Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ДӨНЬЯСЫ

Рәссам Зиннур Миңлеәхмәтнең төсләр дөньясы хисләрне киеренке халәткә кертә; хәтәр
кузгалышлар белән каядыр билгесезлеккә, төпсез упкынга таба алгысытып, «менә авам, менә
өзеләм » дигән хәвефле җисем-инсаннарны шөкәтсез рәвешләргә кертеп зәгыйфьләндерә,
вәхшилек чалымнарының асылын ачып шомландыра Монда, әлбәттә, самими сәнгать
үзенчәлекләре: нәзакатьле матур таплар да, нәзберек сызыклар да, сыннарның нәфислеге дә,
купшы төсләр дә юк Гүя рәссам безгә мәгълүм булмаган тектоник көчләр тәэсиреннән убылып,
балчык кантарларына әйләнгән төсле архитектураны тасвирлый. Монда син әллә нинди
җанварлар, нәсел билгесен югалткан тере җисемнәр, шәрә-соры алиһәләр, канлы авызлы
бүреләр, мәһабәт кыргый кош-кортлар күрәсең — болар барсы да, кариатида сыман, тормыш
бинасын гәүдәләре белән чак күтәреп торалар.
Ниндидер бер мизгелдә яшәеш гөмбәзенең жөй-сүрүе кинәт сүтелеп китәр дә аннан
хәрабәләр генә торып калыр сыман. Аның соңгы «җимешләре», игелексез сәнгате чамадан
ашып китеп үз-үзен юк итәр, ә бу гөнаһларны үз өстснә алган Җир шары чатнап ярылыр да,
ком-таш күзәнәкләренә, тузан атомнарына әйләнеп галәм киңлегенә таралыр шикелле...
Авыш-тәвеш силуэт-шәүләләр, килбәтсез шәкелдәге рәсемнәр, тетрәнүле сызыклар,
купайтылган дәһшәтле образлар ташкыны гүя үз явызлыгы-тотанаксызлыгын- нан коты
алынган цивилизациянең соңгы ялваруы, әрнүле аһәңе, тәүбә итеп, акыл гармониясенә кире
кайту өчен башкарган куркыныч догасы.
Рәссамның үзгәрүчән эчке дөньясын, аның хәвефле хисләрен, сагаеп куркынган күз
карашын, тотрыксыз, уалучан матди фантомнарның чатнау авазын шәрехләгән бу сәнгать,
хәлбуки, ясалмалылыкка, төгәллеккә, камиллеккә, дөрес формаларга, детальләүгә каршы
Минимализм («азсурәтчелек») ысулы белән, беренче чиратта, пумала белән рәсемнәр,
экзистенциаль аң агышын төсле монологлар, экспрессив сөйләмнәр аша тәэссоратлы итеп
торгызырга омтылган бу сәнгать — наив, примитив тоела; рәссамның кайсыбер картиналары
әйтерсең балалар кулы белән язылган. Руниканы яисә гыймарәтләргә, таш диварларга, мәгарә
куышларына язылган беренчел язмаларны хәтерләткән текстлар — безне турыдан-туры аның
аянычлы шәхесе, чоры-вакыты, аңа карата «чит вә ят» дөнья эченә алып кереп китәләр. Кара
күмер белән ак җитен тукымага читләтеп сынландырылган рәссам сурәте һәм аның моделе —
тузгак чәчле һәм килбәтсез формалары ертылып-актарылып беткән, ямьсез күзле, симез тәнле
алиһәдән гыйбарәт «Парижга, Марина Влади янына барасым килә» әсәре — безгә мәгърур чех
язучысы Франц Кафканы һәм аның «океан артында» беркайчан да булмый торып, «Америка»
романын язуын хәтерләтә Кафканың бу әсәре шәхес белән мохитның дошманлашуы, капма-
каршы килүнең иң гыйбрәтле үрнәге булып санала Зиннур Миңлеәхмәтнең Парижы да рәссам
күргән, ул сөйгән, теләгән шәһәр, Монмартр яисә Лувр түгел.. Аның идеалларының
чынбарлыктан ераклыгы, шәхеснең ялгызлыгы, тормышның абсурдлыгы, ачы ирониясе
Зиннур Миңлеәхмәт, мөгаен, үз чорын шулай ачык, усал һәм тугры итеп сурәтләүче
бердәнбер рәссамдер. һәм ул шушы хәләл миссиясе белән сәнгатебезнең 90 еллар сәхифәсенә
кереп тә калыр Чаң кагучы, рухны уятучы булып яд кылыныр
Рәссам бөтен җаны-тәне белән бу бөек чатнауның — җәмгыять һәм адәмне савыклый,
яңарта торган законлы процесс икәнен аңлый, һәм аның уйлары зур хәрабә даирәсеннән китеп,
Татарстан, этнос, милләт тирәли әйләнә. Биредә рәссам явыз образларын, куркыныч төшләрен
үзеннән куа «Кара урман». «Сак-сок», «Кичке көннәр кичке төннәр» гыйбарәләре аша халык
язмышының мәңгелек хәрәкәтен, аның тәрәккыйлык инерциясен, үлемсезлеген исбатлый.