КИЧЕРЕРЛӘР БЕЗНЕ, КИЧЕРЕРЛӘР...
(ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬЧГ ФӘРВАЗ МИҢНУЛЛИННЫҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА
ШТРИХЛАР) ___ ыксыз көзге көннәрнең берсендә Татарстан Язучылар берлегенең рәис ’ , ■
урынбасары Фәрваз Миннуллинны «ак йортнка. дөресрәге, өлкә комитетының партия
комиссиясе дип йөртелгән бүлегенә дәшеп алалар. Кулы белән буйый, теле белән сөртә
торган бу дәһшәтле оешмага беренче чакырылуы Ни өчен икәнен тәгаен белмәсә дә. күңеле
белән чамалый язучылардан берәр саксызы — Баттал, Батулла. Баянов кебек, фамилиясе «б»
хәрефенә башланган берәрсе матбагада уңышсыз шаярткандыр, мөгаен Хәтәр хәлләр каләм
әһелләрен мәкерле төлке төсле сагалап кына тора иде ул елларда Кылмаган гөнаһларыңны
сыларга да күп сорамыйлар иде торгынлык чорында
Ни өчен рәиснең үзен чакырмаганнар, диярсез инде сез. Хикмәт шунда. Язучылар берлеге
рәисе Гариф Ахунов СССР дип аталган илнең югары берлегенә икенче мәртәбә депутат булып
сайланган. Аны һич «эләктереп» булмый Шуңа да җаваплы келәмгә күпвакыг урынбасар эләгә.
Кесәсендә КПСС билеты йөрткән кешеләр өчен иң җайсыз бүлек хезмәткәре Валентина
Липатникова була. Хәл-әхвәл сорашуга, аңлашуга, танышуга вакытны әрәм итмичә, ул төрле
имзалар белән чуарланган бер бит кәгазьне өстәлгә сала Чыраенда тәкәббер тантана. Әйтерсең
лә. рейхстагка кызыл әләм кадаган!
Сез ял ан хатмы9 Сезнең имзамы?
Әйе Язучылар оешмасы үтенече Минем кул тамгасы аста. ди. үрелеп карап Фәрваз
Мнңнуллин
Сезнең мондый хат язарга, әлеге үтенеч белән мөрәҗәгать нтәргә хакыгыз юклыкны
уйладыгызмы? Законнарны белмисез икән шул
«Биш биреп алты аласым юк» дип фикер йөртә дә. язучыларны һәм үзенең имзасын аклау
юлына баса Мөхәммәдулла улы
Ни өчен әле хакыбыз булмасын, ди. Без мөстәкыйль иҗади оешма, язучыларга мөмкин
булган ярдәмне оештырырга тырышабыз Бу изге бурычыбыз — Дустыгыз өстеннән күп язалар. Ул хатларны укый-укый күзләремне бетердем.
— Эт өргәндә сандугач тик торыр, ди татар халкы. Аннан килеп, эте дә кешене өркетер
өчен генә өрми, үзе куркып та шаулый.
— Сез иптәшегез эшчәнлегендә бер гаеп тә күрмисезме?
— Суның кадере кое кипкәч беленә,—ди шул ук халык мәкале. Кемнең хаклыгы соңрак
күренер.
Бу очракта, барыбер, хокукларыгызны арттыргансыз. Сезне, коммунист буларак, жәзага
тартырга тулы нигез бар.
Начар атка кыңгырау такмыйлар. Фәрваз Миңнуллинның усал тәнкыйтьче, дәртле,
өлгергән ир-егет вакыты, эше дә гөрләп бара. Ни өчен дип әле ул ясалма чәчле, иреннәре кебек
үк калын пыялалы күзлекле, юан ханымнан үзен сүктереп, әрләттереп утырсын, ди?! Тузга
язмаганны. Өлгергән карбыз төсле шартлый Ахунов ярдәмчесе. Аксыл чырае тагын да агара,
чигә тамырлары ярсып тибәргә тотына.
Язучыларның эчке эшенә тыкшынырга сезнең хакыгыз бармы соң? Бездә һәрнәрсәне
идарә хәл итә. Алабугада яшәүче язучыга Зеленодол районыннан өч сутый җир биргәнбез икән,
монда киртәгә сыймаслык бернәрсә күрмим.
Олы маңгаендагы сырларны бер тирәгәрәк туплап, бар усаллыгын соргылт- күгелҗем
күзләренә төйнәп, нәтиҗә ясый.
— Сезнең оешманың башка, җитдирәк эшләре юкмыни, туннан бет эзләп утырасыз!
Комсомол, фирка оешмаларында шактый тәҗрибә тупласа да, үз каршысын- дагы адәми
затның гел дә салкын судан чыккан тавык төсле калтыранып утыруына күнеккән, ыржыктай
байтак ирләрнең умыртка баганасын сындырган ханым бер мәлгә югалып кала һәм ялгыш
җөмлә ычкындыра
Нинди оешмада утырганыгызны, кем белән сөйләшүегезне онытып җибәрәсез булыр,
иптәш Миннуллин.
— - Мине куркытырга уйлыйсызмы? Өлкә комитеты — безнең төп йорт, язучылар белән
турыдан-туры җитәкчелек итүче культура бүлегендә мин көн аралаш булам Ахыр чиктә мине
аның мөдире Мөдәррис Мусиннын гына чакыртып алырга хаккы бар. Сүздән ботка куертып
утырырга вакытым юк минем.
Ханым, аптырагач, чөйне икенче яктан кага.
Сез минем сорауларга җавап бирмичә. Алабугадагы иптәшегезне авыр хәлгә куясыз!
Ханымның тәкәбберлегенә елан агуы тамызып, ташының парын бераз чыгарган, сүз уңае
килгәндә, сүтеген ямап алган Фәрваз, урындыкка ипләбрәк утыра Янәсе, бер дәкыйка вакыты
булмаса да, ул, мәсьүл кеше буларак, әңгәмәне дәвам иттерергә риза Бу оешманың әле иблисне
авызлыкларлык куәтле дәвере икәнен онытмый. Артык шаярырга ярамый.
— Сезнең ярдәмегез аңа начарлык булып чыкты,—дип дәвам иттерә сүзне Липатникова
— Сез шулай уйлыйсызмы?
Әйе. иптәшкә Казан яныннан дача салырга җир биреп, зур хата эшләгәнсез. Безгә бу
хакта аның «дуслары» хәбәрне вакытында җиткерде
Сүз көрәштерү, мантыйк кануннарын эшкә җигү мәсләгендә тәнкыйтьченең яшерен, эчке
мөмкинлекләре турында хәбәрдар түгел иде шул парткомиссия әһеле. Фәрваз, килешле юан
бармакларын бөгә-бөгә санап китә.
— Бердән, танылган әдәбият галиме һәм язучы безгә үтенеч-гариза белән чыкты.
Язучының гозерен үтәү, ярдәм кулын сузу—безнең төп бурыч Икенчедән. җирне без аңа айдан
да. сез әйткән Казан яныннан да бирмәдек Үзебезнең республикадан. Зеленодол районыннан
өлеш чыгардык... Өченчедән, үзем булганым. күргәнем юк, ишетүемчә, җире кечкенә, ифрат
начар, тимер юлдан да, Иделдән дә ерак. Шундый начар участокны алган, үзләштергән өчен
без аңа рәхмәтле булырга тиешбез. Татар язучысы болай да саилче хәлендә. Дүртенчедән. аның
йорты төзелеп бетмәгән, яшәрлек түгел, диләр Бүлдермәгез, мин сезне игътибар белән
тыңладым. Бишенчедән, язучы халкы ял вакытында, җәй айларында иҗат эше белән кайда
шөгыльләнсен?! Язучылар йорты салып бирергә ярдәм итәр идегез, хет. Тыңлый белегез,
үзегез чакырдыгыз.
Ниһаять, Евтушенко, Вознесенскийларның Кырымда да дачалары бар. Бабасы татар булган
Бэлла Ахмадуллина Мәскәү янындагы Переделкинода берүзенә ничәмә гектар жир. урман
алган. Йомшак авызлы бозауларга берничә ананы имү ярый. Ә сез монда сусыз, уңдырышсыз
бер җирдә, мәхлук татар язучысына бирелгән Биктимер чикмәне чаклы жир өчен олыдан
кубып утырасыз. Белүемчә, иптәш иманасын түләде, ике шелтә алды шуның өчен, сезгә ни
кирәк тагын?!
Кемнәр белән чагыштырасыз! Алар бит дөньякүләм атаклы язучылар.
Аермасы юк. Барысы да СССР язучылары. Кемнең илгә файдасы күбрәктер әле. әйтүе
кыен Ярый, хушыгыз!
Тора да чыгып китә Фәрваз Миңнуллин. Липатникова шунда ук жалоба белән Мөдәррис
Мусин кырына йөгерә, әмма үз кабинетына кабат чакыртырга жөрьәт итми
Бүгенге ноктадан караганда сүз бик вак бер нәрсә — миңа Васильево яныннан бирелгән
жир кисәге хакында бара. Анын өчен мина фирка ике шелтә бирде'
Үз сәерлеге үзенә житкән торгынлык чоры иде бу һәр елны диярлек йөз миллион тонна
татар нефтен суырып алганга ияк йонын да селкетмәгән җирле фирка оешмасы бармак
астыннан кер эзләүдән, иске туннан бет чүпләүдән тәм таба, дөресрәге, халыкны ана теле,
милләте юкка чыгу кебек афәтләр ту рында уйланудан читкә алып китү юлларын эзли иде
Узган эшкә салават дигәндәй, әлеге вакыйганы да мин Фәрваз Миннуллин холкының бер
үзенчәлеген ассызыклау максаты белән генә китердем. Бу сыйфат — авыр сәяси бүрәнә белән
ярга китереп кысылган язучы халкына азмы- күпме жинеллек эшләргә тырышу, ин явыз оешма
якадан алганда да. бәйсезлекне югалтмаска омтылу, үз иманыңа тугры калу.
Әйе. ул һәр адымында жаны-тәне белән язучы халкын яклады, анын көнкүрешен азмы-
күпме жиңеләйтеп булмасмы дип җанын фида кылырдай көрәште Чөнки каләм иясендә Фәрваз
Миңнуллин халык намусын, анын тарихын һәм киләчәген күрә.
Аның бөтен тормыш юлында һәм әдәби, әхлакый эзләнүләрендә максатлылык ачык
ярылып ята Арчадан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Ишнарат авылында укыт анда, бигрәк тә
Арча педагогия училищесында белем эстәгәндә, ул киләчәген татар әдәбияты белән бәйләргә
дигән ныклы карарга килә Ә бит сугышка чаклы һәм. аннан кайткач та колхоз рәисе булып
эшләгән әтисе Мөхәммәдулла юлыннан китеп, үзен хужалык. партия, сәвит эшләрендә дә
күрсәтә алган булыр иде ул Юк шул. күңеле башка юлга тарта
Фәрваз Миңнуллин шул иманына, эчке чакыруына хәйран тугры калып, кырык ел
дәвамында тәүге мәхәббәте өчен рухи ясак түләвен дәвам итә
Университетта уку чорында ук фәнни-әдәби түгәрәкнең танылган җитәкчесе, старостасы
була ул Шул чорда ук эзлеклелеге. сүз сәнгатен үзенчә анлавы. өстән төшерелгән әзер
өлгеләрне, трафаретларны кабул итмәве белән аерылып тора Гыйлем юлын сайлау өчен бөтен
мөмкинлекләре бар иде аның.
Шуңа да татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип Госманнын аны аспирантурага чакырып
алуын табигый, хак гамәл дип кабул иттек без шул дәвер студентлары Бу профессорның татар
бүлеген калтыратып тоткан, данлыклы һәм үз шөһрәтенең иң түбәсенә менгән вакыты иде
Әмма холкы-фигыле белән үзенчәлекле кеше булып чыкты Хатип Госман Гомерен шигырь
өйрәнүгә багышлаган. хискә тиз бирелүчән бу шәхеснең эчендә кем утыруын күпләр белмәде.
Дөресрәге, бу галим кул астына килеп кергән яшь галимнәрне ничек тә үзенчә, үзе теләгәнчә
калыпларга ярата иде Килешмәдеме, андыйлар белән араны өзә Башын «имән бүкәнжгә куйг
ан Фәрваз язмышы да кагыйдәдән чыгарма булмады.
Сүзнең матурлыгы, яңгырашы, әдәбиятның үз эчке хасияте белән сокланып яшәгән
аспирантны профессор марксизм-ленинизм кочагына өстери, партияле әдәбиятны өйрәнүгә
көчли Узаманнар заманасы булмаса да. Казан арты егете бирешми, үҗәтләнә, җитәкчесе белән
арасын, алыш-бирешен кискен өзеп, язылып беткән диссертациясен ташлап, гамәли эшкә чума.
Дус-ишнен күпме үгетләвенә, нәсихөтенә карамастан, бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтмый
Фәрваз Шик юк. тырышса, аңардан җитди фән әһеле, ипле генә әдәбият укытучысы да чыгар
иде Чалбар төбен кызганмаса. иң кимендә урга кул прозаиклар рәтендә дә мөхтәрәм урынны
алыр иде
Виктор Шкловский «Яхшы тәнкыйтьче кеше укырдай роман яза ала», дигән Ә Фәрвазга
исә Ходай тәгалә язучы өчен иң кирәкле сыйфатны кушучлап биргән. Ул татар телен бик нечкә
тоя. аңлый, анын иң гирән хасиятенә ү теп керә ала. аның тәмен, ләззәтен тулы сиземли Бу
илаһи байлыкны сагып алып га. гыйльми һәм гамәли дәреслекләр ятлап та үзләштереп булмый.
Каләм иясе өчен беренче шарт булган бу сыйфат җыр һәм бию сәләте кебек үк. табигать бүләге
Фәрваз Минну г.гннны әдәби тәнкыйть юлына алып чыккан хәзинәсе дә әнә шул иде «Казан
углары»нда бүлек мөдире. Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Татарстан китап
нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире, шул ук оешмамын баш мөхәррире кебек әдәбият
язмышына бәйле хезмәтләре ана эчке табигатен камилләштерүгә мөмкинлек бирә. Әйе. тел.
сүз анын өчен могҗиза, халыкнын
төп байлыгы, серле хәзинәсе Шул ышаныч Джек Лондонның «Мартин Иден», Герберт
Уэллсның «Күренмәс кеше» кебек ул тәржемә иткән әсәрләрдә. Ибраһим Гази. Әмирхан
Еники. Мирсәй Әмир, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләжев, Рафаил Төхфәтуллин, Нурихан
Фәттах кебек сүз осталары иҗатына багышланган хезмәтләрендә җете чагыла. Тәэсирле һәм
бер үк вакытта җыйнак тел тәнкыйтьчегә дә ярап куя икән, дип уйлыйсың. Аның мәкаләләре
әдәби әсәр кебек җиңел, бер тын белән укыла. Ул корама, ясалма җөмләләр белән язылган
әсәрләрне әйләнеп үтәргә тырыша. 1960 елда дөнья күргән «Нәби Дәүли» исемле тәүге
чыгышында ук аның зәвыгы төсмерләнә. Язучыга биргән бәясендә дә ул матурлыкны юлдашы,
маягы итеп ала, рухи балкышка-тел бизәкләренә ифрат игътибарлы Әмирхан Еники иҗатына
мөнәсәбәте аеруча җылы Аның турында язганда холкы үзгәреп, яңарып, пакьләнеп китә төсле
тәнкыйтьченең. Сугышны үзәккә алган әсәрләрендә дә «Әмирхан Еники күбрәк хисләр
киеренкелегенә, рухи һәм психологик халәткә игътибар юнәлтә»,—дип яза ул.
Әсәрләрнең тәэсир көчен тәнкыйтьче шигъри ялкын, табигый сизгерлек белән ачып бирә:
«Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре гүяки алар каләмне язу карасына түгел,
ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә,
сине сафландыра һәм пакьләндерә тор! ан, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм
канатландыра торган рухи көч тә бар...»
Мавыктыргыч вакыйгалы, чытырман сюжетлы, холыклар кискен чәкәләшкән әсәрләргә бәя
биргәндә дә ул, беренче чиратта, язучының тел байлыгына, эс- лүбенең җырлап, җөе җөйгә
ятышып торуына игътибар бирә.
Моннан килеп, тәнкыйтьче инде әдәбиятта тәгаен үз урынын тапкан, мөхтәрәм һәм абруйлы
язучылар чапанына гына ябышып йөри икән, бәхәсле, катлаулы әсәрләрне әйләнеп үтә икән,
ифрат хәйләкәр абзый икән, дигән фикер калырга тиеш түгел. Үзенең «Үр артында үрләр бар»,
«Хикәя һәм хикәячеләр». «Реаль хәлләргә күз салыйк» кебек мәкаләләрендә әдәбиятчы шактый
катлаулы, четерекле мәсьәләләрне үзәккә ала. мисалларга таянып, гомумтеоретик фикерләр
калкыта, татар прозасының үсеш юлларын, ачышларын һәм күләгә төшкән аланнарын барлый
Аның «Романга ни булды?» исемле чыгышында М. Хәбибуллин, Җ. Рәхимов романнарына
биргән кискен бәясе бүген дә заманча яңгырый, производство, колхоз-совхоз тәртәсеннән
авырлык белән чыга килгән прозаның катлаулы халәтен аңларга булыша. Ләкин биредә дә Ф
Миңнуллин гадел шәхес булып кала алган. Ул әлеге язучыларга бәһасен, томанга төрмичә,
ачык һәм төгәл итеп ярып сала, ярымтөсләргә урын калдырмый.
Татар телен бөтен камиллеге белән үзләштерүне таләп итә ул каләмдәшләреннән.
«Язучыларның унынчы һәм унберенче съездлары арасында безгә 17 роман басылган,— ди ул
«Кичермәсләр безне, кичермәсләр» мәкаләсендә.— Кода-кодагыйлыкны оныта төшеп,
таләпчәнлекне аз гына арттырганда, аларның санын җиңел генә Юга җиткереп булыр иде.
Чиле-пешле 10 роман басылмый калганнан, билгеле, татар прозасы берни дә югалтмас иде».
Язучылар союзын төрле юллар белән графоманнар басып китүенә гарьләнеп, әрнеп, ул
шундый сораулар куя: «Ходаем, кая барабыз? Әйтегез әле. кемгә кирәк бу?».
Җаны әдәбияг белән яшәгән кеше генә шулай сыкрана ала. Табигый тыйнак лыгы анын усал
тәнкыйтьче булуына зарар китерми. Сорылык, халтура белән очрашканда ул янына дошман
килгән керпе кебек энәләрен тырпайта
Әйтик, үзенең Г Әпсәләмов иҗатына битараф булуын яшерми («Безнең прозада сугыш
темасы»), Әдипнең ясалма романтик, кабарынкы рухлы романнары тәнкыйтьченең күңел
кыңгырауларын хәрәкәткә китерә һәм хисси дөньясын баета алмый. Ә бу — Г. Әпсәләмов
романнарын бөтен ил ябырылып укыган чор иде.
Тәнкыйтьче сугышны яшәеш ваклыклары, нечкә психологик күзәтүләр аша тасвир кылу
юлына баскан Хисам Камалов әсәрләрен яклап чыга, бу төр прозаның киләчәген шунда күрә.
Сугышны бизәмичә, фаҗигале авырлыгы, көндәлек мәшәкатьләре белән күрсәткән өчен
Виктор Некрасов заманында («В окопах Сталинграда») илдән сөрелде. Дөньяны танып-белү.
сурәтле күзаллау алымнары, психологизмы белән урыс язучысына якын юлдан атлаган, артык
җылауда, әрнүдә, балавыз сыгуда гаеп- ләнгән-Хисам Камалов эзләнүләренә дөрес бәяне Ф
Миңнуллин бирде
X. Камаловнын төп үзенчәлеге «Бик тә гадиләштереп һәм гомумиләштереп әйткәндә, аны
сугыш турында дөресен язу. сугышның кырыслыгын һәм рәхимсез-
леген күрсәтү, кырыс буяулар белән язылган хакыйкать дип атарга булыр иде» Хәлбуки,
тәнкыйтьче X. Камалов теленең шактый катлаулы булуын, урыны- вакыт ы белән тәрҗемәгә
охшап китүен искәртүне дә кирәк саный
Тарих сугыш темасына иҗат иткән язучыларны үз киштәләренә утыртып чык I ы Шул ук
вакытта Ф Миңнуллин көн кадагына суккан, вакыйга сөйләү, каһарманнарны маңгайга-мангай
терәп, күз яше чыгару юлына баскан яисә башкача булдыра алмаган язучыларга да әдәбият
ишеген шап итеп ябып куймый. Тик алар сүз осталары — затлы язучылар, сүз рәссамнары
рәтенә дәгъва гына итмәсеннәр, түрдән урын дауламасыннар
Тәнкыйтьченең игътибар үзәгендә хәзерге әдәбият булса да. ул мирасны да читләтеп үтми.
Бу яктан аның Галимжан Ибраһимов ижатына бәясе үзенчәлекле, гыйбрәтле.
Әдипне тоташ мактап, олуг революционер, большевик, күренекле җәмәгать эшлеклесе.
һәрьяктан үрнәк-өлге шәхес итеп күкләргә чөеп йөргән чорда Ф Миңнуллин аңа карага шактый
четерекле башкорт сүзе — «узаман»ны куллана.
һәр өлкәдә алда, беренче, узаман булырга омтылуы Г Ибраһимовның иң төп
сыйфатларыннан, ди тәнкыйтьче Ләкин замана, «власть өчен көрәш узаманнарны да аяп
тормаган. Аларны бигрәк тә аяп тормаган төсле Кайчакларда Галимжан Ибраһимов күз алдына
революция солдаты булып түгел, ә бәлки аның корбаны булып килеп баса Хәзер без аларнын
барысын да уптым-илаһн шәхес культы корбаннары дип йөртәбез. Хәлбуки, термин төгәл
түгел...»
Г Ибраһимовның ижатын һәм шәхесен яцача бәяләргә омтылыш бүген бәхәс уятмый Ә
тәнкыйтьче әзер калыплардан, коры социологик бәяләрдән арынырга омтылышны инде күптән
ясады.
Тәнкыйтьченең ижат юнәлешен әдәбиятта матурлык, ләззәт эзләүгә, нечкә зәвыкка,
халтураны, сорылыкны, уртачалыкны кабул итмәүгә генә кайтарып калдырсак, бу ифрат
берьяклы булыр иде Ул «әдәбият тормыш агышына тәэсир итәрлек, аны уңай якка үзгәртерлек
олы иҗтимагый көч» дигән ышанычта яши, шуңар да язучының дөньяга карашын, позициясен
ачуга әһәмият бирә Мисал рәвешендә аның вакыт ягыннан иң соңгы мәкаләләреннән «Балта
явызлар кулында» язмасына тукталасы килә. Тәнкыйтьче Аяз Гыйләжев ижатына шактый
төпле, нигезле һәм әтрафлы бәяне берничә биткә сыйдыра алган Сүз күренекле прозаик,
үзенчәлекле драматург, үткен каләмле тәнкыйтьче, очеркист, кыскасы, шактый күләмле әдәби
әсәрләр тудырган шәхес турында бара. Тәнкыйтьче А. Гыйләжев иҗатының буеннан-буена
сузылган үзәк сәяси юнәлешне эзли «Коммунистик диктатура һәм шәхес, социализм һ әм
гаделлек кебек мәсьәләләр А Гыйләжев иҗатында төп урынны алды Шул чордагы норматив
әдәбият иске тормыш күренеше, капитализм калдыгы дип раслап килгән г арип күренешләрнең
(икейөзлелек, әхлаксызлык, имансызлык, эчкечелек, караклык һ б. һ. б.) байтагын ул совет
чынбарлыгы үзе тудырды, алар социализмның үз җимеше, дип барды Шуның белән партия
алга сөргән лозунгларның дөреслеген, без табынган идеалларның изгелеген шик астына алды
Утны капитализм өстеннән социализм өс генә күчерде. Безнең әдәбиятка Аяз Гыйләжев алып
килгән иң зур яңалык шул иде»
Биредә язучының төп иҗат казанышы, тормыш маддәсс ачык ярылып ята яратып
тасвирлаган кыйбласын да тәнкыйтьче берничә җөмлә белән ярып сала «А Гыйләжев үз
иҗатында Галимжан һәм Хәбибрахман карт. Шәмсегаян һәм Бибинур карчык кебек саф
күңелле, намуслы, тырыш, уңган хезмәт кешеләренә күп урып бирә Шулай да аның аеруча
яратып, үз итеп һәм җан җылысын салып тудырган геройлары яшьләр. Алар арасындагы
мәхәббәт хисләрен тасвирлаган төшләр аның әсәрләрендәге ян матур урыннардан санала»
Мәкаләне тулысы белән үзегез укырсыз Әмма шул икс өзектән дә үзенең фәлсәфи дөньясы,
сәяси-игьтисадый хәлләргә бәясе, уңай һәм тискәре каһарманнары. илаһи мәхәббәтләре белән,
сокландыргыч вакыйга-хәллор аша ачылган җанлы кешеләр килеп баса. Кемнәрдер шул
кечтеки мәкаләдәге фикерләрне киңәйтеп, җәеп, тирәнәйтеп, А. Гыйләжев иҗаты турында
китаплар, диссертацияләр язар әле.
Еш кына Ф Миңнуллин үз мәкаләләренең исемендә үк язучының бер үзенчәлеген калкытып
куя Әмирхан Еники ижатына багышланган мәкаләне «Затлылык» дип атый икән, тәнкыйтьче
матурлык кануннарына юл ала. әсәрләрне нәкъ менә шул ноктадан килеп тикшерә
«Яшьлекне сагыну» гыйбарәсе Мөхәммәт Мәһдиевнең ижатына янача күз салырга юл ача
Чыннан да. аның бөтен язганнары диярлек яшьлеген җырлауга.
малай, үсмер, егет чаклары үткән 30—50 еллар татар авылы тормышын, татар рухын, моның
нәзакәтен, фикерләү рәвешен аңлауга багышланган икән. Кызганыч. әмма яшьлеккә хәтер
канатында гына кайтып була шул.
Әхсән Баяновның шагыйрьлеге аның прозасын «кыерсытып», рәнҗетеп килде. Язучының
чәчмә әсәрләрен җентекле, тәфсилле өйрәнгән, прозасына анык бәя биргән кеше Ф.
Миңнуллин булды. Ул Ә Баяновны прозаик буларак ачты
Татар тарихи романына яңа рух, җан өргән Нурихан Фәттах иҗатына «Үткәннәрдән
гыйбрәт ал» дигән билгеләмә дә бик муафыйкъ, килешеп тора
Дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булса да (тәрҗемә өчен инглиз-америка әдәбиятын алуны
искәртик) Фәрваз Миңнуллин өчен татар сүз сәнгате бөекләр арасында тигез хокуклы.
Кайберәүләр төсле ул «кыргызның Чыңгыз Айтматовы. Башкортстанның гел абруйда
йөртелгән Мостай Кәриме. Дагыстанның йөзек кашы Рәсүл Гамзатовы бар, без хәзерге
әдәбиятка кемне бирдек, ни өчен безләрне танымыйлар, санга сукмыйлар?» — дип лаф ормый,
вакланмый, урыс әдәбияты казанышларына мөкиббән китеп, татар язучыларын кимсетү,
түбәнәйтү юлына төшми һәр милли әдәбиятның үз казанышы булу өстенә, язучыларга ранглар
биргәндә, бүләкләр таратканда олы сәясәтнең катнашы барлыгын да аңлый һәм аңлатырга
тырыша.
Шул ук вакытта ул, кайбер талымсыз тәнкыйтьчеләр кебек, теләсә кем турында язмаган, ә
үз рухын биләгән, эчке дөньясын тетрәткән әсәрләрне генә тикшерү, өйрәнү үзәгенә ал> ан. Аз
язуы, сан һәм күләм кумавы — бәлки аның нәзбереклеге, сайлануы, әсәрләрне җиз иләк аша
уздырып бәяләве белән аңлатыла торгандыр. Бәлки бу сүзнең кадерен белеп, иң кирәген,
күңелдә, йөрәктә җәрәхәт. шатлык калдырганнары турында әйтми калу мөмкин булмаганда
гына каләмгә тотыну галәмәтедер? Тәнкыйтьне җитди иҗади шөгыль дип караудандыр бәлки...
Кистереп әйтүе кыен. Сибгат Хәким әйтмешли, белгәннәр тик тора. Шунысы хак: ул үзенә
тынгы бирмичә эзләнә. Гомере буена яхшы әсәр һәм үз бәхетен эзли.
Гадәти кануннарга буйсынып һәм шома, «шыпырт» кына яши белмәве аңа тормышында
мәшәкатьләрне аз тудырмады. Матавыкны гүя ул үзе эзли. Дәрәҗәлерәк эшкә күчтеме, аның
бераз эреләнеп, иркәләнеп, мендәр өстенә аягын бөкләп утырып аласын көт тә тор. Теләсә кем
алдыңда түгел, иң якын дуслары, туганнары белән мөнәсәбәттә булыр бу хәл. Анысы да, бәлки,
рыясызлыктан. һәрнәрсәне чынга кабул итүдән килә торгандыр. Каен тузы тиз яна бит Фәрваз
да тиз арада җиргә төшеп, үз гадәти халәтенә кайта һәм үзенең «Малайлар, бу дөньяда без бер
генә тапкыр, әлегәчә начар яшәмәдек, киләчәктә дә шулай булсын»,— дигән атаклы җөмләсен
кабатлый.
Күбебездән аермалы буларак, аңа көнләшү хисе, кемнеңдер уңышына, байлыгына,
табышына яки сөяркәсенә кызыгу дигән нәрсә хас түгел. Менә шул асыл сыйфаты белән ул
мәгънәсезлек, мокытлык, хөсетлек чорында да үзен саклап кала алды. Җилгә карап бөгелмәде,
сыгылмады, тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин булып кала алды.
Дуслары күп булса да, сәлам бирмичә әйләнеп үтә торган дошманнары юктыр аның
Әлбәттә, үпкәләп йөрүчеләре булыр, ансыз дөнья сансыз. Күрәсең, бу аның киң холыклы
булуыннан һәм ихласлыгыннан килә торгандыр.
Язучыларның 1989 елгы корылтаенда ясаган нотыгын ул шагыйрь сүзләре белән
«Кичермәсләр безне, кичермәсләр» дип атаган иде. Берәүне дә кызганып тормыйча, шулай хак
сүзне ярып әйтте ул. Ә Фәрваз Миңнуллинның үзенә карата «Кичерерләр безне, кичерерләр»
дип үзгәртәсе килә бу җөмләне Шулай дөресрәк булыр.