Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ ОТКРЫТКАЛАРДА —КАЗАН


Хәтер — тарих ул. Хәтер булмаса— тарих юк. Тарих булмаса— халык юк.
Фрзнсис Бэкон.
зганыбызны чагылдыручы рәсемле открыткаларны һәр өйдә диярлек очратырга була. Мондый открыткаларны жыю белән мавыгучыларны филока- ртислар дип атыйлар
«Филокартия» атамасы грекчадан «яратам» һәм латинчадан «карта» яки «бит» сүзләреннән килеп чыккан
Открыткалар жыю файдалы шөгыль. Бу мавыгу кешенең дөньяга карашын киңәйт.), культура дәрәжәсен үстерә Гадәттә открыткалар альбомга яки аерым битләрг ә теркәлә, ә инде аларнын саны меңнән артып киткән очракларда аерым тартмаларда саклана.
Коллекция җыючының тулы эшчәнлеге өч өлештән тора, беренчедән материал туплау: икенчедән аны системага салу, эшкәртү һәм саклау, өченчесе (иң мөһиме) коллекциянең жәмгыятькә хезмәт итүе, кешеләргә файда китерүе Шәхси бер коллекциянең дәүләт ипчәнлегендә зур роль уйнавын күрсәтүче дәлилләр дә бар: Бөек Ваган сугышы чорында дошман басып алган шәһәрләрнең. фашистлар карамагында булган урыннарның күренешен сурәтләүче открыт калар кирәк була. Ә мондый бай материал исә танылган филокартист М Татринның открыткалар коллекциясеннән алына. Анын коллекциясендә миллионга якын открытка булган Бу открыткалар жентекләп өйрәнелә Хәрби бурычны үтәүче очучылар карталарда да күрсәтелмәгән аеруча жаваплы ориентирлар белән танышалар, партизаннар аларны үзләренең планнарына кертәләр, командование булачак сугышлар өчен уңайлы урыннарны билгеләп куя Кайбер илләрдә шәһәр күренешләрен сурәтләүче открыткалар номерлар куеп чыгарыла Әгәр бу открыткаларны тәртип саны буенча тезеп карасаң, шәһәрнең кечкенә генә панорамасы килеп чыга
М Тагрин коллекциясенең файдасы зур булган Сугыштан соң Совет Армиясе командованиссе аны күпсанлы трофейлы открыткалар белән бүләкли СССР фәннәр академиясе президиумы аның коллекциясен «Безнең чор культура тормышының энциклопедиясе» дип билгеләп уза.
Хәзерге вакытта, үзе үлгәннән сон. коллекционерның теләге буенча, аның әлеге хәзинәсе дәүләт милке булып санала Бу коллекция нигезендә почта открыткалары музее төзелә Анын өчен махсус бина да билгеләнә.
Мәскәүле М. С Забоченный йөз меңнән артык открыткадан гыйбарәт коллекциясе дә жәмгыятькә зур файда кигер.) Аның открыткалары Шевченконын ике томлык сүзлегенә кертелгән. Киевтәге Л. Украинка музее да коллекционерга чит илләрдә шагыйрә дәваланган шәһәрләрне күрсәтүдәге ярдәме өчен М. С Забочс- нга рәхмәт белдер.)
Безнең көннәрдә күп кенә тарихчылар, киночылар, архитекторлар, музей хезмәткәрләре һәм башка сәнгать белгечләре хезмәтләрендә файда тану өчен борынгы открыткаларны эзлиләр. Әйтик. Ялта һәм Таганрогның А П Чехов чорындагы яки И Е Репин яшәгән «Куок-кала» станциясендәге агач вокзалның элеккеге күренешен бары тик шул заманда чыгарылган открыткалар гына гәүдәләндерә ала.
Тагын бер мисал Петербург шәһәрендә трамвай беренче тапкыр 1895 елда Нева елгасы аша җибәрелә. Кышын бозга рельслар сузылган һәм трамвайлар ике яр арасында йөргән Ул вакыт зар инде күптән арпа калды, ә «Нева трамвае» күренеше исә открыткаларда әлегәчо саклана
Шундый бер хәл булган, открытка хәпа җинаять эшен ачарга да ярдәм иткән Бер ханым бриллиант муенсасын ламбардка куйган була Ләкин анда муенсаны үз бәясеннән г ү бәнрәккә бәялиләр. • муенса хуҗасын исә. залогны азрак түләргә була, дип гынычландыралар һәм муенсаны, тиешле бәясе түләнеп беткәч кире кайтарып бирәбез, дип ышандыралар Әмма бо ларның берсе дә үтәлми Муенса юкка чыга, аны алырга дип килгән иясенә тиешле акчаны квитанциядәге бәя белән генә тү шләр Ә муенсаны кайтарып алу. яисә анын бәясен исбат тау өчен дә ти г кирәк Шу г чакта открытка ярдәмгә килә Әлеге муенса элек танылган бер
У
актрисаныкы булган. Актрисаның муенсаны киеп төшкән портреты сурәтләнгән открытка сакланган булып чыга һәм ул җинаятьчеләрне тизрәк табар| а ярдәм итә Җинаятьчеләр тиешле җәзаларын алалар.
Рәсемле открыткалар кайда һәм кайчан барлыкка килгән9 Беренче карашка гади булып тоелган әлеге сорауга хәзергә кадәр төгәл җавап юк. Борынгы Мисырның Бәнигассандагы (Б. э. к. 4000 ел) фрескаларның берсендә кулына сурәтле һәм язулы ачык бит тоткан атчабар тасвирланганы мәгълүм. Кайбер коллекционерлар шушы битне открытканың беренче үрнәге дип саный. Аралашуга мохтаҗлык адәм баласына борынгыдан ук хас Аурупа. Азия. Тэньяк Американың кыяларында һәм мәгарә диварларында аучыларның сурәте, ауга чыгу күренешләре, кешеләр һәм хайваннар сурәтләре сакланган Бу рәсемнәр (петроглифлар) ерак бабаларыбызның тормышын һәм көн-күрешен чагылдыралар. Беренче Вавилон нәселе чорыннан ук килгән ике ха г. мәсәлән. Лувр музеенда саклана Аларнын берсе Җамал — Мардук тан Бибияю. икенчесе Навир- тумнан Хусутиягә атап язылган Болар чөй рәвешендә! е язма кулланып, балчык тактачык өстенә төшерелгән. Шундый ук тактачыкларны инглиз Ляйярд Ассиркя патшасы сараенда да тапкан. Үзара язышу серен саклау өчен, ул тактачыкны бапчык белән сылаганнар һәм аның өстенә адрес язылган. Балчык тактачык яндырылган һәм «конверт» язманы ныклап каплаган. «Хат»ны ачарга кирәк булса, тактачыкны кабат яндырганнар Бу вакытта барлыкка килүче су парлары ярдәмендә конверт язмадан бик җиңел аерылып төшә Шуңа күрә. Мисырдагы «ачык бит» рәсемле открытканы хәтерләтсә. Ассирия һәм Вавилон- ның конверт сыман әйбер эченә салынган балчык тактачыкларны рәсемле һәм галәти почта открыткаларының ин беренче үрнәкләре дип санарга мөмкин.
Хат ташучы.
1717 елда Ьеренче Петр Петербургта почтамт оештыра Әмма хатлар. нигездә. очраклы кешеләргә биреп җибәрелгән. 1772 елда элегрәк ачылган ямчылык идарәсе бетерелә һәм өч елдан сон. почта кәнсәсе булган җирләр дә. ямчы почталары да ябыла. 1833 елга каләр бары тик байлар гына асраулары. хезмәтчеләре аша хат. чакырулар җибәрә алганнар 1833 елда Петербургта шәһәр почтасы барлыкка килгәч, аннан гади кешеләр дә файдалана башлаганнар Мәскәүдө шәһәр почтасы 1845 елда оештырыла. 1850 елдан башлап Варшавада. Казанда һәм i ат ын башка шәһәрләрдә дә почталар ачылган
Почта открыткалары беренче тапкыр дөньяда 1869 елда барлыкка килә Аларны 83x123 мм үлчәмле калын саргылт кәгазь бите рәвешендә Австрия почта идарәсе чьпара Бишен кырыйларына әлләни катлаулы булмаган кыса ясалган, кыса эчендә, өске өлешкә алман яки маҗар телендә «хат язу өчен карточка» дип язылган Ә аннан бераз ун яктарак. ике крейцер бәясендәге лимон төсле почта маркасы ябыштырылган Аскы өлешкә ясалган сызыклар өстенә адрес язарга мөмкин булган
Шулай да. почта открыткасын уйлап табучы булып Пруссиянең оберпочтмей- стеры һенрих Штефан санала Ул 1865 елнын 30 ноябрендә Карлсруэ (Алмания) шәһәрендә узган «почта биге» рәвешендә ачык хәбәрләшү кертергә тәкъдим итә Ләкин аны җибәрү кыйммәт булу сәбәпле, бу тәкъдим кире каг ыла
Австриянең беренче открыткалары рәсемсез була. Бодай дип сөйлиләр «Фра- нпия-Пруссия сугышы вакытында Бретаньнен Конли дигән бер җирендә 1870 елда, көз көне Франциянең күпсанлы гаскәре җыела Булган барлык почта кәгазе бетә, бер конверт га калмый. Галәмәт зур буталчыклык килеп чыга: гадәти конвертлар урынына почтага теләсә нинди кәгазь ертыкларына язылган хатлар керә башлый Моннан гаять иплекле җирле сәүдәгәр Леон Бсснардо оста фай
далана Ул үзендә булган бристоль картонын 66x98 миллиметр үлчәмле карточкаларга кискәли һәм аларны сата башлый Шунда ул кайбер солдатларның карточкаларга язын кына түгел, рәсемнәр дә ясап җибәрүләрен күрә Лсон Беснардо әлеге карточкаларга ватандар эчтәлектәге гади ген.» рәсемнәр ю басты ра Менә болар инде гоньяда иң беренче рәсемле открыткалар Хллршу гкадәр табыш кигер-' гор ки. чая сәүдәгәр хәрби кирәк ярак һәм корал тар сурәт гәнгән тагын бер р««семле открытка партиясен сатуга чыгара
Әмма алмашыр беренче рәсемле открытка Алманиядә чыккан тип саный лар Түбән Саксониянең О ть генбурт шәһәрендә яшәүче сәүдәгәр А Шварц 1870 спа car vi а ар nr i терпя со г газы рәсеме төшерелгән открыткалар чыгара Бера г вакыт үткәч', ү зе нәшер игә торган «халык хәбәрчесе» журналыннан берничә рәсем алып Открыткалар эш ш һәм аларны ике серия бастыра
Открытка сату бик табышлы эш булганлыктан, башка сәүдәгәрләр дә рәсемле почта открыткалары чыгаруга керешә, шулай итеп, алар тиз арада бөтен дөньяга тарала
1874 елда егерме ике ил вәкилләре Швецариянең Берн шәһәренә Бөтендөнья почта корылтаена җыела. Аның төп нәтиҗәсе- Бөтендөнья почта берлеге оештырылу Шунда ук транзит почта җибәрү өчен бертөрле почта бәяләре раслана һәм халыкара почта элемтәсен үстерүгә юнәлдерелгән башка килешүләргә кул куела Бу корылтайда хат-открытканың халыкара үлчәме гамәлгә кертелә, ул 90x140 миллиметр зурлыкта була. 1925 елда исә 105x150 миллиметр игеп үзгәртелә.
Русиядә почта карточкалары рәвешендәге ачык хатлар 1871 елда гамәлгә кертелә Баштарак аларны бернинди бизәксез гади бланклар рәвешендә чыгаралар Тора-бара рәсемле открыткалар да барлыкка килә башлый.
Шартлыча беренче урыс рәсемле открыткасы 1895 елда чыгарылган дип санала. Ул Мәскәү шәһәренә багышланган һәм анын өске ягына өч рәсем (А С Пушкин һәйкәле, Сухарев манарасы һәм инглиз чиркәве) файдаланылган. Открытка чәчәкләр белән бизәп эшләнгән.
Ике елдан сон изге Евгениянең Кызыл Хач оешмасы рәсемле дүрт открытка бастырып чыгара. Бу оешма 20 ел эчендә 30 миллион данә открытка, шул исәптән. Русиянең 200 reoi рафик урынын сурәтләгән 3 мең открытка бастырып чыгара
Рәсемле открыткалар чыгару эше күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән. Казанда да җайга салына Кызганыч ки. аларның чыгарылу көннәре күрсәтелмәгән һәм беренче чыгарыл! ан открыткаларның басылу вакытларын почта аша җибәрелгәндә сугылган мөһер аркылы гына белергә була.
Беренче рәсемле открыткалар ак һәм кара төсләрдән генә торган. Соңрак төсле, хромолитографик ысул белән чыга башлый. Мондый ысул белән эшләгәндә оста форманы таштан ясаган. Оригиналда ничә төс катнашса, ташлар да шулкадәр эшләнгән Бу ысул тулысынча камилләшеп житмәгәнлектән. кайчак төсләр туры килеп бетми, яисә калып шуып китү очраклары була.
XIX гасырның 90 елларында фототипия ысулы белән бастыру үсеш ала: башта акка-кара. соңрак — төсле. Чөнки фототипия ысулы белән басканда рәсемнәр башка ысулларга караганда сыйфатлырак һәм төгәлрәк төшерелә. Ләкин бу ысул белән рәсемнәр акрын һәм аз санда басыла Бер калып белән меңгә якын гына открытка нәшер ителә Шундый тираждан соң аны яңасы белән алыштырырга туры килә Моннан тыш. фототипия өчен югары сыйфатлы кәгазь һәм буяу сорала.
Шуңа да карамастан, фототипия күп еллар дәвамында рәсемле открыткалар бастыруның төп ысулы булып хезмәт итә. Гадәттә бер кә!азь табагында берничә төрле күренештәге открыткалар басыла һәм соңыннан алар стандарт открыткалар үлчәмендә киселәләр.
Казан күренешен сурәтлеген открыткалар хромолитография һәм фототипия ысуллары белән басылган. Фототипия ысулы аеруча кип тарала Открыткалар* ның күпчелек өлеше Казан нәширләре заказы буенча Мәскәүдә һәм Стокһольмдә басыла
Мәскәү фирмаларында басмаларның сыйфаты начар түгел рәсемнәр төгәл, буяуларның тосе ачык. Стокһольмдә рәсемнәр төгәл килеп чыкса да. төсләр үзгәртеп бирел.»
Бу фирмалардан гыш төрле шәһәрләрнең күренешләрен сурәтләүче открыткалар нәшер итүдә Казан һәм башка калаларның осталары, аерым сәүдәтәрләр, китап сатучылар да шөгыльләнгән
Казанда открыткалар нәшер игүчеләрдән аеруча В И Бреев. В М Ключников. Опарин, соңрак Опарина. Ю Г Ивановалар зур эш күрсәтә Н О
К,ч нт A J к Aj /xwax
Прокофьев открыткалары аеруча киң тарала «Баронин. Фетисов һәм К“» ширкәте дә күпсанлы открытка серияләре чыгара (аратов шәһәрендә китап сату белән шәт ы.ть тәңүчс М В Клюкин шулай >к Казан күренешләрен т әүдәләндер- гөн берничә открытка бастырып тарата Казан күренешләрен чагы тлырпш открыткаларны В I I Санников. Харитоновлар да чыгарган
Чит шәһәрләрдәге нәширләрдән Түбән Новгородтан М II Дмитриевны атап узарта кир.к Ул Идел киңлекләренең, аның кушылдыкларының матурлыгын
тасвирлаучы. Идел буенда яшәүче халыкларның авыр хезмәтен чагылдыручы меңгә якын открытка бастырып чыгарган. Алар арасында Казан шәһәре һәм анын тирә-ягының матур табигатен гәүдәләндергән открыткалар да бар
Самара нәшире А П Васильевның открыткалары арасында да Казан күренешләрен чагылдырганнарны күрергә мөмкин.
Революция алдыннан открыткалар чыгаручы иң зур нәшриятләрдән «А. С. Суворин һәм К° контрагентлыгы» санала. Суворин «Новое время» («Яна вакыт») гәзите хуҗасы була. Ул танышлык аша Русиянен барлык станция һәм пристаньнарында бары үзе генә гәзит һәм китаплар сату хокукы ала. Аңа «Матбугат контрагентлыгының» элеккеге арендачысыннан открыткалар эше дә күчә Суворинның «контрагентлыгы» Русиянен барлык шәһәрләренең диярлек (шулар арасында кечкенә генә тимер юл станцияләрен дә санап) күренешләрен чагылдырган открыткалар бастырып чыгара. Шул исәптән, берничә дистә открытка Казанга багышлана. Казан күренешле открыткалар Санкт-Петербургта «Р Голике һәм А Вильберг» һәм Дресслер. Мәскәүдә Отто Ренар һәм К Фишер. Парижда Лапин ширкәтләре тарафыннан да чыгарыла.
Открыткалар нәшер итүдә урындагы һәм чит шәһәрләрдәге нәширләр Казанның күп кенә танылган фотографларының фоторәсемнәреннән файдаланганнар Алар арасында М Якобсон. Фельзер, Локке. В Г. Федоров. М А Засыпкина. С. И Иванов һәм башкаларның (кайбер открыткаларда авторлар күрсәтелмәгән) фоторәсемнәре бар.
Открыткаларда Казан күренешләрен чагылдырган меңнән артык сюжет билгеле. Алар — төрле урамнарның, аерым биналарның рәсеме, шәһәр тирә-ягы күренешләре. Идел һәм Кама буе пейзажлары. Открыткаларның күпчелек өлеше шәһәрнең үзәк өлешен—хәзерге Ленин. Бауман. Маркс урамнарының. Ирек. Беренче Май исемендәге мәйданнарның элекке күренешләрен күз алдына бастыра.
И<)с I иусп<)игы татар авы./ы
Открыткаларда шәһәр тормышының кызыклы сәхифәләрен чамаларга мөмкин. Шулай ук алар инде юкка чыккан. Александр II һәм Державин һәйкәлләрен. Воскресенский һәм башка чиркәүләрнең күренешләрен сурәтли.
Күп кенә открыткалар Казан император университеты турында сөйли. Идел. Кама. Болак елгалары һәм Кабан күлен сурәтләгән кызыклы открытка серияләре дә бар. Нәрсәләр генә күрмисең ул открыткаларда! Пристаньнар, су коену урыннары, яр буйлары, йөк төяүчеләр, бурлаклар тормышын сурәтләгән рәсемнәр Нәкъ менә шул иске открыткаларда элекке пароходларны, салларны тамаша кылырга мөмкин
Шәһәрдәге тарихи истәлекле урыннардан бигрәк тә тимер юл вокзалы һәм шәһәр театры фотолары еш очрый. Открыткаларда шәһәрнең кайбер урамнары берничә төрле күренештә сурәтләнә. Открыткалар арасында бүгенге көнгә кадәр сакланмаган яки танымаслык булып үзгәргән кайбер биналарның үзенчәлекле рәсемнәре сурәтләнгән' Кышкы ат чабышларын. Казан өстеннән очкан беренче аэроплан рәсемнәрен бары тик открыткаларда гына күрергә була. Документаль рәвештә төшерелгән барлык рәсемнәр дә шәһәр тарихы һәм архитектурасы белән танышыр өчен бай чыганак.
Вакыт аяусыз! Күп тираж белән басылган кайбер открыткалар бер генә данә (коллекция җыючыларның альбомнарында гына) сакланып калган Открытка ул узган заманның кечкенә генә бер истәлеге, мөһим документы
«Коллекционерлар —ин бәхетле кешеләр».—дип Гете дөрес әйткән Чөнки кичә нәрсә булганын белми торып, алдагы конне нәрсә көткәнен чамалау кыен Тарих ул халык хәтере «Хәтереңне югалтсаң—акылыңны югалтырсың», - ди халык.
Кааапь.
Выепвочиыо икра» ■ тгатр».
Кургалы чирк /ы. м театр
Коллекцияләү очен открытканың үз уңайлыклары бар. аларның күләме кечкенә. үлчәмнәре бер. саннары берничә меңнән артып китсә дә. саклавы җайлы. Открыткалар күп төрле сюжетларны гәүдәләндергәнлектән, һәркем үзе яраткан темата коллекция туплый ала. Ләкин барлык гөр открыткаларны дәүләт китапханәләре һәм саклау урыннары гына җыя ала
Туган якны өйрәнүче коллекционер буларак, минем егерме ел мавыккан өч яраткан темам бар: Идел һәм Кама буйлары. Әстерхан һәм Казан төбәкләре Бүгенге кондә мин шул төбәкләрнең революциягә кадәрге үткәнен сурәтләгән бай открыткалар хәзинәсе хужасы Бу хәзинәне жыю. өйрәнү минем өчен ял итү чарасы булудан тыш, тарих, география һәм башка тармаклар буенча зур мәгълүмат алу чыганагы да. Кызыксынучылар белән мин бу мәгълүматларымны уртаклашырга һәрвакыт әзер. Коллекциям өч бүлектән тора: «табигать һәм типлар», «тарих», «фән һәм мәдәният». Беренче бүлеккә документаль һәм репродукцияле открыткалар керә. Алар шул өлкәнең табигатен, аерым урыннары күренешен, шәһәр һәм авыл халкы яшәешен, гадәт-йолаларын, көнкүрешен һ б. чагылдыра.
«Шәһәр күренешләре «дигән бүлек шәһәрнең, аның төрле урам-мәйданнарын. йортларының үзгәрешен, үсешен күз алдына китерә.
Өлкәләргә багышланган коллекцияләр дә шул ук система буенча төзелгән Алар аерым төбәкләрнең табигатенә, икътисадына, тарихына һәм мәдәниятенә багышла нг а ннар.
Төрле оешмаларда, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, клубларда, кино-театрлар- да күргәзмәләр оештыру коллекция җыючының иҗади активлыгын күрсәтә. Шул рәвешле коллекцияләр белән күпләр таныша ала. Бу филокартияне пропагандалауның да жайлы ысулы. Ләкин мондый күргәзмәләрне оешIыруда тиешле оешмалар атлыгып тормый Егерме ел эчендә минем коллекцияләрем бары тик Бауман урамындагы китап кибетендә, «Татарстан» кинотеатры фойесында һәм элемтәчеләр клубында гына оештырылды. Мондый күргәзмәләр халык тарафыннан җылы кабул ителә Ләкин аларны оештыру жиңел түгел: уңайлы биналар, кирәкле стендлар, әйбәт саклау мөмкинлеге һ б юк. һич югы борыңгы Казан күренешләрен сурәтләгән стена календаре бастырып чыгару да беркемнең башына килми
Открыткалар коллекцияләү — җәмәгать эшенең бер төре. Безнең көннәрдә үзең өчен генә коллекция жыю, үз эчеңә бикләнү ярамый. Коллекционерга һәрвакыт башкалар белән аралашу, кешеләр белән һәм кешеләр файдасына эшләү хас Соңгы еллар эчендә күп кенә нәшриятлар тарафыннан борынгы Петербург. Мәскәү, Түбән Новгород. Минск, Саратов һәм башка шәһәрләрнең күренешләрен сурәтләгән альбом-китаплар дөнья күрде. Без, татарлар гына, бу эштә артта калабыз, әле һаман үткәнгә игътибарыбыз житеп бетми
һәрбер коллекционерның хезмәте тынгысыз эзләнүләр, тикшеренү эшләреннән гыйбарәт, ул укучыларга, эшче яшьләргә, студентларга, хезмәт ияләренә әхлак һәм матурлык тәрбиясе бирүдә зур урын тота. Менә шуның өчен дә минем «Казан турында хикәят» дигән темага багышланган лекциямне озак еллар инде яратып тыңлыйлар.
Бәхетемә, безнең Казанда да шушы файдалы һәм кызыклы эш белән мавыгучылар саны арта бара Алар арасында инде танылып өлгергән А. Григорьев, П Норден, Г. Фролов, И Камал һ. б. филокартистларның исемнәрен күрергә мөмкин.
Минем уйлавымча, аларның һәркайсы үзенең шушы өлкәдә туплаган бай тәҗрибәсе хакында кызыклы итеп сөйли, открыткаларын күрсәтә ала