Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГӨРГӨРИ


(ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТ)
Тимерче Фатыйх улы Локман Закир, офицер буларак, хәрби хезмәттә шактый гомерен үткәргән. Туган ягыннан читтә яшәсә дә үз телен-денен онытмаган, әмма русча язарга күнегеп киткән. «Мин элеккеге халык укытучысы, элеккеге коммунист»,— ди ул ярым шаяртып.
Локман Закир яшьтән үк үзе өчен генә әсәрләр язган. Цензура балтасы кайраулы елларда анын кыю фикерле, «чәчәк аткан» социалистик җәмгыять аһәценә туры килми торган язмалары, әлбәттә, дөнья күрә алмый иде. Хәзерге көндә тарихка, милләт язмышына караган төпле язмалар еш басыла, дистә еллар буена җиде йозак астында яткан хакыйкый документлар калкытыла, социаль фикер үсеше көнләп-сәга- тьләп кешенец анын били бара. Локман Закирныц да соцгы елларда
саллы язмалары газета-икурналлар- да күренә башлады.
Журналга без анын 1975 елда язылган «Гөргөри» дигән гыйбрәтле хикәятен тәрҗемә итеп, бераз өлешен кыскартып бирергә булдык. Үз вакытында чыкса, бомба булып шартлыйсы кайбер фикерләре, бәлки, бүгенге күзлектән караганда гадәт игә әйләнгәндер. Әмма барыбер әсәр әдәби җирлеген, үткенлеген җуймаган.
Локман Закир дәррәү ачылып китми торган, тыйнак шәхес. Ул журналист яки язучы исемен дә дәгъвалап йөрми. «Фикерләрем башыма сыеп бетмәгәнгә, баш мием шартлар дип куркып язам»,— ди ул.
Укучым, әсәр синец алда, һич үкенмәссец, бисмиллацны әйтеп ку- лыца ал...
Хәерле сәгатьтә!..
Марсель ГАЛИЕВ.

Җитмәсә көне эссе... Бу чыпчыклары тагын туктаусыз чыркылдаша...»
Чәчәк түтәле янында эскәмиядә утырган взвод командиры Вадим Сергеевның бүген бер дә кәефе юк иде. Фуражкасын салып, ул тирләгән маңгаен сөртте дә куаклар күләгәсенәрәк күчеп утырды. Бу ел да үз кул астына эләккән яшь солдатлардан уңмады, ахрысы. Былтыр бер үзбәк егете белән изаланган иде. Сүгенүдән кала ник бер авыз сүз русча белсен теге. Быел тагын взводка урыс булмаган ике егет эләккән. Берсе — Казан тирәсеннән, укытучы, русча бик яхшы белә белүен дә. . холкы үжәт, тыңлаусыз, киребеткән, кече командирларның бер генә әмерен дә телләшү-әрсез үткәрми Аның күкшел, буйсынмас күз карашы һәр командирның ачуын кабарта, сәбәпсез дә шелтә белдерүне үзеннән-үзе сорап тора. Инде күпме җәза алды югыйсә, юк. игә килми, нәкъ менә рапорт вакытында башын боргалап сафта басып тора бит күсәк. «Смирно!» командасына ике минут та үрә катып тора алмаган солдат солдат мени ул'
Өлкән лейтенант Сергеевка шул Хөсәен Исмәгыйлов аркасында командирларыннан күпме эләкте, бүтән ротага күчереп котылырга иде дә ул күсәкне Юк шул, ансат кына ычкындырып булмый, взводта икенче бер имгәге бар бит әле аның. Анысының телен белеп, тәрҗемә итә алган да шул ук Исмәгыйлов. Менә шул Григорий Степанов дигәне тагын да сәеррәк. Армиягә кадәр ул Каманың Иделгә кушылган төбәгендәге бер авылда, дөнья күрмичә йомыкый гына яшәгән. Русча ник бер кәлимә сүз белсен, ул гынамы, сафта барлау вакьпында. Степанов, дип дәшкәнгә дә илтифат итми. Бала чактан ул исемен Гөргөри дип әйткәнгә генә күнегеп үскән икән ул. «Әгәр взводта шул сәер татар Степанов булмаса, мин татар Исмәгыйловтан җиңел генә котылыр идем. Туктале! Нинди татар инде ул. йә?! Степанов Григорий Иванович. Үзе зәңгәр күзле, сары чәчле. Муенына тәре тагып килгән иде. Өздереп ыргыттым анысын. Бәлки, ул ялган докумеглар юнәткәндер? Булыр да. Мондый татарны минем гомеремдә күргәнем юк иде. Мин генә түгел, хезмәт дәверендә Россияне иңләп-буйлаган карт офицер- комбатның да күргәне булмаган, белми андый татар барлыгын. Хикмәт нәрсәдә? Бәлки, ул солдат икейөзләнәдер. Махсус бүлеккә әйтергә туры килер. Тикшерсеннәр. Алар өчен менә дигән табыш булып чыкмагае... Юк, юк! Башта үземә ачыкларга кирәк. Мәскәү университеты ромбигы тагып йөргән башым белән жүләргә калыйм тагын Бәлки, ул чынлап та милләте белән татардыр, урыс фамилиясе генә алгандыр. Нигә соң ул алай булгач Исмәгыйловкә бер дә охшамаган, ә икенче взводтагы Петров белән ике тамчы су кебек Суйган да каплаган Петров инде!»
Шундый уйлар белән гаҗизләнеп йөргән өлкән лейтенант Сергеев бер көнне рядовой Степанов белән Исмәгыйловне рога канцеляриесснә әңгәмәгә чакыртты
Менә ул тәмәке төтененнән ысланган бүлмә Снаряд гильзасыннан кисеп эшләнгән көлләвечтә нинди генә сигаре г һәм папирос төпчекләре юк Өлкән лейтенант Сергеев рота командирының иркен урындыгына утырып, алдына кәгазь битләре куйды, ручкасын алган булды Ярдәмчесе мәҗбүри хезмәттән соң яңа срокка калган сержант Васильев өстәлнең уң ягына утырды. Рядовой Исмәгыйлов белән Степанов стена буеннан урын алдылар
Татарга һич тә охшамаган бу. дип сүз башлады командир чын-чынлап рус егете, күр инде. Моңа караганда татарга син охшаган- рак. дип. сержантка бармак төбәп алды ул.
Шулайдыр, диде сержанг. Рус телен белмәвенә ышанырлык түгел. Симулянттыр ул. . үзе Григорий Иванович Кирәк бит. ә!
Гөргөри мин. Чипанов мин. дип нидер аңларга гырышып мыгырдана башлаган Степановны Хөсәен җиңеннән тартып гуктатты
Менә ычмасам Исмәгыйлов татар тек татар! Моңа берәү дә шикләнә алмас, дип сөйләнде сержант. Кап-кара чәч Менә. менә, иптәш өлкән лейтенант, карагыз әле! Нәкъ менә Исмәгыйловка охшашлар! дин. ул «Огонек» журналының тышлыгын күрсәтге Анда орденлы Татарстанның алдынгы нефть чыгаручылары төшерелгән иде
— Дөрес әйтәсез. Мин —чын татармын Ә Гөргөри — керәшен. Бездә алар хәтсез . Ике ел элек минем апам керәшен егетенә кияүгә чыкты да. Мин аларның авылына кунакка бардым Аңа кадәр мин дә керәшеннәр барлыгын белми идем,-- диде Хөсәен. Ислам динендәге чын татарлардан аермалы буларак, алар Христоска табыналар. Авылларында, фәкыйрь генә булса да. чиркәү бар. Рус исемнәрен кушсалар да. берсе дә рәтләп рус телен белмиләр алар.
Керәшеннәр Иван Грозный варислары, мәктәптә укыгансыздыр инде?
Белмәскә, диде командир Әйе. кайчандыр Иван Васильевич яшәгән. Офицер башы белән солдаттан күбрәк мәгълүматлы булырга тиешлекне искәртергә тырыша иде ул.
Паспортка керәшеннәрнең милләте тагар дип язылган. Исемнәре русныкы булса да. керәшеннәр аны үзләренчә үзгәртеп әйтәләр.— диде Хөсәен, мисал өчен: Яков Җәкәү. Евдокия Аудрый. Тимофей — Теми. Григорий - Гөргөри.
Шулай! Дөрес, кап дөрес! - дип, таныш сүзләр ишеткәч кыбырсып куйды Гөргөри.— Чипанов. Чипанов Гөргөри мин. Ул алдашмый.
Әгәр сез керәшенгә кайчандыр элек мөселман булгансың, сине Иван Грозный чукындырган, дисәң, чынлап әйтәм. бугазыңа ябыша. Мин моңа үзем шаһит булдым. Менә сез юри. сынар өчен генә. Гөр- гөридән сорап карагыз әле...
Өлкән лейтенант белән ярдәмчесе тоташтан тартып утырган җирдән сигаретларын басып сүндерделәр дә Хөсәенгә ым кактылар. Хөсәен, Гөргөригә борылып, татарчага күчте:
— Синең борынгы мөселман бабаларың Аллага болай табынганнар бит. әйеме?—дип. учларын кушырып, дога кылгандай, битенә якын китерде.
Булмас! Булмас! дип Гөргөри урыныннан калкынып куйды. Күзләре ут янып чыкты. Сүләмә юкны' дип ул. гөнаһлы сүзләрне үз тирәсеннән куарга теләгәндәй, ашыгып-ашыгып чукынырга тотынды.
Кызык бу! дип. өлкән лейтенант Сергеев башын кашып куйды. Йә. тагын ниләр?!
Командирының әсәренеп китүен күреп. Хөсәен тагын да илһамланыбрак фәлсәфәгә бирелде:
Керәшенне киредән мөселманга кайтарам димә. Кайчандыр Иван Грозный мөселманнарны, явызлык кылып, христианлаштырган бит. Шуның кебек, коточкыч көч кулланып кына керәшеннәрне кабат мөселман итәргә мөмкин. Куркытып буйсындыруның хикмәте нәрсәдә9 һәммә бәндә яшәргә тели. Кеше физик һәм рухи сызлануга түзә алмый. Яшәү теләге көчле булганга күрә, бәндә физик һәм рухи җәзага түзә алмыйча, үз асылын алыштырырга мөмкин Иван патша моны яхшы белеп эш иткән. Ул татарлардан Чыңгыз хан өчен үч алган, әлбәттә, христианлашкан тат арның яңадан беркайчан да мөселманлыкка кайтмасларына ул чакта Иван Грозныйның ышанычы булмаган.
— Иван Васильевичның усал патша булуы тарихта билгеле, әлбәттә. Ул хәтта үзенең малаен да сөңге белән кадап үтергән, дип сүзгә кушылды өлкән лейтенант.— Тик менә... Татарларга карата шундый явызлык кылуы хакында гына беренче тапкыр ишетүем. Бер генә китапта да бу хакта әйтелмәгән ич.
Гөргөри бу мәлдә сүзсез генә утыра, әңгәмәнең ни турыда баруын ул сизенә, әмма ни сәбәптән кузгатылуын гына төшенә алмый иде «Командирга минем милләт-чыгы шым пигә кирәк булды икән? Керәшеннең кайчандыр мөселман булганлыгын тануы ул үзеңнең ихтыярсыз, көч- сезлегеңне тану, борынгы ата-бабалар рухын рәнҗетү дигән сүз. Эчке оят турында кычкырып әйтмиләр. Әпә би т безнең авылда күптән түгел генә Минкәш улы Теми өйләнгән иде. Шәп! дигән була. Ә үзенең шәп дигән чакта ирене тартышып куйды. Аудинең (Авдотья) кем икәнен мин бел
мимме ” Теми солдатта чакта минем кочактан чыкмады Чак бала тапмыйча калды. Бу хакта белсә дә. ир кеше тешен кысып булса да түзә шул Шәп дигән була Нәкъ менә шундый хәлдә шул без керәшеннәр дә. Мөселман булмаганбыз, дидем дә.. Иренем тартышып куйды Әгәр мин куркаклыгым аркасында христиан Гөргөри булганмын дисәм, нинди кыз мина карар иде микән'.’ Куркак, сатлык, диячәкләр алар. Кыз-кыркын батырларны ярата Иң дөресе бу хакта дәшмәү. Заманалар үзгәреп китәр дә ни татарың. ни керәшенең калмас әле. Ул чакта безгә, керәшеннәргә, чын татарларга караганда җиңелрәк тә булачак. Чөнки безнең исем-атларыбыз русныкы кебек үк. Кыяфәткә дә охшашлар Паспортка «русский» дип тамга чәписе дә. Телне өйрәнеп аласы да... Әйе. чын татарларга кыенга киләчәк. Аларның бит күз төсләре дә чем-кара, кай- берләренең монголныкы кебек кысык та әле җитмәсә, күбесе, безнең кебек үк. русча начар сукалый. Миңа калса, руслар үзләре дә татарларны руслаштырып, үз милләтенең канын бозарга теләмәсләр...» Әнә шулай эчтән уйланып утырган Гөргөри үзаңы белән бүген беренче тапкыр керәшеннәрнең асылына төшенергә тырышты.
Сержант Васильев сүзсез генә утыра, университет белеме алып чыккан командирының да керәшеннәр тарихын белмәвенә, үзенең җиде класс очлаган авыл тыйбагы, сержант дәрәҗәсендә генә калуына сөенеп, эчтән канәгатьләнеп, төкереген ләззәтле йотып утыра иде.
Үз милләтенең тарихын белүдә танылып өлгертән Хөсәенгә командир. үз тиңе итеп, ситарет сузды, сержант исә ялагайланып диярлек, ут элдерде Гөргөригә дә тартырга рөхсәт иттеләр. Тик ул өстәлдә яткан зажигалканы кыюсыз гына үрелеп алып, үзе кабызды Хөсәен гәмәке өчен рәхмәт әйтте, төтенне эчкә суырып, бер мәлгә оетып торгач, рәхәт исереп киткән кебек булды һәм үзен командир белән бер дәрәҗәдә итеп тойды Бераздан соң гына фәлсәфәгә кереште:
Керәшеннәр хакында ишетмәвегез дә бар. Ә менә Казан татарларының килеп чыгышын беләсезме? Безнең борынгы бабаларыбыз болгарлар булган, диләр.
Беләсезме дип... Өлкән лейтенант Сергеев тәмәкесен сүндергән булып әвәрә килде. Шул арада сүзгә сержант Васильев кушылды:
Атты җүләр дә белә! Безнең изге Русебыз ничәмә гасыр татар кул аегында иза чиккән Башымны кисмәгә бирәм татарлар Чыңгыз ханнан яралган Моны белү өчен академия бетерүнең һич гә кирәге юк!
Миңа калса, сержант Васильев дөрес сукалый кебек, дип. взвод командиры яңа сигарет алып кабызды Болгарлар православие динендә. телләре дә русчага якын, тылмачсыз да аңлашырга була, исемнәре дә безнеңчә.
Дин башка мәсьәлә, диде Хөсәен. Менә мин татарларны ничек чукындырулары турында ишеткәнем бар. Аларны Идел-Кама буйларына куалап кигергәннәр дә суга тутырганнар. Поп әмере буенча, суда билдән юрган татарлар чукынырга тиеш булганнар Кем карыша шуны батырып үтертәннәр Барысын да. балаларына кадәр Идел төбендә мәңгегә ятып калырга теләмәгәннәр христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булганнар Чукындыруны мулладан башлаганнар Этәр мулла риза икән, бөтен авыл диярлек аның артыннан ияргән Ә инде мулла каршы килсә, авылның ирләре урманнарга, тауларга качып киткәннәр Иван Г розныйның гаскәриләре үз хезмәтләрен гирәнтен аңламыйча т ына башкарт аштар. Хатын-кыз тарны чукындыру белән күбрәк шөгыльләнгәннәр Рухи чукындыру процессы исә күпкә катлаулырак Хатын-кызларны корал белән куркытып, көчләп чукындырганнар Якларга ирләре янда булмагач, алар үзләрен гөнаһ кылган итеп санаматаннар Ә инде күңелдән. >чке иманыңны үзгәртеп чукынмагач. Алла каршында үзеңне рухи чисга калам дип исәп лисең Моның нәтиҗәсе шуның белән бетә татар рухлы, рус чырайны яңа буын тагарлар туа Шулай дип сөйләгән иде миңа бер бабай
Хөсәеннең бу гыйбрәтле хикәятен тып-тын калып тыңладылар. «Менә сиңа фәлсәфә: рухыңны бирсәң, тәнеңне саклыйсың, тәнеңне бирсәң — рухың сау кала Иван Васильевич күрмәгәнен күрсәткән икән татарларга Менә шуның тере бер мисалы инде бу! Теленнән, рәсми документыннан кала, бер генә дә татарлыгы юк бит бахырның»,— дип уйлаган өлкән лейтенант керәшен егетенә тагын сынап-текәлеп карады.
— Иван Васильевич хакында мин дә кайбер нәрсәләр беләм,—дип, ул Хөсәеннең тәмәкесенә ут бирде дә, тавышына ниндидер сер төсмере биреп, салмак кына сөйләп китте.— Син Иван Грозныйның яшерен хәзинәсе турында ишеткәнең бармы?—дип Хөсәенгә төбәлде. Аның өчен бу мизгелдә гүя сержант та, Гөргөри дә юк иде.— Мәскәү университетында укыган чагында моны безгә карт бер ассистент сөйләгән иде.
Әмма өлкән лейтенантка тәмләп сөйләргә насыйп булмады, ишектән каударланып рота старшинасы килеп керде. Ул кичке барлауның нәтиҗәсе хакында үрә катып рапорт бирә башлауга, бөтенесе дә торып бастылар.
лкән лейтенант Вадим Сергеев, өенә кайтып ашап-эчүгә, Валерий Костылевның өч томлыгын кулына алды. Кайчандыр икенче дәрәҗә Сталин премиясе алган язучының бу китабын ашыгып актара башлады. Укыды-укыды да, ах, шайтан алгыры! дип сүгенеп куйды, тарихи китап санала, бер генә урында да вакыйгаларның еллары күрсәтелмәгән. Толстойның «Сугыш һәм дөнья»сында әнә вакыйгаларның минуты-сәгате төгәл бирелгән.
Аптырагач, Сергеев кухня якта табак-савыт юып маташкан хатынына дәште:
— Галя! Костылевның «Иван Грозный»ын укыганың бармы синең?
— Көләсеңмне әллә, Вадим91 Ул бит тарихчыларның өстәл китабы. Минем диссертация темасы да Иван Васильевич эшчәнлеге белән бәйле ич. Бик дефицит китап ул! — дип Галя килде дә, шелтәләгән сыман итеп, иренең беләгеннән чеметеп алды.
— Моның бернинди дә тарихи кыйммәте юк! Бу вакыйгаларның кайчан барганын төгәл генә әйтеп бирә аласыңмы, йә?!
Иван Грозный яшәгән чор буенча чамалап.. 1530—1584 еллар дияргә була. Син, Вадим, шедевр әсәр турында алай җиңел генә хөкем чыгарма.
— Бәгырькәй, керәшен татарлары хакында ни дә булса беләсеңме син? Әллә минем кебек бихәбәрме9 Синең Иван Васильевичың аларны көчләп чукындырган икән бит.
— Нинди татарларны әйтәсең? Казанныкылар бар. Себер татарлары... Алтын Урда калдыклары... Каян чыккан ди ул керәшен татарлары?! Россия халыклары тарихын, һәрхәлдә, мин синнән яхшырак беләм дип уйлыйм...
— Диссертация язып маташсаң да, тарих буенча мине узып әллә ни сикерә алмыйсың әле. Бу очракта белемең бигрәк тә сай күренә. Син Кырым татарлары турында да белмисеңдер әле. Илне сатканнар, дип аларны Сталин. Берия ялчылары Себергә. Төркестанга сөргәннәр. Кырым автономияле республикасы шул чактан бирле өлкә итеп үзгәртелгән Бер караганда, керәшеннәр турында белмәвебезгә гаепле дә түгелбездер. чөнки ул хакта ВУЗ дәреслекләренә кертелмәгән.
— Бәлки Зур совет энциклопедиясендә бардыр?..— дип Галина китап шкафына үрелде, калын фолиантны алып актарырга тотынды.— Менә таптым! «Керәшеннәр Казан татарларыннан чыккан этнографик группа. XVI—XVII гасырларда православиегә күчкәннәр. 1926 елда аларның саны йөз мең булган...» Әйе. бу минем өчен яңалык. Ләкин керәшеннәрне
Ө
көчләп чукындыру турында монда берни дә әйтелмәгән Бәлки алар үз теләге белән православиега күчкәннәрдер’. Казан ханлыгын Россиягә кушу уңай күренеш булган кебек, татарлар бәлки чукынып бәхеткә ирешкәннәрдер?.
Арттырасың, бәгырькәй! XVI гасырда татарга үз теләге белән бүтән дингә күчү үлем белән бер булгандыр Хәтта XX гасырда да бу бик авыр эшләнә. Денен. иманын сату берәүгә дә җиңел бирелми Бигрәк 1ә үзсүзле, үҗәт татарларга... Әнә мин ротада бер татар солдаты белән ике ай чиләнәм инде, «смирно!» командасына кыл кебек торырга һаман да өйрәтә алмыйм. Әмма бүген егет белән нидер булды Бәлки, минем якыннан торып сөйләшүем яран куйгандыр Икенчесе керәшен татары Степанов, киресенчә, шулкадәр күндәм, тыңлаучан Төп уртасында уя1ып бәдрәф чистартырга куш —бернинди ризасызлык белдермәс. ни очен җәза бирелүен дә сорап тормыйча эшкә ябышыр Әйе. әйе' Шушы ике татарның ике төрле холкына карап мин. тарихчы буларак. гадел хөкем чыгара алам. Димәк, гаярь холыклы татарлар ислам өчен җанын биреп, христиан диненә күчәргә теләмәгәннәр Рус теленә: «упрямый как татарин» дигән гыйбарә юкка кермәгәндер. Ә инде юаш. күндәм татарлар үзгәртү шаукымына тиз бирешеп, керәшен булып киткәннәр Минем ротадагы Хөсәен әйтә. Казаннан йөз илле чакрымнар ераклыкта чукындырудан качып киткән татарлар яшәгән мәгарә бар. ди
Ни хикмәт, өлкән лейтенантның уй сөреше бүген гел шушы тирәдә кайнаша иде. Алтын Урда. Казан ханлыгы турында язылган бүлекләрне ул дикъкать белән укып чыкты.
«Алтын Урда таркалганнан соң. Урта Иделдә башкаласы Казан булган феодал дәүләт Казан ханлыгы оеша (1436 1552 еллар) Казан ханлыгы 1236 елда татар-монголлар яулап алган Болгар. Идсл-Кама территорияләрен били. 1445 елда Алтын Урда ханы Олугъ Мөхәммәт улы Мәхмүт тәхет кә утырган дәвердән Казан ханльп ы чоры башлана. Бу ханлык оешу килмешәк татар-монголлар тарафыннан Идел буе болгарларын ассимиляцияләүне көчәйтеп җибәрә. Татар-монгол изүе астында Казан ханлыгының хуҗалык-көнкүреш үсеше тот карлана»
Күр әле. Галя. парадокс монда! Казан ханльп ы татар-монголлар тарафыннан оеша, ди үзе. Бәс. шулай булгач, үз-үзләрен изеп торалар булып чыга түгелме?!
Тарих буталчык инде ул... Укы әйдә.
Монда тагын аермалык килеп чыга! 310 бит тә. 1236 елда татар- монголлар яулап алгач. Казан ханлыгы Болгар. Идсл-Кама территориясендә оеша, диелә. Ә менә 313 бигтә болай ди: «. XIII гасырда. Бату яуларыннан соң монда Болгар шәһәрчекләре калка » Ха гамы бу. ялгыш басылганмы? дип Вадим Сергеев ары таба укып китте:
«...В 1551 году вблиш Казани была создана русская крепость Свияжск. 16 июля 1552 года Иван IV во главе большою войска выступил из Москвы в новый поход на Казань. В результате быстрою искусгною похода (30 км в сутки) все русские военные силы (около 150000 человек и 150 ору тин) были уже к 13 авт уста у Свияжска. К 23 авт усга Казань была окружена кольцом русских войск. После отказа казанцев слаться, юрод был 2 октября 1552 года взят после ожесточенною штурма. С взятием Казани закончилось самостоятельное существование Казанскою ханства. Вслед за этим 1552—1557 г. г. были присоединены к русскому государству Среднее и Нижнее Поволжье и Башкирия, свою зависимость признали Ногайские мурзы, севсрокавказские владетели. Снбнрскнн хан.
Казанское взятие произвело огромное впечатление на современников. Подвит этот воспевался в песнях и описывался в литературе. В честь побе ты был построен великий памятник русскою зодчества — храм Василия Блаженною. Завоевание Казанскою ханства имело большое историческое значение.
Присоединение Поволжья к России было глубоко прогрессивным явле-нием для народов Среднего Поволжья и Приуралья. Оно спасло их от угрозы порабощения турецкими ассимиляторами «наиболее жесткими из всех ассимиляторов» (И R Сталин. Соч.. т. II, стр. 347).
Әйдә әле. булачак фән кандидаты, кил яныма, укын җибәр әле Иван патша хакында!
Үзең укы! Иван Васильевичның безен гомер юлын япан сөйли алам мин сиңа, дип, Галина горур гына үз бүлмәсенә кереп китте. Серзеевка, берьялгызына хозурланып, тарих төпкеленә төшәргә калды. Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларының Россиягә «кушылуы». Кабардин һәм чсркәс кснәзлекләренең дә вассаллыкны тануы хакында укып килде дә ныклап Иван Грозныйга тукталды:
«Иван IV азаклы тарихи шәхесләрнең берсе. Көчле ихтыярга ия буларак, ул алга куелгазз максатына ирешү өчен бәген көчен җигә торган була Тарихи әдәбиятта Иван Грозныйның шәхесенә һәм эшчәнлегенә карата сәяси-классик позициядә торган авторлар тарафыннан төрлечә караш яшәп килде. Самодержавиенең реакцион идеологиясен яклаган Н М Карамзин Иван Грозныйга карага тискәре карашта тора, «коточкыч геррор», канлы чорларның сәбәбен патшаның «явыз рухыннан» күрә. Иван Грозный эшчәнлегенә асыл бәяне бары тик марксизм классиклары гына бирә алды. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Олы гормыш» исемендәге кинофильмга карата чыгарган карарында (4.09.1946 ел) Иван Грозный «көчле рухлы шәхес» диелә».
Өлкән лейтенант Вадим Сергеев кирпеч калынлыгындагы энцик-лопедия томнарын йотылып укыды да укыды. Төн уртасы авышканда күрше бүлмәдәге хатынының ягымлы-мут тавышы ишетелде:
Вадим, йокларга вакыт!.. Бер утыруда бөтен тарихны айкап чыга алмассың барыбер..
омшак мендәргә башын төртүгә, Вадим Сергеев хәрбиләрчә каты йокыга талды Берничә минуттан ул, ике солдат ияртеп. Мәскәүнең үзәгендә, патруль сыйфатында йөри иде инде. Зур- зур тәрәзәле магазин витриналарында карабин тотыгз «на караул!» баскан манекен солдатлар күренә. Кремль курантлары төнге уникене сукканда. тып-тын Кызыл мәйданда хәрбиләрнең үзара татарча сөйләшеп килгәннәре ишетелде. Хөсәен белән Гөрз өри дә. патруль җитәкчесе өлкән лейтенант Сергеев га алар белән татарча сөйләшә иде. Кремль дивары яныннан барган вакытта хәрбиләр бик нык яктыртылган урында туктап калдылар Якты уртасында борынгы киемнән, кулына чукмар башлы бик затлы гаяк тоткан ир кеше басып тора иде Якынрак килеп карагач, Сергеев аны танып алды. Бу кеше Иван Грозный үзе иде! Каушап калган Хөсәен белән Гөрзөрине өлкән лейтенант, татарча эндәшеп, үз янына чакырды.
Здравия желаю. Ивагз Васильевич! — дип, ул җәһәт кенә честь бирде. Әмма кырыс чырайлы Ивагз патша тешләрен генә шыкырдатты.
Миңа эндәшергә ничек батырчылык итәсең, көчек! Хәзер үк кар-шымда тезлән, маңгаеңны гашка ор! дип, падишаһ таягын шакылдатты Ивагз Васильевичыңны күрсәтермен мин сиңа! Мин падишаһ га- лиҗанәбләре, Русиянең олугъ кенәзе! Җитмәсә үз кешеләрең белән татарча сөйләшеп киләсең — моның өчегз үлем дә аз сиңа! Эшемә кирәксезгә тыгылган өчен мин хәтта үз малаемны да дөмектердем...
Иван Грозный алтын җепләрдән тукылган чапаннан иде, аНЪгң һәр әйткән сүзе шулкадәр кодрәтле чыга иде. хәтта Сергеев үзенең коралы барлыгын да. патруль башлыгы икәнен дә оныгын җибәрде. Падишаһ боерыгына буйсынып, ул тезләнде һәм маңгаен гашка орды. Хөсәен
Й
белән Гөргөри дә командирны кабатладылар. Күпмедер вакыпан соң падишаһ, iаягын шакылдатып, боларга торырга боерды
— Сине һәм дә синең адәмнәреңне теге дөньяга олактырырга өлгерермен әле. хәзергә сез миңа кирәк Менә дүрт йөз ел инде җир йөзендә ниләр барганын шушы гөшгән күзәтәм мин дип сүз башлаган падишаһ диварында шәмнәр янып торган тарлавыктан хәрбиләрне ияртеп алып китте. Күпме еллар инде адәми затларның күзен ачарга телим, әмма барып чыкмый Падишаһ аягына уралып комачаулаган чапан итәген җыебрак тотты. Мин сезне үзем патшалык иткән чакта төзеткән яшерен мәгарәмә алып барам. Берәү дә белми аның кайда икәнен. Бер мин генә беләм.
Ничек алай, галиҗанәб падишаһ?! дип көтмәгәндә бүлдерергә җөрьәг итте Сергеев - Бу кадәр зур мәгарәне берүзегез төземәгәнсездер ич, анда күп кешеләр катнашкандыр?
— Юк инде, угланым! Әгәр син төзетсәң, бер рота солдат кигерт- терср идең, мөгаен Алар соңыннан синең сереңне дөньяга сибәрләр иде. Ә мин синнән акыллырак. Дөрес, башта мин да шулай иттем Костромадан угыз оста чакыртып, сарай яраны күзәтчелегендә эшләттем. Мәгарә төзелеп беткәч, һәр остага бер бүрек алтын биреп Мәскәүдән төнлә чыгып китәргә боердым . Аларны озаткач, яраным колагыма: «Мәгарә хакында утыз адәм белгәч, аның нинди сере калсын Аларның хәтерен алырга кирәк, падишаһым...» - дип пышылдады. Яранның сүзендә хаклык бар иде. Шунда ук гаярь өч солдатны чакыр! iым да теге осталарны куып җигәргә, урманда дөмектереп, алтыннарын тартып алырга боердым. Солдатларым әмерне җиренә җиткереп үтәп кайтып Кергәч, мин аларның һәрберсенә икешәр бүрек алтын бирдереп өйләренә җибәрдем. Тик алар...ызбаларына кайтып җитә алмадылар шул. Яра- нйгм берәм-берәм юк итте бахырларны һәм дә миннән өч бүрек алтын алуга иренне. Үз чиратымда мин аны бер тамчы кан чыгармыйча, агулап га мәшәкатьләнмичә чәнчелдердем. . Мендәренә каплап тын гына буып үгердем Шулай итеп, минем мәгарәм артык чьи ымнарсыз гына төзелде. Иң мөһиме шул анда дәвернең кыйммәтле кәгазьләре, бәһасез хезмәтләр саклана. Менә алар, карагыз! дип Иван патша хәзинә сандыкларына, китап киштәләренә ымлады. Соңгы елларда бу байлыгыма карап күңелем төшә башлады. Чөнки минем христиан галәме һәм дә Боек Русь өчен кылган күпме хезмәтләрем тәк ята. югала бара Хәзерге елъязмачылар минем хакта бик саран, буталчык язалар Хәтта мине денсез Петр Беренче, уйнашчы Екатерина Икенче белән чагыштырырга җөрьәт игәләр. Оят кирәк! Мин христианлыкны ныгыттым, ә алар таркаттылар. Чыраеңа караганда син да христиан булырга охшыйсың, ә нишләп соң солдатларын белән Бату телендә сөйләшәсең9 Аңлат! дип ул таягын тукылдатып алды
Алар татарлар бит, падишаһым Берсе аның бөтенләй дә русча белми, дип. өлкән лейтенант патша тәхете каршындагы эскәмиядә утырган Гөргөригә күрсәтте. Әнә ул, кайчандыр сез чукындырган ia- гар нәселенең дәвамы Степанов Григорий Иванович. Христоска табына
Гөргөри йә. Гөргөри Чипанов. дип куркынып кына мыгырданды керәшен солдаты.
Күзләрем күрә, колагым ишетә, хәзерге заман елъязмачылары сезнең башларны тәмам бутап бетергән икән Мин бер татарны да чукындырмадым Алла шаһит, елъязмачыларым цгаһит. Мә, укы' тип Сергеевның аяк аегына калын тышлы китапны ыргытты падишаһ Татарларны чукындырып мин христиан дөньясын пычратмадым, һәрберсен кырырга гына боердым. Үтерелгән бер (атар башы өчен картмы ул. сабый баламы уңдырышлы җирләр бнрдердем Татарны кырырга бөтен рус ирләре кузгалды, чөнки өч йөз ел элек тагарлар нәкъ шулай русларны кырганнар иле Әгәр Бату үзе кебек үк кансыз варис калдырган
булса, хәзер инде рус милләте хакында истәлекләр генә торып калыр иде. Минем дә үземә охшаган варисым булмады, татарларны юк итеп бетерергә иде югыйсә Явызлык кына җиңү китерә. Бу һөнәргә мин Чыңгыз ханнан өйрәндем. Татарларның гайрәте нәрсәдә икәнен миңа кадәр берәү дә ача алмады. Аларның көче- кансызлыкта иде. Шулай да минем лаеклы укучыларым бар,— дип, падишаһ дивардагы Гитлер, Сталин сурәтләренә ымлады. Алар Чыңгыз хан һәм Иван Грозный сурәте белән янәшә торалар иде.— Болар белән горурланам! Минем хакта Джуга-Сталинның нинди шәп фикерләре бар,ә! Мәскәүнең сигез йөз еллыгын үткәргәндә ул мине Русьнең иң прогрессив патшасы дип атады . Ләкин ул очракта да минем Казанны алуымны үзәкләшкән Русь дәүләтен ныгытуга гына кайтарып калдырдылар, дөрес бәя бирә белмәделәр. Казанны алуның төп сәбәбе — Чыңгыз хан золымлыгы өчен үч алу иде. Татарларны кырып бетереп кенә Русь дәүләтен ныгытып була иде. Мин аларның динен алыштырырга һич тә тырышмадым. Моны миннән соңгы патшалар, императорлар гамәлгә ашырды. Ул максатка ирешү өчен берничә гасыр кирәк иде. Ә мин татарларның төп өлешен нибарысы 30—35 ел эчендә хәл иттем... Яугирләре.м миңа хәбәр китерә иде: татарларны Иделгә куып китереп батырганда, кайберләре, исән калыр өчен, чукыналар икән. Әмма мин аларның берсен дә исән калдырмаска дип әмер бирдем. Әнә, әнә, ул, басурман. Бату калдыгы! Ах син Чыңгыз мордасы! —дип Иван патша Хөсәенгә төбәлеп таягын болгады — Теге чакта минем яугирләремнең берсе шәфкатьлелек күрсәткән дә. менә хәзер бу. күзләрен тасрайтып, каршымда утыра инде. Әлегә мин сиңа кагылмыйм, минем хакта кешеләргә сөйләрсең. Аннары инде эт хөкемендә дөмегерсең. Бәхет язмаган сиңа! Менә минем лаеклы дәвамчыларым,—дип Иван Грозный янә Гитлер белән Сталин сурәтенә ымлады.— Алар хәтәр дошманны «ике куян» алымы белән юк итә белделәр. Бер дошманны җиңү өчен икенче дошманны файдалану, аннары үзен дә юк итү дигән сүз ул. Дошманны кырудан да зур ләззәт юк бу дөньяда. Рухың күтәрелә, кан йөрешең шәбәя, тәнеңә сихәт-көч иңә.. Бигрәк тә корсакка узган татар хатыннарын эзәрлекләргә ярата иде минем яугир- ләрем. Бәһаләү ягыннан, андый һәр хатын-кыз бәлигъ булган өч татарга тора иде. Ә бу мәхлукка! — дип Иван Грозный Степановка таягын төбәде,— чукынган өчен генә минем яугирләрем тормыш бүләк иткәннәр.
Коты ботка киткән Степанов урыныннан калкып чукына башлады: — Мин Гөргөри Чипанов.— Мин — керәшен. Керәшен мин!..
— Сезгә аңлатып бирим әле, бөтен Русьның олугъ кенәзе. -дип өлкән лейтенант Сергеев үрә катты, аннары, патшаның каты куллы икәнен искә төшереп, тезләнде,— ул керәшен татары Степанов, русча бик начар белә. Чырае нишләптер татарга охшамаган. Бәлки ул сездән соңгы патшалар хезмәтенең нәтиҗәседер. Ләкин бу хакта хәзерге заман әдәбиятында бер кәлимә сүз дә юк. Сез, бөтен Русиянең олугъ кенәзе. Наполе- онга нинди бәя бирер идегез?—дип сүзен дәвам итте Сергеев Дөнья әдәбиятында Чыңгыз ханга караганда аны күбрәк беләләр бит. Ә менә сезнең диварда Чыңгыз хан, Иван Грозный. Гитлер һәм Сталин сурәтләре. Болар янәшәсендә нигә Бату хан, Наполеон юк. Мин үзем тарихчы, хатыным да сезнең хакимлек иткән еллар турында диссертация яза. Шунлыктан мин сезгә берничә сорау бирергә җөрьәт итәм. Сезнең эшчән* легегез Казан ханлыгы белән бәйле. Менә сезнең каршыгызда Казан татары басып тора. Ул әйтә, имеш, Казан татарлары татар-монголлар- дан түгел, ә болгарлардан чыккан, ди.
Әллә инде бу сорау, әллә Хөсәен ошамады падишаһка, ул. кинәт тетрәп китеп, аягы белән җиргә тибеп куйды. Аның бу кыланышыннан барысы да тынсыз калдылар.
— Мин үземнең җуелган данымны кире кайтарганчы сезне бу мәгарәдә тотачакмын. Бу минем өчен генә түгел, ә Русь өчен дә кирәк. Телдән әйткәннәрем генә канәгатьләндермәсә, китапханәм белән файдалана ала
сыз. Сурәтләргә килгәндә. Миндә күп алар. Әмма бу дүртесе — ин даһилары Без, дүрт шәхес, бер үк холыклы, ин мөһиме — чиксез кодрәткә иябез Багу Чыңгыз ханның оныгы гына. Шуңа күрә мәгарәмдә Чыңгыз үзе булгач бик җиткән. Наполеон Бонапарт исә бөтенләй башка камырдан Даһилар белән янәшә мин аның сурәтен куя алмыйм. Ул, сезнеңчә әйтсәк, либерал. Ул император Александрга үз көчен генә күрсәтергә теләде. Әмма соңына кадәр барып чыга алмады Мәскәүне алгач, ашадылар-эчтеләр, өелештеләр дә... качтылар. Урыс мажигын французларга эшләтә алмады Наполеон, каты куллы була алмады. Авылларны талау француз өчен пычрак, авыр эш булып тоелды. Ач. ялангач килеш, чабатадан үзләренең Парижларына таба йөгерделәр! Юк. юк. мин Наполеонны Сталин белән янәшә куя алмыйм. Сигез йөз еллык юбилеемны шәп үткәргән өчен генә мактамыйм мин Джуганы. Хикмәт шунда Гитлер бүтән халыклар өчен генә явызлык кылса. Сталин бүтәннәр өчен дә, үз халкы өчен дә залим иде. Шуңа күрә җиңеп тә чыкты ул. Сугышта штраф батальоннарын кем гамәлгә кертте? Джуга! Кем халыкны Сталин өчен үләргә өйрәтте? Джуга! Сез, гади бәндәләр, залим-лыкның асылын белмисез. Явыз патшалар хакында пышылдап кына сөйләнгән буласыз. Чынлыкта сез залим хәкимнәрнең аягын үбәргә тиешсез. Чыңгыз хан дәверендә күпме рус адәмнәре, куркып, татарча сөйләшә башлаган иде. Телебезгә керә барган татар сүзләреннән котылу өчен мин яшерен указ чыгардым. Әгәр дә рус кешесе ялгыш кына бер кәлимә сүз ычкындыра икән- колагын, тулаем татарча сөйләшкәннең телен кисәргә боердым. Күрәсезме, рус теленең чисталыгы өчен ничек көрәштем мин! Джуга да рус телен сафландыруда күн көч куйды Әлбәттә, ул пычак тотып, тел-колак кисеп йөрмәде, халыкларны нигезеннән кубарып яңа алымнар кулланды.. Казанны алганда бернинди дә болгар очратмадым мин. Әгәр анда болгарлар яшәгән булса, яу сәфәренә чыкмаган да булыр идем. Татарлар аркасында Казанга яу чаптым мин Ул көчле ханлыкны җимерми торып Себер. Кырым. Әстерхан ханлыкларын яулап булмаячак иде. Әгәр Идел буенда кайчандыр болгарлар яшәгән икән, аларның бөртеген дә калдырмыйча Бату һәм Сүбүдәй баһадир кырып салгандыр. Шуңа күрә мин ышанып әйтәм: Казан татарлары Чыңгыз һәм Батуның гурыдан-туры варислары. Әгәр минем Казан каласын алудагы данлы җиңүләрем турында төпле мәгълүмат аласыгыз килсә, әнә теге, өченче киштәдәге китапны укыгыз . Тик бу Казан басурманнарын каршымнан ал! Биш адым арткарак чигенеп тезләнсеннәр. Юкса, үз-үземә хисап бирмим Укшыта мине алар Боларны исән калдырып үрчеткән яугирләремне буып үтерер идем хәзер!
Хөсәен, командирның әмерен көтеп тормыйча, падишаһтан биш адым арырак китеп тезләнде, Гөргөри дә нәкъ шуны кабатлады
Өлкән лейтенант Сергеев падишаһның һәр сүзен йотып утыра бирде. «Их, Галинаны алып килергә иде монда,—дип уйлады ул. әллә никадәр китап тезелгән шүрлекләргә карап. Боларны кулга төшерсәң, шунда ук академик дәрәҗәсе бирәчәкләр. Картны бәйләп ташларга да бөтен китапларын җыеп алып Ленин китапханәсенә илтергә иде. Сакчылары юк, без өчәү җиңел башкарып чыгачакбыз моны. Өстәвенә, минем уналты патроным, пистолетым да бар Юк. моңа тияргә ярамый Ул бәһа биргесез, даһи эшлекле. Андый шәхескә кагылып төрмәгә башны тыгарт амы...»
Чыраен сыткан Иван Грозный, тәхетеннән торып, өлкән лейтенант катына килде:
Көчек, ни уйлаганыңны белми дисеңме! Татарлар белән бер сүздә икәнсең! Христианлыкны сату бу! Сине дар агачы көтә!
Берни дә кыра алмаячаксың, көчек! Мин үлемсез. Йә. уеңны тормышка ашырып кара, атып карарга рөхсәт итәм сиңа. Йә. әйдә, шыр җибәрмә' Гиз бул, таяк белән сылаганчы! Йөрәгемә турылап төзә, куян кебек калтырама, якыннан төзә!
Падишаһ әмеренә буйсынып, Сергеев кобурасыннан пистолетын чыгарды, калтыранган кулы белән йөрәгенә төбәп атып та җибәрде. Бер мәлгә күзен йомып торды, ачса... Иван Грозный нәкъ шул урында үлемсезлеген раслап басып тора. Бераздан ул тәхетенә барып утырды.
— Сез кара халык, безне аңлар дәрәҗәдә түгел шул. Кайбер елъязмачылар, шагыйрьләр патшалар усаллыгын тәнкыйтьләгән булалар. Мин андыйларның телен кистереп, зинданнарда череттем. Ә минем лаеклы укучыларым мине дә уздырдылар. Хәзер инде сезгә китәргә боерам. Арыдым Икенче вакыт очрашырбыз. Хәбәр бирермен. Алла ярдәменнән ташламасын, дип, падишаһ сүзен төгәлләде дә күздән гаип булды.
..Өлкән лейтенант Сергеев уянып киткәндә, таң аткан иде инде. Ул, кайда, нинди халәттә калуын аңлый алмыйча, күзләрен ачты Йокы бүлмәсендә, хатыны кырыеңда ятуын аңлагач кына бераз тынычланды. Гасырлык вакыт кичелгән сыман иде. Ул шашынып, хатынын үбә, иркәли башлады. Иң ләззәтле мизгелдә дә ул падишаһны төштәме, өндә күрдемме, дигән уйдан котыла алмады
Иртәнге чәй вакытында хатынына төнге маҗараларын тәфсилләп сөйләде. Галина үзенең дә шундый «фәнни-популяр» төш күрмәвенә үкенеп куйды.
Хәрби киемнәрен киеп, көзге каршына баскач. Вадим Сергеев сагаеп, чыраен тотып-тотып карады. Төн эчендә чәче әллә тагын да караебрак киткән инде Күзләре дә кысылыбрак тора шикелле. «Бәлки, мин үзем дә керәшендер? Ә бәлки чиста татармындыр?.. Татар белән рус язмышы шулкадәр чәбәләнеп беткән, кем белә.. Юк. юк, Аллам сакласын...» — дип. ул Иван Грозныйның шомлы карашын искә төшереп, калтырап куйды.
Казармада өлкән лейтенант Сергеев Степанов белән Исмәгыйловка күренмәскә тырышты. Төнлә Иван Грозный мәгарәсендә булуы турында беркатлыланып сөйләп ташлаудан курка иде ул. Ни хикмәттер, җыелып торган бер төркем солдат аңа честь бирүне кирәк тапмадылар. Ул, искәрмәскә тырышып, үтеп киткәндә сәер елмаеп калган кебек булдылар
«Әллә соң Степанов белән Исмәгыйлов та нәкъ минем кебек үк төш күреп, шуны солдатларга сөйләп өлгергәннәр инде. - дип уйлады өлкән лейтенант.— Бер үк төш төрле урында яшәгән берничә кешегә берьюлы керә ала микән? Юктыр ла...» — дип үзен тынычландырып, ул взводы урнашкан кубрикка керде Анда Степанов белән Исмәгыйлов, бау сузып, ятаклар рәтен тигезләп йөриләр иде. Взводный килүен күрүгә. Хөсәен тиз генә «Смирно!» командасы биреп, нәкъ устав кушканча, рапорт бирергә кереште. Разгильдәй саналган Исмәгыйловпың бүгенге ипле-тәртинлеле- ге гаҗәп иде, янәшәдәге солдатлар да мыскыллы көлмиләр иде
ичкә таба өлкән лейтенант Сергеев Хөсәенне ияртеп шәһәр китапханәсенә китте. Алар 1973 елда басылып чыккан «Татарстан АССР тарихы» китабын алып уку залына керделәр. Китапны күпмедер караштыргач. Сергеев фәлсәфәгә бирелде
— Болар язуынча, Дунай һәм Идел болгарлары бер халык булып чыга. Нинди сәбәп аркасында халык икегә аерылып, капма-каршы якка киткән? Анысы — билгесез. Менә монда бер болгар исеме китерелә: Аспарух Мондый исем татарда бармы. Исмәгыйлов9
Аспарух дигәнне ишеткәнем юк. Батудан үзгәртелгән Батыев бар. Ул Татарстанның Югары Советы президиумы председателе. Галим дә санала бугай. Михаил Калининга килгән кебек, аңа да күпләр гозер белән килә, әмма ул да беркемгә дә ярдәм итә алмый, диләр. Бездс
К
Чыңгыз исеме дә күп очрый, Казан янында Чыңгыз поселогы да бар. Тик менә... Аспарух исеме юк
Бу китаптан шул аңлашыла: Казан татарлары болгардан килеп чыккан Ә Себер. Әстерхан, Кырым, румын татарлары татар-монгол- дан... Ни өчен алай? Синең өчен моның аермасы бармы, Хөсәен'’ Әгәр башка гөбөк татарлары сезне татар-монголдан чыккан дип исбатларга керешсә Төп коч Казан ханлыгында булган бит. Иван Грозный беренче чиратта Казанны яулауны юкка гына максат итеп куймаган Ш\лай итеп, синең Чыңгыз хан нәселеннән икәнлегең исбатланса. .Ха-ха-ха Сиңа бу ошар идеме, йә?!
— Мең ел злек булган хәлләр миңа кагылмый, иптәш өлкән лейтенант Ярый инде, хәзер дәүләтләр сугыш теленнән дипломатик телгә күчә баралар. Аерым алганда, кеше дигән зат гасырлар дәвамында тамчы да үзгәрмәде. Яхшы якка дим Чөнки бүгенге көндә Алладан курку юк. Изге мәгънәдә курку Алласыз бәндәне күпме тәрбияләп кара, үз асылына кайта да гөшә. Бервакыт, армиягә кадәр, операциядән соң шифаханәдән кайтып барам. Трамвайда. Вагонның алгы өлешендә бер буш урын табып утырдым шулай Бераздан халык кереп тулды. Урыннар бетте. Минем адреска шелтәле сүзләр яудыра башламасыннармы! «Оятсыз... Яшь башы белән Кырыенда карчыклар басып бара!..» Тагын әллә ниләр. Мин шифаханәдән генә чыкканымны, хәлем юк икәнне кычкырып аңлата алмыйм ич инде. Янәшәдә бер олы гәүдәле, кызмача адәм басып тора иде. җитмәсә, минем иңгә гаянып-таянып ала, сасы тәмәке пыскы га. Берәү дә дәшмәгәч, мин жүләр, трамвайда тартырга ярамаганын искәртеп куйдым моңа. Ул миңа тозсыз күзләре белән акаеп каралы да. урынымнан кубарып алып, ишеккә таба томырды Бушаган урынга геге карчыкларның берсен утыртып куйгач, салондагы халык и мактау сүзләре яудыра башлады моңа Бер чибәр генә туташ, журналист иде бугай, бу «игътибарлы, әдәпле» адәмнең исем-фамилиясен сорап яза башлады. Ә минем тәндәге ныгып өлгермәгән ярам жөс ачылып китте, канга батып сөялгәнмен, ник бер кеше хәлемә керсен Шул көнне мине тат ын операция өстәленә салдылар. Менә шундый хәлләр Мин шуңа шаккатам: күпме акыл иясе ничә гасырлар буена кешене яхшы якка бору турында үлмәс хезмәтләр язганнар, ә барыбер явыз кешеләр, явыз дәүләтләр арта тора. Аллага ышану бетте, бәген хикмәт шунда. Американың айга төшкән астронавтлары, унсигезе дә. куркыныч мизгелдә Алланы искә төшергәннәр. Әмма мин аларның күк иясенә чын-чынлап ышануларына шикләнеп карыйм Шуңа иманым камил: Аллага табынганнар 1ына көндәлек тормышта шәфкатьле була, бүтән табыну ысулын кешелек әлегә уйлап чыгара алмаган
Син. Хөсәен, бик каты кычкырып сөйли башладың бит әле. Уку залында, гадәттә, пышылдап кына сөйләшәләр. Бар. болгар, илтеп тапшыр китапны, кичке барлауга кайтып җитешергә кирәк. Хәзер инде син тарихлы булдың, армиядән соң. паспорт алганда, милләтеңне болгар дип яздыра аласың «Татарстан АССР тарихы» моңа нигез була ала Күпләр синеңчә эшләсә, республикагызның исемен дә үзгәртергә мөмкин Бар. Болгарстан улы!
ичке барлаудан соң, казарма тынып калгач, Хөсәен белән Гөр- 1өри күпмедер вакыт шыпырт кына сөйләшеп ягтылар. Аларның ятаклары янәшә, төнгә яндырып куелган сүрән ла.мпа чырайларын да якт ырта иде
Мин бүген командир белән китапханәгә бардым Безнең республика тарихын укыдык Гөргөри, син йокыга китмәдеңме'’ Анда керәшеннәр турында бер кәлимә сүз дә язылмаган, диде Хөсәен.
К
Кирәкми дә. Миңа ул тарихның бер хаҗәте дә юк! Безнең авылда тарихсыз да менә дигән тормыш итәләр... Берәү дә үз тарихын белми, башкадан ким дә яшәми. Кем ничек тели, шулай яза бит ул тарихны. Мин аны беркайчан да укымаячакмын,— диде Гөргөри,—Әйдә, якташ, спат! Спат нады!—дип русчалатып та өстәде Әкеренләп ул «өлкән туган» телендә ипи-тозлык кына булса да сукалый башлаган иде.
ичен өлкән лейтенант Сергеев кафе-барга кереп йөз грамм аракы. бер кружка сыра эчте. Өенә кайтканда хатыны әле йокларга ятмаган, өем-өем кәгазьләр арасында диссертациясен язып утыра иде. Вадим сүзне бүген укыган тарих китабыннан башлады:
Син безнең өйнең иң укымышлы иясе. Галя, Россия халыкларының килеп чыгышы хакында күп белергә тиешсең. Шулай да, каян килеп чыккан соң бу татар кавеме, ә?! Бигрәк тә Казан татарлары9 Синең Иван Грозныйга багышланган фәнни эшең бу мәгълүматсыз тулы булмаячак бит.
— Син, җанашым, башта әйт әле, нинди бәйрәм хөрмәтенә эчтең, ә?! Казан сабантуе хөрмәтенәме? Нәрсәгә кирәк булды сиңа татарлар?! Шулар белән тәмам саташасың бугай инде. Беренчедән, минем диссертация җитәкчем тарафыннан расланган, икенчедән, Казан татарлары хакында бихәбәр булсам да, барыбер яклыйм мин аны. Аларны Әстерхан, Кырым, Себер татарларына нигә аерып карарга. Татар-монголдан яралган бер халык ич алар. Син беләсең бит инде, кайчандыр хәзерге Россия, тагын Әдрән диңгезгә кадәрге Көнбатыш җирләре татарлар кулыңда булган. Нәрсә син. аларны инглизләрдән килеп чыккан дияр идеңме әллә! Башыңны ватма, кайчан гына әле Уралдан Камчаткага кадәрге җирләр Татария дип аталган.
— Кил әле, Галя, бер үбим әле үзеңне. Юкка гына без бер ВУЗ бетермәгәнбез. Син дөрес фикерлисең дә бит . Татарстан тарихын инкарь итеп, күпме фән докторларына каршы бармыйсың микән. Шәп булыр иде, ә! Алар бит Казан татарларының борынгы балалары болгар дип язалар Чагыштырып кара кыяфәтләрен бүгенге Дунай болгарлары белән, туры киләме, юк бит! Болгарлар чат славяннарга охшаганнар,, шулаймы, Галя?! Карап-карап торам да... Әгәр син чын галим булып китсәң, минем белән санлашмый да башларсың, мөгаен.. Мин кем инде, җә. гап-гади бер взвод командиры. Ирең кем дип сорасалар, ни әйтерсең. Комдив яки батальон командиры булсаң бер хәл әле... Безнең комбатның югары белеме дә юк әнә. кичке мәктәпкә йөргән була. Бер карасаң, Чапаевның да белеме сай булган. Әй, ташлыйк сана! Ятыйк әйдә. Син галим булып өлгергәнче, бер одеал астында ятып калырга кирәк.
Иренең бу сүзләрен Галя елмаеп тыңлады да җылы ятакка, ире куенына чумды. Көтеп алынган наз-ләззәт бишегеннән дөнья гамьнәре артка чигенде.
адим Сергеев йокыга китеп гырлый гына башлаган иде, тылсымлы көч аны тагын Иван Грозный мәгарәсенә китерде. Бусында инде ул тезләнеп тормыйча, падишаһ тәхете кырыеннан ук урын алды. Кәефе яхшы иде хакимнең.
— Мин Иоан VI үзе түгел, рухы гына. Шуңа күрә теге чакта син кесә пушкасы белән йөрәк турыма атып та мине үтерә алмадың. Чордашларың арасында жан-рух барлыгына сирәкләр ышанадыр. Әмма ул бар.. Күзгә күренми торган нурлар тибрәнеше. Ул бик аз урынны били.
К
В
Тәрбия-шартлар аңа мөһим түгел. Кирәк чакта югала, кирәк чакта тагын барлыкка килә. Күптән үлгән кешенен жаны бүгенге тере бәндәнең жанына корылырга мөмкин. Менә бу очракта минем жаным синекенә тәңгәл килде, һәм дә без гапләшеп утырабыз. Үлгәннәрнең жанын сыйдыру өчен галәм чиксез итеп яратылган. Кояш. Җир. Ай һәм дә башка жиссмнәр барысы да жанлы. туалар, үләләр, бер-берсе белән бәйләнештә торалар. Җан гелән үсештә, яңарып тора Менә шуңа күрә дә инде мин синең белән борынгы рус телендә түгел, ә бүгенге заман телендә сөйләшәм Тәнем үлгәннән соң дүрт гасыр эчендә ниләр булганын да әйтеп бирә алам. Сөякләремне күпме галим-голәмә тикшереп карады, әмма үлемем сәбәбен тәгаен генә берсе дә ачыклый алмады. Бервакыт мин үз җанымны бер галимнең җанына кордым да үлемем сәбәбен әйтеп бирдем. Шунда ул болай диде: «Аны белү мөһим түгел, без. галимнәр, бөтендөнья коммунизмы мәсьәләсенең идеологии ягын өйрәнәбез» Мине тынычлыкта калдырыгыз, дип үтендем галимнән. Хәйләкәр елмайды да, борчылмагыз, галимнәр сез падишаһ файдасына эшли. диде. Алар минем сөякләрдә терекөмеш тапканнар, имеш Янәсе, мине агулап үтергәннәр икән. Чепуха! Яраннарым мине агулау турында уйларга дә җөрьәт итмиләр иде. Сезнең бу хәсрәт галимнәрегез мине гадәти бер бәндә хөкеменә куеп карыйлар бугай. Минем, падишаһ буларак, юнемдә, терекөмеш бәлки тумыштан ук булгандыр. Наполеоннан да гаптылар әнә. Ләкин ул минем белән чагыштырганда әнчек кенә' Син үзең дә. укыган кеше буларак, рәсми тарихны гына беләсең. Ә мин сиңа рәсми булмаган мәгълүмат бирәм. Бәлки, минем казанышларымны күтәреп чыгарсың. Галимнәрнең тарихны үз файдасына боруларына мин каршы чыга алмыйм. Чөнки мин җан. бары тик җан гына
Кодрәтле галиҗанәб. сезнең әйткәннәрдә хаклык бар. әлбәттә. Казанышларыгызга асыл бәя бирү өчен тарихка рәсми карашны үзгәртергә кирәк. Аның өчен сезнең иңгә ябышып үскән йөзләрчә галимнәрне, язучыларны себереп түгәргә кирәк... Сез. Иван Васильевич, минем хатын белән әңгәмә корсагыз икән. Ул сезнең турыда фәнни эш яза. аның да төгәлсезлскләре китәргә мөмкин.
Җиңел уйлыйсың, угьлан! Мин үземнең җанымны теләсә кемгә юнәлтә алмыйм. Югыйсә, күпләрнең башын дөрес якка борыр идем, һәр бәндә белән ешлык, тибрәнеш туры килми. Әгәр хатының хакыйкатьне генә язса, эшен якларга куймаслар иде. Син шуны онытма, тарихта мин калыкмасам. Русь татар башмагы астында калачак иде! Кызганыч, җир йөзендәге бөтен татарларны да кырын салырга вакытым житми калды, миннән соң инде җыен селәгәй хакимлек итте. Указларымны үзгәрткән булып, ассимиляция белән шөгыльләнеп.. Чукындыр} белән б}лашып... Ә татарлар отыры үрчи тордылар. Керәшен дигәннәре пәйда булды. Үлгәннән соң да мин дүрт гасыр буена галим-голәмә, сәясәтчеләр кавеменә шактый мәшәкать тудырдым, күпме шатлык-куаныч-борчу китердем Минем җан тибрәнеше туры килгәннәр бер син генә түгел, андый- лар меңнәр. Син мине яхшы аңлыйсың, хезмәтең дә татарлар белән бәйле... Бар. угьлан. бүгенгә җитәр, минем дә җаным арды. Алла юлдаш булсын сиңа! дип. Иван Грозный офицерның маңгаеннан үте
лкән лейтенантның иртәнге әйбәт кәефен казарма ишеге төбенә килеп җигүгә үк боздылар. Иртәнге күнегүләр вакытында керәшен татары Степанов белән ефрейтер Иванов сугышты, дип бәян итте сержант Васильев. Тәртип бозган өчен Степанов кухняга чираттан тыш нарядка җибәрелгән Взводтагы гадәттән тыш хәлне яшереп калдыру мөмкин булмаган Хәбәр өстәгеләргә барын ирешүгә, комбат тарафыннан Сергеевка кичекмәстән шелтә бирелде
Ө
Бер тәүлектән соң рядовой Степанов белән ефрейтор Иванов кан- целяриедә, взвод командиры каршында басып торалар иде инде.
- Сержант Васильев докладыннан шул билгеле: сугышны Степанов башлап җибәргән. Рядовой Степанов, сез башлап кул күтәрдегезме? Беренчедән, ефрейтор Иванов сезнең иптәшегез, взводташыгыз. Икенчедән, ул хәрби дәрәҗәсе буенча да сездән югарырак, отделение командиры Җавап бирегез, рядовой Степанов! Закон буенча без сезне трибуналга бирергә тиеш...
— Ан скасал мяне: «уан утсюды татарин! Я ошол ут ниго и вис узвод хухотал... Нучали мяне дуразнить устальные. Тогда я русослился и узтукнул яму. Ан мяне туже и пушол кров у нуса... Пучля я вдарил гласам... Путом ефритор скасал: «Путомок Чингис-хана. сря тебя Грозный не саресал...»
Ничек сез, ефрейтор Иванов, шундый сүз әйттегез? Кешене мыскыл итәргә берүнең дә хакы юк. Рядовой солдатка сез үрнәк күрсәтергә тиеш идегез. Р^емы, украинмы, татармы — безнең илдә һәр милләт тә тигез хокуклы'Ул болай да рус патшаларыннан рәнҗетелгән милләт вәкиле, фамилиясе Степанов, ә русчасы ташка үлчим... Сез нәрсә! Степанов, тукта хәзер, үк!
Сергеев өстәл артыннан чыгарга өлгермәде, рядовой Степанов авыр мәрмәр пресс-папьены эләктереп алды да, алагаем кизәнеп. Ивановның башына орды.
Ул арада казармада паника купты. Сергеевтан кала монда бер генә офицер да юк иде. Солдатлар арасында башланган ыгы-зыгыны кече командирлар тиз генә туктата алмадылар. Җитмәсә, санитар частькә чылтыратырга телефон да эшләми иде. Егерме минутлардан соң гына өлкән лейтенант Сергеев казарманы кулга алды һәм гадәттән тыш хәл килеп чыгуы турында югарыга җиткерде.
Чуалыш вакытында якташы Гөргөрине якларга ташланган Исмә- гыйловны бик каты кыйнап ташладылар. Ефрейтор Ивановның канлы мәете белән ярымүлек Хөсәенне санчастька озаттылар
Комбат тарафыннан махсус оештырылган кичке барлау вакытында Гөргөринең казармадан югалганы билгеле булды. Аны. дөнья бетереп, төне буе эзләделәр. Өенә качып китмәдеме икән дип ике телеграмма суктылар. Телеграмманың берсенә — Григорий Степанов дип. икенчесенә Гөргөри Чипанов дип яздырдылар.
Болары артык мәшәкать булган икән, бер атнадан соң, шәһәр чүплегендә Гөргөринең күсе җәнлекләре кимереп бетергән гәүдәсе табылды.
ядовой Исмәгыйловны өлкә хәрби госпиталендә ярты ел дәвалаганнан соң психик авырулар шифаханәсенә күчерделәр. Әгәр ул, госпитальдән чыккач, Болгария башкаласы Софиягә китәргә виза сорап рапорт язмаган булса, аны бәлки сары йортка тыкмаган да булырлар иде.
Шунда берничә ай ятканнан соң аны, санитар озатуында, гуган ягына кайтарып җибәрделәр.
Казармада чыккан җәнҗал өчен иң авыр җәза өлкән лейтенант Сергеевка төште. Ул хәрби трибунал тарафыннан биш елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелде Әгәр ул беркемгә кирәге булмаган керәшен татары кыйнап үтерелгән Гөргөри исеменнән чыгыш ясамаган булса, бәлки бер-икс еллык шартлы җәза гына алган булыр иде. Ләкин Сергеев биш елдан соң да, ун елдан соң да өенә әйләнеп кайтмады. Психик авыруларны төзәтү шифаханәсендә гомерлек ябылуда икән, дип тә сөйләделәр аның турында.
Р
~ Әлеге вакыйгалардан сон ике ел үтүгә, Сергеевның хатыны Галинә әйбәт кенә кияүгә чыкты, диссертациясен яклап, институтның тарих кафедрасында эшли башлады Иренең лагерьда ике елдан сон үлүе хакында хезмәттәшләренә сөйләп, үз-үзен аклап куя иде ул.
Хөсәен Исмәгыйловка исә язмыш гомерлек елмаю бүләк итте. Тымызык яңгырлы көздә авылына әткәсен җирләргә кайткач та ул кабер өстендә дә елмаюдан туктамады. Гел бертөрле сузып гыйбадәт кылган мулла да аның туктаусыз елмаюына игътибар итте, үзе дә елмаеп куюдан чак тыелып, мөселманга ят тарафка башын борып алгалады.
Әтисен җирләгәннән соң Хөсәен тагын теге шифаханәдә ятып чыкты. Аннары паспортсыз-нисез төрле җирләрдә көн күреп, әле товар складында, әле берәр кибеттә вакытлыча йөк төяүче булып эшләштереп алгалый иде. Электәге укытучылык эшенә аны якын да җибәрмәделәр
Ул Казан шәһәренең үзәк урамыннан йөрергә ярата иде Якыннан күреп белмәгәннәр аны тормыш сөючән, бик ачык күңелле адәм икән бу, дип калганнардыр Күпләр Хөсәенне танып беләләр, урамда туктатып: «Син татар түгел, син — болгар, милләтең болгар!» дип ышандырырга ябышса да аңа рәнҗемиләр иде
Үзәк кинотеатр янында Хөсәен еш туктала, каешланып беткән бүреген баш астына салып асфальтта йоклап ала иде. Авызыннан хәмер исе килсә дә, тәртип саклаучы милиционерлар аны күрмәмешкә салышалар, чөнки ул алар «кунакханәсендә» билгеле кеше санала, аңа пычрак бер дивана дип карыйлар иле. Ямьшәеп беткән кирза итек, киндер җилән кигән, I ишелеп, кыршылып беткән хуҗалык сумкасы тоткан Хөсәенне алдынгы эшче класс вәкиле дип тә алданырга мөмкин иде. Шуңа күрә урамнан үзалдына сөйләнеп баруына да каршы сүз әйтмиләр иде. Казан татарларына хас булганча, мөһим дип санаган фикерләрен Хөсәен русча гына белдерә иде: «Казан Болгарстан башкаласы! Дунай һәм Идел болгарларын кичекмәстән кушарга кирәк Болгарлар йә Балканда, йә Идел буенда бергә яшәргә тиеш. Юк. мин югалмыйм! . Мин болгар Аспарух . Пред-во-дитель!..»
Ул кыю атлый, рядовоймы, полковникмы каршы килгән милиция хезмәткәренә честь биреп китә. Тукталышларда кешеләр ташкынына каршы барып, кулын селки-селки. гөкереген чәчә-чәчә ярсып HOI ык сөйли. Аның кыяфәтеннән чирканып читкә тайпылалар. Урам шавында тавышы күмелеп кала, елмаеп ачылган авызы кыймылдавыннан гына аның нидер сөйләп торуына юшенәсең.
Бервакыт аны үзәк гастроном директоры күреп алды да складына эшкә чакырды Рябой кушаматлы йок төяүче фаҗигале төстә үлеп киткән икән. Хөсәенгә бер атна буена йөк төяү-бушату бәхете эләкте. Көнгә биш тәңкә чумара эләктерү уен эшмени! Менә ул бүген башын чөеп, шешә авызыннан гына аракыны голт-голт эчкәләп, сасы эчәге колбасасын кабыгы-ние белән капкалап урамнан бара Хәмер тәэсире белән бергә аңарда горурлык хисе дә көчәя. «Юк. югалмыйм әле мин. андый камырдан түгел мин! Мәктәп директоры булып эшләячәкмен Татарныкында гына түгел, болгар мәктәбендә! Миңа укытучы дипломын кайтарып бирәчәкләр әле.. Я предводитель Аспарух!»
Аракыны соңгы тамчысына кадәр «сыккач», ул шешәсен гашпырды да, унике тиенен учына кысып, фәлсәфи уйларга бирелде Аның хәзер биш сум унике тиен акчасы булды «Моңа «Экстра» алып эчәргә дә мөмкин ич Киләчәк турында нигә баш ватарга Рябой юк хәзер, өч кибеп ә дә эш тәэмин телгән. Юк. бетерә алмыйлар мине! Рябой әнә оч урында эшләп күпме акча туплаган булды Мотоцикл ала. имеш, әрҗәләр арасында күсе кебек җан тәслим кылдымы! Нәрсә миңа арзанлы хәмер I енә эчәргә дигәнме әллә!»
Хөсәен «Экстра» сатып алды, калган бер тәңкәсен шоколадка сарыф итте Булгач байларча кыланып калсын әле Аның даими торыр урыны юк иде. йә вокзалда, йә кочегаркада кая туры килә шунда баш юрт ә иде
9. «К У»№«
129
Хөсәен бүген, яхшы киенгән халык арасында сәләмә икәнен онытып, яңа модалы бостон костюм, очлы башлы туфли кигән кебек хис итеп йөрде. Галстугы бар кебек ара-тирә аны рәтләп куйгандай итә иде. Кешеләрне туктатып ул күнелендәген әйтергә тели, ләкин бар да аңардан җирәнеп, тизрәк китү ягын карыйлар иде. Хөсәен үз-үзе белән дә тәмләп сөйләшә ала, ләкин аны нигәдер кеше күп җыелган урыннар тарта иде.
— Менә хәзер дөньяның иң шәп аракысы «Экстра» белән сыйлыйм үзеңне,— дип сөйләнде ул кочергакада көн-төн эшләүче, ничә яшьтә икәнен дә чамалап булмаслык бирчәйгән кыяфәтле хатынны искә төшереп.
Хөсәен урам аркылы чыкты, тукталышта троллейбус көтүләр шактый иде. Ул моңа сөенеп, галстугын «рәтләп» куйды, сәхнәгә чыгасы актер шикелле, гәүдәсен җыебрак куйды, уң кулын нәзакатьле селкүгә, халык тып-тын калды, һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Көчле тавыш белән ниндидер шигырь сөйли башлады...
икадәр шәп сөйләсә дә, аңа кул чабучы табылмады Янә Хөсәен кул селкеде дә, үпкәләгән сыман, каядыр китеп барды.
Иртән, шул тукталышка якын гына урында, иске йорт җимерекләре арасыннан Хөсәеннең гәүдәсен табып алдылар. Баш сөяге яньчелгән бу гәүдәне танып алучы булмады. Атна-ун көннән мәетне моргтан мединститутның патологик анатомия кафедрасына күчерделәр. Биредә ул, һичбер авырту тоймыйча, тәнен кисәкләп-кисәкләп фән казанышлары өчен бирергә мәхкүм ителде.
Казан, 1975.