Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СӨЕМБИКӘ ЕГЕТ САЙЛЫЙ»

—. ~ айбер әсәрнен язылу тарихы үзе үк
мавыктыргыч бер әсәргә тиң була. «Сөембикә
егет сайлый» музыкаль-лирик комедиям шу-
ндый катлаулы язмышлы әсәрләрнең берсе
булды Хәер, бөтенесен дә баштан башлыйк
әле.
Моннан сигез-тугыз еллар элек миңа
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет
театрының баш режиссеры Валерий Раку
шалтыратты да: «Безне татар әсәрләре
куймауда гаеплиләр. Менә без шул
тәнкыйтькә колак салып, татар әдипләре
белән бәйләнешкә керергә уйладык. Берәр
музыкаль комедиягә либретто кирәк иде Яза
алмассызмы? Дөрес, бездә Нияз Курамшович
Даутов вакытыннан ук калган бер либретто
бар анысы Заманында театр аны репертуар
планына да керткән булган. Ләкин аны бу
килеш куярлык түгел. Бәлки шуны карап
чыгарсыз, ул автор белән бергәләп эшләсәгез
дә риза»,— дип үзенең гозерен белдерде.
Шушы сөйләшүдән соң без аның белән
очрашырга булдык. Ул берничә көннән мина
Мөхәммәт Муллануров- ның
«Сабантуй»дигән әсәрен күтәреп килеп житте
Фасил Әхмәтов бу либреттоның кайбер
арияларына музыка язды инде. Шушы
кысадан бик чыкмыйча эшләсәгез әйбәт
булыр иде. Чөнки автор белән килешү
төзелгән, композитор да, либреттист та
акчаларын алган, хәзер аларны төшереп кал-
дырып булмый».—диде Раку
Мин бу либреттоны укып чыгып, үз
сүземне әйтергә вәгъдә биреп калдым, һәм
мин аны шул ук көнне укып та чыктым.
Дөресен әйтергә кирәк, либретто бернинди
драматургия кысаларына сыярлык
булмаганлыктан, мона- рга соавтор булып көч
түгүдән мәгънә юклыгы ап-ачык иде Язарга
уйлаганда, өр-яңа сюжет кирәк булачак1 мин
менә шундый иәтижәгә килдем Дөрес,
драматургиядә әз-мәз тәҗрибәм булса да,
музыкаль әсәрләр өчен либреттолар язып
караганым юк иде Безнең татар әдәбиятында
«Башмагым». «Күзләр» кебек заманында
шаулап барган музыкаль комедияләрнең
либреттоларын укып чыктым Ләкин болар
гына житми иде. Китапханәдән «Йөз либ-
ретто» дигән китап кайтарттым. Тик бу китап
әллә ни файдалы булып чыкмады. Анда
музыкаль комедияләрнең тулы либреттолары
түгел, ә сюжетлары гына язылган иде Төрле
сюжетлар уйлый башладым Күңелдә конкрет
фикер тугач, сюжетымның планың төзеп
яңадан Валерий Ракуны өемә чакырдым. Ул
минем тәкъдим белән ризалашты. Ул көнгә
композиторлардан Фасил Әхмәтов белән
Ренат Еникеев- ны да дәшкән идем Валерий
Раку опера театрының әдәби бүлек мөдире
Рәмзия Такташ һәм Таубе фамилияле бер
режиссер белән килде. Алар килгәндә Ф асил
Әхмәтов белән Ренат Еникеев бездә
утыралар иде инде, һәммәбез утырышкач,
мин язылачак әсәремнең сюжегы белән таныштыра башладым Ләкин
Раку белән Таубе татарча белмәгәнлек тән.
сюжетны урысча сөйләргә туры килде Сюжет
барсына да бик ошады
Давай, тиз арада яза башла.— диде
Раку, бөтенләй язып бетергәнне көтмә, бер
пәрдәне язу белән безне чакыр Укырбыз,
фикерләшербез.
Аннары ул Фасилга борылып:
Музыканы син язарсын дип уйлыйм.
диде.
Минем инде биш-алты ариям әзер,
диде Фасил Бер шәп кенә увертюра язып
жибәрсәм яртысы булды диг ән сүз.
Туачак әсәребез шәрәфенә «дога» кылт
аннан соң кунаклар таралышты. Икенче көнне
үк эшкә керештем. Әсәр шактый җиңел барды.
Бер атна дигәндә аның беренче пәрдәсе әзер
иде инде Тагын Ракуларны чакырдым Бу юлы
алар белән СССРның халык артисты Азат
Аббасов та бар иде. Әсәремнең язган
кадәресен укып, һәр җөмләне урысчаI а
гәржемә итә-итә авызда телләр әйләнмәс
хәлгә килде. Татарча язылган шигъри
либреттоны «на ходу» тына гәржемә итү
җиңел түгел иде. Бәлки мин аның бөтен мот
ытәви нечкәлекләрен биреп тә бетерә
алмаганмын- дыр. Валерий Ракуның чырае
бозылды «Это у вас получилось бытовая
комедия. Пусть Галиасгар Камалны ставят
вашу комедию. А нам нужно что-то
возвышенное», дип. мине пыр туздырып
ташлады Аның белән килгән Таубе: «А мне
это нравится», диде Ана каршы Раку: «Если
тебе нравится, ставь сам. а я отключаюсь от
этого», диде
Бәхәс китте: кемгә нәрсә ошаган, кемгә
кай жир ошамаган Бәхәсләшә торгач: «Моны
музыкаль комедия игеп түтел, комик опера
итеп эшләргә кирәк». дигән нәтижәгә
килделәр. «Опера итеп эшләп чыксаң, үзем
куям». диде Таубе Шунда Азат Аббасов:
«Татары оперу нс жрут», дип бу фикерне кире
каты. Этәр операны сәхнәгә чыгарсак, беркем
йөрмәячәк, опера яратучы тамашачыга
классика да җиткән, янәсе.
Үзем куючы режиссер булам, әйдә,
өр-яңадан тотын, кызыклы опера чыт арт .1
тиеш бу материалдан, дип. Таубе минем
кырылган кәефне күтәрергә маташты.
Беркемгә карама, минем белән генә эшлә.
Мин Казан куна- кханәсснен бер номерында
торам. Биюләрне минем хатын куяр Ул
театрда балет мейегр.
Таубе мина телефон номерсн бирде Мин
шуннан соң һәр күренешне язган саен ана
шалтырата башладым. Ул Мәскәүдә яшәүче
режиссер иде. монда аны вакытлыча эшләп
торырга Валерий Раку чакыртып китерткән
булган икән.
Либреттоны тулысымча шигырь белән
язып чыгарта айдан артык вакыт китте Эшне
бетергәч, жиңел сулап, хезмәтемне театр
карамагына тапшырдым Ул чакта художество
советы җитәкчесе Азат Аббасов иде.
Либреттоны әдәби бүлек мөдире Рәмзия
Такташ кулына биргәч, озакламый берәр
хәбәр әйтерләр, дип көтә башладым Ләкин
атна арты атналар, ай артыннан айлар үтте
хәбәр-хәтер булмады. Ул арада Таубе
Мәскәвенә кайтып китте Ракуга
шалтыраттым, ә ул исә: «Мин атты Фасил
Әхмәтовка бирдем», диде. Фасилгә
шалтыраттым: «Әйе. Раку аны мина биргән
иде. ләкин минем авырып торган чак иде.
атна-ун көн.үтүгә ул аны кире алып чыгып
китто. лип жа- вап бирде Аптырагач театр
директоры Рүфә.т Мөхәммәтжановка
шалтыраттым. ул. «Без аны урысчага
тәрҗемә иттерәчәкбез, хәзер ана
подстрочник ясыйлар Урыс режиссерлары
татарча материал белән эшли алмыйлар бит
инде», диде.
Әкрен-әкрен бу әйбер шулай онытыла
башлады Шалтыратсаң, кемдә икәнен дә
белмәделәр. Мин театр белән договор
төземәгән идем, билгеле инде күпме эшләгән
эш бушка кипе.
Бу урында: «Куярлык булмагач нигә
эшләткәннәр сон.’»- дигән сорау туарга
мөмкин Моңа җавап бик гади идс «опера
театры җитәкчеләрен татар авторлары белән
эшләмәүдә гаепли башласалар. менә без
фәлән-фәлән кешеләргә мөрәҗәгать иттек,
ләкин татар язучылары пешмәгән булып
чыкты, дип тәнкыйтьчеләрнең авызын
томаларга мөмкин ич. Ә бит либретто ярама-
слык түгел иде. минемчә. Хәтта «Татары
оперу не жрут», дигән Азат ага Аббасов га
аның турында «Әсәр бик лирично, монда
җырчы өчен бөтен мөмкинлекләр бар», дигән
иде. Танылган җырчы Венера Ганиеваның да.
«Моңа музыка язып сәхнәгә куючы бу лса.
Сөембикә ролен рәхәтләнеп башкарыр
идем», дигән сүзе ишетелде
Бу либретто опера һәм балет театрында
шулай «баткач», бераз вакыт мин мона карата
сүрелеп тордым Ләкин түккән көчне әрәм
итәсем килми иде Аны яңадан музыкаль
комедия өчен гадәти пьеса рәвешенә кертеп
проза һәм шигырьне аралаштырып язып
чыкгым. Инде кая бирергә'’ Марсель
Сәлимҗановка бирергәме әллә дип. ана
берничә тапкыр шалтыратып-
шалтыратып карадым, ләкин туры китерә
алмадым Аннары әсәремне К. Тинчурин
исемендәге драма һәм комедия театрына
илттердем. Ул чакта анда баш режиссер
булып Дамир Сира- жиев эшли иде. Дамир
әсәрне озак кына укымый йөрде. Бәлки ул
татарча язылган пьесаларны укый да
алмагандыр. татарча сөйләшүе такы-токы иде
Берничә тапкыр шалтыратып та рәтле
жавап ала алмагач, кул селтәдем Ярар, мин
әйтәм, бәлки ул үземә генә шәп күренәдер.
Дамир Сиражиев- ка ошамагандыр. Ә
ошамаган нәрсәне һәркем йөзгә бәреп әйтә
алмый дип үземне тынычландырырга
тырыштым Шул чорда китап нәшриятына
пьесалар җыентыгымны эзәрләп ята идем.
«Сөембикә егет сайлый»пы да җыентыкка
кертергә булдым. Җыентык кулъязма хәлендә
китап нәшриятында чыгарга үз чиратын көтеп
ятканда, кайсыдыр редактор, менә бу
музыкаль комедиягә әйбәт, карап кара әле
дип композитор Луиза Батыркаевага биргән.
Луиза Багыркаева ул чакта китап
нәшриятында музыкаль редактор булып эшли
иде. Әсәрне укып чыккан, ошаткан. Аннары
безгә килгән. Килгән дим, чөнки без ул көнне
өйдә юк идек. Батыркаеванын килгәнлеген
белгәч, икенче көнне ана шалтыраттым. Ул:
«Әгәр театр аны үз репертуарына кертсә һәм
минем белән договор төзесә, мин моңа
рәхәтләнеп музыка язар идем» — диде. Әмма
театрда аны укып караучы булмады.
Озакламый Дамир Сиражиевны баш
режиссерлыктан алдылар. Коллектив яңара
башлады. Театрга әдәби бүлек мөдире булып
яңадан Алик Гарәфетдинов кайтты. Ул тузан
җыеп яткан папкалардан театр өчен пьесалар
эзләгәндә минем «Сөембикә егет сайлый»га
юлыккан. «Бер сулыш белән укып чыктым, бик
ошады. диде ул соңыннан миңа—Озакка
сузмыйча артистларга да укыдым. Укыган
вакытта егерме сигез артист бар иде. Шунсы
кызык пьеса һәммәсенә дә ошады. Бөтен
коллектив ошаткан әйбер сирәк була ул. Без
моны һич кичекмәстән репертуар планына
кертәбез».
Мин инде моңа бик үк ышанып җитми
идем. Тагын берәр нәрсә килеп чыгар дип
көттем. Ләкин эшләр әйбәт кенә бара
башлады. Куючы режиссер итеп Илдар
Хәйруллинны чакырдылар Репе I ицияләр
башланды. Гадәттә әсәрне куйган
режиссерлар әле теге, әле бу җиренә
«бәйләнәләр». Илдар Хәйруллин алай
«бәйләнеп» йөдәтмәде. Бары тик бер-ике
эпизодка гына: «Менә болайрак итсәк пичек
булыр икән».— дип. үз вариантларын кертте.
Менә 1992 елның 23 апреле, ягъни
премьера көне килеп җитте. Премьерага
барырга әзерләнеп ятканда телефон
шалтырый. «Берәрсе алдан ук котларга
уйлаган, ахрысы», дип трубканы алдым.
— Сезгә Сөембикә Вәлиева шалтырата.
диде трубкадагы тавыш, мине ишеткәнегез
бардыр дип уйлыйм.
- Бар. бар. Радиодан җырларыгызны
яратып тыңлыйм
— Ярый, ишетүегез әйбәт Әлс дә менә
гастрольләрдән кайтып төштем. Күрәм:
афиша Анда «Сөембикә егет сайлый»
диелгән Сез ни өчен пьесага Сөембикә исеме
куштыгыз? Сөембикә изге исем. Ул ничек егет
сайларга мөмкин. Сөембикә безнең
Ханбикәбез ләбаса...
Мин бу пьесадагы Сөембикә белән
ханбикәнең бернинди уртаклыгы юклыгын.
әсәрнең тарихи әсәр түгеллеген, ә бүгенге көн
тормышыннан алып язылганлыгын, Сөембикә
исемен исә үз героема матур саф татар исеме
булган очен генә куелуын аңлатырга тырыш-
тым. Тик ул:
— Кичкә кадәр пьесагызның исемен
алыштырыгыз, юкса мин чара күрәчәкмен.
диде. Мин обком, министерство ишекләрен
тибеп кенә ача торган кеше Редакцияләрдә
дә танышларым җитәрлек.
— Аның хәзер берничек тә исемен
алыштырып булмый Гомумән, мин аны
алыштырырга теләмим Пьесадагы бөтен
җырлар аның исеменә, әсәрнең төп
героинясына яраклаштырыл- ган. Аның
характерын күздә тотып язылган.
— Алыштырмасагыз үзегезгә үпкәләгез.
Мин сезне судка бирәчәкмен Әле
гастрольләрдә йөргәндә Сөембикә исемле
бер хатынны судка биреп кайттым Ни өченме9
Сөембикә исеме йөрткән башы белән икенче
тапкыр иргә чыккан Ике баласы бар. җитмәсә.
— Тормышта ни булмас.— дидем мин
моңа каршы -Сөембикәләр дә аерыла инде. Ә
инде Сөембикә исеме йөрткәнгә генә сез аны
судка биргәнсез икән —бу сезнең
наданлыгыгызны гына күрсәтә.
— Минем дүрт дипломым гына бар. - дип
пыр тузына башлады Сөембикә ханым -
Фронтларда йөргәндә дә. тыныч тормышта да
мин үз исемемне тапламаска тырыштым. Ә
монда «Сөембикә егет сайлый» Бу нинди әх-
лаксызлык? Кичкә кадәр исемен алыш-
тырмасагыз. театрыгызны шартлатачакмын.
Мин һәр Сөембикәнең ханбикә тү-
геллеген аңлатырга тырыштым Алай- га китсә
Мөхәммәтләр, Гайсаләр. Йосыфлар һәммәсе
пәйгамбәр булсынмыни дип карадым, ләкин
Сөембикә ханымны туктатырлык түгел иде.
Мин трубканы куйдым Бу сөйләшүдән сон
күңелдә ниндидер авыр тойгы калды Нәрсә
бу? Бездә бит әле дә кайберәүләр үзләренең
әхлаксызлыгын, культ- урасызлыгын
үзләренең дипломнары белән капларга
тырышалар Дипломың бар икән, димәк, син
югары культуралы. имеш Ә бәлки бу
Сөембикә ханымның артык наивлыгыннан
киләдер9 Әнә бит ул ничек югары «ка-
тегориямдә фикер йөртә. Үз исемен аклар
өчен ничек тырыша. Тик дүрт дипломлы
Сөембикә ханым ике баласы белән икенче
иргә чыккан ниндидер Сөембикәләрне судка
биргән чакта. Казан ханбикәсе Сөембикәнең
дә өч тапкыр иргә чыкканын уйлап карасын
һәм дөньяда аерылулар, яңадан кияүгә
чыгулар элек-электән булганлыгын исенә
алсын иде.
Мин бераз лирик чигенеш ясап алдым
Әле бит премьера узмаган. Театрны
шартлатмадылармы9 Сөембикәбез үзенә егет
сайлый алдымы9
Сөембикә ханым Вәлиева шалтыраткач.
тегенди-мондый күңелсезлек илеп чыкмагае
дип. бу хәлне театрдагы җитәкче иптәшләргә
дә әйттем Алар шундук ишекләргә егетләр
куйдылар.
Аллага шөкер, бомбалы кешеләр
күренмәде. Премьера әйбәт узды. Ар-
тистларга да. миңа да бик күп чәчәкләр бүләк
иттеләр. Премьерадан соң сәхнә артына
җыелышып чәйләр эчтек, спектакльнең
уңышлы һәм уңышсыз якларын тикшердек
Шунда барлык артистларга Сөембикә ханым
Вәлиева белән булган әңгәмәне сөйләп
бирдем Көлешеп алдык. Шулчак берсе «Все
хорошо, что хорошо кончается», дип кунды
Әйе. ахыры хәерле беткән очракта
барлык авырлыклар да онытыла ул.