Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБРАҺИМ БИККУЛОВ


_ _ л әлеге фотога 1926 елда Кисло- водскига
ял итәргә баргач, кав- казлылар киемен киеп
төшкән. Миңа аны тугашгары җибәргән иде.
Кем соң ул Ибраһим Биккулов? Ул зыялы
I аиләдән чыккан мөгаллим, журналист,
тәрҗемәче 1884 елда Сембер губернасы Буа
өязе Яңа Тинчәле авылында Җамалетдин
хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә Абыйсы
Касыйм Биккулов— мулла, язучы,
дәреслекләр авторы. Башка туганнары да
укымышлы кешеләр булган.
И Биккулов, Буа мәдрәсәсендә белем
алганнан соң. Казанга килеп, 1908 елда
атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен
тәмамлый. Ф Әмирхан аның шә- риктәш
дусты
«Мөхәммәдиямне тәмамлагач, И
Биккулов Томскига мөгаллим булып китә.
Томскида нинди кыенлыклар белән балалар
укытуы турында ул Ф Әмирханга хатлар
язып тора. Салкын Себертә үз теләге белән
мөгаллим булып китүчеләр ул вакытларда
сирәк була. Андыйларны «Караңгы Себсргә
мәгърифәт нуры сибүчеләр» дип атаганнар
И Биккуловның журналистлык эшчәнлеге дә
Себердә укытканда башлана. Ул 1914 елда
Казанга кайта. «Шура», «Мәктәп»,
«Сөембикә», «Аң», «Ак юл»
журналларыңда. «Казан мөхбире».
«Йолдыз», «Әльислах». «Ил» гәзитәләрендә
языша «Сибирия» гә- зитәсенең үзхәбәрчесе
була «Кояш»- та, Ф Әмирхан белән бергә,
гәзитәнең төп хезмәткәре булып эшли. Аның
«Хәзрәт», «Әкмәли», «Мөгаллим». «Ислам
улы» дигән яшерен имзалары билгеле.
Февраль һәм Октябрь революциясе
чорларында И. Биккуловның иҗтимагый
эшчәнлеге тагын да активлаша төшә Сембер
шәһәрендә «Җөмһүрият» дигән атңалык
гәзитә чыгара. Бу гәзи- тә соңыннан буржуаз
милләтче басмалар исемлегенә кертелә И.
Биккулов Уфада үткән «Милли мәжлес»тә
Сембер губернасы вәкиле булып катнаша.
«Милли мәҗлесмнең «Хокук комиссиясе»
әгъзасы итеп сайлана «Уфа хәбәрләре»
гәзитөсенә языша.
Шулай да И Биккуловның язмышы
Казан белән бәйле Ул 1923—1924 елларда Ф.
Әмирхан белән берлектә Казан татар театры
техникумында татар теле дәресләрен альт
бара Татар телен гамәлгә кую курсларында
да укыткан булырга тиеш дигән хәбәрләр
йөри 1925—1929 елларда рус теленнән биш
исемдә китап тәрҗемә итә. 1926 елда үзенең
«Мәктәптә тән тәрбиясе» исемле китабы
чыга. 1929 елда да И. Биккулов әле Казанда
яши. Шуннан соңгы язмышын мин ачыклый
алмадым. Мәрхүм Рашат Гайнанов Г
Ибраһимовның сигез томлык «Әсәрләре»
җыелмасында аның үлгән елы итеп 1938
елны күрсәтә. «И Биккулов шәхес культы
чоры корбаны булырга тиеш».— Рашат
Гайнанов шулай дия торган иде. Бәлки
Вакыт галиҗәнаблары бу томанлауларга
ачыклык кертер, һәрхәлдә, өметләнеп яшик
Быел әлеге журналистның юбилей елы.
тууыңа 110 ел тула (туу көне генә билгесез).
Бу кечкенә язма’ һәм әлеге фотоны дөньяга
чыгару, шушы мөхтәрәм шәхеснең рухын
искә алу максатын да күздә тота.