СҮНГӘН УЧАК
Шаһимөхәммәт карт белән Гаделбану карчык бер атна инде утны учакта гына саклыйлар. Ә менә ул көнне, соңгы шырпыны сызып ут тергезгәндә, карчыгын кисәтеп куйды карт:
- Карале, сиңайтәм, ишетсен колагың, шырпы бетте. Утны сакларга кирәк!..
Утны саклауның ни икәнен Гаделбануга аңлатып торасы юк. Сугыш елларында гел шулай булды. Кичтән казан астына кисәүләре-ниләре белән бергә күп кенә итеп утлы күмер өясең дә өстен кайнар көл белән томалыйсың. Мич юшкәсен аз гына ачык калдырасың, һава алышынып торгач, казан астындагы күмер иртәнгә чаклы салмак кына пыскып ята. Иртән иртүк, көл арасыннан актарып, чикләвек кадәрле генә бер-ике утлы күмерне табасың да самавырга саласың.
Аннары инде син көне буена утлы булдың дигән сүз.
Шушы араларда берәрсе килеп чыкмаса. Исәмәткә төшеп менәсе булыр Тозың да бетеп бара бугай. Шырпысын да алып кайтырмын
Кем генә килер икән, сиңайтәм. Мирзанур гына әйләнеп чыгасы итмәсә инде...
Иртәгә үзем төшеп менми булмас, ахры. Кеше килгәнне көтеп ятканчы...
— Төшеп менәм дигәч тә. якын җир түгел бит әле ул, сиңайтәм. Баруы-кайтуы унбиш чакрым... Туксанга җиткәч сиңа... учак кабызу ише генә түгел...
Икенче көнне Шаһимөхәммәт күрше авылга дип чыгып киткән җиреннән тиз генә кире әйләнеп керде.
— Әллә нигә хәл бетеп тора, сиңайтәм. Көннең кыздырганы...
Ярар. ярар, йөрмә интегеп, сиңайтәм. Берәрсе күренер әле. Килми калмаслар.
Ләкин икенче көнне дә, соңрак та бу сыңар йортлы авылга килүче булмады Карг белән карчык атна буена тагын өй сакладылар. Дөресрәге, учактагы утны сакладылар.
Бүген җомгамы әле? диде Шаһимөхәммәт, иртән торып самавырга янә утлы күмер салгач.— Болай булмас, ахры. Барып кайтыйм чәй эчкәч...
Әллә йөрмисеңме, сиңайтәм. Нигәдер җилкенсенеп торам
— Әйтәм аны төн буена саташып чыктың. Шаһи карт уч төбен карчыгының маңгаена тигерде. Бәй, ут кебек янасың бит син. Мәтрүшкә кайнатып биримме соң әллә? Тукталс. иң элек кәҗәне савып керим булмаса .
Ирләр эше дип санамаса да, карчыгы авырып-нитеп куйганда шулай кәҗә саугалаганы бар аның. Сөт тулы җиленен бушатмыйча интектермәссең бит инде малны
Сөтен савып алгач, кәҗәне тыкрык киртәсенә муеныннан бау белән бәйләп куялар да, көн буена чемченеп йөри ул шунда мәхлук. Бүген исә Шаһи карт кәҗәне бәйләп тә тормады. Ләкин абзар ишеген ачык калдырды. Йөрсен шунда, вакыты җиткәч, үзе кайтыр әле, янәсе
Мә, сиңайтәм, сөтле мәтрүшкә эчеп җибәр әле .. Бәй. йокладыңмыни? Йокла, алайса. Йокы иң әйбәт дару ул. Уянгач эчәрсең, алла боерса.
Шаһи карт шулай сөйләнә-сөйләнә өй эшләрен караштыргандай итте. Ишек алдына чыгып кәҗәгә күз салды. Кәҗә, кемгәдер үпкәләгәндәйме, башын югары күгәреп басып юра иде. Карг шунда бер уңгайдан бакчадагы ике баш умартаны күзәтергә дә онытмады. Умарта күче үз эшендә, тыз-быз киләләр. Әтәчкә ияргән гугыз тавык исә ишек алдында тырмана. Унынчысы аның чебеш әнкәсе булырга җыена күкәй өстендә утыра.
Шаһимөхәммәт өйгә әйләнеп кергәндә карчыгы әле дә булса йокыдан уянмаган иде.
Өйлә җитә, сиңайтәм, әллә чәй эчеп аласыңмы9
Карчык җавап бирмәгәч. Шаһимөхәммәт якынрак килеп, кулын аның маңгаена салды. Карчыгының тәне иртәнгедән дә кайнаррак тоелды аңа.
Кем ие ул анда? дип сорады Гаделбану, күзләрен ачмыйча гына.
— Син нәрсә, кем булсын
- Кем белән сөйләштең? Мирзанур килдеме әллә? Әнә бит сөйләнә...
Саташа, дип уйлады Шаһи карг Көпә-көндез саташу, һәрхәлдә, хәерлегә түгел. Ул, колхозга кергән елны имән гакгадан үзе ясаган артсыз урындыкны алып, карчыгы яткан карават янынарак утырды
Берәү дә сөйләшми Ишетелә генә ул сиңа Тәнең авыргамы әллә?
Шырпыны саклап тотарга кирәк шул аны Кучкарга алып куй әле боларын . Сыер көтүе кайтмадымы әле?
Бу соңгы сүзләрен ишеткәч, карчыгының саташуына тәмам ышанды Шаһимөхәммәт: авылда сыер кәгүе беткәнгә егерме ел биг инде'
«Йа илаһем! Миннән алдарак китәрсен микәнни? Әллә ин әүвәл үзен мине җыярсыңмы дигән ием »
Чынлыкта, үз уйларыннан үзе куркын калды Шаһимөхәммәт
Хәер моңа алар икесе дә әзер иде инде Алтмыш-җитмеш йорт гы авылдан үзләре утырып калганга да унбиш еллап бардыр инде Аңа чаклы исә ничә еллар биш-алты йорт га гына кеше яшәде Элек урам дип саналган урамның геге башында сынар йортта ялгызы яшәгән Бибигайшәне дә җирләгәч, авылда менә шулап үзләре генә утырып калдылар Калсалар калдылар, әмма тирә-юньдәге авыллар Шаһимөхәммәт белән
Гаделбану яши торган шушы бер йортлы авылны барыбер элекке исеме белән Яңа Энәле дип йөртәләр иде.
Ә бит нинди күкрәп торган авыл иде! Халык дус яшәде. Бер- берсен чагу, күрше күршегә зыян-зәүрәт салу, олылар арасында гауга куптару, яшьләр арасында зина кылу дигәннең нәрсә икәнен белмәделәр диярлек.
Колхозлары гел алдынгы булды. Игеннәре уңды. Абзар-кура тулы мал-туар, урам тулы бала-чага дигәндәй... Сугыштан соң, шөкер, электр керде, радио сөйли башлады.
Шулай матур гына яшәп ятканда әллә каян килеп колхозларны эреләндерергә керештеләр. Эреләнгәч тә башта иң элек кәнсәләрне сүтеп Исәмәткә алып киттеләр. Барыбер анда да юньле эшкә ярамады идарә йорты. Терлекчеләргә кызыл почмак итеп кормакчылар иде, бүрәнәсе 1 егендә-монда таралды да бетте. Аннары амбарлар сүтеп алынды. Яңа йорт салучыларга да Исәмәткә төшәргә куштылар. Авыл күзгә күренеп кими башлады. Яртылашка калгач, бөтенесенә дә Исәмәткә күчәргә, диделәр. Күчкәне күчте, күчмәгәне йорт-җирен сатыпмы, тәрәзәсенә аркылы такта кадаклапмы, әллә кая читләргә тарала башлады. Тегендә яңа шәһәр салалар—эшче куллар кирәк, монда нефть чыгаралар — эшче көче кирәк. «Ә» дигәнче таралды да бетте Яңа Энәле. Шәһәргә китәргә көче-куәте булмаган, Исәмәткә күчүдән баш тарткан карт-корылар яши торган өйләрнең генә морҗаларыннан төтен чыга торган булып калды.
— Сиңайтәм, нигә кергән ул?
— Кем кергән, берәү дә кермәгән. Саташмале, сиңайтәм. Уян әле.
— Бибигайшә, мине көтәсеңмени? Хәзер, хәзер... Быел җиләк биг- рәкләр дә уңган. Хәзер китәбез. Чык кипкәнче...
«Әллә кайчан үлгән Бибигайшә белән күрешкәч, озак калмагандыр шул инде»,— дип шөбһәләнде Шаһи карт.
Бу куркыныч уйлардан картның үзенең дә кинәт башы әйләнеп китте.
Анысын инде тагын да куркынычрак икенчесе алыштырды: «Үзем дә үлеп китмәгәем әле. Юк, юк, әлегә үләргә ярамый. Мин гүр иясе булсам, Гаделбану кем кулларында калыр?..»
Их. Гаделбану, Гаделбану! Бигрәкләр дә туры китереп кушканнар шул исемеңне! Бигрәкләр дә гадел булдың шул! Кыз чагыңнан ук. Беренче тапкыр күзгә чалынганда сөлеккәйләр кебек зифа буйлы кыз бала идең! Уникедәме соң ул чакта, унөчтәме? Печән өмәсендә сиңа күзләремне тутырып карап торуымны сиздең дә йөзең пакуста посып яткан җир җиләге кебек кып-кызыл булды. Әле шуннан соң да ни гомерләр сиңа сүз катарга җөрьәт итмичә йөрдем. Үзебез очрашканда күзләребез дә очраша иде дә, гаепле кешеләр сыман һәрвакыт кызара идек. Ничә еллар үтеп, беренче Герман сугышына киткәндә генә: «Мине көт. Гаделбану, яме».—дип пышылдадым. «Көтәрмен, Шаһимөхәммәт»,—дидең син. Көткәнсең дә, рәхмәт. Герман пленында йөргәндә дә көткәнсең. Аннан котылып илгә кайткач, Гражданнар сугышында йөргәндә дә көткәнсең. Анда муеным, эчем-оашым дигәндәй яраланып кайтуыма карамастан, и-и сөендең дә инде! Шөкер, бер-беребезгә насыйп булдык. Улларыбыз-кызларыбыз туды. Гадел булдың. Аларның бүген берсенең дә бу дөньяда калмавына син дә, мин дә гаепле түгел бит. Бик гадел булдың. Ике улымны ияртеп икенче Герман сугышына киткәч тә көттең Анда әсирлеккә эләккәч тә көттең. Кырык алтыда әсирлектән кайтып, яңадан кавышкач та бик гадел булдың. Озак куанырга гына туры килмәде шул. Ике ярман сугышында да плен төшкәнсең дип, тегендә илтеп тыккач та көттең. Әйләнеп кайтуыма, төпчегебез Зөләйха менә дигән иттереп мәктәптә укып йөри иде инде.
Шулчаклы пар атлар җигеп килмәсәгез тагын, адәм тәганәсе! Бер кәҗәне алып китәргә сыңар ат җитмәс иеме!..
Ни сөйлисең, сиңайтәм. Уян әле Куркытмале мине Кем ул пар ат белән килгән? . '
Әнә бит. бүрәнә ярыгында Кермәгез, көшегез, көш-ш!..
Гаделбануының агарып киткән йөзенә карады да капы Шаһимөхәммәт. Үзенең инде әллә кайчан тоныкланган күзләреннән энже бөртегедәй яшьләр тәгәрәвен. ул яшьләрнең җыерчыклар аркылы ага-ага сакал очына килеп җигүен һәм «тып-тып» итеп идәнгә тамуын сизмәде дә карт. Томаланган күзләре аша бары тик Гаделбануның әрнүле йөзен генә шәйләгәндәй булды
Бигрәк тә әрнегән иде шул ул чакта да карчыгы. Дөресрәге. Бибигайшәне җирләп кайткан көнне иде ул.
- Безгә дә чира> җитте, сиңайтәм. дигән иде ул чакта Шаһимөхәммәт. Әллә соң Исәмәткә генә күчәбезме? Әнә бит Мирзанур ни дип тора. Йортыгызны машинага төйим дә үзем алып китәм. ди Бибигайшә җиңгәчәйнеке белән икесен бер итеп үзем өр-яңадан салып бирәм. ди. Төшәбезме әллә, сиңайтәм. Монда безне күмәргә кеше дә калмады ич инде.
Әй әрнегән иде дә соң ул көнне Гаделбану!
Алай бик китәсең килсә, кит. диде Мин. әнә, кәҗә белән абзарда калырмын, дигән иде. Мин сине гомерем буе шушында когтем. үлемемне дә шушында каршылармын, дигән иде
_ Үз гомерендә беренче тапкыр картына үпкәләве шул булды Гаделбануның. Беренчесе, әмма соңгысы түгел.
Ике-өч көннән Мирзанур яңадан шул тәкъдиме белән килгәч
Зинһар. Гаделбану җиңгәчәңә ишеттерә күрмә, дигән иде Ша-һимөхәммәт Без шунда гына калырбыз инде Үлгәч, иншалла, күмәргә килерсез әле.
Баштагы елларда Мирзанур тагын берничә кат әйтеп карады ул сүзләрен. Берсендә колхоз рәисе белән икәүләп килделәр
Син бит, Шаһи бабай, ветеран, диде ятп.-яшь рәис. Кече улың әнә Мирзанур абый белән яшьтиләр дә булган икән Сезнең өчен берни дә жәл түгел. Өр-яңа нарат бүрәнәдән салынган йорт буш тора. Төшегез дә утырыгыз. Бер т иен гүлисе юк!
Монысын нишләтербез?
Боларын, сүгеп, үзегезгә утын итәрбез. Авыл урынын сөреп, иген чәчәрбез
Авыл урынын сөреп, анда иген чәчүнең «ветеран» өчен йөрәген сабан белән сөрүгә тиң икәнен пичек аңлатасың япь-яшь егеткә.
Инде шуннан соң бүтән борчымый башладылар. Тик Мирзанур ташламады Утынын кигерә торды Тоз-шикәр, сабып-шырпыдан өзмәде. Ә бәрәңге бакчасын үзе карады Шаһимөхәммәт Кәҗәсенә кышлык печәнне үзе хәстәрләде. Борынгыча итеп зче чокылган ике баш бүрәнә умартасы белән мәш килде Ai кузгалагының өлгергән орлыкларын да Гаделбану белән бергәләп җыйдылар, көлтәләп китерделәр, кыш буе шуны тавыкларына җим итеп тугыладылар.
Бер елны Мирзанур Бибигайшә йортын сүтеп турады да Шаһи карт капкасы янына килеп туктады.
Менә сезгә утын, диде ул Рәхәтен күрегез Биш елга җитәрлектер.
Ләкин Гаделбану ахирәтенең йортын утын игеп мичкә ягудан баш тартты.
Кулым-аягым корыр, әстәгьфирулла гәүбә. дигән иде ул көнне Гаделбану
Кисслтән-ниI кән әзер утынны Мирзанур Исәмәткә алып кит те кайсыдыр бер яңгырлы копне машинасы авып үте озак кына шифаханәдә ятты. Ул елны Шаһимөхәммәт тәр янына юньләп килүче дә булмады Рәис алышынган Яңасы сынар йорттан торган Яна Энәле авылы турында белми дә. күрәсең. Элекке чаклардагы сирәк-мирәк күренүче пионер-
лар да килми башлады. Оешмалары беткән диме шунда... Җитмәсә, кайдадыр багана авып, электр өзелде. Радио да сөйләүдән туктады. Хәер, электрның бик әллә ни кирәге дә юк иде бугай инде. Җәйме-кышмы, көн караңгылануга, юрган астына керергә, кояш чыкканчы торып басарга күнеккән карт белән карчыкка электр яктысы кирәкмени! Көн яктысы да бик җиткән. Баштарак радио сөйләмәвенә генә борчылганнар иде дә, тора-бара ансына да күнектеләр. Мирзанурның да үз мәшәкате мәшәкатьтер, һаман саен сирәгрәк күренә башлады. Шулай итеп, гомерләренә эштән башка берни белмәгән карт белән карчык кешеләрдән тәмам бизенделәр.
— Сиңайтәм, мәтрүшкә кайнатам, дигән идең түгелме?..
Карчыгының бу сүзләрен ишетү Шаһимөхәммәткә, үз гомерендәге иң зур шатлыкларның берсе булгандыр. Димәк, үз аңында! Карт сикереп торып диярлек аягына басты да самавырын яңартып җибәрде, мәтрүшкәсен пешекләп, аңа кәҗә сөте кушты. Бал әзерләде. Өстәлгә килерме соң бу. караватына утырган көе генә эчәрме, дип икеләнеп торганда яңадан Гаделбануның хәлсез тавышы ишетелде:
— Ясин чыгар идең, ичмасам, сиңайтәм..
— Кит әле моннан! Ниткән ясин чыгу ди ул. Менә кайнарлата чәеңне эчеп җибәр. Бал белән. Шыбыр тиргә батып...
— Безгә нидоимка тиеш түгел. Безнеке түләнгән. Заем да түләнгән. Түләнгән бит, сиңайтәм?..
— Ниткән заем тагын? Ни сөйлисең син?
— Әй. юк, саташам гына бугай.
Гаделбану бер чокыр кайнар мәтрүшкә чәен эчеп тә бетерде. Балны Шаһимөхәммәт аңа үзе каптырып торды. Озак та үтми, карты әйткәнчә, шыбыр тиргә батып йоклап та китте ул.
Ул йоклагач. Шаһимөхәммәт үзе дә тынычлап бер чынаяк чәй эчте. Урамга чыкса, инде караңгыланып килә икән. Гадәттә, абзарга кереп ята торган кәҗә бүген ни өчендер болдырда басып тора. Шаһи карт үз гомерендә беренче тапкыр хайванга хилафлык эшләде: савып-нитеп тормыйча гына, кәҗәне абзарга кертеп җибәрде. Мунчадан куыксыз керосин лампасы алып өйгә керде дә филтәгә ут элде.
Гаделбану тигез сулап йоклый иде.
Карт, лампаны өстәлгә куеп, шүрлектән китаплар алды. Кайсы киндер белән тышланган, кайсының инде тышларлыгы да калмаган бу китаплар арасыннан ул курка-курка гына ясинлесен эзли башлады. Әмма ни өчендер ясин китабы юк иде.
— Әй, юләр,—дип куйды ул үзалдына. — Ясин китабы теге чакта Бибигайшә йортында калды бит. Шуннан ары кирәге булмады ич...
Аннары мәдрәсәдә укыган чакта ятлаганнарын искә төшерергә тырышып карады — барып чыкмады. Теге чакта, үзләре үк актив булып, мәчет манараларын кисеп, халык күңеленнән динне кысрыклап йөргәндә ясин догасы да истән чыккан, күрәсең. Ә менә колһуалла истә калган. Ләкин колһуалла ясинны алыштыра ала микән соң?
Гаделбану аны тагын уйларыннан бүлдерде.
— Әнкәй, әнкәй, олы түтәй чулпысын миңа бирсен әле. Утырмага барып кайтканчы гына. Кирәкмәс, кирәкмәс, арыш урагы бетми торып, кая ул борайга төшү... И-и Зөләйха кызыкаем, абыеңнан хат бармыни?..
Шаһимөхәммәт карчыгына таба борылып карады: Зөләйханың суга батып үлгәненә биш былтыр бит инде. Карт, имән урындыгына күчеп, карчыгының баш очына утырды да. булмаса булган икән, дигәндәй, белгәннәрен укый башлады:
Бисмиллаһир-рахман ир-рахим. Колһуаллаһе әхәде, аллаһе сама- де. ләм җәлиде вә ләм җүләде вә ләм җәкүн ләһү көфүүән әхәде...
Гаделбану саташа да саташа... Шаһимөхәммәт инде дога укуын да онытты, карчыгының сөйләгәнен дә ишетми башлады, уйлары белән генә кемнедер каһәрләп утырды.
Кемгә кирәге булды соң моның? Кемнәргә генә кирәге булды авыл бетерүнең, авыл күчерүнең? Кешедән аерылган кеше — кеше була димени! Адәм балалары гомер-гомергә бер-берсенә елышып яшәгәннәр бит. Кабилә белән кабилә, ыру белән ыру бер тирәдә булган. Сәбәпсезгә ата- баба иленнән аерылып китүчегә мәңгегә дә фатиха бирмәгәннәр. Кире әйләнеп кайтып тезләнмәсә, гафу да итмәгәннәр Әнәледән киткәннәр кем алдына кайтып тезләнер? Кемнән гафу үтенерләр дә кемне гаепләрләр?..
Шулай уйлана-уйлана, Шаһимөхәммәт карт калак сөяге астында нидер чәнчешкәнен һәм үзенең дә аңы томалана башлаганын сизде.
Керосин лампасы бер-ике тапкыр «леп-леп» итеп алды да сүнде.
Төн буена шыбыр тирдә яткан Гаделбану карчык икенче көнне кояш төшлеккә җиткәч кенә йокысыннан уянды
Бигрәкләр дә озак йокланылган икән, сиңайтәм. Баллап эчкән чәйнең шифасы бигрәкләр дә бар шул. аллага шөкер. Сиңайтәм, син өйдә юкмыни?
Гаделбану карчык, караватыннан төшүгә, идәндә сузылып яткан карт ын күрде.
Әстәгъфирулла тәүбә, сиңайтәм!
Карчык бүтәнчә берни дә әйтә алмады. Идәнгә утырды да кулын картының башына салды. Аннары, сак кына итеп, картының ачык калган күзен йомдырды, кулларын күкрәк турысына күтәрде. Шунда гына әрнеп, яшь аралаш:
Көтмәдең, киттең... — дип пышылдады.
Бу аның картына үз гомерендә икенче һәм соңгы тапкыр үпкәләве ләбаса. Ләкин учагы сүнгән бу йортта аның сүзләрен ишетер кеше юк иде инде...