Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ЯСӘВИНЕҢ МИРАСЫ

Әхмәт Ясәви һәм анын ижаты белән кызыксынуым күптәннән килә Хикмәтләре белән
беренче тапкыр танышкач та исем китте: мин бо- ларны беләм түгелме сон' Күңелемнең
кайсыдыр төпкелендә аларнын нуры бардыр төсле иде Таныш, бик тә таныш иделәр миңа ул
хикмәтләр. Әмма кайдан, кайчаннан бирле1’ Борынгы китаплар укыганда, колагымны куеп
тынлап торырлык әби-бабаларым да булмады, күрше-күлән арасында да андый кеше юк иде.
Безнен очта - яшь гаиләләр башында күренгән өлкәнрәкләр дә «советский»лар Авылыбыз да
әллә ни зур түгел Сарман төбәгендә Дүсем дип атала. Мәгънәсен һичкем төшенми Үсә-үсә генә
белдем: «Дусмөхәммәт» дигән сүздән кыскартылган икән. Әлмәт кебек Ул да бит
Әлмөхәммәттән алынган. Авылда бер кыйсса йөри имеш, борын заманда өч туган безнен
якларга ислам динен китергәннәр, әүлияләрдән булганнар Авылга каршы тауга күмелгәннәр
алар Шуларның берсе -Дусмөхәммәт, икенчесе—Әлмөхәммәт икән. Соңыннан бу сүзләрнең
«Тәварихы Болгария» китабында да язылганлыгын белдем. Әүлияләрнең чишмәләре дә
булган, әмма ул жиргә киткән, ташлары булып, алар да югалганнар Кем белә, бәлки Әхмәт
Ясәви әүлияләре булганнардыр алар. Дусмөхәммәт белән Әлмөхәммәт (Әхмәт)?
Бер сөйләшүдә авыл картларына Әхмәт Ясәвн хикмәтләрен китаптан укып күрсәттем, ни-
нәрсә икәнлеген әйтмәдем Аларнын сак колаклары үрә торды Күзләре яшьләнде. Чөнки таныш
әйберләре иде Нигә дип таныш булмасын ди. аларның ата-бабалары яттан укыган хикмәтләр
бит алар Соңрак бу авылдан кемнәр генә капчык-капчык китап алып китмәгән? Әмма ул
нөсхәләрнең яң- гырашы-авазы күңелләрендә калган
Әхмәт Ясәвинең ин бөек хикмәте дә шунда дип беләм мин гасырлар аша килеп тә, аның
ижаты үз көчен, үз әһәмиятен, үз киләчәген, үз кадерен югалтмаган. Нөсхәләре югалса да. хисе-
моңы халыкның күңелендә калган һәм буыннан буыша күчеп бара. Китапны кулына алып укый
башлаган һәркем моның шулай булуына инаныр.
Әхмәт Ясәви ижатын өйрәнүчеләр, беравыздан диярлек, анын хикмәтләрен реакцион
юнәлештә дип билгелиләр, чөнки ул Ахирәт көне белән яшәргә чакыра, чөнки ул «үлемгә» таба
дәшә, чөнки ул бу фани дөньяны ташларга куша, байлыклардан, рәхәтлекләрдән йөз чөерүне
өстен күрә, ул диндар Әйе. өстән- өстән генә тикшергәндә, бәлки бу шулайдыр, әмма аның
фәлсәфәсенең асылына төшеп карасаң, бүтән нәтиҗәләргә киләсең һәм кайбер галим-
голәмәнсн никадәр ялгышканлыкларын күрәсең. Социаль-дарвннизм теориясе буенча <>кешс
кешегә дошман, яшәү өчен көрәш бара һәм кем кемне» дигән максаттан чыгып, хайвани- яг вә
вәхшилек кануннары белән яши кешелек Дарвин үзенчә моны дәлилләп кенә чыккан, әмма бу
караш дөньяның үзе кебек үк иске Бу караш яшәешнең асылы булып торыр иде дә. әгәр дә адәм
балаларында намус, вөҗдан, рух кебек хәзинәләр булмаса Димәк, рухи дөнья үсеш ягыннан
артка кала башлый икән ул вакытта хайваният вә вәхшилек кануннары өстен чыга һәм
кешелекне харап итәчәк Ә рухи дөньяның кадере артса, һәлакәт артк а чигенәчәк уфичылыкның һәм бөек Суфи Әхмәт Ясәвинең төп фәлсәфәсе менә шуңа нигезләнгән, ул —
һәлакәттән котылу һәм кешелекне коткарып калу тәгълиматы, ул ислам диненең тирәнлеген
аңлауда олуг бер баскычка күтәрелү Аннары кешелекне саклап калуга һәм аның үсеше өчен
хезмәт итәргә юнәлдерелгән иҗат һич тә реакцион була алмый. Юк. Ясәви үзе Дарвин
дәверендә яшәмәгән, әмма хайваният вә вәхшилек кануннарының Җир йөзендә хөкем сөрүен
күрми калмаган Чөнки дәүләтара сугышлар, мал өчен тарткалашулар, үтереш вә суешлар ул
вакытларда мәрхәмәтсезрәк вә аяусызрак булганнар. Күңел күзе ачык кеше аны күреп торган
һәм бу һәлакәттән котылу юлын эзләгән, эзләгән һәм тапкан; ул - таянычсыз вә мәгънәсез
дөньядан баш тарту, Ахирәт кеше белән яшәү. Аллаһе Тәгаләгә коллык итү, ягъни ялтыравык
тышкы дөньялыктан рухият дөньясына күчү, бәхет-сәгадәтне шунда табу!
Әхмәт Ясәви үзенең дини-суфичылык карашларын «Фәкыйрьнамә. яки Беренче
дәфтәр»ендә бәян итеп бирә һәм шәригать таләпләрен төгәл үтәми торып, дин юлына,
мөселманлыкка керү мөмкин түгеллеген аңлата. Дин юлына керү һәм гомерең буе шул юлдан
тайпылышсыз хәрәкәт итү, яшәү белән генә Аллаһе Тәгаләнең мәгърифәтенә төшенергә
мөмкин. Ә бу исә Җир йөзендәге күренгән һәм күренмәгән барлык серләрне аңлауга, ягъни
хакыйкатькә китерә Шул вакытта гына дин иясе мөселман чын мәгънәсендә диндар, кирамәт
иясенә әверелә һәм Аллаһе Тәгаләгә якынлаша.
Суфичылык карашы буенча, Аллаһе Тәгаләгә ирешү ул —дөньядан ваз кичү, байлыктан,
гаиләдән, һәртөрле теләкләрдән баш тарту, үлгәнгә кадәр үлү белән олуглык вә бөеклек табу.
Суфичылыкның ин югары баскычы- «фәна филлаһ», ягъни үлем белән Хак Тәгаләгә ирешү.
Әмма бу үлем төшенчәсен физик һәлакәт белән турыдан-туры янәшә куеп карарга ярамый,
һәркем үлә. Падишаһ та, фәкыйрь дә, әүлия дә, пәйгамбәр дә, денсез дә. динле дә һ б Бер г енә
бәндә дә үлемнән котыла алмый. Әмма ничек итеп үләсең соң? Кяфер хәлендәме, әллә инде
чын мәгънәсендәге Аллаһе Тәгалә колы дәрәҗәсендәме'’ Берәүләрнең үлеме тәмугка китерә,
икенчеләрнеке исә — җәннәткә. Җәннәтле булу, шуның өчен бар көчне, акылны, хыялны һ б
сарыф итеп һәркемнең тырышырга хакы бар. Суфичылык исә шушы мөмкинлекнең иң нечкә
вә катлаулы юлларын өйрәнгән һәм шуның өчен көрәшкән.
«Фәна филлаһ» мәсьәләсен аңлатканда, иң беренче, Мөхәммәт пәйгамбәрнең мигьраҗын
искә төшерергә кирәк. Бу мигъраж вакытында Мөхәммәт галәйһис- сәлам җиде кат күкләргә,
җиде кат тәмугка, Аллаһе Тәгалә хозурына сәяхәт кыла. Бу вакытта ул әле Мәккәдә яши (622
ел). Шушы мигъражыннан соң мөселманнарга үткәннән һәм киләчәктән, күкләрдән,
җирләрдән, галәмнән төрле-төрле серләр ачыла «Фәна филлаһ» та нәкъ менә шундый
«мигъраж»дан дип исәпләргә кирәк Әмма бу гына мәсьәләнең барлык якларын да ачыклап
бетерә алмый Моның өчен суфичылык тарихына бераз сәяхәт итеп алырга кирәк
Беренче суфилар, оешма буларак. 815 елларда (һиҗри белән 200 елларда) Мисырда
барлыкка килә. Билгеле булганча, Мисыр — Йосыф пәйгамбәрнең яшәгән җире. Муса
пәйгамбәр шушында туган, башка пәйгамбәрләр дә монда булып киткәннәр. Нил елгасының
түбәнге агымы — тәрсә-жәһүд, ягъни христианнарның һәм бигрәк тә монахларның бишеге
булган. Ислам дине бу төбәкләрдә җиңүгә ирешкәч, күп кенә монахлар, христианнар диннәрен
алмаштырган һәм мөселман булып киткәннәр. Суфичылык исә нәкъ менә шушы җирлектә
яхшы үсеш алган да. Беренчедән, шәригатьне төгәл белү һәм аны мөкәммәл рәвештә үтәр һәм
үтәтер өчен суфичылык идеологиясе көчле этәргеч ясаган, иманга килгән бәндәләргә ислам
кануннарын күңелләрендә ныгыту өчен терәк рәвешендә калкан булып күтәрелгән. Әмма чын
мәгънәсендәге беренче суфилар Мисыр казые Ибен Әл-Мөнкадир (вафаты 827—829 еллар)
яклавы астында булган Габдеррахман Суфи вакытында ныклы җирлеккә баса башлыйлар
Үзләренең оешмаларын суфиййа дип атыйлар. Габдеррахман Суфи аларның идеологына
әверелеп, шәехләре дәрәҗәсен ала, аңа иярүчеләр мөридләр булып китәләр һәм. хаҗ сәфәренең
бер үзенчәлеге буларак, Мисыр иленә, ягъни суфилар оясына баруны алар кертәләр һәм
үзләрен чын мәгънәдә Хак Тәгалә коллары итеп күрсәтәләр. Җир йөзендә кылынган барлык
гөнаһлары өчен тәүбә итү. үз-үзләрен физик җәзага тарту, кыйнау, җәберләү аша рухи
чисталыкка һәм Аллаһе Тәгаләнең ярлыкавына өмет итәргә мөмкинлек юлын да шушы
суфилар ачыклыйлар. Мисыр хима- ячысы, алхимик Зөн-Нун (859 елда вафат) суфичыларның
идеологиясенә бик зур этәргеч ясый. Моннан соң суфичылыкның чәчәк аткан урыны Багдад
тирәсенә күчә. Бу яклардан дистәләгән олуг шәехләрне атап үтәргә мөмкин Бигрәк тә Әс-Сари
Әс-Сакатины күрсәтеп үтмичә мөмкин түгел. Беренче буларак, ул
Тәүхид. Хакаикъ, Мәкамәт. Әхваль гыйлемнәрен бәян итеп чыга. Тәүхид гыйлеме Аллаһс
Тәгаләнең Берлеген вә Барлыгын тану аша. анын белән генә яшәү рәвешен, ягъни Хак Тәгалә
әмере белән генә Ахирәткә фикер куеп яшәү рәвешен бәян итә Ул гына да түгел, бер Аллалык
гыйлемен фәлсәфи аңлау юлын ачыклап бирә. Хакаикъ гыйлеме исә диннең яшерен һәм
күпләргә аңлаешсыз булган серләрен төшенергә өйрәтә. Хакаикъ — күренүче вә күренмәүче
барлык серләрнең фәлсәфи нигезен аңлатуга багышланган фән өлкәсе Мәкамәт — Ал- лаһе
Тәгаләгә камил рәвештә ирешү һәм лаеклы булу баскычларына багышлан* ган фән. Әхваль
гыйлеме исә «Гыйльме халь». ягъни мөселманлылыкныи биналарын төгәл өйрәтә торган өлкә
Бу рәвештә системага салу суфичылар өчен шактый файдалы булып чыга һәм диндарлыкка
ирешү өчен туры юллар ачыкланылып күрсәтелү аркасында суфичылык ислам илләрендә
тагын да кин җәелеш таба.
Суфичылыкта тышкы яктан үз-үзеңне тоту белән бергә эчке сафлык та аеруча зур
әһәмияткә ия булган Беренче буларак. Мөхәммәт ибне Ибраһим Әбу-Хәмзә Әс-Садафи (882
елда вафат) тарикатьтә үзара дуслык, фикер сафлыгы, теләкләр берлеге. Аллаһе Тәгаләгә
мәхәббәт һәм Ахирәт тормышы белән сагышлану хакында ачык төшенчәләрне эшли һәм
аларнын үзенчәлекләрен, чикләрен һәм әһәмиятләрен билгели. Шушы вакыттан әдәбиятка да
мәхәббәтнең ишарәте буларак, «мәсг булу», ягъни «исерек булу», төгәлрәк һәм ачыграк
әйткәндә: «Аллаһе Тәгаләгә мәхәббәттән исерү» символикасы килеп керә. Әгәр дә суфи
шагыйрь. Әхмәт Ясәви төсле, Хак Тәгаләгә мәхәббәт савытыннан мәй-шәраб эчеп исердем,
дип белдерә икән, бу әле чын мәгънәсендә шәраб-аракы эчеп исердем дигән сүз түгел, бәлки
чын мәхәббәтемдә шәраб эчеп исергән төсле исердем, дигән сүз. Әмма монда Аллаһе Тәгаләгә
мәхәббәтнең дәрәжәсе дә аңлаешлы итеп белдерелгән
Суфичылыкта озак еллар буена «Фәна филлаһ» төшенчәсе фанатизм мәгънәсендә
кулланылып киленә Аның серен беренче булып Зөн-Нуннын мөриде Әбу-Сәгыйть Әл-Харраз
(890 елда вафат) ачыклый, үз-үзеңне «бегерү» идеясенең тирәнрәк мәгънәгә ия булуын күгәреп
чыга һәм «фәна филлаһ» ул Аллаһе Тәгалә эчендә эрү икәнлеген төшендереп бирә, һәрхәлдә
ул Аллаһе Тәгаләнең янына ирешү булса да. моннан сон тагын да тирәнрәк аңлашыла башлый
Унынчы гасырда суфичылык төркиләрдә дә киң жәелеш таба. Тугызынчы гасыр ахырында
Хорасан төркиләре арасына Муса Әл-Әнсари (932 елларда вафат) суфичылык нигезләрен
тарата. Мөхәммәт ибне Карраман мөридләре исә Сыр-Дәрья һәм Әмү-Дәрья буйларында
беренчеләрдән булып хилка (яки хәлка). яг ыги суфичыларның чатырларын коралар һәм монда
төркиләр арасында уңышлы рәвештә суфичылык гыйлемен җәелдерәләр Бүгенге көндә
татарлар яшәгән җирләрдә Карамалы. Карамал кебек исемдәге авыллар бар. һич шик юк. бу
исемнәр Кара мал, яки Карама дигән сүзләрдән алынмагандыр, бәлки Карраман мөридләре
төзегән сумга-чагырлар белән бәйледер. Чөнки ул мө- ридләр үзләрен карраманлы, ягъни
Мөхәммәт ибне Карраман суфилары дип атап йөрткәннәрдер.
Карраман суфилары исә үзләре төзегән чатыр-хилкаларг а җыелышып. Аллаһе Тәгаләгә
зикер әйтә торган булганнар. Шушы зикер әйткән вакытларында алар Дәфтәр укыганнар Бу
яктан Әхмәт Ясәви һәм яссәвичсләр белән тәңгәллскләре күзгә бәрелеп тора Шулай ук
карраманлылар хәерчелек белән яшәүне, байлык лардан баш тартуны. Ахирәт хәсрәтендә
булуны оар нәрсәдән өстен күргәннәр Аллаһе Тәгаләдән курку һәм фанатизм дәрәҗәсенә
җиткерелгән диндарлык болар да Ясәви өчен хас
Суфиларның хилкалары шәһәр читендә төзелгән, яки ул чатыр хәлендә, яки җимерек йорт,
куыш кебек булган. Әмма бу урын иң изгеләрдән саналган һәм рибат (кала) дип гә йөртелгән.
Суфилар башкалардан үзләренең киемнәре белән дә аерылып торганнар Өсләрендә
мөселманнарның матәм төсендәге зәңгәр киез халат, башларыңда юка түбәтәй, яки нәзек кенә
чалма, болар өстеннән лента чүпрәк чолганган, яисә лсн га үзе г енә баш өстенә уратылган
фута, сакаллы һәм чәчле, әмма мыеклары кырылг ан Суфи һичвакыт ризыг ын соңгы бөртегенә
кадәр ашамаган, агыкланг ач га бер кисәген кошларга калдырган, бу Ахирәт ризыгы Аз. яки
бөтенләй дә йокламаска i ырышканнар. утырып кына йоклау гадәте өстен саналган Баш-
каларның аны макгавы яки түбәнсетүе -суфи өчен икесе дә бер мәгънәгә ия Алар һәр кушылган
эшне үтәгәннәр һәм баш тартуны Аллаһе Тәгаләгә каршы төшү дип исәпләгәннәр Могҗизалар
күрсәтү дәрәҗәсенә ирешкән суфи әүлиядән саналган.
Әхмәт Ясәви үзенең хикмәтләрендә суфиларның иң өстеннәреннән итеп Ман сур Халлажны
(921 елда Багдатта җәзалап үтерелә) күрсәтә. Аның «Әнәл-Хак!» (Мин — Аллаһ!) дигән сүзен
кат-кат китерә һәм заманында бу сүзләрнең хикмәтен төшенмәүләрен билгеләп үтә. Асылда
«Әнәл-Хак!» — «фәна филлаһхның бер мәгънәдәш төшенчәсе генә. «Фәна филлаһ» Аллаһе
Тәгалә эчендә эрү булса, «Әнәл-Хак!» исә Аллаһе Тәгаләгә «әверелү» булып тора. Моның
фәлсәфи нигезен аңлау өчен бәндәләргә шактый күп мәгълүмат вә гыйлем кирәк. Әгәр дә Гайсә
пәйгамбәрнең Аллаһе Тәгалә хозурына күтәрелүен искә төшерсәк, бераз ачыклык та керер.
Мансур Халлаж кяфер булмаган, христиан динендә дә түгел, әмма Гайсә пәйгамбәрнең Аллаһе
Тәгалә тарафына китүендә зур мәгънә күргән һәм шуның белән аны башка пәйгамбәрләрдән
өстен куйган. Мәгәре Гайсане Хак Тәгалә үз янына алган икән, димәк Гайсә дә Хак Тәгалә
дәрәҗәсенә ирешкән, дигән сүз
Мансур Халлаж Гайсә пәйгамбәрне Аллаһе Тәгалә белән кушылган дип бара һәм үзен дә
шундый дәрәҗәдә дип исәпли. Ислам фанатизмы моның фәлсәфи тирәнлеген аңламый һәм
кабул итми, шунлыктан Мансурны дар агачына асып үтерәләр. Әмма ул суфиларның идеалына
әверелеп китә.
Мансур Халлаҗның фәлсәфәсе буенча, кеше рухи сафлыкка Аллаһе Тәгаләгә буйсынып
кына ирешә ала; Ул гына да түгел, кеше, суфи буларак, иң соңгы дәрәҗәдә, иң югарыдагы
мәкамдә аталыктан тәмам сафланып җитәргә, нәф- седән бөтенләй баш тартырга тиеш. Әгәр
аның тәнендә бер генә бөртек тә аталыктан килгән сыйфаты калмаса, ул кешегә илаһи җан иңә,
анда инде адәм балаларына хас булган җан түгел, бәлки илаһи җан яши башлый. Мондый бәндә
Гайсә пәйгамбәр кебек булачак, кылган эшләре вә фигыльләре бары тик Аллаһе Тәгалә әмере
белән һәм аның үз әмерләре дә Хак Тәгалә әмере буенча булачак. Бу фәлсәфәнең практик
әһәмияте, кешелек һәм тормыш өчен кирәклеге гаҗәеп зур була. Моңа таянган суфилар
аркасында кешелек һәлакәттән котылып кала. Бер халыкның икенчесе тарафыннан, яки башка
бер сәбәптән һәлакәте шулай итеп, диндарлык, суфилык ярдәмендә булдырылмый калына.
Әгәр дә халык кайгысында йөрүчеләр булмаса, үз файдасын онытып, нәфседән баш тартып
милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булмаса, халык өчен Аллаһе Тәгалә каршында
гыйбадәт кылучылар булмаса, аларның үтенеч вә тәүбә сүзләре Хак Тәгалә хозурына барып
ирешмәсә, халыкны һәлакәт көтә. Кемнең кемнең, әмма татарның үз тарихы да моны ничә кат
раслады булса кирәк. Шуның өчен садаканы дәрвиш-суфига бирү Хак Тәгалә каршында
мәртәбәлерәк саналган, шуның өчен зәкәтнең өлешен мәсжет шундыйларга тараткан. Мохтаҗ
булганлыклары өчен генә түгел, олуг һәм башкалардан мен кат өстен булганлыклары өчен.
Әхмәт Ясәви чорына суфичылык менә шушындый дәрәҗәдә килеп ирешкән. Мансур
Халлаҗның фәлсәфәсе аңлашыла башлаган дәвер булган ул. Әхмәт Ясәвидән «дөньяны
яңартучы» фәлсәфәне эзләп азаплану кирәк тә түгелдер. Чөнки аның тарихи урыны башка.
Әхмәт Ясәви — төрки халыклары үсешенең юлларын, әдәбияты нигезләрен, рухи халәтен,
максатын, әхлак сафлыгын билгеләп вә күрсәтеп калдырган даһи. Шул исәптән безнең
татарныкы да ул Чөнки тарихыбызда, рухи халәтебез үсүдә вә ныгуда аның кебек зур роль
уйнаган шәхесләр бармак белән генә санарлык. Аларның иң беренчеләренең берсе —ул. Әхмәт
Ясәви мирасы булмаган булса, монгол яуларыннан соң төрки-татарлар исән-сау кала алырлар
идеме? Шуңа күрә халык арасында: «Мәдинәдә — Мөхәммәт, Төркестанда — Хуҗа Әхмәт!»
— дип әйтәләр. Әхмәт Ясәвинең «Алтмышынчы хикмәт»ендә дә моңа аваздаш сүзләр бар:
Мәккәдә бар Мөхәммәт.
Төркестанда — Хуҗахмәт.
Ярлыкаган ул Әхәд (Бердән бер)..
Әхмәт Ясәви суфичылык фәлсәфәсендә Мансур Халлаҗга таяна, әмма аның кебек
хаталанмый Мансур үзенең инануларында Гайсә пәйгамбәрне Мөхәммәт галәйһис-сәламнән
өстен куйган булса, шул рәвештә иманын какшаткан булса. Әхмәт Ясәви Мөхәммәт
пәйгамбәрнең өстенлеген тәкрарлый Мәсәлән, икенче хикмәтендә ул 63 яшендә «фәна
филлаһ»ка ирешүен белдерә һәм фәрештәләрдән сабак алуын, Мөхәммәт пәйгамбәр белән
очрашуын сөйләп уза һәм аның Ал- лаһы Тәгалә өчен иң сөекле Хәбибе. Мостафасы булуын
белдерә. Хикмәтләренең башыннан ахырына кадәр Мөхәммәт пәйгамбәрнең барчадан өстен
булуын раслап бара, аннан өстенә, әлбәттә — ярлыкаучы Хак Тәгалә.
Пире муган хак Мостафа, бишик белен.
Мәхәббәт савыгыннан мәхәббәт шәрабен бүлеп бирүче — Мөхәммәт пәйгамбәр.
шикләнмичә белергә кирәк! Димәк, дин шәрабе -ислам, аны бирүче Мөхәммәт
Әхмәт Ясәвинең башка суфилардан өстенлеге менә шунда күренә дә. Ул Мансур Халлажны
тәнкыйтьләми, ул гына да түгел, аны яклап чыга, әмма ин зур ялгышын төзәтә һәм шуның
аркасында туры юлдан тайпылмыйча, «фәна филлаһ» фәлсәфәсен алта таба үстерүгә ирешә. Бу
анын. әлбәттә, ин зур казанышы
Кол Хуҗа Әхмәт Ясәви — төркиләрнең иң олуг әүлиясе һәм анын дәрәҗәсе күп вакыг
пәйгамбәр белән тиңләштерелгән, татарлар тарафыннан Мөхәммәт галәйһис-сәламнән бер дә
ким каралмаган. Кичке ашларда анын хикмәтләре әбиләр һәм абыстайлар тарафыннан көйләп
укылган, шәехләр вә мөридләр анын «дәфтәрмләрен укып, күңелләре вә уйлары белән Хак
Тәгалә хозурына эри торган булганнар Халык иҗатының үзенчәлекләрен үзенә җыйган,
үлчәме гади, әһәңе аңлаешлы булу сәбәпле һәм дә рифманың оста рәвештә катлы-катлы
кабатлануы аркасында Әхмәт Ясәви хикмәтләре дөнья хәсрәтләреннән ваз кичеп. Ахирәт
тормышы тарафына эрү өчен бик кулай булганнар Әхмәт Ясәви «Җәһрия тарикатемнә нитсә
салучы хәким исәпләнелә. анын өйрәтмәләрен күңелләрендә тоткан һәм шул юлда
йөрүчеләрне, китаплы халык дигән төсле, дәфтәр.теләр дип атап йөрткәннәр Дәфтәрле
тагарлар Жаск (Урал). Зәй. Минзәлә буйларында таралып яшәгәннәр. Көнчыгышка таба Иртеш
тирәләренә кадәр шул ук дәфтәрле татарларның эзләре сакланып калган Бу дәфтәрлеләрнең
типтәрләр белән катнашы бармы-юкмы. әйтүе кыен, һәрхәлдә махсус тикшеренүләр таләп
ителә.
Әхмәт Ясәви үзе Төркестанда, Урта Азия төркиләре арасында. Яссы дип аталган калада
туып үскән. Әдәби тәхәллүсен дә шушы туган җиренә нигезләнеп Ясәви дип алган Агасы
Ибраһим Яссы исә бу тирәдә мөридләр тоткан һәм фикер иясе булган, үзенең диндарлыгы
белән дан казанган Бу тупланмага кертелгән 153 нче хикмәттә мондый юллар бар
Аслы ирер ханидан.
Белмәс аны күп надан .
Исхак баба ярыгы.
Шәйх Ибраһим колыны.
Мөшаехләр олугы
Шойхем Әхмәт Ясәви
Яссы сунын арасы.
Ятыр гәүһәр парәсе
Бу юлларны укыгач. Әхмәт Ясәвинең бабасы Исхак, агасы шәех Ибраһим булуын белүе
авыр түгел. Әмма Әхмәт Ясәвинең кайчан туганлыгы билгеле түгел, бары гик 1166 елда вафат
булуы гына мәгълүм. Хәбәрләргә караганда, ул 130 ел гомер кичергән һәм чама белән 1036
1043 еллар аралыгында гутан булса кирәк Хикмәтләрендә ул үзенең бала чагын һәм дә үсмер
вакытларын бәян игеп китә һәм аның бик яшьли ятим калып. Арыслан баба дип йөртелгән шәех
тәрбиясендә яшәгәнлеге күренә Суфиларга хас рәвештә ул үзен хурласа да. яшьтән үк белемгә
һәм дингә омтылышы аңлашылып тора Ни хикмәт. Ясәви үзенең әнкәсе Карачәч хакында бер
дә телгә алмый һәм монын сәбәбе дә аңлашылмый.
Баба Арыслан шәехтән белем алганнан сон Әхмәт Ясәви, укытучысының васыятен тогын.
Бохарага китә һәм Хуҗа Йосыф һәмәдани шәех хозурында була, монда ишанлык мәртәбәсенә
ирешеп, кабат Яссыга кайта һәм үзе дә шәкерт вә мөридләр тәрбиясенә керешә. Анын ин
мәшһүр укучысы Сөләйман Бакырт ани күчмә горкитөрдән була һәм үтенең шигырьләре белән
дан казана
Әхмәт Ясәви 63 яшендә гүргә кереп ята һәм шушы яшьтә вафат булуны сөннәт дип белдерә,
чөнки бу яшендә Мөхәммәт пәйгамбәр Аллаһе Тәгалә хозурына ашкан булган Анын бу
рәвешле үз-үзен толуы Мөхәммәт таләйһне- ссламне олылавыннан һәм аныңча булырга
тырышудан гына түгел, бәлки, күреп үткәнебезчә, суфичылык фәлсәфәсеннән үк килә
Хәбәрләрдән күренгәнчә. Әхмәт Ясәвинең шәкертләре бик күпләп Идел буенда һәм Болгар
итендә үт вакытында ук таралалар Болгар шәһәрендә мәсҗст манарасы аву сәбәп ге. мосс
тманнар монын фалын Әхмәт Ясәвидән сорый лар һәм хл а.ларга. шәкерт тәре аша. Болгар
иленең тиздән харап буласын белдерә Төркиләр осгенә китәчәк афәтнең никадәр аяныч
булачагын ул алдан сизенгән һәм дин ярдәмендә котылу юлы барлыгын күрсәтеп калдырган
1395—1397 елларда Аксак Тимер Алтын Урданы җимергәч, риваятьләргә караганда,
төшендә Әхмәт Ясәвинең ачулы йөзен күргән һәм үзенең нинди олуг гөнаһ эшләгәнлеген аңлап
алган. Алтын Урданы калдырып чыккач, Әхмәт Ясәвинең кабере өстенә олуг мәсҗет-төрбә
салдырырга әмер биргән һәм төзеттергән.
Әхмәт Ясәви хикмәтләре борынгыдан татарлар арасында кулдан кулга күчерелеп
йөртелгән. XIX гасырда һәм XX йөз башында алардан төрле-төрле басмалар әзерләнгән һәм
бастырылып таратылган. Төрек һәм үзбәк басмалары да үзенчәлекле. 1991 елда Ташкентта
басылып чыккан «Әхмәт Ясәви Хикмәтләр», китабы асылда төрек вариантларыннан алынган.
Ә без исә Казанда, университет типографиясендә кат-кат дөнья күргән Әхмәт Ясәвинең
«Диваны хикмәт» китабына таянып эшләдек һәм үзбәк, төрек басмаларыннан аермаларның
шактый булуын күрдек. Казан басмаларыннан бигрәк тә 1904 елда Казан университетында
чыккан бишенче басмасы аеруча пөхтә итеп эшләнелгән. Әмма хикмәтләрнең сан тәртибендә
генә бераз буталыш күренә, аларына төзәтмә кертелде.
Казан басмаларыннан «Диваны хикмәт»нең аеруча кызыклы тагын бер вариант басмасы
бар. Ул Уральск өлкәсе Гурьев өязе Бишенче номерлы татар казаклары авылының Манкышлау
Танышлык угылы тарафыннан тәкъдим ителгән текст буенча бастырылган. Бертуган
Кәримовлар нәширлегендә чыккан 1905 елда дөнья күргән бу китап үзенең төзелеше,
хикмәтләрнең тагын да күплеге, имля һәм шигырьләрнең төзеклеге белән игътибарга лаеклы.
Күренеп тора, басма башка бер нөсхәдән эшләнелгән. Алга таба эзләнүләр шактый катлаулы
мәсьәләләрне кузгатыр һәм күп кенә башка сорауларга да җавап бирер дип ышанасы килә..
Әхмәт Ясәви
(XI йөз ахыры — 1166)
Хушламайдур галимләр сезне айган ' төркине Гарифләрдән 2 ишстсәц, ачар
күцел молки не ’.
Айәт, хәдис мәгънәсе төрки булса муафикъ Мәгьнәсигә йиткәнләр йиргә куйар
бүркине.
Казый, мөфти, муллалар шәригьәт зәкя рәһни 4 Гариф гашикъ алыбдур
тарикъәтне(ц) 5 иркине.
Гъәмәл кыйлган галимләр—динемсзнс(ц) чырагы ® Борак менәр мәхшәрдә,
игре куйар ’ бүркине.
Гъәмәл кыйлган галимләр дин вә айын йарукы 8 Күрсә булур алариы(ц) рәңг ",
руйи күркине10
1 Айган —• әйткән.
1 Гариф — белемле.
’ Молки не — байлыгын.
‘Зәкя рәһни — акыллылык, күрәзәлек таянычы ’ Т а р и к ъ ә т—дини юнәлеш, юл.
* Ч ы р а г яктылык, шәм.
’ Игре куйа р — әйләндереп кияр.
‘ Йарукы —яктысы, нуры.
* Рәңг — төс.
,в Руйи күркине — матур йөзен.
Тъәмәл кыйлмай къәл гьилмен 1 уку белмәй калтаялар Аркасыга күтәрүр
кырык ишәк йөкине.
«Хуҗамән!» диб лаф орма, ошбу донйа бнпайан: «Беләмен!» диб әйтмә сан
күңелдәге чиркннс
Рәһнәмадур 1 2 3 4 Хуҗа Әхмәд, гөлстанс мәгьрифәт Сүзләр сүзе хәкъикъәт , ачар
күңел молкинс.
Мескен зәгьиф Хуҗа Әхмәд, йите пөштсңгә * рәхмәт: Фарси телне белүбән 5
хуб итәдүр төркине.
Тотуг(ы) руза тотар, халкъларга шәйехлск сатар, Гъилме йук гамидин 6 бәдтәр
7 8 9 ахырзаман шәйсхләрс.
Билета фута " чалур. үзене кеше санур.
Гарасатта уфтанур ахырзаман шәйсхләрс
Башы га дәстәр ’ урар, гъилме йук нигә йарар,
Укы йук йәсен корар10 11 ахырзаман шәйсхләрс
Әляндин" аль кыйлур12. мөгамәләне мал кыйлур.
Иссез13 гыэмрсн йил кыйлур ахырзаман шәйсхләрс
Шәйехлск олуг торур, Хәзрәткә14 илткән эш торур: Аш бирмәс бәгъре таш
торур ахырзаман шәйсхләрс.
Мескен Әхмәд, канда19 сән, хак” йулында нәдә сон, Гъилмец йук нә санда сон,
ахырзаман шәйсхләрс.
Мәркәб” лягыр, йөгем агыр1®, үзем гъәмкин”. Хәсрәт белән гакыл-һушым
китте, тәмккин70 Үтсб кәруан, күздин гыэйсб булды71 сакин”, Барур җайым
бсләлмәсмән кайан имди
1 К ъ u л гъилмсн сүз гыйлемен
1 1* о һ н о м а юлбашчы
* Гөлстане мәгърифәт белем бакчасы
4 Пөштсңгә- бабаңа
’ Белүбән белен
• Гам и д и н наданнан.
’ Бәдтәр -начаррак.
■ Фута — пута, билбау
4 Дәстәр чалма
,0 Йәсен корар җәясен корыр
" Ә л я н д н н хәзерлән үк
“ Аль кыйлур гаилә корыр.
" Иссез аңсыз, аңламастан
“Хәзрәткә биредә: аллага
” Капла кайда
14 Хак алла.
” Мәркәб л я г ы р биредә «атым арык» мәгънәсендә
•• А г ы р авыр.
•• Г Ь Ә М К И II 1.1МКЛС.
” Г ә м к к н н мөмкинлек, кәч-куот
11 Г ь ә й с б б уллы югалды
u Саки н бер урыннан китми яшәүче
Гыйас үтте иссез гъөмрем рәсуалыкта ', Һич булмадым заман торсе ходалыкта.
Даим йоререм нәфсем очсн годалыкта ’, һәр нә кыйлгай сәүдәләрем зийан
имди.
Бу халәттә ул Газраил килсә нәгяһ 13 14 15,
Асигь 16 17 тәндин җанны алса биргсл пәнаһ *! Шәйтан алыб иманымны,
кыйлса рәсуа Борадәрләр, ароа йулда кал ам имди.
Бу халәттә сүз әйтергә йукдур фәрман, Үчсб калтай вөҗүд эчрә шәмгье
иман, Кызыл гол дик ошбу йөзең булур саман, Йакын булың йир астыга
нәһан 18 19 20 21 имди.
Зән-фәрзанд ’, ага-энең йыглыб торгай, «Мирас!» дибән ’ мал-милксң
бүлеб алтай, Илтсб сәне кара йиргә тыкыб күмгәй, Тәгьмә * кыйлгай
Кырыш атлыг йылан имди.
Кил, әй хаиф22 23, бу эшләрдин хәбәр алгыл, Тәүбә кыйлыб, донйа куйыб,
хакны сөйгел. Кол Хуҗа Әхмәд, бу донйадин үтеб йангыл, Шайәд,
кыйлгай нәзар" пире-моган24 имди.
'