Логотип Казан Утлары
Шигърият

«АККОШ КҮЛЕ» ДӘФТӘРЕННӘН

Түз, йөрәгем

Төшмәс борын бишектән мин Мәхрүмдермсн сабыйлыктан: Хәтерләмим һич сөт 1әмен. Бар белгәнем әче бер тәм Тел очымда шуны йөртәм
Кайсы ачы. кайсы әче
Кайгы ачы. каргыш ачы.
Керән әче. әрем әче Ачы-әче яшь койганчы. Түз. йөрәгем, әрнемәче?!
Түз һәм оныт ачуларны. Син йот эчкә ачыларны' Аз татыдым төчеләрне. Күп таныдым кешеләрне. Дус-дошманым ишеләрне .
Соң төшенү яман, беләм. Белгән саен һаман беләм.
Эчем пошып янам-үләм: Күп кешенең тулган икән Эче-тышы ялган белән’!
Чын булса да җисемнәре, Ялгыш-ялган исемнәре Гадел гадел т үгел әле. Камил — камил түгел әле — Рухи гарип күңелләре...
Түз, йөрәгем! Түзик, әйдә! Мин чыдармын син түзгәндә. Балда-майда йөзмәсәм дә, Ни кылсам да, ни күрсәм дә: Телем ачы, күңелем садә!.
Көзге чык тамчылары
Айдар Хәлимгә
Алсу тамчы саркый миләшләрдән, Чал кояшлы көзге көн балкый. Беркемем юк янда сердәшләрдән, Бәгыремне сагыш-моң талкый, Хәтер тәрәзәсен кем шакый?..
Кызгылт чыклар тама баланнардан, Чаганнардан сары коела.
Ялгыз узган чакта аланнардан Ялгызлыктан җаным кыела. Салкынлыктан каным куера.
Пакь тамчылар — кыяк, күрәннәрдә, Яшькелт чыклар — яшел курпыда; Еллар авыр, айлар сүрән мәлдә, Мин ни эзлим такыр-буш кырда? Ул дөньяда, бәлкем, юктыр да?!
Әнкәм яше төсле тере тамчы Сүс-кылганда тора шәйләнеп; Күңелләрем тулып түгелгәнче, Күз тутырып карыйм әйләнеп: Әллә кабат күрәм, әллә юк?..
Үкенеч
Юлдаш-терәгем булсын дип. Таянып таягыма,
Буш күңелләрем тулсын дип. Чыксам да кай ягына: Калынгамы кары-бозы, Аккош күле битараф... Салкынгамы, каен кызы Тора оеп, тик карап.
Үсмер чактагы кызларның Юксынып чыр-чуларын, Кергән идем тын урманның Кочыйм дип чыршыларын.
Сердәш икән бит алар да Бары тик җилгә генә: Яшим икән дөньяларда Сарылып кемгә генә?
Атлаулары җайсызланды Аягым, тоягыма.
Тәннән битәр җан сызланды,— Олагыйм кая гына?
Ник кайттым монда Уралдан, Калдырып чыршыларын?
Ничекләр итеп, бер Аллам, Кал1ырап кыш чыгармын?!
Эт елында
Урман юллары тар икән. Баздай тирән кар икән; Киләчәгем болай булса. Күрәчәгем бар икән...
Кай ягына син карама: Карагай да карама.
Күзгә кунып кар бөртеге.
Кадый йөрәк ярама..
Нәрсәм калган бу буранда. Кышкы урман юлында? Кеше түгел, кар кешесе Тыкмый монда борын да.
Юк. чыкмадым мин юлларга Бүрек, толып урларга. Чыктым бары Эт елында Бүре булып уларга!
Мин уласам да яхшырак.
Җавап бирми каршы як: Үз тавышым тик үземә Кайта кире яңгырап.
Беркемнең миндә эше юк. Хәл белүче кеше юк;
Исләре китмәс үлсәң дә;
Хәтта тунып-күшегеп.
Уйласа да кеше гәрчә. Яшим дип кешеләрчә: Тешләшә дә. этләшә дә. Яши эт-песиләрчә?!
Аяк астымда баз микән. Кар аегында саз микән?
Кыш артында кышлар микән. Әллә җылы яз микән? ..
Бирмәде, бирмәс һич җылы Маймыл, Әтәч, Эт елы...
Булырмы берәр һич югы Сөенеч, Бәхет елы?
Түнәм шунда унга-сулга Урман, кар уртасында; Әллә чын да мин яшимме Хайваннар дөньясында?!
Козгын белән сөйләшү
УЛЫ сугышка киткәч... Соңгы сулышы җиткәч, Козгын кычкырып үткәч, Пышылдады карт бабай: «Әгәр, козгын, алдамай Изге хәбәр китерсәң. Авызыңа бал да май!»
Әтисен бик сагынгач, Көтә-көтә зар булгач. Күктә козгын кагынгач. Сөрән салды бер малай: «Әгәр, козгын, алдамай Изге хәбәр китерсәң Авызыңа бал да май!»
Яуга озаткач ирен. Каркылдагач ач козгын, Дәште кат-кат яшь килен, Көч-ышаныч тапкандай: «Әгәр, козгын, алдамай Изге хәбәр китерсәң. Авызыңа бал да май!..»
... Хәлләр ничек соң бүген. Әллә белмисең үзең,
Хәбәр бирмисең, козгын? Болытлы нигә көзем?
Гел дымлы керфек-күзем... Гомер кыска, төн озын!.. Ник эч поша көнозын?!
Инде күпне югалткач. Әмма үземне тапкач — Үз асылыма кайткач. Мин дә әйтәм: «Син алай, Козгын, бик еш алдамай Бер чын хәбәр китерсәң. Авызыңа бал да май!..»
Пәри кызына
Иблисләр каршы килсә. Сине мин яратканга. Фәрештәләр каршы төшә, Мине син яратканга.
Шуңамы: «Төн кулай»,—дисең. Син мине яратканда...
Көн ни. төн ни,— ходай белсен. Мин сине яратканда!
Син һәр төнне күз дә йоммый Сөеп, таң аттырсаң да.
Мин төн буе күреп туймый.
Көн буе аһ орсам да.
Мине синнән, көнне - төннән Аера кич-иртәләр;
Асра кичләр, иртәләр;
Арада чик-киргәләр.
Чикне атлап чыгалмыйбыз. Чиксез яратышсак та!..
Шуңа кушыла алмыйбыз, Сагынсак-саргайсак та.
һәм без кавыша алмабыз Яңадан яралсак та...
Безне иш итми Аллабыз. Сүзне ишетми Аллабыз. Ялынсак-ялварсак та?!
Калгандыр миңа күпме түзәргә...
Адашкан сыман кырларга чыгам. Карап ымсынам үрләр түренә Саташкан сыман кулымны сузам: Күземә таныш күзләр күренә.
Яшь таммасын дип. күземне йомам. Җан якмасын дип. кире борылам;
Талгын җилләргә йөземне куям: Тансык йөзләргә килеп орынам.
Тик сизеп торам: янда юк кем дә... Мин соң тилмерәм алданып кемгә?!
Ялгыз уза ич бүгенге көн дә. Бармы ышаныч алдагы көнгә?
Кемдер үз итә... Кемдер чит итә һәр икесе дә бердәй үксетә Бер үкендерә һәм бер җирсетә: Моңсу-ямансу миңа ничек тә.
Дәшеп күгелҗем үрләр артына, Акылдан мине кемнәр шаштыра?.. Ахры, авыр юл: тагын чак кына Түз, сабыр бул, дип ары чакыра...
Карап туйганчы серле күзләргә. Кабат куйганчы йөзне-йөзләргә, Бәйләп үргәнче хисне-хисләргә. Әйләндергәнче төшне өннәргә.
Калмасын миңа күпме түзәргә,— Язмасын гына өмет өзәргә!..
Көнчелек
«Күрше хакы — алла хакы»,— Дип, күршеләр серләшә;
Кем изге дә, кем гөнаһлы: Икесе дә көнләшә!
Башка кешеләр хакында Юк сөйләп торасы да: Көнләшә ир дә. хатын да. Кодача, кодасы да.
Көнчелгә бар да аз кебек. Тик күзе туймаганга: Күрше тавыгын каз диеп, Тик үзе суймаганга!..
Сыната үзен һәр бәндә, «Бәхетсез мин» дигәндә: Көнләшүчеләр бар хәтта Бәхетсезлегемнән дә!
Соңгы чиктә
Йөрәккенәм купкан урыныннан
Бакый-гомерлеккә...
Йөреп тирән упкын кырыеннан
Фани гомер үтә?!
Олгайсам да һич утырып җитми А кыл-фигы л ьләрем;
Беркайчан да булмас, ахры, җитди Сабый күңелләрем!..
Урын тапмый җир-күк арасында Тырматадыр җаным.
Ургып акмый, йөрәк ярасында Укмашадыр каным...
Тыштан караганда, бөтен кеше Гүя оҗмах кошы!
Тик һаман да күбрәк хөсетлесе. Бик аз иманлысы...
Тапса шулай һаман кешелек ямь. Үч һәм көнчелектән, Тора-бара чыкмас микән адәм Тәмам кешелектән?!
Нишләсәм дә, соңгы чиккә җитеп. Берни кыла алмам, — Ачы яшьләремне эчкә йотып Елый гына алам...
Ишетелә дисәм былбылларның Җыры колагыма
Түгә икән җилгә үз моң-зарын Коры кура гына.
Тау битләре киртләч-киртләч...
Тау битләре киртләч-киртләч.
Таш ишелде җил искәч,
Җан кыелды, күңел тулды. Баш иелде син киткәч
Тау битләре киртләч-киртләч. Алсулана кич җиткәч Ачуланма, аңлашырга Соң шул инде... кичеккәч...
Тау битләре киртләч-киртләч:
Ташка I ашлар береккәч Бергә чаклар беркайчан да Кире кайтмас, бер үткәч
Тау битләре киртләч-киртләч.- Кем төшмәс тә, кем менмәс?
Тау ауса да, таш яуса да. Синең эзләр күмелмәс
Тау битләре киртләч-киртләч.
Тау боз түгел эремәс, Күктә кояш сүнгәндә дә Мәхәббәтем сүрелмәс!
Тау битләре киртләч-киртләч.
Тау таяныч, таш сердәш Тетрәнде дә елады таш. Күзләремдә яшь күргәч'
Тау битләре киртләч-киртләч.
Ки гелсә дә кимемәс;
Тау битендә бер җыерчык.
Бер сыр артыр мин үлгәч