Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЖУРНАЛДА —ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ АНТОЛОГИЯСЕ

Сөләйман Бакыргани
(?—1186)
Сөләйман Бакыргани (Кол Сөләйман, Хәким ага) Хәрәзмдәге Бакырган дигән авылда яшәгән. Ул—Әхмәд Ясәвинең нн талантлы шәкертләреннән берсе, поэзиядә аның юлын дәвам нткән суфи шагыйрь.
Шн1ырь.1әре элек-электән Идел буенда кулъязма күчермәләр рәвешендә халык кулында йөргән, шушы төбәктә аерым бер җыентыкка тупланган. 1846 елда ул җыентык, «Бакыр! ан» исемле китап рәвешендә, Казанда басылып чыга. Шуннан сон да күп мәртәбәләр (ел саен диярлек) басылган.
Күренекле төрек галиме Фуад Күпрелезадә раславынча, Сөләйман Бакыр- ганн әсәрләре Идел буенда гына сакланып калган, башка төбәкләргә соңгы гасырларда гына шуннан кабат таралган.
Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык . Сәңа кол булганым — солтандин артык!
Сәнең йадыңны әйсәм чүл эчендә.
Булыр ул чүл бәңа бостандин артык.
Сәнең йадың әгәр китсә телемдин.
Вөҗүдем корытыр вәйрандин артык.
Мәнең хур булышым—үз гъәфләтемдин.
Мәгәр кыйлсаң нәзар — ихсандин артык.
Гъәзиз-хур кыйлгучы солтан сән үксән.
Сәнең лотфың камуг әлуандин артык.
Нә хуш бу дөнйада иман вә Къөрьан!
Нә булгай дөнйада имандин артык!
Мәнем бу дәрдем һич кемсә белмәс. Әгәр белсә—Хәким Локмандин артык!
Бу йаңлыг гасый икән Кол Сөләйман.
Гъинайәт үмәнүр барындин артык.
Бәңа мина Йадыңны биредә иссменне. Бостан бакча. Вөҗүдем барлыгым. күңелем. Вәйран хәрабә, җимерек Гъафләт гамьсезлек, ваемсызлык Нәзар күз салу Ихсан- изгелек Лотфың яхшылыгың Камуг барлык Әлуандин гөстән Бу й а н л ы г — шуның кебек Гасый — гөнаһлы Г ъ и н а й ә т — ярдәм, кайгыртучанлык Ү м ә н ү р өмет итәр
Мәнем жаным сәнең гъишкын беләдүр.
Тәнем гажиз. вәли жаным әүлядүр.
Бу гъишык гәр булмаса ниткән ирлем0 - Камуг «аһ»ым мәнем гъишкым кыйладур.
Зиһи хәл(е), зиһи хәл(е), зиһи хәл:
Мән йыглармән, һәммә галәм көләдүр.
Гашикъдин сормаңыз дөнйа вә гьәкбе — Гашикъ мәгъшук өчен һәр дәм үләдүр.
Гашикъны көйдерүр гъишык уты Гашикълар гъишык утынга мөбтәлядүр.
Мәнем сән бакмагыл бу сурәтсмгә Йөрәгем кан булуб. бәгърем суладур
Айырды гъишык мәне хили хизземдөн—
Күзем йәше акыб, мәңзем суладур
Күрен нә хәлгә төште Кол Сөләйман Камуг гъишкым мәнем рәнжем беләдүр
Гашикъ булур ул кеше, тиксә гъишык сайасе Рәнжү берлә михнәт ул гашикька гъишкъ дайасс
Йул озакдур, төн катыг. кылгыл җаныңны сатыг.
Тобсез диңгсздүр. батыг мәхәббәтнен дәрйасы
Кирәк ирсә гәүһәр-дор. җандин кичеб къәдәм ор Җандин курпсаң. йырак тор. хазирдер вакыт нләсе
Хазир торган вакът улур һәм бәхт. дәүләт улур.
Дөргяһыңа тәхет улур төшсә нәзар кимәсе
Хазир торган корылур. гъәиб хазир күренүр.
Сәгадәткә үрелүр һәм дин вә һәм дөнйасы
Сән белерсән. нлаһым: эчкә тулды мен «аһ»ым. Кол Сөләйман гөнаһым йукдур хәтта кынасы
Вәли ләкин Ә у л я л ү р өстендер. бөектер Гәр әгәр Н и т к ә й и р - дсм нишләр идем Зиһи нинди яхшы Гъәкбе биредә теге дөнья Дәм бик кыска вакыт, мизгел Мөбтәлядүр дучардыр Хили х и э з с м л о н байтак өлешеннән Мәнзсм йөзем Рәнжем авыртуым, сагышым
Сайасе күләгәсе Дайасе тәрбиячесе, сөг анасы Батыг батарлык Дөр тнжс Къәдәм ор аяк бас. юлга чык Улур биредә: «булыр», «табар» мәгънәсендә Дәргяһ ишек гөбе, бусага Нәзар караш уй Кимә көймә Г 1..» н б күнә күренми торган К ы й а с ы тине, охшашы