Логотип Казан Утлары
Эссе

«Аһ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!»


Бер уйлаганда, Гыйләжетдин Госманга туган-үскәгг Кытаенда яшәргә дә яшәргә иде Тамагы тук. өсте бөтен, фатиры иркен һәм уңайлы, эше дәрәҗәле ул Шинжән-Уйгыр автономияле районы башкаласы Өремжедә бе-рьюлы биш телдә басыла торган фәнни журналның баш мөхәррире, университет профессоры Монда аны күпләр таный һәм хөрмәт итә. Туганнары. дус-ишләре шушында, ә анын үзен Уйгырстанда яшәр өчен генә яратылган диярсең, уйтыр, казакъ, үзбәк. кытай телләрен су кебек эчә. бу халыкларның һәм мондагы тагын кайбер милләтләрнең гореф-гадәтләрен. йолаларын, тарихларын һәм мәдәниятләрен белә. Белә дип әйтү генә дә аз ул уйгырча, казакъча шигырьләр ижат итә. чин (кытай) телендә фәнни хезмәтләр, дәреслекләр яза. кытайчадан төрки телләргә, яки киресенчә. тәржемәләр ясый Саный китсен, анын мактанырлык, горурланыр
кулъязма чыг арып
Мин Гыйләжетдин Госман Кытай галиме Сюэ Цзунчжэннен «Төрек гарихы»н ыржемәли башладым. Бәлки ул сезне дә кызыксындырыр, беренче бүлекләрен тәкъдим итәм менә, диде
Кайсы телдән тәрҗемәлисез'*
Кытайчадан. Кытайда горки халыклар үткәнен тикшерүгә дә игътибар зур. гыйльми хезмәтләр чыгып кына тора Бу китап гнуларның иң янасы. 1992 елда гына басылып чыкканы
Тарихи хакыйкать, гаделлек бармы соң анда'*
лык казанышлары күп. һәм аларның барысына да ватаны Кытайда ирешелгән. Гыйләжетдин кебек муллыкта, хөрмәттә яшәү, турысын әйтик, монда аның бик күп уйгыр яки чин яшьтәшләренә тәтеми Гаиләсе гигез. хатыны һәм кызлары югары белемле, шулай ук дәрәҗәле һәм әйбәт хезмәт хакы түләнә торган урыннарда эшли, инде улы да мәшһүр Пекин университетына укырга кергән. Ага-бабасы шушында гүр иясе булган, шушында оныклары дөньяга килгән Көннәрдән беркөнне менә шушы инде көйләнгән түгәрәк, житеш тормышны ташла да Татарстанга кайт, дәрте дә. моңы да, нуры да ташып тормаган, хәтта икътнеадый яктан аргка гына чүгә барган Казанда тамыр җибәрергә тырыш, имеш! Билләһи, аңламассың бу адәм баласын Тукай әйтмешли, «ашыясыларым килә әллә ни. ишегалдында торган арбаный'» «Казан утлары» редакциясенә ул үзе килеп керде һәм папкасыннан татарча
төрки халыклар, аларныц борынгы бабалары күздә
Төркиләр һәм тагып кайбер халыкларның ана ватаны Үзәк Азия. Монда алар һәрвакыт Кытай белән дә күрше булып яшәгән. Кытай инде бик борыш ы заманнарда ук утрак тормышта гомер иткән, шәһәр мәдәниятен барлыкка китергән. аның югары катламы арасында уку-язу да мең еллар элек үк киң таралган Чии елъязмачылары борынгы патшалыклары һәм анын күршеләре турында мәгълүматлар теркәгәндә төркиләр хакында да хәбәр биргән. Билгеле ки. күчмән төркиләр белән утрак чиннәрнең мәнфәгатьләре һәрчак туры килеп бетмәгән Тыныч аралашу, сәүдә итү хәрби бәрелешләр белән чиратлашып торган. Мәдәни Кытай «кыргый» күчмәннәрне буйсындырырга, алардан ясак жыеп яшәргә омтылган Күчмәннәр исә чиннәрне үзләреннән өстен дә. мәдәнирәк тә санарга теләмәгән, алар- ның зәгыйфьләнгән патшалыкларын яулап алып, озак вакыт Кытайның галижәнапләре булуга ире-шкән. ләкин соңрак үзара көрәшләрдә көч-куәт- ләрен жуеп. сан ягыннан егерме-утыз тапкыр күбрәк чиннәр арасында эреп юкка чыккан Тарихны җиңүче язганлыктан, аның элекке көндәше хакында чын хакыйкатьне сурәтләве икеле, хәтта, мөмкин түгел. Телиме, теләмиме, ул үзен аклап, бизәп күрсәтәчәк, башкаларны түбәнсетебрәк, ямьсезләтебрәк гәүдәләндерәчәк
Сюэ Цзунчжэн дә. китабыннан аңлашылганча, шундыйрак мөнәсәбәттән азат түгел икән Мисалга, ул борынгы төркиләрне бүгенге төрки халыкларның ата-бабасы. безне сөннәрнен дәвамы итеп исәпләми, ә менә кыяфәтләре, килеп чыгышлары төрле, телләре үзара тылмачсыз аңлашылмый торган, әмма соңгы дәвердә чин дип атала башлаган кавем-кабиләләр «бер милләт» икән алар меньеллар буе чин булган һәм вәссәлам! Әлбәттә, мондый раслаулар белән тулган фән фән түгел, бары сәясәт ялчысы гына Сәясәтнең максаты исә башкаларны йоту хисабына үзеңне көчәйтү, «бөгештерелгән тарихлар» иҗат итеп, шуңа алшарт әзерләргә тырышу.
Ләкин чин тарихчысының безнең хакта язган хезмәте барыбер игътибарга лаек Төркиләр турында урыс һәм Көнбатыш галимнәре, г арәп-фарсы һәм кытай елъязмачылары гел тискәре хәбәрләр генә язып торсалар да. аларны чагыштырып өйрәнү уңай нәтиҗәләргә китерү мөмкин. Берсенең ялганын яки яласын икенчесе фаш итәргә, өченчесе яңа хәбәре, фикере белән борынгы заманның томанлы хәлләрен ачыкларга һәм тулыландырырга, хакыйкатьне аныкларга булышуы ихтимал Санаулы гына татар тарихчыларының күпчелеге чит телдәге чыганаклар, бигрәк тә чин язмалары белән асыл нөсхәдә таныша алмаганлыктан. Гыйләжетдин Госман кебек кешенең табылуы, анын кытайчадан г.парчага туры- дан-туры тәржемәсен «Казан утлары»на тәкъдим итүе үзе бер тансык хәл иде Шуңа күрә мин аның белән кызыксынып
— Сюэ Цзунчжэн чин тарих фәнендә төркиләр турындагы соңгы карашларны чагылдыра, диде кунагыбыз.— Ул элекке бик күп хезмәтләрне өйрәнгән һәм анализлаган, алардагы шактый кимчелекләрне ачып салган, хаталарны төзәткән
- Мәсәлән?
— Торки халыклар тарихын өйрәнгәндә галимнәр өч торле чыганакка таяна: чин телендәге елъязмаларга һәм борынгы дәвер әсәрләренә; гарәп-фарсы галимнәре һәм язучылары хезмәтләренә; Көнбагыш (Рим. Византия) шаһәдәтнамәләренә һәм 1нкшеренуләренә, Сюэ Цзунчжэн фикеренчә. Европа галимнәре чин чыганакларын бик аз файдалана, Кытайда исә Көнбагыш хезмәтләренә нгьгнбар чамалы. Шунлыктан, төрки халыклар тарихы Кытайда да. Көнбатышта да берьяклы яктыртыла. «Болай ярамый», ди Цзунчжэн. Ул үзе менә шул өч төрле чыганакны чагыштырып өйрәнә, алардагы каршылыкларны аңлата, таблицалар, диаграммалар, схемалар сызып, карталар рәсемләп, фикерләрен гәгаен хезмәтләргә таянып әйтә. Кыскасы, аның «Төрек тарихы» — чин фәненең яна сүзе, объективлыкка дәгъва итә торганы «Төрек» дигәндә госманлылар түгел, барлык төрки халыклар, аларныц борынгы бабалары күздә тотыла.
«Тел вә тәрҗемә» журналы.
Ә сез кытайчаны кайдан беләсез? дип сорадым.
- Шинжән университетының чин теле бүлеген тәмамладым, аннары озак еллар кытай
әдәбияты классик әсәрләрен казакъчага тәржемә итү һәм редакцияләү белән шөгыльләндем
Бу җавапны ишеткәч, без гаҗәпсенеп һәм кызыксынып кулакка төбәлдек, аны янадан-яна
сораулар белән күмеп ташладык Әнә шулай Кытайда яшәүче милләттәшләребез. андагы бүтән
кардәш халыклар тормышы. Гыйлаҗетдин Рәхмәтулла улы Госманның үзе һәм якыннары
язмышы белән таныштык, ул Казанга алып килгән китаплар һәм журналлар Уйгырсганның
бүгенге хәлен тулырак, ачыграк күзалларга мөмкинлек бирде.
Мин Дәрдмәнднен:
Ни газизрәк бу ватанмы'* Аһ. туган каумен газиз,
дигән шигъри юлларын кат-кат укысам да. аннан акыллы бер мәгънә чыгара алмый аптыраган
илем Нигә аларны бер-берсенә каршы куярга, янәсе, ватан белән халык бердәй зурлыктагы
төшенчәләр ләбаса Гыйләжетдиниен Казанга килүе миңа татар язмышының бер ачы
хакыйкатен Дәрдмәндчә күрергә этәрде һәм әлеге шнг ырыген фәһемле фәлсәфәсен
төшендереп бирде сиңа уз халкың дәүләтчелеге булмаган ил дә ватан хисапланырга мөмкин ич
Хәтта халкыңны типкедә, җәбер-золымда тоткан мәмләкәт тә. Шулай икән, әлбәттә, туган
халкы һәркемгә шундый ватаннан газизрәк тоелырга, аны данлау, аңа хезмәг итү һәр аңлы
кешенең иң мөкатдәс бурычы саналырга тиеш. Гыйләжетдиннең ерак бабасы Габдулла Госман
Казан сәүдәгәре, аны язмыш Кытай белән алыш* биреш эшенә баглап җибәргән Ул Голжага
килеп урнашкан, уйгыр кызына өйләнгән, әмма улы Рәхмәтуллага (1890-1940) чын татар
тәрбиясе бирергә омтылган. Казаннан К Насыйри. Ш Мәржани әсәрләрен Оренбург тан
«Шура» журналын, «Вакыт» гәзитен алдырган. Гайрәтле, кәсепчел зат Габдулла улына
урысчаны да өйрәткән, шул заманда ук европача киенеп, галстуклар тагып йөрсә дә. баласына
«Корьән», «Коръән тәфсире», «Пәйгамбәрләр тарихы» кебек кадими әдәбияты да укыткан
Рәхмәтулла да, яше җиткәч, атасы һөнәрен алган, кием-салым сәүдәсен көйләп җибәргән,
шактый күп герлек асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Татар мәктәбендә белем
алганлыктан, ул туган телендәге матбугат һәм китаплар белән даими азыкланырга тырышкан,
Г Исхакый. Г. Тукай. Р Фәхретдин, һ Атласын. 3 Вәлиди әсәрләренә күңел биргән
Ватаныннан аерылган гагарнын нгг зур бер кыенлыгы — милләтен саклау, яг халык
арасында сибелеп яшәгәндә, милләт гэшләре белән мөмкин кадәр гыгызрак бәй.гәненггә гору,
кашаш никахларга керен, җирле күнчелек тарафыннан йотылмау. Әмма Уйгырсташа күчеп
килүче татарлар бик үк күп бу.гмаг айлыктан. алар тиз арада үзара туганлашып бетә, нәселне
сәламәт саклар һәм үстерер өчен, кардәш халыклар арасыннан да пар сайлау ихтыяҗы туа
Рәхмәтулла Голжада әнә шунлыктан әнисе гагар, атасы уйгыр булган кызга өйләнә Шушы
никахтан ике кыз. ике ир бала дөньяга килә, бу балаларның берсе 1938 елда туган
•Татарлармын кыскач» тарихы
Гыйлаҗетдин була
Әти мина икс яшь тулганда ук якты дөнья белән саубуллашканлыктан, мин әнием
тәрбиясендә үстем, диде Гыиләжетдин. Әти ягыннан әбием саф уйгыр. әнием ярты уйгыр,
үзебез Уйгырстанда яшибез, әмма гаиләбездә татар тәэсире зуррак иле Әле дә гаҗәпләнәм:
кайдан килгән икән ана мондый ныклык?
Әңгәмә барышында моның сере дә ачыкланды
татарлар XIX йөздән башлап мондагы җирле төрки
халыклардан һәм матди, һәм рухи мәдәнияте белән
өстенрәк булган Ул Шәркый Төркестанга яңа һөнәрләре,
пакь һәм затлырак, европалашканрак көнкүреше, инде
җәдит ләшергә өлгергән мәктәп-мәдрәсәләре, киң колач
алган матбугаты, үзешчән сәнгате, заманының актуаль
мәсьәләләрен күтәрә һәм сәнгатьчә сурәтли алган бай
әдәбияты белән килә, руханиларыбыз да ислам дине
нигезләрен тирән белүләре, дини йолаларны жнрснә
җиткереп үтәүләре, иман ихласлыгы һәм ныклыгы белән
Уйгырстан мөселманнарына гирән тәэсир иткән Тарихи
үсешләрендә
алар XIX-XX йөзләрдә Идел-Урал буендагы тут яннарыннан арттарак калг айлыктан.
тәрәкъкыйләре өчен татарлардан үрнәк алуны, аларнын милли мәктәпләренә кереп укуны,
татар әдәбияты белән танышуны, тагар җырын җырлауны мәртәбәле һәм котылгысыз бер гамәл
санаган. Уйгыр туйларын һәм мәҗлесләрен татарча гармун уйнап, җыр җырлап ачмасалар, туй
да, мәҗлес тә ямен- тәмен җуя кебек тоела башлаган. Сүзләрен белеп бетермәсәләр,
көйләребезне көйләгәннәр. Татарның «Баламишкин». «Керфекләрен нигә кара» җырларын
хәтта чиннәр дә яраткан, үз сүзләрен дә катнаштыргалап, шыңшыганнар. Гыйләҗетдиннең
әнисе дә җырга-моңга һәвәс булган, улына «Татарча җырла! Биш-алты җыр да белмәгән егет
татар булмый ул»,— дип үгет бирергә онытмаган.
Дүрт бала белән тол калгач, Зөһрә ханым гаиләсен алып туганнары янына Голжадан ике йөз
чакрымдагы Түргән авылына күчеп китә. Гыйләҗетдин монда уйгыр-казакъ мәктәбендә укый,
1958 елда яңадан Голҗага әйләнеп кайткач, гимназиядә урта белем ала. Кайбер фәннәрдән
татарлар сабак бирә, әмма укыту нигездә уйгырча һәм казакъча алып барыла. Университетны
тәмамлагач, Гый- ләҗетдин Өремҗе нәшриятендә уйгыр әдәбияты мөхәррире вазифасына
тәгаенләнә.
1959 елда Үзәк Кытайдан Голҗага кадәр сузылган тимер юл салынып бетә, шуннан соң
Шәркый Төркестанга чиннәр агыла башлый. Монда нефть, кыйммәтле төсле металлар табылу,
аннары Лоб-нор күле буенда атом коралын сынау үзәге төзелү, 1966—1976 еллардагы «мәдәни
революция», шул дәвердәге милли азчылыкларны кысу һәм йоту сәясәте Шәркый
Төркестандагы икь- тисадый, экологик хәлне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне кискен үзгәртә
Рәсми мәгълүматлар буенча, соңра Шинжәң-Уйгыр автономияле районы дип аталган Шәркый
Төркестанда уйгырлар 1953 елда бөтен халыкның 74,6 процентын тәшкил итсә, 1967 дә алар
монда 61,8; 1978 елда исә йөздән 41,5 кә генә кала. Казакълар 1953 тә — йөздән 9,7, 1967 дә—
8,0; 1978 дә 6,1 дәрәҗәсенә төшә. Чиннәр монда 1953 елда 6,1 проценттан артмаса, 1967 дә 22.4
не тәшкил итте. 1990 еллар башында исә 56 процентка җитеп («Төрек күлтүре» ж., 1994, № 369
29 б. Анкара), төрки халыкларны тарихи ватанында азчылыкка калдырды.
«Мәдәни революция» елларында укымышлыларны хезмәт белән «тәрбияләү» тормышка
ашырыла, зыянсызрак саналган кайберәүләр, эшеннән куылмаса, хәтта хезмәт хакын алып
торса да, чынлыкта һичбер шөгыльгә җәлеп ителми, алар төрле төркемнәргә оешып «сайраша»
— бер-берсен фаш итә. Бу «сайрашулар» чин булмаган милләт вәкилләренә гаять кыйммәткә
төшүен укучыларыбыз да белә дип уйлыйм.
Гыйләҗетдин Госман болгавыр еллар көрәшендә катнашмый, бөтен көчен һәм сәләтен чин
телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә багышлый Бу эштә ана киңәшләре белән әнисе аеруча зур терәк
була.
Әйтергә кирәк, ул инде бу дәвердә төрки телләрне һәм әдәбиятларны шактый ук тирән
үзләштерергә өлгерә, уйгыр, казакъ, үзбәк, татар язучылары әсәрләре, төрки телләргә тәрҗемә
ителгән бүтән СССР халыклары китаплары аның рухи җитлегүендә әһәмиятле урын тота М.
Әүәзевнең «Абай». Айбәкнең «Нәваи», М Шолоховның «Тын Дон». А. Пушкинның
«Дубровский». Н. Го- гольнең «Үле җаннар» романнары. С Щедрин әкиятләре һәм хикәяләре
аңа аеруча көчле тәэсир итә. Кытайга казакъ телендәге китаплар күп китерелә, татар әдәбияты
исә бик сирәк килеп ирешә. Шуңа күрә аңа кайбер татар язучылары әсәрләрен казакъчага, хәтта
уйгырчага һәм үзбәкчәгә тәрҗемәләрдә генә укырга туры килә. Әнә шулай ул Г. Тукай, һ.
Такташ шигырьләре. К Нәҗминең «Язгы җилләр» романы белән таныша Балачагы
милләттәшләре юграк җирдә үткәнлектән. Гыйләҗетдиннең татарча сүз байлыгы гаиләдә генә
туплана. Тукай шигырьләренең асыл нөсхәсен аңлау өчен аңа шагыйрьнең казакъча һәм
үзбәкчә басмаларын янәшә куеп укырга туры килә. Еш кына уйгыр укымышлылары да теге яки
бу таныш түгел сүзләрне, гыйбарәләрне аңлатып җибәрә. Бу аңа туган телен камил
үзләштерергә ярдәм итү белән бергә, татарлык үзаңын ныгытырга да булыша.
1958 елда ул Г Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен кулына төшерә. Әсәр аңа
шулкадәр ошый ки, ул аны яшьтәше Мәрфуга Габбас белән бергә уйгырчага тәрҗемә итә.
1989—1990 елларда исә Гыйләҗетдин Г Тукай әсәрләрен гарәп шрифтендә аерым җыентык
итеп басарга әзерли һәм аңа сүз башы да яза Моннан беркадәр элегрәк исә ватанында әле телгә
алырга да ярамаган
«халык дошманы» Һади Атласыйнын Сөембикәдсен дә нәшер итүне кайгырта. Шинжән халык
нәшриятендә 1988 елда дөнья күргән «Татарларнын кыскача тарихы» китабы исә анын
җитәкчелегендә бер төркем Шәркый Төркестан татар зыялылары ижаг иткән асыл хезмәт
Әмма, алдарак язылганча, Гыйләжстдин Госман — чин теле һәм әдәбияты белгече, шуңа
күрә аның укыган китапларының да кимендә өчтән берсе — кытай телендә. Әлегә кадәр
игътибар белән өйрәнгән һәм казакъчага, уйгырчага тәр- жемә иткән әсәрләре дә — чин
әдәбияты хәзинәләре.
— Мин чин классик әдәбиятынын өч бөек әсәрен казакъ телендә чыгаруда катнаштым, -
диде Гыйлаҗетдин әфәнде.— Ло Гуәнчжоннын (1330—1400) «Өч падишалык кыйссасывн һәм
Шы Найанның (XIV—XV) «Су буенда» күләмле романнарын редакцияләдем. Цао Сюэциннен
(1715—1762) «Кызыл сарайдагы төш» эпик романының өч китабын тәржемә иттем
Кытай реалистик романы үсешендә әһәмиятле урын тоткан әсәрләрнең ин
күренеклеләреннән исәпләнгән «Кызыл сарайдагы төш»тә бай аксөякләр гаиләсендә туып-
үскән бер егет белән кызның фаҗигале мәхәббәте сурәтләнә Автор байлар тормышының
әхлаксызлыгын, хатын-кызларның хокуксызлыгын гәүдәләндерә һәм кешенең кыйммәте,
хөрмәт казануы аның кайсы катламда туып-үсүенә бәйләнмәг әнлеген исбатларга тырыша Әсәр
төзек, мавыктыргыч сюжете, каһарманнарының психологик яктан тирән ачылуы, кешелекле
хисләр уятуы белән бүгенге укучыны да әсир итә, шунлыктан ул байтак Европа телләрендә дә
басылып чыккан
Затлы нәсел баласы, укымышлы һәм талантлы шагыйрь, рәссам Цао Сюэцин бу әсәрен
язуга гомер көзендә генә керешә һәм аны тәмамлый алмый үлеп китә Романның 120 бүлегеннән
соңгы кырыгын 1791 елда Гао Э язып бетерә Әсәр асыл нөсхәсендә дүрт том, казакъча исә сигез
китап рәвешендә басылып чыга
Бу атаклы әсәрне асыл нөсхәдән тәржемә итү
тәрҗемәчедән бик зур әзерлек сорый, чөнки имтихан
тапшырганда чиннәрнең үзләре өчен дә борынгы һәм урта
гасырлар кытай теле чит телгә бәрабәр санала. 1919 елдан
бирле әдәби тел генә бүгенгегә тиңләнә Гыйлаҗетдин
әфәнденең кыен эшне уңышлы башкарып чыгуы анын
телләр өйрәнүенә балачагыннан керешүе, тырышлыгы һәм
моңа тумыштан сәләтлелеге аркасында мөмкин була.
Бүгенге чин матбугатында жидс-сигез мең иероглиф
файдаланыла, аларнын байтагын кытайларның да күбесе
танып житкермн Гыйлаҗетдин әфәнде биш менләп
иероглифне укый-яза, шунлыктан ул үзен шактый зур
белгеч санаган чин укымышлылары белән дә артык кыенсынмыйча ярышып эшли ала
Г Госман 1976—1980 елларда Шинжән халык
нәшриятендә чин классик әдәбиятын казакъчага тәрҗемәләү бүлеге мөдире булып билгеләнә
Шушы дәвердә ул казакъ телендә «Тәржемә нигезләре» китабын язып бастыра, аннары шуны
үзе үк уйгыр теленә дә тәржемә итә Милләттәшебезнең филология өлкәсендәге эшләре
теоретик һәм гамәли хезмәтләре җәмәгатьчелек игътибарын казана. 1981 елда аны Шинжән-
Уйгыр автономияле районының тел-язу комитетына тел бүлеге мөдире урынбасары итеп
чакыралар Бу
№М
\ftilZH
BILlMDfifil
Гыйлаҗетдин Госман Аударма
нигезе белемаәре ( Тәрҗе- ма
нигезе белелчмре)
комитетта йөзләп укымышлы эшли, аларнын җитмеше фәнни тикшеренү белән шөгыльләнә,
калганнары гамәли йомышлар үти Гыйләжетдин монда да үзен тырыш, иҗади эзләнүче галим
игеп таныта 1984 елла аны «Тел вә тәрҗемә» журналының баш мөхәррире итеп билгелиләр Бу
журнал сигез басма табак күләмендә әүвәл оч айга, аннары ике айга бер мәртәбә, соңра ай саен
нәшер ителә башлый Баш га уйгырча гына дөнья күрсә, аннары берьюлы кытай, казакъ,
кыргыз, монгол телләрендә дә чыгарылырга керешелә Бү җаваплы эшне Г Госман 1991 елга
кадәр дәвам итә Бер үк вакытта ул университетта да укыта монда ул 1983 елда доцент. 1988
елда профессор дәрәҗәсен казана Матбугатта игълан ителгән утызлап гыйльми мәкаләсе,
аерым китап итеп басылган «Кытай базаларын укытыр өчен казакъ теле дәреслеге» һәм алда
саналган бүтән хезмәтләре белән Гыйлаҗетдин Госман Шәркый Төркестанда яхшы ук билгеле
шәхескә әйләнә. Аның әле Мао Цзедун шигырьләрен казакъчага тәрҗемә итүен, ул әсәрләрнең
ике тапкыр (1964, 1968) аерым җыентык төсендә басылып чыгуын да онытмаска кирәк Шуларга
татарларны оештыру, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту һәм бүтән җәмәгать эшләрен дә өстик.
Шәркый Төркестандагы милләттәшләребезнен бер өлеше илленче елларда Казагыстанга,
Кыргызстан! а һәм Үзбәгестанга кайтып урнашуы, Харбин ягындагы милләттәшләребезнен
әүвәл Кореяга һәм Япониягә, аннары Торкнягә һәм, хәтта, Австралиягә, АКШка һәм Канадага
күчеп китүләре аркасында Кытайдагы татар колонияләре кечерәеп һәм зәгыйфьләнеп кала.
Голҗада һәм Чәүчәктә калганнары өлешчә Өремжегә җыйнала, байтагы төрле тө бәкләргә
сибелеп, юкка чыгу хәвефе астында яши «Мәдәни революция» дәвере милли азчылыкларны
йотуны тагын да тизләтә, татарлар бер-берсе белән багланыш тотудан да хәвефләнә башлый,
«Рәсәй шымчысы» дип гаепләнергә сылтау бирүдән сакланалар. Шуңа күрә атаклы Борһан Ша-
һидиның—Кытай хөкүмәтендә эшләү шәрәфенә ирешкән татарның, үзен «Шәркый
Төркестанның Аксу шәһәреннән Идел буена барып урнашкан бер уйгыр гаиләсендә тудым»,
дип танытуы да гаҗәп яки сәер күренмәскә тиеш.
— Мин Борһан абзыйны 1964 елда Пекиндә очраттым,—диде миңа Гыйлаҗетдин әфәнде.—
Ул татарча, урысча, кытайча бик яхшы белә, әмма уйгырчасы алай ук саф түгел иде Мин аның
Өремжедәге туганнары белән озак еллар аралашып яшәдем, аларның берсе дә үзен уйгыр
санамый иде!
«Мәдәни революция» тончыккач һәм маочылар ил җитәкчелегеннән әкренләп кысырыклап
чыгарылгач. Кытайның милли сәясәте дә үзгәреш кичерә җәбер- кысымнар йомшый,
төрмәдәгеләр һәм сөргендәгеләрнең исәннәре иреккә чыгарыла, азчылык халыкларның
диннәрен, телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә беркадәр мөмкинлекләр ачыла
Казакълар туган телләрендә дистәләгән исемдә матбугат чыгара башласа, уйгырлар тиз арада
өч йөзләп исемдә гәзит- журналга нигез сала, хәтта аз санлы кыргызлар да бер газиз. ике журнал
нәшер итәргә керешә.
Оре.мҗе радиосы бөтен Шәркый Төркестанга тәүлек буе уйгырча сөйләп тора, аннан тыш,
ул бүтән программалар буенча тугыз сәгать — казакъча, ике сәгать кыргызча тапшырулар алып
бара. Пекин радиосының уйгырча ике сә!атьлек, казакъча бер сәгатьлек программалары бөтен
илгә ишеттерелә. Өремҗе телевидениесе биш сәгать буе бары уйгыр телендә генә эшли. Телләр
тиңлеге турындагы канун нигезендә Шәркый Төркестанда җыелышлар уйгырча алып барыла
һәм ул бер үк вакытта чин теленә тәрҗемәләнеп торыла, казакъ, кыргыз, монголлар күпчелек
тәшкил иткән төбәкләрдә милли статусларына бәрабәр рәвештә ана телләрен куллану,
җитәкчелектә нисбәтләренә тип күләмдә үз вәкилләрен эшләтү хокукы бирелгән. Әле кайчан
гына уйгыр һәм бүтән азчылык милләт балалары кытай мәктәпләренә кертеп тутырылган булса,
хәзер аларны монда алу махсус карар белән тыелган.
Хәтта шунысы да гамәлгә ашкан — мөселманнарга хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә
дуңгыз ите сатылмый, гореф-гадәтләрне саклар өчен әнә шундый яхшы мөнәсәбәт тә күрсәтелә.
Ләкин бу хокуклар милли статуслары кануный танылган, ниндидер административ
автономияле берәмлеге булган халыкларга гына гарантияләнә икән. Ә татар—чәчелгән,
сибелгән, мондый хәлдә аңа милли хосусиятләрен саклау өчен һичбер ярдәм, хәтта теләктәшлек
тә күрсәтелә алмый икән Ниндидер хокуклар дәгъвалыйсың килсә, бергә җыйналудан башка
чара юк.
Менә шуны ачыклагач, Г. Госман һәм бүтән күзе ачык милләттәшләребез татар
автономияле авылын корырга карар бирә — өч йөзләп гаилә бер җиргә җыйналып. Чишмәгә
нигез салалар. Идарә бинасы, башлангыч мәктәп, шифаханә төзелә, юллар тәртипкә китерелә.
Төрле төбәкләрдә яшәгән татарлар бергә туплангач та. милли мәсьәләне уңай хәл итү
кыенлык белән бара. Чөнки милләттәшләребезнен күпчелеге инде туган телләрен онытып
өлгергән була. Аларның байтагы, үз хатын-кызларыбыз жит- мәгәнлектән, казакъка өйләнгән,
мондый никахлардан туган балалар тышкы кыяфәте белән татарга охшаса һәм үзен татар д ип
санаса да, телләре йә саф казакъча, йә катнаш шивәдә ачылган Шулай да гармун уйнау, татарча
җырлау онытылып бетмәгән. Аңлы милләттәшләребез әнә шул җырлар, көнкүрештәге татар
гадәтләре аша милли рухны, туган телне тергезүгә өметләнеп, җиң сыз
ганып эшкә тотынган. Бу омтылыш Өремжедән татар һәвәскәрләрен алып килеп концерт
куюдан башланып киткән. 1986 лнын июнендә инде Чишмәдә беренче мәртәбә сабантуй
у здырылган
Бердән, чишмәлеләрнең милли рухын уяту, икенчедән, хакимияткә татар автономияле
авылы барлыгын күрсәтү очен. сабантуйга ныклап әзерләнәләр, бүтән җирләрдә яшәгән
милләттәшләребез дә бәйрәмгә чакырыла. Тантананы әйбәт уздыру өчен хөкүмәттән акча алу!
а ирешелә.
Чишмә сабантуена читтән биш йөзләп кунак килә. Алар арасында Пекин һәм Өремжс
вәкилләре дә. Гарифулла Еники. Рауза Рәүф кебек жырчылар һәм биючеләр дә. Мәрфуга
Габбас. Рәкыйп Габбас. Илдан Исхак кебек галимнәр. җәмә!ать эшлеклеләре дә була Шинжәң-
Уйгыр автономияле районы Халык Корылтае башлыгы һамудын Нияз уйгыр һәм чин
телләрендә сабантуйны котлап сөйләгән нотыгында:
Без татарларны мәдәниятле, мәгърифәтле бер милләт буларак таныйбыз Аларның
һәммәсе укый-яза белә, җан башына югары белем алу буенча татар бүген дә автономияле
районыбызда беренче урында тора. Татар зыялылары Шинжәңне алга җибәрүгә мул өлеш
кертте, һөнәрле, тырыш, ярдәмчел булулары белән күпләрнең ихтирамын һәм мәхәббәтен
казанды Без аларның матур традицияләре киләчәктә дә дәвам итәсенә ихлас ышанабыз, иҗади
сәләтләрен юмарт ачып, икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә яна уңышларга и решүләрен
телибез' дип белдерә.
Бүтән кунаклар да шушындыйрак рухта чыгыш ясаганлыктан. Өремже һәм Чишмә
үзешчәннәренең саф татар телендә җырлаулары шулай ук бик көчле тәэсир иткәнлектән, соңгы
дәвердә беренче мәртәбә шушында бергә җыйналган милләттәшләребез аңнарын кыршаулап,
күңелләрен юшкынлап торган курку- шөбһәләрдән арына, уеннарда һәвәсләнеп, дәртләнеп
катнаша һәм татар булуы белән горурланырлык бер хәлгә килә
Моннан сон инде ел саен гадәткә кергән Чишмә сабантуйлары Кытайдагы
милләттәшләребезне бергә җыя торган якты бер бәйрәмгә әйләнә, аны оештыруда 1987 елда
барлыкка килгән һәм рәсми теркәлгән Шинжән татар теле- әдәбиятын өйрәнү җәмгыяте, анын
җитәкчеләре Рәкыйп Габбас. Зариф Дәүләтләр дә актив катнаша. Гыйлаҗетдин Госман.
Габдерәхим Габбас. Илдан Исхак- лар бу эшнең үзәгендә кайный. Шинҗән-Уйгыр автономияле
районы җитәкчеләренең татар азчылыгына да илтифат күрсәтүенә ирешә. Бөтен Кытай Халык
Корылтае депутаты. Шинжәң-Уйгыр автономияле районы сәламәтлек саклау министры Рәкыйп
Габбас. Шинжән университетының Урта Азияне өйрәнү институты мөдире, фәлсәфә фәннәре
кандидаты Зариф Дәүләт. Шинжән университетының чин теле белгече, филология фәннәре
кандидаты, доцент Мәрфуга Габбас һәм бүтәннәр Татар җәмгыяте эшен җанландыруга чын
күңелдән алыналар. Алар тырышлыгы белән Өремжедә «Татар халык җырлары» (1988), «Татар
җырлары нота белән» (1990), «Татар ашлары» (1992) китаплары бастырыла һәм
милләттәшләребез арасында таратыла. Илдан Әсгать улы Исхак Татар җәмгыяте хәбәрләрен
т уплаган бер кулъязма журнал чыгаруны башлап жибәрә.
• Кызыл сарай имие»
Татарларны якадан бергә жыеп туплау. Шәркый Төркестанның төп милләте уйгырларның
һәм икенче күп санлы халкы казакъларның теләктәшлеге булмаса, тиз һәм ансат кына гамәлгә
ашмас иде, билгеле Әмма икенче хакыйкать тә мөһим: милләттәшләребез аларның бу хөрмәтен
һәм теләктәшлеген тырыш, хезмәт сөючән, кәсепчел-һөнәрле, чагыштырмача укымышлырак
булулары. Уй- гырстанның мәгариф һәм мәдәният арбасын гасырдан артык төпкә җигелеп
тартулары белән казанган.
Уйгырлар хәзер үзләре дә көчәйде, укымышлы белгечләре дә күбәйде.— диде
Гыйләҗетдин—Әмма алар татар зыялылары хезмәтен онытмый, «уйгырларга мәдәният-
мәгърифәт чырагын татарлар яккан», дип һәрвакыт искәртә килә. Мин аларның әллә кайчангы
татар, чыгтай китапларын кадерләп саклауларына хәйран калган идем. Кызганыч ки, «мәдәни
революция» дәверендә Рәсәйдән, СССРдан китерелгән әсәрләр белән бергә, ул китапларның да
күпчелеге юк ителде.. Уйгырлар төрки халыклар арасында иң борынгы һәм бай тарихка ия
булулары белән билгеле кавем Тагарлар безнен эрага кадәр сш езенче- җиденче йөзләрдә генә
телгә алына. Тик шунысы кызык: уйгыр теле күршесендәге казакъ, кыргыз, үзбәкнекенә
караганда, меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәгән Идел-Урал татарлары теленә якынрак.
Фонетикасы да, сүз мәгънәләре дә. Чөнки уйгыр белән татарның тамыры бер. Уйгыр, татар
әдәби телләре якынаюында, шик тә юк ки, Алтын Урда дәүләтендәге ага-бабаларыбыз
хезмәттәшле!е гаять әһәмиятле урын тота. Бу хәл уйгырларның татарны үз күрүенә тагын да
бер җылы хнс өсти.
Гыйләҗетдин әфәнденең бу фикерләре безнең өчен яңалык түгел. Әмма уйгырлар арасында
үскән, Шәркый Төркестан халыклары, җөмләдән, чин мәдәнияте казанында да кайнаган, димәк
ки, алар күз карашын, кытай һәм уйгыр төшенчәләрен дә чагылдырган фикер рәвешендә
игътибарыбызга лаек.
Төрек-татарлар чин белән борынгыдан аралашкан.— диде ул.— Ханнарыбыз,
аксөякләребез кытай кызларына өйләнгән. Бер чин кызын бер атка алыштырып алган заманнар
да булган. Яу чапканда инде әсирләрне меңәрләп кулга төшергәннәр. Әнә шулай кан кушылган,
гореф-гадәтләр якынайган, мәҗүсилек һәм будда диннәрен тотканда рухи аңлашу да киңәйгән.
Чин тарихчылары шуңа күрә төркиләрне дошман күзлегеннән карап кына сурәтләми Аларның
чин мөхитендә эреп югалуларын да төркиләр арасында сәяси-милли аң. үзара бердәмлек,
татулык җитмәүдән килеп чыккан, дип аңлаталар. Минемчә дә шулай. Тарих кабатлана, менә
хәзер татарлар үз тарнхн ватанында урыс күпчелеге чолганышында калган. Сәяси-милли
аннары зәгыйфьлеге, үзара бердәмлекләре җитмәү аркасында ин гади н әрсәләрне дә әле һаман
көйләп җибәрергә ирешмәгән: телевизорны кабызасын — татарча тапшыру юк, радионы
элдерәсең — туган тел ишетелми. Мин Казанга килгәч, бу хәлдән тәмам гаҗизләндем, үземне
бәхетсезлеккә очраган, диңгез уртасындагы кыргый утрауга килеп эләккән Робинзондай хис
иттем. Урысчаны аңламыйм, уйгырча, кытайча тапшырулар да юк. Бер күнеккән кешегә дөнья
хәбәрләрен ишетми тору әҗәлгә тиң ич ул, бары шуның аркасында гына минем Өремжегә кире
кайтып китәсе килгән минутларым булды. Югыйсә, берәр каналны бары татарча гына эшләтүне
хәзер Мәскәү тыймый ич инде, татар үзен-үзе генә кыса!
Без Гыйләҗетдин белән Татарстан хәлләре турында гәпләшә башладык.
— Татарстанда ошаган нәрсә булдымы соң сезгә? дидем мин
Шәһәр борынгылыгын саклаган: кремле бар. Кабан күле. Болагы, Иделе, бакча-
парклары, тирә-ягыидагы урманнары ямьле Татарстанның мәдәнияте булуы сизелә — шәһәр
чиста, кешеләре затлы, матур киенә Аннары... трамвай, троллейбус, автобусларга керсәң—
тәмсез ис юк Халык пакь.
юынып йөри. Мин Алмата, Ташкент. Истанбулларда булдым, чисталык ягыннан берсе дә
Казанга җитми. Шәһәрдә зыялылар күп. бу яктан Татарстан Уйгырстаннан өстен, билгеле.
Милли, дини хисләрнең үсә баруы да ошады мина Әмма милли башкаласында яшәүче татар
яшьләре туган телен белми, белсә дә. җәмәгать урыннарында кулланмый икән. Шаклар каттым
ш уна!
— Сезненчә. Татарстан ничек үсәргә тиеш сон?
— Ул. халкыбызның тарихи ватаны буларак, чын татар дәүләтенә әйләнсен иде. Туган
телебез авыл баскычыннан шәһәрнеке дәрәҗәсенә күтәрелергә, жөм- һүриятебезнен милләтара
аралашу чарасына әверелергә тиеш Кухнядан, юрган астыннан урамнарга һәм мәйданнарга
чыгарга, күкрәк киереп югары уку йортларына. фабрикаларга, парламентка керергә, шунда
бөтен егәренә эшләргә тиеш. Татарча белмәгәннәргә дәүләтебез идарәсендә вазифа бирү
туктатылсын иде!
Ләкин боларны тиз генә эшкә ашыру кыен.
Уйгырстанда да уйгыр теле җинел генә гамәлгә куелгандыр, дип уйламагыз, диде
Гыйләҗетдин. - Көрәшсез генә бернәрсәгә дә ирешелми. Татарстанда хәзер икътисадый
бәйсезлек өчен күп тырышыла Дөрес сәясәт бу. Әмма милли мәгариф, мәдәниятне үстерү дә иң
соңгы нәүбәткә куелмаса яхшырак Татарстанны халыкара таныту. Берләшкән Милләтләр
Оешмасы әгъзасы итү өчен армый-талмый хәрәкәт итәр! ә кирәк!
— Моңа көчебез җитеп бетми шул әлегә.
— Таркау милләттәшләребезне тарихи ватанына җыйса. Татарстан бик тиз көчәер иде
Менә мин үзем улым Галипне дә Казанга тартам. Ул беренче класстан ук кытай мәктәбендә
укыды, кытай, уйгыр телләрен бик яхшы белә, бәлки Татарстанда да андыйларның кирәге
табылыр?
— Ә хатыныгыз, кызларыгыз Идел буена килмәячәкләрме?
Хатыным Ханзат кытай теле белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент, Өремже
радиосында чиннән тәрҗемәләрне күзәтә, университетта укыта Ул- уйгыр милләтеннән, бөтен
туганнары шунда яши. Уйгырстанны ташлап китмәс инде, мөгаен. Кызларым Галия белән
Хөршидә дә югары белемле, беренчесе физик, икенчесе химик, алар икесе дә фән кандидаты
булырга әзерләнә. Беренчесенең кияве Гайрәт уйгыр белән татар кушылган катнаш гаиләдән.
чин телендә физика укыта. Икенчесенең кияве Габделхәким саф уйгыр, япон, инглиз телләрен
белә, галим. Кызларым берәр ул үстерә, кендекләре Уйгырсташа береккән инде. Алар уйгыр
милләтен үстерүгә хезмәт итәчәк. Читтә азчылык булып яшәү, милли йөзебезне саклар өчен
күпме генә тырышсак та. татарны әнә шулай йога бара. Хәвефле дә. кызганыч та язмыш бу!
Гыйлаҗетдин Госман бәхетенә Казан компрессорлар заводы вәкиле Ринат Ибраһимов 1992
елда сәүдә эшләре белән Өремҗегә килгән. Табигый ки. ул монда яшәүче татарлар белән дә
кызыксынган Табышканнар, дуслашканнар Шушы дуслык тарихи ватанда яшәп калган нәселне
барлар! а. Гыйлаҗетдинне Татарстан! а кунакка чакырырга ярдәм иткән Монда инде Казан
университеты, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺТИ галимнәре белән дә танышкан, хәтта академик
Мирфатыйх Зәкиевнсң аны үз институтына эшкә чакыруына шарт туган.
Теләсә кайсы җөмһүриятнең төп халкы, аның туган теле һәм мәдәнияте сәламәт үсә алсын,
чит-ят тәэсирләргә, басымнарга бирешеп йотылмасын өчен, төп халыкның анда мотлак
күпчелек тәшкил итүе, бигрәк тә фән, мәдәният даирәсендә, административ идарә һәм
белгечләр катламында критик саннан югары ашуы хаҗәт Тоталитар совет режимының
шовинистик милли сәясәте Татарстанда нәкъ менә шушы шартларны булдырмауга
юнәлдерелгән иде Нәтиҗәдә андагы татар өлеше җитмеш ел дәвамында шактый кимеде,
югарыда санал! ан аеруча әһәмиятле эшчәнлек тармакларында исә ул һәрвакыт азчылык
тәшкил итте Критик үлчәмнән кимрәк туплану, шул азчылыкның да сузышчанрак өлешенең
туктаусыз эзәрлекләнеп пзруы һәм кырын ■ ашлануы аркасында, татар халкы милли
иммунитетын ииалгты. шуна күрә ул буен дә. ирекле усеш очен мә|т>лум хөрриятләр ачы.пан
дәвердә дә. сәламәт юлга ышанычлы рәвештә аяк басын керен китә алмый. Азчылыкнын
1аҗизлек синдромын җую өчен тарихи
ватанын ташлап китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезне Татарстанга кайтару, аны үз
көченә ышанмау тойгыларыннан арындыру, рухи халәтен савыктыру өчен, саналган дәрәҗәле,
әһәмиятле секторларда мөмкин кадәр тиз арада төп милләтнең мотлак күпчелек тәшкил итүенә
беренче нәүбәттә ирешергә кнрәк. Моның өчен дә иң нәтиҗәле чара — читтәге
укымышлыларыбызны республикабызга кайтару.
Әмма безнең әле бүген мондый программабыз да. аны тормышка ашырырлык көчебез,
гайрәтебез дә юк. Без Г. Госман кебекләрнең мен михнәт чигеп ерак бабалары нигезенә
кайтырга җөрьәт итүләренә битараф, хәтта кайберләребез сукранып карап торырга гына гаярь.
Кадерләрен белергә, андыйларга ярдәм кулын сузарга иде, чынлыкта бу ярдәм үзебезгә ләбаса!
Гыйлаҗетдин Госман җиңел генә җыймаган белемен һәм тәҗрибәсен тарихи ватанына
бирергә дип ерак Кытайдан Казаныбызга кайтты һәм бүген Г. Иб- раһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтында төрки халыклар үткәнен сурәтләгән чин галиме хезмәтен
туган телебездә басарга әзерли башлады, бүтән гыйльми тикшеренүләренә кереште. Шәркый
Төркестанга киткән меңнәрнең берсе бабалары мең еллар гомер иткән нигезгә аяк басты.
Тамырлары тирән, иншалла, ул монда икенче сулышын ачыр. буын ныгытыр, бәлки әле
еракларда каңгырып йөргән башкаларда да газиз Идел-Уралга омтылу хисләрен дөрләтер.
Иң мөкатдәс, мәгънәле яшәлә торган гомер — тарихи ватанда узганы, ин зур ихтирамга,
мактауга лаек хезмәт—туган халкыңа багышланганы!