Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшәү серен ачтым
Җиргә нигә килгәнемне белдем — Күзләреңә бары бер бактым.
Сөю — эзләп килгән,
Сине эзләп,—
Яшәү серен ачтым,—
Яраттым.
Бер дә юкка яшәү түгел җирдә.— Мең газабын кичим —
үкенмәм. Җирне җылытырлык сөю калыр Күзләреңә баккан ул көннән.
Челлә
Бу — челлә.
Бу — хисләр челләсе.
Аннан җәй авышыр көзләргә.
Күрмәссең җанымның яктысын. - Пәрәвез сарылыр күзләргә.
Бу—челлә.
Бу җәйнең уртасы.
Җиләкләр кызарган ут янып.
Миннәнме,
уттанмы куркасың? —
Торасың сокланып,
уйланып.
Бу — челлә.
Бу — сөю челләсе.
Илсөяр ИКСАНОВА — шагыйрә. «Ышанасы килә» исемле китап авторы. Казанда яши.
Илсөяр
Иксанова
Җәйләрнең уртасы.— гомернең...
Мөгаен, мин янып бетәрмен.— һәм калмас каралып күмерем.
Ир
Таяныр иң.
Башын салыр күкрәк.
Баш очында
Күкләр торса күкрәп.
Ышыкланыр кыя. —
Көчле, гайрәтле.
Давыл сирәк, Көннәр гадәти...
һәм ул — һәр адымда
Хатын ярдәменә мохтаҗ нарасый
Могҗиза
Ялварын сорадым күкләрдән: Табыштыр.
таныштыр.
кавыштыр!
Күкләрдә адашкан илерү
Ул минем.
тик минем тавыштыр.
Ә күкләр шәфкатьле, шәф-кать-ле!
Без бүген өчебез бербөтен.
Син берсен үпкәндә иелеп, Мин үбәм кызымның бер битен.
Мин кабат күкләргә ялварам:
Күп күрмә бәхетемне, йа раббым!
Гомергә тигезлек, сөю бир. Каерма җилләрдә канатым
Бүгенге күкләрем болытсыз.
Кояш күк кадерле бу бала Тормышны түгәрәк итүче Иң олы могҗиза дөньяда
Синең җырың
Синең җырың мине саклан килде Ялг ышлардан. хата, каргышлардан
Нәкъ шул җырың кебек саф идем мин, һәм сагышлы идем, сагышланган.
Илаһи моң белән тулы иде Дөньяларга сыймас төсле күңел. Мин мөкиббән идем синең җырга һәм, әлбәттә, җырга гына түгел...
Гайбәтләрдән мең кат өстен идем. Гөнаһлардан ерак иде хисем. Сөю идеме бу,
табынумы? —
Ул халәткә табылмаган исем.
һәм сагышлы идем.
Саф сагышлы,—
Синең якты җырың шикелле.
Рәхмәт җырга!
Шул саф килеш мине Үз ярыма илтеп җиткерде.
Төссез төшләр
Төсле төшләр инде сирәк керә. Кара да ак һаман, ак та кара.
Төш түгел бу, тик саташу, диеп Күңелеңне ышандырып кара!
Аннан җиде яктан хәбәр килә: Кайда үлем-китем, кайда нәрсә...
Бу кайгылар булмас иде төсле, Сиңа саташулы төш кермәсә.
Төш түгел бу, тик саташу гына...
Онытырга, онытырга тизрәк!
Ак та кара.
кара да ак төшләр Нигә керә миңа...
нигә кирәк?
Нигә кирәк алдан белеп тору. Үз-үзеңне санап гаеплегә, Бәргәләнү аннан төш күргәнгә.
Төшләр керә һаман. Төссез төшләр керә...