Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КАБАТ САЙЛАУЛАР НӘТИҖӘСЕ
13 мартта Татарстанда Россия Федера-циясе Федераль җыелышының Федерация Советына һәм Дәүләт Думасына кабат сай-лаулар үткәрелде Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, исемлеккә кертелгән сайлаучы ларның 58,5 проценты тавыш бирүдә кат-нашты
Федераль җыелышның Югары палата-сына Федерация Советына сайлауларда катнашучыларның 91.2 процент тавышын җыеп. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев һәм Республикабыз Югары Сове-ты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (74.1 про-цент) депутат итеп сайланды
Федераль җыелышның түбән палатасы-на Дәүләт Думасына исә. тавыш бирүче күпчелек сайлаучыларның ышанычын яу-лап. Әлмәт шәһәр Советы рәисе Г Егоров (73.9 процент). Чаллыдан кече предприятие директоры В Алтухов (40.8). Чнегайдагы ятим балалар йорт ы директоры Г Баһавс г динов (69.1). Казаннан «Республика Таг ар-етан» газетасының сәяси күзәтүчесе О Мо-розов (46.8). Татарстан халык депутаты В Михайлов (23.9 процент) үтте
КЫРЫМ РЕСПУБЛИКАСЫ
ДЕЛЕГАЦИЯСЕ —КАЗАНДА
18 20 март көннәрендә Президент Ю А Мешков җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе дуслык визиты белән җөмһүриятебез башкаласында булды
Кунакларны килгән көнне үк Казан Кре-млендә Татарстан Президенты М 111 Шәй- миев кабул итте Ике республика делегацн ялорснсң очрашуы барышында сәүдә-икыи садый хезмәттәшлек турындагы Килешүнең үтәлеше, аны үстерү перспективалары һәм якларны кызыксындырган башка мәсьәлә-ләр тикшерелде.
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ — ШАРТНАМӘ
30 31 март көннәрендә Татарстан Рес-публикасы вице-президенты В Лихачев Россия Фс терапиясе Министрлар Советы Рәисе В Черномырдин, вице-премьер Ю Яров. РФ тышкы эшләр министры А Козырев һәм башка рәсми кешеләр белән очрашгы Бу сөйләшүләр вакытында Россия Татарстан мөжгс.гбәг тәре тикшерелде Төп ит ьтибар ТР белән РФ арасында 1994 е тның 15 февралендә икс як та кул куйган Шарт намәне тормышка ашыру проблема тарына бирелде
ТАТАРСТАН
ЕВРОПАГА «ТӘРӘЗӘ АЧА»
18 мартта Татарстан Республикасы вицепрезиденты В Лихачев «Ленлок-видео- (Россия). «Юлейерадио» (Финляндия). «Скайлайн» (Англия) кинодокументалист- ларының иҗат бригадасын кабул итте Әлеге иҗади берлек Идел буе республикалары, шул исәптән Татарстан турында күп сери-яле фильм төшерергә ниятли
Вице-президент кунакларны республикадагы сәяси, игьтисадый. социаль хәлләр белән таныштырды, халкыбызның күркәм традицияләре турында сөйләде Очрашу барышында, Татарстан һәм аның башкаласы турындагы чынбарлыкны дөрес итеп күрсәтү җөмһүриятебезнең Европа илләре белән багланышларын киңәйтергә ярдәм итәр, дип билгеләп үтелде.
МЕКСИКА ТАТАРСТАНГА ЯКЫНАЯ
«Гади генә Мария- теле новелласын да баш рольне башкаручы Виктория Руффо 6 10 март көннәрендә Казанда булды Атаклы артистканы һәм аның юллашларын Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев кабул итте
Мексика кунаклары. Казан университе-тының «УНИКС- тамаша залында. «Заря» кондитер фабрикасында, -Мелита- акци-онерлык җәмгыятендә һәм башка җирләрдә булып, меңнәрчә кешеләр белән очраш-тылар
Республикабызда яшәүчеләрнең тирән мәхәббәтен яулаган В Руффо. Казаннан киткәндә, шундый җылы һәм дустанә кабул итүләре өчен, эчкерсез кайнар рәхмәт сүз-ләрен җиткереп. Татарстанга быел тагын киләчәген белдерде. Төгәлрәк итеп әйткән-дә. ул әлеге истәлекле очрашуны оештырт ан Татарстан тышкы икътисадый һәм мәдәни тлемтәләр ассоциациясе президенты Наил Сөлайманов белән берлектә, җөмһүриятебез сабантуй тарында катнашырга теләге барлыгын әйтте,
ВАШИНГТОНДА - ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ
Вашингтонда Татарстанның АКШтагы вәкиллеге эшли баш талы Беренче даими вәкил итеп 39 яшьлек Линар Латыйпов би т теләнде
Бүгенге көндә Американын 50 тә якын Фирмасы һәм банкы Татарстан белән үзара файдалы мемталәр урнаштырдылар Әлстс вәкиллек менә шушы шгләрне тагын ла ки
ңәйтү. Америка инвестицияләрен республи-ка икътисадына кинрәк тарту максатыннан чыгып төзелде.
РӘССАМ БЕЛӘН ОЧРАШУ
17 мартта Президент М Ш Шаймиев Кремльдә Үзбәкстан һәм Татарстанның ха-лык рәссамы. СССР Дәүләт премиясе һәм Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Чыңгыз Әхмәровны ка-бул итте Әлеге мәшһүр рәссам үзенең сы-нлы сәнгатьтә лаеклы урын алган тормыш-чан картиналары һәм Ташкент. Бохара. Са-марканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм. Башкалабыз Ка-занда да М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры залларын, елга вокзалы бинасын аның нәкышләре бизи
Җөмһүриятебез Президенты Ч Әхмә-ровны «Татарстан Республикасының халык рәссамы» дигән мактаулы исемгә лаек бу-луы һәм ике тугандаш халыкның рухи дө-ньясына дан җырлый торган әсәрләреннән торган шәхси күргәзмәсенең -Казан» мил- ли-мәдәни үзәгендә ачылуы белән ихлас кү-ңелдән кайнар тәбрикләде.
ПРЕМЬЕР-МИНИСТР —
КИТАП НӘШРИЯТЫНДА
Тиздән Татарстан китап нәшриятына 75 ел тула Шул уңайдан. 31 мартта Татарстан Премьер-министры М Г Сабиров нәшрият һәм китап сәүдәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Ул нәшрият эше белән танышты, җөмһүриятебездәге икътисадын хәл. бюджетны формалаштыру турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде.
Очрашуда Татарстан Югары Советы Рә-исенең беренче урынбасары 3. Вәлиева. Премьер-министр урынбасары И Хәйрул- лин. Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәтжанов катнашты
ИДЕЛ-УРАЛ ХАЛЫКЛАРЫ АССАМБЛЕЯСЕ КОРЫЛТАЕ
25 26 февральдә Чувашстан башкаласы Чабаксарда Идел-Урал халыклары ассамб-леясен оештыру коры лтае булды Анда Ба- шкортстан. Мари-Ил. Мордва. Татарстан. Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан барлыгы 51 делегат катнашты Җөмһүри-ятебездән килгән делегатлар арасында Та-тарстан халык депутаты. Югары Советның даими комиссиясе рәисе Фәндәс Сафиуллин. Татар иҗтимагый үзәгеннән Татарстан халык депутаты Марат Мөлеков белән Марс Шәмсетдинов. Татарстан Милли-мәдәни җәмгыятьләр берләшмәсе рәисе Аркадий Фокин. Чуваш иҗтимагый-мөдәни үзәге рәисе Николай Степанцев. Татарстан Республикасы партиясеннән КДПИнең музыка-пс- дагогия факультеты деканы Рәгъде Халитов. Халыкара төрки яшьләр берләшмәсеннән Рәшит Минһаҗ бар иде
Корылтайда Идел-Урал халыклары ас-самблеясенең генераль секретаре итеп танылган язучы. Чуваш милли кош рессы рәисе Атнер Хузангай сайланды Ассамблея сессияләре ел дәвамында, чиратлашып, алты республикада да уздырылачак
КАЗАН —
ФЕСТИВАЛЬЛӘР БАШКАЛАСЫ
Мәркәзебезнең мәдәни тормышы һәртөрле вакыйгаларга бик бай Мәшһүр җырчы якташыбыз Ф Шаляпин исемендәге III Халыкара опера һәм балет фестивале тәмамланырга өлгермәде. Казан Идел буе пианистларын җыен алды пианофорум үткәрде. Март аеның икенче яртысында исә башкалабызда атаклы драматург К Тинчурин исемендәге III Республика фестивале гөрләп узды Анда җөмһүриятебездә эшләүче 12 профессиональ теагр һәм тугандаш Башко- ртстаннан «Нур» театры артистлары күп-санлы тамашачыларга үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәттеләр.
ТАТАРСТАН
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Ватанны саклаучылар көне (23 февраль) һәм Халыкара хатын-кызлар көне (8 март) уңае белән. Татарстан язучылар берлеге урнашкан бинада фронтовик язучылар, әдибәләр һәм шагыйрәләр катнашында түгәрәк өстәл артында чәй мәҗлесләре уздырылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язучылар берлеге идарәсенең 23 мартта булган чира ттагы утырышында апрель аенда Г Тукайга багышлап үткәрелә торган Халыкара шигърият бәйрәменә һәм җөмһүриятебез азучыларының июнь башларында үтәргә тиешле XII съездына хәзерлек мәсьәләләре каралды. Идарә карары белән, бер төркем язучыларга матди ярдәм дә күрсәтелде.
1—2 апрель көннәрендә җөмһүриятебезнең Балык Бистәсе районында «Татар әдәбияты көннәре» үткәрелде. Г. Ахунов. А Гыйләҗсв. М Мәһдиев. И Юзеев. Р Фәйзуллин. М Маликова. Батулла, Р Мөхәммәдиев. 3 Мансуров. Л Шагый- рьҗан. Г Моратон һ б каләмдәшләребез — барлыгы 30 га якын кеше районның Котлы Бөкәш. Күки Ямаш. Күгәрчен. Олы Елга. Тегермәнлек. Балтач (Юлсубино). Балыклы Чүкәй, Әшнәк авылларында булып, әдәбият сөючеләр белән очраштылар. Район үзәгендә үткәрелгән тарихи очрашу да күпләгән күңелләрдә якты-җылы истәлекләр калдырды
О