Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘР КИЧӘГЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕ КӨН ТУРЫНДА


Сорау. Тукан <>фонле! Совет чорының кайбер галимнәре. үзләренчә үжә- тләнеп, Сездән «социалист» ясарга тырыштылар. Бу. чыннан да. дөреслеккә туры киләме?
Җавап. Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм '
Сорау. Ә бит без. сәвнт заманы кешеләре, 70 ел буена социализмны төзеп карадык. Булды анык уңышлары, казанышлары. Булды анын кимчелекләре, хаталары. Бүзен исә социализм «шинеле»ннән үсеп чыккан башак кына бәндәләр аны эт игеп сүгә, корымга манчый. С оциализм төзү хыялы, ни генә әйтсән дә. изге нияттән ндс бит. Халык шуны, ышанып, күтәреп алды. Әмма шушы матур идеянен эчтәлеген югарыда утырган зур җитәкчеләр үзләре боздылар лабаса.
Җавап. Социализмның уңышлы таралуы өчен үзеңнең бил багьлап зшкә керешергә гайрәтен җитмәсә дә. һич булмаса. сүкмәскә вә күңелдән дошман булмаска кирәк 1
Сорау. Ә шулай да социали змг а мөнәсәбәтегез ничек?
Җавап. Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк Халыкның. укый торгач, үткенләнә торгач, шул социализм фикеренә барып төшмичә хәлләре гокгыр Социализм кеби бер мөкаддәс мәзһәбкә кергәндә, матурланып, кеше булып, галим вә мәгърифәтле булып керик
Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез '
Сорау. Дөньялар нык үзгәрде. Уналтынчы гасырда дәүләтчелеген югалткан гагар халкы, авыр гасырларны кичеп, инде менә өр-янадан уз дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш башлады. 1990 елнын 30 августы көнне жөмһүрнягебег парламенты 1агарсган Республикасының суверенитеты хакында Декларация кабул итте. Көрәш дәвам игә. Аны каннар яклаучылар күп. Шул ук вакыгга гади халыкның билгеле бер өлеше, суверенитет һәм сәясәт тнтәндә. артык егылып та китми кебек. Брежнев заманында тыныч һәм рәхәтрәк яшәдек, дип кенә җибәрәләр. Мина калса, бу өйдәге муллык, ашау-эчү белән генә чикләнү, рухи ярлылык, антка ганы коллыгына бирелү нәтиҗәсе. Бу фикер белән килешергә мөмкинме?
Җавап. Әле безнең татар кардәшләр өч яшьлек бала хөкемендә генәдер Өч ЯШЪлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсен яки тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр
Шуның шикелле, татарларга да. болай итсәгез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәгез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң, «Э э кирәкми, > э . .» дип киреләнәләр/*
Сорау. Ә шулай да үзегез куйган сөальне бүген үзегезгә бирәсе килә: безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган тынамы?
Җавап, һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр, милләтсмсз үлгән вә яки йоклаган, дип язалар Чынында безнең милләт үлгән үкме. әллә
йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк ярг ыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.
Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бу турыда минем фнкре касыйрем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик. гәзитә битләре илә йомшак җил истерик, һәм авызына иттихад вә иттифакь сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик...
Безнең милләт үлмәгән дә. йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем милләт үзе аерыр.
Милләт образауный кешеләргә, һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ.’
Сорау. Тарихта күп нәрсә кабатлана, диләр. Дөрес икән. Менә «янарын» ягкан Рәсәйнең сәяси сәхнәсенә патша заманындагы Думаны өстерәп менгерделәр. Нәрсә соң ул Дума? Ул нишләргә тиеш? Бү1енге көн Думасы тегесеннән нәрсәсе белән аерыла?
Җавап. Инде кара көннәр үтте, кайгы-хәсрәтләр артта калды Дөньяда үз- үзенә зарар теләүченең булмавы табигыйдер. Бу ышанулар һәм бу өметләргә куану урынлымы? Беренчедән, бу Дума һәрбер кирәкле эшләргә катнаша алмас Икенчедән, Дума чакырылганда да, ул бер эш турында хөкем чыгару яки бер мәсьәләне хәл итү өчен чакырылмый, тик бер төрле эшләр һәм мәсьәләләр хакында үз фикерен сөйләү өчен генә чакырыла.
Хәзер дәүләт Думасына сайлау һәм сайлану хокукына ия булган күп кенә юркемнәр бар.. Дума боларның арбасына ут ырыр, һәм ничек булса да боларнын теләкләрен булдырырга тырышыр Думаның байлар думасы булачагын, ярлылар файдасына төзеләчәк түгел икәнен күп санлы дәлилләр белән исбат иттек.
Думаның хәзерге хәле мәче тырнагындагы тычкан хәленә бик охшашлыдыр.
Бер кеше, комган берлә салкын су алып коенганда, суны тәненә тигезмичә, читкә түккәннән соң: «Әле дә ярый тимәде» — дип куана, имеш. Думаның урта партия кешеләренең хәрәкәте дә шул кешенең коенуы кабиленнән генә булырга охшыйдыр.6
Сорау. Байлар, ярлылар днмәктән, безнең хәзерге җәмгыятьтә нәкъ менә шушы ике катламга бүленеш, поляризация халәте бара. Халыкны һәм хөкүмәтне талау хисабына кемнәрдер сикереп-кикереп дигәндәй байый, кемнәрдер фәкыйрьлек чоң| ылына таба атлый...
Җ а в а н. Байлар, авырый башлагач та. каберен казып куялар Фәкыйрьләрне, үлгәч тә. өч көн ишетмиләр.’
Сорау. Рәсәй Думасына төрле карашта!ы депутатлар сайланды. Әмма дә Жириновскийның узуы хәтта дөнья матбугатын шаккаттырды. Бу сәясәтченең җиңү сәбәпләре нәрсәдә? Эзоп телендә булса да аңлатып китеп булмыймы?
Җавап. Гәзитәләрнең язганына караганда, зур хәвеф-хәтәрләргә сабыр игүче Куропаткин государственный банктан 2.650 000 тәңкә акча алган. Тагы да акча салучының үтенүе буенча, бу акчалар Куропаткинга саф алтыннан гына бирелгән Бу кадәр акчаны табар өчен. Куропаткин кайсы тәрегә чукынып, нинди сыерларны сауды икән?8
Сорау. Җәмгыятебез ике багана арасында(соцна. шзм һәм капитализм) тетрәде, бүт енге көндә тормыш зир-зәбәр килде. Менә шулар җирле! ендә гаделсезлек, явызлык өскә калкып чыкты. Адәмнәр усалланды, җаһнллектән дә. гөнаһтан да курыкмый башладылар. Дннн китаплар искәрткәнчә, кыямәт көне килеп җитте кеби...
Җавап. Шик-шөбһәсез — үзе! Инде эш үтте, булачаклар булды... Тиран сыйфатындагы кәһаре илә яратылмышларны асты-өстенә китерә икән Ярабби, бу кон җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларнын исәбен-хисабын кем белер9
И явызлар! Монда килегез Ничә йөз. ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдегез! Галимнәрне танымады! ыз Тугъры сөйләгәннәрне кыстыгыз, издегез. Алла гафилмени9 Җавап бирегез! Нигә җылаган булып торасыз?..9
Сорау. Безнең бүгенге көн кешеләрен ничек бәялисез? Бакыр акчаның ике ягы булган кеби, бардыр тискәреләре, бардыр әле бу тормышның өметле бәндәләре
Жав а и. һич кеше һичбер кешенең ярдәм соравына колак салмыйдыр. гүя кыямәт көнендә) е кеби. һәр кеше үз нәфесе белән генә мәштульдер.
Фәкыйрьлек, мохтаҗлык бик авыр Аны җиңеләйтүче юк Бу күз яшьләренә, бу гөнаһсыз адәмнәрнең хурлыклы хәлләренең барчасына шул социаль төркемнәрнең тырышмавы, кайт ыртмавы һәм кешелексезлеге сәбәптер
Тота белүчеләр булса, милләтнең акчасы мәктәп вә мәдрәсәләргә дә. шәкертләргә дә. гәзитләргә дә һәммәсенә җитәчәктер
Милләт акчасының ханәкаһ конюшнәсендәге ялкау сыерларының авызына гына агып торуы дәвам итсә, без бетәчәкбез 10
Сорау. Сәвит заманында бер генә партия бар иде, ул да булса «җннүчән. оештыручан» КПСС. Инде менә хәятыбыз бакчасына үзгәрешләр җиде бәреп керде. Сәяси мәйданда әллә ничаклы яна, яшь фиркаләр барлыкка килде. Әйтс1ез- че, ни-нәрсә соң бу партияләр?
Җавап. Миллият сакларга уңнарыбыз, хөррият сакларга сулларыбыз да булсын.
Кара кош та оча. Карга да оча Чыпчык та оча Черкидә дә канат бар. ул да оча (Ләкин очу белән очу арасында аерма бар ) Арысланның гайрәте, төлкенең хәйләкәрлеге, куянның куркаклыгы, дуңгызның нәҗеслеге бар һичберенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан "
Сорау. Яңа —1994 елга аяк баскан көннәр у наеннан Рәсәйдә ун көн чамасы эшләмәделәр. Рәсми төстә бәйрәм игьлан ителгән иде. Әйе, халык рәхәтләнеп ял итте, типтерде, әмма шушы вакытларда завод-фабрикалар тик торды, промышленность тармакларына ифра! зур зыян салынды. Моны ни белән анлагырта?
Җавап. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә анчак икс тапкыр гына буладыр.
Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәбез дә. шул авырлыкларны өстебездән икс тапкыр I ына төшереп, тынычлап торабыз.
Безнең ватандашларыбыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм иткәннәре кеби. әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр Хәпа бер юморист: «Ел тәүлегендә 365 кон була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр. 65 кон эшлиләр», дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер
Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә ял итүләр!ә әһәмият бирми горин булуыбыз күренәдер Соң. без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең апа баруыбыз, аларнын артка калулары тиеш ләбаса!
Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта, һаман фәкыйрь, һаман түбәнбез. Без һаман шул инә берлә кое казыйбыз, руслар машина берлә A lap мәгыйшәт сәфәрендә бер!өләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, без. йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез. 11