КАНЛЫ ЭЗЛӘР
Булат СОЛТАНБӘК (1928) — тарих фәннәре кандидаты, халык мәгарифе кадрлары квалификациясен күтәрү Ин-ститутының мәдәният тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире. Ул халык мәгарифе тарихы, милли дәүләт төзелеше проблемалары буенча йөздән артык
хезмәтен бастырды. Анын егерменче гасыр политологларының иң күренеклеләреннән берсе Мирсәет Солтангалнев турындагы «Генсекның беренче корбаны» («Первая жертва генсека») исемле китабын киң ка глау укучылар югары бәяләде. Татарстан Республикасының атказа- ■II ан мәдәният хезмәткәре Булат Солтанбәк «Казан утлары», «Татарстан», «Казан» журналларында, «Республика Татарстан» газетасында шәхес культы чоры фаҗигаләрен ниме фактик мате-риал) а нигезләнеп ача торган мәкаләләрен, зыялыларыбыз турындагы очеркларын еш бастыра, моңарчы сер булып сакланган архив мәгълүматларын укучыларга җиткерүдә зур эш башкара.
Галимнең «Казан» журналы китапханәсе сериясендә чыккан «Бнк тә яшерен» 1рифы белән» («С грифом «Совершенно секретно») исемле китабы шулай ук архив серләренә нигезләнеп язылган. Анда укучы Татарстан тарихының драматик сәхифәләре белән та-ныша. Күптән түгел Татарстан Республикасы тарихчы-архивчылары жәмгыя- те оешты, һәм Булат Солтанбәк шул җәмгыять идарәсе рәисе итеп сайланды.
КАНЛЫ ЭЗЛӘР
операциясе турында өлкән лейтенант белән ике тапкыр җентекле әңгәмә корган иде инде. Ә әлеге операциянең барышында төрки халыклар зыялылары арасындагы «дошман разведкасы тамырларын һәм террор группалары»н юк итү максат итеп куелган.
Алга таба очраячак кайбер атамаларга һәм гыйбрәте булып әверелгән Лубянканың үтендәге хәлләр турында берничә сүз әйтик
... 1936 ел НКВД системасы һәм анын үзәге Дәүләт куркынычсызлыгы Дәүләт идарәсе (ГУГБ). илнең көч структуралары арасында инде урыныннан алынган Г Ягода тырышлыгы белән. аерым хокукларга ия ителгән була. Бер нәрсәне искәртү дә җитәдер ГУГБда дәрәҗә һәм шуңа карап түләү хакы икс-өч баскычка югарырак мен- герелә; алда телгә алынган өлкән лейтенант, мәсәлән, подполковник дәрәҗәсенә. ә майор комбригка, ягъни генералга тиңләнә Ягода үзе исә Дәүләт куркынычсызлыгынын Генераль комиссары итеп йөртелә. Купшы киеме формасын ул үзе сызып бирә һәм бу форма килеше белән маршаллар мундирын да «бәреп ега» Әлеге дәрәҗәнең тәкъдиренә котылгысыз хәтәрлек тә язылган икән Яг одадан соң Генераль комиссар дәрәҗәсен йөрткән Н Ежовның һәм Л Бсриянең дә тормышы Ягоданыкы кебек тәмамлануы һәр-кемгә мәгълүм
Кировны үтергәннән соң. репрессияләр тизләтелүгә һәм партиядән чыгарылып кулга алынучылар саны бик ишәюгә карамастан, бу темплар Сталинны канәгатьләндермәгән, күрәсең. Аннары Ягоданың югары сәяси даи-рәдән җәбергә эләккән кайберәүләр белән туганлык (аның хатыны Свердловның туганы) һәм дуслык бәйләнешләре була һәм аңардан, ул аларның беришен коткарып калырга тели. дип шикләнәләр һәм Сталин белән Жданов Политбюрога Сочидан җибәргән. НКВД һәм аның башлыгы халык дошманнарын фаш итүдә дүрт елга со-ңладылар. дигән мәгълүм телеграмма репрессияләрне көчәйтүдә этәргеч ясый Шул телеграммадан соң. Яг оданы эшеннән алалар һәм ялга җибәрәләр. Ә җәбергә эләгүче нарком уйлаган операцияләр татын да казганыбрак дәвам итә җәза машинасы кызуланып әйләнә бирә Дөрес. ГУГБ- ның бөтен җитәкчелеге һәм коллегия әгъзалары сәяси офыкга ел дәвамында бер-бер артлы күренми башлыйлар, аларны аталар Ягода үзе исә 1938 елның мартында Бухарин һәм Рыков процессында төп гаепләнүчеләрнең берсе урынында утыра, яг ьни бу процесста дәрәҗәсе буенча өченче кеше була НКВД җитәкчеләренең иң ышанычлы кешеләреннән берсе. Зиновьевны кулга алучы Г Молчанов моңа чаклы ук агыла. М А Лисгенг уртны. «Новаторлар» операциясе очен. ГУГБ- нын контрразведка начальнигы урынбасары итеп күтәрәләр Ул 1937 елда Лубянкада чираттагы «сүтеп җыюлар» вакытында репрессияләнә
мма 1936 елның ноябренә— яңа нарком Николай Ежов үзенә варис булып калган ГУГБ аппаратын дикъкать белән өйрәнә башлаган вакытка каггтыйк әле (Шунысын да әйтик. Ежовның партия эшендәге элекке дәрәҗәләре барысы да диярлек сакланып кала.) Лубянкада, дәрәҗә-урын һәм кешеләр язмышын хәл итүчеләр рәтендә бу. ту өчен, гади күзгә күренми торган рәхимсез көрәш бара. Бу көрәштә жинү - үз тормышыңны саклап калу, дигән сүз. шуңа күрә дә үтә аяусыз ул. һәм шуңа күрә дә 1936 елның көзендә оператив активлык бик нык көчәя. Яна нарком «чебен күзедәй» хатаңны да чәзерендә үк күреп ала...
Әйе, Листенгур г Молчановка нәрсә турында язган соң'’ Менә бу язманың кыскача эчтәлеге. 1936 елнын август- сентябрь айларында Татарстан НКВД- сынын яшерсн-сәяси бүлеге, «Новаторлар» операциясе кысасында, әдәбият- нәшрият һәм редакция хезмәткәрләре арасындагы « зур контрреволюцион оешмамны юк итә Ә бу оешма тамырларын күптән инде тирәнгә җибәргән булган икән. Сэлах Атнагулов. Исхак Рахматуллин. Фатыйх Сәйфи-Казанлы. Зәки Гыймранов. 1933 елда ук атылган Баимбетов һәм Әмннев контрреволюцион оешмада катнашучы баш кешеләр итеп атала. Ләкин язма авторы, бу эгц «басымсыз бара», дип басым ясый, һәм урындаг ы функцнонерлар өчем куркыныч нәтиҗә чыгара «беркетмәләр буенча фикер йөрткәндә, алар халык дошманнары кубызына бииләр» Аннары Листенгурт тикшерүчеләрнең «либераллы) ы»н дәлилләүче мисаллар кигерә. Атнагулов. мәсәлән, «дошманнар өерен дәгеләрнен бергә җыелулары» (боларга дусларча очра-шуларны һәм бер табын артында утыруларны да кертәләр, әлбәттә) хакында сөйли, ләкин моггдый очрашуларның эчтәлеген ачып бирми Тикшерүчеләр гаепләнүчеләрнең гаепләрен тануларын зур жинаят ьләрне та-гын да ачу өчен файдаланмыйлар Тик-шерүче. аерым алганда. Атнагулов- нын үз вакытында Зиновьевның мнлли мәсьәлә буенча тезисларын гәржемә игүе турындагы сүзләренә әһәмият бирмәгән Гыймранов гаебен тәгаен танудан качарга тырыша, ә тикшерүчеләр исә «басым ясамыйлар һәм опера гнв кискенлек» кылмыйлар (Игътибар иткәнсезцер. чекистлар ул чакта кулланган «басым ясамыйлар
Ә
һәм оператив кискенлек» кылмыйлар дигән сүзләр «аз кыйныйлар» мәгънәсен аңлата.) Тагын язмада гаепләнүчеләрнең контрреволюцион китаплары һәм башка басмалары конфискацияләнмәве, гаепләнүчеләр даирәсенең тар булуы, өс гәмә кулга алулар булмавы, ә шаһитларның җаваптан качарга тырышулары ха лык дошманнарына тикшерүчеләрне алдарга ярдәм итүе турында әйтелә. Бер уңайдан яшерен агент «Ро- манов»ның Атнагуловка якын булган кешедер, күрәсең — язмышы хәл ителә. Аны гаепләү менә болай яңгырый. мәгълүма гны аз бирә, нигездә инде һәркемгә билгеле хәлләрне генә әйтә һәм бу «икейөзле» бәндәне кулга алырга һәм ныклап торып җавап тоттырырга кирәк. Сексот тиздән гаепләнүчеләр язмышына төшә. Ләкин аның тәкъдире бу яман корпорациянең башка вәкилләренә сабак була. Чаксаң үзәккә үтәрлек итеп ч*ак, йомшак сыйпап кына, әштер-өштер генә маташма ягъни. Хуҗаларның сексотлар белән яшерен урыннарда уздырган инструктажларында шуңа басым ясалган булса кирәк
НКВДның Татарстан буенча идарәсе начальнигы өченче ранг дәүләт ку-ркынычсызлыгы коммисс.чры Петр Рудь исеменә менә шундый язу килә. Ул кеше бу постта ГБ өлкән майоры Гаринны күптән түгел генә алыштырган була, ә Гаринны Мәскәүгә күчерәләр һәм озакламыйча кулга алалар.
Молчанов язмасына өстәмә хатта, эшкә җавапсыз карау аркасында, «Новаторлар» операциясенең Казан өлеше өзелү куркынычы астында икәнлеге әйтелә һәм Рудька, тикшерү барышын үз күзәтүендә тотып, аны тизләтәрпэ, фаш итүче тану мәгълүматлары алырга һәм сүлпәнлек күрсәткән тикшерүчеләргә җәза бирергә кушыла.
Лубянка кабинетларыннан «Новаторлар» операциясе менә шулай күзал- лана.
у у оваторлар» операциясенең // I—| төп «фигурант»лары һәм аларның «контрреволюцион оешма җитәкчеләре» сыйфатында алдан ук сайлап алынуына шул кешеләрнең биографиясендәге нинди вакый-галар сәбәп булуы белән танышыйк. Бу «дүртлек»тә, әлбәттә, Исхак Рәхмә- туллин һәм Сәлах Атнагулов — иң зур сәяси шәхесләр. Алар электә милли хәрәкәтнең күренекле шәхесләре саналганнар, партия-дәүләт структураларында мөһим урыннарны биләгәннәр, дәүләт төзелешенең күп кенә хәлиткеч вакыйгаларында катнашканнар, алар- ны Ленин һәм Сталин шәхси аралашып белгән. Рәхмәтуллинның да, Ат- нагуловнын да татар-башкорт проблемаларына турыдан катнашы бар. (1919 елда Сталин, ачуы кубып, бу проблемаларны «каһәр суккан татар-башкорт төене» дип атый һәм аннары бу «тө- ен»ие үзе белгән иң каты чаралар кулланып «чишә» Моның хакында алга аба берничә тапкыр телгә алыначак Зәки Вәлиди картаймыш көннәрендә шактый тәфсилләп хәтеренә төшерә).
һәм әлеге шәхесләр турында аерым-аерым сөйлик
Исхак Шиһабетдин улы Рәхмәтул- лин. Татарстанның Тау ягында мулла гаиләсендә туган. Әтисе эзлексез карашлы кеше була, тарихны әйбәт белә, язганнары татарча басмаларда даими басыла, бай китапханәсенә дөньяви әсәрләр дә җыя. Кызганыч ки, күп кенә талант ияләрен кабергә керткән «чир белән авырый» һәм шуннан вафат та була. Аек чагында ул бик төпле акыл белән эш итә, аның янына хәтта Казаннан киңәшкә килеп йөриләр Ике туган Исмәгыйл һәм Исхак Рәхмәтуллиннар белем алуга яшьләй тырышып керешәләр. тиздән аларнын сәяси сәләтләре дә ачылып китә Исмәгыйл башта искиткеч яхшы карьера ясый. 1917-1919 елларда зур урыннарда эшли һәм, та-тарлардан беренче итеп, ВЧКга җитәкче эшкә җибәрелә. Ләкин власть сынавын уза алмый һәм алтын коткысына бирелә. Эшеннән алына, хөкем ителә, һәм шуннан соңгы язмышы билгесез.
Исхак тагын да югарырак сәяси ка-рьерага ирешә. 1917 елдан башлап, ул Казандагы сәяси вакыйгалар үзәгендә кайный. Большевиклар яклы беренче татар газетасына мөхәррирлек итә, ул Мулланур Вахитовның зур ихтирамын казана Кыска гына вакыт булса да, 1918 елның җәендә Казанда оешкан мөселман коммунистлары партиясе җитәкчеләреннән була. Шәр^к коммунистларының 1918 һәм 1919 елларда Мәскәүдә узган ике съездында делегат булып катнаша. Шул съездларда сайланган Үзәк Комитетлар составына керә. Сталин бу създларны, берничә елдан соң, гади генә итеп, киңәшмәләр, дип атый. Гражданнар сугышында жи- нү яулангач, төрле милләтләр мәнфәгатьләрен кайгыртучылар белән тәкәллефсез кылансаң да ярый ягъни. Делегатлар алдында Ленин чыгышлар ясый. Сталин үзе дә кайбер утырышларда катнаша һәм чыгышлар ясый, «староста» Калинин Шәрыктә революция ялкынын дөрләтергә тиешле мөселман коммунистик партиясен тууы- оешуы белән котлый. Сталин һәм Үзәк Комитетның кадрлар буенча секретаре
Крестинский акыллы һәм сабыр холыклы татар кешесенә шул чакта ук игътибар юнәлткән булалар, күрәсен 1919 елнын жәенлә Совет Башкортостанын төзү башланганнан һәм иң авторитетлы милли эшлекле Зәки Вә- лиди аның лидеры булганнан сон. ревком составына, аннары җитәкче пар- тия-дәүләт структураларына берничә татар кешесе эшкә җибәрелә. Аларга башкортлар! а бирелгән вәгъдәләрне җитдигә санап кабул итүче һәм максималь мөстәкыйльлеккә омтылучы көчләрне сулпәнәйтү бурычы йөкләнә Ләкин бу кешеләр үзәк теләген-ыша- нычын акламыйлар 1920 елның маенда Мәскәү 1919 елда вәгъдә ителгән минималь автономия хокукларын да кыскач, алар. Башкортостан башлыгы белән бергә, дәүләт һәм партия по-стларын ташлыйлар. Протест белдерүчеләр арасында республика газетасы мөхәррире һәм олкә комитеты бюросы әгъзасы Исхак Рәхмәтуллин да була.
Рәхмәтуллин кулга алына, сорау алулар Мәскәүдә оештырыла.
Контрреволюцион нияте исбат ител-мәгәч, ул Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча азат ителә. Ләкин партия сафларына торгызу үтенечен кире кагалар Хәер, юлбашчы:
Эшләгез әле, аннары партиягә яңадан керерсез Минем фикеремне сорасалар. мин каршы төшмәм, ди Исхак, шундый үгет-нәсихәткә ышанып. Казан! а кайта, бөтен тырышлыгын фәнни эшкә һәм журналистлык хезмәтенә бирергә ниятләнә һәм баштагы чорда ул моңа ирешә Берничә ел комуниверситстнын директор урынбасары булу һәм иҗтимаг ый фәннәр укыту аңа профессиональ белгеч дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итә. «Хужа» үз сүзен тоткандыр. күрәсең. Рәхмәтуллин 1925 елда партиягә алына Егерменче еллар ахырында анын карьерасында яңа күтәрелеш башлана мәгариф халык комиссары. ВКП(б) өлкә комитетының бүлек мөдире Җөмһүриятнең идеология тормышына зур йогынты ясый торган урыннар болар Исхак вакытлы матбугатта да еш катнаша...
Җәмәгатьчелек. Исхак Рәхмәгул- линны сәяси «терелтү» өлкә комитетының яңа секретаре Разумов белән бәйле, дигән фикер йөртә М Разумов моңарчы Башкортостанда шундый ук пост били Ул килгәч. Татарстанның парт ия-сәяси структура зарында! ы Ю! арырак урыннар! а ана хезмәте буенча тлсктән таныш күп кенә кешеләр утыр.! Әмма утызынчы еллар ба-шында ук Рәхмәтуллин органнарның төбәлеп күзәтүен кабат сизә башлый Өлкә комитеты секретаре булып Разумов эшләгәндә, хәл ярыйсы була әле. (Алар үзара дус була һәм гаиләләре якыннан аралашып яши ) Секретарьны Казаннан күчергәч, бәйләнүләр һәм гаеп ташлаулар гагын башлана. «Баш-кортлык»- заманын да искә төшерәләр Кулга алыныр еллар алдыннан ул редакцияләрдә һәм нәшриятта кечкенә урыннарда эшли 1936 елнын 18 сентябрендә кулга алына Моңа чаклы партиядән чыгарыла
Салах Атнагулов. Башкорт 1893 елда туган Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый Бу мәдрәсә. Казандагы «Мөхәммәдия» һәм Оренбургтагы «Хосәения» мәдрәсәләре белән беррәт- тән. шул заманның алдынгы уку йорты санала, анда белем бирү төгәл һәм нигездә дөньяви укыту планы буенча алып барыла Бу өч мәдрәсә асылда хөр фикерле кешеләр тәрбияләп чыгара. аларнын күбесе революцион хәрәкәттә катнашалар.
1917-1918 елларда Атнагулов. Рәх-мәтуллин кебек, сәяси көрәшнен алгы сафына баса Вәлиди һәм Манатов белән бергә, гомуммөселман дөньясында үз халкынын милли хәрәкәте эреп югалуга каршы торучы күренекле башкорт лидерларыннан берсе санала 1917 елгы мөселманнарның мәгълүм съездларында катнаша Шул ук елнын жәенлә башкорт «Шуравсы рәисе итеп сайлана Аннары татар һәм башкорт халыкларының акыл ияләрен туплаган «Милли мәжлес»тә эшли «Идел-Урал» җөмһүриятен төзү комиссиясе составында Уфадан Казан! а килә Сәясәттә ул эсерларга теләктәшлек итә. ләкин Г Ис- хакый һәм Ф Туктаров карашлары белән килешми, сул эсерлар позициясенә аның вәкиле Галимҗан Ибраһимов позициясенә якынрак тора «Идел-Урал» җөмһүриятен Россия Федерациясенең үзидарәле (автономияле) өлеше итеп игълан итү нияте тормышка ашмагач. Атнагулов Башкортостанга кайта һәм 3 Вәлиди белән хезмәттәшлек итә Башкорт гаскәрләренең кызыллар ягына аянычлы күчүен әзер-ләгәндә, ул. Кулаев һәм Алкин белән бергә, сөйләшүләр алып бару фикерен яклый Фронт сызыгы аша үтеп, большевиклар белән элемтәгә керерг ә геләк белдерә, ә большевиклар арасында анын дуслары шактый күп була. Ләкин. фронт аша чыккач. Атнагулов. ниндидер сәбәпләр аркасында, бу йо- мыш-йөклдмане үтәми. Моңа, бәлки. Вәлидинен шундый ук йомышны башкаларга да кушуы сәбәп булгандыр
Вәлиди үзенең «Хатирәләр»ендә бу хәлне шактый ук тискәре бәяли.
1919 елның башында Атнагулов туган Бәләбәенә кайта, халык мәгарифенең мөселман бүлеге мөдире булып эшли, большевиклар партиясенә керә Колчак белән сугыш вакытында Кызыл Армия! ә алына, 5нче армиянең һәм мөселман хәрби коллегиясенең татарча «Кызыл Яу» һәм «Кызыл Армия» газеталарын редакцияли Аның моннан соңгы хезмәте редакция-нәш- рият эше белән нык бәйле. 1922-1925 елларда Мәскәүдә илнең барлык татар һәм башкорт халыклары очен чыгарылучы. партия Үзәк Комитеты органы «Эшче» газетасын редакцияли. Казанда «Кызыл Татарстан» газетасы редакторы була, ә 1928-1930 елларда «Тата- кадемүзәк»не житәкли. Үзәк хәзерге Фәннәр академиясе, мәдәният ми-нистрлыгы һәм күп кенә башка идарә тармаклары вазифаларын үти. һәм, нәтиҗәләргә караганда, эшләүчеләр саны аз булу! а карамастан, әлеге вазифаларны унышлы гына башкарган. Бу постта Атнагулов авыруы һәм сәяси сәбәпле Казаннан киткән Г Ибраһи- мовны алыштыра.
С. Атнагуловка көндәлек актив ижа- ди эшчәнлек хас була. Егерменче елларда аның эшчәнлеге пропагандистик характерда булса (иҗтимагый-сәяси проблемалар буенча дистәләрчә мәкаләләре. берничә китабы басылуы — моңа дәлил), утызынчы еллар башында ул төп игътибарын татар тел белеменә һәм би! рәк тә аның терминологиясенә юнәлдерә Әйе, шул замандагы күп кенә ялгыш фикерләрне ул да яклый. Аерым алганда, бу хәл интернациональ культурага урыс әлифбасына күчү юлы белән ирешү карашын яклауда чагыла. Әлифба мәсьәләсендә Ибраһимовка гел каршы чыга. Ләкин ул чакта югары җитәкчелек, урыс әлифбасына күчәргә иртәрәк, дип саный Кыска гына тук-талыш - латинлаштыру көтелә.
Проблемаларга тирәнтен фәнни анализ ясап, Атнагулов «сул» карашларыннан акрынлап арына һәм утызынчы елларда ул татар әдәбияты һәм теле гыйлеме буенча зур белгечләрнең берсе булып таныла Бу өлкәдә дәрәҗәле Г Шәрәф. Җ. Вәлиди, Г Нигъ- мәти. Нигъмәт Хәкимов, Г. Алпаров кебек галимнәр арасында ул күләгәдә калмый Кызганыч, әлеге фәннәрдә ирешелгәи дәрәҗә шуннан соң югала.
Атна! улов 1936 елның 2 сентябрендә кулга алына. Моңа чаклы партиядән чыгарыла Тентү берничә көнгә сузыла, кече лейтенант Каменыциковка тентү вакытында табылган язмаларның һәм китапларның исемлеген төзү өчен генә дә шактый тир түгәргә туры килә. Табылган әйберләр арасында, басылган һәм кулъязма фәнни һәм әдәби әсәрләрдән тыш. күренекле җәмәгать эш- леклеләренең ха i лары, күп документлар. шул исәптән. «Идел-Урал» җөмһүрияте төзү чорының бердәнбер материаллары була...
Шул ук көннәрдә булачак процессный тагын ике «фигуранты», контрреволюцион оешманың җитәкчеләре итеп «билгеләнгән» М. Сәйфуллин (Ф Сәйфи-Казанлы) һәм 3. Гыймранов кулга алыналар. Аларның беренчесе - язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, икенчесе — идеология эшендә танылган ке-ше, партия өлкә комитетының пропаганда бүлеге мөдире.
леге дүрт кешенең эше Союз күләмендә үткәрелә торган «Новаторлар» операциясенә керүе әһәмиятен истә тотып, моңа кү- зәтчелек итү республика НКВДысы- нын яшерен-сәяси бүлеге начальнигы Я. Веверска йөкләнә. Тикшерүне Өченче бүлек начальни! ы Марголин һәм инде укучыга таныш Каменьщиков алып баралар. Шул чакта «Казан новатор- лары»ның язмышларын хәл итүчеләрнең үз язмышлары турында әйтеп узыйк
Каменыциков. «икейөзле троцкист» буларак, 1937 ел ахырында кулга алына, ләкин ике атнадан иреккә чыгарыла. шулай да инде аңа органнар кул астына эләгү юлы ябыла Гадәттә ан- дыйлар. бәлки, кирәге булыр, дип. кадрлар бүлекләренә җибәреләләр Марголин 1939 елның башында. Л Берия Союз күләмендә «ежовчылар»дан чистарту уздырганда, кулга алына. Казанда бу кампания барышында алты кешене ябалар Аларның икесен — элекке халык комиссары һәм аның урынбасары Михайловны һәм Шелуд- ченконы аталар, өчесенә төрле сроклар бирәләр. Марголин тикшерү барышында Мәскәүдә үлә. Бәлки, аны да үзе дә оста куллаш ан алымнар белән җәзалаганнардыр. Я Веверска исә бәхет елмая Ул хезмәтендәге күп сикәлтәләрне имин уза Карьерасының ахырында Be- вере Латвиянең Дәүләт куркынычсызлыгы министры дәрәҗәсенә күтәрелә, илленче еллар башында Ригада үлә һәм төп зиратның «почет аллеясы»нда күмелә.
«Новаторлар» эшен тикшерү вакытында Татарстан НКВДысының югары җигәкчелеге турындагы тагын кайбер мәгълүматларны китерик. Бу эш дәүләт куркынычсызлыгы өлкән майоры Гарин заманында башлана, һәм
Ә
аның язмышы зурында әйтелде инде Дәүләт куркынычсызлыгы өченче ранг комиссары П. Рудь заманында эш дәвам нттерелә Аны 1937 елнын жәендә Казаннан чакырып алалар, тиздән тотып ябалар һәм. «Ятода кешесе» буларак, аталар II Рудыгы алыштырган А. Алемасов ике ай чамасы гына 1937 елнын щрнь-август айларында гына эшләп ала. Ләкин Татарстан җитәкчелеген тар-мар итү өчен Сталин җибәргән Георгий Маленков, дошман белән көрәш Алемасов вакытында гына чын мәгънәсендә жәелдерелде, дип бәяли. Маленков Татарстан НКВДысы хезмәткәрләре киңәшмәсендә чыгыш ясый, халык дошманнарына кара га алар лаек булганча эш кылырга куша, һәм аның киңәшен тоталар. Бу хәл исә «либерал» Маленков образы белән һич тә тәңгәл килми.
Алемасов оператив эшкә шулкадәр бирелеп китә ки, хәтта шик астына алынучылардан үзе сорау ала һәм ала- рнын кулларын сындыруга хәтле барып җитә. Сүз уңаеннан шуны да өстик. Алемасов гиздәи өлкә комитетының беренче секретаре була, ләкин гадәте буенча берара «подваллар»га төшкәләп йөри. Угыз җиденче һәм утыз сигезенче елларда канлы «өч- лекиисн «чиксез котырынулары» вакытында ВКП(б) өлкә комитетының беренче секретаре Алемасовпың, республиканың курчак башлыгы Дин- мөхәммәговньш һәм халык комиссары Михайловның имзалары бер утырышта гына да йөзләрчә кешеләрне теге дөньяга жнбәрү теркәлгән беркетмәләрдә ялтырап ята Алтмышынчы еллар башында Союз күләмендәге персональ пенсионер Александр Алемасов ко г очкыч явызлыклары өчен «жәза»сын да ала. КПССның Воронеж өлкә комитеты бюросы, утыз җиденче ел корбаннарының шикаятен карап, Алемасовка. Татарстан Эчке эшләр халык комиссары булган чактагы «дөрес булмаган тәртибе» өчен «на вид» куя. яг ьни җиңелче шелтә бирә. Динмахәммәтов исә кадер-хөрмәттә үлә һәм яңа «әүлия- лар» сафына бастырыла (андыйлар турында җн гмсш-пчс-сиксәненче елларда «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» исеме астында без ю. ай-һай. күп яздык)
мма «Новаторлар» операциясенә әйләнеп кайтыйк Беренче беркетмәләрдән күренгәнчә, ябулардан берничә кон үгүгә үк сорау ала башлыйлар Киеренкелек ур- та чамада була Шулай да беркетмәләрдә! е тышкы яктамадәп ге юе нан. ләкин чынлыма шомлы-дәһшәт ге «<ет һаман ядтан сөйлисез!», «'Iтиштерү алдында мондый коралыгызны ташлагыз!». «Алдашу сезгә ярдәм итмәячәк!» кебек сүзләрне яман саллылары алыштыра бара Мәсәлән. «Черек күл»нең шул чактагы ин явыз җәлладларыннан берсе Сөнгатулла Корбанов кулга алы- иг ан кешеләр кергәндә әйтә торг ан мондый сүзләр «Француз фахишәсе кебек боргаланма! Хәзер менә чекист прессы аша үткәрәм үзеңне! Сөйләмичә кү... түгел!» Шуннан соң ук шул «пресс-эскә- нжә»не кулланып та күрсәтә, һәм тоткыннар сөйли башлыйлар Авырту-сы- злану нәтиҗәсендә, мәгънәсез сүзләр дә сөйлиләр Шулай да сорау алуларның беренче материалларында буталу- мәгьнәсезлекләр юк
Рәх.мәтуллин да. Атнагулов та инде үзләре җавап готкан билгеле нәрсәләрне генә таныйлар. Нигездә, революция алдыннан мөселман хәрәкәте белән. 3. Вәлиди җитәкчелегендә эшләү һәм «Идел-Урал» белән бәйле хәлләр турында әйтәләр Әмма болар турында матбугатта кат-кат язылган һәм алар инде тарихка калган итеп саналырга тиеш була. Төрле очрашуларда яшерен оеш-мага яңа әгъзалар тартырга тырыштыгызмы? Ләкин мондый очрашулар та- ныш-белешнең эчү мәҗлесләре яки шәһәр чигенә ял игәргә чыгу гына булган икән. Моның өчен исә. күп дигәндә, әхлакый тотнаксызлык өчен шелтә бирергә мөмкин, шуннан уздырып булмый. Моңда сәясәт юк Дөрес, тикшерү астындагылар якын танышлары арасындагы әләкче-ошакчылар аркылы НКВДга килен эләккән кайбер нәрсәләрне таныйлар. Алар уйлавынча, бу хәлләр зарарсыз, димәк, җинаятькә саналырга тиеш түгелләр,
Исхак Рәхмәтуллин. мәсәлән. 1921 елда. Мәскәүдә эшләгәндә. Зәки Вәли- дигә хат язуын раслый Вәлиди бу ва- кыпа Фирганәдә була, басмачылар хәрәкәтендә катнаша Рәхмәтуллин, бу хәрәкәтнең киләчәге өметсез, дип саный, Зәкигә монда кайтырга һәм гаебен танырга киңәш итә Хат язу идеясе аңа югарыдан ән телгән булгандыр, бәлки Ул чакта бу хәрәкәтне таркату, аннан кайбер күренекле эшлеклеләрнс аерып алу өчен шундый омтылышлар ясала. Сәлах Атнагулов исә Г Зиновьевның әле Үзәк Комитет әгъзасы булганда язылган тезисларын татарчага тәрҗемә игәргә геләвен кире какмый
Ләкин болар гына яшерен контрре-волюцион оешма төзегән өчен бирелә торган «үлем җәзасы»на тартмый Ә бит «Новаторлар» операциясенә күпләрне нәкъ менә юк итү нияте белән керешенә. Зур оешманы ачуда гикшерүнең беренче айларда көткән нәтиҗәне бир
Ә
мәве очен, Мәскәү кискен шелтәли. Мондый канәгатьсезлек белдерелүенә көндәш оешманың—СССР Эчке эшләр халык комиссариаты ГУГБысы Махсус бүлегенең (начальнигы дәүләт куркынычсызлыгы икенче ранг комиссары Гай) халык дошманнарын тизрәк фаш итүнең «милли проблемалар» тармагында, ягъни яшерен-сәяси бүлек карамагындагы «сәяси территория»дә, зур уңышларга ирешүе дә сәбәп булуы мөмкин. (Махсус бүлек карамагында исә армия, оборона промышленносте һәм барлык төр транспорт була.) Ике бүлек арасындагы көндәшлек «Новаторлар» операциясе барышына, һичшиксез, йогынты ясый. Без бу хакта кыскача булса да сөйләргә тиешбез.
-« /-ч л елда бөтен СССР буй-
I М S Г) лап татаР дии баш-
А лыкларын тагын күп
ләп кулга алалар, шул исәптән Уфадагы Мөселманнарның Үзәк дини идарәсендә эшләүчеләрне дә читтә калдырмыйлар. Дини идарә рәисе урынбасары Кәшшаф Тәржеманов, аның ярдәмчесе Зыя Камалетдинов, Русиядә ислам дине тотучылар тарихында беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби. Мәскәү мәчете имамы Абдулла Шәм- сетдинов, Омск мәчете имамы Гали Гыймуш һәм башкалар кулга алыналар. Үзәк дини идарә эше буенча гына да жәзага тартылучылар саны кырыктан арта. Мәскәү, Ленинград, Казан- һәм кайбер Себер һәм Урал шәһәрләрендә татар инженерлары кулга алына. 1936 елның октябрендә барлык регионнарга җибәрелгән жиңү язмасында ГУГБның Махсус бүлегенең «япон һәм герман разведкаларының татарлар арасында оештырылган диверсия-разведка оешмаларын юк итүе» күрсәтелә. Реля- ция-хатта шулай ук әлеге разведкаларга, «татар һәм башкорт халыклары арасында киң диверсня-шпионлык агентурасы булдырып, шул агентура аркылы хәрби һәм оборона промышленностена һәм тимер юл транспортына кереп урнашырга мөмкинлек тууы» билгеләп үтелә. Хатка өч том тикшерү материаллары ияртеп җибәрелә. Татар хал-кына каршы б) гаять зур провокациянең чыганакларына киң тукталмыйча (авторның моның хакында үз юрамасы бар, һәм ул «Татарлар «Соловки»да һәм аннары һәр жирдә...» дигән әзер хезмәтендә бәян ителә), бер нәрсәне генә укучыга җиткерик.
Тикшерү материалларыннан аңла-шылганча. Кәшшаф Тәржеманов бөтен герман һәм япон агентурасы белән шул илләрнең генштабларының шәхсән кушуы буенча җитәкчелек иткән икән. Ә Абдулла Шәмсетдинов Япония илчелеге секретаре Шимада алдында Мәскә- үдә берничә диверсия акты башкарырга вәгъдә бирә. Җимерү эшләренең исемлегенә аңлатма кирәк тә түгел. Инде картайган мулла Япониягә менә нәрсәләр вәгъдә итә:
1 ЦАГИны (самолет төзелеше үзәген) яндырырга. 2. Мытише вагон төзү заводын яндырырга. 3. «ЗИС» заводын шартлатырга. 4 Тюфелеводагы химия заводын шартлатырга. 5. Әйләнеп үтә торган тимер юл күперен шартлатырга (монда кучерлар куп. материалда кайсы купер икәнлеге төгәл күрсәтелми). 6. Перерва тимер юл күперен шартлатырга. 7. Белоруссия-Балтика юлындагы күперне шартлатырга. 8. Брянск вокзалы (хәзерге Павелецкий вокзалы) янындагы складны шартлатырга. 9. Люблино станциясе депосын шартлатырга.
Басым ясап әйтик, бу шпионнар ту-рындагы кайбер романнарга пародия түгел, ә тикшерү эшеннән күчермә. НКВДның урыннардагы органнары моны кулланма итеп алырга һәм үз «мулла-террорчылар»ын табарга тиеш булалар. Көчле техникасы һәм мөмкинлекләре зур булган немец абверы һәм хәтта Мәскәүне бомбага тоткан бөтен немец авиациясе Абдулла хәзрәт «вәгъдә иткән» (документлар буенча фикер йөрткәндә, әлбәттә) нәрсәләрнең кечкенә бер өлешен дә кыла алмады. Чыннан да, кеше ышанмаслык хәл, әмма — факт.
Татар инженерларының «гаепләре»н танулары менә мондыйрак фактларга нигезләнә. Электрон эретмәсен сынаганда. АРФО заводының цехы яна — эшлексез слесарьның саксызлыгы аркасында яна Сынап күрсәткәннәр икән, ишкәннәр икән ишәк чумарын, дип әйтеп куя фәлән. Ә гаепләү актына, ул үзе ут төртеп яндырган, дип языла. (Ул чакта КамАЗдагы кебек янгын була калса, йөзләрчә кешеләрнең чит ил разведкалары. хәтта Австралия яки Тринидад һәм Тобаго утраулары разведкалары белән элемтәләре булуын «таныттырырлар» иде. мөгаен). Террор турында сүз барганда. Сталинга бомба ташларга җыендым, яки, Кировны үтереп әйбәт иттеләр, әмма Сталинны үтерсәләр. яхшырак буласы иде. кебек «гаеп танулар» тикшерү материалларында тулып ята. Бер уйлаганда, болар мәзәк кебек, ләкин һич тә көлке түгел шул — әлеге «гаеп танулар»да кешеләрнең фаҗигале язмышы чагыла.
Күп кенә «фактлар» чит илләрдәге эмигрант группалары эшчәнлегенә
бәйле Хәзер без бу хакта чын-дөресен шактый беләбез. Табигый ки. Г Ис- хакый. Ф Туктаров. 3. Вәлиди һәм эмиграциянең бүтән лидерлары СССРга җылы мөнәсәбәттә булмаганнар һәм була да алмыйлар иде Ләкин аларнын һәр нәрсәгә әзер киң таралган агентлары һәм террорчылары да юк иде. алар бу хакла хыял итә дә алмыйлар иде Ә бит «новаторлар»ны шушы мөмкин булмаган эшкә «китереп бәйләргә» тырышканнар
Молчанов та. Рудь та Ежовтан шелтә ал1аннардыр. күрәсең. Үзәк Комитетта эшләгәндә үк документларны яхшылап рәсмиләштерүнең бәясен белә Ежов, өстәвенә аның редакторлык сәләте дә була. Ежовның Гай барында Молчановка, тагарлар турында әйбәт рәсмиләштерелгән өч томга күрсәтеп, менә шулай эшләргә кирәк, дип кисәтүе бик тә ихтимал Алга таба, сорау алу һәм кара-каршы очраштыру бер-кетмәләрендә һәм башка тикшерү ма-териалларында теркәлгәнчә, хәлләр үзгәрә Листснгуртнын. Казанда «Новаторлар» эшен тикшерүдә «басым һәм оператив кискенлек» җитми, дигәнен, ягъни «җитмә! әне»н җиткерә башлыйлар
нде кулга алынган Толымбайдан. Касыймовган. Абдул- линнан. Нәҗмидән. «Дмит- ровлаг»тан китерелгән, ун елга хокем ителгән Сәгыйдуллиннан һәм башка бик күпләрдән шаһитлар буларак сорау алалар. Беркадәр каршы торганнан соң. алар барысы да Рәхмәгул- линның һәм Агнагуловның COBCI властена каршы ин әшәке җинаятьләрдә катнашуларын тулысыңча раслыйлар Бик аз исән калучыларның һәм хәтта шул вакытта ук азат ителгән (андый- лар берничә генә була) кешеләрнең берсе Кави Нәҗми. 1955 елда реабилитация башлангач сорау алганда, барлык күрсәтүләрен «басым ясау һәм куркыту-янаулар» аркасында биргәнлеген таный Әйе. тикшерүчегә кирәк булган мәгълүматларны әйтәләр алар Гражданнар сугышында үлемнең йөзенә курыкмыйча караган батырлар да сына хәтта. Намус һәм абруеңны төшермәү сыйфаты кечкенәдән үк күңел-ләренә сеңгән зыялылар да нахак сөйләргә мәҗбүрләр Гомумән, таш капчыкка элә! үчеләрнен барысы да. барысы да..
Бсг аларны моның өчен гаепләргә тиеш түгелбез Актык чиккә җиткерелгәч «гаебен танулар» тиздән ул кешеләрнең кайберләреңә үлем китерә Хәер, газап-жәфалардан тилмергәнче. үлүең хәерлерәк, дип теләүчеләр дә була Бу хакта Казан мэры Павел Аксенов инде басылып чыккан ис-тәлекләрендә кырыс, әмма бик тә дөрес итеп яза Ул үзе дә «Черек күл»нен үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында берничә ай утыра. Җәзалаулар чиктән ашканда, кешеләр холыклары (әйтик. ныклык һәм йомшаклык) арасындагы аерма җуеладыр кебек Шуңа күрә Василий Гроссманнын бер герое, төрмәдә намуслы кешенең намуссыз кешедән аермасы - беренчесенең кабахәтлекне теләмичә эшләвеннән генә гыйбарәт, дип раславы белән бик хаклыдыр да
Рәхмәту ллии да. Атнагулов та «гаеп тану»да берничә баскыч үтәләр Кат- кат кыйнаулардан һәм тикшерү эшенең шул чактагы башка алымнарыннан соң (бу алымнарны тәфсилләмибез, чөнки моны укыганда какшау нервлы кешеләрнең түзмәве мөмкин), алар, калтыравык кулларына каләм кыстырылгач, тикшерүче язган сүзләрне раслап имза куялар Аңнарына килгәч, ягъни үзләренә һәм якыннарына үлем карары чыгаруларын аңлагач, прокурор чакыруны таләп итеп һәм «гаеп тануила- рыннан баш тартып, камера ишеген төяргә тотыналар. Сүз сөйләшмәүче конвоирлар керә дә тагын тикшерүче бүлмәсенә алып китәләр Җәлладлар исә күптән түгел генә кыйналган-тил- мертелгән тоткыннарны усал һәм мыскыллы елмаеп каршылыйлар Имза-лар кабат куела, тик әүвәл тикшерүчеләргә «яла якканнары» өчен гафу үтснелә. Ә «гаепләр»ен танымаучылары жәза бер. үтерәләр андыйлар- ны Медицина институты директоры Еналсевнын. язучы Шамил Усманов- ның һәм тагын уннарча күренекле кешеләрнең тормышы шулай өзелә
Ачы язмыш прокурорларны да читләтеп узмый Якуб Чанышевның. мине прокурор белән очраштырыгыз, дигән таләбенә каршы бер оперуполномоченный
Каян алыйм ли мин сиңа аны’’ Алар белән подвал тулды, дигән җавабы кылану түгелдер
Эш урыннарында утырып калучылар исә. югарылат ы ларның сүзләрен тынлаучан бәндәләр булып, кулга алырга санкция бирәләр, булмаганны булган дип «эшләр» оештыралар «Авыл хуҗалыгы эшләре» буенча белгеч булып китеп, бүген дә хөрмәткә ия бер пенсионер кебек, мәсәлән П Аксенов урындагы кешеләрнең гаепле саналып кулга алынучыларны кыйнауда үзләре дә катнашулары турында истәлекләрендә ышандырырлык итеп яза Респуб-
И
лика прокуроры Еюров кулы кычытуын I аепссз.ырне кыннап баса торган бу-лган...
арт башына Рәхмәтуллин- нан һәм Атнагуловтан үзләренең һәм башкаларның гаепләрен ача торган «мәгьлүматлар»ны алалар. Аларның эше буенча уннарча кулга алынучылар сорауга тартыла. Шаһитлар арасында Казанда партия- идеология өлкәсендә «ат уйнаткан» Г. Касыймов. 3 Гыймранов, Б Абдуллин. С Борһан. Г Әлмөхәммәтов һәм башкалар була. Гаепләүләрнең коточкычларын ташлыйлар — террористик актлар әзерләү, Совет властен бәреп төшерергә чакыру һәм шул максаттан яшерен оешма тозү. Болар исә «социаль яклауның нн югары җәзасы»н, һичшиксез, куллану нын нигезен тәшкил итәләр.
Сак астында тотылучылар, газаплаулар туктатылганнан соң, акылга сыймаслык «танулар»ыннан тагын ваз кичәргә үзләрендә көч тапканнардыр, күрәсең. Әмма озакка түгел. Менә бер генә мисал 22 апрельдә Рәхмәтуллин, Шәрык педагогия институты директоры Газыйм Касыймов белән кара-каршы очраштыруда. 1936 елның ноябрь- декабрь айларында үзе биргән мәгълү-матларның барысыннан да диярлек баш тарта. Партия алдында бердәнбер «гөнаһпым - 1921 елда Әхмәтзәки Вә- лиди1 ә хат язуым, шуннан соң бернинди контрреволюцион эш алып бармадым һәм үземә, һәм башкаларга күрсәтүләрем ялган, ди ул. Беркетмәдә: «Кара-каршы очраштыру туктатылды». дигән бик тә мөһим сүзләр сырлана Сорау алуга бүлек начальныгы Веверс кушыла, «үжәт адәм» белән ни кылуларын күз алдына китерү кыен түгел Нәтиҗәдә. 27 апрельдә Рәхмәтул- лин, тикшерүне алдарга теләве өчен, гафу үтенә һәм 1936 ел ахырындагы күрсәтмәләренең барысын да диярлек раслый. Ә 9 майда инде үзенә ташланган гаепләрнең барысын да танып имза куя. 20 майдагы кара-каршы очраштыруда Рәхмәтуллин. Абдуллин һәм Касыймов бер-берсен фаш итүче элекке күрсәтүләрен кабат раслыйлар. Димәк, каршылык күрсәтергә көч бетә.
1937 елның 2 июнендә тикшерүче Каменыциков Рәхмәтуллины тикшерү эше һәм СССР Югары судына тапшырылачак гаепләү акты белән таныштыра Беркетмәдә: «Рәхмәтуллин тикшерү эше белән танышырга теләми»,—дип язылган, әмма Рәхмәтуллин имзасын салган.
С. Атнагулов эше дә шушы ук тәртиптә диярлек тәмамлана. «Новаторлар» даирәсенә кертелгән башка уннарча эшләрне тикшерүне дә шул ук вакытта ахырына җиткерәләр. «Халык дошманнарымның соңгы өмет шәүләсе булып суд кала Кайберәүләр, югары юридик орган хәйләле һәм мәкерле ниятнең асылына төшенер, партия идеяләренә үзләренең бирелеп хезмәт итүләрен (хәзер исә аларны нәкъ менә шуның өчен үлем җәзасына тартмакчы булалар) игътибарга алыр, дип өмет баглыйлар. Шулай да күбесе судның тикшерү материалларына штамп сугасын. хөкемнең инде күптән чыгарылуын төшенәләр. Ә судьяларның киңәшү бүлмәсенә кыланып чыгып китүләре чәй эчү өчен егерме минутлык тәнәфес ясаулары гына ич Әмма өмет, кем әйтмешли, иң актыктан киселә...
«Новаторлармны Мәскәүдә Югары судның хәрби коллегиясендә хөкем итәргә булалар. Соңрак, «үлем машина- сы»ның эш тизлеге арта барып, бөтенесен ахыр дәрәҗәдә гадиләштерәләр. 1938 елнык маенда Казанда СССР Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе Татарстаннан йөздән артык һәм Мари республикасыннан унсигез кешене ике көндә үлемгә хөкем итә. Бу коты- рынкы мәҗлестә корвоенюрист Мату- левич рәислек итә. бригвоенюристлар Ждан һәм Колпаков аңа булышалар.
Аннары «өчлек»ләр утырышлары башлана Инде эшләр белән танышып та тормыйча, тикшерүченең кыскача сөйләве буенча, гаепләнүчене чакырып та мәшәкатьләнмичә, бер утыруда йөзләрчә кешеләргә хөкем чыгаралар.
СССР Югары суды хәрби коллегиясенең ди ввоенюрист Я Дмитриев, див- военюрист Н. Голяков, бригвоенюрист С. Преображенский (безнең колакка сәер ишетелә торган мондый дәрәҗәләр, юриспруденция генераллары, дигәнне аңлата) составындагы 1937 елның 3 августы утырышы «татар көне» булгандыр, күрәсең. Бу көнне суд каршына «Новаторлар» операциясе барышында кулга алынган төп группа кешеләре баса Аларның кайберләрең атап әйтик: И. Рәхмәтуллин. КДПИ директоры Г Касыймов. «Известия» газетасы хәбәрчесе С. Борһан, сәнгать эшләре идарәсе (хәзергечә — мәдәният министрлыгы) на-чальнигы Г Әлмөхәммәтов. партия өлкә комитетының элекке бүлек мөдире 3. Гыймранов. КДПИның элекке директоры. аннары татар театры директоры М Йосыпов, ВКП(б)ның Татарстан өлкә һәм Казан шәһәр комитетларының элекке секретарьлары Б. Абдуллин һәм А. Биктаһиров. күренекле тел галиме һәм этнограф Н. Хәкимов...
Алар барысы да. эшнен асылы кыскача гына әйтелгән, «социаль яклауның ин
М
югары жәзасымна хөкем ителәләр, һәм, белешмәләрдән күренгәнчә, карар шул көнне үк жиренә җиткерелә. Ф Сәйфи-Казанлыны ике көннән соң аталар
Сәлах Атнагуловның әле тагын ике атна яшисе калган булган икән Үзе белән бер «эш»тә гаепләнүчеләрнең үтерелүе турында ул белгәндер, күрәсең төрмәдә дә хәбәр, бигрәк тә үлем жәзасынын үтәлүе турындагы хәбәр. тиз тарала Аны коллегиянең яңа составы корвоенюрист Л Плавнек. бригвоенюрист С Преображенский һәм беренче ранг военюрист Ф Климин хөкем итә Утырыш 16 августта 13 сәгать 30 минутта башлана һәм 13 сәгать 50 минутта бетә. Егерме минутта, беркетмәдән аңлашылганча, гаепләү актын игълан итәргә. Эльвов. Рәхмә- туллин, Нәжми. Абдуллин. Касыймов, Гыймранов. Борһан һәм башкаларның күрсәтүләрен укырг а. Атнагуловның үз күрсәтүләрен һәм аның соңгы сүзен тыңларга, киңәшергә чыгарга һәм хөкем карарын игълан итәргә «өлгерәләр» Юстиция «стахановчыялары менә шулай жәһәт эшлиләр! Атнагулов күпчелек гаепләрне кире кага, тануларының һәм күрсәтүләренең кайберләрең «рухи сәламәтлеге какшау хәл»дә бирүен әйтә, шаһитларның барлык кү-рсәтүләрен инкяр итә (аларның күбесе атылуын ул инде белгән) һәм соңгы сүзендә: «Үземне гаепле санамыйм», дип белдерә. «Бөтен мал-мөлкәтен алып, иң югары җинаять җәзасына атарг а» хөкем итү карары шул ук көнне жиренә җиткерелә.
«Новаторлар» эше менә шулай тәмамлана Шартлы исем белән аталган йөзләрчә операцияләрнең меңнәрчә- меңнәрчә кешеләрне подвалларда үтерткән һәм лагерь-төрмәләрдә череткән операцияләрнең монысы да күп. бик күп корбаннар китерә
« әкин. «Новаторлар» операци- ясснә турыдан-туры кагылы-
* ж шы булмаса да, тарихның (язмышның, дисәк тә ярыйдыр) бер шаяруы турында да сөйлик әле
Шул көнге суд утырышының нәтиҗәләре турында кыскача информация икенче көнне үк берничә урынга җибәрелә Беренче чиратта. Үзәк Комитетка. «хуҗа»ның секретаре Поскребышевка. әлбәттә. Икенче данәсе НКВДга. Н. Ежовка илтелә Ежов эле-ктә Казан кешесе була, партия номенк-латурасының түбәсенә таба Казанда менә башлый. Әлеге хәбәр хатындагы таныш фамилияләрне күргәч, кагыйдәгә әйләнеп баручы «этләргә эт үлеме» дигән сүзләрне кабатлавы бик тә ихтимал анын Чөнки юлбашчылар «хуҗа»га охшарга һәм ошарга тырышып. кыска һәм ачык сөйләргә өйрәнә-ләр Наркомны яшьлегендә «Колька книжник» дип йөртәләр Шулай да ул 1921 елда Казанда тутырылган анкетада беркайда да беркайчан да укымавы турында дөресен ихластан яза (Хәер. Үзәк Комитетта эшләгәндә, анкетаның әлеге графасына «түбән белемле» дип сырлый Эш урыны күпмедер белеме булуын таләп итә ич .) Ләкин ул китап укырга ярата, хәтта ике чит тел —поляк һәм литва телләрен да белә. Шулай да Ежов, суд нәтиҗәләре турындагы язуны укыгач. С Атнагуловка хөкем карары астында имзасы торган берен че ранг военюрист Федор Климин белән ике ел чамасыннан соң. күзгә-күз очрашырмын, дип уена да китермәгәндер. саташулы төшләренә дә кермәгәндер бу хәл..
1940 елның 2 февралендә, җомга көнне. СССР Югары суды хәрби ко г легиясенең ябык утырышы уза Анда совет юстициясенең кешеләр җанын күчереп тиңсез дан яулаган, безнең бөтен сәяси элитабызны диярлек теге дөньяга җибәргән армюрисг Василий Ульрих үзе рәислек итә Ә бу утырышта безгә инде мәгълүм һәм инде бригвоенюрис г дәрәҗәсенә ирешкән Федор Климин әгъза була. Кечкенә генә гәүдәле, таушалган гимнастеркалы, мәгънәсез күзләре ялтыр-йолтыр изүче, судьялар алдында соңгы сүзләрен бәген көченә кычкыручы кеше исә Николай Иванович Ежов Югыйсә әле күптән түгел генә Дәүләт куркынычсызлыгы Гене-раль комиссары. Сталинның тимер наркомы, дошманнарның котын алучы Ежов. Сталинга ин зур мәдхия җырлаучыларның берсе Микоян әйткәнчә, ленинчыл стиль һәм «тимер Феликс йөрәге кайнарлыгы» эрет мәсен-кушыл масын гәүдәләндерә иде
Ежов халык дошманнарын юк игү өлкәсендә, шулай ук чекистлар баш карган эшләрне җәмгыятьнең аңламавына ризасызлык белдерә, түбәнгә тәгәрәве сәбәпләрен шәхси дошманнары мәкерле эш йөртүдә күрә. ул. әгәр ялгышларын судта хак-дөресләп таныса, әле кичә генә Бериянен. Сталин исеменнән, үзенә тормыш вәгъдә итүенә ышанып сөйли Яшерен серләрен. хәтта ингнм серләрен ачып, артыгын тырышып җибәрә Кешенең рухи халәте борылышлары сәер һәм серле шул
Югыйсә Ягода да, Ежов та һәм сәяси зат буларак алардан бик күпкә өстен Берия да үзләре тудырган сәяси уен кагыйдәләрен гаҗәеп дәрәҗәдә әй
бәт белгәннәр һәлакәткә дучар булуларын аңлый торып, алар, соңгы сызыкка житкәч, шулай да могҗиза кы- лынуына өметләнәләр — үзләрен исән калдыруны үтенәләр. Чыннан да, өмет дигәнең иң актыктан җан бирәдер, ахрысы...
һәм менә Ежов та үзенең хезмәтләре һәм Сталинның тормыш вәгъдә итүе турында кабат-кабат искәртә. Суд аны бүлдерми. Бу көнне башка эшләрне карау билгеләнмәгән була. Лефортово төрмәсенең кечкенәрәк кенә залы буш диярлек, анда сакчылар һәм ко-мендант кына бар. Күп санлы зарлану- сыкранулардан соң, гадәти булып әверелгән гыйбарәне — Сталин исемен атап үләргә теләвен әйтә Ежов, һәм әнисен, кызын һәм бертуганының улларын жәзага тартмаулары турында нигезле телә1ен белдерә. Соңгы сүзендә упкын кырыена җиткәндәге кешелә-рчә кызганыч тавышы яңгырый: «Бер нәрсәне үтенәм мине тыныч кына, газап чиктермичә атыгыз!»
Суд. Ежовны атарга хөкем итеп, бу карарның кичекмәстән жиренә җи-ткереләчәген дә күрсәтә Ләкин аны ике көннән соң гына аталар Сталинның карарны раславын көткәннәрдер, күрәсең.
Ежов өендәге өстәл тартмасында кеше тәненә тиюдән ямьшәйгән пуляларны саклаган була. Дүрт пуляны Аларны Зиновьев, Каменев һәм Смирнов тәннәреннән алганнар икән. Смирновка ике пуля кирәк булган. Гадәттән тыш комиссиядә эшләгән бер ветеран (ул Мәскәүдә яшәде) безгә Ежовка ике пуля кирәк булмавын әй-ткән иде Ләкин Берияның шундый истәлекләр саклавы-сакламавы турында ул белми иде Югыйсә бу ветеран «атом эшләре» буенча Берияны әйбәт хәтерли һәм. «разведканың һәм галимнәрнең тырышлыкларын бик шәпләп килешз ермичә-яраштырмыйча торып, атом бомбасын шундыен да кыска вакытта булдыру — мөмкин түгел хәл», дип саный иде
... Безнең көннәр төрле яктан, аеруча сәяси яктан, бик тә ыгы-зыгылы Пуля сәяси аргументларның берсенә әйләнә бара Хәвеф-хәтәрле үткәннәрне кабатлау мөмкинлеге калмасын иде Теләк шундый, һәм таләп тә шундый Халык теләге һәм халык таләбе.