Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XII СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН


Инде хәбәр иткәнебезчә. 1994 елның май аенда Татарстан язучыларының XII съезды җыелачак. Шул уңайдан редакция язучыларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать игкән иде
/. Язучыларыбызның XI съезддан соң үткән биш елдагы ижатына һом аерым эсерларга карата Сез нинди фикердә?
2. Әдәби процессны оештыру ягыннан бу елларда Татарстан Язучылар берлеге һәм әдәби басмалар башкарган лиләрдән Сез канә-гатьме? Сезнеңчә, XI съезд карарлары ни дәрәҗәдә үтәлде?
3. Әдәби фондның алдагы зшчәнлеге нинди булырга тиеш?
4. Алда торган съезддан Сез нәрсәләр котәсез?
5. Иҗат берлегебез татар әдәбиятын тагын да үстерү очен нинди моһим чаралар үткәрергә п\иеш дип саныйсыз?
Түбәндә редакциягә килгән кайбер җавапларны урнапгтырабыз.
Г о л in ат 3 ә й н a ш е в а:
1. Татар язучыларының ике съезды арасында иҗат эшләренең ничек баруы турында сүз әйтү өчен, иң элек ике съезд арасында дөньяда булып узган горле үзгәрешләр гурында әйтеп китәргә кирәктер. Дөнья асты- өскә килгән шикелле горле үзгәрешләргә дучар булды Элекке! е СССР сәяси яктан бөтенләй башка юнәлеш алды, социалистик идеология инкарь ителде. Коммунизм төзү өчен көрәш идеологиясенең купшы хыял гына икәнлеген аңладык, бу көрәштән баш гарттык. Социализм, коммунизм идеологиясеннән баш тарткан бу елларда, гомумән, идеологи- ясезлеккә килеп чыктык шикелле. Хәзерге көндә нинди идеология!ә нигезләнгән безнең яшәү рәвеше? Бу җәһәттән кешеләр аңында билгесезлек көчәйде кебек Иҗат кешеләре алдында да шундый билгесезлек гора булса кирәк Нинди идеал очен иҗат игәргә? Бу хәл язучыларның иҗа! эшенә шактый комачаулый Әмма ләкин, мина калса, иҗа! кешесенең йөрәгендә үз идеалы, үз иманы булырга тиеш Нинди генә система булмасын, нинди генә идеология җитәк юмәсен, халык тормышында һәр заманны һәм һәр ил халкы өчен уртак булган мәңгелек әхлак кануннары бар: кешеләр арасында дуслык, татулык, бер-береңә хөрмәт. ата-аната. өлкәннәргә мәрхәмәтлелек, үзеңнән көчсезләргә ярдәм-шәфкатьлелек. намуслы хезмә! белән яшәү һ б Кешелек кануннары иҗат кешесенең идея юнәлешен билгели юрган кыйммәтләр. Шул кыйммәтләргә таянып иҗат иткән һәр иҗатчы үзенә идеал ia6a ала һәм дөньяда сәясәтләр үзгәрен, әллә нинди системалар барлыкка килгәндә дә югалып калмый Безнең татар әдәбиятында күпчелек язучылар югалып калмыйча, үзләренең иҗат ипләрен дәвам июләр. М. Хәбибу i шн. I’ Батулла. A Гыйләҗев, I* Мөхәммәдиев, К Тимбикова. Г Тавлиннар яңа роман
нарын язып, укучыга тапшырдылар. Рәшит Әхмәтҗанов. Р. Фәйзуллин, Л Шагыйрьҗан, К. Сибгатуллин кебек шагыйрьләр ялкынлы шигырьләре белән шигърияттә мәйдан тоталар.
Бу елларда татар әдәбиятының элек күп еллар дәвамында ирешкән уңышларын шик астына кую, кайбер әдәби кыйммәтләрне тарихтан сызып ташлау кебек омтылышлар булды. Мондый омтылышларны мин хупламыйм һәр чорның әдәбиятта үз чагылышы булган. Бер селтәнү белән үткән еллардагы әдәби байлыкны чүплеккә түгәргә омтылу — коендырган суың белән бергә балаңны чыгарып ыргыту шикеллерәк. Әдәби мираска караш кешелекле һәм гадел булсын иде.
2. Оештыру эшләренә килсәк, ике съезд арасында әдәби хәрәкәт шактый сүлпәнәйде .дип уйлыйм. Язучы халкы әлеге дә баягы идеологик әйдәп баруга күнеккән. Соңгы елларда аны әйдәп баручы идеологик оештыручылар юк. Язучылык хезмәте үз агымына куелган. Бу бер караганда яхшы, язучы үзбаш хәрәкәт итә. Икенче яктан караганда, әдәби хәрәкәтне оештыру язучыны активлаштырыр иде. Әйтик, жанрлар буенча секцияләрнең эшләве, башлап язучылар өчен семинарлар үткәрү, геге яки бу әсәр буенча конференцияләр үткәрү файда гына китерә бит. Ә ике съезд арасында бу эшләр, сүрелде. Секция утырышлары сирәк уздырыла. Башлап язучылар, яшьләр белән эшләү дә сизелерлек сүлпәнәйде.
3. Әдәби фондның киләчәге ничегрәк булырга тиештер, мин өзеп әйтә алмыйм Ләкин шунысын әйтеп китәм, кайбер, язучылар: «Литфонд нигә кирәк. Язучылар союзы нигә кирәк?», «Таратырга кирәк аларны»,— дип тә әйткәлиләр. Булганны тарату җиңел ул. Гомумән, тарату, җимерү җиңел эш. Ә менә булдыру, оештыру, төзү җиңелдән түгел. Кемнәрдер ул оешмаларны төзегән. булдырган; бүген тот та җимер, имеш!.. Җимерергә остарып китте адәм баласы!.. Җимерүен җимерә, ә җимерелгән урынына нәрсә булдыра!?. Мин Әдәби фондны да. Язучылар союзын да сакларга кирәк дип табам. Сакларга һәм яхшы юнәлештә аларны үстерергә. камилләштерергә кирәк. Әдәби фондтан файда күрдек, зыян күргәнебез юк бит әле. Күреп торабыз, күмү дигән йоланы үтәү нинди кыен, нинди зур чыгымнар сорый. Үлмик әле, анысы, яшик Мин бу сүзне Әдәби фонд эшенең әһәмиятен аңлату өчен мисал итеп кенә китердем.
4. Киләсе съезддан нәрсәләр көтәм?.. Алда әйтеп киткән таркаулык бетсен иде. Әдәби хәрәкәттә җанлылык булсын иде. Идарә составына бүген иҗат итеп килгән иң актив язучылар, эшлекле кешеләр сайлансын. Китап чыгару эше җайга салынсын иде. Юкса, соңгы елларда азучыларыбыз китапларын дөньяга чыгара алмыйча җәфаланалар. Язучылар идарәсе бу эшкә игътибар игәргә бурычлы Нәшрият җитәкчеләре белән бергәләп, китап чыгару эшен тиешле югарылыкка куйсын иде. Китап «базар мөнәсәбәтләре» дигән давыллы-җилле диңгездә йомычка хәлендә калырга тиеш түгел, китапның рухи тормышыбызда үз урыны булырга тиеш. Китап—милләтне тәрбия итү коралы. Шушы хакыйкатьне онытмыйсы иде. Бу эшкә яңа съезд төпле юнәлеш бирер дип өметләнәм.
5. Җавабым бик гади: яхшы әсәрләр язарга кирәк! Халкыбыз яратып укысын, үзенә рухи азык алсын— менә шундый әсәрләр иҗат итәргә!..
Мәгъсүм Хужин:
1 Ике съезд арасында тагар әдәбияты, минемчә, өч хикәягә баеды. Мин хикәяләр турында гына искәртәм. Менә алар: Зиннур Хөснияр — «Трагедиягә ике билет» («Ватаным Татарстан» газетасы), Ләис Зөлкар- нәй — «Ак карга» («Ялкын» журналы). Ркаил Зәйдулла — «Шаһгали» («Идел» журналы). Биш елда әдәбиятның байлык шүрлегенә өч хикәя тезү аз түгел, һич тә аз түгел! Әлеге хикәяләрне яшь буын язучылары иҗат итте Димәк ки. диик, алар китап киштәсенә исемен алга каратып 132
куярлык әсәрләрне тагын да язарлар әле. Өч егетнең дә кулларындагы кавырсын каләмнәр гел асыл кошларныкы булсын!
2. Бу сорауга съездда хисап тотучы иптәшләр жавап бирерләр, шәт. һәм алар сөйләр сүз табарлардыр. Шулай да узган съездда язучылар белдергән кимендә ике теләк-таләп гәгаен җавапсыз калмасын иде Мин съездның язучылар нәшрияты булдыру һәм әдәби газета чыгару турындагы карарларын күз алдында тотам. Шушы ике эш кенә тормышка ашкан булса да. әдәбиятның үсеше турында күкрәк киереп, борын чөеп, күккә текәлеп мактану да гафу ителер иде
...Борчылырлык хәлләр күп шул. .
Шушы арада гына Михаил Пришвинның 1937 елгы көндәлекләрен укыдым. Сталин конституциясенә гаҗәеп төгәл бәя бирә ул һәм моны М Пришвин, кем әйтмешли, көн кадагына сугып эшләгән. Безнең көннәрдә дә конституцияләр кабул ителә. Әмма безнең аларга җентекле бәябез юк. Шуны көндәлеккә генә булса да нигә язып куймыйбыз икән? Ялкаулыкмы бу. әллә куркаклыкмы’’ Икенчесе икән монысы инде коточкыч хәл
Соңгы елларда күп әдәбиятлар элек язылып та бастырылмаган әсәрләр исәбенә дә баеды. Бездә исә андый әсәрләр юк дәрәҗәсендә икән. Әллә аларны. егетлек күрсәтеп, вакытында бастыра барганбызмы9 Нигәдер андый әсәрләр искә төшми
Борчулы хәлләр турында Язучылар берлеге идарәсенең әңгәмә кору- jap оештыруы зыян итмәс иде. әлбәттә. Әдәби хәрәкәт дилбегәсе шул идарә кулында булырга тиеш, ләбаса
3. Әдәби фондның үз Уставы бар Аның бурыч, тары-вазифасы төгәл күрсәтелә анда. Шулар үтәлсә, Татарстан Әдәби фондын мактарга сүз таба алмыйча аптырарсың, әкәмәт...
4. Ыбыр-чыбырны онытып, эшлекле сөйләшү-киңәшү нигезендә, әдәби хәрәкәтне ташкын кодрәтенә ия итәрлек карарлар кылынуын көтәм.
5. Сез әйгкән «мөһим чаралар үткәрү» турында съездда барлык язучыларның бергәләп фикерләшүе хәерле
Роберт Әхмәтҗан:
1. Сәясәттә дә. икътисадта да бик тынгысыз, өермәле еллар булды. Барча халыкның башы әйләнеп бетте. Бу хәл безнең әдипләргә дә бик нык тәэсир итте. Күпләрнең күңеле төшге, байгак каләм иясенең кыйбласы, ышанычы югалды. Шуңа күрә иҗади активлык та нык кимеде Мин дә соңгы биш ел эчендәге иҗади казанышларны аерым әсәрләргә конкрет тукталып дәлилли алмыйм. Әмма шигърият өлкәсендә булган табышларыбыз бәхәссез Ә исемнәргә килсәк, шул ук безгә таныш, башта ук «алдырып киткән» исемнәр... Ә конкрет вакыйга булган әсәрне белмим Иҗади активлык «көтү» рәвешен аллы көтү бара, тузан күтәрелә
2. Оештыру эшеннән мин канәгать түгел Бездә таркаулык ел саен үсә бара кебек Ә бит берләшергә, туплана төшәргә иде безгә! Әлбәттә, мөстәкыйльлегебезне яклауда, чын иҗатны төрле шаблон-суррог a i лардан аеруда безнең чын милли журналыбыз «Казан утлары» зур коч куя Бүгенге иҗади хәрәкәттә, шөкер, ул әле дә булса әйдәп бара
3. Әдәби фондның офыгында, һичшиксез, өмет яктысы ачылсын, сейфы күгәрмәсен, аны үзара тутырышын яшәргә язсын иде
4. Алда торган съезд иң элек иҗат эшен коммерциядән, акны карадан аерырга ярдәм итсен Ул безгә һәр ялтыраганның алгый түгел леген һәм чын талантның дә кәсепче түгеллеген аерып бирсен иде
5. Хәзер безгә талантларны үз тирәбезгә күбрәк тупларга, бүгенге анархия шартларында «язучы» исеменең абруен күтәрергә, яхшы әсәрләрне вакытында күреп алырга һәм аларны тиешенчә бәяли барырга кирәк
Камил Кәрим:
1 Минемчә, татар азучыларының байтак әсәрләре дөнья күрмичә, авторларның үз кулында калды. Соңгы биш ел яңа иҗат шартларына күнегү (адаптация) чоры гына булып саналыр төсле. Җитмеш ел буена өстән әйткәнне генә язарга күнеккән язучыга биш кенә ел иректә йөрү азрак шул. Әгәр алга таба да иҗат иреге сакланса, укучыларның бездән яхшы әсәрләрне аяк терәп таләп итәргә хакы бар. Мин газета-журнал- ларда һәм радио-телевидение аша мактап телгә алынган, сыйфат тамгасы сугылган әсәрләргә табынмыйм. Шулай да, ике съезд арасында чәчмә һәм сәхнә әсәрләре ныгыбрак калды дип исәплим.
2 Әлегә язучылар армиясен туплау гына бара. Ул армиядә солдат-ларыбыз да, генералларыбыз да бер киемнән йөри. Язучыны дәрәҗәсенә карап сәламләү дә җитенкерәми хәтта чөнки һәркем үзен бөек дип саный. Бу армия базар лидерлары тарафыннан сайлау баталияләре өчен тупланды. Шуңа күрә Язучылар оешмасы күпмедер дәрәҗәдә декоратив оешмага әверелеп калды.
Безнең бик күп идеалларыбызны перестройка тәгәрмәче таптап үтте. Шулай да, бүгенге тәртипсезлекнең бер уңай ягы бар: язучыга хәерчелек янаса да, эшсезлек янамый! Ике съезд арасында «профессиональ язучы» дигән төшенчә юкка чыкты. Пенсиядәге язучыларыбыз да журналист булып эшкә урнашып беттеләр! Элек язучы кешегә эш табуы бик кыен иде бит...
Унберенче съездда нинди карарлар кабул ителүен хәтерләмим инде... Язучылар оешмасының нинди эшләр майтарганын да идарә әгъзалары яхшырак беләдер, чөнки соңгы елларда гомуми җыелышларга чакырыл-ганыбыз юк.
3. Язучылар оешмасының киләчәген, гомумән. Әдәби фонд буларак күз алдына китерәм. Язучыны социаль яклау белән элек-электән Әдәби фонд шөгыльләнде. Ә идарә һәм аның рәисе Әдәби фонд өстеннән идарә итүче, абруй өләшүче даирә булып калды. Ике съезд арасындагы болгавырда Әдәби фондның бердәнбер кирәкле һәм эшлекле оешма булып калырлык мөмкинлеге бар иде. Кызганычка күрә. Әдәби фонд үзенең ныклы сүзен әйтә алмады.
Телибезме, теләмибезме — язучыларга, барыбер, берәр оешмасыз яшәү мөмкин түгел Сыра сөючеләрнең дә партиясе төзелгән бу заманда берләшмичә, таркау хәлдә ничек дөнья көтмәк кирәк?!
4. Дөресен генә әйткәндә, мин алдагы съезддан әллә ни көтмим Съезд ул, миңа калса. Язучылар берлегенең идарәсен һәм рәисен сайлау буенча бер баталия гына (махсус кабатлыйм) Съездны аны үткәрергә була, үткәрмәскә була. Вакытыннан алда җыярга һәм куып таратырга да мөмкиндер. Язучының иҗат мөмкинлеге, сәләте исә съезд карарларына гына бәйләнмәгән. Кулыңнан килә икән — яз, сәләтең бар икән—укучыңны тап. яшисең килә икән — базарга кер...
5. Бүгенге үзгәрешләр белән килешкән дәвердә Ходайдан һәм Пре-зиденттан бер генә нәрсә сорарга туры килә: инде язучының яшәү шартын, фатирын, гонорарын арттыра алмыйсыз икән, һич югы үзебезнең җөмһүрияттән ерак китмичә генә бер Иҗат йорты булдырылса иде...