Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әй, Гомәр, мәҗнүн Гомәр,
гамьле Гомәр, I ашыйк Гомәр, Бу җиһанда һич кемгә дә
бер зарары юк Гомәр!
Яд HIӘр.1Әр, МИН КИICOM дә,
халыкт a — иҗатымны.
Белмәгәннәр белер — минем
һәм ши1ырь, һәм атымны...
Бу юлларны кем язган? һәм нигә без әлегәчә анын «атын, иҗатын» белмичә яшәгәнбез?
Кырым-татар әдәбиятының горурлыгы, кырымлылар үзләре атаганча, мәшһүр «саз шагыйре», унҗиденче гасырда (1621-1707 еллар) яшәгән. 25 мең юллык зур шигъри мирас калдырган Гашыйк Гомәр Гомәр Абдулла улы иҗатыннан бу эндәш-«сәтырьләр».
Кардәш терки халыклар авыз иҗатында һәм шигъриятендә «ашуг- лармның I ашыйк шаг ыйрьләрнсн «саз чалып» иҗат иткән көнле шигырьләре мәгълүм бер традиция. Шуңа да «Аслы вә Кәрим». «Гашыйк Гариб» кебек кыйссалар, аларның иҗатчылары, каһарманнары торки шигъриятнең канында, җанында булган. Гашыйк Гомәр шәхесе белән дә. шигырьләре белән дә аларның дәвамчысы, үзе дә легендар бер зат һәм халык иҗатын язма кырым-татар әдәбиятына тоташтыручы. Мәхмүт Касыймның «Йосыф- Золәйха»сы белән башланган (XIII йөз) бу әдәбиятка 17 гасырда Әдип дигән шагыйрьнең «Сәфәрнамә». Җанмөхәммәтнен «Тугайбәй» әсәрләре өстәлә Болар шигъри дастаннар, тарихи зур кыйммәткә ия ядкарьләр Бу шат ыйрьләрнең замандашы. Кизләүдә (Евпатория) туып үскән Гашыйк Гомәр. әлбәттә, халык иҗаты җәүһәрләрен дә. язма әдәбият-нгнгьрият үрнәкләрен дә яхшы өйрәнгән Кырымдагы атаклы мәдрәсәләрдә дә. үзе сәяхәт иткән һәм яшәгән Торкия. Иран. Дагыстан. Әзәрбайжан кебек илләрдә дә белемен даими үстерә кил1 он Остазлары Хафиз. Руми. Фирдәүси. Сәгъди һ б.. төркиләрдән Әхмәт Ясәви. Юныс Әмрә. Фозули кебек олуг шагыйрьләр авазы да аның шш ырь рухына күчкән Торки әдәбиятларның уртак традицияләрен, лириканың күк һәм жир аралашкан югары сулышын, сурәтләр дөньясын, шәкли байлыг ын. геле-ослүбен Гашыйк Гомәрдә аеруча калку тоясың Ул. Юныс Әмрә кебек үк. төрекнең ип зур шагыйрьләреннән санала шигырьләре Төркиядә төрле антологияләргә кертелгән. Ә кулъязмалары дөньяның, шул исәптән Ауропа илләренең күп китапханәләрендә кулъязма килеш сакланган
1894 елда Бакчасарайның «Тәрҗеман» нәшрияты (И. Гаспралы редакциясендә) аның «Диване Гашыйк Гомәр» дип аталган тупланмасын бастырып чыгара Безнең гасырның сиксәненче елларында исә Гашыйк Гомәр шигырьләре, икс калын том булып, хәзерге кырым-татар теленә күчермәләре белән. Ташкентта бик затлы басмада дөнья күрде Анда шагыйрьнең газәлләре, кошмалары. шәркылары. бәетләре, мөхәммәсләре һәм башка шигъри жанрлардагы үрнәкләре.
Бу санда олуг шагыйрьне укучыларыбызга таныту юлында беренче тәҗрибә буларак тәкъдим ителә торган шигырьләр әнә шул басмадан алынды
Мин. сиңа күңел биргәнгә җиһанда бер көлмәдем: Кичтем гомерем михнәт илә. сафасын һич сөрмәдем.
Башыма күпме кайгылар килде — мин кайгырмадым. Бер дога белмәм, гүзәл: мәүләгә сандым мин —Сине.
Син мине санламасаң да мин сине онытмадым.
Сине ташлап тиле күңел гайрегә омтылмады!
Сиңа гашыйк булып, асыл гомерем зая үтмәде.
Бер дога белмәм, гүзәл: мәүләгә сандым мин - Сине.
Йә. Илаһи, кем дә бу дәрткә, дим, дучар булмасын.
Эзләсен хәзердән соңра —дәртенә дәрман юлласын.
Әйтте Гомәр: — Гомерем соңы мәхшәргә тап булмасын! — Бер дога белмәм, гүзәл: мәүләгә сандым мин Сине'
Кадыйр мәүләм2, хикмәтең күп өченгә
Бер җан күрдем мәрмәр ташның эчендә:
Гомерең тәмам булып соңгы көнендә
Качырырлар кара җирнең эченә...
Мең-мең Шөкер булсын тәңрем сөбханга. Багышладым җанны дин вә иманга Инде терәлгәнбез ахырзаманга:
Хәләл кая? — хәрәм керде эчеңә.
Юктан бар әйләде ул тәңре безне.
Мөэминнәр кылсын биш вакыт намазны.
Хак алдында тәкәббер итмә йөзне.
Иблистәй сөрерләр тәмуг эченә
Гашыйк Гомәр моны юкка сөйләмәс.
Нәсыйхәт итәр ки. беркем тыңламас.
Дәрте күптер — һичкем дәрман әйләмәс. - Әҗәл угы инде башы эчендә
Татарчага Әхмәт ГАДЕЛ күчерде
Гүзәл яр. сөйсәң әгәр, кил, тап — Хиҗазда күр мине...
' Мәүләгә сандым Хак тәгаләгә тиңләдем.
‘ Кадыйр мәүлә кодрәтле Аллаһ.
Анда тапмасаң булырмын мин—Кәгъбәдә, күр мине!
Анда да булмасам. туры Шам-Шәриф юлына төш.
Өммия мәчете эчендә, мин намазда, күр мине...
Ничә ел ялвардым— шөкер, кабул булды бу теләк:
Бер колына кылдың шәфкать, әй мәләк заты мәләк!
Гашыйкны горбәттә һаман йөртте бу язмыш-фәләк,
Исфаганда булмасам, син. кил, Ширазда күр мине!
Тормады туктап Гомәр -ул бар дөньяны гизәрме?
Күрмәде гомерендә синдәй сөеклене дилбәрне.
Бәлки туфандыр соң язмыш, йә урным - Сарай жире
Карс. Тәбризләрдә... түгел, Шәһри Назда күр мине!
Ник гүзәлгә бирдем күңел? белмәдем Кичө-көндез тик егьладым. көлмәдем Эзләп тә дәртемә дәва күрмәдем. Бер дәва бир' димен Хәким-Локманга
Гөл-лаләләр йөземе?- миңе күптер.
Кашлары каләмдер, керфеге уктыр һичкем белән аны тиңләмәк юктыр. Аңа I иң тумас, дидем, бу заманга!
Гомәр сөйләр сүздә ялганы булмас.
Ярына кол булган тынгылык күрмәс. Күңел I ашыйк бер шәй. фәкыйрьмен. димәс Мал-мөлкәт ни. яр өчен фида җанга?!
Әллә синең күзләр корбаны булдым9 Йөзләреңә багып туялмадым мин Гыйбрәт өчен яралдыңмы җиһанга? Нәни миңен аңа сыялмадым мин
Гашыйктанмы ут-ялкын күккә ашкан? Бәхтен бер табармы ул — хәсрәтле җан? Кулларым һаман муйныңа чорналган,— Сине үбәргә, аһ. кыялмадым мин.
Калды тиле күңелем янган хәлендә, Мәүләм, ирештер моратка мине дә?! Гашыйк Гомәр шаһит, шул сөеклемә:
— Хуш мәңгегә, гүзәл! — дия алмадым мин.
Әй, яудашлар! Гашыйк булганнан бирле Хәсрәт-дәртләр миңа яр булып китте. Гамь дәрьясы баштан ашканнан бирле Вөҗүдем бер дөя(нар) булып китте:
Кәрваным үтәлмәс илләрдә калдым,
Гариб мәҗнүн кебек, чүлләрдә калдым, Бер гаҗәп сер тулы юлларда калдым. Дүрт саным да — тораташ булып китте.
Хәстәдер вөҗүдем — сау хәлдә түгелдер, Ярам — йөрәктә, ул—тәндә түгелдер, Акыл-уем ерак — миндә түгелдер. Сөйгәнем —аһ, ятка яр булып китте...
Әй, Гомәр, күккә ашканга моңнарым.
Зар чигеп, үксеп, үкереп егъладым.
Үпкә-гамь томаны, башымнан уралдың— Бу дөнья башыма тар булып китте.
Татарчага Рәдиф ГАТАШ күчерде.