ИКЕ ЮМОРЕСКА
ОСТАЛАР
әйге челләдә телевизор экранында пәри туе уйный башлагач, кооперативка шалтыраттым.
Оста җибәрербез, диделәр. Нинди бәндәгә тап булырмын.
ни хәлдә килеп керер, дип шикләнеп кенә көтә башладым Өченче кон.
рерләр инде, ходаем.
Ялгышканмын. Ишегемнән елмая-елмая фәрештәдәй бер егет килеп керде. Галстуктан. Борыны да үз төсендә. Күренеп гора, юньле адәм бу.
Телевизорны кабызып җибәрдем Анда февраль бураннары котырына. Ә бит Кара диңгез буен күрсәтәләр, шайтан алгыры!
Күрәм, диде оста мәгънәле генә итеп Хәзер карыйбыз .
Ул минем телевизорга, шәһәр урамында бөгәрләнеп яткан пи юн еланын күргәндәй, сәер генә күз ташлады да аның әле бер, әле икенче тоткасын боргаларга кереште Ләкин кояшта кызынып яткан ник бер чәчбикәне күреп булсын!
Мин аларны хәйран боргаладым инде, дидем. Минемчә, эчендә берәр нәрсәсе ват ышан булырга тиеш...
Эчспдә-ә?! дип сорады ул. Шунда аның чәчләре үрә горды, ә үзе нигәдер бераз чүгә гөште. Бер миңа, бер телевизорга карый
Минемчә, шулай. Берәр лампочкасы янмадымы икән .
Карыйк алайса, диде егетем, бераз тынычлана төшеп. Алай булырга да бик мөмкин.
Ул. телевизорның арткы капкачын ачып, андагы галәмәт күп лампоч-каларга. үрмәкүч оясыдай үрелгән үткәргечләргә карап, тынсыз калды. Күзләрен челт-челт ит гергәләп бик озак басып торды Тик аннары гына, бераз ушына килеп, кулы белән каядыр тыгылды һәм... күзне ачып- йомып өлгергән арада, өч метр чамасы читтә юрган өстәл өегенә менеп
Әхәг Сафиуллин (1936) прозаик, «Яз.юрында ч.1гыз йорсәң ». «Опыты гган вәгьсКэ» китап шры авторы. Казанди чти.
Җ
әнә, чакырган электромонтерын өченче каттагы үз фагирына күршебез көч-хәл белән күгәреп алып менде. Мина да шундый бер әлкәшне җибә
кунаклады.
Ни булды? мин әйтәм. Үзем егетнең февраль карыдай ак йөзенә карыйм.
Сугыша бит бу! ди. Моны тизрәк ябып куярга кирәк, ди
Экрандаг ы буран белән нишләргә?
Яна бирсен сәнә! Ток сугып үтергәнче, кар бураны түгел, давылы да мең мәртәбә яхшырак'
Остазыбыз калтыранган куллары белән телевизорның арткы капкачын ябып та куйды, һәм миңа мөлдерәгән күзләрен төбәп, ялварулы тавыш белән:
— Бәлки, сантехника буенча берәр нәрсә эшләтәсегез бардыр ә? — дип сорады.
— Миңа сантехник нигә, минем телевизорым эшләми бит!
— Моның эчен белмим шул мин...— Останың хәтта иреннәре дерелдәп куйды. Ә менә сантехника буенча ни телисез, шуны эшли алам анысы...
Егетнең ихласлыгын күреп, күңелем йомшарып китте. Шушы эчкерсезлеге өчен аңа нинди дә булса яхшылык эшлисем килде. Кинәт кухнядагы су кранының көне-төне елап утыруы исемә төште.
— Бер кранны алыштырасы бар иде дә, тик кранын кайдан аласы ң. дип куйдым мин. өметсез генә.
— Чынлапмы?! — Егетем шатлыгыннан түшәмгә сикерде.— Кран табуы пүчтәк ул!
Чемоданын ачып җибәрүе булды — телсез калдым. Телевизор төзәтүче останың тылсымлы чемоданында ниләр генә юк иде! Барысы да сантехника буенча! Резин боҗралардан алып, бишенче номерлы торба ачкычына тикле бар! Вентилен, кранын әйткән дә юк инде.
— Б-б-олар телевизорга да барамыни?! — дидем мин, гаҗәпләнеп.
— Мин, гадәттә, аларның ручкаларын гына боргалыйм, диде ул.— Ягъни инструментсыз гына маташтырам. Эченә кермим. Анда керсәң, баш чыга торган түгел! Урман-чытырман..
— Алайса, ничек эшлисең соң син?!—дип гаҗәпләндем мин.
— Эшләмичә нишлисең. дип көрсенде егет. Күтәрделәр мине...
— Ничек күтәрделәр?!
— Мин кооперативта сантехник булып эшли идем.— дип сөйләп китте оста.— Беркөнне шулай хуҗа чакырды да: «Менә нәрсә, иптәш Хуҗин, карыйм да. ошыйсың син миңа,—диде,—Эчмисең, тартмыйсың, зыялы үзең, шуңа күрә күтәрергә булдык сине- иртәгәдән башлап телевизор төзәтүче булып эшли башларсың», —диде. Сез нәрсә?! Миңа телевизор да бер, сандык та бер, дип. каршы төшеп караган идем дә. кая ул!.. Безгә эчмәвең кыйммәтрәк, ди. Шулай итеп, телевизор төзәтүче булып киттем инде...
Егет алтын куллы слесарь икән. Күз ачып-йомганчы кранны алыштырып та куйды. Ник бер тамчы аксын икән!
— Телевизор турында бер дә кайгырмагыз. - дип тынычландырды ул. Мин бер яхшы останы беләм. Тегеләй, бераз чылатырга яратканга сантехник итеп эшендә төшерделәр аны. Бу сандыкның эчендә нинди хәзинәләр барын ул биш бармагы кебек белә!
Икенче көнне сантехник чакырып шалтыраттым. Егет дөрес әйткән икән, ул, чыннан да, менә дигән телевизор төзәтү остасы булып чыкты. Тик башта, бер ярты алып, останың үз башын төзәт икән.
Әмәле табылды бит. Торба акса, канализация тыгылса, вентиль куярга кирәк булса—телевизор төзәтүчене чакыртам, телевизорым ватылса сантехникны сорыйм Күз генә тимәсен, «зәңгәр сандыгым» да эшли, кухня белән ванна бүлмәсе дә ал да гөл!
Тик менә, каһәр суккыры. башыма яңа бәла төште бит әле. Суыткычым. бизгәк тоткандай, соңгы мәртәбә калтыранып алды да җан тәслим кылды. Инде кемне чакыртыйм икән, дип уйлый-уйлый тәмам баш катты. Останы, тегү машинасы ватылды, дип чакыртсам ничек тә, урындыкларны тышлыйсы бар. дип дәшсәм ничек... Әллә электрик чакыртыйммы. яки буяучынымы икән? Аларның кайсысы суыткычлар төзәтү остасы икәнен чамалап кара! Моның өчен үзеңә дә оста булырга кирәк шул ..
ДӨНЬЯ КАЯ ТАБА ӘЙЛӘНӘ?
_ _. х-ма! Әйләнә-тулгана дөнья дигәнен! һаман хәрәкәттә ул. Бер И карыйсың кеше җир җимертеп эшләп йөри. Ә икенче карасаң.
ул инде якты дөнья белән алыш-бирешен дә өзгән
Юк, дөнья өч кит өстендә түгел, яхшы кадрлар өстендә тора икән, җәмәгать. Моны без хуҗабыз үлгәнгә атна-ун көнләп вакыт үтмәс борын ук аңладык. Яхшы кеше, үз эшенең остасы иде мәрхүм. Төзү һөнәрен биш бармагы кебек белә иде. Ләкин нишләмәк кирәк Үлгән артыннан үлеп булмый шул.
Күп тә үтмәде, аның урынына башка берәүне куйдылар. Бик зыялы кеше, «сез» дип кенә сөйләшә, мин синайгим. Тел мәсьәләсен әйткән дә юк үзе белән танышырга дип җыелгач, шундый итеп сөйләде! Египет пирамидаларыннан башлап, хәзерге төзүчеләрнең җәмгыятебездә тоткан урыны да, илебез төзүчеләре алдында торган бурычлар да калмады Ник бер тапкыр тотлыксын, ник юри генә бер ялгышсын' Бирсә дә бирә икән ходай кешегә телне. Ул сөйләгән өч сәгать вакыт өч минут булып га тоелмагандыр, валлаһи! Әллә каян сизелеп тора бер-ике генә гәзит алдырмый бу. Аның чыгышыннан соң көч-хәл белән генә өнебезгә килдек. Ә өнгә килдеңме, үзегез беләсездер, иге-чиге булмаган эш. мәшәкать алга килеп баса. Алар, әлбәттә, ил масштабыннан күпкә тар. ләкин төгәл, конкрет ягъни. Кыскача әйткәндә, без быел ундүрт катлы йорт салып, туксан алты гаиләне сөендерергә тиешбез. Тик (менә шушы «тик» белән шыгрым тулы безнең тормыш) Йортның подвал өлешен салырга кызыл кирпеч юк. Әллә инде аны ясарга кызыл балчык беткән, әллә завод өлгерә алмый, юк кына бит кирәкле кызыл кирпеч'
Шуңа күрә, әле яңа хуҗа энергиясен башка нәрсәгә түккәнче шушы мөһим мәсьәләне җайга салырга булышмасмы дип. аны күктән безнең конкрет бурычлар җирлегенә төшерергә булдым
Кызыл кирпеч белән эшләр бик начар бит әле безнең. Җәүдәт Хәбибрахманович. мәйтәм. Лумумба урамындагы йортны башлап җибәрә алмыйбыз. Бер ата инде ташчылар тик утыра
Хуҗабыз сискәнеп киткәндәй булды
Нинди кирпеч дидегез? дип сорады ул аптырап
Кызыл кирпеч, дидем мин Подвал стенасын салырга кирәк
Ә агы белән эшләр ничек? дип кызыксынды Җәүдәт Хәбибрахманович.
Силикат кирпечен әйтәсезме?
Ә аның төсе нинди? диде хуҗа, бик эшлекле кыяфәт белән
Ак. билгеле.. Ә безгә хәзер кызыл кирәк
Менә, иптәш, э-э... дип хуҗабыз миңа карады Фамилиямне әйтмәкче иде бугай.
Сибгатуллин. дидем мин
Менә, иптәш Сибгатуллин. сез минем уйны бер нәрсәгә этәрдегез әле Шулай дияргә яраса, бер гомумиләштерүгә, ягыш Нәрсә әйтмәкче булам мин? Шуны әйтмәкче булам, иптәшләр: безнең һәрберебез өчен инициативалы булу бик мөһим нәрсә Аңлыйсызмы? Эшнең асылы и- ни-ңи-а-ти-ва-да! Шуңа күрә нинди дә булса мәсьәлә ку тәрер алдыннан, халык әйтмешли, җиде кат уйларга, җиле тапкыр үлчәп карарга кирәк Ә бит, беләсез булыр, уйланган кешегә чишелешен табып булмаган сорау юк дөньяда Әйтик, менә хәзер иптәш Сибгатуллин күтәргән кирпеч мәсьәләсен генә алыйк Ак кирпеч бар Ә кызыл кирпеч кирәк. Ә нәрсә, иптәшләр, безнең промышленное!ь кызыл буяу чыгармыймыни?! Ә?! Уйлап карасаң, артык берни дә соралмый ич монда' Тик инициатива гына кирәк монда, хөрмәтле иптәшләр!! Нүжәли булган ак кирпечне кызыл төскә кертү шундый зур проблема инде, ә?!
Без бер-беребезгә карашып, тынсыз калдык. Көләргә дә белмибез, еларга да. Чөнки ничәмә-ничә ел эшләп, ак кирпечне кызылга буяу мөмкинлеге турында ишеткәнебез к>к иде әле.
— Бу — беренчедән,—дип сүзен дәвам итте яңа хуҗабыз.—Икенчедән. менә нәрсә, иптәшләр. Баштан ук, әйдәгез, бер-беребезне юк-бар сораулар белән борчымаска килешик Тормышның катлаулы нәрсә икәнен барыбыз да беләбез. Анысы юк, монысы җитешми... Мин моның белән килешәм. Бүген иптәш Сибгатуллинга кирпеч кирәк, ди. Ә иртәгә иптәш Иванов белән Сидоровка, әйтик, нидер җитми, ди.— Җәүдәт Хәбибрахманович түшәмгә төртеп күрсәтте.— Ничек дип атала әле менә бу? Э-э... түшәмдәге?..
— ПК 63-12 плитәсе!—дип. чыбыркы шартлаткандай ярып салды берсе.
— Петров белән Сидоровка әнә шул плитәләр кирәк булыр. Гомумән, азмыни ул кирәк нәрсәләр!.. Бөтен нәрсә җитешле булса, җүләр дә салыр иде йортларны. Шуңа күрә тагын да шул инициатива мәсьәләсенә килеп терәләбез, иптәшләр... Бурычлар билгеле, максатыбыз изге... Алга, иптәшләр, алга! Яңа горизонтлар яуларга!
Инициатива дигәннән. Җәүдәт Хәбибрахманович үзе шактый ук өлгер кеше булып чыкты. Бер ай эчендә менә дигән итеп кабинетына ремонт ясатты, күрше бүлмәне бушаттырып, аңа үзеннән ишек уйдырды, анда телевизор, диван һәм дә тагын кирәкле башка җиһазлар куйдырды. Кыскасы, күз явын алырлык ял бүлмәсе килеп чыкты. Бераздан кабинетына әллә ниткән сөйләшү аппаратлары куеп бетерде. Андагы лампочка- үтөймәләрне күрсәң!;;
Тик . (менә шушы «тик» белән шыгрым тулы шул безнең тормыш). Тик план үтәлеше генә, таудан тәгәрәгән арба сыман, шалтор-шолтыр килеп, көннән-көн айдан-айга аска таба тәгәрәде.
Тагын бераздан, инде эшнең яхшыруына өмет тәмам өзелгәч, безнең хуҗаны тагын да югарыракка, берләшмәгә үк күчерделәр. Инде төзелеш буенча кирәкле тәҗрибә туплады, дип уйладылар бугай... Дөрес, инде ул яңа дачасын төзеттереп бетергән, машинасын яңага алыштырырга өлгергән иде. Инициативалы кеше эшне тиз тотарга ярата бит ул!
Әйтергә кирәк, бәхетле дә була андый кеше, шайтан алгыры. Шул ук Җәүдәт Хәбибрахмановичны алыйк. Бәхете булмаса, партия аппаратын кыскартканнан соң, төзелеш буенча шундый җаваплы урынга утыртырлар идемени аны Хәер, монысы тәвәккәллек җимеше бугай. Май-сыр техникумына укырга кереп, корыч кою институтын тәмамлаган килеш райкомның җиңел промышленность бүлегендә эшләгән кеше өчен тәвә- кәллек түгелмени бу?
Их-ма! Әйләнә-тулгана дөнья дигәнең, һаман хәрәкәттә ул. Бер карыйсың, ике карыйсың... Әй. әйләнә дөнья, әй, тулгана... Кем өчендер яхшы булсынга әйләндерәләр..