Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар бугазы


Идсл-йорттан татар ятимедер — аз-маз чамалыйсың ич мине Нәрсә әйтим, «туган», нәрсә әйтим йөрткән өчен хәтәр исемне.
Биләмәләр чиген билгеләргә килмим сиңа. Тагар бугазы Томырылып торган тамырларның киселмичә калган бик азы.
Кальгаларның тере кылганнары ничек котылгандыр көч-яудан?! Урдадагы алтын ырудашлар тәгәрәшкән затлы кысадан.
Кыйнашларның кара кан-яшьләре ага сиңа шу-ундый ерактан!. Борынгыда бәгъзе берәүләрең безне кысып-кысып «яраткан»
Сөембикә затын сәмруг-коштыр кочагында кысып үтергән. Тикмәгәме: кемдер гамагына кемдер төер булып утырган
Безнекеләр диңгез бугазына милләт атын кушкан, янәсе Йотылулар белән йотуларның татарлыкка хасрак, йә. кайсы1’
Ыңгырашып кыен ашаганда, йотса йоткан бары яшь кенә Тамырларны көн-төн томалыйдыр эчкә яшерелгән үч-кинә.
Кавемнәрне тәмле кабымлыктай йотучылар әле ач һаман
Зиннур МАНСУРОВ (1949) -шагыйрь, пубtuyuem. унга якын китап авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлек tece Казанда яши
Татымлырак икән татарларым — үзен-үзе генә ашаган...
Бездәйләргә Татар бугазында беләм инде, беләм сан югын. Йөрәксенеп, «туган», йотмадыңмы Таһир белән Зөһрә сандыгын?
Суларыңның сизмим сулкылдавын, өнең дә юк — телең йоттыңмы? Чишмәләре буйлап чакырттырыр Иделдәге туган йорт мине...
Шәрыкчәрәк исем Шәрифләрең — шуңа бераз яшем агыза. Денсезләнмик әле дөньялыкта, сиңа таба ярым ай йөзә...
1972—93
Баш
Җиде тишекле тукмак...
(Кырым татар халкы табышмагыннан)
Борынгыдан бәргәләндең,
җиде тишекле тукмак: кавемеңне кабахәтләр
җирдән себереп түкмәк!..
Ыруыңны, артыксынып,
гүргә тереләй тыкмак.
Орылудан арынмадың,
җиде тишекле тукмак.
Мәскәүләрнең мыскыллавы —
тагы якадан тотмак.
Диварларны дөбердәттең,
җиде тишекле тукмак.
Ишетмәгән ишекләргә
әйттең кан-яшьле такмак;
тораташлар төшенгәндер,
җиде тишекле тукмак.
Милләттәшең мәйданнарда,
янып, яңадан тугмак.
...Табышмактан тәшвишләндем,
җиде тишекле тукмак,
кагылудан-сугылудан
җитмеш тишекле тукмак!..
Танк һәм танка
1972 ел. Совет-Кытай чигс. Танкодром
Чин урыслар белән чиләнергә мин бу чиктә, бәлки, ят сакчы?! Танкларның төкреп «танго»сына. ганка1 гына язып ятсаңчы.
Казансунын изге казкайларын саклый алмагансың сәмругтан Тансыкламый гына танкларны, танка язып ятчы сау рухтан
Килешмидер бу чик «килмешәкмкә, кайтып сакла туган телеңне.
Танкларда дене тоныкланган танка язгаларга телиме?!
Тавык тәпие
Пәйгамбәрнең көймәсендә аша нәҗес чүп-чарны, юк, барыбер чукынчыкка чыгаралар чучканы.
Гөман кылмыйм: һәммә хадим үз халкына колдыр, дип Йөри, әнә. «милли тавык» тәре эзе калдырып...
Балта ашы
1993 ел. октябрь.
1905 ел. октябрь « Патронов не жалеть!»
Генерал Д Трепов
Имэндергеч канлы империя һәйбәт үзләштергән «ур-кис!»нс. Инде хәзер урыс орден ала үтергәне өчен урысны
Оныттырып канның ырулыгын, кургаш белән аны ник җылыт?! Урыс башы өчен орден биреп, оран сала Рәсәй: «Не жалеть!»
Тәһарәтсез кыргый тәрәккыят
1 Биш юллы япон шигыре (кыска җыр)
тора төсле тоташ үч-каннан. Нәрсә көтеп була гомер бакый «балта ашы» ашап үскәннән.
Беренче киселгән ярымай
Үз-үземне эзәрлекләп, гасырларны кичкән бар: «Җәберләнер ярымайны әүвәл кайчан кискәннәр, әүвәл кайчан кискәннәр?»
Күңелемнән, күрәзәдәй, үткәзәмен бар-югын... Сөбханалла, сөбханалла: күрәм. . Казан бүреген!
Татарлыкны тотып торган ханлык тажы — ганимәт... Җәрәхәтле йөрәгемне йомарлатты кан кинәт.
Ачындырды: очындагы алтын ае... киселгән!
Бәгырькәем, бүрегеңне салдырганнар көч белән.
Серле сорау сыман борчый юкка чыккан ярымай. Күңелләрдә күмелергә аңа һич тә ярамый!
Мәсҗетләрне мәсхәрәләү башы шулдыр, мөгаен. Киек казлы күктә күрәм Казанымның мең аен!..
Бүректәге беренчесе әсир киткән ят йортка
Төшләремдә, тәшвишләнеп, кысам шуны йодрыкка...
Сәнәк белән язу
Сәермени телең сайраганда суга сәнәк белән язулар Ыштансызлар бездә ышанучан һәрбер акыллыга йөз юләр.
Гаҗәпмени тәмуг газаплары, канга... сәнәк белән язулар1 Савыкмадык мондый сабаклардан: һәрбер акыллыга йөз юләр...
Шайтан шамакае
Бәрәкалла: бәгъзе берәү табут... ашап бетергән (?!) Юылгандыр юләркәйнең эчендәге бөтен гамь
Җене килгән, җинмәк булып, ахры, үлем куркусын.
Тамагына тыгылмаган үҗәтлекнең күр көчен!..
Биләп алды шушы гамәл күңелемнең гүр башын Яман нәфес нәҗес итәр җәсәденең төрбәсен!!
Шомлы шайтан шамакае кызык ясый кем өчен?
Татымаган тоталитар алабута күмәчен
Туя алмый, табут ашый тамак түгел, тәмугтыр «Бисмиллаины белмәгәнгә, авызында тәм юктыр.
Вәкарь белән белдерәдер иблисчәрәк карашын.
«Шундый аштан, шундый ашган олы булып кара син. »
Тамагына тыгылмаган табуттагы тәре дә... Кәфен белән авыз сөрткәч, гамең булмый тәңредә
Табут ашау табу түгел, биреп булмый ун камчы. Фанилыкның фанатигы гомер итсен үлгәнче!.
• Казан һом У фа губерналарындагы сонвк сугышы күэдо тотыла (1918 20)
Тары чәчәге
...Төлке төштә тавык күрә, тавык төштә тары күрә, тары төштә нәрсә күрсен - Үги кызлы Айга ашып, чәчәк аткан чагын күрә...
Алатаудагы кар бөртекләре
Шундый җиңел, абау, шундый җиңел — авырлыгын тоймый керфек тә. Гаҗәпсенәм: тау-тау гөнаһсызлык яшәп ята бәллүр бөртектә.
Алатауда карлар алиһәнең таңгы сулышыннан яралган. Төшүендә җир дә төшенмәслек җиңеллекләр бардыр, йа аллам!
Тазалаучы галәм тузганагы — җиңеллекнең соңгы чигедер! Мамыклары, өф-өф, мамыклары... сытар, диеп, ничек шик китер?!
. Ишетелә карлар ишелгәне, балпан'нарнын тонык «кар-кар»ы. Алатауда иңрәп үлгәннәрнең җиңел булсын авыр карлары, җиңел булсын
авыр карлары...
Могҗиза
Сөялердәй серләш сайлаганда, ишен теләмәгән йөрәк юк.
Яратышмый яшәп ятканнарны күзәткәлим — нинди ераклык!..
Чагыштырам күңел чагылышын: йөзләрендә уртак эз ничә? Өйрәнелгән ипле өйдәшенә эт тә охшый башлый үзенчә...
Йөрәкләре нинди ераклыкта — уртак җепләр булмау, аһ. яман. Балалары, аллам, балалары икәвенә бердәй охшаган!.
Үлән арасындагы таш
Чалгы йөзе ташка тиеп китте онытылып печән чапканда. Йөрәк шулай тетрәп куя микән сиздермичә елан чакканда?!
Төшне өннән бүлеп торган бәллүр чалтыр итеп төпкә коелды.
Чалгы йөзе ташка тиеп киткәч, әллә нинди сәер көй туды.
Ерак кышта калган аулак өйнең тәрәзенә кемдер таш орды.
Чалгы көен бозган тавыш мине хәтер хөкеменә тапшырды.
Үзем генә белгән чая кызый чалтыратып сукты яңакка Чалгы йөзе ташка килеп тигәч, чаткы чәчрәп китте як-якка.
Челпәрәмә килгән чәркәдәнме ишетелеп алды моңлы чың?! Алда кинә! яшен чартлап куйды - һич тә көтми идем монысын.
Чыңгылдады хәтер чоңгылында, чылтырт итте тагын әллә ни «Төшләр»смә зиһен төшенәдер, калбем генә менә аңламый.
Юаларны өзеп юанганда. изми иде башны бер гамь дә. Чалгы йөзе гашка тиеп китте чыклы жирне ялмап барганда...
Киек каз юлы
Телебезнең сихри тылсымнары иңгән йолдызлыклар аз сыман .. Болгарларым сине барлагандыр, туфрак киткәч аяк астыннан.
Шәм-шәрифле жиһан шарлавыгы, жанга савыласың чыннан да. Татарларым сиңа тартылгандыр шахта терәүләре сынганда.
Арабызда. Аңлыйм, аргамаклар кичә алмас бик күп ел барын. Татарларым әмма тоташтырган сиңа хәтта лашман юлларын, тәкъдирендә язган юлларын