ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XII СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН
Инде хәбәр иткәнебезчә, быелнын июнь башында Татарстан язучыларының чираттагы XII съезды җыелырга тиеш. Шул уңайдан редакция язучыларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:
/. Я зучыларыбызның XI съезддан соң үткән биш елдагы иҗатына һәм аерым әсәрләргә карата Сез нинди фикердә?
2. Әдәби процессны оештыру ягыннан бу елларда Татарстан Язучылар берлеге һәм әдәби басмалар башкарган эшләрдән Сез канәгатьме? Сезнеңчә, XI съезд карарлары ни дәрәҗәдә үтәлде?
3. Әдәби фондның алдагы эшчәнлеге нинди булырга тиеш?
4. Алда торган съезддан Сез нәрсәләр котәсез?
5. Иҗат берлегебез татар әдәбиятызз тагын да үстерү очен нинди моһим чаралар үткәрергә тиеш дип саныйсыз?
Түбәндә редакциягә килгән җавапларны урнаштырабыз
Ибраһим Нуруллин:
1. Бөтен бер язучылар коллективының биш еллык иҗатына аерым әсәрләргә туктала-туктала характеристика бирү гаягь кыен Хәтта мөмкин түгел Мин тик соңг ы биш-ун елда үзен сиздергән бер тенденция турында г ына сүз әйтә алам. Ул да булса ерак һәм якын тарихыбызга игътибарның артуы. Мин биредә тарихи һәм автобиографик прозаны күздә тотам Менә Ф Лагынфиныц «Хыянәт» романы, менә Р Батулланың «Сөембикә»сс Менә Р Төхфәтуллннның «Җиләкле аланнар» повесте, менә Р Мохәммәдисвнсң «Сират күпере» романы һәм А Гыйлоҗсвнын «Йәгсз. бер дога» роман-истәлеге Әдәбиятыбызның диапазоны киңәю һәм жанр байлыгының артуы күңелле нәрсә, әлбәттә Тик менә тарихи җанр уңае белән бер искәрмә ясамый кала алмыйм Безнең бүгенге тарихи романчылар (аеруча ерак тарихка баг ышланган әсәрләрдә), үткәндәге вакыйгаларның иҗтимагый-нкътиса- дый нигез сәбәпләрен ачып тасвирлаудан бигрәк, шаклар катарлык маҗаралар уйлап чыгару белән мавыгалар Бу безнең беренче тарихи романнарыбызнып маҗаралы романга тартымрак булып чыкканлыгыннан килә микән, башка берәр сәбәбе бармы, кистереп әйтә алмыйм Борынгы болгарларның гореф-гадәт ләрен һәм дини ышануларын иҗтимаг ый-тарихи сәбәпләр белән бәйле рәвешгә бик га дөрес тасвирланган «Ител суы ака горур» романында хәтта Нурихан Фәттах га маҗара белән мавыгудан азат түгел иде Беренче коймак төерле була, дигәндәй, баштагы әсәрләрдә маҗарага табарак авышу гафу ителсә дә. тора-бара соцналь- ИК1.1Ш.1 ii.ni ТВКОНЧЯ ШЖ I грңы чагы гдыра юрган чын глрнхи романга глбл лдым ясау тиеш иде. Моның белән мин тарихи әсәрләрне тарихи матерналнзм кушканча гына язарга кирәк дип әйтергә теләмим «Дөнья һәм сугыш» (бу «гсәрнең > геккс тәрҗемәсе «Су г ыш һәм г ынычлык» иде) авторы Л Толстой принцип тарыннан г ына гыйбрәт алып эш итсәк тә. алга китеш булыр иде Толстой биг тарихи вакыйгаларны аерым шәхесләрнең геләк-омт ылышларыннан бигрәк. зур иҗг имаг ый сәбәп.гәр юн чыккан иген яза Ф Әмирханның «Мондый олуг темалар (ачлык темасы И Н > социальный характерда я гылырг а тиештер» (Әсәрләр. 4-том. 85 бит I днгәнсү тләрсн дә һәм аның бу сүзләрне япанда марксизмнан ерак торганын да онытмыйк
Кыскасы, хыял көчен маҗаралар уйлап чыгаруга җигү белән генә чикләнмичә. тарихчы галимнәр кебек архивларда куна-төнә ятып, тормышның үзендә барган закончалыклы тарихи вакыйгаларның серенә төшенергә тырышып язсагыз иде, каләмдәш дуслар.
2. Адәм баласы беркайчан да, бөтен нәрсәдән дә тулысыңча канәгать булып житә алмый. XI съездның карарлары үтәлдеме соң? Кул астымда ул карарлар булмагач, бу сорауга да хәйләләбрәк җавап бирергә туры килә. Якын үткәндә карарларның үтәлмәве (КПСС карарлары да шул исәптә) норма булып киткән иде. Әнә шуңа күрә, үткән съезд карарларының аз гына өлеше үтәлгән булса да, хәзерге идарә шактый эш башкарган дип әйтергә туры килә.
3. Яхшы булырга тиеш, билгеле. Конкрет бер теләгем дә бар. Татарстан җирендә язучылар өчен иҗат йорты булдыру турындагы күптәнге идеяне, ниһаять, тормышка ашырасы иде. Безнең Татарстан табигатен җир җәннәте дип атасаң да, хата булмас. Бу җирдә калкып чыккан иҗат йортына, путевка бәясенә карамыйча. БДБның барлык илләреннән язучылар теләп килерләр, чыгымнар капланыр һәм хәтта табыш та килер иде
4. Бик күп каләмдәшләрем кебек үк, ике съездыбыз арасындагы әдәбиятны һәм берлек идарәсенең эшен объектив анализлап, гадел бәя бирүен, яңа идарә сайлаганда, намуслы, гадел һәм принципиаль язучыларны сайлавын көтәм.
5. Барыннан да элек. Татарстан республикасы Язучылары берлеге респуб-ликабыздагы барлык татар мәктәпләрен шефка алырга тиеш дип уйлыйм Чөнки әдәбиятыбызны үстерәчәк талантлы балалар кулларына каләм алып яза башласыннар өчен аларга әдәби мөхит, әдәби атмосфера кирәк. Мәктәптә әдәбият укытуның куелышыннан кала, тере язучының килеп чыккалавы әнә шундый атмосфера урнаштыруда хәлиткеч роль уйнаячак
Онытыла төшкән тагын бер эшне җанландырырга кирәк дип беләм. Ул да булса яшь язучылар өчен танылган, тәҗрибәле язучылар җитәкчелегендә семинарлар үткәрү.
Гурий Тавлин:
1. Үткән биш ел, барыннан да бигрәк, заманында большевиклар урынсызга каһәрләп яла яккан, гомеренең яртысын туган Ватаныннан, төп укучыларыннан аерылып, мөһәжирлектә үткәрергә мәҗбүр булган бөек әдибебез Гаяз Исхакый иҗатының халкыбызга кире кайтарылуы белән билгеләнде, дияр идем. Соңгы биш елда әдәбиятыбыз сизелерлек үсте, укучыларыбыз күләмнәре белән генә түгел, эчтәлекләре, үзенчәлекләре, тирәнлекләре белән дә игътибарга лаек күп кенә әсәрләр алдылар Шундыйларга мин Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», Аяз Гыйләҗевның «Иәгсз, бер дога!». Ринат Мөхәммәдиевнен «Кенәри — читлек кошы». Миргазиян Юнысның «Европа ат сагына». Фоат Садриевнын «Таң җиле», Тәүфикъ Әйдинең «Елан угы». Рабит Батулланың «Сөембикә кыйссасы». Нурихан Фәттахның «Кичү», Җәмит Рәхимовның «Батырша», Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк» исемле әсәрләрен кертер идем. Ул әсәрләрнең күбесе «социалистик реализм» дигән сәяси өрәктән мөмкин кадәр читләшергә тырышып язылганнар.
Тагын шунысы куанычлы, әдипләребез милли тарихыбызны яктыртуда «өлкән туганыбыз» йогынтысыннан күпмедер дәрәҗәдә котылырга тырышып тәүге адымнарын ясадылар. Әмма прозаикларыбыз бүгенге тормышны, бүгенге геройларны сурәтләүдә (алар исәбенә Ф Садриев керми) бер урында таптанудан узмадылар.
2. Бу сорауга җавап бирергә кыенсынам.
3. Әдәби фонд—язучыларның арка терәге. Әмма бездә аның исеменә караганда җисеме ныграк сизелсен иде.
4. Алда торган съезд әшнәлеккә, күптән мәгълүм элитар төркемнең хакимлек итүенә чик куярга тиеш
5. Бүгенге болгавыр чорда бу сорауга да җавап табарга авырсынам.
Ләбибә Ихсанова:
1. Халык телендә «тирән сулар тын агалар» дигән гыйбарә бар Әдәбиятыбыз да шунын ише. Бер караганда. Язучылар берлеге тирәсендә шау-шулы вакыйгалар да. зур җыелышлар да булмады Иҗат секцияләре дә тынын калды Ләкин әдәби тормыш, төптәге агым кебек, барыбер үз юлыннан барды Язгы ташкын кебек шаулап килмәсә дә. яңа әсәрләр туды. Халкыбызның борынгы тарихын ачкан кызыклы романнарны, зур әдәби сөйләшүләргә нигез булган бүгенге көн әсәрләрен укыдык Драматурглар замандашыбызның рухи дөньясына алып керде Әдәбиятка килгән яна исемнәр үзләрен танытып өлгерде Күпьеллык тарихлы олы әдәбият шулай булырга тиештер инде ул Ашыкмый, кабаланмый үз эшен белеп эшләр Чын ягучыны мин теләсә нинди җимгә ташланырга әзер торган вак балык дип түгел, үз кирәген көтеп алучы төптәге җәен итеп күрәм Бу елларда җимнәргә кытлык юк анысы, чыны да, ялганы да тулып ята Шунысы куанычлы, кон кадагына сугыйм, кеше әйткәнче әйтеп калыйм дип. ашык-пошык язылган әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз күренде
2. Төшкә дә кермәгән гыйбрәтле чорда яшибез. Вакыйгалар гына түгел, кешеләрнең рухи кыйбласы да үзгәреп бетте. Әле кичә генә коммунистик идеал* ларга ант иткәннәр, шунын аркасында тормышларын бик җайлы игеп алып барган кешеләр, барыннан да уздырып, мәтәлә-кадала капитал дөньясына чаптылар. Әле кичә генә динне сүгеп ана ышанучыларны кыерсытып көн күргәннәр чиркәүләрдә шәм куя, маңгайлары күбеп чыкканчы чукына башлады Кирәксә дә. кирәкмәсә дә алла исеме белән сату итүчеләр күбәйде Маңгай тирен чыгарып эшләгәннән сон ял итүнең рәхәтен татымый башладылар Балалар мәктәптән бизде генә түгел, аларны укытырга, белем бирергә теләүчеләр мәктәптә үзләре дә бетеп бара инде Тоташ эчкечелек, фәхишлек Дөньяның аегын өскә кигергән сәбәпләрне санап кына бетерерлекме сон'* Күзәтергә. уйланырга, анализ ясарга һәм күрсәтеп бирергә вакыт бик җитте. Язучыларның төп эше алдагы съезддан соң менә гнул булырга тиеш. Ә моның очен кечкенә жанрлардан бигрәк, күп планлы эпик әсәрләр кирәк булачак. Бу елларда күп кенә язучылар респуб-ликабызның политик тормышында актив катнаштылар, каләмнәрен дә онытып бетермәгәннәрдер әле алар
3—4. Элекке елларда рус әдәбиятына чыгу, аның аша башка телләргә тәрҗемә ителү максат итеп куелды Язучының иҗатына бәя биргәндә шул югарылыктан карадык Ләкин, шул ук вакытта башка милләт укучылары урга кул язучыларның начар тәрҗемәләрен дә алгалады һәм. шуңар карап, әдәбиятыбыз турында тулаем фикер йөртте. Инде республикабыз бәйсезлек алганнан соң әдәби багланышларга мөмкинлекләр күбәйде. Чит илләр белән турыдан-туры элемтәгә керү юллары да ачылды Шул мөмкинлектән акыл белән файдаланасы, әдәбият габызның алгып фондына керерлек әсәрләрне генә дөнья күләменә чыгарасы иде
Элекке СССР территориясендәге җиде миллионга якын үз халкыбызны да онытырга ярамый Ләкин олы бер бәла бар. базар икътисадына күчкәннән бирле ки ran басып чыгару һәм аны тарату ерып чыга алмаслык кыенлыкларга очрады Ә бу проблеманы бары тик дәүләт күләмендә генә хәл игеп була Ничек тә ю тын табасы иде шуның. __
5. Әдәбиятның алга таба үсешенә язучыларның очрашып, киңәшеп, бәхәсләшеп яшәүләре дә кирәк Элекке рус язучылары юкка гына Телешов кичәләренә, Никитиннарның әдәби чәршәмбеләренә һәм башка салоннарга жыелмаг аңнардыр Бездә әдәби секцияләр эшли иде. яхшымы-яманмы партия о гкә комитеты оештырган «укулар»да очраша идек, айга бер булса да җыелышлар үтеп горды Хәзер тәмам аерылып бет тек Ә очрашасы, сөйләшәсе килә. Капиталистик дөнья булгач булсын, әллә алардаг ы шикелле, аерым сайлаш ан кешеләр өчен «клублар» ачып җибәрәбезме соң’ Әйтик. «Язучы клубы» Бер-берсенә ышаш ан. бер-берсен хөрмәт игә торган язучылар гына керер анда Ә бәлки ул беркадәр акчалы да булыр Әмма андый утырышларда чын әдәби сон гәшү бу гыр иде кезэек
Әдәбият дөньясына кагылмаса да тагын бер теләгемне әйтми кала алмыйм Элек безнең җөмһүриятебездә «Республиканың Хезмәт Батыры» дигән исем булган Ятучылардан Галимҗан Ибраһимов га шул мактаулы исемне нөргкән Безнең хәзер үз гимныбыз, үз байрагыбыз, үз туграбыз бар Шу гар янына «Татарстанның Хезмәг Батыры» дигән исемне дә алсак бәйсезтегебезнең тагын бер билгесе булыр иде Ә республикада аңар лаек булырлык кешеләр җигәрлек дип уйлыйм Алдагы съезд уңае белән, бәлки ул мәсьәләне дә хөкүмәтебез алдында күгәрергә ярындыр