ЭНҖЕЛӘР КАЙДА ЯТА?
_ ронтта мина бик мәгълүматлы кешеләр белән бер сафта дошманга каршы ф көрәшергә туры килде Инженер, математик, философ тагы да әллә
“ кемнәр бар иде Сугыш уты тынган арада, ял иткәндә, алар дөнья хәлләре, фән, үткән һәм киләчәк тормыш турында фикер алышып, кызып-кызып бәхәсләшеп тә алалар иде. Уфада Галия мәдрәсәсе тәмамлаган бер абзыйның бөтен белгәне төрки халыклары хакында, дин турында сөйләү Шуна күрә мөселманнар аны «Мулла бабай» дип атады Өрел, Белград. Кременчуг тирәләрендә сугышканда, жае туры килгән саен, бу жирләрдә кайчандыр чал тарихта һуннар, скифлар, шумерлар, сарматлар, хазарлар, татар-монголлар. кыпчаклар булуы турында сойләп исне китәрә иде ул.
Мин исә, чабата ясап үскән жидс сыйныф белемле авыл «өтеге». «Мулла бабайның» хикәятләрен, кем әйтмешли, авыз суларымны тү!еп. колакларымны торгызып тыңлый идем Анын сөйләвенчә, ул ыруг-кабиләләрнең барсы да заманында гажәп көчле, данлы булган. Ләкин тора-бара. исемнәре генә калып, җисемнәре комга сеңгән су кебек юк булган.
Аннан соң Польша, Румыния. Чехословакия, Германия. Австрия. Вешрия җирләрендә сугыштык Барсы белән дә сөйләшәсе килә әмма тел юк Шу лай да үземнең «крестьян тубалына» (башыма) берникадәр чит «орлыклар» салып кайту бәхетенә ирештем.
Ә сугыш беткәндә мина егерме бер яшь тә тулмаган иде әле. Венгриядә хезмәт И1ә башладык Уналты яшьлек бер мадьяр (венгр) кызы белән дуслашып алдым Күзләр күзгә нур чәчә Җылы карашлар бүләк итешәбез Телләр тибрәнә, ләкин сүз чыкмый Күп тел белгән күп ил гизгән, диләр Әмма без күп ил гиздек күп тел белмәдек Ә инде мондый очракта, шундый форса! чыгып торганда, нигә югалып калырга'* Ул мине мадьярча сөйләр! ә өйрәтә, ә мин аны русча! а Шулай итеп, анын да күңел сандыгына, минекенә дә моңа чаклы бөтенләй уйланылмаган. көтелмәгән, яңадан-яңа сүзләр хәзинәсе өстәлә башлады Бәй, баксаң, бу тел. кайсы ягы беләндер. безнекенә якын икән ләбаса балта, алма, өстәл, кирәк, корым, ары . әллә күпме сүзләр татарныкы Фәкать басым гына бертөрле түгел: аларда беренче, бездә соңгы ижеккә төшә ул
Ни эшләп болай бу? «Мулла бабай» исән булса, аңлатып бирер иде. бәлки Ул Днепр буенда ук гүр иясе булды шул. Мин, чокыр эчендә посып утырган караңгы авылда үскән җиде сыйныф белемле «томана» малай, ул вакытта мадьярларның ерак тарихта Урал буйларында яшәгәнлеген, сигезенче йөзләрдә көнбатышка күчеп китеп. Дунай тирәләрендәге урыннарны сайлап төпләнүләрен, боларның безгә ерак кардәш икәнлекләрен кайдан белим, ди
Бишенче, алтынчы, җиденче сыйныфта рус. немец телләрен өйрәндек. Дөрес- рәте. грамматик кагыйдәләр ятлаттылар Ә инде армиягә килгәч, үземнең русча әле юньләп ипи белән тоз сорап та ала белмәвемә әрнеп йөрдем «Акыллы тыңлар, дурак сөйләр», дисәләр дә. күпме генә тыңлама, сөйләмәгәч, чит тел бик авыр бирелә икән Рус сүзләрен дөрес әйтә алмаудан гарьләнеп йөрүемне үзем !снә беләм Ә инде немец геле турында сөйлисе дә юк'
фронтта чуаш. якут. хакас егетләре дә бар иде Алар да безнең кан-кардәшләр Шулар аша мадьяр теленә килеп юлыгу, ничектер, арттырып әйтсәм, яңа
гөлбакча капкасын ачып кергән кебек булды. Сүзләрне әйтү дә, жөмлә төзү дә кыен түгел. Мин сорауларына дөрес җавап биргән саен әлеге мадьяр кызы «jo», «jo» (.ч-йа-йә) дип куя.
Ул вакытта «jo»Hbin нәрсә икәнлегенә игътибар итмәдем: тойгы аңлата торган ымлыкмы ул, әллә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче модаль сүзме? Хәер, ул чагында минең өчен аның әһәмияте дә юк иде 1947 елда, кош кебек очып дигәндәй, өзелеп-өзелеп сагынган Башкортстаныма кайттым Аннан язмыш җилләре Кытай чигендә яшәгән кыргызлар арасына алып барып беркетте. Бу телне дә ихлас өйрәндем. Икенче елны әлеге усал язмыш җиле мине Үзбәк- станга китереп ташлады. Тагын яңа тел. Монысын инде өстән-өстән генә түгел, төбеннән-тамырыннан алып өйрәнергә гуры килде. Чөнки өч ел үземчә әзерләнеп, экстерн рәвешендә, 1951 елны шаһәдагнамә алу өчен имтихан тоттым Хәзер вузга керергә кирәк иде Мин тел яратам Телче булу — төп максатым. Ләкин кайсы телне сайларга? Үзбәк теле үземнеке түгел. Әтиең Иван, әниең Мәрүскә булмагач, хәзер инде рус телен бөтен киңлеге, тирәнлеге белән өйрәнеп булмас. Туган телем дә хәзер —арпа белән буталган бодай дәрәҗәсендә. Ләкин минем өчен бодай иде әле ул. Тукай әйтмешли, туп-туры Казанга китеп, педагогия институтында укый башладым Дөрес, телне җимерә-жимерә сөйләвемнән дә. диктантта йөзәр хата җибәрүемнән дә нык көләләрГ иде. Бер ел буе уртны чәйни-чәйни, гарьләнә-гарьләнә. утырган каздай сеңеп укырга туры килде
Икенче курста безгә туган телнең эчке мөмкинлекләрен, җаен, асылын чын мәгънәсендә аңлап морфология китабы язган зур галим, иҗтиһатлы, акыллы, мәдәниятле кеше Вәли ага Хангилдин лекция укыды. Сүз ясалышын тамырыннан башлап өйрәнәбез. Җае чыккан саен мин «кыргыз телендә шулай», «үзбәк телендә болай». «мадьяр телендә тегеләй» кебек сүзләр әйткәлим Вәли ага. бик мог ълүматлы галим булса да. башка төрки телләрне белми иде. Шуңадыр, бәлки, миңа «чат ябышты» ул. Аның җитәкчелегендә татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, уйгыр телләрен чагыштырып бер хезмәт яздым. Аспирантурада калып, аны кандидатлык диссертациясе дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш идем. Әмма язмыш җиле рөхсәт итмәде Очырып алып китте дә. Татарстанның Актаныш районында өч ел мәктәп директоры итеп эшләтте. Аннан — Уфа «Кызыл таң» 1960 елда Башкорт дәүләт университетыннан Хәсән Сәръян Казанга китеп баргач. мине шунда эшкә чакырдылар Аның урынына. Морфология һәм гагар әдәби теле тарихын укытырга.
Кардәш телләр бер чыганактан булган. Бер тамырдан үсеп чыккан кәүсә күп ботаклар җибәргән кебек, бер ыруг-кабилә теленнән күп мили телләр барлыкка килгән Шуңа күрә, бигрәк тә борынгы чор әдәби телен үткәндә, аны башкорт, үзбәк, кыргыз, казакъ һ б. төрки телләренә чагыштырып өйрәнергә кирәк була. Ә инде морфологиядә сүз ясалышын үткәндә бу ысул белән эш итү бигрәк тә кирәк.
Бервакыт шулай сыйфатларның ясалышы турында сөйлим «Яхшы» сүзе хәзерге татар әдәби телендә тамырлашып киткән. Телчеләрнең аңлатуынча, аның тамыры як Бу тамыр әле дә мәгънә аңлата: күңелемә якты (ошады), күңелгә ягышлы Димәк, якышлы-ягышлы-яхшы. Татар телендә ике сузык арасына туры килгән «к» авазы «г» авазына әйләнә (Ак идел Агыйдел, ака иде - ага иде һ. б.) Монда да шул ук хәл. «К» һәм «х» авазларының чиратлашуы хәзер дә бар: хатын, катын (Башкортстан татарлары телендә)
Сүзләрнең ясалышын тикшергәндә, аның иң кечкенә, башкача морфемаларга (кисәкләргә) бүленми торган кисәген табасы килә Ә бу якын кардәш телләрнең туганлыгын гына түгел, ерак кардәш телләрнең, хәтта кардәш булмаган телләрнең дә бер-берсенә мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Бер генә аваз-хәрефтән торган тамыр сүзләр әле дә бар биг и (та ты и), у (керне у). «Як», этимологик яктан тикшереп караганда, янә морфемага бүленмиме? Берәр телдә шуның я (йа. йә) формасы хәзер дә йөрмиме? Бервакыт, келт итеп, әлеге мадьяр кызының «jo», «jo» дип торуы искә төште Венгерча-русча сүзлекне актарам Әйе. «jo» «яхшы» дигәнне аңлата икән: jo кеп-уе (яхшы икмак). jo ismeros (яхшы таныш), jo ido (яхшы һава).
Хәзерге татар телендә я (йа. йә) кулланыламы? Кулланыла. «Килерсең, яме?» дип сораганга, «я» (йә) дип кенә җавап бирү бар «Яме» дә. «я» (йә) дә халык телендә яхшы төшенчәсен белдерү җәһәтеннән файдаланыла
Димәк, «яхшы» сүзенең иң борынгы тамырын мадьяр теленнән тапт ык
Ни өчен язам моны? Мәсьәлә шунда: Мөхәммәт Мәһдиевның «Европа безнең хакта » исемле мәкаләсе басылып чыккан иде («Казан утлары». 1990. Лг 2); автор анда венгр галимнәренең татар халык иҗаты энҗеләре, аның теле, гореф-
гадәте, мәдәнияте, әдәбияты белән кызыксынуы турында яза. Аның бик хаклы әйтүенчә, татар теле һәм анын мәдәнияте белән мадьярлар гына түгел. АКШ. Франция. Финляндия һ б ил галимнәре дә нык кызыксына Ә инде мадьярлар белән тарихи якынлык бер бишектә йоклаган игез балалар мисалында бит Моңа чал Урал шаһит
Бервакыт, моннан ун еллар элек, мадьяр галимнәре Башкортстаннын Илсш районында үзләренең борынгы туганнарын (мари, мордваларны) эзләп йорделәр һәм таптылар 1991 елда аларның ике галиме Башкорт дәүләт университетына килде Бик кызыклы очрашу булды Башкорт телендә дә. тататр телендә дә иркен сөйләшәләр Икесе дә фәнни доклад ясады. Шундый еракта яшәп тә. алар безнен халык гелен. рухын, аның эчке серен, жаен нык беләләр икән «һәм башкалар, һәм башкалар» диясе урыш а «әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр» дип әйткәч, көлеп кул чаптык хәтта.
Мәкаләсенең азагын Мөхәммәт Мәһдиев болай тәмамлый
« Мадьяр галимнәре безнең гыйльми, мәдәни үсешебез өчен нннди игелекле эшләр башкарып яталар икән! Аларның гыйлем дөньясында безнең татар халкының акылы, тстетик фикере, мәдәнияте шаулап яшәп ята икән
Безнен халкыбызга, тарихыбызга ихтирам саклап, безнен белән аралашырга колач жәеп әзер торган бу галимнәргә халкыбыз исеменнән рәхмәт! «Казан утлары» журналының укучылары да фикеремә бердәм кушылырлар дип өмет итәм».
Мадьяр кардәшләр турында язу өчен кулга каләм алырга Мөхәммәт Мәһди- евның шушы сүзләре мәжбүр итте мине. Рәхмәт аңаLVI
Хәзер әлеге «jo», я (йа. йә) мәсьәләсенә янә әйләнеп кайтыйк Ана «к» өстәлгән «як» (йак) формасы борышы төрки язмаларында да очрый: «яхшы» урынына «як», «ят» кулланыла
Ул «Кыйссаи Йосыф» та да бар (XIII йөз):
Яһүдә ойдс: «Бу вәгъдә рәва ирмәз*.
Карендәш кареидәшне һич үлтермаз.
Буны кылан, халикдан рәхмәт булмаз1.
Ятрак улдыр’ тәүбә кылын дүнен имдн
Ә менә «як», «яг» формалары мадьяр телендә дә бармы9 Бар икән шул: jog aban all (ул яхшылыкта. яки г » дөреслек юлында), jogos (дөреслек, яхшылык); jogosult (дөрес юнган яхшылык) jog г яхшы канунга нигез юнган) Чагыштырыйк татарча күңелемә нык яга. мадьярча jogos (дөрес кеше, яхшы кеше) "Яхшы» сүзе рәвеш функциясендә килгәндә «о» тамырына башка кушымча ялгана jol jartam (юлым яхшы булды).
Янә (я, йа-йә) тамырына әйләнеп кайтыйк Хакас телендә аның иң борынгы формасы да саклана че. килем- йә. килермен, бездәге яхшы да кулланыла чахсы. килем Мари телендәге сай (йа-йә. жан). монголдагы сайн (сайн хун-яхшы кеше), фин телендәге һу vin. звенктәге ай да шулар белән «тугандаш кебек
Борышы классик әсәрләребезнен гәүһәре булып исәпләнгән «кыйссаи Йосыф» га я (йа) ла (Я. Йосыф! Көләчен хуш. үзен гарлу-яхшы. Йосыф' көлүең матур, үзең әдәпле), як га кулланыла (ягрәк улдыр тәүбә кылып дүнен имдн) Яг рәк яхшырак дигән мәг ыгәдә «Кыйссаи Иосыф»та «яхшы» сүзе дә я (йа-йә), якларга мәгънәдәш буларак кулланыла «әүвәл улдыр: кадде яхшы Зариф үзле- бус яхшы, тирәк табигатьле».
Я(йа йә). як. яхшы сүзләре, хәзерге татар телендәге кебек, мадьяр телендә бик күп төшенчәләрне үз зченә ала jo ejt 1 яхшы ял ит. төнең яхшы үтсен, яхшы бәу-бәу ит мәгънәсендә). Мадьяр телендә ей, ый. ой тамырлары йокы белән бәйле «Кыйссаи Йосыфта»: «Золәйхә бер көн ягып оер (ojor) нде йоклый, ял итә иде»
Я (йа. йә) як. якшы (яхшы) сүзләренең мәгънәдәшләре (синонимнары) бик күп Мадьяр телендәге ач (ар) ныклы, яхшы бәйле булуны аңлата. Татар телендә ару (ару гына күренү), башкорт телендә арыу (арыуланыу яхшыру)
Мадьяр телендәге alap, alapzat сүзләре бөек якшылык төшенчәсе белән бәйле. Башкорт телендә алап зурлыкны аңлата, легендаларда, риваятьләрдә сөйләнелгән Алып батырны искә алу да җитә Йосыфның физик һәм рухи сыйфатын Кол Гали шул сүз белән гәг ьбир игә «алып йөрәкле һәм һәйбәт те»
LVI Рәва ирмәз дөрес гүг с. т
Ха тик д л н рә х ә г бу л м a т а алалан рәхмәт тапмас
’ Я т р ә к ул л ы р яхшырак булыр
Мадьяр телендә zamat шулай ук йо төшенчәсе белән бәйле. Әмма ул тәм, зәм-зәмгә дә тартым: zamatos (тәмле). Ул гына түгел, мәгънәле, акыллы, килешле, «тәмле» кеше дигәнне дә аңлата. Борынгы әсәрләрдә mazo Iмәзә. маза) шул мәгьнәдәрәк кулланыла: «сән яхшылык кыйл, яхшылыкта бар мәза» (Мөхәммәдьяр XVI йөз) Татар телендә: эшнең мәзәсе юк. Төрекмәндә: мазалы сес (.чхшы тавыш). Яхшы (якшы) үзе дә кулланыла, говы, онат (уңки ат. уңай исем, узган кеше) дигәннәре дә бар.
Чуваш телендә яхшының лайах, аван, ырран, селем, хукет кебек мәгънәдәшләре бар Лайакның татар телендәге лаек белән бәйләнешен сизү кыен түгел. Яки яхши. обдан, хоп, макул, бопту, мәйли (уйгыр), жаксы, макул, дурыс. жарайды (казакъ); эк, эки (Тува), жаксы, тәүир (каракалпак), аруьев, ярасык (нугай), якшы, һәйбәт (башкорт), iyi, guzet (төрек) Эк һәм эки (тува)нең мадъяр, татар телләрендәге йа, йә, як тамырлары белән бәйле булуы бик мөмкин.
Хәзерге татар әдәби телендә тамырлашып киткән сүзләр бик күп Ул һәр мөстәкыйль сүз төркемнәрендә генә түгел, ярдәмлекләрдә дә очрый: кузгалак, беләзек, йомран (исемнәр); яшел, кызыл, зәңгәр (сыйфатлар), егерме, утыз, кырык (саннар); мин, син, без (алмашлыклар); былтыр, югары, түбән (рәвешләр); кебек, шикелле, сыман (бәйлекләр) — барысы да ясалмалар. Этимологик анализ ясап карасаң, аларның тамыр һәм кушымчалары булу ачыклана. Ул төрле фонетик кануннарга да бәйле Татар телендә, мәсәлән, ике сузык арасына туры килгән к авазы г авазына әйләнә: кузы колагы (кузыколак) кузгалак. Ләкин ул төрле телдә төрлечә: башкортча — кузгалак; татарча — кузгалак; кыргызча — козу кулак; уйгырча — коза кулак; төрекчә—кигикикмБ; азербайжанча—гузугу- лагы; үзбәкчә —кузикулок Яки татарча — кырык, якутча — төрт уон; татарча — алтмыш; якутча алты ун; татарча — беләк йөзеге, уйгырча — беләк-йөзек; татарча— менә шушы; уйгырча — мошу һ. б.
Хәзерге татар әдәби телендәге күп кенә сүзләрнең ясалма икәнлекләре сизелеп тора. Билгеле, ул бу өлкәдә ихлас, мөкиббән шөгыльләнеп, тел диңгезендә бер аркылы, бер буй йөзгән, аның төбеннән тел энҗеләрен армый-талмый кызыксынып эзләүче тел галиме өчен генә шулай тоеладыр, бәлки Әмма моны ачыклау аңа да бик җиңел бирелми. Аның өчен, югарыда әйтелгәнчә, күп телләрне белергә кирәк Бездәге алама дигән сүзнең ясалма икәнлеге аңлашылып тора. Тамыры ал. Мадъяр телендә ал начар төшенчә белән бәйле. Ул алдакчы, алдау, алама дигән мәгънәләрне аңлата. Мадъяр телендә, грамматик күрсәткечләр (кушымчалар) белән катлауланган саен, ал ның мәгънәсе дә үзгәрә бара: йокы яраткан, йомшак, булдыксыз кешене алар alamuzi диләр, aludni < йоклаганын да тамыры алдыр, бәлки; alm, atom (салам җәелгән алама урын)нарның да тамыры ал булырга мөмкин Мадьярларның белән бәйлеген Башкортстан татарларыча белә, кыргызларча белет дип әйтүләрендә дә тирән сер бар кебек
Урыс теле аша кабул ителгән нисби сыйфатларны үзләштерүдә бик күп төрле фикер каршылыклары булды. Егерменче йөз башында, аннан соң да аларны үзгәртми дә алдылар: революционный көрәш, социалистический төзелеш, актуальный мәсьәлә. Ә инде татар һәм башкорт телләренең эчке кануны аларны кыскартып алуга һич тә каршы килмәде: революцион көрәш, социаль хәле, актуаль мәсьәлә. Ә инде мадъяр теле аларны тагын да кыскартыбрак җибәрде урысча — партийный, татарча партияле, мадьярча парт. Якутлар кыскарту белән «мавыкмады»: октябрьская социалистическая революция - октябрьской социалистической революции, актуальный — актуальная Янә чагыштыра лар: татарча— арпа ярмасы, мадьярча — арпа дара; урысча — ячменная крупа һ. б.
Соңгы вакытта урыс теленә төрки телләрдән кергән сүзләрне өйрәнүгә зур игътибар ителә башлады. Дөрес, аларның күбесе һаман әле бәхәсле булып кала килә: урыс теленә төрки телләрдән альттанмы, әллә киресенчәме? Мадъяр теле кайбер очракта бу мәсьәләне чишүгә дә ярдәм итә. Урыс телендә стол сүзенең төрки телләрдән алынуы бәхәссез. Татар телендә өстәлнең тамыры — өс Мадъяр телендә—as, яки: asztal.
Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Әлбәттә, күп кенә тамырлар фонетик үзгәрешкә дучар булган. Бу —табигый хәл. Шулай да кайберләре үзгәрешкә бирешмәгән (alma алма, balta — балта, арпа арпа, арок — арык һ. б.) Мадъяр телендә андый сүзләр дә күп кенә. Алма, балта, арык — тарихи яктан караганда ясалма сүзләр, һәрберсенең тамыры һәм кушымчасы бар Димәк, мадъяр һәм татар теле (башка төрки телләр дә) бер-берсенә якын мөнәсәбәттә булган. Ерак тарихта ук тамырлашып киткән күп кенә уртак сүзләр аларның гасырлар төпкелендәге ата-бабалары дөньясына зур кадер-хөрмәт белән сәяхәт итәргә кызыксындыра.
Венгр, мадъяр сүзләренең ясалышы да шактый кызыклы. Әмма аларны тикшерү бу хезмәтнең төп вазифасы түгел Мәкаләнең язылу сәбәбе әйтелгән иде инде.
Ә «Казан утлары» журналын укучылар рухына ярашамы бу мәкалә? Автор бу хакта да уйланмады түгел. Егерменче йоз башында I . Ибраһнмов, Г. Сәгъди. Ж. Вәли ди һ. б. әдипләр телебезнен эчке хосуснягын, асыл сыйфатын, байлыгын ачу җәһәтеннән күп кенә хезмәт яздылар. Алардан сон Г. Бәшнров. Ә. Еники. Ф. Хосни кебек каләм осталарынын сүз сәнгаге зурында нәшер иткән хезмәтләре күпме укучының күнел даирәсенә нур өстәде. Сошы вакытта телебезнен асылы, көч- көдрәте, җир йөзендә тоткан шөһрәте, үткән ерак тарихы белән залим, язучы, журналист, укытучы зына түгел, киң җәмәгатьчелек җитди, мөкиббән уйлана башлады. Бу мәкаләнең язылуы шул уй дулкынының бер сирпелүедер, бәлки. Янә икенче төрле әйтсәк, тел диңгезе дулкыннарыннан фәкать бер тамчы алып күрсәтү генә бу. Сүз энҗеләребез чал тарих төпкелендәге кара пәрдәгә төренеп яза икән ләбаса. Ул пәрдәләрне ачу, ерт кадап ыргыту, ата-бабалар күмеп калдырган энҗеләрне габып, аларны хәзерге укучыга бүләк итү, минемчә, гаҗәп мөкатдәс эш һәм кирәкле шәйдер. Монын өчен, бәлки, күп галимнәребез, зыялыларыбыз җиң сызганыр.
Янә шуны әйтик: бер үк тамыр һәм ясалма сүз кайбер очракта мадьяр әдәби телендә бер төшенчә, ә инде халык телендә икенче мәгънә белдерә. Халык телендәгесе — тагын да борынгырак. Бу үзе генә дә бик борынгы сүз энҗеләрен эзләргә кирәклекне искәрг ә. Әлбәттә, янә кабатлыйк, монын өчен кардәш һәм кардәш булмаган күп телләрне белү мотлак. Иншалла. булыр шундый галимнәребез! Хәзер милләтне төрле яклан көзге игеп ялтырату максаты куела. Бер яклап кына аксак та, җир йөзендә ялтыраячак көзгенең бер як чите китек булачак.