ШИГЫРЬЛӘР
Гармун бәйрәме
Урамнарда гармун бәйрәмнәре, Бәйрәмнәрдән ничек каласың?! Өзгәләнә гармуннары илнең. Уятырга адәм баласын.
Өзгәләнә гармуннары илнең... Халык җаны, димәк, буш түгел. Әйтер сүзен ул бит гомер буе Гармуннарга, җырга кушты гел.
Буш булалмый бүген халык җаны. Шуңа карап гамәл кылына: Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә. Гармун ала татар — кулына.
Гармун ала татар...
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны. Көйләр булып күтәрелә еллар... Җиңеп кара шушы моңнарны!
Мәйданнарга гармуннары чыга Ялганына каршы ятларның — Кылычларың бер яктарак торсын Гармуннары барда татарның...Өзгәләнә гармуннары чорнын. Күнелдәген әйтеп, илдәген. Бәйрәм генә булыр иде җирдә. Тыңласалар халык йөрәген
Күтәр
Без бит болай түбән түгел идек. Күтәр мине, күтәр, канатым' — Ваклыклары өчен түгел.
Җирне
Аклыклары өчен яраттым.
Үткәннәргә кадәр күтәр мине. Күтәрел дә. кире төшермә Түбәнлеккә төшүдән дә хәтәр Нәрсә булсын тере кешегә?!
Биеккәрәк күтәр, биеккәрәк Замананың буе җитмәсен Үзең генә.
Үзең генә елат...
Үзең генә бары сөрт яшем!
Без бит болай түбән түгел илек. Тарихтагы хата бу бары Бабайларның якты рухлары Әле дә булса тарта югары
Түбәннәрнең үзен уза алмый Безнең хакта яман хәбәре Күтәр мине, күгәр, и канатым. Үзебезнең күккә кадәрле!
Без бит ул...
Җил тузгыр Үләннәр саргаер Коелыр яфраклар Көз бит ул!
Көзләрдән-көзләргә сикереп
Дөрләгән без бит ул Без бит ул!
Юатыр... Кайчак г а елатыр Кагылыр җаныңа.
Сүз бит ул!
Сүзләрдән-сүзләргә ялг анып Янган ут без бит ул Без бит ул!
Какса да. сукса да Беркемгә
Чит түгел дөньялар—үз бит ул.
Мәңгелек буенча дөньяга
Кабынган без бит ул...
Без бит ул!..
Буран тынган ара...
Күкне — җиргә, җирне — күккә орды. Атна буе котырынды буран.
Аннан тынын калды:
«Бу дөньяны
Нишләтәсең инде...» — дигән сыман.
Кар көрәде авыл агайлары.
Кар өстенә иңде караңгылык.
Җир йөзендә ак һәм кара калды, Без кичәсе шомлы ара булып.
Тып-тын иде кышкы авыл киче. Күңелләр көр. җаннар тыныч иде... Яшен-картын сискәндереп кинәт. Өстурманнан шомлы аваз килде.
Кабатланды тагын. .
Бураннарда
Адашканмы әллә берәр бәндә?
Ачы итеп нигә кычкыра ул Урман уртасында... Төн кергәндә?..
Ат җиктеләр ирләр...
Бөтен авыл
Эзләгәндер аны иртәнгәчә. Мылтыклардан атып карадылар... Таба гына алмадылар гәрчә.
Без кичәсе шомлы ара булып. Җир өстендә йөрде ак һәм кара... ...Ул кич инде әллә кайда калды, Ерагая, ерагая ара.
Тик хәтердән китми теге тавыш: Ни дип аваз салды, кем булды ул? Елдар буе нигә пошындырып Искә төшә болай.
Ник моңлы ул?
Нигә әле аягына басты
Бөтен авыл ул чак. күрше-тирә?
Ак һәм кара еллар арасында Ул аваз бит һаман ишетелә!
Ишетелә..
Бары яшь аралаш
Ишетмәскә генә салышабыз.
Җавап бирер хәлдә түгелдер шул Давыллардан килгән тавышка без. .
Нишләтәсең инде бу дөньяны - Дулар буран..
Кар-бураннар тынгач. Кычкырыр ул - Ишетсәгез әгәр.
Эзләмәгез - Өстурманда булмас.
Ишетәм көзге җилләрдә: «И улым., балакаем!..» Ул каен зират өстендә Син кайда. Бала Каен?!
Кайда син. кайсы якларда? Кайда да җилдер инде Каенга каен язмышы Җилбер дә җилбер инде!
Кайларда тамырлансаң да. Каеннар усак булмас.
Каенда каен башлары Кайгыдан бушап булмас.
Ишетәм, әнкәй, ишетәм Җил генә кебек ара. Илдәге Бала Каеннар Давылга кереп бара. Давылга кереп бара
Кемнәр генә җирдә яшәмәгән. Миңа инде ни сан?!
Әллә артык зур булды бу дөнья. Әллә инде кысан
Иртә-кичен моңга әйләнәдер. Башларыңны куйсаң Дөнья хәтле дөнья бит әле ул Барсын җанга җыйсаң'
Зурлыгын да, хурлыгын да бергә Сыйдырала җиһан
Бар да ташлан китә тора никтер Дөньяларга ни сан!
Гомер буе...
Чирәмнәрдән табан аерылса. Сине юньләп танымыйлар икән: Гомер буе малай бит син юкса... Шул малайга «абый» диләр икән!
Чирәмнәрдән табан аерылса, «Җаный» диләр...
«Әти» диләр беркөн.
Теге «малай» уйный шулар белән... Малай икәнлеген сизми беркем.
Замана да берни белми икән.
Зур-зур эшләр йөкли «малай»ларга. Авыр булса-булыр — күтәрәләр... Җиргә җиңелрәк алар барда.
Ак сакаллы «малай» итә дөнья, Калебеңә сала бер алласын... — Нинди кыяфәткә кертсәләр дә. Шул «малай»лар бездә югалмасын!
Танымаслар...
Искәрмәсләр бәлки
Гомер буе — малай булганыңны. ...Дөньялыкка нинди хәлдә бирсә. Шулай алсын ходай бу җанымны...
Күкләргә йолдызлар чәчелгән, Бер калка җемелдәп, бер сүнә... Карыймын күзләрем талганчы — Нигә соң син түгел берсе дә?!
Тирән шул дөньялар, әй тирән — Җитәлми карашым, җитәлми...
Җирдәге сөюнең яктысы Йолдыздан арырак микәнни?
Сине соң тәкъдирләр нигә дип Бу чаклы еракка яшергән? — Күкләргә ашкына гомерләр. Алдыма йолдызлар чәчелгән...
Ай нурында
Бар серләрен Айга сөйләгәннәр: Гашыйкларның бүтән юлы юк. Катлам-катлам сөю икән лә Ай — Заманнардан килгән җыелып.
...Әй тирән дә иде Ай ул төнне, Төпләрендә аның син идең — Якты идең
Мөлдерәмә тулы
Сөю аша җиргә түгелдең
Син белдең бит җирдә мин икәнне. Белдең бит син Айга карасым.
Тик белмәдең бугай карашымның Мәңгелеккә анда каласын.
Гашыйклары килер дәверләрнең Ай дип белер Сөйләр серләрен. Безнең сөюләр дә яктыртачак Җирнең әле әллә кемнәрен
Дөньяга мин сине ззләп килдем. Эзләгәнем, шөкер, табып китәм. Шуның өчен, акылымда килеш. «Исәр» дигән исем тагып китәм
Дөньяга мин сине эзләп килдем. Эзләгәнем, шөкер, табып китәм Үтеп чыга алмас ут икәнсең Үземне мин утка ягып китәм
Дөньяга мин сине эзләп килдем. Эзләгәнем, шөкер, табып китәм Соң булса да.
өрфиядәй җанны
Иңнәреңә синең ябып китәм