Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СИХЕРЧЕЛӘР КИРӘК ДӨНЬЯГА

Нәбирә Гыйматдинованын 1993 елда Татарстан китап нәшрияты чьи арган повесть һәм хикәяләр җыентыгының «Сихерче» исеме белән аталуы очраклы гүгел. Китапка авторами соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланган, һәм «Сихерче» повесте алар арасында ин унышлысы, дип әйтсәк тә ялгышмабыз
Әсәрнен төп герое — Сәвилә образы язучы дөньясында кинәттән генә пәйда булмаган. Ллдарак иҗат ителгән хатын-кыз образлары ана үзенә күрә бер баскыч кебек. Н. Гыйматдинова героинялары кайсыдыр яклары белән бер-беренә охшаш. Аларны бер исем аегында берләштереп, символик рәвештә «җирдән аерылганнар» дип атап булыр иде Әмма тагын бер кат искәртергә кирәк, бу исем символик. Чөнки ул героиняларның кайчакны кешеләрдән аерылуларын гына, ә жирнен үзенә, табигатькә, киресенчә, бик нык, гадәттән тыш нык бәйләнгән булуларын күрсәтә. Шул рәвешчә, язучы табигать белән кешелек җәмгы япе арасындагы каршылыкны бөтен кискенлеге белән укучылар күз алдына бастыра. Авторның героинялары шушы икс як арасында бәйләүче чылбыр, арадашчы һәм әлеге кискенлекне күрсәтүдә Н Гыйматдинова гротеск алымын сайлый Шуның өчен дә образлар бераз чынбарлыктан ерак кебек тоела. «Сихерчемдәге Сәвилә. «Хыялмдагы Динә. «Талпынумдагы Мәрьям гадәттән тышрак шәхесләр. Болар башкалардан аерылып гора, шуның өчен дә тормышта алар япа-ялгыз диярлек
Дөнья әдәбиятында «Күгән агачында сайраучылар» («Поющие в терновнике») дигән гүзәл әсәр бар Автор хатын-кызның бәхетсезлеген, башка күп кенә хикәя-ромлннардаг ы кебек, социаль шартлар белән бәйләми, гаепне тулысынча ирләр өстенә аудара, һәм тагын: «Бөек игеп яратырга, олы хискә бары тик табигатендә хатын-кыз психолог иясе белән якынлык булган ирләр генә сөләгле», дигән нәтнжә ясый Н Гыйматдинова иҗатында да шушыңаохшаш күренешкә тап булабыз.
«Ханьг.м-солтаным» повестендагы Таһир образы моның ачык мисалы. Әсәрдә аңа Саимә апа тарафыннан түбәндәге бәяләмә бирелә «Хатын-кыз төсле бик чиста кеше Кием-салымын идәнгә бәрми, элеп куя. Тартмый да. гокса тегеләрнең тәмәке исе тынга каба иде. Сүзен уйлап сөйли, ашыкмый». Менә шушы Таһир җыр ярата, күрше хатынының җырлаг анын эштән бүленеп тыңлый ул. Үзе шигырьләр яза икән мәхәббәт шигырьләре Нәкъ шул Таһир тормыш төбенә тәгәрәп баручы Мөр- шидәне бернигә карамыйча олы бер хис белән ярата
«Сихерчемдәге Тәминдар, бу җыен-тыкка кермәгән «Ут күбәләге» һәм «Хыял» дигән повестьлардагы Юлчы. Баязит образлары йомшак күңелле, күпмедер дәрәҗәдә хатын-кыз табигатьле кешеләр. Юлчы белән Таһир бәхетлерәк, аларның мәхәббәтләре өчен югал- тырлары юк Сөю-сөелү эшләрендә фаҗигагә юлыксалар да. алар бу хәлләрдән кешелек горурлыкларын югалтмыйча чыгалар Башка ир-ат геройлар Н. Гыйматдинованын мәхәббәттә сынавын күгәрә алмыйлар, матди җигеш тек. дан-дәрәҗәне мәхәббәттән өстен куялар һәм бу күренеш күбесенчә язу чыттың башлангыч чор иҗатына хас. «Хыялмдагы Баязит. «Ярату галәмәтемндәгс Әс- һар. «Сихерчемдәге Тәминдар шундыйлардан.
«Сихерче» җыентьп ына кертелгән хикәя-повестьлар авторның соңгы чор нжаты жимешләре һәм алар язучының үсешен бик ачык күрсәтәләр Биредә инде тормышның үзе чагыла, чынбарлыкка якын типлар гөп урынны ала. «Хатын-кыз илаһи зат, мәхәббәте өчен бөтен корбанга риза: ир-ат куркак һәм түбән жанлы, матди җитешлек өчен сөюен корбан итәргә дә күп сорамый», дигән берьяклы бүленеш инде монда юк Авторның хатын-кыз героинялары да хыялыйлыктан, илаһилык тан. «җирдән аерылганлыктан ераграк китеп, гадәтилеккә күбрәк якынайганнар Әмма, шуңа карамастан, алар барыбер төркемнәнаерылып торалар. «Бүре каны». «Ханым-со лтаным» повестьларындагы Гө- лнара һәм Зөлфия. «Су хикәяте». «Ташу» хикәяләрендә! е Рәфинә һәм Кәримә образлары жир кешеләре, тормышка, кешеләр җәмгыятенә меңнәрчә җепләр белән бәйләнгәннәр. Алар ялгыз түгел, димәк, язучы җирдәге тормышны тулысынча инкарь итү дигән кыргын чиктә торып фикер йөртми
Н Гыйматдинованың кайбер әсәрләре халыкныи йөзьеллык, меньеллык тәҗрибәсен, ышануларын нигезләп, те- лдән-телгә сөйләнеп йөри торган ва-кыйгаларны хәтерләтә. «Язмыш». «Ка-ргыш». «Үч» кебек, совет әдәбиятында инкарь ителеп килгән гәгьбнр-төшен- чәләр биредә тулы көч белән чагыла Мәсәлән. «Ташу», «Манара», «Бер телем икмәк» хикәяләре моңа ачык мисал. Күп вакыт бу төшенчәләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән узып, табигать кеше табигать мөнәсәбәтләре өлкәсенә килеп керә. Мәсәлән. «Бүре каны». «Сихерче» повестьлары шундыйлар рәтендә Табигать һәм кеше арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне. каршылык-бөтенлекләрне ачарга омтылыш — бу язучының баштагы иҗатыннан ук килә Автор бу чорда «кеше - җиңүче» һәм «табигать җиңелүче» арасындагы каршылыкларны ни әйтерен яшереп тормыйча, ачык һәм конкрет детальләр белән сурәтли Мисал өчен «Хыял» повестендагы бер күренешне генә китерү дә җитә: йомшак бөреле тал агачын тамырыннан йолкучы бульдозер Н Гыйматдинованың соңгы еллардагы повесть һәм хикәяләрендә исә бу проблема бераз яшеребрәк. эретебрәк бирелә Янәдән бу урында дәлил игеп «Бүре каны», «Си-херче» повестьларын атау урынлы булыр. Табигать үзенең табигый яшәешенә тыкшынучыларны каты җәзалый Кеше - габигатьнен бер кисәге генә, анын акыл көче табигатьне җиңүгә, буйсындыруга түгел, ә тиешенчә, дөрес файдалануга юнәлтелгән булырга тиеш. Киресенчә булганда, табигать бездән каты һәм рәхимсез үч алачак
Гөнаһсыз җанварның җанын кыеп аякка бастырылган Рамазан Закиров- нын үлеме бүредән («Бүре каны») була. Кеше ялгышын табигать үзе төзәтә Ахыр чиктә дөреслек өскә чыга. «Сихерчемдә исә адәм балаларының рухи һәм физик деградациясе аларның табигатьтән ераклашуы нәтиҗәсе буларак карала. Менә Сәвиләнең Риязга әйткән сүзләре: «Үсемлек, киек-җанвар, бөҗәк, су, һава безне тулыландыручы, яшәтүче тере организм. Шуның берсен югалту да һәлакәткә тиң! Кара син галәм белән кеше арасындагы охшашлыкны. Әйтик, йөрәк кояш, бавыр — жир, үпкә һава, бөер су, ди. Табигатькә никадәр якын булуыңны тоясыңмы инде? Ә бит кешеләр һаман саен аның белән бәйләнешен өзә бара, өзә бара. Шуның аркасында коточкыч фа- жигаларга юлыга: авырый. Дөньяга га-рип-гораба туа, әшәке чир аза. им та-былмый торганы... Мин синең урыныңда булсам, жир язмышын да, табигать язмышын да бертигез кайгыртыр идем»
Повестьта образлар кызыклы гына. Алар арасында Сәвилә башкаларга ох-шамаган булуы белән аерылып тора. Чынлап та. мондый тип кешеләр моңа кадәр әдәбияттан гына түгел, тормыштан да бик тырышып «куылдылар». Шуңа күрә Сәвиләнең һәм аның белән бергә Убыр образының да. беренче карашка. безгә артык «җирдән аерылган» булып күренүе сәер түгел Ләкин, бернигә карамыйча, без Сәвиләнең тормышчан образ булуын раслыйбыз. Моның шулай икәненә дәлил итеп, әсәрнең башка геройларын китерү урынлы булыр Бу Тәминдарның ха гыны Мәликә, фельдшер Сәкинә, көтүче егетләр. председатель Рияз һ. б
Рияз образына аерым тукталып ки-түне кирәк дип таптык. Бу - замана герое Аның начар белән бергә, уңай сыйфатлары да шактый, һәм язучы моны яшерми дә. Соңгы вакытта җиргә. авыл хуҗалыгына, колхозларга булган яңа карашларны без аның авызыннан ишетәбез: «Теләгән кешеләргә җир өләшәм әле. Аны яңадан хуҗасына кайтарып бирәсе иде Агай-эне бизгән туфрактан, исен тоймый, кадерен белми, чит-ят күрә Хәзер аны чын хуҗа итү миннән дә тора».
Н Гыйматдинова әсәрләрендә портрет ясау сирәк күренеш Укучы һәр геройны күңелендә үзенә ничек кирәк, шулай ясый. Әмма Риязның, башка образлардан аермалы буларак, портреты детальләргә шактый бай Алар да уңай якка сөйли Әгәр дә классикларда тышкы кыяфәтнең эчке дөнья белән ныклы бәйләнешкә куеп сурәтләнүен һәм монда күзләрнең аеруча зур роль уйнавын исәпкә алсак. Риязның нур тулы ике күзе аның яхшы күңеллелеге турында сөйләп тора
Күзләргә Гыйматдинова әсәрендә зур игътибар бирелә. Кеше дигән сер йомгагын сүтү күзләр аша гына була ала дип өйрәтә Убыр да: «Адәм күңеле карурман кебек карашыдыр, абага кебек күренмидер Төшсәң, күзләр аша гына төшәрсең адәм күңеленә. Ни яман
асрый адәм, ни яхшы саклый - күздән укырсың»
Әмма кайчак күзләр дә алдый икән Әсәрдән күренгәнчә, күзенә шулай ук нур тулу1а карамастан, председательнең төпчеге Галимхан, ншезде. әтисенең дәвамчысы булып һәм аның сыйфатларын бары тик заманага яраштыр) ан булып чыкты
Н. Гыйматдинованын герой һәм ге-роинялары портретын һәр укучы үз кү-ңелендә үзенчә ясый дип әйткән идек Миндә Сәвилә үткен, жор телле, сабыр. сүзен тыйнак, әмма үтемле итеп, йөрәктән сөйли торган, уйчан, хыялый, әмма жилбәзәк түгел, киресенчә, басынкы булып күзалланган иде Күбәләк канаты кебек селкенеп, лепердәп торучы зат түгел бу. югыйсә лөнья аны изәр, сытар иде Бу көчле һәм гайрәтле зат Шуның өчен дә К Тинчурин исемендәге театрда куелган «Сихерче» спектаклендә артистка тудырган Сәви лә образын кабул итә алмадым Режиссерның аны артык хыялыйлыкка мануына. артистканың бигүк талашлы бул мавы да өстәлеп, күңелсез генә нәтиҗә килеп чыккан.
Сәвилә бөтенлеккә ирешкән шәхес Аньш омтылышлары, теләкләре, мөмкинлекләре каршылыкта гүгел Аның эчендәгесе тышында) ыга тәңгәл килә. Бу кызның бер үк вакытта бәхете дә. бәхетсезлеге дә Көч ле шәхес буларак, ул сүзендә дә. эшендә дә башкалар! а яраклашудан ерак гора Безнең кешелек жәмгыятс. күп очракта, үзенең әгъзаларыннан сер йомгагы ясый Кайчак кешеләрдә үзләренә охшама! аннарга карата нәфрәт уяна Шуңа да «ак каргалык»ка үзен-үзе дучар итәргә күп шәхесләр батырчылык итми Күпләр ярашып яшәүне артыграк күрә Риязны искә төшерик Сәвиләнең табигатьне яклап сөйьнән сүзенә каршы ул түбәндәгечә жанап бирә:
« Син, Сәвилә, кызык сөйлә ген Тере организм турында ла. галәм белән охшашлыклар турында да Болын ны кызгануың да әйбә] Әгәр синен сыман халыкка сөйләп бирсәм, безнең председатель акылдан япан диярләр. Ә йодрык белән өркетәсе килми, беләсеңме'
- Абруй саклыйсы!!, әйемс'
Әтине «кансыз» дип сүктеләр Мине «жүләр» дисәләр? Мин бит инде бер урталык табарга тиеш!»
Сәвилә һәрвакыт диярлек жан һәм матди житешлек днюн төшенчәләрне каршылыкка кертә Анын өчен һәрнәрсә жан аша уздырыла матди дөнья! а жан тәрәзәсе аша карын Заман туктаусыз рәвештә кешенең бәхет утын «житешлек. туклык, байлык» дигән якка тартса. Сәвилә өчен «күңел, хис» төшенчәләре беренчел булып гора. Кешенен тулы бәхете өчен бо.тар- нын һәр икесе мөһим икәнне дә аялый ул: «Авылдан кеше акча эшли алмаганга күрә генә качмый. Рияз, ямь тапмаганга да китә» Кем гаепле монл’ һөм ничек кайтарырга авыл ямен’ һәм нәрсә ул. гомумән, авыл яме' Сәвилә карашыңча, ул ямь-яшел болын. агуланмаган басу-кыр.тар. кешеләр арасындагы байлык, дан-шөһрәт- кә корылмаган, эчкерсез мөнәсәбәг- ләр. туг анлык хисе
Н. Гыйматдинованын әсәрләре мә-гънәле символлар! а бай. «Сихерче»дә- ге ике күрше ишегалдын урталай бүлүче койма ул урын бүлү генә түл ел. ул даннарны да бүлү Сәвилә һәм аның яхшы йөрәкле апасы Мәликә Тәминдарлар белән бер дөньяг а сыешып яши алмыйлар Тәминдар көчсез ieic. битарафлыгы аркасында көймәнең теге ягыңда калды Гомумән, әсәрнең барлык геройлары шул Тәминдарлар ка i- ган якка сыеп бетә диярлек Сәвилә япа-ялгыз, повесть ахырында аны апа сы да ташлап китә. Иң сискәндергәне дә шул баш геройның ялгызлы!ы булды Бодай барса, буыннар чылбыры өзелү ихтималы бик зур Сәвилә күпме генә эзләсә до. Убыр өйрәткән һәм үзс Iуплати тәжрнбәсен тапшырырга үз кисәген таба алмау куркынычы бар
«Сихерче» эшләнеше. темасы, кү төрелгән мәсьәләләре буенча әдәбиятта вакыйга дип саналырлык әсәр Кешелек жәмгыяте. фикер агышы бер урындарак таптана икән В Гют оның атаклы «Собор. »ындагы «сихерче» һәм Гыйматдинованын сихерчесе язмышы. нигездә, уртак Алар бары көрәш алымнары белән гетто бераз аерыла.
Дөнья үлчәвенең явыз тык. битара-флык салыш ан яна һаман баса бара Көннәрдән бер көнне каршы якнын бө-тенләй бушап калу ихтималы зур. Автор шул хакта кисәтә.
«Сихерче» жыенгытына кертелгән «Ханым-солтаным» «каре ижтнмагый- ПСИХОЛОГИК повесть жанрына карый Автор шәхесләрнең күңел дөньясын мәхәббәт ситуациясе аша ача Әсәрдә башка ситуаиия-проблемалир. я! ьни табигатьне саклау, кешенен хезмәткә мөнәсәбәте кебек мәсьәләләр урын алса да. беренче урыша барыбер мәхәббәт ситуациясе калкын чыт Шәхеснең эчке трагедиясен сөю эшләре аша ачу Н I гХнма! динованын яратып һәм белеп ку.Здана тор! ан алымы Әлеге авторның әсәрләре үзенчәлекле стильгә, мавыктыргыч сюжетка ия Анда чор һәм милләт, кешелек өчен мөһим мәсьәлә-проблемалар тасвирый осталык белән тыгыз үрелеп бара
Китап базары көннән-көн ярлыланган бер чорда «Сихерче» жыентыгы- ның дөньяга чытуы һәм матур әдә
бият сөючеләрнең игътибарын жәлеп итүе куанычлы хәл
Чоры шундый. Көчле яңа әсәрләр көтә халык. Бәлаләребез турында шәрран ярып сөйли торган әсәрләр көтә.
Руфия ГЫЙЛӘЖИЕВА-ХӘМИДУЛЛИНА. педагогия институты аспиранты