Логотип Казан Утлары
Бәян

ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР


Ел саен кышын мин «Крутушкя» дип аталган санаторийда ял итәм. Ияләшеш an. Каеннарына хәтле куне.п ә якын.
Татын бер яты кадерле — айда ү тебе тиен ат ай-энелар ял итә. Алардай мин күп нәрсә ишегем. Мәзәк хәлләрне дә. 1ыйбрәтле хәлләрне дә сейлиләр мина атай-тиеләр. Мина алар, Тукай әйтмешли, язарыма а тык бирәләр.
Мәчет
анаторийның өченче корпусы төбендә бер төркем татар картлары гәп куерталар. Сүзләре тәмле Донья турында Киләсе жәй турында Сәясәткә күчтеләр Горбачевка да эләкте. Ельцинга да өлеш чыкты Әмма тәнкыйтьләре усал түгел Сүгенмиләр Күбрәк уйланалар (Малай чак искә төште. Безнең авылның ирләре шулай кичләрен бүрәнә өстендә дөнья турында ирләрчә сөйләшә иде)
Дингә күчтеләр Авылларда мәчетләр салына башлавын хупладылар. Азынып-тузынып беткәнче иманыбыз!а кайтсак ярар иде диештеләр Мәчетләрне бетерүчеләргә дә бик эләкте. Кемдер урысны 1аспләмәкчс иде дә. урыснын үз чиркәвен дә япт ылар бит дигәч, агай, шулай инде анысы, диде. Тикшерә торгач, мәчет яптыручылар власть башында утыручы түрәләр дигән уртак фикергә килделәр Шунда бер абзый
Үзебез дә гаепле инде, дип куйды да сүзен дәвам итте. үзебездә дә гаеп бар Куркаклар без чөнки Моннан бер ун еллар элек без. биш-алты кеше җыелып, район башлыг ы янына бардык Мәчет салырга иде бит дип әйтергә исәбебез Язу да язып бардык Кереп утырдык монын кабинеты янындагы бүлмәгә тезелешеп. Сикритар кызый кереп китте начальнигы янына «Берәм-берәм генә керегез», диде Киңәштек гә. арадан иң өлкәнебезне кертеп җибәрдек Шактый озак утырып чыкты бу Чыгуына торып бастык га. «Йә. ничек’» дип сорадык Кул гына селтәде дә бу бер сүз әйтмичә чыгып китте Ул арада икенчебезне чакырып алдылар Анысы озак тормады Ул да бер сүз әйт мичә кайтып китте
Чират миңа җит гс Кердем Айрадрум хәтле кабинетның аргы башында утыра рәис. Янына барын җиткәнче тез буыннары калтырап, аяк тотмый башлады Көчкә барып җиттем. «Рәхим итегез, абый, утырыгыз», ди бу татарчалап «Рәхмәт», дидем дә утырдым Рәис миңа төбәлеп карап тора башлады Бер сүз дәшми тик карап тора Мин нишләргә белмим Соңыннан аңлатып бирделәр Ул гел шулай эшли икән Аның сере дә бар икән Шулай карап торып ул йомыш белән килүчеләрнең өнен ала икән Йомыш белән килгән кеше йомышын да рәтле-жүнле әйтә алмыйча ык-мык игә дә тизрәк чыгып качарга чамалый икән Мин дә шулай гаепле кеше шикелле шактый озак утырдым. Юк. сез көлмәгез. Шүтке түгел ул. Сталин да шулай эшли торган булган.
Карап торды да рәис: «Йә, абый, ни йомыш?» дип сорады. Белә бит инде, эттән туган нәрсә, нинди йомыш белән килгәнне «Мәчет кирәк иде», дип көчкә телемне әйләндереп әйтә алдым. «Мәчетме?—дип сорады бу кабат,— нәрсәгә кирәк инде ул мәчет?»
«Нәрсәгә дип, менә картаелды, бүтәннәр дә сорый, киңәштек-табыштык та, мин әйтәм, рөхсәт булса...»
Рәис тагын текәлеп карап тора башлады. Мин бу юлы шыр жибәрдем Торып йөгереп чыгып китәсе килә, селкенеп тә булмый Ярый әле елмаеп куйды бу. «Була ул, абый, мәчет, ди. була ул. Кирәк икән салыгыз. Рәхәтләнеп укыгыз догаларыгызны» Эчкә җылы керде. Бүтәннәр кабинетка кереп мәчетсез чыктылар, мин кердем дә мәчет алып чыгам, дип уйлап куйдым эчемнән «Мин сез язганнарны да укыдым, сезгә кадәр кергәннәр белән дә сөйләштем, рөхсәт язуы алырсыз», дип тә өстәгәч, рәхмәт укырга тотындым моңа. Елмаеп кына тыңлап торды бу минем рәхмәтләремне. Аннары капылт кына «Сезнең баларыгыз бармы9» дип сорады. «Бар», мин әйтәм. «Кайда эшлиләр?» ди бу Әйтеп бирдем, берсе врач булып эшли, берсе укытучы, икесе инжинир. икесе авылда, үз янымда», дидем. «Ал-а-ай, ди бу сузып, алар ни ди сон?». «Нәрсәгә ни ди?» дип сорыйм мин дә. «Менә сезнең мәчет даулап йөрүегезне алар хуплыймы соң?» ди «Хуплыймы дип, сөйләшкән юк. Хупламый нишләсеннәр. Без бит инде картлар», дим. «Юк, абый, сез башта алар белән ныклап сөйләшегез, ди предеидәтел,— эш менә болай тора.— дип өстәде аннары,— без сезгә мәчет салырга рөхсәт бирербез. Ә менә балаларыгыз Коммунистлармы алар?» «Берсеннән башкалары коммунист», дидем. «Алайса шулай,—диде бу сүзен бетергән сыман иттереп.— Сезгә мәчет салырга рөхсәт бирәбез дә балаларыгызны партиядән чыгарабыз. Партиядән чыгарылгач эшләреннән дә азат итәргә туры килер». «Ни өчен?» дим аңламыйча «Ни өченме, ди бу, шуның өчен. Алар коммунистлар, ә әтиләре мәчет сорап йөри. Нәрсә бу? Нәрсә алар коммунистлар партиясенең дини хорафатларга каршы икәнлеген белмиләрме? Партиягә мәчет салдырыр өчен кергәннәрме?»
Тезде дә тезде генә бит район башлыгы. Ул яңа сүз әйткән саен миңа куркынычрак була бара. Эштән куылсалар балаларым нишләрләр? Рәис юри куркыта дип уйлар идең, коммунистларның бөтен әйткәннәрен дә чынлап эшләгәннәрен күреп белгән кеше бит мин. Колхозын да беләм, утыз җиденчесен дә, аннан соңгыларын да беләм. Шуңа күрә, шиңдем дә төштем. Исән чакта ничек котылырга дип уйлый башладым
Минем балаларга ниләр буласын әйтеп биргәч, район башлыгы сүзен «Ничек, абый, мәчет кирәкме?»—дип сүзен бетерде. Әйтәсе сүземне әйтә алмыйча тордым да: «Сау булыгыз», дип чыгып киттем. Ишек төбендә кабинетка керергә торучылар минем каршыга килделәр. «Йә ничек, булдымы9» диделәр. Кул гына селтәдем дә кайтып киттем.
Шуннан сон мәчет дигән сүзне әйтү түгел, әйткән кешеләр янында да тормый башладым. Инде менә бу заман килгәч кенә бераз батырайдым. Ну барыбер ышанып бетмим. Мәчет салдырулар да юкка гына түгел микән дип уйлыйм. Килер берәү властька да җимерергә дип әйтер. Нишли аласың? Үзең салганны үз кулың белән җимерәсең инде. Теге рәис әле дә исән Яшь әле ул. Сайлауда төшеп калды калуын да Әмма да исән, көтеп тора яңадан үз чирагы җиткәнен Безнең кебек куркаклар барында теләсә кемнең чираты җитә. Мәчетеңне дә сүтеп ташлыйлар, өеңнән дә куып чыгаралар.
Төркемдәгеләрнең берәрсе абзыйга каршы килер микән дип кызыксынып тыңлап тордым. Берсе дә каршы килмәде, алай булмас димәде. «Шулай шул», диештеләр.
Мин дә эчемнән генә «шулай шул», дип куйдым Алай булмас, дип кисәтеп әйтү өчен демократик шартларда һичьюгында ун-унбиш ел яшәп карарга кирәк Хәер, ун-унбиш кенә ел микән?
Нәсел орлыгы
уфан абый, бер кызыклы әйбер сөйлим әле, рөхсәт итсәгез. Берәүгә дә сөйләгәнем юк иде. Хәер, берәүгә сөйләгән идем дә, кычкырып көлде, шуннан сөйләгәнем булмады.
Т
Минем үземә дә көлке тоелган иде ул башта, олыгайгач искә төшеп уйлап куям да. ниндидер мин аңлап бетермәгән олы мәгънә ята сыман анда. Сез аны аңларсыз дип беләм, берәр әйбер язганда кирәк булып чыгуы да ихтимал
Алтынчы класста укый идем. Бервакыт жәй көне иртән иртүк өстемдә нәрсәдер кыбырдаганга уянып китсәм, янымда дәү бабай утыра. Әти ягыннан бабамның әтисе. Ул чакта аңа туксан биш яшьләр булгандыр Сезнең Әлмәндәрдән дә картрак
Менә шул дәү бабай бармаклары белән минем тәнемне капшый. Уянсам да, нишли икән бу. дип күзләрне ачмыйча, йоклаган булып ятам.
Кулларны капшап чыкты. Мускулларны кысып-кысып карый, буыннарны тикшерә Аннан шулай ук аякны тикшереп чыкты. Күкрәк капкачын бик озаклап тикшерде, сөямләп үлчәп тә чыкты хәтта
Әллә акылдан ычкынганмы дип курка ук башладым Шулай да түзәм Муен тамырларын, жилкә чокырларын капшап чыкты Аннары, сөйләргә дә оят инде, теге жиргә төште. Бот төбенең мускулларына басып-басып карады Кытык килә, шулай да түзәм. Куркудан түзәм. Берәр сүз әйтсәм, әллә нәрсә булыр кебек Чит кеше булса, тибеп очырыр идем, бу бит дәү бабай. Бәләкәй чагымда ук мине үзеннән калдырмыйча үстергән бабай. Әни хәтта көнләшкән дә булса кирәк, чөнки әни кулына да бирми иде бугай ул мине. Үз янында яткыра иде Мин үзем дә аңа ияләшкән идем, аның исен иснәп ятмасам, йокыга китә алмый идем Исе тәмле иде дәү бабайның. Төтен катыш бал исе килә иде аңардан Гомере буена умарта караган кеше. Әтинең әтисе бабай да исән иде. тик мин аның барлыгын да белмәдем. Аның үзенең дә миңа бик исе китми иде шикелле. Пустуй кеше чыгар ахры бу бизбашкадан, дия иде. Дәү бабай аны ачулана, әйтмә сабыйга андый сүз. дия иде. Мин берәр «этлек» эшләсәм, миңа аның өчен эләгергә тиеш булса, дәү бабайның култык астына гына кереп оялыйм, аннан мине беркем дә суырып ала алмый, берәүнең дә тияргә хакы юк
Ун яшьләрдән узгач дәү бабай мине үз янына яткырмый башлады. Аерым карават куйдырды. Бер бүлмәдә йокласак та ул үзенә, мин үземә Мине иртән уята, кич йокларга үзе яткыра
Бер тапкыр да болай иткәне юк иде. бу юлы әллә ниләр кыландырды Аннары укый торган, яттан белгән бердәнбер догасы «Әлхәмюнс укып башымны сыпырды да үз урынына барып ятты.
Мин ни уйларга да белми, кымшанырга да куркып озак яттым. Тәмам яктырып беткәч кенә, алгы бүлмәгә әниләр янына чыктым. Бу юлы дәү бабай уятмады, ягып калды Үз гомеремдә беренче гапкыр мин торганда ул ятып калды.
Ни булды сиңа, нигә агарындың?—диде әни мине күргәч. Бер сүз дә дәшмәдем Дәшәрлек хәлдә дә гүгел идем, ахры. Ниләр булганы тоштә күргән кебек кенә бүген дә. Хәтеремдә, әни ишегалдыннан әтине чакырып керде Нәрсәдер сөйләштеләр. Кычкырып сөйләшсәләр дә берни ишетмәдем, берни аңламадым. Бабайның гына исе китмәде, чуртым да булмас, шайтан таягына ни булсын, дигәне генә хәтердә калган
Минем белән булашып дәү бабайны онытканнар, ахры Бәге несен нән дә иртә торучы дәү бабайның урынында ятуына берсе дә шьгибар итмәгән.
Мине урыныма кергеп яткырганда гына әти. бабайга ни булган, дип. анын караваты янына барды шикелле Шуннан бернәрсә дә хәтерләмим Аңыма килгәндә өйдәгеләр тыз-быз чабалар иде Ак халат кигән фельдшер апа да шунда иде.
Мин горып утыргач ул яг. ят. дип мине яткырырга тырышты Мин ятмадым Яныма әни килеп житте.
Хәлең ничек, улым?- ди.
Әйбәт, дим Чыннан да әйбәт иде. бер жирем дә авыртмый, көндәге кебек
Дәү бабай караватына карасам, ул һаман яга
Дәү бабаң бик каты авырый бит. улым.-диде әни—Сине әллә ничә сорады Нигә минем янга килми, ди Саташа, ахрысы
Торып дәү бабай янына бардым Мине күргәч ул елмайды Бармагы белән ишарәләп иелергә кушты Иелдем Ул колагыма гына пышылдап
Үзеңне сакла, олан, син нәселебезнең орлыгы, диде Аннан әти белән әнине чакырды Оланны карагыз.—диде дә күзен йомды
Менә шул, Туфан абый. Искитмәле бернәрс.тсе дә юк кебек болай. Төптәнрәк уйласаң Үләр алдыннан, үлесен сизеп опт Ул да урыныннан тормады Мин дә һушсыз яттым Ул үлде, мин калдым Ничаклы сер ята монда
Кемнәр алар пинзяклар?
ин Казан татарымы, Миңнуллин? Мин — пинзяк. Беләсеңме кем ул пинзяк? Пенза областенда алты татар авылы бар — шулар инде пинзяклар. Телем дә минем пинзяк, синең белән генә Казан телендә сөйләшәм. Бер өемә чакырам әле сине, шунда пинзякча сөйләшермен, язып алырсың.
Пинзяклар алар татар булсалар да башка халык. Без Кавказдан күчеп килгән. Менә миңа кара Кавказ бит инде. Күр бу борынны. Минем бабайның борынын күрсәң иде син. Артист Мкртчянның борыны аның янында чыпчык борыны кебек кенә.
Характер да кызу безнең. Безнекеләр янында чеченнар сарык бәрәне генә. Шул характер аркасында сыешмаган инде безнең бабайлар Кавказга. Пензада да бездән дер калтырап торалар. Ләкин без юкка-барга тавыш чыгармыйбыз. Үзебезгә бәйләнсәләр генә чәйнәп ташлыйбыз.
Хәйлә дә җитәрлек бездә. Хәйләгә килгәндә җәбриләр дә безнең белән алыша алмыйлар. Татар булган җирдә жәбригә урын юк, дип кемнәр турында әйткәннәр дисеңме? Без ул пинзяклар Шуңа күрә, сату-алу тирәсендә безнекеләр.
Җырга да оста без. Безнең янда синең Шәләпинпәрең ярык барабан гына Безнекеләр җырлый башласа, сандугач та сайравыннан тук ran тыңлап тора.
Безнең кызларның чибәрлеген күргәнең бармы синең? Күрсәң, шунда ук үләрсең. Теге гүзәлләр конкурсындагы чибәрләр безнең кызлар янында мунча пәриләре генә.
Безнең яктан чыккан прафиссырлар да бик күп. Башлы халык без пинзяклар. Безнең янда теге кем әле, Ламанусовмы, шыр надан...
Телгә да оста без. Безнең янда син үзең дә... Кил әле син безгә. Син килешкә Казандагы пинзякларны җыеп куярмын. Үзең дә күрерсең.
Здравствуй, агай-эне
езгә иярүдән килеп чыкты бу хәл, Туфан әфәнде. Әфәнде дигәнгә ачуланмагыз, үзегез уйлап чыгарган сүз бит. Үзе болай миңа ошый ул сүз. Мин агай-эне дип дәшәм кешеләргә дәшүен. Сезнең ише укыган халыкка агай-эне дип дәшеп булмый ич инде. Әфәнде дигәч олылау кебегрәк килеп чыга. Сезгә иярү дигәч тә сез үзегезгә генә алмагыз. Сезнең сыман язучылар дип әйтүем.
Тел. татар теле, туган тел дип күп сөйли башладыгыз ич. Элек Тукай гына әйткән. Хәзер сез барыгыз да. Күп әйткәч колакка керә икән ул агай-эне. Аңарга чаклы исем дә китми иде, әллә бар тел, әллә юк. Өйдә дә бала-чага маталый шунда үз телендә. Урыс телендә диюем инде. Ис тә китми. Ярамаганмы шунда. Дәресләрен генә белсеннәр. Мәктәпкә чакырып альт кына сүкмәсеннәр. Телевизор караганда ачу килеп куйгалый иде куйгалавын. Иртән торсаң урысча, кич ятсаң—урысча. Татарча җыр тыңлыйсы килә бит. Ни әйтсәң дә авылда туып үскән, шунда җыр тыңларга өйрәнгән.
Сез тел, тел дия торгач уйландыра башлады бит. Туфан агай-эне. әфәнде. Туктале, мин әйтәм, карчык, хатынга әйтәм инде, бу безнең малайлар, алар өчәү безнең, үскәч синең белән минем телне белми‘инде. Шуннан нишлиләр инде? Марҗага өйләнәләр инде Алардан кем туа инде? Ал арга синең белән мин кирәкме инде, дим. Алар бит синең белән мине бар дип тә белмәячәкләр бит инде. дим. Без кемнәрне үстерәбез булып чыга?! дим.
Хатын башта аптырап калды. Миннән шундый сүз ишеткәне юк ич аның. Минем хатын радионы күбрәк тыңлый. «Азат хатынмны укып бара. Миннән ниерәк инде... грамытныйрак.
Киңәштек тә өйдә татарча гына сөйләшергә булдык. Малайлар кәҗәләнеп карадылар каравын. Бездән көлгәндәй дә иттеләр. Ләкин алар беләләр -минем талкан коры Минем димакратиям үзем белән. Үткән кышта тотынган идек, быел менә үзегез барып тикшерә аласыз, муллалар да алай итеп оста сөйләшә алмый татарча. Ышанмасагыз. өйгә килеп карагыз. Җәй көне авылга стажировкага да алып кайттым, мәктәпләренә барып та тавыш чыгардым. Менә шулай ул. Туфан агай-эне. Сезгә ничә яшь? Аһа-һай... Гафу итегез, мин бит сезне минем тирәләр дип. Туфан абый инде алайса, ачуланмагыз.
Стажировка дигәннән, авылга кайттым дидем бит җәй көне? Шунда бергә уйнап үскән малайны очраттым. Ижевскида торалар алар. Ул да хатыны, малае
С
С
белән кайткан Малае зур инде, егет кеше Мин coma калып өйләндем, утыз биш яшьтә генә. Малае монын бер авыз татарча сүз белми Аталы-уллы сиптерәләр генә болар урысча.
Беренче очрашканда без инде дус белән рәхәтләндек сөйләшеп Кибеткә кырык сумлык канияк кайткан булган. Берне шуны алып сөйләшеп утырдык бездә
Икенче көнне бу мине чакырырга килгән өйгә Әни исән әле минем, энекәш белән гора Шуннан нишләде дип беләсез мине’ Шалт мин монын татарча исәнләшүенә урысчалап. Ул. исәнлектәме, нихәлләр? ди Мин эдраствуй. агай- эне. Ул татарча ни генә әйтсә дә. мин урысчалап Болай ярыйсы гына сукалыйм мин урысчаны, утыз бишкә хәтле зимагурлыкта йөргән кеше ич Баштарак дуенын исе дә китмәде Бара-тора мин бер сүз дә татарча әйтмәгәч, нишлисен син. ә? ди Ничава. мин әйтәм. нормально. Нормально с тобой разговариваю, дим. Кыланма инде, ди Что за слово «кыланма», я это слово не понимаю, дим. Көлә бу. Мин көлмим Бара-бара ачуы ук чыкты монын Мин һаман урысча Чево. мин әйтәм, сердишься9 Какое имеешь право на меня сердиться’’ Ты же не сердишься на своего сына С ним по-русски же разговариваешь И я с тобой только по-русски разговаривать буду, дим Тузынып чыгып китте бу Үземнең малайлар, энекәшнең малайлары көлә Әни ачулана
Бераздан дуенын хатыны килеп керде Ул да үзебезнен авылныкы Нәрсә булды сезнең арада, ди «Ничава ни случилось», дим. Анысы да минем чынлап та урысча гына сөйләшүемне күреп пырлап кайтып китте.
Шаярып кына тотынган идем. Туфан абый, чынга китте бит Авылда төрле сүзләр сөйләргә тотындылар. Күбрәк көлеп сөйлиләр инде Кайбер агай-энеләр дә дус белән урысчалап кына сыптыралар икән Мин барып гафу үтенергә дә уйлаган идем, шунда кирелек килде бит Туктале дим. нәрсәле мин дим. үпкәләмәгәе. дим Аның белән алып-сатасым бармы, дим Белсен нәрсә белән бстәсен. дим. Бсзнен татар бит ул үз башына төшмичә аңламый Татарны изгәннәр дип сез дөрес сөйләмисез только Измәгәннәр әле аны Изелгән кеше уйлый белә ул. Без уйлый белмибез, без уйнап кына яшибез Ярамаганмы тазын шунда дибез дә.
Бүгенге очразиуга керәм мин Сез анда татарларга шул турыда да әйтегез. Берсенең колаг ына кермәсә. берсенекенә керә ул. Менә бит минем колакка керде Хәзер инде мине берәү дә селкетә алмый Башта минем телне бел минем малай булгач, аннан үзеңә кара, пожалыста. дөнья тулы тел Менә бит мин. үземнекен дә беләм. урысныкын да белам Мнрзачүлдә ике ел яшәгән идем, үзбәкчә гәперәм. Туфан әкә.
Өч кыйсса
Әле менә былтыр бер геркем колхоз председательләре белән ял игкәи идем. Кызып KHicii алар мина үз. иренеп кы н ак эзлекләрен ы яшермичә сөАлә.зеләр. Ипкткән- нәремне блокнотка теркәп куйзаи илем. Искитәрлек нәрсә булмаеялар ла. мәзәк вчен язын калдырыйм I hi зисән зә шушы заман хикмәтләре биз
Беренче кыйсса
—, ер апай белән кичтән барысын да жайлап. көйләп, сөйләшеп куй- |Ъ 11,1 к Иртән урманга китәбез дә кон озынына шайтан да күрмәслек бер аланда икәү 1снә рәхәтләнеп кәеф-сафа корабыз янәсе
Иртән нәкь сөй дәшкәнчә булды Идарә артында! ы чиялеккә сиздермичә генә чумуын күрүгә мотоцикл белән шунда килеп туктадым Апатыз чиялектән чытып ЙӘЛ1 кенә мотоцикл бишегенә чумды Мин йәлт кенә өегенә брезентны каплап куйдым да урман я< ына таба элдерттем.
Олы юлны кисеп чыкканда йәлт каршыга райком секретареның машинасы килеп ю тумады Беренче үзе'
Кая чабасың болай’ ди
Кырларны карап кайтырга дип чыккан идем, дим
Бик яхшы, әйдә бертәләп карарбыз, ди
Ни дип әйтәсең инде. Киттек. Серкә очырып килгән арыш басуын гына күрсәтермен дә таярмын дип уйлыйм үзем. Андый чакта баш эшләүдән туктый бит ул. Мотоциклны калдырып, аның машинасына гына күчеп утырасы да бит, юк, мотоцикл белән машина алдыннан барам Бернинди дә гөнаһым юк, янәсе.
Арыш_ басуын да карадык, бодай басуына да сугылдык, кукуруз кырына да бардык. Йөри-йөри, ышанасызмы-юкмы, апагыз турында бөтенләй оныттым бит әй. Ичмасам, үзе дә берәр тавыш чыгармый. Шул инде күрәчәк күз йомдыра, акылыңны томалый.
Өч-дүрт сәгать йөртте секретарь. Көтүлектән саубуллашып киткәндә кояш бик ныклап кыздыра башлаган иде инде.
Секретарьны озатуга көтүлек янындагы буага төштем дә, чумып алыйм дип чишенә башлаган идем, мышкылдаган тавыш ишетелде.
Исемә төште дә егылып китә яздым. Брезентны ачып җибәрсәм. Мескенкәем' Шабыр тиргә баткан, ул тир өстенә тузан кунып убырлы карчык кыяфәтенә кергән апагыз бөгәрләнеп ята. Нишләргә? Тартып чыгарыр идем, су буенда сыер савучылар бутала.
Тиз генә киендем дә мотоциклны кабызып әйдәме урман ягына. Агачлар арасына бераз керүгә үк туктаттым мотоциклны. Сөйрәп алып булмый бит апагызны Бөрешеп каткан теге. Алай итеп, болай итеп көчкә сөйрәп чыгардым бишектән. Апагыз ни үле, ни тере. Көчкә-көчкә адәм рәтенә китердем. Кая инде ул кәеф-сафа кору Әйтмәгәнен калдырмады Мин дә кызып китеп әллә ниләр әйттем.
Талаштык, талаштык та... апагыз авылга җәяүләп кайтып китте. Мин кәеф- сафа корырга дип алган коньякны стаканга ике тапкыр салып тарттым да, үземне, апагызны, райком секретарен, язмышны эт итеп сүгеп урман эченәрәк кердем дә, бер алан табып, шунда ятып йокладым.
Икенче кыйсса
-Jjw- окларга яткан идек. Төнге уннар булгандыр, тәрәзә шакыдылар. Хатын торып тәрәзә янына барды.
— Шоферың килгән,—ди.
— Ни булган?—дим.
— Райком секретаре килгән диме. Чакырта диме шунда.
— Бу вакытта райком секретаре нишләп йөрсен!
— Каян белим, бар, үзен сөйләш,— ди хатын. Бардым тәрәзә янына.
Райком секретаре килде,—ди шофер,— үтеп барышлый туктадым, ди. Сру- чны килеп җитсен, ди.
— Кайда соң ул?
— Ындыр табагында.
— Бар әйт, өйдә юк ул, диген.
Шофер китте. Мин урынга барып яттым да сүгенергә тотындым.
— Ял итеп алырга да тынычлык юк. Көне-төне чабасын, исләренә төшә дә йокыңнан уятып торгызалар. Ә син көнләшкән буласың, кая йөрисен өйгә кайтмыйча дисең. Кайтып кара болар белән
— Йә, йә булды. Нәрсә дип әйттең соң? — ди хатын.
— Өйдә юк дип әйтергә куштым. Әлләни йомышы юктыр әле. Үтеп барышлый гына, ди. Берәр йөз грамм саласы киләдер әле. Җитмәгәндер. Өйгә үзе килсә ни була. Обязательно чакырып алырга кирәк Азындылар!
Тынычланып, йокыга китеп кенә маташканда тагын шакыдылар тәрәзәне. Тагын хатын барып сөйләште. Тыңлап ятам
— Тиз килеп җитәргә куша Мин аның өйдә икәнен беләм дип әйтә,— ди.
Хатын минем янга килде.
— Чакыра ди бит.
— Бармыйм, теләсә нишләтсен. Әйтсен, килә алмый, чирләп тора ул дисен.
— Берәр сүз булмасын тагын,—ди хатын.
— Булмагае,—дим,—алып ыргытсыннар председательлектән. Гарык булдым, туйдым Ике аягымның берсен дә атламыйм. Малай-шалаймы соң мин чакырган саен чыгып чабарга. Әйт, килалмый диген.
Нәрсә, кәҗәләнәсең, —ди хатын,— бүтән чакта эте-бете килсә дә чыгып чабасың. Кыланма Бер чакырыр, ике чакырыр да... Борылып та карамас.
— Карамаса тагын, туйдым.
— Бик гиз туйдың,— дип хатын кызып китте,— нишләрсең, алып ыргытсалар. Кеше күзенә ничек күренермен Нәрсә уен ясап ятасын9 Бар! Берәр нәрсә әзерләп куйыйммы, өйгә кайтасызмы?
— Кайтырлык булса, чакырып тормас иде Барыбер бармыйм
Җүләрләнмә диләр сиңа Тор! Киен'
Ул арада тәрәзә янына барып шоферга әйтеп килде
— Җыена, хәзер чыга, диде.
— Син нәрсә9 дидем хатынга Син председательме, минме9
— Колхозында син. өйдә — мин, җыен,— диде дә хатын закускалар әзерләргә тотынды. Дипломатка бер яртыны да тыкты
Мин сүгснә-сүгеиә чыгып киттем
— Кайда алар? дидем.
— Посадкада. диде шофер.
Киттек Барып җиткәндә шашлык өлгергән иде инде Бераз гына төшереп тә алганнар Хатын-кызларның кәефе дә күтәренке, чырык-чырык көлешәләр Минем сөяркә дә шунда. Килеп муенга асылынды
— Ник соңга калдың? ди.
— Көчкә ычкындым, дидем дә кулга китереп тоттырган стаканны каплап куйдым.
Таң аткач кына кайтылтан. Ну аның каравы савис чиста. Хатын үзе чыгарып җибәрде ич...
Оченче кыйсса
аманында мин дә колхозда председатель идем. Андый хикмәтләрне эшләдек инде без дә Шуңамыдыр, хагын бәйләнде бит, китәбез авылдан, ди, Казаша күчәбез, ди Күчтек. Таныш-белешләр шактый иде. фатирны да юнәттек. Эшкә дә шәп кенә урнаштым Барысы да тәртип Машина бар иде. гараж сатып алдым
Таптык, мәткәссн дә таптык. Уйнар очен урын я>ы җайсыз иде Өендә үсеп килә торган малае бар Аннан сон. элеккедән калган гадәт өй тирәсендә күренеп йөрергә яратмыйм
Тсгсләй-болай уйладык та гаражда күрешә башладык
Беркөнне шулай бик матур гына утырабыз гараж эчендә бикләнеп, мелдер- мелдер генә сөйләшеп, су эчәсе килеп китте бит тегенең. Алырга онытканмын, яшниге белән тора иде югыйсә Беткән Эчәсем килә ди. вәссәләм
Ярый, мин әйтәм. утырып тор. Менә монда якында гына кибет бар. Алып киләм.
Аны калдырып гараждан чыктым да. гадәт буенча, гараж ишегенә йозак элеп бикләдем Киттем тнз-тиз генә кибет ягына
Урамны ашыгып чыкканда күрми калганмын, шалт арт яктан бер мотоцикл китереп тә бәрде Күздән утлар чәчрәде Кеше җыелды Торырга ыарышам, урыннан селкенеп тә булмый Милиция дә килеп җитте Скорыйны да чакырдылар, төяп алып та киттеләр.
Аяк шартлап сынган. Авыртуына чыдар хәл юк Хәбәр иткәннәр, хатын чабып килеп җитте Ая<ы аяк. хатыны хагын гаражда гегс бикләнеп ята бит әле. Анысы ачуны китерә Уйлый торгач очына чыккандай булдым Бергә этлектә йөри торган дустым бар. Ана гаражның ачкычын ничектер җай табып бирергә кирәк Ләкин аның телефоны юк Яңа гына фатир алыштырган чагы
Хатынга әйтеп җибәрдем Тиз килеп җитсен, дидем Хатын ул дусны өнәп бетерми Өйгә килеп йөрүен дә ярагмый иде
Нәрсә, монда да ансыз тора алмыйсың мәллә? ди Шуның белән очрашкан саен эчәсез Шу т аракы аркасында ягасын да инде, ди
Йә инде, мин әйтәм. тавышланма, монда аның гаебе юк. дим Бу боль- ниста шундый гадәт икән, операция ясаучы врачны сыйлый тар икән, килеп күңелен күреп китсен әле шуның, дим
Әрепләшә хатын Көчкә күндердем үзен
Икенче көнне хатын килде
- Өйдә юк ахирең. ди. ике көннән соң гына кайта, ди
Хатынына әйттеңме соң?
Әйт тем инде, әй г тем Килер
З
Ике көннән соң чынлап та килде дус. Ачкычны бирдем дә гаражга чаптырдым үзен.
Калганын инде үзегез чамалыйсыздыр.
Җылый, җылый шешенеп беткән,— ди дус әйтә,—кыяфәтенә карарлык түгел, ди. Өенә илтеп куйдым, шунда гына өненә килде. Сиңа сәлам әйтергә кушты, ди
Соңыннан очрашкач жылый-жылый сөйләде теге:
Ишек шакырга да курыктым, ди. Нишләргә дә белмәдем, ди.— Кипкән ипи катыларына хәтле кимереп бетергән мескенем.
Ташкин якларына карыйм
еда әле. Туфан брат, карчык белән. Нормальный гына яшәп ята идек, ычкынды. Прямо нишләргә белгән юк. Беда есть беда. Иртән тора и утыра телевизорга карап Ну чего утырасың мин әйтәм, ничего там нет. Ә ул утыра и әйтә: «Ташкинны күрсәтми калмаслар, Марс улым белән Рәхилә кызым да бәлкем күренеп китәрләр, ди. Эшкә барган чаклары булыр, кибеткә чыккан чаклары булыр Күренмичә калмаслар», ди. Толкуй не толкуй, һаман үзенекен сөйли. Больницага алып барырга да куркам Алып барсаң, обязательно альт калалар. Ябып куялар сумашедший домга и все. Бер ябып куйсалар, попробовый, алып кара аннан.
Нормально гына иде башта. Как только Ташкентта катавасия башланды, тотынды бит бу. Безнекеләрне харап итеп ташларлар инде, ди. Үзбәкстән дигән сүзне ишетүгә бөтен эшен ташлый и телевизор, радио янына чабып килә.
Мин аны ачуланам. Кому нужны синең балаларың, дим. Йөр спокойно гына, дим. Юк. һаман свое толкует. Кайтартыйк, ди. Чакырып телеграмм сук, ди.
Ну хат яздым малайга да, кызга да. Кайтып та киттеләр. «Не беспокойтесь, диләр, пока ничего не угрожает», диләр.
Хат та язып торалар. Все бесполезно. Иртән торып утыра и утыра телевизорга карап Беда. Туфан брат. Вот и үстер балаларны. Кому все это нужно? Менә шулай акылдан шаштырыргамы? Разве это тормыш?..
Коттеж
уфан абый, син Казан янында коттеж саласыңмы?, һәй. коттеж салыр өчен акча кирәкмени. Әллә коттеж салучыларның акчасы бар дип беләсеңме. Акча кирәкми, Туфан абый, блат кирәк, блат. Шул салдыра йортны. Синең блат җитәрлектер әле Казанда, депутат та булып тордың. Бөтенесе коттеж салдырганда син авылда ятасың. Җүләр булма, салдырып калдыр, үзен тормасаң, сатарсың.
Хәер, син хәйләкәр кеше. Нишләргә беләсең син. Коттеж салдырмыйча дөрес эшлисең. Хәйләкәр кеше син, беләсең дөньяның борыласын. Дөнья куласа икәнен беләсең син.
Салсыннар әле коттежларны, салсыннар. Салып бетереп типтереп яши башлагач кына без аларны тартабыз да алабыз. Ничек итепме? Ничек итеп алганнар сон элек! Шулай итеп алабыз. Байлар, ярлылар булмаска тиеш, бөтен кеше дә 1 игез булырга тиеш дибез дә тартабыз да алабыз. Коттеж салучылар чүтеки безгә караганда азрак. Без күбәү.
Бүгенге коттеж салучыларны Себергә бараклар салырга җибәрәбез дә, үзебез алар салган коттежларга кереп утырабыз. Шуннан барысы да тигезләнә.
Себергә куылганнарның малайлары үсеп җитә дә безгә бәйләнә башлыйлар. Влас башына менеп утыралар. Алар да коттеж салырга тотыналар. Минем малайлар тагын аларны куып чыгарып, коттежларына кереп утыра Дөнья шулай әйләнә ул Берәү сала, берәү тартып ала, берәү сала, берәү тартып ала
Син хәйләкәр, син тартып алырлык әйбер калдырмыйсын. Синеке кебек өй минем үземдә дә бар, нигә синекенә кызыгыйм. Тракторыңа күз төшеп йөри йөрүен Аның белән букланып тормыйм да, рәхәтләнеп утырып йөре.
Син башлы кеше шул, Туфан абый. Беләсең син. Безнең илдә баерга ярамый. Эшләп баерга да ярамый, урлап баерга да ярамый. Барыбер тартып алалар. Ник дисәң, талап яшәргә генә өйрәнгән безнең илдә халык. Без бөтенебез дә бандит. Өстәгеләр дә, астагылар да. Әле бер бандит өскә чыга, әле икенче бандит өскә калка. Әле берсе талый, әле икенчесе талый.
Б
Т
Ю-ук. мин курыкмыйм Теләсәң кая барып әйт -Чапаев» дигән кинада дөрес әйтә ул. Әле кызыллар килеп талый, ди, эле аклар килеп талый, ди. Таладылар кызыллар. Сарыкка сөт налугы салып талаганнар бит. заемга кыйнап яздырып талаганнар. Әни сөйләде. Менә аклар килде, хәзер алары талый. Сыер саткан акчаны сбиркассыга салганысм. дурак. Таладылар да алдылар. Үз акчамны сорап барганыем. акча юк дип бирмәделәр. Хәзер бирәләр, пажалысты ал гына Нишлим мин анын белән хәзер. Ул чактагы биш мен хәзер биш тиен Бандитлар шулай эшләде.
Таласыннар. Мин дә талаячакмын. Салма. Туфан абый, коттеж. барыбер тартып алабыз. Менә мин әйтте диярсең Язып куй мин әйткән көннен сәгатен- минутын Син мине салган баштан сөйли дип уйлама. Аек чакта да уйлап йөрим мин аны. Баш бик каты эшли минем Телевизордан бөтенесен карап ятам
Нигә бер жирдә дә эшләмисен, диләр Эшләмим Мин бүтәннәр эшләгәнне карап ятам Эшләп бетерсеннәр, салып бетерсеннәр әле коттежларын. аннары карарбыз. Күрсәтербез әле без ул буржуйларга күрмәгәннәрен Авылдагы кулак- ларг а да урын табылыр.
Курыкма. Туфан абый, сиңа тимибез. Бер ярты бирсән хәзер, ике-өч елдан менә дигән йортка күчерәбез үзеңне. Җитте, безнен канны күп эчтең, дип күршеңне өеннән куып чыгарабыз да сине кертеп утыртабыз Нигә алай эшлисен дисәләр. Туфан Миңнуллин халык өчен тырышты, дип авызларын тиз томаларбыз
Чынлап та, нигә Казан янында коттеж салмыйсың син. Туфан абый'’ Беләсең син. сабака. Хәйләкәр кеше син Бир инде бер ярты Бар бит инде синдә Ничек инде синдә ярты булмасын Нәрсә, коттеж салырга җыясынмыни акчаңны’ Җүләрләнмә. Туфан абый Сине яратканга әйтәм. жүләрләнмә'
. Моннан бер айлап элек ишеткән бу монологны язып куйгач, бакчасында казынучы Әзһәр Шакиров янына чыктым. Сөйләшеп киттек Коттеж салырга блоклар алып кайткан Малайларына торыр урын юк икән, коттежны аның өчен салырга җыеналар Әзһәр әйтә: -Шул тирәдә коттеж салучыларга ялланып эшләүче эшчеләр, үзебез өчен төзибез бу йортларны, вакыты җиткәч тартып алачакбыз дип сөйлиләр, ди
Димәк, миңа монолог сөйләүче салган баштан гына мәзәк итеп сөйләмәын икән, ләбаса Я хода, бу илдә бездән калганнар да рәтлс-юньлс яшәмәсләр микәнни
Эш харап
Марсель Сәлимҗаиов сөйләгәннән.
тыз җиденче елларда минем әни апасының иренә куркыныч янаганын белеп өлгергән дә шул хакта әтигә әйткән. Киңәш.• торгач «эз югалтырга» булганнар Ул чакта, беләсең инде, әгәр вакытында сизенеп берәр җиргә күчеп китсәң, әллә ни эзләп маташмаганнар Апаларны танышлары аша әти Кама Тамагы районының бер авылына укытучы итеп урнаштырган. Сугыштан соңгы елларда мин анда барып йөри идем әле Шул апа белән булг ан хәлне сөйлим үзенә
Бервакыт апалар багареялар белән эшли торган радиоалгыч сатып алалар Ул вакытта бик дефицит нәрсә. Алган көнне кич белән апа радиоалгычны кабытып төрле дулкыннарда ниләр сөйләгәннәрен тыңлап караган Шунда кинәг «Крем левскне толстолобые коммунисты во главе тирана и убийцы Сталина •• дигән сүзләрне ишетеп алган да гиз генә радиоалг ычны туктаткан һәм колхоз председателе янына йөгергән. Колхоз председателе булып карт коммунист эшли икән
Берәр нәрсә ишетмәдегезме'* дип сораган апа
Юк. дигән председатель
Шунда апа радиодан ишеткәнен әйткән Председатель агарынып, телсез калган
Кремльдә берәр нәрсә булган булырга тиеш Юлбашчыбыз Сталинны төшереп, капиталистлар менеп утырган мәллә?
Әкрен’ дип пышылдаган председатель. Син ни сөйләгәнеңне беләсеңме?- диген. Тучны дөрес ишеттеңме, шулай дип әйттеләрме'* дигән Атта ант иткән
У
Шуннан соң Кремльне капиталистлар алуына тәмам ышанганнар болар. Нишләргә кирәклеге турында планнар корганнар.
Подполье! а күчәргә кирәк, дигән карарга килгәннәр дә, председатель ат җигеп, райкомга чапкан.
Төнлә генә әйләнеп кайткан ул аннан. Ана ияреп тагын бер кеше килгән Апаларга кергәннәр. Теге кеше бөтенесен җентекләп сорашкан Апаны тыңлагыч, радионы теләсә ничек боргаламаска кушкан. Мәскәү белән Казанны гына тыңларга боерган. Америка империалистларының безнең илгә каршы коткы тарату йөзеннән русча да сөйләгәннәрен әйткән. Апа ишеткәннәрен бүтән берәүгә дә сөйләмәскә ант иткән. Шул көннән апа радиоалгычка якын килергә дә куркып йөргән.
Ә теге сүзләр «Голос Америки» радиостанциясенең безнең ил өчен рус телендә әзерләнгән тапшыруыннан бер өзек булган.
Кая гына барсаң да...
_ _ оннан ун еллар элек Анатолий Софронов исемле рус драматургы РСФСР |у/1 Язучылар Союзында драматургия советын житәкләүеннән файдаланып.
егермеләп язучыны үзенең туган якларына—Дон буендагы Ростовка алып китте Мине дә иярттеләр. Без Мәскәү театр училищесында заманында бергә укыган Александр Мишарин дигән драматург белән бергәрәк йөрдек.
Милләте белән ул кемдер, белмим. Әмма урыс түгел дә түгел Миңа ул бераз өстәнрәк карый — чөнки Мәскәү драматургы бит, мин Казаннан гына. Ләкин мин сер бирергә җыенмыйм, исем дә китми, тик карап йөрим.
Фамилиямнең татар икәнлеген күреп-ишетептер, очрашулар вакытында залдан кем дә булса берәү миңа сорау бирә. Татармы? дип сорыйлар гадәттә һәм үзләренең дә татар икәнлеген әйтәләр. Очрашулар беткәч тә. бер-ике татар көтеп алып минем белән сөйләшә Мишарин моны күреп мина төрттерә. «Ну и яраталар сине татарлар, кая барсаң да сиңа ияреп йөриләр», ди. «Ияреп йөрмиләр, мин әйтәм. Кая барсаң да шунда татар яши, дим. Син үзең дә татар бит дим, фамилияң — Мишарин, димәк, татар каны бар», дим.
Бер зур гына станицага бардык Ростовтан еракта — далада. «Менә монда инде татар юк», ди Мишарин «Ашыкма», дим. һәм шунда ук. кодрәт юк диген инде, яныбызга бер хәрби килеп басты:
- Гафу итегез, Туфан абый, фамилиягезне белдерүдән укыгач көтеп тордым. Мин моннан ерак түгел генә хезмәт итәм Үзем Саба егете, ди. Мишаринның күзе дүрт булды.
Станица совхозның үзәге иде. Аннан безне машиналарга утыртып совхозның бүлекчәсенә алып киттеләр. Бәләкәй генә авыл. Мишарин миннән сорый: «Монда татар бармы, юкмы?» ди «Ничек инде булмасын», дим. «Әйдә бәхәсләшәбез», ди Бер шешә коньяктан бәхәсләштек Йөрибез карап кырларны, фермага да кердек Саша көлә. «Коньяк сатып алырга онытма», ди Шуннан бу бүлекчә управляюшиенә безнең бәхәсебез турыда мәзәк итеп сөйли. Хуҗа кеше шунда: «бар бездә татарка», дип әйтеп куймасынмы. «Ышанмыйм, ди Саша, күрсәтегез», ди Управляющий кемгәдер нәрсәдер әйтте дә, озакламый бер хатынны алып килделәр. Түм-түгәрәк битле чибәр генә хатын. Управляющий ни өчен чакырганын әйткәч, кызарды. «Сез чыннан да татармы?»—ди Мишарин. «Әйе», ди тегесе. Мин татарча дәшәм хатынга, ул элеккечә үк кызарып. «Мин татарча оныттым, начар беләм», ди
Мишаринның коньягын Ростовка кайткач эчтек.
Таганрогка баргач шулай бер мәктәпнең бер классына кердек. «Әйдә, Саша, бәхәсләшәбез, бу класста да берәр татар малае булачак». - дим «Юк инде, ди Саша, җитте, ди. Бушлай эчеп йөрергә чамалый, хәйләкәр татар», ди.
Бәхәсләшми дөрес эшләде. Очрашу узгач, класс җитәкчесе интернационализм турында бер-ике сүз әйткәч, класста татар малаеның да булуын белдерде.
Шуннан соң Мишарин да: «Сез теләсәгез ни әйтегез, мин бүгенге көннән татар булдым», дип шаяртып йөрде Шаяртуын шаяртты, әмма миңа карата мөнәсәбәте дә үзгәрде сыман, кешегә санабрак сөйләшә башлады. Юк-бар халыкның вәкиле түгеллегемне төшенде, ахрысы.
в ■ ■ 1991—1993 еллар