КЫРЫМ АКСАКАЛЫ
Үз гомерендә сигез йөзгә якын көй язган Иоһанн Штраусны вальслар короле дип йөрткәннәр. Шуның кебек, замандашыбыз Рәүф Кәрим улы Акчуринны да мин йөзем үстерү даһие дип атар идем Галимнәр арасында аңа Роман Кириллович дип эндәшәләр. Кояшлы Кырымда йөзем үстерү сәнгатен ул кырык ел буе үзләштерә. Ялтаның йөзем үстерү белгечләре әзерли торган институтында да армый-талмый эшли.
Урта Азия кояшы астында яшәгән чагында ук, дөньяны танып белергә ашкынган Рәүф дигән егет борынгы Элладаның архитектура һәм фрескаларында чагылыш тапкан йөзем тәлгәшләренә гашыйк була һәм үзенең гомерен табигатьнең шушы могҗизасын үстерүгә багышлый. Шулай итеп. Рәүф Акчурин Одессага килә, авыл хуҗалыгы институтының йөзем үстерү һәм шәраб ясау факультетына укырга керә. Бу студентның җете акылын, белемгә максатлы омтылышын һәм үҗәт тырышлыгын исәпкә алып, фәнни совет аңа аспирантурага калырга тәкъдим итә.
1956 елда Рәүф Акчурин йөзем үстерү һәм шәраб ясау буенча диссертация яклый Моннан соң инде ул Кырымның нәкъ йөрәгендә урнашкан «Магарач» та (институтның фәнни-тәҗрибә участогында) эшли башлый Кырымның дала өлешендә йөзем үстерү, яңа сортлар уйлап чыгару өчен яшь галим каршында чикләнмәгән мөмкинлекләр ачыла. Җитмәсә, бу чорда «Кырымны йөземле гөлбакчага әйләндерик!» дигән чакыру да ташланган була.
Рәүф Акчурин табигатьнең олуг серенә төшенү, йөзем тәлгәшләренең ни рәвешле хуш исле, терек суты белән мөлдерәп тулуына үз тәҗрибәсе аша төшенү максатын куя Ул күпме йокысыз төннәр үткәрә, күпме иртә- таңнарны каршылый, йөзем куакларының һәр сулышын, һәр үсентесен йөрәге белән тоярга күнегә: күп төрле тәҗрибәләр ясый, ялгыша, чагыштыра һәм көннән-көн чыныга бара. Галим өчен йөзем кырлары үзе бер поэмага әйләнә. Ул йөзем яфракларына, хәтта нәни генә бөре, мыекчасына карап та теге яки бу куакның сәламәтлеген, ниндирәк уңыш бирәсен. әгәр шулай әйтергә яраса, куакның «эчке рухын» тоя белә Нәзберек куакларга артык эсселек тә, иртә салкыннар да. вакытсыз яңгырлар да ярамый икән Яңадан-яна сортлар булдырып, табигатьнең төрле сынауларына каршы көрәш ысулларын эшләп. Рәүф Акчурин фәнне гамәли тәҗрибә белән бәйләп, отыры баетып чыныга бара. Аның турында мактап газеталарга язалар, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга килүчеләр көннән-көн күбәя бара Акчурин өйрәтү дәресләрен кырда, йөзем куаклары арасында үткәрә. Күренекле остаз буларак, ул сүзен борынгы кытай мәкаленнән башлый: «Бер көнгә бәхетле булыйм дисәң, бер тустаган йөзем шәрабе эч. гомерлек бәхетле булыйм дисәң, йөзем куагы утырт»
Рәүф Акчуринны башта өлкән фәнни сотрудник игеп куялар. Аннары ул инстатутның фәнни-техник бүлеген җитәкли
Йөземне эшкәртү монда 160 ел элек юлга салынган Ерак та түгел кырым татарлары «Магарач» дип атаган чишмә бар Шуның янәшәсендә институтның эксперименталь шәраб заводы. Монда галимнәр тарафыннан шәрабның егерме дүрт төре эшләнеп дөньяга чыгарылган.
Затлы кеше үз гомерендә саваплы өч нәрсә эшли ала: бакча үстерә, китап яза. җәмгыятькә сәламәт балалар бүләк итә, диләр. Шушы нисбәттән чыгып караганда, Рәүф Кәрим улы Акчурин — мәртәбәле шәхесләрнең берсе Ул гашлы тау итәгендә менә дигән бакча үстергән. Диңгез дулкыны шауларын тыңлап, ягымлы
Ү
инженер, кызы ихтиолог
... Менә мин Рәүф Кәрим улы Акчурин тырышлыгы белән оештырылган «Магарач» институты карамагындагы музейны карап йөрим Монда күп экспонатлар йөзем һәм шәраб белән бәйләнгән затлы шәраб төрләре дисенме, һәртөрле диплом һәм медальләр дисеңме, а гаклы галимнәрнең рәсемнәре, нәгы- шлы. сәнгать әсәрләре дисеңме - һәммәсе кояшлы Кырым йөрәгендә туган табигать могҗизасын чагылдыра Истәлек дәфтәрендә бу музейга караган атаклы шәхесләрнең рәхмәтле язмалары Рәүф әфәнде кайбер экспонатларны аеруча горурланып күрсәтә «Менә, шәраб ясау прессы. Моңа 200 ел инде менә скиф балбалы Моңа 3500 ел Бу ятимне без институтның сараеннан табып алдык »
Әйе. музей кеше һәм заман хәтерен бер учка жыеп. киләчәккә түкми-чәчми илтүче кадерле храм шул Ә хәтер дигәнең гел кояшлы гына булмый Рәүф әфәнде әле кайчан г ына булып узган саташулы вакыйгаларны искә төшереп уза 1985 елда мәгълүм указлар шаукымы, кара өермә булып, йөзем бакчаларын туздырып уза Күз карасы кебек саклап үстергән 300 мең гектар йөзем бакчалары хәрабә хәленә китерелә! Шулай итеп, кайчандыр Парижларда гран-при алган, корольләр аяк өсте торып эчкән затлы шәраблар бетәргә мәхкүм ителә. Бу вәхшилеккә җавап итеп. «Магарач» институтының профессоры Голодрига Павел Яковлевич 1986 елда үз-үзен үтерә.
Бу указ шәраб ясау өлкәсендәге агаклы галимнәр Л Голицын. М Ховренко. М Щербаков. В Таиров. А Егоров. М Герасимов. А Фролов-Багрсевларнын бәһасез хезмәтләренә төкерү, аяк астына салып таптау иде
Рәүф әфәнде, бик еракта яшәсә дә. татар дөньясы белән аралашып яши Моны өендәге музей кебек китапханәне күргәч тә аңлыйсын Анда Тукай. Такташ. Дәрдемәнд. Туфан. Җәлил китаплары тезелеп тора Замандашлардан Сәйфи К улаш. Сибгаг Хәким. Мостай Кәрим. Равил Фәйзуллин китаплары да бар һәрберсе шәхесне олылап, жылы сүзләр язып Акчурин әфәндегә үз кулы белән бүләк иткән
Акчуриннар Акчурин әфәнделәр өч гасыр дәвамында Россият ә ту г ры хезмәт иткәннәр Алар нәселеннән чыккан күренекле дәүләт эшлеклеләрсн. диплома! фабрикант, сәүдәгәр, хәрби түрәләрне Рәүф Кәрим улы жнде буынга кадәр санап оирә ала. _
Китаплар Китапханә байлыгы хуҗаның рухи дөньясы нинди булуы хакында сөйли Менә мин автографлы китапларны берәм-берәм кулыма алам В Солоухин. 3. Нури. Б. Ахмадуллина. Ә Еники. А Вознесенский. Н Фәттах һәм башкалар ,, _ ... .
Мен.» «Таулы Кырым манзарасы» дигән картина Моны Ринат Ибраһнмов майлы буяу белән үзе ясап Акчурин әфәндегә бүләк игеп калдырган Әнә «Биюче шүрәле» дип аталган барельеф Бу әсәрне артист Ревлар Садыйков бүләк иткән Ә күпме монда зреле-ваклы картиналар, гүзәл сәнгать әсәрләре Үзе бер «Кече Третьяковка» _ _ _
Мин кулыма «Гиннес рекордлары китабы»н алам Ьу каян ) ләккән тагын
Мин бу жыенгыктаг ы «Биш йөз яна совет рекорды» бүлеген язган авторда- рнын берсе Мәскәүдән «Прог ресе» нәшриятыннан җибәрделәр, ди Рәүф әфәнде
кояш нурларына иркәләнеп монда персиклар өлгерә, груша, алмалар кызара, инжир, хөрмә, миндаль, лива кебек җимешләр хозурлансын өчен әкиятн роза гөлләре елмаеп утыра.
Менә Шәрскъган килгән «Кара гүзәл» йөземе. Бу үсентене Рәүф әфәндегә Ташкенттан дуслары җибәргән. Башта кунак-үсенте. Кырым туфрагын үз итә алмыйча, үзен «холыксызрак» тота, хәзер инде күнегеп киткән Шәрекътан алып килгән тәмен җуймыйча, «Кара гүзәл» борынгы Тавриданың кояш-жил-суын үз итеп, хуш-ис бөркеп утыра. Әнә — субтропик киңлекләрдә генә үсә торган гажәеп фейхоа Бакчада тагын әллә ниләр, күз камаша, акыл адаша
Мин йөзем белгечләре очен бәһасез китапны карыйм: («Энциклопедия виног-радарства». Кишинев. (1986— 1987 еллар.)) беренче томына йөзем үстерү хакында 2200 мәкалә кергән. Шактые Рәүф Акчуринныкы Аның ике йөздән артык фәнни мәкаләләре илнең төрле шәһәрләрендә басылган Ә инде төп хезмәте, горурлыгы - булачак агроном-бакчачылар хәзерли торган югары уку йортлары өчен дәреслек («Виноградарство» Москва. 1976.) Бу хезмәткә ул бөтен тәҗрибәсен. белемен салган Җәмгысе Акчурин җиде китап чыгарган Алар арасында мондый исемдәгеләре дә бар: «Кояшлы жимеш серләре». «Үзбәкстанның йөземе һәм шәраблары». «Кырым шәраблары» һ б.
Бакча үстергән кеше балалар да үстерергә тиеш, дигән идек. Рәүф Акчурин- пың улы (әтисе юлына хыянәт итмәгән) Севастополь шәраб заводында баш
Аңа бик күп милләт вәкилләре үз китапларын бүләк иткәннәр Йөзем үстерү аксакалын. Кырымның могтәбәр шәхесен бик күпләр беләләр, хөрмәт итәләр, олылыйлар дигән сүз бу...
Рәүф Акчурин шәраб ясау һәм йөзем үстерү буенча хезмәт керткән бик күп галимнәр, академиклар белән дә таныш Танышкынамы. күбесе белән якыннан аралашып, тәҗрибә уртаклашып, хезмәттәшлек иткән. Андый галимнәрдән улТ Катарьян. П Благонравов, Н Хилькевич, П. Балгарев. I I Саенко, X Йосыпов, В Малтабар, Л. Гельгар исемнәрен атый
Рәүф әфәнде чын мәгънәсендә шәраб белгече. Аңа син күбекләнеп торган мөлдерәмә шәраблы касә бир, ул сиңа бу эчемлекнең нинди төр йөземнән эшләнгәнен, ул йөземнең нинди туфракта, нинди тау битендә яисә кайсы үзәнлектә үскәнен һич ялгышусыз әйтеп бирер Әйе, әгәр без шампан, «Кагор», «Мускат», коньяк, «Магарач», «Мадера», «Херес», «Кара табиб». «Күктүбә». «Токай» шәрабларын эчеп, оҗмах рәшәсендә күңелне тибрәтеп алабыз икән, боларның шифалы тәме өчен атаклы галимнәр белән безгә, милләттәшебез Рәүф Кәрим улы Акчуринга да зур рәхмәт әйтергә тиешбез. Бүгенге көндә Кырым далаларында зөбәрҗәт төсендәге бакчалар җәйрәп ята икән, дөньяви бәйгеләрдә бу ин-ститут үзенең данлыклы коньяк һәм шәраблары өчен йөзләрчә медальләр белән бүләкләнгән икән, монда инде сәләтле татар галиме Рәүф Кәрим улы Акчурин- ның да олы хезмәте кергән дигән сүз.