүне дә гадәткә кертмәгәннәр ичмаса, кайдан милли рух алырга тиеш бу Нурхәят. Нилген. Нәждәт кебек сөйкемле, әмма татарлыгын әкренлән җуеп барган яшьләр?
Татарстан белән багланышлар юлга салыну, сезнең шушылай килеп торуыгыз безне кабат терелтер, ата-баба нигезенә мәхәббәтебезне яңадан дөрләтер, алла боерса, ди Мәҗит Журналларыгызны җибәреп торыгыз, чыгымын үзебез күтәрербез, шулай ич. Нәҗати9
Җибәрсеннәр. Безнең геш үтмәсә. балалар укыр, ди өй хуҗасы. Олыларга яңа әлифба өйрәнү кыенрак, әмма безнең балалар әзерлеклерәк ич
Утыз хәрефне ятлап алу әлләни кыен түгел инде, дидем мин
Яшьләр бу фикер белән килешә. Аларны алда әле башланмаган озын һәм сикәлтәле тормыш юлы көтә.
САК-СОК ЯЗМЫШЫ
ртәгесен тагын ялтырап кояшлы көн туды. Мин йокыдан уянганчы ук мәче кебек җиңел, йомшак атлап, мыек астыннан гына елмаеп йөрүче Назмый Сүзәр Мәҗитләргә килен җиткән иде инде Шушы атнада еллык ялына чыкканлыктан, мине татар авылы Гөрсуга ул алып барачак иде
Ялда булса да. ниндидер йомышларын үтәр өчен без баш га Назмый- ның эш урынына бензин колонкасына сугылдык Назмый Измиргә килеп урнашкач ук шушында машина мае сатарга керешкән Егерме ел буе өзлексез бер җирдә хезмәт иткәнлектән, аны монда һәркем белә, үз итә Аның кунагы булганлыктан, миңа да хөрмәт күрсәттеләр диспет- черләрнең берсе тиз генә каһвә кайнатты, һөнәремне, эшләгән җиремне, гомумән, «казан төрекләре» хәлен, тормыш-көнкүрешебезне сораша ба
И
шлады Төрекчә иркен укуыма һәм җиңел төшенүемә гамәлдә ышангач, диспетчер аеруча җанланып:
Без кардәшләр, бәй-әфәндем!—диде —Казан төрекләрен күптәннән беләбез: хезмәтсөярләр, гаделләр, динлеләр. Илегездә генә каму- нислар дәһрилек таратмыш икән.
Хәзер мәчетләр, мәдрәсәләр ачабыз, Коръән вә башка китаплар бастыра башладык,— дидем мин.
Татарстанда мәчетләр корырга, дини әдәбият нәшер итәргә керешүебез диспетчерне шулкадәр куандырачагын кем уйлаган! Ул гадәттән тыш сөенеп:
Бәрәкалла, чук гүзәл! дип балкып китте. Шундук өстәл тартмасыннан куен дәфтәре чаклы гына китап чыгарып: —Сез Сәет Нурсый хәзрәтне беләсезме?—дип сорады.
— «Күпрү» дәргесеннән аның хакында укыганым бар.
— Ә мин сезә аның вәгазьләрен һәдиә кылам,— диде диспетчер, әлеге китабын кунагына сузып.— Динсез төрек — төрек дәгел. Без — хак дин тотучы мөселманбыз, алланың иманлы бәндәләрейез. Сәет Нурсый хәзрәттәй, ислам дине терәге улмагыбыз лаземдер...
Диндар булмасам да. диспегчернең вәгазьгә охшаган гәпләрен, каһ- вә эчә-эчә, кызыксынып тыңлап утырдым. Хуплаган рәвештә: «Әвәт, әвәт» (әйе), дип тә куйгаладым. ә ул. иманымның чамалы икәнен сизгән сыман, ходайның илаһи кодрәте, адәм баласының ул кушкан юлдан гына йөрергә, ихлас гыйбадәт кылырга тиешлеге һәм башкалар, һәм бүтәннәр хакында сөйләвең дәвам итте, бензин колонкасы кәнсәсенең икенче катында Назмый нәүбәттәге намазын укып тәмамлаганчы, хак дин тотуның нинди зур бәхет һәм игелек икәнен төшендерде. Иманны әнә шулай ныгыткач, диспетчергә исәнлек-саулык теләп, ял көнне кунакка өенә килергә чакыруы өчен кат-кдт рәхмәтләр әйтеп, юлга кузгалдык.
Өйгә кагылып, хатыным Фәтхия белән улым Хәмзәне дә алып чыгыйк инде,— диде Назмый.— Алар да авылны күреп кайтырга булдылар.
Назмый гышкы кыяфәте безнең тугызлы «Жигули»гә охшаган «Дуган» җиңел машинасын ипле йөртә, хәрәкәт кайнап торган шәһәр үзәгеннән диңгез култыгының каршы ягындагы өенә шактый тиз алып кайтып җит керде. Төрек шоферлары, дәртле тәвәккәл, алдагы машиналарга тагылып диярлек чабалар. Урамнарда машина ташкыны исә көне-төне тынмый. Җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу җиңел түгел, әмма алар да әрсез: әлеге ташкын арасында әз генә бушлык абайлануга. бисмилласын укып, теләгән тарафына кузгала. Артык кабаланмый, йөгерми, җай белән атлый. Шоферлар да аларга бездәгечә сүгенеп тупасланмый, тизлеген киметә яки җәяүлеләрне урабрак узарга тырыша.
Назмый Мәҗиттән сигез яшькә олырак, ләкин янәшә торганда да аның абый икәнлеге артык сизелми. Укымышлы энесе зуррак гәүдәле, мыеклы, фикер йөртү, гәп коруда үзен бәйсез, кыюрак тота. Ә Назмый аны тыйнак кына тыңлап утыра. Тик тормыш алып баруда ул һич тә төшеп калганнардан түгел. Өйләренә барып кергәч, мин моңа тагын бер Kai ышандым. Җәмгысе бер йөз алтмыш квадрат метрлы фатирының һәр бүлмәсе бик әйбәт җиһазланган. Мебельләре затлы, келәмнәре йомшак. тәрәзә пәрдәләре күз явын алырлык матур бизәкле. Урын-җир. табак-савыт. суыткыч, телевизор һәм башка нәрсәләре җитеш. Коридорлары киң, түшәме биек. Ваннаханәсенә кул юарга кергәч, мин аның зурлыгына хәйран калып, «нигә монысын зал итмәгәннәр икән?» дип уйладым. Бәдрәфнең икәү булуы да «сәерсендердс» барин түгел ләбаса инде Назмый! Ә балконнан ачылган күренешләр нинди хозур: бер якта, кул сузымы җирдә—Каршыяка тавы күккә ашкан, икенче якта, шәһәр мәхәлләләре артында дымсу сулышы сизелеп торган диңгез култыгы. Офыкның ул тарафы бик ерак, күгелҗемләнеп эреп, әллә кайда җиргә тоташа. Бишенче кат балконында ни тузан, ни чебен-черки юк—гамле
ят ризыклар белән сыйлана-сыйлана утыр да тамаша кыл Измир күренешләрен. кардәш төрекләр тормышын! Күршедәге тәбәнәгрәк йортларның түбәләрендә көмешсу цистерналар тезелеп киткән — кайнар су әнә шуларда кояш җылысы белән җылытыла икән. Яссы түбәдә кер киптерергә баулар да сузылган. Әнә шундый берничә йорт артыннан без җилдереп кайткан олы юл уза. Тормыш сулышын, тибешен тоясың килсә, андагы ташкынны күзәтеп тор: шау-шуы монда кадәр килеп җитми, әмма хәрәкәт җанлылыгы бик ачык күзгә бәрелә Шуңа карап. Төркиядә тормыш ритмы егерменче йөз ахырында инде Көнбатыш Европаныкына бик нык якынаюын чамаларга мөмкин.
Чәй касәләрен өстәл уртасына этеп, гаилә фотоальбомын актарырга керешәбез. Менә Фәтхия ханым баштанаяк традицион төрек киеменә төренеп төшкән, рәсемнән йөзе генә күренеп тора, анысы да кепка козырегы төсле алга бүлтәйгән яулыгы күләгәсендә. Ул соңгы дәвергәчә ярым күчмә тормышта яшәгән, очраклы рәвештә генә татар авылында тукталып калган йөрек кабиләсенең бер вәкиле Яшь гаиләнең әүвәлге шатлыгы, беренче горурлыгы Фәридун быел гына университетның хокук факультетын тәмамлаган егет. Уртанчы уллары Хәмзә каршыбызда утыра. Йөгерек күзле, балкып торган якты йөзле, жинел сөякле, ни сорасаң да, «ярар» дип кенә торучы, әмма вәгъдәсен шундук онытучы бик сөйкемле, бик ягымлы егет Әнә шундый ягымлы, сөйкемлелеге аркасында аңа үпкәләп тә. ачуланып та булмый! Ул хәзер Истанбул университет ының икътисад факультетында өченче курста укый Алай бөтенләй вәгьдәсез үк тә түгел инде ул: Румыйния татарлары белән дә кызыксынуымны белгәч. Күсгәнҗә университеты студенты Ислам Мәтин адресын минуты белән язып бирде Нәкъ менә Хәмзә ярдәмендә соңрак без Ислам белән таныштык, хатлар языша башладык, шулай игеп До- бружа татарларының Румыйниядәге өлешенә янә бер багланыш җебе сузылды. Ләкин монысы соңрак. . Хәзер исә без фотоальбом актарабыз. Назмый белән Фәтхия ханымның өченче баласы Фигән. быел Анкарада лицей тәмамлаган кыз. Назмый. ялгызы гына эшләсә дә. кызын да алта табан укытырга гели. Фәтхия ханым. Төркия хатын- кызларының йөздән җитмеше кебек, өен. гаиләсен карап, тәрбияләп тоту белән мәшгуль.
Коридордан сандугач чутылдаган сыман тавыш ишетелде. Телефон икән Минем Казанда һәм илебезнең бүтән шәһәрләрендә фән докторлары. шактый дәрәҗәле түрәләр өенә кергәләгәнем бар. әмма Измир шәһәренең гади бер бензоколонкасында машина мае сатучы Назмыйның торагы аларныкыннан кысанрак, начаррак дип әйтә алмыйм Киресенчә! Чит илдә хезмәт хакын, әйбер бәяләрен сорашуны өнәмиләр, ләкин мин кызыксынмый түзә алмадым.
Бу йортны без. булачак күршеләр, күмәкләшеп төзеттек, диде Назмый Минем фатир алтмыш миллион төрек лирына төште Долларга күчерсәк, унөч мең чамасы.
Измир җылы як. монда кышын кар ятмавын алдарак искәргкән идем инде. Шуңа күрә йорт диварларын бездәгедәй калын игеп саласы юк. бер кирпеч тә бик җитә, бары авырлыкны күтәрүгә генә чыдасын Суүткәргечләрне дә тирән күмү хаҗәт түгел, җир туңмый. Җиңел-юка шнек, бер кат тәрәзә белән кышлау табигый. Кыскасы, йорт-җир кору монда бездәгедән шактый арзантарак төшә. Әмма шулай да Төркиядә һәркем Назмыйныкы шикелле әйбәт, иркен фатирлы түгел, билгеле. Әлегә илдә, алда әйткәнемчә, уртача айлык хезмәт хакы дүрт йөз доллар чамасы Төркиядә гаиләләрнең күп балалы икәнлеген, хатын-кызларның өйдә генә кыштырдавын истә тотсак, әлеге керемне байтак өлешкә бүләргә туры килә, димәк, унөч мең долларны җыяр өчен озак еллар акчаны кысып тотарга мәҗбүрләр. Берәүләр шундый мая туплауга балалары кул арасына керә башлагач кына ирешә. Назмый исә тырышлыты. кәсебендә егерме ел буе остаруы аркасында, хәзер аена 745 доллар ала.
Ел ахырында хуҗасы үз табышыннан өлеш чыгаргач исә. бу сумма соңгы дәвердә ике мең долларга җиткән. Аңлашыла ки, Төркиядә бик күпләрнең төшенә дә керми торган байлык бу. Шундый мөмкинлек ачылмаса, өч баласын да түләүле уку йортларында укытып яткан Назмый әле тиз генә югарыда сурәтләнгән фатирына ия була алмас иде.
Назмыйның керемен аныклагач, мин инде фатирның иркенлеген, әйбәт җиһазлануын бик табигый бер нәрсә итеп кабул иттем. Әмма шулай да гаҗәпсендергән бер як табылды — майлы буяу белән киндергә төшерелгән картиналар. Аларның берсендә — чәчәкләр, икенчесендә — табигать күренеше сурәтләнгән иде. Соңгысы аеруча үзенчәлекле: алгы планда чинар агачы ышыгында утырган ялгыз йорт. Арттарак яшеллек каплаган үрләр. Ә иң еракта — очлы түбәле күксел таулар. Табигатьнең мәһабәтлеге, төрлелеге, адәм баласының шул табигать кочагында гыныч-имин гомер сөрүе, мизгел һәм мәңгелек бәйләнеше бу картинага бик күп фикерләр салынган иде. Шагыйранә хисләр дә уята иде бу рәсем. Көне буе бензоколонкада, машина, керосин-бензин, майлар арасында кайнашкан, өй хуҗалыгын алып баруны хатынына тапшырган кеше эштән соң. гадәттә, диванга кырын ятып телевизор карый, гәзит укый яки ишегалдында гәп сата, сыраханәләр тирәсендә бөтерелә Инде бер дә булмаса. арзанлы кәгазь плакат, календарь-фәлән: бездә — берәр гүзәлкәйнең ярым шәрә сурәтен, Төркиядә — атаклы берәр мәчет рәсемен алып кайтып диварга ябыштырып куюны да аңларга мөмкин булыр иде. Ә монда. Тукта, йөрек кабиләсеннән килә торган романтика түгел микән бу?
Назмый көлемсерәп, соравыма сорау белән җавап бирде:
— Сурәтнең берәр җитешсез җире бармы әллә?
— Әйбәт рәсем, миңа бик ошый.
Буш вакытымда шуларны ясап ял итәм мин. Йә журналдан карап, йә табигатьтән күчереп.
— Башка картиналарың да бармы?
— Әйе. Туганнарыма да ясап биргәләдем.
Менә сиңа сигез сыйныф белемле бензин, май сатучы! Мин ул картиналарны профессиональ сурәтче иҗат итүенә һич тә шикләнмәгән идем.
Авторының кемлеге беленгәч, картиналарны тагын да җентекләбрәк тамаша кылдым: әле ерактан, әле якыннан, әле турыдан, әле яннан! Билгеле, белгечнең алардан кимчелек табуы да бик ихтимал, әмма мин бу сурәтләрне һич тә халтура дип исәпли алмадым. Тиешле җирдә укып, өйрәнеп, үзен бары шундый иҗатка гына багышласа, нинди уңышларга ирешкән булыр иде икән бу Назмый? Ә ул шәһәрдән авылга, авылдан шәһәргә йөреп сәүдә итә табигать биргән сәнгати сәләтен арып-талып төп эшеннән бушаганнан соң гына файдаланырга мәҗбүр!
Ерак юлга чыгар алдыннан Назмый «Дуган»ны тагын бер кат күздән кичерде, мотор тавышына колак салып торып, аннан ниндидер җитешсезлек тапты, капотын ачып, кайсыдыр шөреп-гайкаларын боргалады. Машина — Мәҗитнеке, «аксөяк» хуҗа аны тиешенчә үк карап тотмый иде. ахры. Назмый инде ваемсызлыкны күтәрми, алны-артны кайгыртып йөрү канына сеңгән икән.
Бара торган юлыбыз тигез, киң.
Анкара асфальты.—диде Назмый кыска гына.
Минем юл буенда күренеп калган шәһәрләр, авыллар турында күбрәк беләсем килә, әмма Назмый бар игътибарын машина йөртүгә биргәнгәме. әллә гид булырга белеме җитмәгәнгәме, сүзгә һич тә җәелеп китмәде Хәмзәнең инде мәгълүматы чикле иде. шуңа күрә үзе дә ялт- йолт каранып кына барды. Фәтхия ханым исә җыен ирләр арасында гәп корып «затсызлануны» килештереп бетерми иде, ахры.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда Совет матбугаты Төркиядә әйбәт асфальт юллар салуны да гаеп итеп күп язды, бу эшне хәтта СССРга 78
каршы дошманлык дип күрсәтүдән дә тартынмады: имеш, аларны НАТО хәрби максатта, төньяк күршегә хәвеф тудыру ниятендә төзи! Дүрт күз белән тамаша кылам—юлда ник бер танк, туп. хәрби машина очрасын. Кирпеч, он-ярма, цемент капчыклары, әржә-әржә жиләк-жи- меш. ташкүмер, төрле-төрле бүтән чимал, товар төягән йөк машиналары, тәгәрмәчле тракторлар, җиңел машиналар һәм мотоцикллар, ишәк яки ат җигелгән бер күчәрле арбалар агыла. Халкы өч миллионнан ашкан Измирне халкы дүрт миллионнан ашкан Анкара — ил башкаласы белән тоташтырган асфальт юлда хәрәкәт бик көчле, чөнки аның буенда дистәләгән бүтән зур шәһәрләр, йөзләгән авыллар да утыра ич әле. Төркиянең көнбатышына кергән бу төбәктә халык тыгызрак урнашкан, авыл хуҗалыгы да нык үскән, фабрикалар да бик күп. турист кәсеп- ханәләре дә гаҗәп тиз үрчи. Юллар теге яки бу мәмләкәтнең икътисади үсеш, мәдәни алга китеш дәрәҗәсен бик ачык күрсәтә. Шөкер, бу җәһәттән көньяк күршебез чын мәгънәсендә әйбәт тәэсир калдыра. Юллары уңайлы дип әйгү генә аз. аңа хезмәт күрсәткән бензоколонкаларда, автовокзалларда ягулык та, запчастьлар да, агымдагы юу-төзәтү эшләрен башкаручы остаханәләр дә, мөсафирларга уңайлыклар гарантияләгән ашханә-каһвәханә, кибетләр дә даими эшләп тора. Юлаучылар, «билет ала алмам, урын булмас», дип, шоферлар, «ягулык табалмам», дип хәвефләнми. Пассажирлар агымы артса, автобус рейсләре көне белән күбәйтелә, чөнки моның өчен рөхсәтне, бездәге шикелле, әллә кайдагы фәлән түрәдән сорап җәфаланасы юк- хуҗа үзе яки фирма вәкиле хәл итә. Юлаучылар күбәюенә ул бары куана гына кереме артачак.
Измирне чыккач озак та бармадык, юлның ике ягында да берничә гектар җирне каплап алган кызыл кирпеч өемнәрен күреп гаҗәпләндем.
Алучы юк, диде Назмый саран гына.
Коры җирнең алтыдан бер өлешен биләсәк тә. балчыктан яндырылган шушы нәрсә Советлар илендә гел дефицит саналды бит Кирпеч cyrapia балчык җитмимени, Мәскәүдә минем белән ике ел буе Югары әдәби курсларда бергә укыган урыс язучылары «АКШка Алясканы сатып харап булдык», дип көн саен яшь койды Хикмәт җир. балчык күплектәмени? Барны файдалана белүдә ул! Мин инде американнарның Аляскада мәңгелек туңлыкта берән-сәрән яшәүче эскимос торакларына кадәр кайнар су үткәрүләрен тәфсилләп язып тормыйм, «мәдәни» халык аны җылы Краснодар краенда да күпчелек урында һаман тәэмин игә алмый ич әле.
Ул арада без Гәдиз елгасы үзәнлегенә килеп кердек. Иген кырлары, бакчалар башланды. Тәгәрмәчле трактор арбаларына кавын-карбызлар төялгән, ияләре аларны юл буе:
Татып багың: иң татлысы, иң очсызы! дип мактый-мактый сатып бара Бер-икене генә теләгән Назмыйга бакчачы абзый шактый күбрәкне алдыртты. Үскән җирендә беркадәр арзанрак икән шул.
Кәмал паша, Тургуглы. Әхмәтле, Салихлы калаларын уздык та олы юлдан кечесенә борылдык Үзәнлек тарайды, аны икс яктан чикләп торган калкулыклар юлга якынрак елышты Тимер юлны көньякка аша чыккач, тар асфальт безне бөтенләй кукуруз кырлары, йөземлекләр арасына алып кереп китте Ачык һавада табын корып, ял итәргә урын күзләп барган Назмый «Дуган»ын бер чишмә буена, чинар күләгәсенә туктатты. Су җирдән метр ярым чамасы калкып торган таш дивар эченнән чуен торбадан агып тора, юл уңаена ике якка сузылган бетон улакларны яртылаш тутыра да аннан тут агачлары тезелешеп киткән үз юлыннан Гәдизгә таба йөгерә иде. һава эссе, туфрак коп-коры булып кипкән, елның бу фасылында су, әлбәттә, ерак китми җиргә сеңеп бетәдер Улакларның мал-туар эчерергә көйләнүе күренә Эштән иренми торган Назмый шундук ниндидер калай калак табып, әлеге улакларны тазартырга кукуруз кыяклары, тут. чинар яфракларыннан, ләмнән
арындырырга кереште, аннары юынды-пакьланды һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. Ул арада Фәтхия ханым өйдән махсус алып чыккан нигъмәтләрен чирәм өстенә җәйгән ашъяулыкка тезә башлады. Яшелчә, җиләк-җимеш янына чүпрә белән әчетеп, кабартып пешергән күмәч туралды, касәләргә термостан кайнар чәй агызылды. Төркиядә ипи белән күмәчнең бик яхшы сыйфатлы, тәмле итеп пешерелүен аерым искәртәсем килә. Мин инде илебезнең байтак тарафларында, кайбер чит мәмләкәтләрдә дә булдым, әмма мондый хуш исле һәм йомшакны, әйбәтне сирәк очраттым. Бездә авылларда кабартып үз мичләрендә пешергәлиләр. ләкин хәзер инде анда да халык казна ризыгына күчеп бетеп бара, бугай.
Ә менә чишмә суы Татарстанныкына җитми икән. Бездә ул боздай салкын, әллә ничә төрле файдалы матдәләр, тозлар эрегәнлектән, тәмлерәк һәм шифалырак! Хәер, Төркия зур, аның чишмә сулары да төрле- төрледер.
Тамак ялгап, хушланып адганнан соң сәфәребезне дәвам иттердек «Дуган» җимеш агачлары арасыннан — яшел чатыр астыннан елдам йөгерә, беркадәр Урта Азияне хәтерләткән табигатьне тамаша кылып бару, әлбәттә, хозур иде. Әнә шулай без Алашәһәрне узып киттек, аннары бераздан көнчыгышка, авыл юлына борылып кердек, һаваның эсселеге, җирнең дымга сусавы шунйа гына ап-ачык беленде — артыбызда. асфальттан аерылгач ук. мул гына тузан болыты бөркелеп күтәрелде Унда биек, төз байтирәкләр, армурт. инҗир, купшы гут агачлары ышыгына сыенган төрек авылы калды, ярлары киң. әмма төбендә чыпчык эчәрлек тә су акмаган коры елганы кичтек һәм кеше биеклеге үскән бөрлегән куаклары арасыннан Гөрсу (Каракуа) авылына килеп кердек.
Милләттәшләребезнең бер өлеше үткән йөз ахырында Төркиягә күчеп килгәч, Күтәһия виләятенең Гәдиз илчәсенә (безнеңчә — район) кергән Әфәнде Күпере авылына нигез салганнар Тора-бара алар күбәйгәннәр, җир, аннан да бигрәк, су кытлыгы сизелә башлаган, шуннан сон инде тынгысызрак җаннар башка чыгар өчен уңдырышлырак, дымга баерак һәм иркенрәк җир эзләргә тотынганнар һәм 1954 елда Әфәнде Күпереннән йөз егерме чакрымнар чамасы көньяк-көнбатыштарак шушы үзәнлектә тамыр җибәрерлек урын тапканнар
Гөрсу «Т» хәрефе рәвешендәге ике урамнан гыйбарәт утыз йортлы авыл икән. Өйләр, абзар-куралар монда саман кирпечтән салынган, күпчелеге тыштан акшарланган. Җәлпәк түбәләре—чирәптән. Коймалары да саманнан, таштан өелгән, урам ягында рәшәткәдән корылганнары да бар. Урамнарында яшеллек күп түгел, өйалды бакчалары да сирәк күренә, койма буйларындагы чирәм инде күптән саргаеп, кибеп беткән Урам уртасыннан саргылт такыр юл уза. Авылның бердәнбер матуррак, төзегрәк бинасы — мәчет. Манарасы аңа аерым бер купшылык, көязлек биреп тора.
Без кайткан йорт бикле Назмыйның баҗасы бөтен гаиләсе белән кырда булып чыкты. Күршеләр өйрәтеп җибәргән сукмактан басуда йөзем киптерүче хуҗаларны эзләп киттек. Бакчаларында яки шуларга ялганып киткән кырларында матавыкланып йөргән милләгтәшләребез- нең әле берсе, әле икенчесе, кемне эзләвебезне ачыклагач, безгә Баһаветдин Чәлекнең кай тарафта икәнлеген кычкырып күрсәтеп, адашмый барырга ярдәм итеп тордылар. Кызык: сукмагыбыз әле бер. әле икенче хуҗаның шәхси биләмәсе аркылы уза. Байтирәкләр «коймасын», бөрлегәннәр «бакчасын» уздык. Җире коры булса да, сазлыктагы шикелле йомшак түмгәкләргә дә басып атладык яңгырлы айларда уйсулыкта күл хасил була, ахры. Бөрлегәннәр әллә иясез, әллә алар монда бик күп — җиләкләре бүгенгәчә пешеп утыра, җыючы табылмаган.
Горсуда балалар әз хәзер,- диде Назмый,—Яшьләр шәһәргә күчеп китә. Шунлыктан йорт-җирне карап тотуга да игътибар кимегән. 80
Кемгә дип яңартырга, янәсе, барыбер әрәм булып калыр. Элек монда җанлырак, күңеллерәк иде.
Ниһаять. Назмыйны. Фәтхия белән Хәмзәне хуҗалар танып алды, зур мәйданга полиэтилен җәеп, шунда йөзем киптереп — аны таратып, чүбен чүпләп йөргән җирләреннән күтәрелеп, аргы баштан безгә таба килә башладылар.
Татар авылы икәнлеге сизелә шул — хатын-кызлары, төрекләр кебек, баштанаяк чүпрәккә төренмәгән. Йөзләре ачык, буй җиткән Үлия Хәмзә абыйсының муенына ук килеп асылынды, үбешеп күрештеләр. Балачактан дуслардыр, мөгаен. Буй җиткән, дисәм дә. кызга әле нибары ундүрт кенә яшь икән. Көньякта алар әнә шулай тиз үсә-җитлегә.
Бөтен кыяфәте белән безнең авыл агаен хәтерләткән Баһаветдин, кул биреп күрешкәч һәм танышкач
— Без менә шушында көн күрәбез инде,- диде —Татарга охшаганмы соң без? Эссе монда, әмма кызуның сүрелгәнрәк ае хәзер. Бүген күктә бер болыт әсәре дә күренде әле. яңгыр яумагае, дип. йөземне каплап куярга әзерләнеп маташабыз
Аларга күршеләре дә булышып йөри икән—кунакның ерактагы тарихи ватаннан килүен ишеткәч, барысы да бергә җыйналды. Сорашу, күңелле гөрләшү китте. Бераз гәп корып торганнан соң. җиләге җыеп алынган йөземлекне карап чыктым Баһаветдин инде аны кышка әзерләү белән мәшгуль икән: картайган ботакларын кисеп ташлый, кышлый- сыларын. бәйдән чишеп, җиргә яткыра. Йөземчелек, аннан көтелгән керем, хуҗалык игү серләре хакында сорашуыма, көлемсерәп
- Элек арпа, көнбагыш кебек игеннәр иктек, диде Мамык га үстереп карадык Мамыктан баемадык, арпа Татарстанда да үсәдер, дөньяга йөзем кирәгрәктер, дип уйладык. Татып карагыз әле: әнә нинди баллы, гәрәбәдәй коңгыр г-сары. эре ул!
Авыз итеп карыйм: чыннан да. ифрат татлы, тешсез җимеш икән
Баһаветдинның көпчәкле тракторы бар. ул аны хәзер кырдан йөк Iашуга көйләгән артына беркетелгән биш-алты капчык әйбер сыешлы калай әрҗәсенә кибеп өлгергән җимеш тутырылган Күнегелгән гадәт буенча, сәгать ничәдә эшкә бару-кайту хакында да сорашам. Баһаветдин тагын көлемсери:
Кайчан телибез, шул чакта,—ди.—Дәүләткә уңыштан салым түләгәч, бездә берәүнең дә эше юк. Теләсәң эшлә, теләмәсәң - түшәмгә төкереп ят.
Әмма Горсудагы милләттәшләребез андый хөрәсәннәрдән түгел, әлбәттә. Сату өчен товарлыклы йөзем үстерүдән тыш. алар үзләре очен дә еллык яшелчәсен, җиләк-җимешен әзерли, терлек тә асрый. Тормыш дәрәҗәләре гөрлесенеке төрлечә. 1954 елда монда килеп урнашканда өлкән буын күпме җир алып өлгерүенә, шуның хисабына ничә җан көн күрүенә бәйле Баһаветдиннең яшьтәше Әхмәт Зәки Атасевәр өч баласы, хатыны, әнисе белән бергә Күгәһия каласында яшиләр, җәен Горсуда унбер гектар йөзем үстерәләр. Хәйретдин Кыяк гаиләсендә алгы җан. җир биләмәсе егерме өч гектар. Эш аеруча күп чакта ул кеше ялларга мәҗбүр икән. Баһаветдиннең исә биләмәсе кечерәк, йөзем сатудан ул. елына карап, өч-дүрт йөз доллар керем ала Моны бүгенге Төркия шартларында күп дип әйтеп булмый, шунлыктан аңа бүтән кәсепкә дә керешергә гуры килә. Кызлары Хәтиҗә белән Үлияне. улы Назыйфны укыгыр өчен, моннан унсигез чакрымдагы Алашәһәргә барып йорт салган Балалары каникулларын гына авылда уздыра, хатыны белән үзе ел дәвамында Гөрсу белән Алашәһәр арасын таптый: тегендә дә. монда да иренмәгән кешегә эш табылып кына юра
Кайту уңаенда без аларның Алашәһәрдәге өйләренә дә кереп чыктык. Аның әле беренче каты гына әзер иркен залы, йокы бүлмәсе, ашханәсе, коридоры, бәдрәфе һәм ваннаханәсе инде матур гына җиһазлаш ан. Баскычтан икенче катка күтәрелдек анда әле төзелеш мәйданы
6. «К У ■■ № S
81
гына иде: диварның арматура чыбыклары, моржа һәм вентиляция торбасы югарыга дәвам итүне көтеп, идәннән шактый калкып тора. Беренче катта исә кайнар суга чаклы бар. яши бир!
Исән булсак, быелгы йөзем акчасына тагын кирпеч алачакбыз,— диде Баһаветдин.
Алар керемнәрен тиененә кадәр исәпләп, башта жир сатып алырга мая туплаганнар, аннары — нигез салырга, беренче катны өяргә, аның түшәмен түшәргә, бүлмәләр бүләргә.. Ел саен әнә шулай өлешләп башкаралар эшне. Икенче катны житкереп бетергәндә кызларны кияүгә бирер, улларын өйләндерер вакыт якынлашыр - туй ясарга әзерләнергә кирәк булыр. Гаилә тормышы көйле аксын өчен, хезмәтне кызганмау, тапканны саклап тоту хажәт.
Безнең Гайнелхәят әби Төркиягә Идел буендагы Керкәле авылыннан күчеп килгән, бабабыз Мостафа да шул яктан. Кайтып күрәсе килә ата-баба жирен, әмма бик кыйбатка төшәчәк шул ул сәфәр,—диде Баһаветдин.
Гөрсудагы җылы һава, уңдырышлы туфрак, озын жәй, әгәр явым- төшем дә мулрак булса, рәхәт һәм иркен яшәргә тулы мөмкинлек бирер иде. Дым җитми. Артезиан коесы казыткан булган Баһаветдин, тик хәзер аннан су чыкмый башлаган. Күршеләрнеке дә корыган. Авылда хәзер ике кое гына эчәргә яраклы су бирә икән Алардан сугарып кына теләгән кадәр яшелчә үстерү мөмкин түгел. Тирәнрәк яңа коелар казыту исә шактый чыгым сорый.
Үлия безне авыл кырыендагы якын бакчага, ашар өчен җиләге махсус җыелмый тотылган йөземлеккә алып китте. Юл уңаенда без йәнә бер оҗмах җимеше -кыргый хөрмә белән сыйландык. Ул — баллы, әмма бик коры, авызда он кебек таралып аңкауларга ябыша — тиз сусата.
Йөземлек куе. чук-чук тәлгәшләре кошлар чүпләмәслек итеп яфраклар ешлыгында, аскы ботакларда калдырылган икән. Бер табак йөземне Хәмзәгә тоттырып кайтарып җибәргәч. Назмый миңа Гөрсуны күрсәтүен дәвам итте. Аркылы урамнан бераз бардык та тыкрыктан басуга атладык Монда йөзем бакчалары, терлек кермәсен өчен, тирән чокыр белән киртәләнгән иде. Авыл башына чыккач, бер тар басмадан без иясен белмәгән йөземлеккә аяк бастык. Аның юл кырыендагы тарафында алмагач шикелле биек агачлар үсә. аларның өске ботакларында алсу җимешләре дә хәтсез иде. Назмый аларны үрелеп өзеп, берсен миңа сузды да:
— Авыз ит. инжир бу.—диде.
Кипкәнен беләбез, күз алдында агачтан өзелгәнен татып карау бәхете күпләргә эләкми. Пешкән армуттан да йомшаграк, искиткеч татлы, гел шикәрдән генә тора диярлек икән. Бераз гына әчкелтем тәме дә бар.
Шулчак яныбызга бер абзый якынлашты. Кечкенә авылга кунак килү, җитмәсә, шундый ерактан килү хәбәре сәгате-минуты белән таралып өлгерә, бу абзый да безнең белән аулакта танышырга ашыккандыр инде, дип уйлыйм. Назмый күңелле исәнләште, мин дә аңа кушылдым. Аннары хуш күңеллелек, юмартлык күрсәтеп:
- Әйдәгез, абзый, сез дә сыйланыгыз! — дидек.
Абзый кеше тыйнак кына көлемсерәп:
Сыйланыгыз, сыйлан, минем агачлар бу! —диде.
Колхозның күмәк малына күнегеп, Татарстан авылында үскән сәяхәтче аны-моны уйлап торамыни инде? Ә Назмыйга ваемлау кирәк иде, ваемлау!
Бөккән ботакларыбыз үзеннән-үзе ычкынды, кулдагы җимешләрне кая куярга белми, бала-чага кебек:
— Юл буенда үскәч, без аны...
— Без аны уртак малдыр дип уйлаган идек! - дидек.
Зыян юк. Кем агачы икәнен белсәләр дә, аскы ботакларын балачага үз итте инде аның. Безгә өстәге җимешләре бераз калыр әле.
Бурның олысы ни дә, кечесе ни? Гафу үтенеп, ят биләмәдән чыгып китәргә туры килде!
Өйгә кайтканда ике гөнаһлы бәндә мәчеткә кагылырга булдык. Әле намаз вакыты җитмәгәнлектән. ул бикле иде Акычы шунда гына эленеп тора икән, ачып эченә кердек. Иркен, салкынча гыйбадәт залы. Идәненә паласлар, келәмнәр түшәлгән, түрендә Коръәннәр, төрле догалыклар тезеп куелган шүрлек тора. Диварына мөселман календаре ябыштырылган. Тыныч, газа, пакь бина. Төркиягә күчеп киткән милләттәшләребез- нең бер өмете акланган алар диннән язмаганнар Моның игелекле йогынтысына шикләнмәскә мөмкин мин Госманлы җирендә гел әхлаклы милләттәшләребез белән генә очраштым
Кичен Баһаветдиннәргә мөсафир белән күрешер өчен күршеләре керде мин мондагы, алар Татарстандагы тормышны сорашты
Әтием Хәйрулла Төркиягә ундүрт яшендә килгән, диде Хәйретдин Кыяк Аның атасы Насыйбулла. Насыйбулла атасы Мотыйгулла Иш1ирәк авылыннан чыкканнар Әткәй бер ел урысча да укыган булган Күчмән татарларны монда хөкүмәт хезмәткәрләре дә. күрше төрек авыллары халкы да яраткан, без дә тату яшибез Салымнарны вакытында түләгәнгә, һөнәрле булганга, безне «дөрес фигыльле, күркәм гадәтле» дип. ошатканнар.
Өлкәннәр белән гәп корып утырганда, бүлмәгә шәһәрчәрәк киенгән ике егет килеп керде. Аларның өлкәне үзен:
Мәхмәт Вәли Аксу, дип таныштырды
Без инде элегрәк хат алышкан булганлыктан, кочаклашып күрештек. Мәхмәт (Мөхәммәт) Анкарада. Хаҗитәпә университетының химия фа-культетында өченче курста укый, ул былтыр редакциябезгә «Казан ут- ларыпна Төркиядә язылу тәртибен сорашып мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер ул авылда каникулда икән. Хатындагы адрес буенча, мин аны Күтәһия шәһәрендә яшидер, дип уйлаган, аңа дип татарча китаплар да алып килгән. Мөхәммәтне әлеге калада эзләп табарга ниятләгән идем
Мөхәммәт белән әңгәмәбез аеруча җанлы ялганып киткәч, бүтәннәр колак салып кына утырырга мәҗбүр булды Бу. мөгаен, аларга ошап җитмәгәндер, шул ук вакыт алар алдында без дә әңгәмәдә бик тирәнгә кереп китә алмадык. Кунаклар сирәгәйгәч һәм төнге сәгать унбер тулгач, иркенләп гәп корыр өчен. Мөхәммәт мине үзләренә чакырды.
Аларда инде без киңрәк дөнья Күтәһия. Анкара. Төркиядәге мил-ләттәшләребез язмышы. Идсл-Уралдагы хәлләр, милли матбугатыбыз, әдәбиятыбыз-сәш атебез хакында гәпкә чумлык. Күбрәк Мөхәммәт сорашты. миңа җавап бирергә туры килде. Баһаветдин әллә ничә мәртәбә мине алырга килеп тәрәзә чиртте, әмма Аксулардагы әңгәмә таң сызылганчы өзелмәде. Үз милләте белән шулкадәр тирән кызыксынган егетне минем Татарстанда инде күнгән очратканым юк иде. Аңлашыла ки. үз халкың арасында яшәгәндә кызыксыну ансатрак басыла күп нәрсәне күреп, белеп үсәсең, матбугаты, радио-телевидениесе. театрлары да ярдәмгә килә. Ә чит илдә үскән татарга боларның берсе дә эләкми. Җитмәсә. Төркиядәге татар авылларының өлкән буыны укымышсыз, хәзер инде өлкән саналганнарның да. шушында туып-үскәнлектән, ватаннан да. туган мәдәнияттән дә хәбәрләре чамалы Шунлыктандыр. Мө-хәммәт Аксу егерме биш яше тулганчы белә алмаган, әмма белергә теләгән байтак нәрсәне миннән ачыклап калырга ашкына иде
Татарстанга ничек барырга? Кесә такырлыктан, энесе университетта укуын өзәргә мәҗбүр, очкыч белән Казанга юл тотуны уйлыйсы да юк. Мөмкин булса. Казанда белгечлеге буенча практика узар, бәлки әле яшәп тә калыр иде. Татарстанда туган телдә югары белем алырта мөмкинме? Милли театрыбыз шулай данлымыни? Рәссамнарыбыз, композиторларыбыз да бармы? Бәген татар журналларын алып торасы иде. ул инде хәзер кирилл хәрефләрен дә таный ич
Эре гәүдәле, киң маңгайлы, тарихи ватаны, туган халкы белән шулкадәр тирән кызыксынучы бу егет мине Төркиядәге татар яшьләренең дә киләчәктә төрек диңгезендә эреп бетмәячәгенә, милли аңы уяначагына өметләндерде. Ләкин бу эшнең көчәюенә Татарстанның ныклы өлеш кертүе кирәк. Татар диаспорасы вәкилләрен Казанга чакыру, мәдәниятебез эшлсклеләренең чит мәмләкәтләргә барып, милләттәшләребез белән аралашуы башланды, бу эшкә «Ватан» җәмгыятенең алынуы сөендерә. Ләкин әлегә багланышларыбыз бик-бик зәгыйфь.
Илдән күчеп килгән беренче буын Гөрсуда инде күптән дөнья куйган. Авылның иң өлкән кешесе Зәүҗан әби белән мин монда килүемнең икенче көнендә очраштым. Без җилкапканы ачып кергәндә ул болдырда утыра, йон җебе эрләп әварә килә иде. Яланбаш, ситса күлмәктән, озын балаклы ыштаннан, киез катадан. Чәче — көлсу, маңгае — җыерчыклы, әмма хәтере әйбәт икән. Теле саф татарча. Кәефе барда шаяртып алырга да булдыра.
— Исәнме, әби? Картлыкка бирешмибезме?
Шөкер, балам, картлыгым яшьлеккә тиң, диде ул көлемсерәп.— Яшьлектәге көчем картайгач та тулысыңча сакланып калды.
— Бәрәкалла! Ә син моны исбатлый аласыңмы соң?
— Алам, бик алам. Әнә тегендә, лапаста, бер зур таш киле тора. Яшьлегемдә ничек кенә тырышсам да. мин аны урыныннан кузгата алмый торган идем. Хәзер дә шулай — никадәр маташсам да, аны борып та куя алмыйм. Димәк, көчем һаман элеккечә калган инде, шөкер.
Аның шундый көр күңелле булуына сөенеп, мин сорауларымны бирергә, бик еракта калган елларны ачыкларга керештем.
— Мин, балам. 1904 елда Күтәһия шәһәрендә туганмын,— дип дәвам итте ул сүзен. Ул чакта ук шәһәрдә татарлар күп иде инде. Идел буеннан күчеп килүчеләр. Алар башта авылларга барып урнашкан, аннары әкренләп Күтәһиядә төпләнергә керешкәннәр. Әнкәем Зөбәрҗәт белән әткәем Миңлекәй — Чүти авылыннан. Әнкәемнең әнисе Җәүһәр, әтисе Миңлехәер, әткәемнең әтисе Мияссәр дә төп Чүти кешеләре... Әнием ягыннан әби-бабам җиде бала үстергәннәр. Аларның нәселе илдә әле дә яши торгандыр. Чүти (хәзер Татарстанның Кайбыч районына керә.— Т. Ә.) авылында аларны беләләрдер, әтием Миңлекәй заманында анда кибет тоткан. Төркиягә диңгез аша Миңлекәй белән Зөбәрҗәт күчеп килгән, әүвәл Мәрсиндә тукталганнар, аннары шуннан ерак түгел Адана шәһәренә барып сыенганнар. Төркиянең дә көньягында, Ак (Урта Т. Ә.) диңгез буенда. Кибрис утравына яп-якын икән болар. Җылы як. Әмма монда борчаклары пешмәгән, ахры. Күтәһия тарткан үзләрен. Бәлкем татар күп җирдә яшиселәре килгәндер. Минем яшьлегем Күтәһиядә узды инде. Аннары егерме тулганда Әфәнде Күпере егете Миң- нехаҗига кияүгә чыктым. Каенанам Вазифа белән каенатам Миңнәхмәт Шөгердән иде. алар монда Кырым аша килгән булган... Чикләр ябылганчы, илкәйдән туганнарыбыз өзелмәгән. Әти-әни, каенатам белән каенанам да туган-үскән җирләрен сагыналар, безгә шуны гел искә төшереп сөйлиләр иде. Әмма, бердән, тормыш басты, икенчедән, юл ерак, чыгымлы. күпме сагышлансалар да. Чүтине бер кайтып күрә алмадылар. Урманлы, болынлы, чишмәле як булган икән... Әткәем монда тегү текте, әнкәем дә кул эшенә оста иде. Татар халкы һөнәрле бит ул. Ике күчәрле арбаны Төркиядә «татар арбасы» диләр, аны монда безнекеләр алып килгән. Элек Төркиядә зәйтүн үсә, сәнагать (промышленность) юк иде. Әфәнде Күперендә без борчак, бодай, ясмык, солы. тары, бүтән игеннәр игә идек, гөрле яшелчәләр дә үстерә башладык, гомер буе шушында яшәгән төрекләрне шундый эшләрдә узып киттек, хәлләндек. Бәрәңге, кишер, чөгендерләр чәчтек, мал асрадык Күрше авыл төрекләре кыр- ларыбызны-бакчаларыбызны. йорт-кураларыбызны гаң калып карап йөриләр иде. Аннары, бездән күреп, алар да игенчелек, яшелчәчелекне күбрәк фәһемли башладылар Ирем Миңнехаҗи Кумҗы зиһенле, хәтер- 84
ле кеше иде. Тату яшәп, жиде бала үстердек, аларнын алтысы бүген дә исән, һәркайсының үз гаиләсе бар. Өлкәне алтмыш алтыда. Искешәһәрдә гомер итә Берсе Измирдә, икенчесе Согуд Гарәбестанында, Мәдинә шәһәрендә яши. Ире татар, өч балалары бар. өчесе дә — Төркиядә. Оныкларым да күп. җәйләрен монда каникулга кайталар, балаларым да хәлемне белешеп китә. Утыз ел гомерем Әфәнде Күперендә узды, кырыкка якыны Горсуда үтте. Миңнехажием үлгәнгә жиде ел, тик мин аның нигезен беркая да ташлап китмим. .
Гөрсу үзе Төркиядәге бер татар утравы булса. Зәүҗан әби биләмәсе аның милли йортыдыр шикелле тоелды миңа. Чөнки өй. каралты- кура анда нәкъ бездәгечә урнашкан — ишегалдын өч яктан урап корылган. Шуңа күрә, көннең теләсә кайсы вакытында ишегалдына күләгә төшә, яшел чирәм дә көйми-корымый Моңа машина, арбалы ат кермәве дә сәбәпчедер инде, ләкин мин бу хакта нигәдер уйламаска тырышам, бүтәннәр белән чагыштырганда, Зәүҗан әбинең тагарчарак сөйләшүе дә мөһим роль уйныйдыр, дип фараз игәсем килә бугай! Билгеле, әби монда хәзер ялгызы гына яшәгәнлектән, каралгы-кура искерә, туза бара. Кызганыч. чөнки шулай тагар йорты искерә, туза, татар рухы юкка чыга лабаса. Бер Зәүҗан әби биләмәсе генә түгел, бөтен Гөрсу шундый хәлдә. Күңелемнән бер минутка да чыкмаган Идел-йортым да милли тормыш белән яшәү ягыннан шатландырмый әлегә. Анда җырларыбыз туа. кита-пларыбыз языла, туган мәктәпләребез бетмәгән, ләкин халкымның сулыш алуы әле һаман киңәю, ныгу юнәлешендә түгел, ул үз тарихи ватанында азчылыкка калган Ниндидер явыз көчләр газиз балаларын төрле тарафларга кысрыклап чыгарып, Идел-йортымны зәгыйфьләндер* гән. Аерылганны инде аю ашый, бүленгәнне бүре ашый
Зәүҗан әби белән болдырда утырганда шуларны уйлыйм Нинди могҗиза белән бу чәчелгән-сибелгән татарны яңадан тарихи ватанына җыеп, Идел-йортка җиңелмәс рух орертә. дәрт-гайрәтен терелтеп, мәңгелек сәламәт тормыш тәэмин итәргә9 Шагыйранә уйчыбыз Дәрдемәнд. ялкынлы көрәшчебез Исхакый вә йәнә бүтәннәр шушы максатка хезмәт итәр өчен тапкан малларын да, казанган сәләт-белемнәрен дә багышлаган. ләкин болар гына татарны упкыннан йолып калырга җитмәгән. Әмма җан сакларга булышкан! Димәк, милләтебезгә тагын ла куәтлерәк, тагын да гайрәтлерәк фикер ияләре, көрәшчеләр кирәк.
Әнә шулай үз уйларыма бирелә башлаганда, капкадан мине эзләп Әхмәт Зәки Атасевар килеп керде
Сөйләшкән сүз онытылырга да мөмкин, мин менә бер кәгазьгә адресымны язын тапшырам, диде ул. Авы.тдашларыбызның күбесе кичә сезнең килүне ишетеп өлгермәгән, бүген кичен очрашырга өметләнәләр. Ватандашыбызны күрер өчен Алашәһәрдән кайтырга җыенучылар да бар икән.
Аерым кәгазыә исә ул латин хәрефләре белән түбәндәгеләрне язган иде: «Сак белән Сок» бәетен вә җырларыбыз мәҗмугасен җибәрә алмассызмы? Идел-Уралдагы бөтен татарларга исәнлек-сәламәтлек телим. Безгә киләчәктә лә күрешен яшәртә язсын!».
Без 24 сентябрьдә Алаптәһәргә барып, кечкенә каланың бик зур базарын тамаша кылдык Тик минем хәтердә бу базар малы белән генә түгел, аның ачык күк астындагы бер чәйханәсенә җыйналган милләт төшләрем белән дә хәтерлә калды Түгәрәкләнеп утырганнар ла нечкә билле бокаллардан чәй эчә иде алар Җәйге челләдәге кебек бөркү булса да, башына бүрек, өс генә сырма кигән картлар да. шакмаклы бумазый күлмәгенең изүен ычкындырып, кара эшләпәсен башына кырын салган урга яшьтәгедер дә. тагын да җиңелрәк киенгән егетләр дә бар. Гади киемнәре, сөялле куллары әллә кайдан кычкырын тора болар туклыктан, җигешлектән арыган, кызык-гамаша күрен азган-тузган халык түгел, эш арасында бер мөһим хаҗәтен үтәргә килгән игенчеләр, һөнәрчеләр иде Кайсы шәһәрнеке, кайсы авылныкы, базарның бер почмагына алар-
ны туган тел, таларлык тамыры җыйган. Тирә-якта төрек теле мөхите шау килә: ала. сата, бәхәсләшә... Ә монда унбишләп җан казанча гәп корып утыра. Ничәмә дистә елдан соң ата-баба нигезеннән мосафир килү алар өчен зур вакыйга булганлыктан, һәммәсе беравыздан дәррәү кыстап, мине түгәрәкнең түренә утыртырга тырыштылар, карашлары белән капшап, үзләрен аеруча кызыксындырган сорауларын биреп, ерак илкәй хәбәрләрен тыңларга әзерләнделәр. Кыска-кыска җавапларым аларны канәгатьләндереп җиткермәде, кичен Гөрсуда күрешергә сүз куештык. Ләкин мин Төркиянен үзем күрергә теләгән бүтән шәһәрләренә һәм авылларына барырга вакытым җитмәячәгеннән хәвефләнеп, ахыр чиктә вәгъдәмне боздым — Гөрсуда икенче кичкә калмадым һәм моның өчен соңыннан байтак үкенеп йөрдем. Чөнки мондый зур илне бер сәяхәт вакытында гына барыбер күреп бетерергә мөмкин түгел иде.
Алашәһәр базарында бергә җыйналган милләттәшләремнең кайберсе миннән «Сак-Сок» бәетен сорарга өлгергән иде. Тикмәгә булмагандыр бу, үз язмышларын да шул бәет, риваять каһарманнарыныкына тиңләүдән, тарихи ватаннарын. Идел-йортиы юксынудан телгә алганнардыр Сак-Сокны. Юк, аларны ата-аналары каргап читкә таратмаган, кайчандыр ватаннары үги иткән. Мин бу милләттәшләремнең күңелен юатырга, Идел-йорт белән Төркия, Әбиавылы, Иштирәк. Керкәле, Чүтиләр белән Әфәнде Күпере. Гөрсулар арасында да ныклы багланыш урнашуга ышаныч уятырга, шул багланышның гәүдәләнеше рәвешендә монда тагын бер кич мәҗлес корып утырырга тиеш идем. Әмма язмыш мине вәгъдәмнән чигендереп, аларны бу юлы да Сак белән Сок хәлендә калдырып моңландырырга теләде, күрәсең. Бу очракта мин Идел-йорт чагылышы идем ич!
/"Чөйләшүең, чыннан да, татарчаны хәтерләтә». Бу сүзләрем V4 Мәҗит Сүзәрнең мин-минлегенә шактый ук нык тигән булган, ахры, авылга кузгалыр алдыннан ул абыйсына:
— Кайту уңаенда кунакны Әхмәт Шәриф белән дә очраштыр. Әхмәт абый да шатланыр, Татарстан вәкиле дә Төркиядә саф татарча сөйләшүчеләр барлыгын күреп китәр,— диде.
Менә хәзер без Гөрсудан кайту юлына чыктык. Тургутлы шәһәрендә Анкара асфальты икегә аерылды — «Дуган»ыбыз уңга. Манисага таба борылды.
Юл буенда ике яктан да йөзем бакчалары сузылып китте — Гәдиз үзәнлеге бөтен Төркиядә нәкъ менә шул йөземе белән атаклы. Әмма куе караңгылык кинәтрәк төшкәнлектән, тиздән без аны җете аера алмый башладык.
Маниса Измир кебек үк виләят үзәге, әмма аннан күпкә кечерәк шәһәр. Ут алгач кына килеп кергәнлектән, без аның чинар, пальма, магнолияләр үскән ямьле урамнарын иркенләп тамаша кыла, чәчәкле яшел скверларында хушланып утыра алмадык, әмма якты мәйданнарында, мал тулы кибетләрендә һәм ризыкка бай каһвәханәләрендә тормыш кайнап торуын, яшь-җилкенчәкнең кала мәркәзендә ваемсыз гына сәйран чигеп рәхәтләнүен карап уздык.
Кирәкле өйне үзбаш кына табу кыен булачагын чамалагач, туктап, узгынчылардан юл сораштык. Төрекләрнең үзара ярдәмчеллеген мин менә шунда йәнә бер кат сынадым — мөрәҗәгать иткән ир-атларыбыз- ның берсе, «әйдәгез, күрсәтәм». диде дә. машинабызга утырып. Лаләле мәхәлләсенә кадәр килде һәм. без эзләгән йортны төртеп күрсәткәч кенә, гаип булды.
Яңа кеше белән очрашуга әзерләнеп:
Маниса шәһәре
— Әхмәт Шәриф нимесләргә әсир төшеп, монда Алманиядән килеп урнашты инде алайса?—дип сорадым.
Әйе, диде Назмый,- Тик без хәзер Дәмирәл Ниязиләргә килдек. Ул да үзебезнең егет, Әхмәт абзыйны табышмый калмас.
Безне бусагада озын буйлы, төп кебек таза-нык, киң җилкәле баһадир каршылады. Юкка гына Дәмирәл (тимер кул) исемен кушмаганнар икән, кысып та карый кулны! Танышып сөйләшә башлагач, мине гаҗәп- сендергән тагын бернәрсә беленде: иллесен генә тутырса да, быел пенсиягә чыккан. Озак еллар автомобиль төзәтү остаханәссндә хезмәт иткән. Төркия гадәтенчә, хатыны өйдә генә кыштырдаган. Дүрт бала үстергәннәр. кызлары инде университет тәмамлаган, улларының берсе солдат, икенчесе сәүдә эшен өйрәнә. Фатирлары күп бүлмәле, уңайлы, матур җиһазланган, табыннары мул. Аптырыйм: шәһәр җирендә ялгызы эшләп алты җан асраган кеше ничек мондый тормышка иреште икән'’ Балалары әле мал табарга керешмәгән диярлек, пенсия акчасына да шушылай иркен яшәү мөмкинме икәнни? һәм, ниһаять, типсә тимер өзәрлек ирне пенсиягә чыгара торган нинди акылсыз ил бу? Алмания әнә алтмыш бишкә кадәр эшләтә, аннары гына пенсия түли башлый Илледән ялга чыгаргач, дәүләт халыкның күпме өлешен үз кайт ыргуына алырга тиеш, яңа тернәкләнеп килүче Төркия бюджетенә бик авырга туры киләдер болай?
Миңа аңлаталар: әйе. пенсионерлар дәүләткә бик кыйммәткә төшә, әмма хөкүмәткә әлегә шулай файдалырак Илдә халык бик тиз арта, хәзер хезмәт базарына ел саен бер миллионга якын егетләр, кызлар өстәлә, аларга кирәк санда эш урыны булдыруга илнең капиталы, ягъни сәрмаясы җитенкерәми. Эшсезлек социаль шартлау барлыкка китермәсен өчен, өлкәннәрне вакытыннан элек хезмәттән бушатырга туры килә. Кызганыч, билгеле, чагыштырмача тәҗрибәлерәк һөнәр осталары әле җимертеп эшләр чакта пенсиягә китә. Ләкин бу вакытлы хәл. Төркия күтәрелә, көчәя, яңа эшханә-фабрикалар салу, г өзелешне, туризмны үстерү, көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагын киңәйтү өчен аның көч-кодрәте артканнан-арта бара, шунлыктан якын арада ук инде пенсиягә чыгу яшен ирләргә илле биштән хәл итү карала. Илдә гомер озынлыгы арту да шуңа этәреп тора.
Әлбәттә, бездәгедәй социализм тәртипләрен кертсәң — колхозлар оештырып, анда дистә еллар буе кешене бушка эшләтсәң, фабрика, төзелешләрдә җан сакларлык кына хезмәт хакына бил бөктерсәң, Төрки- ягә дә эшсезлек янамас иде. Әмма монда көчләү бездәгедәй канат җәя алмаган, төрек мондый тәртипләргә шунлыктан риза булмаячак, аның тормышка үз мөнәсәбәте бар эштә күз буяу — әхлаксызлык; эш өчен һәрвакыт лаеклы түләнергә тиеш!
Алашәһәрдә Гариф Йылмаз, телефоннан чакыргач ук килеп җиткән Әхмәт Шәриф Төркия пролетарийлары миңа үз тормыш-көнкүрешләре турында шактый нәрсә сөйләде. Тик безнең әңгәмә, әлбәттә инде, иң әүвәл мөһаҗир татарның язмышын, аның туган теленә, мәдәниятенә, тарихи ватанына багланышын ачыклаудан, күңелләрендә утырган сагыну юшкынына кагылудан башланып китте.
Тарихи ватанында туып-үсү әллә кайдан сизелә шул: Әхмәт Шәриф абзыйның теле саф татарча булуы бер хәл, аның сүз сөреше дә шагыйранә иде әле. Күрешеп бераз хәл-әхвәл сорашкач ук, үзен аңлап бетермәгән ят мөхиттән йончыган, үзе шикеллерәк тәрбия күргән затларга сусаган төсле:
Белмим.
Әллә күпкә. Әллә бик озакка. Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын..
дип сөйләп алып китте ул. Бүлмәдәгеләр һәммәсе тынып калды, Дәми- рәлнен буй җиткән Асиясе белән Вәлие гаҗәпсенеп, күзләре очкынланып киткән Әхмәт абзыйга төбәлделәр. Ә ул сөйли дә сөйли:
Бер җирдә юк андый ак каеннар. Бер җирдә юк андый урманнар.
Бер җирдә юк камыш сабаклары — Андагыдай шаулый торганнар
Әллә сез дә Такташ якташымы? — дидем мин елмаеп.
Юк, энем, Зәй буеннан, Карабаштан мин. Такташны балачагымнан яраттым, әле дә әсәрләре хәтеремнән чыкмый.
Әхмәт абзый 1923 елда туган. Авылында буй калкыткач, ФЗОга киткән, шуннан әле кавырсыны да катмаган унбиш-унҗиде яшьлек малайларны шахтага җибәргәннәр. Нужа шулпаларын эчеп, инде мондагы авыр хезмәткә ияләнеп килгәндә генә сугыш гарасаты кабынган. Шахтер егет, кулына корал алып, фронтка киткән. Канлы бәрелешләрдә катнашкан. әмма 1942 елның башында әсир төшеп, лагерь фаҗигаләрен татырга мәҗбүр булган. Польша. Алманиядәге тоткынлык газапларын башыннан кичергән, сугыш беткәч, исән калса да, әсир даны белән ватанына әйләнеп кайтырга җөрьәт итмәгән. Бавариядә теләсә нинди кара хезмәткә риза булып, җан сакларга тырышкан 1949 елда инде Төркиягә килеп урнашкан Монда төрек кызына өйләнеп, малай белән кыз үстергән. Дәмирәл шикелле, бер автомобиль төзәтү фирмасында хезмәт итеп, пенсиягә чыккан. Әмма ул үзе болар турында сөйләргә дәртсенми, йә Татарстанны сораша, йә тагын яттан Такташ шигырьләрен сиптерә башлый.
Гомер ничек тә уза инде ул. энем. — ди Әхмәт Шәриф.— Алмани- ядә нимесчәне. монда төрекчәне өйрәндек, әмма берсе дә үз телеңә җитми Монда татарлар да бар барын, тик алар Тукайны да. Такташны да белми. Төреккә аралашып, сеңеп бетәрбез, ахры. Үз балаларымны да әниләре төрекчә тәрбияләде әнә.
Көнбатыш әдәбиятында, матбугатында мөселман хатын-кызларының хокуксызлыгын тасвирларга яраталар. Йәнәсе. ул ире кушканны гына үти, кол хәлендә, бичара Ләкин мин Дәмирәл хатыны Зөлхиҗәне
дә, Әхмәт абый хатыны Һаҗәр ханымны да хокуксыз бәндәгә охшата алмадым Киресенчә, мәҗлестә алар сүзе сүз иде! Укымышлы Асия Татарстан хәлләре белән кызыксынып, мине игътибар белән тыңлап утырса, әллә татарчаны төшенеп бетермәгәнлек тән, Һаҗәр ханым әңгәмәбезне кырыкмаса-кырык мәртәбә бүлеп, сүзне кабат-кабат Маниса яңалыкларына күчерде. Шуңа күрә аны хәтта әдәпле генә туктатып, әз генә мине дә тыңлап торуын үтенделәр.
«Хокуксыз» хатын-кызларына төрекләр үзләре ничек карый соң?
Дусларының берсенә бер агай хатыныннан зарлана икән
— Әллә син аның үлүен телисеңме? - дигән тегесе.
— Юк, теләмим,— дигән агай, — ул чагында мин үзем дә үләчәкмен ич. Шатлыктан!
Бервакыт Мәхмәттән танышы:
— Бүген күршеңне күмгәндә кайгысын уртаклашып елашырга бара-сыңмы? дип сораган.
— Баруын барам, - дигән Мәхмәт. Тик мин елый алмаячакмын бүген хатыным үлде.
Бу мәзәкләрдән төрек хатынының гаиләдә муен гына түгеллеген бик яхшы күрәбез.
Чынлыкта да төрек хатын-кызлары язмышларыннан зарланмый шикелле. Чөнки алар, безнекеләр сыман, ике камыт кимә1ән күпчелеге өй эше, гаиләсен тәрбияләү белән генә мәшгуль. Аналарның абруе бик югары, апа-сеңслләргә дә хөрмәт, ягымлы мөнәсәбәт күрсәтү гадәткә кергән. Ир-ат эчкечелеккә, уйнашчылыкка бирелмәгән, алар гаиләне матди тәэмин итү белән мәшгуль Нык. тату гаиләдә атаның яхшы үрнәге балалар сәламәт үсүгә шифалы йогын гы ясый Гаиләләр Теркиндә күп балалы булганлыктан. ир-атка. көчемне кая куйыйм икән, дип аптырыйсы юк дөнья куарга туры килә.
Соңрак татарча гәбебезгә күнегәрәк төштеме. Һаҗәр ханым колагын шомрайтып, мосафирларны игътибар белән тыңлап кына утырды, юлга чыгарга урыныбыздан купкач, мине үзләренә килеп кич кунар! а кыстый башлады Әхмәт абыйны да уздырып'
Әмма арада ватаны хәбәрләрен тыңлап, эчендәге моңын бушатып туймаган кеше, әлбәттә, шушы Әхмәт абый Шәриф булды сыман Бүтәннәр монда туган, монда үскән, аларга ата-баба нигезе турында ишетү кызык, әмма йөрәкләрендә ятимлек тойгысы, сагыну сызлануы юк дәрәҗәсендә иде Әхмәт абый исә күңеленнән «Бер җирдә юк андый ак каеннар . » дип кабатлаган саен, туган, газиз Карабашын, шуның гирә-ягын, Зәй буеның болыннарын, талларын, җил-яңгырын һәм кар- бураннарын күзаллап сыкрана иде Күрешүнең үтә кыска булуына уф- ( танып:
— Энем, болай ярамый ич инде, кун инде бездә һич юты бер кич! дип өзгәләнде Измирдә. минем шикелле, алман әсирлегеннән монда качып котылган Закир Ялмас якiашыбыз бар. иртәгә аны да барып табар идек, илдәге кардәшләренә бәлки ул да хәбәр җибәрер иде.
Ә сезнең Карабашта туганнарыгыз исәнме соң?
Ал I ы кыз кардәшем яши анда
- Аларпы кайтып күргәнегез бармы9
— Әлегә юк. Ходай кушса, дөнья эшен белеп булмый, бәлки кайтырмын да.
Сизәм, Әхмәт абзыйда шик-шөбһәләр әле һаман җуелып бетмәгән икән. Әсир гөшүе өчен илдә җәзага тартулары бик ихтимал, дип икеләнүе текәнмәгән идеале. Алгарак китеп әйтм Казанга каш кач. Төркиядә яшәүче милләттәшләргә мин байтак бүләк, шул исәптән, шигырь сөюче Әхмәт абзыйга якташы Гамил Афзалның «Сайланма әсәрләр»ен һәм «Сөембикә» журналын юлладым Манисадан озакламый җавап хаты да килеп җитте. «Җибәргән мәҗмугалар өчен бик күп рәхмәтләр яусын! Үз
телемдә күп еллар китап укыганым юк иде. Шатланып укыдым, шигырь китабы күңелемне бигрәк тә оста ачты. Журналны да укып туя алмадым, икешәр кат укыдым. Безне онытмыйча шуларны җибәрүегезгә^ инде нинди яхшылык итәргә дә белмим!»—дигән иде анда Әхмәт абзый.^
«Әҗәлгә дару юк диләр, сагынуларга бар микән?» — дип җырлыйлар бездә Минем «бар!» дип җавап бирәсем килә. Әллә соң ялгышам микән? Сагынучыларга юаныч бирергә омтылуым аларның әлеге хисләрен дөрләтүгә генә хезмәт итмиме соң?!
Төн уртасында Манисадан Измиргә кайтып барганда бу уй кабат- кабат күңелемә килде. Юл безне тирән тар үзән буйлап өскә, Маниса тавы түбәсенә алып менде, аннан инде икенче күңелле дөнья — Измир шәһәре җемелдәп күренә башлады. Ике каланың арасы — утыз чакрымдыр, аларны биек тау сырты гына аерып тора икән. Ә «Сак-Сок»лар тарихи ватаннарыннан бик еракка, меңләгән чакрымга килеп адашкан, ике арада тау сыртлары да. үзәннәр һәм упкыннар да бик-бик күп, далалар һәм диңгезләр дә, чәнечкеле тимерчыбык киртәләр дә бар. Ул араларны узу ай-һай кыен, ай-һай михнәтле. Тарихи ватан галәмәт ерак, күңелләрдә ул еллар буе сагыну булып кына яши. Сагыну — кешене кешелекле итә торган илаһи тойгы. Ләкин шулай да ул тойгы йөрәгеңне өзгәләмәсә яхшырак. Моның өчен исә ата-бабаларың нигезендә гомер итү кирәк.
ИЗМИР. КАРДӘШЛӘР КОЧАГЫНДА
змир — Төркиянең иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Ул безнең эрага кадәр унынчы гасырда нигезләнгән, дип санала. Шәһәрнең исеме хуш исле чәчәккә бәйле рәвештә кушылган, дип фараз ителә. Билгеле, атаклы каланың кайчан барлыкка килүе һәм ничегрәк исемләнүе хакында фаразлар бик күп, тарихчылар бүген дә өзлексез бәхәсләшә, һәркайсы милли мәнфәгатеннән, зәвыге һәм укымышлылыгы дәрәҗәсеннән чыгып фикер йөртә.
Җылы һәм саф һавасы, тау буйларының калын урманнары, фирүзә диңгез култыгы белән бу төбәк иң борынгы заманнарда ук адәм балаларын кызыктырган, шушында төпләнеп яшәр өчен күп кенә кабиләләр һәм халыклар көрәшкән, үзара бәрелешеп, алар монда берсен-берсе алыштырган. Измир шулар тарафыннан кат-кат җимерелгән, әмма һәрвакыт хәрабәләр арасыннан яңадан калкып чыккан. Күп кенә атаклы шәхесләрнең дә тормыш юлы шушы шәһәргә бәйләнгән. Борынгы заманның бөек шагыйре һомер Измирдә туган, дигән риваять бар. Безнең эрага кадәр (Б. э. к.) дүртенче гасырда мәшһүр җиһангир Искәндәр Зөлкарнәй (Александр Македонский) бу шәһәрне, нәүбәттәге тар-мар кылынуыннан соң, кабат яңарткан. Тагын өч гасыр узгач, монда атаклы Цицерон дәртле нотыкларын сөйләгән. Гүзәл шәһәр христиан дине таралу дәверендә яңа диннең элгәреге гыйбадәтханәләрен корган, иман яңарту көрәшләренең эчендә кайнаган. 440 елда исә Измирне төрки халыкларның даһи юлбашчысы Атилла буйсындырган Моннан соң аңа әле гарәпләр, әле византиялеләр алмаш-тилмәш ия булган, аннары 1084 елда шәһәр сәлҗүк төрекләре кулына төшкән. Тик тынычлык бу юлы да озакка сузылмаган Вакытлар алмашып, монда госманлы төрекләре солтаны Баязит та, Төркестан хакиме Аксак Тимер дә гайрәт күрсәткән. Бары 1413 елда гына гүзәл кала тәмам госманлы төрекләре биләмәсенә кертелгән.
Шәһәрдә шул көннәрдән алып, ниһаять, иминлек канат җәйгән: һөнәрчелек үскән, сәүдә киңәйгән, мәчетләр, кәрвансарайлар, матур- матур торак йортлар корылган, халкы ишәйгән. Соңгы дәвердә аның күпмилләтле халкы түбәндәгечә арткан:
И
Милләте: Саны (мең белән) 1717 1837 1872 1900 1927 Барысы 28.1 110,0 155,0 225.0 184.0 Төрекләр 15,0 50,0 45,0 60.0 178,0 Греклар 10,0 40,0 75.0 100.0 0.5 Яһүдләр 1,5 5,0 20,0 Әрмәннәр 0,2 10,0 6,0 15,0 Бүтәннәр 1,4 5,0 4,0 15,0 5.0
Шәһәрнең халык саны 1945 елда—276 мең. 1970 елда 521 мең. 1990 елда 1763 мең тәшкил итә һәм моннан соң тагын да кызурак тизлек белән үсә бара. Бераз көрдләр һәм гарәпләр яшәвен искә алмаганда, тулаем төрекләр!
1914 елда шәһәр 85 мәхәлләгә бүленә, аларда 1100 урам була. 40 мәчет, 17 грек чиркәве, ике әрмән, дүрт католик гыйбадәтханәсе һәм тугыз синагога эшли. Монда унатлы илнең консуллыклары ачыла. Измир сәүдә һәм дипломатия үзәге рәвешендә таныла. Европа дәүләтләре шушы шәһәр аркылы шактый күләмдә мамык, йон. тире. ефәк, келәм, кипкән җимеш, зәйтүн мае һәм бүтән товарлар сатып ала. Унтугызынчы йөздә Измир вилаяте эченә ике юнәлештә мең чакрым чамасы озынлыкта тимер юл салынгач, көньяк-көнбатыш Төркия тормышы 1агын да җанланыбрак китә. Яңа мәгъдән ятмалары ачыла, фабрикалар корыла, авыл хуҗалыгы экспорт маллары җитештерүне арттыра. Мәсәлән. Ушак шәһәрендә өч мең кеше эшли торган келәм фабрикасы барлыкка килә Измир, Истанбулдан кала, илнең иң куәтле сәнагать (промышленное! ь) мәркәзенә әверелә.
Егерменче йөз башында Измирдә бер йөз иллеләп башлангыч һәм урта мәкзәп-мәдрәсә эшли. Арада грек, әрмән, инглиз, нимес. француз, яһүд уку йортлары да күп була. Дистәдән артык кинотеатрның берсендә спектакльләр дә уйнала. Егермеләп клуб, утызлап казинода биючеләр һәм җырчылар һөнәрләрен күрсәтә. Әмма шәһәр халкының күпчелеге 1914 елда саны 550 гә җиткән каһвәханәләрдә ял игә һәм сәяси бәхәсләр куерта.
Измир төрек матбугатының бишеге исәпләнә. Монда беренче газиз 1824 елда французлар тарафыннан француз телендә барлыкка китерелә. Төрекчә «Айдын» («Якты») гәзите 1881 елда нигезләнә. Гасырыбыз башында инде төрекчә гәзит-журналлар саны дистәдән артын китә.
Шифаханәләргә, табипларга фәкыйрьрәк булса да. кибетләре белән Измир дөньяның теләсә кайсы шәһәре белән ярыша ала. Инде узган йөзнең җитмешенче елларында ук монда 6250 сәүдә ноктасы эшли. Гасырыбыз башында кунакларга һәм илгизәрләргә алтмыш кунакханә хезмәт күрсәтә.
Беренче Бөтендөнья сугышына Төркиянең Алмания ягыннан катнашуы һәм җиңелүе Измир язмышына да кара күләгәсен төшерә: шәһәр грек гаскәрләре тарафыннан басып алына Төрек халкының 1919 1922
еллардагы милли-азатлык сугышы нәтиҗәсендә, империалистик мәм-ләкәтләрнең Төркияне үзара бүлешеп юк игү омтылышы нәтиҗә бирми, илбасарлар Измирдән дә куып чыгарыла, әмма шушы кискен бәрелешләр вакьнында шәһәр рәхимсез рәвеш ю яндырыла һәм җимерелә, греклар һәм бүтән христианнар моннан бөтенләйгә күчеп китә
Төркия җөмһүрияте корылгач кына. Измирне чын-чынлап аякка бастыру башлана, моннан соң инде ул чын төрек шәһәренә әверелеп үсә Бу аның архи тек I урасы һәм халкының милли составы ягыннан бертөрлегә әйләнүендә лә күзгә ташлана. Илнең яңа башкаласы Анкара аны күп яктан узып китсә дә. Измир бүген дә кайбер тармакларда икенче урынын
бирми тышкы сәүдәдә ул бары Истанбулдан гына калыша. Чит илгә сатыла торган тәмәкенең өч чиреге, мамыкның яртысы шушыннан төяп җибәрелә.
Тире, сабын кайнату, тукыма. май җитештерүен дәвам иткән хәлдә, шәһәр эшчәнлеге хәзер күбрәк тармаклыга әйләнгән. Пластик матдә һәм тимер кою, станоклар, машиналар ясау елдан-ел арга бара. Измир хәзер автомобильләр һәм велосипедлар, суыткычлар һәм кер юу машиналары, авиация техникасы, күп төрле төзелеш материаллары һәм механизмнары җитештерә. Йөзләгән төр тукыма, кием-салым, мебель, дарулар, азык-төлек шушы шәһәрдән бөтен илгә һәм чит мәмләкәтләргә тарала. Заманча җиһазланган, алдынгы технология кулланылган байтак фабрикалар хәзер көнбатыш илләре белән ярышырлык дәрәҗәгә күтәрелгән. Моны Измир кибетләренә кереп йөргәндә бик гиз тоясың: күпчелек товарлар Төркиядә, шул исәптән, аларның байтагы шәһәрнең үзендә җитештерелгән.
Төркиядә башка төбәкләрендәгегә караганда әйбер арзанрак җир Истанбул шәһәре икәнлеген алдан ук ачыклаганлыктан, мин Измирдә кибетләргә кереп йөреп вакыт әрәм итәргә һич тә теләмәгән идем. Илнең икътисади үсеш, баю дәрәҗәсен шунда күргәч тә бик җитә ләбаса. Әмма Мәҗит Сүзәр дә, мондагы башка милләттәшләрем дә бу ниятемне, сәерсенеп, хупламадылар. Татарстаннан кадәр кил дә халыкара ярминкәләр үткәрә торган мәшһүр каланың ничегрәк яшәвен күрми кит. имеш. Бу санга санамау измирлеләрнең мин-минлегенә, горурлыгына тия иде, ахры, шунлыктан ниятемне үзгәрттеләр, йөзләгән-меңләгән эреле-ваклы кибетләр тезелеп киткән базарларына, витриналары әйбер күплектән аллы-гөлле елкылдап торган зур-зур сәүдә сарайларына алып бардылар. Күзләрне камаштырырлык малдан сыгылып торган шүрлекләрне күргәч, башыма ирексездән: «Ничек шулай баеган икән соң бу Төркия?» дигәй уй килде. Очы-кырые күренмәгән саф-саф. урам-урам төзелгән сәүдәханәлә- рен карап йөрү әүвәл мине сокландырды, аннары арыта, йончыта башлады. Әйбер чамасыз күп, сиңа ошаган һәм хаҗәт булганнары да әллә ничаклы. Вак-төяк товарларны күтәреп сатып йөрүче кырык тартмачылар да җитәрлек. Шул исәптән. Советлар иле кәсепчеләре дә! Мәҗит Сүзәр аларны әллә ничек чамалап:
— Әнә сезнекеләр йөри! дип, төртеп үк күрсәтте.
Яннарына барып, кайдан нинди йомыш белән килүләрен сорадым. Алар урысча белүче «төрек» очрауга сөенеп:
— Ал матадан без, спорт ярышына килдек,— диделәр.— Вакыт тар, әйберне тизрәк биетергә дә iаярга кирәк, сатулашырга булышыгыз әле!
Сумкалары тулы бинокль, электр товарлары. Фабрикасы Казанда булса да, аларны үзебезнең кибетләрдән таба алмаячаксың. Ә монда, рәхим ит, ал гына. Ләкин долларга, маркага һәм лирага. Төркиядә инде кайсы ил туристының нәрсә сатуын беләләр, ил базарлары совет бинокльләре белән туенган, башта егерме доллар бәяләнсә, хәзер унбиш- уналты долларга төшергәннәр. Әмма «бартер» сәүдәсе тукталмый, бер бокал кока-кола алып эчәрлек тә валюта белән тәэмин ителмәгән совет илгизәрләре, мең мәшәкать чигеп, әнә шундый кәсепкә керешергә мәҗбүр.
Сәүдә мәркәзендә йөргәндә, Тәлгать паша бульварындагы «Тагарлар» кибете хәтердә калды. Хуҗалары кырымлы кардәшләребез икән. Кибетләре өч катлы, диварлары эчтән зәңгәр постау белән тышланган, идәнендә — коңгырт киез-келәм. Кием-салым, тукыма, бизәнү әйберләре белән сату итәләр. Кайдан килүемне белгәч:
— Боерыгыз, бәй-әфәндем, нә алачаксыз?—дип хезмәт күрсәтергә әзерләнделәр.
Теләгемне үтәргә атлыгып торулары, әлбәттә, татар булуым өчен генә гүгел. Алыш-биреш әйбәт барсын өчен алар Африка негрына да ятымлы мөнәсәбәт күрсәтә. Әмма сатучының якты чырай белән ил- 92
тифатлы мөгамәлә ясавы, кулыма ялтыравыклы реклама буклеты китереп тоттыручы мине бүтәнчә уйлата: үз татарын шул болар!
Кибетләрендә затлы маллар өем-өем, сәүдәләре кыйбатчылрак бул-гангамы, керүчеләр артык күп түгел. урамдачыга ыгы-зыгы юк Күпчелек халык арзанлы мал эзли Алар исә мондый затлы кибеттә түгел, бар хәзинәсен ачык мәйданда җыелмалы өстәлләргә җәеп салган яки бинага беркетелгән элгечләргә элеп куйган, товарын кычкырып-кычкырып мактауга бер дә иренмәгән сәүдәгәрләрдә сатыла.
Төркия соңгы вакытта безне күн кием белән тәэмин итүче төп илгә әйләнде. Мода шуңа күчкәнлектән. Истанбулга яки Батумидан ерак түгел Трабзонга бару омтылышы әнә шул «күн бизгәге» аркасында да кызып китте. Самолетта, Румыйния. Болгария аша поездда, Кара диңгез аша корабта, Кавказ юлларыннан үз машиналарында яки чик буеннан төрек автобусларында көн саен меңләгән илгизәр көньяк күршебезгә агыла. Бездәге илчелеге һәм консуллыгы теләүчеләргә виза биреп өлгерә аямаганлыктан, Төркия Русия илгизәрләренә визасыз гына кунакка килергә рөхсәт бирде тамгачыларга ун долларыңны түлә дә рәхим ит. Үз хәкимнәрегез дә шуңа риза булса!
Агыла халык. Күн куртка алырга йөз доллар юнәтә алса, буш кайтмаячак. Долларлы булу ансат түгел, ләкин ил зур. шунлыктан чаялар, үткеннәр бездә дә шактый җыйнала, бартер алыш-бирешенә яраклы товарлар ничек табыладыр, тамгачылар иләгеннән иләнеп чик аша ничек алып чыгыладыр анысын бер Алла гына белә
Нуретдин Шамданлы әфәнденең күн киемнәр кибете. Зур түгел, әмма кием белән туп-тулы. Иллесе тулмаган ялтыр маңгайлы, хәрәкәтчән хуҗа сатып алучыларына кием сайлашу белән мәшгуль. Яшүсмер кыз белән малай - ярдәмчеләре узгынчыларны кибетләренә рәхим итәргә өнди. Мәҗит Сүзәрне күреп алган Нуретдин әфәнде бөтен йөзе белән балкып:
— Боерыгыз, бәй-әфәндем. даими мөштәрием! ди.
Рәхмәт, әфәндем'
— Хәлегез яхшымы? Өегездә иминлекме? Боерыгыз, утырыгыз!— дип дәвам итә хуҗа.
- Әйе. Кәндегез сагмы? Сәүдәләр барамы? дип гәпкә көч өсти Мәҗит.— Кунагым бардыр, Советлар Берлегеннән килгән Казан төрегедер.
— Чук гүзәл! Боерыгыз, утырыгыз, бәй-әфәндем. Илегездә иминлекме? Сәяхәтегез күңелле узамы?
Әйбәт. Тәшәккер идәрем. дим мин тыйнак кына.
Кунагыбыз тире куртка сайлаячакмы? Иң шәбен табып бирәчәкбез. Сезнең өчен. Мәҗит бәй. даими мөштәриебез өчен, әлбәттә, хакын төшерәчәкмен, ди хуҗа юлдашымның колагына Сезнең кунак минем кунагымдыр!
Төрек теленең безгә ят сүзләре дә шактый: мөштәри алучы, гәшәк- күр рәхмәт, саһиб хуҗа, әйе яхшы, кәнде үзе Нуретдин әфәнде ул арада үсмер малайга безнең өчен чәй китерергә боера, бүтән сагын алучыларга сүз кушарга онытмаган хәлдә, аннары тагын безнең белән гәп кора башлый.
Мәҗит Сүзәр канәгать. Ул шушы кибеттән әле быел гына берьюлы ун куртка сатып алган, сәүдәгәр бу хәлне онытмаган, димәк, эшләр уңар. Киемнәргә ишек төбеннән, ерактан гына күз салып торуымны Мәҗит килештерми
— Әйдәгез, берәрсен киеп карагыз инде,— дип мине үгетләргә керешә.
Сатучыларның мондый ягымлы, кунакчыл мөгамәләсенә без күнекмәгән Кесә дә такыррак булгач, сәүдәгәр алдында үземне әллә ничек гаепле кеше сыман гоя башладым Ул әнә ничек бөтерелә, алдыма төрле-төрле өч-дүрт куртка тотып килде дә
Кайсы төс ошый? Кайсы таманрак? Әллә башканы эстисезме?— дип, бер-бер артлы аларны миңа кигезә, чабу-җиңнәрен тарткалап, аркаларын сыйпаштыргалап, мине көзге алдында әйләндерә-тулгандыра башлады.
Йөз долларлык курткалар. Ә минем кесәдә — әлеге дә баягы «Йени Форум» биргән илле генә. Аннары Измирдә кием сатып алырга теләмим дә ич мин. бу хакта Мәҗиткә алдан ук әйтеп куйдым. Ул моны әллә оныткан, әллә сату-алу дәртеннән исергән, һаман мине үгетли:
— Икенчесен киеп карагыз әле, борчылмагыз, акчаның җитмәгәнен мин үзем түләрмен,— ди. Аннары ризасызлыгыма игътибар итеп, өсти:— Киеп караган өчен монда берәү дә акча сорамый.
Анысы шулай шулаен, әмма ләкин кибет хуҗасы, безнең татарча сөйләшүебезгә колак салып, яныбызда гына бөтерелә бит. Ул инде киеп карарга бишенче куртканы алып килде. Шулкадәр ярарга тырышып хезмәт күрсәтүен, билләһи, кызгана башладым инде. Алырга чамаң юк килеш, аны бушка мәшәкатьләү уңайсыз да. Болай ярамый дип уйлап, ниһаять, мин курткадан баш тартыр өчен, әдәпле бер сәбәп табам:
— Бәй-әфәнде, киемне улыма сайлыйм мин. Яшьләргә күп кесәле, шылтыр-мылтыр тимер йозаклары ялтырап тора торган куртка ошый. Ә моның түшендә йозагы...
— Бәй-әфәндем, төшендем. Биш минуттан түш кесәсе әзер булачак...
Кибет хуҗасы, җавабымны да көтеп тормастан, мин яраксызга чыгарган куртканы тотып, бинасының икенче катындагы ательесына йөгерә-йөгерә менеп тә китте. Минем заказ буенча кесә ясаткан, аңа йозак куйдырган була ич инде ул, менә килеп каптым!
Мәҗит исә күңелле елмаеп, чәй эчәргә керешкән иде.
- Борчылмагыз, сез куртка киеп маташканда. Нуретдин әфәндегә хәлне аңлаттым инде,—диде ул.— Минем янә күпләп курткалар алуыма өметләнә, шуңа күрә кунагыма да унбиш доллар төшәргә риза булды. Моннан арзанракны сез Истанбулда да таба алмассыз!
Биш минуттан инде кибет хуҗасы баягы куртканы яңартып төшеп тә җитте. Саубуллашканда ул безне тагын килергә чакырды һәм «Әлиф антилопа» кибетенең адресы, базар картасы басылган реклама буклетын да бүләк итәргә онытмады. Кунакларын буш кул чыгарып җибәрмәвенә ул, әлбәттә, бик канәгать иде.
змир шәһәре мәгариф һәм мәдәният үзәге буларак та ил тормышында күренекле урын били. Дистәләгән китапханәләрендә йөз меңнәрчә том китап, журнал тупланган, Археология, төрек сәнгате. Агатөрек музейлары бөтен илгә мәгълүм. Музей ныгытма Кә- дифәкала (Хәтфәкала) — тау башындагы урта гасырлар архитектурасы һәйкәле, анда менгән илгизәрләр бөтен Измирне уч төбендә шикелле күреп тамаша итә ала. Йөздән артыграк мәчет арасында Хисар (1597), Шадырван (1636) исемлеләре борынгылыклары белән атаклы.
Измирнең үз радио үзәге, йөзләп типографиясе бар. соңгылары кырыклап гәзит. унбишләп журнал, күп санда китаплар баса. Исемнәре Татарстанда да мәгълүм Самим Куҗагүз, Тарык Дорсын. Атилла Илхан кебек язучылар шушы виләяттә туганнар. Унбер роман һәм күп кенә хикәяләр язган С. Куҗагүз, аңардан яшьрәк, әмма шулай ук байтак роман, хикәя һәм әкият иҗат итәргә өлгергән Т. Дорсын бүгенге төрек әдәбиятында мәртәбәле роль уйный. Башка язучыларның китаплары белән бергә. С. Куҗагүзнең «Ун меңнәрнең кайтуы». Т. Дорсыннын «Диңгез каны» романнарын уку да миңа заманында Төркияне күзалларга ярдәм иткән иде. Без озак еллар дәвамында СССРда сул карашлы, ягъни
И
изүче сыйныфларга карты булган төрек язучылары әсәрләрен генә тәрҗемә иттек, романнары урыс телендә басылган С. Куҗагүз белән Т. Дорсыннын да төрек «тәнкыйди реализмы» вәкилләре булуын чамаларга мөмкин иде Әллә шунын өчен өнәмәгәнгәме, Измир укымышлылары белән әңгәмә корганда, аларның берсе дә әлеге язучыларны телгә алмады. «Бездә атаклы каләм ияләре юк. Истанбул белән Анкарада тупланган алар», — дип аңлаттылар.
Соңрак миңа СССРда әсәрләре еш тәрҗемә ителгән башка язучылар, шул исәптән. Газиз Нәсин. Сәбахетдин Гали. Орхан Кәмал. Йәшәр Кәмал, Фәкыйрь Байкорг һәм бүтәннәргә карата да шундыйрак салкын карашны тоярга туры килде. Ләкин алар хакында мин Анкара, Истанбул- да кызыксындым .
1987 елда Болгариягә барып, анда яшәүче төрекләр һәм татарлар белән танышып, сәяхәтем һәм әлеге күрешүләрем тәэсирләрен «Гөлчәчәкләр илендә кара болыт» исемле әсәремдә чагылдырган идем. Укучылар хәтерлидер, мин анда төрек-татар язучылары белән очрашуларымны сурәтли алмадым алар ул чакта барысы да төрмәләргә җыеп ябылган, сөргеннәргә сөрелгән иде. Измирдә йөргәндә мин шулардан берсенең Болгарстанның Разград округы Шәрәмәг авылында дөньяга килгән шагыйрь Шабан Калканның. 1989 елда туган иленнән сөрелгәч, шушында яши башлавын белмәдем
Әсәрләре болгар, македон, поляк, украин, урыс телләрендә дә басылган, Болгарстапда төрекчә һәм болгарча шигъри җыентыклары нәшер ителгән, төрекчәдән һәм урысчадан болгарчага, болгарчадан һәм урысчадан төрекчәгә әдәби тәрҗемәләре белән дә танылган Шабан туган илендә озын хезмәт юлы узган. Солдат, эшче, укытучы, журналист, Болгарстан Язучылар берлеге Разград бүлеге рәисе, шигырь бәйгеләрендә әллә ничә мәртәбә бүләкләр казанган каләм иясе ул. Аның Измирдәге Алсанҗак дәүләт шифаханәсендә дәвалаучы доктор булып эшли башлавын вакытында белсәм. Болгаре ганга һәм Төркиягә бәйле күп кенә вакыйгаларны мин аннан сорашкан булыр идем. Кызганыч, мин аның хакындагы хәбәрне, каләмдәшемнең шигырьләрен Төркиядән өйгә әйләнеп кайткач кына, Измирдә чыга юрган «Кардәш әдәбиятлар» журналыннан укый алдым.
Измир шәһәрендә ун футбол командасы бар. Монда баскетбол, көрәш һәм спортның бүтән төрләре дә киң таралган. Стадионнар, йөзү бассейннары һәм бүтән спорт корылмалары елдан-ел арта бару ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда «Алтай». «Алтынай». «Алтын Урда». «Гүзтүбә», «Каршыяка» һәм бүтән Измир командаларының еш кына призлы урыннарга чыгуына мөмкинлекне киңәйтә Югарыдагы исемнәрне санаганда мин ирексезләп: Татарстан командалары ни өчен «Динамо». «Синтез». «Рубин» һәм башка ят кушаматлар белән атала икән? дип баш ватам «Алтай». «Алтын ай»лар ярамаса. безгә бәлки «Алтын Урда»сы Төркиягә караганда да күбрәк килешер иде’ Ни әйтсәң дә. бу дәүләт төрекләрнеке түгел, таiарныкы булган ич'
Измирнең мәдәни тормышын җанландыруга сурәт галереясс. Дәүләт театры, консерватория җитди өлеш кертә Әмма культура эшенең башы да. нигезе дә мәгариф челтәре
Хәзер Төркиядә мәктәп яшендәге барлык балалар укуга тартылган. Күпчелеге, әлбәттә, башлангыч белем генә ала. Анысы исә биш сыйныфлы Аннан соң укучылар өч сыйныфлы урта мәктәпкә күчә Шуннан соң белем алу өч ел буе лицейләрдә дәвам итә. Лицей тәмамлаучыларны югары уку йортлары көтә Аларына керү, бездәге шикелле, конкурс нигезендә. 1991 елда, мисалга. 975 мең дәгъвачының 185 меңе генә кабул ителә. Ягъни бер урынны якынча биш кеше дәгъвалый.
Мәгариф челтәренең бүтән тармагы да бар Башлангыч мәктәптән соң һөнәр-техника урга мәктәпләренә кереп, берьюлы гомуми белем һәм һөнәр үзләштерергә мөмкин Югары һөнәр-техника мәктәпләре исә кол
леджга тиң—аларда урта һәм югары белемле һөнәр ияләре әзерләнә. Әйтик, хатын-кызлар педагогия институты, туку сәнәгате техниклары мәктәбе шундыйлар исәбенә керә.
Милләттәшебез Надыйр Дәүләт әйтүенчә, Төркиядә дәүләт мәгариф челтәре Татарстанныкыннан көчлерәк түгел. Бер сыйныфта кайбер җирләрдә 60 —70 укучы белем алу сыйфат ягына сукмый калмый Илдә халык бик тиз арта — күп балалы гаиләләр ишле. Үсеп килүче ил булган Төркия мәктәпләр өчен биналар төзеп җиткерә алмый, төпле әзерлекле укытучылар, мәктәпләрне заманча техник әсбаплар белән тәэмин итү дә аксый. Мондый аксауны хосусый мәктәпләр киметергә булыша—аларда укыту сыйфаты бермә-бер югарырак. Ләкин аларда укыту — түләүле.
Дәүләт мәгариф челтәрендә белем алучылар университетка кергәндә түләүле хосусый курсларда өстәмә әзерлек үтәләр — бу аларга көндәшләре белән уңышлы ярышырга булыша.
Измир шәһәрендә, югарыда телгә алынган мәгариф учакларыннан тыш. Ислам институты. Икътисад һәм сәүдә академиясе. Тугызынчы сентябрь һәм Эгей университетлары да бар әле. 1955 елда ачылган Эгей университеты аеруча мәртәбәгә ия. Аның яхшы җиһазланган лабораторияләре. зур клиникасы, 1100 урынлы шифаханәсе, бай китапханәсе, куәтле типографиясе яхшы белгечләр әзерләргә, киң күләмдә тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек бирә Эгей университетының медицина, авыл хуҗалыгы, техника, археология, чит тел. халыкара бәйләнешләр факультетларында меңләгән студент белем ала.
Әмма минем игътибарымны җәлеп иткәне— нәкъ менә шушы Измир университеты галимнәре тырышлыгы белән барлык төрки халыклар рухи байлыгын төрек укучысына тәкъдим итүче «Кардәш әдәбиятлар» журналы чыгарылуы иде. Советлар Берлегендәге «Дружба народов» шикелле басма ул. Билгеле. «Кардәш әдәбиятлар» әлеге Мәскәү журналыннан күпкә юкарак һәм өч айга бер. чынлыкта исә елга бер-ике мәртәбә генә дөнья күрә, тиражы да аз. Ләкин аны Төркиянең башкаласы Анкара да. илнең иң зур шәһәре, аннан да бигрәк, илнең иң атаклы һәм күпсанлы мәдәни көчләре тупланган Истанбул да түгел, ә гадәти виләят үзәге чыгара. Шуңа тагын бер өстәмә бизәк: идеологик каршы торулар йомшара төшкәч. Төркиядә ике кеше (Алмания аша алдыру чарасын күргән милләттәшебез Надыйр Дәүләтне санамыйк) «Казан утлары» журналын рәсми төстә алдыра башлады. Шулармын берсе— Измир уни-верситеты профессоры Фикрәт Төрекмән
«Кардәш әдәбиятларпның күләме 32 бит, сирәк очракта гына — 48 бит. Европа бизмәне белән үлчәсәк. Төркиядән тышта яшәүче төрки халыклар әдәбиятын танытучы бердәнбер басманың университет укытучылары тарафыннан җәмәгать башлангычында гына нәшер ителүе һәм әҗәл даруы сыман әз таратылуы гаҗәпсенү һәм канәгатьсезлек уята. Алтмыш миллион (1993 ел) халкы булган илдә бит бу! Төркия бик әз укый дигән сүзме бу? Әллә ул кардәшләре белән кызыксынмыймы? Үзеннән башка төркиләрдә игътибарга лаек әдәбият барлыгын белмиме?
Төркияне һәм төрекләрне яхшы яктан гына сурәтләргә никадәр тырышсак та, югарыда куелган сорауларга: «Әйе. Әз укый. Әз кызыксына. Белми»,— дип җавап бирергә туры килә. Халык саны унике мәртәбә артыграк булуга да карамастан, ул журналлар һәм китаплар чыгару буенча Финляндияне куып җитә алмый. Төрекләрдә бүген малкуарлык бар. ләкин уку культы, басма сүзгә табыну юк Моны саннар да бик ачык күрсәтә: 1991 елда Төркиядә 17 миллион тираж белән 6031 исемдә китап басылды (төрек китабының уртача тиражы 2819 данә). Ягъни дүрт кешегә —бер китап, җан башына чирек китап туры килә. Җан башына исәпләсәк, Румыйния — 3, Польша 5.4 китап баса Халык саны бер чама илләр белән чагыштырсак, басылган китап исемнәре буенча Төркия Италиядән — 2.8, Франциядән — 6.5. Англиядән 8 мәртәбә калыша. Шунысын да искәртергә кирәк: төрек китабының байтагы дини эчтәлекле;
руханыйлар, лиии вакыфлар матбага эшендә үтә актив- басмаларын зур тираж белән басып, чагыштырмача арзанрак бәягә сата, хәтта бушлай да тараталар. Төрекләргә матбага өлкәсендә алдынгы Көнбатыш һәм Төньяк Европаны куып җитү өчен озак еллар дәвамында бик нык тырышырга туры киләчәк әле, чөнки алар укымышлылык буенча татарлардан да шактый гүбән тора.
Әмма югарыдагы саннар һәм фикерләр Төркиядә фән һәм мәдәният гомумән түбән гора икән, безгә аңардан өйрәнерлек һәм алырлык бернәрсә дә юк икән, дигән ялгыш уйга китерергә гиеш түгел. Күпсанлы халыкның нисби яктан азчылыгы гына укымышлы булса ла, ул укымыш- лыларның абсолют саны миллионнарны тәшкил итүе табигый, шунлыктан төрекләрнең югары үсешкә ирешкән матур әдәбияты, музыкасы, сынлы һәм театр сәнгате, гуманитар фәннәрне алга җибәргән күренекле галимнәре бар. Аларның кайберләре турында алдарак сүз булды, моннан соң да танышуны дәвам итәр өчен мин бер көнне Измир университетының төрек теле һәм әдәбияты бүлегенә киттем.
Измир университеты яңа корылган иркен һәм матур бер аерым шәһәрчек Гөлчәчәкләр утыртылган скверлары, ак ташпулатлар ансамбленнән гыйбарәт модерн биналары аңа күркәм төс бирә Билгеле, меңләгән студент укытуны күздә тотып төзелгән биналарда купшы архитектура бизәкләре юк диярлек, монда барысы да максатка ярашлы рәвештә гади бетон, мәрмәр, пыяла һәммәсе исәп белән файдаланылган. Төрек теле һәм әдәбияты кафедрасында да шундый ук гадилек бездәгечә үк сары өстәлләр, шкафлар, пластмасс урындыклар.
Кафедрада мин байтак галим белән таныштым, шу лардан аеруча истә калганнары доцент Явыз Акпынар белән әле аспирант ураны яна гына тәмамлап килүче Мостафа Өнәр булды. Икесе дә «Кардәш әдәбиятлар» журналында татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итеп, рухи бай- лыкларыбыз турында мәкаләләр язып бастыручылар. Алар шкафларындагы өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н чыгарып
Бу китаплар — Измирдә бердәнбер нөсхәдә, диделәр Алты җилдле «Татар әдәбияты тарихы»н да мең бәла белән алдырабыз. Классикларыгыз әсәрләре дә ярым-йорты гына тупланган. Татарстан белән хезмәттәшлек итүебез юк дәрәҗәсендә, журналларыгыз безгә гомумән очраклы рәвештә генә килеп эләккәли, ярый әле беребез Суоми татарлары белән багланышка керде...
Суоми Финляндия. Мостафа шунда барып татар кызына өйләнгән икән Ул кыпчак төркеменә кергән төрки телләрне өйрәнә, татарча инде хәзер үк иркен сөйләшә. Чем-кара чәчле, калын кашлы, озынча йөзле, эре сөякле Сөйләшү манерасы, үз-үзен тотышы белән миллионлы шәһәр укымышлысыннан бигрәк авыл егетен хәтерләтә Ләкин ул инде «Кардәш әдәбиятлар»да Гәрәй Рәхим шигырьләрен, кайбер язучыларыбызның мәкаләләрен төрекчә тәрҗемә итеп, аларга аңлатмалар биреп бастырырт а өлгергән Шул аңлатмаларны әзерләр өчен байтак әдәбият карап чыккан
Явыз Акпынар «Кардәш әдәбиятлармның Тукайга багышланган махсус санына сүз башы язган Ул әдәбиятыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә, төрек-татар мәдәни багланышларын барларга тели икән, әмма кирәкле китапларны галимнәребезнең тикшеренүләрен, язучыларыбызның әсәрләрен кулга төшерүдән гаҗиз.
Мин дә шундый ук кыенлыкка тарыган идем ич. Төрек әдәбиятын, киңрәк алганда, мәдәниятен һәм тарихын яхшырак, киңрәк белергә теләдем Еллар буе тырыша-тырыша төрек язучыларының. галимнәренең китапларын җыярта омтылдым әмма урысчага тәрҗемәләрен генә таба алдым Төркия белән СССР арасында мөнәсәбәтләр шактый салкын булганлыктан, төрекчәдән тәрҗемәләр дә аз басылды
Менә хәзер мин (ышанасы да килми) рәхәтләнеп Төркиядә йөрим Кибетләре тулы китап, әмма безнең валютасыз кесә белән аларның янына да килә торган түгел: иң юкасы да ике доллар тора!
Университетка бару китаплы булу ягыннан ифрат та файдалы булды. Без Явыз Акпынар әфәнде белән ярты сүздән үк аңлаштык: мин Казанга кайту белән аңа кирәкле басмаларны табын җибәрәчәкмен, ә ул...
Мәҗит, сүзебез тәмамланганны да көтмәстән. безне якындагы гыйльми китаплар кибетенә алып китте.
Баскычтан түбәндәге катка төштек. Эче җыйнак, якты икән, дивар буйларында да. уртада да китапханәдәге шикелле тезелеп киткән киштәләр. Калын-калын томнарның яңа чыкканнары да. күптән дөнья күргәннәре дә бар. Төркиядә китапның озак сатылуы миңа ярап та куйды — мин монда исемнәрен библиографик чыганаклардан күптән укып белгән басмаларга да юлыктым. Кулга тотып карарга да хыяллана алмаган күпме китап күзгә чалынды монда!
Явыз бәй, ничә долларлык сайларга мөмкин?
— Кирәген һәпсен алыгыз!
Сайлыйм: Шөкран Курдакул. «Чагдаш төрек әдәбияты»; Фарук Ти- мурташ. «Тарих эчендә төрек әдәбияты»: Зыя Бакырчыуглы. «Төрек романы»; Мәхмәт Каплан. «Шигырь тәһлилләре»: Ибраһим Кафәсуглы «Төрек милли күлтүре»: өч автор әзерләгән «Хикәячелегебезнең 100 елында йөз үрнәк» антологиясе..
Йә Хода, күпме тансык хәзинә монда. Кайсылары саллы-саллы ике томлык. Вак-1өяк хезмәтләргә сузылмыйм, түләүче барында калын- калын томнарга үреләм. Хуҗа да «өметле» кешеләр килеп керүен күреп, яныбызда бөтерелә. Үзе сораша:
Кайдан килдегез? Насыл мәүзуг миракландыра? — ди.
Нинди темалар кызыксындыра, янәсе. Күзем төшкән китапларны шундук дымлы чүпрәк белән тузаннан арындырып миңа суза. Ул арада нечкә билле касәләрдә кайнар чәй дә китертеп җиткерә — унике яшьләрдәге бала аны әйләнмәле баскыч буйлап икенче каттан алып төшә. Тартынмагыз, ерактан килгән кунакны хуҗа үз исәбенә сыйлый! Ә бәлки китап бәясенә кушып җибәрәдер? Көне буе кем генә кермәс монда! Әлбәттә инде, исеме, кибетенең адресы язылган визиткасын тәкъдим игәргә дә онытмый, кирәкле басмаларны почта белән җибәреп тору мөмкинлеге барлыгын да искәртә. Аның банктагы исәбенә валютагыз гына килеп җитсен.
Китап кибетенә алучылар ишелеп керми, аларны кунакчыл каршыларга хуҗа иркен өлгерә. Сәүдәгәрлек сатучыларга уртак сыйфатлар өстәсә дә, монда тирече-күнче түгел, китапчы эшләве сизелеп тора: мөгамәләсе затлырак, нәзакәтлерәк!
Йосыф Акчураның «Төрскчслег»ен күрдегезме? Түнҗәр Байкара- ның «Зәки Вәлиди Туган»ы да бар. Әгъдәс Нигъмәт Куратның «Төркия вә Русия»сен карадыгызмы?
Чамалап алды бу минем кызыксыну даирәсен, бсрссннән-берсе күңелне ныграк тарткан басмаларны табрп кына тора. Кайбер хезмәтләрне Явыз бәй дә тәкъдим итә. әмма мин хәзер шактый биек өемгә кыенсыныбрак күз салам: Акпынар әфәндене уңайсыз хәлгә куймаммы, кесәсе чыдармы икән боларга?
Янәшәмдә Мәҗит бәй дә кайнаша ич әле. Көтмәгәндә аның кунагын баетырлык кеше табылуына сөенеп, ул да кирәкле санаган китапларны тотып килә. Шул арада миннән күреп, сорашып, үзенә дә сайлый — инженер тарих, әдәбият гыйлемен ялгыз башы кайдан белсен?
Күз бик кызган булса да. кат-кат актаргалап караган бүгенге төрек прозасы үрнәкләрен мин кире шүрлеккә илтеп куйдым. Газиз Нәсин. Кәмал Таһир. Рәшит Нури Гөнтәкин. Сәет Фаикъ һәм тагын кайберәү- ләрнең урысчага тәрҗемәләрен укып канәгатьләнеп торырга туры килер әлегә. Шөкер, йөз том чамасы шундый әдәбиятым бар. Алар янына менә хәзер антологияләр, гыйльми хезмәтләр өстәләчәк. Сиксән долларлык! Ягъни минем өчен бер күн курткалык сәрмая калдыра кибеткә Акпынар
бәй. Берәүләр бездә шуны алып кайтып сатып, кеременә илле түгел, биш йөз китап алыр иде. Бездә китап арзанрак Ләкин кайсы галимнең, язучының андый бизнес белән баеганы бар соң? Табигый ки. мин дә Төркия-Татарстан дуслык багланышларын үстерүгә хезмәт итәчәк кадерле басмаларның Казанга кайтып ирешәчәгенә сөенечемнән балкыйм!
Чәченә чал төшә, маңгай өсте шәрәләнә башлаган түгәрәк йөзле, йомры гәүдәле Акпынар бәй. сөйкемле елмаеп, үзенә нинди китаплар кирәк булачагын миңа янә бер кат искәртә дә безнең белән саубуллаша.
Укулар башланмаган әле. студентлар белән очраштыра алмадык сезне, яренгә тагын килегез—ди ул. Татарстан галимнәренә чук сәлам! Бәлки әле Казанга Тюркология конференциясенә бара алырмын
Мостафа Өнәр белән бүтән көнне янә бер очрашырга сүз куешкан- лыктан, бу юлы университет мәхәлләсендә озак мавыкмыйбыз Мәҗит эшенә ашыга. Ул өйлә вакытында гына мине шушында алып килер өчен тәнәфес ясан алган иде. Китаплары белән кунагын өенә җилдереп кенә кайтарып куйды да тагын ширкәтенә чыгып чапты. Югары хезмәт хакын Төркиядә көч түкми генә казанып булмый шул! .
Ә кичен без Мәҗитнең төрек дуслары белән очраштык. Сәүдәгәрләр, университет укытучылары, адвокат, врач, инженер һәм башка һөнәр ияләре Өмәр Каплан өенә унбиш-егермеләп кеше җыйналган иде
Мәҗитнең аңлатуынча, Төркиядән тышта яшәүче төрки халыклар язмышы өчен җан атучылар икән болар. Өй хуҗасы шушы төрки берлек төркеменең рәисе икән. Күренеп тора: җәмгыятьтә инде үз уры- нып тапкан утыз-кырык яшьләрендәге укымышлылар Кем киләсем алдан белеп җыйналганлыктан, алар сүзне баштан ук миңа бирделәр һәм Татарстан, татар халкы, аның бүгенге хәле, көрәшләре хакында сөйләвемне үтенделәр.
Мәҗит минем тылмачым булырга теләгән иде. әмма мәҗлес кунакны үз шивәсендә тыңларга теләк белдерде Билгеле, мин белгән кадәр төрек сүзләрен дә кулланырга тырыштым.
Бераздан мәҗлесебез хәйран кызып китте—мине сораулар белән күмеп ташладылар. «Татарстан бүген аеруча нәрсәгә мохтаҗ? Төркиягә нинди өметләр баглыйсыз? Сез үзегез шәхсән гыйбадәт кыласызмы? Татар халкын мөселманлыкка кайтару өчен ниләр эшлисез?..»
Бүлмәдә хатын-кыз залы күренмәде, ашны бусагадан хуҗа үзе генә ташыды. Табын ризыкка мул, мәҗлес сүзгә юмарт очрашу бик җанлы, ихлас дәвам итте. Тугызынчы сентябрь университетының илаһият (дин) факультеты укытучылары да катнашкангамы, әллә монда барысы да диндар кеше булгангамы, бераздан дин. иман мәсьәләләре гәбебезнең үзәген тәшкил игә башлады.
Казанда һәм тулаем Татарстанда яңадан-яңа мәчетләр салына, искеләре халыкка кайтарып бирелә һәм төзәтелә хәзер, дидем мин Моңа чит илләрдән, бигрәк тә мөселман илләреннән килгән кунаклар да игътибар итә һәм шатлана. Күптән түгел шул кунакларның берсе мәчеткә килгән дә аның буш икәнлеген күреп, урамга чыккан һәм шул тирәдән узып барган бер карттан: «Намаз беттемени инде?» дип сораган «Беткән булырга тиеш», дигән тегесе «Ә син укыдыңмы соң’» «Ничек инде укымыйсың ди!» «Күптән укыдыңмы?» дигән илгизәр «Кырык еллап элек... әтине җирләгәндә», дигән әлеге карт
Мәҗлеснең бер өлеше аһ итә. калганнары, әллә кунакны дөрес аңламадыммы, дип бер-берсеннән нидер ачыклап ала. Ә мин сүземне болай дин дәвам и тәм
Хәзер бездә дин турында язу. сөйләү модага әйләнеп китте. Хөррият! Гомер буе алды әдәп, арты тәһарәт күрмәгән уйнашчылар Мәккәгә хаҗга бара, форсаты чыкканда, вата-сындыра дога укый, шул исәптән, дини бәйрәмнәр уздыруда да катнаша Яңа байларыбызның берсе, үзенең әхлаклы икәнлеген исбатлар өчен, рамазан бәйрәмендә мәҗлес җыйган. Табын янында сүз ураза тотуга да кагылган Мулла
кунакларның һәммәсеннән йоланы ничә көн тотуын сораган. Хуҗа кеше: «Рамазан аенда юлда булганлыктан, мин бары шәһәремә кайткач кына, бер генә көн уразага керә алдым», дигән. Кунакларның берсе: «Мин уразаны хөрмәтле хуҗадан бер генә көн ким тоттым», дигән. Аңа бүтән кунаклар кушылган: «Мин дә бер генә көн ким», «мин дә бер генә көн ким!..»
Измирлеләр шаккатты: мәзәктер бу дип көлерләр иде, мин бик җитди кыяфәттә сөйлим, шул ук вакытта казан төрекләренең шул кадәр бозылуларына ышанасылары да килми. Мин исә тагын дәвам итәм:
— Дин — халыкны әхлакый тәрбияләүдә әһәмиятле чара. Без ислам динен тотабыз, әмма аны гарәпләр нигезләгән. Бәлки төрки халыкларга үз дини тәгълиматын булдырырга кирәктер? Исламны файдалану шуңа кадәр генә акланырга мөмкиндер?
— Бу нә дигән сүз, бәй-әфәндем?—ди мәҗлестәгеләрнең берсе.
— Тагын шунысы да бар,—дим мин аңа җавап биргән сыман,— диндарлыкка бирелү генә төркиләрне алдынгы халыклар сафына илтеп чыгара алмас. Без дөньяви белемнәрне үзләштерүгә, фәнни-техник казанышларны эшкә җигүгә күбрәк әһәмият бирергә тиеш.
Шушы фикерләремне әйткәч, бүлмәдәгеләр бер-берсенә карашып, бер мәлгә тынып калды. Гүя, Сүзәрне: «Кемне алып килдең син монда?» дип сүзсез генә шелтәлиләр иде. Мәҗит хәвефле тынлыкны өзеп:
— Әйди бәй «Казан утлары» дәргесендә Коръән аятьләрен әзерләп бастыра килә. Ул — язар, төрек айдыннары нә уйлавы илә миракланыюр, шуны белмәк эстәюр,— дип ачыклык кертергә ашыкты. Татар язучысы төрек укымышлылары нәрсә уйлавы белән кызыксына, кылларыбызны тартып карый, янәсе.
Буа ерылды. Китте бәхәс, бер-берсен бүлә-бүлә фикер кылычларын уйнату, сүз ташкынын хәтта кайнар аш килү дә туктата алмады.
— Бәй-әфәндем, динсез төрекне гарби Европаның байлыгы дәгел, бозыклыгы әсир итеп юкка чыгарачак.
— Христиан динендәге Европа белән йөзгә-йөз килгәндә Төркиянең төп таянычы —ислам.
— Ислам гарәпләрдән керсә дә, аны гасырлар буе таратучы вә үстерүчеләр — без, төрекләр.
Төркия гареп илләрен куып җитәм, көчәям, дип аурупалаша, чын диненнән яза икән, андый Төркия безгә кирәк дәгел!
Президентыбыз Тургут Үзал. илне икътисади яктан тиз үстерәм, дип туризмга сәрмая салуны арттырды. Бакың: иркәкләр белән хатын- кыз бер пляжда ауный хәзер, шуннан соң нинди әдәп-инсаф турында сүз алып барырга мөмкин? Мондый тәрәкъкый, инкишаф безгә нигә?!.
Мин бу очрашуга үзем дә бик кызыксынып килгән идем. Измирнең дипломлы зыялылары Көнбатыш Европаның үкчәсенә басып үсеп килгән Төркия турында карашларымны баетыр һәм киңәйтер, илдә чакта белә алмаган байтак серләрне ача алырмын, дип өметләндем. Өметем акланды да, юк та. Чөнки монда чыннан да, бер яктан, бездәгечә фикер йөртмәүче затлар җыйналган иде. Шунлыктан, аларны күрү үзе бер кызык. Әмма, икенче яктан, алар Төркия яңарышының сәбәпчесе — аңа этәргеч бирүче һәм тизләтелгән үсешне гамәлгә ашыручы көч түгел, ә бәлки яңарыш чабуына ябышкан сырганаклар сыманрак тоелды. Монысы инде һич тә күңелемә ятарлык нәрсә була алмый иде. Теләгем — Төркияне алга этәрүче Алып батырларны очрату иде ләбаса! Тан калдым Төрек берлеге әгъзаларына һәм, кайнар бәхәскә кереп, президент Үзал- ның егетлекләрен исбатларга тотындым.
Ерактан, Каф таулары артыннан, килгән «казан төрегенең» башкан Үзалны үз госманлылары тәнкыйтеннән сакларга ашкынуы мәҗлестәге- ләрне гагын бер мәртәбә аптырашка калдырган вакыйга булды.
1980 елда халык саны буенча Болгариядән биш мәртәбә өстен Төркия электр энергиясен аның өчтән икесе кадәр генә җитештерә иде. 100
Т Үзал җитәкчелек иткән ун ел эчендә Төркия экономикасы сокланырлык тизлектә күтәрелде. Илдә чуен һәм корыч кою, электр энергиясе җитештерү ике мәртәбә, бөртекле ашлык үстерү өч мәртәбә, техник үсемлекләр тулай уңышы дүрт ярым мәртәбә артты Башка тармакларда да еллык үсеш сигез-ун процентка җитте Төркия. ниһаять, электр энергиясе җитештерү буенча Болгарияне ике тапкыр узып, шуны күршесенә сата башлады Хәзер, боларның берсен дә игътибарга алмастан. гаҗәеп үсешләр баш конструкт орына гел озайтып, «затсыз пляж, әдәпсез телетап- шырулар безгә кирәкми!» дип ыгы-зыгы кил. имеш. Дөрес, әдәп-әхлак- ны сакларга кирәк, әмма «Төркиядә 72 мең мәчет эшли, шуларга ел саен тагын йөзләбс өстәлеп тора», дип күпме юанырга мөмкин? Биш вакыт намаз укып, ураза тотып, дини йолаларны төгәл үтәп кенә гамак туярмы, өс бөтәерме соң? Мөселман бәхетен матди нигезлән аерып карарга шулай ук ярамыйдыр лабаса?
Тик мин дингә бәйле тәнкыйть фикерләремне чамалап кына белдердем. Чөнки бу мәҗлес алармы сыйдырмас төсле тоелды. Аннары сүземне гөрки кавемнәрнең бай мәдәнияте булуына, госманлы төрекләренең башка төрки кардәшләре телләрен дә. мәдәниятләрен дә тиешенчә өйрәнмәүләренә һәм белмәүләренә, шулай яшәгәндә төркиләр бердәмлеген ныгыту уңышлы гамәлгә ашмаячагына борып җибәрдем. Мәҗлестәгеләрне бу фикер янә гаҗәпләндерде. Арадан берсе.
Нигә сез. казан төрекләре, гел үз хосусиятләрегезне калкытырга тырышасыз? диде.
Монда укымышлы ир-егетләр җыйналган, дидем мин Сезгә Йосыф Акчура. Садрый Максуди Ареал. Рәшит Рәхмәти Арат. Хәмит Зөбәер Котай, Әкъдәс Нигъмәт Кураг, Габдулла Бат тал Таймас. Закир Кадыйри, Әхмәт Тимер исемнәре таныштыр Алар Төркиядә гуманитар фәннәргә европача нык нигез сал тап казан татарлары Без башка төрки кавемнәрне үстерүгә дә күп кенә кабилиятле, көчле галимнәр, әдәбият-сәнгагь эшлеклеләребезне биреп булыштык Шундый галантлар үстергән халыкның үзенә илтифат өмет игүе гөнаһмыни9
Мәҗлестәшләремнең кайберләре, иманым камил, мин санаган олуг шәхесләрнең һәммәсе казан татарлары булуын беренче ишетә иде. Бу хәбәр аларга шундый көчле тәэсир итте ки. берсе дә мина ризасызлык белдерергә ашыкмады. Моннан соң инде сүз «казан төрекләренә» ничек ярдәм игү турында бара башлады, ә мин «гүнәй» (көньяк) татарлары», ягъни Төркия төрекләре тормышына бәйле сорауларымны тездем.
Мәҗлес, үзара киңәшеп алганнан соң. «шушында җыйналган укымы- шлылар исәбенә Татарстаннан биш бала китереп укытырга, урта мәктән программасын узганнан соң. аларның Тугызынчы сентябрь университетында белем алуларын да тәэмин итәргә», дигән карар чыгарды. Бу эшне күз уңында тоту әлеге университетның дин факультеты укытучыларына йөкләнде, һәрхәлдә, мин шулай аңладым
Тагарга бүген икътисад, хокук, чит гел. компьютер белгечләре кирәгрәк дип уйлаганлыктан, мәҗлестәт ел әрнең исә бездә шәригать сакчылары җитмәвенә аһ оруларын сизгәнлектән, димәк, безгә руханилар әзерләргә комарлануларын чамалаганлыктан. Татарстанга кайткач, мин төрек кардәшләр карарын һәм тәкъдимен «оныттым» Аларның бу ниятләре әлегә гамәлгә ашмаса да. без барыбер хәерхаһ җаннар!а рәхмәт укырга гиеш хәл итәсе үз мәсьәләләре дә биниһая күп булуга карамастан, алар ят дин. ят телләр диңгезенә батып йотылу хәвефе астында калган татарга ярдәм итәргә талпынуларын ап-ачык күрсәттеләр ич.
Төрек кардәшләрнең күңелләренә ятмаган фикерләремне тыңлаганда да кызып китмәүләрен, аларга кызыксынып колак салуларын, кунакчыллыклары һәм хөрмәтләре зурдан булуын, алдагы сәфәрем уңышлы дәвам итсен өчен башка шәһәрләрдәге дусларының адресларын язып бирүләрен, шуларга таянырга мөмкин икәнлетеп искәрт үләрен дә рәхмәт
хисе белән искә алмый булмый. Мин алар арасында утырганда татарның зарын да, дәгъвасын да белдерергә, шатлыгын да, кайгысын да икеләнми уртаклашырга мөмкин икәнлеген, бу гамәлләремнең теләктәшлек белән каршы алыначагын тойдым. Мондый мөнәсәбәт инде һич тә вак, әһәмиятсез нәрсә түгел. Дөньяда синең белән кызыксынучылар, сине аңларга тырышучылар барлыгын тою гына да кешене юата, тынычландыра һәм рухландыра, аны бәхетле итә ала. Капланнар өендәге мәҗлес исә сүздә генә теләктәшлек күрсәтү белән чикләнеп калырга теләми иде. Шундый ир-егетләре күп халыкка—безне үз хисаплаучы туганнарга бары кайнар мәхәббәт белән генә җавап бирергә мөмкин.
ГҮНҖӘЛЛЕ НАЗЫ. ФИН БЕЛӘН ЧИН УРТАСЫНДА
змир. Сентябрь азагы. Сәгать төнге унберенче. Диңгез култыгының шәһәрне икегә ярып кергән яры буенда — Каршыяка бульварында сәйран кылып йөрибез. Уң якта — кара кучкыл дулкыннарда тирбәлгән көймәләр, яхталар, эреле-ваклы кораблар, Каршыяка порты, кораб кору верфе. Сул якта яктыга коенып утырган киосклар, хуш исле гөлчәчәкләр, йонлач юан кәүсәле, купшы озынча яфраклы пальмалар. Бу тирәдә култыкның киңлеге ике-өч чакрым чамасы, каршы якта — шәһәрнең тарихи үзәге, Ататөрек һәйкәле, банклар, кунакханәләр, шул исәптән, мин бер кич кунган «Марла» отеле, Измир- нең символы булган сәгатьле манара, атаклы мәчетләр. Аллы-гөлле реклама утлары ике яктан да култык суында чагылганлыктан, дулкын шадралары фантастик төсләргә кереп ялтырый. Җылы — күпләр кыска җиңле күлмәктән, юка ак чалбардан яки шорттан. Хатын-кыз заты сирәк, ирләр, ирләр...
Каршыяка бульварында да, ярты төн якынлаша дип тормый, сәүдә кайный. Тәгәрмәчле мичләрдә кукуруз, каштан чикләвеге, тагын әллә нәрсәләр кыздыралар, җимеш, каһвә исләре борыныңны ярып керә. Нур чәчеп торган киоскларда дистәләгән төр салкын эчемлек, сигарет, сагыз, акча тозагы булган бүтән вак-төяк. Мин шуларга кызыксынып күз сала-сала Мөслах белән Мәҗит уртасында атлыйм. Шулай бераз баргач, кунакчыл хуҗам миңа:
Йә, әйт, нәрсә белән сыйлыйм үзеңне? — ди
Яңа гына табын яныннан торып чыкканлыктан, тамак тук. Киоск витриналарына мин товарның матур капларына, этикеткаларына, төсле язуларына һәм сурәтләренә алданып кына карыйм — алар төнге утлар яктысында аеруча сокландырып, игътибарны үзләренә җәлеп итә.
Кинәт башыма бер сәер шаяру уе килә һәм мин Мәҗиткә:
- Әйдә бер тамаша ясыйк әле: ал шуннан бер сыра!—дим.
Гүя, мине бөтенләй ишетмәгәндәй, хуҗам ваемсыз гына атлый бирә. Нур сибеп, шаулап-гөрләп торган сәүдә нокталары артта кала. Ихтимал, Мәҗит тәкъдимемне ишетмәгәндер дә, бульварда гәп сатып сәйран чигүчеләр ишле, көймә-кораблардан җыр-музыка. һавадан акчарлаклар кыйкылдавы, якындагы асфальт юлдан автомобильләр гөрелтесе яңгырый — төрле авазлар бер дә тынып тормый. Мәҗит көне буе эшендә йончыган, бары хәзер генә киеренкелектән бушанып йөрүедер.
Диңгез буе бульварларында сәйран чигү хозур - халкы өч миллионга якынлашкан шәһәр сулышы монда аеруча ачык сизелә—кала якты тәрәзәләре белән өч яктан Измир култыгына карап утыра. Диңгездән салкынча-дымсу һава агымы исә — суүсем, йод. тагын бүтән тозлар эрегән нәни тамчылар шул һава агымы белән килеп бөтен бульварны тутыра, шәһәр тирәсендәге таулардан ишелеп төшкән ылыс исләре үпкәләргә янә дә тансыграк шифа бирә. Бу тылсымлы һава ваннасын төнге сәгатьләрдә — транспорт хәрәкәте, фабрикалар эшчәнлеге тыйлыккан чакта алу хәерле. Бульвар буйлап ипләп кенә гизгәндә юлдашларың сиңа 102
И
шушы тирәләрдә моннан ике-өч мең еллар элек яшәгән халыклар, төрле риваятьләргә, дини кыйссаларга кергән мифик каһарманнар һәм тарихи шәхесләр, миллионнар хыялын биләгән вакыйгалар хакында сөйли. Ко-лагыңны торгызып тыңла: шушыннан ерак түгел Халкапынар төбәгендә Измирне су белән тәэмин итеп тора торган чишмә һәм күл бар. Шуның яры буенда мәшһүр Диана — мәңге яшь сылу, гүзәл алиһә мунчасы урнашкан. Диана иптәшләре белән күңел ачарга, сунарга йөрергә, сал- кынча мәгарәләрдә кеше күзе төшмәгән жирләрдә хәл алырга, сунардан соң мунча керергә һәм су коенырга яраткан. Мәңге яшь Диана коенган күл икәнлеген белгәч, бу шифалы чишмә һәм су буена чирләреннән арынырга, яшәрергә теләгән хрис1ианнар агыла башлаган. Хәзер бу күлдә, суын пычратмас өчен, коену тыелган күл киртә белән әйләндереп алынган. Хәзер аның шифалы суын мөселманнар Измир халкы эчә. аны авыз итеп мин дә бераз яшәрмәдемме икән әле?!
Әфәста Марьям ана йорты.
Шәһәрне чыгып, көньяктагы Аладаг тавы түбәсенә күтәрелсәң. Иисус Христосның анасы Мария яшәгән өйгә тап буласың. Улы һәлак булгач, Мәрьям-ана Кече Азиягә христианлыкны таратырга киткән һәм шушында дөнья куйган, имеш. Изге бина хәзер меңләгән христианнар горле гозерләре белән табынырга, өмет белдерергә килә торган җиргә әйләнгән. Мөселман төрекләр бүген дә ят диннең бу тарихи һәм риваяти һәйкәлләрен кайгыртучан саклый, христианнарның монда килен гыйбадәт кулуына уңайлы шартлар тудыра. Әлеге корылманы, аның янындагы изге чишмәне, аңа алып килә торган юлны даими төзек хәлдә тоталар, илгизәрләрне шунда сәйран чиктерү өчен заманча сервиз менә дигән хезмәт күрсәтү белән тәэмин игәләр
Тагын да көньяккарак. ягъни Измирдән сиксән чакрым чамасы китсәң, безнең эрага кадәр салынган атаклы Әфәс шәһәре хәрабәләрен күрәчәксең «Диалектика атасы» Гераклит шунда туган, дөньядагы җиде могҗизаның берсе Артемида сарае шунда салынган Әфәслеләр аны сунар алиһәсе хөрмәтенә, риваятьләр раслаганча. 120 ел дәвамында мәрмәрдән корганнар Аны күрүчеләр заманында сарайның гүзәллегенә сокланып туймаган. Герострат дигән бер тинтәк, үз исемен шулай тарихта калдырыр өчен, нәкъ менә шушы сарайга безнең эрага кадәр 356 елда ут төрткән Сарай янган, тик аны яңадан торгызганнар Ләкин тарихи бәрелешләр бу сарайны шуннан соң да аямаган архитектура могҗизасын гасырлар дәһшәте ишкән-жимергән һәм комы, ләме белән күмел
Әфәс шәһәре хәрабәләре.
киткән. Аның хәрабәләрен эзләп табу һәм замандашларыбызга ачып күрсәтү өчен 1863 елда археолог Вуд тарафыннан башланган казыну эшләрен егерменче гасыр башына кадәр дәвам итәргә туры килә. Нәтиҗәдә борынгы Әфәс шәһәре кешелек дөньясының гаять әһәмиятле цивилизация мәркәзе төсендә күз алдына килеп басты. Андагы биналарны, археологик табылдыкларны илгизәрләр, гадәттә, көне буе тамаша кыла.
Пәргам. Борынгы театр
аннары шунда алган тәэсирләрен Измир археология музеена кереп тагын да тулыландыра.
Әгәр Измирдән йөз чакрым чамасы төньякка китсәң, Бергам шәһәренә килен керәчәксең. Шуның янәшәсендә, тау башында борынгы Пер- гам каласы, хәрабәләре белән танышырга мөмкин Заманында шушында атаклы Искәндәр Зөлкарнәй талап җыйган хәзинәләр күмелгән, имеш. Безнең өчен гагын да кызыграгы борынгы заманның «кәгазе» пергамент нәкъ менә шушы шәһәрдә уйлап табылган һәм җитештерелгән. Мисыр патшалары көнчелектән папирус бирүне туктаткач, пергамлылар бозау, кәҗә һәм сарык тиреләрен известь белән эшкәртеп, аны йоныннан арындырып һәм киптереп, акбур белән агартып, язар өчен яңа нәрсә барлыкка китергәннәр. Пергам китапханәсендә шул заман өчен (Б э. к. 30 елда) гаягь зур байлык ике йөз мең данә кулъязма китап тупланган. Моның өчен ничә миллион тире кулланылды икән9 Ләкин Йзмирнең диңгез буе бульварында йөргәндә бу хакта уйлап азапланасы килми!
Без инде хәзер кирегә өйгә таба атлыйбыз. Аллеянең гөлчәчәкле ягына чыктык чатыр шикелле пальмалар ябалдашы астыннан барабыз Нур сибүче киосклар хәзер сул ягыбызда. Шуларның тагын берсе белән тигезләшкәч, Мәҗит миңа янә эндәшә. Бу юлы тәкъдиме, кыставы инде аныграк
Йә. кайсы белән сыйлыйм үзегезне: фанта алыйммы, кока- коламы?
Төшендем: бая ул минем җавабымны бик әйбәт ишеткән икән ләбаса! Әмма, хак мөселман башы белән, ничек инде ул хәмер саналган сыраны алып гөнаһка батсын? Хәмерсез эчемлек дисәгез, рәхим итегез!
Шушыларны уйлап алам да елмаеп киреләнгән булам
Эчәсе килми әле. Мәҗит бәй.
Әмма хуҗам, тыштан беркатлы күренсә дә, чынлыкта үтә сизгер.
Бервакыт, хәмер эчү катгый тыелган заманда, бер дәрвишне дөммә-дөм исрск хәлендә тотканнар, дип сүз башлый ул. - аннары шундук казый алдына китереп бастырганнар. «Карале, син хәмер эчү каный тыелуын белмисеңмени?!» дигән аңа казый. «Ә мин тиле», дип мыгырдаган дәрвиш. «Тиле икәнсең, нигә әйрән генә эчмәдең?» «Әйрән белән шәрабне бутарлык дәрәҗәдә үк тилермәдем әле мин», дигән дәрвиш. Шулай, дип елмайды Мәҗит, без исә бөтенләй аек. фанта белән сыраны да аера алачакбыз!
Мослах дәшми Чин иленнән Кытайдан килсә дә. ул да динле. Чөнки алар Кытайның уйгырлар, казакълар, кыргызлар, үзбәкләр — мөселманнар күпчелек тәшкил иткән төбәгендә, төрки халыкларның ана ватаны Көнчыгыш Төркестанда гомер иткәннәр Анда!ы татарлар да иманыннан аерылмаган, гореф-гадәтләрен әле дә кадерләп саклыйлар икән. Дин нигезләрен белү ягыннан хәтта андагы җирле мөселманнарны да уздырып җибәргәннәр. Шуңа күрә Мөслах үзе генә түгел, аның жидс-сигсз яшьлек улы да табын яныннан киткәндә дога кыла
Нәни Әсгать полиглот, ягъни күп телләр белүче: Кытайда Чакта уйгырча һәм кытайча аңлашкан, бер җәйне Алматада яшәгәндә урысчаны үзләштергән Измирдә инде төрек мәктәбенә укырга кергән Өйдә һәрвакыт гатарча гына сөйләшәләр Тик шунысы кызганыч яңа телләр өйрән.) башлагач, ул элек үзләштергәннәрен оныта икән Чөнки ата- анасы. белгәннәрен оныттырмау өчен, аңа тиешенчә булышмый моңа ни вакытлары җитми, ни максатлары нык түгел. Бәлки әле моның өчен белем хәзинәләре дә чамалыдыр, әйтик, алар урысчаны Әсгать дәрәҗәсендә белми, чөнки Рәсәйдә яшәгәннәре юк, өйрәнү ихтыяҗы тумаган
(А хыры ки.юсе санда.)