Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ


Яшь аермалары шактый булса да. университетта без бер чорда укыдык Ике генә курска алда иде ул Шулай да, аралашып яшәдек дип әйтә алмыйм. Хәер, андый шәрик- тәшлек өчен мөмкинлек тә, андый ха-җәт тә булмаган аңарга. Бик табигый: без әле яңа гына мәктәп бетереп килгән, малайлыгы чыгып җитмәгән унҗиде яшьлек егет кисәкләре Ә ул инде (60 нчы еллар башында) яше белән утыз ягына авышкан, күп жир-сулар күргән, төрле халыклар арасында яшәп, телләрен, гореф-гадәтләрен үз-ләштергән, кыскасы, бу дөньяның шактый «лаеш шулпасын чөмергән», азау теше чыгып, акыл утырткан ир-егет иде. Үз группаларындагы яшьтәшләре белән дә артык әвәрә килеп йөрмәде шикелле. (Ә яшьлектә күңелнең күңелен күреп, заяга вакыт уздыру өчен җайлар күп инде ул!). Тулак торакларда яшәп мәшәкатьләнмәде, әдәби түгәрәкләрдә яки кыз-кымыз җыелган җирләрдә, кайберәүләребез кебек, «даһи шигырьләр» укып йөрмәде...
Йөргән җире аның бүтән: фәнни китапханә иде. Көндәлек мәшәкатьләренә сарыф иткән вакытыннан тыш, иң күп гомерен ул шул мирасханәдә — кулъязмалар, борынгы китаплар дөньясында уздырды. Шуңа күрә, ул студент булып бик хәтердә дә калмаган. Белеме белән дә, үз-үзен тотышы белән дә ул — укытучылар составы вәкиле сыман тоела иде. Безне укытып йөргән өлкән укытучы, доцент кебекләрдән аерылмый диярлек иде. Аерылса да, тарихи белеме, үткәнне һәм киләчәкне күзаллавы белән, фәкать уңай якка гына аерылгандыр.
Мәгарәгә бикләнеп белем алган Әбүгалисина белән Әбелхарисларны хәтерләткән аның бу үҗәт максатчанлыгы ул чакта без яшьләр өчен бераз сәеррәк тоела иде Әмма хәзер — еллар аша карагач, Миркасыймның бу яшәү рәвеше, омтылышы бик тә аңлашыла
Аның тарих-филология факультетының татар бүлегендә уку белән генә чикләнмичә, өченче-дүртенче курслардан соң, тарих буенча да белгечлек алуы, шул рәвешчә ике бүлекне бетерүгә ирешүе дә бүген яхшы аңлашыла. Халыкның узганын, хәзергесен аңлар өчен аның телен, әдәби фикерен белү никадәр мөһим булса, тел-әдәбиятның серләрен ныклап төшенер өчен шул ха-лыкның тарихын да төпченеп өйрәнү зарур. Нәтиҗәдә. Миркасыйм Госма- нов университетны һәм филолог, һәм тарихчы буларак, ягъни ике белгечлек алып тәмамлый. Бу исә аңа борынгы кулъязмалар дөньясына иркенләп керергә мөмкинлек бирә.
Корсаклар чагыштырмача тук булса да, күңелләр ябык, өметләр сыек ул заманнар өчен мондый максатчанлык.
фанатикларча фәнгә бирелү икеләтә, өчләтә зарур иде Рус колониальполи- тикасынык «прогрессивлыгын», совет чорында СССР халыклары ирешкән «казанышларның» әһәмиятен күперткән мөтәтарихчылар өчен шәп еллар иде алар. Каганлык. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорларын объектив өйрәнеп. тарихи дөрес бәяләмә биреп аңлату мөмкин дә түгел иде диярлек
Кытайда туып-үскән, Тянь-Шань тауларын айкаган. казакъ далаларын иңләгән. Борынгы Ефәк Юлларын кичкән. төрки халыклары тарихы буенча шактый «белем биштәре» булган «яшь студент»-галимгә нишләргә кала0 Тагын да белемне тирәнәйтергә, фәнне фән, тарихны тарих санап хакыйкатьне раслар! а. Булган белем, җыелган акыл бер бәреп чыгар әле!
һәм чыкты да! Без бүген Миркасыйм Госманов турындагы белешмәләрдә менә мондый мәгълүматләр укыйбыз Ул тарих фәннәре докторы. профессор. Татарстан фәннәр академиясе академигы. Казан университетының газ ар халкы тарихы кафедрасы мөдире, фәнни-тикшеренү apxcoi рафик лабораториясенең гыйльми җитәкчесе, республикада чыта торган абруйлы басмаларның редколлегия Ә1ъзасы Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Европа. Азия. Америка илләренә барып, төрле фәнни конференция-җыен- нарда лекция-докладлар ясаучы халыкара масштабта мәгълүм галим Ә бит 1958 елны Казанга килгәндә аның монда бер таныш-белешс дә. таяныр ноктасы да булмый. Казандагы гомерен, аның беренче төнен вокзалның «көтү залындагы такта эскәмиясендә» кунып уздырудан башлаган кеше ул («Казан ут /ары». 1992. 4 сан. 107 б).
Бүгенгегә кадәр исән-имин яшәп, алтмыш еллык гомеренең кырык елла- бын татарның рухи дөньясын өйрәнүгә багышлаган галим-әдипнең хезмәтләрен бер яклы гына килеп, бер госле бизмән белән генә үлчәп, бәһаләп бетерү һич мөмкин түгел. Хезмәтләренең бөтен нечкәлекләрен кертеп колачлап бетермәсә дә. Миркасыйм Госманов эшчәнлеген төп оч өлешкә бүлеп карарга була шикелле Ятма истәлекләрне, әдәби-тармхи чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару, ягъни археограф нггчәнлеге; популяр әдәби китаплар ангоры буларак (ул 1970 елдан Ятучылар берлеге әтътасы). ятучылык эшчәнлеге; һәм, ниһаять, фәнне оешты* ру буенча административ җитәкчелек эшчәплет е.
Шушы шартлы схема буенча, иң элек, герле җирләрдә, төрле елларда басылып чыккан кайбер китап исемнәрен атап китү дә урынлы булыр бу очракта «XVII XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары». «XIV XVI гасыр Җүчи Улусынын ярлыкаш актлары». «Хөсәен Фәезхановнын изге хыялы». «Каурый каләм эзеннән». «Үткәннән — киләчәккә»... Боларнын кайберләре үтә фәнни стильдә язылса, кайберләре әдә- би-популяр телдә иҗат ителгән Шунысын да искәртеп узыйк: Миркасыйм Госманов татарча да. русча да, хәзергечә әйтсәк, икс дәүләт телендә дә ир-кен яза ала торган кеше Мина калса, бу китапларның иң мөһим ягы шунда: галим татар тарихын ничек булганча объектив яктыртырга тырыша.
Без хәзер үзебез дә әкренләп — кыйтгалардан кыйтгаларга җәелеп, ерак гасырлардан килә торган тарихыбызның тар болгар җирлегенә генә сыя алмавын аңлый башладык шикелле инде. Бу юнәлештә безнең буыннар өчен башлап сүз әйтүче кешеләрнең берсе — Миркасыйм Госманов булды Жүчи Улусына. ягъни Алтын Урда чорына караган документаль истәлекләр хакында 1979 елда ук тар болгарчылыкны күпләр дин-иман иткән заманнарда ук - зур күләмле фундаменталь монография язып, аны бастырып чыгару үзе хакыйкатькә омтылу юлындагы бер кыюлык иде
Академик әзерлек һәм 30 еллап төрле архивларда, халык арасында йөреп кулъязмалар җыеп өйрәнү практикасы галимгә әдәби мирасыбыз, фольклор байлыгыбызның яна катламнарын күтәрергә мөмкинлек бирә «Хан кызы». «Яр-яр» җырларының яңа вариантлары. «Түләк-Сусылу» дастанының борынгы тексты табылу үзе ни тора!.
Язма хәзинәлегебезгә гирән керү элекке мәдәни хәягыбызны кинрәк иңләү, аның күренешләрен дөресрәк аңлау очен җирлек тудыра. Бу хәл үз нәүбәтендә аңа табигый рәвештә татар тарихындагы байтак боек шәхесләрнең мирасларына яңача караш ташларга, алар хакында торгынлык елларында да кыю-кыю фикер әйтергә мөмкинлек бирә Хөсәен Фәезханов. Шиһабетдин Мәрҗани. Габделҗәббар Каидалый. Миргаяетдин Акмулла. Габдсрәхнм Утыз Имәни. Риза Фәхретдин, Сайт Вахиди. Бу бөек затларның шактый күләмле китапларының яки алар хакында махсус хез- мәтлөрнең дөнья күрүендә Миркасыйм Госмановның роле зур Ул бу басмаларның кайберләреңә кереш сүз язды, кайберләрсн җыеп туплады, аларны те-кстологик яктан редакцияләде, искәрмәләр белән шәрехләде, кайберләре турында аерым китаплар язып чыкты
Җегәрс ташып торган бу талантлы шәхес әгәр төп вакытын әдәбиятка гына багышлаган булса, һичшиксез, кызыклы язучы булыр иде Хәер, яшьрәк чакта—I960—1970 елларда язылган китаплары да аның чын әдәби каләм иясе булуын раслый Язучыларга багы-шланган белешмә китабында Миркасыйм Госмановның бу юнәлештәге эш- чәнлеге хакында мондый сүзләр бар «...язучы-галим укучы яшьләр арасында тарих фәнен киңрәк пропагандалау максаты белән, фәнни-популяр жанрга мөрәҗәгать итеп «Киек сукмакларында». «Серле балбал», «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» исемле китапларын бастыра. Халкыбызның борынгы тормышын өйрәнүче тарихчы-археологлар- ның хезмәте, кызыклы табышлары, ачышлары хакында сюжетлы хикәяләр рәвешендә язылган бу китаплар укучыга тарих, археология буенча киң фәнни мәгълүмат бирүләре белән әһәмиятле» Үзебездән өстәп әйтсәк, яшьләр өчен үтә мавыктыргыч, өлкәннәр өчен бик гыйбрәтле китаплар алар!
Фәнне оештыру буенча җитәкчелек эшчәнлегенә килгәндә, табигый, һәр зур галим үз тарафдарларын, үз шәкертләрен, үз мәктәбен булдырырга тиеш. Ә мәктәп кадәр мәктәп булдырыр өчен, әлбәттә, тиешле шартлар һәм күпмедер дәрәҗәдә хакимиятлек тә кирәк Өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, проректор, академик... Болар фәнни оештыру, үстерү эшендә зарур баскычлар Хикмәт кемнең күпме баскычка күтәрелеп үз биеклеген ала алуында. Миңа калса, Миркасыйм Госмановның бу юнәлештәге эшчәнлеге өчен аның татар халкы тарихы кафедрасы мөдире, бигрәк тә Казан университеты проректоры булып эшләгән еллары аеруча мәгънәле һәм нәтиҗәле булды. Ул — университетның җитәкче постында эшләгән елларда татар тарихы фәнен, гомумән, мәдәниятен үстерүдә байтак игелекле эшләр башкарылды Турыдан-туры аның ини-циативасы һәм актив катнашы нәтиҗәсендә, бу мәшһүр югары уку йортында Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре дип йөртелгән аерым факультет оешты. Милләттәш студентларыбыз ишәйде 1988 елда КДУда махсус археографик лаборатория булдырылды Шуның нәтиҗәсендә, берничә дистә еллар халык арасыннан төрле
Миркасыйм Госманов Казан <to)w»i университетымы!/ фәнни китап ханәсендәге сирәк китаплар бүлегендә аспирантлар белән. 1978 ел.
шәһәрләрдәге архивлардан бөртекләп җыелган дистә меңләгән борынгы язма истәлекләренең сакланып калуына, өй-рәнелүенә ирешелде. Саный китсәң, ул кылган яхшы гамәлләр байтакка җыйнала.
Галим белән бергә эшләгән, аның белән аралашкан, йөрешкән кешеләр яхшы белә булыр: ул бик актив, холкы белән шактый кызу һәм кискен шәхес Бер уйласаң, андый хәрәкәтчән, тынгысыз кеше бүгенге сәяси катаклизмнар заманында торле социаль төркемнәр арасына керешеп, җәмгыять бу-талышының эпицентрында булырга тиеш тә кебек Юк. Миркасыйм Гос- манов андыйлардан түгел Аны фани сәясәт нең — сәяси кампанияләрнең теге яки бу ягына аудара алмассың. Ул — көндәлек ыгы-зыгы күбеге белән мәңгелеккә кала торган кристалларны бик яхшы аера. Хәер, вакыйгаларны һәм тарихи төшенчәләрне объектив бәяли алмаган зат нинди галим була соң! Ул бит белә бөек империяләр һәм бөек шәхесләр булган. Алар туган, беткән Дөньяны тетрәткән Каганатлар. Алтын Урдалар, гүзәл Сарай шәһәрләре булган барысы да вәйранга чыкканнар ...
Шул ук вакытта аерым халыкларның гына теләгенә, аерым төркемнәрнең мәнфәг атьләренә буйсынмыйча, буыннардан буыннарга күчеп кала торган, әһәмиятләрен югалтмый торган фактлар һәм факторлар да бар. Ниһаять. теләсә нинди шәхесләрдән, лозунг һәм тәгълиматлардагг өстен Хакый-кать. объективлык дигән нәрсә дә бар дөньяда. Иҗтимагый хәятнең, тарихның эзлеклслеген. дәвамлыльпын шулар тәэмин итә Болар белән дә кемдер даими шөгыльләнергә тиеш, уңга-сул- га тайпылмыйча, дигәндәй. Минемчә. Миркасыйм Госманов шундыйрак иманны тота. Өстәвенә, профессор- остаз. мөдир-администратор өчен бу болганчык, нәфесләрне аздыргыч заманнарда моңарчы булган гыйльми кадрларны саклау, аларга алмашка яшьләрне әзерләү эше дә мөһимнәрнең мөһиме Аерым предприятиеләр, институтлар гына түгел, төгәл бер дәүләтләр. империяләр җимерелгән, таркалган шартларда.
Болгавыр замана әледән-әле алга яна сораулар куя. Болары аз дигәндәй, дөньяның үзе төсле искеләрен дә яңарта безнең бүгенге яшәвебездән, кылган гамәлләребездән тагын берничә дистә, йөз еллардан сон ниләр калыр икән9 Гомумән, без бик ерак дип санаган. моннан биш-алты йөз еллар элек булган хәлләр, чыннан да. бик еракмы соң?
Бер генә мизгелгә уйлап багыйк сиңа кырык, илле яки алтмыш яшьме9 озын гомер кичтем дисеңме9 Юк бит. күз ачып йомганда үткән дә киткән! Шуңа күрә. Тарих дип әйтәбез икән, без аны син үзен күреп белгән бабаң яки атан туган, яки фәлән инкыйлаб. социаль тетрәнү елларыннан гына түгел, иң кимендә меңәр ел элек булган чорлардан башлап өйрәнергә тиешбез. Бик гади, нанв, әмма мәңгелек хакыйкать үткәнсез бүгенге юк. бүгенгесез киләчәк юк
Әгәр халык үзен җиһан танырлык милләт булып яшәргә тели икән, тагын бер бәхәссез хакыйкатьне искә төшерик андый халык хезмәт итә белергә, тарихи истәлекләрен, бүгенге талантларын саклый, бәһали алырга тиеш, һәм ниһаять, үзенең узганын бик яхшы белергә, киләчәген күзаллый алырга тиеш.
Безнең замандашыбыз, олуг шәхес, галим-әдип Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның бәген иҗаты, ул барлап. саклап калырга тырышкан мирас байлыгы безне әнә шуңа өнди.