Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

АГЫЙДЕЛ, ЧУЛМАИ, ИДЕЛ...

Тын. Кояш сүрелә. Агыйдел, Агасың бәрелеп талларга. Агасың, тынгысыз җанымны Саласың тагын да уйларга. Мәгънәсез дөньяны калдырып. Калдырып җанымны күмергә.— Талпына, җилпенә йөрәгем Очарга, белмимен, кай җиргә? Хисләрне уятыр, тетрәтер Ах, нәрсә, ни генә калды соң? Арыган, талчыккан чагымда Башымны кайларга салыйм соң?! Ваемсыз, бер гамьсез чакларым. Сез зәңгәр томаннар артында... Хәсрәтле, сагышлы моң килә, Агыйдел, дулкыннар тавышында. . Кич. Эңгер. Морҗадан ак төтен Елыша тын гына урамга. Бер гомерем жәл түгел, тагын бер Ямь-яшел юллардан урарга, Буранга, себерткән җилләргә Йөз куеп атларда җиләргә... Мәгънәсез, ваемсыз дөньяны Калдырып китәргә, китәргә Талпына, җилпенә йөрәгем.— Тилпенә... Чакыра кайларга?.. Чайпала-чайкала Агыйдел.
Тын гына бәрелеп талларга...
Кешеләргә бүген нәрсә булган. Дөньяларга, димен. ни булган? Челпәрәмә килеп ватылдымы Хыяллардан корган бу дөньям9 Бер карасаң. берни үзгәрмәгән. Шул ук дөнья, шул ук кешеләр Кемдер килә, кемдер китә тора. Имин яши минем ишеләр Күкләр биек. Кояш урынында. Җәй артыннан тагын көз килә. Карлар ява... Гөлләр яфрак яра... Очар кошлар үзенен иркендә Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Барысы да кебек урынында Барысы да бер үк күк астында Җылы ала Кояш нурыннан. Ә нигә соң җаным тыныч түгел. Менә тагын җиргә басчым да. Тар читлеккә ябып куйган кебек Хыялларым нидән тарсына"’ Күккә карыйм, җиргә карыймын да Йөрәгемне нинди шом баса’ Нишләрмен соң хыяллардан юрган Шушы бәллүр дөньям уалса?!
Шушы инде
Баскан җирем кемнең туфрагы сон? Кемнәр сөягендә басып юрам?
Алыплардай чалкан төшеп яткан Җирнең уртасына мәгърур Урал Агыйделкәй ага көмеш чылбыр Кыштыр-кыштыр дала җиле исә Аваз салсам әтәр. үткәннәрдән Хәбәр килер микән, кичекмичә’ Кем эзләре калган бу туфракта. Кемнәр рухы дәшә еллар аша9 Нәсел-ыру, туган тамырларым Кемнәр белән икән, дим, тоташа? Боек һуннар эзе калгандыр бит. Хәзәр кавемнәре кая киткән’ Болгар бабамнарның язмышлары Сыдырылып кайсы җирдән үткән?! Туфрак, сулар әтәр сөйли белсә. Шул тауларның әтәр телен белсәң. Гере тарих күз алдына килеп. Үткәннәрне әтәр сөйләп бирсә.
Тетрәп куяр иде мәгърур Урал. Тынып калыр иде Агыйделем... Утлар өткән, җил-давыллар үткән — Шушы инде минем туган җирем.
Тышаулы атларга карап
Никтер сәер... Тау буенда Йөри тышаулы атлар... Атлар гынамы, безнең дә — Кайда тышаусыз чаклар?! Кайчан соң тайлар, колыннар Пыр тузып уйный иде. Ә без соң—яланаяктан (Аттан киммени таяклар!) Бар җирне буйлый идек Тышаусыз иде хыяллар, Тышаусыз иде өмет.
..Җилдәй җилдергән колыннар Туктады нидер сизеп.
Туктады уйлар агышы, — Авызлык кидерделәр.
Бил катмас борын тайларның Өстенә мендерделәр... Тарттылар, күтәрделәр дә Сыртлары сыгылганчы. Йөрәге ярылып, юлда Гөрселдәп егылганчы. Йөдәгән, йончыкканнарын Тышаулап җибәрделәр.
..Уйларым әле дә тышаусыз. Әле дә йөгәнсезләр.
Яңгырларда ышык тапмый Тора тышаулы атлар.
Калды соң. калды к айларда Тышаусыз йөргән чаклар? Тышаулы атларга карап Нигә соң сыкрый күңел? ...Ах, тышау гына атларда. Ах. ярый богау түгел.
Оныттык
Башка җирдә ямь тапмадык инде.. Гомер буе сиңа йөз тоттык. Сагындык та машинада кайттык, Ат җигүне мәгәр оныттык...
Таш йортларга күптән күнексәк тә. Шәһәр исләреннән тончыктык. Ятып иснәсәк тә печәннәрен. Печән чабуларны оныттык Динебезне, туган җиребезне
Югалттык та... Хәзер ни таптык? Тапмадык та. борынгыдан килгән Гореф-гадәтләрне оныттык Айлы кичләр, салкын чишмәләрне Юксындык та тагын без кайттык: Әнкәйләр, дип. әй сызланган булдык. Әнкә телен, күпләр, оныттык.
Туган жирне. урман-суны ташлап Әллә кайда китеп олактык: Вәгъдәләшкән ярны гына түгел. Вәгъдәне дә хәтта оныттык
Адаштыр
Адаштырыр өчен барган жирдән Җитәкләдең, язмыш, кулымнан. Булмагачтын җирдә үз сукмагың. Гаҗәп түгел, язсаң юлыңнан Мин адаштым Бер ялгызым гына Урманнарга кереп адаштым Чыгар юлларымны таба алмый. Төшләремә чумып саташтым Мин адаштым салкын бураннарда. Җиккән атлар юлны тапмады Адашты, дип эзләп чыкмадылар. Әнкәй генә көткән кай!канны. Мин адаштым болытларга карап Томаннарга кереп адаштым Караңгыга калын юлдан яздым. Адашудан торды язмышым Кочагында акылымнан яздым. Яратам, дип. башым югалттым. Кайсыгыз соң юлдан яздырмады? Кая килеп чык i ым адашып’’ Тик мин генә юлым табалмыйча Йөрим микән һаман саташып'.’ Ак Iоманнар. кар-бураннар аша Тартып алса җылы карашын Бу адашкан кеше дисәләр дә. Үпкәләмәм минем язмыштыр. Хыялларым булып килеп кер дә, Мәхәббәтен белән адаштыр
Төшендер, Тарих
Агыйделем. Чулман. Идел Таулар, урманнар кала. Теплоход белән тарихка Болгар! а китеп барам
Татар илендә сигез көн.
Шулай ди Наҗар ага. Татарча сөйли теплоход.
Татарча дулкын кага... Юлымның башы, азагы Кайда соң? Кайда тарих? Кайгылар башлардан ашкан. Сөенеч алып барыйк. Туктады безнең теплоход, Шушымы Болгар җире? Әллә без — алга барабыз. Әллә кайтабыз кире? Шушымы бабайлар торган. Бабайлар баскан туфрак? Сыдырылып шул җирдәнме Дәверләр үткән дулап?! Күптән таныш та, түгел дә. Шушымы Болгар иле? Ташларга кагылып исә соң Нинди заманнар җиле?! Нигә соң чиркәү утыра Гасырлар каберендә? Сибәли яңгыр... Үткәннәр Үтәдер бәгыремә.
Түзмәде Наҗар Нәҗми дә, Яшенә сеңде уе. Гүя ниндидер өметне Алдылар кабат уеп... Сак кына син дә кагылдың Гөлләрнең сабагына... Утырган татар — сөяктәй! — Урысның тамагына. ...Кузгалды безнең теплоход. Каршыда—шәһри Казан. Төшендер, тарих, татарга, Бүген соң нинди заман?