Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШЫГЫРДАН ФЕНОМЕНЫ

агар геле өчен бүгенте көндә шәһәр үлем белән бер Ул монда бер буыннан артык бара алмый. Икенче буын инде ярым-йорты телле Татарчасы өйдә аңлашырлык кына булыр Ллардан туган буын исә тулаем диярлек телсез Тел яшәсен, үссен, тәрәккый итсен өчен шул телдә аралашучы, шул тел кануннары белән яшәүче тотрыклы бер жәмгыяви уртаклык булу кирәк Ә татарда бармы соң ул? Шәһәрләребез тоташ урыслашкан Татар шәһәрләре юк Әле бүгеше коню хәтле телебез үлмәгән, терелеш ә. аякка басарга азапланып ята икән, моның очен без тулаем авылга бурычлы Татарның йолалары да. гореф-гадәтләре дә барысы да авылдан Тамырларыбыз безнең тирәндә, еракта Аларның очы Себердән Әстерхан!ача сибел!ән татар авылларында
Ләкин, ничек кенә булмасын, әйткәнебезчә, тел яшәсен очен. үссен, баесын өчен шул телдә сөйләшүче һәм сан ятыннан җитәрлек дәрәҗәдә!с тотрыклы җәмгыять, кешеләрнең этник яктан чиста уртак бер яшәү урыны бу дыры тиеш Менә монда да безю тагын карашыбызны авылларга юнәлтергә туры килә Үзләренең гео! рафик тоткан урыны, кеше санының күплеге һәм этник чисталыгы белән культурабыз үсешендә, телнең, гореф-гадәтләребез һәм йолаларның саклануында тагар дөньясында шәһәрне алыштырырдай авыллар бар һәм сөенечебезгә. алар шактый күп Биредә без рәсми культура үзәтс саналучы район үзәкләрен күздә тотмыйбыз Аларда читтән кертелгән советча йолалар да. һәм шул ук вакытта кайсы каян килгән, бер-берсенең тамырын, нәсел-нәсәбен белмәгән кешеләр дә җитәрлек Алар гасырлар төпкеленнән үк килүче йолалар нигезендә берләшкән гомуми уртаклык хасил итә алмый лар
Сүзебез Чувашстаинын шыгырдап Гатарстанныи Шәле Певза аяхасепен Әлозән кебек авыллары хакында Нәкъ менә шушы авыллар тирә-як төбәк өчен шәһәр хезмәтен үл и башлаган да инде Алар татарлар күпләп, тупланып яши торган җирләр Иске карта хатирәләре
ыт ырдан — шактый борынгы авыллардан. Картлар сөйләвенә караганда. аңа 16 гасыр башларында нигез салынган булса кирәк. Авылда жиде-ситез буын бабасын хәтерләүчеләр дә, аларның исемнәрен кадерле бер истәлек итеп саклаучылар да җитәрлек Аларның шәҗәрәсен исәпләгәндә генә дә гасыр төпкелләренә байтак тирән төшәргә туры килә һәрхәлдә, болар килмешәк түгел, ә борын-борыннан шушы якларда көн итүчеләр. Казан дәүләтенең шаулап чәчәк атып утырган еллары да. Казан каласының егылуы да шыгыр- данлыларның бабалары хәтерендә, буыннан-буынга тапшырылып килгән Шуңа күрәдерме, мондагылар авыз тутырып, «хан заманыннан ук», дип сөйлиләр. Моның белән кайчагында нәрсәнеңдер борынгылыгын, искелеген аңлатырга теләсәләр, кайсыбер очракларда исә бу жирләр1ә безнең хокукыбыз хан заманыннан ук килә, дигән мәгънәне дә салып җибәрәләр.
Әле безнең татар авыллары тарихын ачыклыйсы, архивларда казынасы, картлар телендә генә йөргән риваятьләргә, сандык төпләрендә кадерләп сакланган документларга фәнни нигез бирәсе, тирәннән анализлыйсы бар. Алары киләчәк эше.
Ныклап эзләнсәң алар һәр авылда бар. Шыгырданда безгә моннан нәкъ 110 ел элек төзелгән землемер картасын күрсәттеләр. Яңа утарлар өчен җир бүлеп бирү турында! ы бу документка, шаһит буларак, авыл укымышлыларыннан ике кеше кул куйган Аларның берсе заманында урысча да укый-яза белгән Ибрай Алие дигән кеше булган. Бу карта исә шул Ибрай Алиеның шәҗәрә жебен бүген дәвам иттерүчеләрдә — аның нәселендә кадерле бер ядкарь итеп саклана. Аны безгә бу нәселнең төпчек улы Наил бик кадерләп, уалырдай әйбер тоткандай сакланып кына күрсәтте.
Үткәннәргә, истәләк-хатирәләргә шундый сак караш булганда гына бүгенгенең борынгыга барып тоташканлыгын аңларга, борынгылыкның бүгенгедә дәвам иткәнен төшенергә була торгандыр да. Ә мондый сыйфат, гадәттә, үзен нәселенең дәвамы итеп санаучы, борынгы бабалары кылганнар белән горурлана алучы укымышлы затларга гына хас. Халык буларак халыкны шундый сыйфатлар саклый.
Еллар үтү белән инде сартая башлаган калын кәгазьгә Шыгырдан авылының ул чорда ничек урнашуы бик тәфсилләп төшерелгән иде Аның җыерылган җирләрен учларыбыз белән тигезләп, бик сирәк очрый торган документны өйрәнергә керештек. Аның югары өлешенә каллиграфик почерк белән «Землеустроительная схема села Шихирдан Буинского уезда Симбирской губернии» дигән сүзләр язылган иде. Акка кара белән авылда 400 хуҗалык булуы теркәлгән, тагын унбишләп кешетә җир бүлеп бирелүе күрсәтелгән һәр кишәрлеккә номер сугылган. иясенең фамилиясе язып куелт ан иде.
Дүрт йөз хуҗалык! Үз чоры өчен генә түгел, бүгенге көн өчен дә шактый зур сан бу! Әгәр ул заманнарда һәр гаиләдә кимендә биш-алты бала үскәнне, әби-бабаларның бер түбә астында яшәгәнлеген искә алсаң, инде моннан йөз еллар элек үк Шыгырданның тирә-як тат ы иң зур авыллардан булганлыгын ачыклау кыен түгел.
Бүгенге көндә хәл ничегрәк'’ Бүгенге Шьп ырдан башка авыллардан кайсы ягы белән аерылып тора? Ни өчен ул безнең игътибарны жәлеп итте сон әле? Шыгырданның үзенчәлекләре исә, чыннан да. байтак. Шуларның беренчесе, әйт-кәнебезчә. аның татар дөньясында иң зур авыллардан булуы Хәзерге вакытта Шыгырданда 5116 кеше яши. 1310 хуҗалык исәпләнә Ләкин авыл үсүдән туктамый Әле быел гына да тат ын 116 хуҗалыкка нигез салынган. Авылның һәр тарафында яңа йортлдр күтәрелә. Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән дә, ап-ак кирпечтән дә шәһәр коттеджларына биргесез менә дигән йортлар калкып чыга.
Авыл Советында безгә тагын бер сан әйттеләр: Шыгырданның бөтен биләгән җирләре—нибары 4016 гектар Шулардай авыл хуҗалыгы өчен яраклылары оч мең гектар чамасы Тагын 27 гектарда урман, ике буа, күлләр, авыл аша ат ып ятучы Юхма суы һәм якында гына Бола елгасы бар Боларны санауның аерым мәгънәсе бар. кеше башына күчереп исәпләгәндә, хәтта бер гектар да җир туры килми. Ә Шыгырдан һаман үсә, матурая һәм шактый мул тормышта яши дә. Сәбәпләре нәрсәдә? Шыгырданлыларны авылга нәрсә бәйләп тора9 Яхшы һәм җитенкелекле тормышны алар кичек кора.'* Безгә мәгълүм түгел нинди серләре бар?
Менә шушында Шытырдан табышмагы башлана да инде.
Ш
Җирсезлек юн, ярлылыктан туйган халык күпләп-күпләп. оялап-оялап читкә китми, тырышып-тырмашып дөньясын шушында корырга омтыла, авылга ябышып ята Авыл башлыклары, колхоз җитәкчеләре белән сөйләшкәндә дә. инде ашыйсын ашаган, яшәсен яшәгән, ялга чыгып, балалары тәрбиясендә генә ятасы картлар белән очрашканда да, дөнья йөген җигелеп тартучы яшьләр белән күрешкәндә дә. Шытырдан табигатен, аның чишмәләрен, елгаларын-күлләрен карап йөргәндә дә без менә шуларны ачыкларт а тырыштык.
Нәрсә тарта авылга шыгырданлыларны? Кабат танмас табигатеме, эш со- ючән кешеләрнең бер-берсенә ярдәмчеллегеме, әллә берәр башка сәбәпме'*
Чишмәләр ни сойли?
иткә китеп гомер уздырган кешедәрнен олыгаеп, тән-сөякләре. кан тамырлары таушалып тузгач «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер иде», дип ерактан йөрәк авазлары салуы бер дә гаҗәп түгел. Үскән чакта ул кешенең тән күзәнәкләре әнә шул чишмә суынып микъдарыннан ясалган, формалашкан Әнә шуңа күрә борын-борын заманнан алып чишмә халык җырларына керә килгән
Тау астында салкын чишмә Чслтср-чслтп> агадыр.
дип җырлаган халыкта чишмә инде, әлбәттә, матди байлык зчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи, поэтик байлык чыганагы да. Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчә килгән. Шулай чишмә исемнәре гуган Гали чишмәсе. Сафый чишмәсе, Фазыл чишмәсе
Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнсн бу сүзләре әйтерсең нәкъ менә Шыгырдан турында Шыгырдан чишмәләре хакында
Табигать Шыгырдатты рәнҗетмәгән Кайчандыр аглар йөздерерлек булган Бола суы да. авылны урталай ярый атучы Юхма инеше дә. бихисап чишмәләр дә аларнын мактанычы, авыл бизәге. Юхма суы ярындагы гауда кайда төртсәк, шуннан чишмә килеп чыта Әйтерсең табигать үз балаларына мәрхәмәтен шулай күрсәтә. Чишмәле авыл бәрәкәтле авыл
Яз көне иде. Асфальт толдан чытып, әле кибеп бетмәгән тоеш жир өстеннән корырак урыннарны сай.тый-сайлын. тар сукмактан гау аегына төшәбез
Монысынын суы йомшак Чәйгә шушыннан алалар Яшь кызлар-килен- нәр дә. карт-карчыклар да шушыннанрак алырга тырыша
Әнә гетесеиең бурасын безнең әти ясап куйган иде. дип куйды әң-гәмәдәшебез, Шытырданда туып-үскән яшь шагыйрь Ростом Сүлти. Бездә һәр чишмәнең үзенә күрә хуҗасы бар
Рөстәмнең әле күптән түгел генә Казанда беренче шитырь китабы басылып чыккан көннәр иде ул Аның беренче иҗат үрнәкләрен туплаган китапның нәкъ менә «Мин шигырьдән» дигән толлар белән ачылуы да очраклы түге т
Чын мишәрен булалмилым инде.
Моңсу мишәр шул мин. Шыт ырдан
Син кайдан ’ .тип сораганнар өчен
Тик бер җавап миндә: Шигырьдән!
Изге сүзнен яңгырашы синдә Үпкәләмә мина, җан паром. Синнән кичсәм шиг ырь хәрәм булсын. Шигырьләрдән кичсәм син хәрәм
Әйе, яшь шагыйрьнең авылына, авылдаш тарына биргән шушы шигъри антыннан да яхшырак итеп әйтеп булмый торгандыр Бер тамчы суга бөтен жир шары сурәте сыйган кебек. Шытырдаша да барысы да сыйган дөнья йөген җигелеп тартучы ирләр до, эшкуар егетләр дә. лирик шагыйрьләр дә. математиклар да, хыялый һәм назлы кызлар да. нечкә күңелле, мәрхәмәтле аналар да Барысының да язмыш җепләре шушында төенләнгән
Кизләү-чншмәләр карап йөрибез Ә уйлар өермәдәй бөтерелә Чувашстан- нын урманлы-таулы бер төбәгеннән татар мәдәниятенә, фәненә кинән шәхесләрне барлыйбыз Шыгыр ганлы.тар авы ман 28 фән докторы һәм кандидаты чытуын горурланып сөй ш тор Ә а тарный берсе PHI адат ы хәрби һава ко ........... ре ак.т теми-
ясендө профессор булып мили. ныклык теориясеннән белем бирә Гомумән, авылдан чыккан галимнәрнең нигездә физика, математика һәм медицин.т өлкәсендә ипләүләрен әйтеп узарга кирәк Боларнын да нигезләрен ачыклыйсы бар
Ч
Яшьләрнең нәкъ менә шушы фәннәргә тартылуында татарның дөньяга аек күз белән каравы, эшчәнлеге һәм борынгыдан килгән сәләте дә ятмыймы икән?! Аларның тууына, бу төбәкләрдән әдәбиятыбызга яшь шагыйрьләр килүендә шушы чишмәләр, кеше кулы җылысын тойган шушы агачлар, туган телдә, ата-аналар рухын саклап эшләп ятучы шушы мәктәпләр сәбәп түгелме?!
һәм, ниһаять, шушы чишмә сулары да тартмый микән Шыгырдан кешеләрен туган якка! Шулайдыр! Бер авыз иткән су үз янына кабат чакыра торгандыр.
Чкаловтан Шыгырданга, Ждановтан «Байракмка
олхоз идарәсендә сөйләшеп утырабыз. Хуҗалык җитәкчесе басса бакыр изәрлек, типсә тимер өзәрлек баһадир ук булмаса да, нык бәдәнле, кыяфәтеннән көч һәм дәрман ташып торган ир уртасы булып килүче Ринат Сыраев сорауларыбызга сабыр гына җавап бирә.
Аның ашыкмый, кабаланмый, һәр сүзне үлчәп, белеп сөйләгәннәреннән Шыгырданның татар дөньясыннан бер генә мизгелгә дә аерылып тормавын, монда дөнья рәтен белүче кешеләр яшәгәнлеген аңлыйсың.
Шыгырдан — чуваш илендә, чуваш арасында татар утравы, татар дөньясы. Монда Татарстандагыларга караганда да татаррак булып яшиләр. Колхоз идарәсе, авыл советы янындагы барлык язмалар үзебезчә, татарча Сап-сары бүрәнәдән, кирпечтән зәвык белән салынган пулат-пулат йортлар өстеннән дә күтәрелеп. тирә-якка ямь биреп утыручы мәктәпләр дә татарча эшли. Авылдан чыгу юлында исә туган телебездә «Хәерле юл» теләгән язма озатып кала.
— Безнең колхоз элек Жданов исемендә иде «Байрак»ка алыштырганга инде ике еллап булыр,— дип башлап китте Ринат Сыраев.— Ә быел референдум вакытында авыл исемен дә кайтардык. Җитмеш сигез процент халык исемне кайтаруны яклап тавыш бирде. Хәер, Чкалов авылы дигән исем рәсми язулардан башка беркайда да кулланылмады. Ничек Шыгырдан булса, шул Шыгырдан көйгә йөри бирде. Безнең халык бер гадәткә кергән нәрсәдән тиз генә аерылмый. Алтмьпд еллап вакыт узса да Чкалов исеме ябыша алмады.
Сүзебез тагын үз агымы белән дәвам итте.
— Пенсионерын да, сезонлы эшчесен дә кертеп колхозда 816 кеше исәпләнә. Төп эштә шул 500—600 чамасы.
— Ә башкалар кайда эшли? Алар нәрсә белән шөгыльләнә?
Сүзне авыл администрациясе башлыгы Наил Вәлитов ялгап китте:
— Безнең авыл олы юл өстендә, бик җайлы урый да,— диде ул алдындагы кәгазьләрне аралый-аралый Аннан соң стенада эленеп торган картага күрсәтте.— Әнә, карагыз, Шомырша районы үзәге утыз биш чакрымда. Комсомол районы егерме биш. Яльчик тагын егерме биш чакрымда гына Күпләр шунда эшли Аннан соң зур шәһәрләр дә ерак түгел. Ульяновскига йөз чакрым Чабаксар йөз егерме чамасы, Канаш илле. Иошкар-Ола ике йөз егерме чакрым булса, иң ерак дигән Казанга да нибары ике йөз илле чакрым. Юллар әйбәт. Утыр да чык та кит Күбесе әнә шул район үзәкләрендә эшли. Якын-тирә шәһәрләргә барып эшләү дә гадәти күренеш Үзе шәһәрдә эшләр, ә гаиләсе, йорты, хуҗалыгы монда булыр.
— Ләкин берсе дә анда төпләнеп калмый. Бездә ничек бит, читтә йөрсә дә. байлык туплап авылда йорт салуны абруйлы эш саный. Шуның белән авыл халкында хөрмәт казанырга тырыша,— дип өстәп куйды Ринат Сыраев
Авылның җир бүлүчесе, ягъни землеустроитель булып эшләүче Дамир Нигъмәтуллов та үз фикерләрен өстәргә ашыкты:
— Менә сез карагыз, Шыгырданда машинасыз йорт сирәк. Әле быел гына да 118 йөк машинасы сатып алдылар. Үзе бер автоколонна хәтле! һәр икенче өйдә трактор. Иә «Беларусь», йә, ДТ, йә Т—16. Халыкның 30—40 проценты ат асрый. Әле шуның өстенә байтак кына кешедә үзе ясаган тракторлар бар.
Дамирның сөйләгәннәрен сабыр гына тыңлап утырган Ринат Сыраев мыек астыннан гына елмаеп куйды. Дамирның саннар тезүен мактануга охшатты, шуңа елмайды ахры дип уйларга да өлгермәдек, авылның өч җитәкчесе үзара карашып көлеп җибәрделәр.
Ә1 әр самолет китереп, сатабыз дисәләр, аны да алырлар иде, дип куйды Ринат Сыраев ни өчен көлешүләрен аңлатырга теләгәндәй,—Халык бай Җитен-келекле тормышта яши анысы ...
- Ул байлыкның нигезе нәрсәдә соң? Юкса, гадәти бер авыл бит инде!
— Безнең өчен гадәти булса да, башкалар өчен бик үк гадәти түгелдер дә әле ул. дип сүзен дәвам итте колхоз җитәкчесе бераз шаярткандай Аннан житдилә- 138
К
неп өстәп куйды Төп нигезе, әлбәттә, эшчәнлектә, хезмәт сөюдә Шул җирсезлек сәбәп булгандырмы, бездә һәр кеше ике-өч төрле һөнәр иясе Алары да әле иң кирәкле, сирәк очрый торган белгеч Яз җитүгә авылдан балта осталары, ташчылар, штукатурчылар чытып китә. Оренбург ягына да. Томән һәм Мордовиягә дә. Ульяновск өлкәсенә дә китәләр Татарстанны инде әйткән дә юк Жәй айларында елга җигәрлек акча туплап кайталар
Икенче нигезе - кәсепчелектә,— дип ялгап алып китте Наил Валитов.— Әнә шул авылда эш җитмәү, ләкин авылны ташлап китү йоласы булмаганлык. Шьпырдан кешесен мен дә бер ысул эзләргә этәрә дә инде. Менә безнен Шыгыр- данда тулы бер урамны итчеләр урамы дип йөртәләр Шөгыльләре - тирә-як чуваш авылларыннан мал-туар сатып алып. Казанга ит ташыйлар Тере мал ала. суеп сата. Төнге икеләрдә чыгып китәләр, иртән иртүк Казанга барып керү өчен. Менә базарда юри генә кызыксынып карагыз әле. һәр ит сатучы ике кешенең берсе Шыгырданнан булыр.
Үзебезнең авылда мал асрарга көтүлекләр азрак Шулай да хәзер 817 баш савым сыер исәпләнә Байтак кына сарык тотучылар да бар Кош-корт күп анысы
Соңгы елларда колхозда ат асрауга игътибарны арттырдык Йөз алтмышлап ат бар Шуларның алтысы юртаклар Әле быел Казан сабан туена да бардык Бер юртагыбыз Казан ипподромында үткәрелгән ярышта беренче, икенчесе дүртенче урынны алды, — дип өстәде Ринат Сырасв
Без әле моннан соң да бик озак сөйләшеп утырдык Колхоз җитәкчесе Ринат Сыраев га. авыл хакимияте башлыгы Наил Валитов га. Дамир Нигьмәтуллов та Шыгырдан хакында шулхәтле мавыгып, яратып сөйләделәр, бу авылның, чыннан да. үзенә генә хас тормышы, яшәү рәвеше булганга бер генә тамчы да шигебез калмады
Хәер, моңа ышану өчен әллә кайларга барып эзләнәсе юк Барысы да күз алдында Барысы да авылдашларның һәм килгән кешеләрнең күз алдында эшләнә Шулай күрсәтеп эшләү ул менә мин булдырам бит әле дигәндәй, бераз гына мактануны да. горурлануны да аңлата кебек Чөнки болар кемнәрдер очен түгел, күз буяр өчен түгел, ә булдырыр өчен, үзләре һәм балалары, гаиләләре, якыннары өчен эшлиләр Шуңа күрә боларда үзара ярдәмчеллек тә. кеше хәленә керә белү дә җитәрлек «Бүген миннән сина кулдан килгән ярдәм Иртәгә минем дә синең ярдәмгә мохтаҗ булуым бар» Ләкин бу беркайчан да телдән әйтелми, мондый нәрсәгә бернинди ишарә-ым юк Ьу инде уртак бер гомумнлектә яшәүче кешеләрнең канына сеңгән, бер кәррә уйланмыйча эшләнә торган, исәнләшү, рәхмәт әйтү кебек үзеннән-үзе аңлашыла торган бер гамәлдер
Тарихи белешмә урынына
лекке заманнарда үз сәүдәгәрләре булмаган татар авылын тарих белми Яманмы-яхшымы. баймы, әллә урга кулмы һәр авылның кибете дә. кибәтчесе дә. димәк, сәүдәгәре дә булган Шыгырданда да шулай
Октябрь түнтәрелешенә кадәр беренче гильдия купси-сәүдәг әрләре Әбдсл- мән һәм Низам бай Шыгырданда гына түгел, бөтен Буа өязендә һәм Сембер губернасында байтак сәүдә әйләнешен үз кулларында тотканнар Аларны күреп белг ән өлкән буын кешеләре әле дә исән Алар, сове i в iac ie у рнашып -ки т меш i ән артык ел үткәч тә. Буа өязен үз кулларында тоткан бу сәүдәгәрләр хакында риваятьләргә тартым итеп, горурланып сөйлиләр
Хәер, барысы да булгандыр Байларның китапларда язганча комсыз, гыт ы да. алны-ялны белмичә мал артыннан куулары да Ләкин, шул ук вакыт га. киләчәк буыша истәлек булып алар салдыртан мәчетләр, алар кордыртан мәктәп-мәд- рәсөләр калган Алар химая иткән акчага укып гыйлем туплатан кешеләр дә калган бит.
Максатыбыз Шыгырдан феноменын, нәкъ менә Шыгырдан кешеләренә генә хас булып күренгән сыйфат тарның тамырларын ачык тау иде Ә анын өчен, күрәсең, булдыра алган хәтле үткән заманнарга да күз салырга кирәктер
Элеккеге Буа өязендә. Шытырдаша якын тына (хәтер инде Батырга кушылып беткән) Юхма авылытгда туып-үскән чуваш ятучысы Алексей I а твирнын -Буа юлы өстеңдә» Hill исем гәптән автобнотрафик романын та та бар андый хатир-ь ләр Ул романны язучы тар Шәрәф Мөдәррис бетон Ләбибә Ихсанова татарчата тәрҗемә игеп 1958 елда Каганда да бастырып чыгарганнар иле Моннан сиксән сиксән биш еллар элек булып үз кон вакыйгалар арасында безнең игыиоарны җәлеп иткән юллар да бар
Э
Тимерче Луканы Байтуган исемле чуваш бае күкәй җыючы игеп чакыра. Тегесе баш тарта.
- Кара аны!—диде янап Байтуган,— соңыннан үкенергә булмасын! Шыгы- рдан татарын чакырып китерермен, аягыма егылсаң да алмам
Байтуган бай, гадәттә, кеше яллап, Юхма базарыннан күкәй сатып ала һәм соңыннан аны, Мәскәү белән Питерга да кереп тормыйча, турыдан-туры Лондонга, Парижга озата, зур табыш ала икән ...
Икенче бер урында исә аклар тарафыннан Буа төрмәсенә ябылган Шыгырдан агаеның сүзләре китерелә; «Шылай. дус. диде татар,— Юхмада мин күп булдым. Буа кебек зур авыл ул. Мин әллә кая да булдым. Таһир Каюмы дисәң, мине әллә кая да беләләр. Шылай, дус Мин пиц цыгарып йөрим ... Буа үәзендә мин пиц салмаган бер авыл да юк. Таһир Каюмы дисәң, урысы да, татары да. чувашы да белә Шылай. дус. Солдатка киткәнце малаем да пиц цыгарыр! а эрәнеп йөрде».
Күрәсең, инде ул елларда ук шыгырданлылар бөтен тирә-якта һөнәр иясе буларак дан тотканнар Шулай булмаса, алар әдәби әсәрләргә дә барып кермәс иде Шыгырданлыларга хас бер сыйфат — һонәргә әвәслек булса, икенчесе —сәүдәгә. алыш-бирешкә хирыслык.
Ничек кенә булмасын, бүгенге Шыгырданда әле дә Әбделмән бай белән Низам бай хакында риваятьләр йөри.
Әбделмән бай якын-гир^ авыллардан ашлык сатып ала, каз жыя торган булган Чуваш авылларыннан килеп кызлар аларны йолыккан, эшкәрткән. Сөйләүләренә караганда, ул каз ите һәм бодайны патша сараена да жибәреп торган имеш.
Ләкин дошманнары аннан бик ямьсез итеп үч алган. Патша сараена китәсе иң яхшы бодай эченә песи үләксәсе тыгып җибәргәннәр Үзен «Русиянен хуҗасы» дип атаган кеше өстәленә куеласы ризыкны болай мәсхәрәләү, табигый ки. тәхет иясен мыскыл итәргә теләү дип бәяләнә. Әбделмән байның гомере жандарм пулясыннан өзелә. Аның нәсел-нәсәбенең очы бүгенге Шыгырданда да калгандыр әле.
Низам байның да язмышы аянычлы төгәлләнгән. Ләкин авылда анын оныклары бүгенге көндә дә яшәп ята. һәм начар яшәмиләр
Авыл кешеләре сөйли Низам бай ит. иген сату, тире-күн сәүдәсе һәм пушнина жыю белән шөгыльләнгән. Аның сәүдә олаулары Петербургтан башлап Әстерханга кадәр йөреп торган. Каз ите сату аеруча төшемле эш була. Елы-елы белән унар мең каз жыйган дип сөйлиләр. Аларны чуваш авылыннан кызлар килеп йолыккан.
Ашлык сәүдәсе дә шактый файда биргән. Бер-берсенә кырыгар мең пот ашлык сыйган амбарларның кайберләре әле бүген дә исән.
Низам бай малае Шакирны Сембердәге мәдрәсәдә татарча укытып кына калмый, урысча да белем бирә. Заманына күрә шактый белемле Шакир агай совет власте чыккач Мәскәүдә «Метрострой»да эшли, балаларын шунда алдырып тәрбияли. Ә инде 1946 елда яңадан Шыгырданга кайта һәм гомеренең соңгы елларына кадәр монда яши.
Шакирның бер малае Фатин бүген дә Шыгырданда Озак еллар бабасы һөнәрен дәвам иттереп. Яльчикта хәзерләүче булып эшләгән, тирә-як авыллардан тире-яры. ит-сөт, йомырка, бәрәңге, яшелчә җыйган.
Низам бай үзе кызылларга ярдәм итеп йөрсә дә. мәгънәсез бер аңлашылма-учылыкмы. әллә гап-гади бер хөсетлекнең корбанымы — 1918 елда шул ук кызыллар кулыннан һәлак була.
Бу юлларны нигә яздык соң әле? Күптәй үткәннәргә, элекке байларга багыш-ланган юллар нигә кирәк булды? Үткәннәрен хәтерләмәсә. Шыгырдан Шыгырдан булмас иде «Үткәнеңә мылтыктан атсаң, киләчәк сиңа туптан агачак» дигән канатлы гыйбарәне, бәлки, күпләрнең ишеткәне юктыр Әмма аның мәгънәсен тоемлыйлар, беләләр. Авыл советы янындагы һәйкәлгә Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган 460 кешенең исем-фамилияләре уелган. Исән-имин кайтканнарның исемнәре мәктәп стендларында. Авыл зиратында таш куелмаган кабер юк. Шушы истәлекләр бүгенге кешене үткәннәр һәм киләчәк белән бәйли.
Мишәрдә йола көчле!
айчандыр булган бер сөйләшү-бәхәс кызык кына уйларны кузгатты да җибәрде.
Тимер юлда, гадәттә, очраклы рәвештә бергә туры килгән юла-учылар. чит кеше алдында гомердә булмаганча тугарылып ташлыйлар.
К
Бу юлы да шулай булды Тун изүләрен җилбәгәй җибәргән ир уртасы юлдашыбыз сөйләшү тансыкла! ан бер адәм булып чыкты
Поезд Канаш тирәләренә җитүгә, ул тәрәзәдән тышка ымлады да әйтеп салды:
— Яратам шушы мишәрләрне. Ышанычлы халык: әйткәнен эшли инде ул.— диде
Сүз иярә сүз чыккач, абзыебыз ни өчен яратканлыгын да бер дә иренмичә аңлатып ташлады
— Чөнки боларда йола көчле, гореф-гадәтне саклый беләләр.- днп дәвам итте ул проводник керткән кырлы стаканнан сыек чәйне уртлый-уртлый Боларда хатын-кыз үз урынында, ир-ат үз урынында Бала-чаганы да үсендермиләр. олыларны да онытмыйлар
— Нәрсәдә чагыла соң болар? Аңлатыбрак сөйли алмыйсызмы9 — дигәч исә. тагын да җәелебрәк китте
— Татарнын асыл йолаларын беләсезме9 — диде ул һәм безнең дәшми утыруыбызны күреп башын чайкап куйды Белмисез шул! Менә шуңа күрә дә хәзер ата улны, ана кызны белми. Татарны урыстан, хатын-кызын марҗадан аера алмыйсың. Менә шушы чуваш ягындагы татар-мишәрләрне генә барып кара, һәммәсе үз урынында Син монда хатыншаланып савыт-саба юып йорүче ир-атны күрмәссең, иелә-сыгыла көянтәләп су ташыган егет-җиләнне очратмассың Болар хагын-кыз эше Инде дә килеп ирдәүкәләнеп утын ярган, пычкы тарткан хатын-кызны да таба алмассың Әле бүгенге көнгә хәтле кайбер өйләрдә тел яшерү дигән нәрсә бар Килен кеше биатасы каршында күтәрелеп сүз әйтмәс Болар нәсел-нәсәбен, җиде буын бабасын белмичә хатын алмас Начармыни, ә? — дип сорап куйды ул тагын безнең сүзсез генә тыңлап утыруыбызны күреп.
Хәер, чыннан да. нәсәл-нәсәбен күреп, холкын-фигылен белеп өйләнү бер дә начар нәрсә түгел анысы. Алма агачыннан ерак төшми. ди бит Димәк, син инде булачак җефетеңнең ниндирәк кеше, ниндирәк хатын буласын алдан ук чамалый аласың дшән сүз. Ләкин, т ормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул Бу фикерләргә каршы «Мәхәббәткә манка мишәйт итми». «Яратсан маймыл да матур булып күренер» дигән мәкальләр дә бар бит әле
Абзыйга шул хакта әйткән идек, ул бөтенләй кызып ук китте Чәйле стаканын читкә этәреп, бәхәскә урып калдырмаслык итеп үзенең дәлилләрен тезәргә кереште.
Әйе шул. сезнеңчә шулай шул! диде ул ярсып. Әнә шуңа күрә дә яңа корылган һәр ике ояның берсе җимерелеп бара Элек булганмы шундый хәл? Булма! ан' Хәзер !енә сез белдекле, сез генә укыган, сез генә беләсез Элекке кеше бернәрсә дә аңламаган имеш Аңламас, бар
Абый кеше, нигә ул хәтле кызасыз Бер дә начар сүз әйтмәдек бит әле сезгә. дигәч, юлдашыбыз үпкәләгәндәй тынып калды
Шактый озак вагон тәрәзәсеннән карап сүзсез генә бардык Ләкин агаебыз түзмәде, чәй-шикәреп җыйнап өстәлгә урнаштыргач, гафу үтенгәндәй салмак кына сүз баШлап җибәрде
Аның гел очында йөргән сүзләрен чыгарып бетерәсе, әйтелми калганнарын әйтеп бетерәсе килә иде шикелле
Ярар, мине ачуланмагыз инде. Шулай кыза торган гадәтем бар диде ул бер тәрәзәгә, бер безгә карап
Шулай да. әйтеп карагыз әле. менә бу мишәрләрнең йолаларны, гореф- гадәтне шулай үҗәтләнеп саклавының сәбәбе нәрсәдә?
Кем белә инде аны. дип җилкә җыерганга юлдашыбыз канәгать елмаеп куйды:
Ә сере бик гади аның Болар беркайчан ла диннән аерылмады Татарстанда барлык мәчетләрнең манараларын кисеп, кырып-жимереп барганда болар саклап калды Әнә бар син Горький өлкәсенә. Ульяша чык, шушы Чуваше тапны кара гагар авылларының барысында да иң күренекле җирдә кукраеп мәчет утыра Мәчет бар җирдә иман бар. иман булган җирдә бәрәкәт бар. днп сүзен йомгаклады ул.
Соңыннан да әле без очраклы рәвеш гә юлда гуры килгән бу агайны, аның сүзләрен искә төшереп йөрдек Бәлки, чыннан ла. шу лайдыр Шушы ук Шыгыр- дан авылы апа мисал була алмыймыни?!
прель урталары иде. Басу-кырлардагы кар юрганы эреп жиргә сеңгән, җыльп а сусаган кара туфрак күкрәген кояшка ачкан язгы көннәр иде ул. Урамда соңгы гөрләвекләр челтери, әле анда, әле монда сыерчыкларның жыр сузганы ишетелә, һәм кинәт бу нинди могҗиза! Авыл жирендә генә була торган, сыерчыклар моңы белән генә сыеклатылган куе һәм тыгыз шушы тынлыкны азан аһәңнәре күмеп китте. Ирексездән туктап моңлы да, илаһи да яңгыраучы авазларга колак салдык. Ә азан тавышы туктамый, дулкын-дулкын булып авыл өстендә йөзә дә еракта күгелҗемләнеп торучы урманнарта барып бәрелә. Авылның ике башындагы ике мәчетнең биек манараларына көчле репродукторлар куелган. Алар халыкны кичке намазга, рамазан аеның изге гыйбадәтенә чакыралар.
Тынлыкны яшьрәк, түземсезрәк Рөстәм Сүлти бүлде:
— Бездә һәрвакыт шулай, -диде ул гаҗәпләнүебезне сизгәндәй.
Әйе. Сталин заманнарында да. торгынлык елларында да Шыгырданда мәче-тләрне ябарга юл куймаганнар. Кичке шәфәкъ нурларында балкып утыручы ап-ак гөмбәзләр, авыл өстендә дулкын-дулкын булып йөзүче азан моңы авылдашларның әнә шул батырлыгына, кирәк кадәр үжәт һәм үз дигәннәрендә тора белүләренә мәдхия булып яңгырый иде кебек.
Бу очрашу 1992 елның язында булган иде. Ә инде тагын бер елдан — 1993 елның көзендә кайтканда без авыл өстендә инде өченче манараны күреп алдык Элеккегеләреннән, борынгы заманда салынганнарыннан бераз кайтышрак булса да. аның ак калай белән тышланган очлы манарасы «Менә, монда мин дә бар әле», дигәндәй җәйге күкнең ачык зәңгәрлегенә омтылган иде.
Яңа мәчетне карамыйча, аның очен хәер сәдакасы бирмичә китү. Шыгырдан гадәтенә туры килмәс, гайре табигый бер эш булыр иде Шунда юнәлдек. Иске бураны сипләп күтәрелгән мәчет әле төзелеп бетеп кенә килә икән. Әле эчендә дә. тышында да шактый эш бар Иске бүрәнәләрне такта белән тышлыйсы, идәнен шомартасы, тәрәзә рамнарын буйыйсы... Хәер, яңа җирдә эш бетеп торамыни!9
Яна мәчет шыгырданлыларнын традицияләрне саклый белүләренә тагын бер дәлил. Аның капкасы янындагы калын имән тактага бу урындагы мәчетнең яшен сугудаи харап булганлыгы язып куелган иде Еллар узган, чорлар алышынган һәм Менә, ниһаять, изге урында яңадан изге йорт калкып чыккан. Имән тактаның яңгырдан, җилдән шактый карал!айлыгыннан чыгып фикер йөртсәң, мәчет инде байтак еллар элек әрәм булган. Аның елын хәзер төгәл генә хәтерләмибез. Изге җирдә кесәдән дәфтәр чыгарып язып йөрүне килешмәс бер эш булыр дибрәк уйлаган идек.
Мәчет авыл уртасында, бик җайлы урында булган. Әмма аның җиренә беркем дә кул сузмаган. Ул гына да түгел, янәшәдәге кешеләр үз бакчаларын киметү хисабына булса да. аның ихатасын тагын да киңәйтү мөмкинлеге биргәннәр
Безне башына кара кәләпүш кигән, картларча киенсә дә әле шактый таза һәм нык күренүче бер абзый каршы алды. Кесәсеннән ачкычлар чыгарды, ишекләрне ачып җибәрде.
Аяк киемнәрен баскыч янында калдырып эчкә үттек. Зал ягындагы идәндә төрле зурлыктагы намазлыклар тезелеп ята иде инде.
Төзелеп бетмәс борын ук якын-тирәдәге картлар намазга йөри башлады. дип куйды юл күрсәтүчебез.— Әйдәгез, манарасына да менеп төшик Авыл манзарасын күрерсез.
Очар кошлар биеклегеннән, чыннан да, гаҗәеп матур күренеш ачыла икән. Шыгырдан табигатенә, ул утырган җирнең төрлелегеһә хәйран калырлык Юхма суы ярып үткән текә яр буйларында да. яссырак тау булып урманнарга барып терәлгән тигез җирләрдә дә, икенче яктан исә иген басуына тоташкан ачыклыкта да эреле-ваклы йортлар тезелеп киткән. Йортлар күп тә, төрле дә. Аларнын элегрәк салыш аннары ваграк, әмма заманына күрә ярап торырлык дип исәп- ләнелгән булса кирәк Ә инде яңалары берсеннән-берсе биек, берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе төзек иде. Әйтерсең авыл кешеләре бер-берсен уздырырга тырышалар
Манарадан төшеп өйалдыпа чыгуга «Бисмилла» әйтеп ишектән бер төркем хатын-кыз. карчык-корчык килеп керде.
— Мәчетнең ишек-тәрәзәләрен. идәннәрен юып чыгарга дип чакырган идек, дип куйды мәчет карты Хәер, чакырып торасы да юк. Мондый изге эшкә бездә рәхәтләнеп йөриләр
А
Без исә сораштыруыбызны дәвам иттек:
Мәче (не төзергә акча каян җыелды сон?
— Халыктан җыйдык, диде мәчет карты—Әйттем бит инде, изге эшкә бездә халык акча жәлләми. Аннан сон колхоз идарәсе дә. авыл башлыгы да ярдәм иттеләр. Кирәк икән техникасын бирделәр, эшләшергә кеше җибәрделәр
Бу мәчет нәкъ авыл уртасында. Хәзер геләгән һәр кеше үзе ошаткан, үзенә якын мәчеткә йөри ала юргандыр инде.
Абзый кеткелдәп көлеп җибәрде.
- Ю-у-ук. дип сузды ул Әле тагын ике мәчет салынасы бар. Берсен Сөгуд Гарәбстаны ярдәмендә эшлиселәр. Килеп урын сайлап киттеләр инде. Банка аны Чувашиянең башкаласында Чабаксарда төзисе булганнар. Уйлаша торгач, татар иң күп яшәгән җир. дип безнен авылны тәкъдим иткәннәр. Икенчесен Германиядән кайткан Минач абзый салдыра.
Соңыннан белдек, икенче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә төшкән Минач абзый Германиядә төпләнеп калган, шунда гаилә корган, кем әйтмешли, шунда дөнья көткән. Ләкин картайган саен, күрәсең, туган як чишмәләренең суын эчәсе килү, балачакта ялантәпи йөргән газиз туфракка яңадан басасы килү хисе үзенекен иткән. Минач абзый туксанны куып яткан җиреннән туган авылына кайтып егылган. Хәзер ул үз акчасына мәчет салдырырга җыена
Биш мәчет артык күп булмасмы соң? дип сорап куйган идек, мәчет карты баш чайкап кына җавап бирде
Элек алай гына булмаган әле ул
Ничәү булган сон?
Монысын мин өздереп кенә әйтә алмам инде. Әйтсә, шул Шәмсетдин абый әйтер. Динне бик кыскан, дин тотучыларны рәнҗеткән чакларда да мәчетне саклап калучылардан ул. Аның янына барып килегез әле
Бу язмалардан Шыгырданда муллалар, дин сабагын белүче укымышлылар күп икән дигән фикер дә калырга мөмкиндер. Ләкин, чынлыкта, ул алай ук түгел Авылда указлы мулла берме-икеме генә. Кал(ан мәчетләрдә исә дингә хөрмәгсн, татар йоласын тотуда мәчетнең урынын аңлаган картлар эшләп йөри Алар ук азанын да әйтә, намазын да укын, дини бәйрәмнәрнең, йолаларның үтәлешен дә күздә тота, мәчетне карап тора
Без сөйләшкән мәчет карты үзе бик озак еллар сату-алу эше белән көн күргән Элеккеге төшенчәләр буенча аны спекулянт дип тә атап булыр иде Ул Ташкент якларына лампа куыгы, кайчы кебек дефицит товарлар төяп китә икән дә, аннан бу якларда сирәк очрый торган йон буявы, кына, татлы ефәк ише нәрсәләр төяп кайта икән. Каргаймыш көнендә менә ул да мәчет юлына баскан.
Ләкин, әйткәнебезчә, авылда мәчетләрнең саклануында башка кешеләр сәбәпче Алар дин рәнҗетелгән елларда ла иманнарын җуймаганнар Шуларның берсе Шәмсетдин абзый Сыраев
Мәчеле ой тыныч ой
әмсетдин абзыйларның ое авылның нң кырыенда, зират янында диярлек урнашкан борышы урамда. Еллар, чорлар алышына торган, әмма юан имәннән куелган урыс капканың баганалары жил-яңгырдан инде конгырт-кара төскә керсәләр дә. элеккечә нык һәм гөз у гыра бирәләр Мал иясенә охшар, диләр Чыннан да шулайдыр' Инде тугызынчы дистәне куып баручы Шамсет ШН абзыйны күрмвс борын У«, йортына карл ИЫ кура i.ipi.m.i коймасына, капкасына карап, монда бик (аза. эшен җиренә җиткереп башкара торган кешеләр яшидер дигән уй туа күңелдә
Ишегалды да чисталыгы, пөхтәлеге. килеп керүгә үк күзгә ташлана торган пакьле) е белән аерылып тора иде
Капка ачылганны ишетептер, түрдәге келәт ишегеннән Шәмсетдин абзый үзе дә күренде Шәмсетдин абзый яшел чирәм өстендә)е KOMI аннан су агызып кулларын чайкап алды да коймада пенен торган тастымалга сөрткәч, ашыкмый )ына яныбына килде
Йә. ни йомыш иде. оланнар’
Менә Шыгырдап мәче) гәре турында бс гешеп йөри идек әле. Шәмсетдин абый Алар элек күпме булган? Ничек ипләгән Шуларның тарихын бераз ишетәсе кил) әп иде ...
Изге юлда йөрисез икән. Алла куәт бирсен, дип куйды ул. Ә без меггә һаман донья куабыз .ис Келәт эчендәге базны бераз гирәнәйтмәкче идем
Ш
Аның ни өчен күрешер алдыннан кул юып йөрүен шунда гына аңлап алдык Шәмсетдин абзый нәкъ без күз алдына китергәнчә, i ипик татар карты иде Чал кунган ап-ак чәчле, түгәрәк йөзле. Сакал-мыегы да нәкъ мөселманча китәрелгән. Аякларында йон оекбаш, тирән галош, ак күлмәк өстеннән кара камзул киеп җибәргән. Ләкин болары түгел, ә куллары игътибарны җәлеп итте. Бер-бер бармагы уртачарак ирнең ике бармагына тиң зур сөякчел куллар иде алар Яшь чакларында бу кулларда, бу беләкләрдә нинди генә көч уйнамагандыр да. нинди авырлыкларны уйнагандай гына чөеп ыргытмагандыр Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән Шәмсетдин абзыйга тормыш җиңел генә бирелмәгән шул. Хәер, аны ту1ызынчы дистәне куып бара дип әйтерлек түгел әле. Аллага шөкер, гәүдәсе төз. кулы нык. карашы ачык.
— Әйдәгез, өйгә үтик. Нишләп ишегалдында сөйләшәбез соң әле,—диде ул картларча матур елмаеп һәм икебезне аркабыздан кагып ишеккә таба зтәрдс.— Әйдәгез, әйдә! Чәй янында сөйләшербез.
Өйгә кердек, кычкырып сәлам бирдек. Мич янындагы чаршау артыннан карчыгының ак йөзе күренде. Сәламебезне алуга ул яңадан чаршау артында югалды да. Күрәсең, карчык кешенең үз мәшәкатьләре җитәрлек. Мишәрдә хатын-кызның ир кеше сүзенә катнашу гадәте юк Тәрәзә төбендә, кына гөлләре утыртылган чүлмәкләр арасында, өй хуҗаларының үзләре шикелле үк карт мәче ята иде Без керүгә ул күзләрен зур итеп ачты, тавыш чыгармый гына иснәде дә сөякләре шыгырдаганчы киерелеп, яңадан сузылып ятты. Ә күзләре һаман безгә төбәлгән иде әле Әйтерсең, карт мәче безне гипнозлый, үзе шикелле үк тынычлыкка. салмаклыкка өнди иде. Мәчеле өй тыныч өй. тавыш-гауга булмый торган бәрәкәтле өй. Гадәти авыл өе иде бу. Тәрәзә кашагаларында бизәкле тастымаллар. Бүлмә уртасында! ы өстәлдә киндер ашъяулык Караватлардагы берсе өстенә берсе өелгән мендәрләрдә чигүле япма Ләкин шушы гадәтилектә ниндидер аңлатып булмый торган бәйрәмчәлек, үзенә күрә бер матурлык бар иде сыман. Гадәтилек дигәнебез чын татарча өй бизәү рәвеше, без инде сәхнәләрдә генә күрергә күнеккән бер стиль ләбаса. Бәйрәмчә рух әнә шуннан килә торгандыр да әле
Шәмсетдин абзый өстәлгә китаплар чыгарып салды, калын пыялалы күзлеген борын өстенә атландырып, борынгы язмалар өстеннән күз йөгертеп алгач, элеккеге картларга гына хас бер макәм белән дога укып җибәрде.
Безнең эшебезгә үзенчә фатиха бирүе булгандыр, күрәсең.
Ә без исә сүзне ерактан уратып тормыйча, үзебезне кызыксындырган сорау-ларны тезәргә тотындык
— Шәмсетдин абзый, хәтерләмисезме, элекке заманнарда авылда ничә мәчет булды икән?
Тәмамланып килүче гасырдан тугыз яшькә генә кечерәк абыебызның хәтере шактый яхшы әле. Ул аз гына да уйланып тормыйча әллә кайчангы, үзе бала чагында ук күргәннәрне тәфсилләп сөйләргә кереште
И балалар, мәчетләр күп иде ул бездә Революциягә хәтле сигез мәчет эшләп торды. Сигез мәхәлләдә сигез манара балкып утыра иде. Әле ул гынамы’, һәркайсысы янында мәктәп бар иде. Уйлап кына карагыз, бер авылга сигез мәктәп! Укуын дәвам иттерәсе килгәннәр Сембер мәдрәсәсенә бардылар. Тагын да укыйсы килгәннәр Бохарага китте. Укуның кадерен беләләр иде Укый-яза белмәгән кеше юк иде авылда.
— Ул заманнарда ук Шыгырдап халкына җир җитмәгән, әмма авылны ташлап китүчеләр булмаган диярлек Менә безнең шуны аңлыйсы килә, нәрсә бәйләп тота икән халыкны авылга? Шуны бер генә сүз белән әйтеп бирә алмассызмы9
Шәмсетдин абзый бер генә мизгелгә уйга калды да тагын ашыкмый гына сөйләргә кереште.
— Бу хакта үземнең дә уйланганым бар. ләкин алай гади генә җавабын таба алмыйм, оланнар, диде ул алдындагы китапларны сыйпый-сыйпый —Элек тә ягага китү бар иде. Себертә алтын приискаларына йөргәннәр. Бодайбо, Артем шахталарына. Акча туплаган да кайтып өй төзегән, йортын караган.
«Читкә китеп эшләү» дигәнне Шәмсетдин абый шулай «ягага китү» дип сөйли Шыгырданлыларның теле Сергач. Саранск якларыидагыча каты мишәрчә үк булмаса да. шактый ук үзгәлеккә ия Хәер, аларны сүз сөреше буенча аңлау бер дә кыен түгел Бераз гына «ц»ләштереп. «а» авазын бераз утыртыбрак сөйләшкәнне тынлап утыру үзенә күрә бер рәхәтлек тә биргән кебек әле.
Шәмсетдин абый таг ын бераз гына сүзсез утырды. Күрәсең, безнең сорауга мөмкин кадәр кыскарак җавап эзли иде булса кирәк. Шул чакта әллә нәрсә булды, өйгә кергәндә генә сузылып киерелгән мәче күз алдына килде дә күз
кабаклары авырая башлады Каләмдәшемнең дә башы аска иелгән, күзләре Йомылган иде Керфекләрен челт-челт йомып ул да миңа карап елмаеп куйды Чиратлашып дигәндәй. йокы белән көрәшәбез Керфекләргә, әйтерсең, берәр кадаклы гер асканнар Бер генә мизгелгә онытылып кителгән кебек иде Колаклар берни ишетмәс булды. Күзләрне ачканда Шәмсетдин агай безгә көлемсерәп карый-карый салмак кына сүзләр тезә иде.
Белмим Авылны ташламау гадәте шул борын заманнардан ук килә торгандыр ул. Ягага китеп югалганнар картлык көнендә булса да авылга кайтып егыла Шыгырдан кешесе үзенең тормышта урын тапканын ин элек Шыгырдаша кайтып күрсәтергә тиеш. Авылдашларның тануын, аларнын белүен тели кеше, югалып калмаганлыгыя ул бары тик авылда гына күрсәтә ала Читтә син хет министр бул. әмма авылына кайтып күренмәсен, сине беркем дә министр дип танымаячак
Без әле шактый озак сөйләшеп утырдык Шәмсетдин абый үзе дә 1926—1933 елларда Мәскәүгә барып бәхет эзләгән Аннан сон авылга кайтып райфода аннан сон Батыр МТСында нефтебазада эшләгән. Карчыгы Сәрбижан җиңги белән биш бала - бер кыз. дүрт малай үстергәннәр
Хушлашып чыгып киттек Ерак та китәргә өлгермәдек, ойдә чакта изрәткән йокымсырауны кул белән алып ташладылармыни. күзләр ачылды, йомшарган буыннарга көч әйләнеп кайтты кебек «Мәченең гипнозы бетте » Бер-беребезгә карашып көлеп жибәрдек Күрәсең, бу минутларда икебезнең дә башында бер үк уйлар бөреләнгәндер
Хәер. Шамсстдин абый күп нәрсәләрне сөйләп бетермәде Авыл хакында, йолалар, гадәтләр, кешеләр хакында сорашканда сүзе шактый күп иде аныгг Ә йомгак очы үзенә килеп терәлүгә, әйтерсең, сүз кучке бетә дә китә иде Юкса, яхшы беләбез, авылда мәчетләр сакланып калуда Шәмсетдин абыйның өлеше шактый зур бит Нәкъ менә ул иренмичә халкыннан имзалар жыйган. район һәм Чувашстан башлыклары белән генә чикләнеп калмыйча, авылдашлары белән Мәскәвенә барып житкән. мишәргә хас үжәтлеге белән житмеш жиде ишекне каккан, әмма Шыгырданда тагын бер мәчет төзетергә рөхсәт алып кайтканнар Болар барысы да хәзерге заманда түгел, ә дин. мәчет, йола дигәнне ишетүгә сырглары кабара горган райкомнар заманында, торгынлык елларында
Халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен моңлы бер җыр итеп әсәрләренә сала алган грузин язучысы Нодар Думбадзе үз заманында мондыйрак фикер әйткән иде: «Ваграк милләтләр милләт булып калу өчен гореф-гадәтләрен, көнкүрештәге үз йолаларын үтә дә бер үжәтлек белән сакларга тиешләр Шунсыз алар милләт буларак яши алмый»
Чувашиядә чын татар утравы булып яшәүче шыгырданлылар грузин әдибе сизгән хакыйкатьне инде бик күптәннән беләләр һәм тормышларында кулланалар. Мәчетләрне ужәтләнеп саклау, йола-г адәт ләрнс этлекле үтәп бару да шуннан. Шушы игътибар мәктәпләргә карата да яшәп килә. Мәктәп дигәндә шыгырданлылар хәтерендә вакытыннан элек гүр иясе булган Хәлфә Солтан да бар Чувашсганда хәтта чуваш мәктәпләре дә урысчага күчерелеп беткән бер заманда да ул Шыгырдап мәктәбенең татарча, туган гелдә эшләргә тиешлеген, шуның зарурлыгын исбатлый алган Шушы мәсьәлә белән канларга гына барырга, кемнәрнең генә ишекләрен шакырга туры килмәгәндер ана'
Уйлап-уйлап куясында гажәпләнеп һәм сөенеп баш чайкарга гына кала: әгәр шушындый кешеләре булмаса. Шыг ырдан Шыг ырдан да булмас иле кебек
Әйе. үзенекен игә белгән, үжәт һәм үзсүзле кешеләр яши Шыгырданда Ләкин болар начар мәгънәдә түгел Кирәгендә яхшы сүзе белән генә түгел, гамәле белән дә алдыра шыгырданлылар
«Бездә ярышып яшиләр...»
лдагы бүлекләрдә сүз. нигездә, урта һәм өлкән буын кешеләре хакында барды Әйе. бүгенге авылның шушындый булуында. Шыгырданнын үзенә генә хас микроклиматында. яшәү кануннарында аларнын һәм алардан алдагы буыннарның яшәү рәвеше, тормыш тәҗрибәсе ята
Ә яшьләр шушы яшсү рәвешен дәвам игәргә әзерме* Бүгенге Шыгырдан хакында алар ни уйлый'’
Бу сорауга жавапны без Шыг ырдан өчен гадәт дип агада горган яшь гәрдән алырга теләгән идек һәм безгә шофер егет Фәһим Мохмтов исемен әйттеләр Хәер, аны һөнәре буенча шофер дип кенә әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп
А
бетмәс. Чөнки бу егетнең кулы алтын икән. «Белмәгән эше юк»,—дип тә куйдылар Әтисе Алимжан абый озак еллар Батыр «Сельхозтехника» берләшмәсендә шофер булып эшләгән, үзе әйтмешли, гомере буе юлда. Әнисе Камәрия апа исә колхозда эшләү белән берг ә, сәфәрдән кайтып керә белмәгән ире урынына да дөнья йөген тарткан, йортны караган, мал-туар асраган, әтисе шикелле үк машина жене кагылган оч ташбаш малайны тәрбияләп үстергән. Фәһим шулар- ның ин кечесе — төпчеге, татар гадәте буенча, төп йортта каласы малай.
Алимжан абый да. Камәрия апа да. Фәһим дә өйдә иде.
Яхшы булды әле, барыгыз бергә җыелган чакка туры килдек.— диюбезгә йорт хуҗасының йөзенә канәгатьсезлек билгесе чыкты.
- Өйдә ятар чакмы соң1'’ Менә икебез дә бил белән интегәбез әле,— дип җавап кайтарды ул. башы белән Фәһимгә дә ымлап Көтүгә чыккан идем дә. җил бәргән, кыймшана да алмыйм «Ора алмаган олы күсәк күтәрер», дигәндәй, малай авыр күтәреп билен кузгатты Ятабыз менә хәзер җан көеге булып, әнисенең күзенә карап ...
Мондый чакларда гадәттә сөйләшенә торганча, һава торышы, авыл хәлләре турында гәп куертып алдык та, үзебезне кызыксындырган сорауларны тезәргә керештек. Безгә инде башта ук Фәһимнең үз көнен үзе күрүче эшлекле егет икәнен әйтеп куйганнар иде.
Шуңа күрәдерме, монда кергәнче күз алдына Казандагыча күн куртка, спорт чалбары, аягына кыйммәтле «Адидас» кроссовкасы кигән, кем әйтмешли, «крутой» егет килгән иде. Ләкин алдыбызда бөтенләй башка төрле, ачык карашлы, якгы йөзле гап-гади авыл малае иде.
Монда ни тартканын үзем дә аңламыйм, һавасы башкамы, белмим,— дип сөйләп китте ул.— Менә мин элек шофер булып эшли идем Ульяновскида. Шуннан Казанга йөк ташыдым Шыгырдан нәкъ уртада. Дөресен генә әйткәндә, эше шундый булганга күрә урнашкан да идем инде. Чөнки кайтканда да. барганда да авылга кермэле. Берәр атналап юлда. Сагынуга түзә алмый идем. Ци- вильск бездән йөз чакрым. Шуннан йөздән бер дә киметмичә бер сәгать эчендә кайта идем. Шыгырданнан читтә яши алмам кебек тоела миңа.
— Хәзер авылда эшлисеңме?
Әйе. Шыгырданда торам. Батырда кече предприятие ачып җибәрдек Запчастьлар табып, иске йөк машиналары белән кайнашабыз шунда ...
- Килере-кереме бармы соң?
Бу сорауны ишеткәч, Фәһим елмаеп куйды да сүзнең беткәнлеген аңлаткандай урыныннан кузгалды. Ул арада Камәрия апа олы якта чәй әзерләп өлгергән икән, табын янына чакырдылар. Әңгәмә җебен беразга өзеп торырга туры килде.
Игътибарлы укучы сиземләгәндер. Шыгырдан халкының шөгыле күп төрле. Ләкин шулар арасыннан да иң киң таралганы -алыш-биреш ясау, сәүдә итү. Монысы татар халына борын-борыннан хас гадәт. Болгар дәүләтенең дә, Казан ханлыгының да олы сәүдә юллары өстендә утырганлыгы, бу мәмләкәтләрдә шаулап дөнья базарлары узганлыгы күпләргә мәгълүм. Элек-электән су буенда, җиде юл чатында урнашкан Шыгырдан халкының бу эшкә хирыслыгы да шул заманнардан килми микән әле. Тагын бер нәрсә Америкада, мәсәлән, кемнең күпме алып эшләвен сорау әдәпсезлек саналган кебек, Шыгырданда да кемнең ни эш беләгг көн күрүен, күпме акча эшләвен сораштыру гадәтсезлек.- Җитә,— диде ул бераз уйланып торгач һәм тагын өстәп куйды Ашарга да, йортны алып барырга да җитә. Тагын ни әйтим ...
Артыгын сораштыру урынсыз булыр иде Журналистиканың «Язган кешеңә зыян салма» дигән алтын кагыйдәсе бар. Кылт итеп шул искә төште һәм без сүзне янадан авылга, аның кешеләренә таба бордык. Фәһимне тагын алыштырып куйдылар диярсең, кабынып сөйләргә кереште
— Яңа урамнарны карадыгызмы сон әле?- диде ул һәм кесәсеннән машина ачкычы чыгарып учында биетергә кереште - Әйдәгез, күрсәтеп кайтам Юкса, бүгенге Шыгырдагшы белми китәсез ...
Бил авыртуы онытылды. Кинәт урыныннан күтәрелгән егет безгә сиздермәскә тырышып, билен угалап алды да җитез адымнар белән ишегалдына атлады.
Өр-яңа КамАЗга утырып авылга чыгып киттек.
— Менә бу яктан Шыгырдан инде Батырга — район үзәгеггә килеп җитә язды. Олы юл гына аерып тора,— дип сөйләргә кереште ул Бу урамны бездә шаяртып «Документальный урамы» дип йөртәләр
— Нигә?
— Әнә, күрәсезме икешәр-өчәр катлы өйләр ... Түбәсен ак калай белән япкан. Хан сарае диярсең. Берәүдән сорыйлар икән «Төзү материалларын кайдан
алдын’» дип «Һәрбер әйбернең документы бар. документально оформленный», дип җавап биргән имеш Шуннан шушы исем ябышкан да калган инде.— дип колеп'жибэрди Фәһим Аннан сон, беләсезме, Шыгырдан кешесе өен күршесе- некеннән әйбәтрәк итеп салырга тырыша. Башкача булдыра алмый икән, ул аны һич югы ике-оч сантиметрга булса да биегрәк итәчәк Бездә кеше шулай ярышып яши
Авылның тарту көче
ыгырдан күп яктан безнең өчен табышмак булып кала бирә Авылда без төрле даирә кешеләре бвлән очрашып сөйләштек. Алариын авыл хакындагы уй -фи керләрен. Шытырдан феноменының асылын белергә теләп байтак сүз куерттык Кыска гына итеп әйткәндә, анын асылына киңлек, хөрлеккә омтылу, авылны олы бер гаилә итеп күзаллау хисе ята булса кирәк Хәтта Шыгырданлылар киленне дә чит авыллардан алмаска, кызларын читкә бирмәскә тырышалар Шуңа күрәдерме, күршедәге Кызыл Чишмә авылында яшәүчеләр мондыйрак такмак га чыгарганнар.
Шыгыр-шыгыр арба.
Шыгырланга барма Шыгырдаша барсаң. Бер коштабак салма Салмасының тозы юк. Миңа ярар кызы юк
Хәер, моңа Шыгырданлыларнын әлләни исе китми «Буе җитмәгәч, «йөземнәре пешмәгән» дип әйткән ди бит төлке» дип, елмаеп кына куялар.
Монда сүз эзләп кесәгә кермиләр. Сигезенче дистәне куып баручы Миңлесылу апа Алиева әйткәннәр әле бүген дә колакта яңгырап тора кебек
Заводында сыгыл-сыгыл да дүрт стена арасына кайтып егыл. Төрмә бит ул! Биклән дә ят. кер дә биклән' дигән иде ул шәһәрдә яшәү турында. Ун көн торып кайттым өлс менә, гомердә булмаганны
Миңлесылу апа. балаларын китеп беткән икән, монда берсе белән генә калгансың, дигәч, у г горурланган шикелле әйтеп куйды.
Да! диде. «Әйс»не монда шулай каты итеп, «а» хәрефен бастырып әйтәләр. Уңмаган каз да сигез бәбкә үстерми Минем сигез олан бит! Читтә булсалар да Шыгырдаштан аерылганнары юк. Кайтмый калган атна лары сирәк Әле берсе, әле икенчесе кайтып тора Китмәгәннәр дә диярсең
Авылның тарту көче нәрсәдә соң дигән сорауга бер генә сүз белән җавап бирерлек түгел. Шулай да алда гасвирлаганнарыбыздан азмы-күпме җавап табарга буладыр дип уйлыйбыз
Шушы гарту коче Германиядә төпләнеп калган Минач абзый Измайловны да тугызынчы дистәне куып барганда Шыгырданга кайтып егылырга мәҗбүр иткән. Шушы тарту көче уңган егет Фәһим Мохитовны авылга бәйләп то га Шушы көч Низам бай оныкларын: Казан университетының юридик факультетын тәмамлап Канашта прокурор ярдәмчесе булып эшләүче Рәкыйпне дә. ветеринария институтыңда укыган Нәҗипне дә. Чабаксарда сәүдә-фннанс институтын бетергән Әнвәрне дә атна саен авылга кайтып йөрергә мәҗбүр итә Алар үз тормышларын туган бишекләре Шытырдаштан башка күз алдына да китерә алмайлар. Шытырдан ул таяну ноктасы, аларга көч һәм дәрт бирүче изге жир Ә инде сабан туйларын әйтеп торасы да юк. Июнь урга тарында Шытырданда туып-үскән һәр кеше авылына кангуны изге бурычы дип саный Ул чакларда авылда кеше саны, ким дигәндә, икелөтө-өчлөтә арта. Менә шундый инде ул Чувашсган татарларының үзәге Шыгырдан авылы.