Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ПРОЗАСЫ

Әхсән Баянов — иң әүвәл, әлбәттә,
шагыйрь. Ул татар әдәбиятында үзенә
бер өслүбе, сурәтләү үзенчәлеге
булган, кеше күңелен бары 1нк ана гына хас
чаралар ярдәмендә ачып бирүче шагыйрь
буларак танылды Ләкин Ә. Баянов укучыга
прозаик буларак та яхшы билгеле. Шуңа күрә
Татарстан китап нәшриятында аның проза
әсәрләреннән төзелгән ике томлык басылып
чыгу гадәти генә күренеш түгел. Бу — сүз
сәнгате остасының туган халкы алдында
хисап бирүе дә.
Әлеге әдибебезнең проза өлкәсендәге
эшчәнлеге турында җыеп бер фикер әйтү
нияте күңелдә күптәннән йөри иде Бу ике
томлыкның кулга килеп керүе ниятне гамәлгә
ашырыр) а этәргеч бирде. Сүз, әлбәттә, әлеге
томнарга кергән әсәрләр тирәсендә барачак
Чөнки бирегә автор үзе яраткан әсәрләрен
туплаган дип уйларга кирәк.
Ә Баянов, иҗатчы буларак, бер
төрлелекне яратмый Аның проза әсәрләрен.
бигрәк тә повестьларын, шартлы рәвештә
ике-өч төркем) ә аерып карарга мөмкин.
Аларның бер ишләре гатар әдәбиятында
ныклап сыналган һәм уңышлы әсәрләр иҗат
итү мөмкинлеге биргән традицияләр) ә
таянып тудырылган. Чыннан да. авторга иң
беренче уңышны шушы әсәрләре китерде дә.
«Яшьлегемне эзлим». «Дүрт монолог».
«Аязучан болытлы һава», «Тау ягы повесте».
«Төлке тоту кыен түгел» кебек әсәрләре менә
шушы «ояга» керә Икенче төр әсәрләренә
исә катлаулырак төзелеш, сурәтләүдә ки-
наялелек. шулардан килеп чыга торган
шартлылык хас. Дөрес, болары да әдә-
биятның бердәм кануннарыннан чыгарылма
була алмый. Тик аларда романтик буяулар
гармониясенең үзенчәлекле чагыштырмасы
шътибарпы җәлеп итә. Ә «Ут һәм су». «Таш
китап» романнары Ә Баянов прозасына яна
тема алып килде.
Менә беренче «ояга» кергән «Яшь-
легемне эзлим». «Дүрт монолог». «Аязучан
болытлы һава» әсәрләре. Алар аша сугыш
алды елларыннан алып алтмышынчы
елларга кадәрге кеше язмышларын күзәтергә
мөмкин Ягъни чор, социаль тормыш
чолганышындагы персонажларның күңел
диалектикасын күреп торабыз. Укучыны
бигрәк тә Әнис образы, аның язмышы тарта.
Тормышның, кешеләрнең аның күзаллавы
аша бәяләнүе кызыксындыра Әнис — Ә.
Баяновнын әлеге әсәрләренә лиризм,
яктылык, сафлык өсти торган образ.
Әнис үткән юл язучының үз язмышына да
күп яклары белән охшаш. Язучы белән әдәби
образның исем-фа- милияләренең бер үк
хәрефләрдән башлануы да шуңа киная булса
кирәк. Әнис тә автор туган төбәкләрдә сурәт-
ләнә. күрше Башкортстанның Йлеш районы
авылларының исеме әсәр битләренә
үзгәртелмичә кереп киткәннәр.
Автор сугыштан соңгы еллар турында
язганда күбрәк лирик интонацияләр белән эш
итә Чөнки Әнис үткәннәр турында,
дистәләрчә елдан соң, сагынып сөйли Аның
төп юксынганы яшьлек мәхәббәте булу да бу
хисне көчәйтә. Бигрәк тә «Яшьлегемне эз-
лим» әсәре, еллар үткәч, «акыл кергәч».
узылган гомерне искә төшереп бәяләүгә
корылган Әнис, күңелендәге серле йомгакны
сүтә-сүтә. укучыны җиңел генә үз артыннан
ияртә. Шул елларның бөтен катлаулылыгын
ачуга омтылыш ясалса да. алгы планга яшү-
смернең интим кичерешләре килеп чыга.
Мәхәббәтнең тагын да зуррагы — гомумән
кешеләрне ярату данәне дә бар бит.
Намуслы юлдан тайпылмас өчен, яшь кешегә
идеал кирәк. «Байрагым кешелеклелек», ди
Әнис Бу аның изге максаты булып әверелә
Өч әсәр дәвамында без Әнис очен кеше-
леклелек дигән сыйфатның даими бу луын
күрәбез. «Дүрт монолог»та аңа хәтта өлкән туганнарының кылган эшләрен.»
хөкемдарлык итү роле дә бирелгән Ләкин
Әнис үзенә караганда өлкәнрәк кешеләрнең
гамәлләренә бәя бирүче була алмый. Хәер,
тегеләр үзләре дә аңардан бу вазыйфаны
алуын үтенмиләр. Тик омтылышлары бер:
аларнын яшьрәк вакыттагы эшләрен Әнис
дөрес кенә аңласын Шушы максат
монологларның эчтәлеген һәм өс лүбен
тәшкил итә.
Дүрт монолог — дүрт кеше язмышы.
Кеше күп кенә очракларда җибәргән
ялгышларын хәтга үзе өчен дә танымаска
гырыша. Бу очракта Нәркәс. Илдархан һәм
Исәнбәк өчесе дә Әнис алдында йөрәк
серләрен ачып салалар. хаталары өчен
анардан гафу сорагандай итәләр. Менә шушы
ачыклык. интимлык һәм серләрне сөйләгән-
дәге ышанычлылык әсәрнең үзенә бертөрле
ягымлы өслүбен барлыкка китерә.
Ә Баяновның Әнисе гомумән шундый
кеше, аңа үз туганнары гына түгел,
авылдашлары, райондашлары да акны акка,
караны Kapaia аерып куярлык, ышанычлы,
башкалар язмышын хәл итәргә сәләтле кеше
итеп карыйлар. Бу сыйфат бигрәк тә «Аязучан
болытлы һава» әсәрендә күренә. Ул юрист-
тик- шерүче түгел, бары тик әхлакый бәя
бирүче, гади кеше карашыннан чыгып хөкем
кылучы. Шуңа күрә Әнис бәяләве укучының үз
фикер Йөртүе булып та чыга. Әдәби герой
белән китапны кабул итүченең, шул рәвешле,
бергә кушылып китүе һәр язучының ирешер- I
ә теләгәне.
Ә. Баянов тарафыннан сурәтләнгән иң
уңышлы образларның берсе «Төлке тоту кыен
түгел» повестеңдагы Тага (Көчле кеше) булса
кирәк. Кайсы Я1Ы белән? Күңел дөньясының
тирәнлеге. уйлау сәләтенең камиллеге, фәл-
сәфә! ә маһирлеге һәм гормышчанлы- 1Ы
белән. Аны егерме алты хуҗалыктан гына
торган авылы баш итеп куялар Бу ышанычны
ул фидакарь хезмәте белән казана Әмма
акылы ана үзенчә элеккечә булып калырга ку -
ша «Колхозның иң рядовой дигән бер ә|
ьзасынпан өстен булуны, әйбәтрәк яшәүне
вөҗданы кабул игә алмады. Халык нинди
хәлдә булса, аның җитәкчесе дә шундый
булырга гнеш. дип исәпли иде. Җитәкче кеше
халыкның үз тормышы белән яшәмәсә.
аңарда мин- минлек. үзен югары тоту,
һавалану дигән ямап чир кузгала. Шуңа күрә
андый җитәкчеләр: «мин халыктан чыктым».
дип мактаналар. Халыктан чыккан яман ботак
Халыктан чыкмагыз сез. ип олы зирәклек
халыкта»
«Яшьлегемне эзлим»дәге Сафуан
Кальметов образы да бөтен итеп су рәтләнә
Аны. рәтле белеме дә булмаган кешене,
гомуми хуҗалык һәм авылдашлары
мәнфәгатьләрен кайгыртып сугышучы солдат
дип атап булыр иде Ул «Аязучан болытлы
һава» әсәрендәге Гозәер Рамазанов та гадел
солдатлар сафында тора. Җөмһүриятнең ин
зур җитәкчеләреннән берсе һич гөнаһсыз
Ильяс Җантуринны юлдан алып ташларга
тәкъдим иткәч, ул моны кискен кире кага
Рамазанов югарыдан бирелгән күрсәтмәләр
белән генә яшәүче түгел, кешеләр турында
анын үз фикере бар. Бу уңайдан авторның уй-
ланулары. бу хәлләрдән чыгарган нәтиҗәсе
кызыклы. «Рамазанов Җантуринны
Фәсиховларга биргән булса. ..күкрәгендәге
геройлык билгесе ничегрәк балкыр иде икән?
Авыллардагы кешеләр нәрсә уйлар иде икән?
Сабан туйлары хәзергечә күңелле була алыр
идеме?» Үткән чорның бу фаҗигасе әлеге
уйлануларда бөтен тирәнлеге белән ачыла.
Яшьлегемне эзлим дисә дә. Әнис тә
дөресендә, гомер буе гаделлек юллап йөри
«Минем өчен гаделлек яшел төстә. һәр
яфрак, кыяк бары гик дөреслек дигән
туфракта гына үсә ала. Ә ял!аннан бары тик
ялган ярала» Бу сүзләрнең әлеге әсәрләр
циклының эчке рухын ачуда тирән мәгънәсе
бар. Язучының бер герое әйткәнчә, «ялган
билгеле шартларда парламент карары дә-
рәҗәсенә хәтле үсәргә мөмкин» Ә Баянов
сәнгать көче белән дөреслек тантанасы өчен
көрәшә Анын бу изге эшкә берничә дистә
еллар элек үк кере- шкәнлеген искә алт анда,
әлеге әдибебез иҗатының әһәмияте күпкә
арта.
Ә Баянов прозасы кабул итү өчен
катлаулы, анда шартлылык көчле, фәлсәфә
хакимлек итә, диләр Ихтимал, биредә хаклык
га юк түгелдер. Ләкин алар тормышның
үзеннән дә катлаулырак түгел Аның
геройлары шул ук гади кешеләр. Тик уйлау,
сөйләшү үзенчәлекләре, күбрәкне күреп,
күбрәкне кичереп, киңрәк фикер йөртүләре
белән. бәлки алар нечкәрәк эш итәләрдер.
Монда һәр җөмләне сак уку һәм аларнын
кайберләре турында тукталып. уйланып тору
гарур Бары шул гына Матур әдәбият
әсәрләрен укыганда бер дә интеллектуаль көч
сарыф итми мөмкин түгел ич
«Тавыш габша гь бүләт с». « Аргы яр»
һәм «Мәңгелек бәхәс» әсәрләрен дә без зур
бер китапның өч кисәге итеп карый алабыз.
Чөнки аларда бер үк образлар хәрәкәт итә
һәм алар хәл кыла торт ан мәсьәләләр дә
әсәрдән әсәр
гә сузыла Язучы биредә үз иҗатындагы яңа
мәүзугны фән кешеләре тормышын, аларнын
характерларын, башкарган эшләренең
әхлакый мәгънәсен ачуны максат итә Ирле-
хатынлы галимнәр Наҗар белән Фәнүзә бик
әһәмиятле тикшеренү эшләре алып баралар
Ул т үбәндәгедән гыйбарәт—тере күзә-
нәкләрдәге аксым агышы механизмының
серен белү ярдәмендә үлгән күзәнәкләр
урынына яңаларының барлыкка килү сәләтен
арттыру, шул нигездә кешенең гомерен
о зайту.
Бу мәңгелек хыял Кешеләр гомер
озынайту турында бик күптәннән баш
ватканнар Әкиятләрдә үлгән кешеләргә җан
иңдерә торган тереклек суын иҗат иткәннәр
Тереклек суы эчкән Локмаинын мең ел яшәве
турындагы матур легенда шуңа бер мисал.
Тик моның әхлакый ягы бар, ди автор Кеше бу
озын гомерне нинди максатка файдаланачак?
һәр кеше озын гомерле булырга телиме? Әнә
Наҗарның әнисе гади авыл карчыгы — үлем
түшәгендә ятса да, артык гомердән баш та-
рта. «Ясалма гомер — гөнаһ ул. көферлек
Гадел дә түгел. Минем яшьтәшләрем әллә
кайчан үлеп бетте Мин. надан кортка, яна
затлы кешеләргә чит-ят булырмын. Күңелсез
булыр мина, яшәү җәзага әйләнер». Озак
яшәүнең буыннар арасында яңа мөнәсәбәт-
ләр китереп чыгару ихтималы да бар икән әле
Гомер хәзергечә булганда, нигездә өч буын
очраша. Әле алар бер- берсенең яшәү
рәвешләрен аңлый ала. Ә биш-алты буын
бергә аңлашып, җайлашып яши алырмы?
Наҗарның әнисе мәсьәләнең шушы ягы
турында борчыла Күрәбез, аны намуслылык
дигән як борчый «Аңарга кешеләрдән,
яшьтәшләреннән артыгы кирәкми»,
«кешеләргә ничек, ана шулай». Ә хәзерге
көннең метаннарына—затлы, дефицит әйбер,
санаторий путевкасы, фатир, җылы урын өчен
бер-берсенең бугазыннан алырга әзер торган
кешеләргә нәрсәгә ул озын гомер? Гомерләре
озаеп, үзләренең кара эшләрен алга таба да
шулай рәхимсезлек белән дәвам иттерсеннәр
өченме? Мондыйлар Наҗар белән Фән үзәнең
— озак яшәү серен табып, аның даруын иҗат
итүчеләрнең — үзләренә ташланмаслармы?
Кабан дуңгызы белән уздырылган сынау шуңа
ишарә түгелме? Болар гади генә сораулар
түгел. Аларга җавап табу фән-гехника үсешен
тәэмин итүчеләрнең һәм аларнын
нәтиҗәләреннән файдаланучыларның
әхлакый нигезләрен ачыклау дигән сүз.
Әсәрнең үзәк герое Наҗар Габбасов
югары әхлаклы, намуслы кеше. Аның бу
сыйфатлары барыннан да элек
хезмәттәшләренә һәм фәнни тикшеренү
эшенә гаять бирелгән булуында ачыла. Ул
шушы сыйфатлары белән эшли торган
институтына, фәнгә һәм үзенә зур файда
китерергә тиеш иде. Ләкин безнең җәмгыятьтә
талантлы кешегә эшенә кагылмаган
каршылыклар белән дә көрәшергә туры килә
Андый кыенлыклар юк икән, аларны махсус
тудыручылар бар
Биредә Ә Баянов фән өлкәсендәге бик
гыйбрәтле тормышның пәрдә читен ачып
күрсәтә Фән мәйданында, гадәттә, берничә
төр кеше йөри. Иң әүвәл. әлбәттә, Нажардай
чын кешеләр Болар өчен тикшеренү алып ба-
ру— яшәү рәвеше дигән сүз. Тагын фәннең
эчендә түгел, аның тирәсендә йөрүчеләр
була. Боларның бөтен кайгысы үзләрен фән
кешеләре итеп күрсәтергә омтылу. Үзеңдә
булмаганны күрсәтергә тырышу исә. телисен-
ме-юкмы. ялганга китерә Наҗар эшли торган
институтта да бар андыйлар. Шуларның иң
типигы — лаборатория мөдире Әсәрнең
беренче кисәкләрендә автор хәтта аның
исемен атауны да кирәк тапмый, бары
«мөдир» дип кенә йөртә. Моның сәбәбе дә
бар. чөнки бу кеше бары тик мөдир генә Фәнни
оешмада мөдирлек иткәч, ул үзен галим дип
тә исәпли Әйе. элеккерәк елларда түрәләр
даирәсенә кергән кешене теләсә кайсы
тармакка җитәкче итеп кую бар иде Аның теге
яки бу өлкәдән хәбәрдар булы әһәмиятле дип
саналмады, бары тик сәяси яктан ышанычлы
булсын да. әшнәлеккә тугры калсын.
«Табигатьтән бер генә бөртек тә иҗади очкын
эләкмәгән» бу «мөдир» дә. эшкуарлык
сыйфатларын ярдәмгә җигеп, ил. хәтта
дөньякүләм мәйданга чыгар иде Ә интрига
кору дигәндә, ул моның остасы Наҗарны үз
файдасына эшләтү өчен, аны гаепсез җирдән
гаепле итүме, пычрак күңелле әшнәләр
ярдәмендә Наҗарның хатыны Фәнүзәгә
психологик йогынты ясаумы, куркыту -
өркегүме. бер алдыңа, бер артыңа тошеп
юхаланумы — мондый кара эшләрнең бик күп
төрләрен оста куллана белә «мөдир»
дигәнебез Бу хәлләр эшкә генә түгел,
сәламәтлеккә дә зыян китерә башлап. Наҗар
институттан китәргә булгач, моны админи-
страция инициативасы белән эшләнә торган
гамәл итеп күрсәтергә тырышуы да мөдирнең
мәкер иясе булуын күрсәтә.
Мондый интрига коруларның бөтен
сәбәбе—Наҗарның фән өлкәсендәге
уңышлары һәм тора-бара аның институт
директоры итеп куелу ихти
малы булу. Көнчелек, тар күнеллелек һәм
җитәкчелеккә чын галим килгән очракта
үзләренә көн бетәчәген сизү — менә аларны
алдан аяк киенергә мәҗбүр итә торган көч.
Автор әсәрнен бер урынында бик дөрес
әйткәнчә, «галимнәргә бары тик галимнәр
генә җитәкчелек итәргә тиеш»
Безнен чынбарлыкта ни өчен менә
мондый хәлләр мөмкин булды9 Шушы сорауга
җавап эзләп борчылу Ә Баянов каләмен алга
этәрә Сәбәпләрне язучы түбәндәгеләрдә
күрә: беренчесе, хезмәткә алганда аларнын
теге яки бу өлкәдә эшләү сәләтләрен искә
алып бетермәү; икенчедән, кешеләрне
бәяләгәндә аларнын төп эш
күрсәткечләренең сш кына икенче планда
калуы, димәк, объективлыкның булмавы;
өченчедән, җитәкчеләрнең үз тирәләрен
ялагайлар урап алу; дүртенчедән, намуслы
хезмәткәрләргә каршы булдыксызларның
оешып көрәшүләренә юл куелу Бу очракта
демократия гаделсезлекне яклау чарасы
булып әверелә.
Менә бу мәсьәләләр Ә. Баяновны. шәхес
һәм иҗатчы буларак, җитмешенче еллар
урталарыннан бирле борчый башлый һәм ул
аларга каршы әсәрләре ярдәмендә көрәшә
килә. Әлеге өч повестьта югарыда саналган
сәбәпләрнең системасы ачып салына,
аларнын һәммәсе ышандырырлык итеп
күрсәтеп бирелә. Кызганыч, әдәби тәнкыйть
үз вакытында әлеге повестьларның идея-
эстетик кыйммәтен күреп җиткерә алмады.
Дөресрәге алардагы форма яңалыгына.
шартлылыкка. фәлсәфи башлангычка
игьтибар ителеп, алар артындагы гражданлык
пафосы, эчтәлеге шәйләнеп бетмәде
Әйе. Ә. Баянов прозада сурәтләү
чараларының яңа мөмкинлекләрен тәкъдим
итте Бу үзенчәлекләрнең төп сыйфатын
«фәлсәфи башлангыч» дип атарга мөмкин
булыр иде. Сәнгатьчә сурәтләүнең андый
мөмкинлеген сирәк язучылар гына уңышлы
файдалана алалар. Тазар прозасында Ә.
Баянов бу мәгънәдә кызыклы тәҗрибәләр
ясады Билгеле, ул моны үзмаксат итеп
куймый, фәлсәфилек акын әсәрләренең
табигый эремәсе. «Фәлсәфә өстенлек иткән,
әсәрнен характерын билгеләгән очраклар
бездә әллә ни күп түгел, хәтта бик сирәк, ди
язучы Шуңа күрә бу төр әсәрләр дә аерым
игътибарга мохтаж» (Баянов Ә Заман
сурәтләре.— Казан: Татарстан китап нәшрия-
ты, 1985, 264 б .) Ләкин барлык язучылар өчен
дә уртак бер таләп бар. ул да булса
сурәтләүдә камиллеккә ирешү Шуннан башка
сәнгатьлелек була да алмый. «Мәгәр гамәлдә
сәнгать дәрәҗәсенә ирешү мәңгелек
проблема булып кала Кайбер хәлләрдә
формага берекмәгән яки артып калган
философик ташларның әрәмгә чәчелеп ятуын
күреп көрсенергә туры килә». (Шунда ук.)
Ачык фәлсәфи конңеппия генә сәнгатьчә
камил форма алырга мөмкин Димәк,
фикерләүдәге буталчыклык формага да
тискәре йогынты ясый Ә. Баянов исә үз
әсәрләрендәге фәлсәфи нигезнең
бүгенгебез. киләчәгебез өчен әһәмиятле һәм
ачык булуына ирешергә омтыла.
Бу әдибебез үзе дә әдәби иҗатка
фидакарьләрчә хезмәт итүне яшәү мәгънәсе
саный. Язар өчен мәүзуг сайлаганда да.
әсәремне басарлармы, җитәкче даирәләр
хупларлармы, дип уйламый.
Тормышыбыздагы үзен тирән борчыган
мәсьәләләрне күрә, шул уйларын укучылар
белән уртаклашырга омтыла. Каләм
тибрәтүне үзе өчен дөньядагы иң югары
дәрәҗәдәге эш дип исәпли Әмирхан ага Еники
бер сөйләшүдә «мин беркем дә түгел, хикәя
язучы гына», дигән иде Шуның кебек. Ә
Баянов та каләм остасы гына! Ләкин әлеге
сүзнең хикмәтен, кадерен белгән кеше өчен
бу теләсә нинди министрлык дәрәҗәләреннән
дә өстенрәк исем. Язучының икс томлыгы
моны ачык күрсәтә Андагы әсәрләрне тагын
бер карап чыккач, шуңа игътибар изәсең:
кайбер авторларның элекке елларда «көн
кадагына сугып» социаль заказ белән язылган
әсәрләр бүген арткы планга чиккән бер көндә.
Ә Баянов- нын прозасы, киресенчә, тагын да
ки- рәклерәк булып әверелә. Чөнки ул мәң-
гелек мәсьәләләр турында бәхәс алып бара,
гомум кыйммәтләр хакында борчыла.
Җыеп кына әйткәндә. Әхсән Баянов иҗа
гы әлеге ике томлыкта бер бөтен һәм шактый
тулы булып күз алдына килеп баса. Әдипнең
татар әдәбиятын үстерүгә кергкән өлеше
җитди икәнен күрәбез.