Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Торна җиле
Әле безгә көз тимәде дип мактанган Үләннәрне торна җиле иеп үтте Көзге чәчәк кебек торган иренемә Канатлары йомшак кына тиеп китте
Тынычланып калдым бераз. Моңсулыктан Инде кача алмасам да алай бик гиз.
Җир өстеннән үлән иеп очкан чак га Миңа көзге яфрак җыеп китерегез!
Җир өстеннән болыт булып күчкән чакта Җаннарыгыз китмәсен лә ыңгырашып. Үләннәрне торна җиле иеп үтте
Эзләп тапты, дип торалар, пышылдашып
Курку
Күзләреңә кунган бу серле төн Керфекләрең кебек чем-кара.. Шәүлегәннең авазлары кереп. Алачыкка безнең шом сала.
Сыпырам да, күрми, йөзләреңнән. Артка чигәм кинәт калтырап: Ачыла ишек, беркем кермәсә дә... Ачыла ишек нидән сак кына?
Кем соң тапкан безнең алачыкны? Кем соң тапкан аның сукмаган? Күзләреңә кунган бу серле төн Көтеп тора аның сукканын.
Рифә РАХМАН чшь галиме. шагыйрә: шигырьләре кендәлек матбугатта даими басы лып килә. Казанда яши.
Артка чигәм куркып үзеңнән дә. Артка чигә миннән бусага. Ябыла ишек, беркем кермәсә дә. Ачылыр ишек, биге булса да...
Симен яшәү
Яшәвең дә—
Көнгә
Гөнаһ өстәү генә.
Шул гөнаһың яше Коела Өстәлеңә.
Кулларыңа
Тоткан
Чәең түгелгән күк.
Тамагыңнан калып, Хәлең жуелган күк.
Почмагыннан
Тама
Кыйшык өстәлеңнең—•
Әллә чәең, әллә
Яше
Бу җәеңнең.
Авылда чагында
Гел мине уйлама, бик авыр булса да. Яңгырлы печәннәр авырдыр тагын да. Таңгача эшләсәң, төнеңне кызганып, Минем яшь шикелле, төшәр чык чалгыңа.
Минем яшь шикелле, төшәр чык, туктасаң, Бөркү таң килгәнгә, хәлсезлек чорнаса. Киселгән үләннәр өстендә елар кош, Чәчәкләр таҗында булыр шул оясы.
Елар кош, ятагым чирәмгә төште дип, Чалгылар үземнең бәгырьне кисте дип. Егылган печәннәр яңадан тураймас. Ул кошның оясын күтәреп куялмас.
Җил исеп очырмас оясы өстеннән. Күзеңнән тамар яшь таң чыгы урнына. Юатыр сүзләрне табалмый торсаң да, Ул — минем шикелле, коч аны куйныңа.
Кыңгырау-кошка
Кошым, сайрап, ишегемә чакырасың: «Күзмен ачып, тышны карый алырмынмы9 Хуҗам юкта йортка ир-ат килә калса. Бусагадан атлатырга ярыйдырмы9
Син сайрыйсың, тамакларың чишелгән күк. Ишелер күк ишекләрем сайравыннан. Сайрап, кунак дәшмә инде ирсез йортка. Коткар мине бүген көн җавабыннан.
И тутый кош, авыр хәлгә куя-куя. Кемең өчен шулай бик тә тырышасын? Икеләнсәм, тавышларың матурлана. Ачмый торсам, нигә мине орышасын?
Нәзберек яңгыр
Күзләремә генә ява яңгыр Тамчысы да кунмый чәчләремә. Яңгыр эчеп туйган кара күзем Салкыннарын җиргә чәчә генә
Керфекләре рәшә уйната, дип. Күзем белән генә үчләшә көз. Алма коеп, сине уята, дип. Күңелләрен бераз юатыгыз.
Алма коеп, көнне уйнатмый ла, Алма коеп, козне уята шул. Әллә инде каралыгын көнләп. Килә аның һаман елатасы.
Рәшә түгел, яңгыр агына биг Сыенышып торган керфекләрдә. Салкыннардан туңган алмалары Җиргә кадәр сыгылып төшкән әнә
Ялгышасың
Нинди тыныч, дисең, яшәүләрен Борчылмасам, шигырь язаммыни9 Синең белән гәп куерткан чак га Борчымаган яра ярамыни9
Нинди матур, дисең, торган җирең.
Маг ур булса, рәсем әләммени9 Синең белән чәйләп утырганда Рәхәт булса, ярсып келәммени9
Нинди сабыр, дисең, холыкларың, Сабыр булса, дерелдәрме кулым? Мине һаман мактап торганыңда Мең кат тудың, мең кат җаннан җуйдым.
Соңару
Өметләр, ут капкан җил кебек. Янды да югалды күземнән. Йөрәгем киталмый калды шул Торналар чылбыры эзеннән.
Очалмый калды шул — җылы бар Якларга, еракка каядыр...
Салкынга түзалмас җанымны Өшетеп яңгырлар ява гел.
Ява гел күзләрне батырып. Камашкан миләш күк үзем дә. Йөрәгем киталмый калды шул Бу яктан бер генә көзне дә.
Син дә — газап, бу өй, газап минем өчен. Нидер булыр төсле һаман. Гел өркетә. Ачык калган тәрәзәмнән төннең кулы һәр килгәндә кара чәчәк ташлап китә.
Ярый әле таңга кадәр юкка чыга. Шешәсенә салган суы кипмәсә дә. Өстәлемә таҗларыннан тамган тамчы. Көннән куркып, төн катына китмәсә дә.
Төн дип әйтми, торып, сулар салам — нигә? Нигә кичтән тәрәзәмне бикли алмыйм?
Ни дә — газап, син дә, төн дә — минем өчен. Шешәгә су! Кара чәчәк булып яныйм!