ТУРАГАЧТА КОШ ОЯСЫ
Тураганга кош сайрый, моң артыннан моң сайлый. Идел-йортта оясы. Идел-йортта кояшы. Идел-йортта дөньясы. Җырын Тур тыңлап тора: олылап, зурлап тора.
Са й ры й-са й ры й. турагачлар сайлый-сайлый. тургайлар оя кора.
Идел-йорт дөньясына әле тсрс җан сыя юра. ырысын тоя юра...
Ташлан кижән үземә мин кире әйләнеп кайттым: ятлар теләсә нишләсен, үземне мин. . яраттым.Күкләргә чөйдерә икән үзең булып яшәвең. Үземне үзем иткәчтен. йөз елга мин яшәрдем.
Үзендәме чәчкә-гөлең? — сулмас мәңге күңелең... Чигенү, җиңелү белән мин үз кадеремне белдем.
Үзем булып, кылдан нечкә сират күперен кичәм... Дөньядан китә калсам да. үземнән мин. юк, китмәм...
\Рөстәм Яхин ядкяре
Өзелде лә Яхин гомере, өзелде лә даһи гомере. Юк. ул түгел гүрнеке, ул — безнең күңел гөле.
Яхин үлгән! Яхин үлгән! Даһи үлгән! Даһи үлгән!
Күңелләр тетрәнә. Яхинның моңлы көенә, даһинең моңлы көенә, Җир-бишек тирбәлә гүя, Җир-бишек тирбәлә...
Мин-минлек!
Өстенлек!
Хакимлек! — аның кыйбласы, иманы. Шул өч «кит»та тотарга ниятли фани дөньяны.
Кече яшьтән өстенлек алырга өйрәнгән. Инде бабайга әверелгән.
Әмма ваз кичми бәндәне үзенә буйсындыру әмереннән. Гүргә кергәч тә, әмер бирердер ул исәннәргә — өч көн тоташ! —
кабереннән...
Туган авылым моәзиненэ
Әйт син азан, кыл син дога, күңелләрне уятып. Яшәү вә үлем хакында көннәр-төннәр уйлатып. Уянырга, уйланырга бик вакыт! Агайлар да, малайлар да ишетсен азаннарны, тыңласын догаларны Без сүнгәч тә, без үлгәч тә. милли көйгә яшь аналар җырлармы?
...Бисмилласыз. кыйбласыз юл бармы9
Яралганмын синең хакка Син имин-аман булганда Илһамым таша.
Яшә, туган туфрагым, синдә шыта җырларым
Туган җир язың, көзеңдер.
Җуелмас эзеңдер.
Туган җир изгедер
Туган җир нәселең, үзендер Йөзеңдер!..
Җан бирермендер, кара гүргә керермендер. И Хода, сабыр булыймчы. һава сулыймчы
Соңгы сулышка кадәр каләмле булыймчы. уйлыймчы.
Бушлык мәңгелек, мин мәңгелек түгелмен
Бер көн бушка үткән көнем.— бер көн алдан гүргә керүем, бер көн алдан үлемем..
Үземне мин богаулы дип хис итәм, яшимен сыман зинданда. Тоткынлык минем җанда, тоткынлык әллә канда?
Ничек кенә котылырга? Ничек кенә онтылырга? Өметем язылмаган шигырьдә, җырланмаган җырда.
Алар, бәлки, коткарырлар, богауны салдырырлар, мине саклап калырлар.
ташлар ярып, иреккә чыгарырлар?
Язылыгыз, язылмаган шигырьләр, җырланыгыз, җырланмаган җырлар!.
* * *
Оныгым Русланга
Кыныңда
чын кылыч түгел, төсле кәгазьдән ясалган кылычның сыны гына.
Күпме изаланма, сынмый гына...
Син —бәләкәй пәһлеванны сыный гына...