Логотип Казан Утлары
Повесть

УРАМ


Сугышка кадәрге татар авылларында булган урамнар хәтер юк ннде. Урыннары бар барын. >» үтләре бөтенләй ү и эрделәр. Урамнар да. таман агышыннан калышмыйча, төсләрен алмаштырдылар. Каз үләнле, күбесенчә читәнле, сиртмәле коелы, ат эчерә торган агач улаклы, шарады уйный iopi ан чокырлы-казанлы урамнар инде юк. Алар урынына сирәк-мирәк кенә асфальт җәелгән, күбесенчә кытыл-кара балчыкларын 1ракюр-мап1нналар чокып бетерәән, такта коймалы, битәкле чибәр капкалы, су килә торган колонкалы урамнар хәтер авылда. Машина күп йөргәнлектән, күпчелек урамнарда үлән ботенләй үсми. Кое, улаклар юк. Сирәк-мирәк кенә урам буйлап арба өстерәп, тыркылдап юыр|ып үтеп киткән атлар да урамга элекке ямьне кайгара алмыйлар. Чөнки алар бик а> авылда.
Авыл урамнарынын җәй көннәрендә гөп матурлыгы бу.пан, чебиләнеп, каралып кагкан яланаяклы, гүбәтәй-кәләпүшле чая малайлар ла авылда юк хәтер. Алар урынына авылда бү|ен озын чәчле, кеды, сандали, бо1инка, эрзинкә итекле һәм күлмәкләренең алдына йә артына кеше бөтенләй ан- ламый lopian телләрдә язылган, әллә нинди мәнсез рәсемнәр төшерт елт ән малайлар барлыкка килгән. Күбесенсн кул астында велосипед, мопед, маг ай. Кичләрен күпчелегенен кулында радиоалгыч, магнитофон, i HI ара. авызларында тәмәке һәм ... урыс магы. Авылларда гагар малайлары бетеп баралар.
Бу әсәрне язу максаты минем өчен, автор буларак, берәү генә: сузышка кадәр һәм сугыштан сон мнн туып үскән чын татар авылы Эстәр.тебашнын бер урамы нинди бултан. шул урам кешеләре кемнәр бу.пан. нинди булт аниар. ничек яшәгәннәр. Күпчелеге инде аларнын бу дөньядан күчеп киттеләр һәм авыл очындагы таш койма белән уратылып алынган зират эчендә ягалар. Алар бу дөньяда юньле кием, юньле аш күрмичә, нужалы еллар уздырдылар. Урыннары оҗмахта булсын барсынын ла! Җир йөзендә күрмәгән рәхәтне бәлки анда күрерләр, Алла боерса!
Пожарный урамы
выл халкы ул урамны бүген дә Пожарный урамы дип йәртә. Мин белгәндә урамның Совет хөкүмәте бер-бер артлы атаган ике исеме бар иде 1967 елга кадәр Нуриман урамы һәм аннан соң «Октябрь-нең илле еллыгы» исемендә. Тик төп Эстәрлс халкы өчен урам, элеккедән килеп, әлеге көнне дә Пожарный урамы булып калды. Чөнки урам башында, авылда ут чыкса, шуны сүндерү өчен төзелгән каланчалы, зур пожарный бинасы тора. Бина егерме метрлар озынлыкта булып, аның эчендә атлар җигеп тарттыра юрган, һәрберсе кул пешкәкле. өч бричка- арба тора, һәрберсенә, чыгарга дигәндә, икегә ачыла торган такта капка бар. Берсе җәй көннәрендә ачык булып, шул ачык капка төбендә «Пожарный» бабай утыра торган иде. Җил көчле көннәрдә тагын бер бабай каланча башында утыра һәм ул авыл өстен бертуктаусыыз карап, тикшереп торырга тиеш. Андый җил нык искән көннәрдә тиз генә чыгып чабар өчен бер пешкәкле арбага ат җигелеп куела. Каланча башына ярты чиләк зурлыгында җиз кыңгырау эленеп куелган һәм аның тимер теленнән дүртләп ат кылыннан үргән, ирләрнең баш бармагы юанлыгы аркан аста утырган бабай янына сузылып төшкән. Авылда ут-мазар чыга калса, шул кыңгырауга сугып, халыкка белдерә торганнар иде «пожарный бабай»лар.
Сүз - Башкортстанда, борынгы Бохара-Болгар кәрван юлында урнашкан. моннан өч йөз илле еллар чамасы барлыкка килгән татар авылы— Эстәрлебашның бер урамы турында.
Урам авылның кыйбла ягында урнашкан. Ырымбурга киткән юл. авыл уртасыннан кыйблага карап, кечкенә үрне менә дә урамның көнбатыш очына җиткәч кисәк кенә туксан градуска борылып. Пожарныйны сулда калдырып, авыл базарына карап китә. Ярты чакрым чамасы киткәч, сулга борылып, Ырымбур ягына юнәлә. Тагын ярты чакрым чамасы баргач, юл, челтәрле агач күпер салынган Каенлы елганы чыга да үрләр, чокырлар, таулар, урманнар аша үтеп. Казакъ далаларына таба китеп бара. Юл авылны чыкканда, соңгы тапкыр сулга борылганда, аның уң ягында авыл базары кала. Базар урыны агач рәшәткә белән уратылып алынган. Бер якка йөз илле, икенче якка ике йөз метрлар чамасы булыр базар урыны. Кергән уңайга—он. бәрәңге, яшелчә, иске-москы базары. Уңда—кибетләрдән китереп сатар өчен, өсләре ябулы урыннар Арырак шулай ук өсте ябулы. тик диварсыз ит базары. Аннан алдарак. 40 50 метрлар чамасындарак. мал базары урнашкан. Биредә инде аяклы мал саталар.
Эстәрлсбаш авылы салынганнан бирле атаклы авыл. Аны чукынудан качып киткән татарлар салган. Революциядән сон. район үзәге булганлыктан, кешеләре дә күп иде. Сугыш башланганчы, авылдагы вак-төяк колхозларны берләштереп, алгы бригадалы «8 март» исемле колхоз төзегәннәр. Кем һәм ни өчен шулай кушкандыр—белеп булмады. Биш бригада — Эстәрлебашның үзендә, алтынчысы —авылдан өч чакрымда, биек тау астында утырган чибәр башкорт авылында. Исеме Мөхәммәтдәмин булса да, ул авылны күбесенчә Урман авылы дип йөртәләр. Бик тә уңган аучылар, игенчеләр яши ул авылда.
Мин туып үскән урамга исем биргән Пожарный үзем өчен истәлекле һәм бик тә кадерле урын. 1937 елдан 1946 елга кадәр минем малай чагым шушында узды.
Пожарный урамы шуннан башлана һәм озынлыгы ярты чакрымнан артык булып, ул көнбатыштан көнчыгышка сузылган. Көнчыгыш башы Эстәрле елгасына барып гуктый. Урамның ике ягында утырган йортларның саны кырык дүрт. Уң якта—егерме өч. сул якта — егерме бер.
Пожарныйдан соң уң якта, гыкрык аша беренче йорт — Гариф Танау йорты.
Гариф Танау
л бабай—Габдулла Тукай замандашы. Безгә әти ягыннан туган, күрше һәм әтинең дусты да иде. Чыгышы белән төп Эсгәрлсбаш кешесе булып. Гариф бабай, сөйләшкәндә: «Мин сиңа шухрый-
У
мухрый түгел, ә Эстәрлебаш егете».— дип җибәрергә ярата торган иде.
Исеме -җисеменә туры килеп, зур. туры кылыч борынлы булганга, авылда ләкаб исеме Гариф Танау иде. Алдан ук укучымны кисәтеп куям: Җир йөзендә ләкаб исемнәре белән дан тоткан Эстәрлебаш кебек башка авыл юк Мин элекке Союзны. Башкортстанны. Татарстанны аркылысын буйга йөреп чыккан кешемен һәм анык шулай икәнен кистереп әйтә алам: Эстәрлебашта ләкаб-исемсез бер генә кеше дә юк Кай- берләрендә икешәр-өчәр дә әле.
Гариф Танау урта, чандыр гәүдәле, аркасы аз гына бөкерәйгәнрәк булып торган балта остасы. Хатыны. Фатыйма әби. юанрак кына түгәрәк гәүдәле, һәрчак диярлек маңгаен, башы авыртканнан, кызыл яулык белән бәйләп йөри. Гариф бабай Фатыйма әбинең икенче ире. Беренчесе Герман сугышыннан кайтмаган Ә Гариф бабай сугыштан йөреп кайтканчы аның үз хатыны үлгән була. Фатыйма әбинен беренче иреннән калган Маһира исемле кызы бар. Гариф бабайдан туган Зәйнулла 1926 елгы. Фәрит исемле малайлары да бар Фәрит абый 1930 елда туган.
Гарифулла бабай үзе балта остасы булганлыктан, йорт-курасы төзек Уртада чоланлы ике яклы йорт. Ун яктагы йорты таш диварлы, сул ягындагы йорты агачтан бурап эшләнгән. Йорт каршында подвал, бакча Йорт түрендә аркылыга салынган мал абзары Сулда таш келәт, аннан да арырак, бәрәңге бакчасы эчендә мунчалары бар. Мунчага җитәрәк тал агачы үсеп утыра.
Өенең урамга караган ягында берничә тирәк үсә. Гарифулла бабайның күпмедер төп кара карлыганы да бар. Күпме генә тырышсам да. шул карлыганга гөшеп булмады Урам якка караган рәшәткә еш. араларына кул сыймый. Үрелсәң дә буй җитми кара карлыганнарга.
Зәйнулла абый күңеле белән йомшак, кешегә ярдәмчел Мина өч яшьләр вакытта, көтү гөшкәндә. мине бер үгез бозау сөзде. Чыбык белән суккан идем бугай. Бәхтегани бабайларның читәненә китереп тери бу мине. Үгез мина кечкенә мөгезле башы белән китереп бирә читән сыгылып-сыгылып китә. Шунлыктан миңа бик каты эләкми Иллә дә акырам инде. Тирә-якта үзем кебек ыбыр-чыбыр бала-чага, кайсысы кая таеп бетеп, чи мән генә күзәтәләр. Ә үгез бозау укыта миңа сабакны. Азрак артка чигенә дә башы белән китереп гөрт ә. чигенә дә китереп төртә. Шунда мине Зәйни абый коткарды Аның үзенә дә сигез-тугыз яшьләр чамасы гына булгандыр Кулындагы таяк белән манчыды берне үгез маңгаена, теге «гок» диеп бер генә аваз чыгарды да торып чапты Зәйни абый мине яртылаш ауган читәннән тартып торгызды да көлә
Икенче тапкыр үгезгә суксаң, таякның юанрагын ал. таягын бул- маса, сугып маташма, ди Бу сүзләр минем исемдә мәңгелеккә калдылар Инде ул күптән юк Кырыкка да җитә алмыйча дөньядан китте
Соңгы елларын ул кибеттә эшләде. Сатучы булып Магур гына йорт салып, яши башлаган иде, үпкә авыруы белән кит гс дә барды
Фәрит абый белән без бер чамада үстек Хәрәкәткә җитез, чандыр гына гәүдәле булса да. бер сугыш чукмары иде анысы Үсеп килгән чакларында минем абый Мансур белән Фәрит абый бик тә дуслар һәм., көненә бер генә булса да сугышмыйча калмыйлар. Берсе аеруча истә калган. Бу кырык беренче елның кышы булырга тиеш Сугыш башланмаган әле. Азрак кар явып торган кышкы көн Пожарныйдан өстә генә бальнис, аңардагг өстә мәктәп. Безнеңчә, ышкул. Мәкгәгг өч бинадан тора. Берсе Нариман районына сөрелгән кулаклар йортыннан бергә җыйнап лабиринт кебек игеп салынган бина Мич ягып, идәннәр юып йөрүче апа исеме белән Хәдичә апа мәктәбе. Без шунда укыйбыз.
Бальнис капкасы рәшәткәле. Көздән ачык калган көенә кар басып ки г кән Рәшәткә дә. капка да кар көрте астында Ишек алдына атлы чана
белән керерлек түгел, бураннан капка баганаларының башына кадәр кар өелгән.
Абыйның бала чагыннан ук кеше үрти торган гадәте бар. Нәрсәгәдер Фәрит абый белән үртәшеп киттеләр. Берсе «Танау» ди. икенчесе «Писер» ди. Киттеләр болар төрткәләшеп. Аннан соң Фәрит абый китапларын сала торган фанер тартма белән минем абыйга берне тондырды. Абый портфеле белән. Шуннан соң сумкалары белән азрак бәрешеп алдылар да. аларны читкә атып бәреп, кул сугышына күчтеләр. Минем абый көчлерәк. Фәрит абый хәрәкәткә тизрәк тә. җитезрәк тә. Абыйдан тоттырмыйча сугыша белә. Китте сугыш. Киттеләр болар кызып, мин сезгә әйти-им! Икесе дә бүрекләрен, туннарын салып очырдылар. Кышкы ачы суыкта күлмәкчән генә чәкәләшәләр. Утыз, кырык метрлар гына Пожарный. Чатан Фәридә титаклый биреп, шунда йөгерә. Хәле-тыны бетеп барып кергән дә безгә сөрән сала икән:
Мәрҗ-җжәм әбекәй-йе-ем! Танау Фәрите белән Мансурың сугыша- а! Канга батып бет-ттелә-әр! Бер-берсен үтерәләр бит инде. Әйдә тизрәк!
Мансур абыйның Танау Фәрите белән көн дә сугышып йөргәненнән әни «гарык булып» туйган Шунлыктан, бер дә исе китми:
Ярар, балам, ярар! Үтерешсеннәр, суешсыннар әйдә! Тизрәк үлсә, җаным тынар әллә!
Чатан кызның йөрәге тулы изгелек. Бездән чыга да. карлы сукмактан чатанлый-чатанлый. Танауларга (күрше генә бит!) йөгерә. Хәле-тыны бетеп килеп кергән Фәридәне тыңлагач. Гариф бабай «Чапай мыегын» сыпырып, көлә дә хатынына боерык бирә:
Бар алып кайт инде син ул шайтан баласын! Тегесенә тимә, кеше баласы бит. Монысына биргәлә, тик арт ягына гына сук. Түлке нык сукма, яме!
Фатыйма әби бальнис капкасы төбенә килеп җиткәнче. Чатан Фәридә (Аксак тиз йөгерер!) сугыш мәйданына әллә кайчан кире килеп тә җиткән:
Әһ-һә. Танау! Хәз-зер әниең килеп җитә. Ну. изә инде измәңне-е!
Чатан Фәридәнең шул сүзләреннән сугышкан ике малай, туннарын, китапларын күтәреп, «сугыш мәйданы»ннан тизрәк таярга тиешләр кебек бит инде. Кая ул! Күбрәк сугышып калыйк, килеп аерганчы дип. сугышуны тагын да көчәйтеп җибәрәләр. Инде бер-берсенә тотынышып сугышкан ике малайның куллары, аяклары кайсысыныкы икәнне белмәслек хәлгә килгән. Икесенең дә борыннарыннан маңкалары белән кан ага. Сөртеп-нитеп тору юк вакыт әрәм узмасын, күбрәк сугышып калырга кирәк!..
Фатыйма әби килеп җиткәндә, хәлдән таеп, егылыр дәрәҗәгә җиткәннәр иде инде икесе дә. Тик малайлар сугышуының бер кануны бар! Кем алдан туктаса сугышудан, шул җиңелгән санала. Шунлыктан, бу икәүнең туктарга уйларында да юк...
Фатыйма әби килеп тә җитте, сул кулы белән Мансурны эләктереп алып, капка баганасы артындагы тапталмаган көрткә очырды да. Шуны күреп авызын ера башлаган малаен беләгеннән эләктерде дә. җилтерәтеп алып кайтып та китте:
Әйдә, кайт, ристан! Анда әтиең күрсәтер күрмәгәнеңне...
Шәп-шәп итеп атлаган әнисе кырыннан Фәрит, төпле пима эзләре калдырып, сукмак читеннән бара. Алар артыннан Чатан Фәридә Фәритнең бүреген, тунын, сумкасын күтәреп, калмаска тырышып чатанлый...
Учлап-учлап кар куеп, Мансур абый борыныннан аккан канны туктата да. аннан соң күлмәк итәге белән битен сөртә. Сугышканда мин тотып торган бүреге белән тунын кия дә, без сугыш мәйданыннан соңгылар булып кайтып китәбез.
— Әнигә әйтмә, ярармы?!—ди абый миңа.
Тик әни барысын да белә бит инде. Шунлыктан, нәрсә әйтмәскә икәнне аңлап бетермәсәм дә. мин баш кагам. .
Бер сәгать чамасы да үтми, тышкы яктан, безнең урамга караган тәрәзәне Танау Фәрите кага. Аны ин тәү әни күреп ала. тәрәзә аша йодрыгын күрсәтеп, әрли башлый:
Каһәр төшкере Танау! Атаңа охшап, сугыш чукмары! Кер генә әле монда, мин синеме-е. мин сине-е.
Фәрит абыйның авызы колагына җитеп ерылган Ул минем әнинең «болай гына» ачуланганын белә Тунының ике кесәсе дә бүлтәеп чыккан Аларның эче туп-тулы чәбәй! Кузна да диләр. Фәрит абый өчен минем әнинең әрләве, йодрык янавы юк нәрсә!
Мәрҗә-әм әбе-ей! Мансурга әйт әле. чәбәйле уйнарга чакыра Фәрит, диген Тиз чыксын дип әйтә, диге-ен...
Чыкты ди, менә сиңа хәзер, чыкмый ни Дәресен карыйсы бар.
Әнинең Танауны тәрәзә аша әрләгәнен ишегкән абый, алдындагы парланып торган бәрәңгесен дә ашап бетермичә, тунын гына эләктерә дә ой эченнән юк та була
Мин ашап-эчеп чыкканда, болар арасында чәбәй уены бара Әйтерсең лә бер сәгать кенә элек бу икәү яшь әтәчләр кебек сутышмаганнар да инде...
Кон җылырак булса урамда, кон суык булса — чәбәйле уйнау Пожарный эчендә такта идәндә бара. Көн бик суык булса да. Пожарный эчендә уйнар өчен тагын бер шарт бар: ул көнне дежурда кайсы бабай? Әгәр дә инде Хәйбулла бабай булса. Пожарный эчендә уйнау юк Ул малайларны яратмаган бердәнбер бабай. Ә инде калганнары Вагыйзь бабай («Песәй»), Барый абзый («Ташкергән»). Исхак бабай («Айгыр»), Латыйф бабай («Саңгырау»), Гыйльметдин бабай («Озын Муен»), Сәләх абзый («Учак») булсалар. Пожарный эче малайларныкы'
Абый белән Танау башлап җибәрүгә, башка чәбәйчеләр дә җыела башлыйлар Алар: Хәзрәт Зөфәр. Ташкергән Мәҗите. Ташкергән Халите. Папай Нигъмәте. Көрпә Гарифы. Бабач Равиле. Мишәр Гаян һәм чәбәй утыртып, аны җыеп торучы безнең кебек ыбыр-чыбыр. Алары иидс: Китек Рәшите. Көчти Күте Равил. Канар Рәшите. Ташкергән Талибы. Хаҗи Балак Риф. Көрпә Фәрите. Какыш Гарифы
Чәбәйле уйнаганда сугышу юк Чөнки монда, уен белән бергә, акча кәсебе дә бара бер үк вакытта. Сугыш, кычкырыш чәбәйле уйнап беткәннән соң гына булырга мөмкин
Чәбәй уены
әбәйле уены кыш көннәрендә генә уйнала Күп якларда ул уенны кузна уены диләр. Урысларда «Игра в бабки»
Чәбәй сыер тоягыннан чыккан сөяк Ат. сарык чәбәйләре уеша кертелми. Ә чучка чәбәе уен өчен ярый Аны чучи чәбәе диләр Үгез, карт сыер чәбәеннән сәк ясала Чәбәйнең артыннан кыздырган без белән тишеп керәсең эченә. Андагы җелекне кызган без белән яндырып бетерәсең. Аннан соң шул чәбәйнең корсагын тыштан юеш чүпрәк белән урыйсың да. артына ясалган тишектән, эченә сыек кургаш коясың Чәбәй эче кургаш белән тулгач, шул кургашны артына азрак өебрәк гә куясың Кургаш каткач, сәк әзер.
Уен болай башлана
Сөйләшенгән буенча, бер сәк өчен сайланылган урынга, берничә чәбәй утыртасың, яисә ягкырып куясың Ике сәген булса, икеләтә куясын чәбәйләрне Оч сәк белән уйнасаң, чәбәйләрне өч ганкыр күбрәк куясын Кем алдан, кем арттан бәрә шобага салына. Аннан соң ат юлына аркылы тезелгән чәбәйләрдән 6 7 адым кигәләр дә. чираг буенча
сәк белән теге чәбәйләргә бәрә башлыйлар. Сәк чәбәйгә тиеп, чәбәй, сип кигән чабата озынлыгында өч тапкыр очса синеке Алып кесәгә
Ч
саласың да. сәгең кайда барып төшкән, шуннан тезелеп торып калган чәбәйләргә тагын бәрәсең. Тидерсәң, өч чабата тынлыгы очса, чәбәй тагын синеке. Тидерә алмасан. яисә чәбәй ерак очмаса, сәгең шул соңгы төшкән урынында ятып кала. Синнән соң бәргәннәрнең берәрсе, чәбәй бәреп алганнан соң. үз чиратын көтеп яткан синең сәкне дә бәреп ала. Әгәр бәреп синең сәкне өч чабата кадәрле тәгәрәтеп-очырып җибәрә алса, синең сәк «үлә». Син уеннан чыгасың. Ә аңарга кадәр алган чәбәйләрең синең сәкне «үтергән»нең кесәсенә күчә.
Сәк белән чәбәйле уйнаганда, бүгенге көнне дә Эстәрлебашта яшәгән. 1931 елда туган Тайгунов Зөфәргә ләкаб-иссм тагылды. Зөфәр — кара кашлы, кара күзле, кызларга тартым чибәр малай. Дуслыкка искиткеч тугры. Өс1әвенә. бик тә җор сүзле. Чәбәйле уйнаганда, сәк белән бәргәндә Зөфәрнең сул аягы алда. Уң кулы белән кизәнеп чәбәйгә бәргән чакта, бер үк вакытта Зөфәрнең сул аягы алга шуа. Сул аягын шудыртканнан Зөфәр еш тидерә чәбәйгә, малайлар уенча. Ә чәбәй уенының кагыйдәсе буенча, бәргән чакта аяк кузгалмаска тиеш. Шунлыктан Зөфәр бәргәндә малайлар аның сул аягына басып та карадылар, иелеп кул белән тотып та карадылар. Файдасы тимәде. Бәргән чакта Зөфәр барыбер аягын шудыртып бәрде. Әрлиләр тегене:
һе-ей Зөфтери-и! Мулла кебек хәйләлисең гелән! Кузгатма аягыңны, хәрәмләшмә!
Мулла, хәзрәтләрне бик ныклап сүккән еллар бу.
Зөфәр ап-ак, энҗе кебек тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп көлә:
- Мин шудыраммыни аны, үзе шуа бит аяк.
Аңа башта, шулай аягын шудырып уйнаган өчен. «Хәйләкәр мулла» дип кушамат тактылар, аннан соң ул исем кыскартылып «Хәзрәт» кә әйләнде. Инде 63 яшь белән китте Зөфәр, ә барыбер «Хәзрәт Зөфәре» булып дөнья көтә. Акыллы, төптән уйлап, уен-көлке белән дөнья көтә белә торган авыл картына әйләнеп бара Хәзрәт Зөфәре.
Чәбәйле уйнауның икенче ысулы да бар
Монысы инде Пожарный эчендә, теге су пешкәкләре (насослары) куелган бричкалар артында, такта идәндә. Ул икенче ысул белән чәбәй уйнау өчен ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчесе — көн үтә дә суык булса, урамда суыкта, җилдә түзәрлек булмаганнан без Пожарный эченә керергә тиешбез. Икенчесе, мөһиме, ул көнне Хәйбулла бабай дежур булмаска тиеш. Агара башлаган кара сакал-мыеклы ул бабай ни өчендер малайларны яратмый. Әрләп, куып урамга чыгарып җибәрә.
Чәбәйле уйнауның икенче ысулын кулланганда инде сәк бәреп уй-намыйлар. Сәк урынына сыерның туң тизәгеннән махсус ясалган 2 — 3 сантиметр калынлыгындагы, диаметры 25 — 30 сантиметрлар булган түгәрәк диск кулланыла. Сыер тизәгеннән андый түгәрәк диск ясау өчен бик зур осталык кирәк Беренчедән, аны табарга кирәк. Чөнки сыер ашаган җирдә ул тапталган була. «Уңышлы чагын» туры китерергә зур агач көрәк тотып торган малайлар да булгалый иде сыер артында. Иң ышанычлысы, сыер ашлы су эчкән чакта була. Ашлы су эчендә бәрәңге кабыгы күбрәк булса, тагын да әйбәтрәк сыер лакан яныннан озаграк китми тора һәм аңардан чыккан җылы тизәк бер генә урынга төшә. Инде андый чакта сыерны тиз генә башка урынга күчереп куярга кирәк Аның өчен лаканны күчерсәң җитә Тизәкне башка урынга күчерер! ә ярамый _______________________________________
түгәрәклеге бозыла! Туңга әйләнгәнче саклыйсың, башкача чараң юк.
Туң сыер тизәген бик әйбәт итеп үткер балта белән (әтинеке инде!) астын, өстен юнасың. Өске ягына баш бармак белән тотар өчен бер кечкенә ям ясыйсың. Аскы өлешен күпме булдыра аласың, шулкадәр балта белән шомартасың. Аннан соң шул шома ас ягын суга тыгып аласың да (иң шәбе су азрак җылымса булса!), түгәрәкнең астын өскә каратып карга куясың. Инде хәзер өскә карап торган юеш ягына кар
сибәсең. Кар йомшак, яна яуган кар булырга тиеш. Шул юеш карның туңганын бер ая китмичә саклап торасын да, аннан тагын юешлисен, тагын кар сибәсең, тагын юешлисең, тагын кар сибәсең
Туңып, әзер булган дискны пожарный бабайлар күрмә! әндә Пожарный диварының штукатуркасына ышкып шомартасың Андый штукатур дивар Эстәрлебашта тик Пожарный диварында гына' Шунлыктан барлык чәбәйле уйнаган малайлар абыйга ялыналар: Мансур, ышкыт әле! Дисклы берничә малай Пожарный эчендәге такта идәндә уен кора. Сөйләшеп килешенгән буенча, такта идәнгә чәбәйләрне утыртып тезәләр. Чәбәйләре күп булса, бер-берсенә терәп, аз булса сирәгрәк итеп. Кем артыннан кем бәрә, анысына янә шобага салалар. Шуннан соң чәбәйләр утырган урыннан 12 - 15 метрлар чамасы китәләр дә теге тун дискларны идән буйлап шудырып, чәбәйләргә каратып җибәрәләр Чәбәйләргә тидереп. кем күпме аудара ала. бар да аныкы.
Атна-ун көндә туктамастан барган чәбәйле уенында берәүләр ота. икенчеләре отыла. Чәбәйләре беткәннәре отканнардан акчага чәбәй сатып алалар, тагын оттыралар яисә оталар. Уендагы осталыгын акчага әйләнеп ка!кан каеры тун кесәсендә атлаган саен чыңгылдап, синең күңелеңне җылытып йөри башлый
Минем Мансур абый оста уйный торган иде. Шунлыктан бер атна эчендә йөз нар чәбәй сыя торган тартма шыплап тула. Чәбәй санау минем эш. TapiMa тулу белән аны күтәреп, чәбәй уйнаган җиргә чыгам. Абый кушуы буенча, ул куйган хакка мин чәбәйләрне сатам Аннан соң атна буена без кичләрен көн дә кинога йөрибез. Ин истә калган кинолардан «Гайчи». «Без Кронштадттан», һәм сугыш вакытында чыккан кино- боевиклар. Соңгыларында инде гел генә немецләрне аталар, үтерәләр, плен алалар. Кыскасы, «безнекеләр» җиңә.
Үсә төшкәч Фәрит абый шофер булып китте. Егет булып җиткәч, саратский кыңгыраулы бер гармун алып җибәрде дә. урамның иң кирәкле. иң шәп егетенә әйләнде дә куйды Иллә дә матур игеп уйный торган иде инде. Аягында ак чүчинкә Аның өстеннән кара эрзинкә галуш Тун изүе ачык, аннан өр-яңа күлмәк күренеп тора. Муенында соры мамык шарф, кулларда мамык пирчәткәләр Башта колагы һәрчак күтәрелеп бәйләнгән бүрек Кесә тулы папирус һәм аны алганда папирус кабы белән бергә чыгып коела торган кәгазь акчалар
Шофер булып киткәч. Фәрит абый искиткеч матур итеп машина кабинасында утыра белде. Башына кечкенә козыреклы. түбәсендә түгәрәк төймәле кепка кия. Сул күз ягына авыштырып, маңгаена чәчен чыгарып сала, изү ачык, авызда папирус. Машина тәрәзәсе ачык булып. Фәрит абыйның сул терсәге ачык тәрәзә аша азрак урамга чыгып тора Фәриг абый ул терсәге белән пыяласы эчкә кертелеп куелган кабина ишегенә таянган. Кабина эчендә юлда каршы искән җил уйный, машина руле ун кул белән генә әйләндерелә Тизлекне алмаштыру өчен уң кул кирәк булса, сул кул иренеп кенә рульне тотып торгандай итә дә. кирәге беткәч, тагып ул вазифасын ун кулның үзенә тапшыра. Ә машина сугыш беткәннән соң булган чокырлы-чакырлы юллардан «җиббәртә» генә! Кузовка эләгү бәхетенә ирешкәнсең икән, кырына тотынып нык утыр.
Фәрит абыйның малай чагыннан ук килгән бер сәер ягы бар Ул әллә нинди (арихлар уйлап чыгарып, безне авызына карагын сөйли юрган иде Шуларның берсеннән берничә җөмлә генә
Шулай бер мәлне казакъ далаларына барып чыкчык Бөтен тирә як тап-такыр дала. Су юк. агачның үзен түгел, күләгәсен дә тапмассың Китеп барган җирлән көпә-көндез безне бер кәгү бүре уратып алмасынмы' Күзләре чәшке зурлык, үзләренең койрыклары бөтен гәй юк Шак та шок боларның тешләре Инде ашарга игәләр безне Шуннан оз-зын гәүдәле бер казакъ абзые килеп чыкты да үзе башлап бүреләргә һөҗүм
итте. Кулында озын, үткер пычак моның. Бүреләр моны күргәч, безне онытып тегене уратып алдылар. Ник бер курыксын. «Тирарай. гирараи, кх»—дип. сикергән берсенең башын бер селтәнүдә чаба да очыра. Тегеләр моның өстенә сикереп торалар, бу боларның башларын бер селтәнүдә чабып, кисеп төшереп тора...
Без ышанырга да, ышанмаска да белмибез. Кемдер кыюсыз гына сорый: ~
— Ул казакъ ягына кайчан барганыегыз сез, Фәрит абый?
Ә Фәрит абый күзен дә йоммый:
- Әллә тагын, кайчан булды икән? Югары Оч Шөшле Халиулла бабай да бар иде. Ул белә инде кайчан икәнен, аңардан сорагыз, ышан- масагыз.
Шундый дәлилләрдән соң кая барасың инде ышанмыйча!
Ташчы Фәттах
ариф Танауларга каршы урам аша Фәттахетдин Дильмөхәммәтов дигән бабай яши. Иорты урам чатында Вәрисләр урамы белән Пожарный урам кушылган җирдә. Шул ике урам кушылган Фәттах бабай почмагында зур таш утыртылган. Таш көрәнсу-кызыл төстә булып. Фәттах бабайның һөнәрен исбатлап тора. Ул гомере буенча тирә- яктагы таулардан таш чыгарган. Фәттах бабай ташы тирә-як йортларда яшәүче малайларның очрашу урыны иде. Шунда җыйналабыз һәм киңәш итәбез: бүген нинди уеннар уйныйбыз, кая барабыз, ничек көн үткәрәбез? Гомере буена таш чыгарган Фәттах бабай таш һөнәре белән байый алмаган. Уртача гәүдәле, зур куллы, азрак бөкрерәк кеше иде ул. Ках-кох ютәлләп, капка төпләрендә утыра торган иде сугыштан соңгы елларда. Абыйсы Ибрай Мөчтәк тә, Фәттах бабай үзе дә үпкә авыруы белән киттеләр. Шул таш чыгарганда, җир астында эләккән авыру булгандыр инде.
Фәттах бабайның хатыны Васбия әби озын, чандыр гәүдәле карчык иде. Ике малай, дүрт кызлары бар. Зәйнетдин, Шәмсетдин. Кәшифә, Вәсилә, Фәния. Иң зур кызларының исеме онытылган.
Фәттах бабайның йорты һәрчак бала-чага белән тулы Монда зур кызының өч яшьлек малае Юрискә дә. әтисен НКВД утырткан, әнисе Әминә Урта Азиягә чыгып киткән Римгә дә урын табыла. Ярлылык белән киң күңеллелек хөкем сөрә иде ул йортта.
Сугыш елларында Фәттах бабай колхоз келәтләрендә каравылда торды. Авыр эшкә алынмады, авыру иде.
Икенче малайлары Шәмсетдин әнисенә охшаган, озын. ябык, чандыр егет. Ул 1926 елда туган булырга тиеш Сугыш барган елларда урамга алма алып чыгып, шуны пәке белән бүлгәләп, безгә ашата торган иде. Ә үзләренең алма агачлары юк Авылда да алма агачлары берничә генә. Каян алганын мин бик озак еллар үткәч кенә белдем. Бездән өч чакрым Безгин дигән урыс авылы янында Мердер дигән немецның имениесе булган Гражданнар сугышы вакытында ул имениене. тирә-яктагы татар, башкорт, урыс җыйналып, туздырып ташлаганнар. Шул Мердер боярының урманын каравыллый торган Келлер дигән немец булган. Аның торган йорты авылдан өч чакрымнар урман эчендә Озын Аклан дигән урында иде. Хуҗасын туздырып очыргач, немец Келлер дә качкан. Шул утырган урында алма агачлары торып калган. Фәттах бабай шуннан ташыган алмаларны...
Фәттах бабай сугыш беткәч озак яшәмәде. Шәмсетдин абзый исә сугыштан кайтмады. Зур кызларының дүрт яшьлек улы Юрис тә сугыш елларында үлде. Гаиләләре таркалып, кайсысы кая китеп беттеләр
Г
Мөтәч Хәмите
рләр аша» повестенда анын турысында яздым азрак. Хәмит Я* X абый урамча Мөтәч Хәмите — Гариф Танауның бертуган энесе.
Ул 1907 еллар чамасында туган. Аю табанлы, таза, юантык, уртачадан калку гәүдәле, лап-лоп басып атлап йөри торган, кара чәчле юаш кына абзый иде. Хатыны Бикә апа кечкенә гәүдәле, бик җитез хәрәкәтле, ун кулы беләзегеннән чыккан, йөгерә-атлый йөри торган хатын иде. Балалары бишәү — дүрт кыз, бер малай. Зур кызлары Мөхтәрәмә 1931 елда туган. Аннан соң минем белән бер елгы Равил. Фәния. Ләйлә, Халидә. Әтисе сугышка киткәндә Халидә ай ярымлык кына сабый бала иде. Хәзер Мөхтәрәмәдән башка берсе лә юк
Хәми! абый авыл больницасында атлар карый Бикә апа колхозда эшли. Без Равил белән еш кына бальниска, аның әтисе янына барабыз, шунда уйныйбыз Бальнис чүплегеннән төрле формалы, төрле зурлыктагы, төрле төстәге шешәле дарулар алып кайтып, үзебезнең өйнең тәрәзә төбенә тезеп куябыз, һәм... икебез дә әниләрдән үзебезгә «өлеш» алабыз Безгә кызык бер кешедә дә булмаган төрле-төрле шешәләр безнең тәрәзә төбендә генә бит'
Бикә апа балаларына каты Өйлә Хәмит абый булса да. булмаса да, кирәк чагында балаларын тиз-тиз генә «тәпәләп» ала. Ә минем әни исә әти өйдә чакта безгә тими. Шунлыктан, берәр нәрсә «эшләп ташласам», мин өйгә әти каЙ1кач кына кайтырга тырышам
Равил уйнаганда, көче җитсә-житмәсә дә. гелән генә сугыша Үзенә эләксә, елый-елый кайтып китә. Озак та үтми, күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган Бикә апа кулына чыбык яисә таяк готын. Равилне ияртеп, без әле генә сугышкан җиргә килеп тә җитә. Кулындагы чыбыгын һавала селки-сслки. безне әрли башлый..
Бикә апа безне эзәрлекләмәгән чагында чарт-чорт китереп, сагыз чәйни, кая гына бармасын, атлаган уңаена мамык шәл бәйли Кәҗә мамыгыннан. Шәл1ә ул осталарның остасы. Бикә апа уйлап чыгарган бик күп үрнәкләре бар мамык шәл бизәкләренең. Ул һәрчак ачык күңелле, һәрчак елмаеп тора.
1981 ел. Мин Эстәрледә ялдамын. Докторлык диссер!ациясе өчен сугышып, кон яктысын күрмәгән еллар Ялгызым гына үзебезнең урамнан кайтып киләм. Рәйхан апаларның капка төбендә Бикә апа. Зөләйха апа. Кабан Хәйри хатыны Маһикамал апа һәм тагын берничә апа утыралар. Исәнләшәм:
Исәннәрмесез, апалар! Ходай гыныч тормыш, озын гомер бирсен үзегезгә!
Гөрләшеп җавап бирәләр:
Амин, шулай булсын! Рәхмәт җылы сүзеңә!
Минем вакыг та. кәеф тә юк. шунлыктан, туктап тормастан атларга иде исәп. Тик көтелмәгән хәл килеп чыкты. Чатан Рәйхан апа урыныннан торып ук миңа эндәште:
Зәки улым! Кил әле. безнең янда аз гына булса да туктап, утырып киг. Менә минем белән Бикә апаң уртасына утыр! Икебезнең дә сиңа әйтә торган сүзебез бар...
Мин елмаям:
Сикрит сүзме әллә?
Түгел дә, шулай да утыр әле, кил
Майкамал апаны торгызалар. Мин карышам
Торма, Майкамал апа. торма! Мин басып та тыңлый алам Юк инде, ди Майкамал апа Сиңа тәкмәгә әйтмиләр бит, у тыр инде син. ялындырма Мин Бикә атта белән Рәйхан апа уртасына кереп утырам Алар мине ике яктан кочаклыйлар Рәйхан апа уң кулы белән. Бикә апа сул кулы белән Аркамнан Рәйхан апа мине таң калдыра
17
— Бүген бит. Зәки улым, синең туган көнең. Кырык сигез яшь сиңа, 10 июль бит бүген, ялгышмыйммы?
Юу-ук, Рәйхан апа. ялгышмыйсыз. Миңа, чыннан да. бүген кырык сигез яшь тулды. Ә сез каян беләсез аны?
Рәйхан апа моңсу гына елмая. Бикә апа елый башлый.
И-и Зәки. Зәки! Белмәскә тагын. Синнән өч кенә көн элгәре минем Миңлегали исемле улым туды. Аннан соң син тудың. Синнән соң дүрт көн үткәч. Бикәнең Равиле тудг . Сез, күрше өч малай, бер атна эчендә туган малайлар идегез.
Рәйхан апаның дә күңеле тула, ул да елый башлый. Мин, аптырап, елаган ике апа уртасында утырам. Ә Рәйхан апа күз яше аша дәвам итә:
Син менә гомереңне читтә уздырдың. Баянный булып. Ходайның тәкъдире шулайдыр инде, нәстә генә эшләтмәк кирәк. Син кайтып урамнардан үтеп киткән чагында Бикә белән миңа бәйрәм. Атлавыңа, арка, кулларыңа кадәр истә калдырырга тырышып карап калабыз артыңнан. Исән булсалар, безнең улларыбыз да шушы Зәки кебек булырлар иде, дип Аннан соң елашабыз. Сагынабыз үзебезнең үлгән улларыбызны, исебезгә төшереп...
Мин синең улың Миңлегалине белмим бит, Рәйхан апа. Исемдә юк.
Өч яше тулар-тулмас, эче китеп үлеп китте ул. Теге Юдашкин дигән мал фирмасында. Мал арасы, чебен күп, врачлар юк.
Без барыбыз да тавыш-тынсыз утырабыз. Бикә апа. сулкылдап, өстәп куя:
- Равил дустыңны үзең беләсең инде...
Бу сүзләрдән соң тиз генә китеп булмый һәм мин алар белән байтак утырам...
Бикә апаның улы Равил Бабач минем балачак дустым. Аларның әтиләре Хәмит абый 1941 елның декабрендә Мәскәү өчен барган сугышларда башын салды. Бикә апа аяксыз да күтсез биш бала белән торып калды Равил аның икенче баласы. Кара чәчле, кара шомырт күзле, малай чактан ук озынчарак гәүдәле, йөгерек малай булды ул. Равилнең укуга бик исе китмәде Сугыш елларында ук укуын ташлап, колхозда эшләде. Өйләре икәү иде. Хәмит абый яңа өен бетереп, искесен сүтәргә өлгерә алмыйча сугышка китеп барды...
1972 елның август башы Минем бертуган апамның ире башкорт Ибрай җизни вафат. Телеграмма килгәч, мин аны җирләргә кайттым. Уфа зиратына күмгәч, туган авылга да сугылып чыгарга булдым Кайткан көнне үк абый миңа «яңалык» сөйли:
Дустың Бабач Равиле хатыны белән аерылды. Өе Бикә апа белән Равилгә тиде. Сыер, калган мал-мөлкәт, кассадагы акчалары хатынга. Өч баласын ияртеп чыгып китте апаларына...
— Сәбәп нәрсәдә?
Абый күзләрен читкә яшерә. Ачыктан-ачык әйтәсе килми. Авыл дип-ломатиясе шул инде монда.
Равил үзе салгалады соңгы елларда. Шул да инде сәбәбе. Аннан соң хатынында да бар бугай инде...
Мин. тавыш-тынсыз киенеп, чыгып китәм.
Равил йортын яңарак кына үзе салган. Ул балта эшен белә. Өе зур, киң. иркен итеп элекке иске өй урынына салынган Ул шабашта йөреп, яхшы гына калым эшли. Мин барып кергәндә Равил чишенмәгән көенә урын өстендә ята иде. Каткан кием, җиткән кап-кара сакал-мыек. тонган кара күзләр. Мин кергәнгә азрак калкына биреп карап горды да... сикереп торып кочаклап, елап та җибәрде.
И-и-и Зәки дус, и-и-и, Зәки дус...
Минем дә күңелем тула. Кочаклыйм аны. Ите бөтенләй беткән арык гәүдә. Үзе елый, үзе калтырый. Акрын гына аркасыннан сыйпыйм. Еламаска кирәк. Тамактагы зур төенне йотып, телгә киләм:
Йә. Равил Тынычлан, зинһар! Ир бул! Тынычлан!
Байтак сөйләшеп утырганнан сон мин аны үзебезгә чакырдым
Әйдә киттек безгә. Равил Мунча керербез Бала чактагы кебек кем узардай чабынырбыз. Сөйләшеп утырырбыз Абый да өйдә
Равилнең таушалган битендә уңайсызланган елмаю чыга
Ки-ит. Зәки. Абзаң нәстә әйтер дә. хатыны нәстә әйтер. Кирәкми, бармыйм.
— Әйдә, әйдә, киттек. Ничәмә ничә еллар утырып сөйләшкән юк. Урамда гына исәнләшәбез дә китәбез. Без бит балачактагы дуслар синен белән.
Равил бик теләмичә генә йөрәген ача:
Анысы шулай ла ул шулайлыкка. Тик минем кая тәгәрәгәнне үзең күреп торасың бит...
Йә. инде. Бабач. кыйланма! Күп сөйлисен' Киттек әйдә!
Балачакта үзенә Танау Зәйние таккан ләкаб-исемен ишеткәч. Равил миңа каран ала да. малай чагындагы кебек итеп, ап-ак тешләрен күрсәтеп. тамак төбе белән күңелле итеп көлеп җибәрә
Киттек әйдә. Писер. киттек! Әллә бар гомер, әллә юк. дигәндәй, бүген кич синең белән үтсен әле. Синеңчә булсын
Мунча кереп, ашап-эчкәч. ул мина әйтә
Әйдә, азрак мине озатып куй әле. Сөйләшәсе сүз бар. Киңәш белән ярдәм кирәк.
Үзебезнең урам буйлап акрын гына атлыйбыз.
Хатын өйне алырга итә миннән. Судка биргән Апасы судта секретарь бит. Судья үзләренеке. Чакыртты мине Үзең теләп чыгып кит. ди миңа. Йорт урыны бит әтидән калган. Ә өйне хатын алганчы ук салган идем мин Мин әйтәм, ике баламны мина бирегез. Зурларын. Әни белән икәү карыйбыз без аларны дим. Судья әйтә, сиңа балалар тиеш түгелләр, аналарының правасы күбрәк, ди. Син мина берәр кыягаз язышын бир әле. Минем грамут чамалы бит. үзең беләсең.
Мин. азрак уйлап баргач, аптыравымны яшермичә әйтәм.
Бик тә четерекле эш бу. әй. Әйдә иртәгә хәтле мин уйлыйм әле Иртәгә кичке алтылар, җиделәр тирәсендә мин сезгә керермен Иртәгә эчмә, ярармы!
Ярар, дус!
Тик икенче көнне кич ул өендә булмады. Аннан соң да мин аны ике кон туры китерә алмадым Эшендә дә юк, диделәр
Икс көн инде килгәне юк Эчеп йөри Кабан Хәйбушлары янындагы пивнушкага бар. Шунда алар бар да. авылның алкаш дигән асыл кошлары
Сугышка кадәр кибет булган, инде татар авылында пивнушка ителгән. кечкенә тузып беткән ямьсез өй янында кешеләр тулгана Кызу эш вакыты булуга карамастан, бар да таза, сукса үгез үтерә торган ирләр. Равил күренми. Байтак басып торгач, икс кружка тоткан Равилне бер хатын, төрткөли-төрткәли. ирләр арасыннан аерып алып чыга
Башыма бүрек киеп, үземне ир диеп йөрмим дә инде мин. шушылай игеп. Хәйванга әйләнеп беттең бит инде Равилнең ачуыннан иреннәре кысылып ябылган, күзләре тонык Сакал-мыеты тагын да ныграк үскән, апасы аны әрли-әрли. каядыр китеп юк була Мин дәшмичә генә аның сыра эчкәнен күзәтәм Янына минем өчен таныш түгел бер ир килеп баса да нидер әйтә Равил аңарга сыра тулы кружканы тоттыра да... шулчак мине күреп ала. Беренче омтылышы кешеләр арасына кереп китеп, күздән югалу. Тик ул үзендә көч таба, ярым бушаган кружканы иптәшенә тоттыра да минем янга килә
Нихәл. Зәки, исәнме’’
Әйбәт кенә әле. Үзең ничек ’
Күреп торасың бит инде
Мин акрын гына, тирә-яктагылар ишетелмәслек итеп сөйлим:
Әйтә кайтыйк. Равил. Синең исемеңнән райсоветка гариза язарбыз. Атаң нигезе, үзен салган йорт Судта нык тор һәм ике баланны үзеңә сора. Мин. әни балалар бергә торачакбыз, диген
Равил, миңа җавап бирмичә, аяк башларына караган килеш байтак басып тора да. аннан соң гына теләр-теләмәс әйтә:
— Хатынга җиткергәннәр синең миңа килгәнне. Нәрсәләр сөйләшкәнне дә белә азрак. Икенче көнне кичкә килеп җиткән. Синнән алдарак. Балалар хакына әйдә яңадан кушылып яши башлыйк, ди...
Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә. Равил янында аптырап басып торам. Азрак дәшми торгач, Равил авырлык белән өсти:
— Син мине гафу ит. Зәки Ярар инде. Бу көннәрне синнән качып йөрдем мин. Дөньяның кызыгы бөтенләй бетте минем өчен. Кайтсын, торсын. Башкача кабатланмас дип сүз бирде. Өч бала бит. Зәки. Аларны хәерче итеп, кешедән кешегә кулларын суздырып йөртәсе килми. Үзем әтисез үскән дә җиткән. Тагын бер түзеп карыйм әле...
Ул. түземсезлеген яшермичә, артына борылып карый:
— Әйдә, берәр кружка җибәрик.
Юк. Равил, булмый миннән. Мин китим инде. Иртәгә юлга чыгасы бар. Юлга чыкканда эчкәнем юк минем. Әзерләнергә кирәк кайтып.
— Хуш, алайса! Тагын күрешергә язсын!
Күңелсез генә аерылыштык. Кем уйлаган инде - - бу безнең соңгы күрешү буласын. Ай үтәр-үтмәстә гарьлегеннән Равил асылынып үлгән...
Рәйхан апа капка төбендә миннән ничек яшәвемне төпченә, ә Бикә апа тавышсыз гына елый да елый. Мин алар сорашканнарга тулы җавап бирергә тырышам. Байгак утыргач, алар мине җибәрәләр.
— Мэриям түти көтәдер, бар, кайт инде. Синең яшәгәнеңә урам белән куанабыз. Үзең зур укымышлысың, үзең безнең урам малае булып кала бирәсең. Кәпәренеп йөри белмисең. Ходай Тәгалә, теге зур укуыңны яклаганда, тел ачкычлары бирсен инде сиңа. Сөйләгәндә каушама. Өч малай өчен яшисең син хәзер, онытма шуны...
Мин үзебезнең урам буйлап кайтып китәм. Күңел тулган, елыйсы килә...
Равилнең әтисе Мөтәч Хәмите сугыштан кайтмады. Рәйхан апаның ире Миңлебай Капар, Учак Сәләхе өчесе дә сугышта һәлак булганнар. Идел башланган җирдә. Гороховка дигән урыс авылын немецләрдән кире сугышып алганда үлгәннәр өчесе дә.
Бикә апа биш бала белән тол калды. Хәмит абый сугышка киткәч, ул елый иде:
Ничекләр итеп кенә яшәрбез икән инде-е!? Мин бит бәрәңге дә алалмыйм — кулым гарип би-ит! Бөтен дөньяны Хәмитем алып бара иде би-и-ит...
Бикә апа барлык балаларын да үстерде, үзенчә кеше итте. Кызларын барысын да кияүгә бирде. Равилне ике тапкыр өйләндерде. Соңгы елларын олы кызы Мөхтәрәмәнең зур улы белән дөнья көтте. 1984 елны мине урамда туктатып, өенә алып керде. Ул инде безнең соңгы күрешүебез булды. Хәзрәт Зөфәрнең әтисе Бикә апаның җизнәсе Вәрис бабай салып биргән кечкенә өйдә мине кунак итте Өй эче җыйнак, пөхтә Бикә апа бик нык картайган. Бертуктаусыз елый. Аерылышу күңелсез генә булды:
Хуш инде, Зәки, башкача күрешмәсәк, бәхил бул. Гаеп изеп китмә инде мине. Сине күргәч, елыйм да елыйм Бигрәк тә Равилем күз алдымнан китми, сине күрсәм. Бик ярата иле ул сине. Зәки дип. үлепләр китә торган ие. Озакламам, ахрысы. Бәхил бул. Рәхмәт инде сиңа, керүеңә...
Инде Бикә апа. аның биш баласының дүртесе дөньяда юклар...
' 1993 елның 10 июлендә Эоәрлебашта минем алтмыш яшьне уздыру тантанасына җыелган халык арасында Мөхтәрәмә апа да бар иде. Ба
шыннан елый башлаган иде. азагына кадәр яше туктамады Аңарга карап минем дә күңелем тулып, ельгйсыларым килде.
Равилдән калган өч бала дөнья көтәләр: Рауза. Салават. Миләүшә Алар Равилнең оныкларын үстерә...
Заһит Таз
абач Равилләренә урам аша каршы Заһит Таз дигән бер бабай яшәде. Ап-ак сакал-мыеклы, бөкресе нык кына чыгып торган кыска гәүдә. Халыкка бик күп зыян китергән карт иде. мәрхүм Аны сугыш елларын белгән авылдашлар әле дә авыр сүз белән искә алалар. Теге дөньядагы урынын Ходай үзе билгеләсен инде Оҗмахта булсын урыны, дип әйтергә минем дә телем бармый
Сугыш алдыннан ук ул карт иде инде. Ап-ак сакаллы, башы чыннан да газ иде бабайның. Мин аңарга карап, һәрчак Габдулла Тукайның «Таз»ын искә гөшерә торган идем Үзе ках-кох йөткерә, үзе. авылча әйткәндә, «тәмәке суыра» Ниндидер яшел тәмәкене тел астына сала да. шуны байтак кына суырып утыргач «черт» итеп читкә төкерә торган иде Ямь-яшсл. тавык тизәге төсле нәстә чыга торган иде авызыннан Без ул карттан җирәнә дә. курка ла торган идек... Кичләрен Пожарныйга килеп утыра Күрәсең, үзе эшчән булгандыр. Урам якка чыккан тәрәзә төбендәге бакчасында кура җиләге үсә Авылда иң шәп кура җиләге Заһит бабайныкы икәнен мин төгәл белом. Чөнки без Түбән Оч малайлары төшмәгән бакчалар авылда юк диярлек иде. Җиләк җигә башласа, безнең исәп ничек кенә булса да кура җиләген кереп ашау. Тик җиләк аз гына саргая-агара башлау белән Таз (Без шулай дип әрлибез бабайны андый чакларда) бакчага Актырнак исемле сарык кадәрле этен кертеп, бакча ишеген бау белән бәйләп куя Без бакча янында туктый башласак. Актырнак ырылдап, үзенең барлыгын белдереп, безнең кура җиләгенә булган нәфсенс тиз юкка чыгара Инде бик тә кура җиләге ашыйсы килсә, без берничә ташбашлар бергә җыйналып. Югары Оч төпкеленә китәбез Андаг ы кура җиләгенең күплеген дә. эрелеген дә сөйләп аңлатырлык түгел!
Заһит бабайның тәүге хатыныннан дүрт баласы булган Нәсибулла. Сапкамал. Хәйбулла. Миңсылу.
Сапкамал апа ире белән Эстәрлетамакта яши Аның малайлары җәй Заһит бабайга кунакка кайталар. Бар тык кала малайлары кебек, алар ла усаллар, сугыш чукмарлары Безне, юаш авыл малайларын, сәбәп булса да. булмаса да җәберлиләр, кыйныйлар Бер малайның исеме Гыйбадулла иде Кыйналу безне дә туйдыра Малайларның кайтуына ай тирәсе үтүгә. Танау Фәрите оештырган сугыш га без ул ике малайны, чебенле уйный юрган таяклар белән ярын. Заһит Таз ишек алдына куып кертәбез дә. шуннан чыгармыйбыз Ни өчендер Актырнак та безнең яклы Күрәсең. усал малайлардан анарга да көн булмагандыр
Нәсибулла абый гражданнар сугышыннан соң Ерак Көнчыгышта яшәде Чөнки ул 1918 21 елларда аклар армиясендә булган һәм иң соңгы чиккә кадәр шунда сугышып. Тын океан ярларына барып терәлгәч кенә кызыллар кулына әсир төшкән.
1918 елны, авыл аша узган Блюхер отрядын куып, аклар килгән Шул чак га иң беренче булып акларга доброволен итеп, улы Нәспине Заһит Таз яздырган:
Аллага мен шөкер! Бу Ходай каһәре төшкән влачнын беткәнен күрдек бит әле Аллага шөкер!
Пленга эләккәч. Нәсип абзый тайгага урман эшенә озатыла Шунда үзе кебек бер бәхетсез бай кызы Нәзирәгә өйләнеп. НКВД күзәтүендә
Б
дөнья көтә башлый. Ун елы тулгач, авылга кайтып, йорт сатып алып яшәп китә. Тик НКВДны яхшы белгәнгә. 1937 елның жәйге бер төнендә ат яллап, авылдан чыгып кача һәм киредән Ерак Көнчыгышка китә.
Сугыш беткәч. 1946 елны ике кызын, бер малаен. Нәзирә апаны ияртеп авылга кайтты Квартирдан квартирга йөреп, үз йорты булмыйча, үпкә авыруы белән үлеп китте. Нәсип абый үлгәндә Заһит бабай исән иде әле. Карт иде инде. Тик улына мәрхәмәт күрсәтмәде. Мәрхүм Нәсип абзый теге Герман сугышыннан бик оста итеп кәртле уйнарга өйрәнеп кайткан. Ярты авылны акчага кәртле уйнарга өйрәткән.
Заһит бабайның икенче улы Хәйбулла фин сугышына китеп һәлак булды. Ничәнче елны туган булгандыр, әйтә алмыйм Тик яңа гына өйләнгән иде. Ялгышмасам. колхозда хисапчы булып эшли иде Сугышка аны бик каты суык көнне озаттылар. Бер ялгызын Бабач Равиле, мин һәм Заһит бабай идек аны озатучылар Бик шәп «Уфимский» дигән нәсел айгырын җикте Пожарный бабай Гелмстдин. Без Бабач белән «Уфимский» җигелгән кашавай чанага утырып. Пожарный ишеге алдыннан колхоз идарәсенә кадәр барабыз. Утыз-кырык метрлар чамасы ара. Аның каравы айгыр җигелгән чанада бит! Тагын нинди малайларга тигән ди мондый дәрәҗә!
Толып кигән Хәйбулла абый, кулбашлары калтырап елаган әтисен кочаклап үпте дә, чанага утырып китеп барды. Хатыны Гөлсем апа ни өчендер юк иде. Без, Бабач Равиле белән икәү, Хәйбулла абыйның «ак финнәр белән сугышка китү бәхетенә ирешүенә» күзебез кызып, салкын урамда басып торып калдык. Атлы чана карлар туздырып Кала юлы белән уңга борылып күздән югалгач. Равил Миннән сорады:
Без үсеп. Хәйбулла абзый кебек сугышка китәрлек булганчы, сугыш бетмәс микән?
Сугыш берничә айдан бетте. Хәйбулла абый кайтмады шул китүеннән...
Заһит Тазны авылда каһәрләп телгә алучылар бүген дә күп.
Авыр сугыш еллары. Ирләрнең күбесе сугышта. Колхозның игенен кырып-ссбереп алып бетереп торалар: «Икмәк фронткХна!» Ачлыктан котылыр өчен, зәһәрләнеп килгән суык кышка каршы торыр өчен аз гына булса да азык кирәк. Нинди генә булса да! Бала-чага, карт-коры урылып буш калган иген кырларына башакка йөриләр. 1941 ел азагында Мәскәү сугышында аякларын туңдырып, аяк бармаксыз кайткан Карагыш авылы мишәре Йомадыйлов Зиннәт — безнең «8 март» колхозы рәисе Буйга ярсаң, ике кеше чыгарлык таза Чолык Зәйнәбе финагент. Райкомнан безнең колхозга «палнамучын» Шушы ике кеше Заһит Тазны колхоз яланнарын сакларга билгеләделәр. Заһит бабай, карт булуына карамастан. ат иярләп менә, кулында каеш камчы. Көннәр буена ат өстеннән төшмичә, ул ялан-кырларны бер итеп йөреп чыга, аларны «саклый». Башакка чыккан бала-чаганы, әби-сәбине камчылап, әшәке сүзләр белән сүгеп кырдан куа. Башаклы капчыкларны тартып ала һәм аларны күпләп ат ияренә бәйләп, алып кайтып китә. Исендә калганнарын идарәгә чакыртып «җанын алдырта» Заһит Таз. Аның бу «колхоз кырларын сыйныф дошманнарыннан (Чолык Зәйнәп бәясе) саклауга» еш кына Йомадыйлов белән Чолык та кушылалар. Соңгы икесе инде ат менеп, Заһит Таз кебек камчы селтәп кумыйлар халыкны, рессорлы тарантастан төшмичә генә, колхозның нәсел айгырын җигеп кенә куалар Дилбегә Йомадыйлов кулында. Заһит Таз. ай-һайлап. халыкны өере белән кыр уртасына җыя Чолык җиргә төшмичә генә «халыкны» куркыта. Халык дигәне ач бала-чага, таягын тартып алсаң тәгәрәп кигә торган әби- сәби. Бик истә калмаган, шулай да Чолык Зәйнәбенең «рече» болайрак була торган иде:
Данлы, шанлы Кызыл Әрмиябез ач булганнан гурыт арты гурытларыбызны нимес-фашсит капкорсакларга ысдавайт итеп атступ
ясаганда, сез монда ил корытып, «Гучмуй март» калхозуның иген кырларын талыйсыз...
Шул чакта картаеп бөкресе чыккан, берничә малаена үлем хәбәре алган берәр карчык телгә килә
И, Зәйнәп кызым' Ачбыз бит. кышын ничек чыгарбы-ыз! Бала-чага хакы өчен генә рөхсәтләреңне бирсәнә. Барыбер кар астында кала бит
Тик азык күплектән симергән Чолык аны ишетми дә
Понимаешь! Барыгыз кайтыгыз! Капчыкларыгызны праулин- жыга кертегез. Югыйсә, карагыз аны өтермә барыгызга да. Иртәгә үк. .
Кеше бастырып. 1943 елның җәендә Йомадыйлов белән Чолык колхозның кара нәсел айгырын яндырып үтерделәр
Чолык Зәйнәбе. Йомадыйлов. Заһит Таз аркасында 1942 44 елларда безнең Эстәрлебашта бик күп кеше ачтан үлде. Ябрәй Хәсәне дип йөрет- кән абзыйның сигез кешелек гаиләсеннән бер генә кызы исән калды Бүген дә авылда яшәгән Фатыйма апа ул (Кара лиләргә дә шаһитлар кала!)
Заһит бабай (таз диясе килә барыбер!) мәңгелеккә килмәгән икән. Илленче еллар башында китте бугай. Бик йончыды, чак йорер хәлдә калды. Теге яшел тәмәкене үлгәнче «суырды»...
Шагали Барый
авилләрнең ас ягында Шагали (Шаһгали) дигән озын буйлы абый яши Аны авыл. Шагали Барые дип тә. Озын Барый дип тә йөртә Үзебезнең авылныкы булса да. кеше белән бик аралашмыйча, читтән килеп, авылда үзенә урын таба алмаган кешедәй яшәде ул. Сәбәбен мин бик күп еллар узгач кына белдем Әтисен кеше талап үтерүдә гаепләп. Себертә, каторгага озатканнар икән Бер гаепсезы нахакка. Үсеп килгән малайга «каторжник малае» дип исем такканнар Шатали бабай кайта алмыйча Себердә үлеп калган. Үлгәндә дә үзенең гаепсез икәнен ант итеп әйтеп үлгән Атасы кагыр киткәч Барый абый кеше белән аралашмас булган.
Ләкаб-исемс көчле булган Эстәрлебашта «Озынинар өчәү иделәр Озын Барый. Озын Фәйзери, Озын Хәй
Озын Фәйзери сугыштан кайтмады Барый абый кайтып, байтак яшәп дөньядан кит те. Озын Хәй әле дә исән Тик симергән булганлыктан, аны Озын Хәй диючеләр сирәк хәзер авылда
Озын Барыйның хатыны Зәйнәп исемле юантык кына, түгәрәк апа Сугышка кадәр өч балалары булды: Габделхәй. Зәйтүнә. Ринат
Барый абый кайда эшлән көн күргәндер, тик ул колхозда эшләмәде Сугыштан исән-имин кайтты. Кече малае, үскәндә, аякка азрак зәгыйфь иде Озак кына атлап китә алмады Йөри башлагач га вак вак кына атлап, ике аягына да титаклап йөри. Уйнарга чыкса, сорыйбыз
Ринат, үскәч кем буласың?
Ринат безгә нинди җавап кирәген белә Шунлыктан һич тә көттермичә җавап бирә:
Нәби Бүксә булам
Нәби абзый, аяклары зәгыйфь булганнан, сугышка бармый калган безнең урамның бердәнбер ир кешесе. Тулт-мүлт атлап йөри Ринат үзенең киләчәген шунардан күреп белгәндер инде Тик ул үсә төшкәч. Барый абый кебек озын буйлы, чибәр, таза егет булып китте
Барый абый белән Зәйнәп апа балаларын бик әйбәт, инсафлы итеп үстерделәр Бар ла белемле, сәләтле, эшкә тырышлар
Инде икесе дә юклар хәзер. Барый абый соңгы елларда салгалый башлады Шуна ник бер тавышы чыксын Зәйнәп апаның
Р
— Аллага мең шөкер! Исән-имин кайтты сугыштан. Ирләрдә аз-маз булгалый инде ул. Заманасы заманамыни Ай-Һай, зәһәр бит еллар. Барыем минем менә дигән ул. Иншалла! Исәнлеген бирсен Ходай үзенә.
Миңлебай Капар
жг рләр аша» повестендә Миңлебай абзый белән Рәйхан апа турын- 4К 1 Да байтак язылды. Миңлебай абый, чыннан да, Идел башланган җирдә, Гороховка дигән авылда җирләнгән Язмыштыр инде. Миңлебай Капар, Мәтәч Хәмите, Учак Сәләхе Уфа янындагы Алкино хәрби лагереннан фотога төшеп җибәргәннәр Бу аларнын соңгы фотолары. Миңлебай абый уртада, «Привет из Алкина» дип язган такта тоткан. Ике дусты ике ягында. Инде өчесе дә бер кабердә яталар. Туган авылдан читтә, урыс җирендә. Нәрсә калгандыр инде безнең арысландай татар егетләренә ул чит-ят якларда?!
Рәйхан апа да инде дөньяда юк. Икенче уллары Габдрәхим дә үпкә авыруы белән дөньядан китте. «Үрләр аша» повестенда катыкка буялып беткән, бодай өемендә утырган, ялангач корсаклы кечкенә малай. Иң кечеләре Сәбилә Салават шәһәрендә бугай. Зур уллары Габдрәшит авылда яши, колхозда эшли. Әтисенә охшап, таза гәүдәле, бик чибәр кеше. Малайлары дүртәү бугай: Миңлебай Капарның кызу канлы нәселе, Аллага шөкер үрчеп ята.
Миңлебай абый турында язылмаганнары да байтак. Менә аның турында бер кечкенә тарих.
Утызынчы еллар башында. Эстәрлетамакка әле тимер юл килмәс борын, эстәрлебашлар Раевкага транспорт куганнар. Атлы арбалар, бричкалар белән. Бер башкорт авылында куна туктаганнар. Унлап олау булганнар авылдан. Миңлебай абзый шул авыл башкортлары белән алты литр яңа суырткан бал эчәргә бәхәс тоткан. Эчеп бетергән дә бетерүен, йөрәге тибүдән туктый башлаган. Миңлебай үлә икән инде теге балдан. Бер башкорт бабае кушуы буенча, иптәшләре моны күтәреп, урам коесы янына алып чыкканнар да, ат эчерә торган улакка анадан тума шәрә көенә салганнар. Шуннан соң күп итеп улакка салкын кое суы тутырганнар. Миңлебай абзый аңына килеп, тере калып, улактан чыккан. Иртәгесен юлга чыгар алдыннан атларны теге улак янына эчерергә алып чыкканнар. Атлар суны эчмиләр икән. Тәмләп карасалар, су баллы. Миңлебай абыйның тире белән бергә, бал да чыккан...
Икенче тарих.
1941 елның августында Миңлебай абзый сугышка китте Раевкага утыз меңнән артык сугышка китүчеләрне җыйганнар. Янәсе, сугышырга өйрәтәләр инде. Халык ач Ашау юк. Бик каты урлашу бара икән лагерь начальствосы арасында. Җыелган халык ачтан шешенә башлаган. Бер төркем кешеләрне Мәсәй дигән авылга иген җыярга йөртәләр икән. Сафларга тезеп. Шул кешеләр арасында эстәрлебашлар да булганнар. Миңлебай абый да бар икән. Сугыштан исән кайта алган авылдашы сөйли:
— Иртән алтыда уятып, кәбестә суы гына эчерәләр дә, сафларга тезеп, «Әрмия, әзер бул, буржуйлар сузалар кул»ны акыртып җырлатып, алып китәләр безне эшкә Миңлебай Капар иң артка баса да, аяк очларын эчкә каратып Түбән Оч гарип Камәр бабай булып чатанлый инде. Ике аяк башы эчкә караган тере гарип инде бу. Инде чатанлый, инде чатанлый. Артта калмас өчен сикереп-сикереп киткән була. Әй. безне карап торган хатын-кыз моны кызгана, инде кызгана: «Бу гарипне нәстә дип алганнар инде, ике аягы тиң гарип бит, юньләп йөри дә алмый». Балаларын йөгертәләр, үзләре йөгерәләр болар. Ипи. бәрәңге, сөт-катык
ташыйлар Миңлебайга. Барган уңайга гына күтәрә лә эчә бү чүлмәктән сөт-катыкны. Ипине, бәрәңгене куенына тутыра. Кырга килгәч. Эстәрле егетләре бүлешеп ашыйбыз теге җыйганны
Өченче тарих.
Нәрсәдер уйнаганда Миңлебай абзыйның Габдрәшитенә биргәләп алдык бит. Китте бу кайтып Без аны-моны абайлаганчы, озын юкагач күтәргән, әй йөгерә Миңлебай абзый безгә карап. Урам аша йөгерә, без уйнаган Мәҗитләр йортына Безгә төртеп күрсәтеп, артыннан әләкче малай да йөгерә. Без озак уйлап тормастан. чаж Мәҗитләрнең абзар башына Юкагач күтәргән Миңлебай абзый (Бабач Равиленең чыбык кына Iоткан әнисе Бикә апа түгел ул, Капар Миңлебае диләр аны) юкагачы белән безнең арттан жиппәрә генә. Бездән дә шәп тизлеге, елгырлыгы Кая качарга Капардан? Без аска сикерешеп төштек тә. Мәҗитләрнең бурап ясаган бәдрәфләренә кереп, эчтән бикләндек Тартып карады бу ишекне. Безнең кот ботка китте — торабыз тавыш-тынсыз. Кайсыбыздыр еларга булыша, тик куркуыннан аны да булдыра алмый. Тагын тартып карады да. китте бу бәдрәф башына менеп. Түшәм агачлары арасыннан юкагачын тыгып безне төрткәли. Ябыштык барыбыз да теге юкагачка. Төрттермибез тегенәрдән. Аптырагандыр инде, көлә бу үзе. Моны күреп. Мәҗитнең әтисе Барый абзый чыккан өеннән Шул коткарды безне:
Күрше, әллә минем бәдрәфне сүтәсең инде?! ди. Миңлебай абый дәшми-нигми китте чыгып. Юкагачы безгә калды
Дүртенче тарих.
Узган ел гына 88 яшендә дөнья куйган Миңлеәхмәт бабай сөйли
Утыз бишенче ел. Калага транспорт йөрибез Кемдер котырткан биг Миңлебайны Миниәхмәт Пәрәү. мин Капар Миңзебаеннан курык- мыйм, шуның нәстәссннән куркасыздыр инде дип әйдә дип Мин әйткәнмен, янәсе. Миңлебайны, коры куык кына бит ул. дип. Көлгәннәр гегеңә- рдән Конный Хугор дигән урыс авылы янында. Эстәрле елгасы буенда кунарга җыенабыз. Минем пар ат. Тегеләрне тышаулап җибәрдем дә. камыт-дугаларны җыям Миңлебай килде дә, әйтү-нитү юк. са-алды миңа берне! Киттем мин тәртәләр аркылы тәгәрәп. Сикереп тордым Син нишлисең, дим. Килә бу өскә менеп. Дуга ятадырыс. ал да. кундырдым моның корсагына берне Ике гәртә арасына бөгелеп утырды бу Байтак утырды инде. Мин азрак шүрли дә төштем, әллә ныграк тондырдым инде. дип. Торды бу. Күлмәген ачын корсак тирәсен сәрмәде дә миңа карый. Азрак елмайды да әйтә:
Әл дә дугаң бик юан түгел икән әле, Миниәхмәг абзый' Үтерер идең, ди Икәүләшеп көлештек тә, китте бу Кич буе теге миңа каршы котырткан кешене эзләп йөрегән. Табалмаган. Анысы урыслар янына барып кунган. Селезневка авылы урыслары иде Миңлебай анда баргач, юк дип җибәргәннәр тегене. Көче бик күп. иллә дә беркатлы, капаррак бер җан иде инде, мәрхүм Кайталмады бит сугыштан Менә хәзер булсын иде авыл урамнарына ямь биреп, бабай булып йөрер өчен Мәчеткә йөрер өчен
Миңлебай абыйның истәлеге булган бу кечкенә тарихлар сугыш үтемнәрен ерып кайта алмаган ир-егетләр истәлеге булсын
Сәхи бабай
агали Барыеның ас ягындагы йортның хуҗасы Сәхиулла бабай Д И В Тайт у нов иде Авылча әйткәггдә. Ташкергән Сәхи
Йортына җилкапканы ачып кергәч, сул якта зур булмаган агач өй. Түбәсе салам белән ябылган Сәхи бабайның хатыны Мәфтуха
әби—кечкенә гәүдәле, ярым сукыр карчык. Аларның ике кызы, дүрт малае бар: Зәйтүнә, Хәйдәр, Гәүһәр, Халиг Талип, Наил. Кечеләре 1940 елт ы иде Сәхиулла бабай үзе 1915—18 елларда нсмсцтә әсирлектә булып. Мюнхен каласын күргән кеше. 1981 елны мин авылга ялга дип кайткач, урамыбызда Сәхи бабайны очраттым. 1952 елны Мәфтуха әби бөтенләй сукырайган. Алтмышынчы еллар башында барлык балалары авылдан чыгып киткән. Зәйтүнә апа белән Хәйдәр абый үз дөньялары белән аерым яшиләр. Үз нужалары үзләренә җиткән. Бала-чагалары күп икесенең дә. Халит, Талип, Наил Урта Азиядә Гәүһәр апа да шунда. Берсенең дә кайтырга исәбе юк. Шуннан Сәхи бабай балаларының, карчыгы Мәфтуха әбинең ризалыгын алып, икенче тапкыр өйләнә. Кара- пай дигән авылдан бер балалы, ире сугыштан кайтмаган бер башкорт бичәсен ала. Кырык яшьләр чамасында бу хатын. Чытуына дүрт ел дигәндә, бу апай Сәхиулла бабайга бер-бер артлы бер малай белән бер кызны тупылдатып табып та бирә. Сәхи бабай малайга теге герман сугышыннан кайта алмаган үзенең дусты Абдулланың исемен куша. Абдулла бабакай—минем әтинең алты яшькә кече бертуган энесе. Ул 1918 елда февраль аенда Псков каласы янында немецлар белән барган сугышларда бер аягын өздереп, Псков госпиталендә үлгән...
— Әхмәт Зәки, исәнме, улым?' диде Сәхи бабай, мине әллә кайдан ук танып алып.
Исәнлек-саулык сорашкач, ул миңа һич көтмәгәндә сорау бирде.
— Син картәтиең Зәйнетдин бабаңның каберен беләсеңме?
— Юк
— Әйдә, киттек зиратка. Каберен күрсәтермен, коръән чыгарбыз. Икәүдән икәү генә йөреп кайтыйк әле бер. Әллә бар гомер, әллә юк... Мин сине кайчан күрәм әле тагын...
Авыл урамы буйлап зират ягына атлыйбыз. Сәхи бабай миңа сорау бирә:
— Син, Әхмәт Зәки, мин кигән күзлекне таныйсыңмы?
Карыйм күзлеген. Таныш кебек түгел бер дә. Кара кырлы, матур гына күзлек.
Юк. Сәхи бабай! Танымыйм бит!
И-эх, сезне-е! Әтиең Лотфулла абзый күзлеге бит! Бер ун ел бардыр инде, әниең Мәрьямнән сорап алдым: «Бир әле миңа Лотфулла абзыйның күзлеген, төсе итеп киярмен»,- дип. Кигәч, бер ел чамасы юньләп бер нәрсә күренмәде. Хәтта көтүдән кайтып килгән үземнең сыерны да танымый идем Танымасам да. күзлекне салмадым. Аннан соң җайлап-җайлап күзләрем өйрәнеп китте. Иллә дә шәпкә чыкты, мин сиңа әйтим. Вич күрәм хәзер.
Андый чакта көләргә дә елмаерга да ярамый. Җитди төс белән баш кагам, ризалашам.
Зират капкасы бикле. Сәхи бабай, зират ачкычын — каршыда яшәгән Баһау абзыйда, ди Керәм —өйдә юк. Минем ярдәм белән Сәхи бабай зиратның таш коймасына үрмәли. Сөбханалла, күз тимәсен, аңарга бит инде 89 яшь. Ак кылганнар белән капланган зират эченә төшәбез дә күпсанлы каберләр арасына кереп югалабыз. Монда бар да үзебезнеке- ләр ята!
Менә монысы минем улым Хәйдәрнең кабере.— ди Сәхи бабай, бер кабер янына тезләнеп Ята. җанкисәгем!
Азрак калтыранган гавыш белән дога сүзләрен укый...
«Карбыз сугышы»нда язылганча, Хәйдәр абый сугыштан бик каты җәрәхәт белән кайтты. 1944 елның җәендә. Аның түбәсеннән алып, җилкәсенә кадәр ярты кул киңлегендә баш сөяге юк иде. Баш түбәсендәге юка гына, чәчсез тиредә кан тибеше күренеп тора. Бер ел чамасы узгач, Сәхи бабай белән минем әнинең чәй янында сөйләшкәннәренә шаһит булдым.
Мәрьям, мин сина киңәшкә кердем Үтенеч дияргә дә була инде Син мина ярдәмче бул инде.
— Сөйләп кара. Сәхиулла абзый, кулдан килсә...
ТсгхЯбрәй Хәсәне бар иде бит әле?
— Әй-йе. Бахырлар, кырык өченче елнын язында кырылдылар бит бала-чагалары белән, ачлыктан..
Шулай инде. Хәзер йортында бердәнбер кызы. Фатыймасы гына калды бит Ялгыз, инсафлы бала
Әни сүзнең кая таба барганын чамалый, ахрысы, тик дәшми Сәхи бабай азрак сүзсез утыра да дәвам итә:
Шул баланы, димләп. Хәйләремә алыйк әле. Керсен шул Фатыймага йортка Ул бала да ялгыз, Хәйләрем бик эшчән минем
Әни Сәхи бабайга чәй ясый, ул сөйләп бетергәч, акрын гына тавыш белән сорый:
Мин димләрмен димләвен. Ә бит Хәйдәрнең башы'.’ Кияү булгач та алай-болай булып китсә. Фатыйма миңа нәрсә дияр9
Сәхиулла бабай көрсенә, тик iавышы күңелсез түгел
— Син димлә аны Сүзләрен үзең табарсың. Мин өйрәтә торган хатын түгелсең. Үзең уйлап, кирәген сөйли беләсең...
Икенче көнне әни мине Фатыйма апаны алырга җибәрде.
Фатыйма апа. әни сине тиз генә килеп җитсен әле. сөйләшәсе сүз бар. дигәнгә миңа сынап карады да өенә чакырды Мин Көчти Күте Равиле белән идем Кердек өенә Фатыйма апа икебезгә дә берәр кипкән корт бирде Аркамнан сөеп сорый:
— Акыллым! Белмисеңме, нәрсәгә чакыра икән әниең?
Минем кулга корт эләккән булса да. серне ачмадым. Тиз килергә кушты, дидем дә чыгып ычкыну ягын карадым Кайткач. Равил белән икәү Пожарный бабайлар йоклый торган бүлмәдә кармак сүтәбез Ә фанер диварның теге ягында әни белән Фатыйма апа сөйләшәләр Әнинең үгетләгәнен Фатыйма апа сүзсез генә тыңлады да. оялчан тавыш белән кыяр-кыймас кына сорады
Вакытым җиткән инде, анысы шулай. Мәрҗәм әби. Тик ул Хәйләрнең башы ярык, анда сөяге бөтенләй юк диләр бит Үлеп-нитеп китсә, мин тол булып калсам? Бала ла булса?
Минем әнинең тавышы күңеллеләнә Ул Фатыйма апага әйбәт итеп кыска I ына аңлата
Иркәм, үзең күреп торасың, авыл тулы кияүсез кыз-кыркын Ә егетләр сугыштан кайтмыйлар. Ул бетәр инде бу ел җәйгә, бетми булмас Тик кайтырга бит тереләре юклар. Хәйләрне үләр лисең син Ходай кушса, үлмәс Инде үлә икән, ир тәмен белеп калырсың да. аннан балаң булыр. Башы имгәнгән икән, йөри бит әле үз аяклары белән. Менә дигән итеп эшли өстәвенә. Сөйләшә Ә башка җире (әни кыска тына игеп көлеп ала), сиңа кирәге исәп. Үзең чибәрлек белән башка кызлар белән ярыша алмыйсың (Фатыйма апа тре шадра). Ходайга тапшыр да. тәвекәл- лик...
Фатыйма апа чыкты Хәйдәр абыйга Бик күңелле, титез итеп яшәделәр. Бергәләшеп утыз елдан артык гомер кичерделәр. Инде төп йортында. Ябрәй Хәсән нигезендә Фатыйма апа улы Мансур карамагында картлыгын каршылый Юан. таза, шадралары шомартап җитмешне куган әбидә элекке нечкә талчыбыктай гәүдәле оялчан Фатыйма апаны тануы авыр. Тик ул үзе мине тиз танып ала. әллә каян, үз итеп, килеп күрешә
Сәхиулла бабай зират уртасындагы бер матур таш куелган каберне миңа күрсәтә:
Менә бу синең картәтиен Зәйнетдин абзыйның кабере була инде Егерме өченче елны гамагы шешеп үлде Алтмыш ике яшендә иде. Ташып Хәйрулла бабакаен утыртты
Мин картәтинең каберен беренче тапкыр күрәм. Таш матур итеп эшләнгән. Тик урта бер җире, кырыйданрак арттан ку учыкадәр булып кителеп төшкән. Утыруы туры, башка ташларга караганда язуы да матуррак кебек. Мин таш янына чүгәләп көзге кояшта җылынган таш өстен сыйпыйм. Гарәп хәрефләрен бармак очы белән барлап чыгам да, шулар арасыннан «Зәйнетдин Нәгимулла углы» дигән сүзләрне эзләп табам, аларны Сәхи бабайга укып күрсәтәм. Сәхи бабай соклануын яшереп тормый: w
— Ай-Һай. шәпкә чыктың син, Әхмәт Зәки! Үзебезчә дә укыйсың бит. Ходайның рәхмәте төшкере!
Ул кабаланмый гына өстендә ак кылганнар җилфердәп торган кар- тәти кабере янына тезләнә дә миңа кулы белән ишарә ясый. Мин дә аның артына җиргә тезләнәм. Зиратта тыңлаганда дога сүзләре моңлы булып яңгырый...
Бала чактан ук мәкам белән дога укыганны ишетү минем тынычлыкны алып, әллә нинди серле, моңлы, күңелгә азрак курку салып уйландыра торган иде. Әле дә шулай булды. Өстәвенә мин картәти каберендәмен...
Язмыш миңа карата каты булды һәм әти ягыннан да. әни ягыннан да бер генә картәтине дә. картәнине дә күрергә насыйп булмады. Дога укылып беткәч, мин Сәхиулла бабайга хәер бирәм. Ул битен сыпырып, сакалын сыйпый да миннән сорый:
— Нинди дога укыдым, беләсеңме?
— Каян белим инде мин аны, Сәхиулла бабай.
Ул елмая.
— Укуыгыз ифрат та зур. ә үзегез надансыз. Алладан аерып алып бик нык гарипләндерделәр сезне бу хуҗалар. Без китеп беткәч, сезне юып. догалар укып ләхеткә куярга да кеше калмас әле... Салават догасы бу.
Зираттан чыккач, Сәхи бабай мине җибәрмичә, өенә алып кайтты.
Әйдә, кайтыйк әле безгә. Мин дә сине азрак күргәндәй булыйм. Нәселегез белән авыл күрке булдыгыз бил сез. Синең бабакаең Абдулла минем малай чактагы ук дус иде. Көне буена бер сүз дәшмичә яши белә юрган иде... Псковта күмелгәнен беләсеңдер...
Син дә анда сугышкансыңдыр инде?
Юк. мин бер ай чамасы гына йөредем дә аннан соң пимес ягына чыгып киттек. Без дүрт татар, бер башкорт идек рутада. Барыбыз да бергә атступление вакытында урман эчендә качтык та калдык. .
Өенә кайтып җиткәч, ул миңа бик кызыклы тарих сөйләде.
Нимеснең Мюнхен дигән каласы янында булдым мин плиндә. Син менә мин сөйләгәнне исеңдә калдыр әле. кирәк булуы бар. Шул плиндә мин 1918 елның азагына хәтле булдым...
— Бик кыен булгандыр инде. Сәхи бабай, анда?
Бабай кыска гына итеп көлә:
Юләр син. Әхмәт Зәки. Инде менә туксанга җитеп барам. Шул плиндәге яшәгән өч ел — иң шәп яшәгән вакытым.
Минем ышанмаганны сизә, сәкедә аякларын бөкләп утырган җиреннән күңелле итеп көлә.
Ышанмыйсың! Син плин турында юк-бар укып нык бозылгансың. Менә, тыңлале минем сөйләгәнне...
һәм Сәхиулла бабай Тайгунов мин моңа кадәр беркайда да ишетмәгән татар тарихын сөйләде.
Без торган урынны нимесләр лагерпункт дип йөретәләр иде. Кызыл кирпечтән салынган бер генә катлы йортлар. Эче тулы бүлмәләр, һәр бүлмәдә дүртәү ята торган аерым-аерым урын. Дүрт тумбочка, дүрт комган, дүрт намазлык. Ә яткан урын нәстә-ә! ап-ак җәймәләр. Икешәр— һәр урынга. Калын, җон адыял. ике мендәр. Бүлмәгә кергәч кия торган матур чүәкләр. Кием-салым искиткеч шәп...
Әкия г кебек бит бу. Шундый плин буламыни?
Була икән шул! Сиңа алдап сөйләргә, инде минем вакытым җиткән Аллам алдына барырга..
Ул елмая:
Бүлдермәле мине. Әхмәт Зәки Абдулла бабакаен кебек сабыр бул. Тыңла.
Иртән алтыда торгызалар:—Шнель. шнель!—дип. Нимесчә «Тиз бул» дигәнне аңлата һәр бүлмәдән йөгерешеп чыгабыз да. йортлар алдына тезеләбез. Без 132 кеше Бар да татарлар Физзәрәткә ясаталар бездән, йөгертәләр, сикертәләр. Көн яңгырлы, томанлы булса чыгх юк. Безнең тамакны саклый болар...
Өч ел буена шулай яшәдегезме? Ничек алай?
Ие-емс менә-ә! Нимес галимнәре ул лагерпунктны татар җырларын өйрәнү өчен төзегән булганнар. Өч ел буена без шунда җырлап яшәдек
Ышаныйммы икән, юкмы икән дигәндәй!
Анысы синең эш. Менә мин сиңа җырлап күрсәтим әле. Нибуч ышанырсың.
Сәхи бабайның башкорт бичәсе телгә килә:
Кит инде, карт лас. тагын кузгалаһың ахрыһы?!
Син. бичә, тик кенә утыр...
Агач өй эчендә, бүлмәләр эченә ямь биреп, борынгы татар көйләре яңгырый. Сәхи бабай үзенә генә хас моң белән «Ком бураны»н һәм «Сәгать чылбыры»н башкара Тавышы бик көчле түгел, картларча азрак «утырган» гавыш булса да. ул бик моңлы итеп, көйне белеп, тоеп җырлый. Мин җыр моңына бирелеп, кайда икәнемне дә онытып утырам
Бабай гына Алдындагы чынаяктан сөтле чәен уртлый да. миңа күзләрен төби
Ошыймы. Әхмәт Зәки?!
Рәхмәт сиңа. Сәхиулла бабай. Зур рәхмәт
Шулай диген, улым! Үзенә рәхмәт. Син бит безнең авылның зур горурльпысың. Галимсең син Әле менә хикәятләр дә яза башлагансың икән Ходай Тәгалә күп итеп илһамыңны бирсен Ярар, мин тегене сөйләп бетерим инде Иртәнге аштан соң без ерлый торган идек Миттслраух дигән прафисыр минем җырлаганны язып алды Бер әйләнә торган нәмәстәсе бар иде. Миннән көлә торган иде. үзең киткәч тә җырларың нимссләргә торып кала дип. Шул лагерпунктка килеп йөргән нимес прафисырлары әйттеләр татар җырлары дөньяда иң моңлы, иң матур һәм җыр авазына иң бай. диеп. Нилектән алай икәнен белмиләр. Безнең җырларны шул галимнәр урыс, хахул. хәтта итальян җырларыннан да өстен куялар иде. һәм ул шулай да. Әхмәт Зәки
Мин Сәхи бабайдан ише1кәннәргә исем-акылым китеп утырам Сорыйм
Нилектән икән ул. Сәхи бабай?
Бабай азрак кына уйланып тора да җавап бирә. Төпле итеп
Сәбәбе икәүдер дип уйлыйм мин. Беренчесе бик эшчән халык бит без. Искиткеч эшчән Эшләгән кеше җырлый да белә ул. Икенче сәбәбе фаҗига, улым Без бит дүрт йөз елдан артык урыс астында ирек даулап яшәгән халыкбыз Күпме нужа-михнәт. хәсрәт, ачлык күрдек без урыс кулы астында. Акыртып талыйлар, хәерчелектә яшәтәләр бит. Бердәнбер күңел юанычы җыр кала. Күңелле такмак җырлар бик аз бит бездә Алары да Совеi лар чыккач көчләп такканнары гына
Чәй эчелеп беткәндә генә уллары Абдулла кайтып керде Мине күрүгә. матур игеп килеп исәнләште:
исеямвсеэ Зеки абый! Рехмәз базга ки цен-ии
Соңгы сугышта Сәхиулла бабай трудармиягә эләкте Чиләбедә снарядлар. бомбалар ясаганнар 1944 елның май тирәләрендә кайтты. Ике ая!ы гөбе кебек булып шешенгән. Чак атлап йөри Сөйләгәннәреннән истә калганы:
— ...Шул бомба эченә шартлый торган тол~ куялар Әмирикә җибәрә икән Зур-зур кисәкле алар Төсе сарымай кебегрәк. Өстене менеп лом белән ватабыз. Аякта чабата, табаны ашала теге «сары- май»дан. Бер кием чабата—ике көнлек. Шунда китте шешенеп минем аяклар...
Мин китәргә җыйналам. Кайту ягына. Сәхи бабай озата чыга.
— Берүзем калдым яшьтәшләрдән. Күбесе теге сугышны үтә алмады. Ул трудәрмиядә кырылдылар. Кислата иснәп трудәрмиядән качып калганнары да бар иде. Алары, сугыш беткәч, биш ел эчендә үпкә белән китеп беттеләр. Миңа да иснә дип караганнаар иде. мин иснәмәдем. Ходай кушканны күрермен дидем.
Без хушлашабыз.
— Хуш. Әхмәт Зәки улым! Мин озакламам, китәрмен инде. Картәти- енә, әтиеңә, Абдулла бабакаеңа, Хәйрулла бабакаеңа сәламеңне җиткерермен. Онытма мине, исеңә алгала. Мин бит сине иртүк эзләп таптым. Хушлашуыбыз шушы булыр.
Сәхиулла бабай шул кышны дөнья куйды. _ _
Авылда өч малае яши — Халит, Талип. Абдулла, Зәйтүнә апа. Хәйдәр абый, төпчекләре Наил—гүр ияләре.
Менә шундый бабай иде Сәхиулла Тайгунов дигән кеше.
Вагыйзь Песәй
■ж /Г ин белгәндә Вагыйзь бабай бик карт иде инде. Шулай да сугыш алдыннан Пожарный бабай булып эшләде. Кече кызы Маһинур 1922 елда туган. Шуннан чамаларга була Вагыйзь бабайның яшен.
Маһинур апа сабыр холыклы, аз сүзле, бик тә мөлаем апа. Әлеге чибәр төпчек кызын Вагыйзь бабай аеруча нык ярата торган иде.
Вагыйзь бабай Пожарныйда каравылда утыра. Кече кызы аны ашарга чакырырга килә. Өйләре ягыннан бина почмагына килә дә туктап кала. Бабайлар янына барып, әтисен чакырырга ояла. Күкрәктән чыккан моңлы тавыш белән әтисен чакырырга готына:
— Әт-ти-и-и! Әни сине ашарга алып кайтырга кушты-ы! — Вагыйзь бабай ишетмәмешкә салышып утыра бирә. Тавыш-тынсыз утыруын белә Маһинур апа азрак көтә дә тагын сузып кына дәшә:
— Әт-ти-и дим-им. Әйдә инде, ашарга ка-айт!
Вагыйзь бабай янында утырган берәрсе түзми:
Карале. Вагыйзь абзый! Кызың килгән бит, сине чакыра, кайт бар!
Чү-чү! Шаулама, тик кенә утыр! Тагын эндәшсен әле. «әти» дип. Тавышы—сандугач тавышы минем кызымның...
— Әт-ти, дим би-ит...
Маһинур апа 1942 елны сугышка китте. Ул кайтканда Вагыйзь бабай юк иде инде. Авырлыклы, ачлыклы сугыш елларын үтеп гере кала алмады бичара бабай. Ә Хәдичә әби сугыштан соң да байтак яшәде. Маһинур апа 1945 елны өр-яңа гимнастерка-юбка, хром итекләр киеп, орден-медальләр тагып, җиңүче булып кайтты. Германиядән, «немкалар- дан отып алып кайткан» чәч прическалары белән авыл карчыкларын аптыраткан иде... Ул хәзер Уфада яши. Бу ел Эстәрледә Хәсбия апаларда бергә ашта булдык. Бертуктаусыз елмаеп торган матур әбигә әйләнеп бара. Ходай гомерен озын итсен!
Ташкергән Барый
апаР Миңлебае каршында. Сәхи бабайларның аскы ягында ЛХ IIКВД тарафыннан 1938 елда Уфа төрмәсендә атылган Галимул
ла бай йорты Әтисен алып киткәч, йортта ирләрдән ин зуры булып улы Барый абый калды.
Мин аны яхшы беләм. Чөнки ул минем әти белән Пожарныйда эшли идс Аннан мин аның зур улы Мәҗит һәм үземнән бер яшькә бәләкәй икенче улы Равил белән бергә уйнап, балыкка, балтырганга, җиләккә, чикләвеккә йөреп үстем Бергә таш белән «акча суктык», «ачуклы» уйнадык үзебез ясаган карт белән, чебенле, чәбәйле, шаралы. качышлы, унике чыбыклы, лапталы, клүкле. чокыр туплы, туп яшерешле, кыршау куышлы, диварга бәреп акчалы, «шкиидерле». һәм тагын әллә нинди уеннар уйный торган идек.
Мәҗиг арабызда иң шәп балыкчы Равил нечкә генә гәүдәле, холкы белән кызларга тартым. Күңеле нечкә, ул җырга, биюгә оста. 13 14 яшьләрендә үзенең иң әйбәт дусты Хәсән белән кызларча киенеп, караңгыда кызларга барып кушылып, аларны көлдерергә яраталар Хәсән әле дә авылда яши. ялгызы Авылда аны. шул яшьлегеннән калган шуклыклары өчен. Хәсби дип йөртәләр
Барый абыйның хатыны Гөлҗамал апа алда язып үткән Вагыйзь бабайның кызы Кечкенә гәүдәле Бу йомры апа үтә дә эшчән, үтә дә тормышчан кеше булды. Иреннән биш бала белән торып калды
Сугыш башлангач. Барый абый
Миндә биI ак билит. Алмыйлар мине Йөрәк бик каты сутучан минем Минем кебекне алып, сугышта нәстә эшләтмәк кирәк ди. Алмыйлар... диде
Тәүге каралуда ук алып киттеләр Барый абыйны ак билеге белән бергә. Немец китереп кыскач, йөрәк сугуын тыңлап торырга вакытлары да. теләкләре дә булмады, ахрысы Авылдан пар атлар җиккән бричкаларга төяп озаттылар ирләрне. Аякларын салындырып, бричканың бер ягында алтау, икенче ягына тагын алты ир утырдылар Уртада дүртәү, бер бричкада төп-төгәл уналты әзмәвердәй ир. Киттеләр дә кайтмадылар
Зиратны узгач, авылны чыгып. Кәҗә гавына җитәрәк. азрак салып алган Барый абый бричкадан сикереп гөшге дә сул якта яткан тау башына карап менеп кигте.
Бармыйм мин сугышка. Үтерәләр анда Биш балам бар минем Биш! Кем аша га аларны*’ Бармыйм Кая минем улым. Равилем кая ’
Равил ир гәп казлар куарга дип Күлгә киткән дә. шунда ук. җәяләр ясап уйнап, әтисенең сугышка кигөсен оныткан Аны алырга Сәхи бабайның Халитен йөгерткәннәр. Барый абыйны ирләр юата Тик ул үзенекен сукалый.
Улым Равилне күрмичә бармыйм сугышыгызга Анда үтерәләр Бармыйм!
Эстәрле елгасы аша кичеп чыгып. Равил белән Халит бакчалар аша турыга йөгерә гор. Равнинен кулында кисеп алган таллар Ул вакытта Равилгә җиде яшь гә тулмаган иде әле. Барый абый аны кочаклап елый Ирләр аны күгәреп дигәндәй бричкага утырталар да. кисеп готкай талларын кочаклап, үксеп елаган Равилне юл чигенә бастырып кал дырып. атларын юыртып китеп баралар. Ә олы улы Мәжит бричкага арттан менеп утырган ла. аның чигенә ике куллап чыгырдан ябышып каткан Анын кулын кубарын га ала алмадылар, үзен гөшерә гә алмадылар Кипе Мәҗиг әгисе белән Кайткан саен сөйли Мәҗиг миңа әтисе белән «сугышка киткәнен»:
Башкорг авыллары Мәксет, Ибпакай. ике Калкашны үткәнче бардым. әй Әтисез каласы килми бит. Зурлар булсалар да. шул гап-гали
нәстәне аңламыйлар, әй. Төшмим дә бричкадан, сөйләшмим да, әи, тегеләр белән. Сугышка киткән абзыйлар берсе дә әйтми, төшеп кал, дип. Әти әйтеп карый, бар кайт инде, улым, еракка китәсең бит. кайтуы кыен булыр, дип. Мин дәшмим, әй. Башны идем дә тик барам. Шуннан Урта Калкашны үтеп Дуңгыз Борыны дигән тау янына килеп җиттек. Шунда очрады. Каладан плтаратунка дигән йөк машынасы белән Мәнәх Абдулласы кайтып килә. Туктатты машинасын, сигнал биреп. Төште хушлашырга авылдашлары. Әти әйтә тегеңәргә: «Абдулла, минем малайны алып кайтып кит инде син, әй».— ди. Теге риза. Әти мине күтәреп алып барып, машина кабинасына утыртты. Күзеннән бертуктаусыз яше ага, сөртеп тормый үзе шуны. Миңа әйтте шунда:
— Мин, улым, бик нык итеп кайтырга тырышырмын ул сугышларыннан. Әгәр кайта алмасам, энеңне, сеңелләреңне, әниеңне, картәниләреңне карарга сиңа кала инде. Галимулла бабаң да юк. Син каласың ирләрдән иң олысы булып. Син хуҗа буласын.
Шулай күзләреннән яшьләре аккан көенә китте әти бричкага утырып. Кайтмады шул киткәннән. Кырык дүртенче елны хахулларның Львов дигән каласын алганда һәлак булган. Автоматчик булган... Абдулла абыйның да күзе тулы яшь. Миңа ике шүшки бирде капчыгыннан алып. Елама, улым, ди миңа. Мин еламыйм. Шулай да күңел бик тулган иде. Үз гомеремдә әтинең әнисе Зөбәйдә әби үлгәч бер еладым. Шул булды. Илле бишенче елны...
Мәжит авылда яши. Матур, бай яши. Үтә дә эшчәннәрнең берсе. Үзе укый алмады. Ата урнына калгач, энесен дә, өч сеңлесен дә карады, укытты, кеше итте аларны. Равилне өйләндерде, сеңелләрен кияүгә бирде. Әтисенең әйткәнен үтәде Мәҗит. Үзе гомере буенча колхозның кара эшеннән чыкмады, тик туганнарын издермәде колхоз каторгасында.
Гөлҗамал апа урамдагы ин уңган хатыннарның берсе булды Урман да кисте, печән дә чапты, колхозда да күп эшләде. Иң авыр елларда да бала-чагасын ач итмәде. Биеме Зөбәйдә әбине дә, аның биеме Хәнифә әбине дә тавыш-тын чыгармыйча, савыт-саба шалтыратмыйча карады.
Барый абый сугышка Пожарныйдан киткәнгәме, әллә әтинең кешегә ярдәмчел булганын белепме икән. Гөлҗамал апа сугыш елларында әтигә еш кына килә иде.
— Лотфулла абзый! Утын бетеп килә, ат белән берәр төрле ярдәм итмәссеңме икән?
Әти атны җигеп бирә. Гөлҗамал апа Мәҗите. Равиле белән атка утырып чыгып китәләр. Эшлиләр, булдыралар. Утынын да. печәнен дә төяп алып кайталар.
Мәҗит белән мин 5—6 сыйныфларда бергә укыдым. Ул 1946 елны 15 яшендә укуын ташлап, колхозга тракторга прицепка чыгып китте. Шуннан бирле туктамастан колхозда эшли. Прицептан тракторга күчте. Аннан соң шофер булды.
1993 ел, январь ае. Авылны күрергә кайткан идем. Яңа урам аша үтеп барганда Мәҗитнең йортын сорадым берәүдән. Күрсәтте.
Иорт-кура сандык кебек итеп эшләнгән. Бөтен җиргә тәртип, уңганлык. пөхтәлек, ныклык, муллык, байлык. Мин килеп кергәндә Мәҗит яңа гына эштән кайткан икән. Ашап утыра. Кочаклашып күрештек. Хатыны Мәрьям Югары оч кызы. Бик уңган, ачык кеше.
Инде менә, дус, алтмышны уздым, әй. Эшлим һаман да. Бер җирем авыртмый. Кул-аяк менә дигән. Көчем — элекке кебек
— Нинди эштәсең үзең?
— Калхузга сыек ягулык ташыйм, үземнең хуҗалыгымда бар нәрсә дә бар. Икешәр-өчәр башмак суям ел да. Итсез аш ашаганым юк. Ике сеңел, энем Равил Ташкентталар бит. Бу ел өөчесенә өч йөз кила ит җибәрдем. Әле яңа гына бер КамАЗ китте Ташкентка. Ниндидер запча- сгьлар алырга. Белеп кенә калдым да тутырдым тегене ит белән, бәрәңге
белән Миндә бит алар дачурта. Әни генә юк. әй. күрәлми безнең шушылай шәп яшәгәнне. Өч малай, бер кыз үстердем. Бар да башлы- күзле булдылар. Авылда яшиләр барысы да. һәммәсеннән дә мал асра- там. Йөрмәсеннәр соранып кешедән. Әл-ләлә. ул кешедән соранулар, чит 6ycarai а барып. Бәләкәй чакта үземә туры килде минем, балаларым соранмасыннар...
Минем тормышны сораша да. азрак уйланып утыргач, йомгаклый:
Кайт авылга үзебезгә. Йөрмә читтә. Кадерен юк синен анда барыбер. Чит җир чит инде ул. Үзебезгә кирәк син монда. Син кайтып күренгәндә авыл урамнары ямьләнеп китә. Шул көнне үк
Мәҗит матур итеп көлә дә дәвам итә:
Кайт, йөремә читтә. Бака күлендә кадерле, ди. Яшәрбез бергә- бергә. Никадәр шәп яшәсәң дә. үз урамыңда, үз йортын белән яшәгәнгә җитми ул. Кайт, дус!
Фәния исемле сеңлесе күрше Бакый авылында яши. Үз йорты белән. Гөлҗамал апа 1985 елны китеп барды. Мәҗит йортында яшәде
Барый абыйны 1941 елның октябрендә Алкиннан сугышка озатканнар. Атасы Галимулла бабай чын игенче, нык итеп мул яшәгән кеше иде. Галимулла бабайның бурап төзегән коймалары, ишек алдында подвалы, бураган келәте, сарае бар. Сарай кыегы астында төрле төстәге күгәрченнәре гөрли Аның оныгы Мәҗит, картәтисе Галимулла бабай төсе итеп, күгәрченнәрне әле дә асрый икән. Хатыны Мәрьям көлә:
Хуҗалыктагы ярты бодайны шуларга ашатып бетерә инде. Зәки абый. Минем әйткән әллә бар аңарга, әллә юк. Каргәтинен күгәрченнәре бит алар, ашасыннар әйдә. Ходай кошлары бит. ди.
Тимеркәй
агыйзь бабайларның ас ягында кечкенә, урамга буйлап салынган бер йорт бар иде. Сугышка кадәр кем яшәгәндер истә калмаган Күрәсең, малайлары булмагандыр инде, югыйсә белер илем 1942 елның февраль урталарында ул йортта Хафизов Тимер! али. безнең урамча әйтсәк. Тимеркәй яши башлады. Ул «Үрләр аша»дагы Кы- тыйканың бер туган абыйсы. Тимеркәй сугыштан 1942 елның февралендә кайтты. Уң кулы каты җәрәхәтләнеп, госпитальдә сөяге кыек ялгаш ан булган Аягында кыска киң кунычлы, калын табанлы. шмер дагалы немец солдатының итекләре. Немец солдатлары буа торган бил каешын һәм немецләрнең тимер акчаларын да алып кайткан Ти- мергали абзый. Трофей, үзе әйтмешли. Каешның пряжкасы ак тимердән эшләнгән. Пряжкада икс аягы белән свастика тоткан бөркел эшләнгән Свастиканы уратып «Мит унс Гот»' дип язылган. Тимергали абый артыннан без көне буе. берәр нәрсә сөйләсә ярар иде. дип ияртеп йөрибез. Ул бит гере фашистларны үз күзләре белән күргән, алар белән штык сугышларында да капма-каршы сугышкан
Сугыш еллары Тимергали абыйны, кайткач та. дүртенче бритадка бригадир итеп куйдылар. Үзе бик эшчән, кешегә ярдәмчел. 1943 елда Сәхи бабайның зур кызы Зәйтүнә апаны үзенә хатынлыкка алды да. алар матур гына итеп яшәп киттеләр.
Тик Тимергали абый тынгысыз. 1946 елны, азрак салган баниан, сугыш тан соң беренче мәртәбә булган сабан туенда көрәшкә чыга Аны тукта гып карыйлар кая ди ул1 Аңардан да көчле кеше юк' Алып ыргытканнар Тимеркәйне. Теге гарип кулы бөтенләй сынып, эштән чыкты. Терсәктән бөгелмәс булып, бармаклары хәер сораган кебек, һәрчак
•Алла бетнең белен»
В
гырпаеп тора торган булып калдылар. Аннан сон инде җитмешенче елларда япа-ялгызы атлы чана белән буранда күрше авылдан кайтып килгәндә, эчкән башган (һаман шул аракы, каһәр суккан!) чанасыннан төшеп калган. Ике кулының да бармаклары туңып төшкән Больницадан ике кулына бер бармаксыз чыккан. Соңгы көннәренәчә бармаксыз яшәде, тик барыбер эчүен ташламады. ,
Сугыш беткәч, йортын алмашып, күрше урамга, Кәкре Гыкрык янына күчте. Аның урынына Имат Күчән дигән абзый күченеп кайтты Эствр- летамактан. Ул озак тормады, йортны Хәбир Ялман сатып алды, ныгыды шул йортта. Бәләкәй генә гәүдәле, бер күзе пыяла, эшчән, хуҗалыклы кеше булды анысы. Гәүдәгә үзеннән дә бәләкәй, үзеннән дә тырыш, минем белән бер елгы улы Әхсән бар. Хуҗалыкларын нык итеп карап, йортларын бик матурладылар алар.
Хәбир Ялман — Эстәрлебашта заманында мәдрәсә корып җибәргән атаклы Монасыйп мулла нәселеннән. Сугыш вакытында Польшаның «Армия Людова»сендә «поляк» булып сугышкан. 1943—45 елларда. Польша орденнары, медальләре бик күп иде. Сугыштан кайткач, берничә ай. «гере калганына» куанып, эчеп йөргәне истә калган. Төп йортта хәзер үзеннән дә тырыш улы Әхсән яши.
Хәйрулла бабакай
агыйзь Песәйгә урам каршы. Галимулла бабай эргәсендә, минем әтинең ике яшькә олы бертуган абыйсы Хәйрулла бабай яши Ул миңа бабакай. Олы гәүдәле, җирән сакал-мыеклы, сырган эшләпәле. зур куллы, гайрәтле, көчле һәм оста балта остасы кеше ул. Тууы белән 1883 елгы булып, минем картәти Зәйнетдин белән картәни Мәрфуганың алты малае арасында иң зурысы. беренчесе булган. Әниемнең әйтүенә караганда: Хәйрулла абзый тач биатай инде!
Хәйрулла бабай Герман сугышыннан җәрәхәтләнеп кайткан. 1912 елны. яучылап. Хәдичә исемле кызга өйләндергәннәр. 1913 елда туган Фәйза исемле кызлары бар. 1923 елгы Габделхәй исемле уллары, аннан соң Зөләйха. Гайшә. Наилә. Хәйрулла бабай төп йортта калган. Җил капканы кергәч, сул якга йорт. Урам якта, тәрәзә төбендә ике өянке. Аларны картәти Зәйнетдин утырткан. Өйгә кергәндә таш өйалды. Аннан соң кечкенә агач йорт. Салам түбә. Ишек алдында арырак читән абзар. Абзар артында мунча. Абзары читәннән булса да. Хәйрулла бабай урам яктагы ихатасын бервакытта да читәннән үрмәде. Күбесенчә юанрак юкагачтан кадаклап ясалган рәшәткә була торган иде аның ихатасы.
Картәти белән картәни Хәйрулла бабайда яшәгәннәр. Зур кызлары Фәйза апа Галимулла бабайның чатан улы Һади абыйга яучылап бирелгән Шулай итеп, алар кара-каршы өч кода яшиләр иде: Галимулла бабай. Вәгыйзь бабай. Хәйрулла бабай. Һади абый үлгәч. Фәйза апа сугыш елларында өч бала белән тол калды. Зурысы Рәшит. Тагын ике кыз: Сәвия. Венера. Рәшитнең бала чакта өске ирене китегрәк иде. Шунлыктан ул — безнең малайлар арасында Китек Рәшит Үскәндә үк картәтисе Хәйрулла бабай янында эшләп үсеп, куллары бик оста иде Рәшитнең. Үсеп җитәрәк, 12—13 яшьләре чамасында. Уфага барып, «китеген ямат ып» кайтып, үтә дә матур малайга әйләнде дә китте Рәшит.
Дүрт кыз арасында үскән Хәйрулла бабайның бердәнбер улы Габделхәй абый сугыш башланганчы колхозда ат җигеп эшләп йөрде. 1942 елны ул сугышка китте һәм кырык өчтә Курск дугасында һәлак булды. Хәйрулла бабай шул 1943 елга кадәр колхозда балта эшендә булды. 1943 елның сентябрендә базар көнне, фалиҗ сугып, уң кулы хәрәкәт игүдән туктады. Уң аягын өстерәп йөри, уң колагы ишетми, уң күзе
В
күрми Таза, имәндәй гәүдәле, зур куллы бабакай ярты кеше булды да куйды. Өтәвенә, теле көрмәлеп сөйләшә торган булып, аның нәрсә сөйләгәнен аңлавы бик авыр иде. Бик каты гарипләнсә дә. хәрәкәттән, эшләүдән туктамады..
Инде хәзер, картая башлагач кына, элек аңламаган нәрсәләр аңлашыла башлады кебек.
Без Хәйрулла бабакайлардан урамның түбәң ягында яшибез. Мәктәпкә барганда-кайтканда. мин читән, койма, рәшәткәләр яныннан атлап. Вагыйзь Песәйләр ягыннан йөрим Безнең өй шул якта Иртән укырга барганда, Вагыйзь бабайларның өенә җитәргә ике-өч йорт кала, мин Хәйрулла бабакайның йор1ы ягына күз салам. Кон яңгырлы булмаса, анда, такта рәшәткә өстендә Хәйрулла бабайның сырган иске эшләпәсе, җирән сакал-мыеклы йөзе күренә Ул урамга карап, рәшәткәсенең эчке ягына баскан да, шуннан бернинди дә хәрәкәт күрсәтмичә тора Исән сул кулын рәшәткә өегенә салган, кыска җирән сакаллы ияген шул кул терсәгенә терәп куйган. Хәйрулла бабакай урам якка караган көенчә байтак басып тора, ахрысы Мин аның белән урам аша:
Хәйрулла бабакай, исән.ме-е?! дип кычкырып исәнләшәм Җирән сакал-мыеклы йөз кузгала, хәрәкәткә килә, көләчләнә, елмая Еш кына исәнләшкән аваз да ишетелеп куя. Унынчы сыйныфта укып йөргән чакта, сынаулар вакыты иде бугай, исәнләшеп узып киткәч, ни өчендер борылып карадым. Хәйрулла бабакай, башып борып, минем китеп барганны карап тора иде. Йөрәгем ни өчендер тынгысызланды, сыкрап куйды Ул шул чакга нәрсәдер әйтергә теләде бугай. Тик булдыра алмалы бик яшь идем шул әле мин. Шуннан соң үтеп киткәч борылып карый башладым Мин күмелгәнче Хәйрулла бабакай минем атлаганны карап кала Кай вакытларда ул, мин үтеп киткәч, җайлап кына аксый-аксый ун аягын өстерәп атлап, өенә керен китә. Инде мин ничәмә дистә еллар узгач кына аңладым: Хәйрулла бабакай минем үтеп киткәнне карап калыр өчен чыккан икән! Бу аның өчен кирәк булган! Бердәнбер улы сугышта ягып калгач, бабакай бертуган энесенең гәпчеген күреп булса да күңелен басарга тырышкан! Энесенең улы үз нәселе, үз каны биг! Балга Зәйнетдин нәселе!
Мин азрак үсә башлаганнан ук Хәйрулла бабакай мине, оныгы Рәшитне җибәртеп, чакыртып алдырта Ишек алдында без Рәшит белән икәү күсәкләр, баулар ярдәмендә бүрәнә күчерәбез Күбесен аркылы пычкы белән кисәбез, ярабыз. Хәйрулла бабай аларны үзе өя Җиргә бау сузып сала да ярылган агачларны шуңа салып бәйли Сыңар кул белән, сул аягы ярдәмендә бәйли дә күтәреп алып китә
Бабакай бик оста иде Сугыш беткән еллар Рәшит мина әйтә:
Зәки абый! Кичә каргәти тәлинкә текте Чуаш җебе белән
Кит. китек! Тәлинкәне тегәләрмени Ул сиңа бишмәтме Чынаякны тишеп булмый бит!
Икмәктер менә, текте! Без белән тиште башта, аннан соң чуаш җебе белән тегеп куйды
Минем ышанмаганны күреп. Рәшит өйләренә алып керен, миңа «чуаш җебе белән тегелгән» тәлинкәне күрсәтә Чыннан да. икегә ярылып ватылган фарфор тәлинкә кисәкләре без белән тишелгән, чуаш киптер җебе белән нык игеп гарт гырып тегеп куелган Менә дигән бәген тәлинкә булган ла куйган! Тәлинкә фарфорын тишәр өчен Хәйрулла бабакай безен дә махсус очлаган Ике телле итеп.
Хәйрулла бабакайның икенче кызы Зөләйхә апа 1925 елгы ( мыш вакытларында тимер тешле тәгәрмәчле ХТЗ тракторында. «Сталинен». «Коммунар» комбайннарында күп эшләде ул апа Кияүгә соң гына чык г ы Бер малае Габделхәй, икенчесе Наил исемле Курск гм асында һәлак булган Габделхәй абый һәм суга батып үлгән Наилә ана исемен йөртәләр ул егет ләр.
Хәйрулла бабакай 1953 елны март аенда вафат булды. Мин курсант булып җәй кайтканда, ул юк иде инде. Хәдичә әби анардан сон байтак яшәде әле. Тыныч кына, кабаланмый сөйли торган, әмма әчетеллерәк әби иде.
Хәйрулла бабакай белән минем әти Лотфулла, Герман сугышы һәм Гражданнар сугышы тәмам булганда, картәти Зәйнетдиннең алты малаеннан икәү генә исән калганнар.
Таш коймалы зират эчендә безнең нәселнең үз урыны бар. Анда — зират уртасында әти ягыннан минем картәни, Хәйрулла бабакай, аның хатыны Хәдичә әби. кызлары Фәйза апа белән Наилә апа күмелгәннәр. Шунда ук минем әти Лотфулла белән әнием Мәрьям каберләре Бергә дөнья көткәннәр иде. ходай кушып, каберләре дә бер тирәгә туры килде...
Һади Чалыш
ади абый Ибатуллин, ялгышмасам, 1912 елда туган. Мин үземне белгәннән бирле райондагы колхозларда рәис булып эшләде. Бер күзе тумыштан кылый булганлыктан, авылда аны Һади Чалыш дип йөртәләр иде. Ул әле дә исән-сау. авылда яши. Картайды инде.
Һади абыйга уку эләккән. Авыл өчен шул заманда ул белемле кеше санала. Хатыны — Югары Очтан Зөләйхә апа. Балалары — Риф. Рим, Наҗия.
Һади абый, күзе ярамаганнан, сугышка бармады. Сугыш башлангач, безнең «8 март» колхозы рәисе Габсаттар абыйны сугышка алып киттеләр. Ул кешене авылның өлкән буыны әле дә сагынып сөйли. Кеше буларак та. рәис буларак та ул бик әйбәт иде. Аның заманында бурап салынган агач келәтләр әле дә исән «Эстәрле» колхозында. Габдрәхим абый сугышка киткәч, аның урынына Һади абый калды. Елдан артык эшләгәч, «палнамучын» Чолык Зәйнәбе белән нәрсә өчендер низагка кергән. Аны. бик тиз урыныннан алып ташлап, авылдан унбиш чакрымдагы мишәр авылы Каратышка күчерделәр. Анда ике ел эшләгәннән соң. Калкаш дигән башкорт авылында рәис булып китте. Сугыш беткәч, яңадан үзебезгә кайтты. Калкаштан бик чибәр Әминә исемле бер баш-корт бичәсен алып кайткан. Башкорт андый чибәрләрне «һылу» ди. Зөләйхә апа белән аерылыштылар. Зур кызы Наҗия белән кече малайлары Рим мал-туар, йорт белән Зөләйхә апада калды, ә Риф әтисенә китте.
Һади абыйның Миңсылу исемле апасы һәм Габделхәй исемле энесе бар иде. Сугышка кадәр унынчы сыйныф укучылары (1941 елның март тирәләре) колхоз клубында «Галиябану»ны куйдылар Ягьфәр Баймура- тов дигән башкорт егете — Хәлил. Хәтимә Фәйзуллина дигән бик чибәр апа -Галиябану ролендә. Габделхәй абый — Исмәгыйль. Мин. җиде яшьлек малай, шул пьесаны карагач, байтак вакытлар Габделхәй-Ис- мәгыйльдән куркып та йөрегән идем әле. Бай малае, өстәвенә «ата» торганы да бар!
Һади абыйның бертуган апасы Миңсылу әбекәй миңа җиңги тиешле. Әтидән ике генә яшькә кече энесе Гатаулла бабакай аны 1918 елда алган. Ул 1915 елның башында немецкә әсирлеккә эләккән. Шул әсирлектән биш мәртәбә качкан. Тик бишенчесе генә уңышлы булып, котыла алган. Әсирлектән кайткач. Миңсылуны ябыштырып алып чыккан. 1920 елда туган Абдулла исемле уллары булган. Тик Гатаулла бабакай 1921 елны Эсгәрлетамак каласында тифтән үлеп киткән. Шунда Кызыл зиратта күмелгән Бер ел узар-узмас уллары Абдулла да үлеп киткән.
Миңсылу әбекәй, ире белән улы үлгәннән соң 7—8 ел вакыт үткәч, бездән унике чакрым ераклыктагы Йомагуҗа дигән башкорт авылына
Исәнбәтов фамилияле бер башкортка кияүгә чыга 1952 елда мин алар- нын Марат дигән бик шаян малайларын бишенче сыйныфта арифметикадан укыттым. Шаярганы өчен бастырып әрли башласак, авызын ера да көлебрәк әйтә.
Агай! һез мине әрләмәгез. Мин бит һезгә туган тиешле КУСТЫГЫЗ Инәем әйтте шулай тип
Мин аның «инәем» дигәненә әһәмият итмичә үткәреп җибәрәм. Тик юкка икән. .
Шулай бер көнне яшәгән фатирыма кайтып кердем. Васфия исемле бик әйбәт, бик сөйкемле әбидә тора идем Әби мине малаеннан да артык итеп кадерләп карый Кайтып керсәм, бездә бик чибәр бер бишкорт әбие чәй эчеп утыра Бәләкәй генә гәүдәле, почтык кына борынлы, түгәрәк йөзле әби бу. Бик матур итеп башкортча киенгән Васфия әби миңа нәрсәдер әйтергә тели, тик булдыра алмый кебек Мин дә утырдым чәй эчәргә. Теге әби миннән сорый:
Минем улым нисегрәк укый0
Кем ул?
Кем булһын инде, Исәмбитсф Марат дигән егет.
Мин гиз генә әбигә карап алам.
Малаең бик шәп укый. Иллә дә шаян инде.
Әби кег-кег келә.
Булһын Шаян булһын. Менә һез нәселегез менән үк шаянһыз. кыюһыгыз. Алдынгылыкгы бер касан да бер кемгә лә бирмәйһез
Мин сагая биреп сорыйм
Нигә, сип безнең нәселне каян беләсең?
Әбинең йөзе яктыра. Ул үрелеп минем аркамнан сөя дә саф татар теленә күчә
И бала. бала. Мин бит синең әбекәен Миңсылу булам.
Гатаулла бабакаеңның хатыны идем бит мин.
Мин каушап төштем:
Әтинең энесе Гатаулла бабакайныңмы ’
Ул көнне без бик озак сөйләшеп утырдык. Минсы.ту әби бездә кунып, икенче көнне генә кипе Мин шуннан соң Марат Исәнбәтов дигән укучыга, чыннан да. үз туганым кебек итеп карый башладым Ул да шаяруын кимет ге...
Миңсылу әби белән без тагын берничә тапкыр очраштык. Соңгы бу очрашу 1981 елны булды. Авылда ялда идем Каяндыр кайтып килем. Әни янында капка төбендә тагын ике әби утыралар Мин килеп җигү белән әни сүзт ә килде
Менә, кайтты көткәнегез. Тукта, үзе таныр микән, тик кенә утырыгыз әле.
Мин каршыларына баскан көемә җентекләп карыйм да. берсен утырган җиреннән кочаклап алам
Миңсылу-у әби-и!
Әби күңеле булып көлә Икенче әби. мине дә таны инде дигәндәй, көтеп утыра Бик озак карап торганнан соң гына телгә килом
Хафиз бабайның карчыгы дисәм инде
Өчәүләшеп куанышып көлеп җибәрәләр Өйгә кереп, дүртәүләшеп озак-озак игеп чәй эчәбез. Гәпләшәбез. Мин соңыннан Миңсылу әбекәйне Һади абыйларга кадәр озата барам.
Һадига әйтеп куйдым үткән ел ук Лотфулланың төнчеге кайтса, мине килен ал. лиен Алланың мең рәхмәтләре төшсен, ма таеп җибәргән машинасы белән Кичә алып килделәр. Инде вакытым җитте китәргә, сине күреп калыйм дидем Син бит тач Гатаулласын Тик аның чәче генә бакыр төсендә иде Ул гәүдәң, ул торышың инде Бигрәк тә тавышың охшаган Бик ярата идем мин аны Гомерем буена сагынып, юксынып яшәдем. Хуш. улым Бәхетле бул'
Фәйза апа
әйрулла бабайларның ас ягында Чатан Һади абыйда кияүдәге Фәйза апа яшәде. Алар яшәгән йорт башта Заһит Таз улы Нәсип абзыйныкы иде. Ул кире Ерак Көнчыгышка чыгын киткәч, йортны Галимулла бабай малаена сатып алды.
Һади абый ике култык таягы белән йөри. Бар нәрсәне дә тик үзенчә генә эшләп өйрәнгән тискәре кеше. Шунлыктан Фәйза апа ул исән чагында барлык нәрсәне дә аныңча гына эшләргә күнеккән.
Һади абый колхозда хисапчы булып эшли. Аяклары гарип булса да. аның мылтыгы бар һәм ул колхоздан ат алып жигә дә кышын., куянга йөри. Бакый Баткан урыны бездән чакрым ярым гына. Һади абый без ыбыр-чыбырларны чанага төйи дә, алга үзе менеп утыра. Без, барып җиткәч, алдына печән салып атны берәр тал куагына бәйлибез дә ауга тотынабыз. Һади абый, арада иң зурыбыз булган Мәҗит белән «нумир- га» китәләр. Без ай-һайлап куян куабыз Һади абый ягына. Ул култык таякларына таяна да, мылтык көбәген Мәҗитнең җилкәсенә салып, куян көтә. Бер чыкканда тәки бер куянны «алдык» бит. Ул безнең шатлыклар, куян атып алгач! Мәҗит белән очрашсак, әле дә искә алабыз. Чөнки кайткач, Фәйза апаларда куянны тунап, урталай бүлдек. Тунадык дигәч тә. без катнашмадык инде. Мәҗит кенә Һади абый янында буталанып, куян аяклары тотып торды. Шул ярты куян безнең барыбызга да «куян куган өчен» бирелде. Гөлҗамал апа икенче көнне бәлеш пешереп ашатты үзебезгә.
Аннан соң Һади абый мылтыгын тикшердеме икән9 Мәҗитләр келәтенең диварына аткан иде. Дивар вак ядрәдән чуарланды да куйды. Сугыштан соңгы елларда да. балык кармагына кургаш кирәк булса, пәке очы белән келәт агачыннан шул ядрәнең берсен яисә берничәсен чокып аласың. Сөйли торган идек: «Их, Һади абый булса, тагын атыр иде дә, без тагын чокып алыр идек». Күрәсең, чокып алып беткән булганбыздыр инде.
Сугыш елларында Һади абый үлгәч. Фәйзи апа өч бала белән тол калды. Балаларның иң зурысы Рәшиткә алты яшь тә тулмаган иде. Ире фронтта үлмәгәч. Чолык Зәйнәбе күрсәтте инде Фәйза апага Сәвит влачын! Иң зур заемнар, иң авыр налоглар аңарга төште.
Рәшит белән мин бик дус үстек. Ул мине абый итә. ә мин үзем бар җирдә бер малайдан да аңарга тидермим, аны яклыйм һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Без бергә җиләккә, балтырганга, балыкка, урманга утынга йөрибез. Мин инде унике-унөч яшемдә, үгез җигеп йөрим. Рәшит миңа иптәшкә утырып бара. Мин төягән йөк өстенә аңарга да бәйләп утын алып кайтабыз. Фәйза апаның шул утын өчен куанганнары әле дә истә.
Рәшит Уфада яши. Куллары белмәгән эше юк. Хәйрулла бабакайга охшап, нык итеп гомер сөрә.
Фәйза апаны мин 1991 елны, әнине күмгән көнне — 21 августта күрдем Елмаеп, матур игеп исәнләште. Авыруын әйтте. Нык йончыганы күренеп юра иде Тик. күмү мәшәкатьләре белән, озак сөйләшеп торырга вакыт булмады. Ярты ел үтүгә, үлеп китте. Фәйза апаның теләген үтәп. Рәшит әнисен Уфадан авыл зиратына алып кайтып. Хәйрулла бабакай белән Хәдичә әби янәшәсенә куйды...
Фазулла бабай
әйза апалардан соң тыкрык. Ул безнең авылның иң атаклы тыкрыгы иде. Чөнки ул Кәкре тыкрык дигән исем белән бөтен авылга билгеле. Ул. чыннан да. кәкре. Яртылаш сузылып бар
Х
Ф
ганнан соң, сулга борылыш ясый да, тагын тураеп, икенче урамга барып чыга. Аннан соң шул соңгы урамны чыккач. Каенлы елгага барып төртелә торган икенче соңгы тыкрык Ул авылның иң кыска тыкрыгы. Озынлыгы 15 метрдан артмас. Тыкрык тирән ярга барып терәлә. Елга аша чыга торган иске күпере бар иде Сугыш елларында җимерелеп юкка чыкгы Исән чагында, язгы сулар киткәч, ул күперне Тимергали абый берүзе төзәтә торган иде
Фазулла бабай тәбәнәк гәүдәле, азрак камыт аяклы, йомшак кына итеп сөйләүче, юаш кына бабай Карчыгының исеме онытылган Гатиятулла исемле акылга зәгыйфь малайлары бар. Аңардан башка ике кызлары Зур кызларының исеме Латыйфа, кечесенеке Хафизә Фазулла бабайларда кече кызларының Тәлгать исемле улы да яши Апа үзе Кала Утарында икенчедә кияүдә.
Фазулла бабайның зур кызы Латыйфа авылда кияүлә. Ире Әмәт исемле. «Карбыз сугышы» дигән хикәядәге бакча каравылчысы Әмәт бабай авылның ике урнында яшәгән ике хатын белән алмашлап гомер итә. Бер җырының азагы гына истә калган
Латыйфада тавыш купса.
Миңнисага күчәбез.
Әмә! бабайга кагылышлы минем дә бер истәлегем бар 1939 елның язы. Минем абый. Танау Фәрите. Хәзрәт Зөфәр. Ташкергәннәрнең Мәҗите, Халите, мин һәм тагын берничә ыбыр-чыбыр киттек башкорт авылы Мөксет ягына балыкка. Танау Форше зур. кызыл бакыр чәйнек алган. Тоткан балыкны тутырырга Зурракларда кармак Бездә кечерәкләрдә юк. Танау Фәрите icre зур бакыр чәйнекне мина күтәртә
Күтәреп йөрсәң, азактан өч ташбаш бирәм
Кармак юк, ә балыклы буласы килә бит! Мин теге үтә дә авыр бакыр чәйнекне көнозын өстерәп дигәндәй, күгәреп йөрим. Көнозын йөри iоргач. чәйнек эчендәге суда бер ташбаш белән бер маймыч балыгы йөзеп йөри башлады Үлмәсеннәр дип. еш кына суны ла алмаш|ырын горам Миңа маймыч та ярый инде, тик тагын бер ташбаш кына эләксен! Кон үтеп бара. Су суыктан, көн суыктан ул көнне балык эләкмәде Киттек кайтып тугай аша турыга Зуррак малайларның берсе котырта
Әйдәгез калхуз бакчасы аша үтик Сутан булса да йолкырбыз' Кемдер карыша, килешми.
Иргә бит әле. Берни дә юктыр анда
Тик. аны т ыңламыйча, өеребез белән бакчага кереп китәбез һәм кемгә нәрсә гуры килә, шуны йолкырга, ашап карарга тотынабыз Шалкан, торма, кишер җеп юанлыкта гына Тәмнәре ы сизелми Шулчак яр башыннан, калкулыктан Әмәт бабай кычкырып җибәрде
Ах, сез, бакча кортлары1 Каяле. мин хәзер сезне-е
Тотынды бу безне куарга. Кулында таяк моның. Зуррак малайлар ип алдан, алар артыннан без тотындык качарга. Ул баегыра. без качабыз Кот ботка төште, җиппәрәбез генә. Тик Әмәт бабай, карг булса да. шәп йөгерә икән, иманы качкан нәрсә. Мин әллә араларында иң бәләкәе булганга, әллә тиз йөгер») алмаганга, артта кала башла дым бит Өс г «звена, кулда теге зур, бакыр чәйнек. Капкачы сүс бау белән тоткасына бәйләнгән иде Йөгерә башлагач, шул капкач бер чәйнеккә, бер минем ботка сугып, йөгерергә комачау игә башлады Куркудан сөрән салып акырам үзем. Ә Әмәт бабай, артта кала башлаганымны күрен, инде мине генә эзәрлеклән йөгерә һәрхәлдә, мина шулай тоела башлады Таягын һавада болгый-болгый йөгереп, мине куын җигәргә 6 адым гына калды Эләгәсе килми бит. малай, тегенең кулларына! Зур. бакыр, капкачы ботка суга торган, теге чәйнекне i ашладым да. тизлекне шәбәйтеп, җиннәрдем генә башка малайлар артыннан Авыр чәйнектән котылгач йөгерүе дә ансатрак икән ул' Әмәт бабай теге бакыр чәйнекне җирдән
иелеп алды да. безне куудан туктап калды. Миннән алда йөгергән малайларны куып җитәргә байтак ара бар икән. Мин килеп җиткәч, инде Танау Фәрите мине кыйнарга итә. w
— Әтинең Герман сугышыннан алып кайткан солдат чәйнеге иде. Аршау каласында биргән булганнар. Писер! Ник ташладың, ә? Бирәм бит хәзер кирәгеңне!
Абый кыйнатмады.
Танау, тиеп кенә кара! Иң алдан үзең качтың бит. аны ташлап чәйнегең белән бергә. Бар. үзең барып ал!
Фәрит абый, чәйнекне күтәреп үргә табан куышына карап атлаган Әмәт бабайга күз карашын ташлап ала да кулын селти:
— Әй. ярар инде! Өйгә кайткач мин ул чәйнек турында әйтеп тә тормыйм. Югалтканны белмәсләр әле, бәлки...
Кырыгынчы елларның уртасы һәм азакларында, колхозда эшләгәндә, мин ул таныш бакыр чәйнекне еш күрәм. Аңарда Әмәт бабайның кызы Хөрәйдә апа яланда чәй кайната...
Фазулла бабай мин үскәндә кайда эшләгәндер — белмим Тик бик ярлы яшиләр иде. Тимеркәй (Тимергали) Хафизов сөйләгәннән, мин Фазулла бабайның үзебезнең татар өчен җаны әрнеп, егерменче еллар башында атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе ябылгач, сәбәп итеп, укытуны булдырырга тырышканын язмый калдыра алмыйм:
1921 елгы ачлыктан соң. 1690 еллар чамасында ук ачылган, шуннан бирле эшләп килгән атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсен ябалар. Аны мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе. Дәрдемәнднең. Риза Фәхретдиновнең дусты булган Мөхәммәт Шакир Тукаев яптырмаска бик тә тырышып карый. Тик уңышсызлыкка очрый. Ябалар мәдрәсәне. Барлык хәлфәләрне, мул- ла-мәзиннәрне ГПУга чакыртып, башкача укытмаска сүз бирдереп имза алалар.
Гомерендә хәлфәлек итмичә, игенче булып яшәгән Фазулла бабайнын авылда мәдрәсә беткәнгә, аның ябылуына бик тә эче пошкан һәм йөрәге янган Үзенең өендә ун яшьләр чамасындагы малайларны җыеп, ул аларга хәреф танытып, догалар өйрәтә башлаган. Малайларга хәрефне мәдрәсәдә шакмакка төшереп өйрәтә торган булганнар Шул гарәп хәрефләре төшкән шакмакларны тезеп, сүзләр китереп чыгарганнар.
Фазулла бабайда укыган шул заманның ике малаен мин. инде алар зур абзыйлар булгач, белә идем. Берсе—алда язып узган Тимеркәй — Тимергали Хафизов, икенче—Сәббахетдин Рафиков. Урамча әйтсәк. Капар Сәппәхе. Икесе дә Ватан сугышыннан исән кайтты Тимеркәй абый сөйли:
— Капар Сәппәхе хәреф таный алмыйча этләнә бит, әй. Мин инде «әлеп»не «ләм»нән аера башладым Чамалыйм азрак. Фазулла бабай бахыр үзе дә этләнә, безне дә ярыйсы гына этли инде. Ярар. «Әлпи» төшкән ягын күрсәтә Фазулла бабай Сәппәхкә шакмакның. Сорый, нинди хәреф бу. дип. Сәппәх таш булган да каткан. Фазулла бабай:
— Ташбаш! Нәстә дигән хәреф бу. ә? — дип тегенең җилеген каезлый. Төштең Капарның җилегенә, төшмини? Сөппәхнең күзе теге шакмакта. Тик утыра үзе һаман. Мин Сәппәх артында утырганмын тезләнеп, пышылдыйм тегеңәргә:
— «Фыр» дип әйт! «Фыр» хәрефе диген.
Сәппәх куана:
«Фыр» хәрефе.— ди.
Фазулла бабай сала Сәббәхетдиннең маңгаена теге шакмак белән:
— Хайва-ан! «Фыр» дигән хәреф буламыни?! Тач атаң Шәйхел икәнсең. мокыт. Ул шулай «элеп»не таяктан аера алмады, ничә еллар мәдрәсәдә язып...
Урамга чыккач, әй китәбез сугышып Капар белән. Теге бәйләнә миңа, ния яңгылыш әйтәсең, юри әйтәсең, дип. Мин әйтәм, белгәнне әйтем бит
инде Ниргәләшәбез тегенең белән, берәребезнен борыныннан кан киткәнче Язгылыкка знай сукалый башладык теге хәрефләрне. Шакмаклар тезеп сүзләр ясыйбыз Тик Тамчылар тама башлаган чак җиткәч, иртән Фазулла бабайга барсак, бабай юк. Карчыгы елап шешенеп беткән. Хәлфәгезне, төнлә килеп, алып киттеләр атарга, ди бу. «Гыпывы» ди Бишләп малай киттек милиция йортына Үзебез куркабыз, тик үзебез Гапкадыйр мәгъзүмнең малайлар өе алдында карда таптанабыз Шул малайлар йортыннан өтермә ясадылар. Иң беренче өтермә булды бу авылда. Сугыштан соң гына зурайтып чын өтермә салып куйдылар. Зу-ур итеп Ярар, талануын таланабыз. Бабайны күреп булмый. Чыкты Антипов дигән милиция. Карамалка урысы иде. Яңа гына килгән. Япь-яшь иде әле ул вакытта. Урысчадан куа бу безне. Без азрак читкә йөгерәбез, ләкин кайтып китмибез. Өч көн йөредек тегендә бабайны күрергә дип Ашарга да кайтмыйбыз, көнозын шунда буталабыз. Өйгә кайтсаң, әти әрли*.
Йөремә анда, йә утыртып куярлар үзеңне. Иманнары юк аларның. Утыртмыйлар. Бәләкәй бит әле без Синең өчен мине утыртсалар?
Мин дәшмим, йөрүем йөрү Өч көн узгач, чыгардылар безнең бабайны. Бәләкәй генә булып калган, ансыз да бәләкәй гәүдәле кеше Укытмаска кушып, куркытып чыгарганнар моны Тирәләп уратып алып кайтып кимек хәлфәбезне. Туктады, укытмады башкача, нык куркыттылар. ахры
Ясаклы урамында, көзгә, бер йортта сәвит мәктәбе ачтылар Бер ай чамасы укыгач. Фазулла бабай килгән безнең мәптеккә. Теге гарәп хәрефле шакмакларны китергән. Бер кечкенә киндер капчык белән Үзе елмая. Җайлап кына карап чыкты без укыган икс бүлмәне Парталарны тотып-ютын карады Шуннан соң гына, чыгып киткәндә әйтә
Мәдрәсәгә җитми инде мәптегегез. Әллә урысчарак инде Шулай булса да тырышыгыз, балалар. Без татар, гыйлемсез татарлыгыбызны җуябыз, югыйсә
Шушылар менә Тимергали абый сөйләгәннәр
Фазулла карт сугыш елларында үлде. Ачлыктан Кияве Әмәг бабай да шул елларда вафат булды. Фазулла бабайның улы Гатиятулла да 1943 елгы язгы ачлыкта, әнисе белән бергә, агуланган башактан пешергән ботка ашап үлделәр.
Фазулла бабай йортына кызы Хөршидәне ияртеп олы кызы Латыйфа апа кайтты да үлгәнче шул йортта яшәде
Файзулла бабай оныгы Хөршидәгә урам «Әмәт малае» дип исем такты Чөнки ул кызның бөтен торышы, балта-сәнәк тотышы, таш бәрүе, чебенле, шаралы уйнавы бар да малайларча булды Үзе бар нәрсәгә дә малайларча оста, тәвәккәл, мунча бурый, келәт сала Атны да ирләрчә оста игеп җигә белә Чын-чыннан «Әмәг малае» иде ул. Әлеге көндә дә шул урында яши Тик япа-ялгызы Бердәнбер малае авариягә юлыгып үлеп киткән Килененә малаеннан калган ике баланы тәрбияләргә ярдәм итә. Фазулла бабай нәселе, кызы ягыннан булса да. бар әле.
Хөршидә апа безнең урам комитеты рәисе. Урамны карый белә Бар жирдә тәртип, урамда чүп-чар тузылып ятмый Эчкәнен, эчмәгәнен урам файдасына эшләтә белә ул. Урам кешеләре, аңарг а азрак көлебрәк караган кебек булсалар да. аны хөрмәт итәләр һәм аңардан азрак шүрлиләр дә.
Фазулла бабай йорты салам башлы, юкагач чоланлы, сирень агачлы йорт иде Сирене әле дә бар
ТТТотәрәй бай
рамдагы иң бай булган ул кешене мин күреп түгел, ишетеп кенә беләм. Һади Чалышлардан соң — тыкрык. Исеме Күлик тыкрыгы.
Шәнгәрәй бабай ниндирәк булгандыр — белмим. Аны авылдан 1937 елны алып киткәннәр. Ничек итеп, ни сәбәп тапкандыр, тик шуңа кадәр аңарга тимәгәннәр. Йорты исә менә мондыйрак иде.
Зур. такта урыс капка. Тау ташыннан салынган койма. Биеклеге метр ярым чамасы булып, киңлеге метр тирәсе. Койма салганда таш арасына кара туфрак тутырганнар. Өе—урам буйлап сузылып салынган ике яклы зур йорт. Өй белән таш койма арасында бердәнбер өянке үсеп утыра. Өе капкадан керүгә уң якта. Сул якта бер-берсенә терәлеп салынган таш келәтләр, сарайлар, мал абзарлары. Барсының да ишекләре калын имән тактадан ясалган. 1938—40 елларда Шәнгәрәй бай йорты — «8 март» колхозының бишенче бригадасында атлар тота торган урын. 1941 елны сугыш алдыннан гына бишенче бригада атларын Каенлы елга буена салынган таш сарайга, авылдан читкә чыгардылар. Шәңгәрәй бай йортында сабан, тырмалар, атларга солы тота башладылар. Ә 1943—44 елларда Шәңгәрәй бай йортына Миңлегали дигән абзыйны дүрт баласы белән урнаштырдылар. Ул кап-кара сакал-мыеклы, үпкә авырулы кеше. Хатыны үлгәч, йорт-курасын сатып ашагач, шунда күчерде авыл советы. Миңлегали абый 1944 елны үлде. Ул үлгәч, дүрт баласын да энесенең хатыны—фермада эшләгән Рәйхан апа үзенә алып кайтып китте. Үзенең ике баласы белән бергә, тагын дүрт ятим бала карады ул апа. Ире Басыйр абзый сугышта ятып калды.
1945 елда Шәңгәрәй бай йортын икенче урамда яшәгән Хәйрулла Кәримов дигән абый сатып алды. Урамча әйтсәк, Хәйри Кабан. Әтисе, авылча Гапкадыйр Кабан Югары Очта яшь хатыны һәм өч малае белән яши. Хәйри Кабан сугышка кадәр үк колхозда тракторист булып эшли башлаган кеше. Сугыш елларында бронь белән калып, колхозда ЧТЗ тракторында эшләде. Колхоздан ул йортны сатып алган кебек кенә итте. Алган уңайга ук өен сатып җибәрде дә, күрше Мәксет авылыннан Локман мулладан калган зур. карагай йортны алды. Шул зур йортны 1946 елда күчереп салып куйды. Хатыны Маһикамал (Майкамал) — күрше урамдагы Шүрәле Лотфулла кызы. Ул бабай безнең авылга Миякә ягыннан килеп йортка кергән кеше. Колхозга кермичә калган берничә бабайның берсе. Кызы Майкамал апаның кул-аягы гарип. Ул кулы белән чиләк тә тота алмый, суны ташыганда чиләк келәсен беләгенә киеп алып кайта. Безнең урамга күченгәндә аларның дүрт малайлары бар иде: Хәлим. Хәлил, Хәйдәр, Халит. Безнең урамга күчкәч, кызлары туды. Халидә исеме куштылар.
Хәйри абзый бик унган. Җәен, кышын ЧТЗ тракторыннан төшмичә эшли. Чагыштырмача тормышлары тук. Алар сугыш елларында да ипидән өзелмәделәр. Әниләре гарип булганлыктан, малайлар яшьли үк бик эшләп үстеләр. Алар белән зур малайлары Хәлим җитәкчелек итә. Тыңламасалар, аз-маз биргәләп тә ала тегеләргә. Ә малайлар абыйларын нык яраталар. Чөнки ул «тәккә генә тими». Хәйдәрләре сөйли:
— Берүзем генә өйдә идем. Бер христара (урыс теләнчесен безнең якларда шулай атыйлар, «Ради Христа» дип соранган өчен) килеп керде. Капчыгы да бар зур гына. Мин курка калдым, әниләр әйтмешли, капчыгына салып алып кигсә. «Христара бит!» Кереп, ишек төбенә басты да: «Христара?» — ди. Дай хлиб пҗалыста?»—ди бу. Әни яңа гына мичтән ипиләр чыгарып тезеп сәкегә, өсләренә ашъяулыгы ябып куйган иде. Берсен алдым да тоттырдым теге Христарага. Ипине алды да елый әй теге урыс. Миңа: «Спачиба, сынук».— ди. Китте чыгып...
У
Хәйри абый әле дә исән-сау. Майкамал апа инде күптән юк Халитләре, тәнчек малайлары, юлда авария белән һәлакбулы Хәлим — полковник. Таллиннда яши Хәлилләре. Халидәләре -авылда.
Көрпәләр
азулла бабай белән янәшә, аның ас ягында, бертуган абыйсы Көрпә Гобәйдулла йорты Озын чандыр гәүдәле, озын муенлы, зур колаклы, озын куллы бабай ул. Аның турында мин «Үрләр аша» повестенда азрак язган идем инде Биленең бер ягын ниндидер экзема каплаган. Шуннан аның бите көрпә каплаган кебек булып тора: авыл өчен ул Көрпә Гобәй Нәселләре белән игенчеләр, малчылар булып. Гобәйдулла бабай да авылның иң тырыш игенчеләренең берсе Абзар- куралары зур. бәген Улы Зөбәйдулла абзый 1903 елда туган Ике яклы йорт тотып, әтисе белән бергә яшәде. Зөбәй абыйның хатыны Гайшә апа 1904 елда туган. Күрше урамда яшәүче Әфисәр Абдулла бабай кызы Зөбәйдулла абзый белән Гайшә апаның өч баласы бар Гарифулла. Кәшифә. Фәрит. Гарифулла абый белән минем Мансур абый дуслар. Фәрит белән мин дус. Гобәйдулла бабайның бәләкәй генә йомры гәүдәле Өмаһани исемле әбисе бар Ул минем кендек әбисе. Очраган саен минем аркамнан сөеп китә торган иде ул әби
Мин 1933 елның 10 июлендә, арыш урагында Гөбазы дигән яланда басуда туганмын. Шунда Өмаһани әби минем кендекне урагы белән кискән һәм капчыктан суырып алган киндер җеп белән бәйләп тә куйган Кояш сүрелә башлаганны көткәннәр дә киндер капчыкка төреп. готын алып кайтып ки г көннәр. Өмаһани әбинең кендек әбисе буларак тәҗрибәсе бөтенләй булмаган ахрысы минем кендекне озын игеп калдырып кискән Су кергәндә малайлар мине «ике пөчтиле» дип үрти торганнар иде Бср-икесенә биргәләп алгач кына туктадылар 1974 елда Рига госпиталендә сукыр эчәккә операция вакытында, көлеп-шаяртып. хирург ул кендекнең артыгын кисеп ташлады (Шунлыктан су кергән чакларда мин хәзер гыныч кешемен).
Зөбәйдулла абый 1942 елны сугышка кигте дә шуннан кайтмады Ни өчендер мин аның турында сугышта ул бер генә тапкыр ла атмагандыр да дип уйлыйм. Бигрәк тә гади җирче, бигрәк тә юаш иде ул. мәрхүм Өмаһани әби сугыш башлангач үлде. Гобәйдулла бабай Ибрай дигән авылдан бер әбине алып кайтты. Үзе. сукыраеп. 1944 елла үлеп кит те. Ул үлгәч, шул әби ярты йортны сүтеп сатты да. кире кайгып китте.
Гарифулла абый, әтисе сугышка киткәч, 1942 елны колхозла эшли башлап, үлгәнче (1984 елга кадәр) шунда эшләде. Белеме аз булуга карамастан (биш сыйныф иде бугай), бик гә китап укырга ярага юрган иде Мин ялга кайткан саен аңарга бер китап алып кайтам. Ул. кайтканның икенче көнендә, зур авызын ерып килеп җигә. Китапны алын, матур игеп җайлап кына сыйпый да. гәзит сорап алып шуңа төреп куя. Минем абый аны үрти
Кая. Көрпухин, миңа ла күрсәт инде?!
Еллар буена бер үк җавап
Мин укыгач карарсың, сиңа дип апкайткан китап түгел!
Гарифулла абыйның бәхете бик гә чамалы булды. Бер-бер артлы туган өч малае ла гарип булдылар Үз-үзләрен белмиләр, сөйләшмиләр. Тәүге икесе йөри дә алмадылар бугай Икесен гарипләр йортына илттеләр. Ин соңыннан туган дүртенче малайлары белән төпчек кызлары исәгг-т азалар
Гарифулла абый зур. иркен итеп йорт салды Тик йортына кергәч озак яши алмады. 56 яшендә үлеп кигте
Ф
Гайшә апа. улы үлгәч Ташкентка Кәшифәсенә китәргә мәҗбүр булды. Килене кырыс холыклы булып чыкты. Гайшә апа соңгы елларда авылны, урамны бик нык сагынган. Килененнән кайтырга рөхсәт сорап хатлар яздырган. Килен рөхсәт итми. Гайшә апа туксан яшенә җитә язып, Ташкентта үлде, шунда күмелде. Теләге кайтып, улы Гарифулласы янына күмелергә иде. Тик язмышлар белән хәзерге заманда комсызлык идарә итә.
Урам якка караган тәрәзә төпләрендә бер өянкеләре бар. Урамда, Көрпәләр каршында сиртмәле кое. Аның бавында агач чиләк, ул чиләк өч тимер кыршау белән уратылган. Кое янәшәсендә генә 4 —5 метр озынлыкта, чокып эшләнгән улак. Анысы мал эчерер өчен. Кое — урамда бердәнбер сиртмәле, улаклы кое. Бишенче бригадада Гобәйдулла бабай алып килгән аклы-кызыллы Ала бия бар. Шул биядән үзе кебек аклы- кызыллы колын туды. 1948 елда мин. колхозда атлы печән чапкычында Нигъмәт Папай белән эшләгәндә, шул тайга менеп, авылга ашарга алырга кайта торган идек.
Кәшифә сөйләгәннән:
«Картәти мине үзләренә алып кереп (чолан аша!) кундырды да иртән ураза тотарга дип сәхәргә уятты. Картәни тәмле-тәмле коймаклар пешергән. күп итеп каймак, корт, бал куйган. Ашап-эчеп. тагын ятып йокладык. Инде яктыргач, йокыдан торгач, ашыйсы килә-ә. Ә ураза тотканда ашарга ярамый икән, караңгы төшкәнчегә кадәр. Картәти әйтә, иртәгә ураза бетә, гает бәйрәме була. Түз кичкә хәтле генә, ди Кич була башлагач, картәти белән сәкегә менеп утырдык та. тәрәзәдән кояшның тау артына төшеп киткәнен көтеп карап утырабыз Инде ашыйсы килә - түзәр әмәл калмады. Минем исәп — үзебезнең як өйгә чыгып таю. Су булса да эчсәм, дип торырга иткән идем, күлмәк итәгем арттан шытырдап җыртылды да китте Картәти мине, торып китмәсен дип. арттан күлмәк итәгемне кулы белән басып утырган икән. Мин тотындым еларга. Ике көн узгач, картәти миңа, картәнигә. әнигә күп итеп күлмәклек алып кайткан кибеттән. Барыбыз да бертөрле ситсыдан күлмәкләр тектергән идек!»..
Кәшифә 1931 елда туган. Бик күп нужа, бик күп михнәтләр күреп үсте. Беренче мәртәбә иргә чыгып, тиз генә аерылды. Шуннан бер кыз баласы булды. Исеме Нурия. Гарифулла абый өйләнгәч. Кәшифә шул кызын алып (килен командалык итә башлый!). Урта Азиягә, әтисе белән бертуган апасы Миңсылуны эзләп чыгып китә. Зур авырлыклар белән Ырымбурга барып җитә. Сиксәненче елларда табынга бергә туры килдек. авылга кунакка кайткач. Сөйли:
Ташкинга китәргә дип утырабыз Ырымбур вакзалында. Пуез көтеп. Барлы-юклы акча билиткә кереп бетте. Билит кесәдә Ташкинның үзенә хәтлек. Башкача бер тиен акча юк Бетте. Нуриям бише белән бара. Инде елый сабый ашарга сорый. Ике көн авызга юньле ризык капкан юк. Аңарга кушылып үзем дә елыйм. Сатып ашарга да бер нәстә юк өстә. Азаккы куфтыны сатып, билиткә өстәдем. Пуез кузгалырга ун сәгатьтән артык вакыт бар Ап-ак сакаллы бер бабай килеп утырды яныбызга. Тирәк төбендә җирдә утырадырыек. Күләгәдә. Утырган җиремнән үзем уйлыйм: «Әтием Зөбәйдулла, балалары шушылай ачтан яфа чиксеннәр дип нимес фашистлары белән сугышып юкка чыктымыни инде?» дип. Утырды бу бабай безнең янга. Догасын укып, битен сыпырды. Аңа ияреп, кызым белән без дә бит сыпырдык. Сабый бит, бисмилламы кычкырып укый. Безгә карап байтак утырды бу бабай. Нуриям башын минем алдыма салган, шыңшый бичара. Еларга хәле бетте эсселә. Бабай сорады:
— Кызым, сез мөселманнармы?
— Мөселман, бабай.
— Бу сабый баланы, елата-елата, кая китеп барасың?
Ташкинга барабыз, бабай. Әтиемнең бертуган сеңелесе анда яши Авылда форсат калмады яшәргә.
Үзең каян?
Ерактан, бабай. Башкортстаннын Эстәрлебаш дигән авылыннан
Ерактан икәнсең шул. ди бу бабай. Шуннан капчыгын чиште дә, Нурия белән икебезгә зу-ур бер түгәрәк арыш әпәе бирде Алдым теге әпәйне. бисмилламны әйтә-әйтә. куана-куна Ис-се теге ипекәйнең баш әйләнә Йөгереп барып, вокзал яныннан кайнаган су алып килдем дә. кызым белән утырдык ашарга. Бабайның үзенә дә бирдем кисеп Алды рәхмәтен әйтеп. Күрәсең, азаккысын биргән булгандыр Кружкадан өрә- өрә кайнар су эчеп, шул бер телем ипине ашады да тагын дога укып битен сыпырды Зур авырлык белән торды да. буш капчыгын сул кулына тотып, уң кулына шомарып беткән таягын алып, безгә изге юл теләп, китеп барды бабаебыз
Инде менә Нуриямнең ике баласы бар. Үземнекеләр Нурия белән алтаулар Бик әйбә! бер үзбәккә кияүгә бирде Миңсылу апа мине Аллага биргәненә мең шөкер. Нуриям теге бабайны һаман да исенә ала. «И-и. әни, ди. Ул бабай Алла бабай үзе булгандыр. - ди. Шул хәтлек тә миһырбанлы кешеләр булалармы икән дөньяда9 Әгәр ул бабайны хәзер таба алсам, үзебезгә алып кайтып, үзем карар идем, нык итеп тәрбияләп», ди балам.
Ялан кебек зур йортта Гайшә апаның килене бер ялгызы яши хәзер Малае да башка, кызы да башка. Иркендә калды ялгызы..
Мәчет йорты
рамнан Көрпәләр йортына карасаң, сул якта мәчет йорты. Эстәрлебаш авылы зур авыл булса да, атаклы Тукаевлардан чыккан ишаннар авылда бер генә мәчет тотарга тырышканнар. Максаты, күрәсең инде, авыл халкын тик Тукаевлар йогынтысында гына тоту
Түбән Очта мәчет узган гасырның туксанынчы елларында гына салынган. Мин үскәндә, утызынчы еллар азагында, бар жире дә төзек, кызылга буялган тимер башлы бина иде. Тик манарасы гына юк Мәчетнең манарасын 1934 елда кискәннәр.
Мәчет йорты сугыш елларында безнең җыйнала юрган урын Йорт эчендә арырак мулла өс Мулла бабай үзе өтермәдә. Ул 1945 елның көзендә генә кайту бәхетенә ирешкән Тик йортын кире бирмәделәр
Мәчет ишек алдында без көртле, акчалы, качышлы, чокыр-туплы уйныйбыз Истә калганнардан бсрничәсс
1937 ел. Без Пожарный!а күченеп киттек Шул көзне Түбән Оч мәчетендә урыс школасы ачтылар Әни зарлана
Аллаһы Тәгаләнең каһәре төшсен инде, мәчетебездә урыс ыгнкулы ачканнарга! Каһәр суксын! Ходай үзе сакласын бала-чаганың әллә нәрсәләр күрәсе бардыр әле. Мәчет хәтлек мәчетне шулай кый.тандыр- сыннар әле?! И-и Алла-а. үзең беләсеңдер нишләргә
Без, вак-төяк малайлар, зуррак малайларга ияреп, «мәчет өчен урыслардан үч алабыз». Дәресләре башланса, мәчетнең биек нигезенә менеп басабыз да. туңа башлаган тәрәзә пыялалары аша кычкырабыз: «Урыс, урыс!» Аннан соң кем кая өлгерә, торып йөгерәбез. Таг ын киләбез, тагын кычкырабыз, тагын йөгерәбез Берничә көн шулай җәфаладык теге урысларны Шуннан бер дә беркөнне берничә зур урыс малае мәчет артындагы бина чоланына качып торып, безне вак-төяк малайларны югын, баштан бүрекләрне җыеп киттеләр. Колаклар өши башлагач, таралыштык Әнидән дә өлеш чыкты Өстәвенә, иртән әнидән мина «ультиматум»:
У
— Бүрексез, өйгә кайтып керәсе булма!
Икенче көнне бүрекләре алынган малайлар җыйналып бардык мәчет йортына. Бер урыс малае чыгып чакырды эчкә. Кердек. Чибәр генә бер марҗа апа урысча безгә байтак кына нәрсәдер сөйләде. Тавыш-тынсыз тыңлап, бүрекләрне алып чыгып киттек. Урыс теле белән танышу шуннан башланды бугай минем өчен. 1942 елны ул урыс мәктәбен татар мәктәбенең бер зур бинасына күчерделәр. Бүгенге көнне татар авылында татар мәктәбе бетерелеп, урысча гына укыту алып барыла...
Сугыш елларында шул Түбән Оч мәчетенең идән-түшәмен. ишек- тәрәзәләрен куптарып алып ягып бетерделәр. Суык, ачлык...
Мәчет йорты безнең кебек ташбаш малайларга уйный торган, бергә җыйнала торган урынга әйләнде. 10—13 яшьлек малайлар идәнсез мәчет эченә кереп «ачуклы» уйный. Акча булса, без вак-төяк тә шулар арасында буталабыз. Тик безнең өчен иң куркынычы Тәмеч дигән кеше Ул — милиционер һәм аның чын исеме Сәлимгәрәй. Фамилиясе Гайсин. Аның Вачута исемле хахул хатыны бар һәм бөтен авылга берәү генә булган чучкасы бар. Балалары юк. икәү генә яшиләр... Тәмеч мәчет йорты аша салган сукмак белән эшеннән өенә кайтып йөри. Безнең кәртле уйнагандагы шау-шуны ишетеп, мәчет эченә тавыш-тынсыз гына керә дә безне «эләктереп ала». Үзебез агач пичәтләр сугып ясаган көртне. безнең акчаларны «конфискацияли». Безнең берәм-берәм колакларны бора. Чигәләргә дә «җиппәргәли» кайчак. Зәңгәр төстәге милиция киеме, салынып торган кара шнурлы кабура эченә тыккан «ливарвиры», күн итекләре, йолдызлы фуражкасы, кечкенә кәкре аяклы гәүдәсе безгә шом һәм курку сала. Бик озак безне шулай эзәрлекләгәннән соң. без дә «чара күрә» башлыйбыз. Мәчет тәрәзәсе төбенә берничә малайны утыртып куябыз. Кем Тәмечне беренче булып күрә, шуңарга егерме тиен акча. Сакчы: «Тәмеч килә», диюгә, ишек-тәрәзәләрдән чыгып сызып, юк булабыз. Ә Тәмеч абзый, сезнең кайгы юк әле монда дигәндәй, вак-вак адымнар белән титаклый биреп. Вачутасы янына ашыккан була...
Сугыш бетәсе елны язын Мәчет йортында сукырлар җәмгыяте төзеделәр. Төрле яктан җыелган ирләр, хатыннар яңа идән-түшәмнәр ясалган мәчет эчендә кыеш башлы пималар баса башладылар, чыпта суктылар. Хатын-кызлары уйнаштан бала таба башлады. Аларның яшәгән урыны элекке мулла бабай йорты булды. Сукырлар, ятимнәр, ярлылар, йортсызлар иделәр бичаралар.
Минамал әби
"Ж /■" әчет каршында гына Миңлеямал әби яши. Минем хәтердә аз гына калганы ире Бәхтигани бабай иде. Балта эшенә бик оста куллы. Күрше-тирәгә нык ярдәмчел, һәрчак балта-пычкысын күтәреп кереп җигә торган иде. Тик 1938 елны капылт кына үлде дә китте. Минамал әби оч кечкенә бала белән ятим калды. Фәридә апага ун яшь. Бер аягы тумыштан чатан булып, урам өчен әле дә Чатан Фәридә. Аннан соң 1931 елда туган Флүрә һәм 1935 елгы төпчекләре Тимербулат.
Нәрсә эшләп көн күргәннәрдер, әйтүе кыен. Бик ярлы, бик фәкыйрь яшәделәр. Бердәнбер сыер тоталар иде. Фәридә апа белән Флүрә шәл бәйләделәр. Тимербулат 1948 елда ук колхозда үгез җигеп эшли башлады.
Флүрә. үсеп җитәр-җитмәстән. Эстәрлетамак каласына ниндидер бер заводка барып урнашчы. Аның анда эшли башлавы ул ярлы гаилә өчен иң зур шатлыкларның берсе булды. Аллага шөкер, үзен-үзе карый, дип сөенде нужадан бәләкәй генә булып калган Минамал әби. Фәридә апа
районның мал карый торган больницасына идәннәр себереп, юучы булып эшкә урнашкач, Минамал әбиен гәүдәсе зураеп та киткәндәй булды Тимербулат өйләнгәч, Фәридә апа шуннан үзенә фатир алып, алар Минамал әби белән «башка чыктылар»
Тимербулат бик үткер, унган хатын алып, шунын белән алты бала үстерделәр Магур итеп, мул тормыш белән шул урыннарында яшиләр Тимербулат бик күп еллар колхозда «Беларусь» тракторында эшләде. Инде ике малае да грактористлар булып, хәзер алар җир алып, фермер булырга тырышып эшләп яталар. Өчесе дә сунарчылар
Тимербулат күрше Фәйзеригә. мина ияреп, малай чагында бик зур ихласлык белән балыкка йөрде Фәйзер янында сунарчылыкка өйрәнде Тимербулат төптән юан чыккан, кечкенә гәүдәле, әнисенә охшап үтә дә жор сүзле, телгә беткән бер кеше Сөйли:
Ундүрт яна гына тулган чак Кыш көннәрендә ышкулга утын ташыйбыз Миңа бригадир Сәвәләй Бакыйры Сапкамал дигән иң шәп үгезне бирле Кызгана Бакыйр абзый мине. Мин бригадта эшләгән малайлар арасында гәүдәгә дә. яшькә дә ип бәләкәе. Гомере буена авыл көтүен ялланып көткән мукшы бабайның Вәчилие урман каравылчысы. Ясаклы урамында яши бу авылның. Бердәнбер мукшы бездә Татарча синнән-миннән шәп сукалый инде Бер атна ташыдык Үгез дә ач. үзем дә ач көненә бер юллыйбыз инде.
Утын төягән жир Вәчилсфке дигән урыс авылын узып, текә тау башында. Бу мукшы Вәчиле миннән көлергә булаша бит. әй Буй бәләкәй бит инде минем Көч юк Парга арасыннан чыкмый горган бер манка малай гына инде. Юан дүрт каен агач ята теге у тыннар ташыган жирдә. Ач халык тегеләргә тотынырга базнат итми. Бик юаннар, авырлар болар Мукшы әйтә миңа
Төян ал шул каеннарны Барыбер төягән кеше юк Миннән рөхсәт сиңа. Үзеңә генә.
Мин нәрсә инде, ризалашып баш селкегән булдым, елмайган булдым моның мукшыча шугкасына. Бер тәүлек йөрдем, әй. уйланып ничек итеп төяп алып кайгырта геге юан каеннарны?
Иртәгә базар көн дигән көнне киттем Сәвәләй Бакыйр абзыйга Шулай-шулай. Бакыйр абзый, угын бетте. Иртәгә Сапкамалны бир инде син миңа Мукшы Вәчили белән сөйләшкән сүз бар, утынга барырга иде үземә. Бирде, әй. берсүзсез. Бригадта эшлим бит Киттем иртән. Кабан Хәлимен утыртып, урманга Мәҗит бабай күн итен сарут печән чалды чанага Яртысын сыерга калдырдым ла. куеша ике кисәк ипи тыгын, киттек Хәлим белән Иптәш кирәк бит Урман диләр аны
Уйлап таптым әй, ничек төяргә тегеләрне Үгез муенына капчыктан камыт кебек нәстә әтмәлләп кидердем. Ике яктан аркан очын гете камытка ныгытып бәйләдем Арканнарның икенче очын тонн торган агач, чана аегыннан чыт арын кире китереп бер юан ат ачка бәйләдем Чананың үрәчәсен төшердем дә. үзен тартып китереп ат ач буена тигезләп куйдым Ялт иттереп минут эчендә үгез белән тарттырдым да менгердем теге агачның икесен чана эченә. Хәлим үгез җитәкләп тарттыра, мин бүрәнә янында күсәк белән геге тәгәрәгән бүрәнәне тигезлән кенә барам Хәлим әйтә
Ну. баш синдә, әй. Тимербулат Укымыйча әрәм буласың бит. әй син. ди Хәлимнеке кебек әти булса, мин дә укыр идем дә бит Юк әти' Ике ат ач бер йок булды да куйды Сапкамалга үземә дигән ипине ашаттым да киттек кайтып Авылга кергәндә геге мукшы өе яныннан чаптырып үтеп киттек Икенчегә барырга булгач. Сапкамалга бер чиләк бәрәшене туран, ат тына солы оны сибен ашаттык та киттек чытып Аллата тапшырып Заматта әйләнеп кайттык әй икенче йөкне төяп Ике кон узгач теге мукшы килгән безнең йортка. Әй йөрсдс. әй йөредс мин алын кайткан бүрәнәләр янында бу Шуннан сон сорый
- Тимерпулат! Мин урманда синен төягән эзләрне карап, бер нәстә дә аңламадым. Ничек итеп төядең син бу юан бүрәнәләрне?
Сикрит. мин әйтәм.— Хәйләсе бар.
Ярар инде.— ди мукшы.— Угавур даруже дингә, ди. Синеке булсыннар болар. ди.
Соң баш бар диген инде, минем ишек алдында яталар бит инде. Азрак әчеткән бал бар иде. алып кердем теге мукшыны Ул әнинең куанганын күрсәң! Улы ирләр төйи алмаган агачлар алып кайткан бит тә. өстәвенә, урман каравылчысы бал эчәргә кергән бит безгә. Шуннан соң утын кытлыгын бетердем үзебез өчен. Иң юан бүрәнәләрне барам да. төйим ышкул диләнкәсеннән. Башка кешеләрнең көче җитмәгәнен... Бакыйр абзый ат бирергә булгач та Сапкамалдан аерыла алмыйча тагын бер кыш йөрдем әле. Иллә дә шәп хайванкай иде инде. Колхозда машиналар күренә башлагач, Эстәрлетамакка иткә сдавайть иттеләр үгезне...
Әфисәр Сибгате
ибгатулла абзый — күрше урамда яшәгән Әфисәр Абдулла малае. Көрпә Гайшәсе аның бер туган апасы. Хатыны Өмегөлсем апа — Эстәрлебашның атаклы тегермәнчеләр нәселеннән. Аның бертуган энеләре, абыйлары — Фәррәх, Гимай, Кәррәм. Сәләх — бар да тирә-як елгаларда су тегермәннәре төзеп, шунда тегермәнче булган кешеләр. Абзасы Гимай егерменче ел азакларында, колхозлар чыкмас борын, тирә-яктагы сабан туйларында дан тоткан Кызыл биясенә көмеш белән бизәлгән йөгән, эшлияләр кидереп, дугасына көмеш кыңгыраулар тагып йөри торган булган. Колхозлар чыккач, башкорт авылы Мортазадагы тегермәннең буасына батырган барысын да. Кызыл биясен юк иткәнен берәү дә белми. Имеш-мимешләргә караганда, суеп җиргә күмгән, диләр. Ул тегермәнчеләр тирә-якта осталарның осталары иделәр. Иң кечеләре Кәррәм бабай минем әтинең дусты иде. 1981 елны гына үлде. Үзе үлгәнче Урман авылында Кәррәм бабай салган соңгы су тегермәне эшләде. Ул районда да соңгы су тегермәне булгандыр әле.
Әфисәр бабай — Абдулла Гатауллин Япун сугышыннан унтер-офицер булып, погонына өч лычка, түшенә бер Георгий хачы белән ике медаль тагып кайткан. Тәреләрен әтисе Хәсән бабай башкача тактырмаган. Мөселман син дип Погоннарындагы лычкасына, унтер-офицер булганына карап, авыл халкы аңарга «Әфисәр» дип исем такканнар. Без үскәндә ап-ак сакал-мыеклы Әфисәр бабай иде инде ул безнең өчен. Сугыш елларында һәм сугыш беткәч, улларының, кызларының балаларын үз янына җыйнап, ашатып яшәде ул карт бабай. Бик асыл кеше иде Җәй көннәрендә Әфисәр тыкрыгыннан үтәргә туры килсә, күрәсең: Әфисәр бабай тезләнеп бәрәңге буразнасы арасына кереп утырган. Бәрәңге утый, аны көрәк белән күмә. Ул көннәр буе бәрәңге бакчасыннан чыкмый торган иде. Авылда иң эре, иң тәмле бәрәңге аныкы. Ел саен яз башында аның бәрәңге утыртканын көтә Түбән Оч кешеләре. Абдулла бабайга карап бәрәңге утырталар, аңарга карап ала торган идек без дә.
Шул Әфисәр Абдулла бабайның улы Сибгат абзый Хөснә апаларның каршысында яши. Өмегөлсем апа белән икесенә дүрт кызлары бар: Рауза. Оркыя, Асия. Мөнәвәрә. Рауза 1930 елда туган. Мөнәвәрә — 1942 елда. Сибгат абзый колхозда бригадир булып та. гади колхозчы булып та эшләде. Ябык кына, чандыр гәүдәле, сүзләренең азагын йотып сөйли торган кеше идс. Нык кына эчеп ташлаган вакытлары да истә калган.
Сибгат абый сугышта ятып калды. Өмегөлсем апа белән кызы Оркыя 1943 елны язгы ачлыкта үлделәр. Үләренә ике-өч көн кала Өмегөлсем апа әни янына Пожарныйга килгән иде. Аягындагы чабаталары тузып.
С
киярлеге калмаган Әни белән Өмегөлсем апа Пожарныйдагы иске чабаталар арасыннан «киярлекләрен» сайлыйлар. Юньлерәкләре Өмегөлсем апа аякларына кияргә тырыша. үзе сөйләнә
Инде ачмый. Мәрьям түти Бер ходаем гына белә. Өемдә дүрт кызым ачлар Шунлыктан йөрәгем өзгәләнә, үзем генә белом инде Менә аякларымны карале, ачлыктан шешенә башладылар
Ул. бичара, бармаклары белән шешенгән аяк йөзен басып күрсәтә. Бармак баскан җирдә, аяк йөзендә чокырлар хасыйл була ла. алар озак бетмичә торалар Минем әни унберенче, егерме беренче, утыз өченче елгы ачлыкларны күргән кеше аны юатырга тырыша
И-и Өмегөлсем иркәм! Сабыр ит! Ходай берәр юнен бирер әле. бирми булмас Менә сиңа катык, азрак бәрәңге. Кызларыңа ашат Үзен дә аша, юкса өзлегерсең. Аша. аз булса да. Тик үзең күп ашый күрмә, киселә башлагансың ачтан Азлап кына аша.
Өмегөлсем апа әни белән утырып чәй эчә дә әни биргән җәймәне чемертеп кенә каба. Күбесен түшенә яшерә:
Кызларым куанырлар инде, сабыйларым. Ходай Тагәлә сиңа бетмәс ризыклар бирсен инде. Мәржәм түтекәем. Тизрәк кайт күченеп үз йортыңа. Бергәләшеп яшәрбез. Алла боерса, күршеләр булып. Син барла күңелле иде Күршелеккә бик әйбәт илең син
Атна үтүгә алар кызы Оркыя белән икесе үлделәр. Әни белән бергәләп, ятим калган оч кызга ашарга илтергә барлык Урам як нигездә унике яшьлек Рауза нигез тырнан елап, шешенеп беткән Аның янында куркынган алты яшьлек Асия бөрешеп җирлә утыра Өй эчендә, как сәкедә, ялангач такта өстендә сабый бала ялангач Мөнәвәрә яга Кемдер калдырып киткән бүргтерелгән кабыклы солы бөртекләрен берәмләп чүпләп ашап ята сабый Яшәргә гырыша адәм баласы, әни үлде дип тормый. Әни алып килгән бәрәңгеләрен ашатып булышканда, өйгә Абдулла бабай белән карчыгы килеп керделәр Тере калган балаларны Абдулла бабай алып кайтып китте үзләренә Сибгат абыйның озакламыйча сугыштан үле хәбәре килде: «. смертью храбрых» Кем өчен0 Сугышып йөргәндә гаиләсен ачтан үтергән «РодиХа Россия» өченме"’
1980 ел Мин Ригада ракета училишсссндә лекцияләр укыйм Кар- тәтисе Сибгатулла абзыйга охшаган Раузаның кече малае Ильяс учили- щегә укырга керде. Торышы, төсе белән тач Сибгат абзый Хәтта сөйләшкәндә дә аның кебек сүз азакларын йотып сөйләшә Охшаса да охшар икән кеше! Математиканы, физиканы су кебек эчә Бик сәләтле малай Рауза Эстәрлебашта телефон станциясендә телефонистка булып эшли Көн аралаш миңа шалтырата өйгә. Сөйләшүе тулы зар, елый һәрчак
Әй. Зәки' Нигә генә җибәрдем икән ул баламны-ы' Бигрәкләр дә сагынам инде Кайт арасыңмы әллә, сагынып үләм бит инде. Бигрәк тә әтиемә ошаган би-ит ул малаем минем.
Раузаның авылында тагын ике малае бар Ильяс төпчеге Әниләр һәрчак шулай инде алар. Рауза белән 8 9 сыйныфларда без бергә укыдык Тик ул унны бетерә алмады Ә укыйсы бик тә килә иде Картаеп аякган ег ылып барган Абдулла бабай белән әбисен, ике бәләкәй сенлесен карыйсы бар иде шул Раузаның Телефонистка булып эшкә керергә мәҗбүр булды
Ноябрь аенда Эстәрлсбаштан Ильяска телеграмма килеп төште «Кайт, әниең авыр хәлдә!»
Кичен мин аны озатам, вәгазь укыйм
Уфага. Мөнәвәрәләргә кереп торма Аэродромнан Эстәрлетамак- ка туры кит. Аэропорттан автобуслар ярты сәгать саен йөреп тора Туктамастан кайт та кайт Бер дә булмаса. юлга чыгып кул күтер Иөк машиналарына булса да утыр. Юкка курсант формасын кимәгәнсең
Туры кайтмаган Уфада тукталган Кайтып җиткәндә әнисе инде үлгән булган Хәзер кайдадыр Чита якларында офицер-ракетчик булып хезмәт итә. Әфисәр бабай нәселен дәвам итә ике малае бар
Сибгатулла абзый йортында Магнитогорск каласы янындагы ябык поселениегә әти-әнисе белән бергә раскулачиваниегә эләккән, сугыштан сон гына аннан котыла алган, 1928 елгы Әхәт абый яши. Бик әйбәт кеше ул Әхәт абый!
Папайлар
өснә апа белән янәшә Папайлар йорты. Заманында йорт башлыгы булган Гобәйдулла бабай Эстәрлебаш авылындагы атаклы, кулы тик тормас бәндәләрнең берсе. Хөснә апаның ире Әбеч Сәхиенең әтисе белән алар бертуганнар һәм атаклы ат карагы Габсаттар нәселеннән киләләр. Гобәйдулла Папай минем әни ягыннан картәти Гиниятулланың җан дусты.. Пожарныйга күчмәс борын, яз була башлау белән Гобәйдулла бабай әтигә керә
— Лотфулла! Мин сиңа тагын Карабайны сорарга кердем инде. Минем гозеремне кире какма, бир инде минем дусны?!
Карабай безнең этебез. Ул бик тә ис сизүчән шәп эт. Ә Гобәйдулла бабай авыл көтүе көтә. Карабай аңарга җәен куян тоту өчен кирәк. Гәүдәгә ул зур түгел. Шунлыктан куянны бастырып тотмый, ә көндез яткан җиреннән исе белән барып басып ала. Гобәйдулла бабай җәй буена көн дә куян ите ашый... Әти көлә:
Ул хайван мин бирмәсәм дә сиңа ияреп китә инде Алырсың!
Карабайның эш хакы итеп, Гобәйдулла бабай безнең сыерны бушка көтә. Аның өч улы бар. бер кызы: Гиниятулла. Рәхмәтулла. Нигъмәтулла. Нәфига. Хатыны — юашларның да юашы Нәфисә әби. Куганакбаш авылыннан. Зур улы Гиниятуллага 1907 елда үтерелгән минем картәти- нең исемен кушкан. Ә Нигъмәтулласына 1921 елда ачлыктан үлгән шул картәтинең улының исемен. Бик дус булганнан алар. Гобәйдулла бабай әтигә сөйли:
Көндез берәр нәстә чәлдерә алмасам. мин. Лотфулла, ул төнне йоклый алмыйм. Ятам, ятам да пошлыгын, шуннан торып, киенеп чыгып китәм Йоклап булмый барыбер. Барып берәрсенең читәненнән казыгын булса да суырып алып кайтып, үземнең утынлыкка ташлыйм. Шуннан соң кереп тә ятам, йоклап та китәм. Рәхәтләнеп йоклыйм инде калган вакытын төннең. Ходай шулай итеп яраткан инде мине, нәстә эшләтмәк кирәк...
Гобәйдулла бабайны. Совет хөкүмәтен сүккән өчен, «тройка» белән «суд ясап», Уфа төрмәсендә аттылар. Гиниятулла абзый Мәскәү сугышларында башын салды. Нигъмәтулла абыйны 1950 елда, егерме яшендә Бакый Баткан үрендә яшен сугып үтерде. Уртанчы улы Рәхмәтулла абзый әле дә исән. Тик 1942 елда немец бомбежкасына эләгеп, каты җәрәхәт алып, ярты кеше булып яши. Ишембайга күчеп китте кызы янына. Хатыны Фәридә апа белән Аларның башкача карар кешеләре юк Төп йорт урынын урталай бүлеп, Гобәйдулла бабай олы улы Гиният абзыйны йорт салып чыгарган иде. Ул урында хәзер кызы Нәфига апа яши Гиният абыйның хатыны Зәйнәп апа, дүрт баласын альт, 1943 елда Казакъ якларына чыгып китте, ачлыктан качып. Ә Нәфига апа бүген дә исән-сау, шул урында яңа йорт салып, бер ялгызы яшәп ята. Кызы Вәсилә авылда кияүдә. Очрашкан саен, хөкүмәткә ярарга тырышыптыр инде, Нәфига апа миңа бер үк җөмләне сөйли:
Әй. шәп яшибез бит. Зәки иркәм! Ипи бар. бәрәңге вуле. Аллага мең шөкер! Шәп яшибез!
Минем читкә чыгып киткәнгә кырык елдан артты. Ә Нәфига апа һаман шул сүзләрне кабатлый Папайлардан авылда калган бердәнбер 50
Х
заг шул Нәфига апа. мин бәләкәй чакта миннән Гобәйдулла бабайнын бер җырын җырлаталар иде:
«Зираг күперен чыккач» дигән повестьта шушы җырның сонгы ике юлын тормыни а булганча язарга йөрәк җитмәде. Инде тәвәкәлләдем менә: Нәфига апа үзебезнеке, «әллә нәстә эшләтмәс» әле
Писердар
выл өчен без - Писер. Ул ләкаб әтиебез Лотфуллага 1918—33 елларда авыл советында секретарь булып эшләгән өчен тагылган. Аңа кадәр картәти Зәйнетдин бабайны Балга Зәйнетдин дип йөрегкәннәр. 1918 елда, бай малайларын санамаганда, әти авылда бердәнбер урысча укый-яза белә торган кеше булган. Таза гәүдәле, азрак җирәнрәк сары чәчле, зәңгәр күзле, бик көчле һәм чибәр кеше иде мәрхүм.
Әнием Мәрьям әтидән тугыз яшькә кече. Кара күзле, кара чәчле, урта гәүдәле, җитез хәрәкәтле, эшчән хатын Без унбер баладан бишәү үстек Зур апа Мәрхәбә 1914 елда туган, мин төпчек 1933 елда Гарифулла абый 1919. Рәшидә апа 1927, Мансур абый 1929 елгы
Гарифулла абыйны бөтен гаилә, күрше-күлән белән нык ярата идек Киң күңелле, шат йөзле, белемле, җиңел сөякле иде абый 1941 елның көзендә Ленинградны яклап һәлак булды. Лейтенант-арти.глерист иде.
Мин туган йорт Эстәрлебашта әле дә бар Чишмә урамында. Әти ул йортны 1936 елда Мастеренко дигән хохолга сатты Ул шунда күчереп салды аны Ә мин үскән йортның фотосы бар. Абый яңа йорт салганда аны икегә бүлеп сатты бугай Барановка дигән авылда яшәгән урыс Йорты булган. Әги аны дусты Мәҗит Хирахаудан сатып алган Йорт әлеге абый яшәгән өй урынында иде Әтидән элек ул Йортның хуҗасы Бамбыр Гобәйдулла бабайның абыйсы Миңлеәхмәт дигән кеше булган Мин үскәндә безнең бакчада шул Миңләхмәт бабайдан калган икс юан гирәк (тополь) бар иде. Ул икс тирәк авылда ип юан. ин биек гирәкләр һәм мин. малай кеше, ул гирәкләр белән горурланам үземчә Аралары күп булса метр ярым булгандыр. Гарифулла абый шул тирәкләргә кадаклар кагып, шунда бер тимер көпшә ныгытып, үзенә турник ясады Шул кадакларга эләктереп, гикгормас Мансур абый үзенең Ходай биргән янчыгын ергтырган иде. Бу 1936 елда булган
1937 46 елларда без. гаилә белән күченеп барып. Поҗарныйда яшәдек.
Мин үсә башлаганда әти. картаеп, көчен югалтып килә. Өстәвенә Гражданнар сугышы елларында аны Дутов казаклары кыйнап, нык кына имгәткәннәр икән Эстәрлетамак белән Эстәрлебаш арасы 55 чакрым Шул арадан ике көн эчендә казаклар әтине һәм гагын ике кешене, аяктан егылганчы, камчылар белән кыйный-кыйный куганнар Бу 1919 елның июнь башларында булган. Әти сигез яшеннән байта ялланып эшли башлап, егерме ел буенча ялчылыктан башы чыкмаган Картәтинең җире булмаган һәм ул гомерен балта эшендә үткәреп, шуның белән кон күргән Картәии Мәрфуга исемле Ул күрше Яңгырча авылы мәшненен кызы буттан Китап гыйлемен яхшы белгән, им-том игә торган бу гган Тон кәсебе бүрек, кәләпүш, түбәтәй тегүдән торган Картәти белән алар
А
Агач башы шартлады, Куян вак-вак атлады. Бар дусларым дошман булды. Әл дә Ходай саклады
Ай ли-и-и!
Нәфисәм дә бар минем. Нәфигам да бар минем Нәфиг анын пар имчәге Пот та биш кадак килә.
Ай ли-й!
алты малай үстергәннәр. Герман сугышы. Гражданнар сугышы беткәч, алты малайның икесе генә исән калган. Хәйрулла бабакай белән минем әти Лотфулла. Картәтинең алты сеңлесе булган. Ул аларны күрше-тирә авылларга кияүгә биргән Шунлыктан әти ягыннан безнең Тәтер Арслан, Ибрай. Хәлекәй. Каен Үзәк. Йомагуҗа авылларында агай-эне байтак иде 1938 елны әти белән әни чаналы кунак булып Каен Үзәк дигән авылга бардылар. Биш яшьлек малайны—мине дә алдылар үзләре белән. Ул авылда картәти Зәйнетдиннең сенлесенең өч малае яшиләр: Нурислам, Гәйнислам. Динислам. Берсенең хатыны Кәшифә апа. Нәрсәгәдер көйсезләнгән өчен, әни юкта. Кәшифә апа кулы белән минем арт якка бер-икене биреп тә алган иде. Кая ул аннан соң көйсезләнү! Ислам исеме йөрткән өч абыйның берсе дә сугыштан кайтмадылар. Балалары таралды Рәшидә апа Яңгырчы авылында. Әсма апа Өршәкбаш Карама- лыда, Сәлимәләре Эстәрлебашта. Малайлары да бар иде бугай, тик кайдалыгын белмим. Өзелә туганлык җепләре — йөрешеп яшәмәгәч.
Мин үскән йорт шул заманның авылдагы иң зур йортларының берсе булды. Тик ул йортның бер җитешмәгән ягы бар иде. Аны саткан чакта түбә тимерен аерым сатканнар. Ә йортның кыегы тимер өчен сөзәк итеп эшләнгән. Без аны салам белән яптык. Җәй эссе килеп, берәр ай чамасы яңгыр булмаса. кыек саламы кибә дә яңгыр китереп бәргәч, су үткәрә. Тотына өй эченә шабыр-шобыр төрле урыннардан яңгыр үтәргә. Аннан инде салам юешләнеп бүртенгәч, кыек су үткәрүен туктата. Чолан өй алды тактадан ясалган, бик зур. Чоланнан ике якка ике ишек чыга. Мин бигрәк тә бакчага, кояш чыккан якка чыккан ишекне яратам. Аның аша кеше йөрми. Иртән көтү куып кайткач, шул ишекне ачам да бусагасына утырып, бәген дөньямны онытып, хыял дөньясына чумам. Бездән ерак та түгел Тал Борыны дигән җирдән тугайлык башлана. Аннан соң Ялгыз Каен яланнары. Ә ул якларда кәккүкләр сагышлана. Берничәсе берьюлы. Андый кәккүк тавышларын мин башка җирләрдә ишетә алмадым Моңы җитенкерәми чит җирләрдәге кәккүкләрнең. Ялгыз Каен ягындагы кәккүк тавышларының үзенә генә хас булган сагышы көчле аның
Сугыштан соңгы еллар бик авырга туры килә. Мансур абый тугыздан соң укуын ташлап, колхозда эшли башлый Тик икмәк бирмиләр. Өстәвенә, Уфа пединститутында Рәшидә апа укый. Стипендия аңарга сирәк эләгә. Безнең тапкан-табылган Уфага китеп тора. Ярый әле сыер бар Аклы- каралы ул сыерны безгә әлеге шул әтинең дусты, маклерлык итүче Хирахау бабай сатты Сыер зур, ябык, иллә дә сөтне күп итеп бирә. Безне шул сыер коткара да инде ачлыктан Көн аралаш әни бер кадак маен сата «сукырларга». Шуның акчасын апага җибәрә. Безгә сепарат сөтеннән оеткан катык кала. Хөкүмәт безне налог белән талый. Финагентка әтинең картлыгы да. кызыл партизанлыгы да. абыйның лейтенант булып кырык бердә сугышып үлгәне дә берсе дә әһәмияткә ия түгел. Түлә! Сыерың бар. өч сарыгын бар, унбиш сутый җирен бар Түлә! Хөкүмәтебезгә суг ыш яраларын ямарга кирәк, немецләр җимергән авыл-калаларыбызны аякка бастырырга кирәк!
Без, әти белән, яшәү юлын табабыз. Бер яшьлек үгез бозау сатып алабыз да, шуны печтереп. җигәргә өйрәтәбез. Өч яшькә кадәр ул үгез, бозау гына булып санала һәм хөкүмәт аңарга налог салмый. Әти тимерче дусты Мөхетдин Чәүкәдән миңа фурман дигән кечкенә арба ясатып алып кайтты. Үрәчәле арба ул. Мин моның эченә иске паласларны кадак белән кагам да кәсепкә керешәм. Безнең якларда, кышкылыкка җылырак булсын дип. гыштан өйнең бүрәнә араларын сылыйлар Аның өчен кызыл балчык һәм ат тизәге кирәк. Миннән кешеләр өй сыларга дип кызыл балчык китертәләр, тизәк сатып алалар. Тугай тулы ат йөри. Тизәге — күпме телисең. Шул чактагы акча белән кызыл балчыкның йөге 15 тәңкә, ә ат тизәге — 25 иде.
Үгез җигә башлаганнан алып, утын ташу җайлап-җайлап минем вазыйфага күчә башлады. Әтинең кыйшайган, картайган гәүдәсенә мин
тыныч карый алмыйм. Шунлыктан урманга ялгызым гына йрәтырышам. Урманнан корыган агачларны кисеп ташыйм, закон бозам. Урман кара-вылчысына эләксәң, ул балтаны алып кала, үгез камытын (агачтан ясаган ярмо) буйга яра. тәҗеләрне чапкалый...
1949 елны Мансур абый солдатка китте. Тормыш тагын да авырлашты. Картайган әти белән әни, көч утырта алмыйча, үсә алмыйча тормыш белән тартышкан кечкенә буйлы мин—дөнья көтәргә калдык
1952 елның җәендә офицер булу уе белән мин авылдан чыгып киттем. Еракка. Иркутскига. Башта әллә ни романтика юк. Исәп -укып кеше булу. Ничек кенә булса да колхоз эшеннән котылу. Шуннан бирле мин читтә йөрим...
Зур апабыз Мәрхәбә авылда улы Марат карамагында яши. Ире Хәмиг жизни Кубаньда 1943 елның ноябрьләрендә һәлак булды. Апа өч бала һәм гарип биеме белән калды. Үстерде балаларын, кеше итте. Биеме аны икенчегә кияүгә бирергә тырышса да. бармады
Рәшидә апа пединститутны тәмамлады. Ул булачак зур шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова белән бер группада укыган. Үзенең сөйләвенә караганда, укыган чорда, дүрт ел буена дус булганнар Апаның ире Дим буеннан бер башкорг иде. Бергә укыганнар. Плен җәфалары үткән, бик йончыган кеше. Озак яшәмәде, 52 яшендә дөнья куйды Апа ике бала белән калды. Озак еллар Уфада мәктәп директоры булып яхшы гына эшләде.
Абыем Мансур төп йортта яши. Озак еллар хуҗалык оешмалары белән җитәкчелек итте. Бик тә тырыш кеше. Өч кыз үстерделәр. Хәзер инде хатыны Кәримә белән йортта икәү генә яшиләр
Әти 1965 елны 79 яшендә, әни 1991 елны 96 яшендә дөньядан киттеләр. Каберләре, рухлары янәшә
Дүлдин Гайнулла
_—_- апайлардан ас якта, тыкрык аша. 1903 елда тугай Гайнулла Даутов 11 дигән абзый яшәде. Урамча ләкабе Дүлдин. Җәен, кышын бүрегенең колакларын артка бәйләп, азрак кырынрак итеп, уң кашына китереп киеп йөри. Гайнулла абзый Бамбыр Гобәйдулланың бертуган энесе. Ә Даутов Гобәйдулла бабай әтинең иң якын дусларының берсе Ул 1918 19 елларда Бояр урамында акларга каршы оештырылган партизан отряды командиры Дюльдин Федот Гавриловичның ярдәмчесе 1922 29 елларда Эстәрлебаш авыл советы рәисе. Яңача укый-яза белми.
Әти белән әни сөйләгәннәрдән:
Гайнулланы 1924 елны гыйнварда өйләндерде абзасы Гобәйдулла. Кызны Куганактан алдык. Без дә кода булып бардык егет ягыннан. Килен буласы кыз Мәхфия исемле Васфиямал дигән хатынның тәүге иреннән калган кызы бу. Йомшак кына холыклы, әкрен генә итеп сөйли торган бала. Бик тә инсафлы, үзе бик укымышлы Ә Гайнулла, ай-һай. үткер иде. 15 яшьлек малай чагыннан аны олауга дип аклар алып чыгып киткәннәр иде. Шулар белән чыгып киткәннән соң. ике елдан артык йөрен кайтты. Аны онытып та бетә язганнар иде инде, ә ул «тишек бер тиен» кебек, «туп» итеп кайтып та төште. Авылның исләре китте Гобәйдулла абзыйның бик шәп бер сары биясе бар иде Шуның белән чыгып киткән ие унсигезенче елның дикәберендә. егерме беренче елның үк- тәберендә кайтып керде. Шул ук бия белән Тик үзе генә үзгәргән, үскән нык итен. Аклар белән Себернең әллә кайдагы Чита дигән каласына хәтлск барын җиткән. Җәһәннәмнең читендә икән ул кала. Әллә нинди бүрә! дигән халыклардан да арырак икән Кайтып төшкәч, исебез* акылыбыз китте. Сары бия елкылдап тора шул хәтле таза..
Егерме дүртенче елны, гыйнвар аенда Куганакта туйдабыз. Гайнулланы өйләндерәбез. Туй башланып бер генә көн узганые, KOI очкыч хәбәр килеп төшмәсме: Лилин карт үлгән. Менә сиңа, мә! Инде нишләргә? Куганакбаш силсәвиг рәисе. Гобәйдулланың партизан чактагы дусты Мотыйгулла да туйда. Барысы да ике сугыш үтеп, утны-суны кичкән халык болар. Эчеп-җырлашып утырганны кеше күрә бит инде. Барып әйтсәләр. Лилин үлгәнгә куанып эчеп утыралар, дип? Лилин үлгән бит. Шуннан Мотыйгулла әйтә:
Ни булса да булыр, туйны туктатмыйк. Тәрәзәләрне эчтән палас белән томалыйк. Мин Ивановкага ат җибәреп. Карцев дусны алдыртыйм, алый-болай берәрсе чакса безне, наминка ясадык Ленин үлгәнгә, диярбез. Тик кычкырып җырлаштан булмасын...
Туктамадык, туйладык. Кая ди инде ул җырламау да. кая ди инде ул биемәү!. Мотыйгулла ике кешедән каравыл куйган булды әле. Алар да кереп, җырлап-биеп йөределәр шунда буталанып. Атна үтүгә, Мотый- кны вулыска чакырганнар. Калкашта иде ул чакта вулыс. Сорыйлар:
Лилин үлгән көннәрне туй ясап эчтегезме?
Мотыйгулла:
Эчтек эчүен. Тик туй түгел, ә паминка уздырдык, бөек юлбашчыбыз истәлегенә.
- Как так? Ленин үлгән, ә сез эчәсез?
М отыйк:
Гүредән эчтек. Кайгыдан йөрәкләребез шартламасын, дип. Кызыл партизаннар эчтек, җыелып.
Кемнәр?
Мотыйк:
Даутов Гобәйдулла. Карцев Егор. Зәйнуллин Лотфулла, мин...
— Кайсы Карцев?
Мотыйк:
— Унсигезенче елны аклар аткан Михаил Карцевның энесе.
Вулыста урыслар үтеп керә башлаган чак. Мотыйкның «гүредән» дигәнен «аңлаганнар» тегендә. Тик искәртеп куйганнар: «тагын берәр җитәкче үлеп-нитеп китсә, вулыстан рөхсәт кирәк икән «паминкага». Бетте шуның белән.
Гайнулла абзый белән Мәхфия апа бик матур итеп, тату яшәделәр. Мәхфия апа иренә бер вакытта да бер генә дә каршы сүз әйтмәде. Инде алда язып үткән. Шәнгәрәй бай йортында күп бала-чагасы белән яшәгән Миңлегали абзыйның 1930 елда, бәбиләгәч, хатыны үлеп киткән. Яна туган бала ятим калган. Малай. Шул өч көнлек баланы Гайнулла абзый белән Мәхфия апа үзләренә ул итеп асрамага алалар. Исемен Хәйрулла дип кушалар. Үзләренең балалары булмады. Безнең белән бергә үсте Дүлдин Хәйрүше. Бик кадерләп, иркәләп үстерделәр Хәйрүшне. Ул — чиккән күлмәкләр киеп үскән бердәнбер малай Яланаяк та ул әтисе, әнисе күрмәгәндә генә йөреп ала иде. Кесәсендә һәр чак кәнфит, вак акча булды.
1945 елның җәендә Гайнулла абзыйның сугыштан кайтканы истә калган. Хәбәре үзеннән алда килеп җитте: Дүлдин кайтып килә икән. Иртәгә кайтып җитә икән!
Иртән иртүк ике урам кешеләре Мәхфия апаның капкасы төбенә җыйналдык. Көтәбез. Менә берзаман Пожарный ягыннан кечкенә бер «плтаратунка» машинасы күренде. Капка төбендә матур итеп киенгән (кызыл-алсу битле иде ул) Мәхфия апа да бар. Машина пырхылдап тузан, төтен туздырып килеп туктауга, яшел гимнастерка, чалбар, башына пилоткасын кырынрак салып кигән, гвардейский мыек җибәргән, орден-медальләр таккан Гайнулла абзый кабинадан сикереп төште. Аны күрүгә, Мәхфия апа яшь кыр кәҗәсе кебек йөгереп, өенә керде дә китте. Гайнулла абзый аның артыннан. Халык шау-гөр!..
Гайнулла абзый сугыштан трофейлар алып кайтты Анын холкы трофейларында да күренеп юра иде Алып кайткан әйберләре немец нарь|1ТЫНЫҢ СОРЫ тостәге МУНДИР һәм чалбарлары Эчке күлмәк-ыштан-
Кешенеке нимес булса да кирәкми миңа Мин тик үзем җиңгән нимес солда т ыныкын гына алдым. Анысын да өстеннән түгел — складларыннан гына Безгә калхузда эшләгәндә ярый ул
Гайнулла абзый кайтканда Хәйрүш «калюсный» тракторда эшли иде инде. Әтисе кайткан чакта Хәйрүшнсң чибәрләнеп үсеп барган чагы Хәйрүш әгисе алып кайткан мундирларның берәрсен кия дә аулакка килә. Зур кесәле, соры, моңарчы без күрмәгән шома әйбердән тегелгән мундир башкаларның ямаулы чалбарлары, куфайкаларыннан нык аерылып тора. Өстәвенә, озын муен белән баш тоташкан җирдә, ияк тирәсен Хәйрүш «автол» белән буян җибәрә Янәсе, тракторист егетнең юса да «автолы бетми». Башка малайлар кебек ул прастуй калхузник түгел тракторист! Папай Нигмәте. Көрпә Гарифы. Мәхми Гәрәе кебек атлы эштә түгел абзагыз, ә тракторда! Белегез аны' Бигрәк тә чыркылдык кызлар белсен! Өстәвенә. Мәхфия апа Хәйрулла улына соры кәҗә мамы-гыннан озын итен шарф, биш бармаклы перчаткалар бәйләп кидергән Озын муенга берничә катлан озын шарф уралган, очлары немец мундиры өстене төшерелгән. Аякта ап-ак чүчинкәләр. Аларга өр-яңа. кап-кара ялтырап торган эрзинкә галушлар киелгән Ак пүчинкәнең кунычы тездән түбән итеп кайтарылып төшерелгәннәр. Шул кайтарылган чүчинкә кунычы өстенә нимес солдаты кияргә тиешле булган соры чалбарның балагы кунычтан байтак чыгарылып, чүчинкә өстеннән кайтарылып юшере.пән Кесәдә берничә башлаш ан «Норд» папирусы һәм шуларга эләгеп кәгазь акчалар да килеп чыгалар..
Нимес мундирының изүе ачык Шарф астыннан кара сатин күлмәкнең изүенә берсенә берсе терән тезеп таккан ак сәдәфләр. Кара күлмәк кызыл ефәк җеп белән матур итеп чигелгән Шгу сез. егетләр'
Хәйрүш абый үскәндә безнең урамның иң ыспай, иң чибәр егете булып үсте Аны шулай дип бүген дә ныклы итеп әйтеп була Чөнки безнең урамда шул еллада Дүлдин Хәйрулласын үзләренә каратырга тырышкан кызлар бүген дә исән-сау, әбиләр булып яшәп яталар Шу т чибәрлеге артыграк булгангадыр инде, Хәйрүш абый унсигез тулар- тулмас борын ук күрше урамның иң чибәр, тал чыбыктай бөгелеп- сыгылып торган, зифа буйлы, сиртмә сыйрак ты Тәүилә апаны туйлап алып та куйды. Үзе солдатка киткәнче Оркыя исемле кызлары да туды Алар өйләнешеп, икәү бергә урамнан үтә башласалар, каршы очраган кешеләр, туктап, читкә чытып тол бирәләр дә. озак итеп артларыннан сокланып каран калалар. Берсеннән берсе чибәрләр!
Гайнулла абзый колхозда эшләде. Җәен, көзен яланда тракторлар янында каравылда булды Кышын колхоз келәтләрен саклады Алтмыш яше чамасында кит те дөньядан. Үпкә белән
HIT өчен аны Дүлдин дигәннәр сон’
Гобәйдулла бабайның күрше Ивановка авылыннан урыс дусты бар иде Федот Гаврилович Дюльдин 1918 елның ноябрь башларында ул Эстәрлебашка Гобәйдулла бабайга кайтып төшә. Төнлә килеп керт әп Федотны Гобәйдулла бабай яшереп асрый Чөнки ул август аенда авыл аша узган Блюхер белән киткән була Берничә көн торгач, Дюльдин белән Гобәйдулла бабай Гайнулланы чакырып кертәләр Гайнулла абзыйдан үз колагым белән ишеткәнне язам
Аулакка чытып китәргә дни киенеп беткән идем инде Абый чакыра. кер әле дин. олы якка Кердем Дю тыин кул биреп күреште минем белән Бик зур үтенече бар моның миңа Эстәрлетамактан . якта Покровка дигән авы т бар Шуннан барып, юнендә урап, бер карчыкны алып кайтырга кирәк икән. Эстәрлетамак юлы белән китсәң
ерак, турыдан утыз биш чакрым чамасы. Ярар, мин әйтәм, дилайт будем Сары бияне җиктем, бер толыпны кидем, икенчесен печән өстенә төреп салдым да киттем аллага тапшырып. Бакыр Чагылны менгәнче Сары бияне кумадым. Юыртып, азрак үз җаена барып, җылыттым тегене. Бакыр Чагыл тавын менгәч киттем моның белән! Теге утыз чакрымны бер сәгатьтә, күп булса сәгать ярымда узганбыздыр. Ат тоягы астыннан кар гына оча. мин сиңа әйтим. Ул ат шәп, дирбия нәрсә. Үзем дә төшеп калганнардан түгел бит инде. Барып кердем Покровкага төн уртасында. Ярар Атны атланып кына урамнарыннан узып, таптым кирәк йортны. Шакыдым Дюльдин әйткән тәрәзәне. Пәрдә ачып карадылар тиз генә. Мин бер генә сүз әйттем: «Дюльдин». Бер биш минут тирәсе узгач, чыкты бер карчык. Кәкерәйгән бу, чак атлый Чана янына килгәч, ярдәм итәргә дип булашкан идем үзе, менеп утырды бу. Карадан киенгән, калын шәл белән битен томалаган, бер дә күренми. Толыпны кидердем дә, чаж мин кайту ягына!
Сары бия, хайван, әллә җирдән чаба, әллә инде җир өстеннән оча. Теге карчык та дәшми. Утырган кечкенә төенен тотып, толыпка төренеп. Мин куам. Башта — юл кайгысы да, аннан бүреләр генә очрамасын. Кирегә барганнан да тизрәк кайттык. Гомбазы үрен менгәндә Сары биянең корсагы астыннан бүрек-бүрек күбек оча башлады. Кайтып кердем, малай, йортка. Атым туктагач, тыпырдап тора. Абый туннарын киенгән, абзарда көтеп тора. Алып кереп киттем теге карчыкны, өйнең ишекләрен ачып. Абый барысын да майлап куйган ишекләрнең. Берсе бер шыгырдамый. Бу карчык килеп тә керде һәм толыпны, өстендәге кара тунын салып та очырды. Мин авызымны ачтым да, шаккаттым. И-эх, чибәр бер яшь кенә сылу марҗа, әй. Ушлар китәрлек. «Федотушка мой!»—дип Дюльдиннең муенына сарылып, кочагына керде дә китте. Шуннан соң Дюльдин минем кулларымнан кысты да нык итеп кочаклап, әйтте:
— Спасибо. Гайнулла! Смелый ты парень! Дюльдиным будешь! — диде...
Советлар урнашып киткәч, Гайнулла абзый ул тарихны сөйләргә ярата торган булган. Авыл кешеләре берничә тапкыр тыңлаганнар да, озакка сузмыйча Гайнулла абзыйга исемне тагып та куйганнар: «Дүлдин Гайнулла».
Гайнулла абзый алып кайткан яшь марҗаның исеме Евдокия. Чын Фамилиясе Маркелова. Ул атаклы Башкортостан язучысы Недолинның бертуган сеңлесе. Недолин, сеңлесе Евдокия һәм Дюльдин Федот Гаврилович булачак маршал Блюхер Василий Константинович белән Белорецк каласыннан алып Көнгергә кадәр, 1918 елда, аклар тылы аша Кызыл Армияне эзләп китеп, берничә мең чакрымлык поход ясаганнар Шул поход өчен Блюхер иң беренче Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Дюльдин шул походта бер полк командиры булган. 1918 елның ноябрендә Эстәрлебаш урманнарына партизан отряды оештырырга Блюхер тарафыннан кире кайтарылган. Гайнулла абзый сөйләгән вакыйга—шул партизан отрядын оештыра башлаган вакыттан.
Дюльдин Федот Гавриловичның да. хатыны Евдокиянең дә язмышлары аяныч. Дюльдин Гражданнар сугышыннан исән-имин чыгып, утызынчы елларда фаҗигале рәвештә һәлак була. Евдокиянең язмышы да аныкыннан җиңел түгел. Алар турысында аерым әсәр булачак. Шунлыктан Дюльдиннар турында язуымны шушы урында туктатам...
Гайнулла абзый урынында «Дүлдин» Хәйрулла белән хатыны Тәү- илә апа дөнья көтәләр. Яңа дүлдиннәрне үстереп, инде оныклар карыйлар.
Мочтәкләр
өчтәкләр бездән тыкрык аша яшәделәр Гаилә башлыгы Ибраһим бабай безнең әтидән биш-алты яшькә олы Ул бабай бик гә эшчән иде. Мин аның эшсез капка төбендә утырганын хәтерләмим. Хатыны Хәсбия әби безнең авылдан 15 чакрымдагы Куганакбаш авылыннан төшкән килен Сугышка кадәр аларнын өч малайлары бар иде Габдрәхим. Габдрахман. Фәйзрахман.
Габдрәхим абый күрше урамда үз йорты белән яшәде. Хатыны Минзифа, кызлары Фәния белән Суфия Сугыштан кайта алмады Минзифа апа Ижәләй Миңлеәхмәтенә икенчегә иргә чыгып, Октябрьск шәһәренә күченеп киттеләр Габдрахман абый 1918 елгы. Аның турында һәм энесе Файзер турында мин «Сугыш алды малайларымнда язган идем инде.
Капкалары гәбәнәк кенә, иске-москы такталардан әтмәлләп ясалган. Такта капканың ике ягы да читән. Тыкрык мәетендә (бездә «почмакмны шулай сөйлиләр) зур кызгылт таш басып тора. Арба күчәрләре тыкрыкка кергән чакта читәнне ватмасыннар өчен Капканың сул ягындагы читән эчендә кечкенә бакча. Анда юан гына, матур шомырт агачы үсеп утыра Шомырг төбендә бер гөп балтырган үсә. Көпшәсен үсеп җиткәч. Габдрахман абый аны чалгы пәке белән кисеп ала. Бакчада кайчандыр «баздуш» өй булган. Без үскәндә ул келәт булып хезмәт итә иде «Баздуш» дип безнең якларда салам катыштырып басып кызыл балчыктан ясалган, яндырылмаган кирпечләрдән салынган өйне әйтәләр. Ул кирпечләр яртышар метр озынлыкта булып, андый өйнең эче. тышы сыланып, акбал- чык белән агарт ыла Матча куяр өчен имән баганалар утыртыла.
Хәсбия әби. сөйләшкәндә. «Эй, илаһһым» дип сүз башлап алып китә «Мөчтәк»гән башка аларнын урамда икенче исемнәре дә бар «Хуадар- лар». Мин аның нәрсә икәнен белмим Тормышлары ярлы булса да, гаилә белән алар бик тату яшәделәр. Минем исемдә юк аларнын кычкырышкан чаклары. Гаиләдә Габдрахман абый башлык. Ул бик акыллы, төптән уйлаучан, үз сүзен ныклап уйлап сөйли һәм аны бер кайчан да икенче кешегә бирми Тик сәламәтлеге шәп түгел аягы агач һәм йөрәге суга. Шунлыктан тиешле белем ала алмаган Габдрахман абый минем өчен шәхсән бик кадерле һәм якын кеше Минем сугыштан кайтмаган бертуган абыем Гарифның дусты ул Алар бергә укыганнар, бергә үскәннәр, дус булганнар Габдрахман абый миңа Гарифулла абыем турында бик күп истәлекләр җиткерде Менә берсе
Көз җитеп килә шулай. Гариф белән мина, күп булса, шул биш тирәләредер инде. Әниләр икебезгә дә пардан ап-ак күлмәкләр текте Теге күлмәкләрне киеп, сезнең атай-энегә дә. безнең агай-энегә дә барып, берничә көн котлатып йөредек Күршеләрне дә вич йөреп чыктык Мина- мал әбигә кергән идек, ул әйтә «Әй, әгәренки' Авызымдагы сагыздан башка бернәегәм дә юк бит әле, күлмәкләрегезне котларга!» ди Гариф әйтә: «Ярый, ярый' Сагыз булса да ярый безгә», ди. Гариф терерәк иде миннән Теге сагызны бүлешеп чәйнәдек көне буена Шул көннең икенчесендә читән буеннан бер ватык, ак фарфор чәйник янында тегенең борынын да табып алдык бит Шунда ук күп итеп тилебәрән орлыгы үскән Тегене җыеп, чәйник борны эченә тутырабыз. Бу безнең өчен, янәмәсе, мәк була инде Тутырабыз да теге чәйник борынын шул тилебәрән орлыгы «мәк» белән, алмашлап ашыйбыз тегене Ничәшәрнс аша-ганбыздыр инде анысы истә юк Шуннан бервакыт тогынды баш авыртырга. шуннан югындык косарга Аяклар тотмый, берәм-берәм тәгәрибез дә китәбез. Әниләр елаша, нәрсә эшләргә дә бе тмиләр Йөгертеп алып килделәр күрше урамнан Зәбир бабай әбисен Мәгрифә исемле иде мәрхүм Тете әби белде эшнең нәрсәдә икәнен Гарифның авызын гына
ачып карады да белде. Теш арасы тулы теге «мәк» орлыгы. Кара кәҗә сөте кайнатып эчерделәр. Күзләр акая башлаган иде малай ~
Габдрахман абый үзе скрипка ясый, үзе шуңарда уйный Умарта ясый, бакчасында алма, чия үстерә. Авылда иң шәп бакча аңарда. Тегү машиналарын төзәтә, радиоалгыч ясый. Белмәгән эше юк. Искиткеч оста кеше ул Безнең Башкортстан якларында йөзем үсми. Кыш бик каты суыклар булганга, йөзем агачлары туңып һәлак була. Бер елны кайткач, Габдрахман абый әйтә:
— Әйдәле, сиңа йөзем агачларымны күрсәтим.
Өй артында, кояшта, чыннан да, йөзем агачлары үсеп утыра. Өй кыегына тарткан бау буйлап өскә үрмәләгәннәр.
- Менә күрәсеңме, ничек матур булып үстеләр
Җәйнең бик матур көннәре. Ямь-яшел. зур яфраклы йөзем агачларын борчак зурлыгында гына йөзем җимешләре каплап алган. Сыргак кебекләр.
Ничек туңмыйлар алар кышын9
Хуҗа канәгатьлелек белән елмая:
Шул-шул менә! Туңдырмауның сере бар!
Нәрсәдә соң ул сер?
Габдрахман абыйның шадрарак битенә кызыллык йөгерә:
Кыш якынлашып, суыклар башланыр алдыннан мин ул йөзем куакларының төбенә салам җәям. Калын гына итеп. Шул саламга яткырам йөзем агачларын Өсләреннән тагын салам белән ябам. Тик ябар алдыннан шул салам астына күп итеп тигәнәк башларын тутырам. Тигәнәк тутырмасаң, саламга ияләшеп, агачның кабыгын тычкан кимерә. Кар яугач, инде шул салам өстенә күп итеп кар өям. Шул кар. салам астында кышлый йөзем агачлары. Өшемиләр. Яз булып, көннәр җылыткач. саламын алып ташлап, агачларны күтәреп куям. Җәен тагын үсәләр, уңыш бирәләр.
Фәйзер капкыннар белән куян, төлке, бүре аулый. Фәйзернең аудан кайтуы урам өчен тамаша. Ул капкынга эләккән төлкеләрне гере көенә, агач авызлык кидереп, муеннарына бау салып, җигәкләп алып кайта. Кулбашына кыска, киң чаңгыларын күтәргән Фәйзер авыл урамы буйлап атлый, ә кырыннан муенына бау салып җитәкләгән уттай тунлы, чибәр төлке юырта...
Без аның белән байтак еллар бергә балыкка йөредек.
Башкорт авыллары Мәксет белән Ибракай арасында Эстәрле елгасының һәр ташын, һәр борылышын, һәр чоңгылын, һәр шарламасын белә идек без. Соңгы тапкыр 1952 елның җәендә икәү генә балыкка бардык. Чикерткәгә байтак кына чабаклар тоттык. Мин армиягә киттем, ә Фәйзер авылда калды...
1959 елның юеш. карлы көзендә әнисенең туган авылыннан кемдер туганнарыннан Фәйзерине үзләренә кунакка чакырган. Фәйзеригә 29 яшь Куганакбашта бер генә балалы 29 яшьлек бер хатын бар икән Шуны Фәйзергә димләргә булганнар һәм аңа шул хатынны күрсәтергә чакырганнар. Фәйзери киткән теге хатынны «күрергә». Барган, сөйләшкән, килешкән Куганакбашка килеп йортка керергә. Икене кунгач, җәяүләп кайтып киткән. Җәяүләп көннәр буена ауда йөри ала торган иде. Тик бу юл ысы өсте юкарак булган шул Куганакны чыккан көенә юеш кар катыш яңгыр ява башлаган. Ә икс авыл арасы 15 чакрым. Көзге карлы- яңгырлы пычрак юлдан атлый-атлый нык юешләнгән, арыган Фәйзери. һәм Безгин дигән урыс авылын чыккач, юеш бер калкуырак урында утырып ял иткән. Шул бетергән дә инде аны Шунда бик каты суык тидергән.
Мин 1960 елйың февралендә бер яшь тә биш айлык улымны, торырга урын булмаганлыктан, авылга кайтарган идем. Кайтканның икенче көнендә абый әйтә:
- Фәйзеринең хәле шәптән түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, кереп чык...
Авыр һавалы, тынчу өй эче. Түрдә, сәкедәге урын өстендә гәүдәсе бик тә кечерәеп калган Фәйзер утыра. Мине күргәч бик куанды. Озак итеп сөйләшеп, малай чакларны искә төшереп утырдык. Зур өметләр белән сөйли:
- Янгыл бабайның энесе Кинҗә абзый ярты түшкә бурсык ите китергән. Шуның итен ашап, маен эретеп эчә башлагач, азрак хәл керә башлады. Иншалла, җәйгә аякка басармын. Ходай кушса.
Бик матур итеп елмая Фәйзери
Син җәйгә кайт, Зәки. Мәксег белән Ибракай арасында мин чабаклы урыннар беләм Яңаларны Су төбе үзгәреп тора бит. Балыкка төшәрбез икәү генә. Малай чактагы кебек учаклар ягып, уха пешереп кунарбыз. Коры тал да күп анда. Бездән соң балыкчылар бетте Эстәрле буйларында...
Фәйзеринең арык, ябык кулларына, аның кечерәеп калган, элек тә зурдан булмаган гәүдәсенә карап, күңелем гулыша. Ул Габдулла Тукайның соңгы фотосындагы сурәткә бик нык охшаган. Бернәрсә дә сиздермәскә гырышам:
Ярар. Фәйзер. ярар. Син җәйгә терелеп тор. яме!
Ә ул һаман елмая:
— Соң, терелмичә тагын. Әле бит минем угызым да тулмаган Син Ригадан чебен кармаклары алып кайт Күп итеп. Шул кармаклар иң шәбе инде чабак тотарга..
Чебен кармаклары дип без иң вак кармакларны йөртәбез.
Апрель азакларында ул үлгән. Габделхәй Таракан, ягъни Фәйзер белән соңгы елларда бергә ауга йөргән абый сөйли:
Бик көткән иде җәйләрне Сине көн дә сөйләп ала торган иде. җәйгә кайта минем дус Зәки дип. Үлә алмыйча атна ятты әй. Аңы юк иде. Тәне дерелдәп кенә ята Үзе җылы Үпкә беткән инде, гыжлап кына тын ала. Көчкә-көчкә. Ә йөрәк шәп тегенең. Бирешми. Үләсе килми. Бик әйбәг кеше иде мәрхүм..
Габдрахман абыйны мин соңгы тапкыр 1981 елның сентябрь башларында күрдем. Бер генә атнага авылга тиеп китим дип. Кавказдан кайтып төшкән идем Хәл белергә дип керсәм. Габдрахман абзый ишек алдындагы чирәмгә җәйгән йон паласка (безнең авылда аны асалы палас диләр) азрак кырын төшебрәк яткан. Минем белән ике куллап җылы игеп күреште:
Әйдүк, әйдүк. Зәки! Утыр азрак, аннан өйгә керербез.
Безнең тавышны ишетеп өеннән чыккан Мәгүзә җиңгигә «боерык» бирә:
Чәй куй! Тегене дә чыгар! Соры чүлмәктәгесен ал! Анысы бит бала корг балыннан.
Мәгүзә җиңги минем белән ике куллап күрешә дә кире кереп китә.
Габдрахман абзыйга 63 яшь. Ул бирешә башлаган. Йөзе ябыккан. Тик күңеле һаман көр.
Элекке кебек игеп эшләп булмый хәзер. Зәки Тын кысыла. Астма дигән авыру икән. Йортта гына инде хәзер Кышларын җиңгәңә шәл бәйләшәм Мамыктан Шапалыйм гегене Аннан соң катарга да өйрәндем Башкача бик килгән җир юк бит. Ә җан асрарга кирәк
Чәй янына утыргач, берәр стакан ачы бал эчәбез. Елмаюлы күзләре белән миңа карый
Шәпме?
Шәп.
Син кайтырсың дип калдырган идем Белдем мин синең кайтасы ңн ы.
Мин бит хәбәр итмәгән идем
Итмәсәң ни! Узган ел кайта алмадың. Мансурдан сорашын торам мин сине. Күргән саен. Синең эш авыр. Шунлыктан авылга кайтып, урман-тауларда, Эстәрле елгасы ярларында йөрергә кирәк сиңа. Иң киме дигәндә дә ике елга бер. Сиңа азрак та әле ул. Рухыңны телән генә кабаттан ныгытып торырга кирәк сиңа. Шулай бит?
Мин сүзсез генә баш кагам.
Әйдә, тагын берне җиппәрик әле. Минем дус Гариф өчен, синең дус Фәйзер өчен. Әллә бар гомер, әллә юк гомер дигәндәй...
Бик башлы, акыллы, төптән уйлый белә торган абзый иде. Китәсен шул вакытта ук сизендеме икән әллә? Шул елны ноябрь урталарында киткән. Ясинны Мәхфия апа укыган анарга...
Габдрахман абый авылның иң сәләтле шәхесләренең берсе иде. Тумыштан. табигать тарафыннан бирелгән инженерлык, музыкантлык рухы бик көчле иде аңарда. Алтын куллы, жор телле иде өстәвенә.
1961 елның август ае. Миңем абый яңа йорт бетерә. Күрше 43 яшьлек Габдрахман абзый аның яңа өе тәрәзәләренә пыяла кисә. Абыйның хатыны Кәримә авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган. Агроном. Үзе укытучы булып эшли. Тәрәзәләре каршындагы бакчада икешәр метр озынлыкта булыр, помидор сабаклары. Үзләре ямь-яшел, тик ни өчендер бер генә чәчәкләре дә юк. Помидорлары да юк, жәй бетеп баруга карамастан Буйга гына үскән дә үскән болар. Мансур абый сараеннан пыяла ташый. Габдрахман абый кискәндә мин тотып торам. Габдрахман абзый алмазы белән пыяла кисә, үзе абыйга карамаска тырышып, кет-кет көлә:
— И-и-иэх, Мансу-ур! Синең хатын, әй. агранум булгач, ничек итеп үстерә белгән памидурларны-ы! Әлләлә-лә! Үлчәп карасаң, өчәр метр бардыр боларның озынлыклары? Бола-ар памидур бирә башласала-ар. ни тумышты саты-ып. авылга бушка таратып бетерә алмассың, әй! Укыган кеше, укыган кеше инде ул, диюем...
Хәзер ул гаиләдән йортта берәү дә юк. Хәсбия әби. улы Габдрахман- ны җирләгәннән соң тагын берничә ел яшәп, йөзгә җитә язып үлде. Аның төгәл генә яшен белгән кеше булмады да. Узган ел килене Мәгүзә апа да. һич көтмәгәндә, җир куенына кереп китте.
Кызлары Нурия, уллары Наил башка авылларда дөнья көтәләр. Мөчтәкләр йортында хәзер чит кеше яши...
Ә шомырт агачы исән. Тик төбендә балтырганы гына юк. 1993 елның июль аенда рәшәткә аша үрелеп карадым. Юк балтырган.
Галия апа
тт үлдинмнәрнең ас ягында сугышка киткән ире Абдулла Кабаннан КК /1 торып калып, ике баласы белән Галия апа яшәде. Әле дә исән.
"г Галия апа — авылыбызның бае булган Мөслим дигән кеше кызы. Йорт-җирләрен тартып алып, Мөслим байны улы Барый белән Нуриман районына сөргәннәр. Барый абый сугыштан соң кайтты авылга, гаиләсе белән. Тик Мөслим бабай кайта алмады, чит җирләрдә ятып калды.
Галия апаның ире Абдулла абый Шәңгәрәй бай йортында төпләнгән Хәйри Кабанның бер туган абыйсы. Алар агалы-энеле, сугыш башланганда икесе бер ЧТЗ тракторында эшләделәр. Икесе дә сугышка бронь белән бармады һәм 1942 елның декабренә кадәр шул ЧТЗда эшләделәр. Декабрьдә икесен дә военкоматка чакыртканнар. Военком азрак камыт аяклы майор Сиденко иде. Әйткән:
— Менә нәрсә, Кәримовлар. Икегезнең берегез сугышка китәргә тиеш. Барыгыз, кайтыгыз, киңәшегез. Кайсыгыз китә, кайсыгыз кала — иртәгә иртән әйтерсез!
Ишеккә юнәлә башлаган энесе Хәйрулланы туктата Абдулла. Әйтә военком га:
Мин абый кеше. Мин китәм, нигә анарга кинәшеп вакыт үткәрер! ә Яз мине!
Нәрсәдер әйтергә булашкан энесенең авызын да ачтырмый:
Тик кенә тор! Абзаца каршы сөйләмә! Бар. чыга тор
Абдулла абый сугышка китте дә шуннан кайтмады. Тракторист булганга. танкка утыртканнар моны Курск дугасында, немец танклары белән алышканда һәлак булды ул Абзый була белгән ул Чонки энесенен өч баласы бар, хатыны Майкамал апа дүртенчегә авырлы Аяк-кулы да авырта..
Бай кызы булса да. Галия апага колхозлашкан елларда тимәгәннәр. Чөнки аны Абдулла абый үзенә хатынлыкка алган. Авылнын ин беренче трактористларыннан булган ул Абдулла Кәримов
Хәзер инде төп йортта Галия апа кече улы Фәриг. шуның уңган хатыны белән дөнья көтә. Фәритнең дүрт малае бар. Абдулла Кабан нәселе үрчи, күбәя. Килене белән Галия апа бик тату яши. Галия апаны бөтен урамга үрнәк игеп күрсәтәләр: «Менә ичмаса яши белә Галия апа килен белән. Урамга бер тавышлары чыкмый Фәрите дә әйбәт» Урам Фәригне иң соңыннан исенә алып сөйләсә дә. иң беренче чиратта Абдулла Кабан малае Фәриг шәп Фәрит әйбәткә күрә гаилә дә әйбәг. Атасыз үсте үзе Малайлар үстерә хәзер Ходай ярдәменнән ташламасын!
Шәрифә әби белән улы Сабур
—- Өчтәкләрнең аскы ягында Шәрифә әби яши. Үз гомерендә ике ир белән яшәгән хатын ул. Беренчесе Шәмсетдин исемле Аңардан алда язылган Өмөгөлсем апа, Тимеркәй белән Сабур туганнар. Икенчесе Абдулла исемле булган. Анысыннан өч кыз Мәрьям апа. Чуар Галия. Халидә
Тимеркәй белән Сабур бакыр җирәннәр. Галияләре чәүкә күкәе кебек сипкелле. Шунлыктан, мәктәпкә барганчы ук. урамда исеме Чуар Галия Өмогөлсем. Мәрьям. Халидәнең аерым исемнәре юк.
Сабур абый 1920 елда туган. Ул «Сугыш алды малайлары»ндагы Сабир инде Авылда әле дә яши. исеме әле дә Кыгыйка. Ул сугыш башланганның башында ук Днепр янында әсир төшеп, тик 1945 елның марг аенда гына кача алган Кып-кызыл битле, бакыр төсендәге чәчле, җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, үтә дә эшчән һәм бик мактап җибәрдем шикелле. Сабур абыйның холкының нигезе булып, аның теле тора Ул бик күп итеп, ике сүзнең берсенә урысча да. татарча да сүгенү кушып сөйләргә ярата. Сүгенүеннән туктатырга теләп кемнәр генә тырышмадылар инде: Габдрахман мулла бабай, укытучылар, авыл картлары, әбиләр, милиция, авыл советы, хәтта, райкомның беренче секретаре дә булашып карады Файдасы чыкмады. Сабур Сабур булып, сүгенү сүгенү булып калды Язын карыйм әле
Сабур абыйга 73 яшь тулган. Ул әле дә район үзәгендәге ветлсчеб- ницада конюх булып эшли. Атлар, куяннар, кош-корт, чучкалар карый Сабур абый авыл халкының иң яраткан кешеләрнең берсе. Әсирлектә булган, берничә тапкыр үлем белән йөзгә-йоз очрашып тере калган. «Плендә булган өчен» гомере буена хөкүмәт һәм кара күнеллс кешеләр тарафыннан кимсетелеп яшәде ул.
Кырыгынчы еллар азагында, илленче еллар башында авылдан унике чакрым җирдә колхозның Матюшкин яланы бар* иде Кайчандыр, Столыпин заманында башкорт җирен бер Карамалка урысы Матюшкинга бүлен биргәннәр. Тегесе шунда хутор салган. Гражданнар сугышыннан
соң каядыр юкка чыккан. Колхозлар төзелгәндә л җирләрне Эстәрлебаш- та төзелгән «Шәфыйк» колхозына биргәннәр. Сугыш елларында ул яланнарны сөреп-чәчәрлек ат көче дә. трактор да булмады. Үлән басты аларны. Шунлыктан сугыштан соңгы елларда да без ике бригада кешеләре шунда куна ятып, куышлар корып, печән чаба торган идек, һәрберсенә өч ат җигелгән печән чапкычы (косилка), ике печән җыйгыч һәм йөзгә якын кибән салучылар эшлибез. Шулар арасында Сабур абзый да бар. Ул печән чапкычта эшли. Аңарга ярдәмче булып Меҗ-меҗ Зәки йөри. Сабур абый Зәкине печән чапкычка утырта да үзе кибән салучылар янында эшли. Иң авыр эштә. Озын, өч япле агач сәнәк белән кибәнгә печән ыргыта. Яисә еш кына кибән башына менә Шундый кызып эшләгән көннәрнең берсендә, очланып килгән кибән башыннан Сабур абыйның күңелле тавышы ишетелә:
Э. се-з! Нимескә сатылганна-ар! Җыйналыгы-з! Безне алырга ки- ләлә-әр!
Кибән башыннан ике чакрымнар чамасында Даут урманы яшәреп күренеп тора. Шул урманнан чыккан юл белән, ел саен шушы вакытта милицияләрнең күк биясен җигеп. Антипов фамилияле урыс милиционер килеп чыга. Ул «плиннейләрне» авылга алып кайтырга килә. Сабур абый аны атының төсеннән, юыртуыннан ук танып ала. һәм кибән башыннан «куанып» сөрән сала. Сәбәбе: Антипов пленда булып кайткан «сатлык җаннарны» район милиция бүлегенә печән чабарга, кибән коерга алып китә. Милициягә печән әзерләргә эләгү өчен «танышлык» кирәк Чөнки анда эшләгән көннәрне, «сатлык җаннарны», милиция исәбеннән ашаталар. Бушка. Сабур абый әйтмешли. Ә колхозда ашау яклары бик начар. Чапкычта, җыйгычта йөргәннәргә аванс итеп. 400 грамм — нинди бар, шул онны бирәләр. Сәнәк, тырма күтәреп печән җыйганнарга 200 грамм он. Ә милициядә печән эшләгәндә кичен итле аш та бирәләр икән әле. Ул елларда, пленда булып кайтканнарны җыйнап, милиция атларына да. үзләренең сыер-сарыкларына да бушлауга печән әзерләтә торганнар иде...
Немец әсирлегендә булып кайткан Иләкәй Биктимере. Кыстыбый Латыйф. Кытыйка Сабур һәм тагын берничә кеше, сәнәкләрен күтәреп, таборга төшеп китәләр. Ун көннәр чамасы узуга, кире әйләнеп кайталар. Шатлыкларын яшереп тә тормыйлар.
— Тиз кайттыгыз, әй! Акрынрак эшләп, озаграк ит ашап яшәр идегез шунда. Тамагыгыз тук! — ди аларга «бармаска хәйләсен тапкан», шулай ук плен үткән Меҗ-меҗ Закиры. Аңарга җавап бирүче юк Тик Сабур абый гына «өзеп чәпи» тегеңәргә:
Качып ятып калдың монда. Меҗ-меҗ! Бар, туйдыр тамагыңны! Анда сиңа да эш табылыр. Хәйван!
«Плиннейләр» кайткан көнне учак янында уен-көлке юк. Без Сабур абзыйның «плиндә күргәннәрен» тыңлыйбыз:
Украинада аэродром карыйбыз. Бомба төшкән чокырларны күмәбез. Кышын кар көрибез. Шул карны ат кебек чаналарга җигелеп тартып, әллә кайларга. еракка итеп түгәбез. Ашау начар, өстә юка. көн-төн кыйнау, сүгү. Бер нимес солдаты бар иде. Сиздермичә арттан кигереп лепкәгә тибәргә ярата бу. Ятасың инде 10—15 минут тора алмыйча, ушыңны җуеп. Әгәр инде тиз торсаң, тагын китереп тибә бу. Димәк, алдагы типкәне тиешле нәтиҗә бирмәгән булып чыга...
«Пленда булганнарын» хөкүмәт «гафу иткәч». Сабур абыйга больницада ятарга туры килгән. 1985 елның Җиңү көннәренә туры килгән моның ятуы. Өч фронтовик аерым бүлмәдә, шунда боларга тәрбия дә әйбәтрәк икән. Өчнең берсе Сабур абзый. Бүлмә зур. иркен, юылган, каралган. Бар нәрсә дә урнында. Шул чакта Уфадан Исәнлек саклау министрының урынбасары булып эшләгән чибәр бер ханым Эстәрлебаш больницасын тикшерергә килгән икән Шуннан бер көн кала гына больница мөдире Сабур абый янына кергән.
Сабур абый, мин сиңа дип кердем бит әле.
Әйдүк, әйдүк, энем. Татар әйтмешли, түрдән үт. Ни йомыш?
Иртәгә Уфадан тикшерү килә
Килмәгәк. килә бирсен әйдә. Бер дә исең китмәсен. Нинди юлдан килсә, шул юлдан китә ул.
Врач елмая.
Туктале. Сабур абый! Сүз бүтән турыда бара...
Нәстә тагын, әйт!
Комиссия башлыгы бик чибәр бер хатын врач. Син ул хагын барда сөйләшмәскә тырыш инде, яме
Ния тагын .’
Соң... ни бит. .син бит.
ИнәңнеңI (.!.) Андижан. Ния. минем кешедән кайсы жирем ким! Ния син мина сөйләшмәскә кушасың?! Ә?
Ай. сөйләшсәң, сөйләш! Тыймыйм мин сине. Тик сүгенү сүзләрен кыстырмыйча сөйләш, яме!
Иртәгесен Сабур абый яткан бүлмәдә булган хәлне Эстәрлебаш кешеләре бүген дә күзләрен елтыратып сөйлиләр Авыз суларын корытып . Икенче көнне. Сабур абый Я1кан бүлмәгә, үзе белән алып килгән өч ир врачны ияртеп, министр урынбасары, бик тә чибәр ханым килеп кергән. Якты, матур итен җыештырылган бүлмәне күздән кичереп чыга. Баш врач аңарга мәгълүмат бирә
Өчесе дә фрон говиклар. Без аларны аерым салдык, тыныч булсын дип
Чибәр хатын врач одеал астыннан чал башы т ы на күренеп юрган олы яшьтәге берсенә мөрәҗәгать игә:
Нәрсә белән авырыйсыз, абзый?
Сукыр эчәкне кистеләр Инде төзәлеп бетеп бара. Берничә көннән чыгармын дигән өмет бар Хәлем әйбәт. Рәхмәт врачларга
Чибәр ханым Сабур абзый янына килә:
Исәнмесез, абый!
Әйбәт, сеңлем, әйбәт! Өтерге кебек!
Сабур абый, үзенең сүгенмәгәнлеген белдертсртә теләгәндәй, тиз генә баш врачка каран ала янәсе, күрдеңме Сабур абыйны!
Сез дә фронтовикмы?
Фронтовик, сеңлем, фронтовик Бик күп яфалар күргән фронтовик мин. туганым. Башкалар ише генә түгел!
Кайсы җирегез авырта9
Сабур одеялын өстеннән ачып ташлый да. күлмәген күгәреп, ябык корсаг ын ача:
Менә, сеңлем, иң гәүдә корсакның шушы җире ката башлый
Сабур ун кулы белән корсагының өске уң ягын төртеп күрсәтә
...катканнан ката инде. Башта имән бармак хәтле генә, бер нәстә калкып чыга. Шуннан китә (!) кебек катып, зураеп Ирләрнеке кебек менә һич алдау түгел. Менә мондый..
Беләге белән нинди зурлыкта икәнен дә күрсәтә.
Кызарып бүртенә башлаган чибәр хатын врач урныннан кузгала алмыйча исе ки ген, Сабурга карап каткан Бүлмәдә чебен очкан тавыш та юк. Тик Сабур гына үзенекен сөйләпме сөйли
Индссе монысы үсеп, бетүгә, эчнең икенче ягында, шушысы кебек тагын бер (!) үсә башлый Шуннан ятасың инде ике-өч сәгать буена өч каткан нәрсә белән. Нишләргә дә белгән юк. туганым Врачларга сөйлисең. күрсәтәсең авызларын ералар инде. Көлке аларга. Нәстә эшләргә инде, сенелкәш. аптыраган
Кырт борылып чыгып йөгергән хатын артыннан Сабур кычкырып ятып кала:
I Сабур абийНЫН сүтеш-tn сүзләрен когазьго ятып булмый инде Кем нинди сүгенү сүзләрен белсә. ( 1 ) vpin.iii.i шу ларны куеп укысын ( 4втор т-кар.чаге
— Тукта инде, кая йөгерәсең?! Мин бит әле сөйләп тә күрсәтеп тә бетермәдем...
Икенче көнне баш врач Сабур абый яткан бүлмәгә керә. Көлгән күзләрен Сабурдан читкә яшереп, «корыч» тавыш белән аңарга вәгазь укый башлый:
— Эй Сабур абый, Сабур абый! Әйттем бит мин сиңа, бер генә көнгә туктап тор дип. Шул хәтле затлы, шул хәтле чибәр хатынга шулай итеп, әшәке итеп, сүгенеп сөйләмәсәң! Син бит сүгенмәскә сүз биргән идең. Бигрәкләр дә оятлы иттең инде бөтен Эстәрлебашны...
Сабур абый күзен дә йоммый:
— Сүгенмәдем мин, ин... ! Сүгенмәдем. Авыруның исеме белән генә әйттем. Үземә үзем диагноз куйдым мин. Шуны гына сөйләдем. Тизрәк аңласын дип. Әллә ул хатынның ирләр күргәне юк дип беләсеңме син?! һе! Ничекләр күргәндер әле. Мин сөйләгәндә күзләреннән очкыннар очып очып китте — көлтәсе белән. Ярар. Моннан чыккач нәрсә эшлиде- рие? Сиңа нәстә ди, минем авыру турында? Йәле, әйт! Әрләдеме әллә?
— Юу-ук! Нинди әрләү ди ул. Диванга тәгәрәгән. Үлә язып көлде. Каян алдыгыз бу хәтлек асыл абзыйны, ди. Әллә ди, мин килүгә махсус яткырып кына тордыгызмы, ди...
Сабур шат. Сабур елмая:
— Ту-ты-ы, менә, ин... (!). Ә син (!) дигәнне гаепләргә булашасың. Акыллы, күпне күргән хатын икән. Күзеннән үк күренеп тора иде. дөрес икән...
Баш врач ерылган авызын җыеп ала алмыйча, кул селтәп чыгып китә башлый. Артыннан Сабур кычкыра:
— Сабур абзаңа рәхмәт әйтеп, берәр йөз грамм шунда эспирт керттер, Андижан (!)...
Мәскәүдә диссидентлар хәрәкәте башланды бер чак. Ул хәрәкәт Мәскәүдә башланганчы ук. безнең Эстәрлебашта беренче диссидент дип Сабур абыйны әйтергә була. Җитмешенче еллар башында кергән бу кибеткә. Ә кибеткә ниндидер әйбер китергәннәр дә, хатын-кыз чиратта кырылышалар икән. Шул төрткәләшкән хатын-кызлар арасында беренче секретарьнең хатыны да бар икән. Сабур абый чират өчен «көрәш» алып барган хатыннарга карап торган-торган да, секретарь хатынына ычкындырган:
— Хет син этешмә инде шушылар белән. Ирең белән төниә... (!) көчең бетә бит. Кич яткач нәстә эшләрсең, ирең сораса. Чиратта (!) кайттым диярсеңме?! Әй, акыл юк та инде хатын-кызда...
Кибет эче шаркылдап көлгән хатыннар тавышыннан шартлаган. Берничә көн узгач, Сабур абыйны өеннән килеп алып киткәннәр.
Кая алып барасыз?—ди икән бу.
— Райкомга. Бюрога. Беренче кушты.
— Китегез (!) Ул партиягез белән минем алганым да. сатканым да юк Куних мин витличибнисада. Куних. Биспартийный мин. Сабур...
— Атла, атла, Кытыйка! Боерык бирелгән безгә, сине китертергә. Анда беләләр синең большевиклыгыңны. Атлавыңны бел...
Райком бюросында соңгы мәсьәлә итеп, беренче секретарь Сабур Хафизовның авыл урамнарында, кибетләрендә булган тәртибен куйдыр- ткан. Сабурның тәртибе хакында информацияне үзе биргән. Хатынының Сабурга бик нык ачуы килгән булган, ахрысы. Алып кереп, Сабур абыйны кабинет уртасына бастырып куйганнар.
— Иптәшләр! Хафизов Сабур постоянно эчә, авыл урамнарында, магазиннарда бер туктамастан сүгенеп йөри, хатын-кызларны сүз белән мәсхәрәли. Сүгенүе аты-юлы белән булып, халыкның тәртибен бозуга сәбәп булып тора. Минем тәкъдимем бер генә: авылдан куарга Сабур Хафизовны!
Бюрода утырганнар берсе дә дәшми. Беренче барысына да күз йөре- теп карап чыга да Сабурга мөрәҗәгать итә:
— Иптәш Хафизов!
— Ә?!
— Менә бюрода сүз бирегез, эчүне ташлыйм...
— Ташлыйм, энем, ташлыйм.
.. башкача сүгенмим, диген. Бүгеннән башлап. Шулай дип сүз бирсах генә авылда каласын.
— Шулаймы?
Шулай гора вопрос.
— Ә-ә. алай ук торамыни? Бетте, энем, бетте. Эчү дә юк. сүгенү дә юк бүгеннән соң. Бетте. Сабур Эстәрлебашсыз яшәми, авыл да минсез була алмый. Бетте, энем. Бетте
Беренче тантаналы күзләре белән бюро әгьзаләрен карап чыга: күрдегезме атаклы Сабурыгызны ничек итеп акылга утыртырга кирәк икәнен.
Ярар, Хафизов, бар Кайт. Тәртипле итеп яшә моннан соң.
Сабур абый ишек төбенә кадәр җитә. Ишек тоткасына кулы белән ябыша да борыла:
Кумакчымы син. килмешәк, мине авылдан, тот ('). Мин синең кебек иртәдән алып кичкә хәтлек, гомере буе (!) чәйнәп, бер эш эшләмичә, үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп утырмыйм. Мин эчсәм, ат тизәге тазартып эчәм. Үземнең көчемне, гиремне түгеп. Синең кебек партвзнос дип. кеше эшләгәнне талап эчеп йөргәнем юк минем (!). Ах. инәңнең (!) Син монда, безнең Эстәрлебашка ничек килгәнсең, шулай китәрсен дә (!).
Райком бюросы беренче тапкыр. Беренченең кушуына буйсынмыйча. Сабур Хафизовны авылдан куарга дигән тәкъдимгә тавыш бирмәгән. Икенче елны яңа бюрога инде аларның яртысыннан күбесе кертелмәгән, әлбәттә...
Сабур абый, пленнан кайткач, өйләнде. Фәүзия исемле апаны алды. Алты бала үстерделәр.
Хәзер инде Мөчтәкләр ягындагы төп йортта сеңлесе Мәрьям апа ялгызы яши Инде картая башлагач, йортны Сабур абыйның үсеп килгән бер малаена яздырып куйган. Сабур абый, шуны ишеткәч, килгән сеңлесе Мәрьям апага.
Мә. Мәрьям гот! Сиңа бу!
Нәрсә ул. абый!
Тот (!) Нәрсә, нәрсә! Акча сиңа биш мең (сиксәненче еллар башы!). Әйтмәсеннәр Сабур я.и ыз сеңлесе Мәрьямнең оен малаена бушлай эләктергән дип. Киен әйбәт итеп
Мәрьям апа елый башлагач. Сабур абый аның аркасыннан соя.
Рәхмәт, сеңлем' Минем сеңел икәнсең, чын-чынлап
«Сугыш алды малайлары» басылып чыккан «Казан утлары» журналын Сабур абыйга җибәрдем. Укып чыккач. Фәүзия апа әйтә ди.
Бигрәк әйбәт итеп язган сине Зәки Мин дә белеп бетермәгәнмен икән әле сине. Сүгенмисең дә бит. китапта
Сабур абыйның башы тиз эшли
Кайтсын гына әле Писер! Мин аның атасын, әнкәсен искә алып сүкмәсәмме! Үземнең шушылай әйбәт икәнемне белсәм, әллә мин сиңа өйләнгән булырыеммы ’ Ни за что!
Үзе рәхәтләнеп көлә икән
«Урам» язылып беткәч, быел июльдә авылга кайт тым Тугайдан көтү китмәс борын кайтып киләм. Капка төбендә мине Сабур абый көтеп тора. Бай I ак утырдык сөйләшеп. Шунда йөрәгенең бер почмагын ачты ул миңа
... бик шәп укый идем мин Синең абыең Гарифка җигә алмасам да. бик артта да калмый идем. Ул миннән ике генә сыйныфка алла иле Кулылар мине сигезенчедә мәктәптән Бөтенләйгә Клүкле уйнаганда яңгылыш, Һәдия апаның аягына таяк белән тидердем Китте
65
бу акырып: - Хулиган! Жулик! Сәлимгәрәев абый директор. Күп сөйләшеп 1 ормый иде. Кудылар әй. мәктәптән. Киттем чыгып Каюмов абый бер айдан килгән иде кире алырга, бармадым. Бик нык гарьләнгән идем. Инде менә җитмешне уздым, ә мәктәпне сагынам. Бик укыйсы килгән иде минем. Шәп укый идем мин. Нигә ул апа миңа каныккандыр инде.
Моңсу гына елмая Сабур абый:
— Ул чакта мин сүгенүнең нәрсә икәнен дә белми идем.
Сабур абый да, мин дә дәшми утырабыз бераз. Ул сагыш белән өстәп куя:
— Үтте гомерлә-әр!!!
Нәби абый
—. —. әби абыйның кызлары, малайлары миңа ачуланмасыннар. Ха- Д—Д тыны Газимә җиңги дә. Нәби абый турында, аның ләкабен биреп язмасам. аны тулысынча аңлатып, язып булмый. Авылда аны Нәби Бүксә дип йөртәләр иде. Безнең урамга ул сугышка кадәр Югары Очтан күченеп килде. Әмир авылыннан алган Газимә исемле мишәр апа аның хатыны. Мин ул апаның бер вакытта бер кеше белән дә кычкырышканын хәтерләмим. Шул ук вакытта ярарга тырышып, күтәкәйләнеп тә сөйләшми. Урам кешеләре аны яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул гарип ир белән дөнья алып барды, уңган, эшчән, кешелекле балалар үстерә алды. Газимә ала безнең авылда берничә ел яшәүгә, аның теле дә Эстәрлебаш кешесенекенә әйләнеп бетте. Мишәрлек бөтенләй сизелми дә.
Нәбидулла абзый 1906—07 елгылар булыр. Кечкенә гәүдәле, ике аягы да зәгыйфь иде. Ул үз аяклыры белән бернинди таяксыз йөри. Тиз итеп яисә йөгереп йөри алмый. Бик ыспай итеп киенә белә Ямаулы «куфайка» да аның өстендә матур, ятышлы, затлы кисм кебек булып тора. Башында кырынрак салып киелгән бүрек яисә кепка. Бүрек колаклары өскә яисә артка каратып бәйләнгәннәр. Кышын, көзен өстенә нәрсә киюенә карамастан, аны өстеннән билбау белән буган. Билбавы озын булып, очлары матур итеп салындырып куелган. Атлаган уңайга матур итеп селкенеп баралар. Билбау буган соңгы кеше безнең авылда Нәбиулла абый булгандыр инде Аякларында төпле пима яисә галушлы чүчинкә. Ул, никадәр ярлы булса да. чабата кимәде. Чабата киюне үзе өчен түбәнлек саный иде, ахры. «Урыс кидерде безгә чабатаны».— дип карый иде.Телгә оста һәм гәмлс итеп, «иркәм» дип сөйләшә белә. Урам буйлап килгән чагында эндәшмичә, сөйләшмичә бер генә кеше яныннан да үтеп китми. Үзе вак-вак кына игеп атлый, үзе ниндидер кошка охшатып, башын кисәк-кисәк боргалап. аяк басасы юлын карап ала, аннан баш тагын тиз-тиз генә уңга, сулга борылып карап ала. Шуннан соң тиз генә алга карап ала да. аннан соң тагын аяк астына. Үзе түлт-түлт итеп кенә атлый, ә ике кулы бер үк гакт белән атлаган уңайга икесе бергә, бер алга, бер артка селкенә. Көзен, җәен киндер белән тышланган икс бияләе билбавына кыстырылган була.
Сугыш елларында Нәби абый бишенче бригаданы җитәкләде. Көйләп. чөйләп, карт-коры, хатын-кыз. үсеп җитә алмаган малай-шалайдан торган бригаданы эшләтә белде ул. Азрак белеме дә бар иде Гаиләсен шул колхоздан эләккән аз-маз азык белән һәм Газимә апаның кул һөнәре белән алып бардылар. Нәби абыйның үзенең дә куллары оста иде. Газимә апа шәл бәйли, ә Нәби абый пималар төпли, итек тегә. Нәби абый төпләгән пималар кеше аягында матурлыгы белән аерылып, әллә каян күренеп торалар. Әтисе Лотфулла бабай заманында авыл мәд-
рәсәсснсн соңгы мөдәррисе булган Мөхәммәт Шакир Тукаевта. аның ишек алдын караучы булып, ялланып эшләгән. Җитеп килгән өч малайга Нәбиуллага. Ибраһимга һәм Вәлиәхмәткә, кичен бер пар пима төпләмәсәләр. аулакка чыгу юк икән Аяклары гарип Нәбигә кызларның бик исе китми һәм ул аулакка барудан әллә ни тәм тапмый. Шунлыктан өйдә пима төпләп торып кала. Ибрай белән Вәли кичләрен чыгып сызалар аулакка, ә абыйлары Нәби өчесе өчен дә пима төпли Абый кеше абый кеше инде ул!
Сугыш еллары авыр. Алар ачлык, михнәт, югалту кайгылары белән узды. Шул елларда Нәби абзый бишенче бригада хатыннары өчен ашарга табарга, аларга утын өчен ат бирергә, печәнен кайгыртырга тиеш һәм ул һәрчак ярдәмчел булды.. Агына утырып кырга килә. Атын тутарып җибәрә дә. бер нәрсә дә эшли алмаса да. шунда кеше арасында эштә катнашкан булып маташа.
Кичеп авылга кайтырга булса, ат җигү—ул башкара ала торган эш түгел. Чөнки, камыт чөелдереген тартып кыса алмый Аякларының да. кулларының да көче җитәрлек түгел. Тирә-ягына карана да. аның чөелдерек кыса алмый аптыраганын күрмәмешкә салынган хатыннарга кычкыра:
Йәгез әле. чыркылдыклар, килегез бирегә! Чөелдерекне генә кысып бирегез дә.«мин китим инде
Сугыш елларында Пожарныйда Абдулла Таз дигән бик кызык бабай эшли иде Бсргуган абыйсы Таһир мулла аклар белән качып чыгып киткән. Халык телендә. Чиләбедә башка кеше исеме белән качып яга икән, дигән сүзләр йөри Абдулла бабайның Барый һәм Әкрәм исемле ике малае сугышта. Нәби абзый шул Абдулла бабайдан, бер йөк утын бирергә вәгъдә итеп, бишенче бригадага бер дугасын алган. Тик ни сәбәпледер шул бер йөк учыңны бирмәгән Абдулла бабай байтак соранып караган. Тик утынны китертә алмаган Шуннан әйткән:
Син. Нәбиулла энем, яхшылык белән теге утынны китертеп котыл. Бер атна срук сиңа Шул арада китермәсен, мин сине бөтен авылга адәм мәсхәрәсе итәм. Үпкәләштән булмасын
Нәби абый нәрсә әйткәндер, анысы билгесез. Тик утынны кигермәгән. Шуннан соң Абдулла бабай Нәби абыйдан үч алырга готына Пожарный- ның эчендә, озын эскәмиядә «пожар саклап утырган» Абдулла бабай, урамнан килгән Нәби абыйны күрү белән урыныннан торып, урамга чыга да аңарга каршы китә. Урам уртасында юк корсагын азрак алгарак чыгара, икс кулын да терсәгеннән азрак өскә каратып бөгә дә. аяк очларын азрак читкә карата да. Нәбиулла абзыйга охшатып, вак-вак кына атлап, гүлт-мүлт итеп йөреп китә
Ә Нәби абыйның исе дә китми Үз йөреше белән йөреп, көннәрен эшләр үткәреп, ягггәвен дәвам итте. Абдулла бабай да килеште Нәбиулла абзый белән Кигерткәндер утынны Нәби абый Кешенекен.» тими иде ул мәрхүм Абдулла бабай да күнгән мәрхүм инде. Ул диндар, укымышлы һәм бик моңлы гавышлы кеше иде Шул Пожарныйда утырган җиреннән сузып-сузып «Карурманины. «Салкын чишмәмне һәм тагын байтак кына борышы җырларны саф. көмеш кебек чылтырап чыккан гавыш белән җырлый Узган хатын-кыз туктап, яшьләрен сөртә-сөртә тыңлый торган иде Сугыштагы малайларын сагынып сөйләр иде дә. күз яшьләрен киндер алъяпкычына сөртә-сөртә елар иде
Нәбиулла абзыйның балалары күп булды. Бар да сары чәч че, җиңг игә тартым зәңгәр күзлеләр. Уңган аның балалары Барысы да матур һәм гигез игеп дөнья көтәләр Кызлары ирләрен гыңлаучан. балаларын карый белә юрган хатыннар Тик хәзер безнең урам гына ятим Аңарга ямь биреп, гүлт-мүлт итеп аглал йөрүче, киң күмелде Нәбиулла абзый Хисмәгуллин гына юк
Хирахау Мәҗит<
/Т әҗит бабай—ЗУР романга лаек кеше. Олы гәүдәле, лап-лоп атлап йөрде, әтинең иң якын дусларының берсе иде. Ләкабе дә үзенә үзе чыгарган исем. Эше шәптән булмаса яисә акчасы бетсә: «Эшләр хирахау бит әле. Тәмәкелек тә акча юк». Шуннан китте инде: «Хирахау Мәҗите».
Мәҗит бабай базар көнне өеннән бер тиенсез чыгып китеп, сыер, һич югында тана җитәкләп кайта торган кеше иде. Хатыны Миникамал — Сәмүсә Биктимеренең бер туган апасы. Уен-көлке сөйли белә торган бик җор хатын.
Безнең урамда яшәгән йортлары баздуш. Мин уллары Халит янына уйнарга төшәм. Ишекләре - туза башлаган чыпта белән җылытылган. Ишек авыр һәм аны ачарга минем көчем җитми. Нәкъ бәләкәй Габдулла Тукай кебек, мин дә ишек ача алмыйча, суыкта басып торам. Тик минем аякта Рәшидә ападан Мансур абыйга, аннан соң миңа «мирас», кунычлары теткәләнеп кыскарган киез итекләр. Төпләнгән булсалар да, алар җылы. Өстемдә шулай ук мин өченче хуҗасы булган «песи якалы» (аны Мансур абый шулай ди), күп төстәге ямаулар салынган, кыска гына, яшел төстәге бишмәт. Башта—әтинең иске бүреге. Миңа дип алынган яңа «кибет бүреген» Мансур абый кия. Чөнки мин, «тумыштан ике башлы булганлыктан», кибет бүрекләренә «сыймыйм». Шунлыктан Мансур абыйның бүрекләре икәү һәм икесе дә яңалар. Әти бүрекләрен мин үзеннән соң киеп туздырып бетерәм. Әтидән калган бүрекләр миңа бик тә охшыйлар. Чөнки аларның эчен иснәсәң, аннан әти исе килә. Ә дөньяда иң яраткан кеше — ул минем әтием иде.
Хирахау бабайның туңган кышкы ишеген ачарга минем көч җитми. Тик мин көтеп кенә тавышсыз басып тормыйм. Төпле пиманың үкчәсе белән бер туктаусыз ишеккә тибә башлыйм: «Тук-тук, тук-тук!» Берничә минут шулай тукран кебек тукылдатып торгач, ишек ачыла:
— Кер, Ходайның рәхмәт төшкере нәстәсе. Халитең әле торуны уйлап та бирми. Кай арада торып өлгерәсең син, таң әтәче?
Халитнең әнисе һәр көн диярлек мине шулай итеп каршы ала.
Мин әтиләр белән бәрәңге пирәмәче ашап, ике шәшке чәй дә эчтем инде. Аннан ярты чүмеч су. Мин Халиткә бер кәнфит тә алып килдем әле.
Сәкедәге иске тун астыннан минем дус Халитнең ялтырап торган башы, зур колаклары, калын иреннәре күренә.
— Кәнфитеңнең эчендә вәринҗәсе бармы?
— Юк, лампачи дигән кәнфит.
И-и, алай булгач йоклыйм әле мин. Уянгач, аннан соң бирерсең,— Халитнең туны аның башын бөтенләй каплый. Хырылдый башлый тун астыннан. Миникамал әби миңа ымлый да уң кулының бармакларын селкетеп күрсәтә: кытыкла! Тик мин риза түгел.
— Ярар, йокласын. Аның торганын көтә-көтә үзем суырам да бетерәм кәнфитне.
Аяклар белән тибеп очырганнан тун сәкедән идәнгә үк барып төшә.
Ы-ы! Суыртканнар ди синнән, суыртмыйчани! Бир минем кәнфитне. Миңа дип алып килгәнсең икән, димәк, кәнфит минеке.
Халит минем кулдан кәнфитне тартып ала, ул аның калын иренле зур авызына кереп юк була.
Бит юмыйча ашыйлар димени, кил, битеңне ю!
Халит кәнфитне чыгарып сәке йөзлегенә куя да, сәке астыннан тартып чыгарылган җиз тас өстендә, әнисе салган су белән битен, кулларын юа башлый. Битен юып бетерми, сәке йөзлегендәге кәнфитне идәннән үрелеп иснәп булашкан ага зур песигә ялан аягы белән тибә:
— Кара син аны. кәнфит ашыйсы килгән. Ашамый тор әле. мин абзан бар чакта монда!
Мин Халит белән бергә утырып чәй эчәм. эссе кабартма ашыйм Аннан сон без уйнарга чыгып китәбез. Халит уйнаган, йөрегән җирендә һәрчак баш. барлык малайлар аңа буйсына Авыл карты кебек. Хирахау Халитенең белмәгәне юк
Мәҗит бабай мин белгәндә генә берничә өй сатып, бик күп сыер малын алмаштырды. Сугыш елларында трудармиягә эләкте һәм аны Эстәрлета- макга уздырды. Үзе янына гаиләсен дә алдырды. Безнең Халит китте «градский» булып. Авылга кайт кан чакларында урысчадан кына җибәрә бу Тик урысчасы, безнең авылча әйткәндә, натузим билла иде инде. Кайттылар 1945 елның көзендә авылга, бөтенләйгә Чөнки Хирахау Мәҗитенең йөрәген кала урамнарына сыйдырып кара! Кайтканнан алып, ун елга якын Мәҗит бабай атлар карап, «дбур йортында» яшәде. Халит үсеп җиткәч, күрше Мәксет авылының «иң һылу кызын» урлап алып кайтты (Кызның ризасызлыгына карамастан.) Тугыз бала үстерделәр. Өстәвенә Халит хатынының әнисен дә үзләренә алып кайтты һәм үзе каралы Минем дус Хирахау Халите бүген дә авылда Хирахау булып яшәп ята. Ә Мәҗи т бабай кече улы Габделхәй белән яшәде. Халиткә дә. Габделхәйгә дә бик матур һәм зур итеп ике йорт бетерделәр. Халитне соңгы тапкыр Гөмбазы фермасында малларга силос салган җирендә күрдем.
1991 елның августы. Мәскәүдә ГКЧП фетнәсе шаулый. Ә авыл, тырыша-тырыша, көзгелеккә малга азык әзерли. Салкын чишмә якларыннан бер ялгызым кайтып киләм. Авариядән соң сул күл гипста. Ачлыктан чыкканнан соң да икс ай гына чамасы вакыт узган Йончыткан Җәяүләп килгән җирдән берәү эндәште:
Зәки, син нәстә эшләп йөрисең монда?
Карасам, озын саплы гимер сәнәк тоткан Халит дус силос чокырына китергән үләнне тигезләп таратып йөри Бөтен халәте мине күргәнгә шат. Сәнәк сабы белән арбасы астына төртә:
Выхади, капитан, полковник пришел, тебя правирайт будет!
Чып-чын капитан арба астыннан арты белән мүкәйлән чыгын килә. Өстәвенә, минем яшь чактагы кебек авиатор Хирахау көлә:
Күрдеңме Халит дустыңны Мин дә сиңа килде-киг гедән түгел Миңа капитаннар гына падчинайгса игәләр.
Колхозга печәнгә ярдәм итәргә дип җибәрелгән машиналарны, шофе-рларны карап, тикшереп эшләтүче капитан икән. Халиг тегенеп белән чын-чынлап командалык ию. Әгәр армиягә барып эләккән бу тса. Халиг полковник кына булып калмас иде Генерал булыр иде. һичшиксез Әгәр инде марҗа алган булса, кем белә, бәлки маршаллыкка да үрмәләр иде Халит элеккечә калган
Унар әйдә минем белән азрак Казан мәйданында ач утырып киселгәнсеңдер. Сыйлыйм әле үзеңне Ул мине каймак яккан помидор белән сыйлый Минем тормышны сораша. Аллага шокер, минем узган тормышка бертөрле дә боя бирми Сәяси ачлык та утырып. Россия президент ына безнең каршы чыкканга үз бәясен бирә
Мин. Зәки дус. синең дәрәҗәдә уйлап эш итә белмим инде Безт ә сәнәк, корок күтәрен эшләп көн күргән кара кешегә нәрсә кирәк? Түләсеннәр без эшләгәнгә. Яшәргә ирек бирсеннәр Аргыты безгә кирәкми Алмагайлары ирек, теләсә нәстә эшләтсеннәр
Мин сорау бирәм
Читтә балаларың күпме'.’
Дүртәү әй.
Оныкларың читтән кайтканда нинди телдә сөйләшәләр
Халитнең көләч йөзе караңгылана
Ничек дип. теге тишек башлар телендә инде. Урысча > тем сукалыйм инде Ә әни менә булдыра алмый Аз-маз белә ул Тибашын
белмәмешкә салып, тик гора тегеләр кайтса. Ну би анда Себердә ничек игеп татар мәктәбе ачып, татарча укытасың ди инде?
— Безнең татар авылында урысча укыткан кебек итеп.
Халит миңа карап азрак утыра да. кыска гына игеп көлә:
— Аңладым, әй. синең нәрсә өчен анда ач утырганыңны. Чыннан да, унике көн буена ашамадыңмы?
— Юк. ашамадым. Су гына эчтем.
— Мин китәм инде Халит. Эшеңне бүлдем.
— Бүлмәдең! Калхуз эше бүленми дә. бетми дә ул. Бәген кешегә дә
җитә. Тукта, мин сине министрлар кебек иттереп машина белән генә кайтартыйм әле авылга. Давай путюфку. Капитанның биргән кәгазенә кул куя да. өсти: ~
— Боларның көне буе эшләгәннәре мин кул куйсам гына дөрес. Кич кил миңа, сөйләшеп утырырбыз. Әтиләрне искә алырбыз. Бик дуслар иде бит алар...
Ятим Фәтхия
әтхия әби Сәмүсә Биктимереннән соң тыкрык аша яши. Мин өч-дүрт яшьлек чакта, аның баздуш өенә тыкрык эченнән кереп йөриләр иде. Урамда аны Габит Фәтхиясе, ә күбесенчә Ятим Фәтхия дип йөртәләр. Ире Габидулла теге Герман сугышыннан кайтмаган. Аңардан бер генә улы калган. Гәүдәгә Фәтхия әби ябык кына, озын чандыр карчык. Ике кәҗәсе, кызыл тукал сыеры, берничә тавыгы бар. Сугыш алдыннан улы урамга каратып, зур агач өй салдыртты. Сугыш елларында Фәтхия әби шул йортта яшәде. Мин 1952 елны армиягә киткәндә Фәтхия әби исән иде әле. Тик колакка катыланган иде инде. Улы урыс авылларында су тегермәнендә эшли һәм Фәтхия әби янына кайтып-китеп кенә йөри.
Фәтхия әби каршысында гына Хирахау Мәжите яши. Мәжит бабай сыер малының җиленен тотып карап, аның кайчан бозауларга тиешлеген әйтеп бирә белә Ялгышса да 4—5 көннән артмый ялгышы. Мәҗит бабай солдаттан хәмергә өйрәнеп кайткан. Герман сугышыннан ук. Андый чакта ике урамны тоташтырган «Ятим Фәтхия» тыкрыгыннан туп-туры үз йортына килеп чыга ул. Тыкрыкка килеп керүе була Хирахау бабайның. җыр сузып җибәрә. Күп түзә Фәтхия әби Хирахауның «килде-китте» җырларын тыңлап, һәм бердәнбер көнне Хирахауның тыкрык буйлап карлыккан тавыш белән җырлап кайтканын сәкесендә «йөрәген бозып» тыңлап ятканнан соң. керә боларга иртән иртүк.
— Син. Мәҗит күрше, теге нәстәңне эчеп, күңелләнеп кайткан чакларыңда. минем тыкрыгымнан кайтма моннан болай. Синең килде-кит- теле җырларыңны тыңлап. Ходаем алдында гөнаһлы булып, тәмугь утларында янасым килми минем.
Тыкрыгыңнан тагын җырлап кайтсам, нәстә эшләрсең? — ди Хирахау Мәҗите, аңарга табан башын да бормыйча.
Тавык тизәге катыштырып көл әзерләп куям бүген үк. Сибәм өстеңә!
— И-и күрше, күрше.— ди Хирахау Мәҗите.— Көл сибешүгә барып җитмик инде без. Без бит синең белән, яхшымы, яманмы, күршеләр!
— Оятың да юк. ниең дә юк. Мәжит синең! Алладан да курку юк. Тагын эчсәң, олы урамнан кайт әнә. Рөхсәт сиңа! Үзе киң. аннан сине анда тыңларга капка гөбе саен кеше. Тар тыкрыкта кем ишетә сине! Бер мин генә...
Мәҗит Хирахау хатыннар белән озак тел чарлаган кеше түгел, сөйләшү беткәнгә ризалаша:
Ф
Ярар алайса, күрше, шулай, үпкәләштән булмасын. Үзең әйтмичә башкача синең гыкрыкта җырлаулар бетте...
Икенче көнне кичләтеп, Хирахау Мәҗите тагын азрак салган баштан өенә кайтып барганда, жан күршесе Ятим Фәтхия әйткәнне исендә тотып, аның тыкрыг ыннан түгел, ә үзләренең олы урамы буйлап атлый. Ни өчендер җыры да берәү генә. Хирахау аны җырлап бетерүгә, тагын башлый. '1авышы азрак карлыккан, ләкин көчле һәм үзенә күрә моңлы:
Карабодай ярмасын.
Он итәргә язмасын
Фәтхиянең артын күрдем.
Күп күрергә язмасын
Икенче конне бөтен Эстәрле авылы малайлары урамнар буйлап шул җырны гына җырлап йөриләр. Ә кичен, караңгы төшкәч. Ятим Фәтхия, кара шәле белән йөзен күренмәслек итеп каплап ябынып. Хирахау Мәҗите Миникамалын үзенә чәйгә чакырырга керә Шул чәйләгәннән соң Хирахау Мәҗите хәмер җибәргән күңелле кичләрендә олы урамнан кайтмыйча. «Ятим Фәтхия» тыкрыгыннан гына җырлап кайта торган булып кала Шулай йөрергә аңарга Я гим Фәтхия рөхсәт биргән икән дә. тик бер генә нәстәне шарт итеп куйган ди: «Карабодай көен» башкача олы урамда да. үзебезнең гыкрыкта да җырламаска. Күрше хакы'
Җомайлар
ж ж И|1 аларны яхшы беләм. Чөнки кеше улы Габдрахман минем М кечкенә чактагы дус һәм без аның белән урамдагы малайлардан икәү һәм Пүликәр Касыймы өченче сыйныфка кадәр бергә укыдык. Ул миннән бер яшькә зуррак булса да гәүдәгә миннән дә кечерәк Бу да безнең дуслыкның бер нигез ташы булып юра Чөнки бәләкәй чакта синең белән бер яшьлек малай синнән аз гына булса да буйга озынрак булса, андый малай белән булган дуслыкның бер җире барыбер ки тек була Җомайларда казакъ каны нык кагыш булганнан, алар торганы белән казакъка охшаганнар. Киң. азрак карарак бит. ггочык танау, кысыграк күз. камыт аяк. Габдрахман дуслык өчен бик ныклы, әйбәт малай иде «Сугыш алды малайлары»ндагы бәләчәк Габдрахман әнә шул Җомай Габдрахманы инде ул.
Әтиләре Мәҗит абзый азрак сакау «Егетләрнең асылы. Йосыповлар нәселе» (Фамилияләре Йосыпов боларның) дигәнне ул:
Жеге*ләнеңашылы. Жошопофлар нәшеле,- ди торган иде Берәр- сеннән тел ягыннан көлсргә уйласалар, авылда шул «Жошопофларны» әле дә искә г өшерәләр
Өйләре кечкенә, нечкә генә бүрәнәләрдән салышан. Ул йорт әле дә шул урынында утыра. Тик башын гына шифрлап япканнар Бу ел кайткач. бик озак басып г ордым мин ул йорт каршында Анда К үлик Бакыйрының сеңлссе Маһира апаның бердәнбер улы Кылый Ринат яшәп ята Япа-ялгыз, берүзе. Ә Җомайларның берсе дә авылда юклар. Шул чактагы өйнең чоланы юкагачтан кысма игеп эшләнеп, балчык белән сылаш ан. Өйләреннән 15 20 метрлар гына Төрек күле җәелеп ята. Ул күл әле дә шул урынында. Яз көннәрендә ул җәелеп китә һәм Габдрах- маннарның өенә кадәр килеп җигә Чоланнары су белән тула, базларына керә Идән тактасы сыгылганнан, чупылдап су чыккан чаклар да истә
Габдрахманнарның кечкенә бер ана үрдәкләре бар Я» көннәрендә ул үрдәк Төрек күленнән кермичә, шунда йөзә Бакылдап, кыр үрдәкләрен үзе янына чакыра Ә тегеләре гомерләре беткәннәре бу үрдәк янына шапылдап килеп төшәләр Мәхәббәт уены башлыйлар Ашарга
кайтканда шул ана үрдәккә ияреп, ата кыр үрдәге дә кайта һәм аның гомере Җомайлар өенең чоланында тәмам була, шунда өзелә. Мәҗит бабай казыган канау белән алдан ана үрдәк йөзеп кайта, аның артыннан мәхәббәттән күзе тонган егет үрдәк. Шул чоланда байтак мәхәббәт эзләп килгән үрдәк асыллары башларын салдылар. Мәҗит абзыйның чалгы пычагы астына. Ел саен яз буена Габдрахманнар кыр үрдәге ите ашыйлар.
1942 елның язында Габдрахманның әнисе үлде. Озак ятты ул урын өстендә Исеме Мәгузә иде бугай. Тормышлары ярлы, сыерлары юк. Җомай Мәҗите Хирахау бабай кебек мал таба торганнардан түгел. Аларның хәтта кәҗәләре дә юк. Мәҗит абзый лап-лоп итеп авыр атлап йөри. Аның гәүдәсе дә юан. зур. Киеме сәләмә, аякларында юан итеп ыштыр урап киелгән чабаталар Балалары Габдрәхим, Хәбибә. Габдрах- ман. Авыру әнисен күбесенчә Габдрахман карый. Ашата-эчертә. урынын алмаштыра, чәчен тарый, күлмәкләрен юа. Габдрахман бик миһербанлы, инсафлы, кешеләр өчен ярдәмчел малай.
Әниләре үлгәч, Мәҗит абзый озак та тормый чит авылдан (Әнәчтән иде бугай) зур гәүдәле (безнең авылда андый хатыннарны. Күшкүл аты кебек, лиләр. Кушкүлдә хахуллар яши, атлары олы гәүдәле), шадра битле «яңа әни» алып кайтты. Ул хатын балаларга бик әйбәт булып, аларның тормышлары күңеллеләнеп китте Минем истә шулай калган. Өйләренә яга башласалар, төтен чыга. Шул апа пычак белән мичне тыштан кырып, төтен юлын ачып тазарта торган кирпечләрне эзли. Габдрахман аңарга ярдәм итәргә тырышып, аның янында буталана. Теге апа аңардан сорый
Габдрахман улы-ым! Әниең кайсы җирлән ачып тазарта торган иде пичегезне?
Минем исем китеп карап торам. Габдрахман шул кирпечләрнең кайсысын ачарга икәнне белә! Күрсәтә «яңа әнисенә». Теге апа кирпечләрне ачып, шул тишекләргә кулын тыгып, корым тазарта. Шадра битенә корым буяла. Габдрахман аңардан көлә башлагач, ул Габдрахманның битенә күп итеп корым буйый да көлә:
— Менә син дә кара кеше булдың!
Ул апа көлеп, шаярып кына Мәҗит бабайдан кайдандыр кызыл балчык белән тау комы кайтарта. Көне буена мич көйлибез. Кичен «яшь әни» кыстыбыйлар пешерә, безне сыйлый. Өй эчендә кечкенә, янчелеп беткән, ләкин ялтырап торган самавыр җырлый. Ә без кыстыбый ашыйбыз. Мае аз кебек булса да. бик тәмле иде ул...
1943 елның җәендә Габдрәхим абыйны сугышка алдылар. Ул, ахрысы. 1925 елда туган булгандыр. Ә Мәҗит абзыйны шул елның февраль тирәләрендә үк трудармиягә алып киттеләр. Теге апа аны озаткач, озак та тормады, кайтып китте. Сәбәбе: Габдрәхим абый өйләрен сатарга булаша, теге апа саттырмый. Әтиеңнең кайтканын көтик, ди икән. Габдрахман белән Хәбибәне. абыйлары сугышка киткәч. Эстәрлебашнын үзендә яңа гына оештырылган балалар йортына бирделәр. Габдрахман аннан качып, безнең урамга кайткалый. Өстендә ап-ак яңа эчке күлмәк белән эчке ыштан. Балак очлары ак баулар белән бәйләнгән. Бер атна узуга күлмәк белән ыштан кап-карага әйләнә... Сугыш бетәр алдыннан Габдрахманны да. Хәбибәне дә каядыр читкә озаттылар. Габдрәхим абый сугыштан кайтмады...
1948 елны Габдрахман, туу турында таныклык алырга дип кайтып, бездә берне кунып киткән иде.
Мин ничек, Зәки, үскәнменме? дип, миннән берничә тапкыр сораганы истә. Ул да, минем кебек, үсә алмам ахрысы, дип шүрли иде бугай Шуннан бирле аның авылга кайтканы юк. Әтисенең энесе хатыны Нәфисә ападан алар турында сораганым булды. Аның җавабы:
Әдрисләре бар. Хәбибенеке дә. Габдрахманныкы да. Бирермен тапсам. Тик бик күптәннән күргәнем юк. Кая куйдым икән иллә дә хәтерем начарланды...
Таба алмады Нәфисә апа аларнын адресларын. Соңгы елларда күргәнем дә юк инде. Кызыл Урдада кызы Рәйсә яши. Шунда кунакка бара да, бик озакламыйча кайтып җитә.
- Ашау әйбәт. Кода белән кодагый да бик тә әйбәтләр. Кызым үлеп тора минем өчен. Оныкларым үлеп торалар. Тик үзебездәге кебек кара туфрагы, челтерәп аккан чишмәләре юклыктан, түзәрлегем калмады. Бик сагынам үзебезнең туган якларны. Ялгыз булсам булам, тик \земнең туган ягымда яшим. Кирәге юк ит-майлары да. куй тулы далалары да. Үз җиремдә, үзебезнең кара туфрагымда буласым килә Кайттым менә
Балачак Җомай Габдрахманы белән бергә сагындыра. Вакытлар узгач, бер күрешербез кебек...
Мәсәл Фәткиясе
лы гәүдәле, аскы калын ирене алгарак чыгып торган, җәен-кышын иске, ямаулы куфайка киеп, башына ак яулык ябынып, шәл дә бөркәнеп йөри торган әби иде. Пожарныйдан кире күченеп кайткач, әнинең иң якын ахирәтләренең берсе Күрше дүрт йорт аша булса да йөрешәләр. чөкердәшеп сөйләшәләр, кайсы чакта «эләгешеп» тә китәләр Тик, андый чакларында Фәткия әбинең пырылдап, әнине «кара чуен» дип исемләп кайтып киткәненә бер сәгать тә узмый, ул кире килеп тә җитә
Җә. куймадыңмыни әле самавырыңны?! Син-«кара чуен» белән кычкырышын тамагым кипкән. Кайтып җиткәч кенә беленде. Өйдә чәй куеп караган ием. бармый. Йотып булмый синнән башка Юкка гына әйтештек шикелле. Сиңа каршыәйткән мин дүрәк. Сине әйткән дә юк инде. Гомерең буена акылга туймадың. Лотфулланы әйтер идем, нәстә дин тотадыр инде сине
У тыр, утыр. Самавыр кайнаган, бәрәңге пешкән.
Ыы, шулай булсын. Рәхмәтләр төшкере нәмәстәкәй
Ире Мәсәл исемле бабай. Озын буйлы, үрә каткан, урамнан узганда дөя кебек башын югары тотып атлый. Җиргә карап йөри белми Фәткия әбинең зур улы Әхәт абый тәүге иреннән. Ул 1918 елгы Әнвәр. Ямал. Хәсбиямал. Иншар Мәсәл бабай балалары. Әнвәр абый сугыштан кайтмады. Ул 1925 елгы иде. Ә Иншар бертуктамастан эчеп, үзен-үзе бетерде
1941 ел. Июнь ае. Сугыш башланырга берничә генә көн калган. Безнең абый-апалар (аларга 12 13 яшьләр) Сәхәп яланында бодай утыйлар. Хирахау Халите җитәкчелегендә (атаманыбыз!) без шул 5 6 чакрымда! ы Сәхәп яланына күтәрен өйдән ипиләр илтәбез. Чөнки яланда утауда ятучы безнең аналар, абыйлар шунда «калхуз ипиен ашасалар, көзен трудка итен азрак тия» Тотып алып калалар икән шул җәйлектә ашаганга. Ул «авыттыс ипие» дип атала икән. Халит кичә генә бригадир Сәвәләй Бакыйр абзый белән ул Сәхәп яланына барган инде. Кичен кире утырып кайткан. Ул бүген безне «алып бара». Юлны яхшы итеп исендә калдырган. Тттк барганда безне «әнә теге тау башында»гы. «әнә теге миләшлектә»ге җен-пәриләр белән бертуктаусыз куркыта Шунлыктан, авылдан чыкканнан бирле, без аңарга елышабыз, берсүзсез анарга буй- сынабьн Халиттә баш шәп Ул юл буена адашып торып калган малайлар турында, аларнын башын җеннәр кимергәне турында сөйли Калын иреннәре безне куркытып, шапылдап-шапылдап. бер туктамастан сөйлиләр дә сөйлиләр.
Байтак араны тузанлы ялан юлы белән барганнан соң. бер кечкенә елт ачыкны чыккач. Локман Атрубын сулга калдырып, үләнле басуга борылабыз Юлдан читкә. Үләндә, арба үткәннән, тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Халит безгә аңлата
О
— Болар Сәвәләй Бакыйры абзыйның крандасының тәгәрмәч эзләре. Ике тәгәрмәч эзе уртасыннан гына барыгыз. Читкә чыксагыз, адашып торып калуыгыз бар. Аннан мин әниләрегезгә нәстә диярмен? Сезне эзләп торырга минем вакытым юк. Белегез аны!
Без «белергә тырышабыз». Шунлыктан ике тәгәрмәч эзе арасыннан чыкмыйча атлыйбыз, һәрберебезнең кулында түгәрәк зур күмәчләр. Букча кебек нәрсәләр беребездә дә юк. Шул көенә кулларга күтәргәнбез дә атлый бирәбез...
Табор янына барып җитүгә, безне Мәсәл Фәткия әби каршы ала:
— И-и-и, Ходайның рәхмәте төшкән җаннар! Сез үсмичә кем үссен инде.
— Ыы, үсте ди болар, үсми ни. Мин алып килмәсәм. адашып бетәрләр иде юл буйларында. Баш имгәкләре..
«Баш имгәкләре» ул без инде. Ипиләрне куыш авызына куябыз да, шул куыш авызы янына тезелешеп утырабыз Фәткия әби әйтерсең лә безнең килгәнне генә көтеп торган. Зур агач табак белән (тагарак диләр иде) безнең уртага китереп, аш куя. Аш бодай умачы Аңарга күп итеп катык ката да. безнең барыбызга да агач кашыклар тарата. Халит безнен кулдагы кашыкларны тиз генә карап чыга да. минем кулдагы кашыкка үрелә:
— Кичә мин ашаган кашык ул. Минеке, димәк. Бир!
Әнинең әхирәте Фәткия әби янына килгәч, минем «килә белмәү» куркуым бетте. «Баш күтәрәм» һәм кашыкны Халиткә бирмичә тартышам Халитнең урыныннан торганын күреп, мин дә торам. Көч ягыннан мин аңарга бирешмим. Без бер-беребезне төрткәли үк башлыйбыз. Шулчак Фәткия әби Халиткә өр-яңа кашык суза:
— Йә, йә! Аш янында ипләп кыланыгыз. Кайткач урамда төрткәлә-шерсез. И-и, ташбашлар.. Ашның тәмлелеге — ис китәрлек. Без табын яныннан тәгәрәтеп җибәрерлек булып, корсаклар шар кебек түгәрәкләнгәнче ашыйбыз. Фәткия әби өстәп тора, аш бетә башласа.
Ашап туйгач. Халит озын кызыл телен чыгарып кашыгын ялый, ун кулын күлмәге астына тыгып, түгәрәк корсагын сыйпап карый да. Сәхәп яланнарын яңгыратып кикерә:
— Әлхәмдлиллә-ә, мең шөкер биргәнеңә. Ходай!
Халит артыннан без дә битләрне сыпырып, табын яныннан көчкә кузгалабыз. Шулчак ерак та булмаган бодай басуыннан Дүлдин Хәйрүше кайтып төшә. Кулында таяк һәм баулы тоткалы ярты чиләк сыешлы балчык чүлмәк. Шундый таяк белән алар бодайны узып үскән билчән башларын чабып йөриләр. Шул «бодай утау» дип атала икән. Йолкырга ярамый билчәнне, чөнки билчән белән бергә эргәдәш бодай да йолкынып килеп чыга икән җирдән. Бодайны шулай итеп утауны колхоз рәисе Габсаттар абзый уйлап чыгарган. Ул безнең авылныкы түгел. Читтән килгән Ул колхоз эшен оста итеп оештыра белә, халыкка ел сасн «трудмка күпләп ипи тараттыра. Алган игеннәр келәтләргә сыймый. Габсаттар «прсидәтел» игенне ишек алларына бушаттыра кешеләрнең эшләгәне үзенә булсын!
Габсаттар абзый сугышка китте, шунда югалды. И көттеләр инде аны сугышлар беткәч авыл халкы — и көттеләр. Менә Габсаттар прсидәтеле- без кайтыр. Алла кушса, аннан китәрбез бөтен колхоз белән баеп. Игеннәр алырбыз «труд»ка, сугышка кадәр алган кебекләр итеп. Ул кайтса, күмә инде калхузны да. безне дә икмәккә...
Кайтмады Габсаттар абзый, баемады «8 март» колхозы. Бетте, таралды...
Фәткия әби, Хәйрүшне күреп, бик куана:
Менәтрәк, рәхмәт төшкере! Бар. Хәйрүш улым, шушы малайларны каршы тауга алып мен дә юа җыярга өйрәт. Күрсәт балаларга...
Хәйрүш тик йөрми икән шул.
Әнвәр абый безнең малайлар бригадиры бит Суны эчеп бетерделәр теге бирәннәр. Ул мине су алып килергә җибәре. Тиз кил. ди Көрпә Гарифы анда җиргә утырды да. су эчермәсәгез. башкача утамыйм ди бит
Фәткия әби Халиткә күрсәтә
Әнә минем Халит улыма бир чүлмәгәенне. Ул менә бу малайларның бригадиры, башлыклары икән. Кая итәргә ул гына белә Ә син юага бар Алып бар балаларны, күрсеннәр, белсеннәр юа тәмен
Халитнең дә безнең белән юага барасы килә Тик ул инде «бригадир» Алганлыктан. аның эше безнекенә караганда җаваплырак Без «башлыктан» котылганга ризабыз, тик сүз белән әле аны әйтә белмибез. Хәйрүшкә иярәбез дә каршы тауга үрмәлибез. Фәткия әби безнең арттан кычкырып кала
Син, Хәйрүш улым, аларга Читән коедан су эчер Үссеннәр тизрәк, талчыбыгы кебек
Без Хәйрүш абый күрсәткәнчә, тезләнеп, юа эзлибез. Тик юаны тиз генә башка үләннәрдән асра белмибез. Хәйруш абый « карап эзләргә» дип. безгә биргән юаларны «тәмләп карап кына» ашарга тотынабыз. Хәйрүш абый безне тирги, юа эзләргә өйрәтә. Юа ул ике төрле була икән. Бер төрлесе кәҗә юасы, икенчесе сарык юасы. Кәҗә юасы суганнан да ачырак, кырлы юа. үзе кара-яшел. Озын кыяклы булып, бер төптән ике-оч кыяк кына чыга. Ә сарык юасы төчерәк, аксыл яшел. Бер төптән бик күп булып, учлап алырлык булып үсә икән. Тапкан юаларны Хәй- рүшпсп кепкасы эченә тутырабыз Җомай Габдрахманы үтенә:
Хәйрүш абзы-ый! Тәмлеме икән, ашап карыйк инде?!
И-и Җомай! ди Хәйрүш абый. - Авыз тирәң, туфрак кына, ашагансың бит инде.
Без барыбыз да күлмәк җиңе белән авызларыбызны сөртәбез. Хәйрүш абый безгә юалар тарата. Әрчеп, тазартып тору юк Тиз генә үләнгә ышкып алабыз да авызга тыгабыз. Тик Габдрахман такмаклый башлый:
Иске корсак яңа аш. ихахай-михахай!
Габдрахманга без дә. «ихахайлап», иярәбез Сәхәп тауларын шаулатып, гөрләшеп алабыз. Хәйрүш абый безгә Сәхәп буйларын күрсәтеп сөйли
Элекке заманнарда менә бу җирләр Мәксет авылының Сәхәп дигән башкортның җирләре булган. Монда аның меңәрләгән сарык һәм елкы маллары йөргән Ничә баш малы барын ул үзе дә белмәгән. Тик кичкелеккә алып кайтып, малларын киртә эченә япкач кына чамалый торган булганнар барсы да кайтмаганны Чөнки маллары яланда торып калса, киртә эче тулмый икән. Шул Сәхәп бай бик күп алтын-көмсшләрен менә шушы тауларның берсенә күмгән. Тик капылт үлеп китеп, беркеменә дә әйтә алмаган Ияре өстендә үлгән, диләр Инде менә шул хәзинәнең кайда икәнен белүче юк Тик елына бер тапкыр ярты төн уртасында гнул хәзинәне саклаучы убырның уты күренә ди
Без барыбыз да аяк астына карап, хәзинә эзләргә тотынабыз Хәйрүш абый бездән көлә:
Тапсагыз, суг ыша башларсыз, миңа ла миңа дип
Кайтышлый уңга борылып кереп, куаклар каплый башлаган бер бәләкәй генә ерым кебек җиргә төшәбез. Анда акрын гына чылтыраган чишмә i авышы килә. Чишмә казылып, аның эченә түгәрәк иттереп читән үрелгән. Тешләр чатнаганчы, ягып, чишмә суы эчәбез «Читән кое» суы үстерә! Габдрахман. өч тапкыр ягып эчкәннән соң. «бисмилласын» әйтеп, кое суын учлап ала да башын чылата
Әни Читән кое суы белән башны чылатырга кушты Тизрәк үсәрсең шуннан соң. диде.
Без этешә- гөр тешә учлап-учлап су алып башларны чылатабыз. Китә сибеш. Тик Хәйруш абый безне шаярт г ырмый, алып кайтып китә.
Кояш баер алдыннан бер оер малайлар. кызлар утаудан кайтып төшәләр Малайлар өере алдан Алар арасында Мөхми гәрнең Равиле. Ранга гг.г. Гәрәе. Сәлиме. Җомай Габдрәхиме, Әмин карг Хәбиренең улы
Габдрәхим. Капар Варасы, Сиксән күз Миңлегалие. Төрек Бәдретдине. Папай Нигъмәте. Көрпә Гарифы. Писер Мансуры (минем абый!). Фазул- ла бабай Тәлгате. Мәсәл Фәткия әбинең Әнвәре белән Иншары. Болар бар да шул замананың безнең урам малайлары!
Әнвәр абый. Җомай Габдрахиме. Төрек Бәдретдине сугышта һәлак булдылар. Алар өчесе дә күрше булып үскән дуслар иде...
Кич Biap вакыт җиткәч, шул малайлар безне озын, тәбәнәк куышка тутыралар. Без шунда йокларга тиешбез. Куыш эче кысрык, һава җитми, борча күп. Өстәвенә, бертуктаусыз шаяралар Кычкырыш, көлеш, елаш. Байтак изалангач, тыштан Фәткия әбинең тавышы ишетелә:
Халит. Зәки. Габдрахман. Фәрит -чыгыгыз монда. Үзем белән йокларсыз. Әнвәр абыегыз салган зур куышта...
Без теге тәбәнәк куыштан мүкәйләп чыгып китәбез. Фәткия әби яшәгән куыш иң зурысы. иң биеге, иң иркене. Аннан соң миңа байтак кына куышлар ясарга туры килде. Мин аларның барысын да. күп уйлап тормастан. шул Әнвәр абый ясаган зур куышка охшатып ясый торган идем, һәм шулардан да иркен, уңайлы куышлар булмый.
Куыш эчендә Фәткия әбинең уллары Әнвәр. Иншар абый, кызлары Ямал белән Хәсбиямал апалар йокларга әзерләнәләр. Безгә дә урын табыла. Без «ишек төбендәрәк». Фәткия әби янында урнашабыз. Безнең Эстәрлебашның үзенең генә берничә әйтеме бар. Аларның икесен сугыш елларында, ата-бабасы казакъ далаларына тамак туйдыру нияте белән китеп, шуннан кайта алмаган Җомай Сәгыйдәсе чыгарган Берсе: «Күңелең киң булса, учак өчен бөтен авылга бер шырпы җитә». Икенчесе: «Әмир авылы. Хәлекәй авылы, бар да миңа хәсрәт».
Әнвәр абый сугыштан кайтмады. Кече улы Иншар абый 1930 елгы иде Эчкегә сабышып китте дә үзен-үзе бетерде.
Ямал апа күрше Куганакбаштан күченеп килгән Синагулов Латыйф абыйга кияүгә чыкты. Ул абый, үлгәнче, безнең «Эстәрле» колхозында бухгалтер булды. Сугыш вакытында, немецләрдән әсирлектән качып. Польшада партизан булган абзый иде.
Икенче кызлары Хәсбиямал апа Ясаклы урамы егете Тити Габделхәйгә кияүгә чыкты. Титинең әтисен — гади, надан колхозчыны 1937 елда. НКВД «Тройкасы» суд ясап. Уфада атканнар. Габделхәй абый гәүдәгә бик зур түгел, иллә дә эшчән кеше иде. Фронтовик Ул. күрәсең. 1926 елгы булгандыр Габделхәй абый озак еллар колхозда эшләде. Бригадир булып. Безнең Түбән Очта Тал Борыны дигән урында үзенә зур йорт бетереп керде. Үлгәненә ун еллар чамасы бардыр инде.
Мәсәл бабай сугыш елларында Оренбург якларына япа-ялгызы икмәк эзләп чыгып китте. 1944 елны ул 18 пот бодай алып кайтты һәм Иншарны үзе белән алып китте. Казакъларга ялланып көтү көтәләр икән. Иншарга ияреп Папай Нигъмәте дә китте. Тик икенче елны алар икесе дә авылга кире кайттылар. Өр-яңа яшел куфайка өсләрендә. Аякларында итекләр. Казакъ якларында «чабата юк» икән. Чөнки анда юкә агачы үсми. Мәсәл бабай башкача кайтмады. Казакъ далаларында калды... Фәткия әби урынында Әхәт абыйның улы Мидхәт яшәде. Тик узган ел мотоциклы белән бәрелеп һәлак булды. Ул Эстәрле авылы асылларының берсе иде...
Төрек Зөбәйдәсе
омайлардан аста Төрек Басыйры дигән абзый яши. Хатынын да Төрек Зөбәйдәсе дип йөртәләр.
Зөбәйдә апа гәүдәгә зур. үзе гөскә-биткә бик чибәр хатын Түшләре киң. буе зифа, тавышы моңлы. Эшкә бик уңган. Ире Басыйр абзый дәшмәс, сөйләшмәс, гелән генә эш белән мавыккан бер җан иде. Гаиләләре тату, тормышлары мул бара Аларның дүрт балалары бар.
Җ
Уллары Бәдретдин һәм кызлары Рауза. Фатыйма. Хәлимә. Хәлимәләре сугыш елларында үлде. Бәдретдин абый фронтта һәлак булды, ә Басыйр абзый I рудармиядә үлде
Сугыштан сон Әфисәр Абдулла үлгән килене Өмөгөлсем өен (безнең өс яктагы йортны), өстәү биреп. Зөбәйдә апа белән алмаштырып алды да үз йортына шуны күчереп яңартып салды. Зөбәйдә апа безгә күрше булды. Ә алар яшәгән йорт урыннары тузылып. Төрек күле урыны киңәеп китте. Анда каз-үрдәкләр үлән чеметеп йөри башладылар
Зөбәйдә апа белән минем әни бик тиз дуслашып, тату күршеләр булдылар. Шул чакны Зөбәйдә апа сөйли
Силсәвиттә Бөркет Абдулла дигән бабай мич яга. павискалар тарата иде бит. Улыма. Бәдретлинемә сугышка китәргә пависка китерә бу бабай Бәдретдинем тегене тәрәзәдән күреп кала ла сәке астына кереп кача. Шуннан пышылдый миңа: «Өйдә юк дип әйт. әни. Минем сугышка барасым килми, үтерәләр икән анда». «Берничә тапкыр килде бу Бөркег Улым өйдә юк. бетте-китте шуның белән Шуннан беркөнне үземне силсәвигкә алып китеп, бер тәүлек шундагы зскәмиядә утырдым Чыгармыйлар инде мине кая малаең?
Икенче көнне Бәдретдинем килгән мине эзләп. Эләктереп алдылар да алып та киттеләр бәбкәемне сугышка. Кешегә сугу гүгсл. күтәрелеп карарга да курка, уңайсызлана торган иде Атасы кебек бик юаш иде шул Аны барып җитүгә үк үтергәннәрдер инде Кешегә ияреп гә сугыша белми иде ул...
Кызы Раузасы урта Азиядә, ә Фатыймасы Калининградта. Үзебезнең авыл егете, сугышлар беткәч кайтып, алын китте Фатыйма ананы Майор. Шулай итеп Фатыйма апа офицер бичәсе булды. Әле дә шунда яши.
Зөбәйдә апа. мин армиягә киткәч. Урта Азия якларына күченеп киткән Хәзер безгә күрше булып, аның бертуган апасының улы Әхәт абый яши. Ул әнисе белән Магнитогорск якларыннан сутыннан сон «выселкамдан кайтты. Әтиләрен, кулаклар дип. шунда алып барып, чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алып авыл төзетеп. Магнитогорск өчен яшелчә үстерткәннәр. Бушка, тамак ялына
Зөбәйдә апаның нинди эшчән булганын утызынчы елларда колхоз ындырында зур иләк белән ашлык тазарткан бер ир сөйли
Пиреч Мәҗите белән иләк әйләндерәбез Зур иләк Ул берне, мин икенчене Күлмәкләрне салын ташлап эшлибез әй. Икебездән дә пар күтәрелә. Ярышабыз тегенең белән кем күбрәк или Күбрәк иләгән кешенең исем-фамилиясен Гали Тукай идарә янына тактага язып куя. Бөтен далхузник укый инде тегене Укый белгәне Без бала-чага кебек, шуңа кызыгып эшлибез бит инде. Төрек Зөбәйдәсе. Кушкул а т ы кебек та за әй. безнең иләкләргә иген салып тора. Пудаука дигән тимер тәпән белән Иләккә икене салырга кирәк. Без янып чыг абыз, аңарга да нык эләгә инде Күлмәге кап-кара булып чыга гирдән. сыгып алып була. Көнозын бирешми теге, салуы салу Мәҗит белән күз гимәсе ярар иде моңа дип соклана торган идек Үзе миннән байтакка зур иде Зөбәйдә апа
Туфрак гарткайдыр инде Читтә, үзбәк якларында күмелгән безнең Төрек Зөбәйдәсе
Мөхмиләр
1» Ш- әсәл бабайлардан аста Мөхмиләр яши Агалары Мөхәммәт исемле Озын буйлы, кара чәчле, кызлар кебек кыйтач кашлы, аз сөйләүче абзый ул. Әниләре Мәрхәбә апа әле дә исәп бугай Аларнын балалары бик күп иде Бар да диярлек малайлар үзләре
Мәрхәбә апа Мөхәммәт абзыйның икенче хатыны. Беренчесе үлгән. Анысыннан бер улы. бер кызы булып, ул балалары олылар һәм авылда бик сирәк күренәләр. Эстәрлетамакта яшиләр.
Мәрхәбә ападан туганнар: Равил. Рашат. Рәисә. Мөхәммәтгәрәй, Сәлимгәрәй. Тәлгать. Миңлегөл. Мансур.
Без үскәндә. Төрекләр янында Мөхмиләр өстенлек итәләр. Атаманнары Равил Ул кырыс, зур авызлы, кеше кызганып тормый, сугыш чукмары. Кәрт уйный, тәмәке тарта. Энесе Рашат, киресенчә, бик тә кешелекле, ярдәмчел, үзе атасына охшап бик тә чибәр иде. Инде картаеп, әбигә әйләнеп барган шул замандагы безнең урам кызлары бар да Рашат абыйга гашыйк иделәр
Миңа өч яшьләр чамасы. Авыл урамының очында бер буа була торган иде. Аны. зелпе тамыры казып, шуны казанда кайнатып, тамыр кабыгын куптарып алып киптереп, хөкүмәткә тапшыра торган Гомәр бабай Эстәрленс буып ясый. Буа ярында «полкавай катюл» да зелпе тамырларын суда кайната. Көн саен шул ук учакта бер чиләк ботка пешерә Без шул буада су керәбез, зелпе тамырын тешләр белән кимереп, каерысын аерабыз. Гомәр бабай безнең ул эшне «каз боты кимерү» ди Каерыны куптарып бетергәч, барыбыз да бергә утырып ботка ашыйбыз. Кашыклар да бабайныкы. Кашык җитмәгәннәр йомычка белән тырыша Ботка безнең эш хакы. Шул буа янында минем Мансур абый Мөхми Равиленә нәрсәдер каршы әйтте бит.
— һәй. Пис - сер! Әле син шулаймыни-и!— диде дә. Мансур абыйның яр буенда яткан күлмәген, майка, чалбарын алды да суга ыргытты. Артыннан ук үзе сикерде дә. барысын да су төбенә батырып чыкты. Минем абый анадан тума яр башында басты да калды. Су болганчык, бернәрсә күренми Тотындылар малай-шалай чумып эзләргә. Берсе-бер әйбер таба алмый. Шуннан сон Рашат абый төште дә. чумып-чумып эзләп, бөтен әйберләрне табып бирде...
Равил белән Рашат икесе дә сугыштан исән кайттылар. Тик Рашат абыйның сул кулының ике бармагы юк. Хәзер үзе дә юк инде. Эчеп... нык эчеп китте бу дөньядан. Бик йончып.
Сугышка кадәр, сугыш вакытларында, илленче еллар башына кадәр урамда алардан да ярлы кеше булмагандыр. Кышын кияргә киемнәре дә юк иде. Безнең өй яны — бәләкәй генә калкулыкның түбәсе. Ат юлыннан кыш көннәрендә без шуннан чана шуабыз. Безнең чаналар шуып төшеп. Сәмүсә Биктимерләренә кадәр барып җитәләр Шау-шу күп. Чыр-чу килеп, без шул «тауда» көннәр буе кайнашабыз Чаналарга төялеп тә төшәбез, бер-берсенә тагып та шуабыз. Минем Гариф абый кебек зурлар оештыра шунда шууны. Мөхмиләрнең дә бик тә шуасылары килә. Тик киенеп чыгарга барысына да берьюлы кием җиткерерлек түгел. Ә урамда кар. суык җил. Менә шул чакларда алар капкасыннан чана тарткан бер гәүдә күренә. Ул. күбесенчә. Равил була. Тиккә әйтмиләр бит көчленеке замана! Ул. нәрсә бар шуны киенгән дә. шуарга чыккан. Башта, өстә, аякта—нәрсәләр генә киелмәгән. Бар да бар. Сәләмәдән булса да. суыкка каршы торырлык. Чана өегерәп ярты юлны тауга карап узгач. Мөхмиләр капка төбендә яланаяк, яланбаш берсе пәйда була Куллары белән үзен-үзе кочаклап, бертуктаусыз яланаяклары белән карда сикергәләп, ул чана өстерәп калкулык башына үрмәләгән абыйсын күзәтә Чана тартканы. Кытыйка Сабурларның өен үтүгә, шул капка төбендәге яланаяклы малай үзләренең өй тәрәзәсе ягына кул болгый. Шул ук мизгелдә Мөхмиләрнең җил капкасыннан эреле-ваклы мөхмиләр йөгерешеп чыгалар. Барысы да яланаяк, яланбаш, күлмәк-ыштаннан гына. И тотыналар урам буйлап, чана тарткан абыйлары артыннан йөгерергә. Тегесе үр башына менеп чананы боруга, барысы да җан- фәрман тупырдашып, йөгерешеп килеп җитәләр чана янына Килеп җитә баралар, эченә күп итеп салам тутырылган чанга тула да башлыйлар.
Алар бер оер булып, иң кечеләре Мансурны күтәреп, Тәлгатьне җитәкләп йөгерәләр Ьерссн-берсе ташламыйлар Күбесенең кулларында кыска гына таяк Чанага кереп тулалар ла. барысы да куанып кычкырып, тау башыннан кузгалып китәләр. Көймәдә ишкән кебек, таяклары белән каты юлдан этенәләр. Шау-шу тагын да көчәя. Мөх миләр чанасы кебек күңелле һәм еракка шуа торган башкача чана юк урамда. Сәмүсәләрне узып китеп, чана туктауга, таралган борчак бөртекләре кебек сибелешеп төшәләр дә. яланаяк кардан, өйләренә йөгерешеп кереп китәләр. Яланаяк, яланбаш,
Ник шуларның берәрсе авырсын да, ник ятсын температура дип.
Гәрәйнең гулы исеме—Мөхәммәт Гәрәй. Аның исемен мин тулысын- ча әйткән чагымда ни өчендер Кырым ханнары Гәрәйләрне исемә төше- рәм: Сәхиб Гәрәй. Дәүләт Гәрәй
Гәрәйне урамда Гуркий дип йөретәләр. Укыганда дөрес итен Горький дип әйтә белмәгән өчен... Гәрәй абый мине балык тотарга өйрәтте. Шуңа нигезләнеп, балалар өчен хикәям язылган. Әзер көенә ята.
Пожарныйга күчкән елны бугай, мин. урам Эстәрле елгасына барып төртелгән җирдә, яр башында кармак салып утырам. Беренче тапкыр үз гомеремдә. Бернәрсә эләкми. Гәрәй абый минем янга килеп утыра
- Эләгәме?
- Юк
- Чиртми дәмсни? Тәләкәң кая?
Мин чирт үнең, тәләкәнең нәрсә икәнен белмим. Шунлыктан дәшмим. Миңа әле дүр| яшь чамасы гына. Белмәгән әйберләр белгәннән күбрәк.
Кая бир әле. кармагыңны карыйк.
Минем ризалыкны көтмичә, нечкә талдан үзем кисеп ясаган кармакны минем кулдан ала да судан җебен тарт ып чыгара. Кармак кечкенә, чуаш җебе белән тал очына бәйләнгән.
Челәүчәпе юк бит моның, шуңа чиртми дә ул.
Нәрсәгә ул челәүчән?
Балык су астында челәүне күреп, аны ашарга дип килә дә. челәү белән бергә кармакны да йота. Шуннан китәргә итеп йөзә башлый Шул чакта тәләкә бага. Тартасың да аласың балыкны..
Челәүгә «лач»итеп төкерә дә, сул кулы белән җептән тогын, челәүчән- ле кармакны суга ыргыта.
Тәләкә балык челәүне ашый башлаганны белер өчен кирәк. Менә карап тор. хәз-зер бата башлый ул. Бат дисә...
Сүзен әй геп тә бетерә алмый, тәләкә батып, су астына төшеп юк була. Яр башында үземә урын габа алмыйча, мин акырам
Тарг, Гуркый. гарт!
Гәрәй абый кармакны тиз генә судан тартып ала. Тик анда бернинди балык га. челәү дә юк. Ул ризасызлыгын белдерә
Ния шул хәтлек акырасын син. Писер баласы. Куркыттың бит балыкны, акырып Әнә түбәтәеңнән челәүчәннәрең кача
Мин кичен, уннан артык балыкны түбәтәй эченә тутырып, балык ran кайтып барам! Балыкларның тик икесен генә үзем тотсам да. өйгә кайткач, барысын да үзем тоттым, дип сөйлим. Бер көн эчендә «балыкчы» булалар икән ул! Беренче тапкыр балык тоткан көнне үк мнн чын балыкчыга әйләнеп кайтгым. Ул «авыру» белән гомер буена авырдым. Элекке Союзның кайсы елгаларында гына балык тотарга туры килмәде Шулай булса да. минем истә һәрчак мине балык тотарга өйрәткән Гәрәй абый саклана
Гәрәйдән ике яшькә кече энесе Сәлимгәрәй. Без аның белән, мин унны бетергәч. 1950 51 елларда колхозда бергә эшләдек Ат белән йөреп Кайбер малайлар минем ун сыйныф белем алып та ат белән йөреп, колхозда алар белән бергә эшләп йөргәннән көләләр. Нитә этләнеп укып йөрергә, безгә барыбер колхоз! Ә Сәлимгәрәй көлми. Без бергә эшкә
китәбез. Яланда бергә печән төйибез. Ул мине ничек итеп эләкмичә урлашырга өйрәтә. Ә шунсыз яшәү мөмкинлеге юк колхоз «труд»ка бирми. Уртак алып, урман кисәбез. Алып кайткан утынны йорттан гына сатып җибәрәбез. Базарга алып чыксаң, финагент утынга налог сала. Кичләрен кызлар янына аулакка китәбез. Безнең мунча бар. Сәлимнең әнисе Мәрхәбә апа бәләкәй чана белән тартып алып килеп, атна саен мунча яга. Утын күп. Рөхсәт белән алган алты кубометр урынына без Сәлим белән кыш буена Барански урманыннан утын ташыйбыз. Әти барып урман караучыны бер тапкыр эчереп кайткан иде, ул безне «күрми». Очраганда исәнләшәп тә китә әле өстәвенә. Дөнья барыбер үзенекен итә ул!
Сәлимнәрнең өй эчендә фәкыйрьлекнең дә аръягындагы фәкыйрьлек. Ябынырга юрган, баш астына мендәр юк. Равил белән Рашат абый һаман армиядә. Гәрәй абый да. 1951 елның апрелендә, куана-куана, Сәлимгәрәй дә армиягә китә Өстендә иң сәләмә киемнәр. Аякларында юкә бау белән аркылыга бәйләнгән, икесе дә бер аякныкы булган зур эрзинкә галушлар. Сәлимгәрәй армиягә киткәненә бик тә шат. Чөнки ул анда, солдатныкы булса да. беренче тапкыр яңа киемнәр киячәк. Тамак тук, өс бөтен булачак...
Илленче еллар уртасында ялга кайткач, Сәлим мине эзләп безгә керә. Кочаклашып күрешәбез. Минем алда Рашат абыйга тартым, бик чибәр егет басып тора. Аулакка барсак, аның кашларына һәм балкып торган елмаюына кызлар һәрчак кызыгалар иде. Мөхмиләрнең Равил абыйдан башкалары бар да авылда. Армиядән кайткач, берсе дә колхозда эшләми. Аларны авыл советына, прокуратурага чакыртып куркытып та карыйлар. Тик Мөхмиләр, ярлылыктан, куркудан үткәннәр һәм кайсысы кайда конюх, йөк төяүче, складта һәм теләсә нинди эштә йөриләр. Алар бар да «армиядан акыл утыртып кайтканнар», «хуҗалардан куркудан» узганнар Гәрәй, Сәлим, Тәлгать паспортсызлар.
Тормыш һәрчак фаҗигале. 1965 елның февраль буранында Сәлимгәрәй. буранда адашып, туңып үлде. Энесе Тәлгать сөйләвенчә, ул болайрак булган.
Бальниста эшләгән Мәрьям исемле бер врачны Сәлимгәрәй абый Эстәрлетамакка алып киткән. Бальниста конюх иде бит. Атлы чана белән. Үзен беләсең. Николаевканы чыккач. 25 чакрым калага хәтлек бер авыл да юк. Сугышка хәтле иске кала юлы Эстәрле елгасының сул ягы белән барган. Анда өч авыл бар. Николаевканы узгач та дала башлана. Казакъ ягыннан һәрчак көчле бураннар уйный ул тирәләрдә. Шунда каты буранга эләккәннәр өйләдән соң. Адашканнар болар. Байтак буталангач, Сәлим абый әйткән теге врачка:
— Син тавыш биреп тор, шушы урыннан кузгалма. Мин уратып йөреп юл эзлим. Ерак булмаска тиеш ул.
Башта җил уңаена китеп, аннан соң җилгә каршы якка чыгып, юл эзли башлаган. Мәрьям тавыш биреп утыра икән Берникадәр вакыт узгач, Мәрьям карлы буран аша күреп калган: әле Сәлим бармаган яктан бер атлы юлчы узып бара икән. Мәрьям, агына суккан да, шул атлы артыннан Сәлимгәрәйне ташлап киткән дә барган...
Сәлимгәрәй, япа-ялгызы шул далада йөреп, чана туктап торган җиргә килеп, шунда туңып үлгән. Кәкерәеп, утырып туңган...
Бу ел кыш кайтуда абыйның капка төбендә кар көрәп йөрим. Иртән иртүк. Яңа гына яктырган. Бик шәп ат җигеп, чанага «егетләрчә баскан» Мөхми Гәрәе килеп чыкты. Атын минем янгарак туктатты да чанасыннан төште. Авызы ерык.
— Трр! Кая басарга белми хайванкай! Кая. Зәки, мин бу мәхлүк җанны бәйлим инде, югыйсә тик тора белми ул. Аннан күрешербез.
Атын бәйләп куя да минем белән, аннан соң капкасыннан чыгып килгән абый белән ике куллап исәнләшә. Картаеп баруыма карамастан, минем аркамнан, малайларны сөйгән кебек итеп, шапылдатып ала кулы белән:
— Синен кайтканны улым Мансур күргән. Кызлар янына ияләште, машинник малай. Куна калган, ахрысы Кайтып килгәндә шул сине күреп кайткан Көрәк күтәргән, ишек алларында йөри Мансур абыйларның ди. Теге, язучы Зәки абый кайткан, ди. Башкалар килгәләгәнче, йомыш белән килеп җит гем сиңа
Сораулы күзләрен миңа текәп басып тора. Сорарга килгәч, сорар — мин, дәшмичә, елмаям: Мөхәммәт Гәрәй абыйның кыяфәте искиткеч эшлекле.
— Син китапларыңны алып кайттыңмы?
— Әйе.
— «Сугыш алды малайлары» бармы?
— Бар.
Икене сорамыйм, берне генә бир инде син. Анда бит минем энекәш Сәлимгәрәй турында да бар икән
Куанычтан ялтыраган ике кара күзен миннән алмый
Мактыйм әле үзеңне. Бер утыз ел бар инде, бер нәстә укыганым юк иде Шуны абыеңнан күреп алып, күрше Катык Габделхәй белән бермекләп укып чыктык. Икәүләшәп. Укыйбыз, укыйбыз да. эй. китәбез ыспурлашып. Аңарда да өч класс бит инде, миндә дә өч. Гыйлем ягы икебезгә алты класс... Безнең урам малайлары турында бит Нигъмәт турында укыганда яшь ага күздән — тыеп булмый Без солдатта чакта аткан бит аны яшен.
Үзе йомшак, матур итеп елмая, үзе сөйли
Ул китапта Катык турында да бар Гызыниса әби аның карт әнисе бит. Теге им-том игә торган әби Габделхәйгә кергән идем. Кит, Гуркый, ди, Зәкидә синең генә кайгың бармы, ди. Китап яза торган язучының вакытын алып йөремә, ди. Юк. мин әйтәм, барам, сорыйм бер китап, алам. Үзебезнең малай ул, дим. Катык әйтә, бирсә миңа да сора ди. Бирмә аңарга. Өйдә ятып кына китаплы булырга итә Миннән сорап укысын әле...
Мин китап алып чыгып, исемен язып аңарга истәлеккә тоттырам. Ул, уен сүзләрен туктатып, җитдиләнә. •
Син яз күбрәк. Зәки Үзебезнең авыл турында яз. Безнең нуҗа, фәкыйрьлек, михнәт күргәннәрне кем дә булса язарга тиеш бит инде. Шулай бит?!
Китапны куенына кыстырып, атын чишә дә. җәһәт кенә чанасына сикереп менеп баса Аты шунда ук кузгала да җилдәй юкка чыга
«Сиксән Күз»ләр
-ш ж- өхмиләрдән аста кечкенә өй Ул безнең урамдагы иң бәләкәй 1Л<И йортларның берсе. Хуҗасы Бәхтияр Мәҗите урамча Сиксән
Күз Мәҗите. Ләкабс сирәкләрнең сирәге булып, иң кызыклыларның да берседер дип уйлыйм Балалары: Миңлегали. Равил. Рәфкать, Миңлегөл. Миңлегали, олы малае сугыштан кайтмады. Башкалары исәннәр, авылда яшиләр
Мәҗит абзый авылда оста булып дан тоткан кеше. Суз ыш елларында ул Югары Очтан, тыкрык эченнән Латыйф бабайның йоргын сатып алды Шул авыр елларда йортының чоланында он тарга торган кул тегермәне ясады Ат чапкычының шестерняларын кулланып, бәләкәч кенә ике ташлы, бер кеше әйләндерә торган кул тегермәне Ап-ак. вак кына он коела мөшкәсеннән. Игенне сала торган җирләре, шомартып, тактадан ясалган. Инде агылды халык шул тегермәнгә Ә чират бер вакыт га да ике-өч кешедән артмады Минем белән бер елгы Равил шул тегермәнне. мыш-мыш килен, автол белән майлый, онның эрелеген кой- 81
ли, гәрнич ала. Анысы — тарткан өчен түләү. Су тегермәннәрендә гәрнич ун кадактан бер кадак алына торган иде, ә кул тегермәнендә, үзең әйләндергәнне исәпкә алып, егерме кадакка бер кадак. Агач түгәрәкләргә ватык казаннан чуен кисәкләре кагып эшләгән ярма яра торган кул тегермәннәре йорт саен. Ә он тарта торган кул тегермәне бөтен авылга берәү генә. Безнең өчен иң кыйммәтлесе — тегермәннең мөшкәсеннән ап-ак, җылы, тәмле исле он ага.
Ярты ел тирәсе эшләгәч, финагепт Чолык Зәйнәбе белеп алган кул тегермәне турында. Ярдәмчесе Чуаш Каримовны җибәргән тикшерергә. Теге килгән, караган да Мәҗит абзыйга әйткән:
Мәҗит абзый! Син ике көн эчендә бу бик тә асыл тегермәнеңне юк ит. Сүтсәң сүт, читкә озатсаң озат. Ике көннән мин керермен акыт төзергә будты өстеңнән. Килештекме?
— Ярар, энем, рәхмәт сиңа кешелеклегең өчен!
Күптән сорап йөргән, калада яшәгән Пәрәү Абдулласының малае Хәйбуллага бер сыер бәрабәренә сата тегермәнне Сиксән Күз Мәҗит.
Озак та тормады, Мәксет авылы очындагы безнең колхозның чын тегермәненә китте Мәҗит абзый. Аның тегермәне иң шәп язгы ташкын вакытларында да туктамый, буасы ерылмый... Без шул тирәдә балыкка барган чакта тегермәнгә керәбез. Равил — безнең урам малае, безгә катык ашата, күп итеп ипи телә. Үзе безгә тальян гармунда уйный. Миниямал әбинең үлгән ире Бәхтегани бабай белән Мәҗит абзый бертуганнар. Ятим өч балага, Миниямал әбигә Мәҗит абзыйның ярдәме зур булды...
Җитмешенче ел урталарында Равил белән бер табында очраштык. Яшь кенә бер егет кисәге тальян гармунмы «этли». Тик уйнаган көйләре «барып җитми», тиешенчә моң чыкмый. Ә без үскәндә сабан туйларында Равил уйный башласа, барлык халык аның янына җыйнала торган иде. Табында Равил дәшми-тынмый минем эргәдә утыра. Эчә. ашый, тик бер дә сөйләшми диярлек. Мин өстәл аша гармун тарткан егеткә үреләм:
— Бир әле гармуныңны, энем!
Гармунчы, куанып, каешын сала:
Яңа гына алган идем, өйрәнчек кенә әле мин. Син, абый, әллә уйный беләсеңме?
Беләм, беләм. Бир генә гармуныңны.
Гармунны алып Равилгә тоттырам.
— Әйдә, дус! Тарт әле шушыны! Искә төшерик яшь чакларны!
Равилнең хатыны иреннән алда «телгә килә»:
Юк, юк, уйнамый! Инде яше кырыкны узган. Уйнаган яшь чагында, җиткән!
Равил, гармун каешын җилкәсенә кигәндә, пышылдый:
— Тик кенә утыр!
Хатын елмая да тына. Исеме Фәния. Югары Оч Өтек Вәлинең кызы. Ул абзый Нәби абый белән бертуган. Мин канәгать: өйләрендә чын хуҗа бар икән боларның!
— Бармаклар гел балта тотып катканнар инде. Кая, баскалап карыйм әле азрак. Байтактан бирле уйнаган юк. Эш тә эш...
Азрак баскалап, гармунга көйләнә дә сузып җибәрә.
Осталыгы нәкъ элеккечә икән. Өздереп, өздереп уйный Равил. Табын тына һәм барысы да бу көтелмәгәннән килеп чыккан чын татар көйләренә сихерләнеп тыналар. Равил азрак уйнагач та табындагылар гармунга кушылып җырлап җибәрделәр. Бик күңелле кичә булды.
Табын уртасында, кәефе азрак кырылып, авызын чак кына бөрештереп утырган хатыны Фәния, иренә карап-карап алды да. аннан соң бер ноктага күзләрен текәп, нечкә генә моңлы тавыш белән:
Җәйләүләргә — ә бардым, биялә ~әр саудым...— дип. җырлап җибәрмәсенме! Сезнең чамалаганыгыз бармы? Безнең татар табыннары
ндагы итагатьле, инсафлы татар хатыннарының бер генә ноктага карап, шуннан күтләрен алмыйча җырлаганнарын? Моңланып җырлаганда, ти- рә-якка карарга яратмый алар'
Бу ел җәй кайткач. Равил белән тагын очраштык Ясаклы урамында килеп кочаклап алды:
Мин сине иртәннән бирле эзлим инде. Бүген кич сигезгә безгә кунакка кил. Тальян да бар минем У гырырбыз яшь чакларны искә алып, гармун уйнап
Төнге очтә генә таралыштык Ул очрашуны аерым әсәр итәргә кирәктер. Шунлыктан монда язмаска булдым
Шәкүрә
ХЧ иксән Күз» Мәҗитләрдән ас якта Шәкүрә апа яшәде Ул апа күрше урамда яшәгән Шиһаб бабай белән Мәликә әбинең зур кызлары Шәкүрә апаның миннән ике генә яшькә кече Әнвәр исемле улы бар Әнвәр Шиһаб бабайга койрык булып тагылып йөри Кыш көне Ю| ары Оч төпкелендә урман кисәбез. Кар күп. Агачның төбе озын булып калмасын өчен, казып төшәргә кирәк. Арып-талып. хәл җыярга утырабыз. Ирләрнең күбесе тарта Шулар арасында тәмәке пыскытып утырган кечкенә гәүдәле Шиһап бабай да бар. Төргән тәмәкесен яртылаш суырып бетерүгә, янында утырган Әнвәр телгә килә
Әтк әй. бетерәсең бит! Миңа калдыр инде е
Кордашлары, ир-атлар арасында Шиһап бабайга оныгының «тәртип- сезлеге өчен» уңайсыз Ул дәшми генә уздырып җибәрергә тырыша. Әнвәр тынмый
Әткә әй. ди им' Калдыр инде е. әткә әй!
Ирләр, авызларына тәмәкеләрен капкан булып, елмаюларын яшерәләр Тәмәкесе, гәҗите, шырпысы булган зур күн янчыгын Әнвәргә тоттыра Шиһап бабай Әнвәргә 11 12 яшь чамасы
Бар. бар! Кит моннан! Күренмә күземә! Бар. әнә үзен чокыган чокырыңа төшеп гарт! Оял кешедән!
Үтә дә миһербанлы, йомшак холыклы иделәр Шиһап бабай белән хатыны Мәликә әби. Алар безнең тыкрыктан Шәкүрә апага сш кына баралар. Тыкрык читәннәре өстеннән Мәликә әбинең зур. чибәр гәүдәсе океан пароходы кебек салмак кына чайкалып бара Аның янында 14 15 яшьлек малайлар гәүдәсе кебек кенә буйлы Шиһап бабай тиз-тиз итеп атлый. Шулай булуга карамасын, гаиләләрендә аз сөйләүче, эшчән Шиһап бабай баш Шәкүрә апа чибәр У.т сугыштан сон ике тапкыр иргә чыгып карады да. булырлык булмагач. Урта Азиягә чыгып китте
Хәзер ул йортта күрше урамнан күчкән Кагык Габделхәй яши. Аның әнисе Гайникамал апа Танау Гарифының бертуган сеңлесе.
Галләм абзый
алләм абзый дөньядан киткәнгә дә ике ел тулып узды инде. Ул дүртенче елгы иде бугай. Әтисен мин белмим Аны 1928 елда ГПУ алып киткән. Әнисе бик нык юан әби. Авылда ләкаб-исемс Фәкыйрь Түшәге Галләм абыйның акылга саерак апасы да бар Исеме Гобәйдә Галләм абый сугыштан соң. «каргая башлагач кына» өйләнде Ул пенсиягә киткәнче, клубта эшләде билет тикшерде Әнисе белән апасы юрган сырдылар, бишмәт тектеләр Шулай өчәү дөнья көпе алар Галләм абый авыл артистларының берсе һәм зурысы иде Ул сугышка кадәр клуб мөдире булып эшләгән, колхозның беренче трактористы.
Г
авылның беренче комсомолы, беренче режиссеры, беренче рәссаме, беренче артисты булган Зариф мәгъзүмнең улы Гали Тукайның дусты, көрәштәше. (Әти мәрхүм сөйләгәннән)... Авыл байлары, ишаннары, мәдрәсә мөдәррисләре, сәүдәгәрләр булган Тукаевлар ярлы-ябагай һәм сәләтле балаларны җыйнап, бер йортта асраганнар. Шунда аларны ашатып, киендереп, мәдрәсәдә урысча да укыта торган булганнар. Галләм абый шул укуларны узган шәкертләрнең иң соңгысыдыр... Галләм абыйның дусты Гали Тукай чыгышы белән мәшһүр Тукай бабай нәселеннән. Тукай бабай. Риза Фәхретдиневнең язмаларына караганда, XVII гасыр азагында хәзергә Татарстанның Балтач районындагы Салавыч авылыннан чукындырудан качып чыгып киткән. Тулы исеме Тукай Әл-мәшһүр Биктә хәзрәт. Эстәрлебашка килеп төпләнгән.
Эстәрлебаштагы нәселенең бер генә чыбыгы: Тукай — Биктимер — Нигъмәтулла — Харис, Харрас Мөхәммәт Шакир. Болар бар да Эстәр- лебаш авылы мәчете имамнары һәм мәдрәсәсенең мөдәррисләре.
Гали Тукай Зариф мәгъзүм улы шушы атаклы Тукай бабай нәселеннән. Мин үскәндә, сугыштан соң да әле, Гали абыйның авылда әнисе, сеңлесе Гөлсем апа исәннәр иде. Бүгенге көнне Гөлсем апаның улы Марат Эстәрлебашта яши.
Гали абый — авылның иң зур талантларының берсе. Авылда, ул мөдир булган колхоз клубыннан башка, элекке зур мәчет бинасында урнашкан Сталин исемендәге район клубы да бар. Тик сугышка кадәр барлык куелган пьесалар колхоз клубында уйнала. Артистлар бар да авылныкылар. Гали абый бермәкләп җыйган талантлар. Минем истә калганнары: Галләм Мостафин, Абдулла Рафиков (Пөштәри). Мәрхәбә Насырова (Гали абый хатыны), Сәйфулла Музагитов. Зәкия Саттарова. Мөршидә һәм ике Сәрвәр апалар, Факия Харисова, Бану Вәлиева. Шиһап бабай Әхмәте, Әптә Минниәхмәте һ. б.
Эстәрлебаштан Башкортстанда киң танылган өч халык артисты чыкты: Хәй Фәхриев. Шамил Рәхмәтуллин, Риф Музагитов. Соңгысы — алда язылган Сәйфи Музагитовның бертуган энесе. Куелган пьесалар: «Чик буенда». «Көнлекче Әхмәт һәм аның чибәр хатыны». «Шәүрә». «Чаткылар», «Банкрот», «Галиябану», «Беренче театр», «Серле казна». Шуның өстенә җырлар, биюләр һәм Абдулла Рафиковның сәхнәдәге клоунлыгы. Боларның барысын да сугышка кадәр Гали абый оештыра, ә сугыштан соң—Галләм абый белән Абдулла Пөштәри. Рафиков Абдулланың клоун исеме ул Пөштәри.
Гали абыйның һәлак булуын безнең авыл Самат абый сөйли:
— Воронеж каласында биш катлы йортның иң югары катында алты кеше бер бүлмәдә яшибез. Гали Тукай да безнең белән. 1942 ел. Донның теге ягында немецләр, бу ягында без. Ашарга утырганда. Гали Тукай гелән генә бер урынга — мөешкә утыра. Бер көнне соңга калып кайтты бу. Мин ул юкта аның урынына утырам. Янәсе, үртим инде тегене. Кайтты да минем колактан өстерәгән кебек итә. Тор, ди. Син әле ди. Гали Тукай урынына утыра торган кеше түгел. Тәһарәтеңне тиешенчә итеп ала белмисең, ди. Үзе көлә. Авызының аскы ирене чыгып тора иде азрак алга. Утыртты бит тәки күчереп. Сизми дә калдык—немец самолеты шул чакта бомба ташлаган булган. Гали абый утырган мөешне китте дә алды теге бомба. Гали абый белән бергә мөеш китеп бара, китеп бара, безнең күз алдында... Талпынды бахыр торырга, булдыра алмады. Төшеп киткәндә, хушыгыз, егетләр, дип кычкырды. Төшеп карадык, эзләргә дип. Кая ди ул табу — кирпеч ватыгы икенче катка хәтле ята өелеп...
Сугыштан соң Сталин клубында үзешчән түгәрәк оешты. Аны, әйткәнемчә, Галләм абый белән Абдулла Пөштәри алып бардылар. Пөштәри плен узган кеше. Аңарга, үзе әйтмешли, «худ юк».
Галләм абзый безне киноларга кертмичә иллә дә этли торган иде. Ямаулы бишмәтләр, чабаталар, төпле пималар кигән бер көтү малай
клуб ишеге төбендә таптанабыз. Беребездә дә акча юк. Ә кинога керәсе килә. Безнең сорануга Галләм абыйнын сүзе кыска
Барыгыз, бар кайтыгыз өегезгә! Әниләрегез ыштаннарыгызны юсын. Барыгыз, югалыгыз күземнән
Әгәр инде кәефе әйбәт чак булгач, кино башлангач, безне өеребез белән кер ген җибәрә. Без. тавыш чыгармыйча гына алга узып, идәнгә тезелеп утырабыз.
Галләм абый кырыкны узып өйләнде. Хатынны Кутанакбаштан алды. Балалары дүртәү бугай. Малны аз тотты Мин аның печән чапканын, курмы ташыганын хәтерләмим.
Галләм абзыйның яраткан рольләре татар байлары. Сугыш алдыннан. Гали Тукай белән парлашып, кызыл төрек фәсе киеп йөрегәннәре исемдә Фәс киеп төшкән фотолары да бар миндә
Галләм абзый Мөршидә апа белән еш кына «Жизнәкәй»не башкаралар. Галләм абзый калын бас тавыш белән, ә Мөршидә апа нечкә генә моңлы тавыш белән ул шаян җырны үтә дә зур тырышлык һәм осталык белән җырлыйлар Халыкка аларнын шул җыры бик тә ошый. Галләм абый белән Мөршидә апа сәхнәгә чыга башласа, залда утырган халык үзеннән-үзе елмая башлап, шунда ук кул чабарга тотына торган иде. Яраталар иде ул «артистмларның икесен дә
Галләм абый холкының тагын бер ягы бар. Ул. азрак колакка каты булганнан, күрәсең, суфлерның сүзләрен ишетеп бетерми иде Шунлыктан. рольләрен ятлап ала һәм беркайчан да суфлер нәрсә әйтер икән дип пошаманга бирелми юрган иде
Сугыштан ул ике култык таягы белән кайтты. Сугыш беткәнче аны янә алып киттеләр. Тик ул. ай узар-узмастан, кире кайтты. Соңгы елларында тагын шул таякларын кулына алды.
Галләм абый Эстәрлебаш авылының егерменче гасыры өчен иң затлы артисты һәм авылның иң зур шәхесләренең берсе. Акча өчен түгел, авыл күңеле өчен көчен аямаган кеше булган ул.
Кайткан саен өе яныннан баш иеп узам...
Шәйхелләр
<>рт хуҗасы Шәйхелислам исемле иде Авылда аны. кыска гына Д/Д итеп. Шәйхсл Канар дип йөреттеләр Малайлары Сәббәхетдин.
Вара. Хәйбрахман. Сәфәретдин. Шәйхелислам бабай да. улы Сәфәр дә 1943 елгы ачлыкта үлделәр Сәббәх абый сугыштан соң берничә ел бригадир булып эшләде, аннан Эстерле тамак совхозына күченеп китте Шунда җирләнгән. Шәйхел бабай һәм Вара абый үзләре сөйләт өннәрме. юкмы белеп булмады тик авылда алар сүзе булып ике көлке йөри Язмыйча түзеп булмый Вара абый әрләмәс әле Имеш. Шәйхел бабай сөйли:
Салдатта чакта бер вакыт камандир рут чакыра Сорый: «Син. рәдәвәй Рафикыф. мунчада бик каты чабынасың икән!’» Чабынам, мин әйтәм. нык чабынам Бер себерке җитми, икәү белән йөрим Тыңлады да. алып китте бу мине икенче көнне фаютун белән Әйтә мина «Николай патшаны чабып, себерке белән инде, бер кеше үткәрә алмый. Давай, син чабып кара.» Ярар, мин әйтәм. була ул Мин авылда чакта Дөя Хәсәнне чабып та үткәрә торган илем, дим Кердек Николай патша белән мунчага. Башына бүрек кигән бу. кулында йон бияләйләр Калтаны ялангач, анадан тума Чаптым тек чаптым инде патшаны Сөйлөшү-нитү юк. бу күрсәтә генә кайсы җирен чабарга икәнен Шул. Өчсрәт хәл җыя-җыя чаптырды бу. әй Хәл бетәртә итә итүен, гик туктамыйм, чабам тегене Төшеп чүмечләп салкын су эчә дә тагын менеп ята Миңа маладнс. ди.
рәхмәтен кызганмый Шуннан, мин чабып беткәч, монын аркасын ышкып. коенып, киенергә чыктык. Атка утырып, фаютун белән тәүдә мине казармага китереп куйдылар, аннан соң патша хәзрәтләре китте кайтып. Кич йокларга ятарга дип чишенә башлаган идем, бөтен казармадагы салдатның күзе миндә. Ни өчен дисәгез. Никалай патша белән кальсун- нарны алмашып кигәнбез ялгышып. Миндә менә дигән ефәк кальсун. Ә минекен салдат кульсунын Николай патша кигән. Икенче көнне бер зур гиниралы килеп, алмаштырып алып китте». .
Малае Вара исә болайрак сөйли:
— Бик соңлатып, иптәш Сталинны алып кайтып киләм лигкавай машина белән. Кайтып җитәргә байтак ара бар. Бер сәгать кирәк булыр. Кууын куам инде машинаны, тик Кримелгә хәтлек ерак бит. Шуннан Мәскәү каласының бер урамыннан икенчесенә борылып бара идем, юл читендә берәү кул күтәрә. Карасам, иптәш Варашилов. Шлемын кигән, озын шинил моның өстендә. Кылычын да таккан. Туктадым. Сталинны күрде дә, дәшә: «Иптәш Сталин, Кримелгә хәтле алып кайтыгыз әле?!» — ди. Сталин бик текәлеп карады да тегеңәргә. кабаланмый гына әйтте:
— Если таварищ Вара вазмет. только тогда садис!»..
Вара абый сугыштан исән-имин кайтты. Зират күперен чыккач, сул якта ялгыз утырган йорт — аныкы. .
Пүликәр Касыйм
-W-W--W* әйхелләрнең ас ягында Пуликәр Касыймы яши. Өченче сый- И И ■ ныфка кадәр бергә укыдык. Без урамнан өч малай бергә идек: мин. Җомай Габдрахманы һәм Пүликәр Касыймы Касыйм әле дә шул урында яши. Гомере буена колхозда ат белән йөреп эшләде. Ат белән килгән җиреннән каршы очраса, үзең исәнләшсәң исәнләшә, үзең исәнләшмәсәң — юк Йорты төзек, дөньясы бөтен. Әтисе сугышта ятып калды. Авылда бердәнбер энесе Зөфәр яши. Картәтисе Гапкадыйр Пүликәр нигезендә ул.
Урыслар
т/« асыймнардан аста урамдагы бердәнбер урыс гаиләсе яшәде. XX Башта алар Бүре Сабурының кечкенә таш өендә тордылар.
Сугыш алдыннан, әтиләре үлгәч, Касыймнар ягына күченеп утырдылар. Балалары: Мишка. Маруся. Генка. Соңгысы безгә яшьтәш иде. Татарча шәп итеп сөйләшә белә, җырлый, иптәшлеккә дә бик әйбәт иде.
Урысларның өй эчендәге шакшылыгын мин беренче тапкыр шул Генкаларның өенә кергәч күрдем.
Илленче еллар башында Маруся аларны Эстәрлетамакка күчендереп алып китте. Ул анда йөк машинасында шофер булып эшли иде...
Гомәр бабай
л бабай бик аз истә калган Бүгенге көндә аны авыл да онытып бетерде диярлек. Гомәр бабайның улы Сафа абый 1920 елда Пере- копны алганда күрсәткән батырлыгы өчен сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән кеше. Районның паспортлар бирә торган
У
җирендә эшләде. Сонг ы елларда капитан дәрәҗәсендә йөрде. Бик юаш кына, күп сөйләшмәс абый иде Кызыл бант өстнән ныгытып куйган Кызыл Байрак орденын зәңгәр милиция гимнастеркасы тагып йөри Балалары бик күп булып, сугыштан соңгы авыр елларда гаиләсе белән Ташкент якларына чыгып китте.
Бертуган энесе Ибәт абый Гомәров озак еллар «Эстәрле» колхозында комбайнчы булып эшләде.
Минем хәтеремдә калганы: Гомәр бабай зелпе тамыры кабыгын һәм тал каерысын әзерләп, хөкүмәткә сата торган иде. Аның ул шөгыле турында Мөхмиләр турындагы бүлектә яздым инде...
Мәфрүзә апа
кучы мине кыска бүлекләр өчен гафу итсен. Урамның бу түбән очында сирәк булдым, чөнки минем бу тирәдә дусларым юк диярлек иде.
Урамның уң ягындагы иң соңгы йоргта яшәгән Мәфрүзә апа әле дә исән. Әнисе һәм ике малае белән яшәде Малайлары Рәфкать һәм Рәис Рәфкать Эстәрлетамак тирәсендәге Кала Утары дигән урында совхозла яши. Ул урын безнең авылның элекке байлары Тукаевларнын утары Кече улы Рәис, бәләкәйдән үк күрше Ибәт абый белән бергә эшләп, бик шәп комбайнчы булып китте.
Мәфрүзә апаның ире Батыргәрәй абый безнең авыл аша 1918 елның җәендә узган Блюхер отряды белән киткән. 1920 ел азагында авылга исән-имин кайткан.
1938 елны. Блюхер һәлак булгач, Батыргәрәй абыйны да төрмәгә утырт гылар Ул аннан гик 1946 елны гына кайг гы
Мәфрүзә апаның йорты Эстврле елгасына килеп терәлә Аннан соң Күл башлана. Эстәрле халкы елга белән таллык арасында яткан ямь яшел аланлыкны шул исем белән йөртә. Күрәсең, анда кайчандыр зур кү т булгандыр һәм Төрек күле шул күлнең калдыгы гынадыр Күл авылның Түбән Очындагы өч урамның бозау, казлар йөри торган урыны
Без бәләкәй чакта, сугыштан соңгы елларда. Эстәрле елгасын Мәфрүзә апа өе янында буып, үзебезгә су керү урыны ясыйбыз Күрәсең, безнең көне буе шаулаганнан туептыр инде. Мәфрүзә апа аны төнен казын ера. Иртән без тагын буабыз Ул тагын ера
Мәфрүзә апага урам аша Җиһанша бабай йорты урнашкан Ул инде урамның сул ягындагы соңгы йорг
Җиһанша бабай
иһанша бабай азрак җирәнрәк сакал-мыеклы, эшләпәле бабай булып истә калган Колхозда атлар карый иде. Хатыны яшь чагында бик чибәр һәм үткен булган Шунлыктан авылда ул әбине Айгыр Хәдичә дип йөртәләр иде. Аларның Зифа исемле бердәнбер кызлары бар Йортларының капкасы урамга түгел. ә тыкрыкка чыга Зифа апаның ире Мөхәммәдияров Басыйр абый Югары Очныкы Алар әле дә исәннәр Инде ярыйсы гына карт әби белән бабай булып, шул йортта яшәп яталар.
Угы» җиденче еллар чамасында Җиһанша бабай күрше Олы урамда. Әсгарле елгасының су i як ярында япа-ялгыз у гырган йорг га яшә ге Бст дүрг яшь чамасындагы берничә малай. Хирахау Халите җитәкчекәендә каядыр китеп барабыз. Шул замананың яланаяк ты. бер нәрсәгә дә кай
У
Җ
гыра белми торган ташбашлары без. Авылдан чыкканда. Зират күперенә җитмәс борын Эстәрле елгасының уртасында кырчын ташлардан гына торган кечкенә утраучык. Шул утрауда чиләк юанлыгындагы бер өянке үсеп утыра. Өянкенең урта бер җирендә, ботаклар арасында Җиһанша бабай утыра. Ул анда баскыч куеп менгән Шул ботаклар арасында аркылы пычкы белән теге өянкенең урта бер җирен кисеп маташа. Берүзе. Башында сырган эшләпә, күлмәк өстеннән кигән камзул, буйлы ыштан, оек-чабата. Без. ыбыр-чыбыр, яр башына басып, Җиһанша бабайның әллә нәрсә эшләгәненә карап басып торабыз Бабай кеше агач башында утыра! Байтак телсез торгач. Халит телгә килә:
— Җиһан-ша-а бабай-ай!
Агач башыннан җавап авызы ишетелә:
— Әү, улы-ым!
— Ния кисәсең аны-ы!
Җиһанша бабайдан «улым» дигән сүз ишетеп, без сай гына суны кичеп, аның янына «утрау»га керәбез. Бабай кисүен туктата да, елмайган, матур йөзе белән безгә карап иелә. Кабаланмый гына, без аңларлык итеп сөйли:
— Агачның башын киссәң, ул күп итеп, шул кискән җирдән яңа ботаклар чыгарып, матур итеп үсеп алып китә. Ә менә бу агач гелән генә өскә үсә дә үсә. Киңәеп үскән ботаклары аз. Ә мин аның күп ботаклы булып үскәнен телим. Шуңа күрә башын кисүем...
— Ы-ы!—ди Халит, бер урында таптанып. Үссә ни була да, үсмәсә ни була?
— Менә исегездә кала инде хәзер, шушы агачның башын Җиһанша бабай кискәние дип. Үсәп җитәрсез, салдатка китәрсез. Авылга сагынып кайтканда, авылга килеп кергән ыңгайга шушы өянке каршы алыр үзегезне, ботакларын җәеп, җилгә селкетеп. Иң тәүдә сез шушы өянкене сәламләрсез. Аңа карагач, мине дә исегезгә алырсыз. Онытмагыз мине, ул вакытта мин үлгән булсам да. Яме?!
Ярар!—ди Халит, киң күңеллелек күрсәтеп.— Алырбыз искә, нә- стәсе бар аның. Әнә бит утырасың агач башында...
Җиһанша бабай, кеткелдәп, чын күңеленнән көлә. Күзенә килгән яшьләрен җиң очы белән сөртеп ала да тагын пычкысы белән кисәргә тотына. Бераздан безгә яр ягына чыгып китәргә куша. Аннан соң тагын азрак кискәч, өянкенең башы шаулап елганың аргы ягына табан ава. Җиһанша бабай кабаланмый гына баскычтан төшЬ дә. агач төбендәге тимер чиләкне алып, кире менеп китә. Чиләктән кечкенә калай кисәге белән нәрсәдер алып, агачның киселгән җиренә сылый.
Сылап бетерә дә, куеныннан чәчәкләр төшкән иске бер чүпрәк алып, агачның сыланган җирен бәйләп куя. Чалма кебек уратып бәйли. Халитнең белмәгәне юк. Ул безгә чәчкәле чүпрәкнең нәрсә икәнен аңлата:
Айгыр Хәдичә әбинең иске күлмәге ул.
Халитнең тагын да беләсе килә:
— Ния бәйлисең аны, Җиһанша бабай?
— Яңгыр яуса, юып төшермәсен, дип бәйлим, улым Халит.
Җиһанша бабай кабаланмый гына төшә дә, балта, пычкы ярдәмендә җирдә яткан агач башын туракларга тотына. Безгә кызык бетте. Халит безне каядыр алып китә...
Ни хикмәттер, шул көннән соң, кайда гына барып авылга кайтсам да, мин Җиһанша бабай өянкесе яныннан һәрчак аны искә алып уза торган булып калдым. Башын кисеп, бәйләгәннән соң ул агач ис китмәле булып, күп ботаклар чыгарып, үсеп китте. Авылда аңардан да матур өянке башкача юк иде.
Еллар үтте. Мин утыз алты елдан артыкка сузылган «солдат хезмәтенә» барып эләктем. Гомернең яртысыннан күбесе урыс армиясендә узды. СССРның «бөеклеге» өчен. Чит якларда, заяга!
Авылга кайткан чакларда. Зират күперен үтеп, килеп кердисәм. юлның ун ягында. Эстәрле елгасының уртасындагы, кечкенә, кырчын ташлардан торган утраучыкта ямь-яшел булып үсеп утырган өянке тора Ул һәрвакыг мине сәламли- «Исәнме. Зәки! Кайттыңмы авылга9» Мин өянкене кайткан саен барлыйм һәм аның исәнлегенә сөенә торган идем Тик, еллар уза-уза, өянке картайды. Башта яфраклары азайган кебек була башлады. Аннан соң кайбер ботаклары корыды. Бер кайтуымда өянкене кемдер кисеп ташлаган! Утрау эчендә юан кәүсәсе генә ята. Ботарлап. кискәләп алып бетергәннәр. Урынында диаметры метрдан артык төбе генә сәрәеп утыра: Ходай Тәгаләдән бу дөньяда сезгә дә китәргә җыйнала башларга вакыт инде дигән берәр хәбәрдер инде безгә дә. кайчандыр яланаяклы малайларга...
Китәр алдыннан шул өянке урынына яңа өянке утыртырга хыялым бар минем. Мин дә Җиһанша бабай кебек бәхетле булып, минем өянке утыртканны вак кына малайлар карап торсыннар иде Яланаяклы бул- масалар да ярый. .
Менә, мин үскән урам хикәяте язылды кебек. Түземлек күрсәтеп укыганыгызга зур Рәхмәт! Ходай сезгә саулыклар бирсен