Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ
ТАТАРСТАНДА
30 майда
Россия Федерациясе
Президенты Б II Ельцин
Чаллы шәһәренә килде
Бигеш аэропортында аны
Татарстан Республикасы Президенты М III
Шаймиев, TP Югары Советы Рәисе Ф X
Мөхәммәтшин. ТР Премьер-министры М Г
Сабиров. Татарстанга алданрак килгән
Россия Федерациясе эчке эшләр министры В
Ф I рин Россия Федерациясснен милләтләр
һәм региональ сәясәт ипләре министры Н. Д
Егоров. Чаллы шәһәре мэры Р 3 А.ттынбаев
һәм башка рәсми кешеләр каршылады
Б. Ельцин һәм М. Шаймиев Чаллы шә-
һәренең эчке эшләр идарәсендә. «КамАЗ»
заводларында, «КамАЗ» фәнни-техник үзә-
генең күргәзмә мәйданчыгында булдылар
Шул ук көнне Б Н. Ельцин. М III Шай-
миев Казанга кайттылар.
31 майда Россия Президенты
Казанның балалар учреждениесендә.
«Майский» совхозында. Мәржани
мәчетендә. Пстропавел соборында булды,
хезмәт ияләре белән оч рашгы Аннары Казан
Кремлендә визитка йомгак ясалды.
ФРАНЦИЯДӘ ОЧРАШУЛАР
Татарстан Республикасы Вице-президен-
ты В Н. Лихачев 2 5 май көннәрендә эш
визиты белән Франциядә булды Ул анда
промышленность, телекоммуникация һәм
тышкы сәүдә министры М Лонге, тышкы
эшләр вице-мнниегры. Европа континенты
департаменты директоры П Пудодс, Милли
ассамблеянең тышкы эшләр комиссиясе
әгъзасы М Денио. Париж Академиясе рек-
торы һәм Сорбонна университеты канцлеры
М Жандрсо-Массалу һәм башка рәсми ке-
шеләр белән очрашты
Француз ягы. Татарстан Республикасы
икътисадының тотрыклы һәм перспектива
лы булуын билгеләп үтеп, безнең җөмһүрият
белән төрледән-төрле үзара файдалы
мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзер булуын бе-
лдерде
М. Г. САБИРОВ—ТӨРКИЯДӘ
Төркиягә эш визиты белән килгән Татар-
стан Республикасы Премьер-министры М Г
Сабировны 28 апрельдә бу ил Президенты С
Дәмирәл әфәнде кабул итте Дустанә
шартларда үткән әңгәмә барышында икс
дәүләт арасында үзара файдалы сәү зә-икъ-
тисадыЙ һәм мәдәни хезмәттәшлекне тирә-
нәйтү. Татарстан икътисадына реформалар
ясауда Төркия тәҗрибәсен куллану мөмкин-
лекләре турында сөйләшенде
Шул ук көнне М Сабиров Төркиянен
Бөек Милли Җыены Рәисе X Чиндорук белән
очрашып сөйләште
ҖӨМҺҮРИЯТЕБЕЗДӘ —
КОРБАН БӘЙРӘМЕ
Мөэмин-мөселманнарның иң зур. иң ка-
дерле бәйрәмнәренең берсе саналган Корбан
бәйрәме алдыннан. 20 майда изге Гарәфә
көнендә Татарстан Республикасы
Президенты Минтимер Шаймиев Казанның
Ленин районындагы Болгар мәчетендә бу-
лып, дин әһелләре белән очрашты
Җөмһүриятебез Илбашы барча мөсел-
маннарны олы бәйрәм белән кайнар котлады.
һәркайсына саулык-сәламәтлек теләде
21 майда, иртән, мәркәзебезнең Мәржа-
ни, Әжем. Печән базары. Кабан арты. Со-
лтан. Рамазан һ б мәчетләрендә, шулай ук
Татарстанда теркәлгән ЗООдән артык мәчет
мәхәлләләрдә дә бәйрәм намазлары булып
узды Елдагыча. Сөембикә манарасы янын-
дагы мәйданда да күпләгән халык Корбан
бәйрәмен зурлап билгеләп үтте Бирегә җө-
мһүриятебезнең күп төбәкләреннән, күрше
республикалардан да килгәннәр иде
МАТБУГАТ БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН
6 май көнне Татарстанда Матбугат
бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы
Президенты М Ш Шаймиев массакүләм
матбугат чаралары җитәкчеләрен кабул итте
Очрашу барышында бүгенге матбугат
алдында торган бурычларны хәл итү юллары
хакында җитди сөйләшү булды
Шул ук көнне 16 сәгатьтә башкалабыз-
ның Бауман. Кави Нәҗми, Муса Җәлил һ б.
урамнарында Матбугат бәйрәме башланды
Анда республикабызда чыгучы күп гөр- 1с
газета-журналлар редакцияләре хезмәт-
кәрләре. танылган язучылар, сәнгать оста-
лары чыгыш ясады
Матбугат бәйрәмендә Татарстан Югары
(оветы Рәисенең беренче урынбасары 3. Р
Валиева. ТР Премьер-министры урынбасары
И К Хэйру длин. Мәгълүмат һәм магоугат
министры И Г Әхмәтҗанов катнашты
ПРЕЗИДЕНТ
ӘДИПЛӘРНЕ КАБУЛ ИТТЕ
30 май көнне Татарстан Республикасы
Президенты М Ш Шәймнсв Кремльдә бер
төркем татар язучыларын кабул итте Әлеге
очрашуда ул әдипләрдән Гариф Ахуновка,
Аяз Гыйләжевка, Мөхәммәт Мәһдиевка
«Татарстан Республикасының халык язучы-
сы». Илдар Юзеевка «Татарстан Республи-
касының халык шагыйре» дигән мактаулы
исемнәрнең таныкнамәләрен һәм билгеләрен
т апшырды
Очрашу барышында республикабызның
мәдәният һәм иҗтимагый тормышындагы
көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде
Бу җылы һәм ихлас сөйләшүдә әдипләр-
дән Г Бәширов, Ә Еники. Ш Галиев, Г.
Зәйнашева, Р Фәйзуллин. Р Харис. Р Ба-
тулла, М Маликова. А Әхмәдуллин, 3. Ма-
нсуров. Татарстан китап нәшрияты дирек-
торы X. Әшрафжанов, Язучылар берлеге
идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев һәм башкалар
катнашты
КЫРЫМЛЫ ЛАР КАЙГЫСЫН
УРТАКЛАШУ
Моннан 50 ел элек, 1944 елның 18 маен-
да, Сталин фәрманы белән Кырым татар
халкы үз җирләреннән рәхимсез төстә читкә
сөрелгән. Шул уңайдан, Кырым Республи-
касында матәм көне билгеләп үтелде. Тата-
рстан Республикасы Премьер-министры
урынбасары И К Хэйруллин. Югары Сове-
тның даими комиссиясе рәисе, язучы Р И
Вәлиев Кырым Югары Советы һәм Мини-
стрлар Кабинетының кайгы утырышында
һәм кайгы митингысында катнаштылар.
Кырым татарлары һәм башка милләт
халыклары чит җирләргә сөрелгән тимер юл
вокзалларында мемориаль такталар ачылды.
Кырым татарлары Милли Мәҗлесе дә, әлеге
фаҗигале вакыйгага ярты гасыр тулуга
багышлап, күп чаралар үткәрде
БАЛТАЧТА —
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ
17 18 май көннәрендә Татарстанның
Балтач районында татар әдәбияты көннәре
үткәрелде Бирегә Татарстан Язучылар бер-
леге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев җитәк-
челегендә 12 әдип килде. Алар районның
Куныр. Борбаш, Карадуган кебек төбәклә-
рендә булып, авыл эшчәннәре, мәктәп уку-
чылары белән очраштылар. Балтач халкы Г
Ахунов, А Гыйләҗев. М Мәһдиев, И Юзеев.
Ш. Галиев. Г Зәйнашева, Р Фәйзуллин. Р
Гатауллин, Р Харис. М. Галиев кебек
язучыларның чыгышларын яратып кабул
итте.
Каләм осталары Шодадагы Мирхәйдәр
Фәйзи музеенда һәм Г Тукайның әнисе Мә-
мдүдә абыйстай күмелгән Сосна Пүчинкәсе
зиратында да булдылар.
ТУКАЙ МУЗЕЕНДА —
«КАЗАН УТЛАРЫ» КӨНЕ
18 майда мәркәзебезнең Г Тукай
музеенда «Казан утлары» журналы көне»
үткәрелде Аңа Казандагы татар
гимназияләре мөгаллимнәре һәм
шәкертләре, республикабызның төрле
төбәкләреннән журналны алдыручылар, чит
җирләрдә яшәүче милләттәшләребез, дин
әһелләре килгән иде.
Очрашуда «Казан утлары» журналының
җаваплы сәркатибе Наис Гамбәр, бүлек мө-
хәррирләре Тәүфикъ Әйди, Шаһинур Мо-
стафин һәм басмабызның даими авторла-
рыннан саналган Батулла. Зәки Зәйнуллин.
Фәрит Яхин кебек каләмдәшләребез чыгыш
ясады Алар тыңлаучыларның күп санлы
сорауларына җавап бирделәр
Билгеле булганча, 18 май — Кырым хал-
кын туган илләреннән сөрүнең 50 еллыгы
көне Шул уңайдан, әлеге матәм көненә ба-
гышлап, Ташкент өлкәсенең Газалкснт шә-
һәреннән килгән Әмирхәниф хәзрәт Галиев,
сөрелгәндә вафат булганнарны искә алып,
залдагы барча халык белән бергә, алар ру-
хына дога кылды
1990—1991 елларда Кырым татарларына
матди һәм рухи ярдәм күрсәткән язучы-
ларыбыздан Батулла һәм Зәки Зәйнуллин исә
үз истәлекләре белән уртаклаштылар
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ —
ЯҢА БИСТӘ ЗИРАТЫНДА
27 нче майда, җомга көнне, бер төркем
татар язучылары — танылган драматург Ту-
фан Миңнуллин, «Казан утлары» журна-
лыннан Шаһинур Мостафин. «Идел» жур-
налыннан Ркаил Зәйдулла. Марат Закир.
«Салават күпере» журналыннан Зиннур Хө-
снияр, Ләбиб Лерон, «Татар иле» газета-
сыннан Газинур Морат һәм Татарстан Язу-
чылар берлегенең хуҗалык мөдире Шамил
Бәдертдинов Яңа Бистә зиратында булдылар.
Алар биредә төрле елларда күмелгән татар
әдипләренең каберләрен тәртипкә ки-
терделәр Шул ук көнне күренекле татар
шагыйре. Татарстан Республикасының Г
Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты
Нури Арслан һәм балалар язучысы Әминә
Бикчәнтәева каберләренә ак мәрмәрдән эш-
ләнгән язулы ташлар һәм чардуган куелды
Чардуганны Т Миңнуллин үз хисабына ма-
хсус эшләткән иде
ШАГЫЙРӘ ЮБИЛЕЕ
Әлмәт районының Габдрахман авылында
гомере буе балалар укыткан шагыйрә Энҗе
Илалетдин кызы Мөэминовага 70 яшь тулды
Шул уңайдан. Әлмәт нефтьчеләренең
мәдәният һәм техника сараенда юбилярның
иҗат кичәсе үткәрелде Э Мөэмино- ваны
Татарстан Югары Советы Рәисенең беренче
урынбасары Зилә Вәлиева, юбилярның күп
санлы шәкертләре, каләмдәшләре, шигърият
сөючеләр, сәнгать осталары, район һәм
шәһәр хакимияте җитәкчеләре һ б олуг
бәйрәме белән кайнар котладылар
ГАКЫЙЛ СӘГЫЙРОВНЫҢ
ИҖАТ КИЧӘСЕ
Самараның Металлурглар мәдәният са-
раенда көчле рухлы шагыйрь һәм рәссам
Гакыйл Сәгыйровның иҗатына багышланган
хәйрия кичәсе уздырылды. Аны өлкәдә татар
телендә чыгучы «Бердәмлек» газетасы,
«Туган тел» мәдәни үзәге һәм «Азатлык»
яшьләр берлеге оештырды
Әлеге кичә тамашачыларны 51 ел гоме-
ренең 40 елга якынын түшәктә ятарга мәҗ-
бүр булган Г Согыйровнын «Кабатланмас
моң» исемле яңа шигырьләр җыентыгы һәм
рәсемнәре күргәзмәсе белән таныштыруга
багышланды
Кичәдә Казаннан килгән кунаклардан
шагыйрь һәм драматург Ростам Мингалим •
акыйл Сәгыйровка Татарстан Язучылар
оерлеге әгъзасы билетын тапшырды һәм аңа
күңел көрлеге, иҗат уңышлары теләде
Язучылардан Татарстан китап нәшрияты
мөхәррире Фәнзаман Баттал. «Аргамак-
журналының баш мөхәррире Айдар Хәлим.
«Салават күпере» журналы баш мөхәррире
Зиннур Хөснияр чыгышлары ла шагыйрьнең
иҗат кичәсенә нур өстәде.
КИТАПХАНӘГӘ —ӘДИП ИСЕМЕ
Фажигалс төстә вафат булган талантлы
әдип Фаил Шәфигуллинны якташлары оны-
тмый Ана багышлап, туган ягында Зеле-
нодол районында әледән-әле китап укучылар
белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр
булып тора Күптән түгел генә районның
милли китапханәсенә Ф Шәфи гуллин исеме
бирелде
КАЗАН КҮГЕНДӘ —
БАЛЕТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ
Татарстан башкаласында опера җырчы-
ларының данлыклы якташыбыз Федор Ша
ляпин исемендәге XIII Халыкара фестивале
моннары тынарга өлгермәде, 13 майда М
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет академия театры бинасында балет
осталарының VIII Халыкара фестивале ачы
лды Атаклы милләттәшебез XX гасырның
мәшһүр биючесе Рудольф Нуриев исемен
йөртүче әлеге мәртәбәле фестивальдә ун көн
буе. дөньякүләм танылган балет осталары
белән бергә, гатареганлылар да тамаша
чыдарга бәхетле мизгелдер бүләк иттеләр
Фестиваль 22 майда гала-концерт белән
төгәлләнде
ТЫЛСЫМЛЫ МОҢНАР ДӨНЬЯСЫНДА
Мәскөүнең Глинка исемендәге Музыка
музеенда композитор Рәшит Кәримуллин-
ның «Шорекъкә юл» дип исемләш он яна
концерты премьерасы булды Анда талашлы
авторның сонгы елларда иҗат ит кән әсә-
рләре яңгырады
Германиянең Штауфен шәһәрендә дө-
ньяда тиңе булмаган уен коралы органны
презентацияләү оештырылды. Анда Татар-
стан вәкилләре дә катнашты Скрипкачы
Рөстәм Абятон. органчы Людмила Каме лн-
на. виолончельдә уйнаучы Ирина Лаптева
кебек каган палар Зигфрид Люсгиг җитәк-
челегендәге оркестрда чыгыш ясадылар.
Кукмпра районында күренекле компози-
тор Фасил Әхмотов призына -Яшь талант-
лар» фссгиваль-конкурсы үткәрелде Бәйгедә
мәктәп укучыларыннан 130 лап бала
катнашты Соңыннан район авылларында
сәнгать осталары белән очрашулар булды
Якташлары янына Ф Әхмәтов үк дә кайткан
иде.
БАШЛАП ЯЗУЧЫЛАР
КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
25 апрельдә Минзәлә районында башлап
язучыларның бишенче конференциясе үткә-
релде Анда әдәби ел йомгаклары турында
шагыйрь Рәшит Гәрәй чыгыш ясады. Район
газетасы игълан иткән иҗади бәйгедә җиңгән
һәм быел Татарстан китап нәшриятында
«Кояшка хат» дип исемләнгән беренче
шигъри җыентыгын чыгарган 5 нче сыйныф
укучысы Энҗе Афзаловага һәм анын каләм-
дәшләренә истәлекле дипломнар, бүләкләр
тапшырылды.
ГАРМУНЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ
Республикабызда икс елга бер мәртәбә
май аенда гармунчыларның Фәйзулла Ту-
ишев исемендәге бәйгесен үткәрү матур бер
гадәткә әверелде Бу конкурсның быелгысы-
нда катнашу өчен Казанга республикабыз
районнарыннан йөздән артык гармунчы
җыелды Әлеге бәйгегә осталыкта көч сына-
шырга чит җирләрдә яшәүче милләттәшлә-
ребез лә килгән иле.
КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ САФЫНА
Башкортстандагы татар язучылары бер-
легенең идарә һәм ревизия комнсснясенсн
киңәйтелгән утырышында үзләрен нжали
оешмага алуны сораган әдипләрнең гариза-
лары каралды Салават Рәхмәтулла. Альберт
Котыен. Рәис Рнян. Bin Казыйханов һәм Гали
Гатауллин Язучылар берлегенә әгъза итеп
кабул ителделәр
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар музыка сәнгатен пропагандалау-
дагы уңышлары өчен Башкорт дәүләт фила-
рмониясенең «страда җырчысы Фән Гавис
улы Вәлнәхмәтовка «Татарстан Республи-
касының атказанган артисты» дигән макта-
улы исем бирелде
Музыка сәнгате өлкәсендәге зур казаны-
шлары өчен. Г Тукай исемендәге Татар дә-
үләт филармониясе артисты Рөстәм Гали
улы Маликов -Татарстан Республикасының
халык арт исты» дигән мәртәбәле исемгә ла-
ек булды
Әдәбият һәм сәнгатькә караган актуаль
мәсьәләләрне иҗади яктыртканы өчен. «Ва-
таным Татарстан» газетасының бүлек мө-
дире Асия Шәйхразый кызы Юнысовага.
1943 ел дәвамында басы пан иң яхшы яз-
малар авторы буларак. Татарстан журналист
(арының X Ямашев исемендәге премиясе
бирелде