ИСЛАХ, ЯКИ ЯМАНАТТАН ЯРЛЫКАУ
-vy* үрәчәче һәм багучының гына түгел, әдипнең дә сүзе рас килергә мөмкин икән Хакыйкатьнең күзенә туры карарга күнеккән Аяз Гыйләжев кискенлек. дорфалыкта бары Галимжан Ибраһимовнын «Татар шагыйрьләре» (1913) тәнкыйте белән генә тиңләшергә мөмкин булган «Имән чикләвеге» исемле мәкаләсен чыгаргач («Шәһри Казан» 28.XI.90.). драматург Туфан Миннуллин үзенчә аһ орып язган иде: «Мәкалә авторының Хәсән Туфанның юбилее көннәрендә олы шагыйребезнең шигъри бакчасына кереп күсәк күтәреп, кизәнеп йөрүе мине куркытты Автор үз язмасында Такташка да кизәнә Г Әпсәләмөв һәм Г. Вотировка да тибә. Исемнәрен әйтмичә генә бүтән язучыларга да төкерә Куркыныч Әгәр дә алтмыштан узган, исеме билгеле язучы күсәк күтәреп, урам чатына чыккан икән, аңардан үрнәк алучы әдәбияг әләм-әгрәкләре табылмасмы? Аңа ияреп әдәбиятыбызның үткәнен кырып ташларга тотынмаслармы?»
Әйе. Т Мицнуллинның «Социалистик Татарстан»да чыккан (20 XII 90) «Акы-лыбызга килик» репликасындагы ямьсез юрау юш килде шул Кара шик үсеп, олпатланып болгавыр заманның әрсез, ялтыравык бер хакыйкате төсен алды Сәясәт шарлавыгына юлыгып чарасыз төпкелдә бөтерелгән икътисад рухият дөньялары шикелле үк, әдәбияг һәм иҗатчылар даирәсе дә болгана башлады утырган зәвекьлар сөрси. кануннар таркала, сәҗдә тоткан абруйлар ла уңа, төссезләнеп кала. Ияләшкән әхлакый нормалар, ганыш геройлар, күнегелгән хисләр, кумирлар кызганыч, әлбәттә. Ләкин яна хәят җиле ислах каршында аһ-ваһларың. ләгънәтләрең белән ни кырасың соң'’ Язмышлар бит бүген грелс ваклы фигуралар хәрәкәте, бәхетле яисә бәхетсез очраклар белән генә бәйләнмәгән. Язмышлар бу көндә тарихи логика, ижтимагый-сәяси көчләр һәм политик шартлар кебек грс факторларга бәйле
Иҗтимагый дөньяда тарихи мәл
Җәмгыять голлар чатында, сайланыш алдында тора
Социаль төркемнәр арасындагы коллизияләр базар экономикасына барып бәйләнгән. Ә язучылар ни өчен якалаша сон? Тартыш, зилзиләгә ни сәбәп'’
Демократ лар органы «Шәһри Казан» үтемле, гади генә язганча, сәяси момент мондый иде «Безгә илебезне-жиребезне. әдәби ятыбызны, мәдәниятебезне, күнсл гүрләребезне дистәләрчә еллар буена өелеп килгән чүп-чардан, ялганнан, икейөзлелек юн арындырырга кирәк»
Йөрәгендә намус, гаделлек, гаярьлек асраган һәркем әдипләр бигрәк тә мөгаен, килешкәндер бу «(акыру белән Тик кулына соскы, себерке алган кеше иң элек исәпли кайда чүп. кайда асыл орлык’ һәм тәү карашка гади генә күренгән шушы мәсьәлә, каты чикләвеккә әверелеп, бездә бәхәс, гартыш ку- зга г г ы.
Моның күзгә күренгән ягы Хәсән Туфанга барып тоташты Татар әдәби җәмәгатьчелеге Туфанны демократлар кумиры ясап, «шагыйрьләрнең шагыйре» дип зурларга күнеккән иде Иҗатының гнже-мәржән кебек балкуын га ла шик юк сыман иде Әмма мәрхүмнең нәкъ 90 еллык юбилее алдыннан Аяз Гый гәжев. Туфан поэзиясен олылаучыларның бәг ырен ярып, болай дип язды «X Туфанның төрмәгә ябылганчы һәм аштан соңгы иҗат үрнәкләре берчакта да халкыбызның авыр язмышын ачуга хезмәт итмәделәр Халык язмышы, аның ачы нужасы, милләтнең киләчәге кыл өстенә куелуы Туфан нжагында урын ала алмалы»
Әдәбият галиме Нил Юзиев «Социалистик Татарстан»да бастырган «Ил бәгыренең ораны булып» (I6.XII.90) мәкаләсен А Гыйләҗев белән бәхәскә багышлый. Оппонентның көтелмәгән яссылыктагы фикерләре галимнән дә яңача уйлау, көчле дәлилләр сорый иде Әмма болар урынына Н Юзиев рәсми татар тәнкыйтенә хас алымнар белән авторны әдәпкә чакырды, рус әдәбият белеме туплаган кануннарны һәм сәяси доктриналарны, идеалларны төп аргумент төсендә файдаланды Килешүгә илткән ихлас бәхәс килеп чыкмады. Тик моңа карамастан, фән докторы, әдипнең сүзен аста калдырып. Туфанны «шаг ыйрьләрнен шагыйре» ясады «Шәһри Казан» редакциясен һәм гәзитә укучыларны мондый нәтиҗә, әлбәттә, канәгатьләндерә алмады. Әнәс Вафин дигән автор «Кара кан» (1.11 91) дигән язмасында А. Гыйләҗевны кайнар яклап чыкты «Язучы, шагыйрьләребез дә, шагыйрьләрнең шагыйре Хәсән ага Туфан да. никадәр генә талантлы булмасыннар, милләт өстенә ябырылган фаҗигане күңел күзләре белән күреп, бөтен йөрәкләре белән аңлый алмадылар», диде ул. Әлеге автор искәрткәнчә, совет әдәбияты үзенең төп, нигез принциплары белән кеше мәнфәгатен яклауга күтәрелә алмады «Номенклатур тормыш хуҗалары» безне якты киләчәк өчен ат урынына эшләргә трибуналардан чакырса, шагыйрь шуны ук үзенең шигырьләре аркылы эшли»,— дип, безнең язучыларның тоталитар режимга хезмәт итүләрен. Солженицын, Сахаров зирәклегенә ия була алмауларын күрсәтте.
1990 елның 4 июль санындагы «Литературная газета»да Виктор Ерофеев рус совет әдәбиятына карата шундыйрак бәя биргән иде инде. Күрше милләт драматургы үзләренең Октябрьдән соңгы әдәбиятларын рәсми, сала, либераль дигән катламнарга аерды һәм һәркайсының реализмнан, чын сәнгатьтән ерак булуы, коммунистик идеологиягә манчылуы турында язды. Аныңча, рус әдәбияты бары читтә, ак эмиграциядә генә яшәде, ә үз илендә ул җан бирде, аңа тик җеназа чыгарга калды. Аның мәкаләсе шулай аталды: «Совет әдәбиятына җеназа»
Күршеләр әдәбиятына килгән матәм шомлы, тәшвишле, әмма безнең мохнт- тән ерак торган бер куркыныч сыман иде. Ләкин бик тиздән үзебездә дә әдәбиятыбызга җеназа укырга әзер торучылар табылды. Әйтик, гәзиттән укыйбыз «Радиодан чыгышларның берсендә Мөхәммәт Мәһдиев тә, революциядән сон татар әдәбиятында бер генә күренекле әсәр юк, дип чыкты» Татарстан азучыларының 1991 ел йомгакларына багышланган җыелышында Рахмай Хисмәтуллин әйткән: тоталитар системада яшәгән авыру гражданнар, чирле җитәкчеләр белән бергә, «язучыларның да рухлары хаста икән». Фаяз Дунай «Шәһри Казан» гәзитенең бер саныннан икенчесенә, аннары өченчесенә сикергән «Шаукым» мәкаләсендә язучылар иҗатын тема җәһәтеннән күзәткәч, совет әдәбияты «фаҗигале әдәбият ул» дигән нәтиҗәгә килә.
«Капиталистик җәмгыять әдәбияты түгел, нәкъ менә большевиклар төзегән «совет җәмгыяте» әдәбияты мәҗбүри халәттә тормыш-чынбарлыкны чын-чын- лап ялганлап сурәтли торган әдәбиятка әверелә»,—дип яза бу автор һәм «тәртәне кире1ә бору» ягын каера. Ягъни, Ф Дунай карашынча. чын. тормышчан, милли әдәбиятны бары капитализм тергезер, янәсе...
Шул ук гәзитнең янә бер санында шагыйрь Гәрәй Рәхим һәм фән докторы Флүн Мусин «Нәрсә ул милли әдәбият?» темасына гәп коралар. Берсе «безнен көннәр 1917 елдан башланган көннәрне хәтерләтә кебек» дип. социаль һәм рухи, әдәби дөньяларда тамырыннан борылышлар башлануга ишарәләсә, икенчесе инде моны иң кирәкле шарт төсендә җөпли. «Яңарышка омтылу инкарь итүдән башка була алмый». Болар әдәбиятыбызны чүп-чардан тазартырга җыена дисенме? Юк, Тел. әдәбият һәм тарих институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Ф Мусинның исәбе эредән икән Бу рәсми зат инкарь себеркесен әдәбият корифейлары Г Ибраһимов, Такташ иҗатлары өстендә селкергә җыена. Чөнки, аның карашынча, бу әдипләр «большевистик идеологиягә үтә инанган һәм бирелгән»
Шулай да иң моңсу һәм трагик апофеоз Миргазиян Юныста. Аның тәнкыйть тубы да эре калибрдан һәм бик еш, рәхимсез ата: «Совет чорында әдәбиятыбыз бик каты имгәнде. Ул тулысынча диярлек кыйбласын югалтты. . Татар әдәбияты үлемгә хөкем ителгән... Язучылар үзләренең иҗат итү эшләрен икенче планга күчереп, бюрократлар армиясенә кушылалар... Укучы әдипләрнең сүзенә ышанмый китаптан бизә».
М Юныс татар совет әдәбиятын рәхимсез сүккән мәкаләсен җир шарының бөтен почмакларына тарала торган калын журналда («Казан утлары». 1993 ел. 10 сан) бастыра Аннары ул Финляндиянең Лахти шәһәренә сәфәр тотып, монда җыелган бетен дөнья әдәбиятлары вәкилләре каршына басып «Үлемгә дучар әдәбият, телсез укучылар» темасына сагышлы, зарлы доклад укый. Инглизнең үз телендә: «Партия хакимияте чорында әдәбият пропаганда бүлегенең кечкенә бер
тармагы, пропаганда ялчысы булып калу белән генә чикләнде», кебек сүзләр тезә Шул уңайдан абруйлы конгресска мөрәҗәгать итеп «татар халкының туган теленнән яздырылган укучылары әдәбияты шәфкатькә, кайгыртуга, ярдәмгә мохтаж». дип рәхим сорый ул. Гете. Бальзак. Сервантес токымнарыннан. Рабиндранат Тагор. Гомәр Хәйям. Рудаки оныкларының оныкларыннан нәрсә өметләнгән сон Миргазиан Юныс? Бәрәңге белән чәйдә утырган татар язучыларына күпмедер тартма гуманитар ярдәм теләнүме бу? Әллә татар язучысына әсәр язарга ярдәм итегез диюеме? Бәлки мөртәт татарларны үз теленә, диненә кайтаруда булышлык алуга өметләнүдер? Хәер, ни булса да. гозер изге нияттән чыккандыр инде Әмма миңа горур Тукай. Җәлил, Туфаннарны үстергән, «авы-зың тулы кан булса да. кеше алдында төкермә'» дип яшәргә гадәтләнгән татарның «Чисзай хәерчесе» кыяфәтенә кереп, читләрдә зарланып йөрүе ошамады Чөнки мескенләнү, зар. мазохизм - гарип шөгыль Халык өчен бигрәк тә. Үз кадерен үзе белеп, үзе башкарганнан ямь-тәм табып, алга, киләчәгенә кыю. өмегле караган халык кына яшәүгә сәләтле
Шундый уйлар белән хисләнсәң, берничә буынны тойгыландырг ан. синең кара, тымызык тормышыңа якты нур. хыял булып кереп киләчәккә ымсындырган. өметләндергән, шулай ук. начармы-яхшымы сина зәвыкъ. тәрбия биреп, дөнья таныткан һәм һәрчак татарлыгыңны сиздереп торган әдәбиятның яманаты күңелне борчый. Тик бу бердәнбер хисме? «Азатлык, матурлык һәм тигезлеккә омтылыш арткан саен, тирә-юньдәге пычрак, битарафлык, ялагайлык күзгә ныграк чалына. Тукай да бит үз вакытында: «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дип сөрән салган булган. Борчылу, кимчелекләрне күрү, жан сызлау - яхшы фал «Халык рухы сау. димәк!» дигән фнкер-караш. хушлану тойг ыларын да мул белдерә безнең матбугат.
Билгеле, алдагг баручыларга заман һәм аның киләчәге ачыграк күренәдер Шиксез, тормыштагы кебек әдәбиятта да үзгәртәсе, яңа нигезгә куясы нәрсәләр күптер Әмма әдәбият кадәр әдәбиятны олы. мөкатдәс милли байлыкны - үлсләй-тереләй жнрләп куярга маташуның чын ирләр шөгыле булмавы машай бәреп исбатлауларсыз да ачык бит Чөнки әдәбияг жан көзгесе Начармы- яхшымы. ул — безнең, халыкның, рухыбызның гәүдәләнеше Көзгене ватып кына кыек авыздан котылып буламыни? Иң яхшысы башта үз-үзенә. жанына туры карап, булмышында нәрсә яхшы, нәрсә начар шуны ачыклау Хакыйкатькә төшенү Ә аннары инде төзәтенү хәстәрләрен күрергә дә буладыр
ктябрьдән алып безнең болгавыр заманга кадәр дәвам изеп килгән милли әдәбиятыбызга караза ислахчыларның фикер-карашлары кызык, әлбәттә. Болар яңа хәят әдәбияты һәм кан-кардәшләрдә яггача менталитет формалаштыру омтылышы белән сугарылганнар Ләкин бүгенге әдәби мохит ислахчылардан гына гормый биз! Әнә Туфаннарны яклап икенче Туфан. Юзиев тавыш бирде Әлеге болганышларны, астан күзәтеп, көтеп килгән галим- голәмә күпме! Ниһаять, нинди генә яманат чыгарылмасын. Г Ибраһимов. Так г аш. Җәлил. С Хәким. Ф Хөсни кебек совет әдәбияты классик тарын яратып, идея-эстетик ләззәт алып килгән меңнәрчә укучылар бар Аларның карашын, фикерен санга сукмаскамы?! Мин. шәхсән. Мөхәммәт Мәһдиев талашын, тәнкыйть карашларын хөрмәт итәм Ярар, аттың «соңгы чор милли әдәбиятыбызда күренекле әсәр юк», дигән сүзенә ышаныйм, ди Ләкин шул ук вакытта мин Фәиз Зөлкарнәевнен тәнкыйть хезмәтләрен дә олылыйм Ә ул 1991 елда басылган «Чакма чакмый VT чыкмый» китабында язган «Әдәбиятыбыз бәһа биреп бетергесез кыйммәтле эчтәлеккә ия Бу пухи байлык моңа кадәр юл араларына сузылган хәлдә, ярым легаль бер кыяфәттә (кинаяләр, тирән мәтьнәле ишарәләр сурәтендә) яшәп килде» Галим-тәнкыйтьче замана үзгәреше, хөрлектән фай даланып бу иҗатны янача уку. бәяләү кирәклеген мәсьәлә итеп куя Нәрсә, бу караш игътибарга лаек түгелмени, ышандырмаслыкмыни’
Димәк, ислахчы.парный сүзе соңгы сүз булмый икән әле Киресенчә, аерым фикерләрне кылычка алып, бәхәсләшер очраклар байтак анда
Бүгенге матбугатта даими тотрыклы, зәвыклы укучының аеруча хәтерен калдыра торган сүзләр, мөгаен мондыйлардыр «Үлемгә хөкем ителгән әдәбияг » «хаста әдәбият .» «үле әдәбияг .» Бу гыйбәрәләр тынчулык тудыра, яктыга урын калдырмый, зиһенне томалый, алда бушлык хасыйл итә Моннан рухи
О
көрчеккә дә бик ерак калмый сыман Ләкин сүзнең уйлату көче үткәйгә юнәлгән. Чөнки монда әдәбиятны жан иясе, кеше заты белән тиңләү ята. Димәк, совет әдәбияты, ислахчы карашыңча да: туганда ук «үле» булмаган, балалык, житлегү, олыгаю галәмәтләре кичергән. Чынлап та. безнең әдәбиятта мондый фасылларны күзәтергә була.
Әйтик. Рәсәйдә социаль зилзиләләр купкач, яңача аваз салган милли әдәбиятның чынбарлыкка карата аскетик оптимизмы, ашкынулы көрәш хисләре, «күптән көткән бәхетле, тигез тормышка чыктык», дип раслаулары балачак беркатлылыгын хәтерләтмимени9 Ә утызынчы еллар — әдәбиятның яшьлеге Дау килеп дөнья бүлүләр, хәят, яшәешне ватып үзгәртеп корулар шаукымы, шул юлда бетмәс- төкәнмәс көрәш дәрте, рухи максимализм бары яшьлектә генә булырга мөмкин. Бу дәвердә әдәбият аз уйлый, җиңел фикерли, әмма күп хәрәкәт итә. Монда социаль, сыйнфый, психологик коллизияләр төрлелеге күзгә бәрелә. Милли ижат шәхес культы елларын да. Бөек Ватан сугышы дәверен дә яшьлек кайнарлыгы белән уздырды Инде 50—60 нчы елларда әдәбият — җитди, булдыклы ир уртасы сыман Төпле уйлар, аналитик акыл һәм утырган хисләр белән хезмәткә, фәнгә, төзелешкә бирелә ул, эшлекле кешеләр төркеме тудыра. Ә җитмешенче еллардан башлап, әдәбиятыбыз кисәк уйга, гамьгә бирелде. Монда хәрәкәт, коллизияләр кимеде, геройлар галереясын картлар басты 1982 елда бастырган бер мәкаләсендә Ф Зөлкарнәев язган: «Хәзерге әсәрләрдә үзәк урынны альт торучы карт яки карчык образлары күбәйде». Үлем-китем, моңсу хәят тәшвишлары турында күп языла башлаган икән, димәк, язучылар да, әдәбият та картайган Бу җәмгыятьтә идеал, социаль перспектива югалу, идея-эстетик принципларның какшавы, гомумән, тарихи дәвернең соңгы фазиска керүе турында сөйли Сизгерләр һәлакәтне сизенгәннәр Әнә бит. Фәрваз Миңнуллин сиксәненче еллар башындагы татар романнарын, мондагы тарлык, сыеклык, ваклыкны күзәтеп язган «Безгә нидер булды, С Хәким әйтмешли, без кайдадыр нәрсәнедер югалттык...»
Бер тарихи дәвер искереп, какшап, икенчесе мәйданга чыгарга әзерләнгәндә, гадәттә, әдәбиятларда яшьләр белән картлар бәрелеше күзәтелә Әмма мәгълүм еллардагы татар милли ижатында тегесе дә. монысы да булмады Безнен яшь авторларда И. Тургеневның «Аталар һәм балалар» романындагы Базаров рухы, дорфа нигилизмы түгел, ә картларча курку, өметсезлек хисе өстенлек алды Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» (1983) повестендагы Алсу үзенең эчке дөньясын ачып болай ди: «Әле утыз яшемә дә житмәс борын, мин инде арыган идем, минем тормышымның алдыннан түгел, артыннан сөйрәлеп барырга да көчем, теләгем юк иде. Мин уянырга куркам! Киләчәктән куркам! Җибәрегез мине үткәннәремә».
Шагыйрьләрдәге «Янабыз!». «Упкын аста!». «Дөнья кыл өстендә» кебек чан сугу һәм сөрән салулар яисә «чорлар белән чорлар арасында уйга талып тора кешелек» сыман минор уйланулар да иҗтимагый һәлакәтнең якын булуын искәрткәннәр. Тик яңа идеал ачыкланып, күчешнең психологиясе генә әзерләнмәгән Чөнки кеше сәяси доктрина лабиринтларына кереп буталган. Урындагы түрәдән җәбер күрсә дә. Сталин гаделлегенә өметләнде ул. Сталин золымын күреп, тираннан гайрәте чиксә. Ленин гуманизмы һәм демократизмына өмет баглады кеше. Инде диктаторлык чалымнары тоеп, аңардан ваз кичсә дә. абстракт коммунизм идеяләренә тугрылыгын ташламады ул. Тик кыйбласын кайсы тарафка боруына карамастан, асылда совет кешесе мәкерле доктрина колы булып калды.
Нәкъ шундый психологик аныксызлык, гаҗизлек аркасында коммунистлар хакимлек иткән җәмгыять үз эчендә сыйфат үзгәрешләре әзерләп, бер дәвердән икенче дәвергә күчәрлек сәләткә ия булмады. Бала тудырырга сәләтсез хатын кебек, нәселен, дәвамын калдыра алмады ул. Күрәмсең, нигезе, яшәү принциплары белән бу сәяси система һәлакәткә дучар ителгән булган.
Ленинның большевистик цензура халыктан яшереп тоткан архивында мондый сүзләр укырга туры килде: «Без үзебезне үзебездән һәлак иттермәсәк, дошманнан җиңдермәбез» Күрәзәлек булган үзендә! Коммунистлар илен эчке һәм тышкы дошманнар өермәсе түгел, ачлык, ялангачлык, табигать һәлакәтләре дә түгел ә кызыл комиссар Гайдар оныклары, коммун-председазсль Горбачев малайлары, власть һәм байлык өчен иманын, данын саткан мутант коммунистлар җимерде Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романында ил карты Җиһанша болай ди: «Сәвит үз баласын үзе ашый башлады. Бу хәерлегә булмас» Әйе. хәерлегә булмады. Каннибализм, әзжүҗ-мәэмүҗ сыман, интеллектуаль элитаны, матди һәм рухи байлыкларны бетереп, ахыр чиктә сәяси системаның үзен дә ботарлап йотты.
Ил һәм җәмгыять. телиме-теләмиме. әзерме-түгелме. тарихи алмашынулар кичерә. Хәзер «совет әдәбияты» дип аталган дәвер инде төгәлләнде Социалистик реализм методы. КПСС җитәкчелеге, сыйнфыйлык принцибы, тенденциялелек күренешләре, шулай ук герой иҗат итүнең аерым кануннары, сәяси системаның әдәбияттагы юлдашлары буларак, режим белән бергә тарихка китә Әмма бу алмашуларны милли әдәбият өчен һәлакәт дип кабул итәргә ярамый Зур язмышлы, сизгер инстинктлы һәм көчле иммунитетлы татар әдәбияты үз карынында яралган Дәвамга җан һәм кан биреп калдыра алды Җитмешенче елларга чаклы ук бездә рәсми, казна әдәбияты, социалистик реализм ижагы белән янәшә көчле, кырыс реализмлы оппозиция әдәбияты бар иде инде Рус әдәбияты. В. Ерофеев раслаганча, эмиграциядә яшәсә, бездә аны үз янәшәбездә көн итеп, хакыйкать һәм халык мәнфәгате өчен янып-көйгән. көрәшкән Ә Еники. X Туфан. 3 Мансур. А. Гыйләжев. Н Фәттах. X Сарьян. Ш Хөсәенев. Ә. Баянов. Т Миннуллин. Зөлфәт. 3. Насыйбуллин. М Әгьләмов иҗатлары тәшкил итте Хәзер аны яңа сыйфатлар, бигрәк тә милли мәнфәгатьләр, татар рухы белән cyiapwn Н Гыйматдинова, Батулла. Ә. Гаффар. В Имамов. Ф Бәйрәмова. 3 Хәким Җ. Рәхимов. А Хәлим сыман яшьрәк авторлар дәвам итә
Иншалла. иҗатка милли идеаллар белән рухланган тагын яна яшь төркем килер. Татар әдәбияты яши бит!
Менә бәхәс нинди рәвеш алды. Берәүләр, ярсып-кызып әдәбиятыбызны -хаста. үле» дисә, икенче караш моның киресен расламакчы була. Фикер аерымлыклары кайдан, нинди нигездән килеп чыга соң9
Ислах тарафдарлары совет әдәбиятын башы-аягы белән яисә бөтен гомергә конформистик. ягъни стандарт, норматив, татарча әйтсәк, калыплашкан ижат булды, дип саныйлар Татар язучыларын конформист, дип атау М Юныста да бар
Сүз юк, андый авторлар конкрет бер әдәби дәверне алып, шундагы язучыларның иҗатларындагы аерым гөнаһларны ачсалар, конформизм барлыгына шик булмас иде Ләкин бит ислахчылар бу сүз астында дистәләрчә елларга сузылган әдәбиятны күздә тотып, аны бер формада катып калган, эчтәлегендә идсологик стсреотиплашкан. искергән һәм тәэсирлеген, иҗадилыгын югалткан, гомумән новаторлык дигән нәрсәдән мәхрүм ижат дип аңлыйлар.
Алар ленинизм, хругцевизм. брежневизм сүз-төшенчәләрсн кулланып, болар- ны сталинизмның сыңарлары итеп саный Бу «изм»нарнын барысын иш янында куш игеп санау дөрестер бәлки, әмма әдәби дәверләрне бер чыбыктан сөрелгән дип исәпләү, иҗагны башта конформистик. ә аннары «үле» итү белән генә килешүе кыен Әдәбият сәясәт түгел бит Бердән, ул иҗтимагый аңның, сәнгатьнең үзаллы өлкәсе буларак, мөстәкыйльлеккә ия. Икенчедән. Г. Ибраһимов белән Г Кугуй яисә X Туфан белән С. Хәким стильләренә бер үлчәм ярамаган шикелле, утызынчы һәм алтмышынчы еллар әдәби иҗатын да бер калыпка салып булмый Кешегә булган карашларында һәм аңа мөнәсәбәтләрендә язучыларның дә. чорның да һәркайсында гаҗәп зур үзенчәлекләр бар
Әдәби иҗатны туктаусыз процесс итеп карый алган кеше М Юнысның гагар совет әдәбиятын «пропаганда бүлегенең кечкенә бер тармагы, пропаганда ялчысы» дип тамгалавы белән до. мөгаен, килешмәс
Минемчә, мәгълүм язучыбыз бу сүзләрне әйткәндә Сталин заманы идеологиясен. әдәби принципларын күздә тота Чөнки татар әдәбиятының аеруча имгәтел- гән. рәсми идеологиягә, вулыар социологизм тозагына төшкән чагы сталинизм дәверенә туры килде Ә революция, гражданнар сугышы вакытын, яисә Еники заманындагы алтмышынчы җитмешенче еллар әдәбиятын КПСС рупоры дип атау һич гадел түгелдер Бу безнең бик күп каләм осталарын рәнҗеткән бәя булыр иде Инде килешми икән, әйтсен соң М Юныс Г Ибраһимовныгг «Адәмнәр» повестенда. Такташның «Мокамай» поэмасында, яисә Ш Хөсөеиевның «Зөбәйдә адәм баласы». X. Сарьянның «Бер ананың биш улы». Ә Баяновның «Яшьтегемне илим» әсәрләрендә кайда партия пропагандасы9
М Юныс XX гасыр татар әдәбиятына бары Сталин заманы дәрәҗәсеннән генә чыгып карый шикелле Җитмешенче еллар татар прозасын «Биектә калу». «Табу һәм югалту» кебек галантлы повестьлары белән баеткан әдибебезгә карата «милли иҗатны яхшы беләме икән?» дигән тупас сорау кую килешмәс. әмма язучыда күзне һәм уйны томалаган метафизика галәмәте юкмы, дип чынлап шикләнергә урын кала Шул булмаса. «Татар әдәбияты үзгәрешләр чорына әзерлексез килде» дип аһ ормас иде ул.
Шулай итеп, безгә әдәбият дигән олы зур, катлаулы күренешкә үз каланчабыздан чыгып кына бакмаска, ә аны туктаусыз үсештә, үзгәрештә дип исәпләп, тарихилык принцибыннан чыгып бәяләргә дә кирәктер.
слахчылар, чынлап та, әдәбиятка җеназа чыгарга җыена кебек. Әнә бит, конформист диюдән тыш, М Юныс татар язучыларын «иҗат эшләрен икенче планга күчерү»дә, бюрократлыкта һәм ялагайлыкта гаепли Ф Дунай безнең милли иҗатны «ялганлап сурәтли торган әдәбият» дип бара. Әле кайчан гына социалистик реализм әсәрләренә мәдхия укыган фән докторы Ф Мусин да хәзер совет язучыларында бары тик идея-эстетик чикләнгәнлекләр генә таба һ. б.
Шулай да гаепнең аеруча зурысы А. Гыйләжев тарафыннан ташланды. Совет чорының иң зур талант булып исәпләнгән әдипләрендә дә татар язмышы, ачы нужасы укучылар аңына барып җитәрлек хәлдә чагылыш тапмады, алар милләт гаменнән ерак тордылар, дигән карашны алга сөрә ул. «Имән чикләвеге» мәкаләсендә аның каләме белән мондый сүзләр язылган: «Туфанның төрмә-лагерь юлларын үтеп тә һаман «суллык» кизүеннән аерыла алмавын без һаман читләтеп үтәбез. Буа районына барып кайткач, ул сиксән яшьлек бәлтерәгән бабайның борчак чабуына сокланып шигырь иҗат итте. Әгәр тормышы соңгы чиккә барып терәлмәсә, яшьләр туган җирләрен каһәрләп колхоздан тоташ качмаса. намазлык өстендә изге сүз сөйләп утырасы карт кара тиргә батып борчак чабар идеме?..» А. Гыйләжев Туфанның нужалы картка булган мөнәсәбәтен шагыйрьнең дөньяга караш чикләнгәнлеге белән аңлатырга омтыла. Аныңча, Туфан «егерменче гасыр җәбер-җәфаларының, милли каршылыкларның, гарасат-сугышларның тирәнлегендә Маркс-Ленин тәгълиматы ятканын бер чакта да белә алмады».
Н. Юзиев тарафыннан бу нәрсә кире кагылса да. мин әлеге гоманны игътибарга лаек дип саныйм. «Имән чикләвеге» авторы белән бәхәсләшкән галим Н. Юзиев шагыйрьдә һич тә аерым чикләнгәнлекләр күрергә теләми. Фаҗига хакында анын төп җавабы мондый: X. Туфан үзенең «лирикасы белән, фаҗигале язмышы, фаҗигале мәхәббәте белән, үзенең генә түгел, ә чорның да. халкыбызның да фаҗигале язмышын ачты».
Ә бит А. Гыйләжев урынлы сорау кузгата Бәлтерәгән борчак чабучы карт шагыйрьдә башка хисләр уятырга мөмкин булган шикелле, татар халкының да фаҗигадан башканы татырга хакы юкмыни соң?
Триумфаль төрмә лирикасыннан соң. алтмышынчы елларда, X. Туфанның Пушкинныкы сыман «Болдино көзе» булырга тиеш иде сыман Чөнки поэтик осталык чарланган, дәрт-моң бар әле. Ләкин кызганыч: әлеге көз җитеп, шигъри җимешләр яудырмый, илһам юк. шедевр тумый. Хикмәт чынлап та тирәндә ята булса кирәк шул. Тоткынлык хисләре—шагыйрь өчен үткән этап, әйтеләсе әйтелгән кебек. Ә яңа поэтик ачышлар ясар өчен тулпарны башка идея-эстетик мотивлар, идеал белән сугару кирәк. Монда кеше затына яңа бер ноктадан багу зарур. Әмма кичәге тоткын сәяси доктрина лабиринтларыннан котыла алмый. Сталиннан ваз кичсә, Ленинга, коммунизмга өметләнә ул һәм. нәтиҗәдә, аның лирик герое, персонажлары ничаклы фаҗигале язмыш кичермәсен, әдәбиятның башка каһарманнары кебек үк иллюзияләр, соцреализм сыйфатлары белән сугарыла. Әлбәттә, тормышны яратуны минор хисләр аша фаҗига, моң, сагыш аркылы раслаган бу геройның татар поэзиясе өчен, милли әдәби зәвыкъ. укучы хисләре өчен гаҗәп зур яңалыгы бар. Ләкин болар гына, А. Гыйләҗевның шагыйрьнең дөньяга карашы хакындагы уйларын кире кага алмый. Безгә аның: «X. Туфан һәм аның каләмдәшләре Солженицын сыман тоталитар режимның асылына төшенеп җитсәләр, һичшиксез, әдәбиятыбызны бөтенләй яңа идея-эстетик ачышлар, башка мәгънәле геройлар белән баеткан булырлар иде»,— дигән фикер-карашларын һәрчак истә тотарга кирәк.
Ләкин сүз сәнгатенең асылы, көче идеологик факторлардан гына торамы? Башкача әйтсәк, А. Гыйләҗевның X. Туфанга карата тискәре бәясе өстен, хәлиткеч булып чыгамы инде? Солженицын шәкерте А Гыйләжев үзенең соңгы тәнкыйть чыгышларында татарның икенче зур шагыйре Муса Җәлилне дә телгә алды. Аңа карата, шулай ук. ямьсез ишарәләр ясады. Янәсе, җимерелгән империяне Ватаным дип санаган шуның өчен шәһит киткән шагыйрьне татар киләчәктә ничек бәяләр?...
И
Дөньяны ничек кенә чуалчык димик, анда илаһи мантыйк галәмәтләре бар бугай Өч ел элек Уфада! ы татар мәдәният мәркәзе клубында Муса Җәлилнең тоткындагы язмышы турында чыгыш ясадым. Сорау бирүләр башлангач, клубный ул чакта! ы лидеры, татар ислахчыларының кәттәсе Айдар Хәлим мәсьәләне көтелмәгәнчә куйды: СССР империясе таркалды, элекке шәһит китүләр хәзер мәгънәсез! ә чыга, янәсе. Җәлил тоткынлыкта татар милләте өчен үзен саклап калса, яхшырак булмас идеме? А Хәлимгә шундый җавап ишетергә туры килде "һич юк! Муса Җәлил трагик юлны вөждан кушканча сайлады. ул чын батырлык кылды»
Ислахчылар, бәлки. М Җәлил гомерен башкачарак фараз итәргә дә жөрьәт итәләрдер’ Әйтик, ул тоткынлыкта тән саклап калды, шуннан сон читләрдә Гарип Солтан сыман советка каршы пропагандист булып, яисә Солженицын сыман китаплар язып бездәге тоталитар режимны фаш итүгә күтәрелде, ди. Әйе. бу очрак!а Җәлил пәйгамбәр, милли юрой, ягъни сәяси-идеологик планда аерым төркемне канәгатьләндергән идеал булып күтәрелергә дә мөмкин Әмма. тьфү. тьфү! Җәлил хыянәт юлына борылган булса, замандашлары тарафыннан йөз. юк. мен кат ләгънәтләнгән зат булыр иде Геноцид, шовинистик Сталин сәясәте тарафыннан төрле мәкерлекләрдә, солтангалиевчелектә. җидегәнчелектә, «халык дошманнары» асрауда. «<Идегәй» эпосы уңае белән милләтчелектә гаепләнгән татарның кара абруена тагын шагыйрь хыянәте дә өстәлсә, кем белә, бәлки безгә дә Кырым татарлары язмышына төшәргә бик ерак калмас иде Шөкер. Муса Җәлил үзенең тиңдәшсез рухи ныклыгы, батырлыгы һәм «Җырым белән җиңдем дошманны» мотивы белән сугарылган көчле саф поэзиясе белән заманында халкыбызның намусын, вөждан аклыгын саклап калды. Ул милләт абруен дөнья каршында күтәрде. Татар өчен моннан да зуррак геройлык кылган ир булырмы1’
Муса Җәлил күп нәрсәләрдә күзне ача. карашларны киңәйтә. Әйе. әдәбият һәм аның принципларын билгеләүдә, язучы идеалын, дөньяга карашын формалаштыруда идеология бәхәссез роль уйный. Язучы сәясәттән лә азат түгел. Ләкин шагыйрьне зур. олы итеп һич тә идеологик ан. сәяси зирәклек ясамый Шагыйрь өчен иң мөһиме тормышны матурлык законнарыннан, әхлак категорияләреннән чыгып тану, бәяләү Кайда хыянәт, кайда батырлык, матурлык нәрсәләрдән гора да. ямьсезлек, гариплек кайдан башлана’’ Нәкъ менә шул четерекле сорауларны ачыклаган каләм иясе зирәк тә. бөек тә! һәм менә шунда әдәбиятның мөстәкыйльлеге. олылыгы, мөкатдәслеге ята.
Борышы Рим. Грек җәмгыятьләреннән башлап, кешелек тарихы нинди генә сәяси-ижтимагый корылышларны, идеология доктриналарны белми Ниһаять, мәңгелек хакыйкатьне таптык, чын идеалга юлыктык'» дип сөрән салучы «пәйгамбәрләр» күпме булган. Ләкин тәгълиматлар, доктриналар төсләрен җуйганнар, сәяси шарлатаннар онытылган Ә менә чын шагыйрьләр, әдипләр заманнар кичеп һаман яши. Чөнки әхлак сафлыгы, жан камиллеге, рухи гармония кешелекнең иң зур идеалы булып кала. Совет әдипләре яклаган, расла!ан әхлак сыйфатларының күбесе гомум-кешелек омтылышларына туры кило Кара төрмәләр кичеп, үлем белән якалашып ап-ак калган Туфанда «әхлакый ачышлар юк!» дип әйткән татны Алла сут ар. Хәер, шагыйрь кыйммәтен иң элек шаыдйрь тоя Башкорт шагыйре Шәриф Бикколның «Туфан елмаюы» шигырендә Туфан гел көлгән халәттә тора. Ул хәтта нәфрәтен дә зәһәр елмаю аша кадый
Зарланмады.
Бөгелмәде
Туфанга бу ят иде:
Кеше кыяфәтендәге
И лаһи бер Зат иде'
кебек юллар шагыйрь иҗатына ачкыч булып торилар Чыннан да. Н Юзиев әйткәнчә. X Туфан лирикасында тулаем халык фаҗигасе ятмый, ләкин монда кешенең көче-куәтс. фаҗигаләргә бирешмәве үзәктә тора Моң. сатыш кичерүләр, югалтулар аша тормышны раслау, мәхәббәт тоту моңда үзәк лейтмотив бу пап сузыла Менә болар шул чор поэзиясе һәм. гомумән, тагар әдәбияты өчен чын ачыш түгелмени?
Милләткә хезмәт итүне дә. безнең хәзерге матбу1агга чыгыш ясаучы кайбер авторлар кебек, урамга һәм мәйданнарга чыгып кайнар сүзләр кычкыру, сәяси оппонентлар белән якалашу, яисә узаман кыяфәте алып, аерым кыйблага өндәү итеп кенә аңламыйк. Мондый рәвешләрдә әдип ул үз асылын җуя. ә анын яз! аннары исә ярсу хисләр, ашыгыч бәяләр, конъюнктур кыйммәт тар белән
сугарылып, гомердән, зур укучылар аудиториясеннән мәхрүм ителә. Без киләчәктә дә «үле» әдәбиятка йөз тотмыйбыздыр бит? Чын әдипнең милләткә хезмәте халык га тойгыландыру-уйландыру хасиятләрен кузгатуга һәм аңарда үз-үзенә, киләчәгенә рухи ышаныч, өмет, үзара берләшү тойгыларын көчәйтүгә кайтып кала X Туфан поэзиясе исә әлеге таләпләргә тулы җавап биргән ижат
Шул рәвешчә, аерым шагыйрьләрне һәм. гомумән, совет чоры әдәби иҗатын кимчелекле итеп күрсәтергә теләгән һәм безнең галантлар халык мәнфәгатьләреннән еракта булды дип ышандырырга тырышкан Аяз Гыйләжевның карашларын яклап булмый. Хәер. 1993 елның 30 сентябрендәге «Шәһри Казан» гәзитен- дә. язучы Марсель Галиев белән әңгәмәләшеп, ул үзе дә әйтә: «Әдәбиятыбыз түбәндә түгел». Менә бусы, чынлап та. дөрес бәя булыр!
-w-/* оммунистик режимның кара көчләре тарафыннан кыркылган, әмма шулай да куәтле үсенте сыман кыякланып үсеп, замандашларына рухи юлдаш булырга омтылган татар әдәбиятын һәртөрле яманаттан аралау һәм гадел бәяләү өчен, аның үзенчәлекләрен белү, нечкәлекләренә төшенү дә бик мөһим. Шул җәһәттән соңгы еллар поэзиясе өлкәсендә кызыклы күзәтүләр ясаган тәнкыйтьче Ф Зөлкарнәевның бер фикере зур кызыксыну уята. Ул татар шигырен халыктан ераклаштырган ике сәбәпне ачып болай ди. «Беренчесе — шаг ыйрьне шигъри фикерен белдергәндә билгеле бер кысада бикләп тотарга тырыша торган чикләүләр (сүз иреге җитми!); икенчесе — укучыларның хәбәрдарсызлыгы (мәгълүмат җитми!) Шагыйрьләребезне җитәрлек дәрәҗәдә аңлап, төбенә төшеп укый ала торган укучыларыбыз нихәтле икән?»
Сүзне тыю. чикләүләр заманында демократик рухлы әдәбият текстның юл араларына кыстырылган кинаяләр, ишарәләр яисә метафора, афоризмнар белән эш итә. Эзоп стиле, Ф. Зөлкарнәев әйткәнчә, поэзиягә генә карамый, ә 60—70 еллар прозасы һәм драматургиясе дә шул стиль белән мул сугарылган. Әйтик. Т. Миннуллин гаҗәп уңышлы милли характерлар ижат итүдә шартлылык алымын кыю кулланды. Аның тормыш гаделсезлекләре фаҗигаләр эчендә тереклек кылган Мәдинәсе («Ай булмаса йолдыз бар») яисә гүзәл татар картларын җанландырган Әлмәндәре («Әлдермешгән Әлмәндәр») гадәти тасвир алымнары, «тугры сүз» белән сурәтләнгән булсалар, мөгаен, зур сәхнә тормышы кичерә алмаслар иде. Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повесте да юкка гына болай аталмаган. Әдәбият галиме Р. Сверигин үз вакытында автор ишарәсен дөрес тотып алды «Биредә Г Ибраһимовнын «Кызыл чәчәкләрменә анлы ишарә бар».—диде. Чынлап та. классик әдип үз повестенда татарның социаль катлам-нарына ишарә итеп, революция китергән фаҗигаләрне ачса. X. Сарьян «Бер ананың биш улы» язмышын үз заманының кырыс һәм рәхимсез чынбарлыгына бәйләп күрсәтте.
Сугыш тан соңгы елларда ачылып киткән тагын бер бик мөһим үзенчәлеккә игътибар итәргә һаман күзебез җитми. Бу — геройларны әхлакый сынау мәсьәләсе. Дөньяг а килгән һәр әсәр теге яки бу ноктадан килеп г еройны сынау, характер сыйфатын ачу бит ул. Күзәтә, тикшерә китсәң, иҗат практикасында әхлакый сынау төрләре бик ишле түгел. Мәхәббәттә сынау, көрәштә сынау, хезмәттә сынау .
Әдәби геройларның кешелек кыйммәтләрен билгеләүдә яңа әхлакый нокталар табу кыюлыгы, зирәклеге Ә Еники иҗатында бик ачык күренә. Аны үз вакытында хәтта талантлы каләмдәшләре дә аңламадылар. Мәсәлән, Мирсәй Әмир «Әйтелмәгән васыять»тәгс язучы позициясен тәнкыйтьләп болан язг ан иде: «Автор картлар ягына, үлеп үк киткән Акъәбнләр яки өрәге бу дөньяда булса да. үзе инде сафтан чыккан Миңлебай картлар ягына кушыла. Нәтиҗәдә, укучыны алга әйдәү урынына, аны артка, иске авылга, тизәк яккан учаклар, салам түбәләр, читәннәр авылына йөз юнәлдерергә тырышу килеп чыга».
Әмма әнә шундый көтелмәгән яктан килү, геройны халык рухына бәйләп сынау. Ә Еникига үз әсәрендә заманның рухи мокытлыгын, әхлакый гариплеген фаҗига рәвешендә ачып салырга мөмкинлек бирде.
Г Бәширов үзенең «Җидегән чишмә» романында геройны әхлакый сынауның янә бер төрен раслады. Бу табигатькә мөнәсәбәт Элекке макталып килгән әдәби геройлар бу мөнәсәбәттә әсәрдә көтелмәгәнчә ачылып киттеләр. Эш, план, дип тыз-быз йөгергән колхоз рәисе, коммунист Чурмантаев рухи зәгыйфьлеген, прагматизмын инде укучыдан һич яшерә алмый.
Ш. Хөсәсновның «Әни килде» драмасында бер төркем персонажлар анага мөнәсәбәттә сыналдылар. Эштә, кешеләр каршында яисә сөйгәнен алдында әллә ничә кат битлек кияргә була. Әмма синен чын йөзен, әхлак сыйфатларын ин элек сине тудырган, баккан һәм синең өчен йөрәген, саулыгын да кызганмаган ана заты каршында ачыла икән Кешелегеңне син иң элек ата-анан каршында күрсәт! ди драматург
М. Хәбибуллин «Икмәк кадере» повестенда геройларның рухн. әхлакый сыйфатларын изге төшенчә икмәккә мөнәсәбәттә күрсәтте
Менә шулай кешелек кыйммәтләрен билгеләүдә яна әхлакый нокталар табу образларның эчке дөньясына, андагы төрле рухи башлашычлар хәрәкәтенә ныграк үтеп керергә һәм мөһим этик-фәлсәфи концепцияләр расларга мөмкинлек бирде
Мин сонгы дәвер әдәбиятыбызның тагын бер мөһим үзенчәлеген анын демократизмында, кеше язмышын ачуга йөз тотуында күрер идем Ләкин мона М Юныс. Ф Дунай каршы төшәләр Алар татар әдәбиятын «берничә мәҗбүри тема эченә куып кертеп, йозаклап» куелган һәм «заман геройлары» атамасында «ясалма ситуацияләрдә ясалма лозунглар тәкьрарлап тыз-быз йөгереп йөрүче, кызыл сүзле резонар дилетантлар» төркемен тасвирлаган иҗат дип күрсәтмәк- челәр. Ләкин бу тәнкыйтьчеләрнең гаделлегендә минем бераз шигем бар Ф Дунай «Шаукым» мәкаләсендә 35 ләп рус язучысын, рус совет әдәбияты әсәрләрен телгә ала да: «андый язмалар тагар совет әдәбиятында да. мөгаен, вагонлаптыр» дип, күршеләрдәге сыйфатны татар әдәбиятына да чәпәп куя Мондый тикшеренү принцибы белән эш итсәң. акны да кара итеп күрсәтү бер ни тормый'
Әлбәттә, кыек атсалар да, шактый туры тидерәләр әлеге авторлар. Рустагы кебек, татар әдәби иҗаты да производство коллизияләре белән мавыкты Монда да төссез «эшем, кешеләре» күп Шулай да кеше язмышын үзгә бер моң. сагыш белән тәфсилләп сурәтләргә өйрәнгән борынгы тагар әдәбияты совет чорында гына милли сыйфатыннан йөз чөерә алмады. М Гафуринын «Кара йөзләряенә карагыз, һ Такташның «Мокамай»ына батыгыз, яисә М Галәүнен «Болганчык еллар» дилогиясенә күз ташлагыз Болар барысы да кеше язмышларын ачкан всәрләр түгелмени? Советча интерпретация булуга карамастан. Г Ибраһимов- ның «Кызыл чәчәкләр», Г. Кут уйның «Тапшырылмаган хатлар». Ф Хөснинең «Утызынчы сл». «Җәяүле кеше сукмагы». М Әмирнең «Саф күңел», И Газиның «Онытылмас еллар» кебек күләмле әсәрләре дә милли и да г га кеше язмышын тасвирлауның үзәктә торуын раслый Шушы мөһим эштә тәҗрибәсе. осталыгы булмаган әдәбият Муса Җштил. X Туфан. Ф Кәрим. 3. Мансур лирик геройларының үзәк өзгеч моң, драматизм белән сугарылган язмышларын бирә алыр идеме икән?
Ф. Хөсни «Йөзек кашы» повестенда каудар Айдарнын «төенле» язмышын хикәя игкәч. ничектер күренмәс опоненты белән бәхәскә кергәндәй әйтеп куйган «Безнең чорда да кешеләрнең катырырга һәм шаг танырга хаклары бар. безнең чорда ла кешеләр сөяргә һәм сөелергә, бәхетсез булырга мөмкиннәр, әдип кешенең әнә шул әйберләр турында да әсәр язарга хакы бар»
Бу бит 1940 елда, язучылар партия әмереннән башка суларга да курыкканнар дип хәзер томан ителгән бер вакытта әйтелгән Шулай, безнең әдипләр олы язмышлар эзләүдән бервакыт га да туктамады!
Әдәбиятыбызны җентекләп күзәтсәң, әлбәттә, аның тагын башка үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен билгеләргә буладыр Ләкин мәсьәләнең әлегә куелышы шунда, безнең әдәбият үзенең чын сыйфатлары, милли асылы белән халыкка барып җиюме’ Бетнең замандашлар, шул ук ислахчылар, үз әдәбиятларын беләләрме, аны җитәрлек дәрәҗәдә аңлыйлармы’
Әмма, минемчә, бөтен бәлаләрнең банты да шунда. Фән кандидат лары, доктор гар. хәт га академик исемнәре алган һавалы галим-голәмәнең зур төркеме булса да. милли әдәбиятның уныш-кимче гек гарен барлаган, үсешен төрле-төрле тенденция гор көрәшенә бәйләп күрсәткән фәнни хезмәтләр, колачлы анализ юк бездә КПССнын өлкә комитеты заказы бетон төзелгән «Тагар әдәбияты тари- хы»н сару кайна тын телгә алмыйк Тәнкыйть һәм әдәбият белеменең мөшкел хәленә төшенергә тырышып карыйк Хатип Госман. Ибраһим Нуруллин. I алн Халит кебек өткән әдәбиятчы галимнәребез бик гырыш. югары зәвыкты. зиһенле затлар иде Әмма һәркайсы бик гаярь һәм кайнар, ү г-ү зенә баш га түш иделәр уртак, гомуми фикергә килеп бик аз эшләп калдылар, шикелле Югыйсә, татар совет әдәбияты үзенең чын асылы, милли сыйфатлары белән шул галимнәр тарафыннан ачылырга тиеш иде
Алтмышынчы еллар азагында тәнкыйть, фән өлкәсенә аяк баскан Флүн Мусин, Рафаэль Мостафин, Нил Юзиев бик гыйльми эрудицияле, заманча фикерле затлар булды, һәркайсы тау-тау китап чыгарды. Совет әдәбиятын комплекслы күзаллау, колачлы анализ да бар иде шикелле үзләрендә. Ләкин үткер күзле Фәрваз Миңнуллин үзенең түбәндәге сүзләрен нәкъ шул затлар гарафына юллап әйтте бит: «Танылган рус галимнәренең, башка милләт вәкилләренең теоретик хезмәтләрен укыйлар да, татар әдәбиятыннан шуларга туры килерлек мисаллар эзләргә тотыналар Татар язучыларының әсәрләрен шул «модный» теорияләргә бөгәрләп тыгып куялар».
Рус кафтанын татар әдәбиятына кидерергә маташу, Мәскәү-мәркәз, «абзыйлар» ни уйлый, дип гел-гел башны рус ягына юнәлтү милли иҗат практикасына да. фәнгә дә зур зыян салды. Әдәбият тарихында «ак таплар», ачылмаган күренешләр күбәйде, тиешенчә бәя алмаган язучылар, әсәрләр калды.
Мансур Вәлиев, Салих Маннапов, Ренат Мөхәммәдиевлар милли иҗатны ныграк аңлый, аның асылына күбрәк төшенә ала иде Тик болар да җинел юл сайладылар. Теге яки бу әдипнең әсәрен укып, шәхси тәэссоратларына чумдылар, бер-берсен ишетмәделәр, күмәк сүз әйтә алмадылар алар Эссеистик юнәлеш яшь тәнкыйтьчеләргә аерым абзыйлар каршында абруй яуларга мөмкинлек бирде бирүен, әмма зур әдәбият, тәнкыйть моннан әллә ни отмады шул.
Шулай итеп без сүз алып барган елларда татар тәнкыйте, әдәбият фәне торгынлык чорына хас ваемсызлык белән яшәде. Зур һәм урта кул юбилярларга махсус мәдхияләр язу, гөнаһсыз, югары этикага корылган әдәби күзәтүләр ясау, авторлар күңеленә хуш килерлек рецензияләр бастыру күп булды Кыскасы, сиксәненче еллар азагына татар әдәби-эстетик фикер хәрәкәте Җамал Вәлиди. Г Ибраһимов. Гали Рәхим кебек киң колачлы галимнәрнең чабуына да җитмәслек бер хәлгә төште. Ислахчылар белми: әдәбият түгел, ә тәнкыйть, әдәбият фәне бездә «үле» хәлдә...
Зыялыларыбызның үзара мөнәсәбәтләре рәхим-шәфкатьле, кешелекле һәм уртак максатка юнәлгән булса, әдәби иҗат һичшиксез, зуррак нәтиҗәләр яулар иде. Ләкин безнең милли әдәби мөхит, байтак матур сыйфатлардан мәхрүм, шикелле. Ни җитми монда?
Мәскәүдәге мәдәният, әдәбият тирәсендәге талашлар бер-берсен аударып, тапташып узулар рус белән яһүдиең астыртын сугышыннан килеп чыга. Ә безнең иҗади зыялылар бердәмлегенә нәрсә комачаулый соң?
Фаҗигабез шунда: татарның психологиясендә, матур сыйфатлар белән бер- рәттән, князьлек һәм коллык галәмәтләре бергә кушылган. Үзеннән зурраклар каршында ул — куштан, ялагай, йөзе дә ап-ачык аның. Әмма үзеннән түбәннәргә булган мөгамәләсендә гаҗәп дорфа, вак. игелексез ул Дөньясы хөсетлек белән тулы аның. Мондый әверелеш тора-бара төркем сугышларыннан да начаррак хәлләргә китерә: милләт үз-үзен ашый.
Соңгы гасырда безнең әдәбият өлешенә тирә-күршеләрдә булмаганча ин миһербансыз һәм интригалы тәнкыйть, гаҗәп догматик һәм консерватив фән. үз-үзен бетерүче мөхит туры килде. «Солтант алиевчелек»кә. «жидегәнчелек»кә һәм «Идегәймгә бәйле, Рәсәй күләмендә «дан» чыгарган интригалар һәм үзара фаш итүләр бары тик татарда гына булды РАПП әмеренә бирелеп, үз мәдәниятенә, әдәбиятына, халык рухына, диненә, гореф-гадәтенә иң зур таш атучылар да бездә иде «Халык дошманы» ярлыгы тагып, бер-берсен сатучы, һәлак итешүче адәм актыкларының һәм корбаннарның күплеге ягыннан да Рәсәйдәге башка халыклар татар белән һич ярыша алмыйдыр.
Әмма трагик хәлләр, фаҗигаләр һәм югалтулар күплегенә карамастан, «үткән мәдәниятебез, әдәбиятыбыз хәятен үтә имин, шома һәм казанышлар дәвере» дип халык күзенә ак пәрдә элүче куштан, карьерачы галим-голәмә дә бездә гупланган. Инде менә болганышлар чыгу белән татарда күршеләрдә булмаганча бер-берсен хурлау, таш атышулар галәмәте башланды. Без тагын, кыргыйлар сыман мәдәнияткә, рухыбызга, җаныбызга кизәнәбез — үз-үзебезне ашарга торабыз...
Ә әдәбият яманатына карата соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирәк.
Безнең язучылар партиягә мөридләр булган дигәнгә ышанмагыз сез Янәсе, партия — илаһи зат, акыл иясе әмер бирә, ә мөридләр башкара. Бу сурәт, мондый иллюзия тоталитар режим иясе КПССка гына кирәк иде һәм куштан, сатлык галим-голәмә анын заказын үтәде, шулай итеп күз буяды Ләкин аңларга кирәк әдәбият кебек олы. серле, мөкатдәс нәрсәне мөридләр булдыра алмый, аны тик чын шәхесләр тудыра. Әдәбиятыбызны олылау шәхесне, иҗат кешесен, милләттәшне зурлаудан башланыр, бәлки?