САМАТ ШАКИРГА —70 ЯШЬ
1962 елдан Язучылар берле! е әгъзасы, шатыирь һәм публицист Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) 1924 елнын 15 апрелендә Этна районының Күәм авылында туган.
Арча педу чилишесын. соңыннан читтән торып Катан дәүләт университет ынын татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, авыл мәктәпләрендә укытучы, директор: район, олкә тапчаларында әдәби хезмәткәр. Татарстан китап нәшриятында редактор вазифаларын башкара. 1943 —1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Беренче шитыре 1939 елда. Абдулла Алиш фатихасы белән. «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында басыла. 1951 елда «Бәхетле конем» исемле беренче китабы донья күрә. Хәзер ул — уннан артык шит ы pt.
китабы авторы (1984 елда сайланма характерындагы «Яраннар чәчәк аткан» исемле күләмле җыентыгы басылып чыкты).
(ошы елларда Самат Шакир күбрәк чәчмә әсәрләр- очерклар, документаль повестьлар язлы. Алар сугыш каһарманнары, бүгенге кон кешеләре— замандашларыбыз, якташларыбыз турында («Легенда егетләре». «Үлемсезләр», «Үлемне җиңгән батыр» Һ.6.). Ул — каһарман полковник, мәшһур Дахау тоткыны, шагыйрь Хәйретдин Можәйнен фронт кондәлекләрен. шитырьләрен доньята чыгарды, тормыш юлы турында очерк-китап язды, фронтовик ә тип тәр турында «Алар сафта» исемле китап тозеп нәшер итте...
1984 елда С. Шакирга «Татарстанның агказантан мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Юбилее белән котлап, бу санда шатыйрьнен терле елларда яман берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Самат Шакир
Килмә, килмә кичен бакчага
Күкнең йолдызлары энҗе булып Сибелгәннәр гүя юлыңа...
Син киләсең... Озын кара чәчләр Үрелгәннәр ике толымга.
Син киләсең әкрен генә атлап, Әллә нишләп китте күңелләр. Сиңа карый гүя алмагачлар. Баш ияләр гүя сөмбелләр.
Көлгән чакта битең уелып китсә, Уелып китә минем йөрәгем. Бу мәхәббәт нигә кинәт кабына? Белсәң әгәр, әйтеп бир әле.
Күз карашың.. Ах, ул серле күзләр Тибрәндерер тын су өсләрен.
Тибрәнгән су кебек булырмын дип Куркам, куркам. Аннан нишләрмен?
Зифа таллар бөгелә, юк, тал түгел. Синең билең нәфис тал кебек.
Сине күргәч, бик, бик якын килеп Әйтер сүзләрем дә бар кебек...
Белмәгәнмен: күңелем яшь икән шул, Чәчләремә көмеш ятса да.
Дәртле яшьлегемне чакырып син Килмә, килмә кичен бакчага.
1949
Хис
Бу урында иске бер тегермән Тора иде бераз янтаеп Кая киткән хәзер? Эзе дә юк. Су читендә тора зур каек.
Мин янына аның килеп бастым. Ишкәкләре тора бабайның. Кәкре сукмаклары ник күренми Яланаяк йөргән малайның?
Кая киткән очкыннарын сипкән. Бәрәңгеләр күмгән учагым? Тау өстенә менеп күз ташлауга. Яңа төзелеш җәйде кочагын
Башкалада белем алганнан соң Быел кайтсам туган җиремә. Ат саклаган җирләр елга булган. Ул тоташкан инде Иделгә.
Башын иеп тора карагайлар. Күренә ташлы елга ярлары.. Җитәкләгән яшь агачлар килеп Су читенә үскән талларны.
1955
Алтын тәңкә кебек Ай һавада. Сары буяу сөрткән җиргә дә. Карабодай сары чәчәк аткан. Сары кунган хәтта җилгә дә
Алт ын төсе кергән яфракларга. Алт ынланып йоклый казлар да. Алтын чаклар егет чаклар кирәк Алтын кичнең ямен аңларга!
1960
Скрипка тотып, сеңелем Гөлназ Башын чайкый-чайкый тирбәлә. Кыллар түгел, гүя кемдер шунда Моңлы итеп җырлап җибәрә
Сеңелем уйный ничек шома итеп. Күз иярми кайчак кулына.
Кайчак тынып кала, салмаклана Бу бүлмәдә гүя ул гына
Берәүне дә күрми, ярсып, ташып Көй агыла чишмә суы күк.
Кайчак дәртләндерә, шатландыра. Пар ярларның бәхет туе күк
Скрипка уйный минем сеңлем, һич ялгышмый баса кылларга. Бик күпләрне үзенә сокландыра. Күпләр әзер аңа җырларга.
Теләгем шул: ялгышмасаң иде Тормыш кылларына басканда. Тик бер «җырчың» булсын, ишегеңне Кайчан гына килеп ачсам да.
1962
Мин күпер янында торам
Мин күпер янында торам: Яфраклар инде сары: Сары яфракка төренгән. Мул сулы Ашыт яры. Талларның башларын ия Көзге җил исә-исә.
Яңгыр камчысы чыжылдый. Яфракны кисә-кисә.
Болында тора эскертләр Моң гына башын иеп.
Торналар оча һавада: «Язга кайтырбыз», - диеп. Сайрамый инде кошлар да, Тирә-як тынып калган. Тайлар да су эчми хәзер Сузылып кына ярдан. Мин күпер янында торам: Сары яфраклар оча..
Мин бик шат, туплар шартламый, Замана шулай торса!
1977