Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТНЕҢ ЧЫН ХИСЛӘРЕ...


ормышны һәм. аерым алганда, жәмтыятьне нинди генә көчләр әйдәп бармасын, элек хөкем сөргән атеистик тәрбияне хәзерге дини тәрбия, коммунистик инануны башкасы алыштырмасын — һәрчак бер олы төшенчә бар: ул — кеше күңеле, аның сафлыгы, намусы
Язучы да әнә шуны күз уныннан җибәрмәскә, үз алдына маяк итеп кабызырга тиеш
Язучы бит ул итенче кебек. И!енче дә еллар коры килсә дә. яңгырлы булса да уңышны киметмәскә, ил табынына үз вакытында ризык куярга бурычлы
Язучы т ормыш ваклыкларыннаи өстен, намусына һәм иманына тугры булып, алдагы офыгын ачык күргән хәлдә, ижат газаплары белән яна-яна. һәрдаим очрап торган киртәләрне жимсрә-жимерә ижат итәргә. гади укучы өчен (чиннар, өстен катлаулар өчен гүгел) хезмәт итәргә тиеш
Соңгы еллар әдәбияты шактый үзенчәлекле, күпкырлы булса да бер төшенчә сафлык күңел сафлыгы, милләтебез сафльп ы үзгәрмәс булып кала
.Җил искән якка арка боручыларны күңел кабул итми Актуаль проблемага исереп кенә ижат ителгән әсәрләрне атап торуны кирәк санамыйм 11 Сәләхов- нын «Колыма хикәяләре»ннән соң чыккан аваздаш әсәрләрне уку кызыклы түгел инде Аларның тәэсир итү көче күпкә кимрәк тоела
Мин балаларыма әкият сөйләргә яратмыйм Бала үзе дә әкият дөньясына кереп китеп «Әни. безнең бакчага аю килде», «мин сарай артында бүре күрдем». дип башына кергән юк-бар фикерләр белән азаплана
Мин балаларыма «Ә без кечкенә чакта » дип башлыйм да. әби-бабайлар- ңың гореф-гадәтләрен. өти-әниләрдән ишеткән вакыйгаларны, без кечкенә чакта уйнаган уеннар хакында сөйлим Шактый үсә төшкәч тә бу әле аларны кызыксындыра. мавыктыра
һәм шул чакта.
һәм шул чакта М Мәһдисвның «Торналар төшкән жирдә». «Бәхилләшү» әсәрләреннән өзекләр укыйбыз «Икмәк пешерү» бүлеге үзе генә дә ни тора'
Бер-берсе белән бәйләнешеп барган вакыйгалары, сюжет сызыш юк дип тәнкыйтькә дучар булган бу әсәрдә, барлык ваклыклардан өстен булырлык олы дәлил автор татар иленә, татар дөньясының гади Кешесенә мәңгелек һәйкәл салды. Ул һәйкәл сүзләр һәйкәле Аны күрә белергә, бәген ваклыклары белән тоярга гына кирәк Тагар дөньясының югалган, шулай да матур килеш, саф килеш саклаш ан милли бизәкләре, гореф гадәтләре. сүзләр байлыгы барсы да М Мәһдиев әсәрләрендә тупланып бирелүе авторның никадәр бөек шәхес, алай I ына да түгел, ми т.тәтебез горурлыгы булырлык ихтирамлы язучы икәнен раслый Әдәбиятыбызда соңгы еллар казанышы булырлык б\ әсәрләр бүгенге укучыга әтн-әни. әбн-бабай традицияләрен онытып килүче буыша тарихыбыз гәүһәрләре өстенә ябылган япманы ачып, милли горурлыгыбызның гүзәл сәхифәсен күрсә! ү ул. Әсәр жиңелчә юмор, мавыктыргыч тел, житез фикерләү белән язылган
Әдәбиятта милли хис. милләткә генә хас үзенчәлек кирәк Бөек Болт ар иле, гүзәл Сөембикәләре булган татар халкын «безнең милләт менә \ т'» дип күрсәтерлек әсәрләребезне укучыга жнткерү чараларын әле уйлыйсы бар. Тәмле итеп әзерләш әп ризыкны матур итеп тәкъдим и тәртә дә кирәк.
Әдәбиятыбыз мактанычы булырлык әсәрләрне радио-телевидение аша ре-кламалый да белмибез Оят билләһи этләр, мәчеләр ризыгына реклама ясыйлар, фәхешлскне күрсәтәләр. Ә китаплар?' Кешенең рухи ризыгына реклама юк дәрәҗәсендә
Т
Хәтеремдә, берничә еллар элек радио аша яңа әсәрдән өзек укыйлар. Тапшыру башына өлгермәдем, әмма мавыгып тыңлый башладым: «Моны шулай булдырып М Мәһдиев кына яза ала» димен һәм чынлап та әсәр тәмам булгач диктор: «Сез язучы М Мәһдиевнын яна «Бәхилләшү» романыннан өзек тыңладыгыз»,— диде. (Әсәр әле басылып чыкмаган иде.) Мин аны көтеп алдым.
Соңгы елларда язылган уңышлы әсәрләр рәтенә Аяз Гыйләжевның «Балта кем кулында?» романын да кертер идем.
Шәһәр һәм авыл бюрократларын бер чыбыкка тезеп, җәмгыятьнең җимергеч көчләрен күрсәтү һәм гади эшче, колхозчының фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәтүче бу әсәр күпләрне җәлеп итте.
Авылыбыздагы 80 яшьлек бер карт укытучыны, гомере буе татар әдәбиятын балаларга җиткерүче мөхтәрәм ханымны да бу әсәр тирән дулкынландырган.
«Иң башта сорыйм әле, минем хәтерем начарланып бара, Аяз Гыйләжевның безнең якларга килгәне юкмы аның?— ди ул — монда безнең бөтен җитәкчеләр сурәтләнгән, хәтта читтән килеп йөрүче әрмәннәргә кадәр».
Әсәрнең иң аяныч ноктасы — хатын-кыз намусы тапталу. Ир бәхете — ил тоткасы булырдай ир юкка чыга; бала бәхете — киләчәкне алга өндәүче көч гарипләнә, барсы таплана. пычрана. Моны чорыбызның иң зур трагедиясе дип аңларга кирәктер, мөгаен. Бу әсәр татар дөньясының реаль чынбарлыгын күрсәтүе белән безне уйланырга, кабат-кабат уйланырга мәҗбүр итә. Чаң сук! Боларга каршы көрәшкә бас! И халкым, көчең җитәрме!?
Сонгы елларда уңышлы иҗат итүче тагын бер авторны атыйсым килә. Бу Нәбирә Гыйматдинова. Мин хатын-кыз хисләрен, уйларын, омтылышын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышкан Ә Еники, Г. Ахунов, Г Бәширов, Ф. Хөсниләр алдында тирән ихтирам белән баш иям. Әмма бүгенге хатын-кызларның омтылышын, ярсулы хисләрен Н. Гыйматдинова әсәрләрендә күрәм. Үрнәк алырдай, бөек идеалларга табынып яшәүче дә юк анда, хезмәте аша югары күрсәткечләргә ирешеп орден-медальләр белән дә чуарланмаганнар алар. Хатын- кыз җаны, җилкенгән күнеле бар аның әсәрләрендә Хатыннар ярсуы, ялгышы, язмышы, оста сурәтләнүе белән көчле алар Хатыннарның рухы нык. иманы камил, барыр офыгы якты булсын өчен кирәк аның әсәрләре «Рухи гарип адәмгә планетаның киләчәге дә, икмәге дә, баласы да кирәкмәс иде» (Н. Гыйматдинова «Алан уртасында ялгыз йорт»).
Татар әдәбияты, татар азучыларының журнал һәм газеталардагы мәкаләләренә кадәр укып барам, радио һәм телевидение аша чыгышлары да минем өчен кызыклы Ләкин яхшы әдәби әсәрләр укучыны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә күп дисәм ялгыш булыр. Төрле газета-журналлар чыгару мәшәкате тарттымы, әллә илдә барган үзгәрешләр кыйблаларны югалттымы, язучыларның активлыгы кимеде. Ил гаме, милләт гаме белән янып көюче, көн кадагына сугар әсәрләр менә бүген, беркайчан да булмаганча кирәгрәк, кадерлерәк бит.
Проблемалар, бөтенләй ачылмаган өлкәләр әле тулып ята бит тормышыбызда. Язар темагыз бетеп китсә рәхим итеп авылга килегез, безнең якларга
Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА,
Әгерҗе районы Кичкетан авылы.