ТҮЗЕМЛЕКЛӘР БИРСЕН
Түземлекләр бирсен
Түземлекләр бирсен сиңа, илем.
Түземлекләр бирсен!
Башкаеңны горур тоткан хәлдә Каршыларга язсын иртәгесен. Үз дәүләтең аяк баскан чакта. Түземлекләр бирсен!
Сиңа һәркөн Зәең. Сөнсң. Ыгын Бәхет теләп ага...
Сулар кире акмый. Ил бәхете Кабатланып кына канатлана. (Үз дәүләте аяк баскан чакта. Бәхет телик ана!)
Син бүгенгә әнә килеп чыктың Канлы юллар аша...
Уянырга киерелгән милләт Халыклашып кына калыплаша Дәүләт булдырырга килдек бит без Канлы еллар аша...
Түземлекләр бирсен сиңа. илем.
Түземлекләр бирсен...
Төннәрең дә тулы айлы булсын.
Бирсен аяз күкне көннәренә. Шәһит китәр әллә кемнәренә Түземлекләр бирсен!
Чык Иделгә авыр көннәрендә.
Син Иделгә таян'
Нәкъ төбеннән чыккан гәрәбә без.
Төшмәгәнбез күктән әллә каян'
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ (1946) шагыйрь, дистә югән «Кыңгыра\ «.V чак урын- нары». •• Ки ючәккә кайту» һо ) китап авторы. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бү.юге лауреаты. Казанда чиш
Дәүләт бүген бар ул. иртәгә юк. Син Иделгә таян!
Үткәннәрдән үткәнебез затлы. Бөтен дөнья күрсен:
Бүгенгесе шөкер, һәрбер кеше
Якты күрсен изге иртәгесен ... Түземлекләр генә бирсен, илем. Түземлекләр бирсен!
1990. 30 август
Бүген
Таралган бу халык, китап барган читкә, Кемгә киткән алар?
Кая киткән?
Нигә?
Китеп барган алар җылы кермәгәнгә Байлык өстендәге шушы җылы өйгә.
Изге өем минем, изге Татарстан, Ничә буын инде синдә тапмый җылы,— Яки уңга китә. Яки сулга китә — Уңга-сулга китә улларыңның юлы.
Монда килгәннәргә тудырылган кебек Китәр өчен дә бит тудырылган шартлар .. Баскынчылар, әйе, уйламыйлар гына — Әнә шундый шартлар Көн килер дә шартлар!
Дары мичкәсенә күнеккәннәр алар. Ә бит бу мичкәдә Түгел дары гына!
(Ничә гасыр инде күнегелгән бит, әй. Дары белән генә кисеп барылуга.)
Бу мичкәдә бүген милләтләрнең каны - Аккан тамырлары кыршау кебек кипкән.. Изге өем минем, газиз Татарстан.
Синең ниргәләрең шартлап китмәс микән?
Башы да бит монда. Ахыры да монда. Шуңа башлау кирәк безгә уртаклыктан. Мәскәү кушкан кебек, йә ахырдан башлап. Йәки баштан башлап. Шартлар диеп куркам.
Безгә башлау кирәк. Бүген.
... урталыктан...
Җигелеп тарту өчен фани дөнья йөген «Бөек Русь иле» дип, сүгенергә түгел. Тиенергә тели татар халкы бүген. Тиенергә тели.
Үз кул көче белән
Тапкан байлыкларга тели тиенергә. Кеше дип санарга тели балаларын. Эшенә тиң итен тели киенергә.
Кан да бирдек, әйе.
Җан да бирдек, әйе.
Изге йорты.м минем — Язмыш шулай кушкан Ханлы да идек, әй. Данлы да идек. әй. Изге йортым минем Газиз Татарстан!
... Камыр изеп биргәч. Дөнья гизеп биргәч, Дәүләт төзеп биргәч.
Тылмач кирәк түгел. Китеп бара дуслар.
... Аңла. Татарстан!
1990
Йәки еллар буе дәвалана.
Йә актара узган ярасын Бер минутта мең сурәткә керә. Аңламассың адәм баласын. Кайвакытта тиктомалдан гына Яраларның тели яңасын.
Ү гкәннәргә йә ул йөз чөерә.
Йә түгә ул күзе карасын.
Бер минутта мең сурәткә керә. Аңламассың адәм баласын. Әйтерсең лә белми үзенең дә Үткән заман булып каласын.
Я күбәләк кебек утка керә Белә-белә үзенең янасын.
Мин
үземне үзем аңлый алмыйм.
Аңлый алмыйм адәм баласын. Сез. кешеләр, шундый акыллылар. Мин акылсыз, килми танасым.
Тик бер генә гапкыр аңлагыз сез Шул акылсыз адәм баласын
Пар алка
Яшел дөньяны саргайтып Тышта көзге җил искәндә. Аерылып та, Каерылып та Яфраклар җиргә төшкәндә — Баш өстендәге букетный Яктысына коенып кына. Бәхетле парлар шикелле Бер-берсенә сыенып кына Пар алкаң ята өстәлдә.
Көнлек мәшәкатьләр белән Берәм-берәм күрешкәндә. Ялгыз калып. Каләм алып
Җыр язарга керешкәндә — Көнләшүдән түзәлмичә Чәчәкләр дә борылып карый, Өзелеп төшкән һәрбер чугын Берәм-берәм саный-саный Пар алкаң ята өстәлдә.
Алдагы ап-ак кәгазьдәй Алга дәшә киңлекләр дә. Кошлар кебек Канатларын
Кагына мөмкинлекләр дә. Шундый чакта килер көннең Барлыгына сөенәсең — Юккамыни кичкә кадәр Көтеп назлы үз иясен. Пар алкаң ята өстәлдә?!
Бары шулай гына
Син үлемнән кайтып килә идең. Яфрак булып ява бары сагыш.. Нәрсә эзләп киткән идең анда? Аңладыңмы —
яшәү
үзе табыш.
Син үлемнән кайтып килә идең. Күкрәгемә бәрде салкын сулыш; Җавап бирдем;—Андагысы анда. Мондагысы кирәк, бергә булыш..
Син үлемнән кайтып килә идең. Бергә рәхәт. Аңлый башладыңмы?
... Учларыма салып уйнап торам Күкрәгендә йөрткән ташларыңны.
Син үлемнән кайтып килә идеи. Кайтып киләсен күк су буеннан . Тик онытма, бәгырь, яшәү өчен Син суелган кадәр мин суелган мин суелган...
Бары шулай.
Бары шулай гына.
Ә башкача дөнья хәшәп була.
Бары шулай.
Бары шулай гына .
Бары шулай гына яшәп була.
1993 Октябрь
Ашыкмачы, җырым...
Син тукмарга ашыкмачы, җырым! Ахыргача әле йотмадылар.
Яшәү өчен туган яшеллекне Таптаудан да бәлки тукталырлар Син туктарга ашыкмачы, җырым!
Сандугачлар булып сандугачлар Кала урамына күнектеләр Наз-сөюдә узган минутлар да. Шомыртлар да әнә күбеклеләр Син юк-барга ялыкмачы, җырым!
Син туктарга ашыкмачы, җырым. Халык сала коллык богауларын. Аның белән бер чор үтә-үтә Кичтең лә син юлның урауларын Шул ук сафтан син чыкмачы, җырым'
Гөлбакчаны сазлы күл иттеләр. Җир байлыгын һава-көл иттеләр. Көнне төнгә әйләндерә бару Олуг максат, диеп күнектеләр Син бу хакта онытмачы, җырым!
Син йокларга ашыкмачы, җырым Күз сал әнә язг ы игеннәр! ә Дөнья буйлап таралган бу халкың Күккә багып, күкрәк киергән лә Үз-үзснә каныкмачы, җырым' һәммәбез дә ят тык без биләүдә. Җан ул шигырь.
Ә тән иде -гәүдә..
Тән кушканны җан кылганы өчен
Әйтәсе бар әле: тәүбә! тәүбә! — Син шул хакта онытмачы, җырым.
Юатты бит безне өмет кереп.
Без дә барып керик өмет кебек.
Әмма кемгә?
Тәңре әйтә безгә:
Үзегезгә!
Ашыкмачы, җырым, бөтен өмет Үзебездә бит ул, Үзебездә...
1991. Июль
Дөрес юлдан бара
Юк. еракта түгел безнеН тарих, Саный китсәң мең гасыр гына... Аның рухы татар көрәшедәй Баса безнең кан басымына.
...Ил бәхете, Ил шатлыгы өчен Канга батты күпме сөлгеләр...
Ир канына баткан сөлгеләрне Байрак итеп кенә элделәр.
Шул байраклар безне әйдәп барды Йә фронтка, йәки «Гулаг»ка. .
Тарих безне алып китәр сыман Чиста көрәш барган —еракка.
Ул без шаһит, баш күтәргән милләт һәм илләрнең бил алышына - Күрәсезме, әнә шул көрәштә Күзгә карап ил алышына.
Үзгәрә бит Татарстан йөзе- Кешеләрнең йөзе үзгәрә — Сөлгеләрдә ир-атларның каны, Хет кырыкка аны өзгәлә.
Беркайчан да онытмагыз, диеп Оран сала тарих киңәше: Максат илә дөрес юлдан бара Мең гасырлык татар көрәше — Дөрес юлдан бара!