Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тылсым
Изсәләр дә. кылыч чапсалар да. Юлыкса да юлда мең үткел. Шигырьле тел фанилыкка бәйсез.
Үлемгә баш бирми андый тел!
Гамәлендә азат адәми зат
Амин тотсын яки чукынсын Тик сүзендә шигьри куәт булса. Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигьри сүзем минем саф тылсымым Авыр чакта сезгә кагылсын Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен сезне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган Шигырьләрне әйтер сүз көчен И и өчендер Ходай миңа биргән Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый, Яман әйтүчеләр булмаса Булсын сүзем сүзләр чишмәсендә
Сүзләр чылтыратыр Колаша.
ЗӨЛФӘТ (1947) шагыйрь. «Яшми tap ярында». «Утлы бозлар». «Адашкан болыт» һ о китап tap акторы Татарстанның М Җошл исемендоге премиясе шхреаты Казанда чиш
Китсен сүзем фани бу дөньяга, Йөрер юлкайлары ак булсын Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен безне бу тылсым...
12 дек. 1992.
Канат җиле
Күтәрелде кошлар иле белән...
Наис ГАМБӘР
Безнең бәхет бары Мөслимдәдер... Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер — Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына. Тездән чумып салкын чыкларына. Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит. Тик учаклар әле исәндер бит — Сагынгандыр безне сукмаклар. . Үзебезчә тик бер сөйләш кенә, Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә- Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан. Колак салыйк әле шул кошларга — Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән - Шул кошларның канат җиле белән Савыктырыйк «үфмләп йөрәкне..
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер! «Кыз сукмагы» синең исеңдәдер Безнең ярлар асыл яр иде!
Асыльярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән — гөлләр арасыннан Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле, Таныш тәрәзләрне чиртик әле Ай калыккач, зәңгәр эңгердә Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп! ... Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите — Кабатланмый сөю бу җирдә.
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер! Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән — Шул кошларның канат җиле белән Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт' Гомер уздырабыз монда нишләп9' Тормыйк, табында, дип. аш кала Кайтыйк әле. кайтыйк Мөслимгә бер! Беркая да качмас мескен дәвер Дәвам итәр бездән башка да...
1993
Кем?
Кеше. имеш, чучкалардан Аерыла шуның белән Башын күгәреп ялгаштан. Йолдызга карый белә!
... Кем ышкынып ята Җирдә Суларның юлын бүлеп?
Кем тоташ ялган мыркылдый Изге мөнбәргә менеп?
Кем гөл багларына кереп Җир сөрә танау белән? Елгалар юлын югалткан. Диңгезләр хәтта үлгән...
Тын җанын эзләп дөньяның Керсәң урманга эчкә Урманнары
аегы өскә!
Дөньясы
асты өскә!
Җир күчәренә ышкынып Рәхәт тапмак итәбез Йолдызларга карый белгән Чучка түгел микән без?
1989
АКЛЫК
Кем уйлаган истә калыр диеп Гади генә көзгә тын көнне’ Кәгү чирагында көтүдә без һәм туплауга кудык кәгүне.
Биш 1 әр чишеп, табын җәеп куйдык «Хансыз чирү булмый!» дип кенә Калай башлы бер пыяла «хан»ны Куйды әткәй түмгәк өстенә
«Пыяла хан» тәхетеннән аугач, Әйтте әткәй:
Утыр яныма...
Коргылдыны кабат терелтердәй Шигырь әйтче шушы табында...
Мин әйткәнне тыңлады да үзе. Баш чайкады авыр уйлардан
— Минем дә бар иде мөнәҗәтем Коргылдыга атап чыгарган...
Сиңа укырмын дип йөргән идем... Бер сүзе дә төшми хәтергә!
Китәр чагым килеп җиткән, ахры — Моңа тагын нәрсә әйтергә?..
Бөтен гомерем шуңа сыйган иде... Гаҗәп күркәм иде ул шигырь! Шундый сүзләр онытылсын инде! — Юк, тикмәгә түгел. Гомеркәйгә Нокта куяр чагым шушыдыр...
— Алдан юк сүз сөйләмәче! — дидем, Үземчә нык итеп, ирләрчә.— Әйтеләсе шигырь — яшәләсе
Гомер сыман бит ул, син нәрсә?!
Мең укырсың әле шигыреңне! . .Башын чайкап әткәй көрсенде Юатып мин аны күп сүз әйттем - Әйтмәгәнмен «Ходай бирсен»не..
Ул киткәндә Ходай тарафына Очраклымы, әллә түгелме — Ап-ак чәчәк атты туган якта. Бар дөньяга аклык түгелде.
Таҗларында күпме наз аларның! Үзәкләре—кызган күмерле.. Менә нинди булган шигърең. әткәм! Мәгънәсе бу синең гомернең
...Ак болыттай чәчәк таҗы ява Язгы җилләр исеп киткәндә.
Чәчәк бураннары түгел лә бу - Адәм балалары әйтә алмый Калган якты моңнар икән лә. .
17 март. 1994.
Калыкты ай
Калыккандыр бу ай кыйссадан. Бүтән тылсым юктыр дөньяда Нурларына тулып моң ага.
Ялгыз җаннарга ул охшаган.
Калыккандыр бу ай кыйссадан
Бүтән тылсым юктыр дөньяда! Өсти йөрәк галәм җылысын. Айга карап килә улыйсым — Бүре каны миндә тулгана! Бүтән тылсым юктыр дөньяда
Нурларына тулып моң ага... Күк шагыйре — аем. ян гына Бу бәхәссез дөнья алдында! ...Ай бичара уйлый, тыңлана, Нурларына тулып моң ага.
Ялгыз җаннарга ул охшаган Йолдызлар да бар бит югыйсә! Серләремне аңа мин чишәм. Күңелемне аңа ышанам Ялгыз җаннарга ул охшаган
Калыккандыр бу ай кыйссадан Янсын яктың әйгкән сүземдә. Сары сагыш булып күземдә Балкысын нур, чорлар кысса да Калыккандыр бу ай кыйссадан.
6 февраль, 1993
Безнең яшәешкә кар явымы
Тере пәрдә итеп эленгән Карлар эри курай моңнарыннан. Моңнар тибрәп ява кар белән.
Җилләр җилпеп ачты ак пәрдәне Мәңгелекне шунда таныдым: Мәңгелек ул минем таңым икән.
Үзем мәңгелекнең таңымын
Шуны, бары шуны аңлатырга Без килгәнбез икән дөньяга!
Моң уралып карлар ява җиргә. Кар уралып якты моң ява
И туганым' Мең гайрәтең чигеп Качкан чакта яшел тугайдан. Качкан чакта бу җимерек җирдән, һич югында
су эч курайдан...
Күрәсеңме, туган, кар ташкыны Баш очына безнең эленгән — Үткәннәрне безнең ташлар баскан, Киләчәкләр —карга күмелгән...
1989.
Шик
Мин ышанмас булдым хәтта чыкка — Ялган — таңгы урам, талгын җил... Тууым да минем ялган икән, Ялган икән минем туган ил!
Ходай безне шулай каргадымы? Усал язмыш шулай көлдеме? Башкаема коеп елыйммыни Нигеземнән калган көлемне?
Без лаектыр инде бу язмышка. Ходай үзе шулай кушкандыр... Болай түгел, дисәң, язмышкынам. Киресенә мине ышандыр!
Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши.
Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! — Киләчәгем минем ак томанда, Үткәннәрем минем — Югалган...
Кайсы тарафларга атласам да. Юк, белмим бит, белмим юл җаен... Өйрәт, кайда мин яшисе дөнья? — Сүзең кызганмачы. Ходаем!
Беләсең бит. юкса, барлык серне — Мәңгелекнең, мәлнең серләрен! Шуны белгән килеш. Хак Тәгаләм, Нигә мине Җиргә җибәрдең?
Киңәшәсем килә—Син дәшмисең.
Шикләнәм мин... Таулар уела.
... Галәмнең саф керфегеннән һаман Көмеш яшьләр өскә коела.
Изге ялвару
«Төне шомлы, юл куркыныч. Ае да канлы-кызыл. Кабынган сыман тоела Минем кара йолдызым.
Зинһар, юлга чыкма бүген!
Җылы учак янында Уйлыйк яшисе көннәрне, Хыялланыйк тагын да.
Ул арада төн дә узар... Калдырма беръялгызым! Атсын таңнар, сүнсен күктә Минем кара йолдызым!»
...Ялварды шулай хатын-кыз Бердәнбере алдында Тупырдап тынды тояклар Төннең серле юлында.
Хатын-кызларның мәңгелек Ялваруы дөньяда: «Берүк юлга чыкма бүген Афәт йолдызы яна!»
Иртәгесен шул ук юлда Җайдаксыз аг күренер Шашынып калган хатын-кыз Аңа каршы йөгерер
Яралы атны күреп ул Сыгылыр кинәт кенә: «Нигә гыңламадың, бәгърем. Сизде бит йөрәк кенәм »
Кабатлана шушы язмыш Мәңгелек каргыш сыман. Карап тора кара йолдыз Болытлар арасыннан..
Ирләр йөрәге саңгырау
Шул изге ялваруга:
«Зинһар, юлга чыкма бүген. Кал минем янда гына!
Калдырма беръялзгызымны Җылы учак янында Уйлыйк икәү киләчәкне. Хыялланыйк тагын да...»
Капкага кала сөялеп. Сыза җаны, талпына!
Еракка киткән юлларда Тупырдый төяк кына.
1988.