ТОННЕЛЬДӘН ЧЫГАР ЮЛ БАРМЫ?
_, арып-барып та кая барганыңны белмәсен, елап-елап та күзеңнән яшь чыкмаса. сөйләп-сөйләп тә тыңлаучының күңеле булырлык җылы сүз әйтә алмасаң, шуннан да читен хәл юктыр Бүген дә менә гади халыкны, намуслы хезмәт кешесен куандырырлык жылы сүз әйтүләре, ай-һай. читен. Рәсәй паровозы тоннельгә кергән көннәрдән бирле дөм-карангы. Алда, һич югында, черек уты кадәр гегц» яктылык күренсен иде Юк шул. Ә паровоз бара да. бармый да кебек. Менә шул паровозга соңгы вагоннарның берсе буларак без дә килеп тагылдык Шуңа куанабыз, үзебез сөенәбез. Хәтта тимер кебек нык һәм сабыр кешеләребез дә: «Ярый әле тагылдык, тагылмасак. ни эшләр идек бүген?» дип көрсенәләр. Имеш, хәзер иркен сулыш алдык, имеш, күп юнәлештә, шулай ук икътисадта да ирекле хәрәкәт итә алабыз. Шулай шул Паровозга тагылган вагон ничек ирекле булмасын ди?! Уңда тоннель ташлары. сулда тоннель ташлары, алда - империя паровозы Ул барса, барабыз, ул бармаса. тик торабыз Әмма паровоз бармый икән шул — рельслар сүтелгән Шпалларын алдан үтүчеләр төяп киткәннәр Юлны төзәтү турында уйлаучы юк Паровозда Рәсәй сәясәтчеләре һәм икътисадчылары жан-фәрман бәхәсләшә, чын-чынлап түгел, ә форма өчен, паровозны ничек тә кулга төшерү өчен бәхәсләшәләр Кем кулына төшсә дә, паровоз барыбер урыныннан кузгалмаячак Чөнки алар арасында юлны төзәтә, паровозны йөртә белүче юк Кулларыннан берни килмәсә дә. һәркайсының үзенә күр,) «тоннсль»не үтү программасы да бар кебек «Выбор России» лидеры Гайдар әфәнде, мәсәлән «Бер карыш та аргка чигенү юк», ди. Шулай булгач, арттагы шпалларның кирәге булмаячак Аларны сүгеп алып, паровоз алдына тезәргә кирәк, бары тик алга капитализмга!
Анысын әйтә белә белүен, тик тоннельнең чиге бармы, юкмы — анысын үзе дә кистереп кенә әйтә алмый, чөнки программасы буш сүзләргә корылган
Черномырдин әфәнде исә башкачарак фикер йөртә «Бераз артка чигеник тә. җитештерүне үстереп, көч туплап, алга кузгалырбыз, ди Шулай, бераз чигеник тә. апа омтылыйк, чигеник тә. алга омтылыйк Иң мөһиме барган кебек булсын, кем белә, бәлки, шулай инерция белән кузгалып та китәрбез » Ихтимал, г ик алда би г рельслар сүтелгән
Коммунистлар да алга бару ягында, тик тоннель аша түгел. Дөрес юл тоннельгә керер алдыннан уңдарак калган. Шуңа күрә башта паровозны артка чигереп, тоннельдән чыгарырга да. шул уңда калган юлга керергә кирәк, диләр
Зыятдинов
Хәер, алар да үзләренчә хаклы. Тик соңармадылар микән'7 Тимурчылар арттагы шпалларны сүтеп, паровоз алдына тезә башласа, артка чигенүе мөмкин булмаячак бит. коммунист иптәшләр
Паровозда бәхәс кыза. Тик берләшеп, сүтелгән юлны төзәтү турында гына уйлаучы юк. һәркайсы бары тик үзе турында гына уйлый. Гайдар әфәнденең Останкино каналы буенча җавапларын тыңлагач, үз-үзен тотышын күргәч, аның юлы белән Рәсәйнең тоннельдән чыга алуына карата булган шигем тагын да куера төште. Юк аның фәнни нигезләнгән үз программасы, нәкь халыкара валюта фонды әһелләречә фикерли ул. Имеш, аның «про- граммасымн тормышка ашыру өчен Рәсәй җитәкчелегенең ихтыяр көче җитми «Ельцинның ихтыяр көче җитмиме?» дип сорагач, ул читләтеп җавап бирде: «Ельцинга ярдәм кирәк, җәмәгатьчелек ярдәме». Бәлки, кирәктер дә. тик фикере, теләге көн саен үзгәреп торган, кая барачагын кистереп кенә әйтә алмаган кешегә ничек итеп ярдәм итмәк кирәк? Ә бит җәмәгатьчелек баштагы чорда ярдәм итмәде түгел, итте. Ә хәзер исә җәмәгатьчелек тә. аерым кешеләр дә ышанычны югалта баралар Чөнки ил язмышы, халык язмышы турында кайгырту юк. күбрәк соңгы елларда формалашкан өстен катлам, коррупционерлар. дәүләт аппаратына кереп оялаган мафиоз группаларның ихтыяҗы кайгыртыла. Бу чирнең йогышлы вируслары безнең җирлеккә дә күчте.
Бүгенге көндәге хәлне гомумиләштереп караганда. Рәсәйдә билгесезлек, хуҗасызлык. башбаштаклык хөкем сөрә, хезмәт кешесенең тормыш-көнкүреш хәле начарлана бара Уртача хезмәт хакының сатып алу мөмкинлеге өч-дүрт тапкыр диярлек кимеде. Бу — бәяләрнең хезмәт хакына караганда гаять кызу темплар белән арту нәтиҗәсе Әйтик, югары уку йортында укытучы доцент торгынлык елларында бер айлык хезмәт хакына ике суыткыч яисә 43 центнер бензин, яисә 175 кг колбаса сатып ала алган булса, хәзер аның өчтән берен генә алала. Күрәсез, продукциянең, товарның төренә карап хезмәт хакы 4 7 тапкыр хәлсезләнгән. Дөресрәге, халык шуның кадәр хәерчеләнгән дигән сүз Икенче кварталда. ягьни апрель-июнь айларында хезмәт хакы бөтенләй индексацияләнмәячәк. диг ән иде Шумейко әфәнде Сүзе хак килде, аның каравы, бәяләр таг ын да үсте Шулай итеп, хезмәт хакының сатып алу мөмкинлеге тагын да кечерәйде. Ә Татарстанда инде күп кенә тор товарларга, продуктларга бәяләр Мәскәүне дә узын китте. Моны ничек аңларга диярсез Базар икътисадына йомшак кертеп, катыракка утырту шул буладыр инде, шәт Монысы әле баласы гына, диләр...
Шулай да ел ахырына безне нәрсә көтә соң? Моны ачыклау өчен Рәсәй лидерларының фараз-мазарларына күз төшерик. Карап торуга Гайдар әфәнденең «кризистан чыгуын» күзаллавы бик шома кебек. Әйтик, инфляцияне киметергә, базар икътисадының ирекле үсешен тәэмин итәргә, элекке союздаш республикалар белән икътисадый элемтәләрне торгызырга, ди ул. Хак сүзләр кебек. Әйтүен әйтә, тик менә инфляцияне генә туктату, һич югында аның киметү юлларын башкачарак сукалый Алай гына да түгел, җитештерүне кискен киметү, завод-фабрикаларны. предприятиеләрне, гомумән, эшләүдән туктату ягында ул. Имеш, бөлә бирсеннәр Бу теорияне безнең интеллигенция вәкилләре арасында да яклаучылар бар Имеш, нигә ул җитештерүне җайга салу: җимерелсен, туктасын. бетсен Товар һәм продукцияне чит илләрдән кертәләр бит. шул җиткән, диләр алар.
Менә бу. ичмасам, икътисадның киләчәген Гайдарча аңлауның өлгесе инде Өстән уйлау нәтиҗәсе. Әйтик, җитештерү туктады, ди. Димәк, байлык чыганагы, керем чыганагы, яшәү чыганагы да юкка чыга дигән сүз Чит ил товарын нәрсә исәбенә алырга соң ул чакта? Агач рубльләргәме? Кемгә кирәге бар анын чит илдә? Үз товарлары бәрабәренә алар бит кирәкле чимал яисә доллар гына таләп итә. Ә долларны байлыксыз юнәтеп булмый. Димәк, халыкара валюта фонды диктаты нәтиҗәсендә үсә барган доллар курсына тугры калып, ярты бәясенә чимал сатарга, яисә шахта-рудникларны чит ил эшкуарларына бирергә туры киләчәк. Димәк. Рәсәй генә түгел, шартнамә белән Рәсәйгә нык итеп бәйләнгәнлектән. без дә коллар иленә әвереләбез дигән сүз Гомумән, үзендә җитештерүне киметкән, туктаткан һәм чимал сатуга күчкән ил үз тәнен сатучы фәхишә хәлендәрәк күз алдына баса.
Җитештерүне барлык ысуллар белән буарга, туктатырга тырышуның сәяси ягы да бар Урамга чыгарып ташланган меңнәрчә, миллионнарча эшсезләр, канәгатьсезлек, хәерчелек, бунт һәм 1917 елның кабатлануы да ихтимал. Дөрес, монысына әле халык массалары өлгермәгән. Казандагы иң зур җитештерү берләшмәләренең берсендә берничә эшче сөйләшә:
Каныктылар Бу юлы мин эләктем кыскартуга, диде урта яшьләрдәге бер татар. Берәрсе яклап ник бер сүз әйтсен
— Әй. туган.—диде икенчесе. - мондый коточкыч чорда ярдәм итәм дип. кемнен эшсез каласы килсен сон?
— Шулай ярыкка постыгызмыни, мин әйтәм. Мәче үзенең үткен тәпиләре белән иртәгә кайсыгызны эләктерер икән дип калтырап яшисезме?
Яшәмичә ни эшлисен, туган Ашыйсы, яшисе килә бит Аена 40—60 мен булса да ярап тора пока
— Директорларның, баш белгечләрнең, гомумән идарә итү аппаратында эш-ләүчеләрнең сезгә караганда дистәләрчә тапкыр күбрәк хезмәт хакы алуы һич тә борчымыймы сезне? Үзләре балда-майда яшәгәч, нигә алар җитештерүне җайга салу турында, сезнең турыда кайгыртсыннар' Шулай түгелме’’
— Шуласн ул шулай да Анысын үзебез дә беләбез. Әлеге дә баягы ни эшләмәк кирәк
— Бергәләп, җыелып үз сүзегезне әйтә аямыйсызмыни'.’
— Әйтеп кара. - диде әлегә эштән куылырга өлгермәгән агай көрсенеп,— иртәгә үк эзен дә булмас... Аннан соң. демократия бетте инде ул Сине яклап беркем сүз әйтмәячәк
Шулай, агайлар дөрес сөйли Әлегә һәркем бары тик үзе турында кайгырта Шуңа күрә дә бу яктан «демократлар» тыныч, артык куркыныч күрмиләр. Ә кем әйтә ала менә шушы эшсез калган һәм үзләрен шундый ук язмыш көткән кешеләр иртәгә берләшмәсләр дип. Гайдар әфәнде ’ Димәк, бу юл белән икътисадта гына түгел, сәясәттә дә әллә ни майтарып булмый
Ә менә Черномырдин әфәнденең фаразлавы. киресенчә, башта җитештерүнең кимүен туктатуны, аннары үстерүне күз алдында тота. Моңа ул бөлеп бара торган предприятие, берләшмә, завод-фабрнкаларга. тармаклар! а күпләп льготалы кредит бирү юлы белән ирешер!ә уйлый Сүз дә юк. өметле предприятиеләргә. кредитны тулысыңча инвестициядәүгә юнәлтүче предприятиеләргә мондый ярдәм булышмый калмас. Әмма бу юл белән генә мәсьәләне хәл итеп булырмы соң? Бирелгән кредит комга түккән су кебек юкка чыкмасмы’’! Бирелгән кредитның абсолют күпчелек өлеше җитештерүне торгызуга түгел, ә күпсанлы идарә итү аппаратын acpapia. алариын хезмәт хакын үстерүгә китәчәк Тәҗрибә күрсәткәнчә. моның шулай буласы көн кебек ачык Бу аппарат гаять ишле әле Җитмәсә, иң зур хезмәт хакы аларда: директорлар, аларның урынбасарлары эш бармаса да. товар сатылмаса да. хезмәт хакын миллионлап кына алып яшиләр Шулай булгач, нигә алар җитештерүне җайга салу турында кайгыртып баш ватсын да вакыт әрәм итсен Аннан сон аларның бит үз милекләрендә дә эш азмыни фатирын яңага алыштырасы, коттеджын төзетәсе, машинасын янар гасы бар Җае чыкканда долларын да туплап калырга кирәк
Менә шундыйларның кулына эләккән кредит хезмәт кешесенә дә. җитештерүне инвестицияләүгә дә барып җигә алмаячак Шулай булгач, нәрсә эшләргә соң? Уйлаган, башын эшләткән кеше!ә. билгеле, коллектив файдасына монда мөмкинлекләр юк гүгсл. Иң мөһиме хезмәткә түләүдә тәртип урнаштыру, идарә итү аппаратын минимумга кадәр кыскарту, һәм бу аппаратны яхшылап чистарту таләп ителә Каешланган, икьтисадый фикерли белмәүче җитәкче кадрлар базар икътисады шартларында җылы урыннары белән, һичшиксез, саубуллашырга тиешләр Ә калган очракта икьтисадый рычагларны эшкә җигәргә, уйлап эшләргә, эшләп ашарга өйрәнер!ә тиешләр Ә бит җитәкчеләре уйлап эшли торган предприятиеләр бүгенге авыр шартларда да бар. әйбәт күрсәткечләргә ирешәләр Әйтик. «Термина!- җитештерү берләшмәсе. Казан моторлар төзү заводы. Әлмәт батырма насослар җитештерү һәм Чистай сәгать заводлары шундыйлар бит Әйбәт тә эшлиләр, җитештерү до үсә. җитештерелгән продукцияләре дә сатылмый ятмый Димәк, җитештерүне җайга салуның юллары бар Ул бюджеттан ярдәм итүгә, льготалы кредит бирү!ә генә кайтып калмый, димәк Башны ипләтергә, уйланырга, базарны өйрәнер! ә. фаразлый белергә, иртәгә, киләчәктә нинди гөр товарларга сорау артачагын исәпкә алып, соңармыйча шул товарларны җитештерү!ә күчәргә кирәк була Бары тик менә шундый изге эшкә чын-чынлап алынган, булдыксыз җитәкчеләрдән арышан предприятиеләргә генә иивеегицияләү максатында льготалы кредит бирергә мөмкин Кредитны күпләп бирү, сүз дә юк. беренчедән, хуҗасызлыкка китерә, икенчедән, ул инфляциянең кискен артуына сәбәпче була. Бу исә. үз чирагында, кабат хезмәт кешесенең кесәсенә суга, хәерчеләнүенә китерә
Яшәрдәй предприятиеләрне яшогүнен бүген бердәнбер дөрес юлы аларга карата икьтисадый рычагларны белеп, дөрес итеп куллану Бигрәк тә налог
системасыннан отышлы файдалану кирәк, ул җитештерүне үстерүгә омтылган предприятиеләрне буучы сыйфатында түгел, ә киресенчә, стимул бирүче ролендә кулланылырга тиеш Монда күп төрле льготалар куллану, контроль булганда, һичшиксез, көткән нәтиҗәне бирәчәк. Аннан соң, җитештерелгән әйберне кыйм- мәткәрәк сатып баерга омтылу инде нәтиҗә бирмәячәк—Бу-чор үтте. Халыкның да. сатып алучы предприятиеләрнең дә акчасы юк. Кем үзенең товарын бүген арзангарак һәм гизрәк сатып, капиталның тизрәк әйләнеп кайтуына ирешә, шул отачак, шул бай булачак.
Авыл хуҗалыгын дотация бирү белән көйләү базар икътисадына туры килми. Ул җитештерүченең инициативасын киметә, хуҗалык исәбен җимерә һәм хуҗа- сызлыкка кигерә. Аннары дотация бүлгәндә хәрәмләшүгә дә урын кала, кемдер каерып ала, кемдер тиешлесеннән дә коры кала Авыл хуҗалыгы продуктларына тәңгәл сатып алу бәяләре булганда, массакүләм дотациянең бөтенләй кирәге калмый Тик сатып алу бәяләре фәнни яктан нигезләнгән, чыгымнарны капларлык һәм кимендә 25—30 процент табыш алырлык булырга тиеш. Ә менә бик начар табигый-икьтисадый шартларда эшләүче хуҗалыкларга, фермерларга дәүләт ярдәме кирәк булачак Барлык цивилизацияле илләрдә дә бу эшләнә.
Ни өчен бүген дотация бирү белән мавыгабыз соң? Имеш, авыл хуҗалыгын җимерелүдән саклап калабыз Хикмәт анда түгел. Дотация бирүдән эквивалентлы сатып алу бәяләре кертүгә күчүнең хакимият башында, җитәкче оешмаларда утыручы күпсанлы артык кашыклар өчен зыянлы ягы бар күпләрнең властьны, авыл хуҗалыгы өстеннән хакимлек итүне югалтулары, эшсез калулары ихтимал Ләкин бу бары тик файдага гына булачак.
Чынлап та. авыл хуҗалыгындагы милеккә кем хуҗа соң бүген? Соңгы вакытта миңа берничә тапкыр Актаныш районы хужалыкларында булырга, үзгәртеп корыла торган хуҗалыкларның җитәкчеләре, икътисадчылары, гомумән, белгечләре. терлекчеләре, механизаторлары белән мәсьәләне уртага салып сөйләшергә туры килде Дөресен әйтергә кирәк, районның икътисадын хәле шәптән түгел. Саф авыл хуҗалыгы районы буларак, бөтен керемнәре икмәк, ит. сөт җитештерүдән һәм продуктларны үзләре өчен файдалы итеп сатудан бәйле. Мәгълүм булганча, хәзергә мондый мөмкинлек юк. Сатып алу бәяләренең һаман да өстән билгеләнүе һәм аның түбән булуы табыш алу мөмкинлеге калдырмый. Узган ел бөртсклеләрнен һәр гектарыннан район буенча 24 центнердан артык уңыш алынса да, хуҗалыклар җитештерелгән ашлыкны сатудан мантый алмадылар. Район хуҗалыкларының 1993 ел йомгаклары буенча ике миллиард сумга якын бурычлы булып калуы нәкъ шул турыда сөйли.
Актанышлылар. үзләре җитештергән продукцияне бары тик күршеләре — Башкортстаиның Илеш районына җиткерелгән сатып алу бәяләре белән саткан булсалар да болай бурычлы булып калмаслар иде. Киресенчә, шактый табыш алырлар иде Чагыштырып карыйк. Илешлеләр икмәкнең һәр центнерын 8 мен сумга сатканда, актанышлылар аны уртача 5 мең сумга гына саттылар, һәр центнердан күршеләренә караганда өч мең сум югалттылар. Сөт продукциясенә килгәндә дә шундый ук хәл Илешлеләр аның һәр центнерын 20 мең сумга саткан бер үк вакытта, актанышлылардан сөтне нибары 14 мең сумга гына сатып алдылар. Шулай итеп, актанышлылар үзләре җитештергән продукцияне күршеләре илешлеләрдәге кебек бәя белән сатсалар, өстәмә рәвештә кимендә өч миллиард сум керем алырлар иде Димәк, елны бурычлы түгел, ә табышлы төгәлләрләр иде
Сатып алу бәяләренең түбән булуы турында сүз чыкса, безнең хөкүмәт җитәкчеләре, авыл хуҗалыгына дотация бирәбез, дип кабатларга яраталар. Ә тирәнтенрәк исәпләп карасаң, монда да мактанырлык нәрсә юк Бирелгән компенсация авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника, комбайн, тракторлар, ашлама, ягулык материалларга арта барган бәяне һич кенә дә каплый алмый. Таякның юан башы һаман да колхоз, совхоз, кооператив берләшмәләре, фермерлар өстенә төшә. Фермер хуҗалыкларының мантый алмавы да нигездә шуның белән аңлатыла.
Компенсация дигәннән. Илеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А Романовның әйтүенә караганда, компенсация Башкортстанда да бирелә. Илешлеләр аны актанышлылардан һич тә ким алмыйлар. Шуның өстенә, әйткәнемчә, аларда авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу бәяләре, актаныш- лыларга караганда, 40—45 процентка югары. Әнә шундый анализлардан сон актанышлыларнын күршеләре белән чагыштырганда тигезсез шартларда эш- ләвен, авыл хуҗалыгын тагын да үстерү өчен мөмкинлекләренең чикләнгән булуын күзаллау читен түгел.
Мондый хәлнең актанышлылар өчен генә түгел, гомумән, Татарстан авыл хужалыгы өчен төзәтеп булмаслык зыян китерүе мөмкин. Ин югары уңыш үстергән, терлекчелек үсеш кичергән елда да хуҗалыкларның авыр хәлдә калуын, акчасыз яшәвен берничек тә аңлатып булмый Министрлар кабинетында эшләүче кайбер җаваплы агайларның колагына шуны әйтәсе килә авыл хужалыгы исәбенә крестьян җилкәсендә гомумкризистан котылырга омтылу — бүген ул зур хата. Утызынчы елларда индустрияләштерүне авыл хужалыгы исәбенә үткәрү акланган булса да. бүгенге хәлне берничек тә аклап булмый. Бүгенге тынгысыз игенче, терлекче үзе тир түгеп җитештергән продукцияне гадел, тәңгәл бәяләр белән сатарга хаклы. Авыл хужалыгы продукциясенә бәяләр көйләнә икән, ул промышленность товарларына да эквивалентлы көйләнергә тиешле Ә бу юк Авыл эшчәннәре исәбенә күпме көйләргә, күпме яшәргә мөмкин0 Бүген алар көне-төне эшләп тә бурычлы, ә җитештерүне бермә-бер киметкән промышленность предприятиеләре җитәкчеләре каерып хезмәт хакы ала. Нәрсә исәбенә? Үзләре җите-штергән продукциягә бәяләрне ирекле күтәрә бару исәбенә, билгеле Бәяләрне шулкадәр күгәрделәр - хәтта алучы да бетте. Хәзер инде, товарларны алучы юк дип, атнага оч-дүрт көн генә эшли башладылар һәр предприятие товарны күбрәк җитештереп, арзангарак сатса, начар булыр идемени0 Кризистан чыгарбыз дип куркалармы? Ә бит капитал әйләнештә булмаса. бөлүен көн кебек ачык. Бу базар икътисадының төп кануны
Шулай итеп, промышленность бәяләрне комсызланып үстерүдән, ә авыл хужалыгы. киресенчә, эквивалентсыз бәяләр куюдан газап чигә. Аннары авыл хужалыгы предприятиеләре шул арзан бәягә саткан продукцияләренә тиешле акчаны берничә айлар буе ала алмый аптырадылар. Инфляция нәтиҗәсендә аларныи алачак акчаларының кыйммәте 4—5 тапкыр кимеде Шулай итеп, игенче ел әйләнәсе диярлек бушка эшләгән булып чыга Күпчелек хуҗалыкларга хезмәт хакы 4 5 ай буе түләнмәде. Ярый әле өстән узган елгы бурычны 13 мартка кадәр гүләргә дигән әмер булды Бу датага Рәсәй думасына сайлаулар билгеләнмәгән булса, аны түләү турында уйларлар идеме икән? Кем белә аны Чөнки басынкы авыл халкы бушлай эшләргә өйрәнгән инде ул. Вакыты белән йөз грамм икмәккә дә. ярты тиен акчага да эшләде, ә вакыты белән буш «таякка» да көнне төнгә ялгап тир түкте Бушка эшләргә өйрәнгән кеше хезмәт хакын бер ел соңарып алганга гына шәһәр халкы кебек, шахтерлар, укытучылар кебек баш күтәрмәс, түзәр ул. дип уйлыйлар, күрәсең.
Тик шунысын истән чыгармыйк бүгенге авыл хезмәтчәне инде бүтән Түзәр- түзәр дә сүзен берәгәйле итеп әйтүе мөмкин аның. Аннан сон авыл очсн быел аерата чиген ел. Күп кенә җирләрне, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, яз сөреп чәчәргә туры килде, шактый гына уҗымнар бозып чәчелде Ашлама да узган ел белән чагыштырганда аз кертелде. Компенсация бирелә дисәк тә. булган техника нык искереп бара, акрын яңартыл а Болар өстенә елның коры килүен, игенченең, крестьянның фигылендә канәгатьсезлек, битарафлык билгеләренең ныграк чагылуын исәпкә алсак, алда зур сынау көтә
Менә шул булачак сынауны алдан күрепме, актанышлылар кышын колхоз һәм авылларны үзгәртеп коруга керештеләр Барлык хуҗалыкларда да диярлек һәркемнең җир һәм милек паен исәпләп, аны үзгәртеп коруга багышланган җыеннарда халыкка җиткерделәр Милек пае колхозчының яисә совхоз эшчесенең сонгы биш елдагы хезмәт хакына һәм эш стажына карап бүленде Тик шунысы гаҗәп үзенең җир һәм милек паен алып, аерым фермер хужалыгы оештырып җибәрергә теләүчеләр бик аз. Төп сәбәбе алда санап кителгән авыр шартлар куркыта аларны. бүгенге хәлдә хуҗалыкны ялгыз гына алып бара алуларына ышанып җитмиләр Икенчедән, тулы мөстәкыйльлек булмау, бигрәк тә дәүләт заказларының узган ел дәрәҗәсендә калуы, сатып алу бәяләренең түбән булуы да шикләндерә аларны.
Районда фермерлык тәҗрибәсе юк димәс идем Бүген район хакимият башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләүче Интел Фаттахов үзе үк фермердан күтәрелгән кеше Үзенең техникасы, тракторлары бар Узган сл моңарчы иген үсмәгән уңайсыз җирләрне үзләштереп, һәр гектардан 30 ар центнердан артык уңыш үстереп алган. Быел инде җаваплы эштә эшләсә дә. фермерлыкны ташламый, шул ук җирдә отышлырак, табышлырак культуралар үстерә.
Төп эшендә дә аның җирдән килүе үзен сиздер.) Хуҗалыкларны үзгәртеп коруга, хуҗалык итүнең төпле-төрле формаларына күчүгә нгътибар бирә Райондагы хуҗалыкларның кайберләре кооперативлар берләшмәсе, икенчеләре ябык типтагы акционерлык җәмгыятьләре, өченчеләре крестьян хуҗалыклары һәм 9* 131
кооперативлар ассоциацияләре итеп үзгәртелә. Бу яктан «Җиңүнең 40 еллыгы» колхозында үзгәртеп коруга беренчеләрдән булып керешкәннәр иде. Кооперативлар берләшмәсе җитәкчесе Рәфис. Шәйдуллинның тәҗрибәле булуы, икътисадын фикер тирәнлеге эшнең уңышлы төгәлләнүенә ышаныч тудыра.
«Үзәк» крестьян хуҗалыклары һәм кооперативлары берләшмәсенең киләчәге дә өмет уята. Биредә, авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнүче кооперативлардан тыш, эшкәртү промышленносте кооперативы да берләшмәнең икътисадын хәлен яхшыртуда үзеннән шактый өлеш кертәчәк. Аны оештыру эшендә инде җитди адым ясалды Биредәге төзелеш материаллары җитештерү цехы керамзиттан җиңел һәм уңайлы блоклар җитештерә, берләшмәдәге складлар. хуҗалык объектлары шуннан төзелә. Мондый блоклар киләчәктә читкә сату өчен дә эшләнәчәк. Моннан тыш. тимерчыбыктан койма үрү. хуҗалык кирәк- яраклары җитештерү, тегү, көнбагыш мае сыгу цехлары да инде продукция бирә Бу берләшмәнең рәисе Равил Камильянов хәзер бәрәңге эшкәртү, ягъни аннан крахмал һәм башка гөр продуктлар җитештерү цехы оештыру юнәлешендә эш алып бара. Моның да максаты бар Актаныш якларында кабул итү пунктлары ерак булу сәбәпле, бәрәңге әрәм-шәрәм була иде. Бу цех ачылса, проблема хәл ителә дигән сүз. Аны тормышка ашыруда Казанның «Аверс»' банкы да үзеннән капитал белән өлеш кертергә исәпли.
Әмма кайбер колхоз һәм совхозлар, җисеменнән бигрәк, исемен үзгәртү белән канәгатьләнергә исәп тота. Моннан котылу өчен «Ташъелга» колхозында мәсьәләне бөтенләй башкача хәл итәргә уйладылар. Дөресрәге, колхозны тараттылар, һәркемгә милек һәм җир паен бүлеп бирделәр дә, ирек бирделәр: теләсә ничек эшләгез, телисез икән, аерым фермер хуҗалыклары булып эшләгез, телисез икән, хуҗалыкны берничәшәр гаилә берләшеп алып барыгыз, диделәр.
Без килгәндә элекке идарә әгъзалары балталары суга төшкән сукбай хәлендә иделәр.
— Колхозны тараттык.— диде аның элекке рәисе Рәскат Хәертдинов.— беркем дә аерым гына эшләргә теләми. Менә 70 кеше гариза күтәреп килде инде Крестьян хуҗалыклары берләшмәсе төзик, диләр...
Ләкин мондый берләшмәнең биредәге шартларда крестьяннарны мул тормышка алып чыгуы шикле. Рәскат әфәнде үзе дә шул хакта уйлана иде. Ни өчен дисәң, кырларның уңдырышлылыгы бик түбән, уңдырышсыз җирләр бер елны да 12—13 центнердан артык уңыш бирмн. Сөрүлек җирләрнең мәйданы 950 гектардан артмый, ә авылда өч йөзгә якын эшче кул бар. Тагын хуҗалыктагы 100 баш сыерны кушсак та. аларның барысын да эш белән тәэмин итү авыр мәсьәлә.
Озак фикерләшкәннән, киңәшкәннән соң биредә табигатьнең матур гына түгел, ә гаҗәеп бай булуын, болыннарның җитәрлек булуын исәпкә алып, мөгезле эре терлек җыеп симертү һәм аны эшкәртү объектлары төзергә, үрдәк, каз үстерү, балык тоту кооперативлары оештырырга, муллыкка шулар аша ирешергә дигән фикергә киленде
Бу эшләрне башкарып чыгу өчен Чаллыдагы «Дизельстрой» фирмасы белән берлектә хуҗалыкны акционерлар җәмгыяте итеп үзгәртергә булдылар. Башлангыч капитал туплангач, ашламасы да булыр, кырларның да уңдырышы күтәрелер, шәт Әйе, өметсез шайтан гына, диләр бит.
Район хужалыкларында колхозчыларның күмәк хезмәттән аерылырга теләмә-үләрен исәпкә алып, исеме белән генә түгел, җисеме белән төп таләпләргә җавап бирә торган кооператив берләшмәләре оештыруга керештеләр. Моны беренче булып «Агыйдел» колхозында башлап җибәрделәр.
«Агыйдел» колхозын кооперативлар берләшмәсе итеп өр-яңадан сүтеп җыярга туры килде Биредә һәрбер колхозчы (пенсионерлар һәм интеллигенцияне дә кертеп) кооперативлар берләшмәсе оешкач, үзенә тигән җир кишәрлеге ә ул һәр кеше! ә дүртәр гектар туры килә — һәм милек пае белән аерым-аерым кооперативларга берләште. Барысы 6 кооператив төзелде: өчесе — Гәрәй, Чалманарат, Шәбез кооперативлары — игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерәчәк «Уңыш» кооперативы ашлык эшкәртү, чәчүлек орлыгы, ашлама хәзерләү, җирләрнең уңдырышын күтәрү белән шөгыльләнәчәк. Җитештерүче кооперативларга ул түләүле хезмәт күрсәтә, ягъни суктырылган икмәкне алардан сатып ала һәм аның ашлыгын — ашлыкка, чәчүлек орлыгын орлыкка куллану өчен бөтен яктан әзерләп, яңадан үзләренә үк сатып бирә. «Уңыш» кооперативы белән элекке баш агроном җитәкчелек итә.
Машина-трактор паркы үзе бер кооперативка керде. Аның җитәкчесе - баш инженер Ул ремонт үткәрә, игенчелектә, терлекчелектә эшләүчеләргә техник хезмәт күрсәтә, сатып бирү юлы белән ягулык-майлау материаллары, запас
частьлар юнәтә. Бу кооперативный еллык кереме Гәрәй. Чалманараг. Шәбез кооперативларына хезмәт күрсәтүдән алына. Димәк, никадәр яхшы эшләсә, керем дә шулкадәр күбрәк була. Ә акча эшләү юллары аз түгел, һәртөрле ягулык га сатып бирелә. Мәсәлән, хәзер А-76 бензинының бәясе 300 сум тора Шуна бензин җибәрүченең һәм аны ташучы шоферның хезмәт хакын, амортизация чьи ымнарын кертеп, өстәмә түләү дә өстәлә Болардан тыш. гегүче. шәхси хуҗалыклар, оста куллар (мәктәптә) кооперативлары төзелде. Аларда да һәрбер хезмәт мөнәсәбәтләре бары тик акча белән генә хәл ителә Хезмәг күрсәтүче кооперативлар күбрәк акча эшләү өчен тырышачаклар, чөнки аларның хезмәт хакы шуңа бәйле. Шәхси йомышлар өчен дә түләү акча белән эшләнәчәк Әйтик. 2 сә1атькә бакча сөрергә киткән тракторчы көннәр буе югалып йөри алмый, чөнки ана шул 2 сәгать өчен генә түләячәкләр
Кооперативлар «Агыйдел» берләшмәсе эчендә йөри торган кыйммәтле кәгазь, ягъни акча бәрабәренә хезмәт күрсәтәләр. Акчаларны исә кооператив берләшмәсе бастырды. Аның бер ягы акча формасында бизәп эшләнгән Сөембикә манарасы. Татарстан гербы төшерелгән Ә икенче ягына «Кыйммәтле кәгазь» дип язылган. Шунда ук «Агыйдел» кооперативлар берләшмәсе рәисе Әхнәф Сәлаховнын имзасы һәм мөһер сугылган. Кыскасы, аны ясау мөмкинлеге юк
Бу акча берләшмәдәге кооперативлар арасында түләү, алыш-биреш операцияләрен башкару ролен үти. Шунысы мөһим ул бернинди өстәп язуларга да урын калдырмый, бөтен эшне автомат рәвешендә акча үзе эшли.
Колхоздан аермалы буларак, берләшмәдә элеккеге кебек күп санлы идарә итү аппараты юк хәзер. Анын урынына баш бухгалтер һәм икьтисадчы-коммерсант һәм кассир составында финанс исәп-хисап коммерция үзәге оешты. Ә элек эшләгән белгечләрнең теләт әннәре кооператив 6yxi алтерлары булып китте, теләмә! өннәре башка эшкә күчте Үзгәртеп кору барышында идарә итү аппараты 12 кешегә кыскартылды.
Берләшмәдә акча ничек йөри соң? Барлык акча массасы коммерция үзәгендәге банкта саклана. Акча бары тик продукция җитештерүче кооперативларга җитештереләчәк продукциянең күләменә карап бирелә Әйтик. Гәрәй кооперативы май аенда 400 центнер сөт җитештергән, ди һәр центнер сөтнең сатып алу бәясе 14000 сум. Ай эчендәге барлык чыгымнарга гүләү һәм хезмәткә түләү өчен бу кооперативка сатып алу бәяләре белән шушы айда сатылачак сөт бәрабәренә 5 миллион 600 мең сум акча бирелергә тиеш Әмма исәп-хисап коммерция үзәге шуның 55 процентын гына кооперативка бирә. Ә 45 проценты страхованиегә, пенсия фондына, резерв фондына, башка тор налоглар гүләү һәм шулай ук берләшмәнең идарә итү аппаратын яшәтү өчен тотып калына Соңгысы 6.7 процент тәшкил итә Шулай итеп, кооператив карамагына сатылачак продукция бәрабәренә 3 миллион 30 мең сум акча бирелә Гәрәй кооперативы шул акчадан, мәсәлән. МТП кооперативына, фермага хезмәт күрсәткән, фермага ягулык алган, тотылган электр энергиясе өчен, башка кооперативлардан печән, сенаж сатып алса, анын өчен түли. Ә калганы кооперативта эшләүчеләргә хезмәг хакы итеп бүленә Чыгымнар никадәр кимрәк, продукция никадәр мулрак булса, хезмәгкә гүләү өчен акча да шулкадәр күбрәк кала дигән сүз. Ләкин хезмәт хакы түләр өчен кооператив карама! ында калган бу акча коммерция үзәгендә урыс акчасы рублыә алмаштырып бирелә.
Берләшмәнең эшен уңышлы алып бару өчен элеккеге колхозның дәүләткә түләнми калган бурычы комачаулый Юк дисәң дә, ул 170 миллион сум Кооперативлар! a моны кайгырту авыр Чөнки авыл хуҗалыгы продуктларына сатып алу бәяләренең бик гүбән булуы, чьи ымнарны киметеп, продукция җитештерүне шактый арттырган очракта да. чак-чак кына очын очка ялгап барырга җитәчәк Кооперативта эшләүчеләр үзләренең хезмәт хакларын 40 50 мең сүмнан арттыра алмаячаклар Нишләргә? Бары тик бер юл әлеге бурычны соңрак чорга күчереп гору яисә гел гамәлдән чыгару гына кала
Күрәсез, районда колхоз һәм совхозларны үзгәртеп коруның горле формалары кулланыла Этәр дә аларга тернәкләнеп китү өчен тиешле шартлар булмаса, сатып алу бәяләре һаман да эквивалентсыз кала бирсә, диктат дәвам итсә, аларның да гомере кыска булачак Юктан бар булмый Бер танышым миңа, бәлки, акганышлыларга якташлары Президентыбыз ярдәм игәдер, дип шаяртты Әмма актанышлылар. киресенчә, якташыбыз Президент булмаса. бәлки, яхшырак шартларда яшәр идек, диләр Ник дисәң, борын төбеннән газ үтә. ә Актаныш моңарчы газсыз районнарның берсе булып кала бирде Финанс хәле ярлылардан ярлырак Быел хәтта Актаныш үзешчәннәре Казанга үзләренең осталыкларын күрсәтергә дә килә алмадылар Акча юк Бөтенләй
авыл хужалыгына катнашы булмаган кирәк-кирәкмәс кешеләргә Венгриягә бару өчен акча табыла, ә культураны, сәнгатьне үстерүгә — юк Актанышлылар әнә шулай фикер йөртә.
Сөйләгәннәрдән чыгып, Черномырдин әфәнде күзаллаган фараз тормышка ашырылган очракта без елны ничек төгәлләячәкбез соң? Сүз дә юк. кредит бирү белән артык мавыгу көткән нәтиҗәне бирер дип уйламыйм Күпләп кредит бирелгән, ә максатка барып җителмәгән айларда инфляциянең 35—40 процентка житүе мөмкин. Исегезгә төшерәм, ул январьда— 22, февральдә — 9,9, мартта — 12 булды. Промышленностьта җитештерү әле стабильләшмәгән, предприятие җитәкчеләре күбрәк кредит юллау белән мәшгуль Икътисадый рычагларга игътибар кими төшәчәк, ә җитештерү белән искечә җитәкчелек итәргә өйрәнгән, каешланган җитәкчеләр иркенрәк сулыш алачак. Үзләре эшләп табу, эшләп ашау турында азрак кайгыртачак, товар чыгару да, аны кертү дә кимиячәк. Агач рубльнең курсы тагын да агачланачак. Ел ахырында долларның курсы 3600—3800 сум чамасы булачак. Ә болар, үз чиратында, халыкның тагын да ярлылануына китерәчәк Уртача хезмәт хакы 70 доллар чамасы булыр, ә хәзер исә Рәсәй буенча ул 80 доллар.
Җыеп кына әйткәндә, Рәсәй хөкүмәтенең хәзерге тоткан курсы ике елга соңарды. Бер таралгач, җыюы авыр шул ул. Кризисның шаукымын киметү өчен, административ чаралардан бигрәк икътисадый рычагларны эшкә җигү юлын карау мөһим Базар тууына тәки ирешә алмадык. Монополь предприятиеләр исән чакта конкуренциянең тууы шикле Бу шартларда вак предприятиеләр һәм эшкуарларны төрле налоглар белән буып, җитештерүне җайга салу мөмкин түгел Киресенчә, налог системасы җитештерүне стимуллаштыруга төп рычаг, сыгылмалы рычаг булырга тиеш. Бу таләпләргә игътибар булмаганда, менә шундый авыр хәлләр көтә Шартнамә белән Рәсәйгә тыгыз бәйләнгән Татарстан халкын.