ШИГЫРЬЛӘР
УРДА
Вакыт ага, дәрья булып ага. Мәңгелекнең ярларына кага. Әле алга дулкын, әле артка. . Кабатлана бу хәл әлмисакган. Бер тарая Галәм, бер киңәя. Буйсынадыр шуңа ук вә җәя. Буйсынадыр шуңа ошбу дәрья. Заманында дәрья бәргән ярга Бабамнарның хакын хаклап куптым. Күкрәк каккан өч йөз еллык дулкын. Татар дулкыны ул Алтын Урда. Хәсрәт чәчеп, имеш, ялкын урган Ялган! Анда чиркәү тончыкмаган. Кяфер булган өчен җан чыкмаган Йотмаган да Дулкын урыс илен. Чоңгылларга атмаган ла телен. Оятсызлар, мәшһүр Алтын Урда. Гайбәт сата һаман синең турда.
Бер ел — бүдәнә, ди. бер ел тартай Симерә. Хак! Дулкын алга... артка. . Мен дә биш йөз . Алтын Дулкын чиккән. Урыс дулкынына чират җиткән Җилкәненә җәллади җил җиккән. Зольмәт-вәхшилеге ашкан чиктән. Ярымайлар баткан, тәре арткан.
Татарларның кан вә яше аккан. Тора-бара сусыз калган дәрья. Кан-яшь кенә көн-төн бәргән ярга. Илләр баскан гел-гел Урыс Урда. Чын исеме булган Орыш Урда. Дәрья тора гел хәмердән хәзер. Сәрхуш Урда кемгә казый кабер? Үзенәдер, дулкын чигә бугай. Арчыладыр, әнә. безнең тугай. Киңәя дә, тарая да Галәм. Нинди Урда килер, нинди Әләм?
«Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!»
Даһи ҺӘЙКӘЛ биектән дә биек. Сузган кулын — бөектән дә бөек.
Инкыйлаби мәхшәр купканнан соң. Ул —атасын суйды, ата- улын. Тере даһи тәхетендә
шуны
хуплап торды, алга сузып кулын: «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!»
Без ашкынып бардык! Бер үк булган Коммунизм белән ГУЛАГ юлы Даһи һәйкәл дәртләндереп торды. Мәйданнардан сузып бөек кулын: «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!»
Коммунизм офык. «Базар кирәк!» Күңелебез өмет белән тулы.
Раслап тора, хуплап юра таш сын. һаман тала белми икән кулы: «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!»
Тот капчыгыңны!
Әҗәткә акча алалар.
Килеп алалар: кирәк!
Ләкин бурычын китереп Бирүче генә сирәк...
Барганны тормыйлар кәгеп.
Кулга алалар килеп.
Килеп алалар Котылгач.
Өйгә куймыйлар илтеп.
Илне дә килеп алалар. Илтеп бирүче сирәк
Илеңне, шәт. китерерләр. Көтеп торырга кирәк. Тот капчыгыңны!.
Оныкларга калдырабыз.
Уйлап тормый, кисеп-төпләп Инеш-елга тирәкләрен.^ Вәхшиләрчә җимердек без Киләчәкнең терәкләрен.
Нефть-газны алыштырдык Калҗа-икмәк кисәгенә Бардык «якты киләчәк»кә Оныкларның исәбенә.
Елышабыз Сталинга (Көлемсери канлы явыз...) Күңелдәге богауларны Оныкларга калдырабыз.
Үткәндәге афәтләрне Салышабыз онытканга «Әллүкихне коткаруны Калдырабыз оныкларга..
Ишетелә аваз
Казан ауган. Аскан-суйган катыйль. Беркемне дә тормаган жәлләп. Мәскәвендә. ерткычлыгын данлап. Блаженный храмын салган җәллад. Ишетелә аваз: «Кемнәр ватар. Син ватмасаң аны. гаярь татар?!»
һәйкәл тора Казан-су буенда. Урысларның батырлыгын зурлап. Үз җирендә кол хәлендә калган Татарларны мәсхәрәләп-хурлап. Ишетелә аваз: «Кемнәр ватар. Син ватмасаң аны. гаярь татар?!»
Блаженныйлар. вәхши ул һәйкәлләр Яралары татар бәгыренең.
Җуйсаң, халкым, кадер-хәтереңне. Шул ук көрәк казыр кабереңне ’ Ишетелә аваз: «Ватма, татар! Хәтерсезлек киләчәгең таптар...»
Килде заман
ҖИЛЛИ ДӨНЬЯ: Җилләр инде Исәргәме-юкмы. дими Бәреп чыккан чишмә: ташны Тишәргәме-юкмы. дими. Көннәр буе балкый: нурын Чәчәр-чәчмәс тормый Кояш. Эчтән генә көйләү җитәр. Җырлыйк әле, җырлыйк, кордаш. Килде заман: хәлсез ялган. Чын фикерләр җитте пешеп. Өшиселәр бетәр өшеп. Төшәселәр бетәр төшеп. Әверелде сукмак юлга. Аерылды биттән битлек. «Явызлык» исемен алды Үз исемен барча «этлек». Туйганчы бер елыйк, кордаш. Әйләнде ич яшькә сыкрау. Шатланыйк без: Халыкныкы Булып чыкты безнең сорау. Сихәтлерәк була бара Кешеләрнең рәхмәтләре. Елмаю гел эчтән җигәр. Көлик әле рәхәтләнеп!
Бер ялгызы кайткан сыерчыгым; Алыштырган чишмә ана гелен. Бик тарайды дөньям бәхетемнең Чикләгәнсең икән буен-иңен һәркем төртеп ега ала мине
Туган җирдә шатлык тора кәгеп; Шытып чыга чәчкән һәрбер бөртек. Халкым тарихыннан агу ясап. Безне чаккан кортлар качты өркеп. Мине беркем ега алмый төртеп.
Киләчәккә китеп барам.
Ә юлым түгел такыр.
Очрап юра төпсез сазлык. Текә тау. чокыр-чакыр
Очрап тора упкыннарның Күперсез җирләре дә, Малны түгел, Җан сораган Сират күперләре дә.
Янәшәдә ифрат такыр Кемнәрнеңдер юллары Юл читендә уйлаган бар Озыннарын уйларның.
Әллә алмашырга микән? Хикмәт соң юлдамыни?! Юлны мөмкиндер. Язмышны Алышып буламыни?!
Яшәп буладыр ла...
Әйтче, яшәп булыр иде микән Чырай сытып.
дөнья көлгәндә;
Авыз ерып, хата хыяллардан
Кемдер мантымаслык бөлгәндә.
Әйтче, яшәп булыр иде микән, Тарихыңны сатып икмәккә. Тамагы туйгач, ашка таш белән Атучыны тагын җитәкләп...
Әйтче, яшәп булыр иде микән. Кайгыртып гел шәхси бураңны; Соңгы көнеңәчә хаклык белән Ялган арасында тулганып.
Яшәп буладыр да.
Ләкин моны
Чын яшәү дип әйтеп буламы?!
Я не буду больше молодым
С ЕСЕНИН
Үткән көннәр урап кайтмас кабат, Түксәң-түкмәсәң дә яшьләрең. Булмый калып яшьлек илләрендә. Юк булмый шул кире яшәреп.
Агачларым коя яфракларын.
Ярсып чапмый инде аткаем. Гүзәл яшьлегемне сагына-сагына. Булса иде ныграк картаеп.