Логотип Казан Утлары
Кыйсса

КАЙДА МИНЕМ ИЛЕМ?!

Гарәф Фәхретдинов 1920 елны Бө-гелмә өязе, Карабаш авылында туып үскән. Анын әтисе Кашафетдин агай, бөтен гаиләсен алып, 1937 елда Урта Азия якларына күченеп китә. Гарәф Фәхретдинов шуннан хәрбн хезмәткә алына. Сугыш башлангач, Киев чолга-нышында ул каты яралана. Әсир төшеп, ннмесләрнец нинди генә лагерьларын күрергә туры килми ана. Кыю йөрәкле егет берничә тапкыр кача, тагын тотыла.
«Идел-Урал легионымнда ул Муса Җәлил, Гайнан Курмашлар белән ара-лаша. Тагар халкын мөстәкыйль дәү-ләтле итеп күрергә теләгән Шәфи Алмаз белән дә заныша. Соңыннан ул француз партизаннары сафында фашистлардан Францияне азат итүдә кат
наша. Сугыштан соң Италия, Мисыр, Төркия аша ул. татлы өметләр белән, туган илгә кайтып егыла. Әмма монда да аның кешелеген изеп, гомер буе рәхәт күрсәтмиләр.
Бүгенге көндә Гарәф Фәхретдинов Үзбәкстанда яши. Кансыз совет җәмгы-ятендә ни генә күрсә дә рухын сындыр-маган бу шәхеснен язмасын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Бу хәсрәые истәлекне без кыскартып, гел ягыннан Марсель Галнсв эшкәртүендә, журнал укучыла-рына җиткерергә булдык.
Әйе, азатлык Гарәф Фәхретдннов- ка бик соңлап килә шул. Аны 1989 елның 29 июнендә генә аклап, ветеран кенәгәсе бирәләр.
Редакциядән. 

БЕРЕЗАНЬ САЗЛЫГЫНДА

— Тор, улым, тор инде! Озак йокладың, кайнар тары коймагы белән чәй эч, укырга барырга соңга каласың!.
Әнкәйнең ягымлы тавышына иркәләнеп, уяныр-уянмас кына, урынымнан торырга теләмичә ятам, имеш Чү! Каядыр еракта шартлау авазлары Ара- тирә мылтык-автоматтан аткан тавышлар ишетелә түгелме?! Үлем ачысы белән кемдер «За Родину!» дип кычкырган кебек була. Сискәнеп күземне ачын жибәрәм Баш очымда төпсез зәңгәр күк йөзе. Шул зәңгәрлекне томалап, вакыт-вакыт күз алдымнан аклы-каралы томан йөзеп үтә. Әллә нинди ямьсез тавышлы каргалар, киң канатларын җәеп, минем өстә әйләнә-тулганалар Җылы кан исен сизенепме шулай шомлы карылдыйлар алар?
Ерактан килгән тавышлар да тынды Нишләп соң әле мин монда ятам? Булып узган вакыйгаларны хәтерләргә тырышам. Ике мәртәбә атакага ташланып та чолганышлы өзә алмадык. «Рама» дип аталган ике койрыклы немец самолетлары бертуктаусыз бомбага тоттылар. Мин машинадан сикереп төшкәндә дошман самолетлары бер-бер артлы сызгырып, дәһшәтле үлем йөкләрен безнең өскә коя иде инде Мин җиргә йөзтүбән капландым. Гәүдәм белән бергә җир тетри мәхшәр башланды Динары самолет гүләүләре тынгач, тирә-якта яралы солдатларның инәлеп ялвар) ан тавышлары ишетелә башлады •• Мама Мама помогите воды, братцы, воды ■■ Башымны күгәреп карасам, миннән ике-өч адымда 1ына хәрби киемле бер хатын ята. ике ая!Ы да бот төбеннән өзелгән, бөтен жире канга баткан, үзе күккә карап тирән сулыш ала. үзе кычкырмый да. су да сорамый. Янына барып ярдәм күрсәтим дип урынымнан тормакчы булам, юк. кымшана алмыйм, гәүдәмә авыр таш бастырып куйган шикелле. Терсәгемә көч-хәл белән таянып күтәрелгәндәй итәм. йә Хода, яткан жирем кан гына. Аяк-кулларымны капшап карыйм исән шикелле, каян, нишләп кан ага соң әле?! Тагын хәлем китә ••Братцы, помогите.. воды әни!..»
Күпмедер вакыттан сон мин машина әржәссндә аңыма киләм Янәшәмдә яралы солдатлар. Безне каядыр алып баралар Берничә хәрби кеше яралыларга су бирә, тәмәке кабызып каптыра. Кемдер жан бирсә, машинаны туктатып, юл кырыенда сай i ына чокыр казып күмәләр дә ары кузгалалар. Өметсез хәлдә дә кеше дигәнен нидер уйлый, борчыла икән Мин политрукны үз яныма дәшеп китерәм:
Мин үлгәч, чокырны тирәнрәк казып күмегез, дим Күземне каргалар чукырлык булмасын, дин ялварам. Кесәмдәге комсомол билетын, заем кәгазьләрен. өйдән килгән хатларны биреп, шул адрес белән языгыз, дип үтенәм дә аңымны җуям.
Кабат аныма килгәндә караңгы төшкән иде инде, мине куаклар арасыннан каядыр күгәреп алып баралар иде.
Менә хәзер мин сулы сазлык кырыенда, шәп-шәрә килеш плаш-палаткага төренеп ятам. Иртәнге салкын һава мине үлем исереклегеннән айныткан Аяк- кулларым бинт белән бәйләнгән, алардан кан саркый Тирә-ягымда сарык кәгүе, йөзләгән сарыклар йөзтүбән ятканнар Бу көтүне нигә монда куып китергәннәр, көтүчесе кая китеп олаккан? Тагын каргалар төркеме, шомлы аваз белән тынлыкны кисә...
Кабат күземне ачканда кояш баеп бара иде инде Янәшәмә шактый тирән кабер казыганнар Күмәр алдыннан миңа су эчерәләр Менә мин кабер эчендә. Йомшак булсын дипме, суык тимәсен дипме, аска-өскә берничә кат шинель салалар Каберем кырыенда яралы ике солдат Берсе хатын-кыз Алар миңа карап тордылар да:
Прощай, братец! Мы еще вернемся, дип китеп бардылар. Кабер эчендә күпме ятканмындыр, таң беленгән иде. аяк бармакларымны нидер кимергәнгә уянып киттем. Аяк бармакларын кыймылдаткан идем, колак яфрагын кимерә башлады Карасам, бәләкәй генә тычкан баласы икән Нишләп сон әле бу тычкан баласы мигга тыныч кына үләргә ирек бирми’ Кабер эченнән күккә багып, жем жем килгән йолдызларга карап ятам Малай чакта мин төн ката ат сакларга баргач, урман аланыннан шулай күккә карап ята идем. Бәлки шушы мизгелдә авылымда кемнәрдер йолдызларга текәлгәндер Кычкырсам, тавышымны ишетмәсләрме’ Бәлки су бирерләр.
Коткарыгыз мине моннан! Су бирегез! Братцы, помогите'
Тавышымны ишет теләрме, иртән янә теге ике солдат килеп мине чокырдан күтәрен алдылар, шинельләрдән урын көйләп, кырыема ике-өч котелок су куеп, минем белән хушлаша башладылар
Нитә мине ташлап калдырасыз, бармакларымны тычкан кимерә Үлсәм кем күмәр?! дип аларга карап ялварам.
Тычканны үтердек, безгә китәргә, сазлык аша чыгып үзебезнекеләргә кушылырга кирәк Без сине кечкенә генә утрауга чыгарып куйдык, монда сиңа куркыныч янамый инде Ярый, прощай, братец' дип китеп тә бардылар
Соңыннан белүемчә, әллә кай ераклыкларга сузылган сазлык уртасындагы утрауда ятам икән. Шулай итеп көннәр-төннәр үтте, котелоктагы су да. азык- төлегем дә бепс. Көннәр суыта, иргә белән ап-ак кырау төшә башлады Ә мин һаман ү тем көтеп ята бирөм Яралар тәмам сасып, тәнем бетләп чыкты Тирә-як тый тын Көнчыгыш якта күк күкрәвенә охшаш гөрелте авазлары тына ара-гирә колакка чалынып куя Сазлыкта бихисап сарык көтүе һаман ял игеп ята Көтүченең чыбыркы шартлатканы да ишетелми
Ә минем ашыйсым-эчәсем килә. Менә бит. янәшәмдә генә каберем әзер, үлем һаман көттерә Ашыйсым килә икән.’ димәк, мин яшәргә телим Яшисен
килә икән, димәк, хәрәкәт итәргә кирәк. Котелогымны кулга алам да. мүкәләп, ташбака кебек урынымнан кузгалам. Үзем яп-ялангач, муеныма бәйләгән плащпалаткам җирдән сөйрәлеп бара. Су кырыенда солдат капчыклары ята, эчендә укмашып каткан сохарилар. Шул сохариларны саз суына чылатып, тәмләп ашап утырганда күзем тоште дә сискәнеп киттем. Сарык көтүе дип уйлаганым сазлык өстендә үлеп калган менләган солдат мәетләре икән ләбаса! Суда талгын гына чайкалып яткан кеше гәүдәләре. .
Шулай итеп бу утрауда мин Робинзон кебек үз-үземне туйдырып яши башладым. Ашарыма бетсә, ауга чыккан иясез эт кебек утрауны тикшерә башлыйм Солдат капчыкларында ни генә юк. эчке киемнәр дисенме, өр-яна бинт төргәкләре дисенме Мин хәзер җылы киемнәр киеп алдым. Салкынга түзәргә була.
Бердәнбер көнне, тәмам батыраеп, бөтен утрауны барлап чыгарга уйладым Бу бит минем утрау, мин — яралы «Робинзон» хуҗа монда! Үрмәләп, шуышып, мүкәләп бара торгач, куак арасында яткан тере солдатка юлыктым. Ике аягы да гөбе кебек шешенгән Моның хәле минекеннән мөшкелрәк иде шул.Янына килеп: «Нихәл, братец?!»—дигәч ул, иренен көчкә кыймылдатып: «Воды воды...» дип кенә әйтә алды Үрмәләп барып мин аңа котелыгымны тутырып саз суы алып килдем Мәетләр чолганышында калган бу шыксыз утрауда иптәш табылуга сөенеп тә куйдым. Әмма аның исемен әйтерлек тә хәле юк иде. Шулай итеп мин — «Робинзон», ул—«Җомга» булдык хәзер.
Утрауны берничә сәгать эчендә үрмәләп карап чыгарга була. Противогаз киеп, мәетләр арасында йөрсәң жан асрарлык кирәк-яраклар табып аласын «Җомга» янына көн дә бер мәртәбә үрмәләп барып кайтам. Ашарына бирәм, су калдырам. Янәшә генә ятасы иде дә бит, ул коточкыч сасыган, якын килмәле түгел.
Су кырыйлары юка боз элпәсе белән каплана башлаган бер көндә урман ягыннан, агач көймәгә утырып, кара сакаллы бер бәндә утрауга килеп туктады. Мин аңардан «Җомга» белән икебезне сазлык аша урман ягына чыгаруын үтендем Ул төксе генә:
— Мин монда барахло жыярга дип килдем, шуларны чыгарып куйгач, сезне алмага килермен, —диде. Мин аның сүзләренә ышанып үземнең аска жәелгән шинельләремә хәтле биреп жибәрдем Ләкин ул әйләнеп килмәде. Әллә алдады, әллә нимесләр кулына эләкте — Алла белсен.
Төннәрен бик суыта башлады. Суны да яр читендәге бозны ватып ала башладым «Жомга» да бирешми әле, һаман үлем белән көрәшеп ята. Вакытны чамалыйм. 1941 елның октябрь азаклары житте булса кирәк.
Бер иртәдә уянып китсәм, каршымда су үткәрми торган комбинезон кигән бер тап-таза солдат басып тора. Пистолетын төбәгән дә: «Руки вверх!» дип кычкыра. Минем чарасызлыктан битарафка әйләнгән жанымда кинәт ачу кабарды:
Төкерәм мин синең пистолетыңа' Мина хәзер барыбер. Бүген-иртәгә боз каткач, урманнан ач бүреләр чыгып безне ботарлап ташлаячаклар! Ат. әйдә, ат! — дип ярсып кычкырам. Солдатның пистолетлы кулы салынып төште Кешечә сөйләшә башлады. Ул монда кием-салым жыеп кайтырга дип килгән икән. Җыйган нәрсәләрен хутор халкына илтеп ашамлыкка алыштырмакчы икән Мин аңардан «Җомга» белән икебезне дә бу утрау әсирлегеннән коткаруын үтендем. Ул риза булды. Миңа комбинезон кидереп, сазлык аша култыклап алып чыкты Аяклары бөтенләй йөрмәү сәбәпле, «Җомга»ны алып чыга алмыйм, хутор кешеләренә әйтермен, килеп алырлар, диде.
Урман эчендә аны иптәшләре көтеп тора икән, һәммәсе пистолет белән коралланган. Чолганышта калган офицерлар ахрысы. Мине болар үз араларына утыртып жылы аш ашаттылар. Соңыннан мине хутор кешеләренә калдырып киттеләр Хәрбиләр биргән кием-салымны арбага төяделәр дә болар, шуның өстенә утыртып алып киттеләр. Әмма мина жылы өй күрү насыйп булмаган икән Мин моны Березань стансасы янындагы әсирләр лагерының капка төбенә барып житкәч кенә аңладым. «Нигә мине концлагерьга тапшырасыз?—дигәч. «Безгә шундый приказ бирелгән, кем дә кем совет солдатын хатасында яшереп тота, шуның бөтен гаиләсе атарга хөкем ителә», диделәр.
И Аллам! Нигә мин теге утрауда Робинзон булып кына калмадым икән. Нигә үз вакытында үлмәдем икән! Нинди юл сайлады миңа язмыш.
Әй, энем, энем. . кайда минем Илем?!.
ҮЛЕМ ЛАГЕРЫНДА. Бу лагерь тимер юл буенда, «Березань стансасы» дип атала Зур ябык сарайның эчендә дә. тышында да тезелеп яткан яралы әсирләр Кәш ә бер литр чөгендер суы (баланда) бирелә Нимесләр лагерь эченә бөтенләй кермиләр, авыру йоктырудан куркалар, эгләр белән тышта, чәнечкеле чыбык сузылган койма артында гына саклыйлар иде Лагерьның үз кануны комендант . полицайлар, габип, поварлар барысы да үз арабыздан иде. Аягына басып тора алган әсирләрне нимесләр капка төбеннән эшкә алып китәләр Лагерьда «ярдәм игә» алырдай бер генә төркем бар, аны «капут командасы» дип йөртәләр Аягын сузганнарны болар лагерь тышындагы гирән чокырга гашып торучылар
Бердәнбер көнне аягында басып тора алган әсирләрне кызыл вагоннарга төяп. Киевтән ерак түгел бер шәһәргә алып киттеләр Кырык беренче елның кышы иде бу. Хәрби аэродромнан калган баракларга урнашып без лагерь тормышын башлап җибәрдек
БОРИСПОЛЬ ЛАГЕРЫ — рәттән салынган дүртәр катлы кирпеч бараклардан тора. Әйләнәсе икешәр катлы тимер чыбык киртәләр белән тотылган Монда тәртип үзгәрәк икән Аягында йори алганнар котелогын тотып баландага үзләре баралар Йөри алмаганнар исә үлемгә дучар ителгән. Теге лагерьда урында яткан авыр яралыларга баланданы үзебезнең санитарлар китерәләр иде Монда ул нәрсә юк
Минем дә ачлыктан хәлсезләнгән тәнемдә яралар ачыла башлады. Хәрәкәттә бәрәкәт, дигәи Әфләтун хәким. Юк. болай ятып булмый, сазлык уртасындагы утрауда «Робинзон» булып, үрмәләп йөреп исән калганны, монда, кешеләр арасында Яшәртә булгач яшәргә! Кулыма таягымны алдым, таш баскычлардан аргым белән шуып төштем дә. сөйрәлеп киттем кухня тарафына Анда черегән бәрәнте. чөгендер өйгәннәр икән Якынрак килеп бераг эләктердем дә кесәмә салдым, комсызланып, шагыр-шогыр чәйнәп, үрдәк кебек авызны югары күгәреп йотып та җибәрдем. Шулай кесәмне һәм бүксәмне тутырып торганда икс әсир яныма килеп үзара сөйләшә башлады Йә Хода! Саташаммы әллә'" Авылыма кайткан кебек булдым. Теге әсирләр нәкъ безнеңчә, чын татарча сөйләшә лабаса! Алар кырыена ук сөйрәлеп килдем дә. таягыма таянып бастым
Якташлар түгелме, кордашлар?
Без Әлмәтгән булабыз
Ьәрәкәч! Мин дә шуннан ерак түгел Карабаш авылыннан инде
Әнә шулай бер-беребезгә сораулар яудыра-яудыра гапләшеп кит гск Баксаң, якташларым повар булып эшлиләр икән Сиңа хәзер әйбәт ашарга кирәк, шул чакта гына яраларың төзәлер, безнең янга килгәләп йөр. диләр
Шул көннән соң ашау ягыннан минем эшләр хутка китте Мин поварлар бүлмәсендә дневальный булып тора башладым Өске катта санитар хатын- кызлар яши. күбесе минем кебек яралы. Алар белән дә дуслык урнаштырдым Яша канап бәрәңгеләремне бирәм дә, алар минем яраларымны юып. чиста марля белән бәйлиләр Лагерьның базары кайнап тора Әсирләр ду килеп алыш-биреш итәләр. Ьәрәш е-әпәсн булса, хәтта яңа солдат киеме до сатып алып була Ике зур бәрәңгегә бер яңа гимнастерка тия Сигез-ун бәрәңгегә кирза итек Минем монда тәмәке тартмавым зур бәхет иде Күпләр бер төргәк тәмәкегә баландасын алмаштыра килеп, соңыннан шешенеп, дөнья куйдылар.
Инде мин таякка таянып, шәпләп йөри башладым Якташларыма рәхмәт Мин аларны үлгәнче онытмам Аларның бүлмәсен сакладым, әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, күңелләрен ачып бергә яшәдем Ләкин монда да озак яшәргә мөмкинлек бирмәделәр Кем аягында йори ала. этле сакчылар шундыйларны җыйнап барладылар да. кызыл вагоннарга төяп. Киев аша. Днепрның сул ягына алып киттеләр Соңыннан, йөри алмаг ан әсирләрне бер чокырг а тутырг аннар дип ишеттек
ДАРНИЦА ЛАГЕРЫ. Монда да ике кат чәнечкеле киртә белән уратып алыш.ш мәй ганда, элек яшелчә сакланган сарайларда яшибез Гакта сарайларның берсен дә авыр яралылар, икенчесендә җиңел яралылар, өченчесендә авыр һәм җиңел яралы офицерлар Тәне сау әсирләр исә ачык һавада, йомран кебек
чокыр казып шунда яшиләр. Чокырларның бер кешелеге, ике-өч кешелекләре бар Полицайлар әсирләр арасыннан куела, күбесе хохоллар. Иртә-таңда полицай һәм нимесләр. ярсу этләрен өрдерә-өрдерә. әсирләрне чокырларыннан чыгарып тезәләр дә. барлап, каядыр эшкә алып китәләр
Минем өстә офицер кисме булганлыктан, яралы командирлар белән бергә такта сарайда ятам Имеш мин кече лейтенант Монда да уңдым комсоставка бер литр баландадан кала туксан грамм ипи белән чөгендер мармелады бирәләр. Бүтән сарайдагы гадәти әсирләргә бер литр баланда — вәссәлам Әле ул баланда да санитарлар кулы аша килә-килә шактый сыекланып бетә...
Тышта суык. Сарай эчендә әлегә түзәрлек. Өч катлы нарларда таралышып ятабыз Аста — иц авыр яралылар. Эт белән куа башласалар, мин «авыр яра- лы»га әйләнәм, кирәк чакта өске каттан урын алып «җиңел яралы» булам.
Меңнәрчә әсирләр тупланган бу лагерьда көненә өч йөзләп кеше үлә диләр Аларны «капут команда» чокырга ташып тора. Әгәр төнлә үлә-нитә калсаң, балтыр итеңне кисеп алып ашап куярга мөмкиннәр Әгәр кеше ите ашаганыңны сизсәләр, полицай-нимесләр ул әсирне строй каршында асып куялар. Мондый хәлләр дә була: яңа гына үлгән әсирне ике яклап култыклыйлар да ашханәгә алып баралар, мәетнең муенына асылган котелокка баланда салдырып алалар. Киредән алып кайтып сөяп куялар да баландасын бүлешәләр Үлек тәмам тораташ катканчы шулай кабатлыйлар
Полицайларның кулында кургашлы чукмар таяк, шуның белән бер бирсә, гарипләнүеңне көт тә тор. Әнә. оберполицай чукмарын күтәреп җикеренә:
— Ахтунг! Шнурайтесь! (Тезелегез!)... Сталинские соколы С... вашу мать..—дип команда биргәннән сон ул сафларның алгы рәтен ике адым алга атлаттыра да авызын ачтырта. Кем алтын тешле, шул турыда туктала, инструменты белән тешне каерып ала да кырыеннан барган полицайның әржәсенә сала. Бу мәрәкәне камчылы нимес үткер күз белән күзәтеп тора.
Әйткәнемчә, лагерь ише! алдында йөзләрчә чокыр. Шул чокырлардан, йомран шикелле, әсирләр баш калкытканнар Әгәр инде чокыр-өинән ялкын-төтен күренә калса нимесләр кисәтеп тормыйча ата башлыйлар яисә граната ыргытып. чокырны тигезләп куялар. Әсирләр барыбер үзенекен эшлиләр, чокыр төбенә ут ягып җылыналар, әмма шылт та төгенен чыгармыйлар. Моның сере нидә икәнен мин белә алмадым
Минем хәлләр мөшкелләнә башлады бит әле Күн итегемне салдырып алып, агач башмаклар кидерделәр. Мин шинель чабуын кисеп алдым да пилоткага колакчын, кулга бияләй, аякка оеклар тегеп кидем Күпләр шулай эшләде Койрыгын кискән әтәчләргә охшап калдык, нәләт төшкере!
Бер көе генә яшәп ятканда баракны бет басты Яралы офицерлар көннән-көн азая бара Җитмәсә санитарлар аларны машиналарга төяп, каядыр озатырга тотындылар Туктале, нишләп мин командир булыйм ди. русчаны да юньләп белмәгән килеш Торам да хәзер гади солдатлар барагына чыгып китам. Анда инде мин «кече лейтенант Федотов» түгел, ә рядовой солдатка әвереләм Язмыш тагын ниләр күрсәтер икән миңа. Үзалдыма җырлыйм да жылыйм
Мин китәрмен туган илгә.
Урман эчләре белән
Бәйләп куйсалар да тормам ефәк очлары белән
Әй. энем, энем Кайда минем Илем?!.
МИНЕМ ИЛЕМ як-ягын куе әрәмәлек баскан ямьле Зәй буенда иде Бөгелмә белән Әлмәт арасында, «патша юлы» өстенә урнашкан авылымның исеме -Карабаш булыр Утызынчы елларга кадәр анда биш йөзләп хуҗалык яшәгән Бер таш. бер агач мәчете, алты кибете, биш күпере, бер мәктәбе булган. Гажәеп матур табигатен җырларга гына салырлык иде Карал тавы итәгенә урнашкан авылыбыз Олы урам. Төпле урам. Төбәк. Түбән оч дигән өлешләргә бүленеп йөртелә иде Түбән оч Әлмәткә китә торган юл өстендә, язгы ташу вакытында өйләрнең билләренә кадәр су баса торган урын Ташу сулары тәмам теңкәсенә тигәч, икенче якка, әрәмәлеккә күчеп утыручылар төбәген Котылдык дип йөртә башлыйлар.
Баттал бабайнын улы Ягьфәр. анын улы Фәхретдин, аның улы. ягъни, минем әти Кашафетдин. 1889 елны шунда туган Әтием мич чыгару, калай-тимер. агач эше кебек һәммә төрле һөнәрне' белә иде Баш авыртса да. теш алдырырга дип тә тирә-яктан аңа киләләр иде
1914 елгы сугышта әти гражданнар сугышында катнаша. Самара шәһәрендә кызыл I вардиячеләр сафына эләгә. Шунысын да әйтергә кирәк безнең Карабаш авылыннан иң хәтәр «сәнәкчекләр чыккан Кызылгвардияче әти авылга кайтып төшкәч, бабай ана гиз арада күздән югалырга куша. Икенче көнне сәнәкчеләр өйгә кереп гулалар. «Малаеңны кая яшердең?'» дип мич башыннан бабайны сөйрәп төшерәләр дә. әйтмәгәч, сәнәк белән кадап үтерәләр.
~ Ул елларда сәнәкчеләр «Бетсен коммунистлар!» дип активистларны ат койрыг ына тагып йөрткәннәр, бәкегә салганнар, баганага бәйләп җәзалаганнар Балалар укытучысы буларак, минем әни дә сәнәкчеләрдән авылдан-авылга качып йөргән Әнием Габдерахман авылында затлы гаиләдә туган Кышның озын кичләрендә әнкәй китап яисә Коръән укый башласа, әти авызын ачып, исе китеп карап угыра иде Әнинең тәэсире миңа да йоккан күрәсең, мин бәләкәйдән үк көйләп догалар укырга өйрәнгәнмен. Үсә төшкәч инде җырлый. бии. такмаклар әйтә идем.
Литтср-литтер литтата.
Чуар тавык кем сата’’
Кил. апаем*, кәнфит бирәм.
Тутан кемне ярата9
Әткәйнең Бөгелмә базарына киткән чаклары аеруча истә калган Ишегалдында жигүле ат тора. Арбага ул бакчабызда үскән кыяр, кавын-карбызлар төйн, үзе ясаган чиләк-комган. тас. соскы ише әйберләрне дә җайлап урнаштыра. Без әткәйне озатып калабыз һәм тизрәк кайтуын көтә башлыйбыз Әллә нинди хуш исләр ияртеп әткәйнең базардан кайтып керүе үзе бер бәйрәм була торган иде Әнкәй шакмаклы ашъяулыкка базар күчтәнәчләрен тезеп куя. табынга җырлап торган самавыр килә. Әткәй олы шакмаклы шикәрне алып вага башлый, аннары һәммәбезгә берәм-берәм өләшеп чыга:
Мә. улым Гарәфетдин. бусы сиңа, ә менә бусы Нәфис улыма, иң матуры Әгъдәс улыма, бусы инде әнкәгезгә, ә бусы дип ул ашъяу.тыктаг ы вак шикәр комын учына ала да. башын чөеп, авызына каплый.
Без, өч малай, шикәрнең тәмен саркытып кына, озаграк сакларга тырышып, аны тел астына кыстырабыз Әмма озак түзеп була димени, шикәр эри дә бетә Күзләрне елтыратып тагын әткәйгә киләбез
Чоланда тәпәне белән кәрәзле бал тора, шуны ашагыз, дип әти битәрләгән сыман итә. Ә безгә шикәр тансык, балдан туйганбыз ч
Онытырлыкмыни: төнге ат саклаулар. Зәй буснын карлыганлыклары, ярышып йөзә-йөзә су коенулар, төнбоеклы күлләр, каз-үрдәкләрне йогарлык чуртан балыкларның сикереп уйнавы Безнең яктагы кебек итеп кошларның ярсып сайрауларын бүтән бер җирдә дә күрмәссең.
Менә мин хәзер туган илдән еракта, ачка киселеп, әнкәйнең майда йөзгән тары коймакларын сагынып утырам Йә хода, никләр мине болан каһәрләдең икән? Нигә дип кенә миңа мондый язмыш юрадың икән? Югыйсә бит үз гомеремдә берәүне дә рәнҗеткәнем. кимсеткәнем булмады, әгкәм-әнкәмә һәрчак гыңлаулы булдым, олыны олыга, кечене кечегә санадым. Чит җирләрдә кол булырмын дип үскән идеммени'
Ахгунг! Шггурайтесь. поганис!
Нимесләрдәи дә явызрак полицайлар, этләреннән галата-тала га. безне плац* ка чыгарып тезделәр. Балык кебек шыплап машиналарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр Каядыр дигәнебез Киев лагеры булып чыкты Салкын җелекләргә үткәнче туңып, яңа урынга килеп төштек. Без Киев белән Житомир арасында канау казып, кабель сузарга тиеш икәнбез Бу шартларда ике генә юл бар йә ипләп үләсең, йә булмаса качып когы гасын Ә нигә качмаска?! Бу җирләрнең һәр карышы миңа таныш ич 1940 елны Бохарадан хәрби хезмәткә алынуга мин шушы Украина якларына эләктем Киевны калдырып чигенгән чактагы күренешләр әлс дә күз алдымда. Магазиннарның тәрәзәләре ватык, ишекләре ачык эчтәге әйберләре таланган, урамда трамвайлар аударылган. китаплар өсме төтәп
Апаем кече туган, эне йә сеңелгә әйтелә.
ята, кәгазьләр очып йөри — мәхшәр. Днепрнын сул ягына чыгар өчен бер генә күпер калган иде. Без чыгуга, аны да үзебезнексләр шартлаттылар. Ярның аргы ягында калганнар инәлеп җылый башлады, йөзә белгәннәр күпләп суга ташландылар Бу вакытта инде Киевкә нимесләр ике яклап бәреп керә башлаган иде (1941 елның 18 сентябре).
Мин рота командирының элемтәчесе һәм тән сакчысы идем. Кулымда нимес автоматы, билемдә дүрт граната һәм нимес хәнжәре— кыскасы, бу корал белән мин яу кырында үземне юлбарыс кебек хис итәрлек идем Әмма безнең полкларны нимесләр җирдән дә, һавадан да туктаусыз тупка, бомбага тотып, боткага әйләндереп бетерделәр Березань сазлыгына җитәрәк мин тугыз җирдән бомба ярчыгы белән яраландым һәм контузия алдым. Яраларымны бәйләп машинага салганнары исемдә, аннары инде анымны югалтканмын.
Мондагы һәр сукмак, һәр агач миңа таныш булгач нигә качып китмәскә, әсирлек тозагында барыбер көн күрсәтмәячәкләр . Шундый уйлар белән эшләп йөргәндә якындагы бер йортның капкасы кысылып кына ачылды, аннан кул күренде, «бире кил» дигән кебек ишарәли иде ул. Ни буласын уйлап та бетер- мәстән. мин ашыгып килеп шул капкага «чумдым» Минем арттан тагын ике ачыгавыз йөгереп килеп җиттеләр. Эчтә ни күрик: ике нимес офицеры безгә карап тыныч кына басып тора. Аннары тиз генә капканы яптылар да чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган бер сарайга безне бикләп куйдылар. Монда нимес- ләрнен комендант взводы икән, үзләренә утын кисеп әзерләр өчен утызлап әсир тоталар икән Шул әсирләрнең икесе үлгән, берсе качып киткән. Менә шулар урынына без, өч әсир, үз аягыбыз белән килеп кердек тә капкын эчендәге капкынга эләктек.
Яраларым ачылуы сәбәпле мине утын кисү эшеннән азат иттеләр. Минем вазыйфам мич ягу иде. Бер нимес офицеры буш вакытларында кече калибрлы мылтыктан чыпчыклар кыра, мин аларны җыеп алам да, пешекләп, йонын йолкып, шулпа пешерәм. Баландага кушып ашарга чыпчык шулпасы да ярап тора икән...
Җәрәхәтләрем бөтенләй ачылып, утын да китерә алмый башлагач, карап эшләтүче нимес офицеры, мәрхәмәте килепме, мине шәһәр лазаретына илтеп тапшырды Табипларга: «Әгәр качырсагыз, аның урынына сезне алып китәрмен»- диде. Әмма миңа әйбәт шартларда озак ятарга туры килмәде. Ул чакта кулдан-кулга күчеп торган Харьков шәһәреннән бик күп нимес яралыларын шушы лазаретка китереп тутырдылар Шулай итеп мине әсирләр лазаретына китереп ташладылар. Савыгып килгән тән яраларым монда тагын ачылып, коры сөяккә калдым. Янбаш сөякләрем тирене тишеп чыкты Күпләр шундый иде. Ишегалдына һава суларга чыгарсалар җирдә эскәк белән чүпләрлек тә үлән калмый, тамырына кадәр корытып бетерәләр иде. Кичләрен, тәрәзәгә карап:
И. Ай туган, алтын булсаң
Алкалар ясар илем.
Ай булганчы икмәк булсан.
Туйганчы ашар идем
дип эчемнән генә җырлый идем
1942 елның июнь башында лазаретта үлем алалмаган әсирләрне бер көнне машинага төяделәр дә янадан Дарннца лагерына китереп ташладылар. Без инде өметне кисеп, «туганнар каберлегенә» дип уйлаган идек.
Ни гаҗәп: иң әүвәл безне сафка тезеп, ашарга алып бардылар. Пычкы оны кушылмаган өч йөз грамм ипи. бәрәңгеле. куе тәмле аш бирделәр Мондый «сый-хөрмәт»кә хәйраннар да калдык Әллә соң «Кызыл хаҗ» безгә кулын суздымы, «минем әсирләрем юк. сатлыкжаннар гына бар» дигән Сталин бабабыз йомшаганмы әллә?
Ашап чыкканнан соң милләтне милләткә аеру башланды. Урыслар, Дон казаклары, кавказлылар, фин-мордвалар һәммәсе аерым. Мин азиятлар төркеменә эләктем. Безне Ромны лагерына китерделәр. Монда инде тәртип башка... чәнечкеле чыбыктан уратылган киртәләр дә күренми, автоматлы нимес сакчылары да юк Лагерь капкасы янында беләкләренә яшел бәйләгән үзебезнең әсирләр кизү тора. Элеккеге командирларны яңадан түрә игеп куйдылар. Хәзер инде без аларга «сугфюрер». «компанейфюрер» дип кенә эндәшәбез. Хәер, ком-
панейфюрерлар безнең белән бик вакланып тормыйлар, нимес офицерлары белән генә сөйләтәләр Әллә каян гына ак чалмалы, яшел чапанлы мулла да пәйда булды Ашау байдан, үлем Ходайдан, дигәндәй, көненә өч мәртәбә шәп кенә сыпыргып куябыз Мулла монлы тавыш белән дога укып жибәргәндә без дә кулны кушырып амин тотабыз. Гүя без үлеп терелгәнбез дә оҗмах аланнарында истирахәт кылып йөрибез Ризык үзгәртә шул кешене, күпләрнен эчке асылы ачылды да китте, эчке һәм тышкы төсләр үзгәрде.
Мин күбрәк ашау ягын кайгыртам Тән-тазалыкны ныгытып, тизрәк качарга кирәк моннан Үзем кебек иреккә ыргылган бер мишәр егете белән дуслашып алдым «Хәйдәр Кадыйров. бывший учитель-биолог» — дип таныштырды ул үзен. Ә мин Дим Алишев булып алдым
Димка, кайгырма! Бераз тынабыз да. потом сызабыз, дип ул зур соры күзләрен уйнатып, сары чәчен сыпырып мишәрчә әйтеп куя Мин анын сәләмә өс-башына карап үземнекен күз алдымнан кичерәм өстемдә керләнгән, умырылган хатын-кыз бәйләм күлмәге, теткәләнгән чалбар Икебезгә бер «параш» (кечкенә чиләккә охшаган), баланданы шуңа салдырып алабыз Менә шулай, суярга әзерләгән мал кебек ашатып яткан бер вакытта безне. Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрне аерып алдылар да шәһәрнең икенче ягына илтеп тупладылар. Бу «Идел-Урал легионы»иа хәзерли торган «карантин лагеры» икән Монда инде милләтләр чуарлыгы алай ук күп түгел татар-башкортлар, чирмеш, ар. удмурт, чуваш һәм тагын башка халык вәкилләре иде Командирлар, әлбәттә, татарлардан иде. Лагерь башлыгы «сугфюрер» Волков фамилияле татар, нимсс- чәне дә су кебек эчә. гел тегеләрнең офицерлары белән сөйләшеп йөри иде
Беркөнне полицай Волков барыбызны да сафларга тезде дә көтелмәгән сорау бирде:
Арагызда мулла бармы?
Каккан казыктай катып калдык. Саташамы бу әллә?. Монда күбесе социализм төзегән яшьләр, нинди мулла булырга мөмкин Мин үзем коммунист булып атакага барг ан суг ышчы
Теге нәләтнең тавышы тагын да катырак яңгырады
Кем мулла, икс адым алга, марш'
Сафлар дәшми, бер-беребезгә аптырап карашабыз Хәйдәр колагыма жуылдый:
Димка, син сказкаларны яхшы сүлисен. может азанны да беләсең? Вота ул чакта ашап күрсәтер иек. муллага өстәмә пурсы бирәчәк тә бирәчәк инде .
Кем вакытлыча мулла эшен башкара ала?!
Шул мәлдә тоттым да алга чьпып бастым. Сәләмә киемнән, яланаяк, кыяр түтәлендәге карачкы сыман басып торам. Кара күн перчаткалы, камчылы нимес офицеры, жир кортына караган шикелле чирканып кына миңа күз атты да. полицайга нидер мыгырдады Полицай әшәке калын иренен жәеп елмайды да мина дәште
Син чынлап та мулламы, дога укып күрсәт әле!
Мин мулла түгел, әмма мулла укыган чаклы гына беләм. — дидем, һәм шикләнеп тә куйдым Әгәр бу жүнсез бәнд<ү Коръәнне белсә, әнә нимес тә камчы сабын елтыр итек кунычына суккалый башлады Рәт-рәт тезелгән әсирләр тын да алмый карап торалар Дустым Хәйдәрнең карашы «бетерделәр малайны » дигән шикелле кызганулы Шалишь, брат! Әнкәй миңа малай чагымнан ук күп нәрсәгә өйрәтте. Кирәге булмады тормышта, ләкин аз-маз булса да кайбер догалар истә калган Нишләп әле мин бу мокытлардан куркып торам. Боларнын берсе дә гарәп телен белми ич Мин үзем дә укыганымның нәрсә аңлатканын белмим Маршировкаларда җырлап чарланган тавышым белән укып жибәрдсм агай..
Бисмил-лаһир-рахманир-рахим Әл-хәмдү лил-лаһи Раббил галәм и н Ир-рахманир-рахнм Малики яумиддин Иййакә нәгъбүдү вә инйакә нәстәгыйн Иһ дин ос-сира гел мөстәкыйм
Полицай авызын ачкан, нимеснең күзе челт-челт йомыла, әсирләр чүгеп калдылар Шулай бер-бер артлы укыйм белгән догаларымны, әмма белүем чамалы гына Полицай татын, тагын укуымны сорый, нишләргә, белмим дип туктап калуы да уңайсыз Әһә Тук ran калырга ярамый, мин сүзләрен үзем дә аңлап бетермәгән төрле сурәләрдән алынган өзекләрне тезәм генә
«Әл-хәмдү лил-ләһи раббил гәләмин. Әр-рахманир рахим Сталин умер. Гитлер карг мөртәтин. дип кулны кушырып күтәрдем, әлбәттә соңгы юлларны авыз зченнән мыгырданыбрак төгәлләдем, шулай итеп «Аллаһу әкбәр» дип амин тогам. Йөзләгән әсирләр дә. миннән күрмәкче. кулларын күтәреп амин
тоталар. Бу мәрәкә тәмам булгач, полицай нимес офицерына борылып алман телендә нидер ләңгелдәде дә, безнең якка карап:
- Бүгеннән башлап менә бу (миңа төртеп күрсәтә) мулла булыр. Үзеңә ярдәмче ал Баланда ана ике порция бирелергә тиеш.
Соңыннан мин Хәйдәр янына килеп:
— Син минем ярдәмчем булырсың,—дидем. Мишәрем күзләрен тасрайтып карады да:
- Анаңны орган нәрсә! Азанчы икәнеңне белгән булсам, якын да килмәгән булыр идем! — дип ярып салды.
- Авызыңны яп! — дим тегенә.— Мулла абзаң белән әдәпле генә сөйләш... Баланданы кешеләрдән күбрәк ашап, аякка баскач, моннан тайганда миңа рәхмәт әйтерсең әле...
Хәйдәрем бу сүзләрдән соң йомшап калды Ярдәмче буларак мин аннан бернинди дә файда күрмим, баланда чөмереп бүксәсен тутыра да «Әйдә, поп, кәртле уйныйбыз», дип кенә тора.
Иртәнге намазга соңга калынган. Монда бит әтәчләр кычкырып уятмый, каян беләсең вакытны Барактан чыктым да нидән башларга белмичә торам. Кран янына килеп үземчә тәһарәт алган булдым Башка әсирләр дә нәкъ минемчә кыланалар Шуннан соң мин ташландык әберәкәй башына мендем дә көйләп җибәрдем.
— Аллаһү әкбәр... Аллаһү әкбәр Әшһәдү әл-лә иләһә илләллаһү...
Түбәшә карыйм, йөзләрчә әсирләр, учларын кушырып, авызларын кыймылдатып нидер укынган булалар. И Хода бәндәләре, болар кичәге коммунизм төзүчеләр бит инде югыйсә..
Көннәрдән бер көнне яныма олырак яшьтәге бер әсир килде дә:
— Син. иркәм, муллалык эшен белеп бетермисең, күрәм. - диде— Баландаңнан өлеш чыгарсаң, өйрәтергә була. .
— Нигә соң алай булгач башта ук үзең мулла булмадың?!
— Теләмәдем...
Шулай итеп минем хәзер нахлебникларым икәү булды. Берсе дин гыйлеменә өйрәтә, икенчесе авыз турында кашык уйната
Беркөнне лагырь кайный башлады. Әсирләрне мунча кертеп, нимес киеменә киендерәләр икән, димәк чын легионерларга әйләнәбез. Чукынып китсен мунчасы, мулласы, төкердек барысына да. «Кырык ел тавык булып яшәгәнче, кырык көн әтәч булып яшә!» дигән Әфләтүн хәким, безгә ирек кадәрлерәк. Шушы мәхшәрдән файдаланып сыпырттык без Хәйдәр белән Урман-кырлар аша Көнчыгышка - үзебезнекеләр ягына.. Әмма без ачлык белән азатлык тәмен бергә кушып озак бара алмадык, хохол полицайлар тиз эләктерделәр. Йә Хода, миңа тагын Хорол шәһәрендәге лагерьны да күрергә язган икән әле. Качып китеп, әллә ни кадәр юл үткән кебек булабыз, юк. һаман шул Украина җирләреннән ычкынып булмый Бераздан язмыш безне Белая Церковь лагерына китереп ташлады Монда инде урта һәм югары белемле әсирләрнең исем-фамилияләрен язып алдылар Германиягә эшкә алып китәләр икән дигән сүзләр дә таралды Ә безнең иреккә сусаган җанда гел качып котылу кайгысы.
Беркөнне ССчылар килеп әсирләрне тезделәр дә, егерме биш-утызлап әсирне машинага төяп алып киттеләр. Болар арасына мин дә эләктем. Хәйдәрем моңсуланып: «Прощай, браток!» дип озатып калды.
Урман читенә килеп җиткәч, безне машинадан төшерделәр дә чокыр казырга куштылар. Тирәнлеге бер метр булгандыр, шулай казыгач, барыбызга да чишенергә куштылар. Нимесләрнең «юда» юда!» дип җикеренүләреннән мин бер нәрсәне аңлап алдым Яһүдләр арасына эләккәнмен лабаса. Борыным да аларныкына охшаган, сөннәтем дә бар менә сиңа «капут» сәгате сукты.. Безне чокыр кырыена тезеп бастырдылар, мин ни кылырга да белмим, чарасыз калдым. Мишәр дустым әйтмешли, вота, Гарәф Фәхретдинов. синең өчен дөнья бетте... Нинди суык көн иде югыйсә, анадан-тума басып торабыз, гүя кар түгел, ә кайнар көл ява. бөтен тән ут эчендә.
Минем кырыйда басып торучы бөтен тәнен кара бөдрә йон баскан әсир кычкыра башлады:
— Их нихт юда, их бин әрмән. Кавказ!
Әрмәнне сафтан тартып алдылар да. киендереп, киредән машинага утырттылар. Минем дә юкка үләсе килми бит, каһәр төшкерс! Нишләп болай иманга оеп торам сон әле.. Мин дә җан ачысы белән кычкырып җибәрдем:
— Их нихт юда, их бин мугаметан!. Татариш!
Арырак торган офинер-полинайлар төркеме арасыннан чалма ураган казах* мы-кыргызмы калыкты Бер полицайның җиңеннән алып, мина төртеп күрсәтә: «Осы бәндә нугай гуй. мөселман гуй!» дип офицерларга да төшендерә башлады Ул арада мине чакырып аллылар, киемнәремне биреп, арт ягыма шап итеп тибеп, машинага мендереп утырттылар Теге әрмән янына утырып киенгэч’Кенэ эчкә суык төшә башлады. Калганнарны атып, чокырга ташлаганны күрмәс өчен мин күземне каплап, башымны түбән идем
Кичен минем кайтуымны зарыгып көтеп торган Хәйдәр белән лагерьда күрештек Икенче көнне безне, урта һәм югары белемле «интеллигентлар»ны яшел вагоннарга утыртып. Польшанын Кельне шәһәренә алып киттеләр Бу җыйнак кына шәһәрдә яу кырыннан кайтарылган нимес яралылары, лазаретлар бик күп икән Безне кирпеч заводыннан ерак түгел бер бай йортының ишегалдына машина китерде Тора торган урыныбыз «секция» дип аталачак икән Ике катлы нарлар, салам белән тутырылган маграцлар. хәтта одеал-мендәрләр дә бирделәр Лагерь чәнечкеле гимер чыбыклы киртә белән әйләндереп алынмаган, капкада безнен кебек үк әсирләр дневальный булып тора, «старшина» да үз арабыздан. Җиңенә свастика билгесе таккан ике нимес кон аралаш килеп, тикшереп китәләр. Ашау яхшы Көн саен лекцияләр тыңлыйбыз.
Монда Россиянен бик күп милләтләре «укып» ята Без. ачык авызлар, большевикларга имеш кол булганбыз Милли байлыкларыбызны яһүдләр талап яткан икән Әнә шулай, кинофильмнары кадәр күрсәтеп безгә милли тәрбия бирәләр Безгә нәрсә, «бүрене күпме генә ашатма, барыбер урманы карый » Без бит Ленин-Сгалин фанатиклары, якты киләчәк төзүчеләр, алай гына туры юлдан тайпылдыра алмассыз!.
Без мишәр дустым Хәйдәр белән «юнга» сигаретын төтәтеп, тәмле ашап, урыслары «господин», татарларга «әфәнде», ни.месләргә «хиср» булып, милләт сыбыз! ысын сызгыртып, качарга план корып ятабыз
Безнең татар секциясендә дә төрле кеше бар. Бик наданнарны нимесләр чүпләп алып, каядыр озата торалар Без Хәйдәр белән бик белемле кыяфәт чыгарып йөргән булабыз Көнгә бер сигара, өч сигарет бирсеннәр дә. сигара төтенен буржуйлары охшатып, түшәмгә өреп ят та. ничек инде әфәнде булмыйсын
Көн дә стенага зур карталар элеп, лекторлар сандугач кебек сайрыйлар: «Идсл-Урал җөмһүрияте берләшкән татар мәмләкәте Дон елгасыннан алып Тын океанына. Тагар бугазына чаклы җирләр синен туган илең. Синен бар мөлкәтең, байлыгың большевиклар кулында Совет дәүләтендә большевиклар һәм яһүдләр генә рәхәт яшиләр. Калганнар кол...»
Милли гәрбия озакка бармады Беркөнне ач яңаклы, пеләш башлы, елтыр күзлекле, бик зыялы, русчаны әйбәт сөйләшә горын нимес килде Моның яраннары да Берлинның үзеннән иде (берсе дә хәрби түтсл). Болары яхшы билгесенә имтихан тапшырганнарны шәп киендереп, портфель тоттырып каядыр алып китәселәр имеш ..
Хәйдәр сүгенеп: «Мин большевик булып гудым. большевик булып үләчәкмен! Имтиханда шуны ярып салам!» дип кызышып йөри.
Имтиханга керыч миннән: «Син интернатта тәрбияләнгәнсең, димәк, большевик ырбиясе алынсын. Партиядәме7» дип сорадылар «Элек комсомол идем, аннары одеал урлап тотылгач, комсомолдан чыгардылар», дим. «Анысы әйбәт икән», диләр болар.
Икенче көнне минем кебек «ачыывыз»ларны чыгарып тезделәр дә вокзалга алып киттеләр. Тагын кызыл вагоннары төиләр икән безне
Bai он идәненә җәелеп утырган Хәйдар көлә
Бире кил. браток Димка! Утыр яныма Хәзер син әфәнде түгел инде Йомшак вагон да. эшләпә-галегук та. фашист паспорты белән портфель дә тью- гыо!
Икенче көнне без Польшаның Виста елгасы буена урнашкан Демблин кальгасына килеп җиттек.
Әй энем, энем Кайда минем Илем’!
ДЕМБЛИН КАЛЬГАСЫ Екатерина 11 заманында корылган диләр. Дивары биек, кызыл кирпечтән төзелгән, өстән ток уздырылып чәнечкеле чыбык үтә Кальганың тышкы әйләнәсене тирән канау казылып, эченә су җибәрелтән. Тимер капкасы каршында биниһая калын чылбырлар белән күтәрелә горын күпер Моннан качып чыгу турында уйлары да куркыныч
Борынгы таш җәелгән ишек алдында агач башмаклар белән дагалы ат кебек шыкы-шыкы йөрибез Тәртип бик каты. Әз генә кыек бассан да сине карцер көтә Бөтен тирә-юньдә чисталык, бер генә чүп заты да күрмәссең Бу да «Идел-Урал легионы»на хәзерли торган «карантин лагере» булып чыкты. 1943 ел башыннан монда Казан, Әстерхан, Төмән, Орснбур татарларын һәм башкорт, мари, чуаш. удмуртларны җыйганнар икән. Яна килгән әсирләр төркеме арасыннан нимесләр комиссар, яһүд, чегән кебекләрне чүпләп алалар да теге дөньяга озатып торалар.
Буш вакытларында әсирләр ни генә эшләмиләр’ агачтан яисә ак тимердән шәп тәмәке савытлары дисенме, саламнан яисә агачтан шкатулкалар, уенчык елан-балыклар. чәчәк бәйләмнәре дисенме тагын әллә нәрсәләр! Боларны ни- мескә биреп әпәйгә алмашалар Безнен халыктан да һөнәрле, юкны бар итә белгән халык тагын бар микән, дип уйлап мин хәйраннар кала торган идем. Шәхсән үземнең күзгә күренеп торган һөнәрем юк та әмма миндә әкият, шигырь сөйләрлек тел бар. киерелеп җырларлык моң бар.
Нарга ятып җырлый башлыйм да яныма әсирләр җыелыша башлый, «тагын берне, әйдә, тагын берне генә», дип һаман-һаман мине җырлаталар.
Бервакыт яныма кечерәк буйлы, коңгырт йөзле, аскы ирене бераз очлаеп, алга чыгыбрак торган әсир килде Ул да агач башмактан иде, сул инснә противогаз сумкасы аскан (анда котелок белән кашыгы булса кирәк). Миңа елмаеп карады да бу:
— Иркәм, тагын нинди җырлар беләсең?—диде.
— Күп көйләр беләм дә, тик сүзләре онытылган
— Алай булгач, менә бу шигырьне ал «әле, берәр көйгә сала алмассыңмы? — дип ул латин хәрефләре белән язылган, «Висла» дип исемләнгән шигырьне кулыма тоттырды.
Висла! Синең көчле агымыңны
Борып булса иде кирегә Дулкынына төреп бу гәүдәмне Илтер иде туган Илемә.
Шигырьне азагынача кычкырып укып та чыктым Яңа танышым шулчак үзен «Гумеров» дип таныштырды Кәгазь-каләме булганнар шигырьне тизрәк күчереп калырга ашыктылар. Бераздан мин шигырьне «Эшче» операсындагы ария көенә шыңшып карадым, аннары Гумеров алдында җырлап та күрсәттем
Мин теләдем тормыш дулкынында
Колач җәеп иркен йөзәргә.
Тик чикләнде гомрем коллык белән.
Бу хурлыкка ничек түзәргә...
Мин Гумеровка ошап киттем ахрысы. Ул үзенең Казаннан икәнен әйтте. «Мин Үзбәкстаннан. Дим Алишев. Казанда бер дә булганым юк», дидем «Сүзләрен белмәгән җырларына мин үзем язып бирермен», дип ул янымнан китеп барды Шул көннән сон миңа баланданы тутырыбрак бирә башладылар. Хәтта поварлар да «Казан артисты» дип эндәшәләр иде.
Гумеров көн дә диярлек минем янга килә Мин җырлаганны тынлап сагышланып утыра, кайбер җырларны үзе сорап җырлата иде Ләкин аның белән күп аралашыр! а гуры килмәде, бер атнадан аны каядыр альт киттеләр Соңыннан поварлар аның хакында «Казанның танылган шагыйре» диделәр Алар һәр һөнәрле кешене югалтмаска, саклап калырга тырышалар иде бугай Поварлар Гайнан Курмаш белән Зиннәт Хәсәнов алдан ук олы максатка әзерләнгән булганнар күрәсең
һөнәр дигәннән. Унбиш яшемдә мине әти-әниләр Урта Азия якларына алып киттеләр. Әткәй анда калайчы булып, вагон түбәләрен ямауда эшләде. Мине дә үз һөнәренә өйрәтмәкче иде, теләмәдем. Бохарада педучилище бетереп, мөгаллим булып, үзбәк балаларын укыттым Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар Әткәйнең тальяны кулда Үзем уйныйм, үзем җырлыйм, кирәк чакта биеп тә җибәрәм — тирәмдә кызлар бөтерелеп кенә йөри. Мөгаллим булгач почет та бар, ул чакта гади укытучы да профессор кимәлендә иде Табында беренче касәне миңа сузалар, ашның өрелесе. урынның түрдәгесе иде. Менә бит әле каһәр төшкән лагерьда да ким-хур түгелмен..
— Азанчы булдың, әфәнде булдың, артист булдың, инде хәзер тагын кем булырсың микән' дип көлә Хәйдәр.
1943 елның яз башында номер-исемнәребсзне әйтеп мәйданга чыгарга куштылар. Хәйдәр артымнан «Прощай, браток! » дип калды. Без. унөч әсир, маши-
нага төялдек Стансага алып килделәр дә безне пассажир вагоннарына утырттылар. Башта без Радом шәһәрендә тукталдык. Аннары безне ике-өч чакрым ераклыкта! ы Едлино лагерена алып киттеләр. Табигать хозурында утырган бу лагерьнын урам һәм барак тирәләре матур бизәлгән, пөхтәләп чәчәкләр утыртылган иде Барак дигәне дә икешәр кешелек бүлмәләрдән тора Уртада — солдат ашханәсе, аның ишек башына «Зольдатенхаем» дип язылган. Татарга сүзне бозарга гына булсын, без аны «солдаткаем- дип йөртә башладык Шуннан ерак түгел генә радио бүлеге бар. аннан көне буе татарча тапшырулар бара Мәйдан уртасында озын колгага яшел байрак күтәрелгән. Байракта сары ука белән чигелгән ук һәм жәя билгесе. Байракны югары күтәргәндә «Идел-Урал гимны»н («Тукай маршы») оркестр уйный, «солдаткаем- янәшәсендә культвзвод барагы, аның бер ягында муллалар, икенче ягында артистлар тора. Без урнашкан барактан ерак түгел генә зур клуб бар. анда кино-концертлар була, төрле милли уеннар, кичәләр үткәрелә. Лагерьнын көньягында нимес һәм татар офицерлары-ның казиносы, шунда ашап-эчеп. кәеф-сафа коралар.
Едлинодагы «Идел-Урал легионы»ның башында нимес майоры, житмеш яшьлек фон-барон Зсккендорф тора иде. Ул 1937 елга кадәр Мәскәүда Германиянең хәрби атташесында хезмәт иткән, шуңа күрә рус телен әйбәт белә иде Аның ярдәмчеләре нимес офицерлары, аларның ярдәмчеләре татар офицерлары иде Легионерлар бар да нимес киемендә, жингә сары укалы ук белән жәя төшерелгән яшел бәйләнгән иде. Эмблемага «Идел-Урал легионы» дип язылган
Шулай итеп безнең хәлләр моггдый: командалар нимесчә. ашау-эчү нимесчә. яшәү рәвеше нимесчә. калганы татарча
Культвзводны озын буйлы, кәкре борынлы, күзе эчкә баткан нимес фельдфебеле җитәкли, аның урынбасары Төмән татары, старшина Гәрәев. Ул элек укытучы булып эшләгән, аккордеонда шәп уйный, чибәр егет иде Тора-бара ул нимес фельдфебелен тәмам үзенә буйсындырып бетерде
Без. «яңа артист»ларның мондагы «иске артистлар- белән танышуы гадәттәгечә «син кайдан? Мин шуннан» кебегрәк булды Арабызда шагыйрь һәм язучылар Гайнан Курмаш. Зиннәт Хәсәнов. Абдулла Баттал да булгач, «иске артистлар» бик тә куандылар Танышып алуга безгә нимес солдат ларына бирелә торган блюда китерделәр Каяндыр поляк «бимбер»е (самогон) ДӘ табылды, аның янына «шнапс» килеп утырды Шулай кызышып утырганда берәү
- Кайсыт ыз филармония артисты9 дип сорады Чыраена кызыллык йөгергән Гайнан Курмаш. күзләрен кысып елмайды да. миңа гөртеп
Менә ул егет Дим Алиш, - диде. Әлеге егет минем янәшәмә килде:
- Казаннан күптәнме? Син чын артистыр инде9' дигәч, мин
Мин Казанда гына түгел, мич башында да артист булып җырлаганым бар. - дидем.
Сез чын артист икәнсез, күренеп тора, дип ул миңа маймылга караган кебек исе китеп төбәлде.
Бераз кызып алгач, китте сөйләп Абдулла Баттал шш ырь һәм мәзәк хәлләрне Ул Казан зыялылары дөньясын якыннан белә икән Ул кызлар, рестораннар. артисткалар. Маркиз утраулары турында китте тезеп
Бер почмакта музыка кораллары өелеп тора икән Тотындык боларны сайратырга «Баламишкин». «Барыня». «Каз канаты». «Әпипә» берсе дә калмады. Әмма мин шуны сизеп алдым, бу музыкантлар әле ■ аксаклабрак» уйный лар. шомармаганнар Аккордеон, баян, скрипка, гитара, мандолина кебек кораллар монда җитәрлек Башкорт егете Салаватов хәт га үз кураенда башкорт көйләрен дә гыж-гыж китерә.
Мәҗлес кыза төшкәч, кул чабып, минем җырлавымны сорадылар Мин урынымнан кубып, баш иеп. чыгып бастым Күпме татар-башкорт көйләрен әйтеп карадым, әмма җөрьәт итеп уйнап торучы музыкант табылмады Ниһаять, скрипкасын тотып Кәрим чыкгы һәм минем арттан уйнап торырга булды Мин төрле спектакльдән җырлар, опералардан арияләр («Наемщик». «Зәңгәр шәл» «Бишбүләк» һ б ) җырладым Бара торгач -Кара урман- да. «Җирән кашка» да калмады. Кайчандыр музыкадан дәрес биргән Шакир абый белән Галимә апата үзем эчтән генә рәхмәт укыйм Менә бит. артист иткәннәр малайны
Җыр арасында Абдулла Баттал чыгып шигырьләр укый Соңыннан инде дәртле биюләр башланды Аяк табаннарыннан ут чәчелә Гүя без ү лем алдыннан дөньясын онытып, бер күңел ачып калабыз Җырлап үлә торган халык шул без татарлар
Икенче конне безгә француз киемнәре кигерттеләр, аннары мунчадан соң, нимес киемнәре өләштеләр Шулай итеп мин «Идел-Урал лсгноны»ның баш
җырчысы һәм баш биючесе булып киттем. Без зур концерт куярга ду китереп әзерләнә башладык. «Артистлар»ым алай ук профессиональ булмасалар да бик ипле, тәртипле егетләр иде. Болар бәлки яшерен оешма өчен кирәкле кешеләр булганнардыр. Ходай белсен. Чөнки конспирация бик көчле, «кая бардын, ни эшләден?» дигән сорау берәүгә дә бирелми иде. Без мәчеткә йөрмибез, баракнын үз мулласы бар, форточкадан башын тыгып кына азан әйтә. Капельмейстерыбыз Рушад Хисаметдинов аңа:
Суликов, к...ә бармагыңны тыгып кычкырсаң чебеннәргә (нимесне «чебен» дип атыйбыз) яхшырак ишетелмәсме! дип үрти иде. Без одеал астыннан шаркылдап көлешәбез.
Легион муллалары элеккеге партия органнарында эшләгән кешеләр иде, сәдакадан кергән акчаны «бимбер»гә җибәреп, кәефләнеп яттылар.
Легиондагыларга без марш, төрле җырлар өйрәтергә тиеш идек Совет илендә җырланган җырларның да «партия, комсомол, колхоз, коммуна» кебек сүзләрен алыштырып кулланышка кертә идек, һәр эштә башлап йөрүчеләрнең кайберләре исемдә калган ике мулланың берсе — Сабирҗан, баш пропагандист Мичурин, аның ярдәмчесе Сәйфелмөлеков. баш рәссам Шамбазов Тагын әле музыкантлар арасында Киевтән Борис Попов. Ленинградтан Розенштейн дигән яһүдиләр бар иде.
Легионның башка батальонына концерт белән барганда безгә нимес күзәт- чесе тагыла. Хәтта ялга чыгарып каядыр барганда да «чылбырмсыз йөрмәдек Фәкать Берлинда яшәп. «Миттельштелле»да («Идел-Урал» комитеты) эшләүчеләр генә нимес паспорты белән ирекле йөргәннәр, диделәр.
Бервакыт. «Идел-Урал легионы»нын бер батальонын большевикларга каршы сугышка озату тантанасы уңаеннан зур концерт бирергә тиеш идек. Берлиннан комитетның «культура министры» килүен көтәбез Олы түрәләр килеп төшеп, казинода ашап-эчеп ял иткәннән соң гына безгә күренделәр Министр дигәнебез Демблин кальгасында танышкан Гумеров әфәнде булып чыкты. Бу юлы инде аның кыяфәт башка иде. Өстендә шәп костюм, ак күлмәк, яшел галстук, фетр эшләпә, аягында ялтырап торган туфлилар. Янәшәсендә сәркатибе— яхшы портфель тоткан яшь егет, фамилиясе Фәтхуллин икән Алар килеп керүгә, без урыныбыздан кубып, үрә катып «Ахтунг!» командасы астында каршы алдык. Команданы нимес офицеры бирә иде Гумеров барыбыз белән дә күрешеп чыкты Гайнан Курмаш белән Зиннәт Хәсәновка ул бик җылы караш ташлаган кебек булды. Минем турга җиткәч: «Ә. Казан артисты, нихәл, иркәм». дип кенә куйды Гумеров әфәнденең мин Муса Җәлил икәнен ул чакта белми идем әле
Болар килгәч безнең эшләр җанланып китте Репетицияләргә дәртләнеп йөри башладык Нинди дә булса берәр көйне белмичәрәк торсак. Гумеров әфәнде ■ мандолинаны кулына алып, үзе уйнап күрсәтә, онытылган сүзләрне дә тиз генә кәгазьгә язып, кулыбызга тоттыра иде. Сәркатибе дә яхшы гына җырлый икән.
Ашыгабыз Репертуарны баету өстендә эшләп ятканда Берлинның үзеннән олы түрәләр килеп төште. Шул ук көнне «солдаткаем»да кунаклар катнашында «камрадшафт» (дуслык кичәсе) уздырылды Мәҗелестә Көнчыгыш («Ост») легионнары командиры фон-барон Хэйкендорф та катнашты. Ул озын буйлы, пеләш башлы, алтын кысалы күзлек кигән, русчаны яхшы белгән илле бишләр тирәсендәге генерал иде. Янында — тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле, сап-сары нимес (хәрби түгел) фон Менде -Көнчыгыш эшләре буенча Гитлерның киңәшчесе Болар янында «Идел-Урал дәүләте»нең беренче президенты Шәфи Алмаз-Габ- дерахман ага. аңа илле ике яшьләр булыр, ургача буйлы, чандыр гәүдәле, озынча йөзле, шадралары беленеп тора, чәче сирәкләнгән, бик затлы киенгән Хатыны Гайшә ханым тулы гәүдәле, түгәрәк битле, алтын кысалы күзлектән. Ул ун-унике яшьлек кызын култыклаган. Киләчәк дәүләтебезнең «тышкы эшләр министры» Гариф Солтанов чибәр, римлән кыяфәтле, нимесчәне яхшы белә Түрдән урынны әлбәттә фон-барон Зеккендорф алды Үзе җитмешләрдә булса да хатыны яшь күренә, утыз-утыз бишләрдә булыр, алгы тешләре чыгыбрак торган юка иренле ханым. Болар янында «культура министры» Гумеров, аның сәркатибе Фәтхуллин һәм легионның башка татар офицерлары, баш мулла, nponai андистлар. мәдәни- ят-идеология хезмәткәрләре һәм арырак без культвзвод капелласы әгъзалары.
Тәүге сүзне баш пропагандист, тамада Мичурин «гышкы эшләр министры» Гариф Солтановка бирде Ул туган илебез «Идел-Урал»ны большевиклардан азат итү, үз байлыгыбызга хуҗа булу хакында нотык тотты «Мөстәкыйльлек өчен, ур-ра!» — дип сүзен бетерүгә, гимн уйналды Барыбыз да тост күтәрдек. Аннан соң генерал Зеккендорф торып басты, алдан язып бирелгән кәгазьдән
карап, ватып жимереп булса да. татарча уталды «Сез большевикларны жинеп үз илегезгә үзегез хужа булырга тиешсез'» .тип сүзен тәмамлады Кулына фужер тотып баскан оашка кунаклар да «Идел-Урал» халкының киләчәге, анын сәләтле интеллигентлары. кодрәтле солдатлары хакында тост әйтеп, кызыл авызлы большевикларны бетереп, үз илегезгә хужа булыр! а тиешсез .тип тетәк теләделәр Өстәлдә ром, шнапслар агыла гына Шул чак үзебезнең гүрә-офицерлар арасыннан бер селәгәе яныма килеп, кулымны кысып «Илемдә дә мондый «камрадшафтмны күргәнем юк иде. менә кайда икән Казан» дип мине кочаклый ук башлады.
Кунак нимесләр үз казиноларына киткәч тә әле без хәтсез күңел ачтык Ашау байдан, үлем Ходайдан, бер типтереп калыйк ичмасам' Какча, авыру йөзле Мичурин, тамада буларак, табынны шәп тота, русча да. татарча да сайрага гына Чират житкәч. мин дә жырлап җибәрдем
Урал таулар, биек таулар.
Ерак таулар, кар таулар Ир-егетләр корал а-тып. Мәйданда ирек даулар
Бусы беткәч, кул чабып, сорап. «Карурман»ны җырлаттылар. Шуннан соң китте биюләр, уеннар Бераздан президентыбыз Габдерахман ага мине үз янына чакыртты Кыза төшкән, мине кочаклап, үбеп алды, кул аркасы белән күкрәгемне чәбәкләп
Әй энем, синен күкрәгеңә Урал таулары сыйтан икән. тиде Шул кызыл чүпрәклеләрне юк итеп, илебезне азат итсәк, Урал байлыклары безгә генә Ц₽ел бездән соңгыларга да җитә әле.—дип балавыз сыгып алды ‘I’p.ix I .niiii.' ханым дәшми, затлы сигарет капкан, помадалы иреннәре арасыннан төген алкалары чыгарып елмая гына
Татар-башкорт көйләренә дәртләнеп биедек ул тонне, аяк тузаннарын кагып алдык, күңелдәге юшкыннарны хәмер белән эретергә тырыштык
Икенче көнне легионның татын бер батальонын сугышка озаттык Бертин кунаклары да кайтып киттеләр. Кулы ура министры Гумеров белән сәркатибе генә оештыру эшләре белән калдылар Атна-ун кон эчендә концерт ә гер булды Тукайның «Шүрәле» интермедиясен дә сәхнәләштердек. Мин Шүрәле көрим утын кисүче егет ролендә. Курмаш вакыйганы сөйләп гора Гумеров әфәнде сәркатибе белән Берлиша барып-кайтып йөри. Кай көннәрдә казино!а китми, безнең янда кунып кала, төннәр буе сөйләшеп ятабыз «Алтын чәч» либреттосын ничек язганы, ничек сәхнәгә куелуы турында сөйләгәне хәтердә калт ан Сугыштан соң мин ничә мәртәбәләр Казанда булдым, бик теләсәм дә «.Алтын чөч»нс күрер!ә насыйп булмады, форсат чыкмады Ул язып биргән жыр өчен сүзләр «Таң маршы». «Кайту маршы», тагын бик күп шшырьтәр хәтеремдә HI танып калган Мин а. тарны соңыннан Татарстан Язучылар союзыңа Гази Кашшафка тапшырдым Моабит дәфтәреннән тыш. мин атып кайт каннарыннан жн те шигырь «Совет әдәбияты» журналында 1957 елда басылып чыкты Янә 1974 елны «Кругозор» журналында дүрт шигыре дөнья күрде Шуның белән вәссәлам Калганнары күренмәде
БЕРЛИНДА «Идел-Урал легионы» декадасы Гумеров әфәнде җитәкчеле!е- ндә без бу декадага ныклап, ясканып әзерләнер!.> югындык Ауропанын олуть шәһәрендә без Идел буе халыкларының тормыш-көнкүреш үрнәк (әрен. кун. турасын һәм сәнгатен күрсәтергә шеш идек Монда инде артистлардан кала рәссамнар, макетчы осталар, төрле һөнәр ияләре, ютүчеләр кыскасы кемнәр генә тартылмады Күргәзмә әсбаплары хәзерләнде Легионда тамаша күрсәтеп чирканчык аЛ!аннан соң Гумеров әфәнде Берлиша кайтып китте Ул анда безне каршы алырга тиеш иде
Безне яхшы, йомшак вагоннарга утыртып Варшава аша Берлинның үзенә алып киттеләр. Башкалада Гумеров әфәнде жнт экюын бер төркем комитет Хадимнәре безне каршы алды тар Аннары машина та \ текын три ьш»ка ки теп төшеп, шуннан ерак түгел генә казинога урнаштык Ое башыбызны карап оераз ят игеп алганнан сон. ресторанга алып киттеләр Шуның алдыннан Гумеров әфәнде безне бер залга ЖЫСП. декадада үз-үзебезне ничек тотарга шеш тезебез турын та әңгәмә ү ткәрде Як-якка каранмыйча салмак кына атларга кулны
бутамыйча, шаркылдап көлмичә, тыныч кына сөйләшергә., кулны каты кысмыйча. күзгә туры карап күрешергә Ресторанда туры утырырга, чәнечке-пычаклар- ны тәртибе белән генә алырга... Авызны чәпелдәтмичә ашарга...
Алманнар безне культурасыз, кыргый халык дип уйлый. Сынатмыйк, алар- дан да өстен булыйк, диде Гумеров әфәнде Без. әлбәттә, әдәп саклар! а тырыштык Берлинның музейларын күрдек. Рейхстагны, Бранденбургны тамаша кылдык Күрмәгән җирләр калмады Монда! ы чисталыкка, тәртипкә ис китмәле иде Безнең илдән матур ил юк. дип үскән безләргә шушы кадәр контрастны күрү күңелгә авыр иде...
Ресторан-кафетсрийларында шпинат белән флэешьләренә (бака үләне белән бака ите) кадәр ашарга туры килде Егерме-егерме биш яшьлек егетләр бит без. шәп ашап-эчеп алгач, кан кызыша башлый, күзнең ачылган чагы.. Немкаларның ирләре фронт га... Кыюланып китеп алман хатыннарын да караштырырга туры килде.
Беркөнне без Берлинның аристократлары өчен зур бер казинода концерт бирдек Монда нимес артистлары да катнаштылар.
Декаданы уңышлы гына уздырганнан сон безне Балтыйк диңгезе буена, Узедом дигән ял йортына озаттылар Бу ял йорты бик матур урында, концерт һәм бильярд заллары бар, су коенырга, көймәдә йөзәргә була Берлиннан комитет җитәкчеләре гел килеп-китеп торалар. Костюмын иңенә салып, ак күлмәктән Абдулла Алишның да берничә көн ял итеп киткәне күз алдымда тора Башкала кунаклары күбрәк килгәндә милли концертлар биреп «камрадшафт» үткәреп алабыз.
Монда Шәфи Алмаз да үз гаиләсе белән ял итәргә килде. Габдерахман ага мине үз янына чакыртып алды. Өстәл төрле ризык һәм эчемлекләрдән сыгылып тора. Фрау Гайшә ханым кече кызы белән янәшә утырган, хуш исле сигарет төтенен алкаландырып утыра. Габдерахман ага борынгы халык көйләрен җырлавымны үтенде. Мин аккордеонны кулга алдым. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. «Карурман»ның искесе дә, яңасы да калмады. «Зиләйлүк». «Зәнгәр шәл». «Салкын чишмә». «Әллүки»ләрне дә җырладым Ара-тирә шагыйрьләр үз шигырьләрен сөйләп куялар Гумеров әфәнде дә монда Аның «Сыра залында», «Томаулы I ыйшык» кебек ши! ырьләре нәкъ менә шушы «Узедом»да язылды бугай
Балтыйк диңгезендә үз суыбыз кебек итеп коенып (ни дисәң дә ул безнен илебез белән тоташа ич), ун көнләп ял итеп алганнан соң без тагын Берлинга юл тоттык Моннан инде Алманиянең башка шәһәрләренә дә барырга тиеш идек Әмма нимесларның каушап калган чагы иде бу. Инглизләр Берлинны бик каты бомбага тотканнар икән. Безне башкалага кертмәстән, юлны борып, тиз генә легионга кайтарып җибәрделәр.
Нимесләр безне «Идел-Урал интеллигентлары» дип йөртсәләр дә күбебезгә әле культурага ирешү өчен ай-һай күп кирәк иде Совет илендә безне әдәпкә бик үк өйрәтмәгәннәр икән шул. Мәгънә белмәвебез кайда да үзен сиздерә: урамда сигарет төпчеген теләсә кая ату дисенме, урынын белмичә төкерү, борын сеңгерү, алман хатын-кызларына аю кебек ябышу, шнапсны артык нык төшереп болагайлану — тагын әллә ниләр... Нимесләр безнен культура ягы түбән дәрәҗәдә икәнен һәрчак искәреп тора шикелле, шуңа эчке бер оялу кичерә идем мин Ауропанын кайсы гына илендә булмадым, һәркайда үз милли культурасы. Кешеләренең әдәплелегенә, сәламәт рухына сокланып йөрдем
(Ахыры киләсе санда)