Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ МОҢ


Россам Илгиз I ыймрановны «идән асты сәнгате- «андерграунд" вәкиле, тота-литаризм чоры катакомбаларын ерып саф һавага чыккан урбаңизм чоры дәрвише сталкер' дип атыйлар Мөгаен, бу дөрестер дә Чөнки анын иҗаты. үзенен эчтәлеге һәм юнәлеше белән узган чор идеологиясе карынында, «ижалн берлек» сукмакларында. музсй-остаханәтәрдә туган сәнгать күренеше булып санала алмый, әлбәттә Узган унъеллыкнын башында мона охшаш милли хисләр белән сугарылган үзенчәлекле. тар реализмны инкяр итүче анлы ижат бары «читтә», тормыш төпкелләрендә. төрбә-ханәкәгә охшаулы караңгы почмакларда, шәһәр асты кое-подвалларында гына тернәкләнә алды Ләкин шулай тар мохитта тууына да карамастан, ул үзен иркәләнеп кенә гомер кичергән (һәм урынсызга күккә чөелгән!) официаль сәнгать тенденцияләренә каршы куя аллы һәм гамьсез-бнтараф сәнгать тарафдарларын тешләп алырга да өлгерде. Ләкин, шул ук вакытта. Татарстанда гуган оппозинион- альтернатив сәнгать, аның да аеруча усал тармагы булган авангард та 90 нчы еллар башында башка төсмерләр ала башлады Дөресрәк, рәсем сәнгатендәге төрле юнәлешләр, иҗади хәрәкәтләр берләшеп, конструктив иҗади атмосфера булдыруда катнашырга омтылдылар. Сәнгатебез тарихына «татар халкының бәйсезлеккә омтылыш чоры» дип керәчәк 1990 1994 елларда туган яна сәнгать», э леккеге реалист
осталар иҗатына яна төсмер авазлар кертү белән беррәгтән. позитив идеаллары, романтик хисләре белән гавәмне җилкендерерлек яшь көчләрне дә ижат мәйданына алып чыкты Кинә! кабынган йолдызлар арасында нәккашьче Илгиз Гыймранов га бар иде.
Әле күптән түгел генә исеме дә мәгълүм булмаган рәссам 3 4 ел эченлә дөньякүләм абруйлы ижагкяр дәрәҗәсенә күтәрелде Аның әсәрләре 1991 елда Англиядә. 1993 елда Венгриядә. Голландиядә, татар сынлы сәнгать күргәзмәләренә куелып, андагы тамашачының игьтнбарын җәлеп иткән төп вакыйгага әйләнде Сагым вернисажларында да анын эшләре ин югары бәягә сатылды гар. әле дә чит ит сәнгать әсәрләре җыючылары, Татарстан эшкуарлары И Гыймрановнын иәкышь- ләрсн алырга чират торалар Анын акбүз атка менеп атланган, төрки озынча баш кисме кигән, кулына ау лачыны утырткан горур зирәк җайдагы. Милли мәдәният музееның талымлы белгечләре тарафыннан югары бәяләнеп, зкегтозишгягә кертелде «Саз уйнаучы». «Музыкантлар' Оч фәрештә» исемле әсәрләре Туран» ко глекци ясендә тупландылар Гаҗәп матур уйланылган. форма ягыннан камил, татарның буй-буй кисм, архитектура принцип тарына барып тоташкан, шәрскъ дөньясына хас белемне олылау, остазны кояшка тиңләү идеяләре белән сугарылган «Кояшлы мәдрәсә» картинасы И Гыймрановнын иң көчле .әсәрләреннән санала Ә менә «Алтын тамга» күргәзмәсенә ул үзенен тагы да күләмлерәк. мәгърифәт рухани тормышка мәдхия җырлаган. Казанны чын сәнгать җәүһәре, бербөтен халыклар мирасы итеп сурәтләгән «Ризалык шәһәре» тип аталган метанын элеп куйды Заманны тоеп, үз халкын сөеп иҗат ителгән бу әсәр II Гыймрановнын анты, догасы. Леонардо да Вннчннын «Кичке серле сөйләме» кебек («Тайная вечерня-), татар яңарышының символы.
Әйе. И Гыймрановнын интеллектуаль сәнгате злеккеге реализм һәм ул алга сөргән «эти кешесе», «замандаш», «юлбашчы» «нефтьче» образы дигән тапталган образларны читләтеп үтеп, күне т эзләнүләреннән, сагынулардан үт ха акынның боры нгысына. элеккеге дәүләтчелегенә, мәдәниятенә, шәркый мирасына, ана гына хас гүзәллек эстетикасына табынган сәнгать Ләкин шәрскъ миниатюрасына китап, орнаментына, дивар сураләренә йөз гогкан х.. г ю. И I ыймранов шулай ук Арувн халыклары рәссамчысына. Византия фрескаларына. Ренессанс сәнгатенең кешене олылап, зур итеп портретлап бирү традиция.гаренә битараф түгел һәм иҗади рәвештә кулланылган бу алымнар аңа татар тарихы күренешләрен. шул чор сәнгате билгеләренә торен. заманча сурәтлоүгә ярдәм игәләр, анын төсле реконструкцияләренә ямь өстиләр
«Тукайның Оренбург тан Казанга килүе» әсәрендә дә ул Шагыйрьне һәм аны башка гага озата килүче Олаучыны, «ретро» төсмерләренә таянып (йә, атның чайкадың барышы һәм төркемнең ритуаль ырымлы хәрәкәте. Коръән. Инҗилләрдә сурәтләнгәнчә. чү г буй ган тирбәлеп йөзеп барган кәрван белән Мөхәммәт пәйгам борнен Мәккәдән Мәдин-г • килүен хәтерләгмимени'*!), тирән мәгънәле зур «кичү биеклегенә күтәреп сурәтли Әсәрнең язылу стиле декоратив, тыгыз фактуралы калын өс теге, ту ткын гулкыи кин ритм, гәүдәләрнең караңгы яшел, көрән фонга (мәңгелек символына) зрстслүе болар барысы u әсәргә монументаль тек. борынгы гык атмосферасын өслиләр. сәнгатьнең символик кат гамын хасил итәләр Биредә
рәссамның үзенә дә тансык-нурлы булган, төсле пыялалардан ясалган витражны хәтерләткән Казан шәһәре образы да сихри-тылсымлы роль уйный Хәтта яшь шагыйрьнең түбәтәе дә зиннәтле сәнгать әсәре шигърият символы! буларак кабул ителә Шушы мәгънәдә Тукайның Казанга килүе аның яктылыкка, гүзәллеккә омтылуы, рухның туктаусыз камилләшүе булып, халкы өчен үзен корбан итәрдәй олуг шәхесләрнең язмышы борылышларына тиң зур вакыйга булып күз алдына килеп баса
Үзенең Рембрандка ияреп язылган, әмма татар мохитына багышланган, дөресрәге татар миллә тенең тел вә дине, иманы кебек олуг хәзинәгә кабаттан баш оруына ншарәләнтән «Тәүфикъсыз улның кайтуы» дигән әсәрендә М Гыймранов борынгы сәнгатьнең мондый даһи калыпларын файдаланмый инде Ул моны аңлы рәвештә, татар тарихының даимилеген, дәвамчанлыгын, ахыр чиктә, бөеклеген исбат итәрәк, һәм әлбәттә, бөтендөнья халыклары өчен уртак булган кыйммәтләр барлыгын искәртеп эшли. Игътибар итик, затлы киемле, төс-кыяфәтенә антропологик үзенчәлекләре бөркелган каһарманнарын сынлы сәнгать даирәсенә чыгарып, ул татар сәнгатенең бөек узганын һәм анын провинциаль сәнгать чүплекләрендә маргиналь күренеш булып калмасына, аның бөтендөнья мәдәниятенең төп-магистраль юлыннан баруына басым ясый
И Гыймрановның язу ысулы да үзгәлеге белән, гадәти техникалардан аерылып торуы белән күзгә ташлана Баналь, юка катламлы язуга каршы булган И Гыймранов пумала белән язмыйча, сынчы коралы—юка пычакны хәтерләткән мастихин белән, буяуларны җитен тукымага сылап-сылап эшли. Шул рәвешле, ул сурәтне төрле вак-вак яссылыклар -шакмак-шакмаклар, өчпочмаклар исәбенә нисбәтләп ясый Бу алым аңа диварга төшерелгән борыш ы мозаикалар хиссиятен тудырырга ярдәм итә Ләкин бу нисбәтлелек һәрвакыт бик нечкә тоем белән, нәзакатьле итеп кенә бирелгән булыр Аның картиналарында сурәтләр, әйтерсең лә менъеллар аша безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләр Бер карасаң, алар вакытлар үтү белән буявы куба башлаган, әмма күреклеген югалтмаган гүзәл фрескаларны хәтерләтәләр...
Әлбәттә, җәмгыять җилләреннән бераз ышыкланыбрак иҗат ителгән бу сәнгать үзәгенең зәгыйфь яклары да юк түгелдер. Тарихның канлы сәхифәләре биредә мәдәният, шигърият күренешләре аша тасвирлана Шәһәрдә туып үскән, Казанның моңлы архитектурасына, таш диварларына гашыйк И. Гыймрановның геройлары шактый ук утопик, шартлы, әкияти геройлар; алар падишаһлар, галимнәр, табиблар, музыкантлар, алар ташпулатлар, мәчет-манаралар, гөмбәзләр. Шәһәр рәссамы И. Гыймранов иҗатында урман таулар, чишмәләр, авыл, көтүче, игенче кебек күптән таныш манзаралар юк диярлек Этнография, гади тормыш-көнкүреш әйберләре дә чамалы гына Ләкин иҗатның бәйрәмчә, тантаналы образларында бүгенге тарнх, анын күләмчелеге чайкала, анда борынгы затлылык белән күркәм киләчәк турындагы уй-борчулар берсә кушылып үсә. Ягъни рәссамның үз милли тарихын шулай куркусыз, киң, зур, мәһабәт итеп, комплексларсыз сурәтләвендә «яңа сәнгать» концепциясе чагылыш таба Бигайбә, дип әйтәсе килә, мәдәниятебезгә милли азатлык хәрәкәте сулыш өргән, безнең буын кебек кыйналмаган, көчле, сәламәт рухлы яңа буын килә..