Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРИФ БИККОЛГА 70 ЯШЬ

Башкорт шагыйре Шәриф Биккол исеме Тата-рстанда күпләргә билгеле дип уйлыйм. Нигәме? Ba I ан сугышыннан кайткач, Ка таш а килеп (Наҗар Нәҗми белән бергә килүләре турында үзе үк шигырь язуны сорап торг ан легенда-истәлекләр йөри!), шаг ыйрьләрдән күп дуслар табып, нжат уңышлары белән уртаклашып, үзе дә татар матбугатында күренеп, соңыннан да Хәсән Туфан, Зәки Нури, Гөлшат Зәйнашевалар белән аралашып, дус булып яшәгәнгәме? һәм — монысын да әйт ми кала алмыйм!—әнә шул беренче килүендә үк Казаннан бик матур кыз алып китеп, безнең кияү булып, I а тар кызы белән гомер иткәне өчен дә, бәлки? Әйе. адарын да беләбез. Әмма Шәриф ага бездә барыннан да бнг рәк җырчы шагыйрь буларак популяр: аның сүзләренә күп җырлар җырлана бездә (радиодан да. төрле Konuepi ларда да менә 40 елга якын яң> ырый алар!), һәм нн кызыклысы — унбишкә якын җырына кон канатын тагар композиторлары куйган, һәм кемнәр диген! — М. Мозаффаров. С. Садыйкова. Р. Яхнн, Ә. Бакиров., X. Валиуллин, Ф. Әхмәтов һ. б. Менә кайбер жыр исемен дә атап үтим: «Нигә генә икән». «Төшерәм исләремә», «Кешеләргә барам». Coin ысы бит рәк үзенчәлекле яңгырый бит: әйе. uiai ыйрь гомере буе «кешеләргә бара», аларны. йөрәкләрне, халыкларны якынайта. Бу очракта безнең халыкларны — татар белән башкортны, игезәктәй ике туган халыкны... Уйламаганда төрле бәхәс, үпкә-сапкаларга юлыгып, хәтта әрләшеп тә ала торган, әмма тагын айнып, дуслыкка, туганлыкка йөз белән борылган, гаҗәеп, «феномен» диярлек урт ак язмыш ияләрен... Йә. шагыйрь башкача була аламы соң инде?! Хисле, моңлы, уйчан зат бит ул!
Менә алдыгызда Шәриф аганың 70 яшь тулу уңае белән тәкъдим ителә торган шигырьләре... Алар белән дә күренекле башкорт шагыйре безгә якыная, әйе, шиксез, «кешеләргә бара» дип ышанам мин.
Рәдиф ГАТАШ 

Шәриф Биккол
Туфан елмаюы
Бөек шагыйрь X Туфанның якты истәлегенә
Җырларында ул — нечкә җан, газапта - - булат иде;җаны тартканнар алдында ул сабый була иде..
Зар белмәде, бөгелмәде — Туфанга бу ят иде: кеше кыяфәтендәге Илаһи бер Зат иде!
Какса-сукса да заманы, өтсә дә ыжгыр җиле, Туфан йөзендә өзлексез елмаю балкыр иде!
Ул чырай сыта белмәде ачуы чиктән ашса, хәтта нәфрәтен кадады зәһәр елмаю аша!
Кайгылар куера калса тәкатьсез аңнарымда, Туфанның шат елмаюы балкый күз алларымда!
Әнием киңәшләре
Әниемнең вафатына күпме заман
Әмма әйткән киңәшләре энҗе сыман җан түремдә балкып тора әле һаман!
...Җиткерергә иде сезгә шуны чамам.
«Юкка бәхәс корырга дип ярсып торма, юл авыр дип, адымыңны кире борма; аякларың тартмый икән юлга чыкма, тәгәрәгән тәгәрмәчкә гаяк тыкма.
Үз йөгеңне үзең илт — чит иңгә салма, кемдер синнән киңәш көтсә, телсез калма; бушка килгән хәрам сыйны тамчы йотма, бер дә юкка кулларыңа камчы тотма
Дусларыңның дусларына исәп корма, дошманыңның пошканына авыз ерма; ярдәм кулы суз бәндәгә ярдан этмә, кемнәрнеңдер көмешеннән өлеш көтмә
Сөмсезләнеп һәр чакырган җиргә барма, ачык авыз алдында да борчак ярма; синнән өлкән бар тәкъдирдә гүргә узма, буең җи I мәс нәфис ярга нәфсе сузма
Тынчып яткан үле күлдә балык сөзмә, көткәннәрнең өметләрен берүк өзмә; кирәкләрең бар чагында читкә китмә — йорт-илеңне таянычтан мәхрүм итмә.
Бурыч — иман, вакытында түлә, тотма, ачуыңны чыгара тор — эчкә йотма; күңелеңне изгелектән сүрелдермә: ата-баба әманәтен боза күрмә!»
...Әнкәемнең киткәненә күпме заман, ә энҗеләр әвәлгечә балкый һаман...
Сулышымның актыккысын алгангача һәр киңәшкә тугры калу — минем чамам!
Көткәннәргә авыр...
Аерылышулар авыр: өзелә лә бавыр!
Күзкәйләреңнән яшь тамар, җаныңа ут кабар;
мең газап таш булып явар, йөрәккә кан савар...
Киткәнне дә, көткәнне дә сагыш моңга салыр; сагышлардан котылу юк — качсаң, эзләп табар;
сарыларга сабышырсың була күрче сабыр!
...Кайтасы кеше бер кайтыр, көткәннәргә авыр!
Чакыра башлар инде...
Кәккүк кунды күк тирәккә, чакыра башлар инде: гомерем күпме калганын дөньяга фашлар инде...
Чакыра торгач, көтмәстән тотлыгып калмагае: болай да зарлы башымны кайгыга салмагае...
Улатасым килми хиснең котырган өермәсен сөенмәсен җаһил җаннар, дусларым көенмәсен...
Яннарымда түгел, җаннарымда...
Киттең, борылып та карамадың...
...Калдым ни үле дә, ни тере. «Хак Тәгаләм.— дидем,— дуамалың айныгыры.
тәүбә иткере!..»
Ялваруым җилгә җилгәрелде - кабул кылмагандыр Ходаем: йөрәгемне кырган теләгемә кул куймагандыр ул, мөгаен..
Яннарымнан киттең бөтенләйгә.
...Юк, юк — хаталанам, күрәсең: яра эзе булып, син һаман да җаннарымда кала бирәсең..