Логотип Казан Утлары
Роман

МӨРТӘТ

Бүтән чара калмады, арлы-бирле йөрергә тотындым. Нәрсә Б генә уйласам да, уйларымның очына чыга алмыйм. Яңадан яшь диңгезче Игорь исемә төште. Ул авыр минутларында Марусясын уйлап калды Минем дә яратудан шашкан чакларым бар иде. Газаплы сәгатьләремнән азга гына котылырга теләп, бәхетле сәгатьләремне күз алдыма китерергә тырышам. Амур култыгы, Заһидуллиналар йорты Бервакыт бик озак шәһәргә чыкмый торганнан соң, менә бәхет, флот экипажына ниндидер пакет илтергә җибәрделәр. Илттем мин аны. Ә кайтканда, кылт итеп диңгез буе урамы исемә төште.
Менә ул Амур култыгындагы зур йорт. Кояшка караган тәрәзәләре биек, иркен. Минем күңелне генә үзенә тарта алар. Чөнки өй хуҗасы Җамал апаның берсеннәи-берсе гүзәл кызлары бар. Берсе Миннурый, икенчесе Бибинур. Бибинурның көйдереп ала торган күзләре, озынча ак йөзе, биленә тикле җитеп төшкән калын чәч толымнары гашыйк итте мине. Аның әле миңа бер генә дә елмаеп караганы юк. Культпоходларга чыккалаганда төркемнән качып Җамал апаларга баргалаганнарым күп булды. Ишекне һәрвакыт шул чибәркәй Бибинур ача иде Бу юлы нишләптер әнисе ачты. Түргә узуым булды, кызны зур тәрәзә янындагы караватта ак җәймә ябынып яткан килеш күрдем. Җамал апаның да күңеле төшенке. Авыру кызына таба борылып кына карады да
— Больницага алмадылар, терелмәс инде, өметебезне өздек, икенче аен урын өстендә ята. дип уфтанып, бик борчылып сөйләп алды. Менә бит ул дөнья ничек! Минем булмавыма да хәтсез вакытлар үтеп киткән икән. Соңгы тапкыр диңгезчеләр клубыннан концерттан качып килгән идем. Шундый шатлыклы иде ул кич Бибинур белән аңлаштык. Күзләремә генә карап торды. Бетмәс-төкәнмәс сорауларын яудырды Үземнең ерак походларда күргән дельфиннәр. китләр. коточкыч көчле штормнар турында бәйнә-бәйнә сөйләп, тәмам кызның башын әйләндереп, тагын да яраттырдым үземне. Мин аның сулган йөзенә карадым. Мескенем, чак кына таныдым үзен. Күзләре эчкә баткан, сулыш алуы да сизелми Кара толымлы озын чәчләре мендәренең ике ягына җәелгән. Янына килүемне дә сизмәде. Күзләрен ачмады.
Кызым, ач күзеңне, таныйсыңмы? Безгә Локман килде.
И язмыш, язмыш! Шундый хәрәкәтчән, җитез кыз бала нинди хәлдә калган Йөрәгем әрнеде. Хафалы уйлар борчыды Нинди ярдәм күрсәтә алырмын да. үлем тырнагыннан ничек коткарырмын икән9 Шул уйлар зиһенемне биләде.
Больницага нигә алмадылар?
Кирәкле дарулары юк. булса да исән калмас, көннәре санаулы гына кызыңның, диделәр
Җамал апаның бу сүзләре мине тетрәтеп җибәрде Ничек инде ул алай? Шәфкагь кешесенең алай дип әйтергә хакы бармыни9
Ниндидер бер карт доктор, авыруы үпкәсенә таралып бара, иң кирәкле даруыбыз — пеницилин юк,— диде.
Кинәт корабыбыздагы миңа бик таныш хәрби врач Шилов күз алдына килде. Утыз яшьләр тирәсендәге бу зыялы егет китап укырга ярата. Әйбәт-әйбәт китапларын миңа да биреп торганы булды. Бәлки, онытмагандыр? Ә бит корабта нинди генә дарулар юк һаман кайтып тора Әгәр үтенеп, ялварып карасам9
Җамал апа. син әйткән даруны табарга тырышып карармын, таныш врач бар минем. дидем
Әй улым, бик әйбәт булыр иде. үлгәндә дә онытмас идек
Тиз генә, саубуллашып та тормастан. урамга чыгып йөгердем Ярдан тар сукмакларны сикергәлән транспорт йөреп торган урамга килеп тә чыктым. Бәхеткә, йөк машинасы килгәне күренде Тизлек белән барган машина кузовына ничек сикереп менгәнемне сизми дә калдым. Хәрби машина иде ул. Әрҗәсендә ниндидер тартмалар төялгән, шофер сикереп менүемне күрми дә калды. Нәкъ миңа кирәк якка, хәрби порт ягына бара Портка якыная башлагач, кабинасына кактым. Машина туктады.
Ничек, кайда утырып өлгердең. - дип сорады өлкән яшьләрдәге шофер аптырап.
Гафу ит. корабльгә ашыгам,— дидем дә. сикереп төшеп хәрби порт ягына йөгердем.
Тирләп-псшеп вахтага җиткәндә адымнарымны киметеп, өс-башымны тәртипкә кигереп, трап аша корабка үттем. Башта кубрикка төшеп старшина Загарулькога йөкләнгән бурычны үтәп кайтуымны әйттем. Аннан врачны эзләп югары палубага менеп киттем. Ул кабинетында да. каюIасында да юк иде. Корабны аркылыга-буйга иңләп кайтып барган да. офицерлар салоны ягыннан Шиловның килүен күреп алдым Кар- шысына басып, устав буенча тәбрикләдем дә:
Сезгә бик тә мөһим гозерем бар, кабул итә алмассызмы9 дидем.
Әйдәгез, кабинетыма керегез, диде ул.
Яхшы кеше һәрвакыт яхшы булып кала Врач Шилов башта мине игътибар белән тыңлады. Аннары
Кирәк дисең, нишләргә инде синең белән? дип. бармакларын өстәленә суккалап алды. Нәрсә әйтер икән бу дип сабырсызлык белән өметемне баглап аңа карап торам Җавап бирергә һаман ашыкмый Күрәсең мин сораган дару аның кул астында санаулы гынадыр
Ярый, авыруның адресын бир. Башта үзем барып карыйм, аннары, бәлкем, ярдәм дә итеп карармын. .
Врачның бу сүзләреннән җиңел булып китте Якын көннәрдә шәһәргә чыгу мина мөмкин дә түгел, ә врач-офицер, әлбәттә, кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк Мин ышанам Алдан ук рәхмәт әйтеп:
Кайчан барырсыз икән? дип сорадым
Кичке аштан соң керерсең..
Канатланып кубригыма кайтып киттем. Ниһаять, кичке аш та узды. Санчастькә юл тоттым.
Врач Шилов мине, гадәтенчә, тыныч кына кабул итте. Аның беренче сүзе:
— Кулымнан килгәннең барысын да эшләдем, кызны больницага салдырдым,— бер-ике көннән килерсең, нәтиҗәсен әйтермен,— диде. Өмет бар икән әле. Бәлки, Бибинур терелер... Мин көткән көн килеп җитте. Санчастькә барырга туры килмәде, врач үзе чакыртты.
Кризисы үтте, кыз терелеп килә, борчылма, барысы да әйбәт булыр.
Болай и геп сөенгәнемне гомеремдә дә хәтерләмим! Сөенечемнән күз-ләремнән яшь бәреп чыкты. Кеше өчен кайгыра белүче, авыр минутларда хәленә керүче шәфкатьле җанлы кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде, дип, кубригыма кайтып киттем.
... Көннәр берсе артыннан берсе актылар да актылар. Эскадрабыз белән сугышчан походка катнаштык. Тәүлекләр буена башнядан чыкмадык. Утырган килеш шунда ук йокларга туры килде.
Бу зур походка чыгар алдыннан, флот штабыннан корабыбызга моңарчы беркайчан да күренмәгән начальниклар килгәнлектән, мөһим эш башкарырга җыенуыбызны сизә идек инде.
Себер диңгез юлы начальнигы. Советлар Союзы Каһарманы Па- панинны корабыбызда күреп, мин генә түгел, күпләр гаҗәпләнде. Сталин тарафыннан аның безнең эскадраны Төньяк котып диңгезләре аша Мурманскига озатып барырга билгеләнгәнлеген белдек. Ул имәндәй нык гәүдәле, уртачадан калкурак буйлы кеше иде. Күзәтү постына менгәндә якыннан күрергә туры килде үзен. Аның коңгырт күзләре әле дә хәтеремдә.
Походыбыз бик озак дәвам итте, һаваның сизелерлек салкынаюын тойдым. Кышларын гына киенә торган эчке җылы күлмәк-ыштаннарыбызны кияргә мәҗбүр булдык.
Өченче мәртәбә күзәтү постыннан кайтып килгәндә, аскы кубрикка төшәргә борылган гына идем, корабның өлкән боцманы Семеликовны күрдем. Ул мине яхшы белә. Аның командасында ничәмә тапкырлар көймә ярышларында катнашканым бар.
Бик ерак киттек булса кирәк, һавалар үзгәрде. Ефимыч.— дигән булдым.
— Беринг бугазына җитәбез инде,— диде ул.
— Юкка түгелдер, безнең крейсырыбызда Папанин үзе бара.— дип куйдым.
— Ахыры гына әйбәт була күрсен, диде дә Ефимыч китеп барды.
Боцман белән сөйләшүнең икенче көнендә, диңгездә чын мәхшәр купты. Тревога арты тревога булып кына торды. Броньлаиган башня эчендә утырганлыктан, сугыш булып алганын соңыннан гына белдек без. Билгесез су асты көймәләре һөҗүм иткән икән. Мин болар турында кайтырга чыккач кына белдем. Югары командование эскадрабызны кире Владивостокка алып кайтырга приказ биргән...
Бу уйлар диңгезендә йөзеп күпме вакыт үткәргәнмендер, белмим. Көтмәстән карцерның тимер ишеге уртасындагы кечкенә тәрәзәчек ачылып китте. Надзирательнең башы күренде.
— Ал тизрәк, әллә көтәрләр дип уйлыйсыңмы,— дигән чәрелдәвек тавышы ишетелде.
Төрмә көне яңа башланган икән. Сикереп тордым да тәрәзәчеккә барып миңа сузылган ризыкларны алдым. Кулымда өч йөз грамм икмәк, бер кружка җылы су. Бу тоткынның бер тәүлеккә дигән сые.
Төрмә камерасы гомерем буена истә калыр. Тормышта намусым кушканча гына яшәргә, йөрәгем белән акылымны кушып фикер йөртергә.
нинди генә авыр хәл килеп чыкса да югалып калмаска, бары тик гирән- тен уйлап, үтемчә яшәргә карар кылдым. Ялгыш булса да үземчә булыр, уңышка ирешсәм дә үземнеке булыр!
Карцер срогы бетүгә, мине яңадан таныш бүлмәгә илттеләр Калын өстәл янында элекке танышым тикшерүче Шумихин үлек кебек ай йөзен кәгазьләргә текәп хәрәкәтсез генә утыра иде. Мин кергәч тә урыныннан кузгалмалы. Әйтерсен, мин дөньяда гел юк. Мине сынар өчен юри кылана бугай Басып тора-тора аякларым арып бетте. Ә тышта нинди матур яз! КИары кат булганлыктан, каршыдагы йортларның түбәләре генә күренә. Кайсылары куе кызылга буялган, яшел түбәлеләр дә шактый, һавада ара-тирә күгәрченнәр, чәүкәләр төркеме күренгәли. Их. шул кошлардай, күкләрне иңләп очасы иде! Юк шул. ирегемне алдылар. Кешеләр дә бит әлеге кошлар кебек үзләренчә тормыш корып яшәгәндә генә бәхетле. Кешене беркайчан да. беркем дә кол итеп тотарга тиеш 1үгсл. Моны минем акылым, йөрәгем тоя. Уйларым әллә кайларга китте. Тагын хәтер йомгагын сүтәм.
Утыр, ну ничек, уйладыңмы’ Тәүбәгә килергә бик вакыт инде сиңа.
Гражданин тикшерүче, тәүбә итәрдәй эшләремне, сез озаткан салкын камерада атна буе нык уйланып гомеремне үткәргән булсам ла. исемә төшерә алмадым
Шулаймыни?
Җәфаламагыз, гаепләрем бар икән, үзегез әйтегез!
Әле мин синең белән кешеләрчә генә сөйләшәм, безнең сөйлә г терә торган башка ысулларыбыз да бар!
Совет законнары гадел, сез капиталистик илдәме әллә? Кыйнап, канга батырып сорау алыргамы ниятегез9
Бу сүзләрем Шумихинны ярсытып җибәрде Үзе дә сизмәстән тавышын күтәрде.
Синдәй кире беткәннәр өчен җаен табарбыз
Эндәшмәдем, тешләремне кысып булса да түздем Бу Шумихиннан барысын да кәгәргә мөмкин
Беренче булып аның түземлелеге бетте
Йә. сөйләгез, дип, кинәт аягына басып җикеренмәсенме. Аңламаганга сабышып башымны миңгерәүләттегез. Сабырлыкның да чиге була!
Гел бер сорауларны бирүдән нигә туймый икән бу? Аның гонык күзләренә текәлеп карыйм Сизәм, ул да тынычсызлана. Ябык битендәге мускуллары вакыт-вакыт тартышып куя.
Камерама кайткач, 1937 38 иче елларда Казанда яшәгән вакытларым исемә төшеп китте. 37 нчс елның 31 нче декабрендә Черек күл бозында тимераякта шуарга барган идем. Салкынча матур кич Шугалакның сул ягында хәрби оркестр уйный Шуучылар бик күп. Уйламаган җирлән язучы Гомәр Толымбай очрады Аңар ул вакытларда кырык яшьләр тирәсе булгандыр Уртачадан калкурак, киң йөзле, өстендә җиңелмә спорт киеме иде Китапларын укып барам Шундадыр тартынмыйча, ачыктан-ачык сөйләштем мин аның белән «Түбән елгада». «Кызыл Армиядән кайткач», «Фәтих Әмирхан» дигән әсәрләре турында фикерләремне әйттем. Ул мине бик якын итеп, һәр сүземне шыибар белән тыңлады. Үзем дә биш-алты хикәямне дөньяга чыгарып өлгергән идем Кайберләрең укыган. Шуны белгәч күңелем күтәрелеп китте Бозда озак шудык. Оркестр киткәч кенә, тимераякларны тапшырып, кайтып киттек Саубуллашканда, иртәгесен язучылар клубындагы бильярд залында оч-рашырга сүз куешып, аерылыштык Минем у т елны Я тучылар союзында консультация бюросында драматург Әнәс Кама лнын ярдәмчесе булып эшләгән чатым иде Иртән шунда ашыктым Шугалактан кайткач, башлаган хикәямне ятып тәмамлаган идем Шуны машинкада бастырып алырга кирәк Үзенең ип урынында бик иртәкилә торган тәбәнәк буйлы.
ак йөзле, зәңгәр күзле Сара апа («Совет әдәбияты» журналы машинисткасы) нишләптер мине якзы чырай белән каршыламады, һәрвакыт елмаеп торган Сара апага ни булды икән? дип уйларга өлгермәдем, ул:
— Локман, үткән төнне Гомәр Толымбайны кулга алганнар,— дип күңелсез хәбәр җиткерде. Йөрәгем жу-у-у итеп алды. Кая ул хикәямне бастыру. Бер сүз дә әйтмәстән үземнең бүлмәмә кереп утырдым. Озакламады, Әнәс Камал да килде. Толымбай турында ул белә икән.
Галимҗан Ибраһимовны да Кырымнан кайтарып Пләтән төрмәсенә япканнар, нәрсә дип уйларга да белми, сак бул. туганкай.— диде Әнәс миңа.
Менә хәзер үземне кулга алдылар. Нинди мәхшәрле замана соң бу?
Кулга алынган кешенең рухын сындырыр очен, аны татлы йокысыннан аер икән Ярты төндә уятып сорау алу Шумихинның гадәтенә, яраткан эшенә әйләнде. Сизәм, буыннарда хәлем көннән-көн кими. Кайсы чакларда башым әйләнеп, стенага терәләм. бөтен тәнемне тир баса, калтырыйм. Елыйсы килә башлый Мин бит ике кулымны як-якка сузып, һәркайсына герләр күтәреп тора торган егет идем. Бетә баруым шушыдыр инде.
Ял көненә каршы, ике солдат камерамнан гел башка этажга алып менеп киттеләр. Коридор ярым караңгы иде. Бара торгач, ниһаять, иң түрдәге калын ишек янына килеп туктадык. Алдан барган сакчы ишекне ачып, миңа юл бирде.
Кабинет тәрәзәләренә ак ефәктән пәрдәләр эленгән. Каршымда шактый озын һәм киң яшел постау ябылган өстәл. Моңарчы гомеремдә дә күрмәгән, күзнең нурларын алырлык бик тә матур телефоннар тора. Урта яшьләрне узган, иң башларында генерал погоннары ялтыраган, чәчләренә чал керә башлаган зур кара күзле кеше миңа утырырга тәкъдим итте. Аны нишләптер Сталинга охшаттым. Җитмәсә мыеклары да гел аныкы кебек өске иренен каплап аска таба төшкән дә очланып туктаганнар. Охшаса да охшар икән кеше. Йөзе кара-кучкыллы. Мин имән агачыннан зиннәтле итеп эшләнгән артлы урындыкка утырганнан соң. ул икенче сүзен әйтте.
Матросик, син инде бездә өченче аеңны яшисең, үзеңне бик тә тупас тотасың икән, алай ярамый. Без бит кешеләрне гаепләсәк тә җәбер кулланмыйбыз, үзләреннән сөйләтеп кенә эш итәбез. Өлкән лейтенант Шумихин тәҗрибәле, сыналган чекистыбыз...
Шулайдыр шул. тәҗрибәсенә ышандым инде, атна буе көненә бер кружка су белән төрмә карцерында тотты.
— Икмәк биргәннәрдер бит?
— Гафу итегез, өч йөз грамм икмәге дә булды...
Күрәм. минем белән ачыктан-ачык сөйләшәсе сүзе бар. Ләкин ашыкмый. мине якыннан өйрәнә, үзенең зур дәрәҗәле кеше икәнлегенә нык ышанган булганлыктан, аңлатырлык итеп сөйләшәсе килә. Бүлмәдә без икәү генә. Миннән ул яше белән генә түгел, хезмәте-чины. күп кешеләрнең язмышларын хәл итә алуы белән дә бик өлкән иде. Сүзен нидән башлар дин торганда, генерал зур кара күзләре белән сул яктагы стенага карап алды Күзләренең Советлар Союзы картасына төбәлгәнен сиздем. Ул һаман фикерләрен туплый. Мин тагын нәрсә әйтер икән дип көтәм...
Зур түрә телгә килде. Башта эчтән генә уйлаганнарын әйтә башлады.
Тарихта булмаган зур сугыш булып үтте. Совет халкы фашизмны тар-мар итте. Ә кайбер халыклар Ватанга хыянәт иттеләр. Син Кырымнан булмасаң да, кавемең татар бит әле...
Генералның шул сүзләреннән соң гына мин. гомеремнең сигез елын Ватанга игелекле хезмәткә биргән татар малае, моннан ерак булган Татарстанның Әлмәт төбәгендә крестьян гаиләсендә тууыма да карамастан. йөрәгемә шикле хисләр тула баруын тойдым.
Минем би I Кырымга бүгенге көнгә кадәрле бер генә мәртәбә дә аяк атлаганым юк. Аның вакыты да булмады. Үсү. уку. флотка алынып, игелекле рәвештә хәрби хезмәт итеп. Ерак Көнчыгыш су чикләрен саклауда үз өлешемне үтәүдә булды. Димәк, мине татар булганлыгым өчен кулга алганнар. Сугыш тәмамлангач, хәзер инде кирәгем калмаган. Нинди коточкыч мәрхәмәтсезлек бу?! Мине сәяси яктан гаепләп, халык дошманнары рәтенә кер гергә чамалап кулга алганнар! Юк. иптәш генерал, мин сез уйлаган кеше түгел.
Матросик, мин сезгә начарлык теләмим, гаепсезгә бер кешене дә кулга алмыйбыз Бер генә нәрсә сорала, тикшерүчегә дөресен генә сөйләп бирергә миңа вәгъдә бирәсез, үз нәүбәтемдә мин дә сезне яхшы лагерьга җибәрергә боерырмын...
Менә сиңа мә! Яхшы лагерьлар да бар микәнни? Димәк, миңа моннан иреккә чыгу юлы юк Күз алдыма борынгы Рим. Карфаген килеп басты. Колбиләүчеләр дәүләтләре. Камчы, сөңге ярдәмендә кешеләрдән таш ва гтырганнар, сарайлар, пирамидалар салдырганнар. Барысы да җиңелгән халыклар исәбенә эшләнгән.
Димәк, мин гаеплеме, түгелме, барыбер кол булачакмын. Шунысы гына яхшы, генерал миңа «әйбәт лагерь» вәгъдә итә..
Мине аңлагансыздыр, дип елмая төште генерал.
Нәрсә дип әйтим инде шундый зур дәрәҗәле кешегә?
- Аңладым, зур рәхмәтемне белдерәм.
Барыгыз, дин ул мине урыныннан кузгалып ишеккә юл күрсәтте. Теге ике солдат мине көтеп арып беткәннәр булса кирәк. Берсе:
Бик озак сөйләштегез! -диде.
Камерама озатып куйдылар Иртәнге ашны кертүче кизү:
- Озакламый машина килә, төрмәгә китәсең, тизрәк ашап ал. иртәгә ял көне, бүген башка чакырып тормаслар..
Күз алдыма генерал килеп басты: «Мин сиңа яхшы лагерь вәгъдә итөм...»
Дүртенче бүлек
— үрәсең, вакытлы рәвештә КГБ подвалында тотуларының вакыты К бетте. Генералдан соң тимер түбәле машинада төрмәгә кигерделәр. Кызыл кирпечтән салыш ан корпусның өченче ка1ындагы бер камерасына кертеп яптылар. Миннән башка анда яңадан өч кеше бар Күрәм. һәммәсе дә өлкән яшьтәгеләр.
Рәхим итегез, яңа кеше, дип берсе килеп танышып та алды.
Нинди җилләр моңда китерде диңгезчене,- диде ул. өс киемнәремә карап.
Тын океан хәрби-диңгез флотының крейсырыннан булам, ябылуда өченче аем. моңарчы КГБ подвалында тоттылар
Нинди кош икәнлегең күренә...
Бер карават буш иде, сине көткән икән
Барысы белән дә танышып өлгердем. Өчесе дә хәрбиләр Иң өлкәне власовчы. чины армия капитаны, моннан дүрт ай элек Харьковтан китергәннәр. Тикшерү эшләре беткән, егерме биш ел срок биргәннәр үзенә. Лагерьга җибәрүләрен көтеп ята. Сугышның беренче көннәреннән башлап сугышкан Яралы килеш әсирлеккә эләккән Аннары лагерьда ачтан үлүдән куркып. РОАга язылган. Бу тип чын сатлык җан. дин уйлап куйдым Оялмый-нитми шундый явызлык белән совет хөкүмәтен сүгә, «Сталин режимы мәңгегә яшәмәс, илдә азатлык җиле исәр», ди.
Икенче тоткын уты» яшьләрдән чак кына өлкәнрәк булыр, танкист. Курск дугасында каты сугышларда катнашкан Танк янгач, аскы люктан чыгып исән калган Госпитальдә яткан Яралары төзәлгән, яңадан
фронтка җибәргәннәр. Маршал Рокоссовский армиясендә сугышны тә-мамлаган. Алар частен Ерак Көнчыгышка сугыш беткәч кенә күчергәннәр. Каядыр Төньякка. Совет Армиясе японнардан азат иткән атауларга барырга пароход көткәннәр. Көннәрнең берендә, часть командиры ике танкист белән шәһәргә ялга чыккан булган. Шунда исерек килеш аларны диңгезчеләр патруле эләктергән. Бу хәлне күреп калган иптәшләре, уй- лап-ни геп тормастан. кайтып танкларын кабызганнар да командирларының ябылган җирләренә килеп орудиеләрен төзәгәннәр:
- Йә, кичекмәстән безнең танкистларны чыгарасыз, йә көлегезне күккә очырабыз.— дип кисәтеп, залп биргәннәр. Эшнең зурга китүен күреп, начальник, Рокоссовский танкистларын чыгарып җибәрергә мәҗбүр булган һәм бу вакыйганы шәһәр коменданты Лавроненкога хәбәр иткән.
Лавроненконы хәтерлим. Ул мин Рус Атавында кораллар мәктәбендә укыганда ротабыз командиры иде. Усаллыгын, тәртипне үлеп яратуын яхшы, беләм. Рокоссовский танкистларына рәхмәт әйтмәгәндер, трибуналга биргәндер Уйларым дөрес булып чыкты. Әлеге вакыйгага катнашкан танкистларның һәммәсенә, шул исәптән бу егеткә дә. унар ел хәзмәт белән төзәтү лагерына җибәрергә хөкем чыгарганнар Өченчесе минем яшьләр тирәсендә Сугыш корабыннан, Павел Коваленко. Тумы- шы буенча Кавказдан Нальчик дигән шәһәрдән. 1939 елны флотка алынган Тын океан флотының шактый зур сугыш корабында хезмәт иткән җиреннән төнлә килеп алып киткәннәр аны. Берничә ай тикшерү астында җәфалап интектергәннән соң, советка каршы агитациядә гаепләп, 58 нче статьяның 10 нчы пункты белән ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Күңеле бик тә төшенке. Миңа, үзе кебек диңгезче булганыма күрә генә, өстән-өстән үз хәле турында сөйләп алды. Икебез дә Рус атавында кораллар мәктәбендә укыганбыз. Тик аралашмаганбыз гына.
Павел ике сүзнең берендә, туган яклары Кавказны искә ала. Алтын яшьлеге үткән тауларын сагына ул. Үзем аны тыңлыйм, ә хәтергә Казанда чакта якыннан аралашып яшәгән язучы Рахман Ильяс искә төште. Ул миңа «Таулар арасында» дигән китабын флотка китәр алдыннан бүләк итеп биргән иде. Шул әсәрләр белән бергә, язучы үзе дә хәтер тәрәзәсен кага.
1939 елның салкын көзе. Казанның Кольцо дигән җирендә трамвай көтәм. Караңгы төшеп килә. Карыйм, янымда гына өстендә көзге пальто кигән мәһабәт гәүдәле кеше басып тора, шундук танып алдым мин аны.
Сәлам. Ильяс абый,—дидем беренче булып.
Сәлам, сәлам! Күрми дә торам, Бадыйкшан икәнсен. «Бүләк» дигән китабыңа рецензияне мин язган идем бит.
Нәшрият редакторы Зәкия Садыйкова миңа Абдулла Әхмәтнең язганын гына укытты.
Мин хәзерге нәшриятның матур әдәбият секторында эшлим. Зәкия апаң еш кына яныма кергәләп тора. Әле бүген генә күрдем, китабыңның корректурасы да килгән инде. Рәсемнәре дә бар... Шундый сөендем, аның әйткәннәрен мин зур яңалык итеп кабул иттем Рахман абыйның әсәрләре Баку нефтьчеләре турында. Татар әдәбияты бу темага бик тә ярлы.
Мин янә сүз башладым:
«Штык» дигән роман хакында ишеткәнем бар, укырга туры килмәде, ул сезнеке түгелме?
Ильяс абый көлеп куйды. Нәрсәдер әйтмәкче иде. өлгерә алмады, трамвай килеп туктады. Миңа да Ирек мәйданы ягына барысы булгач, без бер үк вагонга утырдык.
Ленин бакчасын уздык. Опера театры салына башлаган иде инде, зур төзелешкә карап барам Ул җирдә «Бакыр бабай бакчасы» барлыгын беләм. Мин Казанга килгән елны ул «бабайны» каядыр алып киткәннәр.
Ирек мәйданы тукталышында без бергә төштек Аннары Кольцода өзелгән сүзебезне дәвам иттек.
«Штык» романын мин язмадым, аны абыем язды. Күпләр хәзер дә безне бутыйлар...
- Ильяс абый, минем китабымнын рәссаме кем?
- - Нәшриятның талантлы яшь рәссамы Байназар Альмеев.
Иртәгә нәшриятка кереп, Рахман Ильяс әйткән яналыкларны үз күзем белән күреп чыгарга ниятләп, язучы белән саубуллаша башладым
Әле вакыт кичке алтылар тирәсе генә, миңа кереп чык. ничек яшәгәнемне күрерсең...
Каршы килмәдем. Тельман урамында гына яши икән Шактый зур ике катлы агач йорт Яфраклары коелып беткән биек агачларның ботаклары йортның гәрәзәләренә үк тиеп тора. Килеп кергәч
Мәрьям, менә яшь язучы алып кайттым әле, чәй әзерли тор. аңарчы без сөйләшеп алырбыз, диде.
Җәмәгате гәүдәле генә, мөлаем йөзле, җитез хәрәкәтле кырык яшьләр чамасындагы ханым иде. Ул үзенә генә хас матур елмаю белән мина баштанаяк карап алды да, кухня ягына чыгып китте. Өстебезне салып икебез дә язу өстәле янына килеп утырдык. Кая карама китаплар, ниндиләре генә юк. Кызыксынып күз йөртәм...
Менә шулай яшибез инде, Локман энекәш, язабыз-сызабыз. шак- катарлык шедеврлар тудыра алмыйбыз әле
Мин тыңлыйм, ә ул үзенең иҗаты белән таныштыра. Сокланып, аның сөйләгәннәрен күңелемә беркетеп барам
Менә «Кеше» дигән роман тәмамлап киләм. Бик авыр языла Ул шунда өстәленең бер читендә, өелеп торган кулъязмаларын алып минем алдыма китереп куйды Калын гына, өч-дүрт йөзләп бит булыр Матур тигез хәрефләр белән язылган. Нефтьчеләр тормышыннан икән.
Озакламады. Мәрьям апа безне чәйгә чакырды. Өстәл янында да сүзебезне дәвам иттек.
Азактан зур рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып кайтып киттем. Бу минем язучы Рахман Ильяс белән соңгы очрашуым булган икән..
Төрмә камерасында кешеләр белән аралашкач, бераз үз хәлемә кайта башладым. Йөрәкнең ялгызлыктан сыкрануын, акылның шашар дәрәҗәгә җитүен бары 1ик үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр Әйе. мин кешеләр арасында үземне кеше итеп тоя башладым. Тормышка карашым, кулга алыш ач кешеләргә булган барлык мөнәсәбә1ләрем тамырыннан үзгәрде. Хәзер беркатлы кеше түгел инде мин Барысына да шикләнеп карыйм, әйткән сүзләренең мәгънәсенә зур игътибар биреп, кайбер чакта: «Әйдә шапырын, барыбер мине ышандыра алмассың», дип уйлап куям Бер өлкән яшьтәге агайның «Кеше йоклаганда гына әйбәт, аны тыңла да. үзенчә эш иг». дигән канатлы сүзләре исемә гәпне. Ә мин жүләр бала булганмын. Bepi ә хезмәт иткән кешеләрне чын дусларым, фикердәшләрем дип. йөрдем. Дөньяга карашымны, эч серләремне, мәхәббәтемне сөйләдем аларга. язган, килгән хатларымны укы и ым Шул ук кешеләр зәһәр көнләшү белән минем гурыда кирәкле урынга җи1 кереп юрганнар Шуларның мәкерле уклары һаман йөрәгемә төртеп тора, вакыт-вакыт шул агулы уклардан котыласы, күзләремне мәңгегә йомып, явызлык белән агуланган бу дөньядан югаласым килеп китә
Генерал яныннан чыкканга бер тәүлек вакыт үткәннән соң. тикшерүче Шумихим янына китерелдем. Иртәнге вакыт булуга карамастан көн нишләптер караңгы Машинадан төшкәч тә. һаваның бозылып китүенә игыибар иткән идем. Әйтерсең, салкын көз. Диңгез ятыннан куе кара болытлар Көньякка берсе өстенә берсе атланып агалар Шумихин, мине күрмәмешкә салышып, ниндидер кәгазьләргә күзләрен текәгән Укып чыкты булса кирәк, миңа күтәрелеп карап алды
— Әйткәнне генә көтмә, кергәч тә утырырга кирәк,—дип куйды.
Әрсезлегем юк минем. Ни әйтсәң дә. тәртип дигән, кешедәге иң мөка1дәс сыйфат миңа әнием сөте белән бирелгән. Нинди генә авыр хәлдә калсам да. түзәм, үз җаныма гына ышанам.
— Йә, башлыйбыз, генералыбызга дөресен сөйләп бирергә вәгъдә биргәнсең, бик яхшы Мин дә үз нәүбәтемдә сине кыерсытмам. .
Гафу итегез, нәрсәдән башлап җибәрим соң?
Тикшерүченең ак чырае кызарып китте. Ләкин тавышын күгәрмәде, баягыча тыныч кына:
— Гаебеңне яшерүең язмышыңны гына авыр хәлгә куя, азагы күңелсез булыр1 — дип ашардай булып күзләрен миңа төбәде.
■— Кайда, кайчан, нинди җинаять эшләгән соң мин? Әгәр әйтсәгез, имзамны куеп раслар да идем.
— Менә документлар, монда синең җинаять эшләрең. Без үзең сөйләп бирерсең дип көткән идек. Теләмәдең.
— Нәрсә сөйләргә кирәклеген белмим.
Күрәм, ул бүген тыныч, текәлеп карап-карап торды да, кәгазь өемнәреннән бер би ген тартып алды:
— Корабыгызда дусларың кемнәр? Исемнәрен әйтә аласыңмы?
Көтелмәгән бу сорауга ничек дип тә җавап бирә алмый тордым. Кем соң әле минем чын дустым? Хәзерге хәлемдә кешегә ышанырга, чын дус дип атарга буламы берәрсен? Миемне шул сорау кыздыра. Кемнәрне күрсәтә алам соң? һәммәсе дә күз алдымнан үтә. Авыр вакытымда сердәш, теләктәш булырлык кемем бар соң?
Бер якташымны исемә төшердем. Ул да Татарстанның мин туган Әлмәт районы Бишмунча авылыннан. Калку буйлы, коңгырт йөзле, сүлпән карашлы зур авызлы егет. Ачыктан-ачык дөнья хәлләре, кызлар, үзебез белән мәж килеп яшәгән иптәшләр турында да сөйләшүләр күп булды үзе белән. Менә хәзер аны чын дустым дип әйтсәм? Кинәттән бер нәрсә искә төшеп китте. Моннан ике ел элек, ул егетнең әнисе үлүе турында телеграмма килеп төшкән иде Шуны тотып яныма килеп басты. Иөзе бик тә борчулы үзенең.
— Хәзер гариза язып бирәм. сиңа кайтырга кирәк булыр,— мондый хәлдә, югары командование сугыш вакытында да кешенең хәленә керә белә, дидем. Егетнең күңеле күтәрелеп китте. Мин шундук гариза яздым да телеграммасын кулына тоттырып:
— Бар. политбүлек начальнигы Яков Гурьевичка йөгер, дидем. Шул көнне үк якташым Моталлап Хөсәеновка юлын-ниен санамастан ун көнлек отпуска да бирделәр. Кичке катер белән аны озатканда:
— Әгәр вакытың булса, кайтканда минем авылым аша үтәсең бит, пичәмә еллар хатлар алышып торган сөйгән кызыма да кереп чык әле,— дидем.
— Аны гына үтәрмен,— үзеннән сәлам дә алып килермен,— дип егет минем белән саубуллашып кулын болгап китеп барды. Менә шулар күз алдыма килеп баскач, күңелсез бер хәл искә төште. Әйе. Хөсәенов әйләнеп кайтты, сөйгән кызыма да кереп чыккан. Кыз миңа балда катырылган чәкчәк белән каклаган каз җибәргән булган Тик кадерле күчтәнәчләрне алып килеп җиткерә алмады ул.
— Йоклап киткәнмен, вагонда солдатлар күп иде. алар сиңа дигән күчтәнәчләрне ашап бетергәннәр,—диде. Соңыннан сөйгәнемнән хат алдым. «Синең белән бергә хезмәт иткән егет һәрбер сүзендә сине яманлады, ул сиңа тиң түгел, кызлардан аңа хатлар күп килә дип сөйләде» дигән җөмләне исем китеп укыган идем Юк. юк аны дустым дип әйтә алмыйм. Урыс егете Владимир Пантуров бар. Ул бик гади, кешелекле, авыр вакытларда хәлеңә керә белә. Аның да миңа ошамаган ягы бар туры әйткәнне яратмый. Ә болай гел янымда сагызланып йөри. Бергә укыдык. Комсомольск шәһәрендә крейсерны төзүгә өлеше
безне керттек. Зур походларда булдык Буйларыбыз икебезнең дә йөз алтмыш биш сантиметр. Аның мин яраткан бер ягы бар Көрәшергә бик ярата Владивостокның хәрби көрәшчеләр клубына йөри Шулай бервакыт, кораб палубасында үзе белән көч сынашырга туры килде. Мин татарча көрәшәм, ә Владимир диңгез клубында өйрәнеп кайткан самбо алымнарын кулланмакчы була, иптәшләр карап тордылар Көчләребез бер чама булганлыктан, тирләп-пешеп беттек. Ул да җиңәргә тели, мин дә бирешмим. Ул арыды, мин дә ярыйсы гына сүлпәнләдем Билләребез- дән алышкан килеш бер урында таптанабыз. Җаен китереп башаркан палубага ордым бит моны. Владимир тын да ала алмый сузылып ята. Шүрләп тә куйдым. Кемдер башына салкын су китереп койгач кына күзләрен ачып җибәрде, аягына басты. Киткәндә:
Моны исеңә төшерермен әле,— дигән иде.
Көннәр, айлар, еллар үтте, дуслыгыбыз элеккегедәй дәвам итте. Йә. тагын кемнәрне искә төшерим соң?
Мин күп егетләрне беләм, бергә яшәдек, төрле чак булгандыр, дидем тикшерүчегә.
Март башында көймә чистартканда, матросларга язучы Михаил Зошенконың бер хикәясен мактап сөйләгәнсең. Ә бит Зошенконың иҗатын партия идеологик яктан зарарлы дип махсус карар чыгарды, анда Анна Ахматова да бар Шундый карарлар чыгуын белә торып, син нигә аларпы пропагандалап йөрисең?
Әйе. истә, ул чакта Михаил Зощенко турында сүз булды. Мин аның хикәясендәт е маймылның мунчадагы маҗаралары турында сөйләдем. Алар эчләре катып көлделәр. Моның өчен сез мине җинаятьче дияргә хакыгыз юк.
Мә. сөйләгәннәреңне раслап кулыңны куй,- дип, Шумихин өстәлдәге беркетмәне миңа табан шудырды. Өстәп язматан микән дип җентекләп укып чыктым. Барысы да сөйләгәнемчә. Раслап, кәгазьгә имзамны салдым.
Сорау алу дәвам итте. Тикшерүче яңадан-яңа дәлилләр китерде Походларда бергә булган кайбер бәндәләрнең, сөйләгән сүзләремне орт аңнарга җиткерә баруларын белгәч, бик күңелсезләндем Махсус мине әнә кемнәр чолгап алган булган икән. Ә мин бернәрсә дә сизмәгәнмен.
Үткән ел октябрь бәйрәме көнендә мин кубрикта дежурда торганмын Ялгызым гына радиодан бәйрәм концертын тыңлаганда, икенче генә елын хезмәт итүче Мордвинов дигән егет кайтып керә дә. радионы туктатып куя. Ип юш Сталинның пластинкага язылган ниндидер бер ногытын погсфонда тыңлыйсы килеп кайтуы булган икән Әйләндерә башлый ул аны Кубрикта икәү генә булганбыз. Шундый күңелле концертны туктатуына ачуым килеп киткән
Түзмәгәнмен, аны Сталинның нотыгын тыңлаудан мәхрүм иткәнмен Булдымы бу хәл? дип сорау бирде тикшерүче
Хәзер генә аңлый барам, кемдер үз тирәсенә яшь. тәҗрибәсез малайларны туплап, алдан ук минем өстемнән күзәтү оештырган! Болар барысы да соңгы өч ай дәверендә Нигә, кемгә кирәк булдым икән соң мин? Туган ятыма кайту алдыннан тына, һәрбер әйткән сүземә кире мәгънә салып, тозак кордырганнар. Тикшерүченең канәгать икәнлеген тоям. Шулай ла
Өс ГӨП, бер ике СҮЗ Я тып кует ы I әле. дидем
Ничек булган шулай язылган бит инде, тагы нәрсә өстәмәкче буласың?
Бәйрәм көне булганлыктан, политикадан арынып торырга теләдем. шунлыктан, яшь диңгезче Мордвиновка иптәш Сталин нотыгын башка вакытта тыңларсың, дидем.
Бер сүз дә әйтмәс юн, Шумихин беркетмәгә сүзләремне теркәп куйды Аннан сон матрос Моталлап Хөсәенов белән югары палубада йөргәндә, дәүләт һәм коммунистлар партиясе турында арабызда сүз чыккан
Син ризасызлык белдергәнсең һәм урысларны гына мактап язалар дигәнсең. Сугыш беткәч, иптәш Сталинның Кремльдә банке г вакытында: «Беренче нәүбәттә бөек рус халкы өчен тост күтәрәм» дигән сүзләрен хурлагансың. Синең ни эшең бар юлбашчының кемнәр өчен эчүендә. маңка!..
Менә бит ул кая таба борыла сүзләр. Яшермим, сөйләшүләр булгандыр. әмма ләкин алай ук әйтмәгәнмеңдер. «Бу тостны бөтен совет халкы өчен күтәрәм». — дигән булса, әйбәтрәк булыр иде, дигәнмендер. Рәсәй өчен, каһарманнарча сугышкан татар, чуаш, мари, яки башка халыкларның уллары кемнән ким иде соң?
Сөйләшү булды, мин Хөсәеновка. иптәш Сталинның җиңү уңае белән әйтелгән сүзләрен бөтен совет халык өчен әйтелгән дип аңларга кирәк.—дидем. Чөнки райондашым Хөсәеновның белеме бик түбән. Ул Бишмунча авылы мәктәбенең башлангыч классын гына бетергән...
Яңадан ябык машинада төрмәгә китереп яптылар. Мин кайтканда власовчы гына юк иде. Аның урынына урта яшьләрдәге кара чәчле, бераз кысынкырак күзле, киң кара кашлы, яңаклары суырылган яңа тоткын килгән. Мин кергәч тә ул торып басты. Киемнәре бик үк таушалмаган- лыктан, күптән түгел генә кулга алынганлыгын чамаладым.
Ничек, авырттырырлык итеп селкемәделәрме? Хәер, алар сак кылана хәзер. (Бу сүзләрне танкист егет әйтте.)
Советка каршы агитация алып баруда гаеплиләр. Әле бүгенгә чаклы җикеренү, каты сөйләшүдән башка кул якмадылар,— дидем. Павел Коваленко исе дә китмәстән:
Әйттем бит, миңа чәпәгән статьяны ябыштырачаклар сиңа. Менә көт тә тор. срок бирәчәкләр...
Сөйләшәсем килми иде. Дүрт сәгать буе тикшерүче кабинетында утырып арылган. Төшке әбәт булган, миңа калдырылган аш суынып беткән. Ашарга кирәк, көчем бетмәсен.
Лагерьга бергәрәк эләксәк, күңеллерәк булыр иде,— дип, Павел яныма елышты. Күрәм. бик тә сөйләшәсе килә аның. Дәшмәдем. Башым болай да тубалдай...
Яңа тоткынның язмышы бигрәк тә катлаулы икән. Ул чексит, дошман җирендә эшләгән. Японнар тотып төрмәгә япканнар. Кырык үлем аша котылган. Ләкин совет разведкасы кулга алган. Менә хәзер тикшерәләр...
Мин тагын камерада «ялгызбаш калып», гирән уйларга чумам, үзем турында түгел. Кеше турында уйлыйм. Әдәм баласы барысына да түзә икән. Кинәттән зоопарк күз алдыма килә. Анда арысланнар, юлбарыслар. тагы әллә нинди ерткыч җанварлар, кошлар бөтен гомерләрен читлекләрдә үткәрәләр, җан газабында арлы-бирле йөреп торалар Ә кешеләр аларны күрергә бала-чагаларын алып килә. Ә шул карап торучылар арасында: «Нигә болар иректә түгел, алар бит табигать балалары, тоткынлыкта тормасыннар, туып-үскән урманнарына, дала-тауларына яшәргә җибәрергә кирәк үзләрен».— дип уйлап караучылар бар микән?! Менә бу минутта без, дүрт кеше, тоткынлыкта яшибез. Дөньядагы иң кадерле нәрсә ирек ләззәтеннән мәхрүм ителгәнбез. Хурлыкка дучар ителү күпмегә чаклы дәвам итәр? Белмим, башкалар ничектер, мин бу нахак газапларга түзә алмам. Тиз арада моңа чик куярмын.
Тоткын Бадыйкшанов. әйдәгез, дигән калын тавыш мине сискәндереп җибәрде. Уйларга бирелеп, ишектән надзирательнең керүен ишетмәгәнмен икән. Чыгу юлына атладым.
Түбәле машинаның эчендәге тар бер бүлмәчегенә ябып куйдылар. Тагын кемнәрнедер керттеләр. Ишекләрнең ачылып бикләнүләрен санап тордым Бу юлы сигез кеше. Озакламый машина сикәлтәле юллардан бара башлады.
Шумихин бүген яңа погоннар таккан. Хәзер инде ул капитан. Күрәсең, зур эшләр башкарган, үзенең корбаннарын атналар, айлар буена судка озатып торган.
Тикшерүче өстәлдәге папкаларның берсеннән дәфтәр суырып алды. Шундук таныдым - минеке. 1940 елда яза башлаган идем Яна алфавитка күнегеп житмәгәнлектән. латин хәрефләре белән язылган анда Күрәсең. татар кешесе танышып, укып чыккач, кайбер битләренә кәгазь кыс!ырган. Кызыл карандаш белән беренче битеннән алып актыгына кадәр сан куеп чыгылган. Язганнарымның күп кенә битләре кара белән язылган булганлыктан, теләсә кем укырлык иде. Шумихин көндәлегемнең 32 нчс битен ачып, алдыма куйды Анда Уралның Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәрендә яшәүче шагыйрь Габдрахман Теләштән 1941 елның 14 мартында хат алуым турында язылган. «... Фәтхи Бурнаш ун елга хөкем ителгән, ул яхшы кеше иде. «Таһир-3өһрә»не язган, күп кенә поэмалар авторының «халык дошманы» булуына ышанасым килми. Зур язучыларның югалулары бик тә кызганыч Бурнаш тиз акланырга тиеш. Шагыйрь Хәсән Туфанның да язмышы үкенечле, ул да кулга алынган һич тә аңламыйм, нәрсә бу?» дип язып куйганмын
Шумихин миннән күзен алмый, көндәлегемнән сызылган юлларны укыганымны карап тора Белом, ул инде күптән тиешле нәтижәгә килгәндер. Ә мин һаман укыйм: «Унсигезенче июль, кырык икенче ел. Шулай итен, акрын гына эссе июльнең икенче яртысы да үтеп бара. Тормышымнан тәм таба алмыйча яшәвемне дәвам итәм. Кая карама, гаделсезлек, тормыштан тую, кешеләр, дошманнар, дуслар барысы да кояш кызуыннан качарга тырышалар. Ә мин, киресенчә, үземнең бөтен омтылышым белән алга, бу авыр елларны ничек кенә булмасын үткәрергә тырышам. Ләкин бик каты җәберләмәм»
Менә бит ул ничек! Хәзер, язмаларның язылуына алты ел үткәч, шуларны искә төшерәләр, таеп эзлиләр. Кемнәргә кирәк булды икән минем ул вакытта нәрсә уйлаганнарым* Кеше уйсыз, хыялсыз яши алмый бит инде. Укуымны дәвам итәм. «Миргали Монасыйпов үз халкының көрәшен кире кагучы эгоист, ләкин тазалыгы, ныклыгы белән теләсә кемгә ярый белә торган кеше Миңа шундый нахал дус кирәкми Габдулла Галиев. Шәрәф Мөдәррис. Үзбәк Саттаров. Кадиков һәм шулар кебек халкыбыз очен өзелеп торган олы җанлы кешеләр кирәк»
Көндәлегемне укыганда сыкрыйм, өзгәләнәм. Ничек инде бу фикер-дәшләремнән бизәргә! һич тә мөмкин түгел, мин алар белән мәңгегә бергә
Өч ай дигәндә Шумихин эшемне тәмам итте Аның җилкәсеннән тау төшкәнен үзеннән бигрәк мин аңладым. Соңгы сорау алулары вакытында ул элеккеге көннәрендәге кебек борчылмады Үзен тыныч тотты Хәт та өс гөлендәге өелеп торган биш көндәлегемне һәм кулъязмаларымны укырга мөмкинлек бирде. Күрәсең, соңгы мәртәбә генә булса да. тоткын үзен тынычландырсын, күңелен юатып калсын, дип уйлагандыр
Калын-калын көндәлек дәфтәрләремдә хәрби хезмәткә алынган вакы-тымнан алып, кулга алынганчы үткән көннәремнең иң әһәмиятле мизгелләре теркәлгән Аларны язар өчен күпме йокысыз төннәр үткәнен бары тик үзем генә белом. Менә бу минутларда шуларны искә төшерәм дә әрпеп-әрнеп үземне каһәрлим. Нигә мин алармы вакытында илгә, туганым Рәхимәгә яки сөйгән кызыма юлламадым, дим. Редакцияләргә дә бик аз җибәрдем шул! Фронтовик дустым Шәрәф Мөдәррис ике хикәямне Көнбатышта үзе эшләгән газетада бастырды. Аңа мен рәхмәтемне укыйм «Совет әдәбияты» журналына шактый гына зур документаль повсстемне җибәргән идем. Бәхетсезлеккә күрә, аны миңа язучы Фатих Хөсни, төзәтергә дип. яңадан үземә кайтарды Әнә. шул ку гьязмам да. башка әсәрләрем белән бергә, тикшерүче алдында ята. Кызганыч! Минем белән берәр хәл була калса, барысы да юкка чыгачак ич алар
Җитәр, озак укыдың, язмаларың бездә югалмас! дип. Шумихин укуымны бүлдерде
Апытт миңа яна соравы бар икән
— Сафар Сәрдәров дигән кешене беләсеңме?
- Нигә белмәскә, бик яхшы беләм. Хәрби портта хезмәт итә, якташым була.
Алай икән...
Әйтегез әле, аның турында нигә сорадыгыз?
Шул мизгелдә кылт игеп Сафарның мине квартирасына чакырып кунак итүе, өстәл тартмасын ачып, тутырылмаган хәрби билетлар, пистолет күрсәтеп: «Әле синең хезмәтеңнең кайчан бетәсе билгеле түгел, әллә бу нәрсәләрдәй файдаланып каласыңмы?» — дигән сүзләре исемә төште. Менә ышан кешегә. Бер корабта якташым Моталлап кебек үк. тагын бер агулы елан дус булып йөргән микәнни? Ләкин капитан Шумихин минем соравыма:
Болай гына әйтүем иде,— дип җавап бирде.
Алдыма гаепләү өчен куелган язмаларга игътибар итәм: үзем кул куйган беркетмәләр, кораб китапханәсеннән алып укыган китаплар исемлеге—барысы да бар.
Эшеңне ябарга да булыр иде. Ләкин син үзеңне начар тоттың. Тәкәбберләндең, кирәген сөйләп бирмәдең. Гаепләреңне үземә ачарга туры килде.— диде Шумихин.
Сез артыграк та кыландыгыз әле...
Җавабым тикшерүчегә ошамады, шундук алдымдагы кәгазьләрне үзенә тартып куйды. Өстәле астындагы кнопкасына басуга, сакчы килеп тә керде. Мине алып чыгып киттеләр.
Камерага кайткач, исем китте. Барысы да — яңа тоткыннар Танышу, аңлашулар башланды. Мине бигрәк тә дядя Ваня кызыксындырды. Яше белән җитмешләр тирәсендә булыр. Ябык карт, күзләре зәңгәр, бите балавыз сыман куе сары үзенең. Ул:
Егетем, синең эшең пустяк. Тик — срок бирәчәкләр. Диңгезчеләр арасында советка каршы агитация алып баргансың. 58 нче статьяны көт тә тор. Синдәй яшь егетләрне дә җыймагач. Сталин ничек коммунизм төзесен? — дип. Советлар иленең төрмә, лагерьлар белән тулганлыгын. иртәме, соңмы моңа чик куелачагына, чын демократия башланачагына ышандырырга тырышты. Аның белән сөйләшү үзе бер гыйбрәт булды.
Шушы яшемә җитеп, дөньяны алай ук аңлый алмавыма сызланып куйдым. Өлкән кешенең һәрбер сүзе сәясәткә булган карашларымны үзгәртә барды. Әмма аның бүгенге көнгә карашы, коммунистлар партиясенә нәфрәтле булуы миңа ошамый. Мәскәүдә күп нәрсәләрне белми булырлар, дигән уй һаман борчый. Үземне дөрес гаепләмәүләрен җиткерәсем килә.
Караватыбыз янәшә булу дядя Ваня белән арабызны тагын да якынайтты. Тавышы ягымлы. Каяндыр бик ерактан килгән кебек. Ашыкмыйча, һәрбер сүзен йөрәккә җиткереп сөйли...
— Тикшерүчеләрнең төрлесен күргән абзан булыр бу,—дип яңадан башлап китте ул.— Берәүләре сине ялгыз камерага утыртып, бик озак чакырмый тора. Шуның белән рухыңны төшереп тинтерәтә, аннары шул вакыттан файдаланып, синең турыда белешмә, фактлар туплый. Аннан чакырып ала да: «Болардан баш тарта алмыйсың».—дип кул куйдыра. Бу инде аның үзенә күрә кешене өйрәнүе, гаебен танытуга ирешүе. Карышсаң, киреләнсәң, өченче номерны кулланырга юл ачыла.
— Нәрсә соң ул өченче номер?
Җәзалау. Брезент капчык кидереп, салкын су кою. типкәләп һушыңнан яздыру, аннары янә. бастырып, кулыңа каләм тоттыру.
Совет төрмәсендә моңа кем рөхсәт бирә? Бу бит фашизм!
Әй. беркатлы сабый! Кызганам мин сине! Монда эләктеңме, закон табармын дип уйлама. Төрмәдә закон юк. Кулга алганнар икән, димәк, син кирәк аларга. Гаеплеме-түгелме, аларның анда эше юк.
— һич аңламыйм.
Аңларсың, башың яшь әле. аңлатырлар...
Бишенче бүлек
—— ион диңгезенең көнбатышында Путятин дип аталган шактый зур _Х~И атаУ бар. Ул диңгездән колакчын бүрек сыман калкып тора. Безне Владивосток төрмәсеннән тимер баржада буксир пароходы белән шунда сөйрәп китерделәр Бәхетебезгә, диңгездә давыл булмады Вак- төяк чайкалуларга барыбыз да түздек. Мин үзем хезмәт иткән сугыш корабымны исемә төшереп бардым. Кайчан гына мин дә иректә, иптәшләрем белән көлешеп, шаярып, илгә кайту өмет-хыяллары белән яши идем.
Баржадан ярта чыгарып тезгәннән соң. безне берәм-берәм тентеделәр. Аннан бишәрләп жиргә утырттылар. Алдагы сафка туры килгәнлектән, миңа тирә-як яхшы күренә иде. Ялкау дулкыннар вак таш өелгән ярны юа. Диңгездә бернинди кораб та. көймә дә күренми. Еракта беленер- беленмәс кенә зур җир күренә Аның да әле тауларын тына чамаларга мөмкин. Әйтерсең, үзләрен һавага элеп куйганнар. Аякларыбызга басарга боерык бирелде. Вак ташлы ярдан сак астында өскә таба менеп киттек Озак барырга туры килмәде, юлыбыз ниндидер корылмаларга борылды Ярга менеп җигүгә, атауның бөтен җире ачылып китте Сулдан урыны- урыны белән агачлыклар, каралып беткән ташлыклар, ә уң якта, диңгез буенда, озын-озын итен салынган келәтләр. Шунда пристань да күренә. Янында берничә шхуна да бар Инде барыбыз да балык комбинатына китергәннәрен сизәбез. Килгәндә тоткыннарның ун елдан артмаган срок- лылар гына икәнлеген чамалаган идем.
Лагерьга җитлек. Шактый зур үзе. дүрт почмагында да сыерчык оясы сыман итеп такталардан ясалган каравыл манарасы күренә Коймалары бер-берсенә терәлеп, җиргә кадалган киртәләрдән гыйбарәт. Мәйдан эчендә берничә барак бар. Вахта янында туктатып, яңадан тентергә тотындылар Аннары гына ишек алдына кертеп, баракларга бүлә башладылар. Мин капка белән каравыл манарасына якын юрган баракка эләктем. Эче чиста, икешәр катлы сәндерәләр, яннарына берәр тумбочка да куелган. Салам мендәр белән матраслар күзгә ташланды Күрәсең, биредәге тоткыннарны каядыр башка җиргә күчергәннәр Каршылаучы мина тиешле яiагымны күрсәтте. Урнашып алгач, ял итеп утырганда, янәшәдәге берәү
Безнең бригадага эләктең, балык эшендә булырсың, -диде
Әйбәт, балык яратам мин Төрмә ризыгыннан тәмам гарык булып беткән идем, дидем.
Бик шатланма, бу утрауда озак тотмаслар, тагын да ераграк җибәрерләр әле. дин куйды әлеге тоткын. Озынча буйлы, пеләш башлы. ябык ай йөзле, бераз эчкә баткан зәңгәр күзле ул тоткынның кем икәнлеген гиз таныттылар. һава суларга ишегалдына чыгуыма, кемдер
Сәяси фраер янында чуалма, дип пышылдады.
Эндәшмәдем. Әй i үче яшь тоткын. Күп нәрсәләрне аңламый да торгандыр Аның кем икәнлеген белергә дә теләмим. Ә менә «сәяси фраер» мине кызыксындырды Үзе белән якыннан танышасым килде Нинди гаебе өчен монда килеп эләкте икән'* Баракка кергәч, ул минем яныма килеп утырды Танышып алдык Ирекчән яңа ки терелгән кеше булганлыктан, анын да минем белән аралашасы килгән икән
Федор Папин булам. Яшем илледә Унынчы елымны тутыра алсам. яңадан бишесе кала әле, дип башлады «сәяси фраер» үзе турында Сүзләрен уйлап кына әйтә, минем кем. кайдан икәнлегемне белгәч: «Я тмышларыбыз бер икән. 58 нче статья бик тә әшәке. Башта миңа унны
гына чәпәгәннәр иде. Сугыш беткәч, протест хаты язган идем, яңадан бишне өстәделәр. Бусы инде лагерьда булды. Сиңа. Алланың рәхмәте беләндер инде, бишне генә биргәннәр. 1937—38 елларда безгә бирелгән статья бик модада булды. Йә аттылар, йә унны бирделәр.
Папин бераз сөйләгәч, хәлемне аңлады булса кирәк, игътибар белән йөземә карап торды да: — Шактый суырылгансың. Сизеп торам, җелегеңне шәп имгәннәр. Сиңа тизрәк сәламәтлегеңне ныгытырга кирәк. Сыйлыйм әле үзеңне, миндә балык мае җитәрлек. Югыйсә, бу кыяфәтең белән носилка да күтәрә алмассың,—дип, каядыр китеп барды.
Яратам да соң шундый ачык, киң күңелле кешеләрне. Андыйлар минем тормышымда күп очрады.
Федор Папин кышын лагерь мастерскоенда тегүче булып эшләгән. Шундагы танышыннан миңа бер шешә балык мае китереп бирде:
— Чамалап кына эч, күп кулланырга ярамый, диде.
Бу кичне күп нәрсәләр турында аңлаштык без аның белән. Акыллы, тормыш тәҗрибәсе зур булган кешене тыңлау мине чиксез куандырды. Яшәргә теләү өмете тагын да ныгый барды, көч-куәт бирде. Әмма Папин кебек унар, унбишәр ел азатлык көтеп ятарга сабырлыгым һич тә җитмәс. Картаеп беткәч, нигә кирәк ул миңа тормыш!
Йокыдан иртәнге сәгать биштә уяттылар. Монда корабтагы кебек кабалану юк. Тирәмдәгеләр ашыкмыча гына киенделәр. Мин дә алар эшләгәнне кабатлыйм. Юынырга барам. Аннары паегымны алып, чәй эчәргә утырам. Кичә яңа килгәннәргә дә эшкә чыгарга дигәннәр иде. Шуны хәтерләп, барагыма кайтуым булды, яныма Федор Папин килеп басты.
— Эшкә чыгасыңмы?
— Кешедән калып булмас инде.
Яңа танышым белән бер-ике сүз алышырга өлгермәдек, баракка зур гәүдәле, кызылсу йөзле, җәенке борынлы кеше килеп керде.
Лагерь коменданты, диде миңа Папин.
Керүче эре-эре атлап, озын баракның уртасына җитеп туктады. Башта бер сүз дә әйтмичә, буш ятакларга күз йөртеп алды. Тоткыннар берәм- берәм кайтып беттеләр. Аннары ул:
— Бүген яңа килгәннәр дә эшкә бара! Кем чыкмый, үзенә үпкәләсен! — дип боерды да чыгын китте. Лагерь капкасы төбендә тезеп санаганнан соң, капкадан чыгара башладылар.
Көн болытлы, һава үтә дымлы иде. Якындамгына диңгез шаулаганы ишетелә. Корабтагы тормышым исемә төшә. Йөрәгем әрни. Ә монда мескенлеккә төшкәннәр боегып кына кузгалу боерыгын көтә.
Сак начальнигының:
— Адым сулга, адым уңга — качу дип санала! — дигән тавышы яңгырады. Сакчылар, мылтыкларын әзер тотып, үз урыннарына килеп бастылар Бишәр-бишәр булып тезелгән тоткыннар түбәнгә — диңгез ягына таба атлый башлады.
Диңгездә тәгәрәгән дулкыннарны мин инде аермачык күрәм. Күңелемдә бары бер генә уй әнә шул шадра дулкыннар кочагына кереп югаласы. барлык газаплардан, борчулардан мәңгегә котыласы килә.
Без ташлы юлдан балык комбинатына барабыз. Күптәннән инде сафта атлаганым юк иде. Атлыйм, ә күңелем әллә кайларда. Янәсе, яшь диңгезчеләр бүген походка чыкканбыз...
Тиз килеп җиттек. Бригадирлар наряд алу өчен якындагы таш йортка кереп киттеләр. Сакчылар да читкәрәк китеп тәмәке көйрәтә башладылар.
Көтәбез. Бригадирлар чыгып, яныбызга килделәр дә эш бирә башладылар.
Икегезне сейнердан балык ташырга билгелим.— диде Панин белән миңа безнең бригадир.
Сине үзем белән бергә эшләргә сорадым.—дип куйды Панин миңа.
Аның бу сүзләре мине куандырды. Күңелгә хуш килгән кеше белән эшләү әйбәт булыр Бригадир күрсәткән җирдән носилка алып, калын такталардан тезеп эшләнгән озын пирска бардык. Анда терәлер-терәлмәс биш сейнер тора. Аларга да трап салынган. Үзебезгә күрсәтелгәненә күтәрелдек. Бездән алдарак киткәннәр озын саплы көрәкләр белән носилкага балык тутырдылар. Арттан башка парлар да килде.
— Әнә, күрәсеңме теге корылманы? Шунда илтәбез. Анда чаннар бар. Буша I абыз да кабат киләбез, дип Папин носилканын алдына чүкте
Кояш күренмәсә дә. диңгез буендагы томан инде шактый таралган иде. Сейнерларның барысы да аермачык булып күренә Алар приска калын сүс арканнар белән тарттырып беркетелгән. Үзенә күрә балык причалы икән бу. Балык сөзүчеләр - иректәге кешеләр, сезонлы эшкә килүчеләр. Без бушатырга билгеләнгән сейнерның капитаны базык гәүдәле, башында чак-чак кына эленеп торган фуражкасы читләреннән тузгын чыгып юрган кап-кара чәчле, зур коңгырт күзле, түгәрәк йөзле, күп булса утыз-утыз биш яшьләр чамасындагы кеше иде. Безнең шикелле тоткыннарны күп күргәндер ул. Ашыкмыйча гына эшләгәнебезне карап тора. Бераз шадра йөзендә кырыслык сизелә. Нишләптер бу капитанны крейсерда үземне кулга алган кешегә охшаттым. Энесе гүгел микән, дип уйлап куйдым. Өченче тапкыр сейнерга килүебездә кыяр-кыймас кына
— Сезнең абыегыз хәрби моряк түгелме, дәрәҗәле эштәме?—дип сорадым.
— Тоткыннар белән сөйләшү безгә катгый тыела, дип ул каютасына кереп китте.
Аның белән сөйләшкәнеңне сакчы күрсә.. Кара аны. сак була күр. дип Панин миңа иптәшләрчә кисәтү ясады.
Иректәгеләр белән дә сөйләшүдән мәхрүм ителүебезгә йөрәгем әрнеде.
Эшебез башта җиңел тоелса да. чанга бишенче мәргәбә балык белән тулы носилкабызны илткәндә кулларымның бик нык талчыкканын, гәүдәмнең авырайганын тойдым Папин да моны гиз сизде.
Морячок, кабаланма Носилканы менә болайрак, төптәнрәк тот Ычкындырып җибәрсәң, бригадирдан эләгүе бар. диде.
Эш кайнап юра монда Берәүләре балык ташый, икенчеләре аларны сортларга бүлеп, чаннарга тутыра Күптән эшләүчеләргә кызыгып карыйм Алар чаннардан селедкаларны сөзгечләр белән чыгарып, агач кисмәкләргә тутыралар. Балык тозлаучылар иректәгеләр икән. Тозлык ясап, күпмедер вакыт чаннарда тоталар, аннары гына агач кисмәкләргә тезәләр.
Күк болытлардан тәмам ачылды. Җил караңгы болыт өерләрен куып бетерде. Кояш кыздырып җибәрде. Тирләп-пешеп беттем. Шулай да арыганлыгымны тәҗрибәле Панинга сиздермәскә, аңардан калышмаска тырышып эшләдем
Сейнерларны бушатып га бетердек Төш җиткәндә бригадирлар сак начальнигыннан учак ятып балык пешерергә рөхсәт алдылар Озакламый. якын-тирәдән чыбык-чабык җыеп, берничә урында учак кабызып җибәрделәр Зур гына буш консерв банкаларына балык тутырып, пешерергә дә куйдылар.
Мин дә пешеримме? дип сорадым Паниннан
Әлбәттә, күп итен пешер Кышка кадәр сәламәтлегеңне нытытып кал Аннары кая күчерәселәре билгесез. Бер сезоннан артык тотмыйлар монда
Үзебез ташыган корылмага кереп, чаннан симез эре балыклар сайлап, юып, оч литрлы банкага тутырдым да учакка куйдым
- Җитез икәнсең үзең,— диде Папин.
— Тамак йөгертә ул,— дидем мин елмаеп.
Диңгезгә карап, яңа танышым белән дөнья хәлләрен сөйләшә-сөй- ләшә, якындагы гашта утырабыз. Ул һаман миннән иректәге тормышым турында сораштыра. Иректән мәхрүм ителүемә өч айдан артык вакыт үтеп киткән бит инде. Бу дәвер эчендә нинди генә үзгәрешләр булмагандыр. Әмма Папин өчен алары да яңа, чөнки күптәннән тоткынлыкта.
Тоткыннар учак янына җыела башладылар. Папин янында утыра бирәм. Банкада балыкларымның пешкәнен көтәм.
Озакламый балык пешеп тә өлгерде. Ашарга керештем.
Кичкә кадәр эшләдек. Яңадан сейнерлар килде, аларын да бушатып бетердек. Эшләр тәмамлангач, сафка бишәр-бишәр тезеп, сакчылар безне лагерьга алып киттеләр.
__ өннәр моңсу, салмак кына үтә тора. Сөенерлек, тынычланырлык вакыйгалар юк.
Шулай беркөнне эштән кайткач, баракка комендант килеп керде. Кемнедер эзли иде булса кирәк, һәрбер сәндерә янына килеп, нәрсәдер сораштыра. Федор Папин белән ятагымда утырып гәп кора идек Менә ул безнең янга да килеп җитте.
- Фамилияң?
- - Бадыйкшанов!
Монда икәнсең. Сине эзлим. Әйдә, «кода» чакыра.
Лагерь оперуполномочыен «кода» дип атыйлар икән. Комендант артыннан иярдем.
Папин:
- Нәрсә булса да синең өчен бер яңалык бар.—дип. ишеккә хәтле озатып калды. Капка янындагы таш йортка кердек.
Менә, сез сораган тоткын шушы,—диде комендант.
Барыгыз, ул калсын,— дип, «кода» комендантны чыгарып җибәрде. Нәрсә өчен чакырды икән дип. сабырсызланып көтә башладым.
- Жалоба язган идегезме?
- - Әйе. Хөкем карарын кабат тикшерүләрен сорап язган идем.
- Җавап килде. Мәгез, укып чыгыгыз. Аннары кулыгызны куярсыз.
Килгән җавапка болай дип язылган иде:
«Бадыйкшанов Л. Ә.га
Язган шикаятегез буенча баш хәрби прокуратура тарафыннан 1947 елда сезне хөкем итүнең нигезлелеге тикшерелгәнне хәбәр нтәм.
Тикшерү, 1947 елда Советка каршы агитация алып барганыгыз өчен, сезне хаклы хөкем итүләрен һәм бу эш буенча хөкем карарына ризасызлык белдерүнең нигезсез булуын ачыклады.
Төп хәрби җинаятьләр бүлеге хәрби прокуроры, юстиция полковнигы — Ярчевский».
Кат-кат укыдым. Башта зиһенемне җыя алмый тордым.
Аңлашылдымы?
- һич тә юк!
Имзагызны куегыз!
Уйланып торырга вакыт юк иде. Күтәрелеп карадым да. «кодамның миңа текәлеп торганын күреп, нәрсә булса да әйтмәкче идем, өлгерә алмый калдым. Ул:
Монда аңлашылмаган нәрсә юк. Барысы да ачык игеп язылган. Ярый әле әз биргәннәр.- дип әйтеп куйды.
Тешемне кысып булса да эндәшмәдем. Өстәлендә яткан ручкасын сорап та тормастан, тиз генә: «Җавап белән килешмим, мин гаепсез», дип яздым да. юстиция полковнигы имзасы янына кулымны куеп, бер сүз дә әйтмәстән бүлмәдән чыгып киттем.
Баракка кайтышлый күзем яшьләнде, тамагыма ачы төер утырды. Тикшер! әп булсалар, мондый җавап җибәрмәгән булырлар иде. Тикшермәгәннәр аны. Мондый җавапларны бик күп тоткыннар алды инде. Әллә югары партия органнарына үзем барып сөйләп бирим микән’ Алар хәлемне аңламый калмаслар.
Шулчак башыма кыю уй килде: качарга кирәк! Кирәкле урынга үзем барып сөйләргә? Шунда гына җанымны тынычландыра алырмын мин. Приморье крайкомыида әйбәт кешеләр эшли. Беренче секретарен да күргәнем бар. Ул Үзәк Комитет члены. Мине, әлбәттә, тыңлар
Партиядән чыгарылмаган килеш кулга алындым бит мин. Бу законсызлык. Чын дошманнар эшедер...
Федор Паггинга ни өчен «кода» янына чакырылуымны әйттем. Аның бер дә исе китмәде.
Югарыдан игелек көтмә син. Сәяси статья белән, срогыңны тутырмыйча торып, иреккә чыгу турында уйлама да.
Өлкән кешене тыңласам да. күңелемне тынычландыра алмыйм Тылсымлы әкият сыман ирек мине үзенә тартты...
һәркөн балык комбинатына эшкә йөрибез. Инде мин беренче килгән көннәрдәге кебек көчсез, ябык тоткын түгел. Көн дә төш вакытында пешереп ашаган балыкларның файдасын сизәм. Папинга иректәге тормышымнан кайбер кызыклы хәлләр сөйлим. Ул рәхәтләнеп тыңлый, кайчакта башын селкетеп:
Булган егет икәнсең,- дип куя.
Юк, күрә белмәгәнмен, кешеләргә ышанып яшәгәнмен. Ә алар миңа тозак корганнар
Борчылма. Барысы да үтәр. Срогың әллә ни күп түгел.
Күп булмаган кая! Әле дүрт елдан артык җәфа чигеп яшисем бар! Ирек ирек инде ул. Кеше, лачын кебек, үз ихтыярында яшәгәндә генә дөньяның рәхәтен таба. Менә мин яшьлегемнең иң матур елларын тоткынлыкта үгкәрәм. Ә ни өчен диярсең?
Бераз гына беләм инде. Җае белән сөйләп бетерерсең әле...
Панин лагерь т ормышының ачысын-төчесен күп татыган. Тегүче һөнәре үзләштергән. Еш кына шул һөнәре аркасында авыр эшләрдән алын калганнар. Комендантларга, наряд бирүчеләргә киемнәр теккән Шунлыктан үзен бүгенге көнгә хәтле саклап килә алган. Папин минем ни уйла! аным- ны белми әле. Ә миндә хәзер бер генә уй качу! Әллә аңа бу хак га әйт мим микән? Хуплармы? Ярамый диярме? Юк. әйтмим. Үз-үземә ант бирдем. Иң кадерле серләремне башка беркемгә дә әйтмәячәкмен Нинди генә яхшы кеше булса да! Миңа тоткын булуымны онытырга һич тә ярамын
Качу уе көннән-көн көчәя бара, җанга тынычлык бирми башлады. Еш кына яр буендагы бүрәнәләр өеменә карыйм да күңелемнән башка тоткыннар кебек бишәр, унар ел үкчә астында изелеп яшәргә көчем дә җитмәс, |үзә дә алмам, дип уйлыйм Мине йөрәгем гафу итмәс. Иң мөһиме моннан тизрәк ычкыну. Аннары күз күрер
Федор Панин һаман саен: «Син әле беркатлы, сәясәтне аңламыйсың Дөньяда: ы үзгәрешләр шундый гиз бара, ераккарак карый белергә вакы i инде сиңа», ди
Анысы шулайдыр да. Әмма нигә һаман коммунистларны сүгә ул? Минем би I бөтен өметем ал арда югары партия органнарында Качарга геләвемнең сәбәбе дә шул бит. Ә ул...
Бу хакта сүз чыкканда
Син өлкән кеше Партиягә гел тидермә Ниндидер кара көчләр бар Безне шулар тинтерәтә. Иргәме, соңмы бу фаш ителәчәк, дим Ә ул
минем белән килешми, җүләрлегең кайчан бетәр икән, дип куя. Юк инде, безнең монда эләгүебезгә халыклар атасы Сталинның нинди гаебе булсын? Әгәр ул безнең нахакка утыруыбызны белсәме!..
Папинны гаепсезгә утыртканнар икән — моңа бит партиянең катнашы юк. Мине дә түбән җанлы бәндәләр, өстемнән донос язып, шушы хәлгә төшерделәр. Беркатлы, тиз ышанучан булмасам, бу көнгә калыр идемме?
Көннәр бозылып китте. Көньяктан килгән кара болытлар өч тәүлек буена һавада эленеп торды. Көне-төне җылы яңгыр яуды. Әмма эшкә алып баруларын барыбер туктатмадылар. Чыланып бетсәк тә эшләдек. Тоткыннар сүгенә, көне буена барлык аллаларны яман сүзләр белән каһәрлиләр. Күпләр йөткерә, төчкерә башлады. Сейнерлар пристаньга килеп кенә тора. Бушатып кына өлгер, тамагыбыз тук булсын дип, һаман эшләгән булабыз. Эшкә шуның өчен генә барасың. Таш утрауда тәндә җылы саклау өчен шактый энергия кирәк. Әмма шунысы әйбәт: балыкны күпме пешерсәң дә, сүз әйтүче юк. Төш вакыты җиттеме, үземә балык сайлап алырга чабам. Тик ипи генә юк. Аны иртән баракта гына бирәләр. Теләсәң бер утырып аша яки кичке ашка калдыр...
Өс киемнәребез кипми, һәр иртәне чирканып кына киенәбез. Эх, кайчан булса да юрганга төренеп, җылынып ятар көннәрем булыр микән?
Иләмсез кара болытлар бүген дә күкне томалап тордылар. Яңгыр дигәне кичкә табан тагын да шәбрәк коярга тотынды. Баракка кайткач, кичке ашны чөмереп алдым да ятагыма аудым.
Яныма Папин килде.
— Арыдыңмы?
— Азрак кына булгандыр инде.
— Әле генә тыштан кердем. Дөнья кап-караңгы, күзгә төртсәң дә күрерлек түгел. Ул коя яңгыр! Ишек алдында шарламыклар котырынып ага.— диде ул.
Сөйләшәсе сөйләшенгән, аның тормыштан зарлануыннан туеп беткән-лектән. эндәшмәдем. Өс киемемне салып, йокларга җыендым. Ә ул һаман янымда басып тора. Өлкән кеше бит, куып җибәреп булмый. Нәрсәдер әйтәсе киләме соң инде? Килмәгәе, үлеп йокы басты әле монда.
— Ярый алайса, ял ит. Миңа да вакыт җиткәндер.—дип, ул китеп барды.
Тыңлап ятам. Такта барак стенасы аша тышта яңгырның коеп яуганы аермачык ишетелә. Башымда бер уй — качу.
Нишләргә? Моннан ничек котылырга? Ирек биредән әллә ни ерак түгелдер бәлки?
Тоткыннар инде тирән йокыга талганнар. Аларның гырлап йоклаганнарын ишетәм. Кинәт үзем дә сизмәстән торып утырдым. Өс киемемне киендем дә чыгып киттем. Яңгыр коя гына. Күзгә бернәрсә күренми. Гөрләвекләр акканы ишетелә. Вышка беленер-беленмәс кенә күренә. Сакчы мондый вакытта винтовкасын кочаклап, тыныч кына йокымсырый булыр Кемнең дә качып китүен, әлбәттә, башына да китермидер. Төн караңгы. Әллә тәвәккәлләргәме? Менә, уйларым, күңелемне тарсынып, гөрләвеккә кушылдылар. Әнә, алар инде, лагерь коймасын үтеп, иреккә чыктылар! Иреккә әйдәгән акылдан шаштырырлык уйларыма буйсынмыйча булдыра алмадым! Тәвәккәлләдем! Берничә адым пычрак ерып атладым да. тулып аккан гөрләвеккә капланып, бака сыман алга үрмәләдем. Су елганы шактый тирән ашаган икән. Сакчы вышкасына җитәрәк ул тагын да киңәйгән. Өскә карап алдым. Тып-тын. бары тик яңгырның коеп яуганы гына ишетелә. Яңадан үрмәләргә тотындым. Зонаның теге ягына чыгып җиткәнлегемне артыма борылып карагач кына сиздем. Якында гына диңгез дулкыннары шавы колагыма килеп бәрелде. Авырлык белән генә торып бастым. Лагерь вышкасы карачкы сыман арттан карап калды. Ә алда — диңгез! Якын ул, кул гына сузасы.
Ярга таба киттем. Теге бүрәнәләр өеменә тизрәк барып җитәсем килә Беләм. ул җир әллә ни ерак булмаска тиеш. Караңгылык, дөрес, юл алырга комачаулый комачаулавын. Шулай да ярдан түбән төшә башладым Төшә торгач, нәрсәгәдер килеп бәрелдем Әһә. менә алар! Әйе. бүрәнәләр өеме. Уйланып торырга вакыт юк. тизрәк эшкә керешергә кирәк Диңгезгә карап алдым. Әнә ул. кара кучкылланып мине көтә. «Тизрәк, тизрәк, Локман, мин сине коткарам!» ди сыман Барлык көчемне җыеп, җилкәм белән өстәге бүрәнәне этә башладым Башта кузгалырга теләмәде. Шулай да. селкетә торгач, кузгалган кебек булды Яңгыр ишә генә Юк. көчем җитми. Бүрәнә селкенми. Нишләргә?! Өем өстенә менеп, җиңелрәк бүрәнә эзләргә керештем Әһә. менә, кыска гына күсәк кисәге. Бүрәнә каерырга ярый бу. Бүрәнә арасындагы бушлыкка күсәкне китереп тыктым. Хәзер инде каерасы гына Бөтен көчем белән күсәккә асылындым Кинәт бүрәнә күтәрелеп, шуып китте. Миңа шул гына кирәк иде. Җилкәм белән аның күтәрелгән ягын аска, диңгез ягына эттем Бүрәнә урыныннан кузгалып, гөрселдәп түбәнгә тәгәрәде. Мин аның лач итеп диңгезгә килеп төшкәнен генә ишеттем. Сөенечемнән үземә дә рәхәт булды. Беренче җиңүем бит! Йөзеп китмәсен дип. артыннан ук суга сикердем. Ниһаягь. бүрәнәмне барып кочакладым. Әйтерсең ул ирекнең үзе иде. Бүрәнәнең бер башын суга турыларга керештем Үч иткәндәй, тәгәрәп килгән дулкыннар бүрәнәне һаман комга териләр Мин усалланып, аның борылган башын кабат диңгезгә турылап куям да. урта бер җиренә атланып, учларым белән тиз-тиз ишәргә керешәм. Газаплана торгач, диңгезгә кереп киттем. Көчем җитми, хәлем юк. әмма ишми чарам юк. Бер дулкынны кисеп үтәргә өлгермим, икенчесе килеп бүрәнәмне ярга бора Инде тәмам өметемне өзеп, бүрәнәдән төштем Бәхетем юктыр инде, югыйсә ирек диңгездә елмаеп ята бит. Теләгемә ирешә алмаудан өзгәләнеп, ярга чыктым. Нишләргә? Таң атканчы кайтмасам. иртәгесен лагерьда тревога күтәреләчәк Яңгыр да туктарга җыенмый Тагын диңгезгә карыйм Якында гына мин тәгәрәтеп төшергән бүрәнә тирбәлеп тора... Өметемне җуеп, кил тән юлым белән лагерьга таба атладым
Салкында куырылып йоклап ятканда кемдер төртен уятты Барак- тагылар барысы да аякта иде. Күземне ачуга янымда теге үзем белән тәпәләшкән Иванны күрдем.
Төнлә чыгып киткәнеңне дә. кайтып кергәнеңне дә күрдем. Кыю егет икәнсең. Курыкма, берәүгә дә әйтмәм, эшкә баргач сөйләшербез әле,- ди бу миңа
Эндәшмәдем. Игътибарсыз гына карап алдым да торып утырдым Тәнемдә тельняшкам юеш иде әле. Төнге маҗараларым куркынычлы авыр гош кебек күңелне бимазалый. Барак исе күкрәтемнс кыса. Аяк- кулларыма гер такканнар мыни, шундый авырайганмын, аягыма баскач авып китә яздым. Иртәнге чәйгә теләр-теләмәс кенә бардым Эшкә барасы килми, үлеп йоклыйсым килә. Бернишләр хәл юк, барыбер барырга кирәк
Көн һаман болытлы, яңгыр гына туктаган. Болыт өзелгән җирләрдә зәңгәр күк күренгәләп ала Их. зәңгәр күк' Яныңда сакчылар торгач, биеклегеңнән, чиксез киңлегеңнән миңа ни файда! Әллә соң бу болытлар. Шаулап яуган яңгыр һәм иксез-чиксез күк үзләре дә кол микән ’
Эшчеләр колоннасы тезелеп беткәч, безне вахтаның теге ягына чьпара башладылар Бүген дә >ш кайнап торды. Беркем дә дәшми Башларны аска иеп. эшләвебезне беләбез Аякларымны көчкә-көчкә генә сөйрим, ләкин сынатасы килми. Федор Панин төш вакыты җиткәч:
Утырып юр. балыкны синең өчен дә пешерермен, диде Белмәсә дә. минем белән бер-бер хәл булганын сизеш ән ул
Папин янымнан киткәч, күп тә үтмәде, каршыма теге угры Иван килеп басты Башта як-ягына каранып алды, аннары якын тирәдә кеше фәлән юклыгына ышангач:
— Төнге сәяхәтеңне башыннан ахырынача белеп тордым. Моннан тиз генә ычкынырмын дип уйлама, башта әзерләнергә кирәк, ничек булса да көймә белеш. Шуннан соң гына материк ягына сыптырырга булыр. Мин дә җайлы вакыт көтеп йөрим. Шикләнмә миннән, бергә сызарбыз...
Аның йөзе җитди, күзләре ут булып яна. Папин килгәнче ул миңа лагерьлардан берничә мәртәбә ычкынганын сөйләп алды. Икешәр-өчәр ел иректә йөргән икән. Барыбер эләктергәннәр үзен. Башта эндәшми тордым, аннары бераз уйлангач, күңелемнән аның белән килешкән кебек булдым Икәүләп качу җиңелрәк булыр дигән нәтиҗәгә килеп
— Карап карарбыз,— дидем. Теге вакыттагы үзе белән бәрелешеп алуны искә дә алмады. Шулай да «Кем үткәнне искә төшерә аның күзе атылып чыксын», дип куйды. Бу аның «үткән-беткән» дигән сүзе иде булса кирәк.
Папин балыклар алып килүгә, угры Иван китеп барды. Учак көйрәтеп өлгергәннәр иде инде. Икебез дә чистартылып тутырылган балыкларыбызны шунда куйдык. Беркадәр читкәрәк китеп ташлар өстенә утырдык
Эш сәгате беткәнен бик авырлык белән генә көтеп алдым. Кайтканда лагерь алдындагы әлләни ерак булмаган җирдә, диңгез яры өстендәге бүрәнәләр өеменә күз төшердем, һаман урынында торалар. Бары тик берсе, мине тыңламаганы гына, суда чайкала.
Баракка кайткач, лагерьга берничә врач килүе турында ишеттек. Иртәгә комиссия булачак икән. Көчле, таза кешеләрне каядыр озатчаклар. Моңарчы бер дә күренмәгән хәрби начальникларның лагерь конторасы урнашкан ике катлы таш йорт тирәсендә тыз-быз йөргәләп торуларын күргәч, бу хәбәргә үзебез дә ышандык.
Икенче көнне йөзгә якын кешене эшкә җибәрмәделәр. Алар арасында мин дә, угры Иван да. тегүче Папин да бар. Танышлар булгач, күңелем пошынмады, бераз тынычландым. Ник шунда җәһәннәмгә озатмыйлар! Тик зур җиргә алып кына чыксыннар. Бөтен теләгем шул. Югыйсә, бу шыксыз утраудан тиз генә ычкынырлык түгел. Комиссиядән тиз үттем. Караган врачлар:
— Мондый егетләр күбрәк булсын иде әле.— диделәр
Ике көн үтүгә, без алтмышлап тоткын, иртә белән вахта капкасы янына тезелдек. Барлап, кабат тентү үткәрелгәннән соң. конвоирлар сагы астында балык комбинатына төшә торган юлдан диңгез буена таба юнәлдек. Күренеп тора — якорьда безне буксир пароходы көтә. Аның янында шактый зур баржа да бар. Диңгез өсте тыныч, яңгырдан соң һава ачылып китте. Көндезләрен җил булса да, кичкә тынлык урнаша Еракта, беленер-беленмәс кенә, материк ярлары күгелҗемләнеп күренә Нишләптер бер генә кораб та. җилкәнле көймә дә күренми
Ярга төшеп җиттек. Буксирдан берничә хәрби кеше төшеп безне китергән конвоирлар белән сүз алыша башладылар Өлкән чинлысы кулындагы папкасын ачып безне барларга кереште. Исемнәре чыккан һәрберебезне баржага менәргә кушып тордылар.
Кыска вакыт эчендә озын тимер баржаның трюмына төшеп урнашып та беттек. Яктылык бары тик люктан гына төшә. Кая карама, ватык балык кисмәкләре аунап ята. Чистартмаганнар да ичмасам. Бу баржаның балык комбинатыннан материкка тозланган продукцияне җиткерү өчен кулланганлыгын шундук аңладым. Авыр ис аңкып юра. күңелне болгата. Люктан әлләни ерак түгел урынга барып урнаштым Папин да янәшәмдә генә икән. Ул миңа:
Менә шулай унынчы елымны сәяхәт итәм инде комфортабельный каюталарда.— диде.
— Минем дә гомер шулай үтәр микәнни?
— Кая китәрсең, башта авыр булыр, күнегерсең..
Баржа корпусына дулкыннар бәрелгәне ишетелә. Кая таба кузгалганбыз? Моны беркем дә белми. Иректән мәхрүм ителгән кешенең язмышы
әнә шундый билгесезлеккә юлдаш. Йә ул көннәрдән бер көнне котыла, йә һәлакәткә очрап тормышын чикли. Аның каберенең кайда икәнен туганнары да. гомере буе аралашкан дуслары да һичкайчан белмәс
шулай дөньядан ваз кичеп ятканда, яныма Иван килеп:
Теге әйберләрне булдырдым, менә алар. Мә. үзенә дигәнен алып яшер, ычкынырга туры килсә, ярап куяр,— диде
Нинди әйберләр икән дип уйларга өлгермәдем. Иван кулыма озын гына сапсыз пычак тоттырды. Ничек алып керә алган ул мондый пычакларны? Аргык сораулар биреп булмый иде. тиз генә ыштан бавына кыстырып куярга туры килде. Угрылар телендә пычак «перо» икән
Иван:
Нык сакла, перо мина бик авырлык белән эләкте, дип. янымнан китеп тә барды.
Яшерүен яшердем, ләкин үземә тынычлык таба алмый башладым Никадәр генә онытырга теләсәм дә. авыр йөк булып йөрәгемне тырнап торды. Юл буе баржада буталып йөрдем. Ахыр чикгә Иванның «бүләген» баржаның караңгы бер җирендәге ватылып-аунап яткан балык кисмәкләре янына яшереп куйдым.
Кая карама, карт сугалар. Үзем уенга кысылмасам да. Иваннын «иҗатын» кызыксынып күзәтәм. Аның кулындагы ясалма көртләр шундый тиз йөриләр ки. иссм китте хәтта Ярга килеп җит кәнче, аның алдына фуфайка, бүрек, аяк киемнәре тау булып өелде Уйнаучыларның һәммәсен отты ул. Баржа комга терәлгәндәй, чайкалып китте Күпләребез авып, егылып та алды. Әһә. ниһаять, килеп җиткәнбез икән. Бик озак чыгармый тордылар. Селедка белән икмәк ашаганыбызга байтак вакыт үткәнлектән, бик тә су эчәсебез килә. Баржага бәрелгән дулкыннарның тавышы һәммәбезнен дә эчен пошыра. Беләбез тозлы дулкыннар алар Барыбер эчәр идек әле.
Караңгы төшә башлагач кына өстән:
Әзерләнегез! дигән тавыш яңгырады
Әзерләнәсе юк. безнең бөтен байлыгыбыз өстебездәге киемнәр. Иван кәрттә отып алган «байлыкларының» яхшыракларын миңа сузды Мин баш тарттым. Аннары ошаганракларын үзе киеп алды да. калганнарын хуҗаларына ыргытты.
Чыгып тезелдек. Исемлек белән барлап чыктылар да. бишәр-бишәр тезеп кузгалырга боердылар Яннарында бозау хәтле этләр.
Диңгез ярына күтәрелеп, уйсулыкка урнашкан ниндидер поселокка табан юл тоттык. Култык дугасыман уелып эчкә кергән Ярдан күтәрелүгә тайга башланып китә Уссури тайгасы шушыдыр инде Барган шәпкә сөйләшкәләп карадык. Берәүнең дә бу тирәләрдә булганы юк икән Ниндидер борылманы үтүгә, берәр картлы йортлардан торган поселок урамына килеп кердек. Безгә игътибар игүче дә. карап калучы да күренми Читтәрәк вак куаклыклар күренә «Менә кая качарга була икән», дип уйлап алдым Качып кына кара, шундук этләр тегкәләп ташлаячаклар, аягыңа да баса алмассың . Бара торгач, чәнечкеле тимерчыбыклар белән кат-кат тарттырылган корылмалар күренә башлады.
Менә син нинди икәнсең, яңа йорт! Аның капкасына китереп җиткер- мәстән гук г аттылар да җиргә утырырга боердылар Капканың бер ягында таш йорт. Үзе әлләни зур түгел. Озакламый аннан хәрби киемдәге кешеләр килеп чыктылар. Аларның берсенә (өлкән чинлысына). безне озатып килгән өлкән сержант «дело»ларыбызны тапшырды. Күн тә үтмәде. шы1 ырлап капка ачылды Лагерь эчендә тәбәнәк, озын бараклар күренде У г лары ялтырый. Ә вахта янындагы озын баганада прожектор яна Җиргә төшкән энәне дә күрерлек
Безне утырган җиребездән берәмләп торгызып. тентеп зонага кертә башладылар Ярый әле. Иван биргән пычагымны баржада калдырдым Югыйсә кабуым бик тә ихтимал иде Барак янында лагерь коменданты каршы алын юра. Кайсы баракка барасынны үзе күрсәтә
Ниһаять, миңа да чират җитте. Башта капшадылар. Аннары аяк киемемне салдырып селкергә куштылар. Ботинкам ышнурсыз булганлыктан. аларны аягымнан бик тиз шудырдым. Аннары тиз генә киеп, капкага киттем. Комендант миңа да «юл» күрсәтте.
Барак җир идәнле, ике яклап икешәр катлы сәндерәләр тезелгән. Түшәм уртасындагы тимер чыбыктан үреп эшләнгән калпак эчендә тонык кына булып электр лампасы яна. Ишек янындагы сәндерә янына барып үземә урын алырга теләдем. Алгарак үтеп, ятагында утыручы берәүдән белештем: урыннар барысы да буш икән. Килеп туктаган сәндерәм беренче катта булып, аның матрасы, мендәре, иске генә булса да солдат одеялы бар иде. Янәшәсендә тумбочкасы да бар икән. Ятагымның матрас-мендәре кипкән үлән белән тутырылган, капшап карауга, «сөйләшергә» керештеләр.
Янәшәмә Папинга да урын алып калган идем, килеп керүгә ул куанычыннан көлеп җибәрде. Бераздан беЗне ашханәгә алып киттеләр.
«Тафуин» атлы хезмәт белән төзәтү лагерына килгәнлегебезне белдек. Монда таш чыгаралар. Аксак-туксак һәм авыруларны санамаганда, һәр көнне өчәр йөзгә якын зэк диңгез култыгының аргы ягына таш карьерасына эшкә йөри. Элегрәк монда япон әсирләре яшәгән булган. Баракларны да. вахтаның теге ягындагы таш йортларны да алар салып калдырган. Моннан бер генә ел элек үзләрен каядыр башка җиргә күчергәннәр икән.
Диңгезче, балыкчы, менә хәзер ташчы да булырга туры килә миңа. Тагы кем генә булырмын да, ниләр генә күрермен икән? Күрәселәремне Аллаһе Тәгалә бары тик үзе генә белә булыр.
Йоклар алдыннан яныма Иван килде. Аның авызы ерылган.
Каптыра яздылар үземне, перомны чак кына сизмәделәр. Күрәм, син дә эләкмәдең. Болай булгач, без озакламабыз, тәвәккәлләрбез...
Иванга пычагымның юклыгын әйтмәдем.
— Көчебез бар чакта ычкыну ягын карыйк. Кешеләрнең йөзләре ничек көл төсенә кергән, җелекләрен суырганга шулай ул,— дип куйдым мин дә үз нәүбәтемдә.
Ашыкмыйк әле, сабыр иткән морадына җиткән,—диде Иван минем сүзләремә җавап итеп. Тик мин аның белән сөйләшүнең мәгънәсен тапмыйм. Ни әйтсәң дә угры ул. Юлларыбыз аерыла. Яшьли караклыкка күңелен биреп, хәвефсез тормыштан мәхрүм ителгән мескен бәндә белән юлдаш буласым килми минем. Бергә ычкына-нитә калсак, авыр юлларны үткәндә җиңелрәк булыр дип кенә аралаша башлаган идем.
Аның белән хәтсез вакыт юк-бар нәрсә турында гәп корып утырганнан соң (үзе дә туйды булса кирәк), янымнан китеп барды.
Нигә аның белән вакытыңны әрәм итәсең,— дип янәшә сәндерәдә яткан Папин сүзгә килде. Мин аны йоклый дип уйлаган идем. Ә ул тыңлап яткан икән. Аңлаганмы-юкмы — белмим. Белсә дә беркемгә дә ычкындырмас.
— Бу лагерьда кәнтәйләр өстенлек итәләр икән. Үзләре эш сөймәсә- ләр дә. .мужик өстеннән җитәкчелек итә беләләр алар. Менә күр дә тор, эштә беренче ялкаулар шулар булыр, син алар өчен эшләрсең, эшләмәсә- ләр дә икмәкне синнән ким алмаслар, син миннән аерылма, дип куйды.
Серле «Тафуин»нан Уссури тайгасы башланып китте. Икенче көнне үк яңа килгәннәрне бригадаларга бүлеп таш эшенә билгеләделәр. Иртәнге сәгать биштә йокыдан торгызып, ашханәгә алып бардылар. Тамак «котыртып» алганнан соң. конвоирлар сагы безне вахта капкасыннан чыгарып. эшкә алып китте, һәрбер зэк башына өч кубометр таш чыгарып, аны өеп куярга кирәк икән. Эш кораллары итеп ике кешегә бер лом бирделәр. Лом белән киртләч-киртләч яр ташларын каерабыз, ватабыз, аннары штабельгә өябез. Зуррак ташларны көч-хәл белән тәгәрәтеп китерәбез. Кем күпме таш өя. шуннан чыгып блокнотына бригадир язып куя Кичен нормасын үтәгәннәргә җидешәр йөз. арттырганнарына сиге
зәр, тугызар йөз грамм икмәк бирәләр. Дүртәр-бишәр кубометр итеп таш өеп куючылар да бар. Алар эшнен җаен белә, күнеккәннәр Тугызар йөз грамм икмәк алучылар бездән көлгән булалар. Әйдә көлсеннәр, тора-бара. бәлки, без дә нормаларыбызны арттырып үти башларбыз.
ктябрь бәйрәме килеп җитте. Зур бәйрәм хөрмәтенә бригадабызны поселок мунчасына алып бардылар. Конвойны ике тапкыр арттырдылар. Алар гына җитмәде, каяндыр берничә овчарка алып кайттылар. Лагерьның үзендә овчаркаларның күренгәне юк иде. Күрәсең, якын-тирәдә овчаркалы башка бер лагерь бар Монда китергәндә дә каршыларга этләр белән килүләре исемә төште.
Баракта күптән эшләмәгән радионы көйләгәннәр Анда Мәскәүдән бәйрәм алды концерты яңгырый Тыңлавы күңелле булса да, йөрәк әрни Озакламый бәйрәм белән котлау сүзләре тапшыра башладылар Янәшә утырган Папинга:
Булмас, ахры, амнистия дигәннәре юк сүздер.— дидем.
— Мин дә ышанмыйм, дип куйды Панин.
Җиденче ноябрь көнне эшкә бармадык. Начальство лагерьдан бер кадәр читтәрәк урнашкан зур таш йортта бәйрәм итте Анда музыка уйнап торганы безгә дә ишетелә иде
Дежур офицер, ике солдат ияртеп, вакыт-вакыт лагерьга кереп, баракларны тикшереп йөрде.
Сигезенче ноябрьдә эшкә алып киттеләр. Төнлә аяк асты шактый туңган иде. Шул ук диңгез култыгы буена таш чыгару эшенә бардык Култыкны урап әйләнеп, аргы яктагы ярга җитеп туктадык. Диңгез өстендә вак шадра дулкыннар тәгәрәп тора Безнең бригада ярның очлаеп өскә күтәрелгән җиренә туры килде. Икенче бригада алда рак. култык ярының уелып торылган ягында эшкә кереште. Алар безгә күренми дә. Ул якта яр асты тәбәнәк булганлыктан, дүрт сакчының өчесе шунда булуны кулайрак таптылар, күрәсең. Безне саклаганы яр буендагы. кайчандыр өстән тәгәрәп төшкән дәү генә ташка сөялеп, кулындагы автоматын кочаклап, эшләгәнебезне карап тора башлады
Иван белән бергә эшлибез. Еш кына сакчыга күз төшергәлим Ул гамьсез генә утыра бирә.
Әллә сызабызмы?
Иван шаркылдап көлеп җибәрде
Җүләр син. як-яктан автоматлар белән саклыйлар, ничек ычкын- макчы буласың?
Ярдан менәбез дә китәбез!
— Сабырсыз бәндә син. түз. вакыты җиткәч үзем әйтермен
Хәтсез вакыт тавышсыз-тынсыз гына эшләдек. Сакчыга карап алган саен өметем ныгый барды Түзмәдем
Ваня. сиңа сер итеп кенә әйтәм. мин ычкынам, комачауламавыңны гына үтенеп сорыйм, дидем. Иван дәшмәде.
Тоткыннар һәммәсе дә үз җайлары белән эшли. Ташка утырган сакчы көн җылылыгыннан йокымсырый Кайвакыт башы кинәт иелеп-иелеп китә. Үземнең дә постларда торган вакытларым күп булды Шул чаклар исемә төште. Шундый чак була, тырышсаң да йокыны качыра алмыйсын Җитмәсә, бу сакчы шактый мәлҗерәгән. Кичәге бәйрәм нәтиҗәсе икәнлеген иртән үк аңлап алган идем Ә култыкның уелып борылган ягындагы сакчыларның берсе дә безнең якка килеп карамады әле. Бу минем өчен бик шәп
Башка уңайлы вакыт тиз генә булмас, тәвәккәлләдем Ваня, тавыш чыт ара күрмә, теләсәң, әйдә минем арттан, дидем дә. соңгы тапкыр сакчыга карап алып, кулымдагы ломны тоткан килеш, ярдан күтәрелә 3 КУ 6 33
О
башладым. Олы ташны урыныннан әле һаман кузгата алмый азапланган Федор Папин янына җиткәч, яңадан түбәнгә күз салдым. Берәү дә игътибар итми. Миңа шул гына кирәк иде. Бары тик Иван гына кулы белән миңа кире төшәргә ишарә ясый. Ярга менеп җитәргә берничә адым бар. Ул араны үтү һич югында минуттан артык вакытны алачак. Үргә атлау авыр. Уйланырга соң иде инде. Ломымны кадап куйдым да. кызыл балчыклы ерганактан өскә таба үрмәләдем. Йөрәгем атылып чыгардай булып тибә, көчем кимегәннән кими. Маңгаема кайнар тир бәреп чыкты. Сулышым кысыла, күз алларым томанлана, шулай да үрмәлим. Аякларым астыннан вак таш катыш балчыклар аска шыбырдап тәгәри. Ярга күтәрелеп җитәргә дә әлләни күп калмады. Хәлем бетте, күзләрем томанланды. Аякларымны ташлы балчыкка терәп, кул бармакларым белән тырмаша-тырмаша, актык көчемне җыеп, тагын үрмәлим. Ниһаять, кулларым яр өстенең чирәмле кәсенә җитте Күкрәгем белән шуышып өскә менеп җиткәч тә әле бераз үрмәләдем. Аннары, аягүрә басып, як-ягыма каранып алдым. Тезләрем калтырый, авам, ахрысы. Яр астында диңгезнең шаулавы ишетелә. Каршымда вак куаклар, аңа кул гына сузасы, ә аннан арырак—тайга күренә. Бер тын атлап китә алмый тордым. Үземнең нинди куркыныч хәлдә икәнлегемне исемә төшергәч кенә, чабып киттем. Шул вакытта автоматтан аткан тавыш ишетелгәндәй булды. Йөгерә торгач, куаклыкка да җиттем. Эчкәрәк кергән саен яшь куаклар, мине яшерергә теләгәндәй, куера бардылар. Корыган чыбык-чабыкларга сыдырыла-сыдырыла, алга барам Көчемнең үзеннән- үзе артканын тоям. Дөньямны онытып, тирләп-пешеп чапканнан соң, туктап, тирә-якка күз салып алдым. Бик еракта карлы таулар тезмәсе зәңгәрләнә. Шунда таба барырга карар бирдем. Куакларны үтеп, биегрәк булып үскән агачлар арасына килеп кердем.
Хәзер инде мин яр ягыннан күренмим. Бераз гына булса да тынычлана төштем. Йөрәгем алай ук ярсып типми. Сирәк агачлы таучыкка күтәрелгәч. түбәнгә күз салам. Ниндидер тар гына юл тайгага кереп китә. Юлның уң ягында ераклардан килүче елганың диңгез ягына таба акканы күренә. Шул якка таба юнәлеш алдым. Түбән төшү бик читен. Таучык сөзәк икән. Түбәнгә кадәр үлән белән капланган. Егылдым да тәгәри башладым. Әллә нәрсәләргә килеп бәреләм. Авыртуны да тоймыйм Башымны күтәреп карап алам да, тагын тәгәрәп китәм. Түбәнгә төшеп җитүемне сизми дә калдым. Күзләремне ачсам, ни күрим — бөтен дөнья әйләнгәндәй тоела. Аякларыма басып карасам да, таучык өстендә күргән юнәлешне ала алмыйм. Түмгәкле саз буена төшеп җиткәнмен икән мин. Еракта тау елгасы ялтырый Башта шунда кузгалырга чамаладым. Аннары бу уемнан кире кайттым. Ничек кенә булмасын, сазлыкны үтеп, каршыдагы таллыклар арасына кереп югалу кирәк. Берничә адым китәргә өлгермәдем, дерелдәвекле, өсләре вак камышлы түмгәкләргә бәрелә башладым. Үзем барам, аякларым сазга шуып төшә. Дүрт аяклап үрмәләргә туры килә. Аргы якка чыгып җитәргә әлләни ерак калмады кебек. Ләкин баруы авыр. Таллыкларга җитәм генә дигәндә, билемә тиклем быкырдавыкка баттым. Ярый әле, янәшәмдә саз түмгәкләре бар. Бөтем көчемне җыеп, шуларга үреләм. Көч-хәл белән генә аякларымны тирән сазлыктан суырып чыгардым. Күзләремне томалап, маңгаемнан эре тир тәгәри. Абына-сөртенә, көч-хәл белән генә, таллыкларга килеп җитеп тотына алдым. Чыбык- чабыкларга сыдырылып, коры җиргә аяк баскач кына хәл алдым. Мине куа чыккан булсалар да, белмим, бу сазлыкка керергә батырчылыклары җитәр микән? Шулай уйлап, тынычлана төшеп, яңадан аякларыма бастым. Кояш әле һаман җылыта. Тоткынлыктан ычкынганлыгыма сөенеп бетә алмыйм. Ерткыч-җанвар урманда ачтан үлми бит Мин дә үлмәм.
Менә шундый уйлар белән үземне тынычландырып, әрәмәдән атлыйм. Күпме барганмындыр, белмим, су буена килеп чыктым Нишләптер ул акмый. Җитмәсә, аның өсте юка боз белән капланган. Күрәсең, күл бу.
Киңлеге дә артык зур түгел үзенең. Әйләнеп-буталып вакыт үткәргәнче, әллә тәвәккәлләргәме? Бәлкем, елга да ерак түгелдер. Шулай уйланып, ни булса да булыр дип, күлгә кереп киттем Берничә адым атларга өлгермәдем, гәпкә төшеп чумдым. Калкып чыгып, йөзәргә керештем. Авырайган киемнәрем мине һаман аска таба тарта. Кулларны, аякларны хәрәкәтләндерү ифрат кыен. Бик авырлык белән генә йөзәм Өстәвенә, вак боз авызга керә, йөземне сыдыра. Хәлем бетә башлады. Кулларымны күтәрә алмас булдым. Яңадан гәпкә киттем. Авызга су тулды. Дөнья белән саубуллашыр вакытым җитте, дигән уй акылымны шашындыра язды. Тагын тыпырчына-тыпырчына өскә таба омтылдым Тирән төшмәгәнмен. бик тиз калкып чыктым. Башымны селкеп, авызыма тулган суны төкергәләп. соңгы көчемне җыеп йөзә башладым. Бервакыт кулларым ниндидер лайлалы каты бер әйбергә тиеп китте. Тизрәк югынырга ашыктым. Шунда гына калкып, бераз хәл алырга мөмкинлек туды Карасам, ни күрим, нибары ун-унбиш метр чамасы гына ара үткәнмен. Тотынган нәрсәмнең юан агач икәнлеген чамаладым. Суга күмелгән булса да, төпкә төшеп китмәгән үзе. Агачның бер башы ярга таба киткән. Кайчандыр тамырлары ашалып суга егылган озын агач булса кирәк ул. Шуның өстендәге лайлаларны сыпыра-сыпыра үрмәлим. Кайвакыт бер якка шуып китәм, аннары, лайлаларны сыпыра-сыпыра, яңадан көч-хәл белән агачны кочаклап алам да, башымны калкытып, ял итәм Тагын менеп атланып, түшем белән тыпырчына-тыпырчына. үрмәләргә керешәм. Ниһаять, күлдән чыгып җигәргә бер-ике генә алым калды Ул араны да үттем. Ләкин ярга аякларымны күтәреп менгерә генә алмыйм Атлыйм да кирегә шуам Аптырагач, үрмәләргә керештем Менә бәхет, кулым тамырларга тиде, шуларга тотына-тотына сөйрәлеп, бик авырлык белән генә ярга мендем.
... Хәтсез вакыт бардым. Башларын болытларга кадәр сузган кедр агачлары арасында инде мин хәзер. Кояш га вакыт-вакыт кына күренеп ала монда. Тәбәнәк куаклыкка килеп чыктым. Күрәм, гөлҗимешлек икән бу җир. Шундый өлгереп пешкәннәр, ашыгып барып, авызыма тутырырга керешгем. Сыпырам гына Баллы да, татлы да үзләре Карыным инде күптән ачыккан иде Бу табигать ризыгы бик тә ярап куйды Үзем умырам, шулай да сизгерлегемне югалтмаска тырышам, як-ягыма караштыр! алыйм Менә ерак та түгел куаклар селкенеп китмәсенме! Сагайдым Куаклар арасына яшеренергә өлгермәдем, биш-алты метр ераклыкта гына каршыма бозаудай бүре килеп чыкты Бөтен көчемне җыеп, кесәмнән очлы 1ашымны алып каршы горырга хәзерләндем Тамагына ташлы кулымны 1ыгып, кочаклап алып буарга иде исәбем. Ара бик якын булса да, бүре миңа ташланырга ашыкмады Ул минем күз карашымны күтәрә алмады. Бер-беребезгә карашып торганнан соң. куе куаклар арасына кереп югалды. Ә мин кулыма ташымны кысып тоткан килеш шактый вакыт басып тордым
Уссури бүресе мине бүтән борчыр! а теләмәде. Очраклы рәвеш ю генә килеп чыккан булгандыр ул. Тынычлана төштем, юлымны үзгәртергә туры килде. Бүре киткән якка түгел, гел икенче юнәлешкә борылдым Башыма берсеннән-берсе куркыныч уйлар килә Ирекне алдым алуын, хәзер нишләргә.’ Мин бит Уссури тайгасында адашып йөрергә дип качмадым Владивостокка, Приморьедагы партия органының беренче секретарена барып җитеп, нахакка, юк-бар уйдырмалар чәпәп төрмәгә утыртуларын әйтер өчен барам бит мин. Ул беренче секретарьны Николай Михайлович Пеговны үзем күреп беләм. Кеше язмышына керә белә юрган җан ул. Әлбәттә, мине гынлар. трибуналга әйтәсе сүзен әйтер...
Адымнарымны ешайтып гирләп-пешеп атлый торгач, бер таучыкны үттем. Әле карашы төшмәгән, тирә-юньне яхшы күреп була Кайда кунар!а, пичек итеп төн үткәрермен дип баш ватып атлаганда, сирәк
агачлар арасында бер йорт күренде. Ни булса булыр, йортка барып җитәргә кирәк.
Мин карак түгел. Мылтыксыз кеше. Анда кеше-фәлән булса, аңлаша алырбыз әле. Шунда таба атлый торгач, хәтсез якынайдым йортка. Аның аргы ягында тар гына инеш тә күренә. Бара торгач агачлар бик тә сирәгәйде. Куе үләнлек башланды. Каранып алдым. Кичке шәфәкъ сүнеп килә. Караңгы төшкәнче миңа ул йортка барып җитәргә кирәк. Сугыш вакытында разведкада булган чагым исемә төшеп китте. Кичекмәстән күзәтү ясап алырга, аннары күз күрер — керергәме, юкмы? Җиргә ятып, үлән арасыннан шунда таба үрмәли башладым. Якынайган саен, җиргә колагымны куеп тыңлыйм. Кабат үрмәлим. Авыл мунчасына охшаган йортның биеклеге дә ике метр чамасы гына булыр. Түбәсе агач каерысы белән ябылып, беләк юанлыгы бастырыклар куелган. Әкиятләрдәге убырлы карчык йортын хәтерләтте ул миңа. Нигезенә кадәр шуышып барып җиткәч, үлән арасыннан башымны калкытып астагы бүрәнәсенә колагымны терәдем. Бернинди тавыш та, хәрәкәт тә ишетелми. Эчтә җан иясе булса, инде күптән үзенең барлыгын сиздерер иде. Үлән арасыннан йортның икенче ягына барып чыктым. Анда да шикләнерлек нәрсә юк Батыраеп аякларыма бастым.
Ишек ябык иде. Бер тартуда ук ачылып та китте. Бердәнбер кечкенә тәрәзәсеннән тонык кына булып яктылык керә. Җир идәненең уртасында тупас кына итеп эшләнгән кечкенә өстәл бар. Бусагада басып торганнан соң:
— Кем дә булса бармы9 дип кычкырдым. Җавап бирүче булмады. Яңадан кабатладым, бу юлы да тынлык хөкем сөрде Түргә уздым. Уң ягында ташлардан өелеп балчык белән сыланган миче дә бар икән. Тиз генә мичнең артына барып карадым. Анда кипкән үлән өеменнән башка бер нәрсә дә юк. Эзләнергә керештем. Мич өстендә кечкенә генә төенчек таптым. Аны кулыма алып, чиштем. Ул вак тоз булып чыкты. Телемне тидереп карагач, сөендем. Мин хәзер нинди бай! Яңадан никадәр генә актарынсам да тамак ялгап алырлык һичнәрсә табылмады. Тоз белән генә тук булып булмый шул
Эх, чеметем генә икмәк кисәге дә булсачы! Икмәк искә төшеп киткәч, авызга сулар килде. Әле моңарчы иртәдән бирле ач йөрсәм дә. болай ук ашыйсым килгәне юк иде. Нишлисең, түзәргә туры килә. Бушлатымны салдым да, йорттан чыгып, юан гына таяк табып кереп, ишек тоткасына кертеп бикләп куйдым. Ишектән һичбер җан иясе керә алачак түгел. Тәрәзәне дә өстәл белән капладым. Мич артындагы кипкән үлән өстенә ятып, бушлатымны өстемә ябындым.
Күпме ятканмындыр, белмим, шулай да ярты төн үткәндер кебек тоелды. Башым авыраеп, йоклап киттем инде дигәндә генә, тышта кемнеңдер йөргәнен тойдым. Башта колагыма гына шулай ишетелә торгандыр дип, үземне тынычландырырга тырыштым. Тынымны да чыгармыйча куркып ятам. Кая ул хәзер йокы кайгысы. Менә аяк тавышы йорт кырыена ук килеп җитте. Ишеккә борыла инде дип торганда, йорт түбәсенә кемнедер менә башлавы сизелде. Әллә инде ишекне тартып караганын йокым белән ишетми калганмын. Йоклаганда, лагерь баракларында тычкан кыштырдаганга да уянып китә торган идем. Менә доп-доп басып килгән аяк тавышлары морҗа янына җитеп, яңадан җиргә төште. Аннары тәрәзәгә якынлашты. Ярый әле ул кечкенә Аңарга нибары кеше башы сыярлык кына. Моны исемә төшергәч, бераз тынычланып киткәндәй булдым.
Көтмәгәндә тәрәзәне каплап куйган өстәл кинәт идәнгә шап итеп килеп төште. Йорт эченә тонык кына яктылык көлтәсе сузылды. Ай күренде. Аннары кап-караңгы булып китте. Тәрәзәдән башын сузып кемдер иснәнергә кереште. Бу аю иде. Аю керә алачак түгел. Йөрәгемдә курку бераз басылды. Аю бертын иснәнеп торды да тәрәзәдән китеп
барды. Яңадан ай яктылыгы төште. Мин дә жинеләеп иркенләп сулыш ала башладым. Кеше барлыгын сизде, күрәсең. Ярый әле аның белән йөзгә-йөз очрашмадык. Торып яңадан тәрәзәне капларга кыймадым Тирән тынлык урнашты. Борчулы сәгатьләр бик әкрен үтте. Мине йокы баса башлады. Үзем дә сизмәстән, йокыга талдым.
Гуңып уянганда, кояш чыккан иде инде Тайга өстенә сибелгән кояш нурлары йорт идәнендә дә уйный. Торып аягыма бастым. Юлга чыгарга, ашыгырга кирәк
Тышта салкынча саф һава, аяк асларын туңдырган. Үзәгемне әрнетеп ашыйсым килә башлады Инеш буена таба атладым Тар гына су чуер ташлар өстеннән сикергәләп ага. Йөрәгемнең януын басар өчен хәл ала-ала ятып су эчәм. Аның салкынлыгыннан тешләр тешкә тими Аз гына булса да ашыйсы килүне басар ичмасам Инешне атлап чыгып, каршыдагы әрәмәлеккә габа юл алдым Сөйрәлеп кенә атлыйм. Әрәмәлеккә килеп кергәч, балан куаклыгына очрадым Яфраклары коелып бетә язган, чыбыкларында бөрешкән балан телгәшләре күземә чалынып китте. Кабалана-кабалана баланнарны авызыма тутырырга керештем. Бик ачы икән. Шулай да ашарлык үзе. Күп итеп ашадым да, бушлат кесәләремә шыплап тутыргач, куаклыктан чыгып киттем
Бу тирәләрнең дулкын-дулкын булып әлләни биек булмаган таучыклардан гыйбарәт икәнлеген кичә үк чамалаган илем. Шунысы әйбәт, бу таучыкларның барысында да урман үсә. һәркайсынын диярлек асларыннан йә кечкенә инеш, яки елга ага Бара торгач яңадан түбәнгә төшә башладым. Агачлар арасыннан тар гына елга күренде. Шунда таба турылап киттем. Биек агачларны үтүгә тәбәнәк әрәмәлек башланды. Атлый торгач ниндидер сукмакка очрадым Кеше йөргән сукмак булса, болай ук тар, борылып-борылып әрәмәне урамас иде. дип уйладым Чү, алда куаклар селкенеп кигге. Тизрәк куерак чытырманлык арасына кереп пост ым. Куаклар арасыннан берничә кабан дуңгызы килеп чыкты. Алар мин килгән тар сукмакка житеп. шуннан түбәнгә таба киттеләр. Бер- ничәсе бик эре. калганнары, күрәсең аларның балаларыдыр Елгага кит-кәннәрен күреп калгач, миңа анда бару ярамый. Кешегә һөжүм итүләрен ишеткәнем булганга, юлымны читләтеп китәргә булдым. Түбәндә кечкенә елга иде Кыргый хайваннар әнә шул тар сукмактан елгага су эчәргә йөриләр икән.
Менә кайда ул ит Нигә берәрсен тотарга тырышып карамаска? Барасы юлым бик ерак. Җыйган кыргый жимешләрем күпкә бармас. Яңадан очрармынмы, юкмы андый хәзинәгә? Ә менә ит ашап карасаң, бөтенләй башка булыр иде Борынгы кешеләрнең мылтыклары да булмаган. ә үзләренә кирәк чагында мамонт кебек зур хайваннарны да аулый белгәннәр.
Озак та үтмәде, кыргый кабаннарның киткән сукмакларыннан менеп килүләрегг күрдем Чытырманлыкта торам Үтеп киттеләр болар. Башыма фикер килде. Иртәгесен дә алар шушы сукмактан су эчәргә төшеп китәчәкләр Кичекмәстән эшкә керешергә кирәк! Җиренең ташлымы, йомшакмы икәнлеген белдем башта Бармак буе казырга өлгермисең, ташка килеп төртеләсең. Кесәмдәге очлы ташны да эшкә файдаланып карадым Аның да файдасы тимәгәч, ботинкамны салдым Аның үкчәсендә айсыман тимер дагасы бар Шуны таш белән суккалап, кубарып аллым да. таяк башына беркеттем Тимер кисәге шактый шомарган, нечкәргән иде Җиргә батырдым, әйбәт керә Миңа шул тына кирәк иде Озынлыгы метр ярым, киңлеге ярты беләк чамасы сукмакны кисеп, казыр өчен билгеләдем. Бу эшләр белән мавыгып вакыт ымны үткәргәндә ай калкып, йолдызлар җемелди иде инде Бушлатымны салын ташлап чокыр ка зый башладым. Җирнең өске каты гына авырлык белән киселде Ә аннары ком катламы, үзеннән-үзе коела Учым белән читкәсибәм генә Ярты метр чамасы казыгачтын. ял итеп алыйм дип. чокыр чигенә
утырдым. Төн салкынаеп килә. Күпме вакыт үткәнне дә белмим. Бераз тамак ялгап алырга, күкрәк изүеннән бөрешкән кыргый җимешләрне бүрегемә чыгарып салдым да тәмләп ашап алдым Аннары, инешкә төшеп ятын туйганчы су эчтем. Тәнем суына башлады. Елгачыктан казый башлаган чокырым янына барып бастым. Баштагы дәртем сүрелгән, эшлисе килми. Уиладым-уйладым да. ярты метр казыган чокыр янына корган үлән җыеп китереп салдым. Хәзергә җитәр дип чокырга аудым. Тар булса да өстемә бушлатымны япкач тынычландым. Бик арылган, шулай да йокы керми. Башыма төрле куркыныч уйлар килә. Ерткыч җанвар гына һөҗүм итмәсә ярар иде. Белмәссең, ерткычлар бит алар төннәрен генә ауга чыгалар. Кулыма тимерле таягымны алып кочаклап яттым.
Барыбер йоклый алмадым. Уйланып яттым-яттым да яңадан эшкә тотындым Яктыра башлаганда чокырның тирәнлеге билдән булды. Тар чокырга берәр кечерәк кабан дуңгызы төшә калса, һич кенә дә сикереп чыгарлык итмәдем.
Тирә-юнь якгы иде инде. Нечкә чыбык-чабыклар җыйнап китердем дә, чокыр өстенә тезеп, якын тирәдән бер кочак коелган яфраклар алып килеп өстенә тигезләп сиптем. Тозак әзер! Тырышлыкларым әрәмгә генә китмәсә ярар иде. Биек кедр агачлары арасына кереп китә торган уйсулыкта куе үләнле урын сайлап, шунда ятып ял итә башладым. Иртәнге ак томан күтәрелә башлады. Бераз җылытып җибәрде. Мин үзем дә сизми йоклап киткәнмен...
Уянып китсәм, кояш шактый күтәрелгән, томан таралып беткән. Табигать тып-тын. Төндәгеләрне төшемдә күргән кебек кенә исемә төшереп, «тозагыма» таба атладым. Инде күптән кабаннар су эчәргә киткәннәрдер, тозагымда берәрсе мине көтеп ята булыр.
Сакланып кына шунда барам. Әнә ул. мин чокыр казып төне буе җәфаланган куаклык. Якыная барган саен күңелемне рәхәтлек тойгылары били башлады. Бер-ике чыбыгы селкенеп тора түгелме соң? Чокырның бер читендә чыбык күтәрелгән күтәрелүен, әмма кабан төшмәгән. Чокырда бүрек хәтле бер керпе йөри Кызгандым ул мескенне. Аны чыгармасам. ул шунда ачтан һәлак булачак бит. Чыбык-чабыкларны сыпырып, аска төштем дә бүрегем белән керпене алып өскә ташладым...
Тау итәгеннән үткән юлга килеп чыктым. Машина, арба эзе юк. Ул таучык буеннан биек кедр агачлары янына китеп югала. Көзге яңгырлар таудан юып төшергән ком катыш вак ташлар каплаган аны Ерганак эзләренә агач үсентеләре шытып чыккан. Бушлатым төрле җиреннән агачларга сыдырылып умырылган булганлыктан, юлдан баруны кулай күреп иркенләп атлап киттем. Яньчелеп беткән аяк киемем белән җайлырак басарга тырышып калкурак җирләрне чамалап атлыйм. Кая булса да кеше яши торган авылгамы, шәһәргәме алып чыгар әле бу юл...
Ботинкаларымның үкчәсе шулкадәрле нык ашалган, озакламый тәпи- тәпи атларга туры килер, ахрысы, миңа.
Кояш салынкы ак болытлар арасыннан тайгага саран нурларын сибә. Баруы күңелле булса да, җиле миңа каршы булганлыктан атлыйсым килми Агачлар арасында ышык иде. ә монда баруы уңайлы, ләкин җил йөзгә бәрелә. Яңадан биек кедрлар арасына кереп китәсем килде. Юлдан чыгыйм дип агларга өлгермәдем, бәйләгән ботинкамның башы яңадан ачылды. Аяк бармакларым күренә. Туктарга мәҗбүр булдым.
Өмет, татлы хыялларга чумып, тайга юлыннан сөйрәлеп, сөзәнрәк юлдан атлый торгач, вак куаклыкка юлым борылды. Ул юл таучыкка күтәрелә башлады. Менеп җитәргә өлгермәдем:
— Тукта, кулларыңны күтәр, югыйсә атам.—дигән тавыш ишетелде. Ботинкамның башы купканлыктан, аска карап атлый идем Башымны күтәрсәм, ни күрим, дүрт-биш кенә адым булыр, каршымда хәрби киемнән кулына автомат тоткан кешегә тап булдым. Тиз генә куе агачлар
арасына сикерергә уйласам да. уемнан кире кайттым Сон иде инде. Кулларымны күтәрергә мәҗбүр булдым
Кузгаласы булма, автоматтан чират биреп алам.— ди бу. Мине атып үтермәкче була. Үзе атмый, мина карап тора. Яшь ул. Безнең лагерьныкы түгел. Аларнын барысын да күреп беләм
Баскан урынымда тораташ сыман мин Шунда солдат автоматыннан бер чира| биреп тә алды. Әле һаман аякларымда икәнлегемне тойгачтын. бераз гына булса да эчкә җылы керде. Үзе миңа якын килергә кыймый, автоматын мина төбәп басып тора. Озакламады, агачлар арасыннан яңадан кораллы кешеләр килеп чыкты Шунда гына солдатның автоматыннан агып иптәшләрен чакырганлыгын аңладым.
Тозакка килеп капканмын икән. Күпмедер вакыт алар минем шушы юлдан үтәсемие чамалап көтеп торганнар
Сакчыларның берсе
Әһә. эләктеңме, качкын. Безнең кулдан ычкынучылар юк әле ул. дип җәһәт-җәһәт яныма килде дә. кесәләремне актарырга кереште Очлы ташымны алды, кыргый җимешләрем бераз калган иде. аларны җиргә койды Шундук якында гына торган бер иптәшеннән бау алып кулларымны артка борып, кыймылдамаслык итеп бәйләп куйды
- Йә. хәзер ычкынып кара инде, синең аркада өч йөз кеше, пичәмә зэк. дүрт көн буена эшкә чыкмады Качып безгә нинди зур мәшәкать салуыңны аңлыйсыңмы?!
Эндәшмим. Үземне тыныч тотарга тырышам
Ярый әле мине тотучылар мәрхәмәтле солдатлар булып чыктылар Югыйсә, бик сирәк вакыт ia гына качкыннарны исән килеш тотып кайталар. Күп очракта эшен бетереп, кулларын гына кисеп, лагерь «кодаларына». төрмәдә алынган тоткынның бармак эзләрен чагыштырып карау эшләре генә кала.
Белмим әле, аларның уйларында нәрсә бардыр. Атып егулары бик ихтимал!
Басып гора-гора ардым, тез буыннарым калтырый башлады. Лагерь сакчылары тәмәке көйрәтеп, бср-берсе белән гәп сугалар Күңелләре күтәренке аларның. Нигә күтәренке булмаска, тагын бер тоткынны эләктерү бәхетенә ирештеләр. Аларның кәефләреннән бер дә ашыкмауларын күреп торам. Кемнәрнедер көтәләр Сизенүемнең юкка түгел икәнен аңладым Каршы яктан тагын өч солдат килеп чыктылар Кулларында автоматлар Авызларын ерып миңа карый-карый иптәшләре янына килеп бастылар
Шушы буламыни инде качып китүче чибәр егет!
Нәкъ үзе! Күрмисеңмени, сул яңагында кызылланып торган җәрәхәт эзен? Тиз танырлык качкын «Кода» шулай дигән иде аның турысында...
Таучык юлыннан алга таба барабыз Аякларымны көчкә-көчкә генә сөйрәп барам. Кулларым артка каерып бәйләгән
Таучыкны төшеп, тар гына тау елгасына барып җиттек Сакчылар, озын балтырлы күн итекләрдән булганлык тан. сут а кереп тә киттеләр. Ә минем икеләнебрәк торумны берсе бик тиз сизде, артымнан автомат түтәсе белән каты итеп төртте Шундук абынып суга капландым Яңадан төрткәләп торгыздылар да алга таба алын киттеләр Салкын бөтен тәнемә таралды Ботинкам зчендә су быгырдый, тишекләреннән пычрак атылып чыга.
Көн төшлеккә җитеп килгәндә, тайга юлы тауга күтәрелә башлады. Бөтен тәнем алҗыды, тешләремне кысып булса да сөйрәлеп атлыйм Алда, камышлы күл күренде Гаучыкны төшкәч, аны әйләнеп үтеп елгага килен җиттек Бу тирәләрне үзем үткәнлектән, лагерыа барып җигәргә дә күп калмаганлыгын аңладым 1лта ярыннан барабыз Вак куаклык
баскан аланлыкта конвоирлар чирәмгә утырып тәмәке көйрәтергә кереш-теләр. Күрәм, кайберләре кесәләреннән икмәк чыгарып ашый да башладылар.
Хәтсез генә вакыт утырдылар алар. Мин һаман тораташ сыман басып торам. Теге яктан безгә таба килгән көймә күренде. Көймә ярга килеп төртелгәч, барыбыз да шунда, кереп урнаштык. Мин көймә төбендәге суга аякларымны салындырып утырдым.
Конвоирларга килеп кушылганнарның берсе:
— Бүген бу егет тотылмаган булса, кайтырга да боерганнар иде,— дип куйды.
Ил буена эзләргә боерык бирелгән. Хәзер аны кайлардан гына эзләмиләр...
Елганың теге як ярына да чыгып җиттек. Көймәче безне озатып калды. Юлыбызны дәвам итә башладык.
Башымда бер генә уй да юк. Барысы да чәлпәрәмә килде!
Бервакыт конвоирлар яңадан ялга туктадылар. Шунда берсе:
— Мә, егет, тәмәке көйрәтеп ал, бая да сорамадың,— диде.
Башымны селкеп, тартмый торган кеше икәнлегемне белдердем. Ул елмаеп куйды. Күрәсең, бик тә кешелекле адәм. Бәлки, ул дөреслек эзләр өчен качуымны белгәндер. Ял итеп алганнан соң, кузгалдык. Озак барырга туры килмәде, ниндидер тар гына елга буена урнашкан берничә йорттан гына торган авылга килеп кердек. Анда машина көткән икән. Хәрби егетләр бик тиз генә шуңа сикереп тә менделәр. Мине тартып алып машина идәненә утырттылар.
Тайга юлыннан озак бардык. Таныш җирләр күренде. Качып киткән таш карьеры да артта калды.
Машина яр буе юлыннан борылды. Менә лагерь, аңа кул гына сузасы калды.
Лагерь капкасы янына килеп туктаган машинабызны каршыларга бер төркем хәрбиләр килеп чыкты. Әйтерсең, аю тотып кайтканнар. Барысының да күзләре миндә генә. Качуымның никадәрле кешегә мәшәкать китерүен үз күзләрем белән күрдем. Тоткыннар да мине абайлап алдылар. Кул болгап сәләмлиләр. Янәсе, исән-сау алып кайтканнар, сөен, диләр сыман
Машинадан ничек төшкәнемне дә белми калдым. Вахтада торучы сакчыларның сөйләшүләре мине кызыксындырмый: юлда атып үтермичә алып кайтуларына күңелемнән куанам. Вахта йортына алып керделәр. Дежур старшина җитди генә итеп:
Нигә качтың? Мең мәртәбә үзеңә начарлык эшләдең! Срогың да әлләни зур түгел икән, менә көт тә тор, яңадан срок өстәрләр,— дип, җикеренә, кабахәт сүзләр белән сүгәргә тотынды. Аннары вахта йортында икәү генә калгач, усаллыгыннан нишләргә дә белмичә, чыгырыннан чыгып яныма ук килеп басты:
— Качкын!—дип көтелмәгәндә яңагыма сукты. Мәтәлеп китеп, аргы баштагы эскәмияләргә барып төртелеп, идәнгә аудым. Сизәм. ул чыгырыннан чыккан. Күзләре ут булып яна. Мине теткәләп ташлардай булып торганын күрәм. Өстемә яңадан җикеренеп килә генә башлаган иде, түзмәдем:
— Рәхмәт, гражданин старшина, матур эләктердең, кулларың кычытып торган икән, син бит совет старшинасы, ә мин диңгезче, сугышлар үткән кеше, ни хакың бар кул күтәрергә? —дип әйтеп бетерә алмадым, вахта ишеге ачылды да, лагерь начальнигы Комаров килеп керде. Миңа яңадан сугарга хәзерләнгән старшина аның каршысына тиз-тиз басып, устав буенча тәбрикләде.
Алып кайттылар качкынны, ачтан да үлмәгән, кесәләрендә кыргый җимешләр дә җитәрлек булган әле,— диде.
Лагерь башлыгы Комаров озынча буйлы, юка яңаклы, зәңгәрсу күзле, тиз генә җикеренә торган кешеләрдән түгел иде. Беренче килгән көнем- 40
нэп үк мин аны кешеләргә мәрхәмәтле булганлыгы өчен ошаттым, ялгышмаганмын икән.
Йә. диңгезче, йөреп кайттым диген? Мин сине качарсын дип башыма да китермәгән идем. Карак яки рецидевист түгел бит син..
Бертын тынып торды. Аннары, мин бер сүз дә әйтмәгәч: «Сине гаепләгән кәгазьләреңне карадым, гаебеңне дә танымагансың, шулай булса да гаепләгәннәр үзеңне, бусы аның суд эше. Шуны әйтәсем килә, качарга кирәкмәс иде. Эшеңне карап, тере килеш тотып кайтырга үзем боерык бирдем», диде.
Ул шунда минем яшьлегемне дә искә алды. Совет законнарының каты икәнлеген дә исемә төшерде. Үзенең Ватан сугышында иң авыр хәлләргә калганын искә төшереп алды. Кыскасы, явыз кешеләрдән түгел икәнлеген миңа төшендерергә, аңлатырга тырышты.
Миңа эндәшерлек урын калмаган иде. Ни әйтсәм дә барысы да файдасызга гына булганга күрә, аның кешелекле йөзенә карап басып торам. Лагерь начальнигы миңа утырырга кушты. Аннары старшинага:
Егет ачтыр, бар кайнар аш. икмәк китер, тамак ялгап алсын, диде.
Икәү генә калгач:
Бик тә жәл, бөтен илгә фотокарточкаларыгызны таратып эзләү әмере бирелгәнлектән, лагерьда калдыра алмыйм.
Старшина озакламады, икмәк белән кайнар аш китереп дежур өстәленә куйды.
Тамагыңны ялгап ал. озакламый Владивостокка китәсең, - дип, ла! ерь начальнигы өстәл янына килеп утырырга тәкъдим итте.
Күптәннән бирле кайнар аш күрмәгәнгә, беренче кашыкны кабуыма тәнемә җылы кереп китте.
Ярый әле. бәхетемә күрә, мәрхәмәтле лагерь начальнигы дежур йортына килеп керде. Югыйсә, старшина гына булган булса, кая ул кайнар аш, укытасы кул сабакларын бик шәпләп тагын укыткан булыр иде.
Тамак ярыйсы гына ялганды. Хәзер инде кая гына алып китсәләр дә түзәргә булыр.
Ашап алуыма, дежур йортына лагерь «кода»сы белән бер сакчы килеп керде.
Керүчеләр начальник белән бер-ике сүз алыштылар да үзләре белән мине алып чыгып та киттеләр.
Капка төбендә үк машина килеп туктаган икән Көтеп-нитеп тор- мастан шунда менеп тә утырдык
Диңгез портының якынлыгын мин яхшы беләм Туп-туры шунда таба кигеп тә бардык.
Диңгезне күргәч күңелем сыкрап китте. Әнә ул горур, миңа илһам бирүче, яшьлегемнең иң гүзәл вакытлары үткән дәрья! Яңадан кол хәлендә калган булсам да. мине диңгездән нәрсәгә булса да утыртып алып китәчәкләр Ярга төшәбез, анда балыкчы көймәләре, баржалар, буксирлар гора Тукталып-нитеп тормастан. бер буксир пароходына тупас такталардан киң итеп эшләнгән траптан менеп тә киттек Палубага аяк басуга, гудок тавышы яңгырады. Аннары, минут та үтмәгәндер, кузгалып та KHI те. Бик вакытлы килеп җиткәнбез икән Мине озатып сак астында алып килүчеләр кем беләкдер бер-ике сүз алышып алдылар да, машина бүлеге белән янәшә кубрикка төштек. Миңа урын күрсәттеләр Үзләренә кубрикка төшә торган трап янында урын алдылар
Ботинкаларым ертык, бармакларым күренә Аларны салдым да чүпрәккә әверелгән юеш чолгауларымны борт кырыеннан үткән калын кайнар горба өстснә киптерергә куйдым Берничә җиреннән умырылган бушлатымны да салып шунда куйдым Үзем дә җылы горбата сөялдем Баш га җылылыкны тиз генә тоймадым Ачык изүемнән диңгез хезмәтемнең соңгы истәлеге булып калган тельняшкам күренә Ул да инде бик
тузган, кырыкмаса кырык җиреннән ямалган Күптән ташлаган булыр идем, тәнемдә череп бетсен дип үз-үземә сүз биргән идем. Шуның өчен генә аны ташламыйм.
Сыбызгы тавышы ишетелде, аннары сузып-сузып кычкырткан гудок тавышы яңгырады.
Берсе артыннан берсе кубрикка берничә матрос төште. Мине моннан башка җиргә күчерерләр дип курыккан идем. Сүз әйтүче булмады. Керүчеләр бик тә сүзчән булып чыктылар. Аларның берсе мине озатып килүче «кода»дан:
— Нинди кеше ул,— дип сорады.
— Качкын, бүген генә тайгадан тотып кайттылар үзен, менә Владиво-стокка илтәбез. Анда аңа яңадан срок өстәячәкләр...
Матрос мина җентекләп карап алды. Тельняшкама игътибар итте булса кирәк ул. Аның күз карашыннан үземне кызгануын тойдым.
Әледән-әле бортка бәрелгән су тавышыннан буксирның барганын сизәм. Күңелем бераз гына булса да тынычланды. Барасы җиребезгә җиткәнче, өс-башымны киптерә алсам, миңа шул җиткән. Тайгада йөрүләрем. шундый авырлык белән алган ирегемне югалтуыма әрнеп, алдагы көннәремдә ничек яшәргә, мөмкинлек булу белән барыбер коллыкта яшьлегемне үткәрмәскә сүз биреп, йөрәгемне барлык күрәсе газапларга чыныктырырга уйланып утырам.
Матрослар кубрикка төшә торган траптан бер кадәрле читкәрәк куелган озын өстәл янына тезелешеп утырдылар да домино уйнарга керештеләр. Шактый еракта булсам да. шома сөякләрне дәртләнеп өстәлгә бәрүләрен күреп торам.
Уеннары хәтсез дәвам итте аларның. Берсе урыныннан торып траптан югарыга менеп китте. Шуны гына көткән икән, мине озатып баручы «кода» өстәл янына барын уйнаучыларга кушылды. Лагерьдан килгән солдат та кызыксынып домино сугучыларга карый, вакыт-вакыт миңа да игътибарын юнәлтеп алгалый.
Чыгып киткән матрос өстән трап буенча бераз төште дә:
— Туганкайлар, әйдәгез, кичке ашка! дип. ничек тиз төшкән булса, шулай ук бик тиз менеп тә китте. Уеннарыннан туктап матрослар да кубриктан чыгып китәргә ашыктылар. Без яңадан өчәү генә калдык.
Бортка бәрелгән дулкыннар тавышын тыңлап оеп китә башладым. Киләчәк көннәремне уйлыйм. Кемнәр кулына барып эләгермен? Хәзер читлектәге кош кебек мин. Мә1ънәсез билгесезлек белән акылым чуала
Траптан төшеп килгән матросларның аяк тавышларыннан куркып китеп, күзләремне ачтым. Төшеп килүчеләрнең берсенең кулында миски, икенчесенекендә шактый зур төргәк бар. Өлкәнрәге булса кирәк, траптан төшеп җиткәч, өстәл янында утырган «кода»дан нәрсәдер сорады. Аннары туп-туры минем яныма атладылар.
— Ашап ал. кеше.— диде, алдан килгән матрос, миңа мискиен сузып. Кисәк-кисәк итләре күренгән карабодай боткасы иде ул мискидә. Өстенә алюмин кашык та куелган. Икенчесе:
Шәптән үк булмаса да. менә сиңа киемнәр.— дип яныма китереп куйды. Рәхмәтемне әйтеп бетергәнемне дә көтмәстән. алар трап янындагы озын өстәлгә таба ки ген тә бардылар. Күрәсең, «кода» үзләренә минем белән сөйләшергә кушмаган.
«Кеше» дип мөрәҗәгать итүләренә йөрәгем әллә нишләп китте. Күзләремнән яшь бәреп чыкты «Мин кеше, әйе, кеше бит әле мин». Бу күңелемә якын сүзне йөрәгемә сеңдереп, китерелгән ризыкны ашый башладым.
Майда таралып пешкән итле карабодай боткасы шундый тәмле булды. аны ничек ашап бетерүемне дә сизми калдым.
Таушалган булса да җылы оек. калын табанлы эш ботинкасы, кайбер җирләре мазутка буялган диңгезче бушлатын өстемә киеп алгач, рәхәтләнеп киттем.
Матрослар озын өстәлдә домино уйнауларын дәвам иттеләр. Диңгезче халкы шулай инде ул, үз ишләре өчен үлеп тора
Дөньяда чын, ихлас күңелле кешене бер карауда аңлый белүчеләр күп. Кабахәт җанлылар гына булган булса, тормышның матурлыгын беркем дә тоймас га. яшәүнең яме дә булмас иле.
Кубриктагы матросларга чын күңелемнән диңгездә исән-имин йөзүләрен теләп, мең рәхмәтләремне укып җылынып утырам Диңгезчеләрнең тормышлары авыр, четерекле, кайвакыт көтелмәгәндә генә шундый да-вылларга очрыйсың, әгәр дә үз араларында бердәмлек, оешканлык бул- маса, һәлакәткә дучар булуыңны көт тә тор. Шулай, гомер-гомергә гату гаилә булып яшиләр...
Хыялга бирелеп, үземнең тоткын икәнлегемне онытып җибәрә язганмын, су эчәсем килеп утырган җиремнән торып китәргә аякларыма бастым. Мине сакларга билгеләнгән солдат һәм «кода»ны күргәч кенә тоткын икәнлегем исемә төшге Шулай да «кодапга мөрәҗәгать иттем Ул уеныннан туктап:
Сабыр ит. озакламый барып җигәрбез, шунда кирәк кадәрле эчәрсең,— дип миннән башын борды Уен белән мавыккан матрослар безнең сүз алышуыбызга игътибар итмәделәр. Яңадан хәтсез вакыт гелем белән иреннәремне чылатып утырырга туры килде. Бушлатымны баш аегыма куеп җылы тимер идәнгә яттым. Кәеф әйбәтләнсә дә йоклый алмадым. Домино сугучылар кубриктан чыгып киткәч кенә, бераз черем итеп алдым.
Күп еллар элек, үсмер чагымда бер маҗаралы кино караган идем Анда яралы кызыл сугышчы акларның эзәрлекләүләреннән мен бәлалар белән котыла. Нигәдер, менә шул исемә төшге. Үземә үзем сорау бирдем: «Мин кемнән качам соң?» Әйе, ясалма рәвештә җинаятьче ителдем, шул турыда сөйләр өчен үзәк органнарының берәр кешесенә барырга дип юлга чыккан идем. Котылып булмады. Бәлки, акланып котылган булыр идем әле...
Мине озатып баручылар үзләре белән югары палубага алып чыктылар. Йолдызлар белән чигелгән аяз төнгә сокландым. Пароход яр сызыгыннан беркадәр генә чиггәрәк бара. Анда-санда маяк утлары җемелди. Күк йөзендә киң генә булып көл төсендәге яктылык күренә Мин аның диңгез буендагы шәһәр утлары балкышы икәнлеген шундук чамаладым Йөрәгем леп-леп тибә. Юк. юк. минем юлларым әле кисе ген бетмәгән, мин кешеләргә габа. кешеләр йөрәгенә якынаям
Алтынчы бүлек
ине шәһәр читендәге ниндидер төрмәгә китереп тапшырдылар, м «Кода» надзирательгә читкәрәк китеп нидер әйтте. Аннары мине озын коридорның иң чигендәге камерага кертеп яптылар Бер тар тәрәзә, ул да стенаның иң югары җиренә уелган Өлгесенең ике урынында пыялалары яртылаш юк. Түшәмендә тимер чыбыктан үрелгән «оясы» эчендә юнык кына булып электр лампасы яна Аның яктысы цемент идәнгә төшә. Уң як стена буенда тимер караваты да бар Камераның озынлыгы дүрт-биш адым чамасы булып, киңлеге дә әлләни озын гүгел. Стеналары бәсле. Башга миңа салкынлык әлләни сизелмәде Ярты гөп иле. Ничек тә булса төнне үткәрермен әле дип. тимер караватка барып яным. Эчемнән өстемә кисм биргән матросларга рәхмәт укыйм Иртәгә мине ни көтә? Бу сорауга акылымнан җавап эзлим. таба гына алмыйм Нишләтерләр, дүрт көн иректә йөргәнем өчен бәлки әлләни күп
срок та өстәмәсләр. Җавабым әзер! Хәрби трибуналны эт итеп сүгәчәкмен, яңадан «эшемне» ябык суд белән түгел, ачык халык суды караса гына, сорауларына җавап бирәчәкмен.
Йокым качты, торып бастым да, цемент идән буйлап арлы-бирле йөргәләргә керештем. Барыбер салкын үзенекен ала. Өс киемнәремнең әллә кай җирләреннән үтеп тәнемне салкын алганлыктан, түзмәдем, ишекне дөбердәтергә тотындым. Җавап бирүче юк. Күрәсең коридордагы надзиратель йоклый. Нишләргә? Җаен таптым. Тиз генә ботинкамның берсен салдым да. үкчәсе белән көчемнән килгән кадәрле тимер ишеккә бәрә башладым. Аяк тавышлары ишетелде. Ишек уртасындагы үгез күзедәй тишек ачылып китте.
— Нәрсә булды?
- Туңдырып үтермәкче буласызмы әллә?
Карцерда икәнлегеңне онытма. Качкыннарга бездә хөрмәт булганы юк.
— Мин бит кеше!
Соңгы сүзләремне надзиратель тыңлап та тормады, «үгез күзен» ябып китеп барды.
Яңадан чакрымнарны үтә башладым. Ардым, хәлдән тайдым, йөрүемне туктатмадым.
Тәмам ардым. Бераз тәнем җылынгандай булды үзе. Яңадан караватка менеп аякларымны бөгәрләп, башымны бушлат якасына яшердем. Йокыга китәргә миңгерәүләнә генә башлаган идем, карцер ишеге ачылды.
— Кеше, әйдә, башкасына күч,— диде надзиратель.
Аның артыннан ияреп, дежур өстәле каршысындагы камерага барып җиткәч:
— Ерактан китерүләрен искә төшереп, җаваплылыкны үз өстемә алып булса да. жәлләп кенә кертәм үзеңне, бар. таңыңны аттыр, анда туңмассың,—диде.
Кердем, як-ягыма каранып алдым. Караватта матрас, одеял бар. Стеналарында кар бөртекләре күренми. Тиз генә аяк киемемне салдым да караватка менеп яттым. Йоклап киткәнемне сизмәгәнмен дә...
Ишек ачылды. Каршымда дежур надзиратель белән төрмә киеменнән утыз яшьләр тирәсендәге берәү кереп басты. Миңа бер кружка кайнар су, бер кисәк икмәк биреп:
— Йокының кирәген бирдең, бер очтан тугыз сәгать йокладың,—дип надзиратель эшчене ияртеп чыгып та китте.
Төрмәдә дә төрле кешеләр була.
Тикшерү эшләре башланды. Минем таләпләремнең берсенә дә колак салмадылар Миңа билгеләнгән тикшерүче Приморье баш прокурорына язган шикаятемә кыска гына итеп: «Сезне хәрби трибунал хөкем иткән, без катнаша алмыйбыз, качуың өчен закон алдында жаваплы.тыкка тартулары дөрес» дигән язуны күрсәтте һәм кул куярга кушты. Мин баш тарттым. Кыстамыйбыз, үз ихтыярыңда, диде ул.
Бер атна буе мине чакырмый тордылар. Анда мин төрле җинаять эшләре буенча ябылганнар белән яшәдем.
Аз гына булса да борчылуларымны онытып, кешеләрне тыңлыйм. Бигрәк тә Рәхим мулла мине үзенә җәлеп итте. Аны Төньяк Кореядә кулга алып китергәннәр. Рәсәйдә гражданнар сугышы барганда Омск шәһәреннән Колчак армиясе калдыклары белән Кытайга киткән булган. Тумышы белән Татарстанның Чистай ягыннан. Унике яшьлек малай чагыннан ук тырыш, зирәк һәм тапкыр булганлыгы аркасында үз яшьтәшләреннән аерылып торган. Яшь.ти атасыз калып, анасы белән генә үскән. Башта авылда яшәгәннәр. Шулай бервакыт, анасы белән Рәхим кечкенә арба тартып Чистай ярминкәсенә йорт кирәк-мазарлары өчен күкәй сатарга баралар.
Анасының ерак бер туганы ярминкәдән әлләни ерак тормый икән Анасы малайны шунда калдырып, күкәй сатарга ярминкәгә китә
Иртә белән өйдән чыгып киткән ана кайтмый да. кайтмый. Рәхим зарыгып әнисен көтә. Төш вакыты житә. малайның тамагы ачыга башлый. Нишләргә? Капка төбе саклап тамак туйдырып булмый бит Өйдә туксан яшьлек карчыктан башка берәү дә юк. Әбидән ярты гына телем булса да ипи сорый ул.
И-и бәбкәм,- ди әби. үзебез дә ачлы-туклы гына яшибез, мине киленем ашатканда ашата, ашатмаганда юк. Аңардан башка ризыкка тотына алмыйм, дигәч. Рәхим яңадан урамга чыгып, капка төбендә әнисен көтә башлый. Ә ул кайтмый гына Аптырагач малай әнисенең киткән ягына тәпиләргә мәҗбүр була.
Ярминкәнең иң кызган вакыты икән. Халык кырмыска оясындагы кебек кайнап тора. Кая карама — кибетләр, лареклар
Ярминкәнең бер җирендә Рәхим лимонад сатканнарын күрә. Халык шундый күп, һәркемнең бер-берен этеп-төртеп. чиратсыз тәмле су эчәсе килә. Бу хикмәтне күреп алган Рәхимнең башына бик тә матур бер фикер килә. Тукта, ди ул, күңеленнән, монда акча җүнәтеп була икән. Халык арасыннан этә-төртә чыгып теге өйгә элдерә бу.
Кайтып җитсә, әнисе һаман юк. Өйдәгеләрнең берсе дә ярминкәдән кайтып җи1мәгән. Рәхим яңадан әби янына керә
Әбекәй, сезнекеләр кайтып җилкәнче, мин өйгә су ташып куям әле. дип рөхсәт сорый ул.
И-и бәбкәм, арып кайтырлар, бик тә әйбәт булыр иде. димәсенме әби. Рәхимтә шул гына кирәк тә. Ул өй алдында торган ике чиләкне ала да хуҗаларның бакчалары артындагы чишмәгә китә. Тар сукмактан шунда барып кәнди белән икс чиләкне дә салкын су белән тулыра. Аннары чиләкләрне арбага берсе артыннан берсен янәшә куеп, ярминкәгә таба китә. Базарның башыннан эчкәрәк бераз кереп <ук1ый да
Чишмә суы. рәхим итегез, туйганчы эчегез, күп алмыйм, нибары ярты гына тиен, дип күңеленә килгән беренче сүзен кычкырып җибәрә Аны шундук базар халкы сырып ала. Сусаган базарчылар комсызланып чишмә суын эчәргә ябырылалар. Бик гиз арада ике чиләкне бушатып та бетерә Рәхим Акчаның күпме җыелганын да санап iор.мый ул. арбасын тартып яңадан чишмәгә элдерә.
Бу эш берничә мәртәбә кабатлана. Соңгы чиләкләрне бушатып бетергәндә базар тарала башлый. Арып-талып үзләре туктаган йорт хуҗаларының бакча капкаларына ике чиләкне дә яңадан чишмә суы белән тутырып кайтып кергәндә, аны әнисе зәһәрләнеп
Кая югалдың, юньсез малай, дип колагыннан борып, бик каты шелтәли башлый. Рәхим эндәшми Белә ул әнисенең ачуы гиз беюсен Икс чиләк чишмә суы да алып кайгылган бит әлс. Моны күргән анасының туганы:
Майбәдәр. улың безнең өчен тырышкан, әрләмә инде аны. күреп юрасын, чишмәдән су алып кайткан, без бик 1ә канәгать синең улыңнан. дигәч кенә ана йомшап китә. Бу ярминкәнең сонты коне була. Майбәдәр апа күкәй сатып, сабын, тоз алган. Ул күкәйләрен сатып бетерү!ә бик канәгать булып, ярминкәдән соң гына кайткан, малаеның өйдә булмавына бик тә борчыла башла! ан булган. Өйдәге туксан яшьлек әбидән сораштыр!ан. ул Рәхимнең ике чиләк асып чишмә: ә китүен әйткән әйтүен. Майбәдәр чишмәгә берничә мәртәбәләр барса да. улын анда күрмәгән
Рәхим әнисенә үзенең акча эш ләвен башта әйтер!ә кыймаган Ерак I yi аннары алдында тешен кысып булса да түзеп торган
Авылларына арба тартып кайтып җиткәч кенә Рәхим аңа бер уч бакыр акчалар биреп
— Әнием, сине ярминкәдән эзләп-эзләп таба алмагач, мин дә сиңа ярдәм итәргә булып, акча эшләдем.— дип. малай анасына бәйнә-бәйнә үзенең маҗараларын сөйләп бирә.
Ана башта ышанмый тора, аннары улын кочаклап үбә.
Көз җитә, Рәхим авыл мәдрәсәсендә дүртенче елын укый башлый.
Икенче елны да алар Чистай ярминкәсенә баралар. Рәхим су сатуын яңадан бик теләп кабатлый. Бу елны җәй бигрәк тә эссе. Ярминкә беткәндә алар җыелган акчага берничә кадак ак он алып кайталар. Өченче ел да килеп җитә. Кадерләп кыш буе саклаган ак оннан Майбәдәр кызартып вак клиндерләр пешерә. Шул нигъмәтне алып алар яңадан ярминкәгә юл тоталар Уңышлы гына сатып бетереп барлык җыелган акчага тагын ак он сатып алалар.
Дүртенче елны да шулай эшлиләр. Бу ярминкәдә бер Себердән килгән сәүдәгәр алар янына килә дә:
Апа. мин сезне инде өченче елымны күзәтәм. малаең бик тә булган икән. Син аны минем белән себергә. Омск шәһәренә җибәрәсеңме, ул миндә сатучы булыр, кышларын укыр, кеше итәрмен үзен, сиңа болай арба тартып, клиндерләр сатып йөрергә туры килмәс, тормышыңны алып барырлык акча җибәреп торырбыз, ди сәүдәгәр.
Ана белән малай үзара киңәшәләр дә, сәүдәгәрнең тәкъдименә риза булалар.
Рәхимгә инде бу вакытта унбиш яшь тулган, җегәрләре ныгып, бик шәп итеп укый-яза да белүе сәүдәгәргә бик ошап китә.
Рәхим сәүдәгәргә ияреп китеп. Омск шәһәрендә яңа тормыш башлап җибәрә. Сәүдәгәр аның тырышлыгыннан бик тә канәгать була. Тора- бара, сәүдәгәр Рәхимне үзенең иң ышанычлы кешесе итеп аңа барлык сәүдә эшләрен тапшыра. Өч кибете, берничә приказчигы булган сәүдәгәр Рәхимне уналты яшенә чыккан бердәнбер кызына өйләндерү турында уйлана башлый. Бу вакытта Рәхимгә дә унсигез яшь тулган була. Эшне озакка сузмыйлар, туй да ясап җибәрәләр. Бөтенесе дә әйбәт кенә барганда, илдә революция чыга, гражданнар сугышы башлана. Себер адмирал Колчак кулына күчә. Берничә ай үтми, кызыллар Колчак армиясен тар-мар итеп Себергә килеп җигә башлыйлар. Сәүдәгәр бик тә хәйләкәр, ерактан күрә белә торган кеше булганлыктан, байлыгын ычкындырмас өчен, кызыллар килеп җитә башлагач барлык мал-мөлкәтен арзанрак бәһагә сатып бетерә дә. яшь кияүне, үзенең кызын, хатынын алып Харбинга китә. Анда кибет ачып җибәрә.
Ниһаять, 1945 ел да килеп җитә. Совет гаскәрләре японнарны җиңеп Манчжуриягә. Кореяга барып җитәләр. Бу вакытта Рәхим инде олыгайган. берничә шәһәрдә йорг-кибет тоткан, үсен җиткән кыз-уллары булган, Харбинда яшәүче татарларның бик шәп мәчетләрендә мулла булып тора. Совет гаскәрләре килеп җиткәч, ул тәрҗемәче вазифасын үти Япон, кытай, корея телләрен ана теле кебек белгәнлектән, аны урыслар бик хөрмәт итәләр.
Җиңү тәэмин ителгәч. Рәхим мулланың кирәге калмый. Ул рөхсәт сорап, пропуск ала да. Төньяк Кореядәге Гензан шәһәренә яшь хатыны янына китә. Аида аның кибете дә була. Барысын да күз-колак булырга дип кайтса, ни күрсен хатыны өйне бикләп. Кытайга, малае янына киткән. Кибет таланган. Ярый әле йорт исән-сау калган. Хатыны язу калдырган. «Сөекле картым, сугыш якынлаша башлагач, барлык акчаларыбызны. алтын-көмеш әйберләребезне алып китәргә мәҗбүр булдым» дигән язуны укыгач, Рәхим тынычлана.
Бер-ике көн үтми, берәү ишек шакый. Ачса — чибәр генә кызыл офицер басып тора. Килгән кешене куып җибәреп булмый бит. Танышалар болар Керүченең фамилиясе Хафизов икән. Үзен Татарстанның Чистай районыннан дип тәкъдим игә ул Якташын Рәхим йортта булган ризыклар белән әйбәтләп сыйлый. Хафизов саубуллашып китәр алдыннан
Рәхим мулладан әҗәткә акча сорый. Икенче көнне үк китереп бирермен, ди. Ә хуҗаның кул астында акчасы бик аз була. Хафизов канәгатьсезләнеп чыгып китә Ярты төн җиткәч, ишекне бик каты дөбердәсәләр. Рәхим төнге халаттан гына ишеккә килә. «Кем бар?» дип сорауга тыштан
Совет хәрбиләре, дип җавап бирәләр. Тәрҗемәче булып хезмәт тә күрсәткәч. Рәхим, бәлки бик кирәк булганмындыр дип. килүчеләрне өйгә кергә. Алар исәнлек-фәлән сорашып та тормастан, өйнең астын- өскө китереп, тентү башлап җибәрәләр. Күп тә үтми берсе көзге артыннан япон маузерын табып ала. Шундук акт язалар. Рәхимне корал саклауда гаепләп кулга алалар.
Менә хәзер Рәхим мулла Владивосток төрмәсенең бер камерасында суд көтеп ята Аның язмышы нәрсә белән бетәр, хәзергә билгесез.
Харбин. Сеул. Гензаи банкларында меңәрләгән акчаларым калды. Оныкларыма да җитәрлек,- диде, уфтанып Рәхим мулла миңа
Судтан соң мине яңадан камерага кайтардылар Рәхим мулла анда юк иде инде. Мин үз-үзсмнс тынычландырдым, әйдә дим. кылансыннар. Барыбер гомерем буе утырмам әле лагерьларында Иртәме. сонмы барыбер котылырмын. Дөньялар үзгәреп тора, мәңгелек бернәрсәдә юк
Төшке ашны ашап алдык. Күп тә үтмәде, мине яңадан «әйберләрең белән», дип кабат чакырып чыгардылар
Төрмә ишек алдыңда йөзәрләгән кеше, һәммәсе дә юлга җыенганнар. Барыбызны да кая булса да алып китәчәкләр.
Озакламый зур тимер капка ике якка ачылды. Безне бишәрләп тезделәр. Капканы чыгуга, автоматлар белән коралланган этле сакчылар каршылады. Колонна!а кисәгелде: «Адым сулга, адым уңга качу дип исәпләнә» Сакчылар автоматларын тоткыннарга төбәделәр. Менә кузгалырга боерык булды. Ту!аннарын күреп калырга дип. урамның ике ягыннан кешеләр йөгерешә. Кайсыларының кулларында төенчекләр. Кычкырыш, тавыш.
Степан, син андамы?
Федор...
Тагы-тагы әллә кемнәрнең исемнәрен атап дәшәләр. Колонна өстенә ыргытылган төенчекләр кулдан-кулга күчеп хуҗасына барып җитә. Сакчылар каты тавыш белән.
Ярамый, ярамый, дип. әледән-әле акыралар, кешеләргә якынрак килергә этләр ирек бирмиләр. Кыскасы, күңелсез тамаша Барабыз да барабыз Икс йөзләп чамасы тоткын җәһәт атлап шәһәрдән чыгып киттек. Акрынлап шәһәр кешеләре дә артта калды. Бер сәгать чамасы атлагач, таучык итәгенә урнашкан зур лагерь күренде Аның берничә җирендә сакчы манаралары калкып юра. Биек койма белән әйләндереп алынган зона эчендә мал фермаларына охшаган озын-озын ак бараклар Озакламый лагерь капкасы янына килеп туктадык.
Зур озын өстәл чыгарып куйганнар Озатучылар кочак-кочак итеп безнең формулярларны шунда өеп тә куйдылар
Исем-фамилияләребезне кычкырып берәмләп чакырып чьпара башладылар Лагерь сакчылары кабул итеп тора һәрберсбезне башта тентиләр. аннары гына зонага керәсең, ниһаять, миңа да чират җитте.
Лагерь эчендә кабул итеп iоручы комендант мина кайсы баракка урнашырга икәнен әйтеп, кулы белән төртеп күрсәтте Мин ул күрсәткән баракка китICM.
Әле караш ы гөшмәгән иле. Тоткыннар зона эчендә йөреп яна килүчеләрне каршылыйлар.
Баракка кердем Буйдан-буйга өчәр катлы сәндерәләр тезелеп киткән һәрберсендә дип әйтерлек кайсысы яткан, кайсы утырган тоткыннар Иң гүрдәгесенә барып җиткән идем, исем китте, бергә төрмәдә утырган
танышым Рәхим мулла. Ул да мине күреп алды. Кочаклашып күрештек. Ничә ел бирүләрен сорадым.
— Өч ел,— диде ул.— Ә бит ул наган дигән нәмәстәкәйнс теге юньсез Хафизов махсус эшләгәнлеген соңыннан гына аңладым. Банклардагы акчаларымны конфискацияләргә чамалаганнар, ә мин аны балаларым исеменә салган идем, булдыра алмадылар.
Мулла абзыйның сүзләре күңелемә хуш килде. Аның янына урын да алгач, күңел тагын да күтәрелде. Аның чит илдәге милләттәшләребезнең оешып бер-берсенә ярдәм итеп яшәүләре турында бәйнә-бәйнә сөйләве мине канатландырды. Болай да Харбин. Мукден. Чанчунь кебек шактый зур шәһәрләрдә татар җәмгыятьләре гөрләп торуы турында сугышка хәтле үк укытучым Нәкый ага Исәнбәттән ишетеп белә идем.
— Энем, безнең татар халкы барлык илләргә дә таралган, әдәбиятыбызны күбрәк укысаң, барысын да белерсең,—дигәнен һич тә онытачагым юк.
Рәхим абзый шул белгәннәремне тагын да киңәйтте. Югарыда әйтеп киткән шәһәрләрдә, «Милли байрак». «Чаткы». «Милли юл» кебек газе- та-журналлар чыгып килүен дә санап киткәч, мин таңга калдым.
— Татарның үз мәдәнияте, бай тарихы, дине бар. Гореф-гадәтләребезне ана телебездә балаларыбыз күңелләренә сеңдереп калдыра алсак, тарих безне һичкайчан дә онытмас. Без бит тарихыбызга хуҗа булырлык зур милләт балалары,— диде ул. Аннан үзенә генә хас сөйкемлелек белән елмайды.
—■ Син, улым, (ул мине төрмәдә үк шулай дип атый башлаган иде) һаман миннән читтәге татар тормышы, әдәбияты турында сөйләвемне телисең. Совет әдипләрен яхшы беләсең булыр. Аларның кызганыч язмышлары хакында сөйләүнең кирәге юк инде хәзер. Шундый зур мөхтәрәм Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш кебек язучыларыбызны да совет юк итте. Ярый әле Гаяз әфәнде вакытында Рәсәйдән китеп калды. Ул бит иң мөхтәрәм әдипләрдән санала иде..
Мин шул мизгелдә Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сын исемә төшереп алдым. Ватан сугышына кадәрле аның шул исемдәге пьесалар китабы турында шагыйрь һәм язучы Кәрим Әмири сөйләгәне бар иде. Революциядән соң да әле бу әсәр Татар театрында куелган. Большевиклар пьесаны сәхнәдән бик тиз төшерткәннәр. Халыкка зарарлы дип, әсәргә тамга сугылган. Кәрим абзыйның ачынып-ачынып сөйләгәннәре әле дә күз алдымда. Менә хәзер Гаяз Исхакый турында мин кызыксынып Рәхим мулланы тыңлыйм.
— Илдән китсә дә ул татар халкын онытмады. Күп әсәрләр язды, хәтта Берлинда татар газетасы чыгара башлады. Төркия, гарәп илләре. Кытай, Япониягә кадәрле барып чыкты. Әле дә хәтерлим. Кытайга килгәч, татарлар яшәгән шәһәрләрдә булып, милләттәшләребез белән очрашу мәҗлесләре үткәрде. Мөһаҗир халкыбызның милли мәктәпләрен җанландыру, мирасыбызны туплау хакында кайгыртты. Мин муллалыкны соңгы елларда гына башкара башладым. Исхакый әфәнде Харбинга килгәч, үземдә торды. Сөйләшеп туя алмадык. Син әле миннән күп яшь, бәлки, илдә саф җилләр искәнен дә күрерсең,— дигән сүзләрен күзләрем йомылганчы онытачагым юк.
— Син, Локман улым, исән-сау илгә кайта алсаң, аның гүзәл әсәрләрен укырга тырыш. Большевиклар барсын да яндырып бетерә ал- маганнардыр әле. Безнең халык ул хәзинәне саклый белә. Карт-корыларның сандык төпләрендә, чорма башларында, умарта эчләрендә саклана булыр Минем үземнең Харбинда зур китапханәм бар. Татарстанга кайта алсаң, хат язып җибәр, үзем исән булмасам. улларым, кызларым калыр. Алар да минем кебек кеше яратучан, кешене хөрмәт итүчәннәр,—дип сүзен тәмамлады йоклар алдыннан ул.
Иртә белән артымнан эзләп килделәр. Комендант үзе белән башка баракка ияртте. Режимлы баракка билгеләнгәнмен икән. Лагерь эчендә
шундый барак та бар. Зона эчендә зона. Менә сиңа кирәк булса. Бусы да койма белән әйләндереп алынган, өстенә чәнечкеле тимер чыбыклар тарттырылган.
Рәхим мулладан аерып алуларына э.чем пошып, урын алырга дип түргә уздым. Кая карама — ябык йөзле, лагерь тормышының «тәмен» шактый татыган урта яшьләрдәге тоткыннар Зур баракның ишеккә якынрак бер өч катлы сәндерәсеннән үземә урын алдым. Тирәмдә та- ныш-фәлән күренми Янәшәмдәге берәү:
Монда, браток, асыл егетләрне генә җыялар, эштән баш тарткансыңдыр, йә качып карагансыңдыр, шулаймы? — дип куйды
Әллә кем икәнлегем маңгаема язылганмы, исем китте
Әллә син дә качып карадыңмы?
Браток, мин ике ел Приморьены буйдан-буйга гиздем, паспорт та алып өлгергән идем. Находка портында бер гад пароходка утырганда танып алып тоттырды....
Имән бүрәнәседәй таза гәүдәле, зур башлы, кысып кара күзле, киң маңгайлы, җәенке борынлы, юан муенлы бу кешене кайдадыр күргән кебек булдым. Никадәрле генә хәтеремне эшләтергә теләсәм дә. очына чыга алмадым Танышып киттек.
Николай Иванович, фамилиям Кобзарь була Ата-бабадан килгән диңгезче...
Исемә төшердем мин бу кешене. Бергә флот экипажында Комсомольск шәһәрендә булганбыз икән аның белән. Әле ул мине ганымый тора.
— Ә син кем буласың, каян килеп эләктең бирегә?
Кем икәнлегемне әйтеп бирдем.
— Тукта, тукта, син шунда булдыңмы0 дип куймасынмы бу Яңадан таныштык. Моннан җиде ел элек бергә булган вакытларны
искә төшереп алгач, күңелле булып китте. Менә бит ул дөнья ничек, гау белән тау 1ына очрашмый, ә адәм баласы кайда да булса бер күрешә икән...
Штраф лагерына эләккәнсең икән түз, монда озак тотмаслар безне. Сизәм, Колымага булыр. Анда да бит кешеләр яши Үлмәбез
Үлүен үлмәбез дә, яшь гомер уза, сугышлар беткән, рәхәтләнеп тормыш корып җибәрәсе урында ят инде бинахакка, дидем аңа
Бөтен ил җәфа чигә золымнан, мин дә синең кебек ирек хакында уйлап, җилкенеп яшим Кара диңгездә десант операцияләрендә катнаштым, биш орденым гына бар иде бит, исәпкә дә алмадылар Хәрби трибунал Украинамны яраткан өчен, милләтчелектә гаепләп, сигез ел ямады. Ну, беренче этаптан ук сыздым, күрми дә калдылар Төрле җирләрдә кара ниләр эшләп йөрдем. Документларымны урладылар дип. милициягә язып бирдем, тикшерделәр, илдән язу килде, паспорт алдым Әмма...
Режимлы баракта беренче төнемне үткәрдем Монда чыгып йөрүләр юк. Ишек янында бәдрәф ролен үтәүче лакан Аны көненә ике тапкыр чыгарып түгәләр. Әлләни зур булмаган баракта йөздән артык тоткын яши. Монда күпме тотасыларын берәү дә белми Кайберәүләрнен әйтүләренә караганда, озак тотмаслар кебек
Иртәше паекларыбызны алырга ишек янына барып тезелдек Шулчак урта яшьләрдәге берәү:
Менә син кайда икәнсең, фраер, диде
Аптырап киттем. Кайда булса да күрдем микән, дип хәтерләргә тырышып йөзенә карадым Юк, хәтерли алмадым. Никадәр генә төсмерләр! ә тырышсам да. очына чыгып булмады Юньле адәм түгелдер әле Башымны аңардан борырта өлгермәдем, ул якын ук килеп, яңагыма салып та җибәрде Чак-чак кына аятымда басып калдым
Сез зобаный Сталин коммунистлары аркасында илне төрмә, лагерьлар белән тутырдылар, җир йөзеннән корытырга кирәк үзегезне.
дип бәйләнә генә миңа. Янымда бер генә танышым да юк. Тизрәк Кобзарьга кычкырдым. Ул шундук чабып килеп тә җитте. Эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлады. Теге яңадан кулын күтәрә генә башлаган иде. шундый итеп үзенә чәпәде идәнгә барып төшеп, ике мәртәбә тәгәрәп тә алды теге адәм актыгы. Аннары аягына басып, кырын-кырын каранып баракның түренә ки геп барды. Югыйсә мин ул бәндәгә каршы тора алмаган булыр идем. Тамашаны карарга җыелганнар арасыннан берәү минем белән күрешергә кулын сузды. Иван икән.
- Син качканнан соң лагерьның яртысын дип әйтерлек төрле якларга таратып бетерделәр. Миңа эләккәнен белсәң иде...
Иван бик тә үзгәргән, йөзе суырылган, күзләре эчкә баткан. Күрәм, дрньяның җәфасын хәтсез татыган. Теге миңа кул күтәргән бәндә турында да әйтеп алды. Көнбатыш Украинадан, Тафуин лагерында писарь булып эшләгән.
Икәү качкан булсак, бүгенге көндә иректә йөргән булыр идек,— ди миңа Иван.
— Үзең икеләндең, синең белән качсам, бәлки, чыннан да, эләкмәгән булыр идек. Ул Кобзарьга күрсәтеп:
— Кем бу? дип сорады. Күптәнге танышым икәнлеген әйттем.
— Теге бәндә, монда икенче атнасын утыра, көчлелеге белән масаеп, хакимлек итмәкче була. Теге танышың шәп итеп бәрде үзенә. Бүтән якын килмәс...
Паекларыбызны капкалап алганнан соң, Иван бераз үзе турында сөйләде. Качарга омтылып караган, барып чыкмаган. Шунлыктан көчәйтелгән режимлы баракка эләккән. Колымага этап киткәнче тагын омтылыш ясап карыйм әле, ди
Ай-Һай, булдырырсың микән? Зона эчендә зона, бараклар нык саклана. Синең уйларың бөтенләй акылсыз, дим. Авыр сүз әйтүем аңа ошамады:
— Менә күрерсең, иртәгә мин монда булмам,—дигән була. Бу сүзләрен ул шундый ышанып әйтте ки. әйтерсең чынлап та чыгып китәчәк тә котылачак.
Кичкә кадәр барак буйлап йөрдек. Бер-ике мәртәбә Кобзарь янына барып килдем. Аңа Иван белән элек бер лагерьда утырганымны әйттем, кул гына селтәде. Карак-угрыларны җене сөйми икән.
Ниһаять, утлар алынып, барак эче яп-якты булды. Озакламый кичке барлау башланды. Санап тикшергәннән соң. лакан чыгаручылар артыннан Иван да иярде. Аларга булышкан иткәндәй кылана. Ишектә бер сакчы, надзиратель һәм комендант аларның чыкканын көтә
Күп тә үтмәде, чыгучылар әйләнеп тә керде. Карыйм. Иван күренми. Исем китте, шулай ук ычкына алды микәнни? Әкияттәге убырлы карчыкның зинданы түгел бит монда. Койма башыннан үткәрелгән чәнечкеле тимер чыбыкларда ток. Куырылган гәүдә эленеп кала. Кемдер Иванны надзиратель үзе белән алып чыгып киткәнен, аның вахта будкасында икәнен әйтте. Тәрәзәгә карыйм, зонада кешеләр йөргәли. Шулвакыт көтмәгәндә ут сүнде. Ә Иван һаман юк та юк. Бераздан утлар кабынды. Тынычлык урнашкач. Кобзарь янына, сәндерәмә мендем. Аның белән бик озак узган көннәрне искә төшереп яттык.
Иртәнге тикшерүдә Иван Скорняковны таба алмадылар Актармаган җирне калдырмадылар. Табылмады. Мин аның иректә икәнлегенә акрынлап ышана башладым. Белмим, күпме йөрер, анысын әйтүе кыен. Әмма, эләгәчәгенә шикләнмим. Бу тирәләр режимлы зона дип атала. Кая карама лагерьлар, хәрби постлар.
һаман Кобзарь белән сөйләшәбез. Статьяларыбыз бер. Уй-фикер- ләребез әлләни аерылмый.
Украинамны үлеп яратам, бу милләтчелек дип атала, - дип башлап китте сүзен.
Ачы каһәр йөрәгемә үтте минем Репрессияләр, гаепсезләрне гаепле итеп жыю ул бары тик КГБны төзегән партиянең чиктән тыш намус- сызлыгы Мин моны яшьли аңладым. Шуның өчен партиягә кермәдем дә һәрчакны дөресен әйттем. Ә дөреслек зур урыннарда утырган коммунистлар өчен кан дошманы икән
Кобзарь миннән биш яшькә өлкәнрәк. Аның әйткәннәре минем күзләремне тагын да ача төште. Шулай да Совет дәүләтенең гадел законнары барлыгына өметемне җуеп бетерәсе килми, ниндидер кара көчләр хәрәкәт игә монда, дип уйлыйм
Җиденче бүлек
■» ч ер атна үтмәде, безне режимлы барактан чыгарып тезделәр дә ачык машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Төнге унберләр гирәсс булганлыктан, кая алып барганнарын да чамаламадык. Тимер юл вокзалына караңгы урамнар аша алып кереп, бик каты сак аегында маллар йөртә юрган вагоннарга ашыктыра-ашыктыра куып кертеп, бикләп тә куйдылар
Кобзарь белән янәшә икс катлы сәндерәгә урын алып сөйләшеп ятабыз. Октябрь азаклары булганлыктан. вагон әле ягылмый. Икебезнең дә өс киемнәребез шәп гәп гүгел. Бушлатыбыздан башка җылы нәрсәбез юк Күлмәк-ыштаннар инде берничә ай юылмаган. Керләнеп каткан. Вагонда без утызлап тоткын. Барысы да дип әйтерлек утыз-кырык яшьтәгеләр Күбесе сугышларда кашашкан элеккеге солдатлар. офицерлар. Карак- угрылар да шактый. Алар, сугышчылар күпчелек булганлыктан, таларга, яхшырак өс киемнәрен салдырырга хәзергә батырчылык итмиләр.
Вокзал артындагы диңгезгә терәлеп үк үткән тимер юлга туктаган вагонда туңып бик озак янык Ниһаять, кузгалып киттек. Тәгәрмәчләр тавышын тыңлап бара торгач, йоклан киткәнмен Түшәмгә терәтелеп ясалган рәшәткәле тәрәзәдән кон яктысы төшкәч кенә уянып киттем Кобзарь
Йокының кирәген бирдең, диде Хабаровскига җиткәнбез икән.
Көнбатышка таба юл тотканлыгыбызны белгәч, эчкә җылы кереп китте. Себер тайгаларына гына булмасын Кешеләрнең сөйләшүләренә караганда, анда җәһәннәм Ачлы-туклы килеш, тоткыннарны урман кистерәләр, торф, таш эшләренә йөртәләр икән
Ниндидер станциядә поезд туктагач, өчәр йөз грамм икмәк белән икешәр иваси балыгы бирделәр Вагон ишегеннән генә булса да дөньяның яктылыгын күрдек. Сакчылар чиратлап су ташып, безне «баба шулпасы» белән сыйладылар Бу инде өченче көнгә чыккач икенче мәртәбә сыйлануыбыз Станция күренми, кайдадыр радиодан музыка тавышы ишетелә Күрәсең, якында i ы на вокзал бар Ләкин поездыбыз аннан шактый ерак тора
Көтмәгәндә вагоныбызга дүрт ИКВД офицеры һәм иңбашларында погоннары ялтыраган хәрбиләр менде Кулларында формулярлар Исем- фамилияләребезие тикшереп чыкканнан соң берсе
Кысылыбрак уртташырт а туры килер, дип вагонның сәндерәләреннән кешеләргә төшәргә кушты. Күп тә үтмәде, сәләмә киемнәр киенгән, йөзләре суырылган унлап ябык тоткынны вагонга керттеләр. Менәалма- ганнарын кулларыннан тартып менгездек Аннары вагон ишеген ябып, биклән тә куйдылар Каян ки тере игәннәрен сорашабыз Казан ягыннан икән Ай буе шул яктан мал тар ват онында килгәннәр Күбесен хәрби трибунал хөкем иткән Үзем кебек тәбәнәк буйлы, утыз яшьләр тирәсендәге татар белән таныштым Ризван Мөхетдин улы Мөхегдинов, 1919 елда Татарстанның Ьиектау районы Ямаширмәавылында туган. Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрәкәттәге армиядә булган. Снайпер икән
Сугышка кадәре дә ул 1940 елны Бессарабияне Румыния алган вакытта хәрәкәттәге армиядә булган. Якташ та булгач, аның башыннан үткәннәрен тыңлыйм. Башта ул сугышның беренче көнен ничек каршылавын сөйләп китте.
— Безнең дивизия Доргавич төбендә туктаган иде. Мин снайперлар командасы урнашкан палаткада дневальный булып торганда, көтмәгәндә әллә нинди хәтәр тавышлар белән һавада самолетлар килеп чыкты да бомбалар ташлый башладылар. Нәрсә икәнлеген дә аңламастан, аптырашта калдык. Күп тә үтмәде, тревога сиренасы яңгырады. Аңарга кушылып шәһәрнең завод-фабрикаларының гудоклары уларга кереште.
Дегтяров дигән лейтенант ротага кереп:
— Германия безгә сугыш башлады. Әйдәгез, тизрәк машиналарга.— дип команда бирде.
Йөгерешеп тышка чыктык та машиналарга угырып Карпат тавының аргы ягына таба юнәлдек. Тигез кыр башланды. Командирларыбыз снайпер командасын алга таба дозорга җибәрде. Озак та бармадык, дошман танклары, аларга ышыкланган немец солдатлары күренде. Безнең белән үзбәк егете Хәмидуллин җитәкчелек итте. Полк артта, ничек кенә булмасын, дошманны җибәрми тору бурычы йөкләнгән иде безгә. Немецларга дәррәү ут ачтык. Полкка җибәрелгән элемтәчебез полкның чигенгәнлеген хәбәр итте. Без аз булганлыктан, Хәмидуллин күпсанлы дошманга каршы тора алмавыбызны аңлап, полк артыннан китәргә карар итте. Полкны Львов шәһәрендә куып җиттек. Күрәсең, чигенергә боерык булган. Икенче көнне полк, төнге караңгылыктан файдаланып, Киевка таба юлга чыкты. Немец төнлә белән һөҗүм итәргә батырчылык итми. Днепрның уң ягындагы Украинка. Трипел авылларында ай буе оборонада тордык. Дошманның көче күп иде. Днепрның сул ягына көймә, баржаларга төялеп чыгарга мәҗбүр булдык.
Каты сугышлардан соң Киев шәһәрен калдырдык. Бу сугышта снаряд кыйпылчыгы сул аягымны яралады. Немец артыбыздан куа гына. Көндез оборона тотабыз, ә төнлә чигенәбез. Бәрелешләрнең берсендә пуля уң кулымны тишеп чыкты. Инде бу вакытта полкны немецлар тәмам тар- мар итеп бетергән иде. Чигенгән вакытта камалышта калдык. Төнге бәрелештә немецларга әсирлеккә эләктем.
Киевтан читтәрәк. Дарница дигән җирдә, лагерьга җыеп, безне Германиягә төяп җибәрделәр. 1942 елның мартында Гамбург шәһәренә китерделәр. Андагы лагерьда бераз торганнан соң, шахтага эшкә җибәрделәр. Көн дә конвой сагы астында шахтага йөрибез. Эш авыр, ундүртешәр сәгать эшләтәләр.
Көз көне эшләүчеләр арасында татар кешесе мин генә идем. Шулай бер көнне, мине эшкә алып бармадылар. Немец солдаты үзе белән ияртеп якындагы әсирләр лагерына илтеп тапшырды. Икенче көнне поездга утыртып, Польшадагы Стильце шәһәренә урнашкан лагерьга китерделәр. Монда барысы да татарлар гына иде.
Бер-ике көн үтмәде, лагеры а каяндыр немец офицерлары белән ике татар кешесе килде. Аларның берсен күпләр тиз танып алды. Ул татар язучысы Абдулла Алиш икән. Немец хәрби киемендә, чиста итеп кырынган, башында офицер фуражкасы. Коңгырт зур кара күзләре белән безгә карап:
Туганнар, туган илгә табан бару өчен солдат булырга кирәк. Инде беренче батальон китәргә хәзерләнде. Сез. мондагылар — барыгыз да икенче батальон солдатлары буласыз. Хәзергә сәламәтлегегезне ныгыту ягын карагыз...
Янында басып торган немец офицерының бер сүз дә татарча белмәвеннән файдаланып:
— Илгә таба китү үзебездән тора. Анда күз күрер,— дип әйтеп тә куйгач, без аның тел төбендә нинди фикер ятканын тиз аңлап алдык.
Абдулла Алишның балалар өчен язган әкиятләрен мәктәптә малай чагымда укыганнарым исемә төшеп китте. Килүчеләр баракларга кереп күбебез белән танышып, хәл-әхвәл сорап, мондагы тормышыбыз белән танышын йөрделәр.
Берәр атна лагерьда яшәгәч, беренче батальон егетләре саубуллашып ил1ә таба киттеләр. Алардан соң безне дә хәрби киемнәргә киендереп фронтка җибәрергә әзерли башладылар. Озак көтмәстән. безнең батальонны да көнчыгышка алып киттеләр. Львов шәһәренә килгәч, немецлар беренче батальонның партизаннар ягына кушылганнарын белеп алалар Шуннан соң тиз генә безне кире көнбатышка бордылар. Львовтан Станислав шәһәренә җиткәндә, татар командирлары, паровоздан дистәләгән вагоннарны өзеп калдырып, урманга качалар Немецлар калган вагоннарны Станислав шәһәреннән Франциягә алып киттеләр. Мин дә шунда идем. Инде бу вакытта без барыбыз да коралсызландырылган идек. Ниндидер кечкенә шәһәрчектә вагоннардан төшереп, зур гына алма бакчасына урнаштырдылар. Бер-ике көн үтмәде, яныбызга Шәфи Алмаз дигән кеше килде. Ул безгә булып үткән хәлләр турында кыскача аңлатып:
Беренче батальонның язмышын Гитлерга әйтмәдек, шулай ук сезнең икенче батальонның да яртысыннан күбесе партизаннарга кушылуын немецлар белми. Күңелегезне төшермәгез, сезгә яңадан корал бирәчәкләр...
Чыннан да. бер-ике атна торгач, безне яңадан коралландырып, Франциянең төньягына алып киттеләр. Анда яр буе оборонасында тордык Монда озак булмадык, яңадан машиналарга утыртып Бельгиягә кигерделәр Монсц шәһәрендә гимер гол сакладык Берничә ай да үтмәде. Англия, Америка гаскәрләре Франциягә бәреп керделәр
Америкалыларга әсир төштек Америкалылар безне эшкә җигә башладылар Бервакыт вагон төягәндә уң кулым сынды Госпитальгә салдылар. Озакламый Англиягә озаттылар. Лондоннан алтмыш чакрымнар чамасы кечкенә шәһәрчеккә урнаштык. Кулым бераз рәтләнә башлады
Шулай беркөнне Лондоннан. Советлар Союзы илчелегеннән Кузнецов җитәкчелегендә кешеләр килде. Без монда җиде йөз кеше. Илгә кайтырга чакыралар безне Башкалар кебек үк мин дә Ватаныма кайгырта теләгемне белдердем. Кайберәүләр кайтудан ваз кичтеләр. Имеш, кайту белән Сталин төрмәгә, лагерьларга утыртачак. Барлык әсирләрне дә ул. Ватанын саткан, дин гамгалый икән Ни булса да булыр, дип кайтырга тәвәккәлләдем. Чит җирдә солтан булганчы, үз илендә олтан бул. ди татар.
Берничә көннән портка алып бардылар. Анда зур океан пароходына урнашын, туган ИЛГӘ ЮЛ Г0ТТЫЖ Гибранар буПГЗЫ, Төркия ярлары артта калды. Ниһаять, туган илгә якынлаша башладык. Одессага килеп җиткәч, тикшерү үттек. Аннары кем кая, туган якларга кайтып китте..
Ри гван башыннан үткәннәрен бик озак итеп сөйләде Мин аны бүлдермәдем Абдулла Алишны мин яхшы белә идем Аны күп кенә тагар язучылары кебек һәлак булган дип уйлый идем Ризваннан Муса Җәлил турында да ишеткәч, аларны исән дип уйлый башладым
Поезд г ук галышында ике тәүлек тордык. Юлда тәгәрмәчләр «җырын» тыңлап баруга күнегеп беткән идек Лакан чыгарганда гына һава сулан керәбез. Башка вакыт га әшәке исеннән якын да килерлек булмаган лаканны чыгарып түгүче табылмый иде Хәзер ашкынып, ишек ачыла башлау белән барып күтәрәләр, һәркем бер-ике генә минут булса да гимер юл буе һавасын сулап калырга ашкынма. Икенче гәү теккә чыккач, без Ризван белән икәү, сакчылар сагы астында лаканны гимер юлдан беркадәр чигкәрәк алып кит гек Тирә-як га урман иде. Деподан беркадәр чиг терәк икән безнең эшелон. Каранып торырга ирек бирмәделәр, тизрәк вагонга куын кертеп тә җибәрделәр. Себер Себер инде ул Бу гайга иле
хәзер каторгалар, төрмәләр, тоткыннар иле. Кайчандыр тарих китабында укыган вакыйгалар искә төшә. Әле революциягә кадәр бик күн еллар элек патшаның гаскәр башлыгы Себерне буйсындырганда: «Безнекеләр унсигез кеше, ә җирле халык йөзләп иде, бик нык батырлык күрсәтеп сугыштык. Алла ярдәм итте безгә. Авылларын яндырдык, ирләрен үтереп бетердек. Аларның хатыннарын, балаларын үзебезгә әсир иттек, ә бирелергә теләмәгәннәре биек тау башыннан упкынга ташланып үз- үзләрен һәлак иттеләр», дип патшага хат җибәргән. Нинди кабахәтлек! Имеш, аңар җирле халыкларны ут һәм кылыч ярдәмендә буйсындырырга «Алла үзе ярдәм иткән!» Менә шуларны искә төшереп утырганда вагон ишеге ачылып китте. Берничә хәрби менде. Исемлек белән барлап чыкканнан соң, өч көн элек керткән зэкларны аерып алып вагоннан төшерә башладылар. Ризван да шунда эләкте. Вагон ябылганчы якташыма кул болгап калдым.
Караңгы төшә башлагач, эшелоныбызга паровоз ялгадылар. Яңадан кая барабыз икән инде? Ачлы-туклы булганлыктан йокы да керми. Янымдагылар да йокламый сыман. Аларның да үз кайгылары үзләренә җиткән...
Үземне бишектә тирбәлгән кебек хис итә башладым. Юк, бик кызу тизлек белән моңарчы бер дә күрмәгән ниндидер белгесез дөньяга очам төсле, һәм шул мизгелдә Җир шарының мәңге хәрәкәттә икәнлеген күңелем белән тоям. Ерак бабаларым да. аларның уллары да мәңгелек хәрәкәттә булганнар Тормыш корып иген иккәннәр, балалар үстергәннәр. Илгә куркыныч килгәндә барысы да бер булып яуга киткәннәр. Исән калганнары кайтып яңадан тормыш корган. Ниһаять, минем әтием дөньяга килгән. Ул өч ир бала үстергән. Гражданнар сугышына киткән Ватылып, җәрәхәтләнеп кайткан, әнием Шәмсекамәр белән матур гына яшәгәндә, илдә революция чыккан, патшаны төшергәннәр. Шул авыр елларның берсендә дөньяга мин туганмын. Яшәр өчен, тормышны дәвам итәр өчен. Ә болай газаплы сәфәрдә йөрү нигә кирәк? Күзләребез йомылгач та мәңгелек хәрәкәттә йөзәчәкбез ләбаса. Тормышта дөньяның гүзәллеген үз иркендә күреп, ләззәтләнеп яшәүдән дә кадерле халәт булуы мөмкинме соң! Ә бүгенге юлым — җәһәннәмгә сәфәр...
Поезд күпме баргандыр белмим, берничә көннән соң вагоннардан төшереп көчле сак астында каядыр алып киттеләр. Зона эченә кергәч кенә Хабаровск шәһәренең читенә урнашкан күчерелеш лагеренда икәнлегебезне белдек. Лагерьның исеме «Камитетская» дип атала икән. Тимер юл вагонында коры ризык ашап тәмам талчыгып, ябыгып беткән идек. Беренче көннән үк кайнар баланда бирә башлагач, җан бераз тынычланып китте. Күпме тотасыларын берәү дә белми. Бараклар җитәрлек, һәммәсендә дә тоткыннар шыплап тулган. Монда яңадан танышу, аралашу китте Мин Кобзарьдан калмадым. Диңгезче булганлыгы өчен генә түгел, бик гайрәтле, мине беркемгә дә кимсетергә юл куймаганы өчен дә күңелемә якын ул.
Иректә чагымда мин бу шәһәрдә чыгып килә торган «Тревога» газетасына языша идем. Анда минем очеркларым, мәкаләләрем күп басылды. Газетаның редакторы Барый Корбанов, әдәби хезмәткәрләре шагыйрь Мөнир Мазунов белән Әдип Маликов, болардан кала тагын бер-ике журналист бар иде. Мине дә шул газетага эшкә алырга дип, командование исеменә Барый Корбанов язу язып җибәргән булган. Ләкин мине корабта кирәкле һөнәр иясе дип җибәрми калдылар. Редакция эшенә киткән булсам, бәлки бу газапларга дучар да булмас идем...
Көннәр бер эздән күңелсез генә актылар да актылар. Шулай беркөнне «этап» дигән сүз таралды. Тоткыннар умарта кортыдай купты. Хәбәр дөрес икән. Күпләр төшке ашны ашарга да өлгермәде, хәрби кешеләр баракка кереп, исемлек буенча тикшереп алдылар да. «әйберләрегез белән», дигән боерык бирделәр.
Яңадан этле сакчылар. Яңадан товар вагоннары Без кереп урнашканда борынга алма исе килеп бәрелде. Күрәсең, ул вагонда алма булган һәм аны кайда булса бушатканнар. Озак көтәргә туры килмәде, кузгалып та киттек.
Ятагым сәндерәнең югары өлешенә туры килгәнлектән, вагонның рәшәткәле тәрәзәсеннән карап барам. Моны Кобзарь тырышлыгы дип беләм Үзенә дә әйбәт. Пыяласыз тәрәзәдән һава кереп тора Үткән җирләребезнең матурлыгын, алтын төскә төрелгән урманнарның кышка әзерләнгәнен күрәбез. Вак-вак станцияләр бер-бер артлы артта кала бара Барысы да агач йортлардан гыйбарәт. Поездның барышын Кобзарь чамалады. Бу Себер түгел, диңгез ягына да бармыйбыз, каядыр Төньякка.
Ай яктысы белән коенган тайгага карап бара торгач, зур елга күренде Юлдашыма:
Карап ал әле, нинди елга икән,— дидем Кобзарь башын калкытып ай яктысында көмеш сыман ялтырап яткан дәрьяга карап алды да
Бу Амур булырга тиеш, күрәсеңме нинди киң. дип куйды. Су өстенә төшкән ай нурларына сокланып ләззәтләнәм. Хыялларым, киләчәккә баглаган өметләрем әле миндә сүнмәгән икән. Вакытлы җәбер, үтәр дә китәр, дип үземне тынычландырырга тырышам
Ниһаять, тоткыннар эшелоны Ванин портына килеп гуктады Анда безне көчле сак астында вагоннардан төшереп гсзделәр дә каядыр алып та киттеләр.
Күчерелеш лагере якын икән.
Фамилиям алфавит буенча икенче булып торганлыктан, миңа беренче партиядә үк зонага керергә туры килде. Галәмәт зур зона. Ул баракларны күрсәң, исең китәрлек! Барысы да калын бүрәнәләрдән салынган Вахтага якынрак баракка урнаштым Дүргәр катлы сәндерәләр. Тоткыннар күп аунаганлыктан, такталары шомарып беткән. Аскы катта урын булмагач, миңа дүртенчегә менәргә гуры килде Бригадаларга бүлделәр Яңа килгәннәрне 1езеп паек өләшергә алып бардылар. Өчәр йөз i рамм икмәк белән икешәр тозланган балык бирделәр Кичен баланда булачак икән.
Тамак ялгап алгач, зона белән танышырга чыктым Җиде зона икән, һәрберсендә меңәрләгән тоткыннар. Халыкның исәбе-хисабы юк Бу кадәрле халыкны кайларга җибәреп бетерерләр, дип уйлый башладым Түбәнсетелү, рәнҗетелүләргә ничек түзеп юра болар9
Бер-ике көн үтмәде, мин урнашкан баракның маңгаена сурик буяу белән )ре хәрефләрдә «Яшәсен Трумэн» дип язып куйганнар Күрәсең бу эшне төнен башкарганнар. Иртәгәссн зонага дистәләгән хәрбиләр кереп, шау-шу куптардылар 1 из арада баскыч та табылды, язуны юып. кырып бетерделәр Аннары кем башкарганын эзләсәләр дә таба алмадылар Тоткыннар начальникларга берсеннән-берсе әшәкерәк итеп кычкыра башладылар.
Ачтан үтерәсегез киләмени7!
Авыр сугыш үткәргән халыкның канын эчеп нишләмәкче буласыз? Генералы! ызны күрәсебез килә!
Тагын әллә нинди сораулар биреп, хәрбиләрнең өсләренә бара башлагач. алар тизрәк чигенү ягын карый башладылар Күп тә үтмәде, безнең баракка таба вышкадагы пулемет көйләп чират га биреп алды Гомеремнең урынсызга киселүеннән шүрләп, пулемет тыкылдый башлау белән баракка шылдым. Мин генә түгел, күпләр бер-берссн гаптый- таптый гөрле якка сибелделәр Үлүчеләр, яраланучылар хәтсез булды Тиз арада каяндыр санитар машиналары килеп үлгәннәрне, яралыларны төяп зонадан алып чыгып киттеләр.
Мәхшәрдән соң озак тотмадылар, зонадан портка алып төштеләр Анда галәмәт зур океан пароходы «Дальстрой» тора иде. Шунда
тоткыннарны көне буе төркем-төркем китереп кенә тордылар. Пароходның эче берничә катлы сәндерәләр белән җиһазландырылган. Халык килә тора, урнаша тора. Бу инде ерак сәфәргә китү дигән сүз.
Сигезенче бүлек
_ ырыс табигатьле, мәңге туң Колымада беренче кышымны кар- К шылыйм. Пароходтан төшкәч, машиналарга утыртып Колыма елгасына кушыла торган Ясачная тамагына якын гына булган Зырянка дип аталган зур поселоктагы лагерьга китерделәр. Бараклар җигәрлек монда. Зона шактый киң. һәр ягы биек коймалар белән әйләндереп алынган Почмаклары саен тоткыннарны саклар өчен вышкалар куелган. Зонаның уртасында ашханә, аңа каршы янәшәдә генә клубы да бар. Берничә урында, гадел хезмәт белән акланып кына иреккә чыгарга мөмкин, дигән мәгънәдәге төрле лозунглар, өндәмәләр язылып баганалары кадакланып куелган. КВЧ дигән клубында газета-журналлар, китаплар җитәрлек. Стенасына: «Бирегә беренче мәртәбә, 1643 елда Дмитрий Зырян дигән казак Ленадан җәяү килеп нигез салган, шул вакыттан бирле бу поселок Зырянка дип атала» дигән язу язылган.
Тоткыннар күп. Баракларга урнашкач кешеләр белән таныша, аралаша башладым. Магаданда мунча кертеп, өсләребезгә күлмәк-ыштаннар, аяк киемнәренә хәтле биргәннәр иде. Монда киез итекләр дә киерттеләр. Салкынлык егерме градус чамасы. Яңа килүчеләрне дә бригадаларга бүлделәр. Кемнең кайда эшлисе хәзер инде билгеле. Килүемнең беренче көнендә үк Демьянов дигән кеше белән таныштым. Ул да сәяси статьялы то I кын. күптән утыра икән. Элек комсомол эшендә булган. Бер баракта урыннарыбыз да янәшә булгач, сөйләшеп туя алмыйбыз. Материктан килгән яңа кеше булганлыктан, сораулар биреп аптыратып бетерде. Ашханәгә дә бергә барабыз. Кичләрен КВЧ га кереп газеталар белән танышабыз. Ләкин бу рәхәтлек күпкә бармады. Атна үтмәде, иртәнге чәйдән соң безнең бригадага вахта капкасы янына чыгып тезелергә боердылар.
Салкын иртә иде. Капка янына җыела башладык. Утызлап кеше икәнбез. Сакчыларның өсләрендә кыска ак тун, кулларында автомат. Стройда басып торабыз, вахтаның теге ягына алып чыгарга ашыкмыйлар Кемнедер көтәләр. Бригадир баракка йөгереп кереп китте. Озакламый, аннан җилтерәтеп стройга Демьяновны китереп бастырды. Аның изүләре ачык. Лагерь нарядчигы сүгенә:
Үткән елда урман командировкасына барудан баш тарттың, быел бу эшең барып чыкмас,—дип җикеренде ул аңа. Демьяновның аягында иске итек, чолгаулары кунычыннан чыгып тора. Рәтләп киенергә дә өлгермәгән. Кызгандым. Йомшак күңелле егет Яше утызлар тирәсендә. Тормышның ачысын-төчесен күп күргән, шулай да лагерь аның матур уйларын, дөньяга карашын үзгәртә алмаган. Ул кичә генә:
Унынчы елымны Колымада яшим, этап артыннан этап, туеп беттем инде сәфәрләреннән. Берәр җинаять өчен утырткан булсалар үкенмәс тә идем, гаепсезгә бит, гаепсезгә!—дигән иде.
Минем өчен Колыма — яңа җир. Аның турында күбрәк беләсем, кешеләре белән танышасым, табигатен йөрәгемә сеңдереп каласым килә. Бәлки, кайчан да булса иҗатыма кирәк булыр. Ниләр бар икән? Шулай хыялланып торганда, вахта начальнигы артыма китереп типте:
Нәрсә, тәпәч кебек каттың, атла давай!
Демьянов минем янга килеп басты.
Курыкма, үлмәбез әле,—дидем аңа. Ул дәшмәде. Кузгалырга команда булган икән. Капкадан Колыма елгасына кул гына сузасы. Ул инде хәзер шактый калын боз белән капланган. Тәбәнәк ярыннан шунда
төшеп киттек. Боз өстендә юл әйбәт. Шуннан аргы якка таба атладык Зәһәр җил йөзебезгә бәрелә, колакларны чеметтерә, ирексездән кулларны җиңнәребез эченә тыгарга мәҗбүр булабыз, бөрешә-бөрешә атлыйбыз Елганы да чыгып киттек. Таллыклар ышыгында бара башлагач җилдән котылдык, атлаулары җиңелрәк була башлады. Юл бетеп, тар сукмак башланды Колыма үзәненнән атлыйбыз. Демьянов минем арттан бара, аның еш-еш сулыш алганын ишетәм. Яшь булса да бик ватылган Аның белән сүз алышабыз. Лагерьда башлаган хикәясен дәвам итте. Колыманың бик күп урыннарында булырга туры килгән аңа. Хәтта Боз диңгезе буендагы Амбарчик дигән портта да кышлаган ул. Материктан китерелгән йөкләрне бушатып бетергәч, пароход белән үзәк лагерьга төялеп киткәннәр, ләкин көтелмәгәндә Колыма боз белән капланып өлгергән. Аларны шунда! ы лагерьда кышларга калдырганнар. Болан көтүе көткән бер якут кызы белән таныша. Бик тә ягымлы була кыз. Кышын да аның янына лагерьга берничә мәртәбәләр килеп китә. Ризыклар алып килә.
Демьянов сөйләвеннән тынып калды. Аның сөйләүләреннән соң. мин иксез-чиксез тундра даласын, аның салкын кышын. Боз диңгезе ярларын күз алларымнан үткәрәм. Кабат юлдашка карап алам. Әйтерсең ул тоткын түгел, гүзәл кызга гашыйк бер егет Хуҗа булып атлый Колыма илендә Аның күңеле киң. йөрәге дәртле. Тормышка зур мәхәббәт бәлән яши. Төшенкелеккә бирелми ул.
Йә, дәвам ит инде, тагын нәрсәләр булды?
Ул елны Амбарчик портында без иркен яшәдек. Сакчыларыбыз безгә ияләшеп беттеләр. Кая барасың, бер якта Боз диңгезе, икенче якта Колыманың тундра даласы. Анда агачлар да үсми, җәен бөтен тирә-як дала, сазлык. .
Берчакны шулай атна буена буран котырды. Ерактагы улыстан йөккә килгән боланнар китә алмый тордылар. Минем таныш кызым да олаучы булып килгән иде. Буран басыла башлагач, кыз мине үзе белән ул ысларына алып китәргә теләвен әйтте. Мин аның сүзләренә каршы «Җүләр син, Наталья, мин бит тоткын, тоткынга лагерьдан кигәргә һич тә ярамый», дим. Ә ул: «Начальнигыгыздан үзем сорыйм, өч кенә көнгә», ди. Кыз үзенекен иг те бит Начальник миңа рөхсәт бирде Законлы булсын өчен начальник бер солдат та беркетте хәтта. Болан җигелгән чаналарга утырып тундра даласыннан сыптыртабыз гына! Болан җигелгән чанада барулары үзе ни гора!
Төньяк табигатенең кырыс көннәре, ничек итеп Натальясы белән болан җигеп кунакка барулары i урында шундый матур итеп сөйли ул миңа әйтерсең, мин дә аның янында бергәләп сәяхәт итәм инде.
Наталья туган җир Колыма елгасының ниндидер тар гына култыгы буена урнашкан Сиңа гына әй тәм. йортлары гел инде, безнең Украинадагы түбәсез авыл мунчасы. Түбәсе балчык белән сыланган, эче тар Шунда кыргый ташлардан өелгән миче дә бар. Барып кергәч, анасы кызын бик җылы каршылады.
- Болар кемнәр? — дип сорады. Наталья югалып калмады
— Минем кунакларым. гиде
Кыз белән ана гиз арала аш-су хәстәрләргә керештеләр
Сый бик әйбәт булды. Мине озатып килгән солдат белән кунак булдык Өстәлдә яшь болан иге. тундра даласы җимешләре тау-тау өелеп торды Ике тәүлек кунак булдык. Сакчы ашыктырмаган булса, артыграк та торган булыр илек. Үземне өр-яңадан киендерделәр Бигрәк тә мина яшь болан тиресеннән тегелгән унталары бик ошады Үзәк лагерьга кайтканчы мин аны аякларымнан салмадым
Ошаттым сине, срогың бетүгә үзебезгә алып кайтам үзеңне, дип Наталья миңа чат ябышты.
Сөйләвеннән туктап уйга калып торды ул. Борчымаска теләп мин эндәшми гордым.
— Беләсеңме, минем аңардан кызым үсеп килә бит,—дип яңадан дәвам итте Демьянов тормышының мәхәббәт хикәясен Күрәм, аның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Биш ел күрмәгән икән кызын. Наталья баласын тудыргач. Зырянка поселогындагы тоткыннар лагерена килгән булган. Ләкин лагерь башлыгы күрешергә рөхсәт бирмәгән
— Нинди таш бәгырьле әдәм актыгы икән ул начальник?
- Без зэклар, ә алар кеше...
— Йомгак нинди генә дәү булмасын, барыбер сүтелеп бетә. Исең китмәсен. Демька, түз, синең әле иректә яшисең бар. Тарихны яхшы беләсең булыр, әнә бит нинди зур Рим империясен дә коллар какшаткан, аннары ул үзеннән-үзе җимерелгән.
Көтә минем Натальям, көтә. «Гомеремнең соңгы көненә чаклы синеке генә мин» дигән сүзе әле бүген әйтелгәндәй күз алдымда яңгырап тора сыман. Синең белән атлыйм, ә күңелем беләсеңме кайда минем?
— Натальяңда дип уйлыйм.
Анысын мин сүз арасында гына сөйләдем. Төп уем. иректәге чакларым. Яшь вакытымны исемә төшереп алдым әле...
Аны бүлдермәдем, сораулар биреп борчымадым. Бәлки шулай кирәк булгандыр да. Демьянов дәртләнеп яңадан сөйләп китте.
Үземне комсомол секретаре итеп сайлап куйганнан соң. яшьләр белән якыннан торып аралаша башладым. Аларның йөрәкләрен нәрсә телгәнен аңларга кирәк иде миңа.
— Аңлый алдыңмы соң?
— Аңладым, аңлавын, ләкин үз башыма аңладым.
— Ничек.
— Коллективлашу буенча ата-аналарыгыз сүзен тыңлагыз, алар тор-мышны күп күргән, каршы бармагыз. дигән идем. Шул сүзем өчен райкомга чакырып сүктеләр, аннары шул ук көнне өемнән ике милиционер килеп алып та китте. Башта биш ел бирделәр. Шикаять яздым. Яңадан биш ел өстәп срогымны арттырдылар. Себер лагерьлары. Соловки. Казахстан.. Кайларда гына булырга туры килмәгәндер миңа. Сугыш беткәч, срогым тула инде дип торганда, тагын ун ел өстәп, Колымага китерделәр. Бер контр дип печать суктылармы, син шул каһәрләнгән статьядан котылырмын дип уйлама инде...
Атлый торгач ярыйсы гына юл үткәнбез. Җылынып беттек, җил- кәләребездән пар күтәрелә. Күңелен борчып торган уйларын миңа бәйнә- бәйнә сөйләп эчен бушаткач, аңа рәхәт булып китте күрәсең, коңгырт күзләре матур елмайдылар. Яшьлеге туган якларыннан бик еракта узган яңа танышымны кызганып алдым.
— Килеп җитәбез инде, абзаң бирегә бишенче тапкыр атлый инде.— Ул миңа текәлеп карап ала. Дәшмәгәч:
Курыкма, андагы начальник әйбәт кеше, мине бик яхшы белә, авыр эшкә куймас әле.
Килеп җитәбез дип әйтсә дә шактый атларга туры килде.
Көн салкын. Күк йөзе аяз. Еракта түбәләрендә мәңге карлары эреп бетми торган Аргаташ таулары күренә. Аның итәкләреннән башлап тайга җәелгән. Ул Колыма елгасы белән генә урталай киселгән дә без аглаган уйсулыкны үтеп әллә кайларга кадәр киткән. Аның очы да кырые да күренми.
Биредә аюлар, бүреләр җитәрлек. Шулай бер елны әле без атлаган урман кисә торган җиргә бүре өере килеп, атларга һөҗүм итте. Дистәләгән конвоирлар автоматлары белән аларга каршы чыгып көчкә куып җибәрә алдылар. Шулай да ике атыбызны абзар түбәсен җимереп төшеп, буарга өлгергәннәр Шул чакны биш бүрене үтергәннәр иде. дип Демьянов бу турыда хикәя кылып алды.
Урман диләнкесенә килеп җиткәндә, кояш төшлектән авышкан иде инде. Колыма елгасы ярыннан беркадәр арырак хәтсез генә ике озын барак күренде. Шунда ук тәбәнәк корылма да бар. Вышка-фәлән күзгә чалынмады.
Калын бүрәнәләрдән салынган тәбәнәк йорттан өч кеше килеп чыкты Аларның берсе хәрби түгел. Мин аны шундук, килгәндә Демьянов әйткән начальник, дип уйлый алдым. Ялгышмаганмын, үзе икән. Ул кыска кара туннан, башына бүре гирссеннән тегелгән бүрек, аякларына тезенә чаклы җиткән кара ката кигән иде.
— Аның белән бергә Угольнаяда биш ел элек бергә булдык, иреккә чыгарсалар да китмәде, монда Колымада калды. —дип Демьянов анын турында миңа белгәне кадәре сөйләп алды.
Монда килеп эләккәнче студент булган икән Билгеле, актив комсомолец. Болар курслары белән Волга каналына экскурсиягә барганнар Ул шунда ат асының ют кын булган хәлдә социализмнын бөек төзелешендә эшләп срогыннан элек котылуын, каналны төзүдә төп авыр эшләрне тоткыннар башкаруы гурында әйткән Шуның өчен әйләнеп кайтуына аны төнлә йокысыннан торгызып төрмәгә алып киткәннәр. Нахакка утыртулары турында камерадан Сталинга хат язган Анда ул кемнәрнеңдер усал ният белән яла ягуын, НКВД кешеләренең аларга ышанып бер дә гаепссзгә төрмәләргә утыртуларына мисаллар китереп язган. Моны ул зур хата дип. халыклар атасына җиткерергә теләгән. Ләкин теләгенә ирешә алмаган. Советка каршы агитация алып баруда гаепләп. 37 нче елда яңа срок биргәннәр. Угольнаяда күмер шахтасында эшләп, бер көне өч көнгә хисапланганлыктан, менә инде дүртенче елын иректә икән ул
Демьянов миңа:
— Күрәсеңме, монда зона-фәлән юк Качарга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Ләкин качып кая барасың, тайга да. Колыма сахралары гына. Кеше яшәгән урыннар меңәр чакрым. Китеп кара инде син. ачтан һәлак булуыңны көт тә тор. Ә кая карама сазлык, йә берәр ерткыч авызына барып эләгәсең, йә сазга батып һәлак буласың
Хуҗа исемлек белән барлап чыккач, безне баракка кертеп җибәрделәр
Килеп кергәч тә, күз ияләшмәгәнлектән. барак эче кап-караңгы булып күренде. Икс яклап икешәр катлы сәндерәләр тезелгән. Алар барысы да беләк юанлыгы түгәрәк агачлардан булып, бер-берсенә юкә бавы белән беркетелгәннәр Уртада тимер кисмәктән эшләнгән мич сыман нәмәр- сәкәй бар. Шуңа калай торба ялгап куйганнар да түшәмгә сузганнар Мич эчендә дөрләп ут яна Күз ияләшә төшкәч, баракның аргы башы да күренә башлады Бергә килеп керүчеләрнең күпләре мичне сырып алып җылынырга керештеләр.
— Нәрсәгә катып калдың, әйдә урнаш, әллә мендәр китереп бирерләр дип көтәсеңме? диде миңа Демьянов
— Юк. туганкай, алай уйламыйм, күз ияләшеп бет ми әле.
Ияләшер, ияләшер.
Идәне дә колгалар тезеп эшләнгән икән. Шуннан атлап Демьянов басып торган сәндерә янына бардым Мичтән бигүк ерак булмаган сәндерәнең астат ысына утырдым Матрасына, мендәренә кипкән үлән тутырылганга күрә, урыным ярыйсы т ына йомшак булып чыкты Мичтән җылы бәреп тора иде. бушлатымны салырга туры килде
Озакламады, баракның арты башындагы бүлемтәнең тәрәзә кебек итеп эшләнгән капкачын ике якка да киң итеп ачып куйдылар Аннан куе пар бөркелеп чыкты.
Ашарга, дип кычкырдылар Пар бөркеп торган тәрәзә янына җыела башладылар.
Әйдә, диде Демьянов, әрсезрәк бул. югыйсә урман баландасыннан колак кагуың бар. дип тә өстәп әйткәч, мин дә аның артыннан китеп чиратка бастым.
Баракта сукыр лампа янып юра Кешеләр һәркайсы үз эшләре белән шөгыльләнә. Ямау ямыйлар, эш киемнәрен рәтләгән булалар Кемнең нинди эшкә барасын белмибез әле Яныма бер егет килеп утырды Буйга әлләни калку түгел. Шулай да тре сөякле. Күз карашларыннан анын
шактый үткен булуы сизелә. Үзәк Зырянка лагерендагы тормыш турында сораштыра башлады ул. Икенче елын урман кисү эшендә икән. Җәен дә монда булган. Атларга печән хәзерләгәннәр. Хәзер бүрәнә чыгару эшендә икән. Безгә дә нинди эшләр йөкләнәсен белә. Әле нарядчикның үзен күрмәсәк тә, егет сүзләреннән кеше түгеллеген аңладык. Безнең брат белән хисаплашып тора торганнардан булмавын белгәч, күңелебез төште. Эшкә чыкмаучыны, нормасын илле процентка да тутыра алмаучылар- ны җир астында казып ясалган карцерга яптырып, өчәр тәүлек ач килеш тотуларга чаклы җәберләү куллануны алдан белгәч, һәммәбезгә дә шом төште. Аның тозагына эләгүчеләр бүген килүчеләр арасында бар. Ерткычның иң кабахәте, диделәр, исемен ишеткәч Шулвакыт баракка ике кеше килеп керде.
— Әнә, безнең түрәләр.— диде яңа танышыбыз Өлкәне комендант булып чыкты. Аның кулында калын гына журнал. Исемлек буенча барыбызны да эшкә билгеләп чыктылар. Мин һөнәр иясе түгел. Кая. кем итеп билгеләсәләр дә разый.
— Атта эшләгәнең бармы? —дип сорады нарядчик миннән
— Юк. җиккәнем дә. йөргәнем дә булмады, - дидем.
Аннан ул:
— Агач кисүче итеп язып куй үзен,—дип булышчысына әйтте. Миннән соң чират Демьяновка җитте. Аны күргәч, хуҗаларның чырае сытылды.
— Син. асыл кош, яңадан бирегә килеп эләктеңме? Теге елны җәфалавың җелеккә төште. Нинди кош икәнлегеңне яхшы беләбез. Йә, әйт. кем булып эшләргә телисең?
Демьянов, күзен нарядчикка текәп:
— Үзем теләп килмәдем. Кем итеп билгеләсәгез дә. мин риза.— диде.
— Яз. баракка кизү итеп.
Булышчысы шундук язып та куйды.
Билгеләү эшләре беткәч, алар барактан чыгып киттеләр. Әле йокларга иртә иде. Тоткыннар җыелышып үзара сөйләшеп утыралар. Башкача эш юк. Көне буе тимер мич ягылып торганлыктан, барак шактый җылы. Ишек янындагы стеналар бәсле булса да, салкын түгел. Ятагымның иске булса да, одеялы бар. Өстенә бушлатымны да каплагач, туңарлык булмады. Хәтсез юл килгәнлектән, шактый арылган булган, бик тиз йокыга киткәнмен.
Чаң суккан тавышка уянсам, тоткыннар ыгы-зыгы килә. Аягыма тимер мич янына куйган киез итегемне алып кидем. Тышка чыгып, саф һава сулап, битемне кар белән сыпыргалап як-якка карандым. Әле кап- караңгы. Таң беленә дә башламаган. Чаң дигәннәре баганага элеп куйган рельс кисәге булып чыкты. Шуны кагып, ике баракка урнашкан тоткыннарны уятканнарын белдем Вахта янында сакта торган сакчы күземә чалынды. Ул озын толыптан. Кулында—автомат. Йөргәләп тора. Якындагы ат абзарында атларның пошкырганы ишетелгәли...
Тоткыннар бараклардан вахта янына җыела башлады. Билгеләнгән бригадам янына барып бастым.
— Кайда югалдың? Әбиеңә коймак ашарга килдеңме әллә9 Мә пычкыңны ал, югалтсаң башың белән җавап бирерсең,— дип, бригадир, җикеренеп, әшәке сүзләр әйтеп, кулыма тоттырды.
Конвоирлар егермеләп, һәрберсенең кулында автомат. Каяндыр кома-ндировка начальнигы килеп чыкты.
— Сез барыгыз да эшкә килдегез, нормагызны тутырсагыз, үзегезгә яхшы булыр, бер көнегез икегә исәпләнәчәк. Сез кискән агачлар социализм төзелешенә китәчәк.—дип башлап җибәрде ул сүзен. Аның әйткәннәре бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты Үз кайгым йөрәгемне чәнчеп тора. Бу мәңге туң Колымадан ычкынуымны башыма да китерә алмыйм...
.|0^fdK асть,нда вахта яныннан үтеп, караңгыланып торган урманга юл
Менә ул тайга! Мәһабәт наратлар башларын күккә сузганнар. Шулар арасына көрт ерып килеп керлек
Як1ыра башлаганлыктан, тирә-якны күрерлек Бригадир кайсыларны кисеп аударырга икәнен күрсәтеп йөри башлады. Агачлар ышыгында булгач, җилнең барлыгы да сизелми Биек наратлар безне кызганган сыман моңсуланып үзләрен кисә башлавыбызны көтәләр. Мин алтмыштан узган яһүд белән эшлим. Калку гәүдәле, кин йөзле, кәкре борынлы, коңгырт күзле кеше. Мина ышанып бригадирдан үзе сораган булса кирәк. Ни әйтсәң дә яшь бит әле мин. Эшли ала торган чак
Урман эче пычкы сызган моңнар белән җанланып китте Сакчылар берничә урында учак ягып җибәрделәр. Шунда чиратлап җылыналар Нәрсә аларга. гирләп-пешеп пычкы тартасы юк
Гөрселдәп йөзәр еллык агачлар ава башлагач, зур төзелеш мәйданын хәтерләтте урман һәркем үз эшендә. Бригадирлар гына начар эшләүчеләргә җикеренеп тынычлыкны бозып куя Калын агачны кисеп аударыр алдыннан талчыгып билемне турайтырга дип башымны калкытырга өлгермәдем, сыртыма калын таяк белән кигереп тә суктылар Карасам, бригадирыбыз икән
Әбиеңә кунакка килдеңмени ’!
— Кулың кычыттымы әллә?
Әле шулаймы!?
Яңадан таягын күтәрде бу. Урынсызга җәберләвенә шундый ачуым килде, түзмәдем, кинәттән ияге төбенә башым белән бәрдем тегенең. Үз акылына килгәнче аяк чалып аудардым да өстенә менеп атландым
Башка миңа кул күтәрсәң, бугазыңны чәйнәп өзәм. дип җан ачуым белән ябыштым.
Тукта, тукта, нишләвең бу? димәсенме.
Эт токымы, син дә бИ1 тоткын
Бршадир аягына торып басты. Якын тирәдәгеләр эшләрен гашлап. нәрсә булыр икән дип. күрәсең, карап гора башладылар. Ул әл.тәни таза кешегә ошамый, ябык кына чандыр адәм. Беренче көннән үземне җәберләтсәм. көн күрсәтмәячәк. Бернәрсә дә югалтасым юк Башланмаган ундүрт ел срогым бар һәрбер кәнтәйдән кыйната башласам, нәрсә була ди ул?!
Бригадир үтерердәй ачуы чыккан караш ташлап, янымнан әле безнең эш бетмәде дигәндәй, кигеп барды. Бергә эшләүче яһүд. ул күздән югалгач
Моның ахыры үзең өчен бик начар булыр, түзәргә кирәк иде. алар барысы да шулай, менә күр дә тор. нормасын тутырмады, дни язып куяр әле. диде.
Агачларны аударабыз, алмашлап балта белән ботакларын әрчибез Сөйләшкәләп алгалыйбыз. Сүз арасында аның кем икәнлеген лә белдем Арнольд исемле кеше иде ул. Теш врачы булган. Күпне күргән Ун елын инде утырган. Яңадан дүрт елы калган Күпләп кулга алуларда, репрессияләрдә Советлар Союзының ныгуын күрә. Ә мин яшьләрнең дөреслек эзләүләрен, шуның аркасында төрмәләргә эләгеп газап чигүләрен аңлатырга тырышам. Сәбәпсез хөкемгә тартылганнарның гаепләре юклыгын әйтәм Ышанмый Арнольднын бердәнбер гаебе «Сталин Германия фашистларын да уздырып җибәрде Сугышның беренче көннәрендә үк кулына корал алган солдатларны әсирлеккә эләккән өчен кайтуына төрмә, лагерьларга утыртып дөрес эшләми», дигән сүзе. Тикшерү вакытында әйтмәдем дигән булса да. җәбер-золым белән гаебен танырга мәҗбүр иткәннәр
Эшебезнең нәтиҗәсе булып, унар метрлы бүрәнәләр карда аунап калды Аларны атлар белән Колыма култыгына ташыйлар
Арып-талып соң гына кайттык. Баракка керүемә мине Демьянов кар-шылады. Ул бригадир белән булган бәрелешебезне белгән. Мине хупламады.
— Кирәкмәс иде,—дип куйды.
— Сыртыңа таяк белән сыптырсыннар әле, син түзеп торыр идеңме?
— Әлбәттә, юк.
— Шулай булгач...
— Кыюлыгыңны хуплыйм.— дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, мине лагерь башлыгына чакырдылар. Барырга туры килде.
— Кем икәнлегеңне күрәсем килгән иде. Менә син нинди кеше икәнсең,—дип, салмак кына итеп бригадирның үзе тарафыннан куелганлыгы, аның сүзен тыңларга кирәклеге турында әйтеп алганнан соң:
Бу юлга кичерәм, бүтән бригадирга кул күтәрәсе булма,—дип чыгарып җибәрде.
Баракка кайтып кергәч. Демьянов:
— «Кәнтәйләр» белән сак бул, туры килгәндә кабыргаңа перо төртергә дә куллары калтырамый аларның, ә начальнигыбыз 58 нче статья кешеләрен хөрмәт итә белә.—дип куйды
Кич йоклар алдыннан яңа танышым Кучма килеп утырды.
Моңарчы тоткыннарның төркемнәргә бүленеп яшәвен ныклап аңлап бетерми идем. Кучма бу турыда ачыклык кертте. Ничек була инде ул: карак һәм кәнтәй? Араларында аерма күк белән җир арасы диярсең. Икесе дә җәмгыятебезнең иң кирәксез паразит микроблары булулары гына җитмәгән, лагерь тормышында, юкка-барга эләгеп, җәбергә дучар ителгән эш кешесенең теңкәсенә тияләр. Ярый ла. фронтларда булганнар күбрәк булып, аларга юл куймасалар? Лагерьда начальнигыннан башлап конвоирларына кадәр гади халыкның котын алып, шулар кулы белән кыерсыталар.
Көн дә урман кисәргә йөрибез. Сакчылар смена буе учак ягып җылынып, безне саклый. Бирелә торган ризык җитми. Эш авыр. Баштарак нормабызны үтәдек. Соңга таба көннән-көн ярыйсы гына ватылдык. Өшегән бәрәңге шулпасы, солы боткасы белән генә авыр эштә эшләү тәмам йомшартты. Ит, май кебек ризыкларны төштә дә күргәнебез юк. Алты йөз грамм икмәкне өчкә бүлеп ашасам да, ул җитми
Көннәр салкыная башлады. Кырыгар градуска җитсә дә эшкә куалап кына тордылар. Бармыйсың икән, карцерга ябылуыңны көт тә тор. Ә анда тәүлегенә өч йөз грамм икмәк белән бер кружка җылы су.
Икенче аебызга киткән иде инде. Арып-талып эштән кайтуыма Демьянов елмаеп кашларын җыера-җыера мине каршылады.
Сыйлыйм әле үзеңне бүген, ди бу
— Нәрсә белән сыйламакчы буласың?
Демьянов, каяндыр табып алган, яньчелеп беткән, кап-кара чиләкне үзенең сәндерәсе астыннан чыгарып, минем тумбочка өстенә китереп тә куйды. Әле моңарчы аның мондый чиләге барлыгын белми идем. Каян алгандыр ул аны. Мине чиләге түгел, аның эчендә нәрсә барлыгы кызыксындырды. Күз салсам, ни күрим, куерып беткән саргылт нәмәрсәкәй ярты чиләктән дә артык.
— Әйдә кашыгыңны чыгар!
Үзе шундук күкрәк кесәсеннән алюмин кашыгын чыгарып, шунда үрелде. Аның артыннан калып булмас инде дип тумбочкамнан мин дә кашыгымны алдым.
- Әйбәт нәрсә икән?
Монда икебезгә дә җитәрлек, сыптыруыңны бел.
Куе гына итеп пешерелгән кылчыклы солы боткасы икән Ашарлык үзе, тозы да таман гына. Мае булмаса да. тәмле. Көн дә бирелә торган бәрәңге шулпаң бер якта торсын. Вакыт-вакыт теш арасына тулган солы кылчыкларын төкергәләп алабыз да яңадан ашарга тотынабыз. «Урман командировкасы»на килгәннән бирле беренче сыйлануым.
Каян эләктердең бу затлы ризакны? дидем.
Туры килде инде, анысы анын сиңа кирәкми
Йә. әй г инде?
Сез эшкә киткәч, конюшняга кердем. Шуннан бер бүрек солы эләктердем. Берәү дә күрмәде...
Кылчыклы ботка ашый-ашый тирләп беттем Тамагым туйгандай булды.
Демьяновның эше җиңел. Барактагы ике тимер кисмәктән ясалган мичне яга. чүп-чарны себерә, бәкедән су китерә. Артыгы соралмый да аңардан. Сые өчен зур рәхмәтемне әйтеп, әҗәтле калмам, дидем. Белмәссең. миңа да шундый табыш очравы мөмкин
Түрдәге кухня юрәзәсеннән баландамны алырга киттем Кеше дә юк иде инде Пешекче кастрюлемә тутырып салып бирде. Ятагыма кайтып, теләр-теләмәс кенә капкаладым да савытын илтеп куйдым
«Урман командировкасы»на элек карак-угрыларны җибәреп караганнар. Әмма алардан эш чыкмаган Җүнләп эшләмәгәннәр Ә Дальстрой агач сорый. Үзәк лагерь начальниклары андыйларны күмер шахталарына җибәрер!ә мәҗбүр булалар. 58 нче статьялылар эштән баш тартмыйлар. Минем белән килгәннәр дә күбесе шундыйлар. Демьянов белән бу турыда гәп сугабыз, фикер алышабыз...
Кемнеңдер кулы одеялымны ачуга, кинәт уянып киттем. Карасам, ятагым янында ике кеше басын тора. Аларның берсе комендант, икенчесе вахта начальнигы. Исем-фамилияне сорадылар да
Кирәкмисең, дин. башка сәндерәгә таба күчтеләр Кемнедер эзлиләр. Алар чыгып киткәч кенә барак кизүе Демьянов кайтып керде Сукрана-сукрана гимер мич янына килде. Мин торып
Нәрсә булды? дип сорадым.
— Икәү качып киткән. Бәдрәфкә дә кеше артыннан чыкмам инде. Сакчылар йоклаганга мин нишләп гаепле булыйм9 Миңа урынсызга бәйләнәләр. Белгәнсең, диләр.
Йокым ачылып беткән иде инде. Ирексезләп киенергә мәҗбүр булдым. Яна торган мич янына барып бастым
— Кемнәр качкан?
Теге син белгән чегән егете Роман. Кичен бик тә уйланып күңелсез генә утырганын күргән идем. «Авырыйсыңмы әллә?» дип сорап та карадым үзеннән. «Үзәк лагерьга кайтасым килә, анда ашау әйбәтрәк, тамагым туймый, түзәр хәлем калмады», диде миңа.
— Артыннан куып җигеп тотсалар?
«Урман командировкасы»ннан качучыларны тереләй алып кайтмыйлар Моннан оч ел элек өчәү ычкынганнар иде. чегән кебек яшьләр түгел, җилкәләрендә тормыш тәҗрибәсе булган таза ирләр булсалар да, куып җитен а I каннар Берсенең срогы да оч кенә ел калган булган.
Демьянов сөйли, мин уйланам Шулай шул. йөрәк түзми, сабырлык бетә. Яшәүдән ваз кичәрдәй буласың Ничек кенә булмасын, авыр тормыштан котылырга телисен. Колымадан качып кая бара аласың? Иге- чиге күренмә! ән гайга. мүк үскән сазлы иңкүлекләр, хисапсыз күп вак елгалар, алар жәй айларында ү| әрлек түгел, бу турыда уйлама да! Ә кыш көне ашарга ризыкны каян табасың? Канатлар кирәк, кана!лар! Очып кына котылып булыр бу туң илдән
Демьяновның сөйләвенә караганда, качучыларны элек тә a i каннар, әмма срок бирмәгәннәр Артыңнан куа китеп тотсалар беттең Үзен кайтсаң, үтергәнче кыйнап изоляторга ыргытканнар Исән калсаң, синең бәхетен
Чаң кактылар. Тоткыннар яiакларыннан тора башладылар. Баракка түрәләрдән берәү килеп керде Киенүчеләр!ә карап алды да
Бүген эшкә бармыйсыз, диде.
Сәбәбен аңладым. Барлык конвоирлар аякка бастырылган. Күпләрен качкыннар арпаннан җибәргәннәр Димәк. ЧП дигән сүз
Яныма Кучма килде. Аның йөзе суырылган.
Харап итәрләр инде чегән егетен, дип куйды. Ичмаса кызгана белә ул. Ә бит бу сыйфатлар күпләрдә беткән. Хокукыннан мәхрүм ителгән кеше, бары тик үзе турында гына уйлана башлый. Кучма белемле. ак белән караны аера белә. Колымада совет законнарының гамәлдә булмавын миннән дә шәбрәк аңлый. Кем үтерми, аның үзен үтерәләр, диде ул миңа. Күп еллар утыручылардан ишеткәнем бар. Чыннан да, шулай икән. Әле моннан берничә генә ел элек Колымада тоткыннар восстаниесе булган. Берничә лагерь күтәрелгән. Корал эләктергәннәр. Сакчыларның күбесен үтереп, коралсызландырып иреккә чыгуга ирешкәннәр. Зур бер төркем Беринг бугазына таба, икенче төркем Якутскига киткәннәр. Армия чакыртып кына бастыра алганнар.
Иртәнге икмекне алып ашарга утырдык Кичәге сыйланудан соң әллә- ни ашыйсы да килмәде Кемдер ишекне зур итеп ачып баракка керде. Салкын һава бәрелде. Керүче туп-туры мич янына туктап:
Күңелсез хәл, чегән егетен куып җитеп атып үтергәннәр,—диде.
Сүз әйтүче булмады. Качу дигәч тә ул, инде Колымадан китәр өчен качмаган. Бары үзәк лагерьга гына барырга теләгән. Мескеннең гәүдәсен чанага салып үзе эшләгән атта Кучма алып кайтты. Икенче көнгә чаклы вахта янында кар өстендә яткырдылар мәрхүмне. Үзәк лагерьдан комиссия килеп акт язганчы күммәделәр.
Иртәгәсен генә кабер казырга дүрт кешене билгеләп, конвой сагы астында Колыма елгасына якын калкулыкка алып бардылар. Алар арасында мин дә бар. Лом, көрәкләр белән эшкә керешсәк тә, туң җир тиз генә бирешергә теләмәде. Яныбызда басып торучы конвоирларның түземлеге бетә башлады.
Тизрәк кыймылдагыз, үзегезнең иптәшегез бит,- дип берсе әйтеп салды. Никадәр генә тырышсак та, ярты метрдан арттыра алмадык. Арабыздан кемдер:
— Гражданин начальник, ут ягып җирне җылытыйк, төнгә калабыз,— диде. Болай әйтүче калын гәүдәле, таза тоткын иде. Яше дә кырыклар чамасында булыр. Күрәсең, аның кабер казуы беренче генә түгел. Конвоирлар үзара сөйләшеп алдылар да ут ягарга рөхсәт бирделәр. Шундук ике кешене якындагы агачлар арасына утын җыярга сакчыларның берсе озата да китте. Без эшебезне туктатмадык, казуны дәвам иттек.
Ике кочак кипкән чыбык-чабык күтәреп килделәр. Ут бик тиз дөрләп яна да башлады. Яңадан утынга җибәрделәр. Эш өч-дүрт сәгатькә сузылды. Кисәүләрне кабернең бер башына күчереп, эрегән җирне казырга тотындык. Туң җирне лом, кәйлә алмас булды. Караңгы төшә башлауга безне лагерьга куып кайтардылар.
«Урман командировкасы»нда конвойсыз йөрүче биш тоткын бар иде. Шуларның икесен кабер өстендә ут ягып торырга билгеләделәр.
Төн буе кулым, беләгем сызлады. Рәтләп йоклый да алмадым. Син кабер казып аргансың, бүген эшкә барма, димәделәр, иртәнге аштан соң агач аударырга алып киттеләр.
Эшем бик авыр барды. Теге яһүд карты хәлемне аңлады. Кызуламады. Үз җаем белән генә пычкы тарттым. Ашыкмыйча гына эшләсәк тә, кешеләрдән калышмадык.
Тайгадан кайтышлый юлыбыз Колыма ярыннан үткәнлектән, чегән егете күмелгән каберне карап уздык.
Баракка кайткач та әле, бик озак аның кабере күз алдымнан китмәде. Кичке ашны ашап алгач, тынычлана алмыйча, яһүд карты янына барып утырдым. Бергә эшләгәнлектән, бер-беребезне белә башлаган идек. Ул да миңа хөрмәт белән карый. Аның теш врачы булып та авыр эшләргә җибәрүләрен әле һаман аңлап бетерә алмыйм. Арнольд бик үк ватылмаган. сабыр кеше. Мин янына килеп утыргач башта эндәшми торды. Сүз башлавымны көтте. Нәрсәдән күңелен ачып җибәрим дип торганда:
Сиңа исем китә, нигә син тынгысыз?—дип, беренче булып сорау бирде миңа.
Гаделсезлектән йөрәгем яна, кая карама җәбер, золым — болар барысы да кемнендер боерыгы белән үтәлә Җавап эзлим. Тынгысызлык шуннан килә минем,—дидем.
Яшь шул әле син, яшь! Минем кебек унар ел төрле лагерьларда йөзсәң, аңларсың, аңламый калмассың, — дип. миңа һәрбер сүзенә басым ясап аңлата башлады.
Тоткыннарның гына түгел, начальникларны да үзара чәкештерергә сәләтле кешеләр бар. Алар үзләре күренмәскә дә мөмкин. Ә аларнын эшләре шундый шәп бара, майлаган кебек Каршы бер генә сүз әйгеп кара син аларга!
Бу кадәрле меңәрләгән халыкны шунсыз буйсындырып та булмый торгандыр, дидем, аның фикерләренә нәтиҗә ясап.
Мснә-менә, дөрес аңлый башладың, - дип куйды Арнольд.
Минем максатым дөреслекне эзләү. Партия җитәкчеләренең барысы да халыкны гаепсезгә төрмәләргә утыртып, аларнын йөрәкләренә шом салып, коммунизмга алып барабыз дип уйламый торганнардыр. Хөррият биреп, яшәтергә теләүчеләр булуына да ышанып яшим мин. дип сүземне дәвам итәм.
Бигрәк ахмак икәнсең, теге көнне дә шулай дидең. Партия идеологы Ждановка үзеңнең гаепсезгә утыруың хакында шикаят язуыңны да әйттең, әле һаман югарыдан өмет көтәсең, кызганам мин сине, бик тә кызганам, ышанма берсенә дә. Мин дә баштарак үземне гаепсезгә утырттылар дип аңлый идем, һич тә алай түгел икән ул!
— Ничек соң?
Яһүд бу соравыма жавап биргәнче тирә-юньгә күз йөртеп алды, аннары акрын гына
Аз-маз фикер йөрткән бәндәләрне гаепсезгә Себер ягына сөреп, Сталин чикләнмәгән шөһрәткә иреште, авызын ачып хак сүз әйтергә теләгән халыкның иреген чикләде
Ачуым килде, халыклар атасына шундый каты бәрелүенә чыдый алмадым:
Кем дип әйтим, гафу ит. бик тә дөрес утыртканнар сине Партия дөрес юлдан бара. Юлбашчы боларның берсен дә белми, аның күзен томалан кемнәрдер пычрак гамәлләрен кыла. Менә күрерсең, иртәме- соңмы, бу ачыкланыр
Арнольд миңа карады да усал гына итеп
Идеология башыңа бик нык сеңгән, аңларсың, ләкин соң булыр, дип куйды.
Кем икән бу кеше, нигә йөрәгемә ук булып кадалырлык шундый авыр сүзләр әйтә?..
Бүген Арнольд нигәдер миңа эндәшми, үз җаена гына эшли. Алтмышны узган булса да. миннән калышырга исәбе юк. Пычкыны җае белән генә, басмыйча тота белә. Эшләргә җиңел. Бүген дә икәү туры килдек. Хәрәкәг тә булгач, салкын алай ук туңдыра алмый
Норманын соңгы агачын кисү озакка сузылды. Төбе бигрәк тә юан иде шул. Бригаданы көттермик дип, кызулап, тирләп-пешеп беттек Ниһаять, кисеп чыгара яздык. Тизрәк пычкыбызны тартып алдык та агач астында калмас өчен читкә йөгердек Менә ул. башка туганнары белән саубуллашыр! а теләгәндәй, бәскә сырылган ботаклары белән аларны ялап, гөрселдәп аугач га. әле тирә-юньдә бертын кар бураны уйнап торды Аннары гына беребез аның ботакларын чапты, икенчебез аларны бер читкә өя горды Арнольдның арганлыгын сизгәч, кулыннан балтаны алып, мин агачны үзем генә ипкәртергә керештем. Шунда зур ботак төбендәге кул сыярлык куышка күзем төште. Нәрсә икән бу? Бияләемне салдым да. кулымны шунда тыктым
— Кара эле, Арнольд, кил тизрәк,—дип аннан бер уч кипкән гөмбәләр тартып чыгардым.
— Бу. ди, Арнольд, тиеннең кладовое, үзе юкмы соң анда, эчкөрәк кулыңны тыгың кара,—дигән була. Ә үзе табыштан куанган, елмая.
— Шәп нәрсә бит бу,—дим.
— Кичер безне, тиен, син монда хуҗа, тагын бардыр әле яшергән мөлкәтең,—дип куйды Арнольд, үз өлешен кесәләренә тутырганда. Мин дә изүемне ачып, хәтсез генә кипкән гөмбәләр тутырдым. Табышыбызга куанып, агачны ботакларыннан әрчеп тә бетердек. Бригада да эшләрен тәмамлап җыела башлаган иде.
Баракка кайткач. Демьянов янына ашыктым. Аңа табышым турында әйтәм, ул ышанмый. Изүемне ачып ятагыма бер өем гөмбә аударгач кына авызын ерды. Гөмбәбезне юып салып, яңадан теге иске чиләкне эшкә җиктек.
Шулай рәнҗетүле, ачлы-туклы авыр урман эшендә көннәребезне үткәрә торгач, яз якынлашуы сизелә башлады. Көннәрнең матурланып китүенә, кояшның тайгага турырак карый башлавына куанабыз Ярый әле, янымда үзем кебек үк яшьләр бар Нәрсә булса да сөйләп күңелне күтәреп җибәрәләр. Шуларның берсе — Кучма.
Бер көнне эштән кайтуыма Кучма атын туарып, абзарга тапшырган да яныма кергән. Кичке ашны ашап кына өлгергән идек.
Ул сүзен болай башлады:
— Күптән түгел Якут патшасының каберен тапканнар, өч йөз ел элек күмелгән икән. Җир туң булганлыктан өстендәге киемнәренә чаклы бозылмаган, хәнҗәрен, угын-җәясен үзе белән яңәшә күмгәннәр икән. Беләсеңме?—дип дәвам итә башлады хикәясен, минем мавыгып тың-лаганымны күреп.— Элек заманнарда бу тирәләрдә якутлар яшәмәгән. Ә юкагир дигән халык яшәгән булган. Алар белән якутлар гел сугышып торганнар. Ахыргы чиктә, якутлар юкагирларны җиңеп, кысырыклый- кысырыклый. Беринг бугазына чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Хәзер бу халык санаулы гына калган. Кызыл кенәгәгә кертелгәннәр Вак-төяк җинаять өчен аларны гаепләү дә тыелган...
Сүзләре бетсә дә. Кучманың тел төбендә борчылу сизеп алдым.
— Нигә әйтмисең, әйтеп сал, үзеңә җиңелрәк булыр,— дим күзләренә карап.
— Сизә беләсең икән. Әйтми дә булмас инде...
Кучма тәвәккәл карашы белән текәлде дә:
— Конюшняда атымның улакка кысылып бер аягы сынган, нарядчик эт итеп сүкте, дөрес бәйләмәгәнсең.— диде.
— Ат караучыга тапшырган идеңме?
— Эштән кайтуга.
— Синең гаебең юк, курыкма, бер нәрсә дә булмас, дидем. Егетнең күңеле күтәрелеп китте. Ат турында сүз беткәч, гәпне башкага бордык. Яныбызда берәү дә юк иде. Кучманың тагы нидер әйтәсе, сөйлисе килә. Әле мин аның яхшылап кына кем икәнлеген дә белеп бетермим. Фәкать сәяси тоткын булуы хакында гына ишеткәнем бар. Менә шул нәрсә якынайтты да инде безне. Егет гадиләрдән түгел, фикерли белә, дөньяның агышын яхшы тоя. Бу яклары ошый миңа. Уйланып торды да:
— Берәүгә дә авызыңны ачасы булма. Күптән фикеремне синең белән ачыклыйсым килә иде,— дип куйды ул.
Йә, инде шикләнмә миннән, тыңларга, үз фикеремне әйтеп бирергә яратканымны беләсең...
— Зырянка үзәк лагерендагы начальникны күргәнең бармы?
— Нигә булмасын, күп тапкырлар!
Анысы шулай, аны барыбыз да беләбез. Ә соң син минем кем икәнемне беләсеңме?
Профессор, дип әйтә алмыйм инде. Минем кебек үк сәяси тоткын Кучма кинәт уйга калып башын түбән иде. Күреп торам, исенә төшерә бу. Аннары миңа карап:
Тоткынын тоткын, ә бит мин үзгә тоткын...
Ничек инде ул үзгә тоткын?
Сугыш вакытында немецларга әсир төштем, телләрен балачактан белә идем. Немец гаиләсендә үстем мин. Яшьли ата-анасыз калганлыктан, алар мине үз балалары итеп үстерделәр. Армиягә озаттылар Тик киткәннән бирле аларның язмышларын гына белмим. Әсирлектә шундук мине күреп алдылар. «Мондый егетләр безгә бик кирәк, сине укырга билгелибез». - дип, әсирләр лагереннан аерып алып, ниндидер хәрби мәктәпкә җибәрделәр. Берлиннан ерак түгел бер шәһәрчектә иде ул мәктәп. Группабызда угыз кеше. Әле дә күз алдымда, озынрак буйлы, аксыл ябык йөзле, сары чәчле егет белән аерылганчы гел бергә булдык. - Кучма тынып калды, нәрсәнедер исенә төшерергә тырыша иде. Күрәм. күзләрен йомып хәтерли. Әйдә уйлансын әле, комачауламыйм. Егет дәртләнеп дәвам итә башлады:
Диверсантлар әзерләү мәктәбе иде ул. Алты ай өйрәттеләр безне анда. Аннары 43 нең көзендә Волхов шәһәре тирәсенә таң алдыннан парашюттан төшерделәр. Бу кеше дә минем белән иде. Ләкин җиргә төшкәч, кабат аның белән күрешә алмадым. Ә бүгенге көндә ул лагерь начальнигы!
Кем?
Правоторов! Ышансаң ышан, ышанмасаң.
- Зырянкадагымы?
Әйе, үзем белән бергә укыган бәндә шул инде...
Кучманың сөйләгәненә гаҗәпсенеп, ышанырга да. ышанмаска да белмәдем .
Ошаган кешеләр күп була, ялгышасың булыр, берүк бу турыда берәүгә дә әйтә күрмә, ышанмаячаклар, харап булырсың
Исем-фамилиясе аның ул вакытта башкача иде. Мине таный ул, күргән саен башын читкә бора Хәзер ул капитан чинында. Аның кемлеген әйтәсем килә. Йөрмәсен әле совет офицеры булып, сволочь!
Көннәр җылына. Пычкыбыз да салкын вакыттагы кебек җәһәт йөрми, авыр ышкыла, һич тә аңламыйм, әллә яз тәэсире инде, пычкыны Арнольд та сөйләшми генә үз җае белән геттә тарта Мин дә ярыйсы гына сүлпәнләндем
Кисәсебез күп әле. Нормабызның яртысын гына үтәгәнбез. Кояшның төшлектән узганын, караңгы болытлар түбәнтен генә йөзгәнлектән, чамалап та булмый. Җитмәсә, төнен дә бик начар төшләр күреп куркып уянгаладым
Җегөрем какшады, эшем рәтләп бармый Икенче көнебезне инде калдырып эшләтәләр. Шунлыктан бәгырем өзгәләнә Күпләрне инде алып кайтып та киттеләр. Берничә пар тына калдык Әле ике агачны кисеп аударасыбыз бар. Ул агачларга карагач, йөрәгем жу-у итеп кит ге Берсе бигрәк тә юан аның. Тәнем манма су булды Арнольд та бик йомшарды. Йөзе агарды, сулышын авыр ала. пычкыны үзенә тартканда күзен йома Өлкән кеше дип. Арнольдны ашыктырмыйм Агачны аударгач, балтаны аның кулыннан алып әрчергә керештем. Шунда маңгаема бер ботагы сикереп бәрелде. Күз алларым караңгыланып китте Моны якында гына учак янында җылынып торган сакчы да күреп алды. Көлемсерәде дә
Кыймылдагыз тизрәк! диде.
Ботакларны агачтан әрчеп бетергәнче тагын шактый вакыт үтте. Арнольдка мин дә булыша башладым Икәүләп читкә ташыйбыз чыбыкларны Корт ерасы юк, сукмак салынган, шуннан сөйрибез генә. Соңгы кочакны вак-төякләренә чаклы җыеп күтәрдем дә илтергә кузгалдым. Сакчы Сапарбаев:
Әнә тегендә, читкәрәк илт,— дип кычкырды. Тубыктан көрт ерып, ул күрсәткән якка киттем. Аны-моны уйламыйча ботакларны шунда сөйрим.
Караңгы төшәргә дә күп калмаган иде инде. Арнольд минем илткәнемне көтә. Кинәт мылтык атылды. Мин калтырап киттем. Сул колак төбемне нәрсәдер чеметеп алгандай булды. Чыбык-чабыкларым кулымнан көрткә төште. Чигәмнән кайнар кан ага. Башым авыраеп китте. Миңа аттылар дигән уй йөрәгемне калтыратып җибәрде. Уйланып торырга вакыт юк иде инде. Шундук карга капландым. Йөгереп килеп җигкән Сапарбаевның:
Контр, качмакчы булган идеңме? дигән тавышын ишеттем. Аннары итекләре белән типкәләгәнен тойдым...
Миңа ничек кенә булмасын түзәргә, хәрәкәтләнмәскә кирәк. Югыйсә бу канга сусаган бәндәнең «үлмәгән икән» дип, яңадан атуы мөмкин. Хәрәкәтсез ятам, ыңгырашмыйм да. Урман кисүчеләрдән без икәү генә калып, бу кеше сурәтендә йөрүче затның бәгыренә тигәнбез икән Чегән егетен дә куып җитеп, ул атып үтергән дигәннәр иде.
Ышанмыйм, мин тереме, юкмы? Кыймылдап карагач кына үземнең әлегә исән икәнлегемә ышандым. Кулларыма таянып башымны күтәрдем. Йөземә салкын җил бәрде. Бернинди тавыш-фәлән ишетмим. Сакчының Арнольдны лагерьга алып киткәненә шактый вакыт үткән. Күз алдында мине атып үтерүләренә аның коты очкандыр..
Яңадан кар өстенә капландым. Чигәмнән аккан каннардан бозлавык хасил булган. Йөзем белән төртелгәч кенә мин моны тойдым. Бияләемнән кулымны бушатып җәрәхәтле җиремә учымны куйдым. Әле һаман кан сарка икән. Тизрәк торып китәргә дигән уй мине янә аякка бастырды. Башымда бары бер генә теләк: ничек кенә булмасын, вахтага кайтып җитәргә дә. үземнең исәнлегемне белгертергә. Яңадан килеп үтереп китүләре бик мөмкин!
Алпан-тилпән атлап, көч-хәл белән генә вахта янына кайтып җиттем. Сакта торган яшь украин егете:
Бадыйкшанов, сине Сапарбаев качып китә язды, көрт ярып артыннан җитеп атып үтердем,— дигән иде.
Атты, мин үлмәдем, менә күрәсез, мин тере.
Вахта йортыннан берничә конвоир килеп чыкты. Икесе мине җитәкләп йорт эченә алып керделәр. Сапарбаев кыска тунының сәдәфен тегеп утыра иде. Мине күргәч, аның күзләре шар булды. Акаеп карап алды да башын читкә борды.
Мин качмадым, нигә аттың? Җавап бирәсеңне онытма!
Вахта начальнигы да йортта иде. Ул кырыклар тирәсендәге имәндәй нык. киң җилкәле, иңбашларында майор погоны ялтыраган кеше Яныма якын ук килеп, ярама карап алды да:
Тизрәк беренче ярдәм күрсәтегез! дип. кемгәдер дәште.
Шундук бер сакчы килеп мине җитәкләде дә урындыкка китереп утыртты. Өстемне салырга булышты. Аннары каяндыр алып килеп бер тартма ачты. Мамык, марля чыгарды. Ярамны спирт белән сөртеп, әле кибеп бетмәгән каннардан арындырды. Җәрәхәтемә нәрсәдер сылап, башта калын гына итеп мамык куйды. Кулы ятып тора икән үзенең. Бик тиз генә марлясын ияк астымнан төшереп, башымның түбәсеннән әйлән- дерә-әйләндерә әйбәтләп урады.
Күрәм, Сапарбаев начальнигы алдында шәм кебек басып тора.
- Качарга уйлаган тоткын көне буе эшлиме?
Тыелган зонаны чыгып китте ул, үзегез безгә кем дә кем читкә тайпыла, кисәтүсез атарга дип әйттегез!
— Дөрес аңларга кирәк. Сапарбаев. юлда кая булса да барганда, качып китә икән, шунда гына корал кулланырга, диелгән безнең уставыбызда...
Җәрәхәте әлләни куркынычлы түгел, пуля бераз тырнап кына үткән. - диде мина беренче ярдәмне күрсәткән яшь кеше.
Сапарбаевны карцерга илтеп ябыгыз, дип. вахта башлыгы кемгәдер күрсәтмә бирде.
Бар барагына, шапырынма, нәрсә булганын берәүгә дә әйтмә. Ярац төзәлгәнче ипкә йөрмәссең,- дип. начальник мина кайтырга рөхсәт бирде. Мин ишектән чыкканда. Сапарбаев та киенә башлаган иде инде.
Барагыма кайтып кердем. Демьянов, мине күрүгә, атылып килеп кочаклап алды.
Ай җаным, исән калгансын икән! Болай булгач, яшисен әле. дип. мине я I агыма китереп утыртты да. савытымны алып, кухняга габа китте. Бик гиз арада өлешемә гигән ашымны китерде, ниндидер тәбәнәк әйберне мич янына куеп, миңа шунда утырып ашарга кушты Китергән ашы бик тә куе, өреле иде. Күрәсең, кухняда да минем хәлне белгәннәр, теләктәшлек йөзеннән булгандыр инде, ашның да әйбәтен салып биргәннәр...
Бер атна эчендә җәрәхәтем төзәлде Наряд бирүче моны бик тиз абайлап алды. Мине мунча ягучы игеп билгеләп куйдылар Эшем әлләни авыр түгел, бакларга су тутырасы, атнасына бер мәртәбә ягыла торган мунчага угын хәстәрлисе бар. Көне буе гел тышта, ачык һавада йөрим. Еш кына Демьянов мина килеп булыша Вакытында мунча ягыла, су китерелә. Башка эш кушмыйлар.
Яз җитте. Карлар эреде. Колыма бозлары өстенә су төште. Озакламый елгада боз кузгалды Эшләр бер генә көнгә дә тукталмады. Кыш буе әзерләгән бүрәнәләрне Колыманың якындагы бер култыгына атлар белән сөйрәтеп өяләр, соңыннан тал чыбыкларын кайнар суда пешекләп аркан итеп үрәләр һәм бер-берсенә бәйләп беркетәләр Шул сал була инде.
Мине дә яңа эшкә, тал чыбыкларын әзерләп торырга билгеләделәр. Кучма белән бергә эшлибез
Безнең салларыбызны Колыма кузгалгач. Амбарчик портына буксир пароходы белән сөйрәп алып китәчәкләр икән Ул якларда агач үсми Певик дин аталган җирдә Кучмага да булырга туры килгән.
Без эшләгән җирдә гөрләвекләр ага. Янәшәбездән ара-тирә кыргый боланнар чабып үтә. Сизәбез, юкка гына өркеп чапмыйлардыр?! Димәк, аларны дошманнары эзәрлекли булыр. Кар астыннан мүк җиләге күренә башлады Хәтта авыз игеп тә алдык Ләззәтеннән туеп булмый Күптән инде авызыма әчкелтем-төчкелтем ризык капканым юк иде. Йөрәгем табигатьнең яшәрүен сизә. Күз алларыма туган яг ым. ямьле Зәй буйлары, ап-ак булып чәчәк аткан шомыртлы әрәмәләр, гүзәл болыннар килеп баса. Өметемне җуймыйча яши алсам, бәлки, иртәме-соңмы, туган илгә кайта алырмын Хәзергә язмышым билгесез әле Мөртәтләр кулында гомер кичерәм, мөртәтләр сагында яшим
Бүрәнәләрне сал игеп әзерләп бетергәч, монда озак тормадык без Йөк тартып йөртүче пароход баржаны сөйрәп килеп тә җитте. Менә шунда барыбызны да үзәк лагерьга алып киттеләр. Колыманың җәелгән мәле иде Суы болганчык, кая карама эреле-ваклы бозлар. Бик еракта Ар- гаташ таулары күренә. Сөйләүләре буенча, җәен дә кар бетми, эреми икән анда.
Ниһаягь. буксир калку ярга килеп туктады Матрослар гакта трап төшерделәр. Конвоирларның берсе безне санап чыгарып, сафка тезеп торды Аннары үзәк лагерьга таба алып киттеләр
Капка янына килеп туктагач, берәмләп тентеделәр дә зонага кертә башладылар.
Кучманы аерып алып, режимлы баракка алын кит теләр Аның әйткән сүзләре исемә төште. Димәк, начальник Проваторов аны яхшы белә
икән. Кучма миңа кул болгап китеп барды. Ә без исә Демьянов белән икәү үзебез яшәгән баракка юнәлдек.
Баракка керүгә:
Локман, кайтуың белән! — дип берәү килеп дәште. Күптәнге танышым Федор Папин икән.
Ярый әле быел кыш алай ук салкын булмады.
Булмаган кая, зәһәр салкыннар булгалады...
Тегүче булып эшләдем, диде Папин, кышкы салкыннарны сизмәвенә акланып.
Башка таныш-белешләр дә килеп күрешергә ашыктылар. Чегән егете белән бергә үзәк лагерьга качкан кеше дә яныма килде. Ул исә:
Сапарбаевның артыбыздан килгәнен беренче булып күрдем, шундук таллыклар арасына кереп посып өлгердем, югыйсә мин дә бетәчәк идем. Чегән егетенең: «Абый җаным, атма!» — дигән сүзен генә ишетеп калдым. Шуннан соң мин ул егетне күрмәдем, таллыклар арасыннан карга бата-бата, үзәк лагерьга төнен генә кайтып җиттем. Мине бик озак кертми тордылар. Начальникны көттеләр. Аякларым бик тә туңган иде. Лагерьда бик каты авырдым. Санчастька салдылар. Шунда ике аягымның да бармакларын кисәргә мәҗбүр булдылар. Өшеткән булганмын. Хәзер төзәлде инде...
Ул сөйли, бертуктаусыз күз яшьләре тәгәри. Күрәсең, кичергәннәрен күз алдына китерә. Үлем аны уратып узган, әмма Сапарбаев күргән булса, һичшиксез, кызганмаган булыр иде бу кешене.
Тугызынчы бүлек
_ зәк лагерьда тормыш яхшырак. Ни әйтсәң дә, игътибарны күбрәк бирәләр. Еш кына югарыдан комиссияләр килгәләп, төрле баш- баштаклылыкларга тамыр җәяргә юл куймыйлар. Соңгы елларда бигрәк тә күзәтүләр көчәйгән. Колымадагы тоткыннарның икегә бүленеп бер төркеме Бренг бугазы ягына, икенчесе Якутск аша юл тотуларын, баш күтәреп ирек даулауларын онытмыйлар. Рәхимсез рәвештә бастырылган булса да, өстә утырган күпләренең башларын айнытып җибәргән ул фетнә. Мин бу хәлләрне үз күзләрем белән күрә алмадым. Сугышка кадәрле үк Колымага китерелгән, һәм хәзер дә әле срокларын тутырырга өметләнеп яшәүчеләрдән генә ишеткәлим зур фаҗига булып үткәнен...
Урман командировкасыннан кайтуыбызга ике көн дә үтмәде, яңадан бршадаларга бүлеп. Зырянка эшче поселогына эшкә куа башладылар. Мин елгадан ерак түгел кечкенә таучык янындагы кайчандыр казылган зур базны чистарту эшенә билгеләндем. Унлап кеше һәр көн шунда йөрибез. Чокыр шактый тирән. Аны тагын да киңәйтәбез, китереләчәк яшелчә өчен калын такталардан шүрлекләр ясыйбыз. Җитәкчебез иректәге урта яшьләрне узган грузин. Күп сөйләшеп тора торганнардан түгел. Килүгә:
Бүгенгә бу эшләрне эшләсәгез әйбәт булыр,—ди дә китә дә бара. Ә конвоирга нәрсә, чокыр өстендә карачкы сыман басып торудан гайре аның башка эше юк. Алар икәү. Алмашлап ниндидер якындагы алачык сыман итеп эшләнгән тар гына корылмада йоклап вакытларын үткәрәләр. Аз кыймылдасак та, эшебез һаман саен алга бара. Утызлардан узган казакъ кешесе белән эшлим. Ул озын буйлы, киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле, һәрбер сүзендә аның хатын-кызлардан зарлану сизелә. Шулай бервакыт түзмәдем:
Нигә шулкадәрле син аларны яратмыйсың, һаман сүгәсең? — дип сорарга мәҗбүр булдым.
Күрәм, һәрвакыт мактыйсың, аларсыз тормышның яме юк дигән буласың. Ә бит минем Колымага эләгүем дә хатын-кыз аркасында булды, диде ул.
Ничек инде ул алай?
Үземнән биш-алты яшькә өлкәнрәк Зөһрә исемле бер ирсез хатын белән танышкан идем. Киномеханиклар әзерләү курсларында укыган чагымда булды бу хәл. Зөһрәнең квартирасы бик әйбәт. Тора башладык үзе белән Ә аның чибәр кызы да бар. Әти дип йөри башлады ул кыз мине Яхшы кино булган саен үзен кинога алып барам Механиклар таныкламасы белән һәрвакыт киноларга бушлай йөри идем. Зөһрәнең кызын, сеңлем дип үзем белән алып керәм Ташкентның чигүгә өйрәнү мәктәбендә укый иде кыз Стипендия саен аңарга йә конфет, шоколад кебек гәмле-томлы нәрсәләр алып кайткалыйм. Әнисе мине үлеп ярата. «Укып бетерүең белән мин сине Татарстанга алып китәм».— дигән сүзләре әле хәзер дә хәтеремдә. Киткән дә булган булыр идем, ләкин көтелмәгән хәл килеп чыкты
Нинди хәл?- дип соравыма казакъ ике көн минем белән сөйләшмәде Сорау биргәнне бер дә яратмый торган булып чыкты ул. Бер атна сүз алышмадык. Ә минем ни өчен аның хатын-кызны яратмавын беләсем килә. Амангельдеев иде аның фамилиясе. Эшкә килгән саен балтаны кулына иң беренче булып ул ала. Мин такталар сайлап аның кулына тоттырам. Бервакыт үз җае белән янә теге вакыйга турында сөйләп китте ул
Шулай бер көнне Зөһрәнең иптәш кызы безгә килде Шундый чибәр, бер карауда күземнең аңар төшкәнен сизми дә калдым. Сылу сын. биленнән түбән төшкән озын чәч Күзләре турында әйтәсе дә юк Шундый көйдереп карадылар миңа, мин өнсез калдым. Чәйдән соң озатырга икәү чыктык үзен Бу көнне авызымнан бер генә сүз дә чыкмады. Чибәрлегеннән тәмам сихерләнеп калганлыктан, гел аның турында гына уйланып йөри башладым Чәй эчкәндә Зөһрә ул кызга бер генә мәртәбә дә исеме белән дәшмәде. Бу мине гаҗәпкә калдырды. Шулай да мин аңа күңелемнән исем табып, Зөлфәдер аның исеме, башкача булмас дигән нәтиҗәгә килеп, кайда булса да очраса, уйлап тапкан шул исем белән дәшергә булдым. Шулай бервакыт укудан кайтып киләм Каршыма шул кыз килеп чыкмасынмы!
Зөлфә, дип беренче булып дәштем, нәфис кулын кысарга ашыгып
Теге көнне, сез бер дә сөйләшмәдегез, гел миңа гына карап утырдыгыз, исемемне дә сорамадыгыз, мине озаткач. Зөһрә әйткәндер инде, шулаймы? Зур кара күзләрен миңа гөбәп. сөйкемле карашы белән бүләкләде кыз Шул көннән башлап сш кына очраша башладык Зөһрәдән качып кына кинолар! а йөрибез Хатын-кызларда сизенү, чамалау бик тә көчле була икән. Алданрак сизенгән булган булсам, яңадан тулай торакка киткән дә булыр идем Соңга калдым Зөһрә миңа мәкерле, биктә астыртын тозак корып та өлгергән булган Мине кулга алып төрмәгә яптылар. Тиз арада суд та булды. Зөһрәнең кызына кул салырга ом- гылыш ясауда гаепләп сигез ел чәпеделәр дә куйдылар
Ышанмыйм, булмас, әйтеп бетермисең Гаебең булмаган булса, утыртмаган да булырлар иде,—дип әйттем мин Амангельдеевка
Ә үзең сбң, гаепсезгә ут ырмыйсыңмыни'’
Минеке икенче мәсьәлә, дидем мин аңа кызганып карап
Көннәр үтә торды. Зур бәйрәм килеп җитте. Лагерьда һаман үзгәреш юк. Эшлибез, яңа этаплар килеп тора, аларны көн-төн башка laiepb.iap- га озаталар. Урман командировкасыннан кайтканнарны кузгатмыйлар әлегә Бәйрәмне каршыларга безгә дә насыйп булган икән
Үзәк лагерьда КВЧ (культуралы 1әрбияләү бүлеге) бар Аның инспекторы офицер. Ә инструктор булып эшләүчесе үзен яхшы тотуы белән сыналган бер тоткын Килгән көнемнән үк ул кеше белән танышын алган идем Көн-төн диярлек газета-журналлар белән мавыгам Бу керүемдә ул:
— Иртәгә, лагерыбызга Магаданнан мәшһүр жырчы Лидия Русланова җитәкләгән концерт бригадасы килә. Ябык концерт булачак. Анда зур начальство, лагерь администрациясе, бушаган сакчылар гына кертелә. Тамаша залын җиһазларга сине дә билгелим. Бу хакта берәүгә дә шапырынма. алдан ук кисәтеп куям,— димәсенме!
Урыс халык җырларын иң оста башкаручы шәп җырчыны да лагерьга япсыннар әле?! Ни гаебе булган икән аның хөкүмәт алдында? Моны белүче, аңлаучы бар микән? Уку бүлмәсеннән кешеләр чыгып киткәнче журнал караштырып утырдым.
— Барагыңа кайт, мин дә бүлмәмне бикләп чыгам,— диде миңа инст-руктор.
Ашыкмыйча гына өстәлләрне рәткә кертергә булышып, чыгу юлына атладым. Шунда инструкторның кәефе әйбәтлеген күреп:
Миша абзый, мин Русланованың җырларына гашыйк кеше, шундый гүзәл җырчыны нигә утырттылар икән? — дип сорадым.
— Дөрестерме, юктырмы, шуны гына әйтә алам, аның кызы Мәскә- үдәге чит ил кешесенә тормышка чыккан булган. Шуның өчен булса кирәк, анасын шпионлыкта гаепләгәннәр...
— Аңламассың бу дөньяны,—дигән булдым мин.
Икенче көнне иртәнге чәйдән соң мине берничә егет белән бергә КВЧ клубына эшкә билгеләделәр. Алдан ук белеп торганлыктан, бу миңа яңалык түгел иде инде.
Клуб әйбәт. Тоткын рәссамнар аны кулларыннан килгән кадәре матур итеп бизәгәннәр, хәтта, Мәскәү Кремлен, Ленин мавзолеен күрсәтеп зур полотно эшләп куйганнар. Әйтерсең, без лагерьда түгел, ә ниндидер шәһәрчектә эшкә китерелгәнбез дә, үз иркебездә яшибез...
КВЧ клубының тәрәзәләрен эчтән кара пәрдәләр белән кадаклап, кайберләренә рәсемнәр элдек. Юдык, җыештырдык. Урындыкларны тигез генә итеп тездек. Кыскасы, клуб эче танымаслык булып үзгәрде.
Дядя Миша, эш беткәч, үземә генә:
— Концерт башлангач, арткы ишектән үзеңне кертермен,— дип калды. Аңарга ышанырга була, ул да кайчандыр хәрби диңгезче булган икән. Шуңа күрәдерме, мине якын итә.
Дустым Демьяновны да мәшһүр җырчыны тыңлаудан мәхрүм итәсем килмәде. Вакыты җиткәч, аны да үзем белән иярттем. КВЧ яныннан ике-өч тапкыр әйләнеп үттек, ләкин концерт башланганы ишетелми әле Дядя Миша янына барсам да ишекне ачмый. Югыйсә, башлануга арт ишекне ачып кертермен дип вәгъдә биргән иде.
Лагерь зонасы яп-якты булып прожекторлар белән көйләнгән. Энә төшсә дә күренерлек. Килеп стенага колагымны терәп тә карадым, һаман тынлык хөкем сөрә...
Менә бервакыт дядя Миша зал ягы ишегеннән килеп чыкты да, мин яшәгән баракка таба җәһәт кенә атлап китеп барды. Артыннан куып җитим дип шунда таба кызуладым. Ул баракка кереп тә өлгерде, мине Демьянов туктатып җиңемнән тартты.
— Ашыкма, сине эзләми ул, ни өчендер бригадирыбыз кирәк булган аңар,—диде.
Чыннан да, озакламады, бригадирыбыз белән дядя Миша килеп тә чыктылар Нәрсәдер сөйләшеп алгач, бригадир кереп китте, ә тегесе каршыдагы баракка таба юнәлде. Дустым белән баракка ашыктык. Керсәк, ни күрик, барысы да гөр килеп ашыга-ашыга киенә башлаганнар
Тиз арада тоткыннар барактан чыгып тезелделәр. Концерт барыбыз өчен дә икән, дип сөендем. Каршыдагы барактан да чыгып өлгергәннәр иде инде. Иң беренче булып безнең бригада кузгалды.
Тамаша залына тәртип белән генә кереп урын алырга ашыктык. Алдагы рәтләрдә начальство утыра. Алар артында вахтадан бушаган сакчылар, иректәге тәэминият кешеләре. Иң беренче булып сәхнәгә баян
чы чыгып үзенә билгеләнгән урынга барып утырды. Ул күк костюмнан, изүе ачык ак күлмәктән. Бер дә зэк. дип уйламассың. Менә унъяк чаршау дулкынланып алды. Аннары озынча буйлы, зәңгәрсу озын күлмәктән хатын-кыз килеп чыкты. Аны шундук көчле алкышларга күмеп тамаша залы каршыларга ашыкты. Бу хатын Русланова иде Аны гомеремдә беренче генә күрүем булганга, барлык дикъкатемне биреп сәхнәгә текәлдем Ерак утырганлыктан, йөзен ачык итеп күрә алмавыма үкенеп алдым Зал гып-тын булды. Лидия Андреевна беренче җырын «Валенки»ны башлап җибәрде. Әй. тавыш та бар икән үзендә! Йөрәгемә үтеп керде, иректә булган вакытларым, зур концертларда тыңлаган җырчыларымны күз алдыма кигереп бастырдым. Гөлсем Сөләйманова. Рәшит Ваһапов. Усман Әлмиев, Асия Измайлова. Фәхри Насретдинов. Разия Тимер- ханова кебек татар халкының мәшһүр җырчыларын флотка киткәнче зур концертларда тыңлаганым булды, һәм менә Русланова! Аның искиткеч ягымлы тавышына сихерләнеп, барлык кайгыларымнан арынып, дөньямны онытып утырдым, һәрбер җырын башкарган саен, КВЧ клубы көчле алкышлар! а күмелде. Концертта башка номерлар да булды. Аларын да бик хупладык
Ике сәгатькә сузылган концертның ничек үткәнен дә тоймадык Чаршау ябылгач, әле һаман да кул чабулар тынмаганлыктан. Лидия Русланова. аның белән килгән башка җырчы-биючеләр ике-өч мәртәбә сәхнә артыннан чыгып тамашачыларның зур хөрмәт күрсәтеп тәбрикләүләр- ренә баш иделәр.
Халык таралгач, ишек алды ягыннан КВЧ клубының аргы ягыннан барып, Мишаны эзләп таптым. Аның күңеле бик тә күтәренке, йөзендә канәгатьләнү балкып тора. Мине күрүгә:
Морячок, ничек? Шәп булдымы концерт? дип сорады Искиткеч, лагерьда икәнлегемне дә оныттым.
Бараклардан зэкларны нигә чакырганнарын әле син белмисең булыр?
Каян белим ди?
Дядя Миша грим бүлмәсенең ишеген ябып, үзенә генә хас йомшак тавышы белән:
Концертны чак кына өзми калдык. Лидия Русланова клубыгызда мин җырларга теләмим. Күрәсезме, анда офицерлар, конвоирлар i ына килгәннәр. Аларның күңелен күрер өчен мине кулга алдылармыни9 Юк. инде анысы булмас, әгәр дә үзем кебек тоткыннарны чакырмасагыз. теләсә нишләтегез, җырламыйм, диде
Акыллы хатын икән Русланова!
Начальниклар, сүз көрәштереп тордылар да. клубны халык белән тутырыр өчен, ике бригаданы чакырып кертергә мәҗбүр булдылар
Вакыт соң иде инде Мин дядя Миша белән саубуллашып кайтып киттем Озак йоклый алмый яттым Күз алдыма һаман Лидия Руслано- ваның гүзәл сыны, матур тавышы, йөрәгемне йомшартып, барлык кайгыларымны оныттырган берсеннән-берсе эчтәлекле, сокландыргыч җыр сүзләре кабатланып горды. Хыялга бирелеп, аны океан дулкыннарына баса-баса каршыма елмаеп килгән фәрештәгә тиңләдем. Әйе. менә-менә килеп җитәр дә сөлектәй ак куллары белән кочып алыр сыман
Көннәрем дәртле уйларда, мавыктыргыч, берсеннән-берсе матур хыяллар диңгезендә үтә башлады Бары тик коллыкка дучар булган тәнем генә авыр )Ш белән җәзаланды Күз алдымнан Лидия Русланова китмәде Эшкә барганда да, кайтканда да.
Казакъ Амангелдеевның күңеленә хатын-кызга карата яңадан мәхәб- бә! салырга, авыр көннәрендә дәртләнеп өмет белән яшәр өчен чынбарлыкка туры килерлек вакыйга эзләдем. Әйе. Русланованы тыңлаганнан сон. башымда туган уемны сөйләп бирәсем килде
Шулай беркөнне, әбәттән соң, үзебез ясаган баздагы шүрлекнең югары катына менеп утырдык, һәркемнең ял иткән чагы. Казакъ Амангелдеев калын такталардан җәелгән шүрлекнең базга төшә торган җирендә ямансулап утыра Янына килеп мин дә урын алдым.
— Синең Зөлфәңне исемә төшердем әле. Чыннан да, ул кыз гүзәлләрнең гүзәле икән,— дип бер легенда сөйли башладым.
..Зәңгәр диңгезнең нәкъ уртасында түп-түгәрәк, бик матур бер атау булган. Ул үзе бик зур да, бик кечкенә дә түгел икән. Ләкин табигатьнең матурлыгы белән бәген кешене таңга калдыра торган булган.
Диңгез кораблары аның яныннан үткәндә, палуба өсте халык белән тула икән: «Нинди матур атау!»—дип гаҗәпләнгәннәр алар. Атауның уртасында төрле агачлар белән капланган тау булып, итәкләрендә алма, хөрмә, инҗир, зәйтүн агачларына төренгән кечкенә генә өйләр тезелеп киткән булган. Ләлә чәчәкләре арасыннан көмештәй елтырап чишмә сулары чылтыр-чылтыр океанга агып торган. Атау кырыеннан үткән корабларга әкрен генә искән йомшак җилләр төрле чәчәкләрнең хуш исләрен бөркегән, һәркайда нәфис тавышлы кызларның моңлы җырларын тыңларга диңгезчеләр бик тә яратканнар. «Матурлыгы белән дә, халкының хезмәткә тырышлыгы белән дә бик тә күркәм бу атау»,— дип узган юлчылар.
Кешеләр анда шундый бәхетле яшәгәннәр, аларның бәхетле мул тор-мышларына диңгез үзе дә сокланып карый, сөенә торган булган. Океан атауны йомшак сулары юган, халкын туендырган, киендергән..
Хатын-кызлар үзләрен иркәләп үстергән океан турында соклангыч матур җырлар чыгарганнар. Тиңсез гүзәл чәчәкләрне, чәчләренә, күкрәкләренә кадап, нәфис ап-ак кулларына хуш исле букетлар тотып биегәннәр Үзара сөйләшә-сөйләшә, берсен-берсе куышып, атау ярының битен юган дулкыннар аларның искиткеч матур җырларын, оста итеп биюләрен алкышлап торган.
Шуңа күрә дә аны «Бәхет атавы» дип атаганнар да. Шул атауда Зөлфә исемле бик матур, бик гүзәл бер кыз яшәгән. Диңгез дулкыннары белән көрәштә батыр калган чибәр ир-егетләр аны «Бәхет атавы»ның гүзәл чәчәге дип йөрткәннәр. Ауга киткәндә дә. аудан кайтканда да гүзәл кыз Зөлфәгә багышлап җыр җырлаганнар Кыю. батыр егет Солтан, кызның янып, балкып торган алсу йөзен, сөрмәле күзләрен, озын кап-кара толымнарын мактарга сүз таба алмый икән. Мәхәббәтеннән шашар хәлгә җитеп, моңлы гына көйли икән бу:
Әллә гүзәл таңда миләүшәдән
Көмеш тамчы булып төштеңме?
Әллә умырзая чәчәгенең
Сыннарына охшап үстеңме?
Күрәм, Амангелдеев һаман саен җанлана, күзләрендә ялкынлы нурлар сизелә бара. Авызын ача төшеп, һәрбер әйткән җөмләмне йотып алырдай булып барлык дикъкатен биреп мине тыңлый. Чак кына тукталыбрак торсам:
Дәвам ит инде, син мине тәмам сихерләдең, дип куя.
Җырчы кызлар ауга киткән егетләрне, атаудагы иң биек яр өстенә менеп, һәр көнне җыр белән каршылый торган булганнар.— дип дәвам итә башлыйм. Андый вакытта хәтта океан үзе дә шаулавыннан туктап торган.
Ауга океанга кереп киткәч, һәркем батырлык күрсәтергә тырышкан. Кыю егетләр ауда танылып кына Зөлфәнең җырын ишелергә хыялланганнар һәрберсе аңа үзенең батырлыгы турында әйтергә җилкенгән.
Океаннан кайтучыларны Зөлфә берсеннән-берсе көчлерәк яңгыраган яңадан-яңа матур җырлар белән каршы ала икән...
«Бәхет агавынның гүзәл чәчәкләрен күкрәкләренә, озын толымнарына кадап, океан ярындагы кыя ташлар өстенә тезелеп баскан кызлар арасында Зөлфәнең нәфис тавышы әллә кайдан аерылып торган. Солтан, йөрәгенә чыдаша алмыйча, эчендәге дәрте ташып:
Безнең атау гөл генә.
Җир йөзендә бер генә.
Шунда үскән бер чибәр бар —
Сөяр ул кемне генә? —
дип җырлап җибәргән. Кызларның йөзләренә ниндидер оялчан шатлык. өметле елмаю нуры балкып чыккан. Араларыннан берсе
Солтан җырлады бит. Солтан! Бу җырны кемгә төбәп җырлады икән? дип әйтергә өлгермәгән. Зөлфә алгарак чыгып баскан да җилкәнле көймәгә карап җырлап җибәргән:
Җилең серле җил икән.
Таң җиленә тиң икән.
Әйтче, егет, ул кызый Безнең илдә кем икән?
Солтан апгырап калмаган, җыр белән җавап биргән:
Кем дигәнең үзе ул!
Солтанның уң күзе ул!
Йөрәгемнең түрендә
Тулган айның йөзе ул.
Көймәдәге егетләр, кинәт сискәнеп, бер-берсенә карашып алганнар Ә кызлар, башларын аска иеп. сүзсез калганнар Егетләрнең һәрберсе Зөлфәне үзенә лаеклы дип йөри икән, бу хәлдән соң аларда зәһәр көнчелек уз ы кабынган.
«Бәхег агауиына хас булган гүзәл чәчәкләр бәйләмен Зөлфә Солтанга ыргы г кан да тыйнак кына, кыюсыз гына түбән караган, аның алсу йөзе уг булып яна икән.
Рәхмәз. Зөлфә, син миңа чәчәк бәйләме белән бергә «Бәхет агау- ын». океанны, хәтта бөтен дөньяны бүләк иттең! дигән Солтан
Йә. нинди багырлык күрсәттең син. сөйлә! дигән кыз бераздан
Солтан, сөйләргәме, юкмы дип торганда, өлкән аучы, алга чыгып болай дигән
Бу егетнең батырлыгы аркасында без исән калдык, югыйсә киг балыгы безнең көймәне койрыгы белән генә селтәп сала иде Шундый дәү кит балыгын авызлыклаган егет ул.
Юк. батыр егет, бу әле батырлык түгел, кит балыгын һәркем җиңә ала, син бер кеше дә эшли алмый торган батырлык күрсәт, дигән кыз. бөтенесен гаҗәпкә калдырып
Егег каушап калмаган. Ул горур рәвештә
Кешеләр җиңә алмый торган бернәрсә дә юк бит. чибәр кыз. дигән.
Зөлфә егетнең хак сүзләрен ишетеп уйга калган. Бераздан Солтан җавап көткән Зөлфәгә тагын да якынрак килен
Батырлыкның рухы акыл түгелме9 дигән.
Зөлфәнең алсу йөзе тагын да алсуланган Шуннан соң ул
Ярый. Солтан, мин җавабын эзләрмен, дип. кинәт борылып кызлар янына йөгереп киткән.
Шуннан соң Зөлфәгә бик күп егетләр килгән Ләкин ул берсенең дә батырлыгын кеше эшли алмаслык дип тапмаган Диңгез хәшәрәте сиге- зьаякны җиңеп кайткан егеткә дә Зөлфә күтәрелеп карамаган Давыл белән көрәшеп, көймәне коткарып калучыга ул елмаймаган да
— Боларны кем дә эшли ала бит.— дигән.
— Ай-Һай. чая кыз булган икән синең Зөлфәң.— дип куйды Амангел- деев. фикеремне туплап торудан файдаланып. Минем хис иң югары ноктага килеп җитә язган иде инде. Түзмәдем:
Ышан егет, мәхәббәтең көчле булса, таш ярырга да сәләтле буласың. Мин моны үземдә сынадым инде. Башыма төшкән барлык җәбер- золымнарга гүзәм. ни өчен икәнлеген аңлыйсың булыр, туган илемдә калган сөйгәнем хакына...
Егетнең күзләреннән яшь тәгәрәде.
Хикәямне дәвам итмәкче генә идем, тирә-юнемдәгеләр эшкә тотын-ганлыктан, утырган урынымнан җиргә сикереп төштем.
Ул көнне дә үз вакытында лагерьга кайттык. Үзгәреш юк, шул ук кешеләр боегып йөриләр. Дядя Миша Увольная дигән күмер шахтасына этапка китүчеләрнең исемлеге барлыгын әйтте миңа. Китү иртәгә булачак икән. Исемлектә мин дә бар.
— Анда эләксәң, эше авыр-авырын, әмма шунысы бар. бер көнең өчкә санала. Тизрәк котыласың, дип куйды.
Бу яңалык мине канатландырып җибәрде. Димәк, иң күп булса, дүрт- биш елдан иректә булачакмын...
Унынчы бүлек
_ _. ртәгәсен барагыбызга өч түрә килеп керде. Алар Угольнаяга И китүчеләрнең исемлеген укып чыктылар. Урман командировкасыннан кайтучыларның күбесенең фамилияләрен ишеттем. Димәк. китәбез!
Керүче түрәләр исемлектә укылганнарга җыенырга кушып чыгып киттеләрг Озакламады, вахта капкасы янына барып басарга боерык булды. Йөзгә якын кеше җыелдык. Күпләрнең китәселәре килә икән. Күңелләре күтәренке, бер көнең өч көнгә саналсын әле! Бу бит. Колымадан срогыннан алда ычкыну дигән сүз. Янымда Амангелдеев. Демьянов. Папин, тагы бик күп таныш белешләр. Демьяновның гына үзәк лагерьдан китәсе килми икән.
Булдым инде мин анда, шахтаның нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Әле дә хәтерлим, шулай бер чакны Угольнаяда икенче шахта шартлады. Анда утыздан артык зэк җир астында күмелеп калды. Берничә кешене генә казып ала алдылар. Метан дигән газ җыелган булган. Кемдер тәмәке көйрәткән, күрәсең, гаң алдыннан шартлады ул шахта.
Фаҗига турында тыңларга һич тә яратмыйм. Үз уйларыма бирелеп, ул турыда уйламаска булдым. Язмыштан узмыш юк. Тәкъдиреңә нәрсә язылса, шулай булачак. Ходай саклаганны саклармын дигән диюен.
Вахта капкасы янында хәтсез генә басып тордык. Менә бервакыт озата барырга дип этләр җитәкләгән күп кенә конвоирлар килеп җитте Янә санап капкадан чыгардылар да Зырянка поселогы аша Көнбатышка таба юл алдык.
Угольная ерак түгел, ни булса алтмыш километр гына, дигән була Демьянов.
Сәгатьтән аргык яхшы юлдан бардык. Аннары сазлык башланды. Аякларга су үтте. Урман юлыннан барабыз, кая карама түгелгән ташкүмер Күрәсең кышын машиналар белән күмер ташыганнар...
Майның акгык көннәре булуга карамастан көн алай ук бик җылы түгел. Ашыкмыйча гына атлыйбыз.
Амангелдеев минем янымнан бара. Сизәм, аның теге чакны башлаган Зөлфә турындагы хикәямне тыңлап бетерәсе килә. Ә мин башлап җибә- 76
рергә ашыкмыйм. Лидия Руслановага охшаган гүзәл кыз Зөлфә әле һаман үз күңелемдә тора. Мавыктыргыч вакыйгалар аша үзенә тарта Егеткә сөйләми торуымны тели кебек .
Этап шактый сузылды. Барабыз. Тынычлыкны бозып, овчаркалар өргәләп алгалый.
Йә. Зөлфә турында сөйләп бетер инде, тәмам мин дә гашыйк булдым ул кызга, дип Амангелдеев дәвам итүемне сорады Тыңлыйсын килсә, башлап җибәрәм. дим.
Көннәрдән бер көнне атауның өстен ераклардан килеп кара болытлар каплаган. Бөтен тирә-як караңгылыкка төренгән. Үзләрен җылыткан, иркәләгән кояш күренмәгәч, кешеләр аптырашта калганнар, куркытканнар...
Кояш тотылган көн булгандыр ул,— дип. тыңлаучы казакъ егетем миңа ачыклык кергмәкче булды.
Юк. мин әйтәм. алай булмаган. Болытлар үтеп китүен кешеләр көткәннәр, ләкин алар һаман куерганнан-куерганнар. һаман куркыныч төскә керә барганнар.
Аның өстенә. үч иткәндәй, океан ягыннан көчле давыл килеп, түбәнтен генә йөзгән болытларны үзе белән аралаштырып. тагын ла көчлерәк булып су баганаларын һавага очырган Океан үкергән, улаган. Атау ярларына һөҗүм иткән. Күп тә үтмәгән, көчле дулкыннар, ярсып-ярсып ярлардан ташыган да сиксреп-сикереп. агауга тәгәрәгән Дулкыннар азауны күмеп китәргә омтылганнар .
Җырчы кызлар. Зөлфә белән бергә биек гауга менеп, көндәгечә, җырласалар да, шашынган дулкыннар тынмаган
Кем дә кем, атауга килгән өермәне туктатып, су басуга чик куя. без аны туган илнең ба т ыр ир-егете дип танырбыз, дип җырлаганнар кызлар Бу җыр Солтанны бик тә җилкендергән
Кешеләр җиңә алмаган бернәрсә дә юк' дигән ул.
Солтан океанның атауга бәреп керүен кичекмәстән туктатырга дигән теләк белән янган. Тиз генә иптәшләре янына чапкан, аларны җыеп килгән дә зур-зур ташларны яр буена өяргә керешкәннәр. Атаудагы барлык халык егетләргә булышырга ашыккан Күп тә үтмәгән, океаннан килгән дулкыннарга каршы куелган таш кыя барлыкка килгән.
Океан өстендә гагын да дәһшәтлерәк өермә күтәрелгән, гау кадәрле дулкыннар мәрхәмәтсезләнеп үкерә-үкерә. ярларга бәрә башлаганнар Ләкин атау халкы аларныңташ кыяларга бәрелеп кире чигенгәнен күргән.
Әйе. океанны да кешеләр җиңде! дин шатланганнар алар
Зөлфә, иптәш кызларын җыен, яңадан биек тау башына менгән Ул йөрәген биләп алган ялкынлы җырын тыя алмаган Аның кемгә атап җырлаганын барысы да сизен торганнар
Атау халкы гына гүгел, бөтен табигать тынып калган Әйтерсең лә. бу җырның моңына буйсынган. Күктә йөзгән кара болытлар таралган, атауны балкытып кояш чыккан
Гүзәл Зөлфә, әле моңа кадәр бер дә җырламаган яңа җырларын җырлый-җырлый, Солтанны каршыларга океан ярына төшкән
Ир бул дисәм, ир булдың.
Ил тоткасы син булдың;
Яу та чыктың ул яуда Юлбарыска тиа булдың.
Гөлләр үссен юлына.
Былбыл кунсын кулына Йөрәгемне тапшырам Илнең батыр улына!
Океан бәрсә илемә. Сине күргәч читенә. Кыя булып син генә Басалдын яр чнтенә
Йөрәгеңнең типкәнен. Мине якын иткәнен. Белдем, егет, күртәчтен Океанның читенен Үз иленә киткәнен
— Батыр егет, мең яшә, сүзең дөрес, чыннан да, кеше җиңә алмый торган дөньяда бер нәрсә дә юк икән.—Солтан, Зөлфә сүзләрендәге яшеренгән мәхәббәтне тиз генә аңлап алган да:
— Менә ул, син икәнсең гүзәл чәчәгем минем,— дип Зөлфәне кочагына алган.
Шул көннән соң күп тә үтмәгән, алар бәхетле матур тормыш корып җибәргәннәр. «Бәхет атавы»нда әле дә булса, һаман яшиләр, ди...
— Сөйләп бетердең дә мени? —дип куйды Амангелдеев.
— Ике яшь йөрәкнең ничек яшәүләре турында, калганын үзең күз алдыңа китер инде,- дигән булдым үз нәүбәтемдә.
Караңгы төшә башлагач, ял итәргә туктаттылар. Ниндидер шакгый киң елга буе иде бу.
Артыбыздан арбага җигелгән ике ат та килеп җитте. Анда безгә ашап алырга ризык китергәннәр икән. Берәр селедка белән өч йөз грамм икмәк өләштеләр. Тамак ялгап алып, хәтсез генә ял итеп, юлыбызны дәвам иттердек. Угольнаяга күп калмады. Каршыбызда тиз агышлы елга бар икән. Шуның янына килеп җитәрәк, минем белән янәшә барган Демьянов:
— Күрәсеңме, әнә без ябыласы лагерь, елгадан ерак түгел ул. Урман итәгендә, тау битенә урнашкан. Эшкә йөрисе шахталар да ерак түгел. Бер авызың пешсә, өреп кабасың, дигәндәй, теләсә нишләтсеннәр, бу юлы да шахтага төшмәячәкмен,— диде.
— Моннан иртәрәк котыласың килми мени синең? дигән соравыма:
— Сәламәтлегем төкәнде, көем калмады, җир астына төшүдән миңа мәгънә юк. диде ул.
Лагерь тормышының ачысын-төчесен татыган кеше шулай дигәч, баштагы өметләрем какшады. Мин бит срогымны алданрак бетерергә исәп тоткан идем. Шахтада шартлаулар да булталагач, шөбһәгә калдым. Бик күп еллар җәфа чиккән шул Демьянов Аңа еллар гына үтсен. Зур үзгәрешләр көтә ул. Белмим, кайчан, ничек булыр үзгәреш? Совет дәүләте нык. Илгә коммунистлар хуҗа. Ничәмә еллар инде, коммунизмга барабыз, дип лаф оралар. Коммунизм булырына кешеләрнең иманы нык.
— Менә шушы инде Зырянка елгасы, күр. ничек шәп ага. Мондагы ташкүмерне баржага төяп түбәнгә төшерергә дә чамалап караганнар иде. барып чыкмады. Бер генә буксир пароходы да баржаны сөйри алмады...
Ике йөз метр чамасы киңлектәге елганы чыгар өчен як-ягына юан корыч трослар тарттырып, ал арның өстенә калын такталар тезгәннәр. Шунда килеп җиткәч, безне берәмләп елганың аръягына чыгара башладылар. Без. аналарына ияргән үрдәк бәбкәләре сыман алдан чыгып киткән конвоирларга карап трослардан җәелгән асылмалы күпердән каршы ярга атладык. Күпер бишектәй тирбәлә. Елгага күз салсаң, баш әйләнә. Бигрәк биеккә күтәреп тарттырганнар корыч тросларны. Мондый асылмалы күперне кайчандыр Америка фильмында күргәнем исемә төште. Менә хәзер мин дә шундый күпер аша җәфалы тормышымны үткәрер өчен үзем яшәячәк коллар лагерына барам
Күперне бер сәгать чамасы чыктык. Алдан киткән конвоирлар безне көткәннәр. Ярга чыгып тезелә тордык. Арттагылар әле һаман елганың теге ягында. Тирәсенә кагылган калын казыклар белән уратылып алынган лагерьга кул гына сузасы. Лагерьның почмакларына вышкалар куелган Ярдан хәтта аларның сакчылары да күренә. Лагерь эчендәге зур мәйданда озын-озын тәбәнәк бараклар, әйтерсең, җыйнак кына бер авыл инде Зэклар зонада йөргәли. Көн кояшлы булганлыктан, барысы да аермачык булып күзгә ташланды.
Иптәшләребез күперне чыгып беттеләр. Бишәр-бишәр булып тезелештек һәм безне лагерьга алып киттеләр.
Вахта йорты юан бүрәнәләрдән салынган. Янәшәсендә зур капка бар. Капка алдына барып җиткәч туктадык. Озакламады, вахта йортыннан
берничә хәрби чыкты. Араларында берсе өлкән лейтенант, берсе майор Безне озата килгән өлкән конвоир кулында «дело»ларыбыз Майор белән берничә сүз алышкач, исемлекне укый да башлады. Берәмләп кин ачылган капкадан зона эченә фамилияләре аталган тоткыннар керә торды. Анда аларны лагерь коменданты каршылады. Мин ин түрдәге биек казыклар белән әйләндереп алынган зонанын аргы башындагы баракка туры килдем. Буш урыннар хәтсез иде. Ишеккә якын тәрәзә янындагы сәндерәнең астагы ятагында үземә урын сайладым Артымнан Демьянов га килеп җигеп, минем яныма урнашты. Безгә бергә күңеллерәк булыр
Яныма кин җилкәле, коңгырт чәчле, балавыздай шома йөзле, сөйкемле генә бер кеше килде. Күрәм, танышырга тели.
Тагар малае икәнсең, әллә каян күренә Без якташлар бугай. Исемем минем Зөфәр. диде ул. Бик тиз сөйләшеп киттек. Чистай тирәсеннән икән Чистай -Әлмәткә якын Йөз километрдан чак кына артык. Кулларына күзем төште. Бер баш бармагы төптән диярлек юк
Шахтада электрик мин. Бармагымны шунда өздердем һәр эш көнем өчкә исәпләнә, срогым да бетеп килә. Монда эш кешесен яра галар. Юлдан арып, ачыгып килгәнсең, беркая да китмә, миндә ризык бар. хәзер алып киләм. Ашап алырсың, дип. Зөфәр эре-эре атлап барактан чыгып китте, һәм гиз генә әйләнеп тә керде. Кулында корымланып беткән зур консерв банкасы. Ике литрлы булыр. Солы боткасы китергән бу
Алюмин кашыгыбыз кесәдә безнең. Ботканы Демьянов белән тиз арада ашап та бетердек. Зөфәр карап торды. Ахырдан күзләрен кыса төшеп: «Тукайны беләсеңме?» дип сорады һәм өзек укып алды.
«Нәкъ Казан артында бардыр
Бер авыл — Кырлай диләр. »
Бөек пгагыйребезнс ерак Колымада якташым авызыннан ишетү күңелле иде. Димәк. Зөфәр чын татар, укымышлы кеше. Яше утыз бишләр тирәсе булыр Иркенләп сөйләшер өчен зонага чыктык Зөфәр сөйли, мин тыңлыйм. Ул армиядә өлкән лейтенант, контрразведчик булып, сугышны башыннан актыгына кадәр алгы сызыкта үткәргән Аны хәрби трибунал, бер мадьяр хатынын алтын алка-йөзекләрсн салдырып үтерүдә гаепләп, ун елга хөкем иткән. Әмма җинаятьне ул эшләмәгән, башка офицерлар ачу итеп гаепне аңа аударганнар икән. Аклана гына алмаган Мәрзия исемле сөйгән кызы да бар икән Кулга алганнан бирле элемтәләре өзелгән. Бу хакта ул йөрәге әрнеп сөйләде, һәркемнең үз язмышы, түземлелек кирәк шул. түземлелек!
Ябык, кансыз икәнсең, ашау ягыннан булдыра алган кадәрле булы-шырмын. Поселокта Миндияров фамилияле танышым бар. Ул да электрик Аның участогында да булгалыйм. Эшенә булышам. Ашау әйберләре белән миңа ул гел ярдәм игә. Хәзер конвойсыз йөрим Озакламый нарат җиләге өлгерә Витаминга бик бай ул. Синең срогың әлләни күп түгел икән Әйбәт эшләсәң, дүрт елга да сузылмас, иреккә чыгарсың
Үзем тыңлыйм, башымда төрле уйлар... Срокның аның бер елы да бик озын гомер. Сабыр канатларым гына сынмасын
Кичке аш вакыты җитте. Ашханә лагерьның сул ягында икән Шунда кит тек Чират торып аш алдык. Үзәк лагерьдагыңа караганда монда аш әйбәтрәк, болан игеннән пешерелгән Икмәкне өч йөз грамм бирделәр Яңа килгәннәрнең кәефләрен җибәрмик, дип уйлаганнар, күрәсең Болан ашатсалар, җанны саклап булыр.
Зөфәрнең акчасы да бар икән Кичен ларек ген шикәр, ман. ак икмәк алып, үзе яшәгән барагына дәшеп мине тагын сыйлады Күптән юньле ризыкларны күрмәгәнгә, миңа бу чын бәйрәм булды!
Ай саен унар сум акча бирәләр, калганы җыела бара. Срогыңны тутырып чыт а калсаң, кулыңа аласын. Чыгучыларны үзем күргәнем бар Уч т у т ырып акча алалар да Зырянкадан материкка самолетта очып китәләр
Зөфәр сөйләгән бәхет көне миңа килеп җитәрме, юкмы, анысын әлегә күз алдына да китерә алмыйм. Ә якташым бу лагерьда өченче елын бетереп килә. Бер көне өчкә саналганлыктан аның срогы шактый күп кыскарган. Тизрәк котылсын гына, илгә кайтып сөйгән Мәрзиясын табарга насыйп булсын аңа.
Йоклар вакыт җиткәнче Зөфәрдән аерылмадым. Дөресрәге, ул мине яныннан җибәрмәде. Материктан килүемә нибары елдан артык кына бит әле. Хәтерем әйбәт. Кораб, диңгез тормышы кызыксындырды аны. Мин аңа башымнан үткән нәрсәләрне сөйләдем.
Татар азучыларының әсәрләрен яхшы белүе белән мине ул үзенә бик якынайтты Белмәгән язучысы юк икән. Хәтта безнең заманда тыелган Гаяз Исхакый әсәрләрен дә укыган булып чыкты. Якташы бит. Минем кулыма да кермәгән «Зөләйха» дигән пьесалар китабының эчтәлеген дә сөйләде.
Яңа килгәннәрне бригадаларга бүлгәннәр. Иртәгә эшкә шахтага барасы. Демьянов, Амангельдеев, Папин белән бер бригадада булып чыктык. Танышларым белән бергә булгач, күңелем тынычланды. Зөфәрнең «тырышып кешеләрдән калышмый эшләсәң, срогың кимер», дигән сүзләре уйларымны биләде. Ул юкка әйтмәс, тырышырга булыр, дигән уй белән ятагыма аудым. Озын юл үтеп нык арылганлыктан, шундук күзләрем йомылды.
Икенче көнне иртәнге аштан соң баракка булачак бригадирыбыз керде. Үзе белән таныштырды. Аннары вахта капкасы янына барып тезелдек. Исемлек белән барлап капкадан чыгара башладылар Анда безне коралланган конвоирлар каршылады.
Тиз агышлы елга ярыннан бераз читтәрәк сузылган, күп тоткыннар таптап шомарган юлдан шахтага юнәлдек. Шахта ерак түгел икән, озак та үтмәде, күмер тавына юлыктык. Аның өстенә рельс сузылган. Бераз баргач ничектер сәер бер корылма да күренде. Янәшәмдә атлаган Демьянов.
- Менә шушы инде шахтага төшә торган корама,—диде, алачыкка ошаган йортка ымлап. Килеп җиткәч бригадир артыннан шунда кереп киттек. Эче шактый зур, озын өстәле, эскәмиясе, тимер мичкәдән эшләнгән миче дә бар. Ул янып тора. Смена киткән генә, күрәсең. Безне эре гәүдәле, зур башлы, чиста сырма кигән өлкән яшьтәге кеше каршылады. Аның белән янәшә колгадай озын ярым хәрби киемдәге адәм дә бар иде. Өлкәне—смена мастеры, ярым хәрбие — техника буенча башлык икән.
- Хәзер алар безгә ничек эшләргә икәнне, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйли башларлар.— дип. Демьянов миңа шыпырт кына әйтеп куйды.
Тартучыларга тәмәкеләрен, шырпыларын стенаның бер башыннан алып икенче башына кадәр сузылган бүлем-бүлем итеп эшләнгән шкафларга куярга, шундагы шахтер фонарьларын алып билгә бәйләргә, ә шнурга беркетелгән фонарьларны бүрегебезгә маңгаебыз турысына тагарга куштылар. Нотык күпкә сузылмады, һәрберебез җитәкчеләрнең әйткәнен җиренә җиткереп күмер базына төшәргә җыендык.
Демьяновны смена мастеры таныды. Аңар карап елмайды да:
Син. күгәрченкәем, яңадан миңа җәфа булырга килдеңмени инде? Өстә калдырам үзеңне, чыккан күмерләрдән токымнарны (порода) җыеп торырсың. Калдырсаң, үзеңә үпкәлә,— дип. аны алып калды.
Алачыкның аргы башында такта ишек бар икән. Бригадирыбыз шунда атлады. Без дә аның артыннан иярдек. Текә ярдан төшә торган баскыч сыман ителеп эшләнгән тар коега иңәбез. Сирәк-сирәк утыннарда тонык кына булып электр лампалары яна. Ярый әле башларыбызда түгәрәк фонарь. Алдымнан атлаган кеше артыннан калышмыйм. Аска хәтсез вакыт төштек. Штрек дип атала икән озын шахта юлы. Шуның уртасыннан тар гына тимер юл үткәргәннәр. Аның бер башы каядыр түргә
караңгылыкка китеп югала. Ә икенчесе күмерне өскә күтәртә торган якка сузылган. Рельс өстендә анда-санда әлләни зур булмаган тимер вагоннар күренә Шулар ярдәмендә күмерне югарыга күтәртәләр, күрәсең, дип уйлыйм Бик сирәк җирдә генә штрек өстендә электролампалар янганы күренә Иң кирәк яктылык — үзебезнең бүрегебезгә беркетелгән яктылык. Бригадир әйткәнне көтәбез Барыбыз да төшеп беткәч, кемгә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп төрлебезне төрле якка җибәрде ул Миңа вагонетка тәгәрәтергә насыйп булды. Якындагы буш вагонеткага барып ябыштым да алдан кузгалган Амангелдеев артыннан куып җиттем Хәтсез генә түргә барып, алдагы вагонеткаларның берсенә ялгаш кебек киң калайдан күмер коелганын күрдем. Кай арада яныбызга бригадирыбыз килеп тә җиткән. Аны күрми дә торам
Лавада күмер җитәрлек, аяк астына коелганын көтмәгез, берегез артыннан берегез өлгерергә тырышыгыз, димәгән булса, аның янымда басып торганын күрмәгән дә булыр идем Күмер аккан төшне «лава» дип әйтелгәнен аңардан ишеттем. Вагоным тиз тулды. Алдан выжлап тәгәрәгән Амангелдеев вагонеткасы артыннан йөгемне этеп киттем. «Арбама» тонна чамасы вак ташкүмер төялүенә карамастан, рельстан шәп тәгәри. Күп көч куясы да юк Вакыт-вакыт йөгерергә дә туры килә. Җир өс генә сөзәк кенә булып күтәрелгән урынга килеп җи ттек Аннан өстән аз гына көн яктылыгы төшкән. Каршылаучы берәм-берәм китерелгән арбаларны калын троска беркетелгән ыргакка эләктерә дә. үзе янындагы калын баганага беркетелгән щиттагы үгез күзедәй кара төймәгә баса. Шундук арба өскә менеп тә китә..
Арбаларыбызны соңгы тапкыр китерүебез булган Бригадирыбыз, җыелып бетүебезне генә көткән икән.
Шабаш, егетләр, смена нормасын үтәдек, иртәгә дә бүгенгедәй эшләсәгез, рәхмәттән башка бер сүз дә әйтмәсләр, дип куйды ул.
Чыгу юлына атладык. Менә-мснә арып беттем Җир астына шактый тирән төшкәнбез Дүрг йөзгә якын баскыч санадым. Чыккач, бер-беребс- зне танымадык. Күзләр генә ялтырый Каралып беткәнбез. Зыян юк. юынгач агарырбыз әле...
Вахта капкасыннан кергәч, каяндыр Зөфәр килеп чыкты
Ничек, ошадымы шахта? Аның беренче сүзе шул иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем.
Эшләгән булдык инде, күрәсең ич. алып бардылар да кайтарып та куйдылар...
Негрга ошагансың, бар юын. үзеңне рәткә керт. соңрак яныңа кереп чыгармын әле. дип китеп тә барды
илгәнебезгә бер ай үтмәде. Федор Папин шахтадан авырып кайтты. Гел терәү тотып, өскә карап эшләгәнлектән, авызы ачылып калган, нишләптер ябылмас булган Зөфәргә баргач күрдем аны Кулы белән ишарәләп янына чакырды. Гел авызын ачып эшләгән, күрәсең. Нәтиҗәсе, сеңерләре аскы ияген тотмый башлаган, авызы гел ачылып тора. Лагерь врачы ялда, каядыр киткән Ә санитар, дәвалый алмый Иң мөһиме, ризыкны чәйнәүдән мәхрүм ул. Су. шулпа эчеп кенә яшәп булмый бит инде
Өч көн баракта ятканнан соң. Папинны санитар пунктына салдылар. Анда биш-алты кешелек бүлмә бар Нык авырып киткәннәрне генә урнаштыралар. Терелерлек булмаса. Зырянкага үзәк лагерьга ат белән илтәләр. Бу турыда санитар сөйләде. Ә кышын ташкүмергә килгән йөк машинасында озаталар икән
Эштән кайтуга. Панин янына ашыгам Сизелерлек ябыга башлады бу Санитар бернинди ярдәм итә алмый. Ә врач һаман кайтмый
Эшем эш булмады, уйланам, күптәнге танышым Панинны кызганам. Санитар аннан туеп беткән, ашатырга да иренә. Килгән саен Папин миңа кулы белән ашыйсы килгәнлеген аңлатырга тырыша. Сәгатьләр буе яныннан китмим, шулпаны авызына кашык белән салам. Картның, мине күрде исә. күзеннән яшь тәгәри башлый. Кызганам бичараны. Шулай бервакыт Зөфәр:
- Кемең ул синең, шулкадәрле, нигә өзгәләнәсең аның өчен? диде.
- Лагерь тормышында тәүге яши башлаган көннәремдә, синең кебек, миңа ризык белән кул сузган кеше ул,—дидем.
- Аңладым, бик әйбәт, авыр вакытта ярдәмчел булуыңа рәхмәттән башка сүз әйтә алмыйм,— дип куйды Зөфәр.
Ярдәмчел булу бер хәл, ә менә картны аякка бастыруның берәр әмәлен табып булмасмы? Эштән кайтканда бернәрсә уйлап кайткан идем. Әгәр дә авыру риза булса, тормышка ашырып карарга исәплим...
Флотка китәр алдыннан, еш кына циркка йөрдем. Бигрәк тә боксерларның аренада күннән эшләнгән йомыры калын бияләй белән бәр- гәләшкәннәренә сокланып бетә алмый идем. Шулай берчакны берәүнең ияген төшерделәр. Авызын яба гына алмый бит теге. Арбитрлары авызы ябылмаганны көрәй! мәйданыннан тартып чыгарды да, читкә алып китеп, тамашачылар күзе алдында кулындагы сөлгесе белән ике куллап башта тегенең ияген капшап карады, сынмаган икәнлегенә тәмам ышангач. учларын киң итеп ачып, сөлге аша бармаклары белән асылынып төшкән боксерның ияген күтәртте дә урынына элеп тә куйды. Аннары шул ук сөлге белән ияк астыннан башына чолгап аренадан чыгарып та җибәрде. Панинның да шундый хәл түгел микән дигән фикер башыма килеп төшмәсенме!
Кыюланып санитарный бүлек урнашкан йортка бардым. Башта хәл- әхвәл сораштым. Аннары санитар белән сөйләшеп алдым. Папинга теләгемне аңлаттым. Сөйләшә белмәсә дә, миңа ризалыгын белдерде. Башта ияген капшап карадым, яньчелгән-ниткән җире күренми Күп вакыт үткән шул. Урынына утырыр микән дип шикләнеп тә куйдым. Шулай да омтылып карарга кирәк булыр дигән нәтиҗәгә килеп, санитарга су кайнарлатырга куштым. Суны тиз өлгертеп өстәлгә китереп куйгач, урын җиреннән җәймәсен алып, аны җебеттем. Бик үк кайнар булмасын дан җилләтеп, картның яңакларын берничә тапкыр угалап йомшарттым. Иң мөһиме генә калды. Бусы ике учым белән бармакларымны батырып ияген күтәреп үз урнына эләсе. Тәвәккәләдем! Башта картның ияген аска таба бастым, аннары күтәртеп үз урынына авырлык белән генә элеп тә куйдым. Папинның маңгаеннан, йөзеннән тир бәреп чыкты. Мине аягы белән тибәргә чамалады. Ләкин бөтен авырлыгы белән өстенә ава төшеп, аңарга хәрәкәтләнергә урын калдырмадым. Эш бетте.
Яңадан төшмәсен дип шул ук простыня белән башын урадым.
Ул кичне озак кына санитар пунктында утырырга туры килде. Берничә мәртәбәләр карт санитар яныбызга кереп күренде. Соңгысында:
Лагерь йоклый инде, иртәгә эшкә барасың бардыр, кайт, - дип чыгарга кушты.
Иртәгә кадәр авызыңны ачасы булма!
Папин, тыңлармын дигәнне белгертеп, башын селекте. Барагыма кайтып киттем...
Икенче көнне эшкә китәр алдыннан хәлен белергә Федор Папин янына кердем. Кулына кашык тотып ашап утыра. Күрүенә мине басып каршылады. Кочаклап үпте. Өлкән кешенең сабыйларча шатлануына чиксез дулкынландым. Әгәр дә алданрак башыма килгән булса, карт күптән аягына баскан булыр иде.
Эшемнән кайттым Яныма Зөфәр килеп:
Доктор да була беләсең икән, әйдә миңа, сыйламый да булмас инде үзеңне, -дип, яшәгән барагына алып китте.
Чәй кайнаткан, ак май белән конфет куйган. Бергәләп булган ризыкларны сыпырдык. .
әй башланды. Эссе, бөркү көн иде. Демьяновны ни өчендер безнен белән җир астына күмер эшенә билгеләгәннәр Ул наряд будкасында аска төшүдән баш тартты. Югарыда токым сайлаучы итеп куйгансыз икән, шунда гына эшлим, дип кырт кисте.
Смена бетеп, югарыга күтәрелгәч. Демьяновны шәрә хәлдә күреп чәчләрем үрә торды. Бик тә кызгандым мин аны. Шахтага төшмәгәне өчен конвоирлар аны тышка алып чыгып чишендергәннәр. Без күтәрелгәнче шәрә килеш черкиләрдән талатканнар. Бөтен тәне чөгендер кебек кып-кызыл булган. Ничек түзгәндер, мескенем
Күңелем бик озак төшенке йөрде. Эшкә барганда, кайтканда башымда гел караңгы уйлар булды. Мәрхәмәтсез кешеләргә каһәр укыйм. Ачу катыш усалланып эшләдем. Йөрәгемнең ярсуын басар өчен иң авыр күмер кисәкләрен лавадан ялгашка үзем төшерәм. Төтмәгәннәрен кәйлә белән чәрдәклим. Көчем җитмәгәнпәренә авыр ломны эшкә җигәм. Күз алдымда һаман шәрә килеш Демьянов басып торгандай була. Теге көннән бирле ул эшкә чыгудан бөтенләй баш гартты Башта нарядчик яхшылап сөйләшеп тә караган. Аннан лагерь начальнигына җиткергән. Аның эше нәрсә белән беткәндер, белми калдым, үземә дә болыт куерып килә башлаган икән.
...Смена бетәргә күп калмаган иде. Соңгы мәртәбә вагоннарыбызны күмер белән тутырасы да, шуның белән вәссаләм! Сак астында кайтып китәсе генә калды.
Вагоннарны кигерделәр, ә күмер бетте. Эш башлаганда бораулаучы, лавада күмер җигәрлек, дигән иде. Әмма ялгаштан акмый гына бит күмер. Берәүнең дә параллель юлга менәргә батырчылыгы җигми. кыймыйлар. Нишләр!ә? Күмер агарга җайланган шома ялгаш янында минем кебек биш-алты егет чуала, йөзләре кап-кара. күзләре генә ялтырап күренә. Өскә менәргә батырчылык итүче булмагач, үзем тәвәккәлләргә булдым. Ялгашка зур гына күмер кисәге аркылы яткан икән, урыныннан кузгатуым булды, аска таба вак күмер шаулап ага да башлады Бер-бер артлы вагоннар тулып та өлгерделәр.
Күп кирәкми инде, синең вагон гына калды, дип кычкырдылар астан.
Тирәмдә күмер бетте, ә югарыдарак зур кисәкләр вак күмерне тоткарлап гора Барып кузгатасы үзләрен. Бераз күтәрелеп шулар янына барасым килде. Берничә адым атларга өлгермәдем, лава түбәсеннән вак-вак күмерләр ташкыны ага башлады Маңгаема беркетелгән фонарь белән яктыртып алырга да өлгермәдем, боз чатнагандагыдай тавышлар ишетелде. Чигенергә соңга калдым, өегән гөрселдәп күмер ишелеп тә төште Вак күмер мине үз астына күмеп, ялгашка таба өстемнән агып та китте Шул ара да булмады, лава ишелергә тотынды. Мин күмер астында калдым. Селкенер хәлем дә юк. Җаным атылып чыгардай булды. Бернинди дә тавыш-фәлән ишетелми. Менә тирә-юнь тып-тын булып калды. .
Гәүдәмне кыймылдата да алмыйм Казып чыгармасалар. үземнең күмер астыннан котыла алырлык көчем калмады Тавыш бирергә дә мөмкинлегем бетте. Башымнан утлы уйлар уза.
Ике йөз метр җир астында, мәңгелек туңлыкта' Йөрәгем өши. зиһенемне җыя алмыйм, акылдан шашарга җиттем, ахрысы Кем мине моннан коткарып чыгара алыр икән? Яшьли флотка китеп, пичәмә еллар ватанга тугры хезмәт иттем, энә очы тикле дә хыянәтем булмады, мөртәтләр, динен, иманын, халкын саткан кабахәт җаннар мине шушы
Җ
хәлгә калдырдылар Нигә тудым соң әле мин бу дөньяга? Җәфа чигәр өченме! Уйларга вакытым күп иде .минем салкын җир куйнында. кайда калуымны беркем дә белмәячәк. Барлык кылган эшләрем тузандай юкка чыгачак. Хәзер мин кемгә кирәк?! Колыма җиренәме? Ни өчен, нинди гаебем өчен? Мәхәббәт чишмәсеннән дә авыз итмичә, очраклы үлем белән корбан китүемә әрним. Барысы да акрынлап күз алдыма килеп баса башлады. Әнием, әтием, әбием, бабам, туганнарым—һәммәсе дә бер-бер артлы исемә төште. Акрынлап күңелем таш булып катты. Тәнемнән җаным чыкмаганлыгын гына уйлый алам. Димәк, тере икәнмен. Тәнне һаман саен күмер кыса бара. Менә бервакыт җаным тәнемнән чыгып киткәндәй булды. Читтән үземне күрәм. Каядыр бик еракта ниндидер якты ут күренә Мин шунда җансыз тәнемне озата барам. Бернинди дә авырту, кысу, җәбер-золым да сизмим, ә шундый зур тизлек белән каядыр акканлыгымны тоям...
Берзаман кеше тавышлары колагыма ишетелде. Аннары, дөп-дөп басып, кемдер яныма якынайды:
— Монда ул. фонарь яктылыгын күрәм,— дип кычкырды. Боларны ишеттем, аннары...
Ашыгып-ашыгып мине казып чыгаралар, ахрысы. Үземне сөйриләр, ә нишләптер чыгара алмыйлар. Күрәсең бик тирән күмелеп калган булганмын.
Җылы һава йөземә бәрелде. Күзләремне ачсам, ни күрим мин җирдә. Шахтадан казып чыгарып җир өстенә күтәргәннәр үземне.
Яңадан кояш күрүемә сөенеп бетә алмыйм Менә ул ак дөнья, нинди киң. матур, саф һавалы! Янымда кешеләр сөйләшә, тик сүзләрен генә аңлый алмыйм. Лагерь санчастенда акылыма килдем. Барысы да аңлашылды. Мине 18 сәгатьтән соң. ягъни икенче көнне генә исән-сау казып алып кайтканнар. Моннан да зур сөенечнең булуы мөмкинме? Мин исән! Яныма танышларым килгәли. Хәзер инде ашау да. су да тамагымнан үтә. Акрынлап үз хәлемә кайтам. Торып йөргәлим. һавага чыгам. Димәк, мин теге дөньядан кайттым. Алла мине онытмаган, яшәргә хаклыгымны мөртәтләргә исбатлап күрсәтү өчен тере килеш алып кайткан!
_ Зөфәр Әхмәдиев килде. Ул поселоктан үзенең иректәге дустыннан булса кирәк, шеколадлы конфетлар, кипкән өрек, ниндидер как сыман нәрсә белән ак күмәч китергән. Менә бит ул олы җанлы, мәрхәмәтле кеше. Исән калуыма сөенеп бетә алмый.
— Болай булгач, яшисең әле. бер дә борчылма. Тукай ничек дип әйткән әле, тукта хәзер исемә төшерәм:
.. Кисмәк өстендә кара кош — Иттифакый кунган ул.
— Барысы да артта калыр. Исән булсак, синең белән без әле туган якларыбызда күрешербез...
Аның сүзләре минем күңелемне күтәрде. Тәнемнең сызлавы басылгандай булды. Әйе. болай булгач, яшим икән әле. Колыма дөньясы ничек кенә кырыс булмасын, анда тереклек бар. Без бар! Кешеләр теш-тырнак- лары белән җиргә ябышып гомер игә. Яшь кешегә, егет кешегә нинди генә авырлыклар башына төшсә дә түзәр.
Зөфәр хәтсез утырды янымда. Аның тормыш турындагы фәлсәфи әңгәмәсенә таң калдым. Моңарчы мин яшәүнең төп чыганагы материя дип уйлый идем Ә аныңча, җан икән. Җанның үлемсезлеген шундый матур итеп сөйли, исем китте. Аныңча, тәнебез яши-яши картая, искерә, үлә Җиргә күмелә. Ә җан мәңгегә яшәвен дәвам итә. Ул йә яңа туган бер кешегә, йә бер үсемлеккә, йә хайванга гомер бирә...
Зөфәрне тыңлыйм, үзем тирән хыялга биреләм. «Кара әле. бу чыннан да синеңчә бит», дип куям.
— Синеңчә ничек?
Минемчә Ә нигә алай булгач. Сталин. Гитлер кебек явызларга да җан бирә ул Ходай?
Тормыш мәшәкатьләренә чумып яшәгәнлектән, җан турында фикер йөрткәнем юк иде. Моның сәбәпчесе, әлбәттә. Зөфәр якташ Ул сөйли, мин гыңлыйм.
Бсрзаман сары төлке, авылга гавык урларга ауга киткән икән. Хуҗа бу юлы аны сагалап торып мылтыктан аткан. Бәхетедер, ядрә гимәгән. Куркуыннан төлке абзар, бакча артыннан алдын-артын карамыйча урманга сызган Я надан ядрә тимәсен дип турыдан элдергәндә сазлыкка сикергән Анын көч-хәл белән үткән дә. урманына барып җиткән. Бу юлы гиресс саз лайласына буялып кап-кара булган. Чираты буенча төлкенең урмандагы барлык җанварларга патшалык иткән чагы икән. Урманга керүенә, аны башта танымаганнар.
Нинди ерткыч икән бу? —дигән гаҗәпсенеп бүре. Хәтта, аю да:
Мондый epi кычны безнең беркайчан да күргәнебез юк. дип куйган
Мин сезнең Аллагыз, яныгызга бергәләп яшәргә килгән Аллагыз, дигән төлке.
Аның бу ягымлы сүзләренә ышанып, ерткычлар яңадан ана буйсынып яши башлаганнар. Төн җиткән. Ерткычлар кем ничек шулай, үз тавышлары белән хәбәрләшеп һәркайсысы ауга китәргә җыенган Төлкегә дә чира< җиткән. Аның шундук кем икәнлегенә тавышыннан бик тиз төшенгәннәр. Алла түгел, гап-гади бер төлке генә икән ул Аның ялганын тотып, шундук кулга алганнар
Әкиятеңнең мәгънәсен аңлап бетермәдем әле.— дип куйдым.
Бер дә исең китмәсен, безнең заманда бер генә намуслы кеше дә дәүләт башында утыра алмый. Менә шуньш өчен дә инде, миллионлаган кешеләрне җәбер-золымга дучар иткән кабахәт җаннар өстебездән хакимлек итәләр дә..
Тормыш үз тәртибе белән ага бирә. Бер ай дигәндә терелеп, мине санитар бүлмәсеннән чыгардылар. Иртәгә эшкә чыгасымны белгәч, на- рядчикка барын, бүтән шахтага төтмәячәгемне әйттем. Ул дәшмәде Лагерь начальнигы белән сөйләшермен, дип куйды..
Минем өчен хәвефле көннәр башланды. Эшкә куалар, ә мин киреләнәм.
Нинди генә эшкә куйсагыз да ризамын. шахтага гына төшәргә булмасын, дим.
Бер кичне баракка нарядчик килеп керде
Тиз бул. сине начальник сагыш ан. диде ул.
Минем әле лагерь түрәсенең хакимлек иткән йортына аяк атлаганым юк иде. Җәберләү өчен чакырадыр әле дигән шикләнү белән нарядчик артыннан иярдем. Үземне генә чакырганлык 1ан. күңелемдә шөбһәле уйлар тынгылык бирми генә биг. Бүлмәсенә кергәч, күрәм анда безнең лагерьның докторы, тагын моңарчы бер дә күрмәгән тәбәнәк, ак йөзле, күзлекле ярым хәрби киемнән кеше дә бар
Нарядчикны чыгарып җибәрделәр. Бүлмәдә дүртәү генә калдык
Синең формулярың белән таныштык, корабльдә чакта артиллеристлар бүлекчәсендә өлкән санитар булып га бераз эшләгәнсең икән
Туры килде.
Сугыш вакытында беренче ярдәмне күрсәттеңме?
Шуның өчен укыттылар.
Латинча укый беләсеңме"’ Бу сорауны лагерь врачы бирде
Яхшы белом.
Шунда таныш булмаган ярым хәрби кеше, нәрсәдер язып миңа сузды. Шундук укып га бирдем Рецепт иде бу. Миннән медицина буенча имтихан ала башладылар Жгут куюмы, кан басымын үлчәүме, укол салумы берсе дә калмады Йә лагерь врачы, йә ярым хәрби бер-бер артлы сораулар яудырып кына юра Эшнең кая таба барганлыгын гиз аңлап алганлыктан, кыю рәвеш гә уйлап кына, дөрес җавап бирергә тырышам
Башка сорау бирмәделәр, чыгарып җибәрделәр. Барагыма кайтып, кешеләр белән сүз алышырга өлгермәдем, нарядчикның тавышын ишеттем.
— Бадыйкшанов, сине лагерь врачының ярдәмчесе — өлкән санитар итеп билгеләделәр, бар, каптеркадан менә бу язу белән яңа киемнәр ал.— дип кулыма кәгазь сузды.
Шул көнне мин лагерьның өлкән санитары булып алдым. Карт санитарны минем ярдәмчем итеп калдырдылар Аның иреккә чыгарга срогы күп калмаганлыктан. врач эштән чыгарырга кыймады.
Хәзер минем вазыйфам зур, врач югында аның урынына авырулар кабул итәм, лагерь ашханәсендә баракларда чисталык тикшерәм Зонадан шактый читтә урнашкан поселок больницасыннан үзебезгә кирәкле дарулар алып кайтам. Моның өчен озатып йөрергә махсус конвой бирәләр. Сәяси тоткын булганга, сакчылар миннән шикләнми.
Торган җирем санчастьның кечкенә бүлмәсендә. Карт санитар да шунда яши. Танышларыма еш кереп йөрмәскә куштым. Бу алар өчен дә. минем өчен дә бик кирәк. Лагерь җитәкчелегенә төрле имеш-мимешләр ишетелмәве хәерле.
Хәзер миңа доктор дип кенә эндәшә башладылар. Баштарак эшем авыр булды. Бигрәк тә врач килмәгән көннәрдә. Кайбер тоткыннар, юк сәбәп табып (янәсе, яңа кешене алдап булыр), ияләшә башлады. Алар эшкә чыкмас өчен нинди генә хәйләләр уйлап тапмыйлар. Хәтта иң тәҗрибәле врач та белә алмас хәйләләрен. Ә мин яхшылап сөйләшәм, чиратка куям, син иртәгә эшкә чыкмассың, бүгенгә алып кала алмыйм, кирәгеннән артык күп калдырдың инде, дигән булам. Ризалашалар иде тагын.
Озак та тормыйча, бик тә күңелсез бер хәл булып алды. Беркөнне минем белән олы җирдән бер вакытта килгән ике карак яныма килделәр:
Доктор, зинһар безне коткара күр, үләбез, ди болар.
Башта ышанмый тордым. Аллалары белән ант итәләр.
— Нәрсә булды соң сезгә?—дим.
Менә инде өченче көнебез, нәрсә генә ашасак та, кан булып агып чыга. Туктата гына күр,—диләр.
Врачның каядыр киткән чагы иде. Мин бик тә борчылдым. Икесен дә авырулар өчен җиһазландырган махсус бүлмәгә урнаштырдым. Анализларын алдым. Чыннан да, дөрес икән. Канлы дизентерия. Моны бары врач кына хәл итә ала. Нишләргә? Ул кайтканчы үлеп китсәләр? Башым бетәчәк... Боларга кемдер поселоктан бозылган балык консервасы китергән. Нәтиҗәсе —нинди дә булса ашыгыч чара күрелмәсә. икесе дә үләчәк. Лагерь начальнигына барып хәлне аңлатып бирдем. Кичекмәстән үзәк лагерьга. Зырянкага озатырга кирәклеген әйттем. Җавабы кыска булды:
Исең китмәсен, бездә андый хәлләр җитәрлек, үлсәләр күмәрләр, лагерь артында урын җитәрлек, аларны алтмыш километрга илтергә транспортыбыз юк. юл сазлыклы, җәяү генә барып була. Аларны озатырга конвой да кирәк, лагерьны сакларга да кеше җитми...
Аптырап калдым. Башымны иеп. күңелсез генә санчастька кайттым. Төрлечә уйлап карадым, бары бер генә сорау борчыды, ул да булса — нишләргә?
Кан агуны туктата торган бернинди дә дару юк. барлык шкафның шүрлекләрендәге порошокларны, микстураларны җентекләп укып чыктым. Аңламаганнарын медицина сүзлегеннән ачыкладым. Җавап таба алмадым.
Санчастьның бәдрәфе белән янәшәдә тәрәзәсе-ишеге рәшәткәле кечкенә генә бер тар бүлмә бар. Анда үлгән яки акылдан язганнарны гына керткәннәрен кемнәндер ишетеп калган идем. Болар, минәйтәм, ашарга сорарлар, мин ашханәдән китерттермәсәм, иптәшләре китерәчәк. Ә ала- рга ашарларына бирергә һич тә ярамый. Башыма килгән фикеремне
әйтергә дип вахта начальнигына бардым. Нәрсә булганлыгын аңлатып бирдем Яшь лейтенант мине тыңлаганнан соң:
Бер дә курыкма, үзеңчә эшлә, бер конвой бирермен, бүлмәңне саклар, диде. Аның яныннан тынычланып туп-туры ашханәгә киттем. Өлкән пешекче Тунядән дүрт селедка сорап алдым Санчастька кайтып теге ике егетне изоляторга кертеп утырттым. Бер дә карышмадылар, керделәр.
Егетләр, мине тыңласагыз, исән каласыз, әгәр дә каршы килсәгез, бетәсез. Икесенең берсен сайлагыз?
Йөзләре суырылган, күзләрендә яшәү нуры сүнгән егетләр беравыздан:
Сиңа ышанабыз, диделәр.
Күгәрчен дә очып чыга алмаслык бүлмәнең түрендә мыштым гына утыралар болар.
Төрмәлегедәй кечкенә ишегенең уртасындагы тәрәзәчектән икесенә дә башта берәр селедка бирдем Аны бик тиз ашап бетерделәр дә су сорадылар
Хәзер, мин әйтәм. кайнаган суга повар янына кигәм. мәгез тагын берәр селедка ашый горыгыз..
Алып ашый да башладылар. Ишекне япкан булып үз бүлмәмә чыгып утырдым Биш-ун минут үтмәде, болар ишекне дөмбәсли дә башладылар. Эндәшмим. Тагын да ныграк кагалар болар, әй кагалар
Лейтенант сүзендә торды. Кичкә таба санчастька сакчы җибәрде. Мин бүлмәмнән чыкмадым. Тегеләрнең су сорап тавышлары карлыгып бетте. Сакчы кечкенә тәрәзәчекне ачып.
Сезгә ни кирәк, тавышланмагыз, дип бер-ике тапкыр әйтеп тә карады. Кая ул. ерткыч җанварларча карлыккан тавышлары белән:
Сусыз интектереп ү1ермәкче буласызмыни? диләр
Сакчы ике мәртәбә алышынды. Минем йокым йокы булмады Карт санитар
Зур бәла алдың башыңа, моның ахыры үзең өчен дә начар булып бетүе мөмкин, ди
Түзсеннәр, читтән кергән тәмле калҗа ашый белгәннәр, бер-ике көндә генә үлмәсләр әле. дим. Яхшы беләм тозлы балык эчне киптерәчәк. ашказаннарындагы микробларны яндырып бетерәчәк
Биктәгеләр икенче тәүлеккә чыкканда эндәшмәс булдылар. Иптәшләре хәлләрен белергә теләсәләр дә. сакчы аларны изоляторга якын да җибәрмәде.
Өченче тәүлеккә чыкканда гына шкафтагы кипкән гөлҗимешне җебетеп пешекләдем дә икесенә дә берәр стакан төнәтмә бирдем, комсызланып бер генә йоттылар. Тагын сорадылар, бирми тордым
Ничек, хәлегез әйбәтләндеме?
Эчебез авыртмый инде, кан да килми башлады
Тереләсез, хәзер ангарыгызга да китертәм. дип карт санитарны ашханәгә майсыз тына ботка, куе чәй алып килергә җибәрәм
Карт санитар гиз әйләнеп килде Изолятордагылар бик яратып китергән ашамлыкларны тиз арада сыптырып та бетерделәр Аннары үзләренә чәй бирдек. Анысын да эчтеләр
Өч көн дигәндә авыруларым аякка басты Изолятордан чыгарып, зуррак бүлмәдәге ятакларга кереп урнашырга рөхсәт бирдем үзләренә. Егетләр миңа башта бик ачулы булсалар да. сусау басылгач, терелеп тә киткәч, рәхмәт укудан башка чаралары калмады
Аларны санчастьтан чыгарып җибәргәч, күп тә тормады врач кайтты. Хәлне сөйләп биргәч, эче кагып бер рәхәтләнеп көлде
Булдыргансың, киләчәктә синнән шәп врач чыгачак, дип мактады. Аннары:
Срогың күбрәк шул. иреккә чыгуга, врачлыкка укырта керергә дә булыр иде Белемең дә бар, дигән булды
Тагын бер хәл турында язып үтим. Лагерь ашханәсенә зонаның теге ягындагы ашамлык складыннан наряд буенча бер капчык он китергән булганнар Капчыктан болан башы килеп чыккан Шуның казанга салырга яраклымы-түгелме икәнлеген тикшерергә мине чакырдылар. Мин бик апгырашта калдым. Кем белә, бәлки, ул баш бациллалыдыр. Тоткыннарга аннан аш пешерсәләр, кырылулары мөмкин. Шундый нәтиҗәгә килеп, уйлап-уйлап тордым да, вахтадан дежур лейтенантны чакырттым. Башны элек зонадан алып чыктык. Складка барып ризыклар җибәрүчедән сораштырып, башка капчыкларны капшап карадык. Болан башының бер генә капчыктан чыкканлыгы беленгәч, шөбһәгә төштем. Капчыклар язда ук китерелгәнгә, башның яраксызлыгына шигем калмады.
Чокыр казып башны шунда яндырып күмәргә кирәк,—дидем.
Барысы да аптырап калдылар.
Бозылмаган ул, сөрсемәгән дә, әрәм итмик,—ди повар. Дежур лейтенант минем яклы.
Ярый, шулай эшләрбез,—диде склад башлыгы. Ул иректәге кеше иде. Кайчандыр шушы лагерьда утырып чыккан булган. Эшләргә калган. Минем китүемне көтә болар. Ә мин ашыкмыйм.
Әйдәгез, эшне тизрәк бетерик,—дим.
Нишләп бозылган булсын, менә врач кайтыр, үзе тикшерер. Аңарчы складта торып торсын, ди кухня эшчесе.
Үземнекен иттем. Башны җиргә күмдереп санитар пунктына кайттым.
Өлкән повар оештырган булып чыкты моны. Болан башын миннән ярамаслык иттереп таптырып, дус-ишләрен сыйлар өчен шул авырлыктагы онны алып яшергән булганнар.
Врач кайткач, аңа барысын да сөйләп бирдем. Ул рәхәтләнеп көлде. Эшемне хуплады.
Унберенче бүлек
1953 елның бишенче марты барлык нечкәлекләре белән күңелемә сеңеп калды. Иртә белән санчастька берәү дә килмәде. Карт санитар белән икәү генә утырабыз. Ул тәрәзәдән карады да:
Кара әле, кешеләр, КВЧ янына ашыгалар Бу кадәрле күпләп ашыкмаслар иде, әллә тагын берәрсен суйдылар микән? — ди бу.
— Әйдә, картлач, китик әле шунда, -дидем.
Тиз генә шунда юнәлдек. Юлда ук берәү очрап:
_ Сталин үлгән. Сталин!—димәсенме!
Йөрәгем әллә нишләп китте. Әмма җыелган тоткыннарның йөзләренә карап, көрсенү, борчылу яки шатлану сизмәдем. КВЧ инспекторы юлбашчының үлеме турында кыскача хәбәр иткәннән соң. күпләр башларын иеп кенә тора башладылар. Анда-санда һавага баш киемнәрен чөючеләр дә булды. Ләкин андый-мондый начар сүз ычкындыручы булмады.
Лагерь режимы сизелерлек булып үзгәрде. Күпме кирәк, шулай хат яза аласың, конвоирларның тоткыннарга мөгамәләсе яхшыланып китте. Үзебезне иркенрәк тоя башладык. Зур үзгәрешләр көтәбез, ә ул һаман юк та юк әле...
Күпмедер вакытлар үткәч. Бериянең кулга алынып, тиз арада хөкем булуын ишеттек. Бусына инде тоткыннар сөенеп бетә алмадылар Аның КВЧда эленеп торган зур рәсемен йолкып төшереп, залдан сөйрәп чыгардылар да лагерьның уртасына вахта капкасы турысына ташлап, башта өстенә менеп биеп алдылар, аннары ут төртеп көлешә-көлешә яндырдылар.
Бик күп җәфа чиккән танышым Демьянов кич белән яныма килеп:
«Мыек койрыгын төшерде», аннары аның иблисен дөмектерделәр. Көт тә тор, Локман, озакламас, илдә хөррияткә юл ачылыр, дип чиксез куануын әйтте...
Яхшы якка үзгәрешләр була гына күрсен,— дип. озак кына сөйләштек Демьянов белән. Аның күңеле күтәренке, кәефе әйбәт. Балаларча сөенеп яши башлады ул.
Илдә зур үзгәрешләр көтелсә дә, Колымага юл ерак, монда хәлләр һаман элеккеге килеш кала бирде
Апрельдә Зөфәр Әхмәдиев срогыннан алда шахтада эшләгәнлектән, иленә кайтып китте. Киткәндә саубуллашты, поселок кибетеннән миңа күчтәнәчләр китерде.
Син дә котылырсың, зур амнистия булыр, дип өметләнәләр Күңелеңне төшермә.—диде ул соңгы күрешүебездә.
Аның лагерьдан конвойсыз чыгып китүен карап калдым. Ямансу булып китте. Санчастька кайтып, врачның килгәнен көтә башладым. Ләкин ул билгеләнгән вакыгына өлгермәде. Ашханәдән иртәнге ризыкның сыйфатын тикшереп журналга кул куярга дип пешекче үзе килде. Аның янында ак сөлге белән ябылган поднос тоткан кухня эшчесе лә бар. Башта пешекче сөлгенең бер башын ачып алюмин савыттагы иртәнге ашны кабып карарга кушты Ризык әйбәт, тозы да ярыйсы, арпа ярмасы да әйбәт пешкән, шулпасында өреләре дә бар.
Кулыңны куй. ди бу. үзе янәшәсендә басып торган булышчысына карап күзен кысып алды. Тегесе шундук подноска ябылган сөлгене ачып җибәрде. Ни күрим, икенче алюмин савытта кызарып пешкән ярты үрдәк куелган
Бусыннан да рәхим итеп авыз итеп кара, доктор Бадыйкшан. дип куйды повар.
Лагерьда тоткыннарга кош итләре ашатыр вакытлар да җитте микәнни, дип уйласам да. үземә-үзем ышанмыйм.
Бик шаян син, Сергей, болан итеннән үрдәкнекен бер карауда аера белом. Шунысы гаҗәпләндерә, каян эләктердегез?
Анысы аның икенче мәсьәлә. Вакыты җиткәч каян алганлыгымны күрерсез!
Кабып карыйм, искиткеч тәмле. Исем китте, алдымда ерак төньякта майла кыздырылган үрдәк ите тора, җигмәсә. урталай ярып пешерелгән алмадай кызарып юрган бәрәңгеләр дә бар. Авызыма сулар килде Комсызланмадым, бер-икс генә каптым да карт санитарга
Син дә сыйлан, дидем.
Бригадир эшкә киткәч, кухняга килерсең, шунда үрдәкнең каян килгәнен үз күзең белән күрерсең, дип. пешекче Сергей булышчысын ияргеп ашханәгә чыгып кит ге
Күп тә үтмәде, иртәнге кабул итү башланды.
Бригадаларны эшкә озаткач, көндәгечә, комендант, нарядчик, вахтадан дежур сержант белән берлектә чисталык тикшерер өчен баракларга юнәлдек.
Бәйләнерлек, начар җыештырылган баракларга тап булмадык Кизүләр тырышканнар. Без килгәнче әйбәтләп юып чистартып чыгарганнар Идәннәр ялт иткән, урын-җирләре дә тәртиптә.
Тикшереп йөрү тәмам булгач, ашханәгә киттем
Апрель быел җылы башланган иде Лагерьга якын гына тау елгасына су төшкән булса да. сото ы ике-өч көндә һава кинәт салкынаеп киткәнлектән. яңадан боз белән капланды. Җитмәсә, кар явып үтте. Су кошларына чын мәгънәсендә ризык табу кытлыгы туды. Үрдәкләр, акчарлаклар кая барырга белмичә, якындагы урманга, лагерь артындагы чүплеккә таба очалар, әз гына кардан арынган җир күрүгә шунда йөзәрләп очып төшәләр, ачтан үлмәс өчен үзләренә җим эзлиләр Инде моннан бер-ике көн элек лагерь өстеннән очып үткән кошларга игыибар иткән идем Кояшлы җылы кон башланганлыктан, ашыкмыйча гына ашханәгә барам
Пешекче мин килгәнне көтеп ашханәнең киң баскычында, үзенең яраткан мәчесен иркәләп басып тора иде
— Әйдә, иптәш доктор Бадыйкшан, минем мәчемнең ничек итеп үрдәк эләктергәнен күзлибез,— дип кулына Пушогын тоткан килеш яныма баскычтан йөгереп тә төште.
Киттек лагерьның аргы башына. Андагы бараклардан урманга кул гына сузасы. Сакчы баскан күзәтче вышкасы да шактый ерак. Пешекче, барып җиткәч, мәчесен кулыннан төшерде дә, иелеп аны үзенчә сөеп, иркәләде:
— Бар, әнә тегендә,— диде, һәм зона киртәләренә таба күрсәтте. Пушок шуны гына көткән икән, без бер-беребезгә карашып алырга да өлгермәдек, геге якка чыгып та китте. Пешекче:
— Әйдә, барак түбәсенә менәбез,— дигәч, артыннан иярдем. Түбәгә менгәч кенә, пешекченең хәйләсен аңлап алдым. Зонаның теге ягындагы, кардан шактый арынган зур чүплек янына барып яткан мәчене күргән үрдәкләр башта дәррәү кубып һавага күтәрелделәр. Аннары аның хәрәкәтсез ятканын күреп, яңадан чүплеккә очып төшә башладылар. Мәчегә шул гына кирәк булган икән, яшен тизлеге белән атылып, бер үрдәкне эләктереп тә өлгерде.
Барак түбәсеннән тиз генә төшеп, мәче янына ашыгабыз. Мәче пешекче янына үзе үк килеп җитте. Тегесе аның авызыннан үрдәкне алып шундук изүенә яшергән пычагы белән башын кисеп «аучысы»на сузды. Мәче канәгать булды, күрәсең, биргәнне эләктереп ашханәгә таба элдерде.
— Күрдеңме инде, минем аучымны? — диде пешекче, мактанып. Пешекче Бал гыйк буе республикаларының берсеннән икән. 1940 елда Сталин белән Гитлер үзара килешеп безгә басып керделәр, мөстәкыйльлегебезне бетерделәр, халкым Германия җиңелгәч тә әле русларга каршы сугышны туктатмады. Диңгез буе урманнарында партизан сугышы алып барды, ди.
— Әллә син дә советка каршы сугышып йөрдеңме?
Туня башта әйтергәме-юкмы дип торды, күрәсең, аннары яшермәде:
— Кешеләрдән калмадым инде, ике ел партизанлыкта йөрдем.
— Ничек эләктерделәр соң?
— Урманда, бункерга граната ташлап миңгерәүләттеләр, өчебез һәлак булды, мине, тагы икебезне, җәрәхәтле килеш әсир иттеләр. Хәрби трибуналга бирделәр.
— Ничә ел?
— Егерме биш кенә ел...
Үземнең язмыш та аныкыннан ким булмаганлыктан. көрсенеп кенә алдым.
_ вгуст ае килеп җитте. Лагерь халкы өмет белән яши. Тауга күмер һаман саен күбрәк күтәрелә, һәркем үзе өчен тырыша. Бригадирлар тәҗрибәле шахтерлар булганлыктан, кемнең ничек эшләгәнлеген күреп горалар. Санчастька юк-бар сылтаулар белән килүчеләр сирәгәйде. Кулын яки бармаган сыдырып, күзенә чүп кергән кебек вак- төяк сырхауларны исәпкә алмаганда, искитәрлек, мине шөбһәгә салырлык куркынычлы авырулар күренми. Барыбыз да амнистия көтәбез. Ялгышмаганбыз икән, ниһаять, беренче сменада эшләп кайтучылар:
— Иректәгеләрдән илдә зур амнистия булачагы хакында хәбәр бар, - дип әйттеләр. Зэк халкы сөенде. Күпләрнең статьялары амнистиягә эләгә. Алар арасында мин дә бар. Көткән өметемнең тормышка ашачагына ифрат дәрәҗәдә сөендем. Кулыма иреккә чыгару кәгазе көтәм.
Унынчы августта мине лагерь башлыгы чакырып алды.
— Иреккә чыгасың, эшләреңне Бондаренко дигән егеткә тапшыр. Ярты срогын киметкәннән соң да әле аның биш елы кала, диде.
Икенче көнне иртә белән санчастька нарялчик керде.
- Бадыйкшанов. башта бухгалтериядән расчет ал. сиңа шахтада эшләгән айларың өчен күпмедер акча булырга тиеш.— дип миңа бәхетле юл теләп чыгып китте
Лагерь белән исәп-хисапны өзеп, әйткән җиргә бардым Ике сакчы озатуы астында лагерьга акча алып кайтырга бухгалтер Зырянкага барырга җыенган икән Мин дә аларга иярдем Юл начар булса да. шатлыгым зур булгач, атлавымны тоймыйм Зырянка елгасы аша корыч чыбыклар белән тарттырылып салынган асылмалы күперне ничек үтүемне лә сизмәдем. Угольная поселогы артта калгач кына, соңгы мәртәбә артыма борылып карадым. Әнә ул зэклар лагеры. Аның шахтасында эшләп чак кына мәңгегә җир аегында ятып калмадым Шулай да дөньяга карашым тагын да киңрәк ачылды анда, бигрәк тә Зөфәр Әхмәдисв яклашымның ярдәм кулын сузуын һич тә онытачагым юк Федор Папин. Демьянов белән дә саубуллашып киткән идем Аларның да сроклары, амнистиягә эләккәнлектән, бик аз калган. Күп булса ике ел гына. Бәлки гора-бара чыгарып та җибәрерләр әле үзләрен
Кесәмдә кечкенә генә язу. Анда: «Локман Әхмәт улы Бадыйкшанов амнистия нигезендә азат ителә», дип язылган Ул язу белән Зырян- кадагы лагерьлар кәнсәләреннән амнистиягә эләгү кәгазен аласым бар Аннары паспорт мәсьәләсе кала. Аның артыннан күпме йөрергә туры килер, анысын әле тәгаен әйтүе кыен.
Акча бик аз. Зур җиргә очарга билетка да җитәрлек түгел Зырянкага җиткәч, эшләп алырга кирәк булыр. Колымада пароходлар йөрен гора Шуларның берәрсенә матрос яки кочегар булып урнашырга исәплим
Икенче көнне иртә белән кояш шактый күтәрелгәндә генә Зырянка поселогына килеп җиттек. Бергә килүчеләр үз юллары белән ки ген бардылар. Мин алар белән саубуллашып ИТЛ канцеляриясенә юнәлдем Үзем уйлар тоткынлыгында. Лагерьда калган Демьяновның «Украинамны яратам, миңа Россия кирәкми!» дигән канатлы сүзләре исемә төшә Кем генә үзенең туган илен, җирен яратмый икән? Шул ярату өчен статьялар чәпәп кешеләрне тинтерәтәләр. Милләтче дигән ярлык тагып җәһәннәмгә озаталар.
Алты ел гомер узып та киткән Мин менә икенче көнемне үз иркемдә. бернинди сакчысыз Зырянка урамыннан атлап барам Киемнәрем начар булса да. миңа игътибар итүче юк. Кичтән бирле авызыма бер нәрсә дә капмаган әле мин. Ашыйсым килми. Бәген өметем канцеляриядә Аннан котылу таныкламасын алу. Аннары күз күрер
Мине яшь кенә якут кызы каршылады. Тәрәзәдән:
Син әле амнистия белән чыгучы өченче генә кеше, диде ул. матур гына елмаеп. Көтем, кыз формулярдан тикшерә, кабат карый, ачыклый Туган елымны, аемны, кайда хезмәт игүемне, кайларда булуымны сораштыра. Белом, болары анар һич кирәкми Шулай да кызыксына
Санитар булып эшләгәнлектән, акчаң да юктыр инде, безнең Зыря- нкада калып эшләп ал. дигән була. Үз нәүбәтемдә:
Башта паспорт алыйм әле. аннары күз күрер, дигән булам Якутлар төрки халык, шуңа да күп кенә сүзләре миңа аңлашыла Ләкин диннәре христиан Күпләрнең исем-фамилияләре дә урысныкы Ниһаять, кулыма амнистия белән иреккә чыгу кәгазе эләктереп, агылып урамга чыгам. Бәген тәнем, әгъзам белән сөенәм. Канатлы һәм һәр җан иясенә илһам бирә горган ирек дигән сүз язылган кәгазьне яңадан кесәмнән капшап карадым да. күз караган якка атладым. Кая ашыкканымны үзем дә белмим
«Ашап алырга кирәк», дигән фикер башыма килде Якында гына поселокның ур гасында бик матур итеп салынган ашханә бар икән
Ничәмә-ничә еллардан соң. үзем теләгән токмачлы аш. итле карабодай. куе. хуш исле чәй сорап алып акча түләдем Бик озак, ашыкмыйча
гына тәмләп ашадым. Авылдагыча бала чагымны искә төшереп, икмәгемнән коелган валчыкларны учым белән сыпырып авызыма каптым. Мине күзәтеп торучы булган икән. Каршыдагы өстәл янында утырган диңгезче киемендәге кеше:
— Яшь кеше, туктагыз әле, күрәм, яңа котылгансыз гына бугай. Эшкә керергә уйламыйсызмы?—диде.
— Әйе, документ кына алдым әле. Эш кирәк булачак,— дидем.
— Мин пароход капитаны Вахитов булам, Казаннан чыгышым. Кочегар бик кирәк миңа, акчасы да мул,— ди бу. Шундук күкрәк кесәсендәге блокнотын чыгарып, кадрлар бүлегенә язу да язып кулыма тоттырды. Аннары:
— Иртәгә Амбарчик портына китәбез, бүген үк эшеңне бетер,—дип китеп тә барды капитан.
Шахтада аз эшләгәнлектән, миңа акчаны уч тутырып алырга насыйп булмады. Нибары биш йөз чамасы гына. Аның белән Магаданга гына очарлык. Ә ары китәргә, илгә юллык өчен калмаячак Шуның төбен уйлап, кичекмәстән капитан кулыма тоттырган язу белән елга портына атладым. Уйламаган җирдән каршыма дядя Миша килеп чыкты Мине күрүгә:
— Морячок, котылуың белән тәбриклим! Уйлаган идем аны, аз срок- лыларны лагерьда тотмаслар, дип, ялгышмаганмын. Өлкән диңгезче ике кулымны да тотып алып, озак кына җибәрми торды. Үзенең күптән срогы бетеп, Зырянкада эшкә калуын, бераз акча җүнәтүен, кайтырга җыенуын әйтеп алды. Кая баруымны да сорамастан:
— Әйдә минем белән.—дип, үзе белән алып та китте. Күптәнге таныш булганлыктан, бүген аңарда кунармын инде дигән уйлар белән аңа иярдем. Юл буе гел ул сөйләп барды. Лагерь начальнигы Провато- ровны, безнең этап Угольнаяга китеп озак та тормастан. Магаданнан ниндидер зур хәрби кешеләр килеп, кабинетында ук кулларына богау салып үзләре белән алып китүләрен әйтте. Кучманың аның турында урман командировкасында миңа куркып-куркып кына сөйләвен исемә төшереп алдым. Бик үк ышанып бетмәгән идем, менә хәзер барысы да аңлашылды.
Озак бармадык, поселокның уң як капкасына «Зырян аэропорты».— дип язылган йорт янына килеп туктадык. Дядя Миша:
— Хәзер әйләнеп чыгам, көтеп тор,—дип дежурда торучы солдатка пропускасын күрсәтеп кереп тә китте.
Кайдадыр түрдә, еракта, самолет тавышы ишетелде, һавага карыйм, күренми. Мавыгып торганда дядя Миша ишектән килеп тә чыкты. Йөзе тагын да ачылып, күңеле күтәрелеп киткән аның.
— Әйдә, сиңа да пропуска яздырып алып чыктым, миңа керәбез.— Ишек алдының уң ягында күк төскә буялган озын гына бер йортка табан атладык.
— Бу очучыларның кунакханәсе була, мин анда үзенә күрә хуҗа. Бүлмәмне күрерсең, синең барыбер кунар урының юк. Ошаса, миндә калырсың...
Баскычтан күтәрелүгә беренче ишек аның бүлмәсе. Яп-якты, киң, тәрәзәсе дә биек. Ак чаршау эленгән, стенасында зиннәтле рамда зур көзгесе дә бар. Аның каршысында артлы йомшак урындык. Әйтерсең чәч кыручының бүлмәсе. Җитмәсә, көзге каршысында тарак, одеколон, берничә кырыну пәкесе кебек нәрсәләр дә куелган Боларны күргәч исем китеп:
— Бөтен кирәк-яракларың бар икән, минем чәчләрне иректәге әләм-некедәй итеп, эшкәртеп алчы, зэк дип уйламасыннар. Мин бит икенче көн иректәге кеше...
Дядя Миша башта матур итеп елмайды, аннары:
— Анысы гына булыр аның, әйтәсе мөһим сүзем бар әле сиңа! — диде.
Тыңлыйм, синнән бары тик яхшы сүз ишетүемә шикләнмим дә.
Бер атадан материкка очам, урыныма кеше кирәк. Аэропорт начальнигы белән сөйләштем, сине тәкъдим иттем. Аның сәяси статьялы кешеләргә игътибары зур...
Артыгын аңлатып га тормастан, дядя Миша көзге каршысына утыртып, чәчләремне чын парикмахерлардай рәтләргә дә кереште. Инде ничәмә ел пөхтә иттереп башымны болай рәгкә керткәннәре юк иде. Карт диңгезче мине чибәр кеше итте дә куйды! Килешен китереп хушбуй да сиптереп алган булды. Тиз арала кайдандыр вак шакмаклы күлмәк, искерәк булса да, ггинжәк чыгарып, өс киемнәремне алыштырырга кушты Өлкән диңгезченең сүзен тыңламый да булмас, дип, үзем- иекеләрен салып ташладым да, киенеп алып, көзге каршысына килеп бастым.
Менә ичмасам, егет булдың, әйдә, хәзер аэропорт начальнигына барабыз...
Каршыдагы ак кирпечтән салынган дәү генә ике катлы йортка атладык. Алдында чәчәкләр үсеп утырган аллея. Уртадан вак чуер таш түшәлгән юл салынган. Менә ике якка да ачылган зур ишек Бусага кергәч гә икенче катка күтәрелдек Анда берничә күк төстә буялган ишекләр. Иң түрдәгесенә җигеп туктадык Дядя Миша башта үзе генә керен чыкты Аннары мине чакырды Кабул итү бүлмәсе алдындагы секретарь утырган өстәл янында икебез дә туктадык. Зур зәңгәр күзләре белән мине баштанаяк сөзеп чыкты да секретарь кыз начальнигына керде. Бик гиз чыгып икебезгә дә
Барыгыз, начальник сезне көтә, диде. Дядя Миша артыннан кыюланып мин дә атладым.
Шактый зур, киң кабинет, икс тәрәзәсе түшәмгә кадәрле игсгг ак ефәк шторлар эленгән. Тәрәзә төпләренә гол чүлмәкләре куелган, алар һәммәсе дә чәчәктә Яшел постау ябылган киң өстәл артында кырык яшьләрдәге, шәп куе кара чәчле, озынча йөзле, очучылар костюмына киенгән кеше утыра иде.
Угырышыгыз. —дип ул шундук урын 1 әкъдим итте.
Алдан сөйләшеп куелган булганлыктан, начальник артык сораулар биреп гормады. Котылу кәгаземә күз салып алу белән
Гаризаңны яз, паспорт алгач, миңа күрсәтерсең, карт морякның кайтасы бар, тоткарламыйм инде аны. Ничек эшләргә кирәклеген сиңа өйрәтер, диде.
Сүз кыска булды, кабинеттан чыгып, секретарь кыздан кәгазь алдым да гаризамны язын, дядя Миша белән чыгын га киттек.
Күрдеңме Константиновның нинди әйбәг кеше икәнлеген, дип дядя Миша әй ген куйгач, мин сөенеп, бер сүз дә дәшмәстән, карг диңгезче артыннан иярдем
Бүгеннән башлап, мин очучылар кунакханәсенең хуҗасы
Дядя Миша мине бер атна буена яңа эшемнең барлык серләренә өйрәтте, үз күзе алдында мине сынап карады. Кунакханә җитәкчесе булу белән бергә, мин җыепп ыручы да, очучылар кунып киткәннән соң урын- җир әйберләрен җыеп, аларны кайнатып киптерүче дә. Әле алай гына түгел, чәч. сакал-мыек кыручы да булып киттем. Бу эшләрем өчен акча майлы калҗа булып кереп кенә тора. Эш хакымны әйтәсе дә юк. анысы да әйбәт Аена ике гапкыр алам да барысын бергә кушын саклык кассасына сала барам. Карт диңгезче үзенең парикмахер өчен кирәк булган зш коралларын юнь бәягә генә миңа сагын калдырды, алар миңа бик гә ярап куйды Атна буе сакал-мыек кыру, чәч эшкәртүләрне шундый оста башкарам, очучылар «әллә күптән эшлисеңме», дип әйтеп гә куялар Сер бирмим, малай чактан ук өйрәнеп үстем, дигән булам
Дядя Мишаны озатканнан соң атна-ун көн үтмәде, аэропорт начальнигы Константинов секретаре аша үз янына чакырып алдырды да:
— Сиңа җаваплы зур бурыч тапшырам, бүген материктан поселокка гаиләсе белән яңа милиция җитәкчесе очып төшә. Каршылап квартирасына илтергә булыш, конюхтан иң яхшы атны җиктереп ал да әзерләнеп тор.—диде.
— Була ул,—дип тизрәк конюшняга ашыктым. Самолет аэропортка килеп төшәргә күп калмаган иде. Җигелгән атны куалап шунда элдердем.
Көн болытлы, вак яңгыр сибәләп тора. Өстемдә плащ кебек нәрсә булмаганлыктан, кунакханәгә тукталып, бер бүлмәдә яткан хәтсез генә киң брезентны арбага чыгарып салдым да, бер чите белән каплап, атымны аэропортка кудым. Вакытында барып җиттем, кешеләр әле чыга гына башладылар. Бер дә күрмәгән, белмәгән начальник милициясен ничек танырмын икән? Хәер, ул формадан булырга тиеш. Менә бервакыт иң соңгы булып өч үсмер кыз бала, хатыны белән милиция майорын күреп алдым.
— Гафу итегез. Сез безнең Зырянкага килүче яңа милиция начальнигы түгелме? дидем каршысына килеп.
— Әйе, мин булам!
— Сезне квартирагызга илтеп куярга мине билгеләделәр. Рәхим итегез, транспорт көтә,—дидем. Майорның йөзе ачылып китте. Гаиләсе белән артымнан иярде. Ул елларда җиңел машиналар поселокта юк иде әле (Ат шәп. арба да ярыйсы гына) Хатынын, балаларын арбага менгереп утыртып, өсләренә брезент яптым. Аннары майор белән багаж бүлегенә барып ике-өч мәртәбә чемоданнарын ташыдык. Эшләр беткәч, үзебез дә арбага менеп утырып, поселокка таба юл алдык. Бирелгән адрес минем кесәмдә иде. Барасы урамны яхшы белгәнгә күрә, турырак юлдан шунда таба атны юырттырдым.
Кирәкле квартираны табып майор гаиләсен күчерештем, әйберләрен ташыдым. Эшләр беткәч китә генә башлаган идем:
— Хезмәтегез өчен мәгез сезгә,— дип майор миңа егермебишлекне сузды.
— Гафу итегез, кирәкми, әле сез килдегез генә, бу минем вазыйфам, эш хакым миңа килеп тора,— дип акчасын алмадым.
— Йомышыгыз төшсә, туп-туры үземә килегез,— диде майор. Ул мине елмаеп озатып калды. Атымны юыртып китеп бардым.
Җилкәмнән зур эш төшкәндәй булды. Кайтып аэропорт начальнигына майорны каршылавымны, гаиләсен бирелгән адреска илтеп куюымны әйттем. Ул канәгать булды.
Якутскидан килгән самолет очучылары кунакханәдә урнашып ял иттеләр. Икенче көнне бортмеханик мине чакырып алды да:
Энекәш, күрәм, син яңа кеше икәнсең. Дядя Миша кайтып киттемени?— дип сорады.
— Әйе, аның урынына калдым, бераз гына акча эшләп алам да, мин дә китәм,—дидем.
Ягымлы сөйләшүе ошады аның. Тагын нәрсә әйтер икән дип уйларга өлгермәдем:
— Яңа киемнәр алдык, киелгән булса да. менә болары да әйбәт әле. Сиңа бүләк итеп бирәм,— дип миңа китель, чалбар, фуражка бирде ул. Акча чыгардым, алмады.
— Бушка аласым килми,— дигән идем, тавышын күтәрә төшеп:
— Бирәләр икән ал. акчаң кирәк булыр әле, тоткынлыкта җәфа чиккәнгә ошыйсың. Дядя Миша да гаепсезгә ун ел утырган кеше иде.
Маңгаема язылганмыни, кем булуымны бер күрүдә чамалады очучы. Яшермәдем, кыскача сөйләп бирдем. Теләктәшлек белдереп, игътибар белән генә тыңлады.
Көн явымлы булганлыктан, очучылар бүген дә кунакханәдә кундылар. Аларга чәй кайнаттым, поселок магазиныннан азык-төлек алып кайтып тапшырдым. Юл уңаеннан милициягә барып секретарь кыздан инде
күптән тапшырылган документыма нигезләп тутырылган паспорт алдым. Аны аэропорт начальнигына күрсәттем Ул:
— Паспортын шәптән түгел, монын белән ерак китә алмассың,— диде. Аптырап киттем. Аңламаганымны күреп:
— Тамгалы паспорт биргәннәр, дип корсенде.
Кунакханәгә кайгкач га әле тынычланып бегә алмадым. «Ерак китә алмассың», дигән Константиновның сүзләре яңа гына әйтелгәндәй колагым төбендә яңгырап торды .
Очучылар киткәнгә инде өченче көн була. Яңадан килүчеләр әлегә күренми. Зырянка тирәсендә һава әйбәт. Күрәсең, башка якларда бездән үтеп киткән яңгырлар самолетларга күтәрелергә мөмкинлек бирми булыр...
Көндәлек эшләремне карап, кунакханәне баштанаяк чистартып, ялт иттереп куйдым. Очучы бүләк итеп биргән киемнәремне карап чыгып, үземә килешеп торырлык итеп бераз кыскарттым. Кием-салым Зырянка магазинында бар барын, ләкин кыйммәт. Кайтырга дип җыйган акчамны киметәсем килми. Әйе, эшләрем әйбәт кенә бара иде Шулай бер төнне йоклап ятканда бүлмәм кинәт яктырып китүгә күзләремне ачып җибәрдем. Кем яндырды икән дип башымны калкытмакчы булган идем, иягемә ниндидер очлы нәрсә килеп төртелде. Шундук караватым янында үтә ябык, яңаклары суырылган җирән чәчле берәүне күреп алдым.
Мужик, шәп баеп киткән булырга ошыйсың, тор. акчаларыңның барысын да чыгарып сал, югыйсә менә бу нәмәрсәкәй белән. Каршымда кем басып торганын шундук аңлап алдым Бүлмәмдә тагын берәү бар Анысы акгарына, нәрсәдер эзли. Ишегем дә эчтән бикләнгән югыйсә, каян кергәннәр дип уйларга өлгермәдем, тәрәзәмә күзем гөш- те зур бер өлгесен алып кергәннәр
Торып утырырга мөмкинлек бирделәр. Шунда сүз әй гергә өлгерә алмадым, зур көзге астындагы шкафымны актарганы
Доктор Бадыйкшанда кунакта икәнбез, перонпы яшер, дускай, сораганыбызны үзе бирер ул. диде.
Әһә, таныдым мин аны Лагерьда үзен үлемнән коткарып калган карак икән.
Акчаларым янымда юк. өч көннән соң гына эш хакымны алачакмын. Булганы әнә шкафтагы китель кесәсендә.
Үзең алып бир. диде янымдагысы Тиз генә барып, кителем кесәсеннән барлык булган унбиш сум акчамны чыгарып өстәлгә куйдым Бер-берсенә карашып алдылар да берсе:
Ярый, тиеннәреңне алмыйбыз, одеколоның булса, чыгарып куй. капкалап алырга нәрсәң бар?
Кухняга барып килим, дидем.
Чыгып йөрмә.
Бер дә башланмаган өч флакон одеколонымны шкафган өстәлгә китереп куйдым Тәрәзә гәбеннән стаканны үзләре алдылар. Бик гиз арада бер флаконны эчеп бетерделәр дә икесен кесәләренә салыгг
Без ки г тек. монда булуыбыз турында берәү дә белмәсен, акча алган көнеңдә тәрәзәгә килеп чиертербез, диде мине белгән карак
Ничек кергән булсалар, шулай тиз генә тәрәзәдән чыгып га сыздылар
Әле гаң атмаган иде Минем багггка йокы кермәде. Уйландым, ничек Зырянка поселогыннан исән-сау килеш чыгып китү юлы турында башымны эшләтергә тырыштым...
«Бу паспортың белән ерак китә алмассың», дип әйткән аэропорт начальниг ының сүзләре кылт итеп исемә төште. Яңадан борчылу..
Димәк, миңа сәяси статья белән тоткын булганлыг ым өчен зур шәһәрләрдә яшәргә ярамый юрган тамгалы паспорт биргәннәр Кичекмәстән милиция майорына барып хәлемне аңлатып бирергә кирәк булыр Аның «Эшең төшсә. үземә ки л», дигәнен хәтерләдем
Эш сәгате башлануын ничек көтеп алырга да белмәдем. Яктырылса да бик озакка сузылгандай булды бу иртә. Аэропорт капкасындагы кечкенә йортта дежурда торган сержантка кунакханәнең ачкычын калдырып, майорның эшенә киттем.
Мин килгәндә, майор инде күптән үзенең бүлмәсендә утыра иде. Бик җылы каршылады ул мине. Килүемнең сәбәбен ачып салып аңлатып бирдем. Бер сүз дә әйтмәстән:
Паспортыңны калдыр, кич эш сәгате беткәндә яңасын килеп алырсың, дип мине сөендереп кайтарып җибәрде.
Дөнья явызлар белән генә тулмаган, яхшы фигыльле, мәрхәмәтле кешеләр дә күп икән әле.
Кайтуга, аэропорт начальнигы Константинов янына кердем. Төнге «кунаклар» турында сөйләп бирдем. Монда башка кала алмавымны, кичекмәстән мөмкин булса, бүген яки иртәгә самолетка утыртып йә Магаданга, һич югында Якутскига җибәрүен үтендем.
- Урыныңа кеше тап, калганын үзем эшләрмен,— диде начальник. Кемне тәкъдим итәргә? Зырянка поселогында бер генә таныш-белешем дә юк. Эшли башлавыма өч ай гомер узган. Акчам да бар. Ярый әле атна саен саклык кассасына салып бардым. Алдан күрә-сизенә алуым өчен шатланып бетә алмадым. Барлык җыйган акчаларымнан колак каккан булыр идем.
Әмма, алмашка каян кеше табарга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Елгачылар кадрлар бүлегенә барып, кунакханәгә кеше кирәклеген әйткән генә идем:
— Артыңнан ук җибәрәм, эш сораучылар җитәрлек, бер дигәнен аэропортка җибәрермен,— диде кадрлар бүлеге мөдире.
Кайтып ашап-эчеп алырга өлгермәдем, аэропорт начальнигы мине чакыртып алды. Кабинетында урта яшьләрдә булып, мөлаем йөзле, матур гына киенгән хатын-кыз утырганын күреп алдым.
- Кеше табылды. Бу ханым белән таныш, әзерләнә башла, бухгалтер җибәрермен, бергәләп эшеңне тапшырырсың.
Кунакханәгә кайтып җыена башларга өлгермәдем, аэропорт бухгал-териясеннән яшь кенә бер кыз һәм теге мин күргән ханым килеп тә җиттеләр. Эшемне, барлык булган кунакханә мөлкәтен ничек кабул иткән булсам, шулай тапшырдым. Барысы тәртиптә иде. Актка кул куйганнан соң, бухгалтер кыз:
— Расчет алуга аэропорт начальнигына кер, аның сиңа нәрсәдер әйтәсе сүзе бар,—диде.
Яхшы эшләвең өчен билетны сиңа бушлай бирергә булдык. Кассирга әйтелгән, төшеп ал. кичке сигездә самолет була, шуның белән Магаданга китәрсең,— дип аэропорт начальнигы мине сөендереп куйды. Аңар зур рәхмәтемне әйтеп, паспорт алырга милиция майорына йөгердем.
Самолетка утырганда, мине бернинди тоткарлыксыз баскычтан кертеп тә җибәрделәр.
Унсигез кешелек самолетка бик тиз урнашып беттек. Күңелемнән яхшы кешеләргә мең рәхмәтләр укып, алдагы көннәремә ышанып, туган якларыма, ирек дөньясында яшәргә өметемне баглап, һавага күтәрелдем. Сау бул, минем тоткынлыкта җәфа чиктергән Колыманың Зырянка яклары! Сау бул, бәхетсез яшьлегем башкаласы! Сау бул. каргышлы күз яшьләре белән сугарылган төбәк!
Уникенче бүлек
—- ИН җир улы, канатсыз булсам да, һавада очам. Бу бәхеткә ирешүемә куанып бетә алмыйм. Кайчандыр үсмер чагымда микән, төш күргәнем исемә төште. Имеш, авылыбыз урамы өстеннән түбәнтен генә кулларымны җилпеп кош сыман акрын, бик акрын очып барам. Малайлар миңа караганнар да:
Әнә Локман ничек оча белә, анын анасы фәрештәдер, шулай булмаган булса, ул ничек оча алган булыр иде,- диләр. Моңа кадәрле беркайчан да самолетка утырганым да. очканым да юк иде. Илюминато- рдан аска күз салам, әнә ул тоткыннар каһәрләгән Колыма! Башларында мәңге эреп бетми торган карлы Аргагаш таулары Юк, күктән яумагандыр Алар кеше күз яшедер Шуңа эремидер аның карлары! Тау итәгендәге урманнар, вак-вак елгалар...
Менә бервакыт кайдадыр бик еракта аста, утлар җемелдәве күренә башлады. Димәк, кешеләр яши торган җирләргә якынлашабыз. Түбәнгә таба очканыбызны сизәм. Стюардесса очучылар яныннан чыгып
— Безнең самолет Семчан аэропортына төшә, - диде. Турыдан-туры Магаданга очмыйбыз икән әле. Тукталыш көтә безне. Озакламады, көпчәкләрнең җиргә тиеп китә-китә, ниһаять, тигез юлдан чапканын тойдым.
Аэропорт поселокның читендә генә. Безгә монда куначагыбызны әйттеләр. Башкалардан калышмаска тырышып аэропорт йортларына таба атладым. Ике катлы таш йорт. Тәрәзәләре зур һәм биек Кергәч гә кем кайда, буш урындыкларга урнашырга ашыктык. Киемнәрем яңа булмаса да, очучыныкы, бүләк итеп бирелгән. Бераз утырып торганнан соң, янәшәмдә! еләр белән уртак тел таба алмагач, торып китәргә мәҗбүр булдым. Кая барырга? Ничек төн үткәрергә! Уйланып һавага чыктым Якында гына кочегарка бар. Шунда күзем төште. Килеп керүемә мине шактый өлкән яшьләге берәү каршылады. Бик тиз ганышып киттек. Күптән түгел генә иреккә чыккан, 58 нчс статья белән утыртканнар Кочегар булып урнашкан, юлына акча җыя Кавказ кешесе Башта мин аны грузин дип белдем, түгел икән. Әзербайҗанлы. 36 нчы елда Колымага китерелгән. Башта алтын чыгарган, аннары Магаданның үзендә ташчы һөнәрен үзләштереп йортлар салган. Срогын тутыруга, яңадан ун ел өстәгәннәр. Беренче мәртәбә Бакуда үзе эшләгән оешмада, ниндидер зур җыелыштан соң, залны җыештырган вакытында трибуна янындагы Сталинның мәрмәр бюстын төшереп ваткан икән. Кеше күрмәгән арада аны чиләккә тутырып, ишек алдындагы чүп бункирына чыгарып ташлаган. Өч көн эзләгәннән соң, гаеплене тапканнар. Куркуыннан туган шәһәре Чәкегә качкан булуына карамастан, артыннан килеп җитеп, Баку төрмәсенә алып китеп япканнар..
Син бәхетле, яшьрәк чагында котылгансың, болай булгач, туган ягыңа кайтып тормыш корып та өлгерәсең әле, диде ул миңа, күңелемне күгәреп
Кемнәр белән генә очрашмыйм, кешеләр язмышы, һәммәсе өмет белән яши.
Кочегар белән саубуллашып, баягы йортка юнәлдем. Йортның күп кенә бүлмәләрендә утлар сүндерелгән иде Узып барганда каршыма ару гына киенгән ике хатын-кыз очрады
Якын-тирәдә кунакханә бармы? дип сорадым аңардан
Берсе:
Шуннан киләсез түгелме’ диде, гаҗәпләнеп.
Юк. әнә тегендәге кочегаркадан.
Очучы була торып юри сорыйсыздыр әле, дип куйды берсе
һич тә алай түгел, моннан ике сәгать элек кенә Зырянкадан очып төштем, төн үткәрергә урын эзлим!
Барыгыз, үтеп кгпкән теге йорт очучылар кунакханәсе була, анда сезгә, әлбәт гә, урын табылыр
Рәхмәт әйтеп, кирегә атладым Чыннан да. кунакханә икән. Ягымлы гына кабул иттеләр анда мине Түләү хакы да арзан
Паспортымны гына озаклап караганнан соң. администратор:
Кайда торуыгыз күрсәтелмәгән, үзегез очучы, нишләп болай ул? — дип сорады.
— Югалткан идем, Магаданга кайтып барам, шунда яшим,— дип ялганнарга мәҗбүр булдым. Башка сорау биреп тормадылар, икенче каттан бүлмә бирделәр.
Шундый әйбәт җыештырылган бүлмә, исең китәрлек. Телефонына чаклы бар Ләкин минем беркемгә дә шалтыратасым да. хәбәрләшәсем дә юк. Самолетыбыз иртәнге сигездә генә очасы булганлыктан, миңа ашыгасы түгел. Чишенеп йомшак урын-җиргә яттым. Ирек дөньясы шул, синең белән кешечә сөйләшәләр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә торалар. Яңа паспорт биргән милиция начальнигына, Зырянка аэропорты хуҗасына күңелемнән мең рәхмәтләр кабатлап ята торгач, кайчан йокыга киткәнемне дә сизмәдем.
Кешегә күңел тынычлыгында, үз иркендә яшәүдән дә рәхәтрәк башка нәрсә бар микән бу дөньяда! Мин бүтәнчә күз алдыма китерә алмыйм. Озын сәфәргә чыктым, исән-сау туганнарым янына, җәбер-золымнар нәтиҗәсендә тукталган әдәби иҗатымны дәвам игәргә кайтып кына җитә алсам иде. Моннан да олы бәхет юк миңа!
Урындагы радио Магадан вакытын әйтеп, иртәнге тапшыруларын башлап җибәрүгә, хәрбиләрчә сикереп тордым. Бәрәкалла, ванна бүлмәсенә чаклы бар. Кичтән искәрмәвемә ачуым килде. Соң түгел, хәзер дә юынып алырга була.
Буфеты да икенче катта гына. Очучылар бүлмәләреннән чыгып шунда атлаганнарын чамалап алардан калышмадым. Нинди генә татлы ризыклар юк биредә. Карабодай ярмасы белән күпереп торган кайнар вак колбасалар, какао, лимонлы чәй дисеңме, һәммәсе дә күз алдында. Инде күп еллар төшемә дә кермәгән карабодай боткасы белән телеңне йотарлык кайнар вак колбасалар алып рәхәтләнеп сыйландым ул буфетта. Лимонлы чәй дә эчеп алгач, үземне оҗмахның түрендә яшәгән фәрештәдән ким сизмәдем. Кемне генә очратмыйм—хөрмәт, игътибар. Үткән икән гомерем михнәтле газап мәгарәсендә...
Яңадан очабыз. Кояшлы ноябрь иртәсе. Күңелем тизрәк Магаданга җитеп, җиргә төшүне тели. Иллюминаторга күз салам, кая карама, башларын күккә сузган таулар тезмәсе. Самолетыбыз шулар өстеннән оча. Шундый тизлек белән һаваны кисүенә карамастан, миңа ул бик акрын оча сыман. Инде уйларым, ерак Татарстанымда, ямьле Зәй буйларында! Теләкләремне генә Аллаһы Тәгалә кабул итеп, бәхетле яшәргә насыйп итсә генә ярар иде. Түбәнгә төшә башладык. Әнә ул Магадан шәһәре! Урамнарын, биек йортларын, мәйданнарын аермачык күрәм. Охот диңгезе буендагы иң зур порт буена салынган. Минутлар үтмәс, самолетыбыз җиргә төшәчәк. Аннары -Владивостокка...
Магадан аэропортына төшүгә, автобуска утырып шәһәргә юл тоттым. Урамнарын бер әйләним, йортларын күрим, дигән уйлар белән үзәккә җиткәч, автобустан төшеп калдым. Күңелгә Сеймчан аэропортының кочегаркасында эшләгән азәрбайҗанлы кочегар исемә төште. Менә кемнәр бармаклары сөякләрен әрнетеп салган бу йортларны дип уйладым. Ике дистә ел эшләсә дә, кайтарына акчасы да юк үзенең.
Шәһәр белән танышып, бераз йөргәннән соң. яңадан автобуска утырып, аэропортка киттем.
Билетлар сатыла торган залга керсәм, ни күрим - - халык шыгырым тулы. Китә алмыйча, атналар буе чират торалар икән. Башта ук чиратка басмавыма үкенеп куйдым. Болай озаклап көтәсемне башыма да китермәгән идем.
Яңа кешеләр, һәммәсе дә китү өчен борчылып, көтә-көтә талчыгып беткәннәр. Чиратлап ял итеп алгалыйлар. Тәртипне нык саклыйлар.
Биш тәүлек билетка чират көттем Утырып, басып йоклар-йокламас торганлыктан, тәмам алҗыдым. Вокзал үзе бер дөнья! Монда кемнәр генә юк. Профессор, геолог, инженер, зур чинлы хәрбиләр дисеңме— барысын да күрергә туры килде. Кайберләре белән ныклап таныштым.
Адреслар алыштык. Ләкин берсенә дә алты елдан артык лагерьларда тормыш университетын үткәнемне әйтмәдем. Күбрәк үзләрен тыңладым Мине алар аэропорт хезмәткәре итеп кабул иттеләр. Отпускага яки командировкага китүче мосафир дип белделәр.
Ниһаять, миңа да билет алырга чиратым җитте. Документ белән акчамны кассага сузуым булды, көтмәстән кемдер арт яклап җилкә якамнан сөйрәп тартты да. фил аягыдай тупас кулына тоткан акчалары белән паспортын минекеннән алданырак эчкә шудырды
Владивостокка бер билет.—диде көр үтә яңгыравыклы тавышы белән. Башымны борып карасам, әзмәвердәй таза, калын гәүдәле озын кеше килеп баскан. Кешеләрнең кайберләре:
Чиратсыз билет алырга ни хакың бар?- дип әйтсәләр дә. ул аларга игътибар итмәде. Әйтерсең, аның акчасы белән паспортын гына көтеп торган, кассир хатын билет та биреп өлгерде. Башка вакытларда тәртип күзәтеп торучы милициянең бүген берсе дә юк. Соңгы билет булган икән. Миңа насыйп булмады. Яңадан бер тәүлек көтәргә калдым. Теге әзмәвер бәндә мыскыллы елмаеп KHien барды.
Күп тә үтмәде, диктор вокзалга күңелсез хәбәр игълан итте. Теге мин очын китәсе самолет кайдадыр Магаданнан әлләни ерак та түгел һавада шартлап, экипажы-ние белән егылып төшкән, барысы да һәлак булганнар. Бу шом мине сискәндереп җибәрде Кайберәүләр чиратларын ташлан, көтү залыннан чыга башладылар.
Мин дә күңелсез уйларга бирелдем. Нигә миңа ашыгырга соң әле? Әллә кибен-саргаеп сөйгән ярым көтәме? Юк. Әнием, әтием сугышка кадәрле вафат, ике абыем да Ватан сугышында һәлак булдылар Мәкерле пәрәвез җәтмәсеннән исән-сау котылып чыктым Кайчандыр диңгезче идем, нигә пароходта кайтмаска! Акылым йөрәгемә бу уемны сеңдерергә теләде
Яңа танышым - - яшь геологка:
Әллә диңгез порт ына таба тәвәккәлибезме9 дим
Мин дә ашыкмыйм, киттек, әйдә. Башта көлешеп алдык. Аннары залдан автобус тукталышына чыгып киттек. Танышым тыгыз тәнле, кара тутлы, кара күзле ачык чырайлы, сүзчән, игътибарлы кеше. Миннән күбрәк сөйләтергә тели, ә минем киресенчә: аннан зур җирдәге элекке тормыш хакында тыңлыйсым килә. Яшь ул. институт тәмамлап. Колымага килгән. Тамбов ягыннан, ялга кайтып барышы. Бу якларда эшләгәннәргә. ялны берничә ай итеп, акчаны да мул бирәләр икән.
Flopi га дәү-дәү океан пароходлары, танкерлар, ярында рельста йөрүче краннар бик күп һәммәсенә дә күз салып, китү ягын кайгыртып белешмәләр бүлегенә кердек. Бәхетебез барлыгына шундук куандык Бер сәгатьтән Находка портына пассажир пароходы кузгалачак. Кассага барып тиз генә билет алырга өлгердек.
Икс кешелек каюта самолетка караганда ун тапкырга жүн Бу миңа ярап куйды. Сәфәрем озын, акчамны чамалап тотканда гына туган якларыма кайтып җитәчәкмен. Пароходта буфет, уку. китапханә, кино залына чаклы бар. Танышымның шахматта уйнарга яратуы мине куандырды. Күптәннән уйнамаганга, башта күп оттырдым Аннары геологның ничек иген йөрүләрен белеп алганнан соң. өстенлекне мин ала башладым.
Икенче тәүлеккә чыкканда Сахалин утравына якынлаша башладык Өмет ярты гомер ул. Куанмаслык та түгел, бәлагә юлыккан адәм баласына иректән дә кадерле нәрсәнең булуын күз алдыма да китерә алмыйм
Көн чалт аяз. Ноябрь кояшы үзенең салкын нурлары белән диңгезне иркәли Гире-якта иксез-чиксез су дәрьясы. Пароходыбыз өстендә акчарлаклар бөтерелә. Димәк җир якын йөземә җир. туфрак исе бәрелгәндәй була. Ихтимал, кайтып җитүебез шушыдыр инде
Геолог егет белән Находка портыннан кичке поездга мәшәкатьсез генә утырып. Владивостокка таба юлыбызны дәвам итәбез. Өметебез тизрәк барып җитү. Алты елдан артып киткән Алтын Мөгез буендагы ул шәһәрдән аерылганыма Максатым зур, теләкләремнең чиге юк сыман. Беренче нәүбәттә, нахак уйдырмалар нигезендә гаепләп, хәрби хезмәтем беткәндә генә крейсердан кулга алынып, үземне тинтерәткән КГБга бару. Аның миңа «яхшы лагерь» вәгъдә иткән генералыннан тентү вакытында алынган әдәби кулъязмаларымны кайтарып бирүләрен таләп итү. Исән микән ул алтын укалы генерал? Анда минем машинкада бастырып куелган, диңгез темасына багышланып язылган унҗиде хикәям, ике зур күләмле повестым, җиде калын көндәлек дәфтәрләрем, туганнарым һәм дус-ишләремнең йөзәрләгән фоторәсемнәре калды. Шуларны кайтарып ала алсам, мин нинди бәхетле булыр идем Диңгездә үткән яшьлек елларымның вакытым булган саен теркәп барган иң кадерле язмалар тупланган аларда!
Икенче көнне төштән соң гына Владивостокка килеп җиттек. Вокзалда геолог белән саубуллашып аерылыштык. Ул ашыга, ә минем барасы җирем бик тә мөһим! Эш сәгате тәмамланганчы кирәкле оешмага барырга кирәк. Кая барасын, нинди урамда икәнлеген яхшы беләм. Йөрәгем күкрәгемнән чыгам-чыгам дип ашкынып тибә. Уйларым алга куйган максатым миңа дәртле ашкыну көче биреп тора.
Кирәкле җиремне бик тиз барып таптым. Мәрмәр баскычлардан (бу юлы инде мин сак астында түгел, үз иркем белән) күтәреләм. Мине хәрби сакчы туктатты. Пропуска алырга кирәк икән. Документларымны чыгарып, ул күрсәткән кечкенә тәрәзчеккә барып, максатымны әйттем. Хәтсез вакыт пропуск бирми тордылар. Телефоннан шалтыратып алдылар. Аннары гына кулыма паспортым белән кирәкле рөхсәт язуын кечкенә тәрәзәчектән суздылар.
Таныш мәрмәр баскычлардан югары катка күтәрелеп, күрсәтелгән бүлмәгә җиткәч, ишек шакып кердем. Мине уртачадан калку, иңбашларында полковник погоннары ялтыраган кеше каршылады. Өстәле янына якын килеп гозеремне әйттем. Ул мине дикъкать белән тыңлады, аннары:
— Бездә андый кәгазьләр өч ел саклана. Срогы үткәч, әһәмияте булмаганлыктан юк ителә,— диде.
Коелып төштем, дөнья караңгыланып киткәндәй булды. Бер сүз дә әйтә алмастан, кинәт нәфрәт белән тулган йөрәгемнең әрнүен басарга тырышып:
— Язганнарың сакланыр дигән иде тикшерүче капитан Шумихин, дигәнемне сизми дә калдым. Ә алынган җаваптан күңелемне шөбһә биләп алды:
— Исән-сау кайтып җитүегезгә сөенегез, без коткара да, гаепли дә беләбез!
Төшенке күңел белән бу йорттан чыгып киттем.
Биредәге бердәнбер танышларым — Җамал апа Заһидуллиналарга кереп чыгарга уйладым. Бәлки, онытмаганнардыр әле?
Ишекне Җамал апа үзе ачты:
— Әстәгыфирулла! Локман түгелме соң син?
— Әйе, мин...
Күрештек. Ачык йөз белән өйгә керергә чакырды.
— Синең кулга алынып, зур срок биргәннәрен, үзең белән безгә килтәләгән Хөсәенов килеп әйтте, диде ул, бераз тынычлана төшкәч.
Чәй янында озак кына сөйләшеп утырдык һәм берзаман Җамал апа тиз генә торып басты да. урындыгын алып, шифоньер янына китереп куйды. Урындыкка менеп, кабалана-кабалана кулларын сузып эзләнә, актарына башлады. Күп тә үтмәде, кулына бер конверт тотып идәнгә сикереп тә төште.
Хәтерлисеңме. Локман, сугыш елында син безгә җибәргән хәрби врач Шиловыгызны? Менә бу хатны ул китерде безгә. Сине тиздән кайтачак, тапшырырсыз үзенә, диде
Шактый калын конверт иде ул. Кулыма алуга, кем кулы белән язылганын шундук таныдым Йөрәгем әллә нишләп китте. Ниндидер кайнар тойгы бөтен тәнемә йөгерде
Күптәнге булса да хаг минем өчен кадерле, зур рәхмәт, шул гомер буе. саклавыгызга,— дип. кәнәфигә барып утырдым да ачып укырга керештем. Үгкән яшьлек елларым исемә төшеп, беренче мәхәббәтем белән кабат очраштым хатны укыганда.
Аның сихри образы бүген дә бик еш күз алдыма килә Хатындагы сүзләрне дога укыгандай кабатлыйм. «Диңгезчем минем, нәрсә дип уйларга да белмим. Кайда югалдың? Өзгәләнеп, бик тә борчылам хәбәрең булмаганга. «Янар таулар җимерелеп, алар астында калсам да, барыбер кайтыр юллар табармын. Ышан, көт мине, бергә булырбыз» Бу бит синең сүзләрен Яу кырыннан күпләр кайтып беттеләр инде, ә син һаман кайтмыйсың. Моны ничек аңларга? Бик борчылам. Күпме егетләр арасыннан бары сине генә сайладым. Барыбер көтәм үзеңне. Әгәр дә күрешә алмый калсак, мин үлеп китсәм, бердәнбер гозерем бар сиңа: кайтып, минем каберемә, бер бәйләм роза чәчәкләрен баш очыма, кояшка каратып куярсың. Миңа шундый рәхәт булып китәр, гүремдә елмаеп алырмын Бу синең белән соңгы күрешү гамәле булыр Сау бул. хәбәрсез югалган минем беренче мәхәббәтем »
Берникадәр баргач. Юлбарс тавы дип аталган, шәһәрнең иң биек җиренә күтәрелгәнемне белдем Моннан бөтен Владивосток, каршыдагы җәелеп яткан Алтын Мөгез култыгы, ерак га. офык артында кайчандыр монда килгән елларымда сокландырган Рус утравы күренә Әнә бөек Петр бугазы. Анда икс крейсер рейд га тора. Алларның берсе һичшиксез мин сигез ел яшь гомеремне сагышларда, сугышларда үткәргәне булырга тиеш. Ә аннан соң гомерем коллыкта узды Күңелемдә диңгез давылы котыра, җанымда диңгез үкереп елый, канымда туган халкым үкси... Соңгы сулышымда кипкән иреннәремә су тидерергә килгәндәй, җанымны шигырь эзләп таба Гомерем озын булыр әле минем Җанымны бернигә дә сатмадым, беркемгә дә бирмәдем һәм бирмәм дә! Шигырь сүзләре ирнсмә куна Җыр җырлагандай Дәрдмәндны укыйм
Шаулый диңгез
Җил өрәдер
Җилкәнен киртән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөзәдер:
Юл бара ят ил карап. Чыкты җилләр. Купты дулкын
Ил корабын җил сөрә! Кайсы юллар.
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Анонс
Игътибар: Сез көткән романның дәвамы!
«Иртеш таңнары» романының беренче китабы сиксәненче елларда «Казан утлары» журналында басылып, 1988 елда аерым китап рәвешендә дөнья күргән иде. Укучылар әсәрне яратып, аңлап үз итеп укыдылар. Автор—Тубыл ягы Ялан авылы укытучысы Якуб ага Зәнкиев күп санлы хатлар алды, укучылардан хат-хәбәрләр әле дә өзелми. Себер татарлары тормышына, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә багышланган, сирәк очрый торган китапның алдагы язмышы, ниһаять, хәл ителде, автор романның икенче китабын язып тәмамлады.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә кешеләрнең язмышлары да һич көтелмәгән якларга кереп китә. Беренче китап Ватан сугышы башлану белән бетә иде. Сугыш кадәрле сугыш, дөньякүләм вакыйгаларны бер йодрыкка төйнәгән олы вакыйга роман геройларын төрле якка чәчә, тарата. Мөхәммәт Уразаевның сөекле хатыны Сания табибә, сугыш юлларын үткәндә фашистларга әсир төшеп, Бухенвальдта үзенең ачы язмышына юлыга. Мөхәммәт Уразаев үзе дә сугыш уртасына барып эләгә, каты яраланып. Ялан авылына кайтып төшә. Аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Кырык биш йортлы, таланган, өшәнгән, ир-аты калмаган Ялан авылына кышкы зәмһәрир суыклар башланган бер мәлдә калмыкларны «куып» китерәләр. һәр йортта карт-коры, бала-чага, ачлар, ялангачлар. Халкыбызның гүзәл сыйфатлары — бер-береңә ярдәмләшү, татулык, сабырлык, кече күңеллелек татарлар арасына сөрелгән калмыкларга да яшәп китәргә, исән калырга ярдәм итә.
Себернең карурманнарында Миша Сорокин «отрядына» тупланган качкыннар әле дә яшәп ята, аларга кайчандыр Урта Азия якларына чыгып югалган Канталыев ярдәм итә Бу банданы сагалау, тоту эпизодлары автор тарафыннан аерым бер осталык белән язылган.
Романда шактый гына яңа кешеләр дә бар. Аларның берсе, иң сөеклесе, кайчандыр Чиләбе ягыннан сөрелгән укымышлы мәзиннең нәбәрәсе укытучы Миңнурый... Күләме ягыннан әлләни зур булмаган романда автор шактый кызыклы язмышларны очраштырып, мавыктыргыч сюжет кора алган.
Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез тормышын төптән үк ачып бирә алган әдәби казанышларыбыз күп түгел! Себер татарлары арасыннан чыккан, дөньяның дүрт ягын да иңләгән, тынгысыз җанлы, җылы күңелле Якуб аганың үз халкына булган мәхәббәте эзсез үтмәгән, ул китаплар дөньясында лаек урын алырлык гүзәл әсәрен тәмамлаган! Афәрин, мөхтәрәм Якуб ага! Себер татарларының, милләтебезнең асыл бер улы икәнсез.
Романның икенче кисәге кайчан басылачагын сорап, редакциябезгә да байтак хатлар килгән иде. Без Татарстан Республикасы төбәкләренә генә түгел, Себер һәм Урал регионында яшәп ятучы милләттәшләребезгә дә мөрәҗәгать итәбез: әгәр журналга язылмый калган булсагыз, ашыгыгыз, гафил булып калмагыз, озакламый Якуб ага Зәнкиевнең гүзәл романы журнал битләре аша сезнең күңелләргә барып ирешәчәк!