Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕР ЙОЛДЫЗНЫҢ НУРЫ


(ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР)
Кереш
«Мең дә бер кичә»дәнме ул? Кем сүзе? Гашыйк җанга, бәлки. Җәбраил үзе Әйтә төштә. Сине аңлар бер яр бар Эзлә шуны.. Ул шаһ Әфраим кызы
Лк канәфер сүзе
Бүлмәмдә бүләгең синең ак чәчәк: Күңелеңә, ди. гаҗәп аклык иңәчәк'
Яңа йолдыз калкыр анда Көндезен
Янса да ул. исемен Чулпан диячәк...
Каләмнән сиңа сәлам бу
Сиңа ихлас фатихам бу Каләм бу! — Юл башында теләгем бу сәлам бу!
Ничә Кояшка iабындым Гаҗәпме
Тагын берәү чыкса балкып? Галәм бу.
Гади бер кон иде
Килдең «гаиб ирәннәрдәй күрендең» Бүлмәм шат авазга, нурга күмелде. Язмыш каләме язды Хак куштымы Ямьләтергә сиңа шушы көнемне?!

Сурәтең шундый бугай
Яшькелт күзең, алма битең, каш — кыйгач...
Эшләпәңә капса утың—ялкын чәч?! Күзем туйган кебек булса, нур эчеп, Сизәм ләкин: күңел карным тагын ач!
Шул мизгелгә рәхмәт
Җанны тетрәткән илаһи мизгелне Озайтырга теләдем мин — сиздеңме? Күз алдыңда яшәрдем, егет булдым: Сөләйманны җиңгән Бәлкыйс идеңме?
Күпме теләк үлде?
Бактым ла эзләп үземне күзеңдә...
Ай-Һай, каты караш икән үзеңдә.
Ихтыярсыз кызардым — шактый әрсез Теләк туып, үлде «тыйнак» йөземдә!
Башта ук күккә күтәрдем
Кагылырга кыймыйм өрфия тәнгә. Кулларымны бәйли ни ул — бу мәлдә? Җанын белән җаным аңлашты юкса. Түзәм: Алиһәм дигәч син гүзәлгә...
Г ору рланырсыңмы?
Бер күрүем җитте — хис шашып китте. Дулкынланды уй-тойгы, ташып китте.
Үлдем, беттем. Йә. тантана ит, ханым:
Кайтмас юлга тагын бер гашыйк китте.
Бер сөйләшү
— Кем чәчәген өзә, ә кем җимешен...
Ә кемдер күзли, сокланып, гөл төсен...
Истән, хистән исереп.. Бу сүземә:
— Кысыр чәчәкләр шуңамы күп? —дисең.
Ак канатны
Сурәтеңне тиңлим Югары затка, Фәрештәгә сине охшаттым хәтта. Әйтерсең күк: җырың да күккә ашсын. Тотын миңа., тик канатны каралтма!
Бу елдан бәхет көтимме?
Бу язда да сөю яшерен сер. чәчәк. Ирләр аңа юл эзләп баш ватачак Эт елы бу! Бәхетле итсәң мине.
Дошман нишләр? Дусларым — шаккатачак...
Без яраткан шәраб ни?
Хафиз Ширази йә Хәйям касәсе Исерттеме безне ул кич? Нәрсә сон? Әйттек: Йөрәкләр дәвасы мең еллык Шәрыкнең шигырь шәрабе яшәсен!
Бу заманга да хас
Кем сөйли шаһның алтынчы хатынына
Гаҗәеп «саф мәхәббәте» хакында?
Тетрәп киттем: оялу хисе дә әле
Калган икән бит гашыйклар халкында!
Ахматова искә төшеп
Кулында, аһ. нәфис перчаткаларың..
Берсен җирдән иелеп алдым, ханым
Ахматова искә төшеп тезләнгән
Хәлдә калдым! Җиңелеп калдым, ханым
Гашыйк бу баш
Учларыма кысам сине, газиз баш. Нишлим, җәллим. башсыз, акылсыз булгач Мен дә беренче кат исемен кабатлап. Елый Гаташ. тик бер көнгә айрылгач.
Дүртенчесе кем?
Бүлмәңдә дәүртәү идек без дүрт кеше: Син, сеңлең, мин. Тарзан дигән бер песи Ул да кешедер бик көнче Гел мырлап. Арага түгел, шигырьгә керсенче!
Борынгыча хис
Ниндидер көч ханәмнән кубарганмы’ Син юкта, шашып, бүлмәңә барганмын Ишегеңә шигырь укып. ачыл. дип.
Тупсаңда йоклап киткәнмен арганмын
5. «к у - № ’
65
Ah, Зодиак билгеләре
Нинди җиңел сөйләшү сеңелең белән! — «Бизмән» билгесенең телен мин беләм...
«Кучкар» белән «Үгезбозау» очрашса.
Гел сөзешә йә, нишлим синең белән?!
Бары сине уйлап...
Сеңелеңә иң матур сүзләр әйтимме? Күрмичә апаңны мактыйм, мин тиле... Гөлдәй әнкәгез алдында баш иям: Бәлки уйлап бер үзеңне., тик сине?!
Сезнең бүлмәдә бер уй
Нинди телдә сөйләр бәхтем йолдызы?
Гитара да фәкать урыс җыр-сүзе...
Йә һинд көе Ярый бар үзебезчә Елмаючы сез — ике татар кызы!
Кем исеме?
«Гөлфәмә» дигән яңа сүз ишеттем. Гөлнең яңа төредер дип хис иттем... Белдем: татар хатыны исеме! Ходаем. Кодрәтең: Күк кызынамы иш иттең?!
Сайлану
Сеңлең белән икегезне күргәч, мин Хәлемне шул кыйссага тиң исәплим: Уйлыйм «бәхетен» — ике күбә печәннең Берсен кабалмый, ач үлгән ишәкнең...
Юатыгыз, гөлләр
Күктән—затың, исмеңдә нур-балкыш бар. Тик ник салкын? Җанда шуңа сагыш бар.. Бик тәкәббер туганыгыз, яклагыз
Сез мине, гөлләр! — миләүшә, ландышлар!
Фән арыткан булыр
Студентка булсаң, бер хәл — аспирант.. Шул акыллы, мәгьрурәдән наз сорап, Уңармы җан? Килгәч, качып китсәм мин, Фән арыткан йөздән куркып — аптырап?..
Җанымның, бәхете
Күпме елатты җанымны бу хәят!
Гашыйк имеш, җиңелдем мин мең кабат...
Әдәп белергә дә вакыттыр, бәлки?
Йә — сөйгәч, сөелү тиеш, ниһаять!
Бәйрәм кон килерме?
Сусаган саен мин җылы сүз-назга. Ераклаша гына өмет бу язда.
Ни бу. и яр? Суфыймы мин. гашыйкмы?
Таңы юк төн... Гаете юк ураза...
Тарих яшендә, бәлки
Әйтсә сеңлең: «Гаташ ничә яшендә?.. Карт түгелдер, дулкын-кара чәче дә...» Җавап бир: — Чын Нух гомере җанында.
Йосыф аһы хисендә күз яшендә!
Кыз күңелендә ни уй?
Син таләпчән! Тәнкыйтсң-фикереңә Колак салам, хәйран мин белемеңә! Ә үзеңә багышланган шигыремне Тик мактыйсың... Ышан кыз күңеленә!
Ачыктан-ачык язам
Рәхмәт сиңа, миңа килгән нурың бар.
Җавап булсын! Сиңа ихлас җырым бар.
Яшеренмичә, янып омтылуым хак.
Көнләсәләр? Гайбәткә дә урын бар...
Көлке түгел
Рәхмәт. Сөю! Гамьле иттең чал башны... Шат. ваемсыз дип кем әйтер Гаташны?! Бүген дә ул. ярын каһәрләп, аңа Бәетме... васыятьме язып маташты...
Алдан күрү миңа да хас
Төштә күрәм барсын, дисең, алдан ук.
Яшисеңдер төшеңә өн ялганып.
Мин дә күрәзә уенны бик беләм. Тик күз йомам сөеп яшим, алданып.
Аякларың авыртмыймы?
ӘЛЛӘ азагын уйламый. Матурым. Сине бу хис кыясына чакырдым? Аякларыңны канатса кыен юл? — Кызганып куйдым үзеңне, акыллым!
Шулай итсәң, ә?
Хурларга иде сине бер — сүз белән... (Мин. ахры, тик назлый торган сүз беләм) Тиргәп, каргап китәргә иде — иртән Килеп җитәргә, үкенгән йөз белән.
Үссә... үлсә...
Синең җанда тиңе юк бер гөл үссә? Минем җанны шаштырса ул. көйдерсә? һәм тилмертсә? Өмет өзеп, мин киткәч. Үзе, тетрәп, чәчәген койса? Үлсә?!.
Кайсы кыйтгадан көнләргә?
Бүлмәңдә күккә оча җан: нур. якты...
Уйны бүлеп, ишегең кемнәр какты Бер-бер артлы?!. Исемен сорамыйм, әйт тик Телен, динен?! Ауропа, азиатмы?!
Шулай булмасмы?
Куркам: яшьләрчә уеннарга тартсаң, «Арбаңа утыртып, җырың җырлатсаң?» Ансы бер хәл... Чал баштан көлеп туйгач. Ил-көн каршында кыйнатсаң—җылатсаң?!
Мин түгелме?
«Бәхет бирәм дияргә юк хакы да. Байлыгы юк, чамалы акылы да,— Күккә дәшә, хыялына чакыра»,— Шулай дисәләр «әфәндең» хакында?!
Сөйлиләр
КӨЛӘ дус-ишләрең: Күр, бала мыни!
Хыялый бер — Җир йөге аңа мыни?!
Ник кулларын селтәп һаман очына?
— Шагыйрь бит ул... - Ала — ай... Дивана мыни?
Җанымны син аңла!
Янды бу җан! Алдымы бер шөһрәт-ат? Юкса бүләккә лаек ул мең кабат. Күрсен соң кем? «Бөек хис»не аңлардай Зирәк хан юк Кемгә илтим шикаят?!
Нәфесең зур, ай-һай!
Ни тели, әйт, чама белмәс бу җаның?
Нишлим тагын? Янмадыммы мин? Яндым Илгә тиңсез гыйбрәт ит мине, дисәң, Ә бу җыр ни? Язмадыммыни? Яздым.
Олыгаюның әйбәт ягы
Шат дисенме? Уйныйм гына: башка мин...
(Оялчан йә кызу идем башта мин!)
Читен хәлгә куяр идең, яшь ханым! — Үз-үземнән көлә белгән яшьтә мин
Җанның бар җәүһәрен
Әле авыр хәлем! Сөен «бөләм» бит: Җанның бар җәүһәрен сиңа бирәм бит. Таланган күк ялангач ук калсам? Юк, Байыйм җырга Җыр кадерен беләм бит!
Сүз... эз...
Сәер дә, түгел дә кебек бер халәт..
Ни булса да. дисең, ихлас син, рәхмәт Башны әйләндергән сүзне еш тыңлау Ярамыйдыр, бәлки’ Шулай да рәхәт
Саубуллашу
Менә җырларым! Шәп чыкты, күр имди Илһам бирдең, яман сөйләп йөр имди Фикер, сурәтен күзеңнән урладым.
Китәм дисәм, хәзер рөхсәттер имди?!
Бакчагызга
Арча өстеннән ак болыт үткәндә. Моңсулагып. җиләс җилләр искәндә. Дәшәрсеңме мине? Җәйге бакчамда Кунак бул! дип. жыр җимешен пешкәндә9
Эзләп барганда
Газәленнән аерылган мин — рәдифме? Кәрваныннан торып калган дәрвишме? Эссе комда эзләрең. Мин аларны «Сине уйлыйм» дип укыйм гел — ялгышмы?
Аһ, шулай булса
«ГӨЛ сулары сибәрләр» ди сөйгәннәр. Су ташый кызлар, кемнәргә сибәрләр? Аһ, яшәртсә «гөл суыгыз»—тагын бер Сезгә хезмәт итәр идем, чибәрләр!
Бу юлы—бәхет өчен тудым
Туган көнең... Мин дә кабат тудыммы? — Ялкын-балкыштан синең бар булдыммы? .. .Заман — авыр, яңа гомер — газаптыр, Әмма синең өчен тудым — бу юлы!
Мәҗнүн җаны сине эзли
Төн. Сәхра. Чулпан калкыр да таң атар, Ераклардан шәйләнер синең чатыр.
Китим — бүген җырым кунды куенында, Ә иртәгә—чатырга җанны чакыр!
Чынлап картайсак?
Әйтә Гаташ: — Мин чынлап шаштым бугай, Яшь йолдызга кул сузмас идем болай... Газаплырак хәзер хис тә... Картайгач Нишләрбез, җан? Әле илледә — шулай...
Үтә күрсәм дә, чигенмим
Белсәм иде уеңны минем хакта! — Бәлки көлке-гыйбрәт итәрсең ятка? Ярып карыйммы җаныңны... Сөйгәч бер, Үзгәрәлмәм — нидер тапсам да хәтта!
Укучылар булмаса
Уемда шәүләң, өстәлең җанлана! — Минем күк шигырь язамсың син анда? — Языйк та, яр, укыйк бер-беребезгә,— Шигырь аңлаучы азайган заманда!
Март-апрель. 1994