Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮЛМӘ, ӘХМӘТХАН!

Әхмәт көтмәгәндә егылды. Дөресрәге, якыннары, туганнары шулай уйлады. Чөнки ул бервакытта да. беркемгә дә үзенең чын хәлен белгертмәде. Эчендә ут янамы, дәрья котырынамы, сүтеп салырга ашыкмады, тешләрен кысып булса да түзде. Ләкин түземлек, үҗәтлек белән генә чир-хастаны җиңеп булмый икән, әҗәл кайчан да булса рәхимсезлеге белән бугаздан алырга тиештер, күрәсең. Ник дисәң, аның вазифасы шул — гомер өзү. гомер кыскарту.
Әхмәтне чир шау-шулы бер митингтан кайтышлый үзләренең ишек алдыңда тотты. Әйтерсең лә искәртмәстән башына күсәк белән тондырдылар! «Аһ» итте дә шул ук мизгелдә сыгылып та төште.
Нурсинә кер эләргә дип ишегалдына чыккан иде. ирен мөшкел хәлдә күргәч, үзен-үзе белештермичә тиз арада аның янына килеп тезләнде. Кер тулы чиләкләре авып, койма ягына тәгәрәде.
Әхмәткәем. җанашым, ни булды?—дип, ул аны урыныннан кузгатырга тырышып карады.
Менә Әхмәтнең күм-күк булган иреннәре кыйшайгандай булды, күз керфекләре аз гына җилпенеп куйды, әмма авызыннан сүзе чыкмады, янә изрәп төште.
Нурсинә сикереп урыныннан торды: ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга кирәк ләбаса! Күршеләрендә телефон бар иде. шуларга йөгерде.
Янтавына кызыл хач төшерелгән машина озак көттермәде, выжылдап килеп тә җитте. Аның үзен утыртасы түгел иделәр дә. «Әхмәт махсус исәптә, аны кая альт барырга икәнен мин генә беләм».— дигәч, күнделәр тагын. Без сезне күптәннән кисәтеп киләбез, диделәр хастаханәдә,— ирегезнең йөрәге гамәлгә яраклы гүгел. Бердәнбер юл операция, йөрәген алыштыру.
Нурсинә ире аңына килгәнче үк ризалык кәгазенә кул куйды. Хәлбуки. Әхмәт үзенең рөхсәтен күптән биргән иде инде, соңгы сүзне хатыны әйтер дигән иде ул табибларга
Әхмәтнең хәле, чыннан да, начар иде Приступ арты приступ. Агарынды. хәлсезләнде мескенем, бөтен торышын, килеш-килбәтен ниндидер битарафлык, өметсезлек чаткылары биләп алды. Күзгә күренеп сүнеп бара иде ул.
Кайчандыр чая. тәвәккәл егет иде Әхмәт, таякны тоткан урыныннан сындырырга ярата иде. Шуңа күрә кыз-кыркын охшата иде үзен. Нур- синәне дә бер күрүдә әсир иткән иде ул.
Шулай бервакыт Нурсинәләр дус кызларының туган көнен яшьләр кафесында билгеләп үтәргә җыендылар. Мондый кичәгә беренче тапкыр килүләре иде. Акча күплектән түгел, юк, бигрәк тә кызык өчен, башкаларның ничек итеп күңел ачуларын карау-күзәтү өчен җөрьәт иткәннәр иде бу адымга. Элемтә техникумының беренче курс студентлары өчен бу үзенә күрә бер тәвәккәллек тә иде әле.
Берәр чынаяк кофе, икешәр печенье алып, кызлар иң аргы почмактагы өстәл янына кунакладылар Музыка уйный Ярым-шәрә җарияләр, бар булган хәзинәләрен берьюлы тамашага куеп, үзләре кебек үк бәйсез- йөгәнсез әгәч-егетләр белән әллә нинди рәвешләргә керәләр: бөгеләләр, сыгылалар, сырышалар, кочаклашалар
Беркемнең беркемдә япе юк. кем нәрсә тели, шуны кылана. Өстәлләрдә эрсле-ваклы шешәләр, кыйммәтле ризыклар Чиркәү кыңгырауларыдай рюмкалар чыкылдый. Шау-шу. Сүзләрдә бернинди яп.ма юк. колаклар үрә торырлык
Техникум кызлары, көзге чебешләр шикелле бер-берсенә елышып, шушы тамашаны күзәтәләр. Аларга игътибар итүче күренми Озын җиңле кофта кигәннәрне монда санга сукмыйлар икән.
Зал кызганнан кыза бара, очкын чыкса, кабынып та китәр иде. шәт. Хәер, кызлар да батырая төште, акрын-акрын әлеге дулкын аларны да ялман алды, бер-ике мәртәбә инде үз өстәлләре тирәсендә генә булса да биеп гә карадылар.
Кайту турында сүз кузгалды Ләкин нәкъ шул вакытта кемдер алар- ның өстәленә шампан шешәсе китереп утыртты Күтәрелеп карасалар, авызындагы бар булган тешләрен күрсәтеп, картлыларында урта буйлы, шома чәчле егет басын юра Куе калын кашларын, тырпаен торган зур колакларын исәпкә алмаганда, аны хәт та чибәр дияргә дә мөмкин иде
Ссзләргә бездән, диде ул күзләрен мут.тайдырып
Белмәгән егетләрдән без бүләк кабул итмибез, диеп беренчеләр- дән Нурсинә уеша керде. Башкалар, аны хуплагандай, гөрләшен алдылар. Искиткеч шат иде алар бу мизгелдә. Ниһаять, аларга да игътибар иттеләр! Кызларның һәрберсе күңеленнән генә булса да. кемнеңдер биергә чакыруы, сүз кушуы турында хыяллана иде. билгеле һәм менә аларнын да бәхет сәгатьләре сукты бугай
Ошатам үзебезнең татар кызларын, инсафлы алар, дип сөйләнә- сөйләнә. егет касәләргә шәраб агызды, өстәл өстенә конфетлар сипте
Танышу хакына, түтәлкәйләр! диде ул. Минем исемем Әхмәт, сезләрне кем дип белик?
Кызлар ялындырып Юрмалы. артык тыйнак 1ЫКНЫҢ оирелә бәя тән- мәвен күргәннәр иде инде алар Шампан башта аларнын йөзләренә алсу
төс булып кунды, аннан кан тамырлары буйлап тәпиләренә төште, телләрен чиште, рухларына иркенлек, бәйсезлек килде. Кычкырып-кыч- кырып көлә башладылар. Ә бераздан аларның һәрберсенә пар табылган иде инде. Монысы, мөгаен, Әхмәтнең тырышлыгы булгандыр. Ул үзе Нурсинәнс сайлады. Ярым караңгы залда, әйтерсең лә, алар үзләре генә. Егет кызның колагына ул моңарчы ишетмәгән әллә нинди матур сүзләр пышылдады, гәүдә-сынының, чәче, муенының зифалыгына соклануын кат-кат әйтте.
Нурсинәнең мондый мөгамәләдән җиңелчә генә башы әйләнде, Әхмәтнең кайнар тыны, көчле куллары аның тәнен, җанын уятты, күкрәк алмалары күлмәген тишеп чыгардай булып тырпайды, үзе дә сизмәстән ул егет куенына елышканнан-елыша барды, иреннәре очрашканда да башын бормады, карышмады.
— Мин сине яратам,— дип кайнарланды Әхмәт.
Мин дә... дип ычкындырды Нурсинә. һәм шунда ук үзе сүзләреннән үзе оялып та куйды. Күр инде син аны. күрмәгән-белмәгән егет белән ниләр кылана бит. Нинди ярату ди ул. йә хода, монннан да гайре башсызлыкның булуы мөмкинме соң? Ул тирә-юньгә күз салды, дус кызларын эзләде, ләкин ярым караңгы залда энә төшмәслек кеше арасыннан аларны табу җиңел эш түгел иде. Нурсинә үзен япа-ялгыз карурман эчендә калгандай хис итте.
— Әхмәт, миңа китәргә кирәк,—дип ул кулларын егетнең җилкәсеннән төшерде.
— Иртә әле, Нурсик, тагын бераз гына...
— Җитте инде, бик күңелле булды, рәхмәт, мине көтәләр...
— Кемнәр?!
— Кемнәр дип... әти... әни...
Егетнең йөзе яктырып китте.
— Ә-ә, әти-әнигә генә кул куям,—диде ул,— егетем көтә дисәң, валлаһи, йөрәгем ярыла иде.
— Бигрәк инде син...
— Чыннан да беркемең дә юкмы?
— Ничә тапкыр кабатларга инде сиңа.
— Син барыбер дөресен әйтмисең, Нурсик.
— Ничек?
— Ничек, ничек? Ә мин? Мин егет түгелмени? Егетнең дә ниндие әле!
— И, мактанчык...
— Әле шулаймыни, мактанчыкмыни?!.
Әхмәт кызны күтәреп алды да, биючеләрне терсәге белән төрткәли- төрткәли, урамга алып чыкты. Тиз генә мотоциклын кабызып. Нур- синәне утыртты һәм төнге урамга ыргылды. Оста иде булса кирәк Әхмәт, бер җирдә дә тукталып тормады. Машиналар рәтен ера-ера мотоцикл түгел, велосипед та борын төртә алмастай аралардан еландай шуышты, трамвай юлларын, чокыр-чакырларны очып кына үтте, җиргә авышып бетеп текә борылышлар ясады һәм. күп тә үтми, бүрәнәдән салынган бер өйнең капка төбенә килеп тә туктады.
— Сиңа бераз гына көтәргә туры килер,— дип. Әхмәт кечкенә капканы ачты.— Мин хәзер!
Нурсинәгә боларның барысы да төш кебек кенә булып тоелды. Кечкенә вакытта күргән төшләрен ул чын дип исәпли иде, әти-әнисеннән шул төш галәмәтләрен таптырып иза чигерә иде. Хәзер, әнә, чын гамәл дә төш кебек. Нинди сихерле, нинди магнитлы егет булып чыкты соң бу Әхмәт. Бер күрүдә гашыйк итте дә куйды түгелме соң? Инде менә аңа ышанып, шәһәр читенә үк килеп чыкты. Нәрсә эшләмәк була ул. уенда ни? Үзе дә инде, кая алып барасың дип тә кызыксынмады, чат ябышты. Әле ярый, әти-әнисенә иптәш кызларымда кунам дигән иде. Бу җир тишегеннән алай тиз генә әйләнеп кайтып та булмастыр, мөгаен. Шулай
да ни көтеп утыра соң әле ул? Бәлкем, Әхмәт бер-бер усал ният белән алып килгәндер аны бирегә. Ышан син егетләргә, нинди генә сүзләр йөрми шәһәрдә хәзер? Юк-юк, кул кушырып vrwpv ярамас, югыйсә, соң булуы бар.
Бу вакытта Әхмәт әти-әнисен уяткан иде инде.
- Сезгә килен алып кайттым, диде ул,— каршы алырга әзерләнегез!
Бүген-иртәгә армиягә китәргә торасын, бу нинди галәмәт? — дип әнисе күзләрен зур ачып, улына карады
Башыңны җүләргә салма! дип орышты әтисе Болай кызлар рәнҗетеп йөри юрган булсаң, бел, бернәрсәгә дә риза-бәхиллегем юк Мин чынлап әйтәм, — диде Әхмәт. - бик әйбәт кыз ул. әти.во!
„ Әйбәт кызлар.. Җиде төн уртасында егеткә ябышып кайтмыйлар. Әйбәт кызлар, улым, горур була, аларны зурлап, көн яктысында, бөтен халык алдында килен итеп төшерәләр. Себеркесе үз урынында түгелдер аның, улым, андыйларны куеныңа кертә күрмә, алардан ерак йөр
Себеркесе, себеркесе, җыен тузга язмаган сүзләр синдә инде, әти' Ярый, ярый, алайса кая соң ул әйбәт кызың? Күрсәт әле безгә Капка төбендә генә ул!
Әйдә соң, күрик, сөйләшик, кыз баланы көттерү килешмәс Урамга алар барысы бергә чыктылар. Ләкин булачак киленнән җилләр искән иде инде.
ирург Рәфкать Мортазин дигән кеше иде. Ул шушы бүлекнең җитәкчесе дә икән. Кабарынкы иренле, ике иякле, калын гәүдәле, бармаклары гына да берсе-берсе килограммга таргадыр, мөгаен Килеш-килбәте белән генә түгел, сөйләшү рәвеше, үз-үзен готышы ягыннан да базардагы иг чабучыга охшат гы аны Нурсинә. Операцияне кайчан ясарсыз икән, дигән соравына да: «Юлда тизрәк авария булсын ла. берәр яшь егет һәлакәткә юлыксын иде дип теләгез», диде. Нурсинә моңа бик рәнҗеде Соравына күрә җавабы дигәндәй, үзе дә бурычлы калмады Сез бик дорфа икәнсез, диде.
Хирург аңа озак кына карап торды, аннан соң һәр сүзенә басым ясап әйтте:
Мин профессор, республикада йөрәккә операция ясаучы бердәнбер белгеч. Миңа һәммә кеше Рифкать Сафич. дип мөрәҗәгать итә. ә сез минем белән урам малае кебек сөйләшәсез, үзегез чибәр г енә ханым
Гафу итегез, дип бүлде аны Нурсинә. белмәдем
Профессорга бу бүлдерү дә ошамады ахры, чебен кугандай ку гларын чәбәлән алды да сүзен дәвам итте:
Беләсегез килсә, күгәрченкәем, авария генә дә аз. бу авария вакытында әлеге егетнең башына гына зыян килергә гиеш. Ә ул үзе ирегездән 8 10 яшькә кечерәк булырга тиеш. Аштан китереп, тән тукымалары, канның тәңгәл килүе шарт. Менә шушы таләпләргә җавап биргән мәрхүмнең исән йөрәген генә куя алабыз иреңә, аңлашылдымы?
Нурсинәие бу сүзләр тетрәндереп җибәрде Әйе. дип уйлады ул. Әхмәткә донор йөрәген тегеп куячаклар ич' Җә. хода, бу йөрәк әлегә юкта бит әле. Аның иясе, ихтимал, бу минутларда сөйгән кызы белән култыклашып йөридер, киләчәк гурында берсеннән-берсе матуррак п тан- нар коралардыр, бәхетле тигез тормыш хакында хыялланалардыр. Егег. әлбәттә, аның сау йөрәген зар-интизар булып көтеп ягучы Әхмәтнең дөньяда барлыт ын да белми Тик ул бүгенме-иргәгәме барыбер фаҗигагә дучар булачак Бу инде аның маңгаена язылган Ятмышы' Нинди гаде ■- сезлек?! Җә. нигә инде берәүнең тормышын саклап калу өчен икенче
Х
кешенең гомере өзелергә тиеш? Ке.м гаепле моңа? Әхмәтме? Алай дисәң, фаҗигаләр барыбер була тора. Әхмәт үзе дә шундый ук фаҗига корбаны ләбаса. Әлеге егет, бәлкем, үз гаебе белән юлыгыр ул авариягә. Әхмәтне исә явызларча, белә торып изделәр.
Баштагы мәлне Нурсинә иренең саташу-бастырылуларына күнә алмый азапланды. Төн уртасында капылт кына сикереп тора да. кулларын буташтыра-буташтыра стенага бәргәләнә, үксеп елый, тимәгез, дип ялвара. Кайвакыт усалланып кычкыра, үч алу белән яный. Еш кына: «Мин кенәз түгел», дип аклана да.
Комга ташланган балык шикелле өзгәләнә, тирли, яна-пешә. Нурсинә аны көч-хәл белән генә тынычландыра иде.
Иртән исә Әхмәт һичнәрсә булмагандай йөри. Шундый гүзәл җанашың назласын әле, саташу түгел, шашарсың да, дип җорланган була...
урсинә кечкенә сумкасыннан көзгесен алды да, җентекләп үзен күзәтергә кереште. Көзгедән аңа озынча ак йөзле, зур күзле, кыйгач кашлы чибәр ханым текәлеп карап тора иде. Куе коңгырт чәчләре тәлгәш-тәлгәш булып шома маңгаена яткан. Озын ак муены аның бу нәфислегенә ниндидер горурлык, мәһабәтлек һәм самимилек өсти иде.
Хатын боларга артык игътибар итмәде, чибәрлеген ул. әлбәттә, белә иде. Бу юлы аны бит алмаларында ярылып яткан эзләр борчыды. Юк. миңа еларга ярамый, Әхмәт күз яшьләремне күрергә тиеш түгел, дип күңеленә беркетеп куйды, тиз генә үзен рәткә китерде. Тик Әхмәт, ишек уемында хатыны пәйда булуга, барысын да аңлады.
Нидер, и сөйгәнем, бу яшь күздә.
Ничөн хәсрәт күренде гел йөзендә? —
дип шигырь әйтте.
Нурсинә түзмәде, башын иренең күкрәгенә салды да сабый бала сымак елап җибәрде. Әхмәт аны тыймады да, бүлмәде дә. Әле тынычлангач та бу турыда сүз кузгатмады, киресенчә, белмәмешкә салышты. хәле хәл булуга карамастан, хатыный көлдерергә тырышты, шаярткан булды.
Буе зифа, йөзе күркәм, үзе яшь.
Күзе кара, озын керпек, каләм каш. Йөзен якты күреп, сандым аны нур, Булыр нур. баксам: ул - иннек тә акбур.
Шәпме—дип ул Нурсинәнең кулларын алды. Аннан үз алдына сөйләгәндәй тезеп китте:
Дәрдемәнд! Коеп куйган шагыйрь. Аның иҗатын әти яттан белә иде. Ә мин. җүләр, татарда бөек шагыйрьләр дә. язучылар да. галимнәр дә юк, дип аның белән сүз көрәштерә идем. Янәсе. Пушкин. Бальзак. Байрон, Шекспирларга җитәме соң?! Хәер, татарга сан бар идемени, гел хурладылар, имеш, руслар ярдәм итмәсә, татар милләте әллә кайчан аяк сузган булыр иде инде. Без моңа ышандык, тарихыбызга, мәдәниятебезгә илтифат итмәдек, хәтта кайвакыт ваз кичтек. Иң аянычы, аны белмичә ваз кичтек. Телен кире каккач, аның башкасы турында сөйлисе дә юк.
Бар кешене дә бер аршын белән үлчәмә инде.— Нурсинә. әткәй, әнә. Дәрдемәндне яттан белгән, син үзең дә башка кеше хәзер...
Н
Мин башка чут, мине солдатта мәҗбүр иттеләр, татарлыкка кайтырга мәҗбүр иттеләр! Бер яманның бер яхшысы, диләрме әле?
Җә, җә. сиңа борчылырга ярамый. - дин Нурсинә аның чәчләреннән сыйпады Никадәр көч. түземлек үзендә, дип уйлады ул эченнән генә, нинди язмыш көткәнен белә ләбаса! Әйтерсең лә бу авыр, куркыныч операцияне аңа түгел, башка берәүгә ясаячаклар Шигырьләр сөйләп яткан була бит әле. бәгырькәем.
Бу хәлгә Нурсинә. әлбәттә, сөенде генә. Буласы аның барыбер була инде, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, диләр бит. Алдан янып- көюдән ни файда. Әнә, ясалма сулыш алдыра башлагач, йөрәген стимуляторга тоташтыргач, үзгәреп китте. Шаяра, көлә, кәефе әйбәтләнде Ходаем, операциясе дә хәвеф-хәтәрсез генә үтсә иде инде
хмәт армиядә бер генә ел хезмәт итте, аның да шактый өлешен госпитальләрдә аунап үгкәрде. Ахырда кулына ак билет тоттырып. кайтарып җибәрделәр
Хәрби ант кабул иткәнче барысы да әйбәт кебек иде. Авыз тутырып сөйләрлек тәртип бозулар, мәсхәрәләүләр булмады. Чөнки яшь солдатлар үзләре генә иде, үз ишләре, аларны башкалар белән бутамадылар, һәм дөрес эшләделәр. Яшь хәрбиләр мәктәбен тыныч кына барысы бергә укы гу-өйрәт ү үзәгендә узу аларга күп нәрсә бирде. Офицерлар да игътибарлы иде. Солдат хезмәте хәтта ошый да башлатан иде Әхмәткә.
Даими хезмәт итү урынына килгәч башланды мәхшәр. Килгән көнне үк сары чәчле, үгездәй таза ефрейтор аның кырыну машинкасын тартып алды.
Ох, минем күптәнге хыялым бу. кенәз! Фәрештәнең амин дигән вакытына туры килгән икән, диде ул иреннәрен бөрештереп
Сөйләп торасың тагын, рәхим итеп кырын, биреп торырмын, диде Әхмәт. Тик минем исемем кенәз түгел, Әхмәтхан!
О-о, әле син хан да икәнсең! Ефрейтор чучканыкы төсле аксыл керфекле күзләре белән Әхмәткә кадалды. Ай-Һай, бу бәндә белән юлларың кисешә күрмәсен, дип калтыранып китте Әхмәт
Әмма юллары кисешкән иде инде. Ефрейторның иреннәре янә бөреште.
Мин сине үземә денщик итеп алам, кенәз. Урын җыю, итек майлау синең өстә, һәм дә калган башка эшләр
Казармага старшина килеп керде, йокы вакыты җиткән икән. Әхмәт җиңел сулан куйды, шаярта т ынадыр ла бу. чучка күз. дип үз-үзен юат гы ул. командирлар күрәләтә шундый башбаштаклыкка юл куя ди мени, армия ич бу!
Солдатның көтеп алган иң кадерле нәрсәсе ашау белән йокы. Men- дәрт ә башы гиюгә, эри дә китә ул. Әгәр иреккә куйсалар, икс-өч тәүлек рәпәп урыныннан тормас иде. Одеал астына чумдыңмы, бөтен күңелсезлек. барлык ару-талуларың, сагыну-сагышларың онытыла
«Подъем!» дигән әмер яңгырат анда, Әхмәт әле яңа гына яткан кебек иде. чынында иргә икән инде. Төн бер сулыш га үткән дә киткән. Ул йокы аралаш сикереп торды да, бернәрсәгә дә игътибар итмичә ашыга-ашыга урынын җыештыра башлады Чөнки яшь хәрбиләр үзәгендә а.тарның һәр гамәлен секундомер белән санан-билгеләп торалар иде Тизрәк, дип үзен-үзе камчылады ул, яңа урында сынатырга ярамый!
Колагына кемнәрнеңдер көлешкән тавышы ишетелде. Караса, селкенүче юк дәрәҗәсендә, калганнарның җылы ятакларыннан аерыласы килми иде, ахрысы, хәтта кайберләре баштанаяк >к томаланын ятканнар, бары ул да. аның белән килгән яшь солдатлар гына торып баскан
Бераздан казармага бер сержант килен керде. Ул учы белән күзләрен уа-уа:
— Бүген кемнәрнең чираты, физзарядкага тезелегез,— диде.
—■ Кенәз, физзарядканы минем өчен дә яса,— дип тешләрен ыржайтып калды кичәге ефрейтор.
Әхмәткә тәки сагыз булып ябышты бу ләгънәт, ашханәгә барыр алдыннан да ул аны бармагы белән генә үз янына чакырды. Ләкин Әхмәт аңламаганга салышты. Тегесе иренмәде, аның янына үзе килде.
— Кенәз,—диде ул, мыскыллы бер елмаюдан очлы казык тешләре күренде,—урынны җыештырмагансың ич, ә мин ике кат әйтергә күнекмәгән. армия бу, дисциплина, белдеңме?!
— Мин дә ялчы хезмәтенә күнекмәгән,—диде Әхмәт.
— О-о, гафу, кенәз. гафу...
Ефрейтор билен беккән булды, үкчәләрендә бөтерелеп алды һәм шул уңайдан тезе белән Әхмәтнең касыгына китереп төртте. Әхмәт чайкалып китте, әмма егылмады, ефрейторның аягыннан җайлы гына эләктереп, тегене идәнгә тәгәрәтте. Әүмәкләшеп киттеләр. Шулвакыт казармага старшина килеп керде.
— Отставить, бу нинди тәртипсезлек! — дип бугазын киереп кычкырды ул.
— Менә, иптәш старшина, яшь солдат ни кылана,— диде ефрейтор мескен кыяфәткә кереп.— Үзе ямь-яшел әле, ә яман холкын күрсәтә башлады инде.
— Смирно! дип элеккесеннән дә көчлерәк итеп бакырды старшина-рядовой Галиев, сиңа чираттан тыш өч наряд. Аннан соң, Әхмәткә генә ишеттереп теш арасыннан сөзде:— Монысы гына аз тоелса, гауптвахта да эләгер, обрезок...
— Бүтән мондый башбаштаклыкка юл куелмас, иптәш старшина,— диде ефрейтор ялагайланып.
Яхшы. Никифоров, яшь солдат синең җаваплылыкта. диде старшина.
Тыңлыйм, иптәш старшина, әмерегез үтәлер!
Әхмәт икенче көнне дә ефрейторның урынын җыештырмады. Никифоров бу юлы нәрсә уйлап табар икән инде, дип борчылып йөрсә дә, үзенә карата ниндидер этлек эшләүләрен сизмәде. Исәпләре сынап карау гына иде булса кирәк, дигән фикергә килде ул шуннан соң, өйрәсе сыек түгелме, янәсе. Баш исәң, ишәләр иде мәгәр, анысы хак. Маладис, Әхмәтхан, сынатмадың, дип егет үзен-үзе мактап та куйды.
Тик иртәрәк куанган икән, кичен туалетка чыкканын сагалап торып, бик шәпләп типкәләделәр үзен. Соңыннан ай буе эченнән кан килеп йөрде. Шулай-шулай, дип старшинага әйткән иде дә, тегесе, гадәттәгечә, төкерек кенә чәчте, юкны сөйләмә, янәсе, безнең рота алдынгы рота, яхшы чакта иптәшләреңә бәйләнүдән тукта, югыйсә, чыннан да. дөмбәсләп ташларлар.
Мөнәсәбәтләр тагын да киеренкеләнде. Никифоров беркемнән шик-ләнмичә. ачыктан-ачык мыскыл итәргә тотынды. Беркөнне Әхмәт тум-бочкасыннан дуңгыз колаклары өстерәп чыгарды, инде аның артыннан «мырык-мырык», дип көлеп кала башладылар. Үзе белән килгәннәр дә читләште. Хәзер ул кенәз генә түгел, «Кенәз-Мырык» иде инде.
Әхмәт, дөресен генә әйткәндә, «кенәз» кушаматының чын мәгънәсен аңлап та бетерми иде. Бу исемне шундый ук уңыш белән руска да, чувашка да, украинга да сыларга була, дип уйлый иде. Баксаң, әлеге кушаматның нигезендә милли кимсетелү ята икән ләбаса! Моны ул әтисеннән хат аша белде.
Радио аша ишеткән, гәзитләрдән укып белгән милли мәсьәлә белән Әхмә1 беренче мәртәбә йөзгә-йөз менә шулай очрашты. Бу хәл аны бик нык борчыды Милләтләрне ул бервакытта да бер-берсеннән аерып
карамады, ана алар барысы да тигез, тоташ бер халык кебек тоела иде. Бердәнбер ташлама үзе сөйләшкән-анлашкан урыс теленә генә ясала иде. Чөнки ул урыс халкын иң акыллы, иң гадел, иң культуралы халык дип исәпли иде, интернационализмны да урыс халкы киемендә кабул итә иде. Шул сәбәпле башка барлык милләтләр өлкән туганга сыенырга тиеш дип саный иде.
Ләкин үз иленнән читтә урыслар аны һич тә кочак җәеп кабул итәргә җыенмыйлар икән ич. хаҗәте юк икән аның, ул фәкать хезмәтче, ялчы гына икән. Табышмак дисәң дә табышмак Хәер, нинди табышмак булсын ди бу. кәкәйле бәрән фәлсәфәсе, бары шул. Чөнки, ничек кенә әтәчләнмәсеннәр. Никифоров та, старшина да урыс халкы дигән сүз түгел әле. Хәтта тулаем ротаны да бу исәпкә кертергә ярамый. Ләкин дә шунысы бар. Никифоровларга ирек бирсәң, бөтен көтүне пычратачакларын көт тә тор.
Әйе. бу шулай, тик әлеге явыз микроб армиягә керергә тиеш түгел иде бит. Армия ул дәүләтнең йөзе. Армия таркалса, җәмгыять йөгәннән ычкынган көтү хәлендә калачак Тарих күп тапкырлар дәлилләгән хакыйкать бу Моны соң үзәктә белергә тиешләрдер ләбаса! Күрәсең, бөтен тулылыгы белән белеп бетермиләрдер. Бәлкем, язаргадыр, иш янына куш дигәндәй, аның да фикерен белеп торсыннар, зыяны тимәс
Әхмәт соңыннан үзенең бу беркатлылыгы өчен оялып, кызарып йөрде Көт, алырсың эт авызыннан сөяк! Әмма ул чагында оборона министрына юлланган хатын ул чын күңеленнән, файдасы тисен дип. уртак Ватан, ил турында кайгыртып язган иде. Аның уенча. Рәсәй бөтен булырга гисш, бары бөгеп Рәсәй генә башка халыкларга тыныч гормыш, бәхетле киләчәкне тәэмин итә ала Ә армия булып армиядә моны аңлап җиткермиләр. Милләтләрне сортларга бүлеп карыйлар, мыскыл итәләр. Фаҗига ич бу!
Әхмәг т үземсезлек белән җавап көтә башлады Ихгимал. бу җавап аның шәхси тормышын да җиңеләйтеп җибәрер әле. һичьюгында башка урынга күчерерләр. Әтисе язды ич. татарстанлыларны үз төбәкләрендә хезмәт иттерү буенча җөмһүриятебездә бик зур көрәш башланды, дигән Халык кузгалды, дип сөенгән. Казан тирәсенә кайтарсалар, шәп булыр иде ул. Нурсинә белән дә күрешү бәхетенә ирешер иде. бәлкем Аны болай да хәзерге мәхшәрдән Нурсинә турындагы ләззәтле хыяллары гына коткарып тора да инде. Бу терәге дә булмаса. сабыр канатлары әллә кайчан сышан булыр иде инде аның. Сөю ул юксыну һәм сагыш кына гүгел, горурлык хисләре дә китерә икән. Типкедә йөргән егетне кем яратсын да. кем ихтирам итсен. Шуңа күрә ул Нурсинәгә үзе уйлан табып, солдат хезмәтенең киноларда күрсәтелә торган романтик, маҗа-ралы якларын күпертеп язарга тырыша иде.
Агна-ун көннән частьта ниндидер җанлылык башланды. Кунак көткәндәй казарманы, аның тирәсен чистарттырдылар, юдырдылар, кем әйтмешли, яламадылар гына. Старшина тумбочкаларны тикшереп, әллә күпме «артык» әйберләр тапты. Караватларны һәркөнне җеп сузып тигезләделәр. Солдатларны да, гомергә булмаганны, энә күзеннән үткәрде старшина, якалары юылганмы, итекләре чистартылганмы, сәдәфләр. каеш аеллары ялтырыймы?
Ни хикмәт, бу арада Әхмәтне дә тынычлыкта калдырдылар Алай гынамы, взвод командиры үзе егетнең гаилә хәлләре. Татарстан турында сорашты, мәгънәле генә итеп кыска вакытлы ял бирү мөмкинлеге булу ихтималын да әйтте. Моның өчен, диде ул. беренче чиратта уз нодраз- делениеңнең патриоты булу зарур, чүпне читкә чыт арулан бер файда да юк. чөнки барлык мәсьәләләр дә урында хәл ителә.
Хат турында хәбәрдар булсалар кирәк шундый фикергә килде Әхмәт -шул ук вакытта тәгаен генә аның ни-нәрсә хакында икәнен белмиләр дә, ахрысы. Белсәләр. Әхмәтнең кылын тартып, ерактан суктырып
маташмаслар иде. Тик шунысы ачык, бу мәсьәлә аларны бик борчый. Әнә бит. ефрейторның да коерыгы кысылды, ялагай эт шикелле күзгә генә карап тора. Чынлап еласаң, яшь чыга икән ич, рота ничек яхшырды, чөнки офицерлар һаман солдатлар янында, старшина да каптеркада куна-төнә ята.
Бервакыт, чыннан да. ротага ниндидер полковник килеп төште. Шул ук көнне кич Әхмәтне штабка чакырдылар. Полковник үзе генә иде. Ул кайсы ягы беләндер сәясәтче Бурбулисның карикатур сурәтен хәзерләтә. Күзләре атылып чыгардай булып бүлтәйгән, үзе ярау ат шикелле, төртсәң егылып китәр сыман. Тик ни гаҗәптер, тавышы көр. буш мичкә төбенә суккалагандай даң-доң килеп, бөереннән чыга моның.
Әхмәт устав кушканча, шартын китереп мөрәҗәгать итә башлаган иде дә. полковник кул гына селтәде. Күренеп тора, строевой офицер түгел икән.
— Җә, уз. кәгазь корты, ә? дип елмайгандай булды. Ләкин елмаюы ирен тирәсеннән узмады. Шулай да Әхмәт җиңел сулап куйды, салдофонга ошамаган бу. аңлашырбыз, шәт, дип куанды. Димәк, аның хаты ул көткән нәтиҗәне биргән, шулай булмаса, полковник кадәр полковникны җибәрмәсләр иде Яхшы эшләде ул язып, дөрес эшләде, рогадагылар аңа рәхмәт кенә әйтер әле.
— Сез Мәскәүдәнме?— дип сорады Әхмәг, шатлыгын баса алмыйча.
— Сорауны монда мин бирәм. диде полковник җитдиләнеп —Җә, сөйлә, кем бәйләнә, нәрсәдән риза түгел, милли җирлектә кыерсыту нинди фактларда күренә, армиянең таркалуын ничек дәлиллисең, һәм башкалар, һәм башкалар...
- Минем хатымда барысы да тәфсилләп язылган,—диде Әхмәт,— шуннан артыгын әйталмамдыр.
Полковник аз гына калкынып урындыгын өстәл янынарак шуыштырды.
— Да-а,— дип сузды ул аннан соң. — бик хәйләкәр җегет булып чыктың бит әле син, рядовой э-э... Галиев. кыек атып туры тигезергә ахры исәбең, ә?
— - Мин тел төбегезне аңламыйм, иптәш полковник.
Вәкил, кабарынган күркә кебек кукраеп ишекле-түрле йөрештереп алды да, солдатның каршысына ук килеп туктады. Әхмәт йөзен җыерды, чөнки тегенең авызыннан сасы махмыр исе аңкып тора иде.
— Бик яхшы аңлыйсың, иптәш солдат, ә, янәсе, татарларны кыерсыталар, кимсетәләр. Ә үзегезнең исәп Россиядән аерылып чыгарга! Шулаймы? Суверенитет, декларация, конституция дигән сафсатагыз шуңа юнәлдерелгән: Россияне таркатуга. Шалишь, браг, ирек бирмәбез!..
Полковник кечкенә йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты, авыртты, ахры, тәрәзә янына барын, кулын озак кына җиңенә ышкып торды. Шуннан соң янә сүзен дәвам итте:
- Син хәйләкәр булсаң, без синнән дә хәйләкәррәк. Галиев, ә! Берәүгә тигәннәр икән, ә, чаплашкаңның укасы коелдымыни? Чебен тимәс чер итәр, җегет икәнсең, үзең дә махы бирмә! Ә син үзара талашудан олы сәясәт ясамакчы. Хитрый...
Әхмәтнең колаклары үрә торды. Чөнки ул сәясәттән, бигрәк тә милли сәясәттән бик еракта иде Декларация, суверенитет, мөстәкыйльлекнең гамәлдә ни-нәрсә икәнен белми һәм белергә дә теләми иде Ул үзе дә нәкъ әлеге вәкил кебек бүленмәс һәм бердәм Россия яклы ләбаса!
Полковник, әнә шулай, әтисе бик тырышып та булдыра алмаган милли хисләрен уятты Әхмәтнең. Дөресе, ул әле моны үзе дә төшенеп җитми, әмма башына ниндидер бимазалы корт кереп оялаган иде инде, һәм шул корт еллар буе рәсми даирәләр сеңдергән тәгълиматны кимерә башламасынмы. Ә алдагы вакыйгалар аны тагын да тизләтеп җибәрде.
Салмыш полковник (ул контрразведка кешесе иде. Әхмәтнең хатын алар дивизия почтасында ук эләктереп алганнар иде) ротадагы җирле
шовинист хулиганнарны үсендереп китте. Алар тәмам йогәннән ычкындылар. эзәрлекләү солдат казармасыннан командирлар дәрәҗәсенә күтәрелде. Татарстан турында чираттагы уйдырма эфирга чыгуга, эте дә бете дә Әхмәтханга бармак белән төртеп күрсәтә иле. әйтерсең лә ул республиканың иң баш кешесе, әйтерсең лә указларны ул чыгара.
Гик ни хикмәт, татарлыгыннан кыенсынып-оялып йөргән Әхмәт баштагы мәлләрдәге кебек акланып маташмый иде инле. ниндидер үжәтлек- кәме. горурлыккамы охшаш хис кичерә башлады ул мондый чакларда. Димәк. Татарстан аларга тынгылык бирми, димәк, ул аларның җәрәхәтләнгән жирләренә тоз булып утыра.
Чираттагы мунча вакытында да Әхмәт элекке кебек караңгы почмакта гүгел. беренче мәргәбә иң якты сәкедә юынды Ефрейтор иярченнәре котырган эт өере кебек аны урап алдылар, эчләрен тота-тота көлгән булдылар, әллә ниләр әйтеп мәсхәрәләделәр. Әхмәт исә
Беләсегез килсә, маржа кызлары тагар егетләрен шуның өчен ярата да инде, дип көлде. Ышанмасагыз. үзләреннән сорагыз
Моңа кадәр Әхмәтнең иң кимсенгәне сөннәт иде. әтисенә дә шуның өчен бик ачулы иде. Төптәнрәк уйлап карасаң. Әхмәтнең нәмәрсәссндә ул урыс малайларының ни катнашы бар соң . ул да бик рәхәтләнеп, киселмәгән дип. аларныкыннан көлә ала ич!.
Үзенә күрә бер кечкенә жиңүе иле бу Әхмәтнең Ләкин ана карап хәле үзгәрмәде, көчләр нисбәте чагыштыргысыз иде Ихтимал, сәбәп хәрби шартларда гына да булмагандыр. Россия бу вакытта койрыгына баскан елан кебек өзгәләнә, суккалана, чат ып-чагып булса да. корбанын авызыннан ычкындырмаска тырыша иде. Шушы зур сәясәтнең кайтавазы ерак Себердә хезмәт итүче Әхмәткә дә тынгы бирми иде. Элеккечә иң авыр эшне аңа кушалар, иң пычрак шөгыльләрдә затын ул. Башкалар кичен телевизор карый, ә Әхмәт туалет чистарта, идән юа
Бер якшәмбедә аны ашханәгә утын ярырга җибәрделәр. Ашханәдә эшләү, бер яктан караганда, начар да түгел, рәхәтләнеп тамагың туйганчы ашыйсың ичмасам. Тик ул кара эшләрдән санала, үзен санга суккан солдат анда бармау ягын карый. Әхмәткә исә сайланырга туры килми, аның инде чираттан тыш бирелеп тә. әле үтәлмәгән нарядлары башыннан ашкан, яңалары ла өстәлә тора Аларны үтәп чыгу өчен ике ел түгел, биш ел хезмәтең дә җигмәс
Түмәрләре боз аклы да чатаклы, өстәвенә, юеш җирдә ятып муртаеп беткәннәр иде. Ярылмыйлар, сытылалар гына Азапланды мәгәр, хәтта берсендә бал тасы аягына да тия язды, бик аздан калды.
Фу. Япония, аяксыз калырсың, валлаһи, дип Әхмәт балтасын читкә бәрде Очы-кырые булырмы моның, интектерәләр бит. түзәр чамасы калмады бит инде.
Күзләре дымланды Әхмәтнең, шул рәвешле кыймшанмыйча да 10 15 минутлап утыргандыр Бер мизгелдә аның җилкә тәре калтыранудан туктады, башы зурайды, тәк-тәк, дип пышылдады иреннәре, әгәр дә балга, чыннан да. ялгыш таеп китеп берәр бармагын җәрәхәтләсә’’ Әйтик, чәнти бармагын? Аны госпитальгә салачаклар. Ул рәтләнәчәк, билгеле. Ләкин өзелгән бармакны ялгап булмый Армиягә андыйлар кирәкми һәм Әхмәтең тү-түт!
Мөмкин хәл ләбаса бу! Валлаһи' Башта авыртыр, әлбәттә Тик нишлисен, түзәргә туры килә, аның каравы тәмугтан котылачак! Әхмәт, тәвәккәлләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде Менә кулына балтасын алды, берничә мәртәбә кизәнеп-кизәнеп карады, хәрәкәтләрен төгәл итеп билгеләргә тырышты. Барысы да туры килә иде кебек һәм ул тирән итеп сулыш алды да. нигәдер күзләрен чагырда тын йомып, балтасын баш очына күгәрде. Ләкин хәлиткеч хәрәкәт ясалмый калды, чөнки кемнеңдер ачулы тавышы яңгырады
Кенәс. утының кая. тавай-тавай. тиз бул!
Бу повар иде. Озын куллы, камыт аяклы чуваш егете. Әхмәт усал эт шикелле поварга ташланды. Орыш озакка сузылмады, чөнки тегесе каршылык күрсәтеп маташмады. Изде аны Әхмәт, бөтен ачуны аннан алды, һәм шул җил белән частьтан үк чыгып китте. Аның башында тәгаен гына план да туган иде инде, ул армияне ташлап китәчәк, качачак бу шайтан оясыннан! Болай да күп түзде, әллә кайчан шыласы калган да бит, нишлисең, татар акылы тау менгәч кенә төшә икән шул.
Гарнизон белән поселок арасы әллә ни ерак түгел, ике-өч чакрым чамасы гына. Качып-посып йөрүче кеше өчен урыны да уңайлы, чокыр- чакырлар күп. ике ара буйдан-буйга яшь чыршы агачлары белән капланган.
Барысы да уңай тора шикелле. Кояш инде таулар арасында. Аның сәләмә болыт челтәрләрендә эленеп калган кызгылт төстәге сүрән нурлары да сүнеп бара. Шырпыдай тырпайган ылысларга, үлән яфракларына дым куна башлаган, алар бүртенеп, калынаеп киткәннәр. Күзгә күренеп эңгер-меңгер пәрдәсе төшеп килә. Бу миңа файда гына, дип сөенде Әхмәт, бәладән башаяк.
Ул, як-ягына карангалап, кечкенә бер аланлыкка килеп чыкты. Ә аны көтеп торалар иде инде.
Никипыр, кнәс! — дип кычкырып җибәрде повар.
— Тсс!
Әхмәт язмышын кабул итәргә әзерләнде, аның башка чарасы юк иде. Тегеләр дәррәү килеп җиттеләр дә башына капчык кигезделәр...
Аңа иртән кәҗәсенә үлән җыеп йөргән бер карчык тап булган. Ул госпитальдә генә уянып китте. Тәне күм-күк иде, өч кабыргасы сынган, кая готынса, шул җире сызлый
— Болары гына чепуха,— диде аны караган доктор,— Кайгырма, туеңа кадәр төзәтергә тырышырбыз. Йөрәгеңнең тамырларын эштән чыгарганнар, менә монысы мәсьәлә, операциясез булмаска охшый.
Әхмәт операциягә ризалык бирмәде, погонлы кешеләргә тәмам ышанычы беткән иде инде аның.
Бу гадәттән тыш хәлне хәрби прокурор тикшерде. Ул Әхмәтнең ничек итеп, нинди сәбәп белән рөхсәтсез-нисез хезмәт урынын ташлап китүен бик озаклап төпченде, поварны ни өчен тәпәләвен белергә теләде. Әхмәт, әлбәттә, чын дөреслекне әйтмәде, бәхетсезлегенә, аракы юллап чыккан идем, дип үзенә-үзе яңа чокыр гына казыды.
Җә, хуш, шулай да булсын ди,— диде прокурор.— тик нигә син хезмәттәшләреңә яла ягасың, егетлек түгел бит бу. Әгәр, син әйткәнчә, повар урманда сине куып йөрсә, ул ничек итеп аш әзерләр иде. Солдатлар вакытында тукланган. Шәһитләре бар. барысы да язма таныклык бирде. Никифоровның да, башкаларның да алибилары шик тудырмый, син эчемлек эзләп йөргәндә алар кинофильм караганнар, ягъни культуралы ял иткәннәр. Сәгате-минуты туры килә.
Әхмәтнең дәлиле юк иде, шаһитләре дә. Ахырда бөтен гаепне аңа аударып калдырдылар. Исерек килеш ниндидер билгесез хулиганнар белән бәйләнешкән, дигән нәтиҗә чыгарды прокурор, аңа кадәр поварны кыйнап ташлаган. Әти-әниләренә дә, хәрби комиссариатка да шундый эчтәлекле рәсми хәбәр җибәрелде.
Эшне яптылар, ә Әхмәт гомерлеккә гарип булып калды.
w ифаханәдә Әхмәтнең хәле тагын начарланып китте. Бер килүен-
1 I I дә ул хатынының кулларын салкын учына салды да: '
- Гафу ит. Нурсинә. мин сине бәхетле итә алмадым,- диде.
- Син бәхетле булырга тиеш. Мин үземнең хәлемне, ни көткәнен бик яхшы аңлыйм, сүзем шул. ягъни васыятем. .
Әхмәт фикерен төгәлли алмады, укол кадарга керделәр
- Җанашым, син ялгышасың, мин бәхетле, безнең бәхетебез гомерлек. дип пышылдады Нурсинә һәм керфекләренә кунган яшьләрен жәлт кенә сөрткәләп алды. Ләкин Әхмәт аның яшьләрен дә күрмәде, сүзләрен дә ишетмәде — дару аны йоклатып җибәргән иде инде Нурсинә туф- лиләрен салды да. аяк очларына гына басып палатадан чыгып китте
Бу бүлектә йөрәк хастасы белән интегүчеләр ята. балалар да хәтсез. Нурсинә беренче көнне үк 6—7 яшьләрендәге бер кызчыкка игътибар итте. Почмакка чүгәләгән дә мескенем, башын тезләренә кысып, шул уңайсыз халәттә оеп калган. Нурсинә аңа сүз кушып караган иде дә. кызчык җавап кайтармады, сагышлы күзләрен зур итеп бер карап кына алды.
Борчымагыз аны, диде үтеп баручы табиб, ана шулай уңайрак Соңыннан белде Нурсинә: тумыштан зәгыйфь йөрәкле балаларның утыру рәвеше шулай икән, алай кан яхшырак йөри ди.
Бүген кызчык нишләптер ул урында юк иле
- Румия күренми, мин аңа күчтәнәч алып килгән илем, шуны бирергә иде, диде Нурсинә шәфкать туташына.
Аңа күчтәнәчләр кирәкми инде хәзер, сеңлем. лиле шәфкать туташы.
Ничек инде кирәкми, апа?
Бу коточкыч хәбәрдән Нурсинәнең башы әйләнеп китте, егылып китмәс өчен хәтта стенага сөялен торды.
Сиңа, сеңлем, ирең турында күбрәк кайгыртырга кирәк, үкенечкә калмасын..
Шәфкать туташының бу сүзләре Нурсинәгә камчы белән сыдыргандай тәэсир итте. Ул шул авыр тәэсир белән профессор бүлмәсен ачып керде
Рәфкать Сафич, диде ул сулкылдый-сулкылдый Әхмәткә бүген үк операция ясарга кирәк . югыйсә... Югыйсә . мин ул фаҗигане күтәрә алмаячакмын Рәфкагь абый
Профессор урыныннан торып, стаканга су агызды да Нурсинәгә сузды.
Тынычланыйк әле. күгәрченкәем Җә әле. менә шушы суны эчеп җибәрик әле. Менә шулай.
Рәфкатьнең тавышы гөр-гөр килеп ишетелә иде
Хәзер гуфлиләрегезне киеп җибәрегез инде, мондый чибәр ханымга оекчан йөрү килешеп бетмәс.
Әхмәткә бик авыр бит ..
Беләм. күгәрченкәем, беләм. Ләкин бу хәлендә ул операцияне күтәрә алмаячак, донор белән дә проблема
Әгәр пи өнә... Румия кечкенә кызчык
Өметне өзмик, күгәрченкәем, шайтан гына өметсез, диләр w-v рофессор Моргазин белән ара яхшырып кипе Нурсинәгә ул 1 И хәзер базардагы ит чабучы кебек булып түгел, ә шәфкать фәрештәсе булып күренә иле инде.
Шушы көннәрдә генә үзәк телевидениедән йөрәк хирургиясенә багыш-ланган тапшыру карады Әхмәг кебек язмышлары каргаган бичараларны күрсәттеләр Ләкин күңелләре төшенке түгел, гормыш арбасына чатырдатып ябышканнар. «Сырхаулык бик авыр вазифа, диде берсе, безгә ихтыяр көче башкаларга караганда күп мәргәбә артыграк кирәк Үзләрен сәлам.»I дип санаган кешеләр дә безнең кебек гырышса. халыкны бик күп хаста читләтеп үтәр иде» Нурсинә аның бу фикере белән
килеште. Чир— чор бит ул. чыннан да. кешегә бик зур таләпләр куя. Шуларны үти алсаң гына, син чирдән арына аласың.
Аннан соң профессорга сүз бирделәр. Мортазин белән шундый охшашлар ки, ул хәтта башта, болар бертуганнар түгел микән, дип тә уйлаган иде. Шундый ук эре сөякле, симез кеше Ләкин берсе урыс, икенчесе татар, ничек бертуган булсыннар ди инде алар? Әмма ниндидер уртаклык бар. Бәлки, йөрәк хастасы белән шөгыльләнүче күренекле табиблар шулай юан буладыр? һәрхәлдә, бу үзенчәлек тә Нурсинә алдында Мортазинның абруен күтәрде.
Мортазин үзе дә дустанә мөнәсәбәттә иде, хәтта киңәш-табыш итүдән дә йөз чөерми башлады. Беркөнне ул Нурсинәне коридорда очратты да. беләгеннән готып, җыештыручыларның чүпрәк-чапрак, чиләк-себерке саклый торган ян бүлмәсенә алып керде.
Тсс. дип пышылдады ул бармагын иреннәренә куеп, әйтерсең лә ниндидер серен чишәргә җыена иде. Аннан соң кычкырып көлеп җибәрде. Нурсинәнең дә йөзе нурланды.
— Беләсезме, күгәрченкәем, мин нәрсә белдем?
Әлегә юк, әмма уртаклашсагыз, белермен сыман.
- Мин чибәр ханымнар сәясәт белән кызыксынмый дип йөри идем, сез сәясәтче икән ләбаса!
Нурсинә башын чайкап куйды.
— Ялгышасыз. Рәфкать Сафич, мин ул шөгыльләрдән бик ерак торам.
— Алайса, Әхмәт.
— Әйе, ул Татар иҗтимагый үзәгенә йөри, митингтан кайтышлый егылды да ич инде.
- Вәйт, вәйт, шул ТИҮ инде.
Әллә берәр нәрсә булдымы, Рәфкать Сафич?
Кичә шуннан шалтыраттылар.
Аларның талканы коры, бер-бер авыр сүз әйтмәгәннәрдер ич.
Мин үзем дә ябалак оясына оялаган карчыга түгел, күгәрченкәем, теләсә кемне мунча кертә алам. Әйе, корырак сөйләштеләр, яшьләр- чәрәк. Әхмәт өчен башыгыз белән җавап бирәчәксез, дип өркетергә тырыштылар. Мин ул кешенең үзенә дә әйттем: мин сезгә, дидем, күн тәпи түгел, дидем, бүрәнә артыннан бүре куганчы, килеп сөйләшегез, дидем. Алай бик яхшы буласыгыз килә икән, дидем, берәрегез үз йөрәген бирсен, дидем.
— Сүзгә кесәгә кермисез анысы.
— Рәхмәт, ләкин дә, күгәрченкәем, бу форсаттан файдаланып кал- масак. безне җир йотар иде.
— Ничек?
Әйе, мин алардан йөрәк дауладым, тик бу бераз шүрләтеп алу өчен генә. Чынлыкта, эш эшләрдәй егетләр ич алар.Миңа шундыйлар ошый. Азмы-күпме мөстәкыйльлегебез бар икән, без моның белән аларга бурычлы... Ә форсат дигәнем даруларга карата — ох. дарулар күп кирәк булачак әле. Чит ил дарулары, кыйммәтле дарулар! Аларның бу җәһәттән дә мөмкинлекләре зур. шайтаннарның. Ник дисәң, башка мәмләкәтләр белән элемтәләре киң. Безгә менә шул җепкә тотынырга кирәк. Төшендегезме?
Әйе. армиядән кайтуга Әхмәт, Татар иҗтимагый үзәгенә барды. Милли хәрәкәттә катнашуны ул үзенең бурычы дип саный иде. Элек тотып та карамаган китапларга ябышты. Әтисенең китапханәсе шактый бай иде. Җыйган, картлач, курыкмаган. Риза Фәхретдин дисеңме, Гаяз Исхакыймы, Садрый Максудимы, Йосыф Акчурамы — барысы да бар. Мәрҗани. Сәгыйть Сүнчәләй...
Иҗтимагый үзәктә Әхмәт чандыр гына озын муенлы егеткә тап булды. Кызып-кызып сөйләшә, табада борчак куыра диярсең, ярсуыннан
кушымчаларлы гына түгел, бөтен бар сүзләрне йота. Шуна күрә аны аңлавы авыр Әхмәт тулысынча төшенгән җөмләсе бер генә сүздән тора иде: «Азатлык!»
Чөнки ул әңгәмәсен әлеге өндәмәне өч мәртәбә кабатлап төгәлләде «Исерек әллә инде бу?» дип уйлады Әхмәт Анын әле урам митингларының җәнҗал-экстазын күргәне юк иде. Бу мавыктыр! ыч романтик ашкыну чире аның үзен соңыннанрак биләп алачак
Бүлмәгә олы яшьләрдәге күзлекле кеше килеп керде
Кунак бар икән, диде ул. көлемсерәгән итеп Ләкин чытык йөзендә бер генә мускул да хәрәкәткә килмәде. Ә менә күзләрендә ниндидер җылы нур бар иде.
— Солдат,—дип тәкъдим итте дежур егет Әхмәтне, әлегә түмәр, бик яхшылап юнасы бар.
— Алаймени. дип гаҗәпләнгәндәй ипе күзлекле агай танышыйк алайса, мин Мусин булам, рәис координатор.
— Әхмәт Галиев
— Сезнең кебек лачыннар безгә бик кирәк, диде Мусин
- Әллә ни куандыра алмам шул мин сезне, диде Әхмәт. Мин инвалид.
Ул кыскача гына башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.
Мусин аны кочаклап алды «Без моны болай гына калдыртмабыз, министрга барып җигәрбез, әмма . »
Тотыныр урыны юк аның, абый, суга төшкән балта кебек ул дип бүлде аны Әхмәт.
Бу хакта соңыннан уйлашырбыз әле. солдат. Бер-бер әмәлен табарбыз барыбер, ә хәзергә син халыкка башыңнан кичкәннәрне сөйләрсең Бу бик мөһим. Без әле парламентны да күтәрергә тиеш, законсыз булмый монда
Әйе, Әхмәтнең үпкәләрлеге юк. Мусин сүзендә торырга шрышып карады, ләкин хәрби прокурор язмаларына якын да җибәрмәделәр Тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәсе шешле оешмаларга хәбәр ителгән, дип кырт кистеләр. Хәтта депутатлык ciarycbi да ярдәм итмәде.
Әхмәт исә. булдыра алганча, милли хәрәкәт тә катнашырга тырышты, һәрхәлдә, бер митингны да калдырмады, кычкырырга өйрәнде, тупасланды, әрсезләнде Шулай да әлегә ул урам стихиясеннән ары уза алмады һәм менә, йөрәтс тотып, бөтенләй сафтан чыкты
иһаять, операция көне дә килеп җит те. Ул тоташтан сигез сәгать барды Нурсинәгә бу елдан да артыграк тоелды. «Йә. ходаем. Түземлегеңнән җуйма, җанашыма ныклык өстә, аера күрмә берүк безне, гомер бир. и раббым» Авыз эченнән генә шулай белгәннәрен укый-укый әле урындыкка сыенды Нурсинә. эте стенага килен терәлде, әле коридор буйлап бәргәләнде. Дота-теләкләрен профессорга да юллады, операция уңышлы үтсә, мәңге онытмаска антлар итте Шәфкать туташларына, табибларга бәхет, сәламәтлек теләде
Операциядән соң ул Әхмәтне тулысы белән үз карамагына а лачак Исән-сау котылсын тына, җан өрәчәк ул аңа. тыны белән тартып булса да урыныннан күгәрәчәк Кулы җиңел аның, үт куыгын кисеп алгач, әнә. әнисен ничек тәрбияләгән иде. бик тиз аякка бастырдың, дип мактаганнар иде үзен.
Әхмәткә исә Нурсинәнең булышлыгы икеләтә-өч югә кирәк иде Ул операция йокысыннан да тиешеннән соңрак уянды Аңына килүгә, күзләре иң элек түшәмдәге яктырткычка төште, анда бераз тукталып торганнан соң акбур стенаны сыйпап узды да. каршысында җемелдәшкән
Н
эреле-ваклы лампочкаларда туктап калды. Шунда ук иреннәренә елмаюга охшаш дулкын кунды. Ләкин бераздан керфекләре яңадан авырайды, әмма әлеге дулкын иреннәрендә утырып калган иде.
Нурсинәнең йокысызлыктан шешенгән йөзе яктырып китте, җилкәсенә басып торган арыганлык йөге юып алгандай шул ук мизгелдә юкка чыкты. Канатлары булса, очып ук китәр иде ул.
— Әхмәт, җанашым, уян,—дип пышылдады Нурсинә,—уян, Әхмәт...
Әхмәт кибешкән иреннәрен ялмап алды. Шуннан файдаланып, Нурсинә тиз генә аның авызына юеш марляга уралган кашык кертте.
— Әхмәт, җанашым...
Әхмәтнең карашы бу юлы ниндидер сөттәй ак нәрсәгә юлыкты, бераздан бу аксыл томанлыкта күзләр, йөз, борын, иреннәр пәйда булды. Ләкин ул үзе ярым йокы хәлендә иде әле, кайда ята. ни булган аңа? Нишләптер тәне авыр, гүя су сеңгән бүрәнә, бармакларын да селкетә алмый.
— Әхмәт, котлыйм, -дип Нурсинә аны үбеп алды. Үзенең бит алмалары буйлап күз яшьләре ага, алар Әхмәтнең йөзенә тама. Нурсинә тыелырга тырыша, әмма яшьләр барыбер тама да тама...
Кинәт Әхмәт куырылып катты. «Юк. юк. мин кенәз түгел... аһ... юк...юк...»,— дип тәүге сүзләрен әйтте.
— Әхмәт, тынычлан. Әхмәт!
Әхмәт янә уянды. Ул ярым ачык күзләре белән стенадагы кара тартмага ымлады. Анда бөтен бүлмәне яңгыратып нидер дөп-дөп килә иде.
— Ә-ә,— дип елмайды Нурсинә,— ул синең йөрәгең шулай тибә, мо-нитор.
— Минем йөрәк?!
— Әйе. җанашым, котлыйм...
Ә син кем?
Әхмәтнең бу соравы Нурсинәне җиргә кайтарды, аңа соң. Әхмәт уянуга, дежур табибка хәбәр итәргә кушканнар иде ләбаса. Күптән түгел генә шәфкать туташы кереп, берүк соңлый күрмәгез, дип катгый рәвештә кисәткән дә иде. Ул исә, чүбек баш. барысын да онытып җибәргән...
Әхмәт өч-дүрт көннән утырып тора башлады, аннан соң акрынлап йөреп китте. Ләкин элекке уенчак, шаян Әхмәт түгел иде инде ул. Күлен танымаган бака шикелле, һаман үрсәләнә, үз-үзенә урын таба алмый.
Бу табигый хәл иде, билгеле. Уен эшмени йөрәгеңне алыштырып куйсыннар әле! Нурсинәнең, мәсәлән, врачка тешен каратырга да коты алынып тора. Бер урт тешенең төбе генә калган, сызлаштыра да. Алдырып кына (ашлыйсы иде дә үзен, юк, поликлиникага баргач, керергә базмыйча кире борылып китә. Әхмәте нык аның, нинди операциягә түзде бит. Профессор да:
— Борчылма, күгәрченкәем, донорның бөтен параметрлары да туры килә, ахыры хәерле булырга тиеш. диде. Әхмәтне чыдам, дип мактады, кадерен бел, диде.
Әхмәтен ул кеше әйтмәсә дә ярата. Яратмаса, аның белән язмышын бәйләр идемени?
Хатын-кыз өчен мәхәббәттән дә изгерәк хис бар мени ул?! Хатын-кыз яшәүнең асыл мәгънәсен мәхәббәттә күрә. Хәтта гаиләне инкарь итеп, хатын-кыз төп терәкне ир-аттан түгел, коллективтан, дәүләттән табарга тиеш дигән теорияне алга сөргән необольшевик Коллонтайлар да шәхси тормышларында гыйшыкка сусап яшәгәннәр. Нишләмәк кирәк, табигатьтән узып булмый шул. мәхәббәт — һәркемнең күңеленә салынган илаһи бер очкын ул. Шырпысын сызсаң, кабынырга гына тора. Ләкин яратуны төрле хатын-кыз гөрлечә кабул итә. Берәүләргә аның ярсыган диңгездәй өермә булып дулавы ошый, икенчеләргә моңы, аһәңе якын,
өченчеләргә Хәер, дөньяда күпме хатын-кыз булса, мәхәббәтнең дә төсмере шулкадәрдер. шәт
Нурсинәгә исә мәхәббәт Әхмәтнең җорлыгы, дуамаллыгы аша килде. Теге вакытта Әхмәт Нурсинәне әти-әнисе янына үзе белән ияртеп алып кергән булса, ихтимал, ул аларда калган да булыр иде Танышуның беренче көнендә үк кызны өенә алып кайт әле, моның өчен ярату, ошашу гына җитми, барыннан да элек тәвәккәллек зарур!
Ана ул вакытта читтәге бистәдән шәһәргә эләгү җиңел булмады. Фатирларына кайта алмый иде. чөнки әти-әнисеннән «иптәш кызларымда куна калам» дип рөхсәт алган идс. Аннан соң. җиде төн уртасында ишек шакыса, артларына аварлар иде Шуңа күрә төннең калган өлешен ул вокзалда үткәрде, техникумга да шуннан гына китте.
Ә техникум янында аны Әхмәт көтеп тора иде инде.
- Нурсик. мин сине төне буе эзләдем, дип каршылады ул кызны
Нурсинә ачык чырай күрсәтмәде, шык-шык басып бинага үтте.
Нурсинә аны киткәндер дип уйлаган иде инде, ә ул озын тәнәфестә (аудиторияне дә тапкан!) бер кечкенә кәрҗинне чөмәкәй тутырып кап- кайнар пирожкилар алып кергән.
- Әй. ач халык, ябырылып! дип кәрҗинен өстәл өстенә кигереп тә куйды.
Студентка нәрсә, ана тәкъдим итүче генә булсын, ул уен-көлкедән, ашау-эчүдән бервакытта да баш тартмый
- Пирожкыйларың во! дип җорланды кайсыдыр. Сыра да алып кергән булсаң, шушында ук туй да ясый идек
Әхмәт иртәгә армиягә китәм дигән көнне алар беркемгә дә әйтми генә язылыштылар. Хатны ул еш язлы. Ләкин нинди фаҗигагә юлыгуы турында ләм-мим. Бер елдан кәҗә билеты тотып кайткач кына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирле
Мин икенче группа инвалид. Нурсик,— диде ул,— ташласаң да үпкәләмәм. Беләм. мин сиңа пар түгел
Әхмәтнең бу тәкъдиме Нурсинәнең хисләрен тирәнәйтте генә. Димәк, ул сөйгәне, аның киләчәге, бәхете хакына үз бәхетеннән дә ваз кичәргә әзер! Хатын-кыз мескеннәрне хупламый, әмма мәхәббәт корбаннарына ул һәрвакыт мәрхәмәтле. Ана сөтеннән бу. Чөнки ана үзе мәхәббәт җимеше Менә шуңа күрә хатын-кыз бу илаһи хисне саклау өчен әллә нинди авырлыкларга да түзә. Әгәр ул мәхәббәтенә куркыныч янавын сизеп ала икән, бернинди каршылык алдында да туктап калмый, шарты туры килсә, яман көчкә үк әверелә
Нурсинә дә шундыйрак халәт кичерә иде. Әхмәтнең үзгәрүен, үз-үзенә йомылуын авыруына сылтаса да. нидер бимазалый иде аны. Операциянең уңышлы үтүе көн кебек ачык, профессор да куркыныч чор узды дип саный. Әхмәт гө авырткан җирем юк. ди. Ә үзе боз кебек салкын, сөйләшүенең дә рәте-чираты юк. Хатыны аның кочагына атылырга ашкынып юра. наз тели, ярату көтә, ә ул күрмәмешкә салыша Үзе башлап сөйләшми дә хәзер Сорасаң, җавап кайтара, сорамасаң юк. көннәр буе бер кәлимә сүз әйтмәскә мөмкин
Боларпы аңлап була, әлбәттә. Нурсинәнең бу яктан дәгьвәсе юк. Чөнки Әхмәт бик катлаулы операция кичерде, әле аның тәэсире озакка барыр Барысына да түзәргә әзер ул һәм түзәчәк тә! Ләкин күңеле барыбер тыныч түгел. Этәр чире, стресс шулай басып тора икән, алай булгач, пигә шәфкать туташына елмаеп карый, елмаеп сөйләшә соң ул? Моны һич тә аңламый Нурсинә. Юкса елмаюлар беренче чиратта аңа булырга тиеш ич'
Шулай беркөнне өсләренә килеп керде Әхмәт аңа вазадан алып роза чәчәге сузып тора иде. Тегесенең балкуын күрсәң, әйтерсең лә зәңгәрсу каймалы алтын тәлинкәгә салып кояшның үзен бүләк итәләр
Нурсинә әлеге чәчәкне шәфкать туташының кулыннан тартып алып. Әхмәтнең йөзенә бәрмәкче идс дә. палатага Рәфкать Сафич килеп керде
Гаебен йолу өчендер, кыз чәчәкне профессорның түш кесәсенә кадаган булды.
Димәк, хикмәт авыруда гына түгел, димәк, Әхмәт инде аны элеккечә яратмый Йа хода, кем уйлаган9 Шушы хәл дөреслеккә чыкса, моңа ничекләр түзмәк кирәк? Әлегәчә әйтелгән купшы сүзләр, кылынган гамәлләр ялган гына була түгелме соң?
Әгәр инде суынгансың икән, нигә яшереп маташырга, тот та iурысын гына әйт. Шулай-шулай диген, мин инде сине үз итмим диген, яңа яр таптым диген, безнең очрашу хата булган икән диген. Җете кызыл тиз уңа, диләр иде, хак икән. «Аерылышыйк»,— диде, анысы дөрес, ләкин ул чакта арада кеше юк иде. Әхмәтнең сүзләрен мәхәббәткә генә юраган иде. Хәзер ике арада халатлы күркә...
Нурсинә, күңеленең ярсуына чыдаша алмыйча, сырхауханәдән туры әнисе янына кайтты, борчу-кайгыларын беренче булып аңа чиште.
— И кызыкаем,- диде әнисе,—ул хәзер башка ич инде, аның күкрәгендә чит кеше йөрәге тибә, ләбаса! Ходай иңдергән жаны күктә адашып йөридер мәрхүмнең: ә гәүдәсе монда чит җан белән тарткалаша, гөнаһларыннан ярлыка, и ходаем.
Нурсинәнең әнисе Нәмига ханым - сакчыллыгы өчен «Саран Гата» исемле кушамат алган Печән базары мәчете мөтәвәллиенең төпчек кызы иде. Басынкы, сабыр. Ире коммунист. Шул сәбәпле, ана кызын теләгәнчә тәрбия кыла алмады, үз эченә йомылып, догаларын да кача-поса гына укып яшәргә мәжбүр иде. Нурсинә исә, киресенчә, җиңел холыклы, аралашучан, сүзгә оста замана баласы булып үсте Чибәрлеге генә әнисеннән иде. Аны моңарчы тормыш, яшәешнең фәлсәфи кануннары да. дини нигезләре дә кызыксындырмады. Гомумән, бу хакта әлегә кадәр уйлап та карамады. Аның кешеләрге мөнәсәбәте бары ярату-яратмау хисләре белән генә чикләнә иде. Шуна күрә әнисенең сүзләре аны тәмам аптырашта калдырды. Әгәр бу гөманлаулар хак икән, ул чагында Әхмәт башка берәү булып чыга түгелме соң? Ә кем ул башка берәү? Нурсинәнең дәгъвәләре, димәк ки урынлы түгел, чөнки ул сөйгән Әхмәт инде юк. Тәне, гәүдәсе, кул-аяклары бар, әмма ул гәүдәдә Әхмәтнең җаны юк, анда чит җан1 Шуңа күрә ул Нурсинәгә тартылмый, аны кабул итми. Аңа кичекмәстән Әхмәтнең күкрәгендә тибүче йөрәкнең хуҗасы турында ныклап белергә кирәк Хәзерге Әхмәтнең хисләрен, үз-үзен тотышын шунсыз ачыклап булмаячак!
Нурсинә җай белән генә профессордан донорның кем икәнлеген ачыклады Авариягә эләккән мотоциклчы булып чыкты ул. 18 яшьлек егет. Исеме Роберт. Ярый әле татар икән, мөселман кешесе, дип җиңел сулап куйды хатын.
Нурсинә Роберт яшәгән фатирны бик тиз эзләп тапты, сырхауханә белән янәшә генә икән. Ял паркына чапырыш итеп салынган тугыз катлы килбәтсез соры йорт.
Язмышның гаделсезлегеме бу. ниндидер гөнаһ өчен Аллаһы Тәгаләнең каргышымы? Ни өчен кемнеңдер яшәве өчен икенче берәү фаҗигагә эләгергә тиеш? Сүз дә юк, һәрбер кешенең яшисе килә, ләкин аның ходай биргән гомерне менә шул рәвешле табигать үзе кирәксенмәгән алымнар ярдәмендә сузарга хакы бармы? Әхлакый яктан караганда бу үзен-үзе аклыймы?
Хатынның башында шушындый җавапсыз сораулар кайнашты. Ул әлеге бәхетсез бәндәнең ишек катына җиткәч тә икеләнеп калды дөрес эшлиме ул, болай да кайгы-хәсрәт баскан ата-ананың җәрәхәтле хәтерен яңартып кына җибәрмәсме? Беләме икән алар бу хәлне, рөхсәтләре булдымы икән? Хокукый ягы ничек икән аның? Әйтик, чит илләрдә саталар да икән ич әле кеше әгъзаларын? Аларга да дәгъва белдермәсләрме?
Аннан болай. кычытмаган җирне кашып, Әхмәткә зыян гына китермәсме? Аллага шөкер, ире исән-сау, аңлашылмаучылык та. бәлкем, үтеп китәр
Шулай да хатын-кызга хас кызыксыну, беләсе килү бу икеләнүләрдән өстенрәк иде. Нурсинә электр кыңгыравының кызыл төймәсенә басты. Мин үз язмышыма битараф кала алмыйм, дип уйлады ул, үзем турында үзем кайгыртмасам, кем кайгыртыр минем турыда. Гомер өчен генә түгел, бәхет өчен дә көрәшергә кирәк бу дөньяда!
Ишекне озын гына буйлы аксыл чәчле ир кеше ачты Өсте-башы пөхтә, кунак көткәндәй кырынган-ясанган. алай кайгы баскан әтигә охшамаган
Ул Нурсинәне күптәнге танышыдай елмаеп каршы алды.
Мадам, әйдәгез, гүргә узыгыз,—дип бүлмәгә чакырды.
Рәхмәт, мин. ни йомыш белән генә, -дип мыгырданды Нурсинә Аның мондый төче мөнәсәбәтне үз җилкәсендә татыганы юк иде әле. Каян килгән «мадам» булсын ди инде ул.
Бик яхшы, дип сандугачтай сайрады хуҗа Утырыгыз, тынычланыгыз. аннан йомышыгызны әйтерсез. Мин хәзер кофе әзерлим, ифрат файдалы эчемлек. Сез кофе яратасызмы9
Әйе. диде Нурсинә. хәлбуки, ул кофе белән мавыкмый иде
Инде танышыйк, диде хуҗа. Мин Альфред буламын, музыкант, әтием Гата.
Әйтәм, куллары ак, дип уйлап алды Нурсинә
- Альфред.. Гатич... мин.
— Альфред әфәнде, дип төзәтте аны музыкант.
Әйе. әйе. Альфред әфәнде, ни
Мин сезнең йомышыгызны беләм. дип тагын кысылды Альфред.
Нинди зур фажша. диде Нурсинә
Ә мин аңа әзер идем
Нурсинәнең кашлары дугаланып алды, ничек фаҗигагә әзер булырга мөмкин икән?
Аның маңгаена язылган иде, дип дәвам итте музыкант Финал башкача була алмый иде
Альфредның бу сүзләре дә колакка ятып бетми иде Шуңа күрә:
Сезнең үз улыгыз идеме Роберт9 дигг сорарга мәҗбүр булды Мадам
Гафу итегез.
Ул бу дөньяныкы түгел иде. җаны галәмдә йөзә иде аның, бу сыйфа г нәселдән килә безгә
Альфред, сүзеннән туктап, яшькелт төстәге томанлы күзләре белән Нурсинәгә текәлде. Ниндидер буйсындыручан. өтеп ала юрган караш иде бу. Нурсинә чынаягын тоткан килеш кагып калды. Илаһым. килеп тотынмас» гына ярар иде. дип теләде ул. белгән догаларын исенә төшерергә азапланды
Альфред күзләрен бер генә мизгелгә дә читкә гайпылдырмады. Нурсинә үзенең елан сихерләгән бака шикелле ихтыярсыз бер затка әверелә баруын сизә иде Менә музыкант ирен очлары белән генә елмаеп, аның кулындагы чынаякны өстәлгә алып куйды Аннан сон ипләп кенә, тәмен белеп кенә аны чишендерергә югынды Нурсинә кычкырырга теләде иреннәре ачылмады. Альфредның йөзен гырнап кара канга батырырга ниятләнде кулларының хәле китте, типкеләргә омтылды тезләре бөгелмәде. Күңеле өзгәләнде, йөрәге ярсыды, әмма тәне Альфредның нрк.• геү төрен кабу i итте
Альфред ниндидер җаен табып, нәкъ гән теләгәнчә бармак араларына кадәр үтеп керә, һәммә әгъзәне уя га. дулкынландыра, чарасыз хәлгә кигерә иде Нурсинә түземсезләнеп ана тартыла, а Альфред һаман суза, һаман җәфалый
Бервакыт фатирны яңгыратып кыңгырау чылтырады Шул ук мизгелдә Нурсинәнең гәүдәсе туп шикелле диваннан идәнгә агылды Сихерләп торган теге билгесез коч тә юкка чыкты Беренче уе му гыкантны чәб&ләү
иде. инде ташланган да иде, ләкин үзенең анадан тума диярлек ялангач икәнен күргәч, кире диванга чумды, куллары белән гәүдәсенә еландай уралды. Альфред бармагын шкаф ягына төртеп күрсәтте. Бакса, киемнәре пөхтә итеп урындык аркасына эленгән иде.
Ә каһәр суккан кыңгырау чылтырый да чылтырый. Бу черелдәү Нурсинәнең йөрәгенә энә булып кадала. Хатыныдыр инде — йә. алла, ни дип җавап тотарга? Үзе кабалана-кабалана өстенә кием элә, күңеле шул хакта үрсәләнә.
Альфред ирен очлары белән генә елмаеп алды да. ишек яңагындагы ниндидер төймәгә басты. Кыңгырау шунда ук челтерәвеннән туктады.
— Сез кабахәт кеше икәнсез,—диде Нурсинә.
— Мин сезгә бер зыян да китермәдем, мадам, киресенчә, сез биш кенә минут булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып, ләззәт дәрьясында йөздегез. Күрәсезме, мин үзем хәтта чишенмәдем дә.
— Ә кыңгырау?—дип сораганын Нурсинә сизми дә калды.
— Кыңгырау, мадам, чыннан да серле. Ул сезнең ишеләрне уяту, гөнаһтан саклау өчен махсус эшләнгән. Югыйсә, онытыласыз бит... Роберт тагын да көчлерәк иде.
Нурсинә оялуыннан җир тишегенә керердәй булып кызарды.
Тик чыгып китәргә ашыкмады, буласы булды инде, иншалла, башка кабатланмас, килгән-килгән, һичьюгы. улы хакында күбрәк мәгълүмат җыярга кирәк, дип үзен-үзе тыеп калды. Аның уйларын белгәндәй:
— Роберт көчле иде,—дип кабатлады музыкант.
— Монда көчлеләр кирәкми мени? —дип сорады Нурсинә Аның гапкә кереп тизрәк тынычланасы килә иде. Моны Альфред та сизде булса кирәк, ниндидер үтә бер канәгатьләнү белән кәнәфиенең йомшак мендәренә чумды
— Ул Тәңре аңа гына биргән сәләт-мөмкинлектән шәхси мәнфәгатьләрдә файдалана башлаган иде. Бу — тирә-яктагылар өчен куркыныч нәрсә.
— Сез үзегез дә ерак китмәгәнсез, ахры...
— Мин, мадам, бәхетсез ханымнарга ярдәм кулымны гына сузам. Бу безнең тәгълиматка каршы килми, киресенчә, ярдәм итү безнең фарыз асылыбыз.
— Сез шушы этлекне ярдәм дип уйлыйсызмы?
Альфредның йөзенә кара коелды, бугазындагы гөнаһ төере бер калкынды, бер батты. Ходаем, хаталандым, ахрысы дип борчылды Нурсинә. тагын котырынмаса гына ярар иде.
— Мадам, сүзләрегезне үлчәп сөйләшегез, ачулы чакта бик яман булам мин. Ярдәм сәдака бирү генә түгел ул, канатлары ифрат киң аның. Миңа җитмеш яшьлек корткалар да йөри, сез рәхмәтле генә булырга тиешсез...
— Гафу итегез, тик мин бернәрсәне аңламыйм, шундый зур мөмкин-лекләрегез була торып, улыгызны нигә йолып алмадыгыз соң?
— Моны Тәңре генә эшли ала, мадам. Ул аны үзенә кайтарды, чөнки Роберт бәлигъ булмаган яшь кызларның гыйффәтенә кагыла башлаган иде Әнә шул догасыз шөгылен шөгыль итеп кайтканда көпә-көндез, тип-тигез урында мотоциклыннан мәтәлеп төште. Милиция бу фаҗиганең сәбәбен ачыклый алмыйча азапланды. Роберт исерек тә түгел, машинасы да төзек, ничек шулай килеп чыккан бу. дип аптырадылар. Бу Тәңренең бәддогасы иде. мин аны шундук төшендем. Алай гынамы, өйдән чыгып киткәндә кисәтеп тә калган идем, гамәлләреңдә сак бул, без Тәңре бәндәләре, дигән идем.
у хәлләрдән соң Нурсинә барысына да кул селтәде. Ярар ла. ни язса, шул булыр, дигән нәтиҗәгә килгән иде ул. Тик тора-бара янә үз сукмагына кайтты Күр. бөтен шик-шөбһәләрем дөреслеккә чыга түгелме, дип уйлады, теге азгын егетнең сыйфатлары Әхмәткә күчкән ләбаса! Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. бик тә табигый хәл. Ник дисәң, йөрәк кешенең илаһи асылы. Кешенең барлык гамәле йөрәк аша уза . барысына да йөрәк баш: йә ул теге-бу эшкә хәер-фатиха бирә, йә кире кага Әгәр шулай булмаса. ягъни дә йөрәк баш булмаса. халык йөрәк хакында шулкадәр әйтем чыгарыр иде мени.’ Йөрәге кыйшайган, йөрәген таракан ашаган, йөрәгенә бет үрмәләгән, йөрәк бәгърем, йөрәге үлгән, йөрәккә кадалу, йөрәк күтәрмәү, йөрәкне дагалау, йөрәкне көйдерү, йөрәк парәм, йөрәк түрендә йөртү, йөрәк өшеткеч. йөрәк җәрәхәте... Тагын әллә ни кадәр! Нурсинә аларның ике йөздән артыгын блок-нотына теркәп тә куйды.
Ул үзенең уйларын профессор белән дә уртаклашырга ниятләде. Бу юлы Мортазинның кәефле чагына туры килде Цен шерлы гәүдәсен кәнәфигә җәеп, калын иреннәрен чапылда га-чапылдата шактый ачылып сөйләште ул.
Йөрәк турында күп мәкаль җыйгансыз, диде ул көлемсерәп Ләкин дә мин шуны әйтергә тиешмен, күгәрченкәем, боларның берсе дә чын хәлгә туры килми Алар наданлыктан!
Мортазин беразга гына тукталып калды, әңгәмәдәшенең бу сүзләргә мөнәсәбәтен белергә теләгән иде булса кирәк Әмма Нурсинә бәхәскә керергә базмады, төп сүз алда иде әле
Әйе. әйе. дип дәвам итте сүзен профессор, наданлыктан. Йөрәк гап-гади бер насос. Ул сыкрана да белми, еламый да. шатланмый да. кайгырмый да Вазифасы организмны кан белән, кислород белән тәэмин итеп гору. Күреп торасыз, аны алыштырып та куеп була Әлбәттә, моның профессиональ яктан үз кыенлыклары бар. ләкин аңа карап мәсьәләнең асылы үзгәрми. Ә инде өйрәтүләр! ә. мәкальләргә килгәндә, кеше элек-электән үзенә iаяныч эзләгән, нәрсәгәдер табынган, үзенең гамәлләрен аклар өчен әллә нинди гыйбарәләр уйлап тапкан. Кешегә серлелек, романтика ошый. Кеше, әйтик, салкын һәм шыксыз айны шул дәрәҗәдә идеаллаштырган ки. ул хәтта мәхәббәт символына әверелгән Наданлык түгелме бу? Йөрәк белән дә шундый ук хәл.
Мин сезнең белән килешә алмыйм, диде Нурсинә Без яратабыз, нәфрәтләнәбез, сызланабыз, янабыз, көябез. Боларның барысын да йөрәк белән тоябыз ләбаса һәм һәркем үзенчә ярата, үзенчә нәфрәтләнә. Әгәр, сез әйткәнчә, йөрәк насос ролен генә үтәсә, без барыбыз да бер төрле уйлар идек, бер-беребездән рухи аермабыз булмас иле
Профессор, гәүдәсен өстәл янынарак шуыштырды да. алдындагы кәгазьләренә күз төшереп алды. Бу әңгәмә төгәлләнде дигән сүз иде. Нурсинә китәргә әзерләнде.
Күгәрченкәем, мин хирург кына, диде Мортазин кәгазьләреннән күзен алмыйча, кисәм, ялгыйм, тегәм. Ләкин дә шуны әйтә алам. Әхмәтең шул ук Әхмәт, бер дә борчылма, ул сине элеккечә үк сөяр Эчендә җаны булса, билгеле
г^-ә. шул-шул менә җан. йөрәк, могтәбәр профессор әфәнде.
дип уйланды Нурсинә Үзегез казыган чокырга үзегез үк гөш- гегез түгелме?! Наданлык, янәсе, тагын әллә нинди гыйбарәләр! Башкача булса, насос диярләр иде аны Тик нигәдер йөрәк иш бик иркә
Б
исем кушканнар. Йөрәк йөртә кешене. Кичә. әнә. тагын шәфкать туташын Әхмәт янында күрде. Чытыкланыпмы-чытыклана. Ул йөрүләре, театрга килгән мени. Аяклары нәфис, имеш. Аяк әле ул соңыннан гына кеше күзенә бәрелә, башта йөзгә карыйлар аны Бу яктан кызчыкайның байлыгы бик сай. Дуңгыз баласыныкы кебек тумпак борын, йә. кемгә охшасын, ди. Шул Альфред. Роберт кебекләр генә күзен йомса инде, тәҗрибә өчен. Әхмәт тә шулар сыңарына әйләнде, ниенә кызыккандыр шушы кылтыкның. Хәзер инде Нурсинәгә бөтенләй игътибар да бирми башлады. Килдеңме, хәлен ничек, өйдә ниләр җимерәсез бар кызыксынганы шул. Хет чәчләреннән генә булса да сыйпап алсын иде, тынычланып, тәннәре язылып китәр иде. Аның хәбәрендә дә юк, чистый шашкан шул дуңгыз борын белән. Оялмыйлар да ичмасам, таза кеше булса бер хәл иде, рәтләнеп тә җитмәгән бит әле.
Авыруны карый, имеш. Юк, нидер бар алар арасында, аның борчулары бер дә юкка түгел, хатын-кыз күңеле бер сәбәпсез матавыкланмый ул. Терелеп җитмәгән килеш тә шәфкать туташына кул сала башлагач, киләчәктә нинди өмет багламак кирәк аңа? Элек күзенә генә карап тора иде ич, сөешеп туя алмыйлар иде. Юк, инде. Рәфкать әфәнде, сезнең сүзләрегез ак җеп белән тегелгән ямаулык кебек әллә кайдан күренеп тора. Юатып маташканчы, дөреслекне генә ярып салсагыз, мең өлеш артык булыр иде. Насос ул су сиптерергә генә ярый, ә адәм баласын йөрәк йөртә. Җаны, тоткан кыйбласы аның йөрәгендә. Әхмәт, әнә. ничек үзгәрде. Моннан да саллырак дәлилне табып кара. бар.
Ни гамәл кылыр, анысын әлегә хәл итеп бетермәде, әмма фикере тәгаенләнгән иде инде Нурсинәнең Әнисе әйтмешли. Әхмәтнең җаны, яралы йөрәге белән бергә, тәненнән очкан. Җан бер генә була, җан ана карынында гына иңә. Көчләп керткән җан ул инде башка зат җаны...»
ик күп йокысыз төннәрдән соң. Нурсинә, ниһаять, аерылышырга кирәк, дигән уйда тукталып калды. Әхмәт үзе дә күптәннән шуны тукып килә иде. тиенсен рәхәткә. Шуның белән бергә, тәмам терелеп, сырхауханәдән чыкканчы бу хакта Әхмәткә белгертмәскә, сабыр итәргә карар итте. Әлегә берни сизмәсен дә. белмәсен дә. Шуңа күрә, һични булмагандай, элеккечә якты чырай белән ире янына йөрде, ашарга- эчәргә әзерләде, күңелен күрергә тырышты.
Әнисе кызының ниятен хуплады гына. Бала-чагаң юк вакытта араны өзүең хәерлерәк булыр, бәбкәм, диде, ул инде алла бәндәсе түгел, табиблар бәндәсе генә. Телевизорларда күрсәтелә торган җанлы курчак кына, диде.
Әни кеше баласына яманлык теләмәс, тәкъдирдә шулай язылгандыр инде, дип, Нурсинә үзен-үзе юатырга тырышты. Сүз дә юк. кызганыч, бик кызганыч- тик нишләмик кирәк. Язмыштан узмыш юк. күрәсең.
Ләкин бу яшь гаиләнең баш очында куерган болытлар Нурсинә уйлаганга караганда бөтенләй башка юнәлеш алды!
Шулай беркөнне, җомга иде булса кирәк. Нурсинә базардан гранат җимеше алып кайтты да. бик әйбәтләп согын сыкты (табиблар аны бик файдалы диләр), вак кына итеп төче коймак пешерде (монысы Әхмәтнең яраткан камыры), башка тәм-томы да шактый иде. Шуларны төяп сырхауханәгә чыгып китте. Аерылышу фикеренә килгәч, ул ирен үтә бер үҗәтлек белән тәрбияли башлады, бурычка керә-керә булса да Әхмәткә ризык ташыды. Аннары хатыны авыру ирен тәрбияләмәде, дип сөйләп йөрерлек булмасын, янәсе.
Трамвайда аңа бер егет сыланды. Карап торуга күркәм генә. Төз гәүдәсе, киң күкрәге, тыгыз беләкләре спортчы булуына ишарәли, һәр
Б
хәлдә, бог буе вакытыннан ук тәмәке кортына әйләнеп, шәраб имеп үскән салам сыйракларга охшамаган Киеме дә килешле
Нурсинә аңа бер карауда шундый бәя бирде. Әмма ачык йөз күрсәтмәле. Егетнең дә чигенергә исәбе юк иде, ияреп трамвайдан ук төште Нурсинә француз язучысы Андре Моруанын канатлы сүзләрен исенә төшереп көлемсерәп куйды. «Сез, хатын-кызлар, дип яза ул, ир-атта сезне эзәрлекләү теләге уятырга тиешсез»
Тыныч бул, Андрс әфәнде. Нурсинә атлы бер татар кызы синең васыятеңә тугрылыклы. Әнә*, күрәсеңме, нинди баһадир «эзәрлекли» аны бүген Нурсинә, әлбәттә, кемнедер үзенә каратыйм әле. дип махсус рәвештә берни дә кылмый Шулай да аңа бик еш сүз кушалар, танышырга телиләр, күрәсең, аңарда ир-атны үзенә жәлеп итә торган ниндидер хикмәтле көч бардыр
Яшерен-батырын түгел, үзенә карат а мондый игътибар аңа охшый иле. Бу үз-үзен хатын-кыз игеп тояр!а булышса, икенче яктан, һәрвакыт пөхтә булырга кирәклеген лә кисәтә. Андый көннәрне ул башын югарырак күтәреп, җиргә кыюрак басып йөри. Ләкин, шуның белән бергә, күз буучы Альфрсдны исәпкә алмаганда, ул бервакытта да ир хатыны чикләрен үтеп чыкмады Чөнки Әхмәтнең аны яратуын белә, ышанычлы иде аның тылы.
Ә хәзер.. Хәзер, әлеге «ухажер»га да Нурсинә энә очы кадәр дә ышаныч бирмәде. Егет исә егетлеген игепме, башка сәбәп беләнме: «Син минеке булачаксың», дип калды
Сырхауханәгә әнә шундый маҗаралар белән керде Нурсинә. Әхмәт ятып тора иде. Саргылт мендәрдән төшкән соры күләгә аның йөзен шомлы итеп күрсәтә, ул мәрмәр таш төсенә тартым Чигәләре тар, гүя аларны кысып бәйләп куйганнар Йомык күз керфекләрен карасу-күгел- җем боҗра камап алган Кайсыдыр бер мизгелдә ул үлгән кешегә охшап ки гте
Нурсинәнең кулындагы сумкасы идәнгә чүмәште. Нәрсәләрдер коелды, нәрсәләрдер ишелде.
Әхмәт! Әхмәт...
Башта Әхмәтнең күзләре ачылды, аннан соң гына тавышы ишетелде Ни бар, Нурсик, нәрсә булды? диде ул тыныч кына Юк, болай гына
Нурсинә, куркынган кыяфәтен күрсәтмәс өчен. Әхмәткә арты белән борылып басты, аннан соң тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды Шунда гына төшенде, бу шомлылык караңгылыктан килә икән Бүлмә гөлт итте. Әхмәтнең йөзенә дә нур кайт гы.
Нурсинә алып килгән ризыкларын бушатмакчы иде дә
Сабыр, Нурсик. дип Әхмә! аны туктатты, сөйләшик әле Ир белән хатын ак җәймә җәелгән озынча өстәлнең икесе ике ягына килен утырдылар. Тын Ачык тәрәзәдән ботактан-ботакка кунып шаярышкан кызгылт түшле йомры кошчыкларның чыркылдашулары аермачык ишетелеп тора. „
Әхмәт түзмәде, тумбочкасыннан ипи телеме алып, атты тәрәзә төбендәге кечкенә тәлинкәгә ваклап салды. Әлеге йомры кошлар шуны тына көтеп торганнар, ахры, пырхылдап килеп тә җит теләр.
Чүпләнегез, чүплән, дип сөйләнде Әхмәт үзалдына Дөньяның рәхәтен күрегез, кайгы-хәсрәт кичермәгез
Нурсинә ирен күзәтеп утырды Боек күренә иде ул бүтен Соңгы вакытта ябыгып та ки!ге сыман, кү гмәк якасы, әнә. бушабрак калган, муены колга шикелле тырпаен юра кәнтәйләр артыннан йөргәч, шулай була ул. бер рәхәтең бер михнәте Чын Әхмәт моны бервакыт га да эшли алмас иде
Кошларны ашатканнан сон Әхмәт урынына килеп \ нарды күгләре мөлдерәмә яшь иде. тик ул аларга тамарга ирек бирмәде, үзендә ниндидер көч табып, эчкә йотт ы
Нурсинә аны кызганып куйды.
Син бик борчулы,— диде.
— Нурсинә!!! _
Хак икән, мине читкә тибүе хак икән, дигән уй хатынның башында яшен булып яшьнәде. Чөнки ул ана һәрвакыт «Нурсик» дип кенә дәшә иде бит.
Күңеленең ерак почмагында яшеренгән соңгы өмете дә шартлап өзелде Нурсинәнең.
— Бәхет телим, диде ул нигәдер — бәхет...
Бу сүзләр ирексездән, үзеннән-үзе әйтелде. Аңа иренең тел төбе тулы мәгънәсе белән барып җитмәгән иде әле. күңелендә бу минутта үзен күптәннән ышандырырга тырышып килгән гоман гына иде. Әмма икенче мизгелдә Нурсинәнең җене кузгалды. Ниндидер тыйгысыз дуамаллык белән ризыкларны бүлмә буйлап чәчәргә тотынды. Үзе сөйләнә: «Карап тор, хыянәтчеләрне без менә шулай итәбез, берәү яшь кәләш тапкан, янәсе! Ым гына кагыйм, минем арттан берьюлы йөзе иярәчәк, әле бүген дә берсе озата килде, менә дигән чибәр егет., вәйт. вәйт...»
Шулай биш-алты минутлап тузынгач, хатын урындык артын кочаклап үксергә кереште. Әхмәт бу тамашаны тыныч кына күзәтеп торды, Нурсинәнең очкылык тотуы беткәч кенә сүзен әйтте:
— Миңа сиңа караганда да авыррак, Нурсинә...
— Ул дуңгыз борыныңның кәҗә маен чыгарып кигәм әле. менә күрерсең.
— Нинди дуңгыз борын, Нурсинә?
— Ха. күрегез, берәү сизмиләр дип уйлап йөргән ич' Чистый күзе- башы тонган, ул сестраңның борынын нәфис дип белдеңме әллә?
Сестраның ни катнашы бар монда?
— Йә, җитте, мине җүләргә санама, җәме. үз күзләрем белән күрәнне сөйлим... ул теге... Роб...
Ул Роберт турында сөйләмәкче иде дә, ничектер вакытында үзен тыеп калды.
Әхмәт ул арада хатынының биленнән алып, алдына утыртты. Нурсинә, чәбәләнеп караган иде дә, булдыра алмагач, тынып калды.
— Нурсинә.— диде Әхмәт. бер «айт» диюңә, йөз егет «тайт» дип торганын мин бик яхшы беләм. шуңа күрә әлеге карарга килдем дә. Син сөелергә хаклы, хаклы гына түгел, сөелергә тиешсең дә. Мин моны күп мәртәбәләр әйттем инде сиңа. Ә мин. мин. Нурсинә, ир кеше түгел инде һәм бу йөрәк ише генә түгел. Йөрәкне алыштырып та була икән, моны юк...
Җүләр сатма, Әхмәт!
Бу сүзләрне сиңа әйтергә ай ярым җыенып йөрдем мин. Нурсинә Докторлар бик җентекләп тикшерде, психологы да, сексопатологы да. Җенси сүнүнең турыдан-туры операциягә кагылышы юк, кыйналу нәтиҗәсе, диделәр.
— Соң, Әхмәт...
— Ни әйтергә теләгәнеңне аңлыйм, Нурсинә... Ул фаҗига акрынлап килә икән, операция аны тизләтеп җибәргән, һәм өмет тә күренми, диделәр Ярату турында сүз чыккач, шуны да белеп тор: мин бер генә хатын-кызны яраттым, гомерлеккә яраттым. Ул хатын-кыз син. Нурсик! Ләкин мин синең тормышыңны тәмугка әйләндерәсем килми Бу бик зур гаделсезлек, җүләрлек булыр иде. Син әле балалар үстерергә тиеш...
— Әхмәт. Әхмәтем минем,— дип Нурсинә иренең аякларына барып сарылды.— Кичер мине, кичер! Мин бит юкса әллә нәрсәләр уйлап бетердем.. Җанашым...
ан. йөрәк мәсьәләсе Нурсинә өчен менә шулай уйламаганда хәл ителде дә куйды. Әхмәтнең: «Сине генә сөям», дигән сүзләре язгы ташу кебек барлык икеләнүләрен юып ташлады Аның каршында элекке Әхмәт һәм шул элекке Әхмәтнең колакка язышлы элекке кайнар сүзләре. Әхмәтнең Әхмәт булып калуына иң көчле дәлил менә шулар, әлеге шартларда башкасы ана кирәкми иде әле.
хмәтнең, ниһаять, сырхауханәдән чыгар вакыгы җитте
Теге борчуларыңны оныт, ул чиреңне мин үзем дәвалаячакмын. бары ышанычыңны гына югалтма, диде ана Нурсинә. Эчен бушаткач. Әхмәт чыннан да. тынычланып киткәндәй булды Көлә, елмая башлады, күңеленә яраткан Дәрдемәнде кайтты Беркөнне ул хатынын шигырь белән каршы алды
Түгел ял! ыз бөдрә чәчле.
Көрпә йөзле бүз ба ла;
Кай чагында яшь күңелгә
Чал сакал да ут сала
Миңа менә шушындый Әхмәт ошый. дип. Нурсинә иренен кочагына ташланды.
Бу ул матур, бу ул күркәм.
Бу ул.
Бу ул —хуш исле яз!
Бу ул хуш исле таң җиле!
Нурсиянсң түбәсе күктә иде
Операциядән соң чагыштырмача тиз тернәкләнеп китүенең тагын бер сәбәбе яхшы дарулар иде Милли хәрәкәт җитәкчелеге, бигрәк тә Мусин бик тырышты. Профессор әйткән даруларны Америкадан кадәр кайтарттылар Шунда яшәүче татарлар ярдәм иткән, ди
Өйгә кайтасы көнне Әхмәтнең документларын тутырган арада Нур- синәне профессор бүлмәсенә чакыртып аллылар. Мортазин бик җитди иде. хәт та иякләре дә җыелып киткәндәй күренә
Күгәрченкәем, диде ул карлыкканрак тавыш белән, геге вакыттагы бәхәскә нокта куярга вакыт җитте дип уйлыйм Дөресен әйтем, шактый уйландым, һәм дә сезнең борчылулары! ыз һич тә нигезсез түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Без бу фани дөньяда бер генә тапкыр яшибез Шуңа күрә кешенең гомере вакытсыз өзелмәсен өчен без. табиблар, барысын да эшләргә тиеш Табибның җирдәге изге вазифасы шул Махсус өйрәндем, динебез дә дару, савыктыру чараларын куллануны кире какмый икән, бәндәнең саулыгына. г ирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмаган очракта алар фарыз, диелгән һәркемнең үз бурычы, руханилар дин ярдәмендә халыкны туры юлдан тайпылдырмаска тырышалар, мөгаллимнәр ац-белем бирә, инженер яшәүне җиңеләйтү макса тында нидер уйлан таба, табиб дәвалый. Фәлсәфи яктан мин үзем бу бүленештә бернинди хилафлык га күрмим Инде медицина адәм баласының әгъзаларын алыш I ыру дәрәҗәсенә иреште. Бу әле һич тә чик түгел, киләчәктә геннар инженериясе алга чьи арт а тиеш, чөнки кешенең сәламәтлеген программалаштыру зарур. Ул чагында әгъза алыштырулар булмастыр, бәлки Аннан соң. мөгаен, җанны йөрәк белән тәңгәл куярга ярамыйдыр Җан киңрәк төшенчә, ул әле бик аз өйрәнелгән өлкә, безнең өчен чын
мәгънәсендә карурман Марксизм-ленинизм тәгълиматы аны кире кага, дини хорафатка гына саный иде. Күрәсез, күгәрченкәем, дөреслек уртада булса кирәк...
Нурсинә үз-үзенә Әхмәтнен операциясе турында уйламаска сүз биргән иде инде. Шулай булмыйча, көнчелеге белән күпме нахак бәла такты бит ул аңа. шуның аркасында мәхәббәт ояларын чак-чак янгын ялман алмады. Әле дә ярый вакытында аңлаштылар, югыйсә, гаилә таркалачак иде.
Әйе. Әхмәтнең гугрылыклыгы шик-шөбһә дә, шикләнүләр дә тудырмый хәзер. Ул яктан күңеле тыныч. Ләкин теге вакыттагы җилкенүләре, тәшвишләнүләре барыбер эзсез калмады. Җан-pyx дулкыны Нурсинәне ирексездән яшәеш фәлсәфәсенең иксез-чиксез дәрьясына тартып кертте. Шактый гына мәкаләләр, китапчыклар белән дә танышты хәтта. Шулай, кеше җиһанның таҗы. Аллаһы Тәгалә аны хәтта фәрештәләрдән дә өстен итеп яраткан. Фәрештәләргә ул фәкагь акыл, зиһен генә биргән, шуна күрә бу илаһи затлар гөнаһ кылмыйлар, явызлык эшләмиләр. Хайван-җәнлекләрне исә. нинди дә булса теләк-дәргләре уянганда, бернинди киртәләр алдында да туктата алмыйсың. Чөнки аларга Тәңре тарафыннан шушы сыйфат фарыз икән. Кеше менә боларның барысына да ия: акыл-зирәклек тә. теләк-омтылыш та мул аңарда. Кеше явызлык та кыла ала. яхшылык та. Гөнаһ та, тәүбә дә аңа чит түгел. Шул сәбәпле, адәм баласы шайтан коткысына бирелмәсен, үз мәнфәгатьләре эчендә генә йомылып калмасын өчен Ходай Тәгалә аңа акыл дилбегәсен тоттырган. Тик дилбегәбез генә әле бер якка, әле икенче тарафка тартылып- тартылып китә, еш кына эзеннән дә чыга. Хаклыкны исә һәркем үзенчә тәкърарлый... Сүз дә юк. кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә, һәм һәммәбезнең дә мөмкин кадәр озаграк, дәвамлырак яшисебез килә.
Мөселман илләрендә, мәсәлән, бала төшерү, кешегә фарыз әгъзаларны алмаштыру тыела. Шуңа да карамастан, чирләшкәләр Әмерикә, Алмания кебек мәмләкәтләргә агылалар, ди, зур-зур акчалар тотып, тузган сырхау-әгъзаларын алыштыралар, ди. Яшәү исәбенә гөнаһ җыю инде бу. Әхмәт тә нәкъ шулар сыңары.
Бер уйлаганда, бик табигый омтылыш, икенче яктан. Тәңрегә, табигатькә каршы бару. Бәндә машина түгел, аны запас частьләргә аергалау табигый халәтебезгә генә түгел, әхлак кануннарына да туры килмидер, мөгаен.
Инде кайберәүләр вафат булганчы ук бөерләрен, йөрәк-үпкәләрен саталар икән. Бәгъзеләре сатып ала. Кеше әгъзасы әнә шулай алыш- биреш әйберсенә әверелә. Бу түбәнлек, билгеле. Алай гынамы, үз-үзеңне ихтирам игмәү. хайван дәрәҗәсенә төшү. Кешенең җиде төрле әгъзасын умырып алып, янәдән файдаланырга була икән. Димәк, аны инде җиде сырхауга бүлгәлиләр. Нинди вәхшилек.
Рәфкать Сафич әйткән геннар инженериясе дә шул ук бер балык башы Ул да бәндәнең асылын үзгәртүгә юнәлдерелгән Тик без табигать белән көрәшеп карадык ич инде, зыяннан башка нәрсә күрдек? Сырха- уларыбызның да күбесенә шул сәбәп.
Шулай да Нурсинә профессор белән бәхәскә кереп тормады.
— Безгә нинди киңәш бирәсез соң? — дип кенә сорады.
Әйе, хәзер Әхмәт хакында,—дип тезеп китте Рәфкать Сафич.- Бу минем иң уңышлы операциям. Аңлаттым шикелле, әлеге уңышның яртысы гына миннән тора, калган яртысы донорныкы. Билгеле. Әхмәт аерым исәптә торачак. Тик ничек кенә булмасын, аның язмышы хәзер сезнең кулда. Ләкин, күгәрченкәем, минем шикләрем дә бар: сез яшь. чибәр...
Нурсинә профессорның ни нәрсәгә ишарәләвен шунда ук аңлап алды.
Сезнең миңа алай әйтергә хакыгыз юк. Рифкать Сафич,— диде ул оялуыннан нишләргә белмичә.
Мине дөрес аңлагыз, күгәрченкәем, сез аны ташласагыз, ул озакка тартмаячак.
Җитте, ишетәсезме, җитте,—дип кызып китте Нурсинә. Мин сезгә рөхсәт итмим!
Мортазин Нурсинәнең чәбәләнүенә игътибар итмәде, ул күрәсең, бу әңгәмәгә алдан ук әзерләнеп куйган.
Бу гади генә очрак түгел, күгәрченкәем, дип. үзенекен каерды ул. Фәнгә, медицина практикасына бәйләнешле гаять дәрәҗәдәге мөһим эксперимент, һәм без әлеге мөнәсәбәтләрне сезнең белән рәсмиләштерергә тиешбез Ягъни сез үзегезгә билгеле бер бурыч аласыз, мин үз ягымнан Андый кәгазьне мин әзерләдем инде, танышып кул гына куясы Аннан соң. инде аңладыгыз шикелле, мәсьәләнең бик четерекле интим ягы да бар
Профессор Нурсинәнең игътибарын ныграк җәлеп итү нияте белән беразга гына тукталып торды
I афу итегез, мин табиб, шуңа күрә чын дөреслекне яшерми-нитми әйтергә күнеккәнмен. Монысы, күгәрченкәем, сезгә кагылышлы.
Нурсинәнең озын керфекләре ачылган килеш хәрәкәтсез калды, нәфис муены алгарак сузылды
Миңа?
Әйе, күгәрченкәем, сезгә. Табигатьнең үз кануннары бар. аларны берәү дә үзгәртә алмый. Әйтик, сез, инде әйткәнемчә, яшь. чибәр, ир куенында гына иркәләнер чагыгыз. Ләкин ул бәхеттән сез мәхрүм
Нурсинә, бер селтәнүдә профессор биргән кәгазьләрне идәнгә сыпырып төшерде дә, йөгерә-атлый бүлмәдән чыгып китте
хмәтнең машинага утырып кайтасы килмәде, шәһәрне күрәсем <. 9 килә, кешеләр арасында буласым килә. диде. Нурсинә каршы тормады. Әйберләрен яллаган машинага салып җибәрделәр дә, култыклашып урамга чыкт ылар Тирә-як гөж килеп тора Кешеләр бер- гәләнеп-суккаланып каядыр ашыгалар, күзләренә ак-кара күренми, әйтерсең лә, ахырзаман алдыннан соңгы сәгатьләрен яшиләр
Кон шактый сүрән иде. Август ае җәй хикәятенә соңгы ноктаны куярга әзерләнә Моннан ике-өч кенә көн элек тән-сынның күрсәтергә мөмкин булган бар урыннарын ачып йөргән яшь кызлар ла инде чалбар- кургкага күчкән. Өлкәннәр иңнәренә плат элгән Ара-тирә кузовлары юешләнгән машиналар күренгәли. димәк, кайдадыр якында гына күктәге болытлар тишелеп киткән. Хәер, ул монда да озак көттермәде. Күп тә үтми яңг ыр сибәли башлады. Ышыкка керергә мәҗбүр булдылар. Нур- синәнең зонты машинада киткән икән.
Нигәдер күңел ашкына, тизрәк кайтасы иде. диде Әхмәт
Үзең бит, диде хатыны, машинага утырып кайгырта иде
Нурсинә гамагына кылчык утыргандай тотлыгып калды, йөрәге тибүдән туктагандай булды алар янына Альфред килеп баскан иде Ул иренең җиңеннән гартты, ләкин соң иде инде, музыкант атты күреп алды.
О-о. мадам, дип, ул Нурсинәнең каршысына ук килен басты, бүген безнең премьера, мин сезне концертка чакырам'
Җир ярылса, җир астына төшеп китәргә әзер иде Нурсинә Ләкин җир ярылмады Ул икс ут арасында калды: бер якта музыкант, икенче якта ире Бу икс ут чәкәләшсә, һичшиксез, яитын чытачак Чөнки Әхмәт бу танышлыкны кабул итмәячәк, операция дип тормас, якалаша ук башлар. Моңа юл куярга ярамый Гик ничек'’
Әлеге уйлар Нурсинәнең башында бер-ике генә секунд бөтерелеп алды, өченче секундта ул җаен тапкан иде инде
— Сез нахал, әфәндем, мин сезне белмим! -диде дә Альфредның яңагына сугып җибәрде. Альфред нинди кыяфәткә кергәндер, Нурсинә аңа игътибар итеп тормады, хәлнең катлаулануыннан куркып, өстерәп диярлек Әхмәтне ышыктан алып чыкты. Әхмәт бер сүз дә әйтми яшь бала сыман хатынына иярде.
Яңгыр һаман ява иде әле. Юл өстендәге чокыр-чакырларда вак-вак күлләвекләр дә хасил булган. Машина тәгәрмәчләреннән сулы боламык бөркелә, асфалтьның өсте чыҗылдап тора.
Нурсинәләргә юлны аркылы чыгарга кирәк иде. Ләкин хәрәкәт шундый көчле, әйтерсең лә кемдер машиналарны чылбырга тезгән дә, тик шудырып утыра. Берөзлексез агыла да агыла машина. Светофор ягына атларга туры килде, ә аңа ике-өч йөз метр чамасы, өстән явып торганда бу шактый ара.
Нурсинә бигрәк тә Әхмәт өчен курка, профессор дигәннәре бик нык кисәтте бит. Бер-ике ай аеруча сакланырга туры киләчәк, диде. Сезне эштән бушатабыз, больничный түләячәкбез, диде. Мәгәр үзе мут абзый, күр, ничек ияләштермәкче була. Беренче күрүдә үк охшамаган иде ул аңа, гәрчә бөтенесе мактый, һәммәсе тәлинкә тота үзенә. Рәфкать Сафич та. Рәфкать Сафич. . Үзе, әлбәттә, зур белгеч, кулы да җиңел икән.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул Альфреды каян килеп чыкты тагын?
Ничек ашкынып көткән иде Нурсинә бу көнне! Шулай булмыйча. Әхмәте белән янә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши башлаячаклар бит. Өйләренә нур куначак, бәхет кайтачак.
Дөрестән дә, ул алдан ук хәстәрен күреп куйды. Менә дигән табын әзерләде, кичкә туганнары, якыннары киләчәк. Бүләге дә бар — иренә күн куртка тектерде.
Әнисен күндерү генә кыенрак булды. Без ялгышканбыз икән, әни, хикмәт бөтенләй башкада икән, дип ирен үз канаты астына алырга теләсә дә, Нәмига ханым кызының сүзендә тормавын, аумакайлыгын хупламады. Әгәр инде язмышыңны бик тә ул бәндә белән бәйлисең килсә, никах укытырга кирәк, диде. Болай зиналанып йөрү зур гөнаһ! Аннан соң туй фарыз, туйсыз кияүгә чыгуны шәригать килештерми. Алдагысында да шәригатьне боздыгыз, бу бәхетсезлекләрең, балам, шулар нәтиҗәсе, димәк ки. Аллаһы Тәгалә ул гамәлләрегезне кабул итмәгән. Бусы бөтенләй ят бәндә, гәүдәсе — бер кешенеке, җаны икенченекс. Кыямәт көне буласын да онытма, фани дөнья бер генә мизгел ул.
Мин никахка каршы түгел,— диде Нурсинә, әйдә соң, чарасын күрик, ярдәм ит.
— И кызым, бәбкәем, кызганам мин сине.— дип әнисе ак яулык читен күзенә каплады,— бәхеткәйләрең булмады.
— Алай димә, әни, мин берәүдән дә ким-хур түгел.
Ана белән кыз шулай да килештеләр. Ләкин Нурсинә зур түземсезлек белән көтеп алган бу көн иртәдән үк күңелсезлек артыннан күңелсезлек китерде. Хәер, иртәдән генәме соң, төне буе дигәндәй бер күрмәгән Роберт белән саташып чыкты. Имеш, таш-тау арасында йөриләр. Әллә нин^и куркыныч җир. Баш очында карачкыга охшаш каурыйсыз арык кошлар оча, әледән-әле ташланалар. Инде чукып алдылар гына дигәндә, Роберт кулын болгый, тегеләр шунда ук кычкырышып читкә тайпылалар. Берсе бигрәк тә шөкәтсез, һаман Нурсинәгә каныга.
— Монысы Әхмәтеңнең җаны.— дип тешләрен ыржайтты егет.— ул гәүдәсен даулый. Ха-ха-ха...
Шунда кинәт җир убылып китте. Нурсинә ыргытылган таш шикелле упкынга очты. Шулай да, Төпкә төшеп җитмәде, аны әлеге килбәтсез кош күтәреп алды, ниндидер мәгарәгә алып керде. Роберт та шунда. Кулында зур пычак.
— Мин хәзер синең йөрәгеңне кисеп алам, сез ирең белән минекен урладыгыз,— дип Нурсинәгә ташланды.
Мин гаепле түгел,— дип кычкырды Нурсинә. Роберт аның саен котырынды:
— Икесенең берсе: йә минем йөрәкне кире кайтарасыз, йә синекен үчемә тегәм. Минем дә яшисем килә! Яшисем!
Нурсинә тартыша, тырмаша. ычкынырга омтыла. Юк, тегесе чытырмандай ябышкан, һич тә ычкындырырга теләми.
— Коткарыгыз, кирәкми, коткарыгыз!
Иртән Нурсинә шыбыр тиргә батып уянды. Йөрәге еш-еш тибә, тәне калтырый. Әхмәтемә генә ул-бу була күрмәсен, дип үрсәләнде ул. Төшен онытырга тырышты. Инде күзеннән йокы качты, ахры торып, кер үтек- ләргә кереште.
Ә менә бу минутта ул хәтта Әхмәтенең янәшәдә атлап баруын да хәтереннән чыгарган иде. Бервакыт исенә килсә, алар тротуар уртасында басып торалар. Әхмәтнең моңсу күзләре аңа төбелгән.
— Минем инде чыннан да кирәгем калмаган икән. Нурсик.— диде ул. Акланып азапланма, сиңа үпкәм юк.
— Әхмәт, борчылма, барысын да аңлатырмын...
— Кирәкми, миңа барыбер.
— Ышан, Әхмәт...
Нурсинәнең башлаган җөмләсе ярты юлда өзелде, шәһәр диварларын дер селкетеп кинәт күк күкрәде. Ул шулкадәр көчле иде ки, гүя. галәм көтүлегенә меңләгән елгыр тайны берьюлы куып чыгардылар. Аның кайтавазы дүрт-биш минуттан соң гына тынды. Әле аннан соң да тора- тора җимерелгән язгы яр кебек болыт эче ургылып-ургылып алды.
Нурсинә чытырдатып күзләрен йомды, куллары белән тотыныр урын эзләде. Ни өчендер хәтеренә бүгенге төше килде.
Шул куркыныч гөш манзаралары салкын яңгырлы күкрәү белән бербезсн булып укмашты: хәерлегә генә булсын, ходаем! Нинди күкрәү инде бу куллар күшегерлек салкында?
Нурсинә кечкенәдән үк табигать көчләреннән куркып-өрксп яшәде. Әниләре аларны шулай өйрәтте, имеш, ай тотылу, яшен, давыл, су басу, янгын бәхетсезлек китерә. Бу Ходай Тәгаләгә күрсәтелгән игътибарсыз- лыктан, ди. Кеше йөгәнсезләнгән саен, алар күбрәк була, ди. Ахырзаман галәмәтләре икән ул зилзиләләр. Дөрес, мәктәптә бөтенләй башкача өйрәттеләр. Тик яшьли әнисе уяткан курку хисе барыбер калды Бигрәк тә яшен шүрләтә иде аны. Болыт кабарганын абайлап алдымы, хәзер бисмилласын әйгә. дога укып, тәрәзә-ишекләрне ябып куя.
Менә хәзер дә, күк күкрәүгә, үзе дә сизмәстән. Әхмәтнең ялгызын гына калдырып, койма ышыгына элдертте... һәм озак та тормый искиткеч якты бер нур күзләрен кисеп үпе. Шуннан сон колакларының элпәсен ярырдай булып шартлау яңгырады..
Бу вакытта Әхмәт нең эчендә ут кайный иде. «Миңа барыбер», дип сер бирмәскә т ырышса да, әлеге очрашу аның болай да җәрәхәтле күңеленә тоз булып утырды. Нурсинә бөтенләй чит кешенең яңагына сукмас иде. дип офтанды ул. Димәк, алар таныш, таныш кына да түгел, бик яхшы таныш. Хатыны бу ясалма кыланышы белән тотылды гына, каракның бүреге сыман үзе янды.
Күңеленә кереп оялаган шушы уйлар сөремендә Әхмәт беренче күкрәүне сизмәде дә диярлек һәрхәлдә, алай ук зур игътибар бирмәде. Ә менә хатынының аны iашлап, чигкә каерылуын күтәрә алмады күрәләтә санламау ич бу! Нурсинәне чәбәкләр дәрәҗәгә җитте ул. Бәлки әле шулай эшләгән дә булыр иде. тик кинәг ниндидер бик кайнар җил аны бөгерен алды да, чигкә бәрде. Бер җире авыртмады, бер җире сызланмады, фәкать якты вә җылы бер бушлыкта очуын гына гойды ул. Каурый сыман җип-җиңел. Очарга да очарга. Тик бу халәт озак дәвам итмәде, алдындагы нур акрынлап сүнде, тирә-якны шыксыз караңгылык биләп алды...
Нурсинә ниндидер әче, тәмсез искә буылып уянды.
— Менә шулай, вак алмам, әйдә, әйдә, курыкма, күзләреңне ач. күр. ничек матур икән безнең күзләребез,— дип сөйләнә-сөйләнә шәфкать туташы аңа нашатырь спирты иснәтә иде.
— Уяндымы?—дип сорады табиб.
— Табигатьне соң дәрәҗәдә бозып бетердек, Наил Моратович, инде карлы яңгырда яшен суга башлады. — диде тәмле телле ханым. Аннан соң сорауга җавап бирергә кирәк тапты, ахры, әйтте: Чибәркәебез бәхетле күлмәк киеп туган икән, аллага шөкер, айныды, куркып кына егылган, күрәсең.
Нурсинә бу сүзләрне ишетеп ятты, ләкин бармагын селкетерлек тә хәле юк иде. Башы ярылырдай булып чатный, чигәләренә гүя тимер кыршау кидергәннәр. Авызы кипкән, күңелен болгатып күгәргән тимер исе килә.
— Су-у,— диде ул киндердәй каткан телен көчкә әйләндереп.
Су капкач эченә җан кереп киткәндәй булды.
— Иремнең хәле ничек?—дип сорады ул, ниһаять.
— Сезгә борчылырга ярамый, вак алмам. .
— Иремнең хәле ничек? — дип мазасызланды Нурсинә.
Әхмәт җиңелчә генә ыңгырашып куйды.
— Тынычланыгыз, - дип юатты Нурсинәне шәфкать туташы,—тавыш бирә бит, җанашым, димәк ки. өмет бар.
Нурсинә башын Әхмәтнең тавышы килгән якка борды. Йөзе күренми, ә башы ак марля белән уралган, сулавы тигез. Аллага шөкер, йөрәге түзгән дип куанып куйды ул. Ләкин урамдагы хәлләр искә килүгә, тәне чымырдап китте. Нинди гаделсезлек соң инде бу, йә?! Нигә һаман бер кешене чукый соң бу рәхимсез кара кош? Ходай каршында да. кешеләр алдында да гаебе юк лабаса Әхмәтнең, нигә ул гына кыйналырга тиеш? Җир күтәрә алмастай әллә нинди кансыз бәндәләр кәеф-сафа корып, бер кайгысыз яши бирә, ә Әхмәт юлында фаҗига арты фаҗига. Күпме бәла-каза кичереп, аякка бастым, тернәкләндем генә дигәндә янә дә уйга да килмәстәй бәхетсезлек.
Әллә соң бер-бер изге затмы Әхмәт? Ходай, яраткан, үз иткән бәндәмә сынауларымның да иң авырларын җибәрермен, дигән бит. Атабыз Адәм белән анабыз, Хәүва, әнә. нинди авырлыклар кичергәннәр...
Әллә әнисенең томанлаулары раска килүме бу? Бәлкем, Әхмәт ниндидер ялгыш гамәле өчен Аллаһы Тәгаләнең бәддогасына юлыккандыр? Әйтелгән ич. Аллаһы Тәгалә һәрчак уяу һәм бернине дә онытмый, диелгән. Адәмне ул адәм итә, аңа тормыш бүләк итә. Ә кирәк булса, кире ала да... Аңа уйларың белән каршылык кылу да зур гөнаһ, ди. Ә төптәнрәк уйлаганда, Әхмәт әнә каршы килде. Аллаһының имтихан- сынауларына түзә алмады — операция ясатты. Ходай фарыз кылган әгъзасыннан баш тартты, үз җанын очырды. Тәңре, мөгаен. Әхмәт, син хаклы түгел, менә дәлиле, дип җибәргәндер ул яшенне? Аның урынына беркем дә шәфәгать ителми, шәфәгать аның рөхсәте белән генә, ди дога.
Җан, рух, менә шулай и геп, тагын Нурсинәнең күз уңына басты. Әйе. Әхмәт хәрам җан йөртә! һәм шуның җәзасын алды да. Бәлкем, бу сынаудыр?
Әхмәт янә ыңгырашты. Бу ыңгырашу җан. гөнаһ, җәза турындагы уйларны да үзенә йотты, хатын күңелендә фәкать Әхмәт, аның исәнлеге өчен кайгыру хисе генә калды. Нурсинә урыныннан сикереп торды.
— Безне алтынчы сырхауханәгә алып барыгыз,— диде ул каудар-ланып,— тизрәк!
— Вак алмам...
Әйттем ич, алтынчыга илтегез!
— Алтынчымын профиле башка, ханым,- дип сүзгә кушылды табиб.
— Доктор, иремнең хәле ничек? Ир кеше тавышы Нурсинәне ты-нычландырып җибәргән иде
Әлегә тәгаен гына бернәрсә дә әйтеп булмый. Яшен тимәгән, анысы хак, ләкин башы имгәнгәнгә охшый, чын хәлне рентген күрсәтер
Шулай да безне алтынчыга илтегез!
— Әйттем ич инде...
— Аңладым, доктор, тик барыбер безгә алтынчы кирәк'
Нурсинә хәлне аңлатып бирде.
...Әхмәтнең пала гасын җыештырырга да өлгермәгәннәр иде әле. аны яңадан шунда салдылар. Нурсинә исә килә-килешкә профессор бүлмәсенә бәреп керде
Рәфкать абый, җаным, диде ул үкси-үкси Мин барысына да риза, зинһар өчен Әхмәтне. Әхмәтханымны гына коткарыгыз Рәфкагь Сафич.