Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» журналының 1989—1994 еллардагы эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат


Айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал Оештыручылары Татарстан
хөкүмәте, Татарстан Язучылар берлеге, редакциянең хезмәт коллективы Күләме—16,8
басма табак. Тиражы—23 мең Редакция коллективында 17 кеше эшли, шуларның 8 е
Татарстан һем Россиянең мактаулы исемнәренә әдәби бүләкләренә ия әдипләр.
Басманың юлбашы рәсми рәвештә -Безнең юл» журналыннан санала (1922 ел).
«Казан утлары» җитмеш елдан артык дәвердә 858 санда чыгып, татар халкының
бердәнбер калын әдәби-мәдәни журналы булып килде һәм бүген дә халык тарихын һәм
рухи хәзинәсен чагылдыруда шул миссияне үтәп килә Үзенең төп мәсләгенә һәм
укучыларына тугрылык саклап, ватандарлык һәм халыклар дуслыгы идеяләрен раслап,
талантлы әдипләребезнең иң яхшы яңа әсәрләрен меңнәр-миллионнарга җиткереп бара
Соңгы биш елда журналда басылган әсәрләр шуңа дәлил Кайберләрен генә санап үтик
Романнардан А. Расих—-Ишан оныгы». М Маликова — -Фидая». Г Ахунов— -
Гомер юлы», Н. Фәттах --------------- Кичү». Ә. Гаффар — «Олы юлның тузаны-
Г Тавлин — -Афәт» (трилогия). Ф Садриев — «Таң җиле - А Гыйлөҗев -------- Йә-
гез, бер дога». Р Мөхәммәдиев — «Сират күпере - Җ Рәхимов ---------- Батырша»
Р Батулла — «Сөембикә» (кыйсса). М Хәбибуллин -------- Хан оныгы Хансөяр»
Ф Латыйфи — «Хыянәт--, повестьлардан Ф Бәйрөмова -------- Кыңгырау», Ә Ба
ян— «Урланган ай». Н. Гыйматдинова — «Сихерче- Р Низамиев— Кызыл кар яугач».
А Хәлим — «Өч аяклы ат»; поэмалардан: Рәшит Әхмәтҗанов—-Карач- кы». Ф Яруллин
— -Нәсел агачы», Р Зәйдулла — --Матәм--. 3. Мансуров — «Хозыр галөйһис-сәләмне
эзләү», Ф Гыйззәтуллина — «Ирек юлы--. Ә Рөши- тов—-Колшәриф». Г. Морат—
«Ачлык», Р. Харис — -Өч үбешү». Р Закиров — -Гамьле моң», мәшһүр шагыйрьләрдән
— Н. Арслан. Г Афзал. И Юзиев. М Әгъләмов. Зөлфәт һ. б.ларның шигырь цикллары
Җыйнап әйткәндә, 1989— 1994 елларда -Казан утлары» үзенең укучыларына 24 роман
37 повесть. 48 хикәя. 9 поэма. 7 сәхнә әсәрләре һәм тарихка, әдәби тәнкыйтькә,
публицистикага, сәнгатькә караган йөзләрчә фәнни-популяр язмалар тәкъдим итте
Илебездәге тарихи үзгәрешләр, ачыктан-ачык сөйләшү заманы журналның
эчтәлегенә һәм эшчөнлегенә шифалы йогынты ясады. Тыелган темаларның бетерелүе
халкыбыз тарихын, андагы -ак тапларны», күпгасырлык рухи мирасыбызны тулы һәм
дөрес итеп чагылдырырга мөмкинлек ачты Мәсәлән, озак еллар тыелып килгән әдип
Гаяз Исхакыйның әсәрләрен халыкка кайтаруда, аның тормыш һәм иҗат юлын
яктыртуда журнал беренчеләрдән булып игелекле зур эш башкарды Шулай ук.
татарның мәшһүр уллары Дәрдемәнд, С Мак- суди, Р Фәхретдин, һ. Атласый, Й. Акчура
һ б лар турында яңа язмалар дөнья күрде.
Шулай ук «Дөнья әдәбияты җәүһәрләреннән- дигән рубрикада япон латин
америкасы. төрек, мадьяр, эстон әдәбиятларының яхшы әсәрләре лаеклы урын алды.
Татар тарихына (Борынгы Болгарда ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы.
Алтын Урданың 750 еллыгы уңае белән) һәм күренекле шәхес-әдипләр юбилейларына
багышланган материаллар да шактый мул басылды
Моңарчы укучылар күңеленә хуш килгән күркәм традицияләрне дәвам итү белән
бергә, яңа рубрикалар ачылды -Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы». -
Мәдәниятебез тарихыннан». -Әдәби мирас», «Остаханө». «Яңа исемнәр». -Тарих
сәхифәләрендә—татар шәхесләре - -Татар халкы төрле төбәкләрдә. төрле илләрдә- һ. б
Милләтебезнең бүгенге көне һәм киләчәге, гореф- гадәтләребез, туган телебез язмышы
һәрвакыт игътибар үзәгендә Журналда
Корьөннөн сурөләр, гарәп һәм латин әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре.
яшьләр иҗатыннан үрнәкләр, драма әсәрләре, сәнгать сәхифәләренә дә киң урын
бирелде
Соңгы елларда күренекле әдипләр катнашы белән «Тукайлар рухы» дигән
циклдан әңгәмәләр, «Безнең тормыш Безнең әдәбият» дигән темага дәвамлы
дискуссияләр үткәрелде «Замандашлар» девизы астында иң яхшы хикәяләргә конкурс
игълан итү дә язучыларның иҗади активлыгын арттырды Журнал тышлыгында 60 ка
якын күренекле татар язучыларының портрет-сурөтләре чыкты. Шулай ук. бүгенге
сәнгатебезнең, бигрәк тә сынлы сәнгатебезнең хәзерге казанышларын чагылдырган
йөзләрчә репродукцияләр басылды
Фән һәм публицистика бүлекләре татар халкының тарихын, үткәндәге мирасны,
торки дөнья белән тарихи багланышларны барлауда нәтиҗәле эшләделәр
Кыскасы, бүгенге әдәбиятыбызны пропагандалау, тарихыбызны һәм күренекле
шәхесләребез язмышын яктырту, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту кебек иң
актуаль темаларны укучыларга җиткерү юнәлешендә журнал биш ел дәвамында
үзеннән сизелерлек өлеш кертте Журнал үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан Татарстан
Республикасының Мактау грамотасына лаек булды