Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ...

Габдрахман ага олы, авыр гәүдәле өлкән кеше - «Татарстан» кунакханәсеннән чыкты да шундагы озын эскәмиягә утырды. Җәйге кич. инде шәһәрнен шау-шуы. хәрәкәте бераз 1ынын килә һавасы да шактый аруланган кебек Ял игеп утырырга була Гомере буена район финанс бүлеге мөдире булып эшләде Габдрахман ага Инде күшән пенсия яшендә. Тик яраткан шөгылен һаман да ташлый алмый. Район советында бухгалтер. Менә аларны Казанга киңәшмә!ә җыен алганнар иде.
Эскәмия!ә, аның янәшәсенә бер хәрби кеше килен утырды. Зур дәрәҗәле. полковник, укалы потоннары ялтырап тора, үзеннән затлы хушбуй исләре килә. Чигәләренә чал кергән,туры борынлы, күркәм йөзле бу полковник Габдрахман агайга текәлеп карап-карап алды
Гафу итегез. Сез Габдрахман Сабит ов түгелме? диде ул кинәт саф гагар телендә.
Ничектер серле игеп, ярым пышылдап бирелгән бу сораудан Габдрахман ага сискәнеп куйды Тукта әле. кайдан белә бу хәрби аны? Болай капылт кына., нитә кирәкте ул аңа? Бик сәер бит бу!
Әйе. мин Сабитов! диде ул. мондый кызыксынудан ризасызлык белдерүен яшермичә.
Н. районында финанс бүлеге мөдире’
Мөдир гүгел хәзер. Бухгалтер. Ә шуннан ни булган? диде Габдрахман ага инде тавышын ук күтәреп
Тынычланыгыз, зинһар. Мин тагын бер кат гафу үтенәм Сездән Берни дә ток. диде полковник һәм тагын да серле игеп өстәп куйды Сезне минем әти кунакка чакыра
Ничек... кунакка? Сезнең әтиегез кем сон ул? диде Габдрахман ага тәмам гаҗиз булып Сазиленең Вафа минем әти. Бәлки, Сез аны хәтерлисез дә булыр. Сазиленең Вафа Кәримов! диде хәрби һәр сүзен ачык итеп һәм урыныннан торды Мин иртә!ә нәкъ шушы вакытта Сезне алмага килермен. Әзер булырсыз дип ышанам! — диде ул хәрбиләрчә турылык белән һәм, кулын чигәсенә тидереп алды да. китеп барды.
Олы гәүдәсенә кинәттән кайнарлык йөгереп йөрәге кага башлаган Габдрахман ага эскәмиядә утырып калды. Вафа Кәримов! Хәтерли ул бу кешене, әйбәт хәтерли. Утызынчы еллар .. Авылларда кулакларның йорт-җирләрен тартып алып, үзләрен Себергә куу заманы. Вафа Кәримов кулак, сан өчен исемлеккә теркәлгән таза хәлле крәстиән генә түгел, ә тамырларын як-якка җәеп җибәргән чәерле, чын кулак! Аның әтисе Кәрим бай дистәдән артык яхшы атлар тотты, сәүдә итте. Ул үзе. үзеннән дә зәһәр өч егете әллә кая еракларга, Урта Азия, Оренбург якларына кадәр йөреп сату иттеләр. Камчат бүрек, ялтыр итекләр, затлы киемнәрдән генә йөрделәр Ә байлыклары тулып ташыган, ул замандагы зур байларга гына хас өч буй бүрәнә йорт, шыңгырдап торган амбар- келәтләр, сукмакларына таш түшәлгән болындай ишегалды, ялтырап торган көмеш шарлар куелган алма бакчалары, буралы коелар... Кыскасы, чын алпавыт утары инде менә.
Кулакларны барлау хәбәре чыгуга, Кәрим бай үзенең карчыгы Маһитап апайны, ике егетен алды да. булдыра алган чаклы байлыгын төяп, каядыр сәфәр киттеләр. Йорттагы калган мал-мөлкәтне, атларны саклап аларның кече уллары Вафа берүзе калды. Габдрахманның кордашы, бергә уйнап үскән, әле егерме яше дә тулмаган егет. Әлбәттә инде, йортка зур комиссия керде. Габдрахман, авылның беренче комсомолларыннан буларак, бу комиссиянең әгъзасы иде. Аның кулына дәфтәр, каләм бирделәр.
— Әллә барысын да язып тормыйсыңмы, кордаш. Әллә мине үз йортымда калдырасызмы? Каравылчы итеп кенә булса да,—дигән иде шул чакта Вафа. Габдрахманны бер читкә дәшеп.- Харап итәсез, югыйсә. Без бөртекләп җыйган бу мал-мөлкәтне сез таратып кына бетерәчәксез. Җилгә очырып.. Әллә үземне калдырасызмы0 Мунчада гына булса да яшәп торыр идем , -дип ялварган иде.
Тик кайда ул! Комиссия сүзне коры тотты. Барлык мал-мөлкәтне, каралты-кураны язып алдылар Вафаның үзен иртәгесен үк авылдан кудылар. Җитмәсә, хәленә кереп бер атын һәм арбасын да алырга рөхсәт итмәделәр. Бүтән авыллардан куылган кешеләр олавына утыртып, гидай чыгарып җибәрделәр.
Байтак еллар буена күңелендә ниндидер авырлык, уңайсызлану йөртте Габдрахман. Иптәш егетенең янып торган сөрмәле кара күзләре, ялварулы карашы әледән-әле исенә төште. Өеннән чыгып исә Вафа имән капка баганаларын кочып, үзенең яраткан аты Сандугачның муйнына сарылып елаган иде ул чакта... Ә утар, дөрестән дә. бик тиз таралып бетте. Йортны авыл клубы иттеләр, амбар-келәтләрне колхоз өчен авыл башына күчереп салдылар. Шуннан соң инде кемнәрдер нинди нык капка-коймаларны сүтеп алды, бакча рәшәткәләрен сындырып бетерде. Нинди әйбәт алма, чия бирә торган җиләк-җимеш бакчасы корыды, ишегалдын чүп басты. . Еллар үтә торгач. Габдрахманның күңелендәге авырлык акырынлап юылды. Дөресен генә әйткәндә. Вафа үзе дә күптән онытылган иде инде.
Байтак утырды Габдрахман эскәмиядә. Менә син. ә?.. Инде һич уйламаганда, көтмәгәндә. Әллә кайдан, еллар артындагы караңгылыктан, ачуым килмәгәе, теге дөньядан хәбәр биргән шикеллерәк. Кара син аны. исән икән әле үзе. Җитмәсә, яп-якында, Казанда оялап ята икән. Шунысы гаҗәп. Вафага инде әллә кайчангы Габдрахман нигә хаҗәт булды икән? Ничә еллар үткәч, инде картаеп үләр вакытлар җиткәч диген Үзенең үпкә, каргыш сүзләрен әйтер өчен форсат эзләү түгелме?
Әллә: «Күрәсеңме, сезнеңчә барып чыкмады бит Сез төзегән җимерелеп төште. Адәм каһәрләп кенә йөрдегез Барыбер безнең эзгә әйләнеп кайттыгыз!» дип. тантана итәргә җыенамы.’ Әллә, карт гиле. бер-бер мәкер белән шул замандагы үчен кайтарырга исәп тота микән, югыйсә’1 Габдрахманнын күңелендә көтүе белән сораулар кайнашты Әмма шулай да барырга кирәктер Бернигә дә карамыйча барырга! Кирәк икән, җавабын да тотарга Бервакытта да куркак булмады, читкә посып калмады ич Габдрахман
Икенче көнне, ул билгеләнгән вакытта кунакханәдән чыкты Чыгып баскан уңайга янәшәсенә кара төстәге «Волга» машинасы килеп гә туктады «Черт» итеп кенә машинаның ишеге ачылып китте, анда полковникның елмаюлы йөзе күренде
- Рәхим итегез, Габдрахман абзый! - диде ул килешле итеп кенә.
Машина шәһәрдәге күпкатлы йортларның берсе янына туктар, үзен шундагы бер фатирга алып керерләр, дип көтте Габдрахман Тик алай булмады. Күпкатлы йортлар инде артта калды, шәһәр чите авылныкыннан әллә ни аерылмаган йортлар, авыл урамы башланды Ә машина һаман да туктамый бара. Менә урам да бетте, машина ачыграк бер урынга чыкты һәм туктап калды.
Машинадан төшүгә, Габдрахман өчен шактый сәер хәлләр башланды Алар нәкъ Кәрим байларның гегс замандагы капкасы кебек биек түбәле, юан имән баганалы, челгәрле кара тимер сугып эшләнгән киң һәм нык капка каршысында басып горалар иде. Әйтерсең, бу дөньяда бернинди үзгәреш булмаган, алтмыш еллап вакыт үтеп китмәгән, бар да элеккечә сакланып калган! Ә капканы ачып кергәч. Габдрахман имәнеп үк китте. Ишегалды да нәкъ элеккечә бик иркен, машина үтә торган урыннарга, сукмакларга асфальт түшәлгән, калган урыннарда ямь-яшел үлән, уртадарак исә биек буратты кое тора иде. Рәшәткәле агач бакча, гүрендәге мунча нәкъ элеккечә Тик келәтләр урынында гына хәзер бүтән корылмалар: кызыл кирпечтән икс капкалы зур т араж. пыяла рамлы Теплица, тагын әллә нинди корылмалар. Ә йорт элеккечә бер катлы түгел, ике катлы: асты кирпеч, өскә каты кәргпгзләрс. тәрәзә кантат алары бик матур итен, сырлап эшләнгән нарат бүрәнә йорт иде
Вафа Кәримов үзе Габдрахманны баскыч гәбендә картны алды Инде бик олыгайган, юка гына гәүдәле, чәчләре тәмам сирәгәйгән бу картны Габдрахман урамда очратса, танымый да китәр иде Аны инде тоныкланган, сөрмәледәй кара күзләреннән генә танырга була. Вафа гел авыл картларынча бантында кара бәрхет кәләпүш, аякларында ак йон оекбаш иде. Габдрахман белән ике кулын биреп күреште
Әйдүк, кордаш, өйгә үт! диде ул гади генә итеп. Әйтерсең, алар арасында берни дә булмаган, инде бер гомергә тиң вакыт үтеп китмәгән, алар кичә генә күрешеп аерылышкан авылдашлар иде
Өйгә кереп, өске катка менделәр Анда, иркен зал уртасындагы өстәлгә, табын әзерләнгән иде Залдан берничә бүлмәгә ишек чыга, бер як стенада алтынлап эшләнгән стенка, зур келәм, идәндә дә калын келәм, җиһазлар бик кыйммәтле, бай һәм зәвыклы Ә менә өстәлдә элеккечә аклы-кызыллы гади генә ашъяулык
Син. кордаш, кунак кеше, түргә кереп утыр. Камил улым, син дә утыр, дип эндәште Вафа полковникка
Өстәлдәге ризыклар да авылдагыча беренчегә токмачлы тавык шулпасы, аннары туралган салкын ит, кайнар өчпочмак Болар һәммәсе дә тәмле итеп әзерләнгән иде Төрле салатлар, жиләк-җимеш күп өстәлдә. Ә инде эчемлекнең ниндиен телисең шундые бар. төрле коньяклар, шәраблар Кунак Вафа белән улына әрмән коньягы. ә үзенә зур шешә- тән нин ш iep шәраб са 11Ы
Үзем ясаганы бу. Җиләк-жимеш Миңа бүтәне бармый Ә моның файдасын күрәм. кордаш. Күкрәкләрне йомшагын, гәүдәне язын җибәрә, диде ул.
8 «к. У.» №4 43
Табын янында өчәү генә утырдылар. Әмма ике катлы зур бу йортта яшәүчеләрнең күп икәне сиземләнә, кайдадыр, сөйләшкән, балалар көлгән тавышлар ишетелә, телевизор, музыка шаулый, монда тормыш кайный иде. Вафа инде ялгыз, карчыгы вафат иде. күрәсең. Залга берничә тапкыр бер яшьрәк ханым гына кереп чыкты.
Җае чыкканда кимен куймый иде Габдрахман. Ул тартынмыйча ашады, эчте һәм шул ук вакытта эчтән генә гел сагаеп утырды, үзен алдагы минутларга әзер тотты. Сүз башланып китәссн көтте ул. Зур сүз башланасын Вафа тарафыннан мактану, горурлану, ә үз адресына көлү, хәтта мәсхәрә сүзләре көтте. Ә биг, дөрестән дә. Вафаның бүгенге көндә горурланыр хакы бар, Габдрахман кордашына битәрләү сүзләре әйтсә дә урынлы булыр иде. Менә, кем уйлаган бит аны Кайчандыр авылдан чидай килеш Себер куылган кеше монда әйләнеп кайтыр, үзенә шушындый оя кора алыр, элеккедән дә битәр мул, җитешле тормышта яшәп я гыр, дип кем уйлаган?!
Габдрахман Вафаның менә-менә сүз башлавын, тормыш хәлен сөйләп бирүен, гаиләсе белән таныштыруын, һич югы Габдрахманның үзе. авылдашлары белән кызыксынуын көтте. Әмма Вафа Габдрахманга ни үткәнне искә алып, ни хәзерге хәлгә, сәясәткә мөнәсәбәтен белдереп, сыңар сүз дә әйтмәде. Алар улы белән җыен юк-бардан, һава хәлләреннән узмадылар.
Табын яныннан кузгалганда дога кылынды. Аннары Вафа Габдрахманга өйянындагы янкорманы, чынаяк плитәләр түшәлгән йөзү бассейнын. инде кичке утлар белән балкып торган теплицаларны, оранжереяны күрсәтеп йөрде. Үзенең нинди сортлы кыярлар, помидорлар, нинди чәчәкләр үстерүен тәмләп сөйләде. Тик үз гомерендә ни бер түтәл яшелчә, ни бер чәчәк үстереп карамаган Габдрахман аның сөйләгәннәрен төшенеп бетмәде Нинди иркен, заманча итеп эшләнгән теплица, гаражда янәшә ике кара «Волга». Нинди йорт, капка коймалар! Нинди акчага, нинди байлыкка килгән бу ганимәтләр? Габдрахманның күңелендә әнә тулардан аптырап, югалып калу хисләре өстенлек итә иде.
Улы Камил машинасын чыгарып, барысы да капкага юнәлгәч, Габдрахман аганың йөрәге кага башлады. Менә хәзер була инде. Менә хәзер әйтә инде Вафа үзенең бер җилле сүзен! Тик Вафа һаман да үзгәрешсез калды, алың какча йөзе тыныч, уйчан һәм фәлсәфи иде.
— Исәнлектә тагын күрешергә язсын, кордаш. Калага килсәң, безгә керми калма. Инде юлны белдең, диде ул, Габдрахман белән саубуллашканда.
Кайтып җиткәч тә кунакханәгә керергә ашыкмады Габдрахман ага Инде тыныч калган шәһәрнең утларына карап, бераз эскәмиядә утырды. Күңелендә аның төрле чагыштырулар. Кәрим бай малае Вафа яшәп яткан утар, аның зиннәтле иркен йорты, чынаяк плитәле йөзү бассейннары. ә шулар янәшәсендә үзләре көн иткән поселок, уналты фатирлы кирпеч йортлар, карчыгы белән икесенә бирелгән кысан, шыксыз бүлмә, йортның чүп-чарга баткан ишегаллары эченә керергә куркырлык бәдрәфләре иде. Күңелдә нидәндер гарьләнү, үгкән гомернең мәгънәсезлегеннән үкенү, бушлык, инде берни белән дә тутырып булмый торган бушлык иде...