Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кем икәнем торсын күренеп
Дустым әйтә: — Урыс түгеллегең Сөйләшкәндә бик гиз беленә: Басымнарны бутый... көрмәкләнә Татарлыгың чыга телеңә.
Белем сай булганнан түгел лә ул. Үртәлгән юк андый нәрсәгә.
Кай милләттән синең булганлыгын Балкып тору үзе мәртәбә!
Үз калкымча тормыш игә белсәм. Гел аныңча булса гамәлем Сөенен бетә алмас идем әле Ялгыш узмады дип гомерем. . Бер теләгем калыр дөньялыкта.
Я I канда да җирдә күмелеп: Ай бизәгән агач утыртыгыз. Кем икәнем торсын күренеп! ...Татарлыгым торсын күренеп.
Ай-Һай...
Сатыйк диләр җирне, ваклыйк диләр. Кем акылы моңа җиткәндер’ Сүле качкан илдә мөгаен дә Сатып баер әйбер беткәндер . Туфракны сон кеше ясаганмы?Кемнәр аны әйбер и т мәкче?
Җир йөзендә без бит кунак кына Мәтелеккә күчеп киткәнче. Шуның өчен газизсбсз-Җирне Туган анабызга тиңләдек!
Актарсак та. сөреп елатсак та, Бәяләмә куеп көлмәдек.
Без Әнине сатып өйрәнмәгән...
Ул сәүдәгә булмас күнегеп.
Ничек ятмак кирәк сатлык җирнең Үги туфрагына күмелеп...
Эш кирәк шул
Мөстәкыйльлек сагыз түгел. Чәйнәп кенә үзләнмәс. Сүздән ботка ясап яшәп, Дөнья артык үзгәрмәс. Буш йодрык селтәүләрнең Тапмыйм бер дә кызыгын: Азатлыгым ныгысын дип. Бармы каккан казыгың?
Бар да элеккечә
Майламаган күчәр кебек Шыгырдый заман. Сулар һава авырайды Сагыштан, зардан. Дегете бар үзебездә, Буясы гына...
Тик Мәскәүдә утыра шул Хуҗасы менә.
Аннан рөхсәт сорау кирәк, Акса да муллык.
Шушы була инде, туган. Бүгенге коллык...
һәрбер кеше аерым бер дәүләт кебек. Эчке эше була, тышкылары.
Тышкысына түзә, мәгәр кичерми ул Эчке эшләренә т ыкшынганны.
_ * * *
«Маймылны кеше итүче — Хезмәт» диеп язалар.
Киресенчә түгел микән0 Уйлыйк әле. агайлар .
Шундый чагым
Ыргытыгыз дулкыннар!а. Карышмыйм, агып китәм. Ак күбекләр арасында Хәл җыеп булмас микән. Томырыгыз болытларга. Күкләрне иңләп килим Соңгы юлым шул якларга Сәбәбен күреп белим Юк. юк, берүк кагылмагыз. Җиремдә чабыйм гына ...Артык авыр уй күлэреп Җиңеләйгән чагым гына.
Ята миндә яшеренеп Бу дөньяга үпкә. Үземнән дә сорамыйча. Кемдер сырлар уя биз кә. Мыек чыга, чәч коела. Үсә. кими буең Нәрсә соң бу? Кем башлаган Аңлап булмый юрган уен? Үз тәнеңә үзең хуҗа Була алма, имеш Мин дә китеп барыйм мени Берни аңламаган килеш? Түрдән, күңел почмагыннан Ул-билгесез дәшә
Сәбәпләрен белсәң, энем. Кызык булмас иде яшәү.
Асты-өскә килер җирнең. Күкләр төшәр ишелеп Тик барыбер бозыклыклан Арынмас бу кешелек. Җир! ә аяк басуы ук Башланган ич гөнаһ ган Төзәлер! ә өмет булса. Куалармы оҗмахтан
Хак вә нахак
Минем сине күрүем
Хак.
һуштан язып йөрүем
Хак.
Озатырга килүем
Хак.
Тупса атлап керүем
Хак.
Назларыннан җебедем.
Хак.
Изрәп төштем, җиңелдем — Хак!
Бер айнырсың әле. дисең.
Монсы — нахак!
Шагыйрь кайчан бәхетле була?
Мәшһүр шагыйрь Тукай булган, Батыр шагыйрь Җәлил булган; Моңлы шагыйрь Туфан булган, Хисчән шагыйрь Хәким булган. Моңлылар да. батырлар да Булыр әле киләчәктә.
Бәхетлесе табылмас тик
Халкы югкын. мәхбүс чакта. ...Сүзем, татар, синең хакта...
Тукыма юкта озын, мул вакытта — Кыска була кызлар итәге.
Урман кимесә үрчи гүрничә.
Күп чакта, өй (авык кетәге.
Бик астыртын кемдер көлә бездән.
Көн эсседә җитми күләгә...
Күз гайрәте кими барган саен. Матур кызлар илдә күбәя...